СОҢГЫ ӨЧ ЕЛДА...


Киләсе айда Татарстан язучылары чираттагы XVI корылтайга җыела. Шул унайдан редакция берничә язучыга түбәндәге сораулар белән мөрәҗәгать итте:
1 Ике коры.ггай арасында иҗади тормышыбызда Сезне нәрсәләр сөендерде?
2. Киләчәктә нинди мәсьәләләргә күбрәк итъгибар итү кирәк дип саныйсыз?
Редакциягә алынган җавапларны урнаштырабыз
Мәдинә МЛЛИКОВА:
1 Мин үзем сонгы елларны әдәбиятыбыз өчен унышлы чор дим саныйм Язучылар жин сызганым эшлиләр, яна әсәрләр дөньяга чыгым тора. «Казан утлары *нда күләмле әсәреңне бастырып чыгарыр өчен елдан артык көтәргә кирәк—чират шактый озын Димәк, байлык зур дигән сүз!
Укучыларыбыз ла күбәйде шикелле, һәрхәлдә мин сонгы вакытта яна әсәрләр белән кызыксынуның артканын тоям Халык телевизордан туя башлады, ждн азыгын китаптан табарга теләк көчәя Бигрәк тә яшьләрнен китапка тартылуы куандыра. Егет-кызларыбыэ арасында укучылар да күм. каләмле, талантлылары да житәрлек Болар безнең киләчәгебезгә өметне үстерә, билгеле
Икс корылтай арасы шәхсән минем үзем өчен дә унышлы булды, дим саныйм «Казан утлары»коа яңа романым дөнья күрде Өч китабым нәшер ителде «Югалган якутлар»нын икенче басмасы һәм «Кызыл гол». «Тылсым Шәфкать» исемле сонгы елларда ижаг ителгән әсәрләремне эченә алган китаплар Алар хәзерге кон өчен шактый зур тираж белән басылды: икенче басма—5 мен. «Кызыл тол"—7 мен. «Тылсым*, «шәфкать* 10 мен тираж белән чыкты
2. Бүгенге көнлә әдәби җәмәгатьчелекне ин нык борчыган мәсьәлә—яна чыккан китапларны укучыга илтеп җиткерү, әлбәттә. Безнен укучыбыз ботен илгә сибелгән Тагар авылына барып җитә алсан, дистәдән артык кына булса ла ухучынны табасын Әмма барлык авылларга да барып җигеп булмый, чөнки изучынын төп эше—язу өстәле янында. Башка өлкәләрдәге укучыларыбыз белән очрашу бик сирәк вакыйгага
Газинур МОРАТ:
1. Үтә дә коммерцияләтә һәм маргиналлаша барган ЖӘМГЫЯТЬТӘ милли әдәбиятларга кон итүе дә бермә-бер кыенлаша. Иҗат белән җитештерү тармагын бер шартларга кую, рухияттән матди керем өмет игү әдәбият-сәнгатьне бөтенләй дә мөшкел хәлгә төшерә. Мондый вәзгыятьтә хәтта буыннар арасындагы чылбыр да шартлап өзелергә мөмкин Әгәр әдәбиятка талантлы яшьләр килми башласа, андый хәвефнен булуы да бик ихтимал. Хәер, әллә кая ерак китәсе юк, әле узган гасырда гына да Татарстаннан читтә туып- үскән күпме әдип татар әдәбиятына хезмәт итте. Ә хәзерге яшьләр арасында андыйлар, ни кызганыч, берән-сәрән генә күренә Шул рәвешле, бүген әдәбиятыбызның ин яшь көчләрен, асылда, Татарстанда туып-үскән егетләр-кыхлар
тәшкил итә. Күрәсез, ил-дөнья буйлап сибелгән милләтебезнең рухият өлкәсендәге потенциаль мөмкинлекләре отыры тарая бара.
