ТЭТЧЕР МАҖАРАЛАРЫ


Бүре эзләре
...Сентябрь азагының бу иртәсенде дә мин балконыбызга, гадәттәгечә,
Тэтчерымның "егетләре"нә: юк шул, кайтып җитмәде бит әле, дип әйтергә
чыктым, һәм шундук балкон култыксасына тотындым: ярабби, берәү! Әйе. әйе,
алты "егет"нең берсе—фәкать берсе генә килгән. "Тэтчерым... әллә инде .
дигән уй ток кебек бөтен тәнем буенча йөгерде. Нәкъ шул мизгелдә маэмаем
"егете"нең ышаныч һәм өмет тулы күзләрен күреп алдым; һәр көндәгечә,
койрыгын болгап, үземне сәламләвенә дә игътибар
иттем. "Исән... исән!" дип үз-үземне тынычландыру
өчен бу—җитеп ашты. Әйе, әйе, этләр сизә, тоя торган
кавем бит; әгәр... әгәр "ул-бу" булган булса—ошбу
дусты да килмәс иде дип фараз кылдым. Өстәвенә үзем
өчен яңалык та ачтым: карасана, бу кавем “сөйләшеп-
киңәшләшеп" яши икән ләбаса, юкса бер үк көндә
бишесенең берьюлы килмәвен ничек аңлап була, йә?!
Шушы мәлдә иңбашыма иремнең дә җылы кулы
орынды:
—Менә күрдеңме инде, теге бишесенең түземе бер
генә айга җитте. Ә бусы... Бусы маэмаебызны чын
ярату белән ярата, димәк. Игътибар иттеңме, нәкъ теге
кәттәләренең, "иң-иңңәре"нең моннан ары да көтәргә
сабырлыклары җитмәгән бит, ә?!
Ошбу сүзләргә җавап эзләгәндәй, мин янә аска,
маэмаебызның бердәнбер ышанычлы дустына
текәлдем. Чыннан да, бу "егет"не теге мәһабәт коллилар, тәкәббер
риэеншнауцерлар янәшәсендә "иң-иңе" дип әйтеп булмыйдыр, мөгаен: әнә, бер
күзе өстен ак күбәләктәй гаҗәеп тап бизи, коңгырт мехлы гәүдәсе дә ала-
коларак, ә муен каешында эт аулаучылардан саклану чарасы—адресы, нәселе
язылган калае да бар... Кыскасы, замана стилягасы! Әмма миңа бик тә сөйкемле
тоелды ул—Тэтчерыбызны ихлас яратучы, сагынучы, бернигә дә карамыйча көтә
белүче акыллы җан
Гадәттәгечә, аңа башымны чайкадым: юк, кайтмады бит әле. диюем иде инде
бу. Маэмай да нәрсәдер әйтергә теләгәндәй, борынын безгә таба суза төшеп,
ике генә тапкыр башын селкеде. Һәм, борылып карый-карый, әкрен генә китеп
барды.
— Аңламадыңмы, ни дип әйтте?—диде ирем.
Дамамы Кашы журналның I санында
— Борчылмагыз, кайта ул; һичшиксез кайтачак, диде. Ике көннәнме, ике
айданмы, әллә инде ике елданмы—менә монысын төгәл генә аңлый алмадым.
Үз халәтен сиздермәскә тырышса да, күрәм, ирем дә борчыла.
— Таныш машинистыңа шалтырат әле бүген,—дип искәртте ул, заводына
китешли дә.
Ярый әле эш урыным, хезмәттәшләрем бар. Менә бу юлы да эшкә күмелеп
күпмедер вакыт онытылып тордым. Ашыгыч булганнарын тәмамлагач кына
телефоныма ябыштым:
— Хәерле көн, Федор Андреевич! Тавышыгызны бик тә, бик тә ишетәсем
килә. Шалтыратмавыгызга да сигезенче көн китте түгелме?! Яңалык юкмы, әллә
әйтергә уңайсызы, мине куркыта торганымы?.. Бик борчылам. Бүген әле, җитмәсә,
әллә нинди төшләр дә күрдем...
