Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГОМЕРНЕҢ БЕР ЕЛЫ


КӨНДӘЛЕК СӘХИФӘЛӘРЕННӘН
20 октябрь, 1993 ел. Переделкино
Ниһаять, тормышның табигый үсеш кануннарын гарипләндереп бозган, адәм асылын үз файдасына үзгәртергә маташкан явыз Ленинның иң актыккы үтенече тормышка ашачак җәсаден әнкәсе янындагы тын урынга күчерәчәкләр Беләм, әле моның белән генә Җир шары Ленин афәтеннән котыла алмас әле ул һәм аның тәгьлимате төртеп-күмеп калдырган миналар тоташ чылбыр булып берөзлексез шартлап ярылып торачак Ә-ә-ә! Казанда, үз тирә-ягымдагы- ларны санап чык, бөтенесе -ленинизм чумасы- белән чирләгән җаннар Ленинизм—'возвратный тиф"ның иң авыр, җаннан һич китмәс бер формасы Кайчан исә бер Ил башына яңа диктатор калкып чыга икән, ул. әлбәттә. Ленин-Ста- лин алымнарына борылып кайтачак. Әле җир чак-чак күтәреп торган бу авыр йөк вак-вак кисәкләргә таркалып уалганчы йөз, йөз илле ел үтәчәк Рәсәйдә каршылыклар бер чакта да бетәчәк түгел, каршылыклар яшәү кырын уңдырышлы итеп ашлап торачак һәм нәкъ әнә шул кырда диктаторлар шытып чыгачак та инде Кичә телевизор каршысында утырабыз Профессор Друзин. Николай Тряпкин, тагын берничә ак баш Ленинның гәүдәсе күчерелеп, аның тирәсендә сырышкан тигәнәк-мәетләр Кремль диварларында калмаячак, дигән хәбәр яңгырагач сөмсерләре коелды! Бөекләрнең мәетләренә дә тынгылык юк! Христофор Колумбның гәүдәсен кайлардан кайларга күчереп йөртмәгәннәр Сталин бу юлы да Лениннан калмый. Аны кая куярлар икән? Гөрҗиләр алып китәме? Шулай булыр, мөгаен Югыйсә Мәскәү зиратларында аңа тынлыктан өлеш чыкмас. Ельцинның көр тавышы яңгырый башлады. Кая кадәр барып җитәр Әлегә күңелем белән мин аңа ышанам, кылган гамәлләрен аклыйм Бөтен тирә-ягым, танышларым, очраклы юлдашларым аңа ләгънәт укый. “Рәсәй Американың кисәкчәсенә әйләнде, хәзер илдә бара торган барлык үзгәрешләрнең җитәкчесе Америка!" дип кабатлыйлар “Ельцин диктатор!" дип куркыталар Моңарчы йомшаграк булды шул диктатор дигәнебез1 Әгәр ул көчен сиздерсә, дилбегәне кулыннан ычкындырмаса. мәми авыз булмыйча коммунистлар өеренең котырынуына чик куйса, илдәге буталыш бу дәрәҗәгә килеп җитә алмас иде Коммунистлар Икенче Бөек Октябрь Фетнәсе аша властька килеп җитә яздылар бит. Ходаем Телевизор тынды, радио сүнде Мәскәүдә мәхшәр1
Тагын ниләр күрсәтәсең бар икән, и дөнья1
Төнәген кичке чәйдән соң йортыбызның ишегалды сукмакларына йөрергә чыктым Ике ел инде үз тирәбездә генә уралам, ихатадан ары чыгарга аяк тартмый Этләрдән куркам—усалландылар, машиналардан шүрлим— күбәйделәр, адәмнәрдән сагаям—күпчелеге ятлар—һичберсен аңлап, кабул итеп булмый. Чит ил машиналары шау-шусыз, шым гына шуып киләләр дә кычкырып саңгырау колакны да яралар
Чыкса-ам—җил! Җил.җил.җил! Кышны ашыктырып тынны буып килүче аяусыз җил. Бәйдән ычкынган. Рәсәй икътисады сыман шашынган чаба хәзер, чаба, аны тыяр көч калмаган, урман куелыгына бәреп керә—май йомарламын тураган үткер пычак кебек тишеп кенә чыга! Кичә радио-телевизорлар фәлән вакыт- *
Ахыры. Башы 1те санда.
тан капитализмда яши башлыйбыз", дип тантаналы тавышлар белән илгә яңа игълан тараттылар Шуны күздә тотып социализмда келпеп утырган багана башы лампочкаларын чепи күзле мунча ояларына гына яраган утларны ян- дырдылар_ Кара, тар сукмаклар куе караңгылыкта эрегәннәр Сагаеп кына ат- лыйм югыйсә, алай да абындым Ничек чәчрәп барып төшмәдем дә, ничек күзле- гемне ватмадым' Булыр иде бер кәмит! Иелеп карыйм капшап табам шактый юан каен шартлап сынып сукмакка аркылы төшеп яткан Мин узасы юлга җеннәр чыгарганмы? Җил, җил, җил Урманның кара шавы колакка сыймый выжлый куркыта. Әз генә тынган арада күктән самолетлар шавы коела, сизәм—само- летлар да канатларына төяп тавыш ташыйлар
Илне аркылы-торкылы бүлгәли торган бүленгән кисәкләрне бер-беренә каршы ко- тырта торган яман аяклы хәбәрләр колакны киле сабы белән төя, күкрәк читлегенә күгәргән тимердән кыршаулар суга Җил, җилкәй җитез аяк! Нигә андый уйларымны алып китеп башымны җиңеләйтмисең? Кай та- рафлардан иссәң дә син миңа дәһшәтле шик- шөбһәлөр, тышауланган уй-гамь ияртеп килә- сең?! Тыңлачы, күрче, таныш агачлар арасын- нан кысыла-кысыла чыккан кара җилнең бусы нәкъ Казан тирәсеннән исеп килде бугай7!
Мине уртада калдырып бөтерчектәй бөтерел- де, зыр-зыр әйләндерде Аллакайгынам, очыр- тып алып та китте1 Очам, очам! Себеркегә ат- ланган убырлы карчыкмыни! Карыйм, түбәндә татарның бишеге Казан1 Әнә, татарның сәях- әтен йомгаклый торган утрау—Яңа Бистә зи- раты Шәһәрнең кара шәмнәрен учына җый- ган Бишбалта Төзелеп бетмәскә салынган ваемсызлык һәйкәлләре—кунакханәләр Зәһәр исе китмәскә сеңгән мәшһүр ертык Болак Җир белән Күкне ялгап масайган тәкәббер җил мин чалны тузан өермәседәй бөтереп болгый
Сабый чакта өлкәннәр, әби-бабайлар без- не ни-нөрсөгә өйрәткән?! Тормыш сабакла- рын ни дип авызландырган Беренче нәүбәттә
тыйнаклык-басынкылык сеңдергәннәр Көн туса "иелгән башны кылыч кис- ми!" дип төкърарлаганнар Янәсе, безләргә юашлык кына килешә, татарны шул гына бизи, дигәннәр Бер без генә, сугыш алды балалары гына түгел, гасыр буена шул кагыйдә татарга ябышып яткан Без. мәсәлән идарә итү фәне бар- лыгын, арадан сайлап алып зирәкләрне шул мөһим фәнгә өйрәтергә, шул рәвешчә дөнья көтәргә кирәклеген уйлап та карамадык Икътисад кануннарын бик яшьтән танып белергә кирәк, дип безгә берәү дә әйтмәде Беркатлылык татар гадәте, бул юаш, хәйләсез, бүген син—ишәк, иртәгә—йөк аты Тормыш безгә нык сең- дергән төп фән әнә шул иде Җитәкчеләр югарыдагылар кайдадыр чит кыр- ларда үсә дә аларны безнең түргә кылыч тактырып китереп утырталар Күргәнебез шул, инанганыбыз да шул булды
Тормыш шартлары, нужа бабай, хәерчелек тә шушы, кеше җанын какшата торган кануннарны татарга өстәп, сеңдереп килгәннәр Бер мисал мин урта мәктәпне сугыш беткән елны, кырык биштә тәмамладым Унҗиде яшьлек егет' Характерның бөреләнеп чәчкә аткан чагы! Унынчыга, ата-бабамнар яшәгән төбәккә Сарманга ике ел көтү көткәннән соң килдем Төннәр айсыз, көннәр дөм караңгы булса да яшьлек үзенекен ала, Минзөлә елгасы ягасында атауда кич- ке уеннар булгалый Мин дә атауга төшәм, читтән читтән гөр килеп биеп-җыр- лап йөргән кызлар көтүенә карап торам Уенга кермим, биюгә катнашырга баз- мыйм Аягыңда сүсәргән мыеклы чабата, күттә сидрәп беткән төбе ямаулы чал- бар, иңдә агарып-юкарып беткән иске солдат гимнастеркасы Ничекләр кыеп уен уртасына янып торган кыз-кыркын арасына керәсең7 Кызлар бөтен барлы- йк
гымны, шигъри күңелемне йотып алсалар да мин, серле кыяфәт алып читтәрәк булырга тырышам, аккан су, ай урагы, яр буе бизәкләре таллар белән серләшкән булам Серләшәм дә! Мескенлек—геннардан озак еллар дәвамында бик авырлык белән китә торган сыйфат ул. Бу сыйфат татарның үзәгенә үткән, бәгыренә төшкән Син ул әшәке йогынтыдан арынып, бер арата гына өскәрәк менәм дисең тормыш барыбер изүеңнән эләктереп ала Әтиеңне кимсетәләр, мәсхәрәлиләр Анаң бичара кара язмыш тәгәрмәчләре астында кала Авылдашларыңның. кардәш-ыруларыңның зар-моңнары туктаусыз сиңа агылып тора Кай якка карама—хәерчелек, юклык, бөлгенлек. Күңелеңне өзмәс авыр моң баса!