Шулай да. шөкер, әдәбиятыбызга әзерлекле, зәвыклы яшьләр килә тора Һәм. әйтергә кирәк, әлеге процесс соңгы елларда аеруча активлаша төште Бу җәһәттән бигрәк тә шигъриятебез яшәреп китте. 18-20 яшьлек, яхшы мәгънәсендә акселерат егетләр-кызлар килеп ята бүген шигърият мәйданына Эльвира һалиева. Лилия Гыйбадуллина, Рифат Сәлах, Йолдыз Миннуллина, Айдар Жамалиев, Ләйсән Фәтхетдинова, Гөлнара Сибгатова, Илнур Юнысов. Алинә Бикмуллина. Илһам Шәрипов, Лилия Закири, Айсылу Мостафина...—әнә шундыйлардан Аларнын кайберләре инде үз китапларын да чыгарырга өлгерде, Язучылар берлегенә дә тәкъдим ителде.
Талантлы яшьләрне барлап, аларнын иҗатын дөньяга чыгаруда «Казан утлары*. «Идел» журналлары, «Мәдәни җомга» гәзите, Татарстан китап һәм «Мәгариф* нәшриятлары зур тырышлык куя Яшьләребезнең иҗади куәсен арттыруда шулай ук «Иделем акчарлагы» кебек әдәби бәйгеләрнең дә шифалы йогынтысы аз түгел, минемчә. Ә инде күренекле шагыйребез Рәдиф Гаташнын бу өлкәдәге остазлык хезмәте һәркайсыбызга үрнәк булып тора.
2. Татар матбугатының шыпырт кына акиионерлаштырып куелуы турында инде әһле каләм дә, укучылар да белә булыр. Гәзит-журналлар белән хезмәттәшлек итүче авторлар да бу яшертен гамәлиятнен зыкымын тиз арада тоеп өлгергәндер. Ә матбугат ул, үзегез беләсез, әдәбиятның тормыш итү рәвеше. Әгәр матбугатыбыз коммерцияләшеп, акционерлашып бетә икән, әдәбиятыбызны да шундый ук киләчәк көтә. Шуна күрә язучылар корылтаенда, әдәбият белән беррәттән. матбугатыбызның хәзерге хәле турында да җитди сөйләшү булыр, дип ышанам Югыйсә, жавапсызлыгы чикләнмәгән жәмгыятьтә яши-яши бөтенләй дә «акционерлашып» бетүебез ихтимал.
Ләбиб ЛЕРОН:
1. Сөенечләрдән битәр, көенечләр күбрәк булмады микән, дим әле мин. Бик кыска вакыт арасында гына да гаять зур югалтулар кичердек бит: Наис Гамбәр. Мөдәррис Әгъләм.
Зөлфәт, Нияз Акмал кебек асыл иҗатчыларыбыз татар шигъриятен илкүләм танытуда армый-талмый хезмәт иткән Сергей Малышев һәм Роза Кожевникова кебек талантлы каләмдәшләребез бер-бер артлы бакый дөньяга күчтеләр.
Алардан берникадәр алдарак кына Илдар ага Юзеевсыз калган идек. Татар әдәбиятына килгән мондый олы югалтулар эзсез генә үтмәстер: аларнын юклыгы һәрдаим үзен сиздерәчәк әле.
Сөенечләргә килгәндә Замана бер алдын, йөз мәртәбә артын күрсәтеп торуга карамастан, татар әдәбияты һаман хәрәкәттә, үсештә, яңарышта Мине ин куандырганы—сәләтле, иҗади яшьләрнен бер буыны пәйда булуы Ленар Шәех.
