КАНАТЛЫ ТАТАР


Киров театрынын күпме вакытлар әйдәп баручы биючесе булу өстснә. озак еллар баш балетмейстер хезмәтләрен дә башкарган Сергеевның, әлбәттә, күп жирдә, шул исәптән Питер каласының партия һәм
совет җитәкчеләре арасында да сүзе җинсл үтә. шуна күрә Нуриев кебек яшь әтәчләргә аяк чалу ана берни тормый иде.Яшьләрнең 1959 ел августында Вена каласында узачак халыкара фестиваленә Ленинградтан барырга тиешле яшь биючеләр исемлегендә үзен күрмәгәч тә Рудольф артык югалып калмады. Ул мондый аяк чалуларга күнегеп килә иде инде Монысы да шул конче күбәләкләр зше булырга тиеш! Анын белән бергә укыган һәм аннан күпкә каитышрак Юрии Соловьев. Татьяна Легат. Нинель Кургапкина. АллаСиюва. Алла Осипенко һәм Ирина Колпакова исем-фамилияләре бар, әалардан бер башка өстенрәк Рудольф Нуриевныкы булмаска тиеш, имеш!
Театрның хәзерге директоры Борис Фенстср, совет тематикасына кы зыл эчтәлекле балетлар кую белән мавыккан Сергеевтан аермалы буларак, көнбатыш тарафлардан искән замана җилләремә күбрәк колак сала иде Шунлыктан ул ометле яшь биюче Рудольфны бер ел элек зшкә үзе ике куллан алды. Бүген дә ачык йөз. җылы сүз белән кабул итте:
—О-о. Нуриев!.. Әйдүк, әйдүк!.. Гомумән алганда, безеинен биюдән бик канәгать, энем! Киләчәктә дә шулай дәвам ит!
— Бик дәвам итәсе иде дә —диде Рудольф, кайчандыр үк- дә танылган биюче булган башлыгынын мактавына бик алай эреп төшмичә генә
— Йә. йә Ни булды әле. Рудольф Хәшпович? Нигә алай йөзен карангы? —Ничек инде карангы булмасын? Венага баручылар исемлегенә кертмәсеннәр дә.
—Ә-ә, яшьләрнең теге халыкара фестиваленәме?
—Сон...
— Бик барасын киләме?
—Ничек инде килмәсен?
Үз уйларына чумып бераз торгач, җитәкче кәнәфиендә угыра-утыра инде шактый юанаеп өлгергән Фснстер кинәт сорап куйды —Сиңа ничә яшь әле, Рудик?
—Егерме бер
—О мин инде иллегә якынлашып кнләм Тик шушы көйгә тикле әле бернинди чит илгә чытып караганым юк. Хрущевка рәхмәт әйтергә кирәк
Лавамы Башы умам санда
Ил чикләренә Сталин корган тимер пәрдә читен аз гына күтәрә төшеп, ул Мәскәүнен Зур театрына 1956 елда Лондон гастрольләренә барып кайтырга ирек бирде.
—Бик бирмәс иде дә—арты юеш!
—Ә ник юеш?
—Чөнки совет гаскәрләре шушы ук елны Венгриягә басып кергәч, атом һәлакәте чүт-чүт кенә купмыйча калып. Советлар Союзына карата бөтен көнбатышның нәфрәте туып өлгерде. Совет артистларын Англиягә жибәреп, әнә шул нәфрәтне тизрәк киметергә кирәк булды. Ә Пастернак сон. Борис Пастернак? Совет матбугатында әле кайчан гына үтереп тәнкыйтьләнгән «Доктор Живаго» романынын узган елны хәтта Нобель премиясенә лаек булуы. Һәм. КГБ агайларының көчле басымы аркасында, күренекле әдипнен дәрәҗәле бүләктән баш тартырга мәҗбүр ителүе...
Фенстер. андый-мондый озын колаклар тынлап тормыймы дип шикләнгәндәй, башта як-ягына каранып куйды һәм сәясәт белән кызыксынмый, шуна күрә әле һаман комсомолга да кермичә йөри дигән кара даны чыккан Рудольфка сынаулы караш ташлады:
—Дөрес, Рудик... Тиздән менә без дә ерак юлга җыена башларбыз дип торабыз.
-Кая?
—Башта—Франциягә, аннары—Англия белән Америкага.
—Оһо-һо!.. Ә Венага?
Директор Фенстер үз каршында яткан исемлекне кулына алды:
—Бик теләгәч, барып кайт сон. энем! Хәзер өстәп язып куябыз үзенне... Тик карап йөри күр анда! Дошманнарын да, көндәшләрен дә буа буарлык!— диде ул һәм бераздан өстәп куйды—Хәер, бу нәкъ менә шулай булырга тиештер дә! Чөнки зур диңгезнең давылы да көчлерәк булучан. Шуна күрә аптырама һәм һич тә бирешә күрмә, егет! Сине алда, һичшиксез, зур һәм матур киләчәк көтә. Мин мона чын күңелемнән ышанам һәм бел: боларны сиңа якын күреп әйтүем.
—Рәхмәт, остазым.
—Йә, ярый... Хәерле юллар үзенә...—диде Фенстер һәм. кинәт йөзен чытып, бияләй хәтле куллары белән йөрәк турысына үрелде,—Гафу ит... Йөрәк..
Моны күргәч, табанына ут капкан кешедәй. Рудольф утырган җиреннән сикереп торды.
—Ашыгыч ярдәм чакыртыйммы?
— Юк, кирәкми. Хәзер үтәр ул. Рудик! Хуш
Юк, бу юлы Рудольф Нуриевка сонгы яхшылык кылган изге күнелле директор Фенстер аяктан егылмады. (Анын сәхнәгә үзе куйган яна балеты барганда, инфаркт сугып, нибары кырык алты яшьтә йөрәге ярылып үләренә тагын бер ел чамасы калган иде әле).
Фенстер ихтыярына каршы килүче булмады. Рудольф тыныч күнел белән ерак юлга әзерләнә башлады. Тиздән, инде бик тиздән ана кин һәм иркен дөньянын моңарчы тыелган тагын бер гүзәл почмагы ачылып китәчәк!
Әйе. балет артистларына соңгы вакытларда гына тәти башлаган бик тансык һәм кадерле сәфәр иде бу. Аның кадере шунда: гастроль көннәре өчен бирелә торган тәүлеклек акча шул илнеке, ягъни валюта белән түләнә. Ә бу хәл артист халкына моңарчы төшләренә дә керә алмаган өр-яңа мөмкинлекләр бирә. Хатын-кызлар, билгеле инде, затлы тукымасы һәм тегелеше белән әлегәчә күрелмәгән төрле кием-салым, чүпрәк-чапрак вә бизәнү әйберләренә ябырыла. Бу көннәрдә ашасын ашамыйча, эчәсен эчмичә коры-сары белән җан асраса асрый, нишләтәсең аларны, ләкин менә ябырыла инде!
Ирләрне исә күбрәк вак-төяк техника ише әйберләр кызыксындыра. Шулай итеп, ике-өч атна, кайчакларда хәтта берничә ай барган гастрольләрдән кайтып
ю
кергәндә, күпчелек артистларнын юл капчыклары тутан - тумачалары. дус-ишләре һәм таныш-белешләренә бүләк ителәчәк дефицит товар белән тулган була. Ә кем белә, күп балалы, такы—токырак көн күргән сәнгать әһелләре һәркемнен күзе төшәрлек мондый әйберләрне базарга атып чыгып саталардыр ла ате Менә ни очен яшь һәм карт артистлар, мөмкин булган һәм булмаган барлык чаратарны эшкә жигеп. чит ил гастральдәренә бару ягын кайгырта. Җитәкчелек исә мондый тансык сәфәрләрне үзенә күрә кызыктыру, бүләкләү яки мәхрүм итү чарасы буларак бик оста фаидатана иде
Рудольфнын һичкайчан мондый ялтыравык әйберләр өчен жан атканы булмады Бүтән төбәкләргә, башка шәһәрләргә барырга туры килгәндә, ул Чайковский, Шостакович. Бах. Скрябин кебек яраткан композиторларының сирәк очраучы пластинкаларын, ил тарихын, әдәбият һәм сәнгать мәсьәләләрен яктырткан китапларны эзләргә тотына иде. Тапкан очракта, кош тоткандай сөенә, сабый бататар кебек куаныр иде
16
Вена тарафларына кузгалганчы. Мәскәүнен жиз иләге аша үтәргә кирәк иде әле. Комиссия каршына барып басар алдыннан, тиеште репетицияләр ясау өчен, аларны бетон идәнле фехтование затына урнаштырып торырга мәжбүр булдылар. Чонки очсмз-кырыйсыз СССР империясенең иксез-чиксез почмакларыннан бу көннәрдә Мәскәү аша Вена фестиваленә агылган барлык делегацияләрнең дә коен көйләп өлгерерлек түгел иде Аяк сенерен өздерү фаҗигасен кичереп, әле яна бии башлаган Рудольфка исә бетон идәндә катлаулы күнегүләр ясарга һич кенә дә ярамый иде. Шунлыктан ул сабыр итәргә булды Нәрсә Нуриевнын чираттагы капризы дип анлыйкмы инде моны?— дип җикеренде яшь биючеләр төркеменең башлыгы —Бүтәннәргә яраган си на ошамыймы?
Рудольф аны әлегә сабыр гына тынычландырмак булып та карады
—Сез бит минем нигә ике ай буе биеми тору ымны беләсездер. шәт°
—Белсәм сон.. Нуриевнын ныгып җитмәгән аяк сеңерләре кабат өзелә күрмәсен дип без бу фехтование залына агач идән жәеп чыгарга тиешмени инде?
—Җәймәгез.. Нигә жәясез?
—Алайса, нишләргә сон9
—Фестивальгә сайлап алу комиссиясен читләтеп үтеп, туп-туры Венага гына уздырып җибәреп булмыймы сон? һәм вәссатәм Мина комиссия алдында түгел. Вена сәхнәсендә бию мөһимрәк.
— Менә анысын инде комиссия үзе хат итәр
Рудольфнын биючелек осталыгы бер дә алай тел-теш тидерерлек түгел иде. Шунлыктан, әле кайчан гына яшь биючеләрнең Мәскәү фестакпендө җиңеп чыгуын да искә алып, комиссия иләге аша аны бик гиз һәм җинел уздырыл җибәрделәр
Алы булды—инде гөле кирәк! Аларны Мәскәүдән Вена каласына галәмәт озын автобус алып барды. Күптән көтелгән мондый сирәк һәм тансык сәфәргә кузгалганда кәефләр һәрчак күтәренке булучан. Бу юлы да Мәскәүне чыгып бераз баруга, алгы рәтләрдә утырган кемдер җыр башлап җибәрде
Широка-а страна моя родная.
Много н ней-й лесов. полей и рск
Бераздан аны бүтәннәр күгәреп алды:
Я друго-ой тпкой страны нс зиаю. Глс гак во-ольно дышнт человек!
Ботен автобус шашып жырлый. Тик Рудольфның гына һәр юлыннан, һәр сүзенән ачыктан-ачык ялган, оятсыз һәм әрсез фальш бөркелеп торган бу җырга кушыласы килмәде. Нишләп артык иркен сон әле ул ил, рәхмәт төшкере?! Нигә кырлары һәм урман-суы чиксез күп? Чөнки күрше дәүләтләрнең, шул исәптән Казан һәм Себер, Әстерхан һәм Кырым ханлыклары кебек төрки мәмләкәтләрнең дә җирләрен басып алып, алар һәм үз киләчәгенә, әйе, әйе, нәкъ менә үз киләчәгенә дә иләмсез тышау салганга! Дөньянын алтыдан бер өлешен биләгән, шунлыктан юньләп идарә ителә алмаган, авызын ачса—үпкәсе күренеп торган хәерче халкы исә бар тапкан байлыгын ашкынып кораллануга тотарга мәжбүр ителгән СССР империясенең иркенлегенә сөенергә түгел, ә көенергә кирәк тә бит!
