Логотип Казан Утлары
Публицистика

ХӘРӘКӘТТӘ—БӘРӘКӘТ


«Казан утлары» журналының баш мөхәррире Равил ФӘЙЗУ.ЪШНнын «Идел-Пресс» басмаханәсе генераль директоры Ислам ӘХМӘТҖАНОВ белән әңгәмәсе.
Р. ФӘЙЗУЛЛИН. Хөрмәтле Ислам әфәнде' Хәтерчиссздер. 1997 елны, ягъни моннан II ел элек матбугатыбыз хәлләре турында әңгәмәләшкән идек, һәм у 7 әнгәмә журналыбызда матур итеп басылып га чыкты Сез ул елларда Татарстан Республикасының Мәгълүмат һәм матбугат министры идегез Хәзер сез •Идел-Пресс* ААЖнен генераль директоры һәр вазифаның уз аиыршты. уз жтапчычыты Мина качса, хәзерге эшегез зурчыгы һәм жлвап.чы.чыты ягыннан элеккегесеннән һич тә кнм туте.’т бәлки, артыграктыр да әче Сез— Китап дигән зур дөньянын безнең республикадагы короле •Идел-пресс• полшрафия һәм нәшрият комплексының эшчәнлеге турыңча укучычарыбызга беркадәр мәгълүмат бирсәгез икән
И. ӘХМӘТҖАНОВ. "Идел-Пресс" исемен ишеткәч кызык булып китте алс Чит калалардагы заказчыларыбызнын бөтенесе диярлек безне “Идеал Пресс" дип йөртә, хатларга да шулай язалар. Үпкәләмибез, киресенчә, "Идеал" булырга язсын дигән омет белән яшибез
“Идел-Пресс" СССР таркалганчы ук илдәге иң дәү ун нәшрият исемлегеңдә йөрде Ә бүгенге "Идел Пресс"-120 (') исемдәге гәжит-журнал, ел саен 9-10 миллионлап китап дигән сүз Альбом, буклет, дәфтәр ишеләрснен исәбе-хисабы да юк Болайрак әйтеп ялгыштым кебек, өреп тутырылган саннар белән мавыкканыбыз юк анысы, һәр нәрсәнең исәбе дә бар. хисабы ла Ютыбызның дагалы икәнлегенә ишарә рәвешендә бер сан: кон саен 2 миллион сумга якын бәрабәр рухи азык "пешерәбез" Үткән ел 40Х миллион сумга җиткән Чамалыймсы з, начар сан түгел бу' Җитмәсә ел саен 25—30 миллион өстәлеп бара Төп партнерларыбы з кемнәрме ' Иң әүвәл үзсбсэнсксләрне Татарстан китап нәшрияты белән "Мәгариф" нәшриятын атап узарга тиешмен Мәскәүдәгс 22 нәшрият әзерләгән китапларда "Казанда басылды" дигән мөһерне күрергә мөмкин Екатеринбургтагы. Башкортстан. Самарадагы коллегаларыбыз белән мөнәсәбәтләребез нык Якут телендәге әлифбаны да басабыз, чечен китаплары да безгә ят түгел Безлә эшләүчеләрнең һәркайсы уч төбендә йөртерлек кеше, зат-пирут йөреп чалбар
4* 90
туздыручылар бөтенләй юк. Алар булдыклылыгы белән предприятие бәрәкәтле үзгәрешләр кичерә—яна җиһазлар ала. полиграфистлар әзерли (югары белемле полиграфистларның җитешмәве элек-электән булган проблемалар арасында ин тенкәгә тигәне), туасы көннәр хакына фикри җегәр туплый..
