Логотип Казан Утлары
Повесть

ӘНИС АЛМАЛАР


Хөрмәтле укучым!
Әгәр дөньяда олы мәхәббәт яшәвенә ыишнмасаң. укыма син бу әсәрне Көнеңә-төнеңә кояш бүләк итеп, җаныңа канат-куәт биреп, күңелеңә сандугач оялатып, гомер юлларыңда очып кына йөрергә көч биргән, изге, ләззәтле, шатлыклы саф мәхәббәткә ышанмасаң. якты дөньяда татлы, газаплы, җаның-тәнеңне сулкылдашып, хыял белән чынбарлык чикләрен юып. зш-гамәлеңдэ рәхимлеккә, шәфкатьлелеккэ. яктылыкка, югарыга өндәгән мәхәббәт булуына ышанмасаң. укыма
Яшьме, картмы син. кызмы-егет.ме. әгәр дә кайчан да бер синең бөтен борлыгыңны кайнар сөю хисе җырлаткан, елаткан, зарыгып сагындырган, җирдән йолдызга чөйгән булса—укы.
Автор
А
лмагач яфраклары җылы жилдә әкрен генә тирбәлеп кыштыр-кыштыр серләшәләр. Бакчада хуш ис—өлгергән алма исе анкый. Сәрби -кузаклары четердәп ярылып китә дә коры орлыклар җиргә коела.
Башка вакытта кош-корт алармы чүпләп кенә торыр иде. тик балаларын канатка күтәреп, инде тынычланган кошлар тук. исләре китми, канат-йоннарын. томшыкларын чистартып яфраклар арасында үтләре генә белгән шөгыльләре белән мәшгуль.
Әнис белән Илгиз икенче курс өчен дәреслекләр алырга училише китапханәсенә килгәннәр иде. Чиста, саф һава тәэсиреннәнме, таш бинага кергәнче бераз алма бакчасындагы урындыкта утырып торырга ниятләделәр. Жылы. рәхәт. Зәп-зәнгәр күктә ап-ак болытлар йөзә.
Әнәс ХӘСӘНОВ (1935) — прозаик, шагыйрь, тәрҗемәче: «Җырым ал җилкән* *.
* Минем сандугачларым*. «Кояшлы яңгыр», һ. 6. китаплар авторы. Казанда яши.
—Авылда бәрәңге ала башладылармы икән? Һава шулай коры торганда
—Юктыр әле. Илгиз. Иген -кыелып бетмәгәндер.
— Кайтып булышасы иде дә бит. Дәресләрне калдырырга ярамый шул Рөхсәтсез киттенме, Сафа абый каршына барып басасынны кот тә тор Әнис, сагынасынмы, малай, ә? Авылны дим
—Быел алай ук үзәк өзелерлек түгел. Ияләшенә. күрәсен Үткән е-ел!
—Ә мин һаман сагынам. Әле менә авыздан авылнын сөтле аш тәме китеп тә бетмәгән, ә йорәк пәрәвезгә эләккән күбәләк мени.
—Авылда кемен калды сон синен. Илгиз?
—Әни. Әнием. Күхләре бик начарланды Әтинен үлгән хәбәре килгәннән бирле күзеннән яше кипми. Ничәмә-ничә ел бит инде
—Бик яраткандыр, күрәсен.
—Үзе дә шулай ди.
— Бер карасан, гажәпләнерлек. сокланырлык бит Кешене кеше шулай яратсын әле, ә! Нинди була икән сон ул андый ярату °
Әнис белән Илгиз бу әңгәмәләрен хәзер еш кына искә алалар. Аннан сон бер ел вакыт узса да. Һәм нинди ел диген әле Икесснен дә яшьлек елларын кинәт килеп чыккан давыл сыман айкаган ел. Яшь күңелләренә тәүк* кайнар сөю хисе килеп тулган ул ел әнә шул кояшлы, жылы. матур, алмалы сентябрь көнендә башланды Һич көтмәгәндә-уйламаганда онытылмас вакыйгалары белән мәнгегә хәтергә уелып калды.
2
Әнис тоткага кулын куйган гына иде. ишек кинәт ачылып китте лә аннан көлешә-көлсшә берничә кыз килеп чыкты Моны кинога төшерүче булса, ул Әниснен артка чигенеп, кызларны уздырып җибәргәч, кинәт кенә зур итеп ачылган күзләрен, гаҗәпләнгән йөзен эре планда озак кына күрсәтеп торыр иде
Кы злар училище капкасыннан кереп киттеләр Әнис ишек төбендә басып торды-торды да баскычка утырды Үзен китапханәдә Илгиз көтеп торуын да онытты. Яныннан яшь егетләр, кызлар тыз-быз килеп кереп-чыгып йөрле Училищега яна кергәннәр кыяр кыймас кына, тирә-якка карана-карана сак кына уздылар. Өлкән курсныкылар шап-шоп басып, ике-өч баскычны сикереп кенә төшеп киттеләр. Әнис һаман утыра бирде Анын кү ^ алдында әле лә теге кы алар төркеме уртасындагы калын толымлы кы знын ап-ак йо ю балкып тора иде. Ул кызнын күзләре урман аланындагы күкчәчәк кебек зәп- ЙШәр булып, үзләреннән бу дөньяда яшәү бәхете, яшьлек, сәламәт юк бәхете очкыннары чәчрәп юра иде. Кызнын карашы Әнис йөзеннән битараф шуып кына узды, ә менә яшь егетнен күкрәк читлегендә кайнар ут кабызырга җитә калды. Ул уттан бөтен күкрәктә әллә нинди юззәт.лс, очасы йөгерәсе килү хисе тарашы Бу хис Әнискә бера з таныш иде N рманга, болыта баргач кыгткызыл җиләк баскан аланга килеп чыкканда нәкъ шундый хис туа. тик бу ЮЛЫ ул кайнаррак, куәтлерәк, ләззәтлерәк иде Шул көннән бирле Әнис юньләп ашау-эчүен дә онытты, йокысы качты Дәресләрдә әллә утырды, әллә юк. Карашы каядыр еракка юнәлгән, кая карамасын, анда теге кышын ак йөзе зәңгәр күзләре балкып торды, юан чәч толымнары чайкалды Ул укытучыларның:
-Әнис, сиңа ни булды? Игътибарсыз утырасын Мин әле генә нәрсә турында сөйләдем?—дип соравын да ишетми иде Андый чакта күршесе Вәгый > Әниснең терсәгенә төрткәч кенә, ул айный китә лә
—Гафу итегез, ишетмәдем шул,—дип җавап кайтара.
— Моннан сон дәрестә игътибарсыз утырма,—дип кисәткәч, Әнис чынбарлыкка әйләнеп кайта да гаҗәпләнә иде. «Мин дәрестә икән ләбаса. Тагын уйга талганмын. Тынлап утырырга кирәк ич».
Дөньяда һәр нәрсәнен чиге була. Ниһаять, Әниснен дә чәбәләнеп беткән уйлары шактый вакыттан соң гадәти эзгә төшә башлады. Күкчәчәктәй күзле, көләч йөзле бу кыз минем күңелемне юкка гына биләмидер дип уйлады ул. Анын мондый хәл турында укыганы бар иде. Габдрахман Әпсәләмовнын «Алтын йолдыз» романында Галим Урманов та нәкъ шундый ук хисләр кичергән ич.
Тәнәфесләрдә Әнис ул кызны читтән генә күрә иде. Ятимнәр йортыннан килгән кызлар арасында йөргәнгә, Әнис анын да ятимә икәнлеген белә. Андый кызлар, егетләр бер үк төрле киемнән йөриләр. «Күкчәчәк күз» дә нәкъ шулай, әти-әнисе юктыр, күрәсен. Бу уй исенә төшкән саен анын йөрәге кысылып-кысылып куя. Әй, шул кызның башыннан гына сыйпыйсы иде!
Көннәрдән бер көнне Әниснен бәхете басты. Ул зәңгәр күзнен исемен белде. Училищеның бик матур алма, яшелчә бакчасында әллә ничә сортлы алма үсә, уңыш җыйган көннәр училищеда үзенә бер күнелле бәйрәмгә охшап кала иде. Андагы алма исе! Баллы хуш истән башлары әйләнепмедер, умарта кортлары, шөпшәләр өерләре белән очып йөриләр. Бакча укучылар тавышыннан гөрләп тора. Ул көннәрдә яшьләр белән бергә укытучылар да эшли, кара куе бөдрә чәчле, мәһабәт гәүдәле училище директоры үзе дә алма тулы әрҗәләрне арбага төяргә булыша, шаяртып та ала. яшьләр сүзенә кушылып бәхәсләшеп тә куя. Анын шундый гадилеген укучылар да, укытучылар да ярата. Хәер, аны шәһәрдә белмәгән, ихтирам итмәгән кеше бармы икән? Алай гына түгел, район үзәгенә эш белән килгән авыл кешеләре дә аны урамда танып:
—Исәнмесез, Нәсихов абый, сау-сәламәт яшисезме?—дип, әллә каян каршына чыгалар.
Педагогия училищесының даны бөтен республикага таралган иде шул. Ә анын белән озак еллар буена мәгариф отличнигы Сафа Нәсихов җитәкчелек итте.
Һәр эшкә куллары ятып торган авыл егетләре-кызларына алма җыю эшмени ул. Ә мондый күмәк эшне әйткән дә юк. Директор, укытучылар алдында бигрәк тә. Быел алма бик мул булып уңган, укучылар аны әрәм- шәрәм итми, бәрми-сукмый, сак кына өзеп, әрҗәләргә тутыралар, аннары складка киштәләргә илтеп куялар. Кышка хәтле ашарга да. кышын ашханәдә компот кайнатырга да җитәчәк бу кадәр алма. Әнә директор үзе шулай ди.
Ерак түгел иптәшләре белән теге кыз да баскычка менеп алма җыя. Әнис аны күзе белән генә түгел, йөрәге белән күрә. Әй, ул кызның көлүләре! Көмеш кыңгыраумыни! Бу тавыш Әнис күңеленең әллә нинди почмакларына үтеп керә. Егет борылып карый да әрҗәсен күтәрергә оныта. Ул арада Илгиз:
—Әнискә бу әрҗә авыр булды, ахрысы. Әйдә, үзем җилкәңә күтәреп куйыйм әле,—дип әрҗәгә тотына.
Әнискә шушы әрҗә авырмы'.’ Тирә-юнендәге курсташлары алдында кешедән күтәртәме! Ул әрҗәне җирдән йолкып алгандай өскә чөя, тик тигезлеген югалта, чайкалып, әрҗәсен чүт кенә төшереп җибәрми. Алмалар җирг ә коела. Кемдер көлә. Кызлар «ах» дип укытучылар ягына карап алалар. Әнис башын күтәрергә оялып, җирдән атма җыя башлый. Анын бит очлары кулындагы алматардай кызарып чыга. Башында һаман бер уй бөтерелә: теге кыз да күрдеме икән? Ә укытучылар ни әйтер?..
Тәжрибәле рус теле укытучысы Ләйлә апалары Әниснен хатен аклый: —Зарар юк. укучылар, саграк кына булырга кирәк,—дип киеренкелекне юк итә —Алмалар бозылмас, йомшак жиргә коелды ич.—Әнис рәхмәтле елмая, анын күкрәген баскан авыр таш эреп юкка чыга
Шул мәлне якында гына алма жыючы кыхларнын ачы итеп кычкырганы ишетелде Теге күкчәчәк күз үрелеп атма алганда баскычы авып киткән икән, ә үзе ботакка асылынып каттан да
«Ярдәм итегез!»—дип кычкыра иде Моны күргәч Әнис шул якка томырылды Башка егетләр дә ярдәмгә йөгерделәр. Ә бакыр чәчле Йлмасны гына күр әле! Барып та житге. тиз генә баскычны торгызып та куйды. Менде, кызны күгәреп баскычка бастырды, кулыннан тотып төшәргә булышты Кызларнын кайсыдыр
—Әнисә, кулын сыдырылган ич. әйдә, йод сөртик.—дип кызны училише медпунктына алып китте.
Әнис, дөрес ишеттемме икән дип. тирә-ягына каранды Әнисә диделәр түгелме? Әйе шул. Исеме Әнисә икән, алайса Ничек була сон инде бу"’ Ул үзе Әнис. Кызык. Әнис мона бер шатланды, бер гаҗәпләнде Гажәи шул. Ничек туры килгән. Әнис—Әнисә. Хәер, бу дөньяда әти-әниләре охшаш исем кушкан кешеләр аз мени? Тик исемнәре охшаш кешеләрнен менә шулай очрашуы анысы инде анын бер Ходай эше Димәк, бу кыз Әниснен адашы була.
Шул ук вакытта Әниснен йөрәген әллә каян пәида булган икенче уй тырнап өлгерде Нишләп Әнисә янына ин алдан ул үзе түгел, ә бакыр баш Идмас барып житге? Өлгеррәк булса. Әнисә Идмаска түгел, ә Әнискә рәхмәт әйткән булыр иде Ә шулай да егетнен күнеле күтәренке иде Күкчәчәк күзнен исемен белде бит ул. Әнисә диген, ә!?
3
Әнис Әнисәне ялгыз гына очратырга бик озак жай эзләп йөрде Үзе бу бәхеткә ирешсә, ничек сүз кушасын, нәрсә әйтәсен дә белми иле Шуна күрә Әнисәне ялгыз түгел, ә дус кызлары арасында күргәч, шатланып та куя.
Октябрь бәйрәменә училише ныклап әзерләнә. Укучылар демонстрациягә чыгып, райком бинасы каршыннан узалар Анда азарга Ленин һәйкәле гобендә басып торган район житәкчеләре кул болгый, кемдер радиодан
—Педагогия училишесы студентларына салам'—дип кычкыра Ү.төрен «студент» дип атагач, горурланып, яшьләр бөтен урамны яңгыраталар —Ур-р-а-а!
Бәйрәм алдыннан училишеда зур концерт була Рус бүлеге чыгышын татар бүлеге карый, татар бүлегенекен—руслар Музыка коралларында уйнарга өйрәнүчеләр, ялгыз җырлаучылар дер-дер килеп үз чиратын көтә Аннары биюләр Ак кофта кигән, ак алъяпкыч япкан кыхтарнын, галстук тагып җитдиләнеп киткән егетләрнең шау-шуыннан актлар залы герләп тора Ни итсәндә бәйрәм, ни итсән дә яшьлек бит
Быелгысы Әнискә икеләтә бәйрәм булды Оркестрда берничә әсәр уйнап сәхнәдән төшкәч. Әнис алдагы рөтләрнен берсендәге буш урыша барып угырлы Утырган гына иде. күршесендәге кых
— Бу урын буш түгел.—дип пышылдады
Әнис кы на борылып караса, янәшәсендә Әнисә иде.
— БУ минем дустым урыны Әнә үзе килә.- тиле ул
—Егеткәй, бушатыгыз әле минем урынны,— лигәч. Әнис янында басып торган рус кызына күтәрелеп карады Торырга гына онытты
-Нәрсә, егеткәй, күргәнен юкмы аты" Шул кадәр текәлеп торасын
Әнисә Әнискә карап көлеп җибәрде. Әнис шунда урынлы-урынсыз:
—Син Әнисә бит. Ә мин Әнис,—дип пышылдады да, торып китте.
Бу көннән сон ул шактый вакыт канатланып, ниндидер эчке рәхәтлек тоеп, әллә нинди үзгәрешләр көтеп йөрде. Әйтте бит ул үз исемен күкчәчәккә, әйтте. Димәк, таныштылар. Тик үзгәреш кенә булмады. Әнисә иптәш кызлары белән әле китапханәдә, әле коридорда сирәк кенә очраштыргаласа да битараф кына уза бирде. Әниснең андый көннәрдә бигрәк тә жаны кыйналды. Ничек инде танышканнан сон да ул ана борылып та карамый? Әллә бар ана Әнис, әллә юк. Хәер, ул хаклыдыр да. Шундый матур кыз игътибар итәрлек кем сон ул? Кием-салымы ташка үлчим. Училищеда Сафа абый урнаштырган нык тәртип хөкем сөрә. Ямаулы киемеңне тулай торакта кисән ки, ә училищеда гади генә булса да үтүкләнгән костюм-чатбардан йөр. Күлмәген һәрчак чиста, юылган булсын. Муенына галстук—мәжбүри. Аяк киеме турында әйткән дә юк. Ул һәрвакыт чиста булырга тиеш. Вакыт-вакыт директор яз дими, көз дими, ишек төбендә үзе басып тора, өс-башынны, аяк киеменне тикшерә Бар теләге—булачак укытучыны пөхтә киенеп, чиста йөрергә өйрәтү.
Балалар йортыннан килгән ятимнәрне училище ашата-эчертә. киендерә. Моны тәрбиячеләр игътибар үзәгендә тота. Аларнын киемнәре әнә нинди матур. Җылы йон свитерлары гына да ни тора.Терерәк егетләр тәрбиячеләрдән өс-башларын яңартып торуны үзләре үк таләп итә. Тиешме—бирегез! Ә Әниснең нәрсә? Узган ел яз көне юл өзегендә ул училище коридоры буйлап кызыл эчле зур галош сөйрәп йөрде. Тула оегын салгач моны күргән кьшар бик мәгънәле итеп бер-берсенә карап калалар иде.
Ярый әле, быел аңа әти-әнисе зур авырлык белән ботинка, яна чалбар, күлмәк алып бирә алдылар, сарыкларын сатып. Юк инде. юк. анын өс-башы ятимнәрнекеннән бик калыша. Җитмәсә, кара куе чәче түбәсендә тырпайган. Сулап тарасаң да һаман шул. Озынрак йөртсәң ята ятуын, тик рөхсәт юк Син—булачак укытучы!
Соңгы вакытта Әнис үзенең куе кара кашларын башкаларныкы белән чагыштыра да кәефе кырыла Башкаларның әнә сызып куйганмыни! Ә анын тоташып үскән диярсең. Дөрес, тешләре тип-тигез. ялт иткән. Бу борын тагын. Нәкъ кызларныкы. Ир кеше борыны тотрыклы, күзгә бәрелеп торырга тиеш диләр. Ә иягең чокырлы булырга. Бугаз төене нинди калку җитмәсә. Ашаганда аска-өскә уйнаклап тора. Күзләргә килгәндә—гел мәсхәрә! Әле соры, әле яшькелт төскә керә. Ир буласы кешедә шундый күз булсын инде, әй! Әнисә ана игътибар итәме соң. Анын күзләре—күкчәчәкләр. Эх!
Кая гына бармасын, ни генә эшләмәсен, анын күз алдында һаман Әнисә. Алтынсу толымлы күкчәчәк күзле Әнисә. Аңа игътибарсыз чибәр Әнисә. Йә, күпме йөрергә була инде болай? Юк, ничек тә күрергә, сүз катып карарга кирәк үзенә. Менә шул!
4
Күрде ул аны. күрде. Күрмәсә яхшырак та буласы икән. Училищеның физкультура залы яныннан үтешли. Әнис анда шау-гөр килгән тавышка игътибар итте. Егетләр, кызлар көлешә-көлешә нидер сөйләшә иде. Әнис ишекне ачып залга күз салды. Анда... анда... трусик-майка гына кигән бер төркем егетләр, кызлар Әнисәнең катын чәч толымнарын башына чорнап маташалар иде. Берсе:
— Бәйләргә кирәк, бәйләргә. Чәчен сиңа сикерергә дә, мәтәлчек атарга да комачау итә,—ди. Икенчесе:
—Бәлки, кистерергәдер. Ярышлар җитә. Ә безнең әле һаман ике-өч күнегү өйрәнеп бетергәнебез юк,—ди.
Әниснең курсташы Марс анын ишектән карап торганын күргәч:
—Әнис, әллә син дә безнен акробатика түгәрәгенә керәсеңме? Уз, әйдә,— диде.
Барысы да Әнискә борылып карадылар. Әнисә дә.
— Юк. юк!—Әнис каушап тиз-тиз ишекне япты да китапханәгә менеп китте. Кирәкле китаплар алып, уку залына кереп утырды. Укыса укыды, укымаса—юк. Анын күз алдында һаман баягы күренеш иде: егетләр, кызлар Әнисәне сарыл алганнар да бөтерелепме бөтерелатәр. Тукта, нишләп ул укуга бирелеп шундый эшләрдән, түгәрәкләрдән читтә йөри сон ате Дөрес, училище оркестрына язылып, альтта, контрабаста ару гына уйнарга өйрәнде. Бәйрәм кичәләрендә әнә ничек шәп уйныйлар Юк. болай булмый бу! Аны бит чанлы түгәрәгенә язылырга чакырганнар иде Тик анда күнекматәр еш кына ял көненә туры килгәнгә ул риза булмады. Языла да йөри ул моннан сон Күнекмәләргә дәрестән сон. кичләрен дә чыгарга була ич Авылга да чангыда кайтып-килеп була. Бу да күнекмә ләбаса. Нинди генә ате
5
Ул елны май бик асылы килде. Егетләр бушрак вакыт табып. Бизнә елгасына су коенырга баргаладылар. Елга училишедан ерак түгел матур бөдрә таллыкларны аралап ага иле Егетләр анын тирән урынын беләләр, шактый биек басмадан сикереп чумалар, кайчакта су астыннан йөзү буенча үзара ярышып та алалар иле Вакыт-вакыт монда шәһәр балалары ла килеп су керә, аларнын чыр да чу килеп коенуларын, уйнауларын карап тору үзе бер күнелле иде
Коннәрнен берендә Әнисләр комла кызынып, шәһәр малайларының басмадан сикереп уйнаганын карап ятканда кием-салымы белән ун-унике яшьлек бер малай суга егылып төште Ул сикерергә җыенган иптәшен сизмәгәндә артыннан килеп этеп төшерәм дигәндә генә тегесе алланрак сикерде Шаян малай туктала алмыйча анын артыннан ук үзе дә суга чумлы да куркуыннан бата башлады Анын тончыга-тончыга: -Ярдәм итегез»,—дип кычкыруына Әнис суга ташланды. Авырлык белән булса да коты алынган малайны тирәннән алып чыгып, сай җиргә бастырды
Берничә көннән училишеда иртәнге музыкаль зарядка беткәч, барлык укучылар алдында директор Әнискә рәхмәт әйтте, чын егетлек менә шундый була ул лип мактап алды. Бу эш директорга ничек мәгълүм булгандыр. Әнис моны белмәде Ул шунысына шатланды, инде уч ил ише кыхтары ана елмаеп уза башладылар Әнисәнен күкчәчәк күзләре белән елмаюы Әнисне аеруча куандыра иле
Май аенын сонгы матур көннәрендә училише укучыларын Чулман к\ гпагы яры буена бик зур баржалап утын бушатырга алып чыктылар Училишс утын белән җылытыла иде
Баржаны бушатырга бер генә кон бирелгән икән Чулманга к.гдәр алгы- җидс километр юл барасы, ана чаклы шәһәр кырыеннан ук аккан Би знәне кичәргә кирәк иде Менә шунда инде Әнискә бәхет кояшы елмайды N I көймәдә йөри белә, биш-алты кешене утырта да елганын аргы ягына чыгарып куя Аннары кире килә Әнискә шул хәтле рәхәт, чөнки чират кө^че мр арасында Әнисә дә бар Кызлар чыр-чу килеп сөйләшәләр. Әнис бар көченә ишә дә ишә Бу бәхетле минугларнык ул озакка сузылуын тели Күкчәчәк анын бу якка чыгып җитәр алдыннан көймәне зырыллвтып борып, яр кырыена койрыгы белән оста итеп китереп туктатканын күрә Яшьләр кереп утыргач, көймәне берәрсе этеп җибәргәнне дә көтми. Әнис янә ишә башлый
Егет Әнисәнен яр кырыенда озаграк торуын тели менә күреп торсын әле Әниснен осталыгын! Ниһаять. Әнисәдә иптәш кызлары белән көймәгә кереп утырды Әнис янә ишкәкләргә ябышты
—Әнис, сине егетләрнең берәрсе алыштырсын иде. Тирләп-пешеп чыккансың бит. Арыгансыңдыр. Ишә белүчеләр бардыр бит!
