Логотип Казан Утлары
Публицистика

"БЕЗ ҮЗЕБЕЗ—СЕБЕР ТАТАРЫ"


БУЛАТ СӨЛӘЙМАНОВНЫҢ ТУУЫНА 70 ЕЛ
Себер татарларыннан чыккан һәм гаять үзенчәлекле талантка ия шагыйрь
Булат Сөләймановка, исән булса, бу айда 70 яшь тулган булыр иде.
Булат Вәлиулла улы Сөләйманов 1938 елнын 28 маенда Төмән аткәсенен
Вагай районы Сопра авылында колхозчы
гаиләсендә
туган Мәктәпнен беренче сыйныфы бусагасын
бәләкәй Булат 1946 елнын сентябрь аенда атлап
керә. Ләкин озакламый салкын
җилләре-янгырлары
белән көз килеп житә. ә малайнын өстенә дә. аягына
да киеме юк Чөнки сугыштан сонгы ел бу. шунын
өстенә Булатларнын гаиләсе дә ишле Ләкин ничек
итсә итә. кайсы вакытларда мәктәпкә бара атмый
торгаласа да. ниһаять. 1954 елда Булат җиденче
сыйныфны тәмамлый ала.
Аннары ул ике ел буе колхозда эшли Әмма
тагын да укыйсы килү теләге егетне беркайчан да
ташламый һәм ул 1956 елда Тубыл шәһәрендә
урнашкан татар урта мәктәбенә юл тота Егетне
бирегә бик теләп кабул итәләр, ләкин озакламый
тагын матди як кыса башлый: ул авылга кайтып
китапханәче булып эшкә урнашырга мәжбүр. Ә урта белем турындагы
аттестатны
ул имтиханнарны экстерн тәртибендә тапшырып ала
Сонрак Казан дәүләт университетына укырга кергәч ул үте укыган һәм
китапханәче булып эшләгән Карагай авылы кешеләренә сагынып бик жылы
хатлар яза.
Данлыклы Казан дәүләт университетында да озак укый алмый Булат, ана
якадан хезмәт юлын дәвам иттерергә туры килә Алда—Фрунэе. Сургут. Баку.
Төмән шәһәрләре Төрле-төрле эшләр
Ләкин шунысы мактауга лаек: әнә шул хезмәт юлыннан аерылмыйча Булат
1974 елда Мәскәүнен А. М. Горький исемендәге Әдәбият институтын тәмамлый
Б Сөләймановнын беренче шигырьләре алтмышынчы еллар башында
"Татарстан яшьләре" газетасында басыла Соңга таба "Казан утлары . Я ткын
журналларында. “Беренче карлыгачлар" (1970) исемле күмәк җыентыкта.
"Идел альманахында (1976) шигырь бәйләмнәре белән күренә Аерым
шигырьләре русча тәрҗемәдә "Юность". “Сибирские огни" журналларында
“Литсратурная Россия" атналык газетасында һәм альманахларда да
(“ТвсрьскоЙ бульвар". 1970. “Вдохновение". 1979) басылалар 1980 елда
Татарстан китап нәшрияты шагыйрьнсн "Таңнар фонтаны" исемле беренче
мөстәкыйль җыентыгын бастырып чыгарды Бу китапка язган кереш сүзендә
танылган шагыйрь Снбгат Хәким яшь каләмдәшенең иҗатта зур киләчәге
тосмлануын билгеләп үтә һәм бу талант иясенен үз якташлары—Себер
татарлары—алдында жанаплылыгынын хәзер бигрәк тә артып китүен басым
ясап әйтә
Булат Сөләйманов турында Ссбердә яшәүче рус шагыйрьләренең лә байтак
истәлекләре бар Мәсәлән. Александр Гришин анын белән танышым китүен
Булатнын "Юность" журналында шигырыәре басылу һәм ана “Мин Себер
татары” дигән шигыре өчен редакция бүләге бирелү белән бәйли. Гришин әлеге
истәлегендә Булатнын шәхси сыйфатларына да туктала, анын үтә намуслы
һәм тиз тәэсирләнүчән, кайчакларда кызып-кызып бәхәсләшергә яратучан,
әмма соңыннан үпкә сакламый торган ихлас кеше булуын билгеләп үтә. Ә
Гришинның Булат язган “Ишкәк” дигән шигырьне русчага тәржемә итү
процессы күпләр өчен үрнәк була ала. Нәтижәдә, рус укучысы да сокланып
укырдай байтак шигырьләр хасил булган.
