Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЯШЬЛӘР ИҖАТЫ

ЭЛЬВИРА ҺАДИЕВА

ҺӘМ МӘҢГЕЛЕК ТӘМЕ—ГАДИЛЕКТӘ...
Яшеренгән
Яргаланып беткән хәтер—
Йөзләр анда.
Тик күз һәм... йөзләре онытылган.
Кемдер мыштым гына әйтер:
«Йөрәгеңдә, ахры,
Миңа урын булмас?* Оныт тулган!
Пошынып та талган күңел,
Яшьле күңел
Яшеренгән керфек асларына.
Дөньям ябык, шакымагыз.
Бүген никтер
Тирә-юньдә ач җан, бары ачлар гына...
Бүтән
Тагын күпме сорау?—
Дәшми көтәм.
Йөрәгем дә шул ук.
Хыял бүтән...
Туфан куркытмый ла Терәгем бар...
Моңым ташый, аңа Күкрәгем тар...
Тагын күнме вәгъдә?
Түзәм, котәм.
Йөрәгемдә Кояш, ә син...
Ә син читтә.
Эльвира ҺА 1ИЕВА яшь шагыйре: шшырьщ* көндәлек хатбу/атта. шулай ук «Казан утщшкнда басылып кигдс Ка йт (һу ит университетының татар теле /ич .нЫн/яты факультеты студенты
Онтылырга вәгъдә биргән ярым. Сукмагыма нигә чыгасың?.. Син—төннәрдә адашырга язган Сөюемнең соңгы догасы.
Әфсен
Көзләр түгел, инде ак кыш булган...
Ул чакларда җанга моң наз катыш тулган.
Әрнер әле җәрәхәтләр, вакыт узсын— Өметләнеп кенә саташылган.
Хискә кирәкмени нәфрәт угы:
Бу әфсенем йөрәгеңә, тоям, йогыр...
Син китәрсең... кыюлык һәм шифа сорап, Җан-бишектә калыр шнгырь-угыл.
Бушады әрнүдән ярсыган болыт та, Яфраклар битендә яшь калды.
Арынган күккә дә тыныч төн юк, имеш, Офыкны кытыклый таң, калкып.
Сукмакка үрелгән каеннар көрсенә.
Кизәнеп вакытсыз юлчыга...
Шул каен кызыдай тетрәгән мизгелем. Беразга, үтенәм, борчыма...
Үзгәреш
Дерелдәп куямы болытлар?
Көз салган сукмактан кар ага...
Оныттым, дисең... Тик. төбәлгән Үкенеч-укларың ярага.
Кабаттан, тоямын, бу кышлар Ирешсә кол хисен чыгарыр.
Тезләнмә, кирәкмәс кимсенү,
Мин шул ук, ә йөрәк югары!
Ирекле
Яңа гына шыткан гасыр учта яна, һәм мәңгелек тәме тама гадилектән. Югалтасың әкрен-әкрен барын икән: Читлегеңдә калам, дөнья, җан—иреккә...
Төшкә килеп йөрү инде кирәкмәстер. Моңсызлардай каты булыйк, йот яшьләрең! Раббың гына сыендырыр җаннан купкан Бер кирәксез җырның, беләм, мең яшәрен...
Ләйсән
Фәтхетдинова
Булыр
Киенергә тун кирәк.
Берәү түгел, ун кирәк!
Ә аны әлергә чой!
Чон кадаклар очен ой! Шәл бәйли башларга җөй. Тапмшгы.г җырчьна кой... Мактанырга тун кирәк. Алын булса, ун кирәк!
Хәерчегә җан кирәк. Акчалыга дан кирәк.
Чирле очен сау йөрәк.
Ат та булыр. тун ба буяыр—без булмабыз.
М Акмулла
Ялгыз елгага—тирәк...
Хәле барга эш кирәк.
Байга алтын теш кирәк. Биргәннән баш тартучы.
«Мә!* диючесе сирәк...
...Килер бер көн киләчәк.
Ходай барсын бирәчәк!
Башкасы кирәк бит. дип Акылсызлар көләчәк!
Байлык, диеп сулмагыз...
Бар да булыр, барсы да Без генә тик булмабыз...
Күкләрне кочамын
Җирләрне гизәмен,
Галәмгә очамын.
Күңелем канатлы Җиһанны кочамын.
Күкләрне гизәмен, Диңгездә йөзәмен. Киләсе дулкынның Шау данын сизәмен.
Айларны гизәмен, Йолдызлар күзлимен. Кешеләр җанында Яктылык эзлимен.
Кош булып очамын. Күкләрне кочамын. ...Күңелең киң булса. Киң булыр кочагың.
Кешеме ул?
Үз иленнән көлгән кеше кешеме ул? Диннән көлү аңлы адәм эшеме ул?
Үз дустыннан көлгән кеше җанлымы ул? (Кеше бүла белгән кеше калдымы ул?)
Ләйсән ФӘТХЕТДИНОВА яшь ша/ыйра: шишрьлврг кондалск чатбу/атта басылып ки.з.1 Балык Биетме районы Котлы Бөкми ч^ктабенсц II сыйныф укучысы.
Үз гаебен аңламаган—аңлымы ул? Мактанырга һәвәс кеше—данлымы ул? Мохтаҗларга ярдәм итмәс—канлымы ул? Кеше исеменә лаек калдымы ул?
Гомеренең кадерен белмәс—яшиме ул? Уңга диеп, сулга атлый— яшьниме ул? Рәхмәт сүзен өйрәнмәгән—ул йөрәксез... Кеше түгел кеше җирдә—ул кирәксез...
Бәхет, диләр...
Бәхет диләр, бәрхет диләр, Диңгезләрдә гиздерә... Бәхетне аңлый белмәсәң, Бәхет тә бит биздерә...
Бәхет, диләр, байлык, диләр, Бәхет, диләр, саулык ул. Әгәр кадерен белмәсәң,
Бәхет тә бер айлык ул.
Бәхет, диләр, кояш, диләр, Бәхет—тормыш кояшы.
Күңел күзе күрми икән, Аидыйга соң—ни яхшы?
Бәхет, диләр, урман, диләр. Кемгә чәчәк, кемгә чүп.
Бер елмаерлык бәхет тә Кемгә бик аз, кемгә күп.
Бәхет, диләр, бәхет, диләр, Бәхет—яшәү тамыры... Тамырларың ныкмы әле,
Әй син, туфрак камыры!— Кеше...
Үреләм
Җанымны алсаң да, ризамын, Гомерем өзсәң дә, карышмыйм! Син сипкән туфракта тишелгән, Син чәчкән бөртекле арыш мин...
Тормышым киссәң дә, ризамын, Сынавьщ үтәргә карышмыйм.
Мин яшим, мин торам, йөгерәм... Чапсам да, әлегә ярышмыйм...
Адымым сүтсәң дә, ризамын, Юлымны өзсәң дә карышмыйм. Җиреңне яраттым, йә Ходам!
Мин аңа үреләм—ябышмыйм...
...Тик яшәт син безне, әлегә! ...Карадан аклыкны табышыйм! Җиреңә гашыйкмын, гомергә... Юләргә, юк ла, мин сабышмыйм.
Син яшәтче безне, Ходаем, Гомерне вакытсыз ваклама...
Иң изге хыяллар-теләкләр Алдагы көнгә, дип саклана...