Укытучы апаларының бу сүзенә Әнис:
—Юк-юк, Ләйлә апа, арымадым,—дип ишүен тагын кызулата төште. Аннары көймәдән чыгучыларга ярдәм итте. Әнисә ярга чыгарга гына торганда аннан алдан сикергән кыз көймәне чайкалдырып җибәрде. Әнисә «әни!!!» дип куркып калды. Әнис сикереп торып ана кулын сузды, ярга чыгарга булышты. Әнисә, елмаеп, рәхмәт әйтте. Күкчәчәк күзнен кул җылылыгыннан рухланып Әнис тагын иште дә иште. Соңгы укучыларны көймәдән төшергәндә ул уч төпләренең кызып әрнегәнен тойды. Аның ике кулы да берничә урында чикләвек зурлыгында кабарып чыккан иде.
Укучылар көне буе эшләп баржаны кичкә бушатып бетерделәр. Ул арада кара тәтеп бөркеп килгән буксир баржаны алып та китте. Яр буенда әрдәнә- әрдәнә утын өелеп калды. Алгебрадан имтиханга ике көн кала Әниснен кулы бик каты сызлый башлады. Кабарган урыннарын каләм очы белән тишеп агызгач, сызлау тынып торган сыман булды, ләкин бераздан ун кул кызарып шешә башлады.
Авыртуга түзә алмыйча Әнис ишекле-түрле йөрде. Ятты, торды, стаканга салкын су салып, бармакларын шунда тыгып жинеллек эзләп карады. Төннәрен аңа аеруча авыр булды. Малайлар йоклый, ә аны йокы алмады. Шулай бимазаланган бер көнне кичен вакытлы-вакытсыз йокыга татды. Шул чакны тулай торак бүлмәсенә профсоюз бюросы әгъзалары килеп керде. Йоклап яткан Әнисне күргәч алар гаҗәпкә калды. Арадан берсе:
—Нишләп әле ул бу вакытта йокы симертә?—дип, кашын җыерыл, анын янына ук барып басты. Малайлар хәлне анлатып бирделәр. Бюро әгъзалары моны ишеткәч табибка күрсәтергә кирәк дип Әнисне уятырга тотындылар. Әнис ангы-минге килеп торып утырды да берни аңламый кызларга текәлде Алар арасында читгәрәк басып торган Әнисәгә күзе төшкәч, сикереп тормакчы иде, кулы карават кырыена бәрелде. Анын күзләреннән утлар чәчрәде, күпереп шешкән кулның авыртуына түзә алмыйча бөгелеп төште. Кызлар аһ итеп аны сарып алдылар.
—Кая, күрсәт әле!
—Нишләп табибка бармадың?
—Малайлар, ә сез ни карадыгыз?
—Жаныкаем гына, ничек түзәсең, ә?
Монысын Әнисә әйтте. Ул Әниснен кулын әйләндереп-әйләндереп карады. Хәзер үк шәһәр хастаханәсеннән табиб чакырырга кирәк иде. Ул арада Илгиз чыгып йөгерде.
Нечкә күңелле Әнисә һаман такмаклады:
—Миленький, ничек болай булды сон бу? Ничек түзәсең?
Әнисне дәваланырга хастаханәгә салдылар. Егетләр, кызлар хат белергә анын янына еш килеп йөрделәр. Уколлар, дарулар ярдәм итте, Әнис савыгып чыкты.
Егетнең күңеле көрәйде. Бердән, савыкты, икенчедән, килгән кызлар арасында Әнисәдә бар иде. Авырып алгебрадан бирә алмый калган имтиханы өчен ут йотып ятканда укытучы Халидә Хәкимовна ана ел барышында алган билгеләре буенча «4» билгесе чыгаруын әйтеп китте. Димәк, Әнис стипендиядән төшеп калмады. Ә иң куанычлысы—Әнисәнең «миленький», «жаныкаем» дигән сүзләре колак төбендә һаман яңгырап тора иде.
6
Булачак укытучылар училищедан йөз төрле эшкә өйрәнеп чыгарга тиеш. Атарга училищеның яшелчә, җиләк-жимеш участогында «Авыл хуҗалыгы нигезләре» буенча практика узу да мәҗбүри эш. Анда һәр укучы яшелчә
үстерергә өйрәнә. Жанын кайсын тели. Эш кораллары, төрле-төрле ашламалар бирелә, биология укытучысы кинәшләре белән ярләм итә
Әнис үз участогында помидор үстерде. Һәм нормадан өч мәртәбә артыграк уныш алды. Моны ул һич көтмәгән иде.
Шатлык өстенә шатлык: аны Мәскәүдәге Бөтенсоюз халык хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә юллама белән бүләкләделәр. Ә ин куандырганы— шундый ук юлламага кыярдан югары уныш алган Әнисә лә лаек булды. Юлламада «Павел Бажов» пароходында Горькии шәһәреннән Мәскәүгә хәтле барып, шул ук маршрут белән кире кайтырга диелгән иде 20 авгчслта алар Горькийга чыгып килтеләр. Көтмәгәндә килгән бу бәхеттән түбәсе күккә ашкан Әнис кызга бик игътибарлы булды, чемоданын күтәреп йөрде, иртә- кичен ашханәгә чакырды. Әнисә баштарак читләшебрәк йөрсә дә тора-бара экскурсияләрдә күбрәк анын белән булды Бу Әниснен ин бәхет ле көннәре иде. Ниһаять, ул Әнисә белән гел янәшә, күрешә-сөйләшә ала Идел буе шәһәрләре Ярославль, Кострома. Кинсшма. Углич. Владимирда аларбергаләп фотога төштеләр. Әнис жае чыккан саен кызны туңдырма белән сыйлады, әле дә ярый жәйге айлар өчен стипендия биргәннәр иде
Мәскәү ай-һай зур шәһәр икән' Андагы машиналар тагын' Күргәзмәдәге экспонатлар, халыклар дуслыгына багышланган алтынсу скульптур композицияләрнен матурлыгы дисенме! Яна төзелә торган Мәскәү университетының мәһабәтлеге, зурлыгы дисеңме! Анын студентлар өчен уңайлыклары! Университет динарындагы сәгать эченә ике катлы йорт сыя икән ләбаса. Сталинга бирелгән бүләкләр музее турында сөйләп тә торасы юк. Андагы нәни генә дөге бөртегенә язылган хат. аглә ничә төрле агач кисәкләреннән ясалган шахмат тактасы, алтын иөгертелгән вазалар, юлбашчының шәхси әйберләре, ана чит ил җитәкчеләре биргән бүләкләр Әнис белән Әнисәнен хәтеренә уелып калды
Пароходта булган ике вакыйга аларны шактый якынайтты. Әнисәнен чибәрлегенә тасраеп караучылар монда да күп очрады. Шуларнын берсе пароходта эшләүче матрос иде Әнисләр утырганның икенче көнендә үк ул бик матур формасын киеп йөри башлады. Әнисәне күргән саен: «Сәлам гүзәлем!»—дип кычкырып узды. Биюләр, концертлар оештырылган көннәрдә гел Әнисә янында бөтерелергә, кино залында якынрак утырырга тырышI ы Ә бер көнне вахтасыннан буш чагында аны үз каютасына кунакка килергә кыстады. Моны күреп, Әнис ачуыннан нишләргә белми йөрде Хәер. Әнисәнен тапкырлыгы мәсьәләне тиз хәл итге. Бер көнне алар палубада матур Идел ярларын карап барганда теге матрос тагын килеп бәйләнде. Әнисәне җилкәсеннән кочаклап
—Моя красавица! Мин бит сезгә гашыйк булдым Сез игьгибар да итмисез Мин фәкыйрегезне кызганыгыз,—дип үбәргә үрелде. Әнисә анын кочагыннан җитез генә ычкынып:
-Отстаные! Менә минем боксер егетем' диде, сикереп торган Әнисне күрсәтеп.—Югыйсә Мин капитаныгызга барып әйтергә дә күп алмам Син күр дә мин күр, матростан җилләр исте. Моннан сон ул аларны очратса да күрмәмешкә салышты
—Егетем дигәнгә ачуланмыйсынмы. Әнис?—диде күкчәчәк күз. Тозсыз күзләрен акайта да килә, акайта да килә бит
— Егеген булырга мин бик тә шат булыр илем бит, диде Әнис, тик тукталып калды. Анын колагында теге матроска әйтелгән «отстаные» сүзе яңгырый иде. Әнисә мона елмаеп куйды
Ә бер көнне Әнис парикмахерскийга кереп жәи буена «йод полькуга үстер,ән чәчем кыем сына .под боко итеп алдырырга теләде Чәч алучы кыз каршы килде
—Шаяртасызмы әллә? Шундый матур чәчнеме? Юк-юк, мин аны бозмыйм.
—Тагын үсә лә ул. Алыгыз!—диде Әнис.
—Әллә чәчегезне картада оттырдыгызмы, ә? Ял итүчеләр бездә әллә ниләр китереп чыгаралар.
—Юк. юк. сез ни сөйлисез. Әйдә, алыгыз инде —Әнис үз сүзендә торды.
—Юк.—дип киреләнде чәч алучы кыз.—Сезне мин монда калын толымлы, матур күзле бер кыз белән күрәм —Кызыгыз ни әйтер?
Әнискә бу кызык тоелды. Дөрестән дә. Әнисә ни әйтер икән?
—Үзен алып килимме әллә?
—Алып килегез.
Әнис Әнисәне каютадан чакырып чыгарды да парикмахерскийга алып китте. Чәч алучы кыз ана да зарланды:
—Менә егетегез чәчен боздырырга тели. Ни диярсез? Нинди чәч бит. нинди чәч!
Әнисәнең көмеш кыңгыравы бүлмәне яңгыратты. Училищедагы тәртипне белә ич ул.
—«Егетемнең» теләгенә мин каршы килә алмыйм. Бу анын үз эше,—диде ул. Ә үзе Әнискә сынаулы караш ташлады.
Кыз, ризасызлыгын чыраена чыгарып, чәчне ала башлады. Үзе һаман ах та ух килде. Шунысы кызык, Әнисә чыгып китмәде, карап утырды. Эш беткәч:
—Менә хәзер чын авыл малае булдың,—дип көлеп куйды.
—Авыл малае булгач нишлисен инде.
Авыл малае искиткеч шат иде. Менә Әнисә тагын «егетегез» дигән сүзгә битараф калды. Әллә ишетмәде, әллә ишетеп тә игътибар итмәде. Егетем түгел, димәде. Мона тикле ул Әнисәгә авылдагыча әйдә дус булыйк, дип тәкъдим итәргә ниятләп йөргән иде. Хәзер аңлады, алай кирәкми икән ич. Әйтмичә дә дуслашып була икән.
7
Бу күнелле сәяхәттән тәэсирләргә бик баеп кайттылар. Укулар башлангач, аларга сораулар күбәйгәннән күбәйде:
—Башкала матурмы? Метрода йөрдегезме?
—Сталинны күрмәдегезме?
—Мәскәүлеләрнең өс-башлары нинди?
—Шлюзлар «Яшь сталинчы»да язганча матурмы?
—Мәскәүдә татарлар яшиме?—дип аптыратып бетерделәр.
Сәяхәтчеләр, алып кайткан открыткаларын күрсәтеп, белгән-күргәннәрен бәйнә-бәйнә сөйләп бирделәр.
Бер көнне Әнисне Сафа абыйлары кабинетына чакырып алды. Үзе бик яхшы белеп торса да аннан ничек укуын, әти-әнисе хәлләрен сораштырды. Аннары:
—Әнис, сез Әнисә белән бик дуслашып киттегез бугай. Син анын ятимә кыз икәнен беләсеңме?—диде.—Беркеме дә юк бит.
—Беләм. Сафа абый.—Сөйләде. Күнеле китек чакларын да чамалый башладым.
— Шул-шул. Сина артык ияләшеп, егет белән кыз арасындагы чикне уза күрмәгез. Бу бигрәк тә сина. егет кешегә кагыла. Аңлыйсынмы?
Аңлады Әнис, аңлады. Кызарып, оялып китте.
—Мин аның кулыннан тотарга да оялам бит. Сафа Гыйлаҗетдинович.— диде ул — Честное комсомольское. Ул үзе дә бик тыйнак. Борчылмагыз.
Бу сөйләшүдән сон күп тә үтмәде. Әнис күкчәчәкнең үзенә карата мөнәсәбәтен чынлап белде.
Авыл малайларын кем биергә өйрәтә сон инде. Училищеда биюләр оештырганда Әнис танцыларда читгәрәк Иөри. «краковяк» шикелле жинелрәк биюләргә генә катнашкалый иде Башта малайлардан күреп, ул да батырчылык итеп, училищеда укучы Людмила исемле кьпдан биергә өйрәтүен үтенде Кыз риза булды, дәресләрдән сон калып. Әнисне биергә өйрәтә башлады Беркөнне алар буш класста вальс әйләнергә өйрәнеп торганда ишектә Әнисә күренде. Анын йөзе үзгәреп китте, ул ишекне япты да китеп барды Шул көннән сон ул Әнискә күренмәскә тырышты, чакырса да чыкмады. Әнис, ниһаять, анын акробатика түгәрәгеннән бушаганын көтеп алды да:
—Әнисә, сина ни булды? Теге көнне кинога билет азып килгән идем Шәһәрлә «Чал чәчле кыз» исемле кытай фильмы бара. Син чыкмалын да.— диде.
—Кинога йөрергә кеше тапкансын бит инде Людмклан ни дияр0—Әннсәнен тавышы калтыранып чыкты.
—Ул бит мине биергә генә өйрәтә. Үзем үтендем
—Ә мин өйрәтә алмас идемме?—Әнисә шундый караш ташлады. Әнис барын да анлалы
—Гафу ит. бетте. Син өйрәт, алайса Минем бит сине борчыйсым килмәде Людадан мин гафу үтенермен.—диде ул.
Коз коне күрше колхозга бәрәнге алырга булышырга баргач. Идмас белән Әнис арасында низаг килеп чыкты. Әнискә ат жигеп бәрәнге тутырган капчыкларны авылнын ындыр табагына ташырга кушылды Бер-икс көннән сон Идмас Әнискә:
—Син эштән качып йөрисен!—дип бәйләнде —Безнең кебек син дә бәрәнге чүплә. Ат белән кем дә ташый аны Бүгеннән мин!—дип дилбегәгә килеп ябышты.
—Бригадир мина кушты, сина түгел,—дип Әнис каршы килде Гадәтенчә Идмас мәсьәләне йодрык белән чишмәкче булды Алар бәргәләшә башлаганнар иде, бригадир килеп аерды.
—Юкка чәпали чуак булмагыз,—диде ул.—Килешми Бу нинди тәмсезләнү Капчыклар авыр, аларны төяү дә, ындыр табагына илтеп бушату да майлы богка ашау түгел
Бу хәл директорга ук ишетелде Ул Әнисне ачуланып ташлады, чөнки Идмас низаг шаһиты булган малайларны куркытып куйганга күрә, алар Әнис гаепле дигәннәр иде
Шуннан бирле Идмас Әнискә гел кырын карал йөрде Анын Әнисә белән дуслыгы да Идмаснын эчен пошыра иде Бер мәртәбә ул аксыл керфекләрен кысып:
—Син юкка гына Әнисә янында буталып йөрисен Без бит бер балалар йортыннан килдек. Анын артыннан йөрүчеләр булгалады.—.тиде —Ул кемгә дә шаккатмады. Укуын белде.
—Әллә үзенә дә исе китмәдеме? Шуна борчыласынмы ’ Бәлкем, сине карт дип уйлагандыр, ә?
Бәхәс кызасын алдан ук сизенгән кебек бу тирәгә малайлар җыела башлады
Идмаснын күзләре урынында нечкә ярыклар гына калды
-Телим икән, Әнисәне мин синнән бик тиз биздереп, ү к-мнеке итә алам Мин аны алмагачтан күтәреп алган көннән бирле күпме вакыт узган дип беләсең? Ә ул мина күргән саен елмаеп китә
-Син. Йлмас. куык очырма әле.—Әнис масаючан кешеләрне яратмый иде .—Син Илгиз белән Сәлимә арасына да чөй кагарга магаштын түгелме Бик исләре китте!
Идмас күзләрен як-якка атты
—Бәхәсме? Менә күрерсең! Раймагп» матур пәке күргән идекме Оттырган
м
кеше шуны алып бирә. Килештекме?
—Юк, бәхәсләшмим дә, нитмим дә. Борынынны белеп тарт, яме. Син безнең араны боза алмыйсын. Сәбәбен әйтеп тормыйм.
Шул көннән Идмас Әнисә артыннан калмаска тырышты. Билет алып кинога чакырды. Бүләккә китаплар алды. Кирәксә-кирәкмәсә дә, физика, биология кабинетларында ярдәм итимме дип, янына барып утырды. Тик Әнисә анын ярдәмен кире какты, бүләкләрен алмады. Кинога чакыргач, бер барды да бүтән бармады. Бер көнне ул Әнискә:
—Син күрәсенме? Юкмы? Идмас күзләрен тозландырып янымда бөтерелергә генә тора. Ник дәшмисен?—диде.
—Зиночкасы белән ачуланышса, ул шулай бүтәннәргә бәйләнергә ярата. Сине дә үзенә каратам дип үңәч киерә,—диде ана Әнис.
—Мин аны якын да җибәрмим...
—Йөрер-йөрер дә туктар. Бер дә борчылма. Үзен бик чибәр, теләсә кайсы кызны карата алам дип белә, күрәсен. Әйткән сүзе бар анын...
—Нинди сүз?
Бу күңелсез әңгәмәне Әнис икенчегә борырга теләде:
—Ярар ла, игътибар итмә. Физика кабинетына керәбезме? Оптика кагыйдәләрен кабатлыйсым бар дигән иден.
Әнис кабинетка кереп, озак кына көтеп утырса да Әнисә күренмәде. Әнис аны эзләп тулай торакка барып килде, кыз анда да юк иде. Бүлмәдәш кызлары: Идмас чакырып чыгарды да алар каядыр китеп бардылар бугай, диде. Бу Әнис өчен шаккатыргыч яналык иде. Ул аптырап калды. Ничек инде? Үзе Идмасны якын да җибәрмим диде, ә үзе Әнис кызны кичкә кадәр булса да көтәргә, хәлне ачыкларга ниятләде. Хәер, Әнисә озак та үтми училище капкасыннан кайтып керде.
—Әнисә, мин сине кабинетта да, инде менә монда да көтә-көтә арып беттем,—дип анын каршына чыкты.
—Хәлдән таймадыңмы?—Әнисәнең сүзләре бик кырыс янгырады.
—Син кайда булдың сон? Кызлар сине Идмас белән чыгып китте диделәр.
Әнисә җавап бирергә ашыкмады.
—Әйе, анын белән булдым. Ә нәрсә? Арып беткәнсең икән. бар. кайтып ятып йокла инде, хәл керер.—Кыз китәргә дип борылды.
—Әнисә, мин берни аңламыйм. Нинди чебен тешләде сине, ә?
—Мин дә сине аңламыйм. Теләмим дә. Их, син!—Әнисә күзләренә мөлдерәмә тулган яшьләрен яулыгы белән сөртеп, йөгереп диярлек тулай торакка китеп барды.
Әнис балтасы суга төшкән кеше кебек берничә көн кара көеп йөрде. Нәрсә булды сон инде бу? Күкчәчәк күз шул көннән бирле очрашырга да теләми. Әнис су буенда алар икесе генә яраткан каен янына барып көтеп тә утыргалады. Юк, күренмәде.
Димәк, Идмас сүзе өстен чыкты. Әнә ич ул ничек елмаеп йөри Дөрес, теге көннән сон Әнисә анын янына да чыкмый икән. Әнискә моны Лилия әйтте. Алайса, сәбәп нәрсәдә? Тагын берничә көн узды. Алар Әнискә айлар булып тоелды. Бер көнне егетләр тулай торакта дәрескә әзерләнеп утырганда бүлмә ишеген бик каты итеп шакыдылар.
—Керегез, кер, бикле түгел ич.
Ишектән бүлмәгә Әнисә белән Лилия килеп керде.
—Хәерле кич, егетләр.—Әнисә кыю гына атлап Әнис кырына килеп басты. —Идмас өйдә юкмыни? Мин икегезне дә туры китерермен дип өмет иткән идем. Менә ал, син оттың,—диде дә Әнис кулына сөяк саплы авыр пәке салды. Әниснен бу ун җәпле пәкене раймагта кызыгып карап торганын ул белә иде.
—Нәрсә оттым? Бу нинди пәке? Һични аңламыйм.—Әниснен аптыравы йөзенә чыкты.
—Сез Идмас белән пәкегә бәхәсләшкәнсез икән. Син жинден. Мә! Ал!— Кызнын ирен кырыйлары тартышып-тартышып куйды
—Тукта әле, Әнисә. Бернинди бәхәс тә булмады. Сина моны кем әйтте0 Идмасмы?! Улмы?—Әнис кызны кулыннан алды.
