ЗАТЛЫЛЫК


Сонгы еллар—егерменче йознен ахыры белән егерме беренче гасыр башы хәзерге татар әдәбиятына, мәдәниятенә бер-бер артлы зур югалтулар алып килде Буыннарны, алар белән бергә чорларны да алмаштыра торган югалтулар
Ике гасыр чатындагы ижтимагый тетрәнүләрдән туган гомум үзгәрешләр нәтижәсендә барлыкка килгән кискен борылышлар, «иман югалтулар» аз дигән төсле, атарга өстәлеп, бер-бер артлы шәхесләребез лә китә баралар. Һәрберсенең урыны бушап каза Алардан сон бөтенләй башка кешеләр, башка ижатлар. башка күренешләр киләчәк.
Әгәр килсәләр Килә алсазар
Арадан китүчеләрнен һәрберсе турында аерым-аерым сөйләп, дәлилләр белән язып булыр иле Андый хезмәтләр, мәкаләләр бәлки, язылыр әле киләчәктә.
Мин исә бу язмамны—ул үзенә күрә истәлек тә. хушлашу сүзе дә булыр—күпләр арасында сирәк очрый торган, инде арадан китеп тә өлгергән бер замандашыма багышлыйм Затлы холык-әхлагына, сөйкемле гадәтләренә төпле, нигезле гыйльми эшчәнлеге лә өстәлгән, бу юнәлештә аерым бер урын, хәтта төгәл бер өлкәне биләп торган, башкарган эшләренә фәнни тирәнлек, тормышчан, тарихи гаделлек
хас. шул хезмәтләре белән үзеннән соң зур мирас калдырган замандашыма багышлыйм.
Рәис Нәүширван угылы Даутов (15.03 1928—28.08 2007) хакында сүзем
Рәис агай белән танышлыгым әкрен генә башланып, сизелмичә генә урнашты кебек Шуна күрә үзен кайчан беренче мәртәбә күрүемне, кайчаннан сөйләшә, очрашкан саен күрешеп, бер-беребездән хәл-әквал сораша башлавыбызны тәгаен хәтерләмим хәзер. Ләкин бер-беребезне шәхсән белә башлавыбызның Бауман урамындагы нәшрият йортының дүртенче катында булуы бәхәссез Моннан кырык кырык биш еллар элек студент, аспирант чагымда ук нәшриятка, яшьләр редакциясенә килеп киткәләгән вакытларда аны коридорда торган хөллә күргаләвем истә Ятыша каршы су бирергә гиеш кызыл гостәге казын торба төбендәге катай урна янында тәмләп кенә тотен йотып торган хәлдә V зем дә шу з тирәлә тәмәке пыскытып алгалый идем һәрхәлдә, очрашкан саен исәнләшүләр, кыска кыска сөйләшкәләүләр шул дүртенче казга башланды (Әлеге дүртенче кат та. Бахмли
урамындагы ул Матбугат йорты да, кызганычка каршы, тарихта гына калды хәзер...)
Мин аны. әлбәттә, беренче нәүбәттә нәшрият редакторы һәм аннары тәрҗемәче сыйфатында белә идем. Редактор-мөхәррирләрнен ул елларда төрлесен күрергә туры килде. Рәис Даутовнын текст һәм авторлар белән ничегрәк эшләве ул вакытта мина билгеле түгел иде әле. Шуна күрә күп редакторларның берсе буларак кына тоела иде ул миңа.
Минем игътибарны ин элек анын тәрҗемәчелек сыйфаты күбрәк җәлеп иткән иде. ЗОнчы елларда татарча оригиналы харап ителгән «Мөһаҗирләр» романынын очраклы рәвештә сакланып калган русча вариантыннан татарчага кайтарылган текстын укыгач (1968 елда), романнын тәрҗемә икәнлеге бер дә сизелмәгән иде Чөнки тасвирлана торган вакыйгалар барган, романнын үзе ижат ителгән чорларга хас телне дә, стильне дә тәрҗемәче, минемчә, уңышлы итеп кайтара, тергезә алган иде. Һәрхатдә. мина шулай булып тоелды Мәхмүт Галәү әсәрләренең яна, дөресрәге, татарча беренче басмасы.
Рәис агай эшчәнлегенен бу ягына игътибар итүем очраклы булмагандыр, күрәсең. Чөнки ул елларда үземә дә беркадәре тәржематәр белән шөгыльләнергә, шул рәвешчә студент-аспирант кешенең көнкүреш бюджеты хакында кайгыртырга туры килгәли иде. Әмма очрашкан саен сөйләшкәләп, сораштыргалап алырга ярата торган Рәис агайны икенчерәк нәрсәләр күбрәк кызыксындыра иде кебек. Хөсәен Фәезханов, Шиһабеддин Мәржани, Акмулла, Мөхәммәдьярлар хакындагы эреле- ваклы мәкаләләремне укып баруын әйтә, тагын ниләр эшләвемне сораштыра. Шунда ук янә нәрсәләргә игътибар итүнен кирәклеге хакында да искәртеп куярга онытмый Шундый сөйләшүләрнең берсе аерата истә калган
Монарчы бер язганымча, Мөхәммәт Мәһдиев белән бергә әзерләнгән, «XX йөз башы татар әдәбияты һәм матбугат тарихынын кайбер мәсьәләләре» дигән бер мәкаләбез басылып чыккач («Казан утлары», 1967, №7), ул рәсми идеология йомышлылары тарафыннан эзлекле тәнкыйтькә очраган, мәкалә авторлары «буржуаз милләтчелектә» гаепләнгән иде. Бер гыйльми конференциядә элекке партия идеологы профессор Камил Фәсиев һөҗүмнәренә тиешле җавап бирелгән булса да, «Социалистик Татарстан» битләрендә төгәл бер полосада күтәрелгән зур күсәккә— редакцион фикер рәвешендә басылган мәкаләгә каршы чара күрү мөмкинлеге юк дәрәҗәсендә иде. Шулай аптырабрак йоргән көннәрнең берсендә, әлеге кызыл торба янында челемен суырып торган Рәис агай, исәнләшеп кенә узып китәргә теләгән җиремнән туктатып, үз янына чакырып алды. Бераз хәл-әхвәл сорашып, сөйләшеп торгач, әлеге гәзит тәнкыйтенә ишарәләп: «Күңелегезне төшермәгез, мондагы беркем дә аны җитди кабул итмәде. Кемнәрнең кушуы буенча кемнен язуы да мәгълүм. Сез хаклы, күпме инде Риза казый, Фатыйх Кәримиләрдән күз йомып, Тукайның «Китмибез»еннән ахмак нәтиҗәләр ясарга мөмкин!»—диде. Аннары өстәп куйды «Риза казый белән Фатыйх Кәрими эшчәнлекләре дә өйрәнелергә тиеш. Шул юнәлештә хәзергә шыпырт кына материаллар җыя барыгыз Заман, һичшиксез, үзгәрәчәк. Ә гәзиткә килгәндә, аның иманы үзенеке һәм ныклы, хаклы булса, дүрт- биш мәртәбә исемен алыштырмас иде ул!»
Рәис агайның мөхәррирлек, бигрәк тә редактор-текстологлык сыйфатлары белән мина бераз соңрак, узган гасырнын 80нче елларында, якыннан танышырга, хәтта аның белән шактый тыгыз хезмәттәшлек итәргә насыйп булды.
