ЧАЛ ИРТЫШНЫҢ ҮЗЕ КЕБЕК...


ШИГЫРЬЛӘР
Мин—төп Себер татарымын чыгышым белән, Гомер
сөргән монда минем бабаларым.
Чал Иртышның үзе кебек, борынгыдан Яшәп килә монда
татар балалары.
Мин килмешәк түгел монда, туган җирем, Гомерлеккә сине
ташлап китә алмам. Җирнең тарту көчен җиңдек, и
Себерем, Ләкин синең тарту көчең җиңә алмам.
Самотлор
Йөзек кашы бит син Себернең!
Үзәгендә туган көмеш ай.
Астын өскә җирнең айка хет.
Сиңа тиңдәш күлләр юк бугай.
Бозлыклардан хасил булдыңмы?
Күктән иңгән сиңа кок төсе.
Әкиятләрдән әллә күчтеңме?
Себернең син сихри көзгесе.
Серле сандык серсез ачылсын.
Бар дөньяны, әйдә, сокландыр!
Киләчәккә синең күз белән Туган илем карый, Самотлор!
Түбән Варта
Парадмыни, тезелешеп Йортлар кунган
ап~ак карга. Изүләрең җилгә ачып,
Ашыгасың кайсы ярга.
Түбән Варта?
Яшь бөркетләр каласы син, Прописка
юк «куяннарга». Саз зченнән агып
чыгып Обка койган урамнарда Ал-ак
күбек.
Ә җилләре уттай салкын. Исә борын
заманнардан. Кигән кием-толыбың
да Ап-ак ион\ы бу раннардан. Түбән
Варта.
Бозлар белән капланса да. 06 сулары
барыбер ага. факелларда таң
шикелле Гынлык яна. тынлык яна—
Күктә яра.
Кабына да сүнә кояш, Тынмый көрәш
Самотларда: Буровойлар тишәр
чорны Иман барда, илһам барда,
Түбән Варта.
Девоннарга манып каләм, Бар бит
эшләр башкарасы. Үз тарихын яза
бүген Кар иленең башкаласы—
Түбән Варта!
Салехардта ак төн
Салехард.
Июнь ае.
Бабай белән бергә икебез.
Бик ерактан,
Озын юллар үтеп.
Бүген генә килеп җиттек без.
Төн.
Бар җир тынган.
Шәһәр йоклый күптән.
Сәгать инде төнге бер тулган.
Ә шулай да кояш батмый һаман, Ни
булган?
Бер уйласаң,
Әкияттәге кебек,
Бу хәл шомлы булып күренә.
Ә бабайның әле кичке намаз Укыйсы
бар—
Көтә,
Тилмерә.
Салехардка килгәч,
Беренче кат
Әнә шулай йоклый алмадым. Мина
нәрсә...
Бабай гөнаһланды,
Укый алмый кичке намазын.
Аучы өенә кире кайтмады
Аучымы,
Аучынымы нидер аулады...
Кара урман шомлы шаулады. «Озак
йөрмәм дигән иде бит».
Авылдашлар тирги давылны, Күмеп
киткән өчен авылны.
У-у-у...
Әллә җилләр, әллә бүреләр?..
Йокламады авыл төн буе,
һәркемнең дә иде бер уе:
"Менә-менә кайтып керер ул".
Төн үтте...
Төн артыннан тагын көн үтте.
Аучы өенә кире кайтмады... Авыл
өстен болыт каплады.
Кара төндә, аулак өйдә Ике йөрәк
бергә янды.
Ә урамда—яңгыр яуды. Аннан...
кызның күзләреннән Тамчы булып
өзелеп-өзелеп Мәхәббәте җиргә
тамды.
Чынлап баксаң
Кемдер әйтте—мәрҗән, Кемдер энҗе
диде.
Чынлап баксаң,
Таң нурлары кунган Гади тамчы иде!
Акбүз ат
Ак таңнарым өлгермәде Җәяргә ал
канатын,
Очкан уктай, томаннарга Ыргылды
хыял атым.
Эһ дигәнче ул юк булды. Китмә-китмә,
Акбүзем! Сагышларым белән торып
Калдым мин тик берүзем.
Сөт сыман ап-ак томаннар— Әллә
җирнең сагышы.
Калды йөрәгем күк ярсып Типкән тояк
тавышы.
Акбүз атым, сине эзләп Ил гиздем
еракларда. Кешнәвеңне ишетмәдем,
Әйтче, син кай якларда?!
Нигә ташлап киттең мине, Төннәремне
эретеп?
Мин бит сине үстердем лә Хыялымда
йөретеп.
Бәлки, җирсеп бер кайтырсың Еллар
үткәч каршыма.
Дагаң табып, бәхеткә дип Кактым капкам
кашына.
Бу дөньяда мин бер гади юлчы гына, Юлда йөреп,
юлда язам шигырьләрем. Аларга да шуны телим:
илләр гизеп. Үзем кебек, юлда гомер сөрүләрен.

Реклама