ӨЗЕЛГӘН ГӨЛ


Суга сәждә кылган таллар арасыннан сыкрап-сыктап бер кош аваз сачлы
—И-и-ик! И-и-ик!
«Таллар да картая икән». Нигәдер хатыннын уе кош тавышы артыннан иярмәде. Анын күз карашы чаларган таллар өстеннән йөгереп үтте.
—Таллар да картая икән.—Үзе дә сизмәстән әлеге уен кычкырып кабатлыйсы итте.
Кулындагы дилбегәсен жай гына кагыл барган малай, атны тыя төшеп, җилкәсе аша хатынга борылып карады.
—Бу сина келтер-келтер барган трамвай түгел шул,—диде ул үзен бөтенләй зурларча һәм хуҗаларча хис итеп.—На-а. малкай, кая басканынны карабрак атла әле.
Апасының юл сикертмәләреннән зарлануы дип уйлады булса кирәк, малайнын йөзләгән нәни кояш сибелгән сөйкемле йөзе бөтенләй җитдиләнеп китте. Ул, атын тагын да саграк атлатырга тырышып, юлның чирәмле ягына ә иләкләде. Хатын, бөкләнгән аякларының ойый башлавын тоеп, аларны арба читенә салындырып утырды. Янәшәдәге саегып, нәүмизләнеп калган инешнен ишетә белгәннәргә генә ишетелгән челтер тавышына арба тәгәрмәчләренең келтерәве кушылды. Шулкадәр тансык, җанга якын, сагындырган тавыш иде бу. Болай да түгелергә генә торган күнеле тагын да нечкәреп киттеме, хатынның керфек төпләренә яшь бәреп чыкты
—Матай белән генә җилдертеп барасы ие Шәһәрдән кайтып кем инде ат арбасында калтырап йөрсен. Һе —Малай, үзенә аркасын куеп барган хатынга күз кырые белән карап алды. Сәеррәк кунак булды шул туган апасы. Иртән, тан йокысының иң татлы мәлендә уяткан әнкәсе дә колагына кат-кат киртләде:
—Теленә салынып, апанны бимазалама. Күнеле тулган чак бугай. Иртә таннан «зиратка менеп төшик», ди. Бар, җәлт кенә атыңны җик. улым, бакча артлатып кына аппарырсын. Ишетсен колагың, күп сүләнмә!
Һе Сүләнмә, имеш. Болай да инде, су капкандай Тау бите буйлап зиратка күтәрелгәндә дә, чардуганы эчендә миләш үсеп удырган кабердән чүп утаганда да тел тибрәтеп сүз әйтү булмады. Апасы кап-кара бөдрә чәчләрен яулыгы астына яшерде дә, кыңгырау гөл төсен урлаган күзләреннән тып- тып тамган яшьләрен сөртүне дә кирәксенмичә, әле соры ташны сыйпап алды, әле туфракка йөзен терәп, авыз эченнән генә нидер сөйләнде Малай белә: бу кабердә кунак апасынын әнкәсе ята. Зөлфия апасы ерак шәһәреннән
кайткан саен бирегә килмичә калмый. Аннан соң үзләренең иске йортларына юл тота.
Бу юлы да шулай булды.
-Мин төшеп калыйм, энем, син ипләп кенә кайта тор,—диде ул малайнын аркасыннан кагып —Бәхетен булсын берүк,—дип тә өстәп куйды
Малай ат-арбасы белән күздән югалуга, уйлары белән ялгыз калган хатын инеш ярына таба атлады. Галушларын салып, кулына тотты. Инешнен үтә күренмәле суына яланаяк кереп басуга, үзәкләрен өзеп, сабый чагы, шушы суда әнкәсе белән кер чайкаган матләре исенә төште. Бит очларын әчеттереп, янә күз яшьләре тәгәрәде.
Такыр сукмакта юеш эзләр калдыра-калдыра, тыкрык буйлап үз нигезләренә юл алды Шәһәрдәге иркен фатирында, гаиләсе белән бөтенлектә гомер кичерсә дә. вакыт-вакыт ана менә шушы күрешү—ташландыкка калып кына жанга газиз булудан туктамаган туган йорт белән очрашу житми иде
Келәнен асылмалы бавын тартуга, агач капка авыр сулап ачылырга итте дә. нәрсәгәдер төртелеп, туктап калды Хатын, ике куллап этә торгач, үзе сыярлык арадан ишек алдына үтә алды. Кеше биеклеге булып үскән кычытканнарны, тигәнәкләрне аягы белән аудара-аудара. болдыр буена атлады Тәрәзә кашагасынлагы төсе уңган бизәкләрне, йортнын каралган бүрәназәрен сыйпап үтте. Элеккечә баскыч астыннан ачкычны эзләп алды, әмма йозакны ачып өйгә керергә ашыкмады. Кунак көткәндәй, нигәдер ашыга-кабалана ишек алдын рәткә китерергә уйлады. Бакча почмагындагы иске келәттә эш кораллары, вак-төяк, кирәк-яраклар саклана иде—шунда юнатде Ксләтнен йозагы суырылган, ишеге салынып төшкән—кемдер нәрсәдер кирәксенгән ахрысы. Хатын корсенеп эчкә үтте Кояш нурларында биегән тузан пәрдәсе аша тирә-якка күз ташлады Ике ябе сынган кыска сәнәктән гайре «кыйммәтле» әйбер күренмәде. Әнкәсенен иске самавырына кадәр аякланган иде. Эзләнә торгач, алама булса да халат табылды, ишек кашагасы өстендә киндер бияләйләр дә «исән» иде Хатын кара җирлеккә ак борчаклар төшкән күлмәге өстеннән буяу таплары белән чуарланган иске халатны киеп куйды Кешегә кереп чалгы сорап йөрүне кирәксенмәде: бияләй киеп, ишегалдындагы үләннәрне кул белән йолкырга булды. Йолкып, бер өемгә өя барды, аннан, сәнәкнең ярым-йорты ябенә эләктереп, өемне абзар янына ташый башлады Эш белән мавыгып, капкадан килеп керүчене дә абайламаган икән
—Әссәламегаләйкем, әйбәт кенәме. кызым9 ,
Хатын, каршысынла таякка таянып басып торган йомры гәүдәле, кәжә сакаллы картны кем дияргә дә белмичә, бермәлгә аптырап калды Чуар күлмәгенең чабуларын чалбар остенә чыгарып салган, кара түбәтәен кү зенә үк төшереп кигән, камзулына галәмәт зур сәдәфләр тезелгән карт таныш га. гүгел дә кебек. Песи битедәй кечкенә йозендә туктаусыз йөгереп торган күксел күзләре, сакал астыннан да очлаеп, алга чыгып күренгән ияге, үтмәс чалгы белән чабылган жирдә тырпаеп калган үлән сабакларыдай берән-сәрән утырган чәч бөртекләре анын кигән киеменә нишләптер һич кенә дә ятышмын иде.