Һәммәсе алдында да син—көчсез, син—чарасыз Җан тартыша, күңел үсми
Шулай яшәлде мин бик озакларга кадәр әнә шул җәрәхәтләрдән арына алмадым Әле хәзер дә начальниклар ишеген кыяр-кыймас кына кагам. Йомышым ни тәҗел булганда да алар катына барып баш ияргә базмыйм. Улларымда да шул ук сыйфатлар бар Бигрәк тә олы улым Искәндәр кыюсыз, басынкы Нәбәрә-оныкларым да шулай булмас дип кем әйтә ала?1
Каһәр суккыры. балаларга бүтәнчә тәрбия биреп тә булмый бит! Тәрбия— ата-ана теләгенә буйсынып кына нәселдән-нәселгә күчә торган гамәли сыйфат түгел, нишлисең: башны ташка орасыңмыни' Хәлбуки, балалар,татар сабыйлары, идарә итү фәне белән бик иртә кызыксына башларга, нидер белергә, туктаусыз өйрәнергә кирәклеген аңларга бурычлылар Урыс: "просто- та—хуже воровства!" дип тиккә генә үз балаларына тукып киләме9 Оялчан- лыкны, басынкылыкны, буйсынуны безнең канга буыннан-буынга сеңдергәннәр. Берзаман тарих әзрәк кенә үзгәреп, татарның да күзе-колагы. теле вә теше барлыгы билгеле булгач, милләт Хадимнәренә ихтыяҗ туды Буш урыннарга беренче чиратта әрсезләр, ачарбаклар, тәмле тамаклар менеп утырды Коммунистик мәктәптә сабак алган, аякланган кадрлар иде болар. Бүтәнчә тәрбия мәктәпләре булмагач шул явызлык мәктәбе шәкертләре Татарстан белән идарә итә башладылар Башта җыйнаулашып Мәскәүнең күнегелгән җырларын җырладык, әле безнең тавышларны күмәк җырда гына ишетергә мөмкин иде Тора- бара тормыш күмәклек арасыннан солистларны таләп итте Табигать үзенекен итә, милләт түренә омтылган кичәге коммунистлар да сагаеп кына, як-якларына каранып булса да үз тавышлары яралганын сиздерделәр Һәм шушы ике-өч ел дәвамында ил-көн каршысында абруй да казанып өлгерделәр. Мин Минтимер Шәймиевне күз алдында тотам Аның Мәскәү кубызына биергә бик үк теләмәгәнен шуннан әйтәм Мәскәүнең карагруһ шовинистлары шактый нык талкый башладылар егетне! Үз этләребез дә күздән ычкындырмадылар, нәни генә чатагы сизелсә дә арттан да алдан да типкәләделәр Тәүге хөрмәтне Минтимер сабырлыгы белән казанды. Төрле яктан ябырылган әнчекләргә сәлам бирмәде. Мәскәү белән арадашлыкны уңай дәрәҗәдә саклады, федераль шартнамәгә имзасын салмады, Ипләп кенә җөмһүриятнең хокукларын, бәйсезлеген саклады. ГКЧП көннәрендә ул беренче тапкыр абынды ГКЧПның ялгыш кына өскә калкуын без ап-ачык белеп тордык, чәнчелеп тешәсен юрадык Мин бер атна торыр”, дидем. М Шәймиев тирәсендә әзерлекле политологларның булмавы аны хаталандырды дип уйладым мин Алга таба җөмһүриятнең икътисады ныгуы, нефть табышлары, 1992 елда Татарстан кырларыннан алынган көтелмәгән уңыш Шәймиевкә нур өстәде. ГКЧП онытылды, яисә онытылып торды, татарларның рәсми лидерларына кыюлык килде Үз-үзен тотышына, кыяфәтенә, тавышына, без моңарчы татарда күрмәгән олпатлык килде Күңелем белән мин аның “Ил агасы” булып җитешүен күрдем, сөендем!
Менә тагын октябрьдә коммунистларның чираттагы фетнәсе күтәрелде. Рәсәй язмышы кыл өстендә калды Татарстан—илләр арасында Рәсәй белән иң тыгыз бәйләнергә мәҗбүр булган ил! Татарстан өчен Казанда кемнең, кайсы төркем вәкиленең хуҗа булып утыруына караганда Мәскәүдән нинди җилләр исүе дә мөһим шарт Тормыш шундый кысан шартлар тудырып ныгыткан ки, Мәскәүне кемнәр үз кулында тотуы безнең киләчәкне дә билгели Әгәр 3-4 октябрь көннәрендә Руцкой-Хасбулатов-Макашов ише коммунистлар җиңгән булса Татарстанның үз билгеләнү хокукы, милли үсеш тирәсендәге хыяллар, җөмһүриятнең бәйсезлеге иртәнге томан сыман тарала да бетә иде! Кайсы якка борылып баксаң да Татарстан язмышы Мәскәүдә нинди хөкүмәт утыруга тыгыз бәйләнгән. Хуш, Мәскәүдә фетнә Фетнәчеләр җиңәсенә тулысынча
ышаналар Руцкой "Очучылар-минем кулда, афганнар мине яклый чекистлар- ның күпчелеге мине яклый”, дип юкка гына әйткәнмени7 Иң төпле дәлил шул булыр
Мәскәүдә чуалышлар' Илгә мәгълүм шәхесләр һич көтмәгән борылышлар ясап куеп гаҗәпкә калдыралар Ил башларыннан ниләр өметләнеп көтсәк тә ахыр чиктә, без барыбыз да коммунистик агулы тәрбия сеңгән куркыныч ке шеләр Ак йортны саклаучылар да, саклаучыларга каршы корал алганнар да адәм җанын кызганып тормаганнар, кырганнар да кырганнар Үлүчеләрнең төгәл санын ике як та киметә, дөнья җәмәгатьчелеге белмәслек дәрәҗәдә тыры- шып-тырышып яшерә Иң мөһиме шул иде 3-4 октябрьдә Мәскәүнең Ак йорт
алдында Татарстанның барыр юлы вә киләчәге хәл ителә иде Ә Татар- станның үзендә ниләр булды? Шым берни дә булмагандай булды Якутларның лидеры Нико- лаев фетнә башлануга ук Мөскәүгә, Ельцин янына килеп җиткән дип сокланып сөйләделәр . "Авызың пешсә, салкын суны да өреп кабасың", дип әйтеп кал- дырган бабайлар Урыс- ның күт астына су керсә- ме? "Урыс бунтыннан Хода сакласын!" дип Пуш- кин әйтеп калдырганмы7 3-4 октябрьдә Ленинның,
аның фетнәчел кануннарының, ул төзегән дәһшөтле-канлы империянең соңы килде Дөрес, әле коммунистлар тиз генә бирешмәс, алар җир астыннан да агуларын чәчеп ятачаклар Адәм балаларының иң зур бөхетсезлеге шунда, алар инде күмелгән, череп таркалган мәетләргә дә баш орырга, аларның исемнәрен түрдә тотарга яраталар Иң зур җинаятьләр кылган явызлыкларның каберлә- рендә чәчәкләр үсә. адәм улларының миләрен сөремли торган куркыныч чәчкәләр Әле коммунистик илләр күпме Фидель явызлар бар Әле Рөсөйнең үзендә ленинизм белән агуланып мәңгегә акылга килә алмаслык миллионнар бар. Алай да. Ленин тәгълиматы какшаган чор Җир шары иркен сулыш алырга әзерләнгән тарихи чор
Татарның итәге юешләнеп бозга ябышып катарга гына тора аның 3-4 нче октябрьдә, берни белмөгән-күрмөгөн булып кыланып йөреп, без суверенлыкка тоткан юлыбызга таш канатлары өйдек Кайчан канатларны алып ташлап юлны аруландырырбыз? Кем чистартыр татарның барыр юлын?