Ә безнен кебек иркен сулау мәсьәләсенә килгәндә Бу очракта «вольно» сүзен «больно» дип җырлау дөресрәк буладыр бәлки?
Рудольф хәтта үзе үзгәрткән җыр азагын авыз эченнән генә пышылдап— көйләп тә карады:
Я друго-ой такой страны не знаю,
Где так бо-ольно дышит человек!
Ничек килешепләр торуын кара син! Һәм бернинди ялган, косасыны китергән бернинди фальш юк!
Шулчак, борчулы уйларыннан арындырып, кемдер Рудольфның кабыргасына төртеп куйды:
— Нигә җырламыйсыз, Нуриев? Бүтәннәр җырлаганда—җырларга, елаганда—еларга кирәк!
Кара, Ленинградтан килгәннән бирле яшь биючеләр арасында бугала башлаган бу киң эшләпәле, кара плащлы таныш түгел егет Рудольфның фамилиясен дә белә икән бит. КГБдан ияртеп җибәрелгән күләгәдер, мөгаен. Димәк, сөйләшкән сүхпәрендә генә түгел, уйлаган уйларында да бик сак булырга кирәк!
Теге күләгә тагын кабырганы санап китмәсен дип, Рудольф йокымсыраган кешегә сабышты. Ул хәтта, хәйләсенә ышандыру өчен, үз янәшәсендә утырган Нинель Кургапкина иңбашына башын сала төште. Ә сәхнәдәш пары—галәмәт талантлы татар егетенә күптән инде күз атып йөргән бу биюче кызга шул гына кирәк иде дә. Ул да, рәхмәтле җавап йөзеннән, сары чәчле пумала башын Рудольфныкына салды. Башны башка терәп шулай байтак баргач, йокысыннан айныган кешедәй, Рудольф кинәт күзләрен ачып җибәрде. «Иркен сулый торган» халыкның үз гомерләрендә беренче мәртәбә чит илгә юл тоткан уллары һәм кызлары, шашып җырлый-җы рлый тәмам арып, инде тирән йокыга талганнар иде.
Яшьләр фестивалендә катнашучылар белән шыплап тутырылган Мәскәү автобусы менә Вена каласындагы үзәк кунаханәләрнен берсе каршына килеп туктады. Автобустан төшеп беренче кат чит ил туфрагына аяк басуга. Рудольф үзен ябык читлектән яна чыгарылган сайрар коштай хис итте. Бүтән артистларның күбесе, эреле-ваклы кибетләргә тукталып, инде бүгеннән үк юл капчыкларын тутыра башлау хәстәренә кереште. Ә Рудольф. Нинель белән җитәкләшеп, Вена каласынын бөек Моцарт моңнары сеңгән кин. якты урамнарыннан атлап китте. Анын тизрәк Австрия башкаласының истәлекле урыннары белән танышасы килә иде...
17
Фестиваль бәйгесенең икенче көнендә Алла Сизова белән Рудольф Нуриев «Корсар» балетыннан атаклы па-де-де вариациясен башкарыл дан казандылар. Алар чыгышы мөмкин булган иң югары—унике балл белән бәяләнде һәм
фестивальнең алтын медаленә лаек булды. Ленинградтан Ирина Колпакова белән Юрии Соловьев, Мәскәүдән Елена Максимова белән Владимир Васильев парларына да, түбәнрәк балл җыюларына карамастан, шушындый ук беренче урын бүләкләре бирелде.
Мондый «гаделсехтек»кә Рудольфнын жан ачуы чыкты:
—Алла, минем алтын медалемне дә апкайтырсын. яме!—диде ул, фестивальнең бүләкләү тантанасына барудан кискен баш тартып
—Ә ник, Рудик? Әйдә, кәҗәләнмә инде... Бергә биедек—медален дә бергә алыйк!
Ләкин, үгетләү түгел—хет аргын дегетлә. Рудольфнын үз туксаны туксан иде:
— Юк,бармыйм дигәч, бармыйм! Чөнки беренче урын, гадәттә, берәү генә була!
Алла Сизова, тирән итеп сулыш ала-ала, иозен җыерды
— Их. Рудик, Рудик! Нигә шундый икән син?
—Нинди?
Артык гадел димме Алтын медальләрнең нуры алтыбызга да җитәчәк
бит.
—Ә мина менә җитми!
—Нигә җитми?
—Чонки. кабатлап әйтәм, театрның баш балетмейстеры берәү генә булган кебек, һәр ярыш-бәйгенсн дә алтын медале алтау була атмый
—Ләкин монда бит бөтенләй башка хәл. Рудик.
—Нәрсәсе башка?
— Бөтен дөньясы карап-күрсп тора! Җитәкчеләребез ни әйтер'' Безгә күз- колак итеп җибәрелгән усал күләгәләр ни дияр?—диде Алла Сиюва һәм. үкси- үкси, елый башлады —Тиздән Париж белән Лондонга барачакбыз, имештер Безне бит болаи чит илгә бүтән аяк бастырмаячаклар. Руденька! Ни өчен синен чираттагы үҗәтлеген аркасында, мин ул гүзәл калаларны күрмәскә, алардагы кил ы сәхнәләрдә биемәскә гиеш ди әле'.'. Аңлыйсынмы шуны"
Рудольф, сәхнәдәш парын жәлләп. Алла Сизованын дер-дер калтыранган иңбашларына кулын салды:
— Йә, тынычлан, акыллым
Алла Сиюва сәхнәдә генә түгел, тормышта да гаҗәеп наны, мөлаем һәм ягымлы була белә иде:
—Ә элегрәк матурым дип дәшә иден. —диде ул Рудольфнын көчле күкрәгенә башын куем,—Руденька дим. Зинһар, үз жмнүен өчен тиешле алтын медальне үз кулларын белән ата күр' Минем чакка! Сәхнәдәш парын гына түгел, оч ел бергә укыган сабакташын, болар гына җитмәсә, уртак фатирда яшәгән күршен хакына'
— Шулай дисән генә инде. Алла
Рудольфнын күбрәк балл җыеп, дөнья бәйгесендә Мәскәү биючеләре борыннарына чиерткәне өчен. Зур театр артисты Владимир Васильев га кара коелып йөрде Әле кайчан гына: «Мәскәүгә күчегг кит Зур театр сәхнәсендә бергәләшеп биербез!*—дип сайраган бу яшь йолдызга әллә нәрсә булган иде. К.гя ул үзе килеп котлау? Ул хәтта, пьедестальдәгг төшкәч. Рулоьфка ку л бирергә дә теләмәде. Кара көнчелек дигәннәре менә шушы була торгандыр инде
Тиздән Мәскәүнен яшь биючеләрен яман көнләштергән тагын бер хат булып ал (ы
Вена фестиваленнән алар поездга утырып. Болгария жире аша кайттылар Тарих китапларын кечкенәдән җыярга һәм укырга яраткан Рудольфның Кубраг хан токымы белән бәйләнеште ерак бабалары яшәгән бу мәмләкәт туфрагына тынгысыз башын күптән орасы килеп Йөри иле Шу на күрә.
га
әлеге ил чигеннән үтеп керүгә, ул ачык пыялалы поезд тәрәзәсе каршына килеп басты. Җылы август жиле, «исәнме, кардәш!» дигәндәй, анын тынлаусыз маңгай чәчләрен килеп тарады.
Ә күз каршыннан яшел бакчалы авыл-шәһәрләр, түгәрәк гөмбәзле биек чиркәүләр йөгерешеп үтә торды. Тик, никадәрле генә тырышып күзәтсә дә, Рудольф ярым айлы, яшел манаралы мәчетләрне күрә алмады. Ана, никтер, бик, бик монсу һәм ямансу булып китте. Ирексездән, Башкортстан, Дунай болгарларына тугандаш Идел төркиләренең оныклары яшәүче күрше Татарстанның кичәгесе һәм бүгенгесе турында уйланды. Һәм ул үзе өчен шактый борчулы ачыш ясады.
Әйе, киләчәккә үткен гыйбрәт булып барырлык бик тә аяныч һәм искитмәле хәл килеп чыккан. Мөселман динле Төркия карамагыннан котылып, Дунай буендагы славяннар кабаласына килеп эләккән Болгариянең бүген бәйсез үз дәүләте бар, ә күпме гасырлар сөйләшкән туган теле юк! Россиянен Башкортстан белән Татарстан кебек төрки мәмләкәтләрендә исә киресенчә: ерак бабалары сөйләшкән телләре әлегә исән, ә бәйсез үз дәүләтләре юк! Вәт менә бу—гыйбрәт дисән дә гыйбрәт!
Хәер, синен үз тормышын да, Рудольф, бик тә гыйбрәтле гыйбрәт түгелмени?! Син соң, энекәш, син сон кайсы телдә сөйләшәсен? Синен туган телен нинди? Урысчамы, әллә инде онытылып бетә язган татарчаңмы? Дөрес, бабаларын телендә ипи-тозлык кына беләсең анысы. Ләкин газиз әниен хәтле әниең белән сирәк- мирәк очрашкан чакларда да: «Акчан бармы? Юк? Мә, алайса!»—дип күбесенчә дүрт-биш сүз белән генә үз телендә сөйләшкәч, син дә туган телен югалткан нәкъ менә шушы Болгария дигән искиткеч гүзәл һәм коточкыч кызганыч та булган ил-дәүләткә охшап калгансың түгелме сон?! Их, Рудольф. Рудольф!.. Дөрес, махсус курсларга йөреп, син хәзер инглизчә дә әйбәт кенә сукалый башладын. Менә бит—тырышкач була икән ич!..
Ләкин, нихәтле генә үкенечле булмасын, туган телен җитәрлек белмәүдә Рудольф үзен һәм әти-әнисен генә гаепли алмый иде. Аның бет бөтен балачагы кече Ватаныннан читтә узды диярлек...
Рудольфны күнелсез уйларыннан арындырып, сузып-сузып тепловоз кычкыртты. Поезд София каласының үзәк вокзалына якынлашып килә икән...
Фестивальнең махсус билгеләре белән бик мул итеп бизәлгән вагоннар әле перронга килеп тукталганчы ук. ачык тәрәзәдән чәчәк бәйләмнәре очып керә башлады. Кемнәрдәр сап-сары әфлисунлы кәржиннәр, тагын әллә нәрсәләр сузды.
Ул арада, шашып кул чаба-чаба. кычкыра ук башладылар:
—Ну-ри-ев! Ну-ри-ев!! Ну-ри-ев!!!
—Җиңеп кайтуын белән!
—Алтын медален котлы булсын!..
Рудольф бу шат тавышларның сәбәбен шунда ук аңлап алды: аларнын Венадагы зур жинүле чыгышлары турындагы хәбәр, күрәсен. бирегә үзләреннән элегрәк кайтып житкән икән. Алайса, ник бер дә «Со-ловь-ев!» яки «Ва-силь-ев!» дип кычкырган тавышлар ишетелми? Юк, бу очракта аларнын Рудольфтан кимрәк балл җыю. сүрәнрәк биюләрәендә генә түгел иде бугай хикмәт. Рудольф ниндидер ерак гасырларга барып тоташкан эчке тойгылары белән сизеп алды: Дунай болгарлары дөнья бәйгесендә җинеп чыккан яшь биюченен үзләренә кандаш-тугандаш татар егете икәнлеген аңлап алганнар, әнә шуна бөтен вокзал тирәсен гөр китереп кул чабалардыр төсле иде. Озын-озак кул чабулар һәм «Ну-ри-ев!» дип берәтлексез кычкыру- чакырулар һаман тынмагач, Рудольф ачык ишекле тамбурга чыгып басты. Аны шунда ук танып алдылар һәм, аяк-кулларыннан эләктереп, вокзал күгенә чөйделәр Аннары тагын, тагын чөйделәр. Әйтерсен, ул—татарча көрәш мәйданында җинү яулаган Сабантуй батыры!