—Мин әйтәм, Жамалнын, ихатасына күптәннән берәүмен дә аяк басканы юк иде дим. явыз ниятле бәндәләр була күрмәсен, дим. кердем әле менә, әйе.
Хатын анын бөердән чыккан тавыш белән «әйе* диюен ишеткәч, үзалдына ачы елмаеп куйды. Әнкәсе бу кешене урамда очрата калса да бер чакрымнан урап үтә иде. Колхоз рәисе булып эшләгән елларында авыл хатын-кызларының җелегенә гошкән Тимер Хәсән бүген могътәбәр карт кыяфәтендә басып юра түгелме?
— Исәнмесез — Шулай дию белән чикләнде Зөлфия
Картнын мондый корылыкка керфеге дә селкенмәде, ул жайлап кына баскыч тактасына килеп утырды.
—Дога кылып алыйк. Әйе.—Учларын йөзенә терәп диярлек нидер укыгандай иткәч, ашыгып кына битен сыпырды, сәнәген коймага сөяп, үз- үзен кочаклап торган Зөлфиягә сынаулы караш ташлады:
—Хәзерге яшьләрне игә китергәнче әле...—дип мыгырданып алды.—Авыл халкы да мәчеттән ерак йөри, югыйсә улым үз акчасына гүрнәчәдәй итеп салдырган иде. Кермиләр, урап үтәләр. «Кеше талап жыйган акчага сатган»,— дип сөйләнүләрен әйт син. Кем кемнекен талаган, кем күргән. Мине мулла дип санамыйлар, йөз чөергән булалар. Алланың кашка тәкәсе кирәктер аларга.—Хәсәннен эчен бушатып зарлануы идеме, сүз юктан сүз булсын дип сөйләнүе идеме, хатын ана әлләни әһәмият бирмәде. «Зар елатуларыңны оныта алмыйлардыр». Уен кычкырып әйтмәде. Шулай да:
—Элек дин юлында йөрмәдегез бугай,—димичә булдыра алмады.
Карт, берән-сәрән калган сары тешләрен күрсәтеп, кош тоткандай сөенеп куйды:
—Элек жир йөзендәге оҗмахта яшәп алдык инде. Әйе. Выдруг тегендә дә бар дигәннәре дөрес булса, ә? Әзрәк итәк-жинне жыеп куйсан. мужыт безгә дә тәтер.—Тимер Хәсән янә авызын колагына кадәр жәеп көлде — Шуларны уйлап, саваплы юлда йөрү әле менә, әйе.
Зөлфия ана, чиркануын яшермичә, туп-туры карады. Йә Хода, намаз юлына басып та, үзен-үзе алдарга маташа түгелме бу мескен? Хатын, карт белән сөйләшер сүзе юклыгын белдереп, үлән өстенә ташлаган бияләйләрен алып киле, баскыч буеннан читкәрәк китеп, янә тигәнәкләргә барып ябышты.
—Синең дә бөтенләйгә кайтуынмы?—Хәсәннен тавышы нигәдер калтырабрак чыкты.
Чүгәләп, халат итәген тез арасына жыя төшеп чүп йолкыган хатын бер мизгелгә сәерсенеп китте. Гаҗәп, бөтенләйгә кайтты ди ул монда, вакытлыча гына ди, Тимер Хәсән ни өчен борчылырга тиеш? Тагын кемнең кайтуы турында сүз бара? Гомумән, нәрсә калган ана, нишләп йөри бу карт аларнын
ишегалдында?
—Атаңны шушы нигездә төпләнер дип уйлыйсынмы?