— О-о! Ул төшләрне телефон аша гына түгел, каршыма утырып сөйләргә
теләмисезме?
— Телим, әлбәттә! Бик тә телим...
— Көтәм, алайса!..
Хезмәттәш кызларым дәррау купты; беләм, үзләренчә ярдәм итәселәре, мине
"айнытасылары" килүдән инде бу:
— Ул төшләреңне безгә сөйләмәсәң дә, Тэтчер турында икәнен чамалыйбыз.
Юк бит инде Тэтчер, юк! Урлауларына тулы бер ай үтте ләбаса; исән булса, әллә
кайчан кайтыр иде инде,—диде берсе. Икенчесе эләктереп алды:
— Үле бит инде этең, үле! Юкка өметләнәсең...
— Рәхмәт, "юаттыгыз",—дия-дия, мин плащыма үрелдем.
...Машинистым мине:
— Төш вакыты бит; чәй йә кофе эчәргә теләмисезме?—дип каршы алды.
Безнең арада булган гәпне кәгазьгә төшерсәң, менә болайрак килеп чыга:
— Юк, рәхмәт! Юл өстендәге кафеда чәйләп алдым инде. Ә менә сезне күрү...
үзе үк хушландыра мине. Тавышыгызны гына ишетсәм дә күңелем тынычлана төшә.
Әйбәт хәбәрләр дә әйтмисез инде югыйсә. Берсендә, үлепләр башым авыртканда,
яңа гына эшли башлаган проводницагызның маэмаемны күреп алып, вагоныннан
төшереп калдыруын әйттегез. Ә мин шундук башым авыртуын оныттым. Икенче бер
шалтыратуыгыз вакытында исә, ниндидер бер җәнҗалчының гауга чыгаруын
өнәмичә, Тэтчерымның үзе үк вагонны ташлап чыгып китү ен хәбәр итүегез
булды—тешем сызлаудан туктады.. Аның исән икәнлеген ишетү генә дә авыртуны
тудыручы нервыларны тынычландыра, күрәсең.
— Ә бүген... Кай җирегез авырта инде бүген?
— Йөрәгем авырта,—Федор Андреевич.
— Төшләрегезне тыңлаудан башлыйк әле алайса...
— Тавык төшенә тары керә дигәндәй, минем ул төшләремнең бөтенесе дә
Тэтчерым белән бәйле. Җитмәсә, кино кадрларыдай, төсле дә әле үзләре. Менә
бүген күргеннәремнең берсе.
Ике кулына да зур-зур яшькелт сумкалар күтәргән күн костюмлы ханым
кызу-кызу атлап урман янәшәсендәге авылына кереп килә, имеш Сумкасын
исни-исни үз артыннан теркелдәүче этенә ул: "Ач икәнеңне бик беләм дә бит, син
ашардай ризыклар төптә үк шул, бераз гына түз инде, кайтып җитү белән
бирермен", ди, имеш. Көтмәгәндә авылның бер тыкрыгыннан ки леп чыккан
малайлар төркеменең таяклар-ташлар белән эткә ябырылуын да
күрми-абайламый, имеш.Ташлар яңгыры астында калган эт, билгеле инде, урманга
таба элдертә... Чү! Ул бит... ул минем Тэтчерым түгелме соң, Ходаем?! Һәм мин
аның артыннан йөгерәм дә йөгерәм, имеш...
...Тыным бетеп уяндым да, озак кына уйланып яттым. Янәдән йокыга китү
белән төшемнең дәвамы, икенче эпизоды башланды.
Кычкырта-кычкырта поезд үтеп бара, имеш. Мин исә урман кырыенда, төрле -
төрле чәчәкләр арасында, маэмаем янында елап утырам. "Никләр генә син минем
апам сүзенә ышандың, никләр ияреп киттең? Шул Ижауларга китмәгән булсаң, сине
яшен сукмый иде бит", дия-дия үксим, имеш. Көз аенда мондый яшенле яңгыр
яварга тиеш түгел бит инде, диеп табигатькә дә үпкәлим икән әле, янәсе.