тотуым. Аларныи барысы да диярлек.*Идел* яшьләр үзәге оештырган «Иделем акчарлагы» бәйгеләрендә катнашып, лауреат булдылар Мин бу яшьләргә аеруча өмет баглыйм Ике корылтай арасында ижаггаш дусларым Марсель Галиев. Рканл Зәйдулла. Газинур Морат. Рәдиф Сәгъди. Зиннур Хөснияр. Вакыйф Нуриев һәм Камил Кәримнең, олпат остахтарым. күренекле каләмдәшләрем Рөстәм Мингалим. Батулла. Туфан Миннуллин. Әхсән Баян. Фәнис Яруллин. Лирон Хәмидуллин. Харрас Әюп. Фоат Садриевларнын яна китаплары басылып чыкты Аларны укып хозурландым Озакламый Марат Закир. Ләис Зөлкарнәй китапларын да укып тәэсирләнермен әле. дигән ышанычым бар. Кино сәнгате тернәкләнеп килә, шөкер' Мансур Гыйләжев. Батулла. Салават Юзеевлар бу өлкәдә азау ярдылар дип беләм Өлкән язучы-журналист Госман Гомәрнен әсәре буенча «Чия чебене- дигән кинофильм төшереләчәк, дигән күнелле хәбәр йөри Бирсен Ходай' Балалар драматургиясендә дә алгарыш сизелә: Хәбир Ибраһимнын Буа дәүләт театры сәхнәсендә бер-бер артлы ике спектакле куелды. Шәхсән, минем «Чәпаләй белән Тәпәләй» дигән әкияти пьесам Минзәлә театрында сәхнәләштерелде «Сынган беләзеге» белән менә ничә ел инде тулы залларны елаткан Рәдиф Сәгъди һәм яшь лраматург Илгиз Зәйниевнен дә балалар-яшьүсмерләрне күздә тотып язган әсәрләре-театрларыбыэ репертуарында Шагыйрь Рафаил Газизов -Мәгариф- нәшриятында нәшер ителгән «Бүләгем* исемле китабы өчен базалар әдәбияты буенча дөньякүләм булдырылган иң югары бүләккә— Г -X Андерсен исемендәге Халыкара диплом(а лаек булды. Болар сөенечләр түгел мени, ә?! Әлбәттә, сөенечләр! Боларга өстәп. Газинур Морат белән икебезгә узган ел М.Жалил исемендәге премия бирелүен дә әйтеп үтсәм әле
2. Проблемалар бар инде ул. бар. Алар иҗатта ла. тормыш-көнкүрештә дә хәттин ашкан дигәндәи Әдәбиятны гына алыйк Мин үзем - Г Кутуйнын «Рөстәм маҗаралары"н. Г. Гобәйнен «Маякчы кызы»н. Ф Кәримнен -Разведчик язмазары-н. М Юнмснмн «Занзибар—зәнгәр болытлар артында»сын. А Расихның «Бәхет орлыклары»н. /I Ихсанованын «Сарадан малайлары»)!. Р Хафизованын • Кирлемән»ен. Батулла әкиятләрен. М Хәсәновнын мажаразы понеегыарын. А Тимсргалиннын фантастик әсәрләрен укып үскән буын вәкиле Үзеңдә юкны кешедән таләп итү дөрес тә түгелдер, бәлкем.. Шулай да Бүгенге әдәбиятыбызда хәзерге заман баласы мөкиббән булып укырдай әсәрләр юк дәрәжәсендә. дип әйтмичә кала алмыйм. Нишләп юк сон андый әсәрләр'7 Балалар күнсленә ачкыч табалмаудан гынамы бу? Сәбәп нидә? Сатира-юмор өлкәсендә дә хә!ебез ахзәни мактанырлык түгел Ильф һәм Петровның «Алтын бозау»ына. «Унике урындык» әсәренә, үзебезнең Ф. Әмирхан сатирасына тиңләшерлек әсәрләрне әле лә булса иждт итә алганыбыз юк. Кем әйтмешли, талант җитенкерәмиме, әллә башыбыз бәләкәйме'' Проблема тирәндә яга. минемчә. Без сай җирдә йөзәргә өйрәндек һәм шул сай җирдә һаман да йөзгән булабыз. Эчкәрәк керергә, тирәнрәк урынла колачларга, төпкә чумып алырга куркабыз Жаныбызга Курку оялаган, димме Караңгылыктан да куркабыз. Яктылыктан да. Парадокс шәп әсәр язарга бик телибез, галант та бар, ничек язарга икәнлеген дә беләбез сыман, әмма Әйе, безнен белән атеге дә баягы Курку идарә итә. Минемчә, бөтен проблемаларның башы нәкъ менә шунда безгә Куркуны жинәртә кирәк!