—Сүз иясе белән йөрми.
—Бернинди бәхәс тә булмады. Киресенчә, Әнисәнне үземнеке итәм. дип бакыр баш масайды. Ә мин ул сина борылып та карамаячак, дидем. Дөрес әйттемме?
—Ә ул башкача сөйләде. Бәхәсләштек, жинелгән кеше пәке сатып аза дип килештек, ди. Мин оттырдым, ди.
—Теләгенә ирешә алмаганын анлыи икән азе үзе. Тик бернинди килешү дә булмады. Анысы ялган. Ышанма! Комсомолеп. имеш! Мазаизар. менәсез әйтегез әле. Шундый килешү булдымы, юкмы? Сез дә анын мактанганын ишеттегез ич.
Шунда Игълам сикереп торды:
—Ялганлый ул! Андый сүз булмады Әнисә, Лилия. ышанмагыз.
Бүтән малайларда бер-берсенснсүзен жәлләделәр
—Ә мин сина рәнжегән идем. Мин бит таш курчак түгел. Бу бит мине мәсхәрәләү дип уйладым —Әнисәнен йөзе ачылып китте
—Син мина шуна гына үпкәләп йөрден инде, алайса, исме0—Әнис күнелсезлекнең бетүенә сөенә иде.
—«Шуна гына» Пәке отар өчен дус булып кыланып йөрү кешедән көлү түгелмени?
—Ярар инде, Әнисә. Анлаштык бит Бүтән сәбәп юк
—Ә син үзен ничек уйлыйсың? Анын шулай мактанып йөрүен белә торып, синен читтән генә күзәтүен егетлекме0
Әнис моны көтмәгән иде. Дөрестән дә, нишләп ул мона юл куйды сон әле?
—Менә монысы өчен мин гаепле. Гафу ит. Чыннан да. Сина ышанганга күрәдер, уйламаганмын да,—диде ул.— Иә. беттеме?
—Бетте.
—Алайса, мә бу пәкене Идмаска кире бир —Әнис кулын пешереп торган матур пәкене Әнисәгә сузды.
-Бирде ди, хәзер. Алмыйм Минеке ул. аныкы түгел. Сина бүләгем булыр Кызыгып йөргәнеңне бсләм ич
Идмас теге чакта кәпрәйсә дә. Әнисәне үзенә карата алмавына бик гарьләнеп, эчтән тынды. Әнискә ник бер сүз әйтсен
Өченче курс тәмамлангач, жәен укучыларны район буенча экскурсиягә алып чыктылар. Александр II патша крепостное правоиы бетерү такында манифест чыгаргач, ул чакта Рус Билисе диген .мыш Антон Петров исемле крестьян җитәкчелегеңдә крестьяннарның баш күгәрт тәре, ионын очен нинди җәзага тартылулары хакында бик куп якалык ишеттеләр Панна «диннәре
тарафыннан жаиы кыелган Антон Петров кабере.............................. сатты мр
........................................ «шлаклыклытп тлиодында. Ктибишев исеменме шокта
пароходлар ремонтлау иподыкта булдылар Борынгы Болгар шәһәрендә тетрәндергеч тарихи хәрабәләрне карап йөрделәр
Укучыларны җирле жекурсоюдлар Болгар ы ушур бер ку. янына ,ин„ бардылар, анын ни очен и ие Рабига ку те тнн аталуы хакында х.тлкыбы тнын буыннан буынга күчеп йөргән риваятен сойләп ган кагаыраылар
Менә шунда инде Әнисә дә Әнискә күнеленен ин ерак түрендә йөрткән хисләрен тәүге кат ачып салды. Болгар хәрабәләрен карап йөргәндә ул үзен бөтен барлыгы белән болгар кызы итеп тойды.
. ..Хан кызы Рабига Иделдә дус кызлары белән ял итеп көймәдә йөргәндә ялгыш суга егылып төшә, бата башлый. Моны күргәч, камышлар арасында балык тотып утырган Гомәр исемле яшь егет ана ярдәмгә ташлана, коткарып кала. Ике яшь йөрәкнен танышуы әнә шундый фажигале вакыйгадан башлана. Әле мыегы тибеп кенә чыккан горур кыяфәтле, үткен күзле, җитез хәрәкәтле яшь егет берничә елдан чибәр, гайрәтле, унган батырга әйләнә. Рабига да буйга тартыла, кызларнын багалма кебек гүзәл чорына керә. Бер-берсенә гашыйк булган егет белән кыз Ага базар урамнарында, Идел буенда, хан сарае янында очрашканда мәхәббәтләрен яшермиләр.
Аксак Тимер сувар халкына яу белән чыккач, Гомәр батыр ярдәмгә ашыга һәм сугыш кырында һәлак була. Биләр, Сувар, Жүкәтау калаларын яндырып көлгә әйләндергәч, Аксак Тимер Болгарны камап ала. Болгар халкы үз-үзен аямыйча басып алучыларга каршы сугыша, ләкин көчләрнен тигез булмавы сәбәпле, шәһәр дөрләп яна, мәчетләр, китапханәләр көлгә әйләнә. Хан үзе дә яраланып фани дөнья белән хушлаша. Ләкин шәһәр халкы бирелми.
Аксак Тимернең гаскәр башлыгы Болгар халкына сонгы әмерен җиткерә:
—Хан кызы Рабиганы мина тотып бирсәгез, мин моннан ары сезгә тимәскә сүз бирәм, ди.
Туган халкын кырылып бетүдән саклап калу өчен гүзәл Рабига риза була, тик гаскәр башлыгына бер шарт куя.
—Бертуган абыем белән энемә ике юртак китерт. Шунда гына мин синеке булырмын, ди.
Шарт үтәлә, юртаклар китерелә. Рабига туганнарына:
—Барыгыз, сөекле туганнарым, качып котылыгыз. Аннары халыкны җыеп, шушы Аксак Тимер этләрен дөмектерегез,—ди.
Егетләр юртакларга атланып, күздән югалалар.
Рабига Таш пулат түбәсенә менеп туган шәһәренә күз сала. Күрә, кая карама—ут, янгын, кайгы-хәсрәт, үлем. Инде анын беркеме дә калмаган, туганнары да, әти-әнисе дә, сөекле Гомәре дә.
—Юк инде,—ди ул.—Явыз дошман минем намусымны пычрата атмас. Ана бирелгәнче үлүен яхшырак.
Рабига Таш пулат түбәсеннән ут эченә ташлана, ләкин исән ката. Болгарлылар савыктырырга дип аны изге күт янына күтәреп баралар, яратарын юып, дәваларга телиләр. Чибәр Рабига, аңына килгәч, куе каенлык ышыгында җәелеп яткан күлгә ташлана да юк була. Дошман аны бик озак эзләсә дә таба атмый. Туган халкы анын явыз басып алучылардан качып, яшерен юл белән Иделгә агып чыккан да аннары сөйгәне Гомәр кабере янына барып вафат булган, дип ышана. Шуннан сон бу күлне Рабига күле дип йөртә башлыйлар.
Боларны ишеткән Әнисә ул көнне үзен исеме риваятьләргә, халык күнеленә сеңеп калган Рабига итеп сизде. Мәхәббәт кешене нинди бөеклекләргә күгәрә, җир, күк белән бер бөтен ясый ала. Күлдә йөзеп йөргән ике аккошны күргәч, анын күңеле тулды. Янәшәсендә анын үз аккошы бар лабаса. Ә ул аккош чыннан да янында гына, күз карашы белән иркәләп, сөюеннән очып кына иоргән Әнис иде. Анын Әнискә бик тә мөһим, менә шушында. Болгарда. Рабига күленен чирәмле матур ярында күнелен ташытып, аеруча дулкынландырып туган тәүге хисен әйтәсе килде.
—Әнис,—диде ул,—мин янәшәмдә гомерем буена синен генә булуыңны телим. Бары син генә.
Кояш нурларында коенып яткан зәңгәр күл өстеннән җылы җил исте, ул
йөрәкләренә боек хис тулган яшыәрнен башларыннан сыйлап узды. Иреннәр иреннәргә кушылды
9
...Пароход тавышы сискәндереп җибәрде Ул Идел өстеннән еракка, каршы яктагы ярларга барып бәрелде, аннан кире кайтып бөтен урманлыкка, пристаньга кереп тулды. Әнис белән Әнисә кочаклашып һаман аерыла алмый басып тордылар. Инде аларга аерылышырга кирәк иде Тик көчләреннән килмәде. Басманы алырга җыенган кин җилкәле ачык йөзле матрос
—Сез утырасызмы, юкмы?—дигәч кенә егет кызны кочагыннан чыгарды —Хуш, җаным. Йә. елама инде Сөйләштек бит инде Бер ел куп вакыт түгел ул. Мина да синнән аерылып китү бик авыр Тик нишләмәк кирәк Училище тәмам. Әрәм булма, укуынны дәвам итә күр. диделәр Беләсен ич Син дә училищены тәмамла, аннан минем янга килерсен Мин университетны бетергәч, бергәләп эшкә китәрбез. Хыялыбызны тормышка ашырып балалар укытырбыз Йә-йә. пароход кузгала ич.
- Мин сине хәзер үк сагына башладым.—диде Әнисә.—Хәтерлисенме, син мина роза бүләк иткән иден Ул исән Кипсә дә хуш исе анкып тора Мин аны синен төсен итеп саклармын
—Алла бирса. безнең тормышта андый розалар күп булыр але. матурым Алар пароход басмасына кадәр янә кочаклашып бардылар. Әнис пароходка керүгә борылды да:
—Хуш инде. Әнисә.—диде —Пароход төнлә генә кнлә. озатып йөрмә дип күпме әйттем Инде караш ы төште Жил көчәя Болыт га кнлә. янгыр булыр, ахрысы. Шәһәргә бер ялгызын ничек кайгырсын. Бар инде, бар Хатларынны еш я з. Яме-е!
Пароходның көпчәк калаклары ләп-ләп итеп инде суга бәрә иле Ул акрынлап борылды да кап-кара суны икегә ярып. Идел уртасына таба юл алды. Пристань лампалары тоныкланып артка шуды, пароход елга куллыгын узып инде күренмәс булды Пристаньда яулык болгап басып торган ак күлмәкле кыз Әниснен йөрәген әрнетеп калды
Әнисәнең күз яшьләре кибә төште Анын Әнисеннән сон бушап калган шәһәр ягына борылып китәсе килми, аяга тартмый иде Сөйгәненең китүенә ул әллә ышанмый илеме сон? Ышанадыр ы. әнә ич. егете пароходка керүгә, аяк астында шыксыз шыгырдап торган басманы тартып алдылар Әнә ич. Әнисе ана. хуш. дзгде. Казанга килерсен. диде Жил. янгыр. диде Ә шулай да Әнис менә хәзер кинәт кенә әллә каян пәида булыр ла. гадәтенчә артын килеп анын күзен томалар. Әнисә танымаган булыр, ә егете игуна шат ланып
көлеп җибәрер дә, кысып кочаклап алыр сыман тоела иле
Әнисә үз хыялына үзе ышанып, кинәт кенә борылып карады Юк шу г. Әнис инде еракта, ул күптәннән пароходның җылы төтен бөркегән торбасына сөялеп, күзләрен авыртгыра-авыртгыра карашып» чумып калган пристань ягына карап китеп бара иде
Кинәт көчәеп киткән җил пристаньның калай түбәсен шаулатып алды Әнисә айнып китте Төнне монда үткәреп булмый, кайтырга кирәк иле Тулай торактагы дус кызлары әллә кайчан пошаманга төшкәннәрдер. Хәер, анык кая киткәнен белатәр белүен. Тәрбияче Ксения апасы .и Пс ы Шу ми уйланн-уйлана Әнисә кайтыр юлга чыкты Ана эте кап-карангы юллан алты- жиле километрлап ара узасы бар идс
Караңгыда юл кырыенлаты һәр куак, һәр түмгәк әллә нинди албасты, жен. бүре булып күренә Кыз куркуын жннәргә тырышын аз тын ... аз тын .) үк- һич булмаса. берәр кеше очраса, бопай тк куркыныч бу .мае идс ..... оме. ....... Жил кочәйгәннәи-көчәя, инде әнә Иде , ягыннан беренче камчылар
да куып килә бугай. Әледән-әле күзне яшен камаштырып ала. Шөкер, инде шәһәр утлары да күрен > башлады. Кыз адымнарын тагын да тизләтә төште.
—Йа, Ходаем, янгыр коя башлаганчы кайтып кына җитәсе иде.
Юл кырыена якын ук килеп үскән куаклар яныннан узганда Әнисәгә анда кемдер посып торган кебек күренде. Кинәт ялтырап киткән яшеннән куркып, кыз чигенеп куйды. Шул мәлне кемдер аны арттан муенын бик каты кысып, учы белән авызын-борынын томалады. Әнисә тыны бетеп, сыгылып төшкәч, аны куак арасына сөйрәп алып керделәр. Күлмәк сәдәпләренең чытырдап өзелеп төшкәнен ул ишетә алмады. Кемдер кызнын өстенә авып, анын гәүдәсен тупас капшый иде. Бик нык авыртудан Әнисә кинәт айнып киткәндәй булды. Анын өстендә сасы хәмер, әче тир исе аңкытып битен яшергән берәү мыш-мыш килеп, ашык-пошык үзенен хаивани теләген үти иде...
10
Иптәш кызлары аны тулай торак баскычында елап утырган җиреннән бүлмәгә алып керделәр. Тулай торак ду килде. Кызлар бер-берсен бүлдерә- бүлдерә сораша башладылар. Әнисә күлмәгенең изүе ертылган, эчке киемнәре дә пычранып беткән иде. Үзе бертуктаусыз сулкылдап-сулкылдап елый, бер генә сорауга да җавап бирми утыра бирде.
Фаҗига иртән директорга мәгълүм булды. Сафа Нәсихов та гажиз калды. Мондый вәхшилекне кем эшләвен ул Әнисәдән сорашуны хатын-кыз укытучыларга йөкләде, әмма мәсхәрәләнгән кыз, телсез калган кешедәй, һаман берни дә әйтмәде, елавын белде. Кызлар директорга Әнисәнен Әнисне озатырга барганын әйткәч, Нәсихов тетрәнеп китте. Мондый эшне Әнис ничек эшли алды икән? Мин аны бик яратам, кочакларга да оялып йөрим бит, дигән иде ләбаса. Нинди явыз, кара эчле кеше булып чыкты бит бу тәти егет. Өстәвенә—юләр! Болай булгач, башы бетә бит инде анын. Хәзер менә аңа университетның башкасында укырга туры килер, дип уйлады, ачынып, директор. Егетнен юлдан язганын атар ничек күрми, сизми катаылар икән сон? Фаҗига турында Сафа Нәсихов прокуратурага, милициягә җиткерми кала алмады.
Бер-ике көн узды. Әнисә тынычлана төшкән шикелле булды. Тамагына каба башлады. Сорауларга кыска итеп: йә «әйе», йә «юк» дип җавап бирсә дә, шуннан артык узмады. Тик Әнис турында сорашырга керешкәндә ул кабат үксеп-үксеп еларга тотына да үз эченә кереп бикләнә иде.
Укучы егетләр чибәр Әнисәне шушы хәлгә төшергән кешене изеп ташларга әзер иделәр.
—Мин ул Әнисне Казанда барыбер эзләп табам!—диде Идмас.—Монын үчен барыбер алам, болай гына калдырмыйм!
Берничә көн шулай шау-шу килеп кайнап торган училищеда Әнис исеме һаман ешрак кабатланды. Әнисәнең дус кызлары беркөнне җыелышып директор кабинетына килеп керделәр.
—Сафа абый! Без бик нык гаҗәпләнәбез!—диде бик актив Камәрия.— Әнисне эзләп табарга да җавапка тартырга кирәк. Ә Сез бернинди чара күрмисез! Бу ничек була инде, ә?
—Укучылар, мин тиешле органнарга хәбәр иттем инде. Алар тикшерү эшләре башлап җибәрделәр. Тик менә Әнисә үзе генә берни әйтми бит Мондый явызлыкны кем эшләде, дигәч, белмим дип елап тик тора. Ә Әнисне табабыз аны, табабыз. Ул үзенә тиешлесен алыр. Дуслык, мәхәббәт, имеш. Мәхәббәт шундый буламыни?!
Директор чыннан да аптыраган иде. Ул бит яшьләрнең мөнәсәбәте чындыр дип ышана иде.
Менә сина мә! Уйлый торгач, ул бер нәтижәгә килде Органнарга кадәр Әнисне ул үзе барып тапсын әле. Нинди йөз белән каршылар икән. Әнис инде училищены тәмамлаган кеше булса да дипломын әле генә алды бит Анын бер аягы әле һаман уч ил ише да дияргә була. Анын өчен дә жаваатылык шул ук директорга төшә ләбаса. Министрлыкта, райкомда ни диярләр! Башын әйләнерлек тә шул. Әнә бит. күрше Тәтеш училишесы директорын эшеннән азат иттеләр. Әлләни гаебе булмаса да. Анда шунлыирак бер -ЧП* өчен директор жаваплы булып калды. Әйе. барырга кирәк Казанга. курергә кирәк ул оятсызны!
Ул арада училише тагын ду килә башлады. Әниснен Әнисәгә ике хаты килеп төште. Килеп төште дә кабат училишенын астын-өскә китерде Әнисәдән хатны ялына-ялына алып укыгач, барысы да шаккатты
«Әнисәм, күз нурым! Сагынып үләм бит мин сине Күз алдымда һаман кул болгап басып торасын, бәгърем. Ник хат язмыйсын' Бер атна узды бит инде. Вәгъдәне шулай үтиләрмени? Бер-ике көн эчендә хатын килмәсә. нишләргә дә белмим Имтиханнарга да әзерләнә азмый башладым. *
Анын икенче хаты тагын шөбһәләнергә мәжбүр итте. * Мин үзем гаепле. Син мина рәнҗегәнсеңдер дип уйлыйм. Сине елатып, кап-кара төндә ялгызыңны калдырып киттем бит Ник хат язмыйсын, матурым •
Эшләр болайга киткәч. Нәсихов Әнисәне үз янына чакыртты —Сенлем, мин барын ла төпченмим Бер генә сүз әйт Сез бит бик матур пар идегез. Әйт әле. Әнис гаеплеме'' Син базки яшерәсеңдер’
Әнисә әле генә анга килгән кешедәй яшь тулы күхзәре белән директорга карап торгач:
—Сафа абый! Ул түгел... Ул мине ярата. Мин дә аны Әнис гаепле түгел.— диде дә әкрен генә торып чыгып китте.
Директор:
—Алайса кем сон?—дип сорарга өлгерсә дә коридорда бәхетсез кызнын аяк тавышлары гына янгырап калды
Бу хәл директорны янә тирән уйга батырды Кем сон алайса * Кем ’ Бу органнар да ник шулай озак кыймылдый икән сон.’ Училищеда кылны кырыкка ярыр чаклар, ә кул эшкә бармый. Нәсихов прокуратурага кереп, берәр нәрсә ачыклап булмасмы дигән уйга килде Кы знын Әнисне гаепләмәвен дә әйтергә кирәк иде.
Олы яшьтәге тикшерүче ана күптәннән таныш булса да шешенке к\ I кабакларын өстәлгә төбәп, бик ачылып китмәде, директорны сабыр гына тынлап торды. Аннары
-Сез мина яңалык әйтмәдегез. Ул кыз белән сөйләшеп, без анын егетен гаепләмәгәнен белдек инде,—диде.—Бик ярата икән ул аны. Яраткан кешесен җавапка тартылуын теләр микән сон ул. дигән сорау туа
-Сез чыннан да Әнис гаепле дип уйлыйсызмы ' Әнә бит хатында ул Әнисәгә озелеп яратам, дигән. Хат язмый торсан. кайтам. .иттән Сөйгән кызын мәсхәрә кылса, ул шундый хат язар иде микән — Шунысы сәер дә шул анын.
-Менә-менә. V) икенче хатында мин үзем гаепле I әмлстәнсскдср Сине елатып, калдырып киттем, дигән. Ьу үз гаебенме тану түгелме
—V) кыз анын гаебе юк ди ләбаса. Һич анламассын Кыскасы. Сх-знен хезмәткәр Казанга китте инде. Әнисне ззләп табарга таеш Калганы шуннан
сон ачыкланыр. -
Ярар, рәхмәт сезгә. Һөнәри сер булмаса, мина хәбәр итә торыгыз инде.
-Карарбыз. Сафа ГыЯлажстдинович Мин аклыйм Мондый мшәрочсн беркемнең дә башыннан сыйпамыйлар. \ зегез беләсез.
Сафа Нәсиховнын тикшерүче кабинетыннан чыкканда кәефе тагын да бозыла төште. Нәрсә сон инде бу?! Ятимнәр йортыннан килгән кыз бала өчен, әлбәттә, ул үзе җаваплы. Ул бит җитәкче. Тәрбия эше начар куелган димәк. Нәрсә карадын диячәкләр. Ул республикада ятим балаларны укыта торган бердәнбер училище директоры Шуңа күрә ана игътибар зур. жаваплылыгы тагын да зуррак. Балаларнын тамагы да тук булсын, өс-башлары да бөтен булсын. Дөрес, министрлык ярдәм итә. тик тормыш тормыш бит ул. Кием-салым да туза, ертыла, продуктлар белән тәэмин итүдә дә өзеклек чыгарга гына тора.
Шундый уйлардан башы каткан директор үз кабинетына кайтып кергән генә иде. телефон чылтырады. Чыбыкның теге башында әле генә сөйләшеп торган тикшерүче иде.
—Кайтып җиттегезме, иптәш Нәсихов. Монда тагын бер катлаулык чыгып тора әле. Казаннан безнең хезмәткәр хәбәр итте. Теге Әнис юкка чыккан бит. Университетта да. тулай торакта да таба алмаган ул аны.—диде —Үз гаебеннән куркып качып йөри микән әллә? Әти-әнисенә сиздермичә, борчымыйча гына белешәсе иде. авылына кайтмады микән?
Сафа Нәсихов лып итеп кәнәфигә утырды. Димәк, тәти егет гаепле Югыйсә качып йөрмәс иде. Чүп өстенә чүмәлә була түгелме сон әле бу? Йомгак тагын да чуала лабаса.
Директорның көндәлек эшләре җыелып тора. Әллә ничә приказ язасы, читтән торып укучылардан имтиханнар алуны оештырып җибәрәсе, тагын бакчада җәйге эшләр планын карап чыгасы, тагын әллә ниләр эшлисе бар
лабаса.