Шул мәлдә, йә Хода(!), маэмаем күзен ача да нәкъ кешечә, чып-чын татар
телендә сөйләшә башлый: "Алай ук хәсрәтләнмә инде!—ди.—Апаң үзеңә бербер
начарлык эшли күрмәсен диеп, Ижауларга ук китәсемне уйламыйча гына иярдем бит
мин ул Әлфияләргә. Безнең тормыштан апаңның бик тә-бик тә көнләшүен син үзең
сизми идең бит... Ә яшен... Ул мине түгел, мин яңгырдан ышыкланып утырган имәнне
сукты. Аякларымның гәүдәмне тота алмавы— куркудан гына ул",—ди, имеш.
"Син—исән?!. Исән!!! Хәзер ветврачны алып киләм. Хәзер... хәзер... Әз генә түз!
Зинһарлар, түз!"—диеп, күз яшьләремә буылып уянып киттем.
Күрәм, машинистымның йөзендә кызгану хисенең әсәре дә юк. Елмаеп утыра
әле, жңтмәсә.
— Ну, төшләрегез!.. Бүреләр турында да күрмәдегезме соң?—ди ул көлеп.
— Күрдем, күрдем. Тик... бу юлы да, Тэтчерым урланасы көнне дә күргән кебек,
бүреләрнең үзләрен түгел, фәкать эзләрен генә... Аларны миңа үзем алып килгән
ветврач күрсәтте. Шул эзләргә ишарәләп, маэмаегыз ышанычлы "гаиләгә" эләккән,
диде. Мондый очракта бүреләрнең ярдәм итә алуы—бәхәссез. Курку тудыручы
нервыларны бик тиз таба да һәм "бикләнгән" урыныннан ычкындыра да беләләр
алар.Җәрәхәтле урыннарны да ялап дәвалыйлар, төкерекләре шифалы, диде. Этегез
бүреләрнең күңеленә, дөресрәге, башлык күңеленә—чөнки аның "сүзе" генә закон
көченә ия!—хуш килгәндер, мөгаен, үзләренә иярткәннәр бит әнә. Менә бусы
этегезнең эзләре, ә болары— бүреләрнеке. Дүрт бүре жэмгысе; шуларның икесе,
көчегегез кебек үк, бала гына әле, - шулай диде ветврач, һәм... һәм зәп-зәңгәр
күзләреннән нурлар чәчеп китеп тә барды.
...Төшемнең бу өлешен таң алдыннан гына күрдем, Федор Андреевич. Инде
сезнең хөкемне көтәм.
— Хөкем, дисезме?!. Маэмаегыз белән сезнең арада телепатия бик көчле
диюдән кала, нидер өстәрлек яңалыгым юк бугай шул.
— Телепатия?.. Моны мин үзем, мәсәлән, "арадашчы" биотоклар кебегрәк
кабул итәм. Берәү турында уйлыйсың гына, ул кеше йә юлыңда очрый, йә телефоннан
шалтырата. Ул да, димәк, сине уйлаган, ҺӘМ аның биотоклары “алхәбәр" җиткергән.
Тэтчерымның исә кешеләрдәге уй-фикерләрне. ни-нәрсә теләүләрен тою, сизү
сәләте чыннан да бик көчле. Ул хәтта ни буласын алдан белү сәләтенә дә ия.
Бермәлне шуләй Пермьнән шалтыратып, безне туйга чакырдылар. Иремнең
заводында комиссия эшли, шунлыктан юлга үземә генә чыгарга туры килә: абыем
кызыныңтуе бит—бармыйча Һич ярамый... Юлга чыгар алдыннан, хәерле сәфәр
теләп, бер-ике минут утырып алдык. Тэтчерыбыз исә тезләремә башын куйды да
миңа текәлде. Иа Хода, зинһар, барма, барма... дип, ялвара иде ул күзләр! Ирем
шундук сикереп торды да: "Беркая да бармыйсың! Күрмисеңмени Тэтчерны—елый
бит, елый..."—диеп билетымны ертып ук ыргытты.
