«Татар энциклопедиясе» битләреннән


ДӘРДЕМӘНД (псевд , чын исеме-фа- милиясе Закир (Мөхәммәдзакнр) Мөхәммәдсадыик улы Рәмиев) (23.11 1859, Оренбург губ Эстэрлетамак өязе Җиргән а — 9.10.1921, Оренбург өлкәсе Орск ш.), шагыйрь, җәмәгать эш- леклесе, алтын приискалары хуҗасы 1862 елда гаиләләре 6-н Орск өязе Юлык авылына күчеп киләләр. Анда әтиләре 1869 да алтын приискасы ача. Булачак шагыйрь авыл мәдрәсәсендә, аннары Орск һәм Муллакай авылы мәдрәсәләрендә белем ала 1880-81 дә Истанбулда яши, төрек телен һәм әдәбиятын, китап бастыру эшен өйрәнә. Абыйсы Шакир (Мөхәммәдшакир) б-н аңа әтиләреннән мирас булып 20 прииск кала 1906 дан башлап алар Оренбург ш.ндә «Вакыт* (нашир булып Д. тора) газетасын, 1908 нең 10 гыйварыннан «Шура» журналын чыгара башлыйлар 1909 да «Вакыт* ти-пографиясен ачалар (1918 нең февралендә яңа хакимияткә тапшырыла). 1906-1912 елларда әлеге басмаларда Д.нең 40 лап шигыре дөнья күрә (1913 елдан соң да ша-гыйрь язуын дәвам итә, ләкин беркайда да бастырмый) 1906 да Д Оренбург гу-бернасыннан 1 нче Дәүләт Думасына депутат булып сайлана (мөселман фракциясендә тора), 2 нче, 3 нче чакырылышларның сайлаучысы (выборщигы). Оренбург шәһәре управасы, констнтуцион-демократ- лар партиясенең Оренбург бюросы әгъзасы була. «Иттифакъ әл-мөслимин» парти-ясен’оештыруда катнаша Хәйрия эше б- н шөгыльләнә мөселман хәйрия җәмгыяте, мөселман шәкертләренә ярдәм итү җәмгыяте, мохтаҗларга ярдәм һәм ятимн-әрне тәрбияләү комитеты әгъзасы була; абыйсы б-н бергә үз хисапларына берничә студентны чит илдә укыталар, мачет- мәдрәсәләр төзетәләр, аларны китап, дәрес-лекләр б-н тәэмин итәләр Һ.6., Юлык авы-лында китапханә ача. 1917 дән соң при- искаларын дәүләткә тапшыра (абыйсы 1914 тә вафат була), чит илгә китми
Д.нең беренче басылып чыккан шигыре «Үткән көннәр» (Р Фәхретдинның «Әсма* хикәясенә кергән). Ул башка шигырьләр дә яза (аларның берничәсе 1902-03 тә «Тәрҗеман* г-тасында басыла), татар теленә төрек шигырьләрен һәм хикәяләрен тәрҗемә итә (« Каргалып ы ң Сибгатулла хаҗига мәктүб» (1884) шигыре генә сакланган). Үзенең поэтик караш
ларын Д. «Каләмгә хитаб* шигырендә билгели:
Каләм! Кальбеңдә ни сер бар — гаян ит,
Килеп кичмешләр эхвален бәян ит
Түгеп күз яшьләреңне бу кәгазьгә.
Ни моңлы уйларың бар — сөйлә безгә!
Аның иҗатының тональлеген һәм те-матикасын әдәбият галимнәре «моңлы уйлар*, «бабалар кабере янында күңел зары», «килеп кичмешләр эхвален бәян итү» дип билгелиләр. Д. лирикасында Шәрекъ традицияләре өстенлек итсә дә, тулаем алганда Шәрекъ Һәм Гареб традицияләренең тирән синтезы күзәтелә. Бу күренеш 20 йөз башы татар поэзиясенә гомумән хас (мәс., Г.Тукай, С.Рәмиев, С.Сүнчәләй иҗатларына) Д поэзиясендә бу синтез поэтик фикерләү нечкәлеклә- рендә үзен нык сиздерә, мәс., табигать күренешләрен төсләргә төреп тасвирлауда импрессионизм йогынтысы бар («Сеңеп җиргә »). Бу синтез шулай ук татар шигыренең строфикасы яңаруында да («Ко-раб», «Кыш көннәре», «Ятам кай чакларны моңлап. *, «Бу — ул...»), фәлсәфи- стилистик эзләнүләрдә дә сизелә. Дөньяны галәм масштабы киңлегендә күзәтү Д. иҗатында, бер яктан — Рудаки һәм Гомәр Хәйям фәлсәфә лирикасына, икенчедән, Гёте поэзиясенә килеп тоташа («Без», «Яз» Һ.6.). Халык иҗатына мөрәҗәгать итеп, шагыйрь строфика һәм стиль өлкәсендә яңа ачышлар ясый («Видагь*, « Бүзләрем маналмадым *). Д. нең пейзаж лирикасы пантеистик оптимизм б-н сугарылган («Яз». «Бу — ул...»).
