Логотип Казан Утлары
Хикәя

ШАЯН ХИКӘЯЛӘР


«Батырлык өчен» медале
Озак уйлана торгач. Рафис, нинди дә булса батырлык эшләргә кирәк дигән
нәтижәгә килде. Их. батырлык эшлисе иде дә. «Батырлык өчен* дигән медальне
тагып авылны бер әйләнәсе иде! Олысы-кечесе исе китеп «Рафис батыр үтеп
бара»,—дип калыр иде. Ә классташы Зөлфия. Рафиска карашын төптән
үзгәртеп, бердәнбер көнне урамга йөгереп чыгар иде дә. медаль тагып үтеп
баручы Рафиска чиккән кулъяулык биреп, оялуын яшерә азмыйча,
кызарынып, өенә кереп югалыр иде. Зөлфия, юкка гына Рафистан көлеп
йөрисен син, үкенерсен әле менә!
Ләкин «Батырлык өчен* дигән медальне алу алай жянел түгел икән шул.
Күпме генә уйласа да, нинди батырлык эшләргә кирәк икәнлеген төшенә
алмады Рафис. Аптырагач, җиденче класска җитеп, беренче тапкыр үт теләге
белән китап укырга булды. Бәлки, анда батырлык эшләү серләре язылгандыр.
Таушалып беткән «Герой пионерлар» лигән китапны кулына алып, йотлыгып
укырга кереште ул. Тә-ә-к Паалик Морозов дигән малай ашлык яшергән әтисен
силсәвиткә әләкләгән. Рафис, куанып, әтисе ындыр табагыннан чәлдергән бер
капчык арышка күз сирпеп алды Ләкин әтисенен ике метрлы буен һәм бер
потлы гер чамасы йодрыгын искә төшергәч, башына килә башлаган уйдан бик
тиз кире кайтты Т-ә-ә-ә-к, тагын бер герой нимесләр утырган поездны Днепр
елгасына озаткан «Жазке. безнен поездларда нимесләр йөрми*.—дип тимер юл
ягына карап уфтанып куйды Рафис
Кәефе төшкән малай икенче китапны кулына алды Менә болары
заманчарак батырлыклар эшләгән. Берсе янгыннан нәни кызны күтәреп алып
чыккан, икенчесе суга батучыны коткарган
Рафис, көне буе авылны әйләнеп йөргәннән сон. су буена килеп утырды
Көннең кон буена авылда бер генә янгын да булмады Елгада да бала -чага
кырыйда гына мәш килә. Хет берсе ярдәм сорасын Шуна да Рафисның
медальдән өмете тәмам өзелде
Байтак кына утыра торгач. Зөлфиянең чиләк-көянтә күтәреп чишмә
буеннан кайтып килүен күреп алды ул. Елга аркылы салынган басмадан үтеп
баручы классташына сокланып карап торганда, малайнын башында секунд
эчендә менә дигән план туды Иртәгә Зөлфия тагын суга төшәчәк! Әгәр дә
басманын ике-өч тактасын урталай сындырып, жинелчә генә беркетеп куйсаң,
батырлык эшләргә менә дигән җай чыгачак. Берничә көннән Рафисны
•телевизордан күрсәтәчәкләр, аның түшенә медаль таккан рәсеме газета-журнал
битләрендә балкып торачак Журналистлар Рафистан «Сез ничек
тормышыгызны куркыныч астына куеп, иптәшегезне коткарырга
булдыгыз?»—дип сораячаклар. Ә ул аларга. китапта язылганча: «Минем
урынла һәркем шулай эшләр иде*.—дип җавап бирәчәк
Икенче көнне Рафис кичтән планлаштырылган «басма төзә тү* эшләрен
эшләп куйды да, Зөлфияләр ягыннан килә торган сукмакны караштыргалап,
куаклар тирәсендә таптанды. Классташы озак көттермәде. Малай аны күрүгә
эчтән генә үзен батырлык эшләргә әзерли башлады. Ләкин шул вакытта
икенче яктан Рафисның дусты Илһам да күренде. Ул кулларын болгый-
болгый:
—Рафи-и-с! Рафис дим! Әтиен Казаннан сәпит алып кайткан! Кызыл
төстә!—дип кычкыра иде.