Ибен-жаен белеп эшләгән хезмәт кешесенен мәнфәгате һәрчак үзәктә булды. Бүгенгә айлык уртача эш хакы 13 мең 679 сум. Ел ахырына кадәр анын тагын берәр меңгә артачагына һич шигем юк. Әбәтләп алу өчен көн саен утызар сум акча бирелә. Үзебезнең врач, шәфкать туташлары бар. Телисен икән, спорт залында шөгыльлән! Эшкә автобус китерә, автобус кайтарып куя. Һәр жирдә чәчәкләр, ял итә торган бүлмәләрдә аквариум, тутый кошлар Жан кайнарлыгын салып эшләгәннәргә әйтелгәннәр аз, бик аз әле. Эш кешесе бернәрсәдә дә мохтаҗлык күрергә тиеш түгел—бу безнең өчен доминат идея.
Р.Ф. Илкүләм эзлекле гомумбер идеология булмаса да, рух дөньясы инерт халәт кичерми. Без теләгәнчәме, юкмы, тормыш барыбер дәвам итә Әңгәмәләшкәннән сон үткән еллар эчендә яшәвебездәге вәзгыять нык үзгәрде. Язучыларның хезмәт нәтиҗәсе булган әдәби әсәрләргә (бу очракта аны китап дип атыйк) дә мөнәсәбәт үзгәрде. Китапны хәзер дә Галиҗәнап Китап дия алабызмы'’ Сезнеңчә, җәмгыять тормышында Китапның роле ничегрәк хәзер? Бәһасез хәзинәме ул, әллә беренче чиратта, товармы9 Сүз, әлбәттә, яхшы китаплар турында бара.
И.Ә. Китап ул борын-борыннан могҗиза булды һәм, иманым камил, киләчәктә дә шулай булып калыр. Китап сине исертергә дә, айнытырга да мөмкин Утызынчы елларда кино һәм илленче елларда телевидение барлыкка килгәннән сон да “Китапның киләчәге бармы?" кебегрәк сораулар туганлыгын беләм. Белгеч- галимнәрнен ничәмә-ничә еллар дәвамында альтернатив ягулык тирәсендә ду-чат килеп бәхәсләшүләре һәркайсыбызга билгеле. “Бүген-иртәгә" кебегрәк вәгъдәләр хәйран, ә автомобильләр, элеккегечә, бензин “ашый"
Кәгазь китапның киләчәге өметсез дип тәкърарлаучылар белән һушымнан язганчы бәхәсләшергә әзерләп. Электрон китапларны да, аудио китапларны да хурларга җыенмыйм. Әмма, инде әйтеп узганымча. Галиҗәнап Китапны беркайчан да бернәрсә дә алыштыра алмастыр. Кулына алуга хисләнә башламагач, геройлары белән кайгырмагач-сөенмәгәч, күңеленә хуш җирләрен каита-кайта укымагач, шушы да булдымы китап уку! Укый-укый черемгә китеп баруларны, бакчанын күләгәле почмагында кичке тынлыкка сыенып уку ләззәтен аудиокитап алыштыра алыр дисезме? Хаталанмыйк. Минем өчен пунктуациянең нинди булуы да кыйммәт Нокталы өтер белән күп нокталарны үз күзләре белән күреп хозурланучылар да бер мин генә түгелдер Еллар тузанын кага-кага уку тәмен Интернет бирә аламы икән? Дөрес аңлый күрегез. Интернет, электрон китапханаләргә дә күсәк күтәрергә җыенган кеше юк. Аларында мәгьлүмати-белешмә әдәбият, сүзлекләр туплансын Тормыш сынавын узганнары, әлбәттә.
Китапка күпме генә мәдхия җырласак та. китап укудан берникадәр читләшү үзен сиздермичә калмый. Әмма “аһ” орырга, “укымыйла-а-ар" рәвешендә чан кагарга иртәрәк әле Рәсәйгә, йә булмаса, татарларга гына хас чир түгел бу. Юккамыни инглизләр: яшьләрнең Шекспирда гамьнәре юк, рухи яктан гарип бу лып үсатәр түгелме соналар, дип парламент мөнбәреннән кызып-кызып бәхәсләшаләр Франциядә француз телен коткару (әйе-әйе нәкъ менә шулай) максатында оешкан гомуммкшш комитет эшли. Алманиядә булганда дәүләтнең балаларда китап уку теләген үстерү өчен ел саен 4 миллион евро акча бүлеп бирүен ишеткән идем Ә американнар бәйге оештырганнар! Ниндинеме? Балаларның китап укыл йоклап китү бәйгесен. Галиҗәнап Китапның киләчәге хакында сөйләүче мисаллар түгелмени болар?