Директор авыл хуҗалыгы нигезләрен укытучы Вера Кузнецованы чакырып алды, җәйге эшләр көндәлеген төгәлләргә кушты. Ана теле укытучысы яшь Илсөяр белән каникулда Казанга экскурсиягә баручы укучылар исемлеген аныклады, моңа кирәк-яракларны табарга булышты Физика укытучысы Гыйльман Әхәтов белән лабораториягә яна уку елына нинди әсбаплар сатып алу кирәклеген ачыклады. Ләкин ни генә эшләмәсен, миен һаман борчулы уйлары бораулады: кайда, кайчан, ничек, нәрсәне күрми калдылар сон алар? Тәрбиячеләр ничек кыз баланы кемгәдер ияртеп җибәрә алганнар? Кемгәдер дисән. Сөйгән егетенә ләбаса. Алайса, бу фаҗигагә кем гаепле? Кайда, ник югалып йөри ул Әнис. Дөрестән дә. аның дусты Илгизәрне мотоциклга гына утыртып авылга җибәрергә кирәк. Әнис анда кайтмадымы икән? Тик моны әти-әнисенә берни әйтми, сиздерми генә эшлисе иде.
Кичен өенә кайткач та аны шушы уйлары борчыды. Хатыны Гәүһәриянең:
—Син алай ук бетеренмә әле. Ашаудан калып барасын ич.—диюенә кәефе кырылды.
—Синең шул булыр инде... Ашау-ашау!—дип бер дә юкка хатынының хәтерен калдырды.
Ә иртәгәсен аны тагын да борчулырак хәлләр көтә иде. 11
11
Әнисә шушы берничә кон эчендә нык суырылып, ябыгып калды. Тамагына капса капты, капмаса онытты. Тәрбиячеләр, иптәш кызлары, бигрәк тә Лилия. Фирдәвес гел анын белән бергә булдылар. Әлбәттә, күбесенең башында үз- үзенә кул гына сала күрмәсен, дигән уй бөтерелде. Кызлар үзләрен Әнисә урынына куеп карыйлар да йөрәкләре жу итеп китә иде. Әнисәнең күкчәчәктәй күзләренең тонып, тоныкланып, алсу битләренең саргылт- көрәнсу төскә керүен күрү аларга бик авыр иде
Кайвакыт Әнисә иптәшләреннән, зинһар, ялгызымны гына калдырыгыз әле. дип үтенсә дә аңа күз-колак булырга тырыштылар. Әнисә исә төннәрен.
бүлмәдәге кызлар йоклап беткәч, торып утыра, аннары кием-салымын барлый торган булып китте Тагын уйга талып утыра-утыра да кинәт анын борынына теге хәмер, ачы тир исе кабат бәрелеп киткәндәй тоела. Ул хәтта укшый ук башлый. Тешләнеп, кара янып беткән күкрәкләре янә сулык-сулык итә Үзе һаман кабат-кабат бер нәрсәне уйлый: кем сон аны шулай рисвай итте0 Кем сон анын исемен шулай пычратты, бөтен шәһәргә фаш итте? Инде хәзер ана нишләргә? Бу хәлне белгән-ишеткән һәр кеше ана бармак белән төртеп күрсәтәчәкләр бит. Ана кызыгып йөргән шәһәр егетләре күзен дә ачырмаячак хәзер. Йа. Хода, әнкәсе исән булса, кайтып ана сыеныр иле. Анын бит беркеме дә юк. Шушы явыз, миһербансыз дөньяда ул берүзе калды Хәзер ана бәхетсез башын канларга илтеп ташларга сон?
Сафа Нәсихов училищега килгәнче тагын прокуратурага сугылды, тик ана анда бернинди яналык әйтмәделәр. Ә янатык аны училишенын үзендә көтә иде. Ул кабинетына кергән генә иле. училишенын озын коридор башындагы ишек шапылдап ябылды да ир бататар тавышы янгырый башлады: —Әйдә-әйдә. батыррак атла, кияү егете! Башта директорга күрен —Тавыш Идмас Фәсхетдиновныкы иде
—Жибәр! Жибәр диләр сина' Сугыш чукмары' Синнән башка да юлны бсләм. Жибәр!
Йа. Хода! Бусы Әнис танышы түгелме сон? Нәсихов идәндәге патаска сөрлегә-сорлегә ишеккә ташланды Кинәт ишек ачылып китте, ә анда Әнис күренде Җилкәсеннән төртеп җибәргәнгә ул Сафа абыйсына китеп бәрелә язлы. Әнис артыннан Идмас Фәсхетдинов пәйда булды
—Исәнмесез. Сафа Гыйлажетдинович! Кызлар тулай торагына барган җирдән мине менә бу сугыш чукмары ссзнен янга сөйрәп килде, гафу итегез' дип Әнис директор каршына басты —Әйтерсен. мин үзем юлны белмим’- Кара инде, күлмәгемнең изүен умырып төшерде Нәсихов бераз үз күзенә ышанмый торгач:
— Син Әнисме?—дип урынсыз сорап куйды —Син каян килеп чыктын? Кайчан? Сине бит милиция, прокуратура зхти
—Прокуратура' Милиция’ Мин нәрсәгә кирәк булдым атарга’—Әнис агарынып ки гге —Нәрсә булды? Һич алламыйм. Менә училише ишек алдында күренүем булды. Идмас килеп ябышты.
—Син берни дә белмисенмени?
—Нәрсәне? Әнисә мина хат язармын дип катлы Ә үзе язмый Күнелсм нидәндер шикләнде дә менә кайтып белим дидем —Алай икән.
Идмас кулларын бутарга кереште:
—Кара син аны, ә! Берни белмәгән булып кылана1 Юк инде, тәти егет, жаваплылыктан котыла алмассын хәзер
Директор инде үз-үзен кулга алып өлгерде, ул Идмасны тынычландыра башлады:
—Тукта әле. Фәсхетдинов Сабыр ит.
—Сез сабыр ит дисез — Идмас йөзен җыерды —Ә кем ана йөргән кызын мәсхәрәләргә ирек биргән Әнисәне яраткан булып кына иоргән икән Ике йөзле! Сталин үлгәч тә еламаган иде ул Мин яхшы хәтерлим’
Боларны ишеткәч. Әнис шаккатты
—Сафа абый, нәрсә сөйли ул?! Кем мәсхәрәлә! ән1 Әнисәнеме -Туктагы з әле. егетләр. Әйдәгез, тәртип белән генә Әнис, сине Әнисә пароходка озатырга бардымы? ,
Барды, барды О «атып калды. Нәрсә булды. С афа абый *>йгеге з инде
- Пристаньда син киткәндә глгын кемнәр бар иде ’ Араларында танышлар юк идеме?
—Кеше бик әз иде. Танышлар юк иде. Йә, әйтегез инде, нәрсә булган Әнисәгә?
—Һе, белмәгән булып кылана! Нәрсә булсын, син аны көчләгәнсең ич!— Идмас төкерекләрен чәчеп сүзгә кысылды —Белмәгәнгә сабыша!
—Көчләгән! Минме! Син ни сөйлисен, бакыр баш!
—Туктагыз әле, дим, егетләр. Һм-м... Сине, Әнис, эзлиләр бит. Шик синатөшә...
—Мина? Әнисә кайда? Ул исәнме? Әйтәм аны, хаты юк!
Әнис кинәт сикереп торып, ишеккә ташланды. Ана каршы төшәргә теләгән Идмас өлгерә алмый калды. Әнис чыгып йөгерде. Анын артыннан Идмас та йөгерде. Нәсихов коридорга чыккач, аларнын кызлар тулай торагына кереп киткәннәрен күреп калды. Үзе дә шунда ашыкты. Нәсихов Әнисә яшәгән бүлмә ишеген шакыганда анда инде давыл купкан, кызлар Әнисне сарып алганнар, теткәләп ташларга җыенган кебек, кызарып-бүртенеп ана ябырылалар иде. Директор килеп кергәч тә алар тынычлана алмадылар, кычкыруларын дәвам иттеләр.
—Син нишләден?
—Ничек шуна намусын җитте, ә?!
—Ярата, имеш!
—Сине бит ул өзелеп ярата иде, ә син! Их!
Әнис кызларның әле берсенә, әле икенчесенә борылып карый, нәрсәдер әйтергә тели иде, тик кызлар һаман ду киләләр, ана авыз ачарга да ирек бирмиләр.
Нәсихов кызларны тынычландыра башлады:
—Сабыр итегез, кызлар! Сабыр итегез. Әнискә дә сүз әйтергә ирек бирегез.
Әнис тирә-ягына каранып, маңгаендагы тир тамчыларын сөртеп атды.
—Нәрсә сон инде бу? Минем бер гаебем дә юк, кызлар, Сафа абый. Ышаныгыз. Честное комсомольское. Ул мине озатып калды. Әйттем мин анарга—озатма, дидем. Инде караңгы төшкән иде. Болытлы төн иде.
—Болытлы булгандыр шул. Сиңа ярдәмгә.—Моны Идмас кыстырып куйды.
—Син телеңне тыясынмы, юкмы? Нинди ярдәм! Әйтегез әле, Әнисә үзе кайда сон? Больницадамы? Кайсында? Мин барып күрим әле. Әйтәм, хаты юк. Көтәм-көтәм, җавап язмый.
Кызлар тынычлана төштеләр булса кирәк. Әнисә караватына карап куйдылар.
—Әнисә үзе кайда сон?
Кайсыдыр:
—Чыннан да? Ул кайда сон әле? Туалетта түгелме?—дип шунда йөгерде.
Әнисә анда да юк иде. Нәсихов тагын шөбһәләнә катлы:
—Лилия, Фирдәвес, сез белмисезме? Сез ничек сон аны күздән югалттыгыз? Ана игътибарлы булырга дип кат-кат әйткән идем ләбаса. Барыгыз, эзләп табыгыз,—диде ул.—Ә син, Әнис, әйдә минем белән. Училище классларын карап килик.
Кызлар дәррәү коридорга, тулай торак бүлмәләренә сибелделәр. Әнисәне беркайда таба алмагач, анын урын-җирен актара башладылар. Бәхетсез кызнын әйберләре үз урынында, тик бер-ике күлмәге, җылы йон кофтасы, плащы юклыгы беленде. Тәрбияче Ксения Юрьева йөгереп кенә сестра-хозяйка янына барып килде. Әнисәнен чемоданы үз урынында иде. Яңа хәбәрне ишеткән егетләр, кызлар бик тиз генә училище бүлмәләрен, чарлакны тикшереп чыктылар. Әнисә беркайда да юк иде
Хәбәр бик тиз милициягә барып җитте. Кызны инде милиция хезмәткәрләре эзли башлады. Егетләр белән көне буе анда-монда чапкан, әлсерәгән Әнисне кичен кулга алдылар.
Ә Әнисә бу чакта Тәтеш ягына баручы очраклы машинага \тырып Идел янына килеп җиткән иде. Кулындагы төенчеген алып машина әрҗәсеннән төшкәч, ул кабинадагы шофер янына килде дә ана ике сум акча сулды
—Рәхмәт сезгә,—диде ул —Ике сум җитәдер бит?
Шофер кызга текәлеп карап торганнан сон:
— Шундый чибәр кыздан акча алсан, жир йотар Кирәкмәс, сат кесәнә Кая юл тотуын, матурым?—диде —Йөзеннән күреп торам, бик борчылгансын Бирешмә син. бирешмә. Дөньяда матурлык яшәмәсә. анын мәгънәсе калмый Ярый, хуш иттек
Машина тузаны таралгач, Әнисә Иделнен аръягына пристаньга чыгучылар арасына кереп басты Ул әле кая китәсен белми, бары тик үзен пычракка батырган район үзәгеннән, анын гүзәл мәхәббәтен изгән, яшьлегеннән мәхрүм иткән урыннан тизрәк китәргә, качарга гына тели иде Үзен эхләргә ташланачакларын чамалаганга. Әнисә Переволоки пристанена түгел. Тәтеш пристанена китәргә карар кылды. Пристаньда эзләми аны каян этләсеннәр тагын. Ә Тәтешкә эзләп килгәндә, ул инде киткән булачак Тик менә кая китсен икән ул? Казанга барырга һич ярамый, анда анын Әнисе, анын бу дөньяда ин яраткан, ин якын кешесе укырга керергә йөри Ин якын ’ Их. йөрәккә ин якын да бит. ә менә хәзер аларнын аралары' Эштән чыгарылып, мәсхәрәләнеп, исеме бөтен дөньяга таралгач. Әнисснен күзенә у л беркайчан да күренә алмаячак Әнис белән алар бер-берсе өчен үләргә дә әзер иле Берберсең мәнге ташламаска антлар эчтеләр, вәгъдәләр бирештеләр Ә кем белгән аларнын |үзәл мәхәббәте менә шулай көтмәгәндә чәлпәрәмә киләсен Их. Әнис, Әнисем, бәгърем, мәхәббәтем, күз нурым, хуш мәнгегә Мәхәббәтебез хакына син мине гафу итәрсен. тора-бара онытырсын Ә мин сина гомерем буе турылыклы булып калырмын
Уйлана торгач. Красныи Бор районынын Кырыш ы авылында әнисснен сенлесе—Сәрия апасы яшәгәне исенә төште. Башта шунда барып чыксын әле ул Аннары күз күрер Ин яхшысы йә С сбер. иә Урга Ашя якларына юл алу Аннан аны беркем дә эзләп таба алмас Әнисә булган акчасын барлап. Красныи Бор пристанена тикле билет алды. Дөрес, ана Кама Тамагында икенче пароходка күчеп утырасы бар. диделәр. Бусы әйбәт тә иле. Димәк, анын эзе тагын да чуалачак
Пароходның Персволокида туктап торачагын Әнисә уйлап бетермәгән иде Пароход кузгалып киткәч кенә анын башына уй килеп төште әгәр аны пристаньда эзләп йөрсәләр'’ Ярып әле бу уй вакытында башына килде Димәк, ничек тә качып калырга кирәк Кыз «Джамбул» пароходының трюмында ин ерак, яктылык саран гына төшә торган почмак идәнендә кайсы ятын, кайсы утырып баручылар арасына кереп урнашты Косынкасын маңгаена \к төшереп бәйләде. Ул Әнисе утырып киткән пристаньның ти зрәк артта калуын те ыле
Әнисә дөрес уйлаган, аны чыннан да пристаньда эзләп йөриләр иле Эзләүчеләр арасында училище кы нары, егетләре дә. милииня хе гмәткәрләре дә бар иде Алар пароходка утырырга килгән кешеләргә Әнисәнен фотосурәтен күрсәтеп сораштылар, кассир хатынны аптыратып бетерде к*р Кассир хатын, юк. андый кы > мимнән би лет алмады дип әйттем ләбаса инде, дип теге гәрнсн өметен бөтенләй кисеп куйды
Бер мәлне трюм халкы гөжли башлады, каранл-карана кссаләреи актарырга керештеләр. Әнисәнен йөрәге* лоп-лоп тибә баштагы Шу ыи игеп, аны гамын алып калачаклар микәнни Юк икән ла. контролерлар балет тикшереп йорт,* икән Шу ыи итеп. Әнисә куркыныч пристаньны у зып кигте N туын ухлы. ләкин шушы пристаньнан ерак түгел үзенен тормыш юлы кискен борылыш
алуын искә төшерүгә анын йөрәге әрнеп-әрнеп сулкылдады. Кем сон аны шулай мәсхәрә кылды? Нинди явызы бәхетсез итте, мәхәббәтеннән аерды? Әнисә ул бәндәгә ләгънәт укыды.
Бәхеткә каршы, Кама Тамагы пристаненда ана күп көтәргә туры килмәде. Красный Борга кадәр йөрүче пароходка күчеп утыргач, ул бераз тынычлангандай булды. Тынчу трюм идәнендә аунап төн уздыргач, Әнисә һава суларга пароход койрыгына чыкты. Күбекләнеп артка йөгергән Чулман суына карап бара-бара аны тагын тирән уйлар басып алды. Бүгенге кебек үк бу су көннәр, айлар, еллар буена аккан да аккан. Кемнәрне генә күрмәгән, кемнәрне генә күкрәгендә йөртмәгән ошбу гүзәл елга... Анын әле сөзәк, әле текә ярлары буенда кемнәр генә ял итмәгән, хәл җыймаган, бөдрә таллар, биек-биек өянкеләр баскан култыкларына карап кемнәр генә хозурланмаган. Офыкларга тоташкан хуш исле куе үлән баскан болыннарында кемнәр генә тезелешеп-тезелешеп тирләп-пешеп печән чапмаган да, тәненен һәр күзәнәгенә иксез-чиксез ләззәт биргән шифалы суында коенмаган, колач жәеп йөзеп йөрмәгән. Кемнәр генә шушы изге елга буенда матур айлы кичләрдә сандугачлар җырына кушылып, йөрәктән дулаган табигый хискә бирелеп, сөйгәненә иң изге, ин саф мәхәббәтен ачмаган
Үзенен бүгенге аяныч хәле исенә төшкән саен Әнисәнен йөрәге әрнеп, сыкрап, тырнап тибә. Мәхәббәтне ин татлы, ләззәтле, канатланлыргыч хис диләр дә, ник сон ул газаплы, әрнүле сулышын өрде? Бөтен табигать шау чәчәктә гөрләп утырган, һәр җан иясе яшәргә ашкынып торган бу көннәрдә мондый рухи газап кешегә каян килә? Ник җаныңны тегермән ташыдай авырлыгы белән баса, тынынны кыса...
Әнисә кергәндә кешеләр уянып, аннан-моннан юынгалап, тамак ялгарга керешкәннәр иде. Кайсы йомырка белән ипи кисәге капкалый, кайсы кипкән балык суыра, сохари кимерә. Әнисәнен бернинди ризыгы юк иде. булган акчасын ул билетка тотып бетерде. Күршеләренә карамаска тырышып, һаман йокымсырап утырган булды. Юлдаш абыйлар, апалар да әнә капчыкларын баш астына салып черем итәләр, уянып дөнья хәлләрен сөйләшеп алалар, тагын яталар, торып, йөреп керәләр. Ни генә дисәң дә аларнын азмы-күпме тамаклары тук шул, ә менә Әнисәнен..
Аның каршында утыручы, бумази күлмәк өстеннән иске халат кигән хатын кесәсеннән «Свобода» дигән нәни генә түгәрәк калай савытны алды да яргаланып, каралып беткән куллары белән ачып азаплана башлады. Калай савыт бирешмәде.
—Бирегез, үзем ачыйм әле,—диде Әнисә. Ул тырнакларын авыртгыра- авырггыра ачып хатынга кире бирде. Трюмга вазелин исе таралды. Хатын бармак очы белән вазелин алып кулларына сөртте. Әнисәнен сораулы карашын күргәч:
—Әйе, наныем... Авыл хатынының куллары ярылмый нишләсен,—диде.— Чүп утарга да, сыер саварга да, бәрәнге әрчергә дә, кер уарга да, бүтән мен төрле эшкә дә шул бер кул бит инде ул.
Әнисәнен әнисе дә нәкъ шундый иде ләбаса! Ул чиста ак яулыгын арттан бәйләгән бу ягымлы хатынның тиресе яргаланып беткән кулларын үз кулларына алып күкрәгенә кысудан чак кына тыелып калды.
Бу пароход дигән нәрсә ник шулай әкрен сөйрәлә икән? Агымга каршы бару авыр инде, анысы. Ник пристаньнарда шулай озак тора? Ашыйсы ишүне ничек басарга сон? Әллә үзе каршында Әнисәгә ягымлы күзләре белән карап барган ападан ипи катысы булса да сораргамы? Әнисә юшкә кадәр түзәрлек кебек иде, ләюгн ашказанынын сулык-сулык итүенә чыдый алмый башлагач, теге апайга сүз катты.
Апа, ачуланмагыз әле. Сезгә үтенечем бар. Минем акчам бетте. Менә
тоенчектә күлмәкләрем бар. Берәрсен сатып алмассынмы9—лзце
—Кичәдән бирле сина карап барам, кызым Бу балага нидер булган дип уйлыйм, ә сүз кушарга уңайсызланам Укымышлы кешегә охшыйсын, андыйлар тик-томалдан сүз катуны өнәмиләр. Кил якынрак. Менә кружкага чәй ясап бирим. Ипи кисәгем дә бар Икебезгә дә җитәр, кил ате. кил.—дип бу апай ачык чырай күрсәтте
—Мин бит бушлай түгел, апа. Менә шушы күлмәкне сезгә бирәм
—Әй. бала-бала. Минем дә синен шикелле кызым бар. Ул да шулай дөнья жден белми. Кирәкми мина синен күлмәген. Үзен киярсен. Нинди таза, матур, кер күтәрә торган икән.
Ягымлы караштан, жылы сүздән Әнисәнен күнеле тулып китте
—Рәхмәт инде, апа,—диде ул
—Син сон кая барасын болай? Бер ялгызын, кыз бала9
—Кырынгы дигән авылга баруым иде Эшем төште. Бик тиз чыгып китәргә туры килде
— Кырынгыгамыни9 Мин үзем Чишмәледән. Якташлар икәнбез Ә Кырынгыда кемен бар?
—Әнинен сенлесе Сәрия апа. Ул почтада эшли иде.
—Ә-ә, алай икән. Мин аны әз-мәз бсләм бугай Теге күн балалы Сәрия инде ул, алайса. Анын ире фронттан контузия алып, бик холыксыхтанып кайткан дигәннәр иле. Шул инде. шул. «тайса.
Кайнар чәй белән ипи кисәге капкач. Әнисәгә хәл кереп китте Юлдаш хатын сүзләрен ишеткәч, Әнисә сүзне артык сузарга теләмәде, рәхмәт әйтеп үз урынына барып утырды Авыр уйлар анын җанын тагын тегермән ташыдай баса башлады. Әнис хат язмаганга үпкәлидер инде Ничек яза ала идем сон мин ана?! Караңгы төндә юлда тотын көчләделәр дипме? Сүтекне тыңламыйча сине озата барып шушы хәлгә төштем дипме? Әй. Әнис. Әнисем, син хәзер кайларла нәрсәләр уйлап йөрисен икән ’
13
Әнисне прокуратурага алып килделәр Ул үз хәлен әле лә акламый иде бугай. Ничек инде аны. Әнисәне үлеп яраткан кешене шундый пычрак эштә гаепли алалар?! Вәхши кеше эше ич ул! Ә Әнисә кайда икән сон ’ У л ачыклык кертә ала лабаса. Аны таптылармы икән, юкмы икән1 Кәттәлеләр дип ү зенә- үзе кул сала күрмәсен. Ходаем. Бик тә тәэсирләнүчән. эмоциональ кеше бит.