Хатирәләремнең шушы кадәресен егермеләрендә язарга тотынган идем, бүген 23 числода йомгаклап куям
23 октябрь, 1993 ел, Переделкино
Соңгы көннәрдә нык кына суытты, төннәр айлы һава саф салкынча. рәхәт Рәшат белән Миләүшә килеп ике кич кунып киттеләр Равил Фәхретдиновның ике улы бар, икесе дә өйләнгән Йортларына уңган киленнәр төшкән—Равилнең өч оныгы, өч малае бар! Кулыннан бер дә төшерми икән малайларны' Равил йорты—игелекле йорт, нәселе нык димәк ул ашлы нигездә өч татар үсеп килә Мин дә кызларымнан канәгать. Тик алар өчесе дә татар егетләренә кияүгә чы- гып. татар кавемен дәвам итәрләр дип кем раслый ала7 Сайлау хокукы егетләрдә Әнә ич, Алмаз энекәш, олы кызы Әлфиянең кияү таба алмавына әрнеп Инде насыйбы чуваш булса да риза, чыксын гына иде'" дип әйтеп салды
Бүген иртәдән бирле кар ява Күзгә рәхәтлек җиргә аклык күңелгә сөенеч алып килә торган Переделкино кары Мин өченче катта карның талгын гына утырып, сабыр гына агачлар куенына коелганын күзәтергә яратам Дөнья күз алдында үзгәрә Дөньяга мөнәсәбәт үзгәрә Килгән шәпкә сөенеп, очынып, ку-
Татирстан Язучылар берлеге йорты ишс.аи>ын<>ч Мохлммот Мзһаиен ое ип 1993 ел
ана-куана эшкә ябышкан идем Иртәләрен җилдәй очып йөрим, адымым җиңел, Казандагы сыкраулар беттеме әллә? дип куанам Өч әйләнәм, өч ярым, яренгә дүрт әйләнергә җыенам. Пәнҗешәмбе көн иртән шәп-шәп атлап киттем дә, йөрим, йөрим, түгәрәкне ике үттем, өченчегә борылып йортка таба килә идем, кинәт әлләни булды Гәүдәм эреде дә акты Йөрәк тә авыртмый, тигез генә типкән сыман, тирләмәдем дә, ә атлап булмый Аяклар җирдән аерыла алмый, гәүдә авыр, үземә-үзем хуҗа түгел. Кая ул өченче түгәрәккә тәвәккәлләү! Беседкаларның берсенә кердем дә, култыксага таянып ял итәм. Кәеф кырылды, күңел коега төшеп китте Шактый басып моңаеп тордым. Күңелнең караңгылыгын куарлык, эшкә дәрт иңдерерлек ник бер уй килсен башыма! Диабет астыртын- явыз тез астына китереп типтеме? Монда диета белән исәпләшеп торып булмый, әндри әбәденә тәгаенләгән баллы-төче күмәчләрне дә ашарга туры килә, творогка да шикәр сибәләр, бәрәңгене калдырасың икән, көне буе ач йөрергә туры килә Ашала инде, тәмугка кертәсен белсәң дә тамакны җиңеп яки алдап булмый Шул сынык күңел белән күп вә тиз йөрергә дә куркып, менә ике-өч көн адымнарны санап, гәүдәне төз тотып, яраланган киек сыман ихатадан читкә чыгарга куркып йөрим. Күтәрелеп карыйм, шәп-шәрә каеннарның югарыга үрелгән очлары, дәү-дәү себеркеләр булып, күкне себерәләр, ары-бире тоташтан чайкалалар Эх, искәрмәс күңел түренә утырган хәсрәт юшкыннарын себереп ыргыта торган бер кодрәт булса иде! Шул көннән повестька тотынган да юк әле Кичә-бүген көндәлегемне алга этәргән булам Уйладым—менә мин язам, көн-төн уйладым, уйлардан котылмак юк Кемгә хаҗәт хәзер мин язганнар? . Татар укучысы кайчанга кадәр булыр? Безнең аз санлы бүгенге укучыбыз соңгы татарлар түгелмени9 Ун еллардан соң, егермедән татарча укучы булырмы? Каян килер ул? Аны кем әзерләр9 Менә радио аша турыдан- туры элемтә дигән тапшырулар бара. Сорау бирәләр, наданнарча гына булса да әлегә кызыксыналар Ни аяныч ник арада бер яшь кеше сорау биреп үз буынының барлыгын белдерсен! Менә ни суыта минем күңелне! Рахмай Хисмәт кебек. "Рудольф Нуриев. Софья Гобәйдуллина Роальд Сәгъдиевләр татар бул-ганнар Татарлар алар—безнең куанычларыбыз!”—дип үз-үземне алдап утырыйммы? Беренчедән, ул санаган мөгтәбәр затлар бер чакта да татар булмаганнар, алардагы татарлык—ай-һай! Аннары, юк икән, нигә ялган юанычлар эзләп, күрәләтә бер-беребезне алдыйбыз без?!
25 октябрь, иртанчәк
Көннәрне бутаганмын, ахрысы, кичә егерме дүрте булган ләбаса! Мин 'кайтырга фәлән көн калды!” дип санап маташам. Кичә кышның чыны булды, көне буе кар яуды Кичен футбол кар ерып •‘Спартак”, “ЦСКА" егетләре туп кудылар Футбол җене кагылганнар юк, бер башым тамаша кылдым. Бүген эшкә кайтырга вакыт җиткәндер Байтак симерттем ялкауны! Казанда Литвин ыжгырып көтеп торадыр! Менә эшлекле кеше! Совет заманында туып, совет чорында яшәсә дә еврейлыгы һич китмәгән Литвинның! Мәсьәлә кайсы чорда яшәвеңдә генә түгел, кемнең тамырларында нинди геннар төягән кан агуында! Татарның ген- фонды бозылып беткән шул Менә нәрсәдә хикмәт!
Миңа да. мин бичарага да, Бикчура ханнан ук килә торган нәсел җепләренә терәк булган геннарны уятырга бик вакыт! (Әгәр соңармаган булсам1!!!!)