Р.Ф. Сезнсн кабинетның албүлмәсе стенасында төрле-төрле дипломнар, Макта> кәгазьләре, бүләкләнү ту рында Указлар эленеп тора Т)р бүлмәдә дә ул призларнын сыннары, медаль-билгеләре җитәрлек. Алар хезмәттә ирешкән унышларнын символлары бит инде. Кайсылары аеруча кадерлерәк?
И.Ә. Ин әүвәл диплом, йә булмаса мактау кәгазьләренә кагылышлы бер нәрсә сөйләп узыйм әле. Ел төгәлләнергә берничә ай кала берләшмә-предприятие җитәкчеләре исеменә Мәскәүдән. Санкт-Петербургтан, хәер, алай гынамы.
кайчагында Кейптаун. Сидней кебек калалардан затлы ялтыравык кәгазьләргә аттык буяулар белән басылган чакыру-тәкъдимнәр "ява" башлый Сиднейдан җибәрелсә дә урысча язылган булыр алар, һәркайсында диярлек "игезәк сүзләр Мөхтәрәм фәлән иптәш фәләнов! Сез җитәкчелек иткән предприятие сонгы берничә елда икътисади яктан нык сикереш ясады, илкүләм шөһрәт казанды Безнен халыкара үзәк Сезне 2007 елнын ин яхшы компаниясе дип таный һәм Маскәүнек Президент- отелендә узачак тантанага чакыра " Утсыз, төтенсез, кинәт ялкын' Күзгә бәрелми генә урталыкта атлап кил дә. көннәрдән бер көнне илкүләм танылу ат әле син' Билләһи, башларын әйләнеп китәр Тагын бер нәрсәне әйтеп китү зарур Ялтыравык кәгазьнен икенче ягында ваграк хәрефләр белән диплом белән медальнең, тантанада авыз итәсе шампаньнын 2978 еврога төшәчәге күрсәтелгән Рәсәй акчасына әйләндерсәк 110 мен сумнарга тарта түгелме сон әле бу° Халыкара хезмәттәшлекне үстерү юнәлешендә эшләүче 35 сессия Лондон—Нью-Йорк-Сан-Франциско— Гавай—Токио маршрутын тәкъдим итеп 790.000 (!) сум сорый Янәсе, алтын орден белән мактау дипломы өчен Һәм әзрәк арканны кыздырып алу хакына, атбәттә Хәләл җефетеңне дә ияртергә ниятләсән. әлеге бәһане икегә тапкырлап куй Узган елнын сонгы берничә аенда без шуна охшаш 22 тәкъдим-чакыру аллык Дан тагарагыннан берәр калҗалы кисәк зләктереп калырга теләүчеләр беткәндер дигән фикердән ерак торам мин Шулай булмаса. әледән-әле гәжит битләрендә кемнәрнеңдер "дөньяның ин мәшһүр заты". "Рәсәйнен ин күренекле җитәкчесе дигән исем алуларга кагылышлы хәбәрләргә юлыкмас илек Шөкер, итәк астыннан дан сагып ятучылар белән безнен беркайчан ла алыш-бирешебез булмады, күптән мондый күз буяуларга ясин чыгылган
Ә безнен албүлмәдәге диплом-мактауларга килгәндә шуны әйтә алам аларнын берсен дә ифрат зур акчага да сатып алып булмый Әйтик. "Рәсәйнен мактаулы салым түләүчесе” дигән диплом Әгәр син салымнарыңны көннекен көнгә түләп бара алмасан. моның ише бүләкләр хакында хыялыйны җылытып йөрергә мөмкинме сон.” Мәгълүм ки. республика җитәкчеләренең рәхмәт хатларын ла сорап алып булмый Дин әһелләренең дә күзгә төтен җибәреп утырганын ишеткәнем юк Сабан туйларын оештыруга өлешебез кергән, милииия белән багланыш ныгыган дипломнар болар һәм күп нәрсә хакында сөйли Күптән түгел Рәсәй күләмендә "Нәшрият һәм полиграфия өлкәсендә тармак әйдәүчесе” дигән диплом тапшырдылар. Акча түләп түгел, мангай тирен түгеп алдык Сонгысы булмастыр шәг.