Әллә тиздән кузгалып китәсен белдереп, атгә Вена катасыннан жинеп кайтучы тагар егетен котлап, тепловоз йөртүче чираттагы сигнатын биреп куйды. Кан- кардәшләре тарафыннан һаватарга чөелгән Рудольф бу минутларда үзен ерак туган җирендәге талбишектә тирбәлгән бик бәхетле сабый итеп тойды
18
Киров театрына Юрий Григорович дигән гажәеп талантлы яшь балетмейстер килгәч, композитор Адольф Аданнын «Жизель» балетын кутога әзерлек эшләре башланды. Бу бөркетнен киләчәктә үзеннән дә биектәрәк очачагын баш балетмейстер Константин Сергеев бик тиз анлап алды һәм. ни кылыр икән әлеге яшь әтәчләр дип. читтән генә күзәтеп иөри башлаш
Ә Григорович тотты да Альберт ролен биергә театрнын яшь йолдызы Рудольф Нуриевны чакырды:
—Утыз ел бии-бии. Сергеев картайтып бетергән бу образны күптән яшәртергә вакыт Ничек итеп—әйдәгез, бергәләп уйлашыйк,—диде ул. иҗади хезмәттәшлеккә чакырып
Рудольф театрда, ниһаять, үз фикерләше табылуга куанып бетә алмады —Ә мин күптән инде шундый ук теләк белән янамын'
— Бик яхшы. . Ә хәзер бераз эчкәрәк керик Сергеев күпме еллар биегән Альбертнын, әйтик, сина нәрсәсе ошамый?
—Хәерче крестьян кызы Жизсльнс алдап, аксөякләр вәкиле Альбертнын рухи газаплану түгел, ә физик канәгатьләнү кичерүе
Григорович, кош тоткандай куанып. Рудальфнын кулын килеп кысты —Менә-менә... Шулай. Рудик. шула-аи' Бөтен хикмәт тә аристократ Альбертнын рухи газаплану кичерергә гиеш булуында! Менә бу кжади табыш булачак, ичмаса!
—Һәм хөрмәтле Ссргеевнын утыз ел куйган хезмәтен бер селтәнүдә юкка чыгарумы?
—Чыксын! Сергеев Альберты мона бик лаек! Ике яшь йөрәк арасындагы саф мәхәббәтне социаль конфликтка борырга һич ярамый Көнбатыш күршеләрсбе здән оят
—Анын каруы. Советлар Союзында монарчы гел мактала килгән —Дөрес әйтәсен. Рудик Утыз ел буе әнә шулай макталганга күрә дә. Сергеев биегән классик балетлардагы күпчелек геройлар социаль конфликт дигән ялган каршылыкка корылган
Рудольф, нәтиҗә ясагандай, әйтеп куйды —Моның сәбәбе, минемчә, бер генә —Нәрсәдә?
—Сергеевның, театр түрәсе булып, партия һәм совет идарәчеләре арасында артык еш чуалырга яратуында.
Григорович, килешүен белдереп. Рудальфнын тагын бер кат кулын кысчы
— Бир бишне, Рудик!. Ә хәзер—эшкә! Безгә әле ерак-еракларга борасы' Шулай итеп, беренче очрашып сөйләшүдә үк. гиздән сәхнәгә менәчәк
«Жизель» балегынын хореографы белән төп биючесе арасында тулы анлашу җепләре сузылып өлгерде. Хәзер инде Сергеев Альбертының капма-каршысы булган ор-яна геройны сәхнәдәге бию телендә гәүдәләндереп бирү турылан туры Рудольф талантыннан бәйле иде
Мн беренче эш итеп. Альберт роленнән ул бер аякны икенчесенә бәреп сөенү хисләрен белдергән, балет телендә «бриэе* дип аталган бию хәрәкәтләрен алып атты. Сергеев Альберты бу мактанчык, ялган куаныч хәрәкәтләрен авыл кызы Жизсльнс алдагач ясый Ничек инде бу оятсызлыкка сөенеп булсын? Юк. әлеге урында Рудольф Альбертының рухи газапларын ярсу антрашалар. ярсу өермәле биек пируэт лар сөйләп бирәчәк'
Аннары кием мәсьәләсе. Тәбәнәгрәк гәүдәсен биегәйтеп күрсәтү өчен, Рудольф күптән инде камзул итәкләрен кисеп өскәрәк менгерергә, ягъни бот-балтырларын күбрәк ача төшәргә кызыгып йөри иде. Гаурәт җирләрен каплап торган балет панталонын да, моңарчы күнегелгәнчә, тән төсендәге юка трико өстеннән түгел, ә астыннан кияргә' Шулай итеп, сәхнә күгендә очып йөриячәк гәүдәсен тоташ бер кош рәвешенә китерергә! Әлбәттә, бу кемнәргәдер ошап бетмәс. Атаклы биюче Вацлав Нижинскийны да бит тол патшабикә Мария Федоровна нәкъ менә угә күренмәле трикосы өчен эшеннән кудырткан диләр.
Шулай итеп, үз Альбертын янача киендерүе белән Рудольф бер атуда ике куянга тидерә алачак! Озын сүзнен кыскасы, янача киемле, янача уйлана һәм газаплана белүче бу образ Сергеев героеның нәкъ капма-каршысы булачак. Ягъни сөекле хатыны Дудинская белән бөтен дөньяга билгеле классик балет персонажларын утыз ел буе «кызартып» тасвирлаган хезмәтләренең тамырдан ялгыш булуын тәмам исбат итеп бирәчәк!
Күпме йокысыз төннәр, күнегүләр залында түгелгән күпме тозлы тирләрдән соң, ниһаять, ике ижатчы-новатор тарафыннан бөтенләй янача куелган «Жизель» балетының сәхнәгә менәр көне дә житте. Шимбә, ягъни ул елларда әле эш көне булуга да карамастан, Киров театрынын тамаша залы шыгрым тулы иде.
Һәм күпләр игътибар итмәгән тагын бер янадык: алгы рәтләрнен берсендә инде тәмам чаларган чәчләре урталай икегә бүлеп таралган алтмыш яшьләр тирәсендәге бер хатын утыра иде
Бу ханым Уфадан Ленинградка—төпчек һәм бердәнбер улы Рудольфның биюен карарга килгән Фәридә Нуриева иде.
Ул һич кенә дә болай ук булыр дип уйламаган иде.
«Жизель» спектакле башлануын белдереп, әле сәхнә пәрдәсе дә күтәрелмәгән, ә инде түземсез тамашачылар, урыннарыннан тора-тора, гөр китереп кул чаба да башладылар. Ә үзләре бертуктаусыз анын улы фамилиясен кабатлыйлар:
—Ну-ри-ев! Ну-ри-ев!..
Ленинградтагы атаклы Киров театрынын тамаша затын дер селкеткән бу алкышларны ишеткәч, ана кешегә бик рәхәт һәм... уңайсыз да булып китте. Чөнки анын, гомер буе Уфадагы кара эшләрдә бил бөгеп чәч агарткан гап-гади бер татар хатынының, мондыйлар да затлы һәм дәрәҗәле-күркәм затда беренче мәртәбә генә утыруы иде әле. Улы Рудольф чакыртты—ул килде Төньяк башкаласы Ленинградны һәм газиз улы бииячәк балетларны карарга дип килде!
Сугыш елларында дошманнын озын-озак камавын үз башыннан кичергән Ленинград халкының бер-берләренә һәм бүтәннәргә үтә дә игътибарлы булуы, гомумән, рухи үсеш дәрәҗәләре белән илнең башка төбәкләреннән шактый аерылып торулары хакында монарчы да ишеткәне бар иде инде Фәрндәнен. Шулай икән шул. белми сөйләмиләр икән!
Залда Рудольфның ерак Урал якларыннан китгән кунак әнисе утыруын кайдан белеп өлгергәннәр диген, ул арада түземсез тамашачылар:
—Фә-ри-дә! Фә-ри-дә!..— дип тә алкышлый башладылар
Үз гомерендә анын хөрмәтенә болай беренче мәртәбә кул чабулары иде әле. Оялу-тартынуданмы, әллә Ленинград кына түгел, инде бөтен ил, хәтта дөнья тамашачылары күңелен яулап ала башлаган биюче улы өчен тирән горурлык хисләреннәнме, ана кеше нишләргә дә белмәде. Анын утырган җиреннән торып басасы һәм артка таба борылып: «Сөекле улымның кадерле тамашачылары! Нигә шулай иртә кул чабасыз әле? Биесен башта бераз улым. Ошатсагыз—аннан соң да алкышларга өлгерерсез»,—диясе килә иде.
Фәридәне бик рәхәт һәм бик уңайсыз да булган бу рухи халәттән коткарып, ниһаять, «Жизель» балеты башланып китте.
Әнисе янәшәсендә анын Уфадан күчеп килеп, инде Ленинградта—Рудольф фатирында яши башлаган өлкән кызы Роза да утыра иде.Энесе кебек үк кечкенәдән үз мәктәпләрендәге бию түгәрәгендә шөгыльләнеп үскәнгәме, әллә соңгы вакытларда Киров театрындагы тамашаларга еш йөри башлаганга күрәме, ул балет әсәрләре белән дә ярыйсы ук танышып өлгергән иде. Шуна күрә Роза баштарак, әнисе әсәр эченә кереп киткәнче, сәхнәдә барган хагтәргә пышылдап кына гел аңлатма биреп утырды
—Әнә авыл кызы Жизель Хәзер сәхнәгә аны алдап китеп бармакчы булган, ләкин кызны жәлләп, ана муеннан гашыйк булган принп Альберт чыгачак...
—Жәлләп гашыйк булганмыни, кызым?
— Шулай, әни. шулай... Жәлләп!
—Яхшы егет булган икән, алайса Нәкъ әтиен кебек!
—Ул да сине жәлләп яраттымы әллә, әни'.’
—Әйе, кызым, әйе... Жәлләп!
Менә, утлы-канатлы ярсу өермә кебек бөтерелеп, сәхнәгә Рудольф-Атьберт килеп чыкты Чыкты да. кискен сикерешле, сирәк очрашлы көч-куәт бөркелгән бию хәрәкәтләре белән бөтен тамаша залының игътибарын үзенә бәйләп куйды Юк. анын ярсып янган күз карашларында кешеләргә сихри төстә тәэсир итә ала торган ниндидер тылсымлы коч бар икән бит’ Карале, анын улы Рудик га тач әтисенә охшаган түгелме сон? Кунадай кин-таза шундый ук жилкә. Эшләп чыныккан бал кортларын ы кылаи нечкә бил. Артык озын булмаса да, юлбарыстай көчле-житез гәүдә Әйе. әйе! Ходай Тәгалә аны нәкъ менә сәхнәләрдә шашып биесен, гүзәл кызларны баш очында каз каурыедай очыртып кына әйләндерсен очен яраткан икән бит*
Фәридә бүген тагын бер кат шуна ышанды: чибәр иоз-кыифәте. ыспай көчле гәүдәсе, каударлы-җитез хәрәкәтләре белән улы әтисе Хәмиткә кисеп каплагандай охшаган иде.
И Хәмит, Хәмит'
Исендәме икән Казан каласы читендәге чыгырлы коедан икәүләшеп су алган ул көннәр? Онытмадыкмы ?! Без ул чакта чыгырлы кое тобеннән сулы чиләкләребезне генә түгел, ә мөлдерәмә тулы бәхетебезне дә гартын чыгарганбы г икән бит!. Әнә ул бәхег бүген, меггдәгән. йөз меңләгән бихисап тамашачыларны сөендереп, төньяк мәркәшен ин биек, ин затлы сәхнәләрендә гизә!