Малай дөньясын онытып өенә йөгерде. Елга аркылы салынган басмадан
чапканда аның аягы астында җир убылып киткәндәй булды. Басмадан түбән
очканда гына ул үз тозагына үзе эләккәнен төшенде. Суга төшкәч, каушаудан,
йөзү хәрәкәтләрен дә онытты..
Күзләрен ачып җибәрсә, яр буенда, чирәм өстендә ята, Зөлфия исә анын
өстенә менеп атланган да, әле Рафисның йөрәк турыс ына баскалый, әле аны
унлы-суллы янаклый иде. Авыртуга түзә алмаган малай сикереп торды да,
бөтен ачуын бергә туплап:
—Нигә сугасын?! Минем аркада хәзер медаль алачаксын бит!—дип
Зөлфиягә дә, Илһамга да үпкәләп, өенә кайтып кигге.
Килешү
Кара Чыпчык мәктәбе директоры Наил Галиевич кабинеты буйлап арлы-
бирле йөренде. Тиздән аның бүлмәсенә Гыйниятуллин үзе киләчәк! Жинел
генә бирелми шул мондый эшләр. Аны мәктәпкә китертү өчен директорга
бөтен педагогик талантын, психология өлкәсендәге белемнәрен һәм тәмле
телен эшкә җигәргә туры килде. Һәм менә, озакка сузылган сөйләшүләрдән
соң, Гыйниятуллин мәктәпкә киләчәген белдерде. Наил Галиевичнен бөтен
ышанычы шушы очрашуда. Чөнки бу көннәрдә мәктәптә мәгариф бүлегеннән
килгән комиссия эшли. Ә Гыйниятуллиннан күп нәрсә тора. Әгәр дә Наил
Галиевич аны ждйлый алса, район мәгариф бүлегеннән генәме,
министрлыктан килгән комиссияләр дә куркыныч түгел, барысы да ал да гөл
булачак.
Директор зур портфеленнән әфлисун, мандарин, банан, ананас һәм башка
тәм-томнар чыгарып өстәлгә тезә башлады. Шулчак ишек каккан тавыш
ишетелде, кабинет ишегендә җиденче «А»дан Миләүшәнең башы күренде:
—Наил Галиевич, мин Гыйниятуллиннан. Ул сезгә очрашуның ярты
сәгатькә кичектереләчәген хәбәр итеп, гафу үтенде. Көтәрсез бит?
Көтмиме соң! Ярты сәгать түгел, ярты тәүлек көтәргә дә риза, очрашу гына
нәтиҗәле узсын.
Нәкъ ярты сәгатьтән бүлмәгә Гыйниятуллин килеп керде. Өстәлдәге тәм-
томнарга борылып та карамады ул.
—Сез мине нигәдер күрергә теләгәнсез бугай,—диде Гыйниятуллин
йомшак кәнәфигә утырып, бер аягын икенчесе өстенә ыргыткач.
—Беләсезме, кем...—дип тотлыга калды директор.
—Рамил Фәритович!
Әйе, гафу итегез, онытып торам, Рамил Фәритович Ишеткәнсездер инде,
мәктәбебездә комиссия эшли. Ә мондагы хәлләрне сезгә сөйләп торасы юк:
бишенчеләр Сания Гатаулловнаны санга сукмый. Алтынчының кызлары
ашханәдә борчак боткасын ашаудан баш тарталар, имештер, калориясе күп,
фигураны боза. Җиденчеләр дәресләргә салкын карый, сигезенчедән бер
төркем малай мәктәп ишегалдында ук тәмәке тарта. Ә сигезнең кызларына
тугызынчы класс малайлары көн күрсәтми—гел чинаталар шуларны.