Р.Ф. Казансуы буендагы сез һәм без бергә-бергә эшләгән * Идел-Пресс» бинасы төзелгәнгә дә кырык елга якын гомер узды Ссзнсн дә гомернең баигак епары биредә эшләп үтте Инде без дә олыгайдык, шулай ук. бина да •картайды» »Идс. / Пресс• территориясе тирәсендә яна бина-корпуслар төзү планнары юкмы ' Баумандагы Матбугат йортыннан нәшриятлар, редакцияләр кайсы кая таралып беткәч, матбагаларны бер үзәккә туплау уе күпләрдә бар Бәлки, аларны •Идет Пресс» тирәсенә җыю кулайдыр'' Бу хакта Сез ничек уйлыйсыз?
И.Ә. Магёугат йортыннан башлыйк әле җавапны Анын гөп хуҗалары китап нәшриятлары шәһәр чигенә "башка чыккач". “Мәдәни җомга” гәҗите безгә- "Идел Пресс ка йортка кергәч", аннан килеп, мәркәзебездәге ин дәү китап кибетенә йозак эленгәч, мина калса. Бауман урамы гармунсыз авыл, сандугачсыз урман шикеллерәк булып калды Бер чаты китек анын хәзер Башкаланың рухи кәгъбәсенә менә тортан атаклы баскыч төбендә гөлдерәп гәп коруларны, исемнәре дәреслекләргә кертән каләм ияләренсн тәмәке көйрәтүләрен дә күрмисен инде Баумандагы олы күченешнең шаукымы безнен тарафларга ла килеп җизен кон аралаш диярлек, озын колаклар аша. кемнәрнедер кушалар икән, кемнәргәдер үз хәлләрен үзләре күрергә тәкъдим ителгән икән ише сүзләрне ишетә башладык Жае КИЛГӘНДӘ, безнен гел төбендә нәрсәләр ятканлыгын белешеп алу зарызз да әйтим Әлеге мәсьәләдә ашыгу каударлану килешмәс, җндс кат үлчәгәннән сон гына култа кайчы алу хәерле булыр, дидек Белүемчә, хәзер хөкүмәттә Иде т Пресс”ны кинөйтүнсн берничә варианты карала Бсрснчссенсн төп идеясе тәҗнт журнал редакция зәре урнашкан ундүрт катлы бина күршесенә анардан да бнс1рәк икенче бер корпус күтәреп, кзтләчәктә изәһәрзтен төрле почмакларына сибелгән барча редакцияләрне бер түбә астына туплаудан гыйбарәт Ә хәзерге бина
сүтеләчәкме, дип сорарсыз. Сүтелмәс дип уйлыйм, шәпләп-сипләп янартылыр, аннары инде мондый бинага хужа табылмый калмас. Икенче тәкъдим “Ак Барс банк"ы белән бәйле. Ул төп инвестор (акча чыгымын үз җилкәсенә алучы дип аңлыйк) сыйфатында эш итеп, типография ягын элекке “Тасма" берләшмәсеннән бушаган мәйданнарга—“Химград" шәһәрчегенә күчерергә ниятли Ә редакцияләрнең “Ак Барс банк”ынын бүгенге төп бинасына (элеккеге Яшьләр үзәгенә) күчү ихтималы бар. Сезнен белән әңгәмә корып утырган дүрт гектарлы мәйданнарда банк хуҗалыгы булыр дип фаразлана Бүгенге проектларның берсенә дә соңгы нокта куелганы юк Бизмәндә дистәләгән коллективларының язмышы Әйткәнемчә, мондый эштә кабалану кирәкми.