Монарчы да мина төрле редакторлар белән эшләргә туры килгән иде Арада гадәти мәктәп укытучысы сыман имля хаталарын гына чүпләүчеләр дә. текстыңда берәр «борча» табылса, сине кимсетеп алырга теләүчеләр дә. үзләрен «политик белемле», системага тугрылыклы цензор рәвешендә тотучылар да. ниһаять, теләсә ничек чыксын, бераз укырлык кына булсын әле диючеләр дә очраштыргалаган иде. Шуларнын барсыннан белеменең тирәнлеге, киңлеге, күзләренең үткенлеге, ин мөһиме, гыйльми дөреслеккә, документаль төгәллеккә, тарихи гаделлеккә тугрылыгы белән аерылып тора торганы, һичшиксез, Рәис Даутов иде. Мондый нәтиҗәгә мин анын белән дүрт-биш китап чыгару дәвамында ирештем
Бергә-бергә эшләгән беренче китабыбыз Мифтахеддин Акмулла җыентыгы
булган иде Ул эш уйламаганда, көтмәгәндә дигәндәй, кинәт башланып китте Дөрес, минем монарчы да Акмулла иҗатына багышланган берничә мәкаләм басылып чыккан, шулай ук Атматы архивында һәм археографик эхтәнүләр вакытында җыелган шактый яна материалларым бар иде
1981 елнын яз айларында көтмәгәндә мине нәшрият директоры Гарәф Низаметдинович Шәрәфетдинов чакыртып азды (монарчы да мина берничә китап, мәсәлән. Әбрар Кәримуллиннын басылып чыкканчы ук «бәхәсле, дип исәпләнә торган монографияләрен. Габлрахман Таһиржанов китабын чыгаруда нәшрият белән хезмәттәшлек итәргә туры килгән иде)
Директорның сүзләре кыска һәм катгый булды мәгърифәтче шагыйребез Мифтахеддин Акмулланың (1831-1895) тууына 150 ел тула икән, шуны махсус билгеләргә кирәк, кечкенә генә булса да бер китап чыгару зарур Ичмасам ин киме, анын Шиһабеддин Мәржанигә багышланган «одасын, гына булса ла «Иске язуны, казакъ телен белгән кеше буларак, сезгә аны тиз арада башкарып чыгу кыен булмастыр*.—диде ул. Ризалыгымны биреп өлгергәнче «Редактор—Рәис Даутов булыр*.—дип өстәп тә куйды
Шулай итеп, көтмәгәндә тотындым мин бу эшкә. Әлбәттә. Рәис агай белән киңәшүдән башладым Мине күрүгә ул: «Ризалыгынны бирдеңме’*—дип сорады Ризалыгымны сорап-нитеп тормады дигән кебегрәк җавабыма каршы Рәис агай, үзенә генә хас көр вә калын тавышы белән әкрен генә ат кешнәгән төсле гөр-гөр килеп көлеп куйды: «Дөрес иткән, син эшләмәсән. кем эшләсен аны’*
Акмулланың нәрсәләрен, нинди әйберләрен сайлау хакында башлаган сүземне Рәис агай шунда ук бүлдерде: «Бөтен әйберләрен дә ал. бернәрсәсен дә калдырма' Аныкы икәнлеге бәхәслерәк әйберләр булса, аерым бүлектә басарбыз Өлкә комитеты рөхсәт биреп, китап чыгаруны таләп итеп торган чакта мөмкинлекләрдән максималь рәвештә файдаланып калыйк! Түрәләр фикерләрен үзгәрткәнче—ике обком ярыша бит хәзер!—өлгереп калырга кирәк, гиз тогын эшкә!»
Бездә гел шулай инде, еллар буе йоклап ятабыз да. юбилей-мазар килеп җиткәч кенә, артка ут капкан төсле бер-беребезне этә-төртә алга томырылабыз Һәм эшләнгән була эшләр.
Гадәттә— «күнелдән ары...» дигәндәй генә
Ике-өч айда Акмулла шигырьләреме» корпусы әзер иде (кон саен дияр дек эштән кайтып, ике-оч сәгать ял итеп алгач, төнге ун-унберлән иртәнге дүрт-бишкә кадәр, тып-тын шартларда утыра торгач, бара икән эшләр алга ) 1904. 1907 елларда басылган ике китапны төгәл күчергәч, архив һәм экспедиция материалларын ла эшкәрткәч, шактый күләмле текст җыелган булып чыкты.
Рәис агай мин китергән материалларны, бисмилласын әйткән төсле авызын кыймылдатып, мәгънәле елмаеп кулына алды Тиз-тиз карап чыкты Канәгать чырай белән тезләренә шапылдатып сукты: «Болай булгач, өлгерәбез икән' Мин өйгә алып кайтып карап чыгыйм. Ике-өч көннән сон шалтырат атс»
Моннан сон текстларны бергә укыдык Шагыйрьнең тапкыр, хикмәтле сүзләрен укыган саен ул чын күнелдән сөенә, «менә бит. менә ничек әйткән бит!* дип соклана, сүз хикмәтләреннән ихлас рәвештә там табып ләззәтләнә Анын телне нечкәләп тоюы сизелә. Хәтта үзенә аз таныш казакъча гыйбарәләрнең дә мәгънәләрен тиз анлап ала. унышлыларыннан тел шартлатып куя
Мин тәкъдим иткән укылышка бәйләнгәләп алган вакытлары ла булгалады Дөресрәге, укылышнын язылышыннан, төгәлрәк әйткәндә, хәзерге имлябызнын зәгыйфьлегеннән канәгать түгел иде ул. Мин. билгеле, һәммә сүзләрне хәзерге гамәлдә булган орфография буенча язарга тырышкан идем. Ләкин бүгенге язуы хәрефләр җитмәү аркасында кайбер сүзләрнең элекке яңгырашлары то1әл чагылмаган икән. Бигрәк тә рифмаларда һәм ритмда. Шуна күрә мондый очраклар м гамәлдәге рәсми имлянын кагыйдәләрен җимереп булса да. транскрипция элементларын кертүне кирәк таптык. Минем кыюлыгым җитмәгән урыннарда Рәис агайның тәвәккәллеге алга чыкгы Нәтиҗәдә шигырьләр дөресрәк (бәлки элскксчәрәк!) яшырый башлады Монын шулай икәнлеген күрер өчен Акму гы шигырьләренең 50-60нчы еллардагы хрестоматияләрдәге басмалары зч- 1ән әлеге юбилей җыентыгындагы яңгырашларын чагыштырып карау ла жзпәр иле
Шул ук вакытта анын сирәк, архаик сүзләр мәгънәсен ачыклауда зур сабырлык күрсәтүе, ашыкмавы, «жиде кат үлчәве» дә гыйбрәтле иде. Еш кына анын «ашыкмыйк әле, уйлыйк әле» дигән сүзләрен ишетергә туры килә иде. Минем ашыгычрак әйтелгән искәрмәләрем дә төзәтелә барды.
Кайбер совет редакторлары элекке чорга караган әсәрләрдәге аңлашылмаган яисә күчерүчеләр тарафыннан үзгәртелгән, бозылган сүзләрне, шигъри юлларны җиңел генә сызып ташлау, шул рәвешчә тупас кыскарту юлына басарга күп сорап тормыйлар иде Идеологик «зарарлы», мәсәлән, дини мотивларга карата башбаштаклык күрсәтү, аларны ботарлау, таптап узу гадәти күренеш иде (Акмуллада андый төшләрне шактый мул табарга мөмкин). Рәис агай исә бер дә мондый юлга басмады. Аның өчен тарихи текст кагылгысыз, хәтта изге иде. Шуна күрә текстларны әзерләгән чакта «боларны редактор сызып ташламасмы» дип үзем дә шикләнгән, шулай да саклаган юлларның берсенә дә тиеп тормады ул, шуна күрә әлеге еллар өчен шөбһәле («зарарлы»!) дип исәпләнерлек урыннар да исән-имин сакланып калдылар, дөньяга чыктылар.
Димәк, Акмулла әсәрләренең яна заманда басылган дөресрәк текстлары дөньяга чыга алган икән, монда редактор Рәис Даутовнын да теләктәшлеге, саллы өлеше бар.