Килгән төшкә Ямил—сыткы сагыз ябышып, кич саен “әйдә, берәр чәркә тотыйк инде1 дип коткы салып йөрсә дә эш агачым җимеш бирә башлаган иде Шуннан берара әлләни булды Баш каядыр тәгәри, туктап торса зыр-зыр әйләнә, болай да чак эләгеп торган уйлар көчле җил тараткан мәкинәдәй очып югалалар Юк кына нәрсәләргә дә дикъкать ителә шул Путевканың соңгы ике көне буталып, Мәскәүдән шалтыраталар "Сезнең бүлмәгә алтысында Барнаулдан берәү килә" —имеш Юк нәрсә, бүлмәләр буш диярлек, урын табылыр иде ә ятасың—шул искә төшә, уянасың—тагын шул инә чокчый җанны!. Ниһаять, аны да хәл иттек Шуннан соң, Ходаның хикмәте, эшем гөрләп китте Бара! Менә өч көн нык кына һәм нәтиҗәле язам Повесть героеның үзенчәлекләре ачыла бара, характеры табыла Әле беркемнең дә исеме ачыкланмаган Җәлладның татар булуы эчне тырный тырнавын, ул чынбарлыктан да тәмам качып, котылып булмас шул Исемнәр әдәби әсәрдәге кешенең асылына ярашып, берегеп торырга тиеш Әсәрнең герой исеме аның хәрәкәтенә, ритмына ярашмаса, атла
ган саен телне көрмәкләндерә Ә палачка нинди исем кушарга'7 Үземә җайсызлаган берәүнең исемен кушыйммы әллә'7 Килешмәс бигрәк күзгә кылчык булып кадалып торган исемнәр
Ямил "Наш современник' журналының 2.3 саннарын калдырып киткән иде Үткән төндә Борис Можаевның Изгой исемле романын укыдым Журналның тенденциясе куркыныч, ул урыс күңелендә ватанпәрвәрлек уятырга тырыша Урыс үз тарихын, үткәнен вә бүгенгесен, сугышларда җиңүләрен батыр солдатларын телгә кертә икән шунда ук аның теленә “татар сүзе эленә Нинди сүзләр белән генә каһәрләми журнал татарны! Шигырьләрендә исемнәре атап әйтелмәсә дә туксан процент татарлар каһәрләнә Ай-һаи журнал үгетләре белән генә, урысның кара төркем булып тупланган әдипләре сүзе белән генә иманын югалткан урыс милләте яңарыш чорына барып керә алырмы"7 Мин Югары курсларда укыганда, семинарларның берсендә һәр милләтнең үсеш юлы бар. туа ул. үсә. тамырлана, чәчәк ата һәм һәлак була' Х1Х гасырда үзенең иң биек ноктасына менгән урыс милләте бу гасырда һәлак булачак" дип чыгыш ясаган идем Партбюрога чакырып алып арт сабагымны укытмакчылар иде партиясез икәнемне белгәч куып чыгардылар Можаев чын әдип алган темасын белеп, тирәнтен актарынып, югары сәхнәгә меңгереп яза
Эрнест Сафонов Югославиядән бер повесть язган И яратмый инде мөсел-маннарны! Мөселман кыргый да. вәхши дә. сасы исле шакшы да Татар-башкорт арасында яшьли яшәгән бу кешечек элгәре татарлар, мөселманнар хакында яхшы нияттән хөкем чыгара торган иде. хәзер үзгәргән Чыны кайчан иде: элекме—хөзерме? Адәмнәр ашыгып-ашыгып битлекләрен алыштыра торган чак!
Бүген егерме тугызы, берсекөнгә Нәкыя килә Аны көтәм Мондый да мәрхәмәтле октябрь булыр икән' Унбишенә кадәр Казанда ае белән табигать бәйрәме булды Монда да, җил болытларны селки-селки кар бөртекләрен иләп ала да. ялтырап ягымлы кояш чыга Һава таза, әле салкын патша тәхеткә менеп җитә алмады Алама тунын сөйрәп тәхет аягы тирәсендә мыштырдап йөри Кичә алдан һич уйламыйча "Кар ява, кар" исемле хикәя яза башладым Бәхетсез, бичара, гарип Петрович белән очрашып сөйләшү миңа нык тәэсир итте Менә ул арып, хәлдән таеп, иске себеркесен кочып йортыбыз баганасына сөялеп тора. Болдырга чыгып баскан тук симез иркә Мәскәү марҗалары этләрнең танавын үбәләр, мәчеләрне сыйпый-сыйпый ашханәдән алып чыккан көтлитлөр белән сыйлыйлар Ә сиксән яшьлек бичараның күз яшьләрен берәү дә күрми Үзем дә моңарчы күрмәгәнмен белмәгәнмен Картлыкта адәмнең күзләре бөхетсезлекләрне җетерәк, ачыграк күрә башлый
Милли аң үсеше хак сүзләр, тарихи дөреслек белән беркетелмәгән совет әдәбиятына иртәгә мөнәсәбәт ничек булыр9 Әле яшәү мәйданыннан китеп бетмәгән, көймәнең койрыгын кулларыннан ычкындырырга уйлап та карамаган бүген битлекләрен оста гына алыштырып яшәп килгән татар большевиклары үткән чорның зарарлы ярлы әдәбиятыннан да нәкъ үзләренә файдалы киләчәкләрен тәэмин итә торган гыйбрәтләр табып алып шуны чәйнәмәсләрме9 Иман алыштыру, кабатлап әйтәм берчакта да ансат булмаган әмма яңа заманга безнең кебек җимерелеп, ватылып килеп кергән халык тарихта булдымы икән9 Иман алыштыруны җиңелгә санап, бүгеннән "халкыбыз уянды ул бүтән' дип сөрән салучылар нык хаталаналар Һәм ул хаталарның кая илтеп җиткерөсен уйлап ка рау юк Кинәт уяту өчен чамасыз олы көч җир тетрәтерлек вакыйгалар кирәк Булырмы алда андый вакыйгалар, табылырмы андый биниһая үлчәүсез көч9
Рөсөй яңа конституция кабул итәргә әзерләнә, аның төрле вариантлары җөваплы кешеләрнең миен черетә Әлегөчә мәгълүм булган проектларда само- стоятелная республика Татарстан" дигән мәгънә юк Ярый ла Президент Шөймиев ипле генә басып торып егылмыйча Татарстанны яклый алса' Ярый ла Ельцин җәнаплары безне аңларга омтылып караса* Чаллыярны инде коралланган. инде тешләрен кайрап үткерләгән башсыз җитәкчеләре яшьләребезне котыртып утка алып кермәсә' Татарстан мисалында Рәсәй империясенең тагын бөр кат. инде бик озакка таралып китүе бар' Свердловск Урал республикасы дип үзен игълан итте Тарихта булган ич кенәзлекләр булган тагын шул чор өйләнеп кайтмасмы9 Чөнки шул кадәр зур иләмсез котсыз дәүләт үз санын
үзе күтәреп тора алмый шикелле
Бездә ул кадәр сизелми иде. Мәскәү чынлап торып капитализмга кереп бара икән! Төрле катлауларның, бер-берсенә һич охшамаган төркемнәрнең юлы нык аерыла, моны күрү өчен әлләни вакыт та кирәкми Берәүләр—хап та хоп халык авызыннан миллионнарны тартып алып, капитализмга, аның җылы түренә үтә алганнар, кыйммәтле чит ил машиналарында җилдертә Машиналарның тизлеге арткан, әкрен кыймылдасаң, хәзер изеп-таптап китәчәкләр Иң кызыгы шунда ки, тиз барып, куелган кагыйдәләрне бозсаң да куркыныч янамый, ГАИ егетләре дә долларның, марканың, фунтларның бәясен нык үзләштергәннәр. Тәртип бозасың икән—долларга атланып сират күперен теләгән кадәрле үтеп чыгасың Капитализмга беренчеләрдән булып коммунистлар партиясенең өлгер вәкилләре барып керде Алар әзерлекле, идарә итү, урлау тәҗрибәләре җитәрлек, иң мөһиме—алар бердәм, хуҗалыкның кайсы тармагына борылсалар да элеккеге әшнәләрен, атаклы карак-бурларны. тәмле ашарга яраткан фирка әһелләрен, КГБ ялчыларын, оста каракларны табалар Караклар каракның исен ерактан сизә! Илдәге мал—элеккеге партия тарафдарлары кулында.