Ә икенче көнне... Икенче көнне ирем—гомер булмаган хәл!—эшемә килде. Һәм
кулларымны учына алып: "Кичә... Казаннан Пермьгә очучы самолет шартлаган. Әгәр
Тэтчерыбыз булмаса.-. әгәр ул булмаса..."—дия-дия, бик озак тынычлана алмады.
...Минем Тэтчерым менә шундый бит ул.
— Төшегезгә кергән теге имән дә, маэмай да, хәтта яшен дә - чып-чын! Сез теге
чакта сөйләшкән проводница Мәрьям маэмайны Ижевскига барышлый нәкъ
шунда—без һәрчак сокланып карап үтә торган ялгыз имән төбендә күргән, ҺӘМ
кайтканда шул урында поездны туктату турында машинист белән дә сөйләшеп
куйган. Ә инде кайтканда... Кайтканда исә яшен суккан ул имәннең күмергә әйләнгән
кәүсәсен генә күргәннәр.
— Ә бүреләр?
— Болары да чынга охшый. "Москва—Омск" составының машинисты Можга
урманын узганда бүреләр гаиләсен күргән.Монысына мин ышанмаган идем. Ник
дигәндә, безнең як урманнарын байлар үз милек биләмәләре итеп бүлешергә
тотынгач, экологик чистарту сылтавы белән бүреләрне кыру башланды Исән
калганнары Себер тайгаларына качып китте. Бүресез калган бу урманнар хәзер
аяныч хәлдә: гектарлап-гектарпап юкка чыгалар, ямь-яшел гүзәллек урынында
таштан сәүдә-уен пулатлары калка. Үзем уйнап үскән мари урманнары фаҗигасен
күреп, чәчләрем үрә торды... Менә сезнең төшегезне тыңлагач, теге машинист
дөресен сөйләгән, үз урманнарын ташлап китәргә теләмәгән горур бүреләр дә булган
икән дим.
— Ә ул ничегрәк сөйләгән иде соң Федор Андреевич?
—Аны мин менә болайрак күз алдына китерәм: поезд белән янәшә генә,
куыша-куыша уйнаклап, өч бүре элдертә. Ә арттагы вагоннар яныннан тагын икесе
чаба. Әнә шул икәүнең берсе, тач эткә охшаган бәләкәйрәге вагонга сикерергә
җилкенеп ыргыла-ыргыпа чаба икән әле, җитмәсә. Моны абайлап алган машинист
тизлекне киметә, ишекләрне ача. Тик... теге бәләкәч вагоннарны берәм-берәм
үткәреп бетерә дә, кинәт борылып урманга таба элдертә. Бүреләр дә аның артыннан
урманга юнәлә...
Этне чыннан да сезнең маэмай дип фаразласак, аның вагонга сикер мәве
аңлашыла. Поездның тәгәрмәчләре, вагоннарыннан, үзегез әйтмешли, Казаныбыз
исе килми бит.
Җә, бу сөйләшү сезнең җанга ни дә булса өстәдеме?
— Өстәде, Федор Андреевич, өстәде. Мин төшемдә генә түгел, өнемдә дә
Тэтчерымның исән-сау булуына ышандым. Ярый әле сез бар бу дөньяда...
Медальон
...Тэтчерым әйтмешли, "Һы!" Бигрәк көтмәгәндә-уйламаганда булды бит әле бу:
Болгариядә ял итәргә юллама тәкъдим иттеләр.
Ирем исә башын гына чайкады.
— Тэтчерыбыз кайтышка ишегебез бикле булсынмы?! Мин өйдә калам; ә син
дусларыңнан берәрсе белән бар, онытылып ял ит бераз,—диде.