—Тиктомалдан кешене кулга алырга сезнен ни хакыгыз бар Минем оер пюбем ы юк Чишегез кулны!-дип Әиис Һаман ачу внуын бяее аямавы Тикшерүче ләм-мим сүз әйтми бик озаклап анын ку лын чиште лә йөзенә текәлеп торды. Тып-тын бүлмәдә стена сәгате танышы буш мичкәгә чүкеч белән суккан кебек янгырый башлады Шактый вакыт торганнан сон
тикшерүче: „ -
—Син. егет, монда тавыш күгәрмә Шуны бел С ин менә әйг ате. Әнисә Әхмәдуллина дигән гражданканы беләсенме ’ Йә .пие
-Белмәскә! Бергә укыдык. Минем яраткан кызым ул Сез аны таптыгызмы.
юкмы? ~ „
-Алайса, бик әйбәз -Тикшерүче сорау ны жавапсы з калдырды - с өйгән кызык икән Син аны сонгы кат кайчан күрлен
—Кайчан дип Моннан бер атна элек 20 июньдә N . мине пристаньда озатып калды. Мин Казанга киткәндә.
—Сс™парочодДничадә килә яип беләсез? 11 сәгать 20 минутта килә ул —Әхмәдуллина нинди киемнән иде ’
—Анысы нәрсәгә инде?
—Сорауны монда мин бирәм. Жавап бирегез.
Тикшерүче астындагы урындык ямьсез итеп шыгырдап куйды.
—Чәчәкле кыска җиңле җиңел күлмәктән иде.
—Күлмәге чиста идеме?
—Сез нәрсә инде? Кыз кеше пычрак күлмәк киеп йөри ди мени?
—Ул төнне янгыр яуды. Сез яңгырга эләктегезме?
—Юк. Мин пароходка утырганда яшен яшьнәп, янгыр килә иде. Мин әле Әнисәгә: юкка гына озата килден. Янгыр килә, ничек кенә кайтырсын.
дидем.
—Ә анын күлмәк изүен син ерттыңмы?—Урындык күсе тавышлары чыгарып тагын шыгырдады.
—Нишләп мин ертыйм ди. Анын күлмәге ертылганмыни?
—Сез пристаньга барганда берәр җирдә туктап тормадыгызмы?
—Туктадык. Әнисә чәчәк ярата. Бер-ике урында туктап чәчәкләр өзгәләде.
—Утырып та тордыгызмы?
—Юк. утырмадык. Арымадык без. Икебездә спортчылар. Ул акробатика белән шөгыльләнә, ә мин икенче разрядлы чангычы. Жиде-сигез километр юл безгә нәрсә инде ул.
—Ярар, мактанма. Син монда кайчан кайттың?
—Бүген, иртәнге пароход белән.
—Ник кайттың?
—Без көн саен хат язышырга сөйләшкән идек. Мин яздым. Ә җавап юк.
—Шуннан?
—Мин бик борчылдым. Күнелем нидер сизгән кебек булды. Белергә дип кайттым.
—Нәрсәне?
—Сезнең кайчан да булса яратканыгыз бармы? Булса, мондый сорау бирмәс идегез.
—Син сорауга жавап бир. Йә җаваптан баш тартам, диген.
—Бу сорауга җаваптан мин баш тартам. Яраткан кеше күңелен яраткан кеше генә андый, күрәсең.
—Яхшы. «Баш тартам». Шулай дип язып куйыйк.
—Языгыз. Минем Әнисәгә тимәгәнемне, аның өчен үләргә әзер торуымны да язып куегыз.
—Һе-е. Шушы хәлендәдәме?
—Әйе. Әгәр аны мәсхәрәләгән кешенен кем икәнен белсәм, үтерер идем.
—Әһә-ә. Димәк, үч алыр идең...
—Алыр идем. Ә сез?
—Син кайда икәнеңне онытма.
Стена сәгате тавышы тагын көчәйде.
—Сез миннән шикләнәсезме? Сон анын үзеннән сорагыз.
—Сорадык, сорадык. Син аны бик каты куркыткансың, ахрысы. Көчләүче син түгел диде.
—Алайса, ник мине монда алып килдегез. Җибәрегез.
—Менә бусы тиз булмас шикелле. Бик күп нәрсәләр ачыклыйсы бар әле,—диде тикшерүче кәгазьләрен кыштырдатып.
—Ачыклагыз. Ә мине җибәрегез. Без Әнисә белән икәү килеп барын да аңлатырбыз. Күрештерегез безне.
—Әнисән югалды шул, таба алмыйбыз... Ярый, син алегә утырып тор. Уйла, бәлки кайбер нәрсәләрне искә төшерерсең.
Тикшерүче рәшәткәле тәрәзәгә карап бераз уйланып торды да:
—Петров, алып кит!—дип кычкырды.
Ишектә кобурасын бил каешына таккан милиционер күренде, куе зәңгәр гимнастеркасын тарткалап. Әнис янына килде дә авыр кулын анын җилкәсенә куйды:
—Киттек.
Урамга чыгуга каршыларына тупыллардан юмарт коелган мамыкларны тирә-якка очырып, ашыга-ашыга килүче Сафа Нәсихов. курсташлары Илгиз Сәләхетдинов. Идмас Фәсхетдинов. Вәгыиз Миннуллин. тагын берничә егет очрады. Әнис:
—Сафа абый, бу нәрсә сон инде? Минем бер гаебем дә юк бит' Ярдәм итегез. Моны карт әти-әни ишетсә, авырып егылачаклар Аларга ишеттерә күрмәсеннәр, зинһар,—дип туктап калды Директор
—Гаебен булмаса. бары да ачыкланыр. Әнис. Син артык борчылма, —диде
—Сөйләшергә ярамый Киттек, киттек —Милиционер Әнисне КПЗ га алып китте. Әнис:
—Әнисәне һаман тап малыгызмы ни9 Ул кайда икән сон?—дип сорарга өлгерде.
— Юк шул әле Беркайда юк.
Әнис директор белән килгән егетләргә берни әйтергә алгерә алмады .Анын күз алдыннан Идмаснын мыскыллы карашы гына чагылып китте Ул арада Илгиз ияреп килеп:
—Әнис, кайгырма. Без сезнен Әнисә белән нинди дус йөрүегезне аңлатырбыз. Сине озак тотмаслар, кайгырма1—дип кычкырып калды
14
Икенче көнне лә Әнистән шул ук тикшерүче сорау аллы Әнис бүген аның йөзендә ниндидер үзгәреш барын шәйләде
—Йә. егет, инде барын да сөйләп бирергә булдынмы. юкмы '—лиле ул.— Әллә һаман үз сүзендә торасынмы9
Төне буе йоклый алмыйча пычрак, карангы камерада аунаган Әнис бик йончыган, хәлсезләнгән иде Күз кабакларын көчкә күтәреп, ул тикшерүченең йөгерек күзләренә текәлде
—Гражданин Лотфуллин. син сорауны ишеттекме?
— Ишеттем Мин кабат шуны гына әйтә алам. Мин Әнисә Әхмаду ллинага кагылмадым. Мин аны яратам Ул да мине ярата Әнисә мине пристаньда озатып калганнан бирле мин аны күргәнем юк Безне анын белән очраштырыгыз, ул табылдымы?—диде дә Әнис сыгылып төште >л әле дә сасы камера исеннән айный алмый иде.
—Син гаебенне танып, үзенә хөкемне жинеләитә аласын И ә. ярар с ин менә бу әйберне таныйсынмы?—Хәйләкәр елмаеп, тикшерүче Әнис «аю»
текәлде. _
— Минем югалган пәкем ич бу. Сез аны каян алдыгыз -Димәк, пәке синеке -Урындык татын күсе тавышлары чыгарып кунды Яхшы. Шулай дип ялый куйыйк Югалган иде. дисен инде. Ә кайчан, кайда юга/гтүынны беләсеңме"'
-Каян белим? Белсәм, шуннан гына табып алган булыр идем.-.пие көлемсерәп Әнис
Димәк белмисен Ә мин белим Жиншгтъ урынында югалпынсын син аны -Тикшерүче күз кырыс белән генә үз сүзларенен Әнискә тәэсирен
кү-Тагын .җинаять. Мин беркемгә лә җинаять ясамадым -Син пәкене кайчан югалттым дисен әле.
—Әллә кайчан... Яз башында ук инде
-Ә җинаять урынына ул ничек барып чыкты икән, ә Үз аягы бсләнче —Пәкем югалгач, тулай торакнын бүлмәсен егетләр белән кат-кат актарып чыктык без. Таба гына алмадык.
Тикшерүченен йөзенә карангылык йөгерде. Анын ышанасы килмәве күренеп тора иде:
—Бу кайчан булды диден әле? Кышынмы?
—Яз көне дидем ич инде.
—Моны кем раслый ала?
—Классташ, бүлмәдәш егетләрнең күбесе. Илгиз Сәләхетдинов, Хәтмулла Кәримов, Идмас Фәсхетдинов. Бүтәннәр дә. Ул пәке мина Әнисә бүләге.
—Ә пәкегә «ӘЛ.» дип үзен тамга салган иденме?—дип дәвам итте тикшерүче.
—Ничек? Нинди «Ә.Л.»? Кая карыйм әле.
—Кагылма. Урынында гына утыр.
—Мин бернинди тамга да төшермәдем. Шундый матур пәкенен сөяк сабын бозалар ди мени?
—Ә яратып йөргән кызыннын сафлыгын бозсан да ярыймы? Йә, бар, кайтып тор.
—Әллә мине чыгарасызмы?—Әнис шатланып китте.
—Һәй, нинди өлгер син. Ашыккан ашка пешкән.
—Уф... үләм...
—Үлмисен әле, үлмисен...
Әнисне тагын камерага алып киттеләр. Ул гаебем юк дип әйтеп тора бит инде. Нишләп сон аны һаман ябып тоталар? Бу мәхшәр кайчан бетәр? Хәзер анын бөтен тормышының асты өскә килде. Менә сина университет. Әле кайчан гына алар Әнисә белән киләчәккә нинди матур планнар корганнар иде. Бергә тормыш итәргә вәгъдәләшкәннәр иде. Шулай итеп бу хыялларның барысы да күккә очты микәнни? Анын хәзер бар өмете дә киселде микәнни
15
Күптәннән аралашмаган Әнисә хәбәр бирми-нитми Кырынгыга кайтып төшкәч, Сәрия апасы гаҗәпләнә калды. Әнисәнең йончыган кыяфәтенә, соргылт йөзенә карап, пошаманга бирелеп сораша башлады: нәрсә булды, ник кайттын. каникулгамы, укуыннан кумаганнардыр ич. әйберләрен кайда'’
—Мин берничә көнгә генә. Шаршудыга барып әнием кабере белән саубуллашам да китәм,—диде Әнисә.
—Тукта әле, тукта. Гомер эчендә бер күрешеп дигәндәй.. Кая ашыгасын? Ишле гаилә булганга бездә әллә ни сый булмас инде ул. Хәлдә барынча кунак итәрбез. Әнә жизнән дә шулай ди —Сәрия апасы иренә сораулы караш ташлады. Тегесе:
—Дим, дим,—диде төксе генә.
—Мин кунак булырга кайтмадым, апа. Ачуланма, артыгын сорама да. Аңлатырмын әле бер. Йомышымны сонрак әйтермен.
Сәрия Әнисәнен йотлыгып катык ашаганын күреп, анын ачыкканын аңлады. Туганының артык ачыласы килмәгәнен чамалагач, төпченеп тормады. Йомышымны сонрак әйтермен диде ич. Төнлә Әнисәнен авыр ыңгырашканын ишеткәч, янына барып озаклап карап торды. Саташа да. ахрысы. Берәр бәхетсезлеккә юлыкканмы икән әллә?
Кайтканның икенче көнендә Әнисә апасына мунча ягарга булышты, сеңелләрен юып чыгарды. Үзе дә чабынып юынып чыкты.
Балалар белән мәш килгәч, тәне генә түгел, җаны да җиңеләйгәндәй булды. Матур күзләрендә аз-маз нурлар кабынып кигге. Янына сарылып йөргән кызларга шифалы үләннәр хакында сөйләп алды.
Шаршудыга барып кайтыйм дигәч, Сәрия апасы ана ике йомырка, бәрәнге
кушып пешергән кабартмалар төйнәде. Нәни Рәхимжан бу вакытта әнисе янында бөтерелде. Анын
—Мина да йомырка бир. Әни дим, минем дә йомырка ашыйсым килә,— дигәнен ишеткәч. Әнисә тетрәнеп куйды. Йомыркаларның берсен Рәхимҗанга тоттырды. Бу йортта мин артык кашык лабаса. Тизрәк китәргә кирәк.
Шаршуды зиратына ул арт урамнан гына барып керде, анын беркем белән дә очрашасы килмәде. Хәер, аны танырлык кеше монда калдымы икән сон ’ Ул бит бик яшьли ятимнәр йортына эләкте. Шактый эзләгәч кенә ул өнисе каберен тапты. Кабер янындагы куе үләнгә утырып уйга талды
—Әнием, бәгърем, син минем хәлемне беләсеңме икән0! Менә хәзер мина нишләргә инде. Син ничек кинәш итәр наен?
Тик ана кем генә жавап бирсен сон?
Зиратта тын гына басып торган каеннарнын җинелчә җилдән лепелдәгән яфраклар тавышыннан башка бернинди тавыш та юк иде Монда килгәч Әнисә тагын елармын дип белгән иде Тик еламады. Елый алмады Әллә инде күз яшьләре беткән, әллә анын иңнәренә ишелгән авыр хатен сизежән туган жире Әнисә жанына тынычлык иңдергән иле
Әнисә кечкенәдән үк әбисеннән өйрәнгән бер-ике доганы укыды да хушлашырга дип башын кабергә куйды. Шул мизгелдә анын күнелендә мона кадәр ганыш булмаган хис уянды. Кыз талпынып куйды Анын әнисе ана булып дөньядан китте Ә ул? Беркайчан да ана булмаячакмыни0 Доньянын нинди зур гале.тсепеге бит бу' Миһербансыз бер адәм аны пычратты, мәхәббәтеннән аерды Баланы б»п аны сөйгән кешеннән генә табалар Югыйсә баланны ничек сөясен? Димәк, ул беркайчан да бәхетсез бала тапмаячак. Беркайчан да ана булмаячак. Кинәт анын башына коточкыч бер уй килеп, миен бораулый башлады. Әитерсен лә Әнисәне баштан аяк кайнар су белән коендырдылар, ул хәтта бөтен тәне кызыша башлаганын тойды Теге хатым сон пычрак кешедән балага узган булса! Үз хатенен тагын ла хәтәррәк икәнен ул менә әле генә төшенде Нишләрмен, кая барып егылырмын, кеше күзенә ничек күренермен0 Мондый хурлыкка түзеп яшәгәнче яшәмәвен хәертерәк түгелме ’ Авыр уйларына бирелеп Әнисә шулай шактый утырды Инде кон сүрелеп бара, кайтырга кирәк иде. Алда бары авыр билгесезлек, бәхетсез көннәр дәвамы. Юлда ана кемнәрдер очрады, нидер әйтте. сорашты, тик у л базарны төштә күргән кебек шунда ук онытты Аны бер генә ун биләде— каядыр барырга, нидер кылырга кирәк, гик нәрсә—Әнисә моны тәгаен белми иде Бер мәлне кылт итеп анын күз алдына Әнис килеп басты, әмма бу анын хәлен тагын да авырайта төште. Әнис инле еракта, бик еракта, бәхетле, мәхәббәтле тормышта, томан эчендә калды. Ана хәзер юл өзелгән иле
Әниснсн үтенечен гынлап. аны машинага утыршп пристаньга атып киттеләр Куаклар юлга якын үскән бер урында туктап машинадан төшерделәр Әниснен йөзен, үз-үзен тотышын җентекләп күзәтеп торган тикшерүче бу куаклар янында анын тынычсызлануың көткән иле -1әкин Әнис башын игән килеш уйга талып тик басып торды Иә тикшерүчемен йә машина йөртүченен куаклар арасына кереп чажәт үтисе килгәндер дип кенә уйлады Куе кара кашлы тикшерүче бераздан —Бу куакларны таныйсынмы?—дип сорады Әнис гаҗәпләнде
-Юл кырыендагы үскән барча агач, куакны ник танырга тиеш сон әле мин? Моның нәрсәгә кирәге бар ’
-Ярар, танымасан. киттек, азайса. Әнисән менә шушында көчләлсләр Л" Пристаньга килеп жилпч, Әнисне пассажирлар залына алып керделәр
Залда беркем дә юк иде. Яшь кенә милиционерны сакта калдырып, тикшерүче каядыр чыгып китте. Егетнен йөрәге тагын әрнеп-әрнеп тибә башлады. Әле кайчан гына алар Әнисә белән биредә пароход көтеп, вак дулкыннарнын чупылт-чупылт пристаньга бәрелеп күбекләнеп торуларын озак-озак карап тордылар. Кояшның кызарып, зураеп, аргы як яр артына төшеп китүен күзәттеләр. Шул чакта Әнис:
—Менә, Жир шарынын түгәрәклеген исбат иткән бер мисалны үз күзебез белән күзәттек,—дип сөйгәнен көлдереп алган иде. Ә менә бүген! Кем уйлаган мондый хәлләрне. Ничек килеп чыкты сон бу... Әниснен җылы су. суүсемнәр исеннән тагын башы әйләнә башлады.
Зал ишеге сискәндереп кинәт ачылып китте, аннан тикшерүчегә ике ир- ат ияреп керде. Әнис аларны шунда ук танып алды. Болар теге көнне пристань тросына бәрелә язып килеп туктаган балыкчылар иде. Алар зал урнасына уздылар да Әнискә текәлделәр. Әнис үз хәленнән уңайсызланып, оялып читкә борылды. Ә шулай да миеннән боларнын ярдәме тимәс микән дигән уй узып китте.
—Йә,—диде, тикшерүче ирләргә карап.
—Шул бит,— диде тегеләрнең берсе иптәшенә карап.
—Әйе, шул егет, шул.—Икенчесе дә иптәшенең сүзен җөпләде.—Бу егет бик боевой бер кыз белән пароход килгәнне көтеп торды.
—Кайсы көнне инде ул?
—Исендәме, Коля, ул көнне без бик зур чуртан каптырган иек. Менә шунын хәтле.—Балыкчы кулларын жәеп, тикшерүчегә борылды.—Мин спинингны ыргытуым булды, кинәт леска бик нык тартылып читкә атылды. Мин әле Коляга әйтеп куйдым. Бу ике-өч килолы боевой чуртан булса, мин әйтәм, бер ярты алабыз инде, дим. Шулай булды да. Коля белән без ул чуртанны көчкә тартып чыгардык, әйе. Аны күрүгә минем хатын...
—Туктагыз әле. Анысы соңыннан...
—Соныннан дип... Өч килолы боевой чуртан бит ул көн саен эләкми, парин. Хет елап утыр... көне буе...
—Аңлашылды, аңлашылды... Әйтегез әле, бу егет үзе генә идеме?
—Әллә шаяртасыз инде, иптәш тикшерүче! Нишләп үзе генә булсын. Анын янында бик чибәр боевой бер кыз да бар ие, дим ич.
—Әйе, әйе. Алар гел кочаклашып басып тордылар. Без кирәк-яракны, балыклы чиләкне көймәдән алып чыкканны карап калдылар. Үзләре гел елмаялар, безгә карап нидер сөйләшеп алалар.
Боларны ишеткәч. Әниснен эченә җылы йөгерде. Ул торып басты. Милиционер аны җилкәсеннән этеп кабат урынына утыртты.
—Әйе шул. Мин әле Степанга әйтеп куйдым. Их, мин әйтәм, нинди матур чаклары боларнын...—Ирләрнең Коля дигәне кабат сүзгә кушылды.
—Ә ул кыз нинди күлмәктән иде?
—Кыска жинле җәйге, көнбагыш чәчәге төшерелгән җиңел күлмәк кигән ие. Без әле аның күлмәге үзенә бик төс килгән икән, дип сөйләшеп тә кайттык.
—Чибәр кыз, бик чибәр кыз иде, әйе.
—Күлмәге ертылмаган, чиста идеме?
—Ну инде...
—Сез аларны якыннан күрдегезме?
—Алар белән безнең ара 5—6 метрлап булгандыр инде.
—Әйе, шуннан артык түгел. Без көймәне пристань тросына бәйләп, йозакка бикләп калдырабыз.
—Азайса, сез инде бернинди дә шикле нәрсә күрмәдегез,—Тикшерүче һаман үз ягына каерды.
Нинди шик инде ул. Без киткәндә дә атар кочаклашып басып карап калдылар, дим ич.
Ярар, инде китсәгез дә ярый. Файдагыз тимәде Кирәк була катсагыз, чакыртып алырбыз—Тикшерүче канәгатьсезлеген яшерергә кирәк тапмады.
Балыкчылар Әнискә борылып карый-карый чыгып киттеләр Берсе ишек тобендә туктап, Әнискә күз кысты Тикшерүче моны күреп катлы Анын башына берәр уй килде бугай, ул тиз генә ишекне ачып
—Сез сәгать ничәләрдә кайтып киттегез?—дип кычкырды
—Сигез, тугызынчы яртылар булгандыр. Кояш әле баемаган ие.—дигән җавапны ишеткәч, тикшерүче Әнискә төбәлде
Әниснен йөзенә алсулык йөгерде, ул еш-еш сулыш атып, торып басты
— Менә күрдегезме,—диде ул. —Минем гаепсез икәнемне хәзер аңладыгызмы инде, ә? Җибәрегез мине Мин дә сезгә Әнисәне табарга булышыйм.
—Ашыккан ашка пешкән дип әйткән идем инде мин сина. Боларнын сүзе берни дә расламый әле
—Ничек инде? Алар кочаклашып тордылар диделәрме'’ Көчләнгән кыз кочаклашып торыр идеме?
—Алар сезне сәгать сигезләрдә, тугызынчы яртыларда күргәннәр Шулаймы?
— Шулай. Йә, шуннан?
—Әйтик, тугыздан сон пароход килгәнче күпме вакыт бар?
Әнис лып итеп урындыкка утырды Эш тагын кире якка борылды, күңелендә туган өмет чаткысы кабат сүнде Күз алдына ниндидер кара шәүлә килеп басты.
—Беләсезме, нәрсә!—диде Әнис кинәт кенә —Без пароход килганне котик
—Ни пычагыма?—Инде үзе дә йончый тошкән тикшерүче тагын усал карашы белән Әнискә текәлде.