Аларга кызыгып карап, көнләшеп, җае килгәндә бу күчеш чоры каракларының җанын кыюдан да чирканмаган икенче төркем бүтән сукмактан уза. Мәскәүлел-әрнең чиреге, килгән кунакларның яртысы бәләкәй арбаларга күчкән Арбалар, арбалар, арбалар Безнең күз “уф алла" арбаларына авыл юлларында күнеккән Гадәттә ул чак арбаларында утын, печән, бер-ике капчык бәрәңге була иде. Ә капитализмның бүгенге көн шома сукмаклардагы арбаларында ниләр барын җир йөзендә кылынган гөнаһларны санап барырга көчләре җиткән фәрештәләр дә санап, исәпләп-хисаплап бетерә алмас иде Алып сатарлар, маклерлар, мал юллаучылар, кыстаучылар, алдаучылар, теләсә кемне сугып егып өскә калкырга тырышкан бөкеләр, ирләр, хатыннар, беләтләр. угрылар тәнсатарлар—һәммәсе дә бар бу бәләкәй арбалар салган яңа заманның тар сукмакларында Мал арбаларга гына сыймаган, шытып килгән капиталистның куллары буш түгел, уңына- сулына дәү-дәү буаз букчалар эленгән, иңөсләре дә буш түгел, биленә дә уннарча капчык-янчыклар асылган Бау белән биленә тагылган арбасын сөйрәп, бөтен якларына асылган бөкреләрен чайкалтып чаба Рәсәй балалары Хәзер шәһәрләрдә йөкле хатыннар бөтенләй күренми диярлек, хатыннар шикле өйрәнелмәгән капитализм дөньясына яңа гражданнарны катнаштырып җибәрергә ашыкмыйлар, көтәләр Күрәм. ике метрга якын буйлы, куна җилкәле бер хатын килә, адымнар шәп:лап та лоп атлый Ходәвәндәм йөкле ич бу! Кендек тирәсе бүрткән, җәелгән, калкынган. Шулай дип уйлап бетермәдем, йөкле дигән хатыным, каршысына килеп чыккан баһадир кебек ирне бер якка чөеп җибәрде Баксаң, бәбиле корсак дигәнем, ниндидер мал төргәге икән'
Метро Керү-чыгу Адәмнең бичара балалары, яңа тормышка ашкынган уллары Днепрогэс буасы булып бөяләләр. төрткәләшеп, эчтән генә бер-берсен сүгеп, каһәрләп торалар да, ниһаять, буа ерыла Ташкын тау-тау дулкыннарын ияртеп эскалаторга кереп китә. Элгәре халык уллары эскалаторның бер ягына сеңеп, сул ягын ачалар иде. ашыкканнар, тизлек яратучы яшь-җилкенчәк эскалатор тизлегенә сыешмыйча араталарга җәлт-җәлт басып аска йөгерәләр иде Хәзер. Капчыклар, төеннәр, таулар арасыннан таракан да үтеп китәрлек түгел, җитү чәче майланып култык астына төшеп җиткән, үтүкләргә ярамый торган торба чалбар кигән бер әрсез аска төшәм дип алга ыргылган иде. ә дигәнче күздән югалды, шактый вакытта тегене әрекмән колакларыннан сөйрәп чыгардылар, капчыклар арасына кысылган икән бичара. Тыны бетеп танавы канаган әрсез үсмернең
Менә мин—алтмыш биш яшьлек карт, чемоданнарымны сөйрәп, көчкә-көчкә тын алып Казан вокзалының перроныннан үтеп барам Йөкчеләргә эш кимегән, һәркемнең диярлек кулында үз арбасы Мин оялып арба алмаган идем, юньсез
Кая барам мин бүген? Нәрсә йөртә мине? Уй дәрьясыннан качып котыл- мак юк Казанда җанымны биләгән уйлар, күңелемне иңләгән фикерләр берсе дә юлда төшеп калмады, һәммәсе, һәркаюсы аксаклый-туксаклый ияреп баралар Әдәбиятның язмышы ничек булыр Менә шул борчый мине' Безнең яшьтән үк партиягә җаннарын тапшырган картларыбыз бер тамчы да үзгәрәчәк түгел: Г Бәширов, Р Ишморат. С. Батталлар үзгәрә аламы'7 Аннан соңгы буын вәкилләре коммунистик сандалларга чүкелеп, коммунистик тормыш шар
тларында сугарылган кешеләр Ленинизм—ябышкан идея, аның моделе бик гади—“күз күреп җиткән офыкларда сине оҗмах көтә'" Бүген ни булса да түз, чыда, киләчәк бәхетең өчен бүгенгеңне корбан ит' Сүзнең көчен бөтен куәтен исерткеч тәмен бары тик коммунистлар гына белеп бетерде Без барыбыз да акыллы гына сүзләр ычкындыра алган Салих Батталлар да Ленин идеяләре- нең җимергеч чүкече астында калып аңнары изелгән кешеләр Без шушы җитмеш ел дәвамында татар халкының асыл иманын җимерергә өзмәс булы- шып килдек Газетларда укыдым Брежнев Украина хуҗасы Щербицкийдан
"Якындагы биш елда Украина урыслашып бетәме9" дип сораган “Бетәчәк!" дигән Щербицкий Табеевтан шулай дип сора- маганнармы алар? Усмановтан9 Әлбәттә сораганнар һәм һичшиксез безнең юл- башчыларыбыз да "Урыслашу тәмамла- начак!" дип үрә катып, зур тантана вә ышаныч белән җавап биргәннәр
Хәзер халкыбыз ике төркемгә бүленәчәк, байлар вә ярлылар катлавы барлыкка киләчәк Киләчәктә бу аерма тагын да тирәнәячәк һәм аерымлык мәңгелек канунга әвереләчәк Ярлы бу- лырга туганнарны баета алмый торган замана килә Байлар тагын да баеп яр- лылардан күпкә өскә менәчәк Бу җәмгы- ятьнең какшамас үсеш законы Байлар
татар булып калырмы, әллә алар үзләренә файдалы бүтән юл сайларлармы? Кайсы төркемгә хаҗәт булачак татар әдәбияты9 Кем укыр татар телендә9 Җитмеш еллык сыналган әдәбият хәзинәләрен тоташтан яндырырга, көл итәргә туры килерме?.. Большевизм чорында өстен саналган темаларга берзаман мыскыллау, көлү башланачак 7
7 ноябрь, 1993 ел, Переделкино
Бүген монда соңгы көн Иртән юлга төеннәрне барлый башласак ха-ха- ха' Ничеклөр автобуска керербез дә, ни хәлләр итеп метроны узарбыз Ярый ла Мөскәү хәвеф-хәтәрсез генә озатса Кичә большевиклар өндәүләр күтәреп, чәчкәләр тотып үзләренең мәңгелек аталары Ленин янына килеп сәламнәрен тапшырдылар Бүген мәркәз милициясе сагайган, Кызыл мәйданда хәрәкәт, коммунистлар җыйнала'
Кичә ишетелгән ике хәбәр сабырларны да аяктан екты. Ельцинга азмы-күпме ышаныч баглаганнарның да өмет шәмнәрен сүндерде Беренчедән "Президент сайлауны уникенче июньгә билгелибез, чигенү дә чигерү дә булмаячак'" дип белдерде Яраннары аның бу көтелмәгән адымын акларга, төрле сәбәпләр табарга тырышып, аяк астында убылган балчыкны цементларга азаплансалар да моңарчы аңа ышанып килгәннәр дә егылды Шуңа өстәмә Рөсәй хәрбиләре “Россия атом-төш коралын беренче башлап куллану хокукын үзендә калдыра", дип белдергәннәр
Парламентның сулга каерылганын күрә торып бернинди төпле чара табал- мавын, гамьсез битарафлык саклавын аңлаганнан соң мин беренче тапкыр Ельцинга ышанычым какшавын язып үткән идем инде Дөрес' Мин сарык түгел, аның да гап-гади бер урыс икәнен күрә килдем ләкин кем алыштырыр Ельцинны? Коммунист-фашист Хасбулатов белән Руцкоймы9 Макашов өереме9 Җүлөрлөр йортыннан ычкынган Жириновскиймы9 Алар белән чагыштырганда Ельцин күңелемә якынрак тоела иде Хәзер, адым саен үз сүзеннән кире кайтуы, вөгцдөсезлеге белән аңа булган ышанычым нык какшады Коммунистлар партиясен хөкем итеп, хурлык баганасына кадаклыйсы урында, ул аларга ирек, мөмкинлек юлы ачып өндәп сайлауларга алып кереп бара Тиешле имзаларны иң өүвөл, беренче булып һәм сан өстенлеге белән нәкъ коммунистлар җыйды Мөскөүдө чыга торган фәлөстин гәҗите “Зюганов президент булачак!" дип тантана белән белдергән иде, хак булып чыгар шикелле' Әйткән сүзен җиренә җиткерә алырлык ныклык юк икән Ельцинда Шаймиевнең фетнә ва-
Хатыны Нәкыя белән 1996 ел
кытында Мәскәүдән читтә йөрүендә дә бер-бер мәгънә табарга була! Әгәр иртәгә Ельцин чәнчелеп барып төшә икән—Шәймиевнең йөзе ак!