...һәм менә без, хезмәттәшем Роза Камалетдинова белән икәү, диңгез буена
урнашкан Варна дигән халыкара ял йортында вакытны үткәрә алмыйча җәфа
чигәбез. Коену, кызынулар сезоны үткән чөнки. Бүген әле, җитмәсә, ачы җилле вак
яңгыр сибәли, ә диңгездә... дулкыннар белән шаяра-шаяра давыл уйный. Менә сиңа
кояшлы диңгез буе!..
—Киенәсеңме, мин инде әзер; ашарга төшәбез,—дип искәртә Роза.
— Вакыт җиттемени? Чынлапмы?!
Кичке_ ашауны мин түземсезләнеп көтеп алам. Табынга һәркем алдына
кыстыбый хәтле ит куела чөнки. Ә инде ул ит белән... әйе, әйе, ул ит белән мин
дусларымны сыйлыйм.
Менә бу юлы да... кәгазь пакетыма ит ҺӘМ ботка салуымны күреп, Розаның төсе
үзгәрде.
— Аша үзең! Нишләвең инде бу?! Салат белән генә ерак китә алмассың. Этләр
туендыра-туендыра ачтан егыласың киләме әллә?—дип чын-чынлап шелтәләп
маташа. Аннары, йомшара төшеп, ичмасам, җаның җылыныр иде бераз, тышта да,
бүлмәдә дә салкын бит,—дип өсти.
—Дөрес әйтәсең: салкын шул! Урамда яшәүче маэмайларга - бигрәк тә! Дымлы
һава, жлре дә юеш әле, җитмәсә... Мин бу маэмайларны сыйлаган кебек кемдер
берәү минем Тэтчерымны да ашатадыр бит инде.
— И романтик! Дөньяда бөтен кеше дә синең кебек дип уйлыйсыңмы?!.
Ә үзе бу кичтә нигәдер миңа иярәсе итте.
Гадәттәгечә, дусларым: әти эт, әни эт һәм дә ике көчек (болары—ике ай ярым-өч
айлыклардыр, мөгаен), күзләрен мөлдерәтеп, койрыкларын җилфердәтеп , мине
куаклык төбендә, чирәм өстендә каршы алдылар. Асфальт җәелгән сукмак ян ы бу. Ә
асфальт астына гаилә башлыгы оя ясаган; җил-яңгыр үтмәле түгел, рәхмәт төшкере.
Яшереп куйган җамаягымны шул оядан алып, оизык пепән тмпяи
— Җә, табын әзер, рәхим итегез,—дигән булам.
Тик болар кымшанмыйлар да. Кыяфәтләрен генә күр: әти маэмай бер ярты
метрга алгарак чыгып, уң якта утыра, уртада ике бала, сулда-^ниләре. Гаилә
®ГСора“Г"1<ем3|у?"ТеКаЛГвН борыныняа «■ “иңа текалган күзларен^, да бар
— Үз кеше,—дим.—Аның да сезне күрәсе килде.
Мин дүрт-биш адым арткарак китеп, җамаякка ымладым: "Ашагыз'”
башлады^ ШуННЭН °°Ң ГЫНа ӘТИ маэмай алга Узып а^ый
— Ашап бетерә инде бу убыры. Ник дүрткә бүлмәдең ризыкны?—ди Роза.
— Борчылма,—диюем була, гаилә башлыгы борыны белән улына ишарәли: аша,
янәсе.
Онытылып китмәсен дигәндай, үзе дә урынында, җамаяк янында сакта кала.
Башын күтәрмичә ашаучы ошбу бәләкәч колагына бераздан борынын тигезеп ала,
һәм шундук үз чиратын көтеп тыныч кына утыра биргән әниләренә ымлый. Әниләре
туйгач кына кызына "эндәшә".
— Күрдеңме этләр гаиләсендәге тәртипне?—дим Розага.—Ә бит безнең дә
бабайларыбыз заманында тәртип шундыйрак булган: табында итне, бәлешне
өлешләргә фәкать гаилә башлыгы —ир кеше генә бүлгән; Һәм ул ашый башламыйча
беркем дә ризыкка үрелмәгән. Хәер, әнкәйләребез безне дә: "Әтиегез кайткач
ашарбыз" дия-дия тәрбияләделәр түгелмени?!. Хәзер генә ул... ир-атның абруе,
кадере калмады...