Зөлфиянең кычытканга үрелгән кулы һавада асылынып калды. Нинди ата турында сөйли бу саташкан карт? Бөтен авыл халкы белә ләбаса, юк Зөлфиянең агасы, юк. /Сем ул, нинди ул—бу серне әнисе үзе белән мәнгелеккә алып китте. Кимсетелүләр, авырлыклар белән үткән балачагында да, акыл утыртып, буй җиткергән елларында да әнисеннән әти таптырган мәлләре булмады түгел, булды. Жамал җил ашап яргалап бетергән иреннәрен дерелдәтеп, инәлүле тавыш белән: «Сорама, кызым», дияр иде «Сина әти тигән кешенен мыскал да гаебе юк. кызым. Тик сорама, исемен дә, кемлеген дә сорама. Гаепләсәң, бары мине гаеплә». Гаепләмәде ул әнисен. Бәлки кайчан да булса үзе әйтер дигән сүзсез өмет белән, елларга бәйләнеп еллар үтге.«Әтиен читтән килгән кеше иде. Син туганчы ук суга батып үлде» Бетте Күпме яшәп тә, әти кеше турында бүтән сүз ишетә алмады Зөлфия. Шулай да әнкәсенә бер тамчы да рәнҗү сакламады Ана кешенең болай да ут йотып, һәрчак үзен кемдер алдында гаепле тоеп яшәгәнен күрмәдеме атлә, анламадымы? Йөрәгенә төйнәлгән җан газабы шулай иртә гүргә кертте дә инде әнисен.
Зөлфия бернәрсәне ачык белә: әнисе белән Тимер Хәсән арасында күзгә күренмәс җеп булып гомер буе ниндидер нәфрәт хисе яшәде.
—Анын белән каберен якын булмасын!—ди торган иде Җамал.
—Беспартийный башын белән персидәтелгә каршы дәшмәкче буласынмы әллә? Әйткәннәр сина дуңгыз фермасына эшкә тешәсен дип, и вчу. Пнимаешь.
партия кушканны үтәмәскә итә. Әйе,—Тимер Хәсәннен чыңгылдап торган тавышы ерак еллар аша кабат аларңын капка төбендә янгырый түгелме?
Уе үткәннәр белән бүгенге арасында бер мизгелгә адашып аттан Зөлфияне —Әле кайтып күзгә күренмәгән, хатык үзен мәчеткә имам итеп сайлау турында хыяллана. Имеш, нәселләре затлы—муллатар нәселе,—дигән сүзләр чынбарлыкка кайтарды.
Юкәдә икән чикләвек. Нинди кысыр хәсрәт белән көя дисәк, мәчет тирәсендәге урынын югалтудан куркып өтәләнә икән Тимер Хәсән
Зөлфия, синен эшләрендә минем катнашым юк дигәндәй, җилкәсен генә сикертте дә йолкынган кычытканны сәнәк белән абзар ишеге төбенә ташуын белде.
—Жамалны әйтәм, авыр туфрагы жинел булсын, һай, тәккәбер иде дә сон! Әйе. Син дә анана охшагансын.—Хәсән каш астыннан туктаусыз йөгереп торган күзләрен Зөлфиягә төбәргә тырышты —Ә бит сине минем кыз дип тә авыз пычратучылар күп булды, һе-һе-һе.—Картнын көләргә маташуы күнел кайтаргыч иде.—Әле ярый Жамалнын үз авызыннан атаннын кем икәнен әйттерә алдым.
Анын тагын нидер әйткәнен хатын ишетмәде, ишетсә дә акламады. Ул аяк астындагы жирнен, тирә-яктагы үләннәрнен салмак кына әйләнүен тойды Егылып китмим тагын дигән сыман, аркасы белән балдыр тактасына терәлде Ун кулы тактадан тырпаеп торган кечкенә кадакка тап булды —бердәнбер котылу чарасына юлыккандай, калтыранган бармаклары белән бар көченә шул кадакны кысты. Бу адәм анын әтисенен кем икәнен белә! Золфиянен тез буыннарына әйтеп бетергесез хәлсезлек йөгерде Шул ук мизгелдә әллә каян ингән көч белән ул Хәсән янына ыргылды Кәжә сакалын ун кулы белән учлап, битараф кыяфәттә утырган карт.
—Әстәгьфирулла!—дип читкә тартылды.
— Кем ул? Кем ул мина әти тиешле кеше *
Хәсән карт, бу сүзләрне ишетеп, гаҗәпләнүдән салынып төшкән иреннәрен жыя алмыйча, берара тынсыз калды Хәтта күзләре дә бер мизгелгә йөгерүдән туктады кебек Димәк, Ждмал үз кызына берни дә әйтмәгән'
—Кһым. Алай икән Әйе —Сәбәпсез йөткерә-йөткерә, Хәсән карт утырган җиреннән аягүрә басты, йорт бүрәнәсенә сөягән таягына үрелеп, гаҗәеп мөһим нәрсәне күзәткәндәй, бик бирелеп гаякнын һәр сызыгын өйрәнеп чыкты. Оекбаш кунычына кыстырган чалбар балагына бер хәерсез чүп эләккән икән—иелеп, озаклап, шуны кагып маташты
—«А*сын әйткәч. «6»сын да әйт —«Тимер Хәсән* дигән сүзләр гел очында йомарланып калды.—Зөлфия, сабырсылзанып. анын сүз катуын көле Карт исә киресенчә, күңелендәге ләззәтне—кемнеңдер үзе каршында ялварып, баш иеп тору мизгелен озаккарак сузарга тели иде
—Жамал әйтмәгән икән, димәк, кирәксенмәгән. Әйе Ярар, искегә тисән. исен китәр ди. Кузгалыйм мин.—Хәсән, хәйләкәр елмаюын яшерергә тырышып, түбәтәе белән йөзен сыпырып алды
Янә тиен җитезлеге белән каргнын каршысына ташланган Зөлфия үз ярсуын тыяр хәлдә түгел иде. Ул. чүп өеменә кадап куйган сәнәген күтәреп, каргнын күкрәгенә герәде
-Әйтәсеңме, юкмы? Ике дә уйламыйм, кзггереп кадыйм Әнкәемнен күз яшьләре өчен булыр ичмаса.—Күлзәре сәер ялтыраган хатын бу минутта тәмам куркыныч кыяфәткә кергән иде
«Менә үз башыма бала' Шайтан телемнән гарггымы Билләһи, кадар да бу тиле Анасы сынары * Үз дәверендә әшнәләре җилкәсенә һәм утырган кәнәфие артына ышыкланып күпләрне дер селкетеп торган ир заты, ябык кына гәүдәле шушы хатын алдында көчсезлеген тоеп, артка чигенде Һава
ю&
җитмәгәндәй, камзул төймәләрен чишеп ташлады, аптыраган чырай белән түбәтәен баш артынарак шудырып куйды.