Рәис Даутовнын әдәби мирас истәлекләрен янадан бастыруда тарихи дөреслек, текстологик төгәллек принципларын ничек аңлавын, үз фикерләрен ничек раславын күрсәтә торган бер мөһим документ бар. Анын Акмулла юбилее көннәрендә конференциядә укыган докладының тексты ул. «Акмулла әсәрләрен бастырып чыгаруда текстология мәсьәләләре» дип аталган доклад конференция материаллары тупланган җыентыкта, мәкалә рәвешендә, урын алган («Поэт-просветнтель Акмулла». Казан, 1983, 126-137 6.). Анда автор ин элек совет чорында Казан дәреслекләрендә басылган әсәрләрендәге төгәлсезлекләрне, кимчелекләрне билгели Аларның «һәммәсе бездәге текстология белеменең чарланып, ныгып җитмәве белән* аңлатылуын искәртә.
Мәкаләнең икенче өлешендә Уфада чыккан Акмулла җыентыгының үзенчәлеге тәфсилләп анализлана. Оригинал рәвешендә тәкъдим ителгән әсәрләрнен башкортчага «яртылаш» тәрҗемәдә бирелүе, күпчелек очракта «тешләре үтмәгән* юлларны, строфаларны механик рәвештә кыскарту очраклары, яисә дини сүзләрне, фәлсәфи мәгънәле төшенчәләрне дөньяви, «сәвитчәрәк» яңгырый торган сүхтәр белән алмаштыру, ягъни текстларны бозу фактлары күрсәтелә Әйтик, кин вә махсус эчтәлекле «иман», «дин» төшенчәләрен «гыйлем» вә «мәгърифәт» ише таррак мәгънәле «дөньяви» сүзләр белән алмаштыру һәм. ин кызыгы, элекке Казан хрестоматияләрендәге кимчелекләрне, ялгышларны кабатлау күренешләре теркәлә (Мәкалә дөньяга чыккач, ирешелгән хәбәрләргә караганда, Уфадагы кайберәүләр, күрсәтелгән бәхәссез хаталарны, бозуларны төзәтү турында уйлыйсы урынга, имештер, «татарлар бездән көләләр!» дип, партиянең өлкә комитетына шикаять белән барганнар, шул рәвешчә элекке гадәтләрен тагын да кабатлаганнар икән .)
1983 елда ЮНЕСКОнын Париждагы «Новости» исемле бюллетенында Гәрәй Рәхимнең оештыруы белән минем «Кул Гали: восемь веков в наролной памяти» дигән мәкаләм басылган иде (татарчасы: «Казан утлары». 1983. №9 һәм «Үткәннән- киләчәккә» дигән җыентык) Мәкаләнең язылу, басылу интригасын сөйләп тормыйм (совет чоры иде бит әле!) Шуннан сон нәшриятта «Кыйссаи Йосыф» нын үзен басмага әзерләү эше башланып китте
Лингвист Фазыл Фәсиевнен күптәннән эшләнеп килә торган, мәгәр монарчы әллә ни хуплау, ярдәм тапмаган эшенә—«Кыйссаи Йосыф»нын җентекләп тикшерелгән тәнкыйди текстын бастыру өчен ишекләр киң ачылган иде. Югарыдан рөхсәт тә булгач, нәшрият эшләрне зурдан башлады Әсәрнен оригиналы, ягъни Кол Гали үзе язган текст транскрипциядә, хәзерге татар теленә дә күчерелеп, русчага юлга-юл тәрҗемәдә, ниһаять, махсус искәрмәләре, барлык мәгълүм кулъязма күчермәләренең тасвирламалары белән бергә басылырга тиеш иде. Боларны башкарып чыгар өчен Фазыл Фәсиев (төп төзүче), Әхмәт ага Исхак (киңәшче). Рәис
Даутов (нәшрият мөхәррире) һәм миннән (текстолог-мөхәррирдән) торган махсус төркем билгеләнде
Фазыл агай Фәсиевнен монарчы ук, текстны төрле кулъязмалар буенча чагыштырып, искитәрлек зур эш башкарган булуы (транскригшия. тәржемаләр. искәрмә һәм тасвирламаларның беренче вариантлары эшләнгәнлеге) редакцияләү процессын шактый тиз тотарга мөмкинлек тудырды. Мин. гадәтемчә төннәр буе утырып, әсәр текстын транскрипцияләү өчен нигез итеп алынган кулъязма вариантлары вә басма версиясе белән чагыштырып чыктым Рәис агай да текстларнын әзер өлешләрен өендә карап, төгәлсезлекләрне төзәтү, бәхәсле урыннарын искәрмәгә алу. аларны кинәшмәгә әзерләү белән мәш килде Атнасына ике-өч мәргәбә. каивакытларнм көн саен диярлек. Р .Даутов бүлмәсендә җыелып кинәшә, бәхәсле, кыен мәсьәләләрне бергә-бергә хәл итә идек
Хәзер уйлап карасам, үзенә күрә кызыклы, гыйбрәтле бер нжади төркем оешкан икән Әсәр текстының фонетик, орфоэпик һәм грамматик үзенчалекләрен мөмкин кадәр төгәл сакларга омтылган лингвист Фазыл Фәсиев. кулъязма текстының дөрес укылышына җаваплы археограф, ягъни мин фәкыйрегез, шигъри юлларнын. гомумән әсәрнен мәгънәсен, поэтик үзенчәлеген яшьтән үк анына сеңдергән, күнелендә саклаган, шулай ук тәрҗемә өлкәсендә дә бай тәҗрибә туплаган өлкән шагыйрь Әхмәт ага Исхак Образлы итеп әйтсәк, боларнын өчесе үз мәнфәгатьләре белән мәгълүм мәсәлдәге Аккош. Чуртан һәм Кысланы хәтерләтә иле Ләкин мәгънәсез вә зарарлы тарткалашулар булмады диярлек Чөнки үзенә күрә төп тәнкыйтьче һәм оештыручы ролен башкара торган Рәис Даутов безнен тарафтан горлечәрәк әйтелгән фикерләрне дә үзара якынлаштыра, бергә куша, нәтиҗәне булачак басманын файдасына таба юнәлтә ала иде
Әлбәттә, фикер алышу вакытында кызып-кызып бәхәсләшүләр дә булгалый иде. Бигрәк тә транскрипциядә беренче нәүбәттә тел үзенчәлеген кайгырткан Фазыл агай каивакытлар проблемалар да тудырып куя. Ул. мәсәлән, төрле кулъязмалардагы фонегик күренеш кенә дип әйтерлек, күбесенчә сонгы заман күчерүчеләре кергкән бер үк сүзләрдәге вак-төяк аермаларны да чагылдырырга тырыша, шунысы белән әсәр тскстынын халыкта яшәү үзенчәлеген, текст тарихын да чагылдыру кирәк дип исәпли. Телче күзлегеннән карасан. дөрес алым бу Әмма булачак басма ин элек әдәби истәлекне дөньяга чыгару булганлыктан мәсьәлә бәхәс тудыра иде Гыйльми интереслары кулъязмаларның тел-фонетик үзенчәлекләрен төгәл чагылдырудан гыйбарәт булган, шул юнәлештә үз карашларын фанатикларча якларга тырышкан Фазыл агай унификация буенча ясалган кайбер тәкъдимнәргә теш-тырнагы белән каршы тора. Өч-дүрт көнгә бер мәртәбә дигәндәй, «сезнең белән, егетләр, эшләп булмый башка!»—дип ачуланып, пыр тузынып, кул селтәп чыгып га киткәли иле Тик иртәгесен, бер нәрсә дә булмаган төсле, тагын килеп җитә, эшкә тогына Каймакларын, бергә-бергә эшләүнең әүвәлге көннәрендә, бәхәсләшүләр тавышлырак килеп чыкканда, нәшрият директоры Гарәф агай, сугышмыйлар микән болар дигән төсле, ишекне ачып шикләнебрәк карын, аннары гафу үтенгән сыман куллары белән ишарәләп кире чигенә, ишекне әкерен генә ябып куя иде
Шактый кыенлыклар тудырган нәрсә шигъри әсәрне хәзерге әдәби телгә юл га- юл күчерү, русчага да тәрҗемә итү булды. Монда инде саф лингвистик тәрҗемә генә жн I ми— сүзләр әләби әсәр контекстында икенчерәк төсмер, яңачарак мәгънә дә алырга мөмкин. Нәкъ менә шуларны хәл иткәндә Әхмәт Исхакнын тәҗрибәсе, зәвыгы аерата зур роль уйнады Гомумән, күпне күргән, күнне баштан кичергән, элекке чор психологиясен лә белгән Әхмәт ага еш кына кинәшмаяәребезнен рухи у эәгеиә әверс ы иде. Ул вакыт-вакыт әсәрнен элекке тормышыбызда тоткан урыны, әләби-эегетик үзенчәлеге, халык авыз иҗатына, яңа заман татар әдәбияты гуу процессына ясаган тәэсирләре хакынла кызыклы, гыйбрәтле мисаллар, күнелде вакыйгалар сөйләп, әңгәмәбезне җанландырып, хәтта нурландырып га җибәрә иде Гомумән тормышы, аерым күренешләргә дә юмористик күз белән елмаебрак карый юрган Охмәг ага пш-гади нәрсәләрдән дә көлә белә, аларны үзенчә бәяли ала иде Беркөнне у л. мәе.» 1ән. билгеләнгән вакыттан шактый соңрак килде «Һи. егетләр, диде керүгә ук Ыуман урамыгыз шул кадәр озынайган икән хәзер! Каләм, кидәм. һаман җитә алмыйм • Адымнар кыскарган, тиз йөреп булмый дин зарланып тормады ул.