—Бәлки мине «Свирьстрой»нын капитаны, йә берәр матросы таныр. Мин Казанга шул пароходка угырып бардым бит
— Юк инде, егетем. Башка вакытта
—Сез тәҗрибәле кеше ләбаса. Башка вакыт булмаска да мөмкин Күргән кешеләрнең безне онытуы, эшләрен ташлап китүе ихтимал. Үтенеп сорыйм, зинһар, пароходны көтеп алыйк без.
Тикшерүче икеләнә калды.
—һе... Безнен дә нәчәлство бар. Кинәшеп алыйм ате. булмаса
Ул телефонлы бүлмә эзләп чыгып китте Анын кире килүен кота-котә Әнис гаҗиз булды. Анын өчен хәзер бердәнбер омет булып пароход кешеләре калды. Әгәр алар Әнисне танып. Әнисәнең яулык болгый-болгый озатып калганы расланса, котылачак бит ул Котылачак Тикшерүче сыра исе аңкытып, авызын сөртә-сөртә кире килгәнче Әниснен күңелендәге омет йөз мәртәбә кабынып, йөз мәртәбә сүнеп өлгерде.
—Ярар, синеңчә булсын Нәчәлство каршы түгел Котик, алайса.-диде тикшерүче
Ниһаять, тирә-юньне яктыртып пристаньга пароход килеп гуктады Шыгырдатып басманы пристаньга сузганны көткәндә Әниснен йөрәге ярылырга җитеп кага иде
Анын колагына тагын тикшерүче бүлмәсендәге* теге сәгатьнең ярсып ярсып типкән гавышы ишетелеп кит* Пароходтан чыгучылар ы керүчеләр дә әз иде. Тикшерүче Әнисне милиционер карамагында калдырып чыгып китте дә бера здан пароход капитанын ияртеп кире керде У л эшне аңлаткан булган, күрәсен. капитан бүлмәгә керүгә. Әнискә карай
— Шушымы?—дип сорады Гикшерүче баш какты
Капитан бер якынрак, бер ераграк китеп Әнискә карап торгач:
—Әллә тагын... Пароходка утырган кешеләрне каян танып бетерәсең. Пассажирлар пароходка кергәндә бер-берсен чүт кенә таптамыйлар. Юк, әйтә алмыйм, гафу итегез, мин эштә,—дип чыгып китте. Әнис өнсез калды Инде бөтен өмет матроста иде.
Егерме-егерме биш яшьлек куе кара чәчле, шомырттай кара күзле, беләкләре бүлтәеп чыккан матрос егет, бүлмәгә килеп кергәч, башта аптырабрак торды.
—Минем милиция, прокуратура белән беркайчан да эш иткәнем юк. Аллам сакласын,—диде ул.
—Ярар, алайса, бик әйбәт,—диде тикшерүче.—Сез менә бу егетне танымыйсызмы?
Әнис торып басты да аңа ялварулы караш ташлады.
—Һо! Бәхетле егет, бу синме? Ни булды?
Тикшерүче:
—Таныйсызмы, юкмы?—диде коры гына.
—Кәнишне, таныйм.
—Кайда күрдегез? Сез анын белән танышмы?
—Таныш түгел түгелен. Берәр атна булыр, аны бик чибәр кыз елый-елый озатып калды. Ну чибәр иде, первый класс. Шуна күрә без әле бер-ике пассажир белән бу егетне нинди бәхетле дип сөйләшеп алдык. Сина нәрсә булды сон, егет. Милиция...
—Әйе, бәхетем минем хәзер ташып тора менә.
—Ул кыз елый иде дисез инде?—Тикшерүче үз ягын каера бирде.
—Егете дә нинди бит анын! Еларлык шул. Алар бер-берсенә шулкадәр пар килгәннәр, әй. Кара син анын дулкынланып торган чәчләрен! Кашларын!
—Бәлки, ул үпкәләп, йә берәр башка сәбәптән елагандыр?
—Анысын белмим. Бәлкем, аерылып калу авыр булгандыр. Пароход киткәнче кочаклашып басып тордылар. Мин басманы алам бит. дигәч кенә менә бу бәхетле егет кереп утырды. Мин әле соныннан да күз салгаладым. Ул кыз бик озак яулык селкеп, кул изәп калды. Кереп утырыр алдыннан егетне үпте дә бугай. Вәт шул.
—Тагын берәр шикле нәрсәгә игътибар итмәдегезме? Киемендә, әйтик.
—Иттем. Матур күлмәген кабартып торган матур имиләренә. Ну. егет, син чыннан да бәхетле икәнсең. Йә. ярар, беттеме? Кул куясы түгелме0 Йөгерим, безнең капитан ул коры кеше. Кстати, ул төнне яшенле янгыр
булды.
—Ярар, рәхмәт, хушыгыз.
Хушыгыз. Егет, хуш. Кызын бик чибәр синен, саклый күр син аны.
Матрос йөгереп диярлек чыгып китте. Ул арада «Свирьстрой* өченче сигналын биреп яна туып килгән айнын су өстендәге алтын күперенә юл тотты.
Ике көннән Әнисне иреккә чыгардылар. Ә анын Әнисәсе суга төшкән кебек юк булды.
17
Чарджуй шәһәрендә ул көнне бик көчле җил чыкты. Күкне тузан болыты каплады, хәтта кояш та тузан аша күренмәс булды. Әнисә яши торган йорт каршындагы тупыл тамырлары белән кубып, гөрселдәп юлга ауды. Ачы тозлы тузан тәрәзәләрдән, ишекләрдән бүлмәләргә тулды, шкафларга, өстәл- урындыкларга калын катлам булып ятты, кешеләрнең күзләренә керде, тешләрендә чытырдады.
Әнисәнең биредә мондый көчле туфанны беркайчан да күргәне юк иде.
Жил котырынып-котырынып исә башлагач, ул ишек-тәрәзәләрне япты, аннары йорт хужасы Сажидә янына икенче бүлмәгә чыкты да ана сыенды —Курка калдынмы әллә. Әнисәкәй?—диде апасы,—Була ул мондый хагзәр бездә, була. Көньяктан эссе жил исә дә чүлдән әллә нинди тузан өермазәре алып килә. Мәхшәр! Без чүл уртасында яшибез ләбаса. Чарджуй Ташкент та. Ашхабад та түгел шул. Асфальт аз. тузан оясы инде бер карасаң
Әнисә монын шулай икәнен ел ярым элек килеп урнашуга ук белде. Ул тимер юл вокзалына килеп төшкәч. Сәрия биргән адрес белән Сажидазәрне эзләп йөргәндә малай-шалайнын ялан аяк йөрүенә игътибар иткән иде Урамда калын булып яткан тузанны сөреп кенә баралар' Соныннан моны Саҗидәгә сөйләгәч, апасы:
—Әй. сенелкәй. без мона ияләнгән инде.—диде —Ничек кенә сакланып йөрмә, берәр жиргә барырга чыксан. тездән тузанга батып кайтасын Кая инде монда аяк киемен чисталыгы!
Ләкин ничек кенә булмасын. Әнисә үзе укыткан класс укучыларын— төрекмән, рус балаларын чисталыкка өйрәтергә тырышты Балазар мәктәпкә керер алдыннан җәй булса, аяк киемнәрен селкеп, кагып, башка вакыт булса, кырып юып. яхшылап сөртеп, чистартып керә торган булдылар Училищеда өйрәнгән гадәт монда бик ярап куйды
Давыл котырынды-котырынды. ә янгыр яумады Жил басылгач Әнисә бүлмәләргә кереп тулган тузанны сөртте, идәннәрне юып чыгарды. Саҗидә —Рәхмәт, сина, Әнисәкәй Менә Низам абыен кайтканчы ялт изтерлсн. - диде.—Әнә гомере озын булыр, кайтты да буган
—Ул түгелдер. Ул булса, капка кагып тормас иде Кемдер кечкенә калканы кага ич анда,—диде Әнисә.—Кая. чыгып ачыйм әле — Юк. үзем ачам. Ә син табын көйли башла
Саҗидә кечкенә капка келәсен ачкач, анда бер ят кеше пәйда булды —Сәмәрканд урамы. 13нче йорт шушы буладыр инде.-диде бу ир-ат. тирә-ягына карамын —Тәки таптым бит
—Сез кем буласыз сон? Бер дә күзгә-башка күренгәнегез юк шикелле иде?
—Мин ерактан. Татарстаннан килдем, апа.
Апа дигәч. Сажидә ир кешегә төбәлебрәк карап алды Әйе шрестән ы апа диярлеге бар икән, дип уйлады Сажидә Башта гына олырак бу нам күренгән икән. Бакырсыман чәчле Күзләре ничектер сәер карый Ә >е и зүзә. әле чәч-башка карашы төшә, гәүдәмне дә тиз генә күзе белән сыпырып алды.
—Татарстаннан укмыни?
—Әйе Мина менә шушы адресны биргәннәр ис. Әхмадуллина Әнисә монда яшиме?
-Монда, монда. Әйдә, узыгыз, уз. Әнисәү. менә монда бер егет сине
сорый, карале.
Ишек шыгырдап ачылып китте. Анык уемында изүен яба-яба Әнисә күренде. ,
—Әнисә! Таптым бит. таптым!—дип егет шатлыгыннан нишләргә белмичә
анын янына ашыкты.
—Абау!—Әнисә аптырап хәтта чигенеп куйды Илмас. димме Каян, ничек болай? Әллә сине давыл китереп ташладымы ’
Әнисә кинәт очынып барып. Идмаснын муенына сарылды —Каян килеп чыктың син? Каян ’!
Әнисә кунакны йортка алып керик Болай ярамый инде - с джидә Әнисәнсн кунак муенына сарылуын ошатмады, бугай -Ойшге!. угыгьа Хә зер хужа абыегыз да кайтып җитәр
Әнисә Идмас куеныннан чыкты да шатлыклы күз яшьләрен сөртә-сөртә ишеккә юнәлде. Идмас ана иярде. Кызнын алсуланып киткән янаклары. төз, матур аяклары, сылу гәүдәсе, муенына килеп асылынганда тиеп киткән йомры күкрәкләре анарда күптәнге хисләрен уятып җибәрде. Ләкин егет үзенен соклануын яшерергә тырышты.
—Димәк, син шушында качып ятасын икән,—диде ул.—Без сине эзли- эзли аптырап беттек.
Әнисә һаман ни әйтергә дә белмәде, ул каушаган иде.
—Качып, дип. Юк, тик...
—Ә мин кичә төнлә килеп төштем. Чемоданымны саклык камерасына тапшырдым да вокзалда кундым. Урындыкта озак йокланылган. Адресын белән эзләргә чыгарга дип торганда давыл купты. Инде менә... килеп таптым.
—Ярар... йә, сөйлә, Идмас. анда ниләр бар? Утыр, утыр. Кайда яшисен, кайда эшлисен? Бергә укыган кызлар, егетләр кайларга таралып бетте? Аралашасызмы? Монда ник киләсе итген'’
Әнисә сорау артыннан сорау яудыра башлады. Бу анын каушап калуын яшерергә тырышуы булды, күрәсен. Һич көтмәгәндә бөтенләй чит-ят җирләрдә Хәзер Ильяс шикелле кинәт шулай килеп чыксыннар әле Икенчедән, ул бит киткәннән бирле Сәрия апасыннан башка беркем белән аралашмады, хатта алышмады. Анда да сирәк кенә... Анын Төрекмәнстанда икәнлеген бары тик Сәрия апасы гына белә иде. Бары ул гына. Идмас анын адресын Сәрия апасыннан алган микәнни? Нәрсәгә? Ә апасы ник биргән инде? Әнисә бит ана адресымны беркемгә дә бирмә дигән иде. Әнис исемле егет сорап килсә, бигрәк тә.
—Әнисә, Әнисә дим. аннары, аннары... Кунак кеше шундый ерак юл килеп арыгандыр, әйдә, башта чәй эчерик. Әйдә, табынга килегез,—дип Саҗидә яшьләрне чәйгә өндәде.
—Апа. мин сезне Саҗидә апа дип беләм. Дөресме? Димәк, дөрес әйткәннәр, алдамаганнар. Ә мин ышанмаган да идем. Туктагыз әле. мин башта чемоданымны алып килим. Чәйне аннары эчәрбез. Анда күчтәнәчләрем дә бар ич.
Идмас йөгереп диярлек чыгып китте. Ул авыр чемоданын күтәреп вокзалдан кайтканда Низам да өйдә иде инде.
—Алайса, син безнен Әнисәне эзләп килден инде. Мин шулай дип беләм,— диде ул Идмаска чәй эчкәндә.—Эзләрлек тә шул. Чибәрлеге белән тан калдыра кызый. Моңда әнә сөлек шикелле төрекмән егетләре дә ул килгәннән бирле безнен урамны үз иттеләр.
Болай туры бәреп сөйләшүдән Идмас бераз каушабрак калды.
—Эзләп дип... Без бит... бер училищеда укыдык...
—Шунын өчен генә дөнья читенә килеп чыкмыйлар, егетем. Бергә укыган кеше күп булыр ул, иеме, Саҗидә?
—Йә инде, Низам, кунак кешегә бәйләнеп утырма. Менә ул алып килгән кетермәнне кимер. Арыш икмәге сохарие. Без инде анын тәмен дә оныткан идек. Монда бит лаваш та лаваш.
Хуҗаның йөзе яктырып китте:
—Менә анысы өчен рәхмәт. Идмас энем. Рәхмәт. Үпкәли күрмә, мин үз балаларымны да туры юлдан гына йөрергә, дөресен генә сөйләргә өйрәттем. Аллага шөкер. Менә дигән кеше булып үсеп җиттеләр. Улыбыз Мәскәүдә зур бер хәрби институтта эшли. Кызыбыз нефть институтында Казакъстанда укыта. Вәт шулай.—Низам горур иде.
—Сез бик бәхетле ата-ана икәнсез. Ә монда ничек килеп чыктыгыз сон?
—Без бала чакта ук әти-әниләребез монда күчеп килгәннәр, ие. Сажидә апаннын да. минем дә.
—Әйе, әти-әниләр туган як дип өзелеп сөйлиләр иде — Саҗидә дә сүзгә кушылды —Күрә генә алмый вафат булдылар. Бик сагыналар ие шул
—Ник кайтмаганнар сон?
—Дөнья бит. анын мәшәкатьләре... Колхозлашу, кулакларны сөрү Туганнарыбызны Себергә сөргәннәр Анда ничек кайтасын'’
—Әйе... Булган шул андый хәлләр, булган.
—Йә. ярар. Бүгенгә җитеп торыр. Син безгә туган яклар турында бәйнә- бәйнә сөйләрсен. Озакка килденме сон?
—Белмим әле. Бәлкем, монда торып та калырмын Әйеме. Әнисә’ Әнисә менә нәрсә дияр.
—Әйттем бит юкка килмәгәнсең дип. Әнисә шикелле багалма йөгертә ул. Тик кара аны. мотри!—Низам шаярып Идмаска бармак селкеде.
—Низам абый, син нәрсә инде,—Әнисәнен бит очлары алланып китте — Каламы, юкмы, анын үз эше. Биштән үткән, бишектән чыккан лиләрме әле. Минем мона ни катнашым бар Дөнья иркен
—Ярар, ярар Болай гына әйтүем Яшьләр эшенә борын тыгуым түгел. Ходай язганча булыр.
18
Яшьләр көннәр буе сөйләшеп туя алмадылар Бигрәк тә Әнисә кунактан барын да бәйнә-бәйнә сөйләтте Татарстанда нәрсәләр бар'* Хат ык һаман шулай авыр яшиме? Классташларның кайсы кайда эш ли ’ Куйбышев сусаклагычы төзелү сәбәпле шәһәрне дә. педучилишены да бүтән урынга күчерү турында карар чыккан иде. ул эшләр ничек бара ’ Минем классташлар кайда икән? Лидия'.’ Фирдәвес'’
—Әйе. шәһәр күченә Училишены Арчага күчерделәр дә инде Классташларын кайсы кая юллама алып, эшкә урнашып бет -диде Илмас Ник син Әнис турында сорамыйсын ате ’ Ул Казанда Университетка кергән Укын йөри, ди Тажсыз патша булырга Имеш, өйләнергә лә исәбе бар икән Илгизәр дусы Сәлимәгә өйләнгән
Боларны ишеткәч. Әнисә тетрәнеп кит- Дулкынлануын яшерергә тырышып әле чәйнеккә, әле чәшкегә сузылды Илмас моны сизде карашын стенада текелдәгән сәгатькә күчергән булып. Әнисәне күзәтте Чибәр шут. чибәр. Хәзер тагын да тулыланып, матураеп киткән Йөзе дә коньяк кешеләренеке кебек каралып тора.
—Әнис тә, уку еллары да артта калды шул инде. Истәлек булып, әрнү ге истәлек булып. Илмас.-диде Әнисә -Ярар, син үзен бит беман нкс-оч яшькә олырак иден Армиядә түгелмени сон ’
-Юк. алмадылар Күздән гаеп тапкан булдылар Мин мона бер дә гарьләнмим лә. Өч-дүрт ел вакыт әрәм иткәнче берәр вузга керермен дип торам. Син рөхсәт итсен. _
Илмас сүзен уенга санаган булып, көлеп куйды, ә үзе Әнисә вәзенен кинәт җитдиләнүенә игътибар итте
— Минем синең тормышына бер катнашым да юк Синен үзеннеке.
минем үземнеке,—диде Әнисә.
-Икебез дә ятимнәр, беркемебез дә юк Бергә укыдык бергә тәрбияләндек,—дип кенә әйтүем Гел чит кешеләр түгел ләбаса Кинәш итүем
дип бел. - _ , ,
-Синен Зинаидан бар иде ич Ул кайда хәтер Сет ник бергә гуте т -Ул никтер миннән йөз чөерде Хәтер бер ир бала үстерә дип ишеттем Илмас җавабын теш арасыннан кысып чыгарды —Бик дус йөрдегез ич. Ничек инде
-Ярар ла. Рус кыэынын тагар малае белән нинди уртаклыгы булсын
м
Менә син үзен турында берни сөйләмисен. Нишләп училищены ташлап киттең? Бөтен шәһәрне аякка бастырып. Сине кайдан гына эзләмәдек без. Сулардан, урман-болыннан. Училище, тулай торак чарлакларын әйтеп тә торасы юк. Милиция дә эзли-эзли аяксыз калды. Ә син монда качкансын икән.
—Качмадым мин. . Ни дип әйтим... Шулай килеп чыкты инде. Син менә мине ничек таптың?
—Сәрия апан документларыңны, әйберләреңне сорап язганые, училищега. Шуннан сон синен адресны сорап кат-кат хат язып, аптыратып бетердек без аны. Жавабы бер булды—юк, белмим. Эзләгез, табыгыз, мин анын бердәнбер туганы, дип тукыды. Аптырагач, Сәрия апаннарга үзем бардым. Ире салгаларга ярата икән. Эчкән кешенен ихтыяры слабый була инде ул! Сандыкларыннан синен хатларны эзләп тапты. Башкасы инде анын, кем әйтмешли, дело техники. Хи-хи-хи.
Идмас Әниснең дә Сәрияләргә берничә хат язуын белә иде, тик әйтмәде. Әнис тә: «Әнисәнең кайда икәнлеген белмисезме? Белсәгез, зинһар өчен, мина анын адресын бирегез әле»,—дип язган иде. Әнисә үзе беркемгә дә берни әйтмәскә кушкач, Сәрияләр серне ачмадылар. Әнис исемле егет кызыксынса, бигрәк тә дигән иде ич...
—Дело техники, дисең инде.—Әнисәнен күзләрендә ачулы очкыннар уйнап алды —Алай икән... Син шуннан соң Әнисне бөтенләй күрмәдеңме?
—Әйттем ич инде. Юк. Укырга кергән, өйләнергә йөри ди.
—Анысын ишеттем. Мин югалгач, ул шулай тыныч кына яшәде дип әйтмәкче буласын инде син, әйеме?
—Сине көчләгән дип аны кулга алдылар ул чакта.
—Энекәем! Миленький!—Әнисәнен йөзе ап-ак булды.
—Курыкма, курыкма... Озак тотмадылар. Чыгардылар. Гаепсез булган, имеш. Кем белә инде сезнең хәлләрне... Бик дус булып йөрдегез бит. Син, бәлкем, аны үзең йолып калгансыңдыр әле. Кагылмады, дип. Шулаймы?
—Ул шундый әшәкелеккә бара алыр дип уйлыйсынмы син?
—Алайса, син ник безне шундый борчуга салдын? Аны да. мине дә. Барыбызны да.
—Миңа нишләргә кирәк иде, ничек итеп анын йөзенә күренергә кирәк иде сон? Шундый мәсхәрәгә калып. Шундый антлар эчкәннән сон.. Әгәр мин аны кулга аласыларын белгән булсаммы?
—Нишләр идең?
—Нишләргә белер идем. Анысы аның сина кагылмый ла...
Идмаснын йөзе үзгәреп китте. Ирен почмакларына мәсхәрәле елмаю кунды.
—Ачуланма, сина бер сорау бирим әле,—диде ул.—Өйләнергә йөргәнен белә торып, син һаман анын турында уйлыйсынмы? Шушы хәлендә дәме?
—Уйлыйм. Берни өмет итмәсәм дә. Ул минем бердәнберем. Яшьлекне— тәүге хисләрне онытып буламыни?
Идмас көлә башлады:
—Син китапча сөйлисен түгелме?
—Ә бәлки китап безнеңчә сөйлидер.
—Акыллы син, Әнисә. Молодец та инде үзең. Тик...
—Нәрсә «тик?» Әйтеп бетер.—Әнисәнең таләпчән карашыннан Идмас читкә борылды:
—Тормыш китаптагыча гына бармый бит, диюем.
19
Бер-ике атна узгач, Идмас Әнисәне гаҗәпкә калдырды. Күренми торды- торды да килеп керүенә ярып салды:
—Мине котлый атасын, Әнисәкәй. Эшкә урнаштым. Унбишенче мәктәпкә Математика укытачакмын, физкультура дәресләрен дә мина йөкләделәр. Мин тагын бер нәрсә белдем әле—монда каракүл арзан икән Татарстанга атып кайтып сатсан. шәп фаила ясыйсын дигән сүз. Яшәргә була монда, шулаймы?