—Туктале, кызым, олы кеше белән шулай шаяралар димени?! Алла сакласын, уеннан уймак диләр. Әйе.
—Әйтәсеңме, юкмы?—Зөлфия инде гажәеп тыныч тавыш белән баягы соравын кабатлады.
—Менә, Алла бәндәсе. Әйттем бит, Сабиржан дидем. Бүген-иртәгә авылга кайтыр дип көтәләр үзен. Шул инде сина әти тиешле кеше.
—Син моны каян беләсен, Тимер Хәсән?
—Ананнын үз авызыннан чыккан сүзләр. Мина ни, кеше эшенә кысылмыйм.
—Ялганлама.—Зөлфия, сәнәкне әле дә булса кулыннан ычкындырмыйча, һөжүмгә ташланырга әзер кыяфәттә басып тора иде.—Кемгә, кемгә—сина барып эч серен уртаклаша торган кеше идеме әнкәй?
—Сон. үзем әйттердем. Алайса авылда сүз таралган ие, имеш Жамалнын кызы Хәсәннән икән, фәлән-төгән. Кая, күпме үгетләп-куркытып та якын китермәде анаң. Кһым...—Карт, артык сүздән ачылган авызын томаларга теләгән шикелле, учы белән янә сакалын сыпыргалады.—Кич белән ферманын каравыл йортына сөйрәп дигәндәй алып кердем Жамалны. Син, мәйтәм, партийный кешенең, намуслы персидәтелнен абруен төшереп, гаиләсен бозып нинди сүз таратасын анда, дидем. Кызын миннән булырга жин очына да кагылдырганын юк бит, дидем. Тешләк иде бит Жамал. минем күзгә караган да каткан. Чыгырдан чыкканмындыр инде, кулдагы йөгән белән китереп сыладым шулчак. Артыкка киткәнен беләм инде, нишлисен, ачу килгән чак бит. «Кызыңның атасы кем? » дим. Авыз ачарга исәбе юк иде. синен белән куркыттым. «Әйтмәсәң, үзен үкенерсең. Кызыннын пешеп килгән чагы, алай-болай харап итеп ташласалар, гаепне үзеннән эзлә», дидем. Кая барсын, әйтте. Ну үземне дә кисәтте, малай, «мин исән чагында бу исемне берәрсенә ычкындырсаң, йә кызыма бер-бер-бер хәл кылсаң, сәнәк белән кадап үгерәм», диде. Синдә дә анан каны ага... Вәт шул. Сабиржан читтә иде бит. әлерәк кенә силсәвиткә хат язган. Мөмкин булса, туган авылыма бөтенләйгә кайтыр идем дигән. Мондагыларга нәрсә, бик әйбәт булыр, йорт та табарбыз дип жавап язып салганнар инде. Имеш, балаларга дин сабагы да укытыр... Әйтерсен. мин укыта алмыйм! Әйе. Улым салдырган мәчеткә шул килмешәкне генә кертеп утыртасы калды. Әзергә бәзер, жайлы шул. —Әңгәмәнең ни белән башланганын бөтенләй исеннән чыгарган Тимер Хәсән, төн йокыларын качырган көндәшен искә төшерүгә, ярсуына чыдый алмыйча, жәлт кенә торып басты; сәнәгенә таянып тораташ урынына катып калган Зөлфиянен дөньяда барлыгын онытып, капкага юнәлде.
Каккан казык урынына күпме басып торгандыр, хатын вакыт исәбен югалтты. Күз алдыннан әнкәсенен аркасын ярып үткән кып-кызыл яра эзе. ананын «егылып төштем» дип шул канлы жәрәкәткә киндер сөлге ябып йөрүләре, «балам син, бәхетем син» дип Зөлфияне күз яшьләре белән иркәләп сөюләре сызылып китте. Монарчы язмыш белән ризалашып, дөньяда әти дигән сүз дә барлыгын онытырга тырышып яшәгән хатын кинәт пәйда булган хакыйкатьтән куркып калды. Күкрәк түрен ят бер тойгы әрнетергә тотынды.
Тормыш тоташ кайту-китүләрдән генә тора кебек... Ул чакта да Сабиржан туган авылына кайткан иде. Юк. юк, бөтенләйгә түгел. Бер генә, бары бер генә тапкыр балачак эзләре буйлап үтәр өчен, тирәннән-тирән сагыну дәрьяларының дулавын басар өчен... Ни хәл итәсең, туган авылы аны үгисетте.