1*нфә РАХМАН:
I. Сонгы елларда драматургиябездә, театр сәнгатендә үземне борчыган бик күп сорауларның һич югы азына булса да халыкның гына түгел, хәтта хөкүмәт җитәкче. 1әрснсн дә игътибарын юнәлтә алдым кебек, театрыбызның бүгенге торышы мәртәбате җыелышларда үзәк проблема рәвешендә күтәрелде Минем кочкә бастырып чыгара алган кечек кенә язмама каршы күләмле, шакшы телле күләмле мәкалатәр басылды, ана җавап йөземнән телетапшырулар оештырылды Шунысы сөенечле: әдәби җәмәгатьчелек, хәтта талантлы артистлар һәм режиссерлар да атарнын "социаль заказ рәвешендә башкарылганлыгын аңлады; җавап язарга, бәхәскә кушылырга курыксалар да. эшләрендә үзләренә
шалтыратып булса да рәхмәтләрен әйттеләр. Рәдиф Сәгъди, Искәндәр Сираҗи кебек кыю каләмле журналистлар, сәнгатькәрләр сәхнә, әдәбият һәм башка проблемаларны үткен куйган мәкаләләр белән вакытлы матбугатыбызны җанландырып җибәрделәр.
«Казан утлары» журналы кечкенә генә бәхәсләр клубына әверелеп бара, авыруынын, хәлсезлегенен сонгы стадиясенә кергән, икейөзле тәнкыйтьнең жан тәслим кылмавына күпмедер хезмәт итә. Күп кенә газета-журналларнын редакторлары тәнкыйть язмасын күрүгә үк, яисә фәлән темага языйм әле дип шалтыратуга ук, барыбер басмыйбыз, дип торган шартларда «Казан утлары» безгә ни дәрәжәдә кирәк! Кызганыч ки, ул да тәнкыйтькә урынны азрак бирә. Шул ук вакытта анын редакция коллективы үз тирәсенә матур телле каләмгә һәм акыллы фикергә ия авторларны туплавын дәвам итә. Тәнкыйди эчтәлектәге мәкаләләрне бастыра алмаган чорда һич югы әдәби әсәр аша укучы зәвыгын тәрбияләүче вакытлы матбугатка да рәхмәт күзе белән карый башлыйсын икән.
2. Татар тормышында актуальлеге кимегән бер генә мәсьәлә дә булса бар микән0 Бигрәк тә Россия сәяси шартларны үзгәртә барган заманда, милли республикаларның теләсә кайсы яктан хокуклары кимегәндә...
Актуальлекнең дәрәҗәсе, әлбәттә, төрле Әдәбиятта, анын тәнкыйть өлкәсендә дә кичекмәстән хәл ителергә тиешле проблемалар бар. Бүгенге көндә шуларнын ин мөһиме: тәнкыйтьнең махсус басмасын булдыру. Әгәр шул хәл ителсә, башка бик күп мәсьәләләрне үз тәртибендә чишәргә мөмкин. Болар—кыю мәкаләләр белән тәнкыйть утына алып, чын мәгънәсендә нәфис әсәр ижат итә ашаучыларны язучы исемен дәгъвалаудан ваз кичтерү: әдәби-тәнкыйди дебатлар, әнгәмәләр. фәнни бәяләмәләр яисә башка бер чара-юллар аша әдәби дәрәҗәгә, яисә премиягә лаек кандидатураларны ачыклау; Язучылар берлегенен тулырак әдәби елъязмасын атып бару; яшь тәнкыйтьчеләр тәрбияләү һәм башкалар
Тәнкыйтькә нисбәтле журналны яисә альманахны язучылар, әдәбият галимнәре һәм китапханәләр санынча дәүләт акчасына чыгару артыннан йөрергә иде Мин. үзем, мәсәлән, анда хәтта хезмәг хакы алмыйча яисә бик шартлы акчага эшләргә дә риза. Мәкаләләр тәмам редакцияләнеп электрон вариантларда китерелә алган заманда аның саннарын бер-ике кеше дә туплый ала. Моны кемгәдер акча түләп эшләтү дә журнал бәясен артык үстереп җибәрер дип уйламыйм. Аны кварталга бер чыгучы басма сыйфатында гына булса да күрәсе килә.