—Һәркем үзе белгәнчә яши. Бернинди кинәш тә бирә атмыйм,—диде Әнисә —Алайса, син монда төпләнергә уйладын инде ’
— Шулай килеп чыга. Син үзен дә менә монда качып килгәнсен ич Әнисәнен күкрәк читлегенең кайсыдыр почмагында бу кешегә ачу кебек нәрсәдер кузгалды. Үзенен монда килеп чыгу сәбәбен ана кат-кат аңлатты бит инде. Тәне мәсхәрәләнгән, рухы жәрәхәтләнгән Әнисә Әниснен пакьлегенә каршы нәрсә куя ала иде сон? Идмас һаман шуны анламыимыни ? Ә үзе монда нишләп йори ул? Бәлкем, үзе качып йөридер әле Әнисә катгый бер карарга килеп, хисенә юл куйды.
—Син һаман мине качып килгән дип уйлыйсын инде9 Ә син үзен качып йөрмисенме икән? Алименттан дим Зинаилан бер ир бала үстерә, лиден Синеке түгелме?
Идмас һич тә мондый туры сүзне көтмәгән иде. Ачуташ капкан кебек йөзе жыерылды Бер агарды, бер кызарды, ыкы-мыкы килде
—Син бигрәк инде! Нишләп качып йөрим ди?.. Каян килеп минеке булсын... Аны кем исбат иткән?
—Ул кыз артыннан калмый йорден ич
—Анын артыннан кем генә йөрмәде, Беләсем килсә, синсн Әнис тә анын янына баргалаган иде—юмарт икән дип кайтты
Әнисә дулкынлануыннан калтыранып аны бүлдерде:
—Ялган! Ялган бу! Үтерсән дә ышанмыйм. Зинһар, бар кит Күрәсем лә. ишетәсем дә килми Ничек телен барадыр’
-Ярар, Әнисә, гафу ит. Үзен дә инде. Тиктомалдан кешегә шундый гаеп ташларга Хуш,—Идмас ашык-пошык киенеп Саҗидәләрдән чыгып китте. Үзен-үзе әрләп, юл буена төкеренеп кайтты, квартир хуждсынын. нишләп болаи күңелсез, диюенә салкын гына җавап биреп, бүлмәсендәге караватка барып ауды. Артыгын ычкындырды шул. артыгын ычкындырды
20
Әнисә сонгы көннәрдә суырылып калды Идмас сүлләре анын жанын телгәләде, болай да әрнегән ярасына тоз салды Әнис тә Зиночка янына барып йөргән, имеш. Ярар, шулай да булсын ди О син—аны яратып йөрын егет, мона ничек карадын, ничек түзде н9 Ничек күт йомды н ’ Бөтен уч ил ише алдында ачыктан-ачык яратышып йөр-йөр дә. дус кызын янына пычрак уй белән барган егетләргә күз йом. имеш Юк. атай булмый у т Юләр сату б\
0 Әнис? Шул арата Әнисәсен онытып, бүтәннәр белән чуала атамы9 Монын беркайчан да булуы мөмкин түгел. Ул мине үлеп-үлеп ярата иде Тик мәнге ялгыз калмас ич инде. Үте шундый чибәр, тчкерсет. кешелекле, тырыш егеткә күз ташлаучылар күптер Тора-бара мине онытыр, хисе лә сүрелер. Бу табигый хәл. Әнисә үзе шулай тели
Алайса, Илмаска мондый ялган нигә кирәк булды икән сон Әнисәнен боегып калуын Идмаснын сонгы вакытта ку згә-башка күренми йөрүеннән дип уйлап. Сажидә белән Нитамнын егеткә жен ачу ыры киллс Тиктомалдан кыз баланын күнелен кузгатсын да юкка чыксын, имеш Шул да булдымы егетлек. .
Сажидә белән Ни там юллама алып, ике атнага гына булса да дип *Фирү ы- дигән бик матур урындагы ял йортына киттеләр Ялгыз к.шач Әнисәнен тче поша башлады. Уй ыры белән ул торган саен үскән, укыган жнрих-нә кайтты. Дус кызларым хәзер капларда йөри икән’ Тормышларын ничек
а?
кордылар, ничек эшлиләр икән? Лилия бик нечкә күнелле иде. Минем югалуымны ничек кичергәндер инде. Ана берни әйтми юкка чыгу—шушы да буламы дуслык! Әнис!..
Егет исенә төшүгә Әнисәнен йөрәге күкрәк читлегеннән чыгарга жыенгандай ярсып тибә башлый. Менә тагын. Ул каршыга килеп баса да, гадәтенчә күзләренә карап елмаеп тора.
—Синен күзләрең гажәп матур. Болындагы күкчәчәк төсле,—дия иде ул. Ә пристаньда Казанга китәргә торганда нәрсә диде!
—Мин рәссам булсам, зур итеп синен сурәтеңне ясар идем. Чәчәкле болын уртасына бастырып, кояш көнләшерлек итеп ясар идем. Чәчәкләрне кояшка түгел, сиңа каратып. Менә, ичмаса, сурәт булыр иде бу, ә? Кулына роза тоттырып.
Әнисә ярый әле сөйгәне биргән розаны саклый алды. Туган якларын, Әнисне үлеп сагынганда ул нәни тартмадан бүләк розаны сак кына ала да исни. Иснәве була, училище бакчасындагы гөлҗимешләр, сәрби куаклары уртасындагы урындыкка очып кайта, колагында дус кызларынын шатлыклы тавышлары янгырый башлый. Тавыш-тынсыз гына каяндыр Әнис килеп чыга, кып-кызыл, зур роза чәчәге суза, карап басып тора-тора да. башын иеп китеп бара. Нинди каһәрле көн аерды сон аларны Шәфкатьсез, рәхимсез көн... Ә көннең монда ни гаебе бар? Кояшлы матур жәйге көн иде ләбаса. Кара болыт килеп кенә бозылды ул. Әнисәнен уйлары әле тегендә, әле монда сикерә, ул торып йөреп китә, тагын барып утыра. Гомер буе шулай мәсхәрәләнгән, узасы узган, тузаны тузган кыз булып калачакмыни сон инде ул? Ә алда нинди матур хыяллар, планнар бар иде. Нинди явыз бәндә аны шушы хәлгә төшерде сон...
Уйларына бирелеп, Әнисә капка шакыганны ишетми калды. Инде тәрәзә шакый башладылар.
—Кем булыр бу?—дип Әнисә тәрәзә янына килде.
Анда Идмас басып тора, капканы ач дип кул изи иде. Әнисә чыгып, капканы ачты.
—Син икәнсен әле. Куркытып җибәрдең,—диде ул.—Өйдә ялгызым гына идем. Саҗидә апалар ялга китте.
—Шулаймыни? Шулайрактыр дип уйлаган идем үзем дә. Күпме килми тордым, сагынып та беткәнсеңдер, иеме?—диде Идмас шаяру рәвешендә. Әнисәнен дәшмәвен үзенчә юрады булса кирәк, теле белән төлке тотарга ниятләде:
—Сина каракүл жакет тектерергә дип районнарга чыгып кердем әле. Тиреләр сатып алдым. Сине куандырырга исәп. Туган көненә.
—Мина берни дә кирәкми, Идмас. Син бар, кайт. Ялгыз хатын-кыз янына ир-ат килүне беркем хупламый монда.
—Йә инде, Әнисә. Син дә, мин дә тиле яшьләр түгел бит. Килсәм, анын ни ояты бар?—Идмас кулларын сузып, Әнисәгә тәмам якынайды.—Без бит инде синен белән дистә еллар бергә.
Әнисәнен борынына тәмсез хәмер исе килеп киткәндәй булды:
—Әллә син... эчкән димме?!
—Чүт кенә... Уңышлы сәфәрне юып кына. Әнисә, Әнисә, кил әле яныма. Шундый сагындым үзенне. Мин ялгыз бит бу чит җирдә. Икебез дә ялгыз.
—Юкны сөйләмә, Идмас. Бар кайт. Эчкән кешене җенем сөйми. Кит.
дим.
—Жә инде, матуркаем. Кума инде... Кыз чагын түгел ләбаса инде.—Идмас Әнисәне биленнән кочып, үзенә тартып китерде дә үбәргә сузылды. Әнисәнен борынына хәмер исенә кушылган ачы тир исе килеп бәрелде. Ул укшый ук башлады. Бу сасы ис ана таныш иде.
Әнисәнен күзләре зур булып ачылды, таштай каткан сыны калтырый башлады. Элек жәрәхәтләнгән әгъзалары нәкъ элеккечә сулкылдап әрнергә кереште.
—Син!
Идмас, кыршаудай кулларын ычкындырып, берни ашамый кызга текатде
—Син! Әнисә кинәт очынып Идмасны унлап-суллап янаклый башлады Ул үзен-үзе белештерми иде
—Син икәнсең, кабахәт! Син булгансын!
Идмас Әнисәнен кулларын тотарга маташты, иелде-бөгелде. тик сонгы чиккә житеп ярсыган Әнисәне туктата алмады
— Минем мәхәббәтемне, тормышымны җимерүче син булгансын. пычрак жан! Син, син. ублюдок! Югал, югал күз алдымнан! Мә сина. мә'
—Әнисә. Әнисә дим. тынычлан, жә. тынычлан ише. Узган эшкә салават диләр бит.
—Узган э-э-эш! Оятсыз, жир бит! Ничек монда килергә итген! Нәрсә кирәк сина, ә?
— Минем ниятем чын иде бит, жә ише Батки торып китәрбез дигән идем —Идмас челт-челт күзен йомгалады
Әнисә читлектәге капландай, арлы-бирле сугылды, аннары кәнәфигә сыгылып тошеп. яшь баладай сулкылдый, үксеп-үксеп елый башлады
—Әнисә, ярар инде, тынычлан, зинһар, тынычлан Бер утырып барын ла сөйләшербез, икебез дә ятимнәр ләбаса - Идмас Әнисә елап тынычланыр да аннан сон аны үз ягыма аударырмын дип уйлый иде
—«Сөйләшербез!* «Торып китәрбез!» Синен белән торганчы гүргә керүен хәерлерәк. Кит. чыгып китәсеңме, юкмы ’ Югыйсә мин хәзер күршеләрне чакырам
Әнисә чыннан да сикереп торып ишеккә юнатде. Идмас моны көтмәгән иде. Әнисәне узып ишек тоткасына ябышты
—Ярар. ярар, киттем —Ул кабалана-кабалана ишекне ачты ла яшеннән качкан шайтан кебек иогерә-атлый капкага ташланды.
Шул мәлне бу якларда жәсн шактый сирәк була торган хат—калай түбәләрне янг ыратып күктән эре тамчылар коела башлады. Яңгыр көчәйгәннән көчәйде Ишек алдындагы бердәнбер алмагач яфраклары калын тузан япмасыннан арынып ямь-яшел төскә керде. Әнисә коеп яуган ишыр астына чыгып озак кына басып торды. Чәчләре, киеме, бөтен тәне чыланганын ул сизми иде. Анын күз яшьләрен янгыр юып ташлады Ничек кинәт башланса, янгыр кинәт бетеп тә китте. Әнисә өйгә кереп ут кабышы да караватка барып ятты Ул бик-бик арыган иде
21
Картлар йорты матур гына бакча эчешә урнашкан Янында яшелчә бакчасы да бар Теләгән кеше шунда чыгып казына, төрле-төрле чәчәк, укроп, суган утырта Кирәгеннән бигрәк шөгыль бу лсын дип Дәрте-ләрманы беткәннәр җылы, кояшлы көннәрдә йорт янындагы урындыкларга тезелешеп салмак кына гәп коршар, изрәп, черем итәләр Шы п иткән тавышка ы уянып, капканы күзәтәләр. Картларның берсе көн саен бакчамын аргы а\ ык почмагындагы урындыкка ялгыз гына сенә лә уйларына бире- ы Шәлперәйгән иске эшләпәсен агарган кашларына гиклс багырып кия ипле тойган, төсен җуйган, һәрвакыт яшьле күзләрен бер ноктага төбәп кар ш-боиы яңгырлар җилләткән таш батбат шикелле сөпггыәрбуе тын гына утыра бир,. Яныннан узган кешеләр анын вакыт-вакыт кулларын болгап ү. атлы на ишәрдер сөйләгәненә сәерсенеп карап китәләр Карт үпкәләрен гыжыллатып авыр сулый, көрсенә, тик беркемгә берни әйтми утыра да утыра Арыгач, кузгала.
ае
бер аягын сөйрәп диярлек бинага юнәлә, керә. Коридорда бүлмә ишеге янында туктап, тынлап тора. Аннан бүлмәдәше Гаяз тавышы янгырый:
—Их, син! Адәм мәсхәрәсе! Шундый козырен була торып нәрсә карап утырдын, тирес тутырмасы! Жә әйләндереп җибәрермен!
Картлар йортына караучысыз, терәксез калган колмак сабагыдай карт- коры гына түгел, гомеренен күп өлешен төрмәләрдә уздырып, башын кая куярга белмәгән пенсия яшендәге сукбайлар да эләгә. Гаяз шуларнын берсе. Алдыйлар пенсия алган көннәрдә үзләренә күрә бәйрәм ясыйлар. Елгыррагы кибеткә барыл килә. Хәзер анда утлы суга кытлык юк, акчан гына булсын Интернатка түләгәннән калган акча шул ябалак сөтенә тотыла. Дөрес, монда балаларым килеп чыкса, күчтәнәчкә, бүләккә дип акчаларын тиенләп жыючы карт-коры да бар. Аларга мондый көннәрдә бигрәк тә авыр. Хәмер яратучыларнын авызларына шайтан төкреге кердеме, тавыш-гауга чыгуын көт тә тор. Монда инде алдынгылар рәтендә шул ук тәүбә капкалары ябылган Гаязлар, йә кайчандыр дөнья кендеге булып йөреп, җил-давыл китереп ташлаган зур бавырлы «акыл ияләре».
Тагын «төшереп» алалар да һаман карта сугалар. Күпме мөмкин инде. Ахмаклар. Эт сугарып көннәр буе йөриләр дә бер уен табалар. Карт, рәнҗеп, башын чайкап ала, борылып кире китәргә исәпли, ләкин сул аягы карыша. Бүлмәдән яңгыраган тавышлардан аның бөкрәйгән гәүдәсе тагын да сыгыла төшә. Ул кыяр-кыймас кына ишекне ача. Балта элеп куярлык тәмәке төтененә кушылган хәмер, балык, суган исе борынны ярып керә. Карт чыдый алмый:
—Тагын бүлмәне сасыткансыз,—дип мыгырдый-мыгырдый ятагына юнәлә Анда ачы тир исе сеңгән, кыршылып беткән күн күртка, полиэтилен пакет, ипи валчыклары, газета ертыклары аунап ята. Ул аларны Гаяз караватына илтеп ташлый.
— Бүлмәдә тартырга, эчәргә ярамый дип күпме тукыйлар... Ә сез колагыгызга да элмисез... Бүлмәдән дуңгыз абзары ясыйсыз...
Гаяз кызгылт күзләрен акайтып, йодрыкларын йомарлый.Теле тупсаныннан ычкына. Хәмер исе аңкыткан авыр сулышын картнын йөзенә бәрә:
—Үлә дә белмәдең, корчаңгы! Имгә яраксыз нәстә! Мыгырдаган була тагын! Синең яшьтәшләрең теге дөньяда әллә кайчан инде миллионынчы төшен күреп ята. Анаң төчкергәндә төшеп калган мәхлук.
Карта уйнаучылар бүлмәне генә түгел, бөтен коридорны янгыратып кешниләр:
—Миллионынчы төш, ә? Ха-ха-ха!
—Ну, әйтәсең үзен! «Төчкергәндә төшеп калган». Ха-ха!
—Сун, һаман мыгырдана! Мин бит анын төне буе бүлмәне пыскытып, сөрсеп ятканына зарланмыйм. Ә ул, паршивый, һаман—«сасыткансыз»! Әле «тәрәзәне ач», әле «яп»!
Карт бүтән эндәшми, ни генә әйтсә дә файдасы тимәсен белә. Эшләпәсен тумбочка өстенә ыргытып, стенага борылып ята. Бу карт—Идмас Фәсхетдинов. Сиксәнгә якынлашып килгән бәхетсез карт туган якларына Төрекмәнстаннан берничә ел элек кайтып егылды. СССР таркалгач, анда Рәсәидән килгәннәргә көн бетте. Алар берәм-берәм дә. гаилаләре белән дә фатирларын, мал-мөлкәтен әрәм-шәрәм итеп, туган илләренә кайтырга мәҗбүр булдылар. Төрекмән телен белмәгән кешеләр эштән азат ителде, төрле кыенлыклар алдында калды. Идмас. гомеренен күп өлешен шунда уздырса да. ул телне өйрәнә алмады. Гомумән, анын гуманитар фәннәрдә яшьтән үк рәте булмады. Училищеда укыганда нишләп «феодал» сүзендә «е» языла, «фиолетовый» дигәндә «и» языла дип рус теле укытучысы белән чатыр-чатыр бәхәсләшә иде. Фәсхетдинов күптән инде пенсиядә. Эшләгәндә әле коллективта, кешеләр арасында ялгызлык ул хәтле үзәккә үтмәде. Тик менә ялга чыккач... Янына кереп
хәлен белүче дә, кибеттән ризык-мазар алып кайтып бирүче дә калмады Яман холкы, хөсетлеге аркасында гаилә кора алмады, тирә-юньдәгеләрнен дә гайрәтен кайтарып бетерде.
Көннәрдән бер көнне ул туган илдә чыпчык та үлми дигән уйга килде дә булган әйберләрен, бер бүлмәле квартирасын арзанга гына сатып, бик авырлык белән Татарстанга кайтып китте Баштарак елларда хат алышкан, каракүл тиреләре, җиләк-җимеш сатарга булышкан әшнәләре инде картайган, ана ярдәм итәрлекләре калмаган иде Шулай да аз-маз акчасына, алып кайткан каракүл тиреләренә кызыгучы берәү табылды, төрле юллар белән аны картлар йортына урнаштырды. Ана да Идмас Фәсхетдинов бөтен акчамны алдап- йолдап алып бетерде, дип рәнжеп йөрде.
Моннан берничә ел элек анын янына карт кына бер маржа килеп киткән дип сөйлиләр. Зур. матур күхтәре төсен инде җуйса да, ул хатын шактый чибәр булган, имеш. Аны атып килгән илле яшьләрендәге ир читтән генә картларнын сөйләшеп бетергәнен көтеп торган, якын бармаган Аннары теге хатынны сак кына җитәкләп, машинасына утыртып атып та киткән Ш\л көннән сон Идмас берничә ай авырып яткан, сул аягы начар йөри башлаган
Еш кына Идмас Фәсхетдинов үз язмышынын кайчан, ничек, ник кителгәне турында чигәләре чынлаганчы уйланып ята. Әтисе яна төзелгән колхоз милкен әрәм-шәрәм итүдә бер дә юкка гаепләнеп Себердә югату вакытыннан \к башланганмы анын кара бәхеге. Әллә әнисенен Идмасны карт әби кулына катырып кайгыдан бик яшьли вафат булгачмы? Әллә бик ашыйсы килгән бер мәлне кеше базын басып тотылгачмы? Шуннан өелде дә оелле инде Олылардан ишетеп «бакыр комган базга чумган*. *ата шайтан* дип үртәгән малайларны тотып «яра» башлагачмы Үзе дә кимен куймады 'г зтиннәренә көче җитмәсә, аларнын эне-сенелләрен кыерсытты Кемгә балга мае ялатты, кемнен изүенә бака тотып салды, мәк дип тиле бәрән ортыгы ашатты Бигрәк
тә ачуын чыгаралар, гарьләндерәләр иде шул.
Яшьтән үк эшкә кулы ятып тора иде бит анын. Кешедән ким җире юк иде. Дөрес, башка малайлардан гел өстен чыгарга теләде Шуна сугышырга, кырлышырга хәзер иде. Үзеннән әибәгрәк укыганнарны, инде соңрак яхшырак эшләгәннәрне ул гел яратмады Берәрсенен уңышын күрсә, нишләп анын урынында мин түгел, мим кемнән ким. дигән сорау да аны юмере буе ззәрлекләде. тормышының ямен алды, жанын кыйнады, ялгышларга этәрде Үзенә каршылардай ул астыртын гына үч алырга аа өйрәнде Ярылырга җиткән чаклары да аз булмады Хәмер капкаларга ияләшеп китүе тагын Әйе. аның, кем әйтмешли, балта сабы кыска иле Ялгышларын төзәтергә теләгән чаклары да булмады түгел, булды. Әмма терсәк якын да тешләп
Ник дип ул Әнисәгә барып бәйләнде инде. йә. Үзе кебек үк ягимәӘнисс г< Ярый әле теге чакта гонаһыкны белмәделәр Белсәләр, тирмәдән «ашын
чыкмь ....... .. ләбаса. Ә Әнисә күпме вакытлар үткәч минем гаепне каян.
ничек белә алды икән сон' Шокср. эш күптән узган инде Әнистан
көнләшүдән генә туган бу эш фажигага әйләнә язды Бит
Янагынш ....... акма кабы ... .... куып чыгарганына карамастан. Ид«л Әнисә
янына тат ын бер барып карады. Бу юлы аны Әнисә генә түгел. Ннзаы белән
Саҗидә дә якын җибәрмәде тп11№,|| .......
Шулай уйланып яза-ята. күңелсез чәчәр кыл. итеп исенә ....икән саен карт сискәнеп китә Менә тагын . Әнисә белән аралары ботскләигә ик пәч ул сәүдә лиләре бе ки. Казанга бер кайтуында һич кигмәгә.иә бак.р.та .Знн.н. очратты Аз-маз ча.-әхвал сорашым китеп кенә барырга иде .ә кана Юк ч . ӘнискәсиненӘннсәнбер торекмәшә кияүгә чыккан Бу ялган ана нәрсәгә кирәк булды. Идмас моны үзе дә велми. анммыи
калды. Алар да минем шикелле үк кангырап йөрсеннәр дип уйлагандыр
инде.
22
Ул көнне Әнис базарга аяк киеме эзләп чыккан иде Ларекларга кергәләп. сатучылар кулындагы ботинкаларны караштырып йөргәч, ул олы яшьтәге бер хатын янында тукталды. Тегенен кулында микропор аслы, матур гына сары ботинкалар күргәч, аларны әйләндереп-әйләндереп карады. Шул арада шау-гөр килгән халык арасында бакыр баш чалынып китте. Тукта, бу Идмас түгелме сон?
—Апа. мин хәзер әйләнеп киләм. яме?—дип Әнис теге кеше артыннан китеп барды. Әйе. бу Идмас иде.
Әнисне күргәч, ул күрмәмешкә салышмакчы иде дә. карашлары очрашты Нишләмәк кирәк, чит кеше сыман узып китеп булмый инде.