Биредәге соңгы көнемне мин маэмай дусларыма багышларга булдым. Иртүк
торып җылырак киендем дә алар янына ашыктым.
Тик... ояларында да,бакчада да,диңгез буенда да күренми бит әле үзләре.
Тирә-юньне күзләвемне күреп, яныма бакчачы агай килде:
— Мадам!.. Собак ищет? Сез Руссия? О-о, мин күрдем .. күреп тордым: мадам
собак любит. 20 день ашаттыгыз собак. Молодец какой! У вас тоже есть?—диде ул
гаҗәеп бер акцент белән.
Казаннан булуымны, татар икәнлегемне, үземнең дә этем барлыгын әйтеп, мин
танышырга кулымны суздым. Һәм аннары:
— Маэмайларны күрмәдегезме? Алар белән бүген соңгы тапкыр диңгез
буйларын урамакчы идем,—дидем.
— О-о!—Ул сәгатенә күрсәтте: иртә бит әле, янәсе.—Собак дома спият.
— Юк бит монда,юк.—Мин дусларымның оя-куышларына ишарәләдем.
— Нет-нет, километр два дома,—ди агаем, ҺӘМ шундук йөзе яктырып китә:
—Күрәсезме, чабыша-чабыша киләләр, әнә. .
Аягыма борыннарын төртеп, дусларымның берәм-берәм сәламләүләре, күрәм,
бакчачының да күңеленә хуш килгән. Ул гаилә башлыгының муенына ымлый:
— Медальон! Күрдегезме, укыдыгызмы?
Мин укымаганлыгымны белдереп башымны селким. Ул исә чүгә төшеп,
медальонны әйләндереп, аның аскы ягындагы язуны күрсәтә. Инглизчәм чамалы
булса да, "Сеттер нәселеннән, 5 яшьтә" дигән сүзләрне укый алдым, шөкер.
Агаем медальонны ачып, аның эченнән әллә ничәгә бөкләнгән бер кәгазьне ала.
һәм... һәм ничектер таныш бер аһәң белән кычкырып укый да, урынына салып,
медальонны чертләтеп ябып та куя.
— Аңламадыгыз инде, билгеле Тәрҗемәсе менә болайрак "Маэмайларыбызны
рәнҗетмәвегезне үтенәбез. Ризыкларыннан өлеш чыгара алучыларга чиксез
рәхмәтлебез. Балевскийлар гаиләсе'
Тән күзәнәкләремнең чымырдап куюын тойдым. Хуҗалы, "өйле" этләрмени?! Ә
язу... Ул ни аңлата алайса?
Ошбу уйларыма бакчачы җавабын ишетәм
— Инженер Балевский эшләгән предприятие ябылды. Ә укытучы хатынының 4-5
ай инде эш хакы ала алганы юк.
— Нигә маэмайларын сатмыйлар? Бик затлы нәселдән бит алар
— Балаларыгыз бармы?—ди агай, минем бу соравыма бик тә сәерсенеп.— Сез
аларны сата алыр идегезме?!.—Җавап ишетмәгәч, янә өсти:—Менә иртәгәдән, сез китү
белән, мин дә эшсез калам.Бу ял йортын да аукционга чыгарачаклар.
...Өйдәге хәлне күршеңнән сора дигәндәй, мин Тэтчерымның урамга чыгарылган
дусларын—муеннарына затлы каеш тагылган интеллигент кыяфәтле маэмайларны ҺӘМ
аларның хуҗаларын—өчәр-дүртәр ай хезмәт хакы алмаучы врачларны,
укытучыларны, фән эшлеклеләрен күз алдыма китердем. Эре-эре зааодларыбызның
эшләүдән туктавын, меңңәрчә, дистә меңнәрчә инженерлар, эшчеләрнең урамга
ыргытылуын уйлап алдым.
1991 ел октябренең азагы иде бу...
Д АШМ Ы килесе саннарда.

Реклама