Ана җитмеш сигез яшь иде инде.
Әмма ләкин төркем эшенең төп тоткасы, хәтта арка сөяге дә, һичшиксез, Рәис Даутов булды. Һәрвакыт диярлек елмаеп, ачык чырай белән каршы алыр, әйтелгән фикерләрне, тәкъдимнәрне игътибар белән тыңлар, алар төрлечә булсалар да, уртаграк, үзара якынрак моментларын таба белер, шул рәвешчә мәсьәләне көтелмәгәнчә чишүгә ирешер иде. Кайберләребезнен бәхәс вакытында кызыбрак китүенә дә ин элек калын, бас кебегрәк матур тавышы белән, ат кешнәгән төсле гөр-гөр көлеп, дустанә мөнәсәбәт белдерер, шунысы белән тынычланырга мәжбүр итәр иде. Күп сөйләүдән авызың коргаксып, телен ару сизелсә, ул гел чәйле торудан саргаеп беткән чәйнеген ярдәмгә чакырыр Фикерләре анын әсәр текстын яхшы аңлауга, гомумән төпле белемгә, саллы дәлилләргә нигезләнгән булыр. Шул ук вакытта ул кеше фикерен дә хөрмәт итәр, дөрес булмаганнарынын сәбәпләрен әдәпле рәвештә күрсәтер. Гомумән, Рәис Даутовнын кешеләр белән мөнәсәбәтенә гаҗәеп бер табигый зыялылык, затлылык хас иде.
Һәрвакытта диярлек утырышларыбыз шулай эшлекле рәвештә, күңелле атмосферада узганга очрашуларга теләп, ашкынып килә идек. Һәрберебез үз эшебезгә зур җаваплылык белән карадык. Үзенә йөкләнгән тиешле эшне вакытында үтәргә, көттереп тормаска тырыштык. Мин, мәсәлән. Ф Фәсиев тарафыннан редакция эшләре башлангач кына ашыгыч рәвештәрәк язылган, кайбер төшләре каралама хәлендә генә булган кереш мәкаләне Мәскәүгә алып барып, «Бартольл укулары» дигән бөтенсоюз гыйльми конференциясе көннәрендә, утырышлар вакытында да редакцияләү белән мәш килүемне хәтерлим .
Кыскасы, шулай кулга-кул тотынышып, күмәкләшеп, кызу темплар белән эшләү нәтиҗәсендә җәй башында ук булачак китапнын кыяфәте күренә башлады. Зур гына кереш мәкаләне, өч версиядәге әсәр текстын, истәлекне саклаган 160ган артык иске кулъязманың тәфсилле тасвирламасын, күләмле искәрмәләрне һәм фотоиллюстрацияләрне эченә алган булачак китапнын корпусыннан гыйбарәт иде ул «кыяфәт».
Рәссам Тавил Хажиәхмәтов та көн-төн дигәндәй эшләп, китапнын зәвыклы бизәлешен тәэмин итте.
Әзер, мәгәр редакцияләү дәвамында чуарланып беткән текстларны машинкада акка бастыру, корректорларга укыту кадәресе. әлбәттә. Рәис күзәтүендә башкарылды
Чамалы гына буйлы, кечкенә генә гәүдәле бу кешенең шундый—үз буена кире пропорциональ рәвештә—зур җегәргә, көчкә, затлылыкка ия булуы уйландыра да. сокландыра да иде!..
Шул рәвешчә ел ахырына таба зур форматлы, 543 биттән торган калын- фундаменталь китап чыгып та өлгерде Халкыбыз арасындагы искитәрлек киң таралышы, яратып укылышы һәм әдәби фикеребезгә ясаган эзлекле тәэсире буенча беренче дәрәҗәдәге язма истәлеге булган «Кыйссаи Йосыф» дастаны, шулай итеп, яңадан калкып чыкты—язма әдәбиятыбызның елга башын билгеләгән алтын баганасы булып басты!..
Шул рәвешчә олы китап дөньяга чыккач, «Кыйссаи Йосыф» поэмасының 800 еллыгына багышланган юбилей тантаналары гөрләп узды. Казанда да, Мәскәүдә дә.
Тарихта беренче мәртәбә...