Өлкәнрәк классларны сөйләп тә тормыйм. Рамил Фәритович, туктатырга иде
бит бу мәхшәрне, вакытлыча гына булса да. Тикшерү бара бит!-директор чүг
кенә елап җибәрмәде.
Ун ел мәктәп юлларын таптап, быел, ниһаять, җиденче класска җиткән
Гыйниятуллин мыегын сыпырып куйды да. хәйләкәр елмайды:
—Сез, Наил Галиевич, бик күп нәрсә сорыйсыз Менә без—укучыларнын да
сезгә сораулары, теләкләре бар. Безнен таләпләр үтәлгән очракта гына бе з сезгә
булышачакбыз.
—Нинди таләпләр ул?
—Беренчедән, ашханә мәсьәләсе: коймакны нигәдер тәлинкәгә өчне генә
салалар, без шул ук бәягә кимендә бишне таләп итәбез. Вак бәлеш мәктәп
ашханәсендә 5 сум тора, ә күрше йортта урнашкан ашханәдә нигәдер 4 сум 50
тиен генә. Укучылар 50 тиен экономия өчен тәнәфестә кышкы суыкларда да
шунда чабалар. Салкын тидереп дәрес калдыралар, нәтиҗәдә уку-укыту
процессына зур зыян килә Шуннан чыгып, без вак бәлешнең бәясен 4 сумга
кадәр төшерүне сорыйбыз. Аннары, белгәнегезчә, мин мәктәпкә күрше авылдан
килеп унышлы гына укып йөрим Нәни авылдашларым мәктәп интернатында
яши һәм кичләрен җитмеш дүртенче елгы «Рекорд» телевизорын карап
утырырга мәҗбүрләр XXI гасырда нәни балаларга аклы-каралы телевизор
каратырга ничек оят түгел сезгә?!—дип. Рамил директорның күзенә туры
карады.
Гыйниятуллиннын усал карашыннан тегесе егылып китә язды:
—Ярый, бу проблемаларны иртәгә үк хәл итәрбез,—дигән сүзләрен дә.
мангай тирен сөртеп, көч-хәл белән әйтә алды.
—Яхшы Мин дә куйган мәсьәләләрне бүген үк хәл итә башлармын!— дип.
Рамил зур гына алманын яртысын «шарт* итеп кабып алды.—Килешүне берәр
нәрсә белән ныгытып куймыйбызмы?—дип директорга күз кысты
Директорның йөзе яктырып, яшәреп китте. Шкафларның берсен тиз генә ачып
җибәрде
—Була ул, Рамил Фәритович! Кызылнымы, акнымы?
—Ә сарысы беттемени!
—Сез дигәндә сарысын да табабыз,—дип. директор зур канәгатьлек белән
өстәлдәге бокалларны тутырып салды
Килешүне шулай «фанта» белән беркетеп куйгач, бүлмәдә янадан Миләүшә
пәйла булды. Аны күрүгә, классташы үз башына үзе сугып
—Ә-ә-ә, онытып та җибәргәнмен,—диде —Наил Галиевич. тагын бер
мәсьәлә бар икән Миләүшә—классташым, эшләремдә ярдәмчем Ә Фәния
Эскәровна аналитик, синтетик җөмләләре белән анын акыллы башын катыра
Берәр төрле хәл кыласы иде бит?
Директор бераз ияген ышкып торгач:
—Нәрсә дә булса уйлап табарбыз,—дияргә мәҗбүр булды Миләүшә, моны
ишетүгә, Гыйниятуллиннын битеннән үбеп алды да, алар кулга -кул
тотынышып директор бүлмәсеннән чыгып киттеләр
Озак кына уйланып торды Наил Галиевич Аннары тәрәзә янына килеп
мәктәп ишегалдына күз салды. Гаҗәп, анда бер генә малай актыгы да тәмәке
көйрәтеп йөрми иде Димәк. Гыйниятуллин эшкә керешкән. Директор да.
телефонны алып, укучыларнын таләпләрен үтәү өчен тиешле күрсәтмаләр бирә
башлады.