әткәсен-әнкәсен кан-яшь түктереп, җиде ятлар арасына озатты. Чишәргә теләп тә. мәнге чишелмәс төеннәр дә була икән шул күнелдә... Кайтып төшүгә тау башыннан шактый озак карап торды. Хәтерли але. анын бала чагы иле: йөзеннән төсе качкан әтисе, тал кебек сыгылып төшкән әнисе һәм ул. Йолдыз Кашкага тагылган как арбага утырып, нигездән кубарылганда, дөресрәге, аларнын гаиләсен «кулак» дип авылдан сөргәндә, барысы да башкача иде. Ул чордан сон шактый сулар аккан диген... Кара бөдрә чәчле, томраеп торган зәнгәр күзле, какча гәүдәле малай түгел, чигә буйларына иртә чал кунган, тормыш сынауларыннан чыныккан, кин жилкале. мәһабәт гәүдале өрлектәй ир-егет кайтты әйләнеп
Менә бу яшь наратлар ул киткәндә бөтенләй нарасыйлар кебек иде. нәзберекләр иде... Ә хәзер, күрче, наратлык тәмам олы урманга әверелгән. Әнә теге, уртадагы Ялан тау элек. Сабиржан бала чакларда, коточкыч зур. биек булып күренә иде,—тәбәнәкләнгән, чүгә төшкән Салкын чишмә наратлык янындагы таулар кочагында җырлап ага торган иде—аны да авылга күчергәннәр, ахыры, инешнен аръягына таба калын торба сузганнар, шул тирәдә көянтә-чиләк күтәргән хатын-кызларнын кайнашканы күренә
Ул. юл сумкасын бер кулыннан икенчесенә күчерә-күчерә, туган тиешле абыйсы Каюмнын йортына юнәлде. Авыл белән араны бәйләп торган, еллар шаукымыннан да курыкмыйча, алар белән элемтәсен өзмәгән бердәнбер туган иде Каюм агасы.
Сабиржан килеп кергәндә. Фәйрүзә жингәчәсе коштабак тотып ишегалдында чебиләр ашатып йөри иде.
—Чеп-чеп-чеп. и үләмәт нәмәрсә. тагын болдырдагы таска кереп чыккансын бугай, лычма бул гансын. — Капкадан кемнеңдер кереп килүен күргәч, сүзеннән бүленде, кулын каш өстенә куеп, беравык керүчегә төбәлеп торды Алай гына танымагач, табагын чирәмгә утыртып, кулларын алъяпкычына сөртә-сортә Сабиржанга таба атлады
-Кем дип әйтим, күзләрем дәген юньләп аерып бетерми.
—Сон. мине танымаска инде, жингәчә-ә-ә-әй.
—Әллә? Әллә, Сабиржан. син инде, апаем?! И-и. сине күрер көннәр дә бар икән —Фәйрүзә. Сабиржанны кочаклап алган шәигә. аркасыннан сои- сөя такмакларга кереште:
—Кайтмаска дип антлар эчеп киткәнсеңдер, бөтенләй, агай. Аталарын да. үзен дә хатлар, посылкалар сал галап тордыгыз, онытмадыгыз үзебезне Менә агай, менә агай. Бер хәбәрсез дигәндәй.. Абзан шаккатыр инде Киленне алып кайтмагансың бугай9
— Юк... юк. жингәчәй. Кайтам димәде, ярар ипле Өй эчендә дә көчкә йөри, кая инде болай ерак юлга чыгу. Коне-тоне күмер тузаны сулап, комбинатта эшләп йөрүнекедер—хастага калганына ничә ел Мин инде, бер булса да күреп килим дип. кыймылдадым әле менә. Их. жингәчәй, белсен иде: сагындыра, төшләргә кереп интектерә авыл!
Шулайдыр, шулайдыр, жаным. Туган туфрагыннан, рисвай итеп аерып китсеннәр әле. Әткән-әнкән изге җаннар иде. урыннары оҗмах түрендәдер инде.—дип, Фәйрүзә жингәчәсе тагын балавыз сыгып алды Аннан, тынычлана төшеп:
—һаман икегез генә яшәп ятышмы9 Килен белән дип әйтүем.
Сабиржан жан әрнүе белән кулын гына селтәде
—Булмады инде, жингәчәй. бала дигәннәренә тиенен булмады Менә туа, менә туа дип көткәннәре дә дөньяга килә алмадылар Кем гаепле. Алла белсен.
— Менәгрәк. кем гаепле дип торасын, дөньясыннан эзтә инде син гаепне, шулкадәр бредный җирдә эшләп нинди саулык калсын ди кешедә. Үлсеннәр.
бетсеннәр, тамырлары корысын дип җүрикәйләр эшләтә торганнардыр, адәм ыстырамы. Бөтен жүнле кешене токымнары белән ду китереп бетермәсләр ие. И-и, заманакайлар диген... Ниләр генә кыланмай адәм балалары белән...— Фәйрүзә, артыграк әйтеп ташладым дигән шикелле, сүзеннән кырт туктап, яулык чите белән авызын каплады.
Каюм абыйсы әле дә булса тимерче алачыгында эшли икән, кайтканын көтеп тормастан, Сабирҗан да шунда юнәлде.