13 декабрь. 1993 ел, иртәнчәк
Соңгы атна шик-шөбһәләр чытырдап ябышкан кием итәген сөйрәп йөреп үтте сайлауларны көттек Депутатлар, хөкүмәт әһелләре авыз тутырып: "сайлауга барып йөрүнең файдасы юк1" дип игълан иттеләр Яңа конституция проекты милли җөмһүриятләрнең мөстәкыйльлек идеясен санга сукмый, без. элеккедән дә яман хәлдә: Казан губернасы булып кына калабыз , дип күпчелек милләттәшләребез гайрәтләнеп, кыюланып сөрән салдылар Сәяси төркемнәрне җитәкләгән лидерлардан иң батыры Вл Жириновский булып чыкты Ул. һич читенсенмичә. икеләнмичә. -Әйе, илдә урысның өстенлегенә ирешергә, аны мәңгелеккә ныгытырга кирәк Әйе, сугышсыз яшәп булмый дөньяның иң җитди мәсьәләләрен бары тик өченче бөтен дөнья сугышы гына хәл итәчәк Әйе без җылы океаннарга барып чыгарга тиеш. Әйе, Кытай. Төркия. Һиндстан кебек илләрне бары тик Рәсәй генә акылга утыртырга тиеш . Әйе алда шундый икътисади шартлар туачак әле. Балтыйк буе илләре, Урта Азия илләре "безне урыс канаты астына алыгыз, зинһар' дип ялынып киләчәк...» дип белдерде Тайчынып тормады, урысның сиксән биш проценты уйлаганны бик яхшы белгән ачыклаган, үзләштергән Жириновский үзенең кара максатын, шуңа ирешү юлларын, иманын чак кына да яшереп тормады, үзенең урысның күпчеленә таянганлыгын белеп эш йөртте. Узган сайлауларда аның партиясе 6 миллион тавыш алган иде Мин бу араларда “властька Жириновский киләме?" дип куркып йөрдем Марксизм һәм фашизм—славян халыкларына, урысларга иң ятышлы, иң уңай идеологияләр Басып алу, буйсындыру, илләр, халыклар язмышы белән уйнау—урыс милләтенең иң яраткан, иң хозур шөгыле! Ленин халыклар белән үзенчә уйнаган, халыклар—сычкан, Ленин усал, астыртын, яшькелт күзле Мыра- уҗан булган Рәсәй киңлекләрендә булып узган, теге яки бу күләмдә милләтләрне урыслаштыруга күп көч сарыф иткән әтәм-сәтәм илбашларын санап тормыйм Күңелсез вә ямьсез эш булыр иде болары! Алдан бер нәрсәне ис- кәртик:милләтләр язмышы белән усал “шаярган илбашы артыннан ук, аның эзләренә басып ук икенче бер илбашы тумый, ул беренче кылган гамәлләрне саннамаган, тәнкыйтьләгән булып та кылана. Явызлар арасында, әлбәттә, урта-лыкта, бераз йомшаграк, милләтләрнең әткәсе булып уйнаучы шәп-шәп артистлар булып үтү зарур Брежнев. Андроповлар шундый кыланчыклар иде бугай Еллар үтте, илбашлары алышынды, милләтләр тутырылган капчык, ниһаять. Ельцин хәзрәтләре кулына төште Ул берара капчык бавын бушатып, эчкә, караңгы тынчулыкка әз-мәз тын һава җибәрде Татарлар да сулыш киңәйтеп сөйләшер хәлгә килделәр Рәсәйдәге милли кысынкылыклар чак кына онытылып торды дияргә булды. Ләкин Ленин-Сталин, тарихның иң бөек явызлары, үз тәгълиматларын дөньяда раслар өчен милләтләр узасы юлларга куркынычлы, дәһшәтле миналар тыгып-тутырып куйганнар иде инде Әфганстанда совет армиясе калдырган миналарны тазартып бетерер өчен мең ел кирәк дип саныйлар! Совет солдатларының кермәгән тишекләре үтә алмаган ярыклары калмаган дигән сүз!..Җир шарында совет системасы борын тыкмаган, үзенең агуын чәчмәгән бер почмак та калмаган шул. калмаган. Тарих мәйданына алда чыгачак лидерлар әнә шул билгеләнгән сәгате-минуты килгәнне көтеп ятучы җимергеч көчләргә, ленинизм миналарына гына таяналар Миналарның урыска һәр даим ярдәм итәчәген белә Вл Жириновский! Шуңа күрә ул урыс явызлары көткән сүзләрне көчәйтеп, сулышын киңәйтергә әзерләнгән милләтләрнең маңгаена гына чәпи! Аннары Сталин явызлыгы әз-мәз онытылды, җимерелеп бетмәгән вә бетәчәге дә юк, ленинчылар Ленин-Сталин гамәлләрен тагын бер кат алга манып аңгыра адәмнәрнең күзен сукырайталар. Ленинизм белән фашизм һәрвакыт кулга-кул тотынышып яшәделәр Һәм бүген тагын бер мәртәбә алар- га якты көн килде: кичәге сайлауларда иң зур күпчелекне Жириновский өере алды Рәсәй сайлаучыларының 26 проценты фашистлар лидеры Жириновскийга тавыш биргән Әле бу процентка ничә миллион бәндә кергәнен белдермәделәр Икенче урында хөкүмәт җитәкчеләренә тавыш биргән -Выбор өере бара Жириновскийның уңышларын күреп “Выбор’ны беренче урынга күчерәләр дә, Владимир Вольфович икенче булып кала, өченче урында коммунистлар
Зюганов, Умалатова һәм башкалар Элеккеге, кичәге сайлаулардан чыгып, ышанып әйтергә була өченче сайлауларда Жириновский “сайлаулар" дигән уеннарда вакыт уздырып маташмас, раз-два һәм тәхеттә! Әле фашизмның Рәсәйдә ачыктан-ачык надан гражданнар да абайларлык хәлдә күренгәне юк, амма ләкин бер нәрсә мөһим хәзер фашизмның аягүрә басар сәгате сукты1 Рәсөйнең бөтен халыклары, җөмһүриятләр. шул исәптән Башкортстан Чуаш- стан кебек эре төбәкләр дә кичә буар елан тамагына үз ихтыярлары белән кереп чумдылар Дуамал чеченнар аерылып калды да Татарстан сайлауларга бойкот" ясады Бусы Мәскәү сүзе Башта Татарстан халкының җиде проценты сайлауларга килде', диделәр. Соңра сайлаучыларның “унике проценты тавыш бирүдә катнашты", дип чирканып кына әйтеп куйдылар
Жириновский—26 процент
Унике процент татарлар сайлауда катнашкан Бу ике сан алда бик зур мәгънәгә ия булачак әле! Татарстанга карап сагайган, колагын шомарткан Мәскәү дә бу санны онытачак түгел Чеченнәргә ни. алар урыска каршы чыгып тәгәрәп йөрсеннәр. Мәскәү кичерәчәк аларны Дөнья күтәреп каршы чыгачак түгел Татар язмышының чынлыгы авыр, кичә радиода Төркиядә яшәүче бер өлкән татар чыгыш ясады "Кардәшлек" дип аталган тапшыру Төркия татарларына багышланган иде “Без кайгылы халык", диде татар Язмыш бер чакта да тулаем бүтән халыкларның ихтыярына гына буйсынмаган, теге яки бу күләмдә язмышлар хәл ителгәндә милләтләрнең, аерым алганда татарларның да үз урыннары. дәрәҗәләре бар икән "Кайгылы халык” икән, моңа гел-гел бүтәннәр генә гаеплеме? .
Менә сайлауларга катнашмадык
Бүген мин татарлар авызыннан сүз көтөм. йомгак сүзләренә мохтаҗ минем күңелем "Җиңдекме?' "Җиңелдекме?" Ни әйтерләр безнең хөкүмәт әһелләре? Милли лидерлар нинди йомгак ясый? Оттыкмы? Оттырдыкмы?