Ә син. Хәмит, өч кызына бердәнбер ир бала булган нәсел дәвамчынны күпме еллар андый алмыйча яшәдек Еш кына: «Биеп гамак туймый—әнә. әтисе кебек хәрби офицер яисә инженер-фәлән булсын' - —дия идең. Сүзен дәлиллерәк чыксын өчен, мондый чакларда хәтта такмаклап та ала илен
Бие, бие. Хәйбулла - Биегән кеше бай була Биегән кеше бай булса да.
Кесә тобс сай була!
И Хәмит, Хәмит!
Ул чакларда газиз улыннын балачак хыялларына аяк чалырга маташып ничек ялгышуыңны сонлап булса да анладын микән син хәзер? Юктыр Моны онлау очен улын биюе тамаша залларын ничек тетрәндерүен үз кү зләрсн белән күреп утыру кирәктер шуд!
Күпме чакырмады, күпме үгетләмәде ирен Фәридә
-Әйдә, бердәнбер һәм га гиз улыбызның Ленинград хәтле Ленинград сәхнәләрен ничек шаулатуын бергә барып күрик' диде
Хәмите исә:
—Юк. башта үзен генә барып күр. Энәсеннән жебенә тикле мина да сейләрсен. Кирәк тапсам, киләсе жәйдә икәү барып карарбыз,—дип. ирлек горурлыгын, ата кеше горурлыгын саклап маташты.
И Хәмит. Хәмитем минем!
Син дә бит кайчандыр. Жизельне жәлләп гашыйк булган принц Альберт кебек, ятим Фәридәгә бер күрүдә күзен төшкән, бүген сәхнәдә очыныплар биегән улын шикелле үк яшьлек дәртен ташып торган кавалерист егет иден. Ул вакытлардан соң инде утыз еллап узып та киткән. Ә барысы, барысы да әле кичә генә булган кебек!
«Жизель» балеты үз жае белән әйбәт кенә дәвам итте. Ләкин ана кешенен мангай күзләре сәхнәдә булса да, күнел күзләре, ерак-еракларга төбәлгән хәтер күзләре белән хәзер ул вакыт пәрдәсе каплаган егерменче еллар Казанында йөри иде инде...
19
...Фәридә белән Хәмит беренче мәртәбә Казаннын Иске бистәсендәге чыгырлы кое янында очраштылар.
Фәридәнең, көянтәле чиләкләрен асып, үз йортлары каршындагы коедан су алырга чыккан чагы иде. Озын чылбыр чорналган юан чыгыр тоткасын акрын гына әйләндерә-әйләндерә. ул кое чиләген төпкә төшереп җибәрде. Аннары су тулган авыр чиләкне җитез генә тартып менгерде дә аны үзенекенә аударып сала башлады.
Ә бу минутларда бистә читендәге хәрби өйрәнүләр кырыннан, тирләп пешкән атын сугару өчен, әлеге кое янына бер кавалерист егет якынлашып килә иде.
Шулчак әллә нәрсә булды! Аяз көнне күк күкрәвен хәтерләтеп, хәрби өйрәнүләр кыры ягыннан нәрсәдер шартлаган тавыш ишетелде. Көтелмәгәндә яңгыраган әлеге шартлау Фәридәгә шулхәтле тәэсир итте ки. артык каушаудан кулын ычкындырып, ул яртылаш кына тулып өлгергән үз чиләген кое төбенә төшереп җибәрде. Һәм, аркасыннан сөлек кебек сузылган кара чәч толымнарын юеш җиргә тидергәнче чүгәләп, үкси-үкси елый башлады:
—Һай, беттем!.. Яна чиләген коега төшереп җибәргәнем өчен, жингәмә ниләр генә әйтермен икән? Болай да тырнак астыннан гел кер эзләргә генә тора иде Унбиш ел яшәгән өйдән куып чыгарса, һай, нишләрмен, һай. кайларга гына барырмын?!.
Кое янына килеп туктаган кавалерист җәһәт кенә ияреннән сикереп төште дә, күз ачып йомганчы, Фәридә янәшәсенә килеп тә басты:
—Каяле, матурым, бирнәле кулынны!—дип. ул башта Фәридәне йомшак кына тартып торгызды —Йә, ник елыйбыз инде, матурым?
Фәридә билен зур прәшкәле кин каеш белән кысып буган, башындагы йолдызлы буденновкасы озынча-чибәр йөзенә галәмәт килешеп торган урта буйлы кавалерист егеткә күтәрелеп карады:
—Әнә ич!.. Кое төбенә өр-яна чиләгем төшеп китте. Уф-ф-ф!...Жингәм күзенә сынар чиләкле көянтә белән ничекләр кайтып күренермен инде?!
Ә нигә сынар чиләк күтәреп кайтырга? Хәзер апчыгабыз ул икенче чиләгеңне!—диде кавалерист егет танышыр өчен КУЛЫН СУЗЫП.—Минем исемем Хәмит булыр. Ә синеке?
—Фәридә.
—Матур исем...
Хәмит, кынлы кылыч тагылган бил каешын салып, кое рәшәткәсенә элеп куйды. Аннары, чишенеп, чылбыры сүтелгән чыгыр янына килеп басты. Аска күз ташлады. Кабан күле читендәрәк кенә булгангамы, кое әлләни тирән түгел иде.
— Мин төшеп киттем. Фәридәкәй. кире чыкканда, кое чыгырын әйләндергәләп, бераз булышкалал торырсын,—диде ул һәм, чылбырга тотынып, күздән дә юк булды.
Фәридә бар көченә кое чыгырына барып ябышты Юк. аны әйләндерү бу юлы әлләни авыр булмады. Чөнки бер аягы белән коенын буш чиләгенә басып алган Хәмит, бурадагы бүрәнә почмакларына тотынып үрмәли-үрмәли, эшне бик җиңеләйткән иде.
Менә кое авызында бер кулына Фәридәнен яньчелгән чиләген тоткан Хәмит үзе дә күренде. Әлеге чиләкне күргәч. Фәридә бер мәртәбә генә «ах!* дип куйды да, бөтен игътибарын анын өчен салкын коеларга хәтле төшкән кавалерист егеткә күчерде. Егерме яшенә җитеп, анын монарчы мондый катыртуны күргәне булдымени сон? Ул бит борынгы Болгар-Әлки төбәгендәге Төгәлбай авылында тиф чиреннән дөнья куйган әти-әнисеннән җиде яшьтә дөм ятим калган бер бәхетсез һәм бик монлы кыз
Шуннан кырыс һәм мәрхәмәтсез язмыш җилләре аны Казандагы ипи кибетләренең берсендә йөк ташучы булып эшләгән, мәрхүм әтисенең берту ган абыйсы фатирына китереп ташлады Кояш булса—кеше йөзенә чыкмас, болыт булса—адәм йөзеннән китмәс жингәсе аны ашка төшкән таракан кебек кабул итте. Ләкин үсмер Фәридә, анын акыру-жикеренүләренә игътибар итмәскә тырышып, агасынын балаларын карашты, йорт эшләренә булышты. Тик зәһәр җиңгәсенә барыбер ярамады.
Менә хәзер бәхетсез Фәридә усал жингәсенен яна чиләген тагын кое төбенә гошереп җибәрде. Тукта! Анын каруы, гирән кое төбеннән кавалерист егет Фәридәнен булачак мәхәббәтен, булачак ирен һәм бәхетен лә тартып чыгарды түгелме сон әле?! Әгәр аны бер күрүдә ошатмаса. аны чын күңеленнән жалләмәсә, әлеге егет кое хәтле кое тоттләренә шулай тиз генә төшеп китәр идеме сон9
Фәридә инде хәрби киемнәрен киеп җибәргән Хәмиткә ягымлы караш ташлады. Ә ул, кылычынын авыр сабы белән тук та тук китереп, яна чиләкнең яньчелгән урыннарын тигезләп-төзәтеп маташа иде инде Моны күргәч, җиңгәсеннән куркып. Фәридә тагын авыр сулап куйды
Хәмит дигән егет кызны нәрсә борчыганын күптән анлал алган иде инде:
— Кайгырма, Фәридәкәй' Өегездә орышырлар дип курыксаң, икәү бергә кайтырбы з.
Фәридә, килешмәвен белдереп, яшел ярыклы башын сүзсез генә чайкап куйды:
—Әем...
—Ә нигә куркасын. Фәридәкәй?
— Кое яныннан егет ияртеп кайткансың—инде шул көнгә төштекме, оятсыз дисәләр?
—Димәсләр.. Әйдә, киттек!
—Әгәр әтием абыйсының өеннән куып чыгарсалар? Кайларга. кемнәр бусагаларына гына барып егылырмын икән. Ходаем!
— Егылмассың... Жан биргәнгә—жүн бирер дигәндәй, бүтән җаен табарбыз Менә хәзер Акбәкәлсмә су гына эчерим дә
Акбәкәл тулык чиләккә җиз тәнкәле йөгән кигән башын торгге дә. комсызланып су эчә башлады. Хәмит исә, а1е сызгырып, әле такмаклыи- гакмаклый. аны кыстый, ана коч биреп тора иде
—Эч, әйдә. эч. Акбәкәл! Ыс-ыссс
Ничә еллар әтисе абыйсының усал хатыны күзләренә карап яшәзәч. бу кы» бала кечкенәдән ятим калган, ятим үскән, димәк ки. эче гулы мон бу шрга шеш! Туктале. ничегрәк җырлый икән-гикшереп карыйк әле Ә Хәмиткә килгәндә, ул үзе дә җырларга ярата, матур җырлаган һәм аеруча тыпырдатып биегән бүтәннәрне дә бик якын итә
Хәмит, Фәридәнең күңел кылларын капшап карарга теләп, теленә беренче килгән җыр сүзләрен такмаклады:
Ат эчерә торган иде,
Сызгыра торган иде...
Аны Фәридә эләктереп алды:
Күтәрелеп караса да Кызара торган иде.
Хәмит төскә-биткә чибәр генә түгел, телгә дә оста булып чыкты:
—Ә ник кызарды икән ул егет, Фәридә?
Фәридә оялчан карашын аска яшерде:
—Чөнки яраткан, димәк ки...
—Мин дә шулай дип уйлыйм, Фәридә!
Хәмит, ниндидер кискен карарга килгән кешедәй, кинәт тиз-тиз генә Фәридә янәшәсенә килеп басты һәм анын дер-дер килә башлаган ябык инбашына кайнар кулын салды:
—Фәридә дим, Фәридәкәй!..
—Әү, Хәмит?
—Мин сине беренче күрүдә үк бик ошаттым бит, Фәридәкәй! —Жәлләпме?
—Бәлки...
—Мин дә.
—Нәрсә мин дә?
—Ошаттым диюем...
Хисләренә түзә алмыйча, Хәмит Фәридәне көчле куллары белән кочаклап ук алды:
—Шулай дисеңме? Дөресен әйтәсеңме, Фәридәкәем минем?!
Фәридә каршы килеп тормады, үзе дә Хәмитнең кинәт дөп-дөп итеп, күкрәк читлегеннән очып чыгардай булып тибә башлаган йөрәге турысына сыенарак төште:
—Шулай, Хәмит, шулай...
Хәмит кызны кочагыннан чыгарды да Фәридәнең пешкән шомырт төсле җемелдәгән күхтәренә томырылып карады:
—Ә хәзер киттек. Фәридәкәй.
-Кая?
—Башта син яшәгән фатирга көянтә-чиләкләреңне кертеп куябыз... —Юк, мин куркам, Хәмит!
—Кемнән?
—Жиңгәйдән.
—Ә син хәзер беркемнән дә курыкма. Фәридәкәй. Чөнки синен хәзер ышанычлы терәген бар. Ул—мин булырмын, Фәридәкәй!
—Рәхмәт, Хәмит!
—Киттек, алайса?
—Киттек, Хәмит...