Олы фикер иясе, мул мираслы шагыйрь Габдерәхим Утыз Имәни әл- Болгарыйнын Әнвәр Шәрипов тарафыннан төзелгән, сайланма шигырьләрне, поэмаларны эченә алган зур җыентыгын кулъязмалар белән чагыштырып басмага әзерләгәндә дә фәнни редакторның нәшрият мөхәррире Рәис Даутов белән сөйләшүләре, фикер алышулары гаҗәп эчтәлекле, мәгънәле һәм нәтиҗәле булган иде «Нәтиҗәле» сүзен монда очраклы рәвештә кулланмадым. Шуны күрсәтә торган бер генә мисал: Утыз Имәни мирасына тарихи күзлектән дә бәя бирү кирәклеген мина Рәис агай әйткән һәм шул мәсьәләне хәл итүне тәкъдим иткән иде. Нәтиҗәдә китапта, аның кушымта өлешендә, «Габдерәхим Утыз Имәни әл-Болгарый: чор. ижат һәм мирас» дигән күләмле мәкалә урын алды (1986, 338-395 бб ) Шагыйрьнең
ижтимагый фикеребез тарихынла тоткан урынын билгеләү юлында киләчәктә эшлисе эшләрнен чикләре, күләме шәйләнә. күренә башлады. Анын эшчәклеге гаять катлаулы, каршылыклы, бай мирасы никадәре олы. күпкырлы икәнлеге, бу юнәлештәге «күтәреләсе чирәмнәр* дә төсмерләнеп жнтә язгандай булды кебек Телгә алынган бу сонгы факт Рәис Даутовнын гади мөхәррир бхрычы белән генә чикләнмичә, китапларны эчтәлек ягыннан баерак. сыйфатлары буенча яхшырак итеп чыгару өчен дә тырышуына бер мисалдыр. Китапнын күләме артасы булса, аны да директор белән сөйләшеп хәл итүне ул үз өстенә ала иле Гомумән, нәшрият җитәкчелеге һәрвакыт диярлек анын тәкъдимнәре белән килешә иле Габделҗәббар Канлалыйнын соңгы утыз-кырык ел дәвамында табылган, җыелган әсәрләреннән тупланган күләмле җыентыгын әзерләп бетергәч, аны нәшриятка тәкъдим иткән чакта, мин директордан мөхәррирлеккә Рәис Даутовны билгеләвен сорадым
«Ә башка кем булсын сон,—диде Гарәф Ниэаметдинович.—аны алыштырыр кеше юк башка. Тик хәзергә кулы буш түгел анын. бер-ике айдан бушар, бәлкем* Әмма Рәис агай элегрәк тә башлап җибәрде Кандалый әсәрләрен укуны Эшләр, дорссен әйткәндә, майлап куйган төсле бик тиз. шома барды Берәр принципиаль бәхәс чыгуын, кискен үзгәрешле төзәтмәләр кертелүен хәтерләмим Мона. ихтимал, элекке китапларны әзерләү процессында минем шактый тәҗрибә туплаган булуым, бигрәк тә архаик һәм гарәп-фарсы сүзләрен дөресрәк язуда, аларнын шигъри яңгырашларын кирәгенчә сакларга омтылуда ярдәмчел транскрипция алымнарыннан иркен һәм кыю файдалануым да сәбәп булгандыр Әмма ин мөһиме, минемчә, үзенчә эпикурист Габделҗәббар хәзрәт шигырьләренең кабатланмас сыйфаты: искитәрлек гади матурлыгы, самимилеге. сәламәт шаянлыкларынын тормышчанлыгы һәм чын халыкчан тапкырлыклары сәбәп булгандыр Менә шулар икебезнең дә омтылышларыбызны бер юнәлешкә—болар тизрәк укучыларына җитсен иде дигән теләккә буйсындырды шикелле Теләкләрнең шулай ургак булуы эш атмосферасының җиңел вә самими дустанәлсген тәэмин иткәнлер Һәрхәшә. китап өстендә эшләү процессы мина үзенә күрә бер табигый, күңелле бәйрәм сыманрак булып тоелган иле. Хәзергә кадәр шулай истә саклана
Ниһаять, ялт иткән төсле китап—Габделҗәббар Канлалыйнын монарчы мәгълүм, ягъни табылган, җыелган әсәрләре зур гына том булып дөньяга чыгып житге Әгәр анарчы ике мен чамасы шигъри юллары гына билгеле булган булса, хәзер, вариант һәм аныкы булуы ихтималларын кушып санаганда, тугыз меннән артык шигъри юллары бергә тупланып, укучыларына барып җитте
Жыен әйткәндә, бу елларда, бергә-бергә лүрт-биш кнгап өстендә эшләү нәтиҗәсендә мин Рәис агайнын Ходай тарафыннан редактор итеп махсус яратылган сирәк затларның берсе икәнлегенә ышандым. XIX гасыр белән XX йөз башы татар мәдәниятен, шул чор Казанының милли интеллектуаль хәятын яхшы белүе, телебезнең үзенчәлекләрен нечкәлекләрен тоюы, шигъри текстларны дөрес, матур яңгыратуда, текстолог сыйфатында осталыклар күрсәтә алуы да мине сокландырды. Бу җәһәттән ул үзен чын гыйлем, нечкә зәвык иясе буларак күрсәтә, таныта алды Бер үк вакытта ул гаять эзлекле, үпсен күзле, зур мәсьәләләрне хәл иткәндә дә. өтер, анын урыны кебек «вак* нәрсәләрне лә күз уңында тота белүче нәшрият мөхәррире дә булып кала алды Халкыбызда кәгазь битен «кара язу* агарта, дигән бер хикмәтле әйтем бар Талантлы әдип, җитди редактор каләменнән «кара язулар* тагын да агара төшә икән...
Әйе. Рәис агай Даутов белән бергә-бергә эшләү дәверендә мин анардан текстларны басмага әзерләү буенча күп нәрсәгә өйрәндем, мул тәҗрибә тупладым Шуңа күрә, соңра административ эшкә күчкәч тә. башка мәшәкатьләр белән шөгыльләнгәндә дә. ул елларны сагынып яшәдем Хәзер лә сагынып искә төшерәм
Монарчы Яминнарымнан чыгып. |>аис ага* бслан «ежен арада бигнссс м ге.1 а.1 аа гел. һәрвакытта ла пыяла от- кебек шоп-шома. ппга бу.пан икән днп уЯларга чомкин Гомум.1н алганда, аш мэсьалэмнаә мөнәсәбәтләребез шулай шома, дустанә
һәм эшлекле рәвештә барды. Шулай да беркадәре вакыт теге яки бу мәсьәлә буенча уртак тел таба алмыйча тезгенне төрле якка тарткалап йөргән чаклар да булгалый иде Дөрес, ахыр чиктә, кайвакытларын үз сүзләремнән мин чигенеп, икенче очракта ул да үз раслауларыннан кайтып, бер фикергә килә язып, жинел сулап куя илек. Мондый чакларда төп этәргеч, минемчә, икебезнен дә бер максатка омтылуыбыз—текстларны бирүдә мөмкин кадәр тарихи дөреслеккә омтылуыбыз була иле. Аннары бит кайчакта. уйлана, эзләнә торгач, мәсьәләнең өченче варианттагы чишелеше дә ялтырап куя.
Бер мәртәбә уйламаган, көтмәгән җирдән сугыша да яздык әле. Болай килеп чыкты ул. Кол Галинең «Кыйссаи Йосыф» поэмасы басылып чыккач, югарыда бер әйткәнемчә, юбилей тантаналары башланды. Казандагы шау-гөрләрдән сон Мәскәүдә узачак бәйрәмгә зур делегация белән бергә Рәис белән икебезне дә алып барганнар иде. Тантаналы кичәдән, ыгы-зыгылы, гүрәләр тулган рәсми фуршеттан сон кунакханәбездә дә бәйрәмне дәвам итәргә, бераз «пирәшләп алырга» булдык. Мәшһүр «Мәскәү» отелендәге Равил Фәйзуллин белән икебез урнашкан люкс бүлмәгә күршедәге Рәис агайны да чакырдык. Фуршет вакытында, зур агайлардан тартынып дигәндәй жүнләп ашый-эчә алмауның үчен атырга теләп, чәркә артыннан чәркә жибәрдек, гөржеләрдән дә уздырып ике бөртектән торган аудиториягә өченчебез тостлар сөйләде
Сүз артыннан сүз чыкты һәм, кем әйтмешли, ... күз дә чыга язлы. Чөнки бер ара Рәис агай, шаяртып алырга теләпмедер, минем хакта көндәшләрем, минем Казанда булуымны артык күрүче кайбер көнче каләмдәшләр тарафыннан әйтелә торган гап-гади, тик мина ошамаган бер сүз ычкындырды—килмешәк! Шайтан суыннан шактый җылытылган канымны әлеге ахмак сүз кинәт кыздырып җибәрде. «Нәрсә11 Әйдә, тагын кабатла!»—дидем мин анар усал төбәлеп, «кабатла!»—дип төпчендем. Ләкин ул кабатламады да, ялгыш әйттем дип гафу үтенеп чигенмәде дә. Ирлегемне итәм дигәндер, күрәсең. Мин исә аннан ары кызып бәйләндем үзенә.
Торып та бастык. Бер-беребезнең якаларына ук ябыштык... Әгәр арага Равил кереп басмаган булса, бәлкем, малай чаклардагы кебек борыннар да канавы ихтимал иде...
«Нәрсәне кабатлыйм, ни өчен кабатлыйм?!»—дип Рәиснен үрсәләнүен генә хәтерлим. Бүген уйласам, ул үзенең нинди сүз ычкындыруын үзе онытып та җибәргән иде шикелле.
Ниһаять, Равил икебезне дә аерып, мине эчке бүлмәгә куып кертте, этә-төртә Рәисне дә үз бүлмәсенә илтеп куйды.