Социаль гаделлек темасы Д. иҗатының үзәгендә тора. Ул аны төрле аспектларда куя. Халык һәм хөкемдар проблемасын ул традицион яссылыкта хәл итә. Гаделлекнең нигезен ул хөкемдарның гадел булуында күрә. Идеал итеп Д. Библия һәм Коръән персонажы, борынгы яһүди-христиан һәм мөселман дөньясында зур абруй казанган — Сөләйманны (христианнарда һәм яһүдиләрдә - Со- ломон) ала. Хөкемдарның чын бөеклеге, Д.нең күзаллавында, аның гади кешене кайгыртуында чагыла Тормыш мәгънәсенә һәм галәм серләренә шагыйрь табигать гармониясе аша төшенергә тырыша. Аның пейзаж лирикасы үзенең киң колачы һәм реалистик төгәл, автор һәм лирик геройның рухи һәм хисси якынлыгы, ритм, интонация, строфика һәм
Дәвамы Журналыбызның 2005 ел, 4 саныннан басылып килә
структура ягыннан төрлелеге б-н 20 йөз башы татар поэзиясенең кабатланмас күренеше булып тора
Күренешләрне Д. гомумиләштерә, ро-мантик сурәтләү чараларын файдалана Ләкин анын поэзиясендә реалистик төгәллек үрнәкләре, детальләштерү алымнары. табигать күренешләрен биргәндә эзлекле динамика да бар
Шагыйрьнең бурычы турында Д дөнья әдәбиятының бөек гуманистлары рухында болай дип яза:
Караңгы тон исә якын-ераклар,
Хэзин кальбемне вакла — як чыракълар Гарибләр. шәм-чыракь күргәндә юлда, Дисеннәр бер заман бар булган улда
(«Кыйтга»)
Д. иҗатын өйрәнгән кайбер галимнәр (Г.Халит) аның поэзиясендә фатализм өстенлек итә дип исәпләделәр. Мондый рух. мәе.. Д.нең «Кораб* шигырендә үзен сиздерә:
Шаулый диңгез Җил орәдер
Җилкәнен киргән караб!
Кайсы юллар.
Нинди упкын
Тарта безне җан сорап '
Әсәрнең катлаулы, метафорага ни-гезләнгән теле урта гасырлар татар шагыйре Котбка барып тоташа
Башка тагар зыялылары (Г.Ибраһн- мов. Г Камал. Г Тукай) социаль-эстетик идеал эзләгәндә, милләт очен тарихи юнәлешләр турында уйланганда шулай ук кораб образына мөрәҗәгать итәләр. Кешелек язмышы турында уйланганда бу образга Көнбатыш-Европа философы А Шопенгауэр да мөрәҗәгать иткән. Д.нең «Кораб» шигыре шагыйрьнең милләт язмышы өчен борчылуын чагылдыра. Үзенең кискен драматизмы, образда!) тыгызлыгы. яңа строфикасы. экспрессив хиечонлеге б-н «Кораб* шигыре Д
иҗатында гына түгел, бөтен татар поэзия-сендә күренекле урын алды Гомумән, ко-тылгысызлыктан чыту юлларын шагыйрь кешенең рухи үлемсезлегендә һәм мәңгелек мәхәббәт хисендә күрә («Хәят») Әсәр Дәрдмәнд шигырьләре К 1929. Сайланма әсәрләр К . 1959 Агарган кыл Поседевшая струна К 1999 Әд Халит Г Концепция мнра и исто- рии в поэзии Дердменда Портреты н проблемы К . 1985; СаяповаА М Поэзия Дардменда и символизм К . 1997; Гайиул- лин М Татар әдипләре К , 1978. Хиса мов Н Ш Дәрдемәнд Казан утлары 1989. .V* 12. Дәрдемәнд. К . 2003
Н. Ш.Хиса.чов.
ДӘҮЛӘТШИН Камил Салихҗан улы (31 5.1935. Кызыл Армия, хәзерге Чнстай р-ны Иске Роман а ). әдәбият белгече, фи- лол фән канд (1972) Казан ун тын тәмамлый (1966) 1970-72 елларда СССР ФА Казан филиалының Тел. әдәбият һәм сәнгать ин-тында эшли. 1972 дан Башк ун тында (2003 тан проф ) укыта Хәзмәтләре борынгы һәм урта гасырлар татар поэзиясе тарихына. Р Фәйзуллин. Р Харнсов. Р.Мингалим. Ф Яруллин иҗат ларындагы дәвамчылык проблемасына. Башко|ктан татар шагыйрьләре (М Ва- ин. Р.Идиятуллин. М Нәзиров.
Рәхмәтуллин һ б ) әсәрләренең стилистик үзенчәлекләренә карый Мәүла Колынның поэтик мирасын текстологик һәм әдәбият белеме кануннарыннан чыгып өйрәнде. Югары уку йортлары өчен укыту программалары, укыту-методик әсбап лар авторы
Хезм Туган як шигърияте индивидуаль стиль һәм поэтик образлылык мәсьәләләре. Уфа 2002. Борынгы татар әдәби мирасы. Мәүлә Колый хикмәтләре Эстәрлетамак 2002
Әд Буллтова Д Бәллүр Тулпар 2001 № 4
Дәнамы ктәсе саннарда

Реклама