Сагындырган шул. Барысы-барысы да. Мөмкин булса, күгелҗемләнеп торган наратлыкны да, инде чыпчык тезеннән калып, ярларын тал басып бетергән инешне дә кысып-кысып кочаклар иде Сабиржан... Әтисе белән әнисе, авыл туфраккайларына кайтып күмелсәк иде, дип. әй, хыялланганнар иде. Кая инде... Урал таулары артында, адәм балаларының күз яшьләреннән төзелгән таш каланың ялан кырында булды мәңгелек йортлары.
Хатыны дә кайта алса, Сабиржан ана Олы елга буендагы су тегермәнен— әтисе Сәфәргали мулланын мактанычын күрсәтер иде. Өй нигезләрен, гөрләп торган умарталарын күрсәтер иде. Бакчада күкрәп үскән алмагачлар күләгәсенә алып чыгар иде. күкрәк киереп, кин сулыш белән җырлап җибәрер иде. Иде... «Иде» шул. Су тегермәне ташландыкка калган, умарталар таланган, ботарланган, алмагачларны салкын кышта утынга турап бетергәннәр. Ябык кына гәүдәле Сәфәргали мулла берүзе кулында тоткан дәүләтне «мәгърур» Совет хөкүмәтенең җилкәсе күтәрә алмаган.
Уйларына чумып, тау итәгендәге алачыкка килеп җитүен дә искәрмәгән икән. Сабиржан. һәр почмактан күзләп торган балачак хатирәләрен янартып, нәкъ элеккечә, Каюм абыйсы янына ялан тәпи йөгереп төшкән чактагыча, ике учын авыз турысына китереп:
—Каюм абзыка-а-ай!—дип сөрән салды.
Алачыкның ишеге ачык иде. Менә анда куе зәңгәр күлмәгенең жиннәрен беләгенә кадәр сызганган, искереп, төсе аералмаслык хәлгә кигән алъяпкыч буган, бөкрәя төшкән ябык гәүдәле, яше алтмышлар тирәсендәге ир заты күренде. Ул берара кунакка шаккатып текәлеп торды.
—Әй, энекәш, жан түзмәде диген, ә?— Кап-кара кулларын алъяпкыч итәгенә сөрткәләгәч, Каюм Сабиржзнны каты итеп кочаклап алды. Берара икесе дә сүзсез тордылар. Исәнлек-саулык сорашуны бу мизгелдә кирәксенмәделәр. Бугазга килеп тыгылган төер сүз башларга комачаулы и иде. Күз яшьләрен ирләрчә эчкә йотып, бер-берсенен күзләренә текәлделәр. Кайчандыр төз нараттай булган Каюмны авыл тормышынын авырлыгы ярыйсы бөккән: иңсәләр салынган, маңгай сырлары берсеннән берсе тирәнәйгән. Күзләренең җетелеге шактый кимегән.
Бу очрашуда шатлыгы да, сагышы да җитәрлек булды. Туганнарның икесенен дә күнелен «язмышларның пыран-заран килүендә кем гаепле сон* дигән сүзсез сорау тырный иде.
Сабирҗан, өйдә тик ятып булмас дип, көн дә Каюм абыйсы белән алачыкка йөрде. Беркөнне ишек төбенә чүгәләгән килеш икәүләп тәмәке көйрәтеп утыралар иде, җиз самавыр күтәреп, алачыкка күрер күзгә күркәм генә булган, утыз яшьләр тирәсендәге бер хатын килеп керде Ояла төшеп сәлам бирде дә шунда ук чаяланып:
— Бәрәч, Каюм абый, кунагыңны да эшкә йөртмәсән инде,—дип әйтеп куйды. Каюм да:
—Ничава, кунак дип бушка ашатып яткырмам инде. Укасы коелмас әле,— дип шаяртып алды.
Хатын, Сабирҗан ягына күз сирпеп карады да, үз карашыннан үзе тартынгандай, тиз генә Каюмга таба борылды.
—Карале, Каюм абый, самавырымның борыны агып интектерә, тиз генә
рәтләп бирчәле шуны.
—Әллә салкын тигәнме, борыны ага дисен.—Каюм, самавырны әйләндереп- тулгандырып карады да:—Ярар. Жамал, иртәгә, син килүгә Сабиржан абыен ялт иттереп ясап куйган булыр үзен,—диде.
—Китмәле, иртәгә кадәр чәй эчмичә торыйммыни? Сина сон инде ул ике-өч минутлык эштер, кулыннан гөл коя торган кешегә.—Жамал. ел мая- елмая салпы ягына салам кыстырып куйды.
—Сон. безнен янга кызлар көн саен килеп иөрми бит Иртәгәгә бер сәбәп булыр иде диюем Ярар инде, бик ашыккач, карап карыйк.
Эшне төгәлләгәннән сон Сабиржаннын Жамал артыннан күз атмыйча карап калуын күргән Каюм:
—Әллә, энекәш, күзен төште инде, әнә бит. ияреп китеп бара.—дип төрттерәсе итте. Аннан, кинәт кенә җитдиләнеп —Шәп кеше ул Жамат. мировойын! Түлке бәхете генә юк. Персидәтел Тимер Хәсән харап итеп ташлады да үзен, шуннан бирле ир-ат хаткын жен урынына күрә.—дип өстәп куйды.