Р.Ф. Әлбәттә, зур хуҗалык җитәкчесенең вакыты бик чикте Шулай да. Сез. галим-журналист буларак, кайбер әсәрләрне күздән кичерәсез дип уйлыйм. Бүгенге татар әдәбиятында яратып укырлык әсәрләр бармы ? Нинди жанрлар Сезгә якын? Гомумән, татар әдәбияты, анын үткәне, бүгенгесе, киләчәге турында берничә сүз.
И.Ә. Берьюлы биш сорау юлладыгыз, кыскача гына җавап биреп булырмы Хезмәтем матбугат, китап басу белән турыдан-туры бәйле булганга үзебездә дөнья күргән әсәрләрне хәлдән килгәнчә укып барырга тырышам, кайбер шигырьләрне хәтта куен дәфтәренә дә күчереп куям. Беләбез ки, бүген күп языла, әмма аз укыла торган заман. Һәр укылган әсәр хәтергә уелып кала димәс идем. Үземә тарихи романнар, документаль чыганакларга нигезләнеп язылган мәгълүматлы әсәрләр ныграк ошый Чын мәгънәсендә матур әдәбият кануннары белән ижат ителгән мәхәббәт повестьларын да көтеп алам. Яшьлегебездә китаплары кулдан төшмәгән Г. Әпсәләмов, Ә. Еники, М. Әмир, Ф Хөсни. Н. Дәүли, М. Мәһдиев, Г Афзал кебек мәшһүр шәхесләр юлын дәвам итәрлек язучыларыбыз аз түгел. М Хәбибуллин, Ф Садриев. Ф Бәйрәмова, К. Кәримов. В. Имамов, М. Әмирхан романнары нәкъ менә бүгенге укучы өчен һәм киләчәккә атап язылган дип. икеләнмичә әйтә алам
һәр үткән гасыр әдәбият тарихына яна мирас өстәп тора. Ләкин һәр язган әсәр мирас булып кала алмый. Әйтик, узган гасырның 90 нчы елларга чаклы өлешен алып карыйк. Хәтерем ялгышмаса, ул чорда 170ләп татар язучысы бар иде Күпчелегенең кулдан каләмне төшермәвен беләм. Иҗатлары өчен орденнар алган, мактаулы исемнәр яулаган, Дәүләт премияләренә лаек булган язучыларыбыз күп иде Кызганыч, без инде ул шәхесләрнең күбесенең исемен онытып барабыз, өебездә сакланган калын-калын китапларын Хәйрия елында авыл китапханатәренә илтеп тапшырдык. Бүген безнең рәсми рәвештә теркәлгән ЗООдән артык язучыбыз бар. Киләчәк шуларнын күпмесен хәтеренә теркәп калыр?
