ТАБУ ДӘРТЕ ЕРАК АЛЫП КИТӘ...


Гомер буе килеп торган оннар бер иркәләп җанмы, бер телгән.
Тагын тавыш: гали генә түгел сихри тынлык белән өртелгән.
Тәшвиш тулы кальбем аша тойдым: әнкәемнең гүре ишелде!
Минем өчен бу хәл бөтен җирнең тетрән алуына иш иде...
Үзәнлеккә төштем, үз-үзема әйтэ-әйтә: “Тып-тын урын тап!" Әсәрләнеп куйдым әлмисакның кайтавазы үлде ухылдап...
Чү, ят мәкам! Колак чын-чын итте, телгә чәчрәп чыкты... кол тәме. Иңемдәй- көндәш фәрештәләр әллә чынлап сүзгә килгәнме?!
Моңсу өннәр килен торган саен арта 1ына бара Iямьнәрем.
Сизенәмен газнз аһ-зарларны гыңлый алчымда нмь барын.
Сөембикә манарасы
Бәгъзе .штлар. авын китә калса, диеп, юкка алдан төрле-төрле уй кортн. манараның нигезенә, мәрмәрташтай, кан-мшь. моң-зар дуея булып утырган.
«Ш.нур МАНСУРОВ (1949) шагыйрь, публицист: Кул бирлм ~Куңел смрлре". "Җзрзхзппе ио/ик җшырак“. Куцгиһ фидаи яшәтә" һ. 6. китапшр авторы. Тата/ктанның атказашан сзн/ать «илеклеге. Казамда яши
Моңсу өннәр
Көләч йөзле ясинчылар нигә һаман, авышкан, дип кычкырыша бар көчкә? Сөембикә манарасы тоташкандыр фәрештәләр йөри торган баскычка.
...Алла белсен, әллә юри. әллә чынлап тама анда инде тагын кем яше?
Юк. манара төп-төз килеш басып тора, кыегаеп киткән бары дөньясы.
Үкенечле җәй күзләре
Йөрәк тетри. Хәзер төрле яклап ябырылыр миңа йөз кинә.
Нигә инде, аучы сүзен тынлап, мин тиеннең аттым... күзенә?
Моң-зар тулы тоташ көзләр генә кабатланыр шушы җәйдән соң...
Җәза көтә мине. Күктә яшен тарта, әнә, утлы җәясен.
Үзем генә беләм: тәүбә сүзен күңелемә ничә кат яздым, малай чагым карап торган күзне нигә кургаш белән капладым?
“Затлы тире артык җөйләр ясап, боза күрмә”,—диде сунарчы.
Нәкъ шул мәлдә кальбем өтеп алды тиен күзләренең соң яше.
Кемдер җанын йөрткән затка аттым— әллә болар барсы төш микән?
Гомер буе күзгә тулган дөнья агыл ятар канлы тишектән...
Әллә нинди гайре фасыл килде минем өчен шушы җәйдән соң.
Аяк тартмас көнне ауга барып.
НИГӘ тоттым Нәмруд* җәясен?..
Сөлекче
Бакый йортта, рухың борчып, йокың бүлгән кемнәр булсын—янә-дәхи без инде.
Киңәш бирче. Бану апа. төшкә иңеп— кешеләрнең каны тәмам бозылды.
Озак еллар сулык-сулык әрнеп торыр яраларга шайтан үзе төкергән.
Иләт җанын сөлек салып имләр идең— арабызга чиге ерак төн кергән.
* Нөмруд Борынга Бабилнын гарше әгьляга ук атып кизәнгән хөкемдары 6
Әле һаман тыныч түгел газиз халкын, сызлый күнле, сызлый канын агулап,— ләйсән яңгыр жебе буйлап күккә ашкан суалчанын кулларына ал юллап!..
Ялгыз өйдә гомер кичеп яткан чакта, терек суда дәва гына үрчетеп, китеп бардын, Акьәбием, гавам канын эчеп туймас хакимлеккә үч итеп.
Синең хакта хәтта бераз уйлап тору зәһәр сеңгән тамырларны ныгыта... Мәхлукларын хисап кылмас Аллаһыга, канга сусар адәм затын ни көтә?