—Нәрсә, көчләгән идемени. Тимер Хәсәнне әйтәм
—Сон, апаем, персидәтел кеше көчли мени инде Үз «иреген» белән мәжбүр генә итә бит. Каршы килеп кара!.. Жамат гына нәрсә, ирле хатыннарны да читкә куймый, итәк колы.
—Белә торып, шул хатыннарнын ирләре ни карый? Җыйнаулашып бер бәргәләп атсалар да...
—Бәргәләрсен. бар Иртәгесен авылын белән Себер сөрерләр—шул булыр. Райондагы бөтен түрә монын кулыннан ашый.
Сабиржан. «да-а-а», дип сузып кына куйды да. бүтән сүз дәшмәде Тимер Хәсән дигән исемне ишеткәч, бер вакыйга хәтерендә янарды. Теге чакта, сабый бала килеш авылдан кубарылганда, шушы Хәсәннен сөенечтән әрле- бирле йөгергән күксел күзләре озатып калган иде аны «Сөрелгәннәргә» бер кабым ризык, бер чүпрәк заты алырга рөхсәт итмәделәр Сабиржан. риясыз сабыйлыгы белән, өстенә яна бишмәтен киеп утырган иде. Үзләренә чапырыш күрше булган Тимерхан агай, моны күреп, жәнлск аулаган аучы комарлыгы белән малайнын өстенә ташланды
—Сал жәтрәк. нәселегезне корытасы нәрсә,—дия-дия. бишмәтне малайнын өстеннән йолкып диярлек салдырды Кулында әйләндереп-тулгандырып караганнан сон, табышны арба читендә басып торган улы Хәсәнг ә тоттырды Тегесе, сөенеченнән авызын колагына кадәр ерып. Сабиржанга тел күрсәгге лә бишмәтне кочаклап өйләренә таба йөгерде
Ул чактагы гарьлектән арба төбенә капланып үксүләре Сабиржаннын бүгенгедәй күз алдында иде.
Жамал. алачыктан чыкты да. бермәлгә аяк астына төбәлеп тын гына басып торды. Өйгә кайтырга ашыкмады ул. Аяклары үзеннән-үк* инеш буена— бөдрә таллар белән каймаланган Кызыл ярга атлады. Яр читенә чүгатәле дә. бөл ай да ялт итеп торган самавырын ком белән ышкырга кереште Аннары, эшен ташлап, сабый бала кебек тезләрен кочаклады, сулыгып-сллыгып еларга тотынды. Бар авыр уйларны, хәсрәтләрне, әрнүләрне, рәнҗүләрне шушы инеш суларына салып агы ысы иде Болай таллар кебек бөгелмәс иде Жамал Гомеренең заяга үтүенә әрнеп, елады да елады Анын да башка кызлар кебек сөясе, сөеләсе, иркаләсе, иркәләнәсе килмиме' Ямьсс»би I мин. кем карасын мина" дип үз-үзен ышандырып йөргән көннәре кире кайтсамы’ Терсәк якын, тешләп кенә булмый Инде яшьтәш юрснен балалары буй җиткереп килә, ә ул һаман сынар канат Сүз катучылар булмады түгел.
булды, кайберләренә кызнын тәне генә кирәк иде. кайберләрең исә Жамал үзе якын итә алмады. Авылдашларының үзе артында кызганулы яки көлемсерәүле карашларын тойса да, жаны илергән, телем-телем телгәләнгән мәлләре күп булса да. дәшмәде Жамал. "Сатылмадым мин Тимер Хәсәнгә, сафлыгымны таптатмадым. Йөзенә төкерер өчен генә бардым янына!” дип кеше саен аңлатып йөрсенме? Илнен авызын тегеп буламы?
Шашып-шашып бала сөясе килә анын. Урамнан берәрсенен бала җитәкләп үткәнен күрсә, томырылып-томырылып карап кала. Фермага менгәч, хатыннарның аһ та ваһ килеп балаларының шуклыгыннан зарланулары, уңышларына сөенүләре, гамәлләрен сөйләп көлешүләре йөрәген мен пычак белән телгәләгәндәй итә. Колакларын томалап чыгып чабасы, югаласы килә андый мәлләрдә. Төннәре дә мен газап белән үтә: төшләрендә ап-ак тәнле, тупырдап торган бала сөя Жамал. Сабыйнын калач кебек күпереп торган кул аркаларын, буынтык-буынтык тәпиләрен үбә. Баланын, чырык-чырык килеп, йомшак куллары белән муенына сарылуыннан гәүдә буйлап искиткеч җылы, ләззәтле дулкын таралуын тоя. Уянып китүгә исә—кочагына сыенган чигуле мендәрдән кала, янәшәдә берни дә, беркем дә юк.
Берничә көннән Жамал тагын алачыкка килде. Янә шул самавырын күтәреп. Каюмнын көндез районга киткәнен дә, әле тиз генә кайтып җитмәсен дә яхшы белеп килде ул.
Сабирҗан әллә Жамалны, әллә таныш самавырны күрүдән бераз аптырабрак калды. Өч көн эчендә тагын борыны ага башламагандыр бит монын, шәт...
—Ага, ага шул, Сабирҗан абый, рәтләп кенә бир инде. Тагын купкан бит.
—Кит, берәрсе йолкыса да болай куптарып булмас, жен кагылгандыр моңа.
Жамал тавыш-тынсыз гына Сабиржаннын эшләп бетергәнен көтеп утырды.