Иртәгесен, йокыдан торып коридорда очрашкач, бер-беребезгә күтәрелеп карый алмыйча, беркадәре вакыт сүзсез генә тордык, аннары, аллан сөйләшеп куйган шикелле буфетка төшеп киттек, сөйләшмичә генә чәй эчтек. Шунда гына Казанга кайтачак билетларыбызның бер купеда икәнлеген искә төшердек һәм, шуннан канәгать булган төсле тынычланып, китап кибетләре эзләп киттек.
Шуннан бирле чирек гасырга якын гомер узды. Без бервакытта да әлеге һәм көлкеле, һәм күнелсез, шул ук вакытта мәгънәсез ызгышны искә төшереп, кем әйтмешли, «анлашып» тормадык (мин үзем бу хакта моңарчы берәүгә дә сөйләмәдем) Чөнки коридорда җиргә карап торганда да. сүзсез генә чәй эчкәндә дә, китап кибетләре эзләп киткәндә дә бар әйтәселәр «әйтелгән», шул рәвешчә, тәмам аңлашылган, тулысынча килешенгән икән. Бары менә хәзер генә, шушы юлларны язып утырганда, мин ул «вакыйганы» тулаемы белән күздән кичергәндәй, хәтер янартып аллым. Һәм бер нәрсәне анладым: ул кичтәге кыланышларыбыз өчен оялсак та, үзенчәлекле сынау булган шул әкәмәт ызгыш өчен язмышка рәхмәтләр әйтәсе, шөкерләр итәсе икән. Чөнки ул «якалашу», аның өчен оялу безнең арада башка бернинди конфликтның, сүзгә килүнең, сүзсез генә лә үпкәләшүләрнең булмаганлыгын раслады Чөнки «Кыйссаи Йосыф»ны редакцияләүдән соңгы мөнәсәбәтләребездә бернинди кер-тап булмады, бәлки хезмәттәшлегебез, бер-беребезгә карата булган ихтирамыбыз, ышанычыбыз арта гына барды.
Р.Даутов «редактор-текстолог» һәм «нәшрият мөхәррире» дигән темага болай киңнән тукталуым аңлашылса кирәк. Әйе, мин Рәис агайның кеше һәм әдәбиятчы
буларак табигатен, сыйфатларын шул өлкәдә хезмәттәшлек итү нәтижәсендә белә алдым. Ләкин Р.Даутовнын мәдәни тормышыбызга керткән өлеше, гомумән татар мәдәниятына калдырып киткән мирасы болар—мөхәррирлек эшләре, башкаларнын китаплар чыгару белән генә чикләнми.
Рәис Даутов әдәбият мәйданына ин элек тәржемәче сыйфатында чыккан иде Анын тәржемәгә нинди әдәби әсәрләр сайлавы, тәрҗемәләрне ничек, ниндирәк дәрәжәдә башкаруы махсус өйрәнүне сорый торган тема Үземә ошаган бер тәржемәсе “Мөһаҗирләренең тел сыйфаты, гомум стиле ничек икәнлеге хакында югарыда беркадәре әйткән идем инде.
Әдәбиятчы Р Даутов эшчәнлегенен үзәк юнәлеше һәм гомер буена диярлек дәвам иткән икенче төп эше—ул яна заман әдипләребез ижаты буенча био-библиографик белешмәләр төзү иде дисәм, әллә ни ялгышмам сыман Конкрет әдәби истәлекләрне, хәтта берәр ижатка багышланган җыентыкны да (мәсәлән. Дәрдемәнд әсәрләрен туплау һ.б ). мөхәррир-текстолог, төзүче буларак матбугатка әзерләү эшләре, мәгълүм булганча, әлеге китапларнын басылып чыгуы белән нигездә тәмамланган була. Ә менә хәзерге әдәби процессны чагылдыруга хезмәт итә торган, ягъни өр- яна заманыбызда ижат иткән, итә килә торган язучы-шагыирьләребез хакында тәфсилле белешмәләр булдыру, аларны тулыландыра, янарга бару—бу инде очы- кырыс. ахыры-чиге күренми торган даими процесс Рәис Даутов нәкъ менә шушы юнәлештә ару-талуны, ялга туктауны, кирәгенчә рәхәтләнеп йоклауны да белмичә эшләгән кеше (ул, мәсәлән, эштән кайтып бераз ял итеп алгач, ярты төнгә кадәр язып-сызып утырырга гадәтләнгән).
Татарстан һәм гомумән татар язучыларына багышланган, китаптан китапка таба мәгълүматлары дөресләнә барган белешмәләрнең сыйфатларын күтәрүдә анын тырышлыгы, эзлеклелеге һәм югары дәрәҗәдәге жанаплылыгы бәхәссез иле «Мәгълүматлары дөресләнә барган» дип әйтүем һич тә очраклы түгел. Чөнки сонгы вакытларга кадәр 1937-1938 елларда ре пресс ияләнгән, шунда ук атып үтерелгән кайбер язучылар хакында рәсми оешмалар тарафыннан атар 40нчы елларда «үз әҗәлләреннән үлгән» кебегрәк фальсификацияле документлар бирелә иде Белешмәләрнең элегрәк чыкканнарында шулайрак язылган ла. Шуна күрә Рәис агайга «үзен дә төзәтергә» гуры килә иде. Һәрхәлдә, репрессия корбаннары булган совет чоры татар әдипләренең исемлеген, тәрҗемәи хәлләрен мөмкин кадәр дорссрәк яктырту юлында Рәис Даутовка бик күп тырышырга гуры килгән идс
Бер үк вакытта мираслары нигездә катгый рәвештә тыелмаган, мәгәр беркадәре үзгәртелгән, кыскартылган әдипләребезнең әсәрләрен сыйфатлырак, төгәлрәк итеп чыгару, элегрәк хөкем сөргән баш-баштаклыкларны. шапшаклыкларны киметү, бетерү юнәлешендә дә яна заман төзүчеләре белән бергә Р Даутоннын да тырышлыгы зур булды. Мәсәлән. Габдулла Тукай әсәрләренең сонгы елларда басылган күптомлыкларын алыйк Андагы шигырьләр элекке совет чоры басмалары белән чагыштырганда күпкә тулырак булып, дөресрәк, матуррак ннгырасалар. конкрет әсәрләре хакындагы белешмәләр дә сыйфатлырак булса, монда ла, ул томнарның төзүчесе (мәсәлән. Рәшат Гайнанов) белән бергә, һичшиксез, мөхәррир РДауговнык да хезмәте зур иде
Бу фикерем югарыда бер мәртәбә телгә алынган Дәрдемәнд җыентыгына («Исә җилләр» 1980) һәм тагын Галимҗан Ибраһимов (8 томда). Галиәсгар Камал (3 гомда). Хәсән Туфан (2 томда) мирасларын басмага әзерләүгә дә карый. Гаяз Исхакый әсәрләренең кайта башлавында да («Зиндан* исемле җыентык, 1991) Рәиснең хе змәте бар Классик мирасны бастыруда актив эшләве белән бергә ул хәзерге чор шагыйрьләрен дөньяга чыгаруга да (мәсәлән. Р.Фәйзуллин, 1976) катнашты
Био-библиографик китаплар, белешмәлекләр әзерләү процессында ул андый хезмәтләрнең махсус аудиториягә адресланган вариантларын да булдырырга тырышты. Мәсәлән, мәктәпләр өчен дип эшләнгән «Балачак әдипләре» исемле оригиналь эчтәлекле, җиңел стиль белән язылган кулланманың өч чыгарылышы (томы) дөнья күрүен махсус билгеләргә кирәк дип исәплим Әдәбият укытучылары, хәтта тырыш, эзләнүчән укучыларның үзләре өчен дә кирәкле, кыйммәтле кулланма батар.