Мине бер тенденция сагайта—тарихи романнар язу модага керде түгелме? (Мин инде милииия хезмәтеннән алып язылган бер генә детектив әсәрне дә үзәккә алып сөйләшә алмыйм, гафу итәрсез, алар бездә басылган “ширпотреб”ны хәтерләтә). Нурихан ага Фәттах исән чагында кайда булган алар? Үсеп җитмәгәннәр—яшьрәк булганнармы? Алай дисән, тарихи романнар “коеп" торган бүгенге әдипләребез арасында өлкән яшьтәгеләр дә бар. Каләм белән язарлык, цензурасыз, фикер ирегенә ирешердәй кыю заман җитмәгән булган, диярсез. Әйе, килде ул кыю заман. Ә кая сон кыю тарихи әсәрләр? Бөтен булганы игезәкләр кебек охшаш, ханнар ызгышы, бозык гыйшык, рус дәүләтенә яраклашу һәм тиранлык стихиясе белән булган таныш вакыйгаларның компилятив варианты. Күренеп тора ки, материалларның архивларда саклана торган байлыкларга мөнәсәбәте юк, ә зыялы укучы әллә кайчан укып чыккан жиде-сигез букинистик китаптан гына алынган
Нурихан Фәттахнын Сез җитәкләгән басмада узган елнын ахырында басылып чыккан “Аклан" романын гына алыйк. Ул төгәлләнмәгән килеш калган Борын- борын заманда Жир шарында тик бер генә—Аклан иле (Атлантида) дигән ил генә булган, анын халкы безнең борынгы бабаларыбыз һәм алар бары тик төрки телдә генә сөйләшкәннәр. Ә бит роман моннан 40 ел элек язылган. Йә, шул чор өчен кыю фикер түгелме бу?!
Тагын бер тенденция борчый. Матур әдәбият кысрыкланды. Чәчмә әсәрләргә публицистика үтеп керде Калын-калын романнар үзенең күләмен югалткан очеркларны хәтерләтә. Автор вакыйгаларны тормыштагыча сөйләп чыга да янгыравык исем куя. Ә сурәтләү чаралары, сюжет, образлылык турында бөтенләй оныта. Андый романнар һәм повестьлар тиз ялыктыра. Минем "Тан җиле” (Фоат
Салрисв). Ком сәгате (Камил Кәримов). “И. кылгам догам минем" (Марат Әмирхан) кебек романнар укыйсым килә
Авторларыбыз арасында хатын-кыхтарнын күбәюен 90 елларда балкыган сәяси янарышларнын унышы дип карарга кирәк Һәм киләчәк турында җитдирәк уйлаганда, кызлар “тудырган" чәчмә әсәрләрдә ир белән хатын арасындагы конфликтларны. Бразилия сериалларындагыча чуалган интригаларны, бер сеяркәнсн икенче сөяркәгә оештырган бәрелешләрне генә түгел, ә социаль яктан моһим булган һәм әләби эшләнеше матур әдәбият дәрәҗәсенә җиткән язмышлар күрәсе килә Үзәк матбугат, анын телевизион каналлары шыплап тулган байлар “нужасы" белән генә мавыкмыйча, гади хезмәт кешесе турында да тагын язарга вакыт җиткәндер, бәлки.
Р.Ф. Сез озак еллар матбугатта эшләгән кеше Заманында «Татарстан яшьләре» газетасын җитәкләдегез. •Социалистик Татарстан»да (•Ватаным Татарстан•) җаваплы вазифа башкардыгыз Баш мөхәррир чакларыгыз сагындырамы1 Хәзер берәр басманын баш мөхәррире булсагыз, нитәр эшләр идегез? Хезмәттәш буларак, бездәйләргә киңәшләрегез дә бардыр9
И.Ә. Кинәш бирергә бөтенебез оста анысы, ә менә ор-яна гәҗиткә фатиха биреп, шунын тиражын ике-өч елда 100 меңгә җиткереп кара син' Берничә ел элегрәк матбугатның бүгенге хәле турында бәхәс чыккач, күптәнге хезмәттәшем шулай дигән иде. Күзгә бәреп әйткәненә үпкәләмәдем Ихластыр, кинәш. "рецепт" бирүчеләр байтак, менә шулайрак эшлиләр аны туганкаем, дип үрнәк күрсәтүчеләр юк дәрәҗәсендә Инде килеп. Ссзнен сорауга әйләнеп кайтыйк Социологик тикшеренүләр шуны раслый: гәҗитләрнең 32—36 процент мәйданы сәяси я змаларга бирелә Дөнья стандарты —10 процент! Укучы рәсми хәбәрләргә мәйданын кызганмаган