—Менә, булды,—дип самавырны сузгач та, алырга ашыкмады. Бит очларының кызышып януына игътибар итмәскә тырышып. Сабиржанга күтәрелеп карады һәм кисәк кенә анын күкрәгенә килеп капланды.
—Сабирҗан абый... зинһар дим, дөрес андый күр мине. Минем... минем бала табасым килә. Ямьсез дисән, йөземә карама, тик бер генә, бер генә ярат әле мине. . Җирәнмә, җирәнмә миннән... Бер генә бардым Тимер Хәсән янына—әткәй-әнкәйнең. үземнен яшәрлегемне калдырмаячагын анласам да бардым... Күнелен күрер өчен дип уйлый күрмә, бары тик ыштыр битенә төкерер өчен генә бардым... Белеп торам, ул адәм актыгы мине барыбер тынычлыкта калдырмаячак. Хатын-кызны яклардай кыю ирләр бар дисенме авылда.—Жамал кайнар күз яшьләре белән Сабиржаннын күкрәген пешерә- пешерә, ашыгып пышылдарга кереште.—Ялгызлыкта гомерем үтеп китә бит. ичмаса тупырдатып сөярдәй куанычым булыр иде Исеменне телемә дә, исемә дә алмас идем. Син бит читтәге кеше, үзенне эзләр, бәйләнер дип уйлый күрмә. Тик... бала гына бүләк ит мина. Беләм. гөнаһка чакырам сине, тик ни хәлләр итим, авылдагы кемгә барып шулай дип ялварыйм—жүләргә санаячаклар бит үземне... Сине кайтканыңнан бирле күзәтәм, сабыр, ипле кешегә охшагансың, Сабирҗан абый —Жамал үкси-үкси ирнең иңбашларына сарылды.
Ике ут арасында калды Сабирҗан. Кайнарлык, яшьлек ташып торган хатынның кулларын үзенең иңбашыннан сыпырып кына төшерер иде—сонгы елларда, хатыны авырганнан бирле мондый дәртне тоя алмаган ир уртасы Сабиржаннын да тәнендә җаны бар лабаса. Куып та чыгармас иде үзен— күзгә күренмәгән билгесезлектән хатынының моңсу карашы, сары сарган сагышлы йөзе эзәрлекләп тора кебек...
Гомерендә беренче тапкыр аны хыянәткә әйдиләр. Кул изәп, ачы да, шул
ук вакытта татлы да елмаеп, хыянәткә чакыралар... Тән акылга буйсынмады Куллар үзләреннән-үзләре Җамалны сыгылмалы биленнән күгәрергә үрелде, аяклар үзеннән-үзе алачыкның алгы ягындагы как сәкегә юнатле
Бераздан Жамал, күзләрен йомган килеш тагын Сабиржаннын күкрәгенә башын салды да, бик әкрен тавыш белән:
—Кыз балам тусын иде. Кыз кешене әтисенә охшаса бәхетле була диләр: синеке кебек кап-кара бөдрә чәчле, зәнгәр күзле кызым тусын иле Зөлфия дип исем кушар идем үзенә.
—Ә нигә, нигә Зөлфия?—Әле генә булып узганнан анына китеп бетә алмаган Сабиржан үз тавышын үзе танымады.
—Зөлфия—бөдрә чәчле кыз дигәнне аңлата.
—Черт- черт. Черт-черт...
Жиләк өзгәндәй, үзе дә сизмичә, бер-бер артлы кычыткан яфракларын йолыккалый икән—Зөлфия, бармак очларының әчетеп кызышуын тоеп, тәүге тапкыр күргән кебек, кулларына текәлде. Сабый чагында шушы кулларын әтисенен кин учына яшереп, авыл урамын хыялында ничә кат әйләнгән иде ул! Артыннан колеп, кимсетеп түгел, көнләшеп карап калдылар. Әнисе дә башын югары чөеп, горур кыяфәттә янәшәдән атлый иде Бала йөрәген кичләрен татлы хисләргә күмгән ак хыял иртәләрен эреп юкка чыга, тан пәрдәсе эленгән тәрәзәдән ачы чынбарлык үрелеп карый. Инде йөрәкне учка кысып, барысы белән—әнкәсен мәңгелеккә югалту хәсрәте белән дә. ачылмас серләрнең барлыгы белән дә килешкән иде бит Ә бүген Гүя ул, кара бөдрә чәчләрен җилгә таратып, балачакның ак хыялына таба йөгерә Тик ара якынайган саен күңелне сөенеч түгел, киресенчә, ниндидер шом били. Хыялын кулга төшерүгә, шушы аклык кар бөртегедәй эреп юкка чыгар күк тоела.
Бу минутта бүтән һичбер чарасы калмагандай, Зөлфия үзе буе үләннәрне ялан кул белән ярсып-ярсып өзгәләргә кереште. Жан әрнүе бу юлы яшьләр булып түгелмәде. Уйсыз, хиссез калган хатын, дөньясын онытып, җир тырмый-тырмый кычыткан, тигәнәк йолкый иде—әйтерсен лә кеше язмышлары белән шулар уйный, әйтерсең лә алар гаепле
Зөлфия, чүп үләне арасында чык тамчысын да эчеп бетерергә өлгермәгән зәп-зәнгәр чәчәкне күргәч, кинәт айнып киткәндәй булды Кыңгырау гөл, «мине өзмә, ни гаебем бар?» дигәндәй, мөлдерәмә тулы караш белән хатынның күзләренә текәлгән иде...

Реклама