20
Жингәсе кое яныңда булып алган хәлләрне ишетеп өлгергән иде инде, күрәсең. Берсе яньчек чиләк тоткан, икенчесе ат җитәкләгән Фәридә белән Хәмитне ул капка төбендә үк каршы алды, һәм, үзенә таныш түгел хәрби белән исәнләшү- шлү юк, эчендәге зәһәрен пүләмитгән сиптергәндәй чәчәргә дә кереште:
—Суга киткән җиреннән нигә һаман кайтмый ла кайтмый бу дисәм, кое янында ул чибәр егет белән менә ничекләр чәчәк атып яткан икә-ә-ән!. И нурсыз.. И Әлки хәерчесе! Кайда минем яна чиләгем? Йә. әйт ыштыр бит оятсыз!..
Сул як билендә чайкалган кылыч кынын бер кулы белән тотып. Хәмит мәче җитезлеге белән усал килен каршына килеп басты
— Йә, йә... Бик чәпчемик әле. апасы! Дом ятим һәм хезмәтче кызнын кансыз хуҗабикәсе булдым дигәч тә.
Килен кеше күхтәренен агы белән Фәридәгә карап куйды
—Булмассын монда...
— Монын очен бездә берәүнен дә башыннан сыйпамыйлар, апасы Йә. йә.. Тынычландык!—диде дә. Хәмит теге үзе төзәтеп маташкан чиләкне усал килен каршына ук китереп куйды —Бүгенгә мондые да ярап торыр Ә иртәгә өр-янасын кибеттән сатып алып, үзем кертеп бирермен
Килен кеше, ата каз кебек ысылдап, Хәмитнең яшел гимнастеркасыннан эләктереп алды:
—Туктале, энем, туктале!.. Кызыл йолдыз тактым дигәч тә Кем дип белик әле сине? Монарчы бер дә күзгә-башка чалынганын булмады. Әллә чыгырлы кое төбеннән тартып чыгардылармы үзенне?
— Юк. Без ул кое төбеннән Фәриләкәи ялгыш төшереп җибәргән яньчек чиләкне генә тартып чыгардык
—Әйтәм җирле Аһ. черек кул дисән дә. черек кул!
—Һәм Фәриләкәи белән шул кое төбендә вәгъдәләр бирештек
— Нәрсә турында?
—Бергә тормыш корырга!
—Кайчан?
—Кавалеристлар курсындагы укуымны гына тәмамлыйм да
—Ә анарчы Фәридәкәен кайда яшәп торыр икән?
— Бүтән инде сезгә ялынмабыз дип уйлыйк.
Килен кеше теге яньчек чиләген кинәт ертык галуш кигән аяк очы белән тибеп җибәрде:
—Үксез бозау асраудан ул туйганнарым' Китегез! Хәзер үк күземнән югалыгыз!
Яньчек чиләк тәгәри-тәгәри барды да. минем ни гаебем Сыр инде дигәндәи, урам уртасына ук чыгып туктады.
Килен кеше Фәридәнен әйберләрен Төгәлбай авылыннан бирле ияреп килгән иске фанер чемоданына алдан ук тутырып куйган иде. күрәсен Менә капка келәсе ачылып китте һәм ишегалды ягыннан ул чемодан очып чыкты Иске чемодан кадаклары күптән какшап-күгәреп беткән иде инде Шуңа күрә нәни йозагы бер якка чәчрәгән чемодан җиргә килеп төшүгә, кинәт ачылып китте. Эчендәге чүпрәк-чапраклары исә урамга чәчелде
Үз әйберләрен кызганудан бигрәк, хурлат. кимсенү ачысына түзә алмыйча. Фәридә ачык чемоданы остенә барып капланды:
И Хәмит. Хәмитем! Ничә ел балаларын карашкан бер ятимәне урамга чыгарыл ыргытсыннар азе! Бу хурлыкка ничекләр түзим?!
Елама. Фәриләкәи' Барысы да җайланыр.
Фәридәнен урамда чәч-баш килеп яткан әйберләрен ватык чемоданга ничек кирәк алай җыеп салдылар. Бераздан ул чемоданны, ычкынмаслык итеп, Хәмит йөгән сабагы белән ияргә бәйләп куйды
Аннары бер кулы белән атын, икенчесе белән Фәридәсен җитәкләп тотты
—Ә хәзер, китик, Фәриләкәи. бу карангы почмактан'
—Кая?
— Киләчәгебез ганы на.
Фәридә Хәмитнен жете яшел күзләренә томырылып карады:
—Ә ул таннар кай тарафларда икән, Хәмит?
—Тукай яшәгән «Болгар» кунакханәсе тирәсендә. Ишеткәнен бармы?
— Ничек инде булмасын? Казанда унбиш еллап гомер кичерим дә... Беләсен килсә, Хәмит, мин син әйткән ул төштәге бер мәдрәсәдә укыдым да әле.
Хәмит гажәпләнеп сорап куйды:
—Син?.. Мәдрәсәдә?.. Кайчан өлгердең әле?
—Төгәлбайдан Казанга күчеп килгәч, әтиемнен абыйсы шунда укырга биргәние.
—Димәк, син гарәп язуын да беләсен?
—Ничек инде белмәскә? Әлбәттә, беләм.
—Монысы яхшы, бик яхшы, Фәридәм... Ә синен хәзер кайда укыйсын, кем буласын килә?
—Укытучы булыр идем, Хәмит.
—Әһә-ә... Димәк, педагогия институтына!—дип нәтижә ясап куйды Хәмит.—Тик аз гына сабыр итәргә туры килер, Фәридәкәй.
—Ни өчен, Хәмит?
—Башта мин укуымны тәмамлыйм! Аннары син белеменне күтәрергә керешерсең.
— Анарчы?
—Өйдә утыр! Институтка керергә әзерлән! Мин эшләгән акча икебезгә дә житәр. Булачак офицерларга начар түләмиләр, шокер.
—Ә кайда утырырга?
—Хәзер күрерсең. Барып җитәргә ерак калмады...
Хәмит Фәридәне Түбән Кабан буендагы бер ялгыз әби йортына алып кайткан булып чыкты. Хәерниса исемле хужабикә карчык аларны такта чәй. якты чырай белән каршылады:
—Әйдәгез, балалар, әйдәгез... Түргә узыгыз!
—Менә, әбекәй!—диде Хәмит —Бу чибәр туташның исеме Фәридә булыр.
—Әссаләмү галәйкүм, кызым!—диде әби, күрешергә ике кулын сузып.
—Вәгаләйкүм әссәләм, әбекәй.
—Бик хуп. бик хуп... Йә, кайдан, каплардан табып алдын инде мондый чибәркәйне, Хәмит улым?
—Кое төбеннән тартып чыгардым, Хәерниса әбекәй, кое төбеннән!
—Әстәгьфирулла!.. Ничек инде кое төбеннән?
—Чынлап та, Хәерниса әбекәй!.. Хәзер анлата башласам, бик озынга китәр. Бер сөйләрмен әле.
—Ярый, Хәмит улым, ярый Тик шулай да кем дип белик инде бу Фәридә балакайны? Булачак киленме?
—Әүвәл укып бетерәм әле, Хәерниса әбекәй.
—Ә анарчы икегез бездә яшәрсезме?
—Юк. Фәридә генә.
—Ә син кая барырсың, Хәмит улым?
—Кавалеристлар тулай торагына. Анда бер урын гына табылмый калмас
әле.
—Үзен беләсеңдер, Хәмит улым, үзен беләсеңдер... Рәхмәт инде, кыз балага ярдәм кулы суза белгәч!
Жиз самавырын кайнатырга куйды да, ниндидер йомыш табып, хужабикә карчык күршеләренә кереп китте. Ике гашыйк бер бүлмәдә ялгыз гына калдылар. Ярату-назга сусаган иреннәр бер-берләренә үрелде. Хәмит ничектер, ләкин Фәридәнең, шушы яшенә житеп, беренче мәртәбә генә үбешүе иде әле бу! Менә ничек тәмле, ничекләр татлы була икән ул яраткан кешеннен үбүе!
Фәридә! Фәридәкәй! Мин сине бигрәкләр дә ошаттым!—дип пышылдады Хәмитнен сусыл иреннәре
— Мин дә. Хәмит бәгырькәем!..—дип жавап кайтарды Фәридә.— Сина инде нинди генә рәхмәтләр әйтсәм дә аз булыр кебек
—Ни өчен"7
—Тулай торакларга чыгып китә-китә, үзен яшәгән фатирга мин ятимәне сыендыра алганын очен!
—Тагын, тагын?
—Тагынмы?—дип бераз уйланып торды Фәридә —Мине ятимлек баткагыннан тартып алганын өчен.
—Ә син, Фәридә, бүген мине үзен коедан тартып атдын!
—Ә мина. Хәмит, синен белән бергә коедан уртак бәхетебезне дә тартып чыгарганбыздыр кебек тоела
— Матур уйлый беләсен Сина. һичшиксез, укырга кирәк. Фәридә'
Тозлы иреннәреннән суырып үпте дә. яратып. Хәмит Фәридәне кайнар
кочагына кысты Кыз каршылык күрсәтмәде Анын тыгыз күкрәкләре Хәмитнен доп-доп типкән йорәк турысына килеп төртелде Рәхим итеп, тәмам пешкән җимешне озеп кап кына' Кызнын Хәмиткә карага ышанычы бу кайнар, акылны югалтырлык мизгелләрдә шул дәрәжәгә җиткән иле ки. ул барысын, барысын да. хәтта кызлык сафлыгын да сөйгәненә бүләк итәргә әзер иде Ләкин Хәмит кирәгеннән артыгына үрелмәле, тиешле урынла үзен йөгәнли белде
Бераздан самавыр да кайнап чыгып, киткән җиреннән хужабикә әби дә кайтып җитте. Алар, өчәүләшеп, чөкердәшә-чокердәшә. бик тәмләп чәй эчтеләр.
Ә аннары Хәмит ойдәгеләр белән җылы гына саубуллашты
—Хуш. Хәерниса әби!
—Хуш. балам! Онытып бетермә
—Хуш. Фәридәм! Мин әле иртәгә лә. бүтән көннәрне лә монда гел килеп йөрермен.
— Көтәбез. Хәмитем.
21
«Жизель» балетының бер өлеше тәмамланып, азрак ял итеп керү өчен, тамашачылар ул арала урыннарыннан тора башладылар Әнисе янәшәсендә монарчы тыныч кына утырган Роза да. тирән уйларыннан айнытып. Фәридәнен күлмәк җиненнән тартты:
—Әни, дим
—Әү. кызым! Нәрсә, спектакль бетте дә мәллә?—дип куйды Фәридә, әле һаман күптәнге еллар турындагы уйларыннан айнып җитмичә
— Юк. тәнәфескә генә тукталдылар. Әйдә. әни. без дә чыгып керик —Аз гына сабыр итик, кызым Хәтер күчәрем ачылып җитсен инде
Альбертнын Жизельне ничек жәлләп ярата башлавын күргәч, менә әниен лә яшьлек елларына кайтып килде бит апс. кызым Әтиен Хәмит тә мине нәкъ менә шулай жәлләп ярата башлаганые бит
—Сиздем инде Шуна уйларыннан бүлдерәсем килмәде лә Зарар юк. әни! Акча түләп керәсе булмагач, теләсән. иртәгә монда тагын килербез —Телим, кы зым. улымнын ничек биегәнен иркенләп карарга бик телим! Ярар соң Ә хәзер, бүтән тамашачылар кебек, без дә тәнәфескә чыгып керик.
—Әйдә, кызым, әйдә, бик әйбәт булды бит әзе бу'
- Нәрсә әйбәт булды, әни-'
—Чишенү бүлмәсендәге тунымнын исән-иминлеген дә белеп керербез.
»
Роза, ризасызлык белдереп, сәер тавыш белән әйтеп куйды:
—И әни, әни-и! Йә, кем инде Ленинград тикле Ленинград театрына килеп, раздевалкадагы затлы тунын чәлдермәделәр микән дип тикшереп йөри?
—Алай димә, кызым! Күпме көттереп туган бердәнбер һәм газиз улымнын Болгариядән тикле әнисенә дип апкайткан туны бит ул!