Юныс САФИУЛЛИН:
Туксанынчы елларда бөек идеяләргә хезмәт итүче әдәбиятны һәм сәнгатьне “чишендерү” башланды. “Поэт в России больше, чем поэт. театр—больше чем театр" дигән гүзәл канунның тамырына балта чабылды. Чит илләрдәге театрлардан үрнәк алырга чакыру башланды. Социалистик реализмны туздырып (ә бит анда гомумкешелек тудырган файдалы идеяләр дә бар иде), аның урынына беренче итеп эгоизм, комсызлыкны яклаган, әдәп тә оят калмаган әдәбиятны һәм икейөзле, ялганчы, ясалма сәнгатьне күтәрделәр. Режиссерларны тәрбияләүче остазлар да театр кешене тәрбияли алмый, милләт төшенчәсе ясалма нәрсә,
тоталитаризм иле тудырган бар нәрсәдән ваз кичик, сәнгать кешене якларга түгел, ә ялган матурлык белән «алдарга» тиеш диделәр.
Әдәбият һәм сәнгать тарихыннан хәбәрдар кешеләр беләләр, моңа охшаш чирләр элек тә булгалап торган Әйтик, театр дөньясында Кәрим Тинчуриннын Кутуй кебек футуристлар белән көрәше Бигрәк тә Крылов мәсате аша яхшы аңлашыла ул бәрелешнең асылы:
Талант чиксез шәп булса да.
Хәтта халык аңа кайчак сокланса да.
Файдасы булмагач илгә.
Кирәге бар аның, нигә?
Әйе, безнекеләргә дә Мәскәү һәм Питерда инде эпидимия төсен үк алган, кешедәге кыргый, түбән инстинктларны ачу, шуларга юл бирү кебек йогышлы 108
авыру йокты Безнен яшьләр дә баштарак кеше тормышы турындагы алы дөреслекне әйтеп бирү максатын шәхси тормышның һәр почмагына шакшы КУЛ белән тыгылу, •чишенү, ыштансыз калу.лар белән алыштырырга омтылдылар Бу авыру кайдадыр жинелчәрәк, тизрәк үтсә, кайсындадыр озагракка да сузылгалады Әйтик. Самара шәһәрендә күптән түгел Әлмәт театры гастроленә карата чыккан -Театрдан биздерүче театр* дигән тәнкыйть мәкаләсе шуна мисал була ала Ә менә Г Камал театрынын баш режиссеры бар вөжүде белән эхләнүләргә чумгангамыдыр -империя грипыннан» тизрәк котьшлы Бик тырышканда кемгә лә бәйләнеп була, әмма анын еллар буе артистлар укытуын, унсигез яшьлек драматург тәрбияләп бирүен ин - ин моһиме, яна режиссерларны, да үзебездә үстерә башлавын кем кире кага алыр икән? Шулай да, Фәрит Бикчәнтәевнен Марсель абый югарылыгындагы режиссер икәнен танырга теләмәү бар Ф Бикчәнтәевнен әүвәлге драматургларның әсәрләрен дә Мәскәү. Европа тамашачысы сокланырлык итеп куюын ничек күрмәмешкә салышып була икән9 Хәер, режиссураның чын кочен аңламаучылар да шактый гына. Әнә. Түбән Новгородтан килгән язучы Т Миннуллин әсәре «Дивана»ны карагач «Звезда Поволжья' галетында автор һәм артистларны гына күккә чөеп мактый, ә режиссерның алты ай буе эшләгән эшен бөтенләй күрми