Бүгеннән Рәсәй язмышында олы борылыш ясала Кыяр-кыймас көйрәп яткан яңа рух—шовинизм кичәге бәрәкәтле сайлаулардан соң үзенең ал битлеген салып ыргытачак бит! Жириновский яшереп тә тормады, сайлауларга ай кала элек үк "әле мин һәммәсен дә ачып бетермим менә, сайлаулар үтсен, без үзебез теләгәннәрнең һөрбарчасын ачып салырбыз1" дип янамадымыни'71
"Сайлауладан соң Рәсәй күкрәгенә таралган татарларның язмыш шартлары” хакында миннән башка берәр кеше әрнеп уйлыймы бүген?1 Нигә мин ашыгыч эшемне ташлап көгазь-машинкам белән генә серләшәм? Эндәшер кешем калмадымы7
Эшемне ташлап, дидем дә авырткан кулымны сызлаган маңгаема терәп уйга баттым Эшләрем муеннан, эшләрем тезелеп тора Алар кулында чыбыркы, каулыйлар алар мине, тышаулыйлар да яралар Занкиевның 20 табак романын беренче майга өлгертергә кирәк Нур Гайсинның 16 табак җыентыгыннан нидер рәтләргә, сипләргә вакыт Литвин белән язарга тотынган повесть бер атлый да, ике адым артка чигенә Мин кызыгып, янып уйлыйм бу эшләр өстемө таш булып яумаса мин бүген үземне ничегрәк хис итәр идем икән71 Җиңел яшәр идемме7 Белөм, сизөм. акча өчен бөтенләй юк эшләр белән маташам Белөм, язганнарым беркемгә дә кирәк түгел Безнең язучылар «халкым өчен", "халкыма!" дигән купшы шома сүзне үлеп яраталар Ә мин?! Бармы минем халкым7! Мохтаҗмы ул минем сүземә?1 Ай-Һай1 Гомумән, бармы ул татар халкы?' "Юк ул1" дияргә базмыйм Әнә ич. сайлауларны кире кагарга дигәндә шактый нык бердәмлек күрсәттек Ләкин мин бу адымның (кабатлап өйтәм1) җиңүме, түгелме икәнен өзеп кенә әйтә алмыйм Бер нәрсәне беләм без шактый катлаулы, дәһшәтле юлдан бара башлыйбыз Бүген милләтнең сынала торган көне1
Уйлар сынык-санык Уйлар ышкы йомычкасы сыман вак Уйларыма үзем хуҗа түгел Офыкта Жириновский Җиңүче—ул
25 декабрь, 1993 ел, Казан
Таңнан торып Нәкыя белән ярминкәгә чыгып киттек Муллык Муллык1 Шөкер1 Ит-ашлар эскерт булып өелгән, бәрәңге төягән дию пәриедәй машиналар мәйданга тыгызланып тулган Яшелчәләргә карап күзләр камаша Буа, Кукмара районнары килгән Казан халкы акчаны санап тормый, ризыкларны батманы
белән алалар Мин бер читтә, кап-кара куштан машина чыгарган әче төтенне иснәп Нәкыянең бәрәңге алып чыгуын көтәм Тышы вә эче кара машинага кәттә- кәттә киенгән ике кеше кереп утырдылар М Гафуриның алтын базлары хуҗа- ларын тасвирлаган күренеш исемә төште. Болар Рәмиевләр янында1 Нинди ерак безнең аралар, арада упкын, болар—татар булсалар да бер чакта да мине аңлар түгелләр. Якын араларда миңа "халык язучысы" дигән исем ябышты- рырга ниятлиләр, диләр Имеш, указга култамга да салынган инде Ә мин, алт- мыш алты яшьне тутырып килгән аксакал, күрә карау күзләрем белән урамнан карлы сукмак эзләп, чана тартып ит-бәрәңге. бавыр алып кайтам Район хуҗа- ларының нинди иркенлектә яшәп, байлык диңгезләрендә коенуларын уйлыйм Алдарак язасы сүзләргә кайтыйм әле! Бу арада күңел гел сынык, гел төшенке булды “Ел азагын хәтереңнән чыгарма1’’ дипме. 24 ендә, көндезге унбердә, кан басымым күтәрелде Сул яктан маңгай чатнап-чатнап китә Әлегерәк басым уйнаганда мин сәбәбен эзләп таба торган идем, бу юлы һич очына чыга ал- мыйм, очына чыга алмаганда күңелгә курку катыш каушау керә Күрше Фәридә ханым кереп басымны үлчәде 180/110.
Мәктәптән Нәкыяне чакырып кайтардым Ул кай- ткач тынычлана төштем Идарә утырышы бил- геләнгән иде, бармадым, бара алмадым Соңын- нан бармавыма сөендем: күп кешеле, ыгы-зы- гылы утырыш булган! Соңра гадәттәгечә, төрле почмакларга чәчелгәннәр дә башлары күпереп тубал булганчы чөмергәннәр
Сайлаулар узды, демократ дип ат алган төркем: "Ни булды? Сайлауларда ник җиңел- дек? Нихәл итеп фашист Жириновский алга чыкты?" дип, үзара мыштым гына талашалар, гәҗит-журналларны, телевидениене сүгәләр "Халык Жириновскийны яклап түгел, хөкүмәт әгъзаларын кабул итмичә тавыш бирде Бу бик очраклы хәл!" дип, тагын бер тапкыр халык күзенә ком сибеп маташалар. Сайлау нәтиҗә- ләренең сәбәпләрен ачыклау өчен комиссияләр төзегән булып кыланалар Беркем дә "Әйе,
» —урыс халкының күңелендәген, ниһаять Влади-
мир Вольфович азагынача ачып салды Бу ачыш кирәк иде. Бу мәсьәлә моңарчы битараф урыс- ларны да уятачак һәм үзәккә тартачак!" дип әйтми Ә Жириновский, үзе сайлаган вә үзен җиңүгә китергән куркыныч юлыннан бер ка- рыш та тайпылмыйча Австриядә «частный ку-
накта» ята, шәраб эчә. мунча керә (телевидениедән анысын да күрсәттеләр1) пәм дөньяны атом бомбалары белән коендырырга, ул гына җитмәсә әле эшлә- неп бетеп кенә килүче яңа коралны да кулланырга вәгъдә биреп, бөтен кеше- леккә кыю рәвештә яный, өркетә "Әгәр буйсынмасагыз әгәр мин билгеләгән юлдан бармасагыз бер милләткә дә бер илгә дә рәхим-шәфкать юк!” дип секунд саен кабатлый
Безнең сайлауларда катнашмавыбыз Җиңү дип игълан ителде Җиңү булуы да бик ихтимал Татарстан урыслары да бу юлы татарлар белән бер сафка баскандай иттеләр Яңалыкмы бу. әллә уен гынамы'? Урысның кайсы тармагы безгә тартылды1? Авыллармы? Алай дисәң, авылда урыс калды микәнни? Нигә авылда чиләнсен ул. урыс Рәсәй киңлеге калаларына тартылды һәм барган бер җирендә җирле халыкны кол итеп эш башына менеп утырды Хәзер менә Урта Азиядән Кавказдан, бүтән төбәкләрдән күпме урыс куылып кайта Бу «2паиҮЗГе ИСТӘ ТОТЫ”К:КУЫЛЫП. Моңарчы урыс куып йөртә иде. теләсә иле-иле _ ГРГ өерләп куа иде. бүген урысны куалар һәм нигездә яшәгән илләрендә баш булып торган урыс куылып кайта Явызлана белгән, изәргә оста и!!ЛМпиа^аК Урыс каита Алар хУпламь'ймы Жириновскийны' Татар-башкорт- ич ?„Яп р КУӘМ ДИ ИКӘН’ УЛ бЭРЫ ™К Ү3 кәефенә яраштырып кына кумый ич безләрне, ул, әнә шул җайлашкан төбәкләреннән кузгатылган дүңгәләкләр
Г Тукай музеенда, Г. Ахуновның тууына 75 ел тулу уңаеннан үткәрелгән очрашуда 2000 ел.
өчен дә тырыша лабаса! Гасырлар дәвамында куып күнеккән, канына өстенлек әрсезлек сеңгән урыс-улак берәр заман шушы куылышларга риза булып тора алырмы? Ай-Һай!.
Яши-яши гыйбрәтләр арта Әле кайчан гына Ельцин ягына авышканын сиздермәгән, Кырымда арка җылытып яткан өчен Шәймиевкә әллә нинди гаепләр тагарга әзер идем Бу хакта язып-теркәп китмәдемме икән көндәлек бик өзек-өзек. торымнан-торымга гына языла, язганнар истә калмый буталчык дөньяда зиһеннең бөтенлеген саклап тотып булмый Хәзер Шаймиевнең зирәклегенә сокланам Парламент явызлары Хасбулатовларны терәп аттырып кичәге үз адәмнәрен үтертеп кан коеп Ельцин дөньяга үзенең күләгәсен ачып күрсәтте Шактый явыз, кансыз, чын урыс икән ләбаса ул' Аның шушы атыш адымнарын хуплап үзем дә үземә бүтән төрлерәк итеп карадым Хасбулатовның кемлеген әллә кайчан белә идек ләбаса' Аның властька үрләве хакында бер генә сөйләшмәдек, хатларымда да ошбу фикерем чагылыш тапкандыр' Шул чакларда Хасбулатовны, аның иярченнәрен авызлыклау тәхеттән бәреп төшерү берни тормый иде Ике ел тынып-куркып яшәде дә корал телгә килгәч кенә Ельцин дә гайрәтләнде Сизгәнме боларны Шәймиев юкмы иллә мәгәр бүген аның йөзе ак. ул канлы бәрелешкә кулын тыкмады Илбашына сабырлык килешә шул!