—Булса... Инде хәзер шул тунны тикшереп кеше көлдерикме?
—Йә, сабыр... Чәпчемә әле, кызым!
—Чәпчемәссең монда... Биюче Нуриевның якын туганнары дип, йөз яктан йөз төрле күз карап торсын да!
—Ә без тун тикшерүебезне берәүгә дә сиздермәсәк, кызым?
—Ничек итеп?
—Менә хәзер күрерсен, алайса...
Хәйләкәр Фәридә чишенү бүлмәсе каршына барып басты һәм кием биреп торучыларга тишекле калаен сузды:
—Бер генә минутка тунымны бирә алмассыз микән, матурларым?
—Нәрсә, Фәридә апа, кесәсендә әйберегез онытылган мәллә?
—Шулай иде шул, матурларым—кулъяулыгым онытылган. Ә сез минем исемне каян беләсез әле?
—Ничек инде белмәскә? Рудольф Нуриевның әнисе булыгыз да...
—Рәхмәт инде хөрмәтегезгә!
Кием биреп торучылар менә Фәридәнен чәшке тиресеннән тегелгән затлы тунын китереп бирделәр. Анын исән-иминлеген күреп, ана кешенен күнеле тәмам тынычланды. Шулай да, сер бирмәс өчен, тун кесәсеннән ул нидер алгандай итте...
22
«Жизель» балетын караганда ниләр кичереп утыруларын Рудольфка әнисе үзе һәм апасы Роза сөйләгәннәр иде. Аларны менә хәзер—яшерен фатирдагы бикләнүдә тагын бер мәртәбә хәтердә яңарткач, ничектер, җиңелрәк булып китте.
Ләкин көннәр буе ирекле тоткынлык һәм эшсезлектә аунап ятып. Рудольф бик алҗыды. Совет шымчылары күзеннән бөтенләй юкка чыгып тору мәҗбүрилеге кимегәч, анын хәлен белергә килгән иң беренче кеше, әлбәттә. Клара Сент булды. Ул үзе белән бер кочак гәжит-журналлар һәм яна сатып алынган... балет чүәкләре вә уенчык электр поезды да алып китгән иде.
Алар башта, көлешә-көлешә. үзләре турында, аеруча Рудольфның иреккә хөр сикерүе хакында бик күп һәм җентекле итеп язган көндәлек матбугат белән танышып чыктылар. Нуриевны мәгълүм балетнын төп герое Ромеога тиңләгәннәр. Ә Клара Сент—шул Ромеоны муеннан гашыйк итә алган Джульетта! Ленинградтагы Киров театры һәм совет мәдәниятенең кайбер рәсми әһелләре Ле Бурже аэропортында килеп чыккан гадәттән тыш хәлне нәкь менә шушы көтелмәгән мәхәббәт белән генә бәйләп аңлатканнар. Имештер, монда бернинди сәяси сәбәп тә юк, имештер, барысы да шул гыйшык-мыйшык маҗаралары аркасында килеп чыккан! Фәлән-фәсмәтән...
Шулчак Клара Сент, гаять оста үрелгән мәкерле ялганга исе китеп, нәфрәт хисе белән әйтеп куйды:
Сезнекеләрне әйтәм... Ай-йай шомартырга яраталар!
Гафу иг Инде хәзер «сезнекеләр» түгел!—диде Рудольф, Клара сүзләренә төзәтмә кертеп, һәм бераз сүзсез торганнан соң өстәде —Ә беләсеңме, Клара, бу шомартуларның артында ни ятуын?
— Көнбатышта, аеруча Америкада советча яшәү үрнәгенең дәрәҗәсе төшүдән куркумы?
—Мснә-менә... Франция белән Англиядә йөреп кайткач, мәгълүм ки, Киров
театры Америкага өч айлык бик жаваплы гастрольгә чыгып китәчәк. Шунарчы мин кабьпган ялкынны ничек тә дөрләтмәскә, сәяси шау-шу куптармаска тырышачаклар. Менә күрерсен.
—Килешәм. Руди. килешәм.
Ә менә Клара Сент мәгълүматларын тынлаган журналистлар үз басмаларына чын дөресен шомартмый-киметмичә язганнар Шуна күрә аларны Рудольф та бик теләп һәм игътибар белән укыды
Аннары Рудольфның эштән буш вакытларында ин яраткан мавыгуы— үзйөрешле электр поезды белән уйнап алдылар Озын һәм кин коридор буйлап сузылган пар рельсләрнен ике очына икесе барып бастылар да. келтер- келтер тәгәрәгән поездны әле берсенә, әле икечесенә таба этеп-этеп җибәрделәр.
Ләкин атна буе тик ятып арыган-алҗыганга күрәме, һәрвакыт балачак- үсмер елларын, туган ягын хәтерләткән бу уен бүген Рудольфны тиз туйдырды Келтер-келтер тәгәрәгән поездны куллары белән тотып туктатты да. пар рельсләргә карап, менә ул тирән уйга талды
Пар рельсләр!
Алар да инде кыска гына вакыт аралыгында турылыклы юллаш була алуын матур сүзләр түгел, ә ышанычлы гамәлләре аша раслап күрсәткән Клара белән тормыш дигән олы юлдан менә шушы пар рельсләрдәи гел янәшә, гел бергә бара алырлармы? Гомумән, алар әле бер-берсен яратып өлгерделәрме?
Бу һәм бүтән кайбер сорауларга жлмап эзләп. Рудольф корилорнын икенче очындагы Клара Сентка күтәрелеп карады Ни гажәп яшел кофта кигән кызнын да шундый ук төстәге күзләре бу мизгелдә әнә шул пар рельсләргә төбәлгән иде.
Клара Сент алып килгән балет чүәкләренең әле берсен, әле икенчесен киеп, менә Рудольф ат ятып аунарлык кин-озын коридорда төрле рәвештәге бию хәрәкәтләрен ясап карады. Һәм шул җитте атна буе ирекле тоткынлыкта ята-ята. ябыгып, сулыгып калган егетнен тән буыннарына, әйтерсең, әбелхәят суы бөркеделәр! Анын агарган битенә, яшәү суты булып, кызыл төс йөгерде Әле кайчан гына айлар буе күнегүләр ясап ныгыткан кул һәм .ык мускуллары, каз күкәе хәтле булып, калкып-кабарып чыкты Өермәле ут-нлкын керен тулган күзләреннән тагын кайнар очкыннар сибелеп тора башлады Ьормн тишекләре кин булып киерелгән, үзе исәеш-еш сулыш алып тора башлаган Рулольфбу минутларда менә-менә чабышка кузгалып китәргә торган Сабантуй атына охшап калган иле
Һәм Клара Сент бөтен ачыклыгы белән бернәрсәне анлап аллы сонгы көннәрдә боген күнелен. бөтен җанын биләгән рухи тетрәнүләрдән арынып аякка басу өчен, Рудольфка мөмкин хәтле шзрәк бии башларга кирәк иде Ләкин кайда, нинди сәхнәдә’ Тукта! Хәзер ул Рудольфны эшкуар-рәссам әгисенен һәм. димәк, үзенендә күптәнге танышы вә дусты 11ариждагы дәүләти булмаган балет төркеме башлыгы Раймундо де Ларрен янына алып барачак'
Рудольф Клара Сент тәкъдименә дүрт куллап риза булды
—О-ә. кайчандыр патша Россиясенең атаклы шамакае Григорий Распутинны үтерүдә катнашкан татар фамилияле рус кенәзс Феликс Йосыпов Парижда шул кенәзгө ялланып эшләгән Чили егете—булачак маркиз дс Куэвас Маркиз үлгәч яки үтерелгәч, анын байлыгына хужа булып алган Раймундо де Ларрен Шул Раимундомы ’
Шул инде, шул! Тик мина. Руди. аңлашылып җитми
—Нәрсә, акыл. I ым?
— Йосыпов Үзе Парижда яшәп үлгән рус кенәзс. у юнен фамилиясе татарча Монын сере нидә икән ’
—Монын сере, Клара, бик тирәндәге тарих төпкелләренә үк төшеп китә...
—Ә шулай да?
—Казан ханбикәсе Сөембикә турында ишеткәнен яки укыганын булмады микән синен?
Клара Сент нәфис-түгәрәк мангаен яртылаш каплап торган каштан төсендәге чәч көлтәсен кисәк кенә артка таба чөеп жибәрде:
—Мәскәү әсирлегенә апкителгән тол ханбикәме?
—Менә-менә... Рус кенәзе Йосыпов дигәнебез менә шул ханбикә әтисе Йосыф морзанын ерак бер туганы була инде.
—Кызы-ык...
—Кызык һәм гыйбрәтле,—диде Рудольф, кыска торыклы, тыгыз мускуллы аякларына сыланып торган тар балаклы чалбарын киеп куеп.—Әйдә, киттек, Клара: бу турыда калганнарын, әгәр бик теләсән, юлда барышлый сөйләшербез.
—Телим, билгеле. Кенәз Йосыпов—минем өчен бик кызыклы шәхес!
—Миңа да... Монарчы ишеткәләгәнем булса да, кайчандыр нәкъ менә шул кенәз Йосыпов эшкә алган Чили егете де Куэваснын матди һәм рухи дәвамчысы Раймундо де Ларрен белән күптән якынрак танышасым килеп йөри иде. Ни генә әйтмик, биер сәхнә, түләнер хезмәт хакы сорап, шул Чили баена баш иеп барырга туры киләчәк бит.
—Ә нигә Париж Операсына түгел? Анда да. минемчә. Советлар иленнән качып чыккан синен кебек йолдызны бик шатланып кабул итәчәкләр.
—Ай-Һай... Нәкъ менә качып чыкканга күрә, коммунистлар йогынтысы көчле булган бу илдә Советлар Союзынын куркыныч басымыннан бик тиз шүрләп калырга мөмкиннәр.
—Анысы шулай инде.
—Шулай итеп, Клара дустым, безнен өчен бүген бөтен юлларда Раймундо де Ларренга илтә.
—Киттек, Руди...
23
Раймундо, Раймундо!
Ул җитәкчелек иткән иҗат төркеме рәсми төстә «Маркиз де Куэваснын гран-балеты» дип йөртелә һәм күптән түгел вафат булган бу маркизнын хатыны—Америкадагы нефть алласы, череп баеган атаклы миллиардер Джон Рокфеллерның оныгы Маргарет акчасына яши иде. Дәүләти кысалар белән исәпләшмәгәч, биредә хезмәт хакын да шактый күбрәк түлиләр иде.
Ә маркиз де Куэвас үзе кем булган. Рокфеллерның төпсез акча капчыгына якынаю юлын ул ничек тапкан соң? Хәерчелек шартларында үскән бу Чили егете егерменче елларда Парижга бер тиен акчасыз килеп чыга һәм Франния башкаласының Модельләр йортын тоткан кенәз Феликс Йосыповка гади хезмәтче булып яллана. Менә шул хезмәттә чагында бу йортка еш килеп йөргән байбичә Маргарет йөрәгенә тиешле ачкычны тапкач. Жорж де Куэваска күк капусы ачылып китә. Кесә тутырып акча йөртә башлауга, ин беренче эш итеп, бай кияү яна балет төркеме туплый һәм. ана үз исемен куштыргач. Ауропа вә Америка илләренә озын-озак гастрольләр белән чыгып китә. Тиздән классик бию сәнгатенең оста эшкуары буларак, маркиз де Куэвас исеме бөтен илгә, бөтен дөньяга таныла.
Эшне хатыны һәм миллиардер оныгы Маргаретнын исәпсез-чутсыз акчасына алып баргач, маркиз де Куэвас хәтта кайчакларда балет сәнгатендәге хореография таләпләре белән дә исәпләшеп тормый. Танылган биюче һәм хореограф Серж Лифарь сәхнәләштергән бер спектакльдә кайбер күренешләрне үз белдеге белән үзгәрткәч, эшләр хәтта дуэльгә хәтле барып житә.