Булат үзенең Себер татары булуы белән бик тә горурлана иде. Төмәндә
басылучы газеталарда ул үз халкының борынгы тарихы һәм хәзерге хәле
турында күп кенә үткен эчтәлекле мәкаләләр чыгарды. Әлбәттә, ана каршы
төшкән усал- усал язмалар да булды. Шулай итеп Булат шагыйрь генә булып
калмыйча, актив иҗтимагый эшлеклегә дә, хәтта кайберәүләр әйткәнчә,
“куркыныч милләтчегә” үк әйләнеп китте.
Мин үзем шәхсән Булат Сөләйманов белән ике ел аралашып кала алдым.
Төмән газеталарында анын ялкынлы мәкаләләре чыккач, мин—әле ул
чагында Казанда яшәп ятучы кеше—илһамланып киттем дә күләмле генә
мәкалә язып, аны СССР Язучылар берлегенең Төмән бүлегенә юлладым. Ә
үземә җавап итеп Булаттан шундый сәер хат аядым: “Себер татарларының
тормышын җанландыру буенча комитет мөрәҗәгате”.
Бераздан мина “Себер татарлары” дигән фәнни-практик конференциягә
чакыру да килеп төште. Ул 1990 елның 17—18 июнендә Тубыл шәһәрендә
узачак икән. Без Казаннан бер төркем галим бардык. Булат абыйны әле бер дә
якыннан күргәнем юк иде. Шуңа күрә тизрәк танышасым килде дә, ул утырган
президиум өстәле янына килеп Булат абыйга:
—Яхшымысыз, Булат абый!—дидем. Ә ул мина шактый ук кырыс кына
итеп:
—Яхшымысыз түгел, яхшы ман!—диде.
Шулай итеп минем телдәге Төмәнчә сүзне үзенең Вагай вариантына төзәтү
иде инде бу!
Конференция беткәч, безне Себер татарлары яшәгән авыллар белән
таныштырдылар. Ә Булат абый безнең белән бераз гына йөрде дә, аерылып
калды.
Төмәнгә кайткач мин анын өенә шалтыратып вәгъдәсен исенә төшердем
Борынгы Себер картасын бирергә ышандырган иде ул. Ләкин бу карта мине
бик сөендерә алмады, чөнки Г Ф. Миллерның “Себер тарихы" дигән мәгълүм
китабындагы картадан ксерокопия генә иде ул. Ләкин Булат абый аны мина
бик зурлап: “Әнә бит XVII гасырда ук татарлар” дип язганнар сүзләрен әйтеп
тапшырды.
Булат абый 1988 елда Татарстан китап нәшриятында "Ак метеор” дигән, ә
1986 елда Мәскәүдә “Дикая рябина” дигән китапларын чыгарды Вакытлы
матбугатта анын исеме күренгәләп торды Булат Сөләйманов шигырьләре
Төмән дәүләт университеты бастырып чыгарган “Төмән крае әдәбияты" дигән
өч томлык җыентыкка да кертелгән.
Булат Сөләйманов 1991 елнын 11 январенда вафат булды. Ләкин анын
исеме якташлары теленнән төшми 1998 елдан башлап ел саен Төмәндә "Булат
Сөләйманов укулары” дигән фәнни-практик конференция уздырылып киленә
Казарово поселогының бер урамына Булат Сөләйманов исеме бирелгән
Шагыйрь туып-үскән зур гына йортта мемориаль такта тора