басмаларга йодрык күрсәтеп, җан азыгына урынны мул биргән басмаларга өстенлек бирә башлады Кайбер гәжитләрнен тиражлары ике-өч елда 30—40 менгә җигүе шул хакта сөйли түгелме сон’ Берәү дә рәсми хәбәрләрдән бөтенләй баш тартырга өндәми Җитәкчеләрнең сәяси очрашуларын да бүтәнчәрәк язып була бит Үрнәге дә бар. Монын өчен "Коммерсант" гәҗитендәге А Колесникои язмаларын уку да җитә Иманым камил, рәсми хәбәр шундый рухта языла калса, укучы дүртенче битне онытып, беренче битне күзли башлар иде Кайчагында проблеманы өйрәнү урынына тырнак астында казынуга гап буласын Йә язманы күп нокталар белән йомгаклап куялар Нәтиҗәсен үзен яса. янәсе, ахыргача уйлап бетер! Аннан килеп, укучыга тәти сүздән бигрәк, төгәл сүз кыйммәт Бертөрле сөйләп, икенче төрлерәк яшәү рәвешен алга сөрүне ул өнәми Тәти сүз дигәннән гәҗитләребезнен теле ташка үлчим Кайда телебезнең аһәне. моны, табигый агышы'’ Журналистелларнын итәгенә ябышып гүгел. әаларны үзе җитәкләп барырга тиешле. Ә бәлки алган акчасы биш -алты меннән артмаган журналисттан бүтәнне көтәргә дә кирәкмидер ”
Р.Ф. Үткән ел элек дәүләт канаты астында булган күпчелек редакцияләр *Татмсдна» акционерлык җәмгыятенә керде, дөресрәге, керергә мәҗбүр булды Акционерлык, үзегез беләсез, берләшеп, акча арттырып, үзбаш яшәү дигән суз Күпчедек редакцияләр, әлбәттә. \з кереме хисабына кон күрә алмый Газета журналларда эшләүчеләрнең бу мәсьәләгә җавапка караганда сорахлары к)брәк әле бүген. Сездән. Матбугат дөньясын эчтән дә. тыштан да. идеологик һәм икътисади яктан да яхшы белгән, бу эштә •елан аягын кискән• кешедән, ишетәсе килә бу гамәлләрнең ахыры ни белән бетәр икән?
И.Ә. Дәүләт, байтак вакытлардан бирле, без матбугатка киләчәктә дә ярдәм изәргә әзер, әмма акрынлап чыгымнарның бер өлешен үзегезнең җилкәгә салырга өйрәнегез, дип искәртеп килде һәм килә Бергәләп уйлашыйк «ис чыгымнарны, дөресрәге, дәүләттән килә торган ярдәм дотацияне ничек итеп киметергә кирәк ' Фикер-тәкъдимнәр күгг. хәл итү юлы бер—рекламаны гүргә уздырып Ә игълан реклама сиңа килергә ашкынып тормаса әгәр? Чөнки ул һәр басма алдында баш ияргә ашыкмый, аны. беренче чиратта, тираж кызыксындыра, бүтәнчаләтегт әйтсәк, реклама ничәләп кешенен күзенә чалыныр, басманын таралу географиясе каладамы, авылдамы кызыксындыра ''Без - яхшы, без—бердәнбер" дигән шигарь
белән генә аларны үзеңә каратуы кыен. Ә тираж мәсьәләсе милли матбугатны сызлатып торган нәрсә. "Татмедиа". дәүләт карамагындагы барча басмаларны бер түбә астына җыеп, гомуми тиражны реклама хуҗасын кызыктырыр дәрәҗәгә җиткерергә ниятләгәндер, дип беләм. Хәзер реклама, барча раион-шәһәр гәҗитләрендә донья күреп, республика басмаларында кабатланып. 400ләп мен тираж белән донья күрә. Аннары Акционерлык җәмгыяте кредитлар алып, кайсыдыр бер басманы үстерү концепциясен алга сөрергә мөмкин, икенчеләренен кыйбласын үзгәртә ала. Нинди генә яссылыкта карасак та. әлеге үзгәрешләр басмаларны агач атка атландырып калдырмаслар дип уйлыйм. Бигрәк тә милли матбугатны. Милли матбугат, балалар матбугаты, хатын-кызларга адресланган матбугат бик күп илләрдә, шул исәптән, көнбатыш илләрендә, дәүләт тарафыннан финансланып килде һәм килә. Татарстан кебек республикада да милли матбугатка булышлык итү мәсьәләсенә ‘аннан сон'' дигән караш була алмый. Ник дигәндә, суз. тел мәдәният халык язмышы турында бара ләбаса.