Борчу очен кичер инде, Бану апа— димәк, сиңа җиткерәсе уй булган. ...Мыжгып торган солек тулы бәллүр савыт күңелемә... шәмаилдәй уелган...
Шундый инде Идел-йорт...
(Шәүкәт Гаделшага)
"Мине-ч сибиршие бер татар дип әйтүем сезне нит күрүдән тү.е.1 "
Габдулла Тукай
Минем очен талнп чактан бирле сораулардан тор1ан сер идең.
Ничек шулай яшәп калдым монда әллә... Себереңнән сөрелдең?
Сине бездә кем соң каршы алды:
“Чит җир түгел, диеп, үз җирең!..”
Ятим җаның һәрдәм тагый булыр һиҗрәт кылуларның әҗерен.
Андый хәлдә, аңлыйм, кальбең аша суырылып күпме көч чыга!
Җиңел түгел монда синең кебек җнр-су телен белгән кешегә...
Күчемеңме кушты күченергә, тартын китердеме Идел-йорт?!
Бәгыреңне инде ахыргача әрнүләргә, кардәш, иркен тот.
Илдә үзен үксез бала итен тоЙ1аннарга, Тәңре, тәкать бир!
Безнең кавем хәзер бүтән инде: үч-кинәле, көнчел, тәкәббер...
Үзгәртелгән ыру үзәгендә утырадыр төсле башка мин.
Силәсеңме сызлар сөялеңә елан аяпяның басканын?
Шаман мисле әфсен укып җибәр, артык садә булу тәү хатаң...
Иксез-чиксез дала кайтавазы татар күңлен ничек тарайткан?!
Берәмтекләп саный варисларын чорлар кичеп килгән барымта,— синең башка гына ява сыман безнең өммәттәге бар нөктә...
Кемдер чалдон итеп саный бирсен, ә миңа син күптән үз инде.
Әмма кара-каршы килгән мәлдә кайчак җайсыз сизэм үземне.
Юк. дуслыкның асыл җепләренә кунмагандыр әле кер-тузан,— куркам
синең рия йокмас йөздә ямьсез якларымны күрүдән...
Сабырлыклар сора Себереңнән— менә шундый инде Идел-йорт.
Бәгыреңне насыйп әрнүләргә ахыргача, шагыйрь, иркен тот.
Кан өне
(Ыру бәете)
Нәсел күрке булып үскән угыл иде асылда, япь-яшь башын ашадылар канга туймас ач елда.
Кара хәбәр елан кебек чагып алды бәгырьне; ана яше тамган чакта тулгак тотты бар Җирне,—
“Шулай, балам: һәммә ямьнәр үзәгендә гамь икән, тамырыңда агып ятса нәзер-хәбәр гаиптән..."
Токым канын көчәйтергә ул никадәр теләде!— Калым хакын шаһ-атага гомерләтә түләде.
Үксез яры күрде микән башка сыймас бу төшне: канын, бахыр, сөргендәге... черки белән бүлеште.
Ата-баба әманәте тибеп торса йөрәктә, мәгънәсезгә шәһит китү үкенечле бигрәк тә.
Көне җиткәч, хисап тотар хәтта золым кануны.
Ә җир-күктә бәргәләнә тынгы тапмас кан өне...
Акыл вакыты
О, иртәнге сихри сәгать, җирнен моңга талуы!
Баштанаяк өтеп ала томан катыш тан суы.
Баш шундый саф!.. Шаулап килер тагын исәп ташуы.
Уйлап ният кылыр өчен жайлы вакыт иллә дә: фәрештәләр, киңәш биреп, пышылдаша иңнәрдә; аң-зиһенне үткерлидер салмак искән җилләр дә...
Хәтта мәгънә чыгарасың сүнеп бетмәс төштән син.
“Амин" күбрәк иңә иртән уй уйга тоташсын!
... 1ИС көлеп куя кебек: “Татар акылы төштән соң. Татар акылы төштән соң..."
Шуның кадәр хәттин ашып киткән вәкарь булса булыр икән Аллаһ колында!..
Нигә сиңа үсенергә форсат бирим селкенмидер күңелнең бер кы ш да.