Укучылар, мәктәп яшьләре мәсьәләсенә игътибар түс.м очраклы түгел. Бу
проблеманың Р.Даутовны гел кызыксындырып торганлыгы, әдәбиятыбызның киләчәге өчен яшь көчләрнең килүенә әһәмият бирүе һәрвакыт сизелә иде. Бер мәртәбә шалтыратып, нәрсәләр «кырып утыруы» хакында сорашкач, ул яна җыентыкларны карап, яна исемнәр, аларнын әсәрләре белән танышып утыруын әйтте. Күпме андый яна исемнәр, өметлеләре бармы, дип кызыксынгач, ул яшьләрнең элекке, бОнчы еллар башындагы кебек үк актив булмавын, шулай да кайбер өметле генә каләмнәрнең күренгәләвен, мәгәр күпчелекнең телне бик белмәвен, анын нечкәлекләрен тоймавын әйтеп көрсенгән иде.
Рәис агайның Казанда жүнләп урнаша, тернәкләнә алмыйча кыенлыкларга дучар булган яшь авторларга рухи да, хәтта матди дә ярдәм иткәләве хакында ишеткәнем бар. Үзе андый игелекләре хакында бер дә сөйләми иде. Бу хакта күбрәк белүчеләр тәфсилләбрәк язса әйбәт булыр иде дип уйлыйм. Хәерхаһлык, ярдәмчеллек сыйфаты да кешенең асылын ача бит.
Ярдәмчеллек сыйфаты, әгәр ул табигый булса, исәннәргә карата гына түгел, минемчә, үлгәннәргә мөнәсәбәттә дә чагылыш таба. Шунын бер мисалын китерим.
Заманында Исмәгыйль Рәмиев (1895-1969) үзешчәнлек юлы белән тырышып, татарның рухи мәдәнияте тарихы буенча энциклопедик характердагы сүзлек өчен материаллар туплаган булган. Совет чорында, шәхси инициативага юл бирмәү хөкем сөргән заманда, ул материаллар басыла алмыйча, кулъязма килеш катып, онытылу, югалу хәленә төшә, һәрхәлдә, фәнни оешмаларның әлеге хезмәтнең язмышы хакында кайгыртулары, кызыксынулары турында үземнен бернәрсә дә ишеткәнем булмады. Р.Даутов анын кулъязмасын табып, журналда өзекләр бастыра, аннары үзеннән яна материаллар өстәп, төзәтеп, тулыландырып ике исем белән китап рәвешендә дөньяга чыгара (Әдәби сүзлек. К., 2000.) Нәтиҗәдә И.Рәмиев хезмәте дә югалмый, белешмәнең сыйфаты да яхшыра. Өстәмә материаллар кертелү исә бик урынлы: И.Рәмиевтән сон тарихи белемебез арта, төзекләнә төште бит Энциклопедик рухтагы белешмәләрдә мондый үзгәрешләр исәпкә алынырга тиеш.
Энциклопедия сүзе телгә алынгач, тагын бер мәсьәләгә тукталуны кирәк табам 2002 елда, ниһаять, тарихта гомумән беренче мәртәбә булып, ана телебездә «Татар энциклопедия сүзлеге» дөньяга чыкты. Бәяләп бетергесез бу уникаль хезмәтнен әдәби редакторлар башлыгы Рәис Даутов булды (пенсиягә чыккач,—«лаеклы ялга» дип әйтә алмыйм: ул гел җигелеп эшләде—аны Татарстан Фәннәр академиясенең Энциклопедия институтына эшкә чакырганнар иде) Әгәр сүзлектә басылган, күп очракта төрле кешеләр тарафыннан русча язылган эреле-вакты мәкаләләр татарча дөрес яңгырыйлар икән—монда да Рәис агайның өлеше, хезмәте аз түгел.
Фикеремне дәлилләр өчен, күпләгән мисалларны чүпләп тормыйча, бер генә характерлы үрнәккә мөрәҗәгать итү белән чикләнәм. Без гадәттә исем- фамилияләребезне русча шаблонга буйсынып язабыз. Мәсәлән: Әбүзәров. Әхмәров, Хәсәнов, Хөсәенов һ.б. дип Р.Даутов редакцияләгән сүзлектә исә: Әбүзәрев. Әхмәрев, Хәсәнев. Хөсәенев, дип дөрес яңгырашта бирелгән Анын шунлыйрак карашны алга сөрүе мина элек тә мәгълүм иде (үзем дә шулайрак эшләргә тырышкалыйм). Әгәр Рәис агай үз позициясендә нык тормаса. иманым камил, башкалар, «документта, паспортта шулай бит», дип, (ә паспортларны, документларны кайларда, нинди генә кемсәләр язмаган!..) «нечкә», нәфис әйтелешле татар фамилияләрен дә гел русча яңгыратыр, хәтта акыртыр идек (мисал кирәк булса, гәзитләргә, «фәнни» хезмәтләргә карагыз, радио да тыңлагыз: татарча тапшыруларда да Гялиев, Кядыйров дип әйтүләр, кызганычка каршы, кагыйдәгә әйләнеп бетте бит!..)
Энциклопедик сүзлегебезнен редакцион сыйфатлары турында язып утырам, үземне бер үкенечле хис биләп тора: ичмасам, энциклопедиябезнең киләчәктә татарча чыгарга тиеш тәфсилле томнарының (сүзлеге түгел!) беренче-икенче томнарын гына булса да, күздән кичерү «нәшрият редакторы» Рәис Даутовка насыйп булган булса?!. Алар, ичмасам, калган томнар өчен үрнәк булыр иде Кызганыч
Гомумән. Р.Даутов эшләгән, ул катнашкан кайсы гына темага кагылсан да, узган һәм бүгенге (хәтта киләчәккә!) мәдәни, рухи тормышыбызның шактый мөһим.
каймакларын ярыйсы гына катлаулы, четерекле, шул ук вакытта актуаль проблемаларына-зарур бурычларга килеп төртелер илек Шул ук вакытта ул башкарган эшләрнең тарихи гаделлек, гыйльмилек ягыннан төпле! эстетик жәһәттән югары зәвыклы дәрәжәлә үтәлгәнлеген дә икърар итәргә туры киләчәк.
Мин гомумән авыр тормышка тарыган, дөресрәге, таратылуга дучар ителгән совет авылында ярым ятим (атасы сөргенгә җибәрелгән), ач-ялангач хәлдә чабата үреп үскән, институт дип аталган гадәти генә провинциаль уку йортында (Сорбонна. Кембриджлар болай торсын, хәтта МГУ да түгел ) укыган кешенен шундый кин колачлы тирән белемгә, әтрафлы культурага ия булуының сәбәпләрен, җирлеген күпкә кадәр анлый алмыйча йөрдем. Ниһаять, зыялылыкны, ан-белемгә хөрмәт хисен нәселдән-нәселгә бирә килеп саклый, үстерә торган аксөяк нәселләре генә түгел, хәгта эреле-ваклы руханилары, эшлекле, булдыклы урта хәлле игенчеләр катламы да кырып-себереп юк ителгән, өстәвенә, авыр сугыш елларында бригадир типкесе астында, люмпенлашканнар даирәсендә үскән, формалашкан кешедә затлылык сыйфатларының шул дәрәжәдә табигый һәм мул чагылуы сәбәпләрен лә тиз генә анлый. бәяли алмаган илем Бары, кайбер асыл сыйфатлы шәхесләребеиә. җөмләдән Илһам Шакировка хас ижади затлылык хакында уйлана торгач, мәсьәләне беркадәре аңлаган төсле булдым. Халкыбызнын дәүләтчелеге чәчәк аткан, барлык соииаль катламнары исән булган чорларда анын элитасына хас затлылык сыйфатларының сибелеп, «төшеп калган орлыклары • әллә ничә буыннар аша узып, янадан тишелеп, шытып чыгарга сәләтле икән' Димәк, затлылык дигән сыйфатның, күренешнең социаль-ижтимагый алшартлары ла барлыгы шик тудырмый Табигать тарафыннан куәтле зиһен, хис сизгерлеге, ихтыяр коче бирелгән чакта ерак ата-бабаларыбызнын асыл өлешләрендә булган күркәм сыйфатлар да янадан калкып чыгалар икән. Димәк, халкыбызнын киләчәгенә өмет багларга, оптимистик күз белән карарга мөмкинлек бар икән әле!.