Р.Ф. Сезнен, «Илел-Пресс» коллективының хәйриячелек эшчәнлеге турында еш ишетеп, укып торабыз Шәхсән Сез үзегез дә. мәктәпләргә, китапханәләргә әлелән-әле ярдәм итәсез. Бу жәһәттән туган ягыгыз Буалылар бигрәк тә рәхмәтлеләр дип беләм. «Казан утлары» журналына да шәфкать күзе белән карыйсыз Безнен яшь авторларның беренче китапларын чыгаруда булышасыз. Коллектив исеменнән рәхмәт Сезгә! Базарча кырыс һәм мәрхәмәтсез заманда миһербанлылык аерым игътибарга, хөрмәткә лаек. «Идел-Пресс»нын хәйрия эшчәнлеге турында без дә язып чыккан идек. Мәрхәмәтлелек акцияләре һаман да дәвам итәме?
И.Ә. Ничек кенә әле! 3 миллион 755 мен сум—узган елда хәйриячелек, иганәчелек юнәлешендә шушы кадәр акча тотканбыз. Китаплар бүләк иткәнбез, үзебезнен хисапка җиде китап бастырып чыгарганбыз, мәктәп-гимназияләргә, балалар бакчаларына булышлык иткәнбез, милициянең терәк пунктын шефлыкка алганбыз, стипендиантларыбызны булдырганбыз, күп балалы гаиләләргә, колониядәге тоткыннарга ярдәм кулы сузганбыз, мәчет-мәдрәсәләрне дә онытмадык. Яшермим, дәрт бар. дәрман юк дигәндәй, бөтенесенә ярдәм итеп тә булмый. Үпкәләүчеләр, ишекне каты итеп ябып чыгучылар да юк түгел. Үземнең андыйларга да үпкәләгәнем юк. Мәжлес уздырырга сорамый бит. китап бастырырга Хәер, гозернен дә төрлесе була. Бервакыт мина Уссури юлбарысларын саклау фонды төзибез дип килделәр. Төзегез, минәйтәм. кем комачаулый соң? Акча юк. диләр болар. Әйтерсең лә Татарстанның үзенең киек һәм кош-кортлары ярдәмгә мохтаҗ түгел!
Р.Ф. Белгән, аралашкан кешеләр, ин әүвәл Сезнен кешелек сыйфатын бәялиләр ул—егет кеше, ул—булган кеше, диләр. Үзем дә шуна инанганмын. Менә шул шәхескә 60 яшь тулып килә. Күп күргән, күп кичергән журналист- мөхәррир дә. министр да. зур хуҗалык җитәкчесе дә булган, базалар үстергән, шул ир-егет үзенен үткәненнән канәгатьме? Эх. шуны эшлисе каттан, теге вакытта менә болан итәсе булган икән, дигән уйлар килгәлиме?
И.Ә. Килми! Яшермим, абынган-сөрлеккән чаклар да булмыйча калмагандыр Вакыты-вакыты белән борын да канагандыр, жан да җәя бавы кебек тартылгандыр Кемгәдер охшап бетмәгән гамәлләр эшләгәнемне дә беләм. Әмма бернәрсәгә дә үкенмим Димәк. Ходай шулай язган. Бөтенесе шома гына, җайлы-ипле генә тәгәрәсә сагынып сөйләргә ни калыр?