М Сәлимжанов гомер буе чит илләргә чыгар өчен тартышты, ә Фәрит остазы эшен дәвам итеп театрны инде берничә чит илгә алып чыкты, хәтта Лондонда булдылар. Лондонда Фәрит режиссурасындагы -Телсез күке- әнә инглиз режиссерында да кызыксыну уятты Шәт, иншалла, татар драматургы әсәре чит ил сәхнәсендә дә куелыр. «Яна татар пьесасы» дигән бәйгенең лә Фәрит тарафыннан дөньяга чыгарылуын онытмыйк. Анын жюриенда утырганда шуны күрдем, пьесалар елдан-ел яхшыра, бәйге үз эшен эшли. Бу зур омст.тәр уята Язучы буларак күңелемә тагын да зуррак өметне Язучылар берлегенең рәисе Илфак Ибраһимон китерде Ул күпне күрә, күпне эшләргә көче житә Хәтта мине лә эш белән күмде Кыска гына вакытта «Акмулла», «Г Ибраһнмов», «Т. Әйди* дигән теагралыәшкән тамашалар яздырды.
Соңгы елларда Илгиз Зәйниев, Равил Сабыр, Шамил Фәрхстдинов кебек яшь драматурглар берлеккә алындылар Равил Сабирны 2004 елда конкурска катнашкан чакта ук «Зсмфира»сы белән хәтерләп кашан идек һәм менә алар Ләү ип Бәлрисн белән бергә талантлы «Хәят» спектаклен тудырып Чаллы театрына уныш китерделәр. Әйе, талантлы һәм чагыштырмача яшь драматургларыбыз янәшәсенә алардан да яшьрәкләрнең өстәлүе драматургияне тагын да куәтләндерә Шулай ук, яшь һәм әзерлекле театр белгече Нияз Игьламовнын үсеп житүсн дә драматургиябез!ә шифалы жил исә башлады дин кабул итик Ә бит. әйбәтләп карасың, ул егеттә Фәрит Бикчәнтәевнен алга карап эш итүе нәгижәссндә мәйданга чыкты.
Яшьләр театрының баш режиссеры Ринат Әюпнен эшчәнлеген дә юкка гына мактамыйлар. Гажәеп тыйнак, намуслы, ээләнүчән егет Традицияләрне бик жимерми генә яңартып, яна исемнәр таба-таба, милләтебезгә тугры хезмәт итә Әмма ул бүгенге көндә хатыны белән кечкенә генә бер бүлмале хрушевкада яшәп ята икән Режиссерлар юк ләрәжәсенлә либез, ә үзебез аларны шундый мескен шартларга куеп тилмертәбез Аларнын хезмәт хакы да бик аз лвбаса
Әлмәт театрына Гали Хөсәенон кебек фидакарь режиссер Ильяс Гәрәевнен килүе дә драма гурт лар күңелен күтәрерлек вакыйга. Театр аны үз итсә, алар кабат күтәрелер иде. Бик талантлы коллектив бит югыйсә
Гел күңелне тырнап торган бер нәрсә бар ул театр белгечләренең сафы нык сирәгәю. Инде Буа геатры кебек яна театрлар ла туган чорда Рәүф Игыамов белән Назыйм Ханзафаровларнын житди аурып сафтан чыгулары театр тәнкыйтен йомшатты. Хәзер спектакльләргә эстетик анализ ясаган рецензияләр ахзә ншә бер генә языла Чын белгечләр булганда, алар театрларны да игътибарда тотарлар, драматургиягә дә зур файда китерерләр иДЕ.

Реклама