Рәис Даутовнын табигый затлылыгы кешеләр белән гади көнкүреш шартларында, хәтта гаиләдәге көндәлек мөнәсәбәтләрендә дә чагылыш тапты Кайберәүләргә. бәлкем, көлкелерәк, төчелек күренеше булып тоелуы ихтимал •Диләрәм — Рәисем» дуэтының да күркәм жыр сыман бөтен гомер буена үзгәрмичә саклануы, дәвам итүе дә әлеге сыйфатның бер гүзәл чагылышы иде
Рәис Даутовнын үзлегеннән укып зур белемгә ирешүе, рәсми рәвештә исем- дәрәжәләр алмаса да (дөресрәге, алар артыннан йөрмәсә дә), җаваплы эшләрне чын галимнәрчә башкаруы, минемчә, анын анадан тума табигый талантка ия булуыннан килә. Ул—сүзнең чын мәгънәсендәге самородок галим булды
Яна заман милли мәдәниятебез тарихына шул сыйфатлары белән кереп калды Әгәр киләчәктә, халкыбыз нормальрәк шартларда гомер итә алса, әгәр милли филологиябез белемеггдә «әдәби истәлекләр текстологиясе» дигән бер махсус гыйльми тармак үсеп чыга алса, анын тарихы башында, һичшиксез «текстолог Р.Даутов* кашашкан эшләрнең тәҗрибәсе үрнәк сыйфатында да. бәхәс обьекгы буларак та үз урынын алачак.
Рәис агайның йөрәге 28 августта тибүдән туктаган икән Мин 29ынла төштән соң гына Казанга кайткан идем. Иртәгесен «Ватаным Татарстан» гәзитен ачуга башыма күсәк белән суккан төсле булды Мин исә. моннан атна-ун көннәр эдек үк, ул ЗаЙмишедан кайткан булса, сәламәтлеге, кәефе мөмкинлек бирсә, янына барып чыгармын, язып яткан кайбер истәлекләрем очен анын шәхси архивыннан фоторәсемнәр сорармын һәм. гомумән, кинәшеп тә алырмын дип план корып куйган идем
Көне буе исәнгерәгән хәлдә, эшкә кул бармыйча уйланып йөрдем Ичмасам, соңгы юлына озата барып, каберенә бер уч туфрак ташлый алмавым өчен көендем
Беребез дә мәңгелек түгел. Кемнсн кайчан китәсе дә бәндә ихтыярында түгел Тик якын кешеләребезне соңгы урынына озату һәммәбезнен дә изге бурычы Ин натижәле хезмәттәшлек иткән, һәрбер мәсьәлә буенча уртак фикерлә булган, ихтирам кылышкан заманллшынны озата азмау бигрәк тә үкенечле икән
Болай килеп чыгуның минем өчен (бары минем өчен генә!) унайлы ягы да бардыр, бәлки? Табутта ятуын күрмәгәч, мин анын кыяфәтен бары тере килеш кенә күзаллыйм. Әнә, тагын да бәләкәйләнебрәк калган Рәис Даутов, таягына таянган хәлдә, «Диләрәм»е янында елмаеп, минем килеп җитүемне көтеп тора
Сонгы мәртәбә бер җеназада күрешкән идек
Шулай уйланып утыра торгач, төнге уннарда өстәлдә яткан ак кәгазьгә «Затлылык үрнәге» дигән сүзләр төште.
Бөтен көн буена әйтелгән, язылган беренче сүзләрем
Әйе, каберенә бер уч туфрак сала алмасам да. анар булган ихтирамымны хушлашу сүзе рәвешендә булса да, тәфсилләп әйтергә, әйтеп калырга тиешмен Хезмәтләре, аларның әһәмиятләре хакында да. Бу минем шәхси бурычым
Анын якты истәлеге алдында гомум бурычларыбыз да бар безнен (Исәннәрне генә түгел, үлгәннәрне дә олылау, кадерләү, аларнын истәлекләрен саклау аркылы халкыбыз хәтерен дә гомерле итү культурасына өйрәнә башлыйсы иде!..) Ә бурычлар исә, минемчә, якынча түбәндәгеләрдән гыйбарәт.
Ин элек Рәис Даутов хезмәтләренең, аларны төрләре буенча төркемләп, мөмкин кадәр тулы исемлеген—библиографиясен булдырасы иде Мондый хезмәт бер Р.Даутов мирасын барлау өчен генә түгел, бәлки әдәбиятыбыз тарихының актуаль мәсьәләләрен ачыклау, монарчы ирешелгән нәтиҗәләрдән, казанышлардан файдалану өчен дә яраклы булыр иде. Бу библиографик белешмә өчен, минемчә, кирәкле материаллар Рәис агайның үз архивында да билгеле күләмдә сакланган булырга тиеш Мәсьәлә аларны кирәгенчә эшкәртеп, берәр журналдамы, җыентыктамы бастырып чыгаруга кайтып кала. Мондый эшне башкарырлык фәнни көчләр бездә җитәрлек дип ышанам.
Икенчедән, беренче теләкнең дәвамы буларак, Р.Даутовнын шәхси архивын,— ул әкренләп сүтелеп, берәмләп тарала, югала башлаганчы (хосусый шартларда саклана торган шәхси архивларга яный торган уртак бәла бу)—мөмкин кадәр тулы килеш саклау тәэмин ителәчәк җиргә тапшыру Теләгемнең бу өлешен мин беренче нәүбәттә мәрхүмнең җәмәгате мөхтәрәмә Диләрә ханымга адреслар идем «Рәисемнең» мирасы, истәлеге гомерле булуын теләсәек..
Өченчедән, гомеренең соңгы көннәренә кадәр Рәис агайнын татар әдипләре хакындагы белешмәнең яна варианты өстендә эшләве, аны нигездә тәмамлавы мәгълүм. Ләкин нәшрият тарафыннанмы, язучылар берлеге ягыннанмы (монысын төгәл белмим), ул белешмәне үзгәртә төшү таләбе куелганлыгы да ишетелде. Хәзер инде мәрхүмгә шулай эшлисе иде, болай төзисе иде дип теләкләр әйтү дә. таләпләр кую да мөмкин түгел. Димәк, хезмәт ни рәвештә эшләнгән, шул хәлдә басылырга тиеш. Бу килеш ул белешмә авторның сонгы ихтыяры да. әдәби фикеребез тарихының билгеле бер вакыттагы «сурәте» дә булып калыр иле. Үз элгәргеләренен мирасларына карата һәм замандашларының иҗатларына ихтирам, тугрылык үрнәген күрсәткән Рәис Даутов мирасына карата да без шундый ук мөнәсәбәттә булырга тиешбез. Татарстан китап нәшрияты белән Язучылар берлеге бу мәсьәләдә гадел фикергә килер дип ышаныйк.
Ниһаять, дүртенчедән, мәрхүмнең истәлегенә бер җыентык та чыгарасы иде. Анда, мәсәлән, Р Даутовнын тәфсилле биографиясе, әсәрләре вә хезмәтләренең югарыла телгә алынган библиографиясе, шәхси архив материаллары хакында белешмә, кайбер мәкаләләре, аның хакта истәлек-мәкаләләр, фоторәсемнәр һ.б. булырга тиеш Бөтен гомерен татар китабын чыгаруга, мирас истәлекләрен хәзерге укучыларга китап рәвешендә кайтаруга багышлаган әдәби фикеребез каһарманының шундый истәлек китабына хакы бардыр дип ышанам.
Изге бурычыбызны күмәкләшеп башкарсак иде.

Реклама