—Нихәл. Әнис.—диде ул. кулын сузып.—Нишләп йөреш?
Әнис артык ачылып китмәде:
—Вак-төяк мәшәкать белән йөрим шунда. Син каралып киткәнсен. Кояшта күп буласын, ахрысы.
—Туры килә шул. йә, укып буламы? Все же университетка керден бугай.
—Укыйм. Классташларны очратканын бармы? Кемнәр кайда икән?
Идмас ихахайлап көлде:
—Тел төбендә Әнисә турында берәр нәрсә белмисенме дигән сорау инде. Юк. белмим мин аны. Кая китеп югалгандыр. Дөрес булса, бер төрекмән егетенә кияүгә чыккан дип ишеткән идем.—Идмас үзгәреш көтеп Әнис йөзенә кадалды. Әнә чыннан да ул агарып китте.
—Төрекмән егетенә?
Идмас көтмәгәндә артыграк ычкындырганын шәйләде:
__ —Белеп әйтүем түгел. Каян чыккан сүздер. Һаман яратасынмыни сон9 Йөзеннән кан качты.
—Яратам. Таба гына алмыйм.
—Шул хәлендәдәме? Каймагы алынган килештәме?
—Их. син... Шуны да аңламыйсыңмы? Ниндидер бер явызы аны шул хәлгә төшергәч ул. бәлкем. Әнис минем белән булырга хурлана дип. эзен югалтырга теләгәндер. Анын кебек чиста күңелле кызны табарга кирәк әле
—Чиста хатын диген инде?
—Чиста кыз. Яраткан кызым.
—Төрекмән белән яшәсә дәме?
—Каян алдын сон син шул сүзне: төрекмән, төрекмән?!—Әнис ачуы кабарганын басарга тырышты.
—Әйттем ич инде. Шундый сүз чыккан дип. Утсыз төтен булмый, диләрме
әле.
—Синен фәлсәфә. Идмас. бер дә үзгәрми, ахрысы. Теге чакта да шулай дип мине гаепләргә йөргән идең. Тик хаклык җиңде.
Идмаснын күзләре гадәтенчә ярык кына булып калды:
—Яратып йөргән кызыннан колак кагу да җиңү буламы?
—Син сүзне борма. Минем гаепсезлегем ачыкланды. Ә менә синен Зинаида белән мөнәсәбәтләрең ничек?
Мондый сорауны көтмәгән Идмас йөзен читкә борды:
—Ничек, ничек... Берничек тә түгел. Борчак пешмәде. Кемнәндер бала тапкан, диләр.
—Кемнәндер? Бала? Синнән түгелме икән?
Идмаснын ачуы йөзенә чыкты. Бу сүзне ана кемнәр генә әйтмәде инде Ярый әле анын бәхетенә Зинаида нык торып, баланы Идмаска такмады.
Шунын өчен генә булса да рәхмәт үзенә. Ә бу неудачникка нәрсә дияргә, ничек авызын томаларга0 Мин син түгел дияргәме әллә? Алай дисән, ул бит минем Зиночка белән ничек йөргәнне белә. Аранын ничек өзелгәнен генә белми. Белмәсен дә.
—Үзем ятим үскәч, ятимлек мина яхшы таныш Баласы минеке булса, ике дә уйлап тормый Зинаидага өйләнер идем.
—Сон?
—Нәрсәгәдер кәжәләндс Күптән инде анын үл тормышы, минем үземнеке Ялгыз башым, тыныч колагым —Ә Хәлимә?
—Нинди Хәлимә? Сары пошлакмы? Анын монда ни катнашы бар?
—Сина мәхәббәтен күпме генә яшерергә тырышса да күрә идек бит «Сары пошлак», имеш. Хәер, син —Нәрсә мин? Әйтеп бетер!
—Мәхәббәт белән уйнамыйлар. Ахыргы әтәч бу.туын ихтимал —Бабайлар сүзе. Сафсата..
—Бабайларны юкка гына «аксакал», ягъни акыл иясе димиләрдер Ярар, ни эш бетереп йөрисен сон әле?—Әнис Идмас кулындагы төенчектән күренеп торган каракүл тиресенә игътибар иле.— Әллә тире сатасынмы0 —Нишләп сатыйм? Сатып алам!
—Шулай күп итепме?
Идмас сатып алам дигәндә мондый сорау булыр дип уйламаган иде. Анын куллары кыбырсый башлады
—Күп дип... Күп түгел лә... Ни... Бүрек тектерергә исәп Әнис анын аптырабрак жлвап бирүеннән дөресен әйтмәгәнен аңлады Идмас авыр хәлдән чыгарга теләп, үзе дә көтмәстән тәкъдим ясады
—Әллә чәйханәгә кереп берәр иоз грамм гошереп атыйкмы? Синен кайгыны юып? Элеккеге дуслык хакына, ә?
—Без дус идек мени? Кем сон. алайса, мине төрмәгә утыртырга атлыгып йөрде?
—Мин бит ялгышып, син гаепле дип уйлаган идем. Узган эшкә салават диләр ләбаса
Әниснең йөрәге кысылып куйды
—«Салават!* Минем урында үзен булсан. нишләр илен икән ’
—Ярар, әйдә, берәр йөз грамм кабыйк та. үпкатәрне онытыйк инде Бу дөньяда дүрт аяклы ат та абына.
— Мин эчмим.
Ул арада болар янына халык арасыннан кара тутлы бер чатын килеп басты да ярым татарча:
—Булмады, Идмас. алмыйлар Фарт килми Карыйлар да кыйммәт дип китәләр,—дип кулындагы тиреләргә ымлады.—Әйдате, Чарджуидан тагын килгәннәр анда. — Идмаснын йөзе чалшаеп китте. Ул аннан-моннан саубуллашып таю ягын карады:
—Ярар, хуш Арытты, кайтып ятыйм әле Бергә укыганнарны очратсам, сәлам диген.Араларында Сөләйман йөзеген табучылар бармы икән, ли-һай Әниснсн җавабын да көтми. Идмас халык арасына кереп китте Кара тутлы хатын да ана иярде. Әнис алар артыннан карап, уйланып калды Димәк, болар каракүл сатып йөриләр. Тик каян алалар икән сон аны Клрлкү г бәрәннәрен бездә үрчетмиләр. Урта Азия тирәсеннән микәнни Кы 1ык Теге хатыннын сөйләме дә сәер Сүзләрс татарча сыман, тик безненчә үк түге г Кайда яши. кайда эшли икән сон б\ Идмас N эеннән сорарга кирәк булган икән Хәер, нәрсәгә инде ул анарга0
23
Көтмәгәндә бу очрашудан сон Әнис жанын авыр хисләр янә бәләкли башлады. Азмы-күпме басыла төшкән йөрәге янә урыныннан купты. Әнисә аны ниндидер төрекмәнгә алыштырсын инде, ә? Ничек инде9 Ышаныргамы, ышанмаскамы? Алар бит үлгәнче бергә булырга сүз куештылар. Беткән баш беткән дип әллә чыннан да шундый адым ясап аттымы икән? Кайда сон ул? Кемнәр арасында йөри? Күреп сөйләшәсе иде үзен! Бер генә дә сагынмый микәнни сон ул! Минем Казанда, университетта укыганымны белә ләбаса..
Уйлана Әнис, уйлана. Һәм һаман шул Идмаснын төрекмән дигән сүзенә барып төртелә. Төрекмән... Тукта әле, теге чакта Идмас янына килеп чыккан хатын да төрекмән хатыны булмадымы икән? Теле бик сәер иде, ни татарча, ни урысча. Чарджуй дигәнен ничек анларга тагын. Бергәләп китеп тә бардылар Хәер, ул хатын нишләп үзбәк йә казакъ, йә каракалпак булмаска тиеш9 Һәрхәлдә, нәрсәдер бар монда...
Лекциядә булсынмы, университетка барышлый-кайтышлый юлдамы, уйлана торгач, Әнис бер карарга килде. Менә дүртенче курснын сонгы имтиханнарын биреп бетерсен дә Әнисәне тагын да ныклап эзләргә керешәчәк ул. Анын дәүләт органнарына мөрәжәгате барып чыкмады. Эзләтергә дип гариза язып милициягә баргач:
—Әнисә Әхмәдуллина сина кем була сон ул?—дип сорадылар. Ул нәрсә дисен инде, сөйгән кызым, диде. Биек фуражкалы капитан көлемсерәп кенә:
—Тапкансын эш. Һәркем йөргән кызын эзләтә башласа, үләргә кирәк монда,—диде.—Сугыш вакытында югалганнарны эхтәү эшләре дә муеннан... Так что, егетем, без бу эшкә тотына алмыйбыз. Бик яратышсагыз, табышырсыз.
Әнис бергә укыган егетләр, кызларнын кайберләрең эзләп табып, алардан кат-кат сорашып карады. Нәтижәсе генә булмады. Анын каравы үз вакытында училишеда рус теле укыткан укытучы Нинель Чепурнова Әнискә бер кинәш бирде.
—Мин барын да беләм, Әнис,—диде ул.—Синең бер гаепсез икәненә дә ышанам. Сезнең шундый матур дуслыгыгызга соклана идем. Әллә күз тидеме шунда. Әнисә югалгач, анын бер туганы училишеда калган документларын, әйберләрен соратып алган иде бит. Тап син ул апаны. Ул белми калмас.
—Нинель Ивановна, таптым ла мин аны. Хат артыннан зат яздым. Белсәгез. Әнисәнең адресын мина әйтегез әле дип...
—Шуннан?
—Жавап килмәде.—Әнис авыр көрсенеп куйды.
—Их син, егет. «Жавап килмәде», имеш. Шуннан тынычланып калдыңмы?— Укытучы тавышында шелтә төсмерләре яңгырады —Ә ник ул апанын үзен эзләп тапмадың? Янына барып сорашырга иде.
Укытучының бу сүзләре егетнең күнелен айкады. Чыннан да! Имтиханнары бетүгә ул, жәйге айлар өчен стипендия алып. Кырынгыга барырга ниятләде
24
Сәрияләр аны күтәреп алмадылар. Сина нәрсәгә ул? Син кем сон? Ник безне бимазалап йөрисез, киләсез, хат язып тенкәгә тиясез. Без анын кайда икәнен белмибез... аптыратмагыз кебек сүзләр Әниснең бар өметен кисеп ташлады. Сәриянең ире Гыйбадулла исә утка керосин сипкәндәй итте. Кызарынып-бүртенеп тынлап торды-торды да:
— Йөрисез шунда! Жан көекләре! Әле берсе, әле берсе килә дә: Әнисә кайда? Әнисә кайда? Тү-тү Әнисә, тү-тү!—диде.—Таба алмыйсын син аны. тәти егет. Берегезне дә күрәсе килмәгәч, эзләвегезнең нәмәгә хажәте бар9
—Гыйбадулла абзый, сез әле берсе, әле берсе килә дидегез. Тагын кем сорап йөрде сон аны9
—һәй!—Гыйбадулла кулларын селкеп өйдән үк чыгып китте Булмады Бер кире килсә, гел шулай була бит Монда да барып чыкмады Әнис бирегә нинди өметләр баглап килгән иде Биштәрен аркасына асып капкадан чыккач, өй каршындагы кайрылары әллә кайчан кубып, шомарып беткән юан бүрәнә өстенә барып утырды. Озак утырды Тәрәзәдән үтенә текәлгән карашларны да күрде Шулай шактый бөгелеп төшеп утырганнан сон капкадан Сәрия килеп чыкты да:
—Энем, исеменне Әнис дидеңме әле? Әнис Әнис Һем Туры килеп тора икән. Күреп торам, бик кайгырып утырасын. Буш кеше түгел, күрәмсең. Ул бит кая киткәнен беркемгә дә әйтмәскә кушты,—диде.
Әнис күңелендә тагын өмет чаткысы уянды:
—Сәрия апа. алайса, сез аның кайда яшәгәнен беләсез9 —Ай, Алла, нәрсә генә дим сон инде.—Хатын тавышында икеләнү сизелде —Бая ирегез әле берегез, әле берегез килә, диде Үзегез дә аптыратып килеп йөрисез, дигән идегез. Аны сорап тагын берәр кеше килгән идемени9 —Җирән чәчле, аксыл керфекле юан гына берәү килгән ие шул. Идмас дидеме шунда. Ильяс дидеме
Әнис тетрәнеп китте. Идмас! Очрашканда ул бит бу хакта ләм мим берни әйтмәде. Ничек була сон инде бу? Ул да килеп йөргән икән Менә тагын ребус. Димәк, анын да ниндидер уе бар.
—Алай икән... Сез Әнисә адресын ана әйттегезме сон?
—Юк-юк.
—Алайса, ул Әнисәнсн бер төрекмәнгә кияүгә чыкканын каян белә икән9 Инде Сәрия аптырап калды:
—Син ул Идмасны каян беләсең сон?
—Бергә укыдык. Мин университетка кердем. Ул юллама алып зшкә китге Берәр ай чамасы элек анын белән базарда очраштык
-Нәрсә. Әнисә төрекмәнгә кияүгә чыккан дип ул әйттеме9 -Ул. _
—Ул каян белгән?—Үз соравына үзе аптырап. Сәрия уйга талды Әллә Гыйбадулла ычкындырдымы икән »
—Әнис, синең Әнисә белән бергә укыганыңны белдем инде Ник эзлисен сон син аны? Ник шулай озгәләнәсен9 Бергә укыганнар азмыни ’
Мин бик яратам аны. Ул да мине ярага иде Кинәт кенә тотты ла юк булды... Их! Бәлкем, ул. көчләнгәч минем Әнискә кирәгем калмады дип уйлагандыр. Шуна күзгә күренмәс булгандыр.
Сәриянең тыны кысылды. Битләренә тимгел-тимгел татар бәреп чыкты —Коч .. Көчләнгән. . дидеңме?
—Әйе Мине Казанга пристаньга озатканнан сон. кайтып барганда көчләгәннәр бит аны Мине гаепләп кулга алганнар иле Гаебем булмагач.
чыгардылар.
—Әстәгьфирулла! Син. энем, ни сөйлисен, ә
—Сез белмалегезмсни? Үзе әйтмәлсмени'-Шунда гына Әнис үтснсн ярамаган сүз ычкындырганын сизеп алды
Алан- Аклый башладым, бугай Ак. бичара, бичара Бара әзе. баш ырым ук әйләнеп китге Әйтәм җирле, минем кайда икәнемне Гч-рксмгә белира күрмә, лиле Бигрәк ,ә Әнис исемле егет этләсә, лиле Син буласын икән
инде, алайса... Бик яратасынмыни сон
Сәриянең тавышы йомшап, икеләнеп калуын дулкынлануыннан торып ук басты
чамалап.
Әнис
—Бик! Без бит вәгъдәләр дә бирешкән идек. Планнар кордык. Ә чынында менә нәрсә килеп чыкты.
Әниснең сүзләрендә хатын-кыз йөрәге ихласлык сизде бугай. Сәрия үзе дә көтмәстән анын җилкәсенә кулын куйды да өйгә чакырды.
—Әйдә, энем, өйгә керик әле, әйдә әле.
Әнис Сәриягә ияреп кабат капкага юнәлде. Бая гына чылбырына буылып- буылып өргән эт бу юлы тыныч кына карап калды. Кергәч. Сәрия самавырын яңартып җибәрде, башын чайкый-чайкый уйланып, ипи турады, эремчек, сөт чыгарып куйды. Бакчада бәрәнге төбенә өеп йөргән Гыйбадулланы чакырып кертте. Шау-гөр килеп уйнап йөргән балаларын урамга чыгарып җибәргәч, иренә:
—Гыйбадулла, монда без белмәгән зур хикмәт бар икән. Тыңла әле,- диде —Ә син. Әнис энем, менә Гыйбадулла абыена барын да сөйләп бир. Ул ир кеше, ул ничек әйтсә, шулай булыр. Йә!
Әнис Сәриягә сөйләгәннәрен кабатлады. Гыйбадулла бүлдермәде, сикереп торып, йөргәләп алса да, тынлап бетерде. Аннары хатынына:
—Әйттем бит мин сина! Тикмәгә түгел бу, дип. Әйттемме? Әйттем. Ә син—юк, юк! Ярамый! Бир адресын! Бир!—дип ярсый ук башлады.—Тикмәгә шулай эзләмиләрдер. Берсенә биргәч, икенчесенә ник бирмәскә!
Гыйбадулла сулыш юлына су эләккәндәй, кинәт «ык» итеп туктап, йөткерә башлады. Үзе дә сизмәстән теге чакта кызмача баштан Идмаска адрес бирүен ычкындырды бит. Күзләре түм-түгәрәк булды.
—Син ни сөйлисен? Мин беркемгә берни бирмәдем. Әллә... үзен?
Гыйбадулла, борылып-сарылып тормады, беткән баш беткән дигән сыман, кулын селтәде:
—Ярар сана... Булды инде андый гөнаһ. Теге Идмас дигәне коньяк чыгарып күңелне йомшатты бит, каналья.
Бу кадәр яналыкны башка сыйдырырга кирәк иде. Әнис бер шатланды, бер кайгырды. Менә, ниһаять, анын кулында Әнисә адресы. Әйе. ул Төрекмәнстанда икән шул. Болай булгач, анын кияүгә чыгуы дөрес икән. Янына барсан йә хат салсан, гаиләләрен бозып куюын мөмкин. Нишләргә сон? Тагын бер башваткыч. Сәрия апасы да анын кияүдәме-юкмы икәнен әйтә алмады. Үзе бу хакта берни язмагач, белмим шул дип кенә җавап бирде. Ә шулай да Әнис күңелендә нәни генә өмет чаткысы һаман сүнмәде. Шул чаткы аны Сәриягә рәхмәтләр укый-укый Казанга йөгертте. Уилана-уйлана. үз-үзе белән көрәшә торгач. Әнис хәл итте: ул Чарджоуга барачак. Әнисәсен Әнисәнең үзен күреп, барын да ачыклаячак.
25
Ай-яй бу Казакъстан далалары! Кая карама соры киңлек. Иртәдән кичкә хәтле горизонтта рәшә уйный. Кояш үләннәрне көйдереп бетергән дә бу бәндәләрнең тагын нәрсәсен корытыйм икән дигәндәй күк гөмбәзендә эленеп тора. Вагонда чыдап булмаслык эссе. Почта-пассажир поезды көчкә-көчкә сөйрәлә. Һәрхәлдә Әнискә шулай тоела. Анын башында уйлар өермәсе. Тизрәк, тизрәк Ташкентка барып җитеп, Чарджоу поездына утырырга кирәк. Чарджо\ шул Чарджуй икән инде ул. Төрекмәнчә. Менә тиздән Әнис Чарджоуга барып җитәчәк тә югалган Әнисәне күрәчәк. Башта читтән генә. Ире белән булса, ялгыз гына чыккан чагын көтеп алачак. Бер көн, ике, өч көн, бер атна, бер ай көтәчәк ул. Бәлкем әле кияүдә дә түгелдер. И-и, ул чагында..
Сәрия Әнисәгә хат салыйм әле дип калды. Яздымы икән, юкмы икән?
Поезд эсседән әлсерәгән станцияләргә килә дә бик озак тора. Әниснен төшеп йөгерәселәре килә. Помидор-кыяр, кавын-карбыз сатып торучылар рәтләре буйлап узганда да. лаваш сатучыларга акча түләгәндә дә ул жирле
халыкнын мондый коры жирләрдә тормыш итә алуына гажәпләнә. Урмансыз, елгасыз ничек яшәргә мөмкин дип уйлый.
Юлда яшеллек шактый мул үскән зур станцияләр дә очрап куя. Тиздән шундыйларнын берсе Кызыл Орда була, анда поезд озак торачак. Каршыга килә торган поездны көтәчәк, диделәр. Поезд килеп туктады, пассажирлар төшеп, кирәк-ярак ала башладылар. Казакъ егетләре, кьтары атарга батык. жиләк-жимеш, кипкән кавын кебек әйберләр тәкъдим итеп шау-гөр килделәр Менә станциягә әкрен генә Ташкент поезды да килеп керде. Юл өстеннән сатган күпер аша бу якка анын пассажирлары да төшә башлады
Төрле милләт кешеләренең төрле телләрдә сөйләшә-сөйләшә күләгәдәге урындыкларга һава суларга утырганын шактый карап торгач, туеп. Әнис үз вагоны янына китәргә дип торганда күпер аша төшеп килгән ике кызнын берсе таныш кебек тоелды. Хәер, мондый эсседә күзенә аллә нәрсәләр күренер. Ләкин шул секундта теге таныш гәүдәле кыз килә-килә Әнисәгә әйләнде. Ул кысык кына күзле үзбәк кызы белән елмаеп сөйләшә-сөйләшә якын ук килеп җитте дә һични аңламый аптырап торган Әнискә текәлде Анын төпсез күкчәчәктәй күзләрендә чиксез гажәпләнү чаткылары чагылды Ул тетрәнеп туктап калды
—Әнис?!!
—Әнисә?!!
Яшьләр бер-берсснен кочагына ташландылар
—Синме бу, сөеклем?'
—Мин, мин, бәгърем!
—Ә бу синме, кояшым?!
—Әйе. мин! Мин! Күкчәчәгем!
Шуны гына көткәндәй, якындагы куаклар арасында кошлар чутылдады, вагоннарның берсеннән тирә-якны тутырып «Сагыну» жыры янгырый башлады Яшьләр бер-берссн кысып кочаклаган халдәале һаман сокланышып басып торалар иде. Аларны хәзер ике поезд ике якка тартса да аера алмас иде Беренче булып Әнис аңга килде:
—Син кая барасын, әнис алмам?
—Синен янга. Кабул итсән. Ә син?
—Ә мин синен янга.
—Әнисәм!
Төрле милләт кешеләре—ирләр, хатыннар, кызлар, егетләр кочаклашып торган егет белән кыз яныннан елмаеп уздылар
Ярты юлдан борылып Әнис Казанга билет алды Гимер ки станцияләре бер бер артлы бии-бии артка шулы Кайтыр ки булгангамы агы бутан сәбәптәнме поезд ямь-яшел урманнар, сусыл үләнле батышыр аша туган якка тит элдертте. Сөйләшеп, куанып, сөешеп туя алмаячак әнис алмаларны кин кочагын җәеп гуэал Казан, мәхәббәтле, бәхет тс сәгадәт ле тормыш кот ә. а алларында, өстәл астендә әллә кайчан Әнис Әнисәгә бүләк иткән, әтс лә хуш исе анкып торган роза чәчәге ята иде