Логотип Казан Утлары
Шигърият

КҮҢЕЛЕМӘ ЯУГАН КАРЛАР


Аерылды җәй көздән— Кул болгап озатты, Астра керфегенә Тәүге рашкы ятты.
Утын салам утка, Янсын учак, янсын. Күшеккән җаннарга Җылы дулкын барсын.
Бу әле—тәүге кар,
Юк, әле кыш булмас, Кыш булуын булмас, Җылы да еш булмас.
Хуҗа булыр тиздән Чыңлап торган кышлар, Кунар тәрәзәгә Кызыл түшле кошлар.
Кызыл түшле кошлар— Кояш ярчыклары...
Бу җәй синсез үтеп бара, Үтеп бара... бара. Шомыртларның тәлгәшләре Кызыл түгел—кара.
Җәйнең соңгы бар җылысы Яңгыр булып тама.
Вакыт җиле, аямыйча, Чәчкә кырау сара.
Әй, син, алтын көзкәй, Китмә, ашыкмале!
Илтмә әле кыш ларга, Кышлар шундый озын, Кыш үлемгә охшаш— Яба җиргә бозын.
Елның бу мизгеле. Минем гомер кебек, Уты сүнеп барган Учак көле кебек.
Ләкин көл астында Учак җаны тере! Кузда—өмет көче, Кузда—яшәү сере.
Утын салам утка. Янсын безнең учак, Өмет һәм ышаныч Өстим кочак-кочак.
Алтын шэфакъ утларында Ак болытлар яна:
Соңгы өмет, кисәтүме, Әллә әче яра?
...Җәең минсез үтеп бара. Үтеп бара, кара!
Дусларыма
Ярлар алар оныталар.
Дуслар янда калалар.
Синең белән терек-терек Ахыргача баралар.
Дус түремдә, яр үтәлми Ожмах капкаларыннан.
Адәм кебек бер куылса Күңел бакчаларыннан.
Дус җыр кебек, яр укылып Ябылган бүлек кебек.
Сою китсә, моңы бетә Өзелгән күрек кебек...
Яр жәсадеңә килсә дә. Күренми генә килер...
Елый-елый бары дуслар Ләхетенә иңдерер.
Исерсәң дә. искерсәң дә. Ярлар ташлап китәләр.
Бары дуслар ничек барсын. Шулай кабул итәләр.
Талда ярлар, янда дуслар. Сез бит күңел кошларым. “Үпкән-кочкан жнлгә очкан" Гаепләшмик, дусларым. Бергә булыйк, дусларым!
Эй ява да. ява яңгыр Ничә көннәр туктамыйча.
Ага сулар, ага шаулап.
Ял итмичә, йокламыйча.
Шуа камыш телләреннән.
Үләннәрнең иңнәреннән.
Ява таңнан, ява көндез,
Ява кичтән, төннәреннән.
Ага яңгыр кыеклардан. Урамнардан, басулардан. Бүрткән сынын күтәралмый Арышкайлар жирю ауган.
Күбек-күбек күлләвекләр. Бәллүр тамчы сәйлән таккан.
Күзен ачып карый алмый Канәферләр керфек япкан
Тама тамчы, юк. йөгерә Каеннарның алкасыннан. Бөтен дөнья бергә-бергә Диңгезгәчә ага сыман...
(Минем генә ялгыз жаным Тар дөньяда тына бара. К>ырыла. яр|алана. Корылыктан сула бара.)
...Ничәнче ел туктамыйча Тәрәзәгә яңгыр ява...
1ына оара дәрьяларым. Тарая бара.
Төшә бара төн пәрдәсе. Карая бара.
Ике
Тибрәлә болыт түбәмдә. Уйнамый яшен-камчы.
Остаз кебек спас керде. Тәрәздә елак тамчы.
Акрыная күңелем сазы Сагая бара.
Бәллүр боздай бер нечкәрә. Бер тая бара.
Ашыш-яшьна 6> гомерем .АЙ. кая бара!...
арада
Оеп калган кебек дөнья, Тынган-тыелган җил дә, Э күңел күкләргә дәшә. Тик нидер баса иңгә.
Туктатма мине, күзләрдән Эзләмә квзге чалым:
Җәй дә, көз дә түгел җанда, Минем—дивана чагым.
Күңел сизә, зәңгәр күкләр Тагын бер күкрәр әле;
Соң түгел, җәйләрнең көзгә Авышкан гына мәле, Туктатма мнне, яме!
Тоз Һәм шырпы
Җиде төндә урман шырлыгында Калганым бар минем адашып,
Юк, куркудан түгел, ялгызлыктан Мең җанварның тоеп карашын.
Каңгырган бар—ялгыз юл табалмый. Күзне каплаганда өермә,
Юлыккан бар—дәрвиш кебек ялгыз, Өметкә тиң аучы өенә.
Шушы өйдә җанда җылы туа. Әйтерсең лә язгы яшь курпы.
Иң кыйммәтле хәзинәдән кыйммәт— Киштәсендә ята тоз-шырпы.
Җаннарыма салкын үтеп кергәч, Инде бетте дигәч өметем, Калтыранган бармакларым белән Бер шырпыдан учак терелттем.
Төше учак, мәңгелеккә өндәү,
Мин Җиһанда—тере төерчек. Йөрәгемә шифа булып ятты Күз яшедәй тозлы кыерчык.
Гомерем үтеп, алыш-биреш бетеп. Фани дөнья миннән узса да, Кешеләргә калдыралсам иде Тоз һәм шырпы гына булса да.
Еллар аша, юллар аша Мин сиңа дәштем бүген,
Син минем гомерлек бәйрәм, Мәңгелек җырым минем.
Танымадың тавышымны, Өздем телефон өнен.
Син мине мең гамь эченнән Танырга тиеш идең.
Сагынырга, онытмаска Бары син хаклы идең.
Син мннем гомерлек газап, Мәңгелек моңым мннем.
Акыл белә: җеп очы буш. Йөрәк тыңламый мнне: Буш телефон өне кебек һаман чакыра сине.
Тан алдыннан тагын буран,
Март аенын соңгы җиле.
Карамыйча тамчыларга,
Ак кар белән күмә җирне.
Өерелә, бөтерелә.
Әйтерсең лә кыш арала.
Күңелемә карлар ява Салкыннардан кем аралар?
Яз—яз булыр, соңгы буран Соңгы тапкыр бөтерелер.
Күңелемә яуган карлар Кайчан туктап, кайчан эрер?
Серле җыр
Шаян нур булып төштең учыма.
Урамда майның чәчкә коены'.
Тотып та булмый, китеп тә булмый,
Юк, алалмыйм мин нурлан кулымны.
Урап-уралып сүттең толымны,
Түгелә шомырт, 1үя ак күбек.
Тотып та булмый, узып та булмый, Әйтерсең, син җнл, иркә җил кебек.
Серле моң булып кердең җаныма. Үзеңнән-үзең биләп күңелне.
Отып та булмый, онытып та булмый. Әйтерсең, син җыр, син жыр шикелле.
РЕДАКЦИЯДӘН:
Бу айда Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Башкорт станда яшәүче каләмдәшебез, даими авторыбыз Халисә Мөдәррисованың юбилее Шагыйрәне ихлас котлап, аңа яңа иҗат уңышлары теләп катбыз