1958 елда ботен Париж теленә кергән бу вакыйга бодай була. Серж Лифарьнын чираттагы ризасьшыгына үпкәләп, маркиз ле Куэвас тамашачылар алдында анын жәлпәк борынына кулындагы пирчәткәсе белән суга:
—Менә сина—күпне күрсән!
—Хореограф ижатын бозарга ни хокукыгыз бар?
Маркиз де Куэвас. кон күрмәгән көн күрсә—көндез чыра яндырыр дигәндәй, кесәдәге акчаларын һавага чөеп җибәрә
— Менә минем хокукым! Ә син. Лифарь—ата хәерче! Һәм мондый атама холкын белән мәнге шулай булып катырсын да!
Мескен Лифарь нишләсен
—Ә мин. маркиз, сезне дуэльгә чакырам’
Де Куэваснын да җыелган хатык алдында сынатып торасы килми
— Мин бу чакыруны. Лифарь. бик теләп кабул итәм'
Ачу чыккан чак—кулда пычак дигәндәй, булачак дуэльнен тиешле секундантлары да билгеләнә. Ә бит монарчы биюдән башканы белмәгән мескен Лифарьнын үз гомерендә кылыч-мылтык дигән нәмәстәкәиләрне хәтта кулына да тотып караганы булмый лабаса' Маркиз исә. киресенчә, кылыч белән алышуда бер пот тоз ашаучылардан санала
Ничек кенә булмасын, дуэль тизлән башланып китә. Маркиз очлы кылыч белән бер селтәнүгә, биюче беләгеннән чәчрәп кан чыга Аны күрүгә, йөгереп килә дә, Серж Лифарь уеннан уймак чыгара язган маркизны кысып кочаклый —Кан чыкты—димәк, намус чистарды!
—Нәкъ шулай!—дип килешә маркиз де Куэвас һәм кылычын бер читкә ташлый.
Ленинградтагы Киров балеты Парижга гастроль белән килер алдыннан гына, ниндидер көтелмәгән сәбәп белән, маркиз ле Куэвас дөнья куйган була. Нәкъ менә шул көннәрдә Маргарет байбичә тирәсендә Раимундо ле Ларрен бөтерелә башлый.Ул үзен де Куэваснын туганнан туганы лип таныштыра. Гәрчә маркиз кызы бу шикле туганлыкнын була алмавын кат- каг әйтеп торса да.
Тиздән Раймундо де Ларрен бап тол би кәгә өйләнеп үк жибәрә Бу вакытта кияү буласы егет кырык ике. ә килсн-әби сиксән яшьтә була' Тик акча дигәндә нәрсә ул яшь аермасы, нәрсә ул картлык белән яшьлек?
Шулай итеп. Раймундо де Ларрен үз максатына ирешә. Беренче иреннән аермалы буларак, гомер-гомергә бик» сәнгатен сөймәгән байбичә маркиз де Куэваснын балет театры белән идарә итүне тулысыича яшь хуҗага тапшыра Менә нинди азу ярган балет эшкуары кулы астында хезмәт игәргә гуры киләчәк горур җанлы, буйсынмас холыклы Рудольфка беренче көннәрдә. Шунсыз булмый—чөнки баш иеп элечә бүтән барыр жире юк'
Рудольфның булачак хуждсы турында сойләшә-сөйләшә барып, Бонапарт урамына ничек килеп җигүләрен дә сизми калдылар Биредә Раймундо де Ларреннынофисы урнашкан. Беренче карашка шактый нәзакәтле күренгән, һәр кешенен хәленә кереп сөйләшә белгән чандыр гәүдәле, карчыга томшыгыдай кәкре борынлы бу ир-атнын беренче күрүдә ук кү и ә ташланучы сәер яклары байтак иде. Әйтик, хатын-кызларныкыдам озын-нечкә бармакларындагы тырнакларны нигә әле у I зәнгәр төскә буяган ’ Ә шулай ук озын-нечкә муенын кара син анын. муенын! Ул бертуктаусыз хәрәкәттә Авыру кош муены кебек. Раймундо аны иә өскә чөя. йә эчкә җыем куя иде Хәйләкәр импрессарио, сү зне ерактан урап китереп, үзе җитәкләгән балег театры хакында әүвәл Рудольф Нуриев фикерен сорашты.
Ничек биибез.* Киемнәребез ничек * Бароннар чорын яхшырак күз алдына бастыру өчен, алирны тагын да купшылатырга кирәк түгелме' Әгәр кирәксә, без—дәүләтн балет түгел: акча бездә һәрчак бер букча
Купшылану, мактану кебек нәрсәләрне Рудольфның жене сөйми иде. һәм сәхнәдә, һәм тормышта! Шунлыктан ул эчендәгесен ярды да салды:
—Сезнен театрдагы төсле пумаладай ул париклар, иске гармун күрекләредәй кин балаклы ул ыштаннарның нигә хажәте бар? Хикмәт киемдә түгел, ә биюнең үзендә! Кайсыдыр чор сулышын нәкъ менә бию хәрәкәтләре аша чагылдыра алуда.
—Ә үзегездә соң, месье Нуриев, үзегездә? Ул Киров театры артистларының әллә кайчан тузып, телгәләнеп беткән киемнәренә хәтта карау оят!
—Гафу итегез, месье Раймундо! Минем хәзер Киров театры биючесе түгел икәнлегемне яхшы беләсездәр дип уйлыйм.
—Ә-ә, шулай бит әле!.. Әйдәгез минем труппага! Ике куллап кына түгел, сездәй йолдызны хәтта дүрт куллап кабул итәчәкбез.
—Күпме хезмәт хакы белән?
—Сигез мен чамасы җитәрме?
Үз гомерендә мондый күләмдәге хезмәт хакын беренче мәртәбә ишеткән Рудольф, ышанып бетмичә, кабатлап куйды:
—Сигез мен су-у-ум!!! Мин бит Ленинград балетының төп биючеләреннән берсе була торып, айга нибары ике йөз дә кырык сум алып эшләдем.
—Сездәге... гафу итегез, Советлар Союзындагы агач сум түгел—сигез мен доллар!—дип төзәтмә кертте бай хужа.—Ә аерма бар һәм бик зур. Бу— беренчедән. Икенчедән исә, ул бит Ленинградта, ә монда—тулы ирек, кочак- кочак акча, шуларнын кадерен белеп, тик яши һәм ижат итә генә бел, месье Нуриев!
—Рәхмәт.
—Шунысын да әйтим, месье Нуриев, мондый күләмдәге айлык хезмәт хакын әлегә дөньянын бер генә театрында да түләгәннәре юк. Һәм түләмәсләр дә! Чөнки анын өчен дөнья байларына балет сәнгатен минем кебек үлепләр яратырга кирәк!
—Тагын бер кат рәхмәт, месье Раймундо!.. Димәк, иртәгедән эшкә?
—Көтәбез, месье Нуриев!
24
Дәүләти булмаган балет театрында акчаны көрәп түләсәләр дә. биредә эшләүнең уңайсыз яклары үзләрен бик тиз сиздерде. Әйтик, Англиягә барган очракта, Рудольф Нуриев Лондон сәхнәсендә беренче мәртәбә 23 июнь көнне—Чайковскийньш «Йокыга талган гүзәл» балетында чыгыш ясарга тиеш иде. Үз труппасына искиткеч шәп реклама булачагын аңлап азып, балет эшкуары Раймундо де Ларрен Париж сәхнәсендә Рудольфның нәкъ менә шушы көнне һәм нәкъ менә шушы спектакльдә бии башлавын теләде.
Советларның борыннарына тагын бер мәртәбә чиртеп алуда газәмәт отышлы гамәл булачак бит бу! Чөнки Киров театры биючеләренең Лондондагы гастроле 19 июньдә ачылды. Ул көнне Рудольф анда болай да чыгыш ясарга тиеш булмаган. Ә шулай да совет биючеләренең Англиядәге дебюты ничек узуны карарга, бер авызлары пешкәч. Мәскәүдән СССР мәдәният министры Екатерина Фурцева үзе килеп җиткән.
„ Ә менә бүген, 23 июнь көнне, Лондонда һәм Париж сәхнәсендә бер үк «Йокыга талган гүзәл» балеты күрсәтеләчәк. Тегендәгесендә Рудольфны алыштырырга мәҗбүр булган билгесез яшь биюче Юрий Соловьев, мондагысында исә дөньянын булачак бөек биючесе үзе чыгыш ясаячак! Күрсеннәр, чагыштырсыннар һәм тиешле нәтижәне ясасыннар!
Кесәләрендә Рокфеллер алтыннары әкәмәт күп булгач. Раймундо де Ларрен озын-озак уйлап торучылардан түгел иде. Баягы уйны тизрәк гамәлгә ашыра башлау өчен, ул шунда ук үз бүлмәсенә Рудольф белән соңгы вакытларда
анын аерылмас юлдашы һәм рухи кинәшчесенә әйләнгән Клара Сентны чакыртып кертте:
—Бүген 23 июнь—истәлекле көн'—дип куана-куана. ул хәтта кулларын бер-беренә шапылдатып куйды.
—Ә нигә истәлекле0—дигән булды Рудольф, берни акламаганга сабышып —Чит илдән кайтмый калган балет йолдызы Рудольф Нуриевнын бүген Париждагы дебют спектаклендә һәм нәкъ менә «Йокыга талган гүзәл»дә биергә тиеш булуында.
—Ә-ә. булмый калган Лондон дебюты —Әйе! Нәкь менә шунын өчен, месье Нуриев!
—Ә нәрсә... Мин әзер!
—Бик яхшы, месье Нури.
Ана әйтеп бетерергә ирек бирмичә, шулчак сүзгә монарчы бер читтә тыныч кына утырган Клара Сент килеп кушылды:
—Туктале. Раймундо! Син алай дисен дә Тик ни бит Рудига Парижда совет чекистлары янаган куркыныч әле тәмам бетеп житмәгән бит
—Үз илемдә яши торып, әллә алардан шыр җибәрергәме0 Ю-юк' Хәзер алар Рудольф Нуриевка түгел, ә беренче нәүбәттә мина янауларын яхшы анлаячак! Анламасалар. бик тиз төшендереп бирербез!
—Ярый, монысы шулай да булсын —диде Клара Сент —Ә Британия импрессариосы Виктор Хохаузер әйткәннәр белән нишләргә0
—Ә-ә... Лондонда яшәгән коллегаммы0 Ул кайда, кайчан һәм ни дип әйткән?
— Кичә «Би-би-си» радиосында ясаган чыгышында —Үкенеч ки. тынламый калганмын Йә. ниләр сөйләде0
— Менә шул... Ленинград артистларының Британиядәге чыгышларын оештыручы ул импрессарио: «Әгәр бу гастрольләр вакытында Рудольф Нуриев Париждагы «Маркиз де Куэвас гран-балет*ы сәхнәсендә бии катса, мин бу группаны ике дә уйламыйча судка бирәчәкмен'» дип масайды
— Бирсен! Аннан гына курыккан юк акча бездә—бер букча! —Шулайдыр..
Ләкин Клара Сентны шактый нык борчыган тагын бер сәбәп калган иде әле:
—Франция хөкүмәтенең шушы көннәрдә Мәскәү тарафыннан кискен кисәтелүе хакында ишеткәнсеңдер инде0
— Каян ишетим0 Мин бит хөкүмәт кәнәфиендә утырмыйм Анысы ниткән кисәтү тагын0
—Әгәр иленә хыянәт иткән Нуриев рәсми төстә финанслана торган Париж Операсына эшкә алынса, совет-франиуз мәдәни бәйләнешләрен бөтенләй туктату белән куркытканнар
Бу кисәтү турында ишеткәч, Раймундо де Ларрен буялган тырнаклы озын- нечкә кулын исе китмәгән кешедәй селтәп куйды
-Куркытсыннар' Монысы безгә кагылмый Чөнки без-дәүләти булмаган труппа. Акча дигән ин кодрәтле көчне әлә беркемнен буйсындыра алганы юк. Ә хәзер-сәхнәгә! Унышлы дебют телим, месье Нуриев'
—Рәхмәт...