Беркөн Рәшат кереп үз күзәтүләре белән уртаклашты әле Медицина ин-ститутының хәзерге дүртенче курсы гына студентларга охшаган, әле бу буыннан, бу лотоктан кемдер, файдалы кеше чыгуын көтәргә, өметләнергә була, ди Аннан соңгы өч курс Онытма болары инде хәзер өскә калыккан сары күбек заманны авызлыклаган байларның сөекле балалары икән' Алдап-юлдап ришвәт биреп сынауларны вафасыз үтеп китә алган, өске катларга арт ишектән үтеп йөрергә гадәтләнгән яңа заман хуҗаларының балалары Наданнар, һавалы- лар. байлар, чамасыз тәкәбберләр Бер сурәт басылган иде гәҗиттә Мәктәп Уку классы Мескен генә, фәкыйрь генә бер укытучы Уртада танавын югары чөйгән бер маңка сарык утыра Шул нәҗес капчыгы янәшәсендәге кызга Фи- и. миңа атна саен сагыз алырга да аның получкасыннан артык акча бирәләр'” дип хәлфәсен мыскыл итә Әле шул буын вәкилләренең дә үсеп җитеп ил башына менеп утырасы бар ич Әлегә безнең арттан калкынган һәр буын үзе белән өметсезлек, адәм баласының иң түбәндәге инстинктларын гына алып килә Аны безнең һәм бездән алдагы буыннар өметсезлек баткагында сасыда һөм быкырдыкта тәрбия итеп үстерәләр Шуннан чыгып өйтәм Рәсәйдә бер чакта да ипле хөкүмәт, демократик гадел кануннар өстенлеге була алмас' Элек мин балаларны кая да булса чит илгә җибәреп алардан аеры яшәү хакында уйлый да алмый идем, хәзер исә икеләнәм таба алырмы алар илдә бәхет'? Без нужа чөмереп авылда аякланган буын вәкилләре авырлыкларны күтәрә алдык, бездә әрсезлеккә караганда түземлелек күбрәк иде Түздек' Ә алар9 Чит илләрне күргән, мондагыны иртә аңлаган хөр күңелле егетләр өзмәс чәчәк аткан ахмаклык дөньясына гел-гел риза булырлармы91
Декабрьнең иң зур вакыйгаларыннан Рөстәм Яхин вафат булды Татарның без белгән, без кабул иткән, без яшәгән чор татарының соңгы композиторы Әнвәр Бакиров белән чордаш булсалар да ул татарның йомарланган җылы җаны биеклегенә бер чакта да менеп җитә алмады Яшь ягыннан Рөстәм белән Әнвәр тиң булсалар да халыкның аңын, моңын, кайнар җанын бер дәрәҗәдә кабул итә алмадылар Рөстәм үз чоры татарларының җанын бөтен тарафтан аңлап, табигать көчләрен заманча эшкә җигеп, татар күңел дөньясының бердәнбер хуҗасы булды Уфалы Рим Хәсәнов вакыт-вакыт аның бәрәкәтле дулкыннарында тибрәлеп, татар күңеленә китмәс җылылык өстәп торгалады Әмма Рөстәм Яхин соңгы ун-егерме елда бердән бер бөек милли композиторыбыз иде Рөстәм татарның җан сакчысы, күңел биеклегенең төгәл үлчәү берәмлеге иде Глинка әйткән 'без музыканы тудырмыйбыз аны халык тудыра без аран- жировать кына итәбез", дигән Соңгы чирек гасырда татар милләте шулкадәр җимерелде ки. аны татар дип атау да кыен, аның милли төп сыйфатлары уңды югалды, алмашынды Рөстәмнән соң килә торган композиторларга үпкә дә юк сыман, алар үз чорының җимешләре Рөстәм Яхин белән татарларның йөз еллык, мең еллык нурлы тормышы, җылы җанлы татар моңнары китте Сәйдәш— Яхин. алар арасындагы мәйданны хаклы рәвештә биләгән Мансур Мозаффа-
ров, Заһит Хәбибуллин, Җәүдәт Фәйзи, Александр Ключаревлар китте Рөстәм яшәгәндә, аның моңы шушы буын дулкыннарында өстенлек иткәндә, ошбу мәшһүр затлар да татар күңеленең тоткасы булып торалар иде Рөстәм Яхин- ның вафатына атап Марсель Галиев искиткеч тирән мәгънәле мәкалә язды, татар дөньясында Рөстәмнең нинди урын тотуына хак бәя бирде.
Кичә, ягъни егерме дүртендә, Тинчурин театрында Исламия Мәхмутованың юбилеен үткәрдек, илле яшь тулган икән. Бөтен Казан купты, моңарчы бер генә татар артисткасының юбилее да болай зур күләмдә, халыкның ихлас мәхәббәтен кузгатып узганы булмады шикелле Ярата икән татар Исламияне! “Оештырган, оештырганнар! дисәләр дә чынлык бүтәндә милләт сөйкемле, ягымлы балала- рына үтә мохтаҗ икән Һичнинди арттырусыз әйтелгән мактау сүзләре, ихлас
котлаулар Исламиянең бүгенге татар сәхнәсендә беренче дәрәҗәдә торган артистка ик- әнлеген раслады Һич бүтән уйларга бирелмичә рәхәтләнеп, сафланып Исламия тудырган рәхәт һавада кинәнеп утырдым Сәхнәгә дүртәү мендек мин Туфан. Илдар вә яшь драматург Данил Салихов. Җылы сүз дә әйтергә тырыштык. Татарстан.
Казан, бөтен районнар тузгыган иде Исламияне чәчкәләр белән күмделәр, олы-олы бүләкләр тапшырдылар. Исламия кичә- сенә тамаша кылырга килгән халыкның күбесе кара болыт булып урамда калды. Кертелг- әннәренә театрда урын җитм- әде Депутат значоклары када- ган кәттә-кәттә ирләр, баштан-
аяк затлыга төренгән таза-таза татар апалары урын табалмыйча сөрлегешеп йөрделәр Без—Туфан белән янәшә диярлек—мыек астыннан гына көлеп утыр- дык Хәер, мыек Туфанда гына иде. Яшә. Исламия!
Егерме җидесендә шушы ук залда Равил Фәйзуллинның юбилей кичәсе ңа да татар әдәбияты күгендә якты йолдыз булып балкырга язсын! Исламия кичәсе Фәизуллинныкына катышып китте
Уңнан сулга. Искәндәр Гыйләҗев. Камал театры директоры Шамил Закиров. Аяз Гыйләҗев. Рәшат Гыйләҗев. Камал театры администраторы Кадим Нурултн 2001 ел.
Ул арада миңа "Халык язучысы” дигән исем тактылар "Йәгез, бер дога!” романы басылып чыгу уңаеннан журнал хадимнәрен чакырып аларда нык кына банкет ясадым. Зәйдән Фалес Вәлиев килде, бүләк итеп миңа “Темп" телевизоры тапшырды Күңелле генә чәйләдек-мәйләдек Шуннан Ярулла дусларыбызда Яңа елны каршыладык Режим һәр тарафтан бозылды, ватылды вакытында ашау рәтле йокы күргән юк. урамнарда хәл алып йөреп булмады, боз, ооэлавык Яшь кенә көчле адәмнәр дә очып-тәгәрәп китәләр, чыксам курка- курка гына басам Кыскасы, әле бу көннәрнең тәнгә вә җанга кунган бәрәкәтле һәм бәрәкәтсез тәэсирләре ачык ук түгел
Бүген, икенче гыйнварның иртәсенде торып утырдым да көндәлегемне хат- рецензия ише вак-тэякләрне караштырдым Шушы көннәрдә аларны төпләтеп китап итеп җыештырып куясы иде Алда көтеп һәр таңымны сагалап торган тәҗел эшләрне искә төшерергә да, санарга да куркам' Ходам ярдәмче булсын, югыйсә үзем генә ерып чыга торган түгел