Дегетеңне хәтта гамәл дәфтәремә сөртер сымак кылансаң да ис китми. Карындагы бала кебек күренәмдер нахак сүзне колакларым ишетми.
Тамырларың буйлап аккан шайтанлыкны күрә торып дәртләндермәм бит инде.
Сиңа тансык “чәбә” сүзен әйтми генә, үтең белән кон дә юам... битемне.
Күзгә алсу томан бөркеп тора яшьлектәге тоташ жыр-уен.
Искә төшә сине ихлас белән фәрештәгә тиңлән йөрдем.
Гарше затны шулай җирдә итен күргән өчен Аллаһ кичерсен... Фәрештәләр белән охшашлыгың бар икән бит күкләр көч бирсен.
Битарафлык
Кеше яхшылыкның яхшыхык икәнлеген белгәч, ҖирОо ячаншк та барлыкка киь м
Ьорыигы кытай гыйбарлс
Ихтыяр
Ихтималлап куям: ихтыярдан син дә, ахры, мәхрүм калгансың.
Азман чорда ничек ак-пакь килеш яшәп була мондый хәлдән соң?!
Акыл гына каршы тора алмый җитмеш җәтмә корган әгъвага.
Сөендерми кояш чыгулары, көчең суыргандай ай бага.
Гомер иткән нигез тетрәп куя, җитмәгәнгә асыл бер ниргә...
Ихтыярсыз кылган гамәлләрнең барсы очен җавап бирергә.
Хәерлегә булсьш—үз-үземне кисәтәмен: тирән кермә син,— аңа хаслап “амин" әйткән чакта фәрештәнең
теле көрмәкләнә күрмәсен.
Кирәкмәгән очрашу
Н абый авызыннан
Әллә кайчан сөеп йөргән җанкай беркөн хәбәр салгач аһ иттем.
Аулак өйгә чапкан егет кебек, очрашуга шундый ашыктым!
Мәрхәмәтсез тәүге мәхәббәттән кичердемме әллә аз җәфа?!
Тизлн төшкәч, йөрәк кагып куйды— арттан куды төсле аҗдаһа...
Кара-каршы килеп күрешкәндә сыннарыбыз алга йөгенде.
Шундук тойдым: мине ничә еллар тартыл торыр ишем юк инде.
Шулай озак дәшми гомер иткәч, үзен ачып, нигә сүз әйтте?
Челпәрәмә килде сөйләшкәндә күңелдәге асыл сурәте...
Теләмичә тасма телләнәбез, кайный бәгырьдәге бар ачы.
Камыр ташый, диеп, җәһәт кенә хәтердән дә китеп барсачы!..
Ерактагы сөю каршысына бардым юкса озын тау ярып.
Үчектергеч мондый очрашуны Тәкъдирчемме язган шаярып?!.
Ю
Аклану
Теге чакта булган иде бугай җәһәт белдерәсе ниятең.
Ишетмичә калдым пышылдауны— күкләр күкрәгәндә ни әйттен?
Игътибарсыз идем өннәремдә, инде сизгер хәтта төшкә мин. ...Янә күрми калдым йөзен буйлап күз яшьләре агып төшкәнен.
Ләйсән явып торган матур көндә нигә әле. нигә еладын?
Язын тәүге яшен алып килгән яңгырлардан сорыйм ел да мин.
Гомер буе җавап эзләп сызлый фани тәнем түгел, бу җандыр. Белми калдым, димәк, ерак күкнен ихтыяры шундый булгандыр.
Югалту
Бергә тапкан инде байтак булды, насыйп өчен шактый куандык. Алда гомер аз-маз бардыр әле ачылмыйча калды күн санлык.
Табу дәрте ерак алын китә шушы юлдан ничә ел кайттык. Тәүге мая кулга кергән чактук нәрсәнедер саксыз югалттык.
Сиздерү
Миңа гомер өстәп торган һәрбео елны башлап кына кнтмәк булам ак биттән, төштән очып ишә кайтып керын төсле, иске эзгә төшә барсы актыктан.
Ор-нңалан кормак булсам тормышымны, дертләп куям әллә нинди ят өннән, яшен сызып үткән кебек, тәкъдир сүзе саркып чьна күкнең теге ягыннан...

Реклама