—Ә яна йолдызыбы знын шәхси иминлегенә килгәнгә, бер дә борчылмагыз— хәзер аны дистәләгән тән сакчылары озатып йөриячәк!
Бу яңалыкны бик ошатып җиткермичә, Рудольф теш агартып куйды
— Бәдрәфкә дәме?
Төртмәле шаярту дигәндә. Раймундо де Ларрен да сүз эзләп кесәгә керә торганнардан түгел иде
—Бәдрәфкә генә түгел, хәтта сәхнәгә биергә чыкканда да'
Шулай итеп, сәхнә эшкуары Раймундо де Ларреннын тәки үз туксаны туксан булып чыкты. Ана акча һәм реклама, реклама һәм акча барысыннан да изгерәк, һәммәсеннән дә кадерлерәк иде. Шуна күрә ул Ле Бурже аэропортындагы легендар сикерүеннән сон исеме дөньянын һәммә почмагына мәгълүм булган Рудольф Нуриевны «Маркиз де Куэвас» театрында бии башлаган беренче көннәреннән үк үз файдасына эшләтергә кереште.
Керешмичә сон! Мондый майлы калҗа кулга көн саен эләгеп тормас. Айга сигез мен доллар түләп булса да сау һәм сык. сык һәм сау син сөтле сыерны!
Сигез мең доллар!
Миллиардер Рокфеллер киявенең симез букчасы өчен бу акча чүп кенә. Ә шулхәтле зур таланты була торып, моңарчы ыштан төшеп китмәслек кенә хезмәт хакына колларча гомер кичергән Нуриев өчен—коточкыч сан! Ул елларда профессор хәтле профессорлар нибары биш йөз сумга бил бөкте. Ә аныкы хәтта сигез мен доллар!
Әйе. шушы көннән, нәкъ менә шушы көннән Рудольф Нуриев өчен дә чын мәгънәсендә күк капусы ачылды!
Ә бай хужа Раймундо де Ларрен исә. Нуриев исеменнән озын-озак әңгәмәләр вәгъдә итүе өчен һич уңайсызлык кичермичә. Парижда төпләнеп эшләүче чит илләр журналистларын бүген кич -Йокыга талган гүзәл* балетында чыгыш ясаячак яшь. ләкин мәшһүр биюче дебютына килергә чакырып чылтырата башлады.
Ле Бурже аэропортында совет чекистлары кулыннан хөр иреккә сикерә алган каһарман Нуриев, бер атналык ябылуда ятканнан сон. Париж сәхнәсендә бүген кич тагын бии башлаячак! Бу хәбәр яшен тизлегендә таралып өлгерде. Чакыру игъланнары бик сонлап кына эленсә дә. тамашачылар театр бинасына язгы ташкындай агылды. Ике мен кешелек зур-иркен тамаша затындагы рәт-рәт тезелгән йомшак эскәмияләр арасына өстәмә урындыклар куеп чыгылды. Алар гына да җитмәгәч, түземсез тамашачылар Нуриевнын могҗизалы биюен хәтта аягүрә баскан килеш тә карарга ризалаштылар.
Ә балет театры директоры Раймундо де Ларрен өстәлендәге кызыл телефон тамаша башланыр алдыннан ут кебек кызды:
—Зинһар, ике билет!
—Берәү дә житә.
— Юк. аягөсте басып карарга да ризабыз...
Гозерле чылтыраулар арасында куркыныч-янаулылары да еш ишетелде:
—Сез нигә дип әле анда хыянәтчеләрне эшкә аласыз?
—Карагыз аны—ут белән шаярмыйлар!
—Ул ут. бүген кич үк инде. Нуриевның үзен һәм сезне дә пешерә
башламагае...
Бу янаулардан, әлбәттә. Мәскәү кубызына биеп күнеккән француз коммунистларының исе килә иде. Һәм әлеге янауларның юкка түгеллеге тиздән ачыкланды.
25
Кем чанасына утырсаң, шуның җырын җырларсың ди!
Ленинград сәхнәсендә биегән елларында Рудольф Нуриев шундый гадәтне үзенен алтын кагыйдәсе иткән иде: спектакль башланырга бер сәгать ката, бизәнү-киенү бүлмәсен эчке яктан бикләп алып, һичкемне кертмәскә: хет «Би-би-си-нен үзеннән килгән хәбәрче булсын—бернинди интервью-фәлән бирмәскә: гәҗит-журналлар укымаска—барлык игътибарны алда торган би юнен бөтен нечкәлекләренә хәтле тагын бер кат уйлауга тупларга!
Бүген кич тә ул шулай эшләмәк булды. Зур-түгәрәк көзге читендәге стена сәгатенә күз төшереп алды да. тиешле вакыты җитүне күреп, бүлмә
ишеген бикләп куйды. Аннары, тыныч та. тынгысыз да уйларына чумып, йомшак кәнәфигә килеп утырды
«Йокыга талган гүзәл* балетында тиздән үзе башкарачак принц Флоримондо роле өчен жаны тыныч иде анын. Чөнки бу рольне Ленинград сәхнәсендә Рудольф инде йөз мәртәбәләр биеде Принцесса ролендәге Роэелла Хаитауэр өчен дә баш ватасы юк. Чөнки бу ханым көнбатышнын балет сәнгатендә инде күптән танылган биюче иде.
Ә менә шушы ук балетта па-де-де дип ататган Зәнгәр кош биюе?! Дөресен генә әйткәндә. Рудольф Нуриев Ленинград сәхнәсендә, аннары Мәскәү. Вена фести ват ь- кон ку рсл арында нәкъ шушы бию белән танылды да. Әлеге бию ана бик күп сөенечләр вә көенечләр дә алып килде. Чөнки СССРда Зәнгәр кош биюен ана үзе теләгәнчә башкарырга ирек бирмәделәр Ул аны яшәешнен һәр мизгелендә, һәр халәтендә очарга талпынган кош итеп тасвирларга теләде. Ә аннан талпынучы түгел, инде очыштагы кошны таләп иттеләр. Талпына— димәк, нигәдер очып китә алмый дигән сүз! Аерма бар һәм бик зур бит'
Инде, ниһаять. Рудольф иректә. Бүген Париж сәхнәсендә ул. ниһаять, кичәге үз язмышын—башта ашкына-ашкына талпынган, аннары үзен канатларыннан күпме вакытлар артка таба тартып торган бәйдән ычкынып китеп биек күккә томырылган Зәнгәр кошны биеп күрсәтергә тиеш!
Бәйдән ычкынып китеп очу!
Рудольф Нуриев кебек чын ижатчылар гына уйлап габа алган искиткеч уңышлы һәм символик образ иде бу! Хәтта, әйтергә мөмкиндер ки. боек образ! Ләкин сәнгатьтә жырнын сүзләрен алмаштырып куеп булмый. дигән канун бар. Дөрес сүзләр! Тик шул ук фикерне көйнең нота авазларын үзгәртеп бу лмый дип тә әйтергә мөмкин бит «Йокыга талган гүзәл» балетының музыкасы бөек Чайконскии тарафыннан инде әллә кайчан язылган һәм халык күнелендә шул мәгълүм темплары, мәгълүм нота-авазлары белән урын алган. Һәм ул темпларны хәзер берничек тә үзгәртә алмыйсын. Чөнки бөтен музыкага зыян киләчәк.
Әйе, болары шуласн шулай Ләкин, музыка темпларын элеккечә калдырып та. бию хәрәкәтләрен ү згәртергә, әй гик, бу очракта икеләтә тизләтә төшәргә бик мөмкин биг Һәм шушы тизләтүләр исәбенә Зәнгәр кошны гади очыштагы түгел, ә бәйдән ычкынып очкан итеп сурәтләп бирергә! Ләкин мона ничек, нинди илаһи хәрәкәтләр аша ирешергә? Мәсьәләнен бөтен кыенлыгы да нәкъ менә шушында иде шул!
Әһә! Әгәр болай итсәк
Рудольфны бик мөһим уйларыннан бүлдереп, кинәт ишек кактылар. -)чке яктан ждвап бирүче яки бикне ачучы булмагач, тагын, гагын кактылар Мондый чакларда ярсу канлы Рудольфның кинәт кызып китеп, үзен-үзе белештермичә ниндидер гөнаһлы гамәл кылып куя торган гадәте дә бар иде Шушы уттай холкының алама сыйфатына тугры калып, ул бу юлы да тупыйк очлы балет чүәкләрен готты да ишеккә гомырды
Ләкин ишекне тагын шакыдылар:
-Ач әле ишекне, месье Нуриев! Бу мин—Раймундо. -дигән юнык кына тавыш килде тышкы яктан Ни булды?
—Мөхтәрәм кунаклар алып килдем әзе үзенә
—Кемнәр?
—Хәбәрчеләр
Ачты ишекне Рудольф Ник ачмасын-туйдыручы хуҗам бусагада үзе басып торсын да! Монда сина Ленинград түгел, ә Париж каласы!
Кабул игеп ал. месье Нуриев!-диде директор Раймундо дс Ларрсн. кош тоткандай балкып Менә сина өч журналист -Юманито басмасымы» үзеннән'
Менә, ичмасам, авыртмаган башка—тимер таяк! Ә балет башлыгы үз
юлыннан китте дә барды. Ана шау-шу белән реклама күбрәк булса, шул җиткән!
Әрсез хәбәрчеләр, сәхнәгә чыгар вакыты җитеп килгән биюченен ай- ваена карамыйча, ул арада эшкә дә керештеләр. Сорауларнын һәммәсе бертөрле һәм ярсу канлы Рудольфны гына түгел, теләсә кемне чыгырдан чыгара алырлык иде:
—Месье Нуриев, төнге Париж урамнарында йөрү туйдырмадымы әле?
—Рус акгвардиячеләре ресторанында ризыкны тәмле пешерәләрме?
—Төнге клубтагы кызлар күбрәк ошадымы, әллә малайлармы?..
Спектакль башланыр алдыннан махсус әзерләнеп киленгән бу провокацион сорауларга җавап биреп тормаска да була иде. Ләкин өч хәбәрченен икесе иңнәренә төрле аппаратлар элгән фотографлар иде. Алар, озын муенлы объективларын челттә челт китереп, башта Рудольфны төрле яктан фотога төшереп алдылар. Аннары, иннәренә эленгән тирән сумкаларыннан алып. Нуриев кулына Уфадагы әтисе белән Ленинградтагы остазы Пушкиннан ике хат һәм газиз әнисеннән бер телеграмма тоттырдылар. Һәм. сәхнәгә чыгарга ашыкканда вакытсыз борчулары өчен гафу үтенгәндәй кыланып, бүлмәдән гаип тә булдылар.
Әйтерсең. Рудольфның кулына учактан алынган утлы күмер тоттырып чыгып киттеләр! Ул күмернен пешерүенә түзә атмыйча. Нуриев атеге хатларны шунда ук укымакчы да булып карады. Ләкин, бар ихтыяр көчен бер йодрыкка туплап, аларны өстәл тартмасына салды. Юк. хәзер ярамый! Тыныч күнел белән, ярсымаган килеш башта сәхнәгә чык та—башкарасы ролеңне әйбәт кенә биеп кер! Һәм нинди көнне бит әле—күптән хыялланган Зәнгәр кош очышын бөтенләй янача биисе кичне!
Ләкин Рудолъфнын да бу минутларда дулкынланудан еш-еш сулыш алган күкрәгендә йөрәк урынына таш утырмый иде шул! Күптән кан басымы чире белән интеккән әнисе ничек икән анда? Баш миенә кан савыл яки йөрәген тотып егылмаганмы? Гомер-гомергә кызыл комиссар булып йөргән майор әтисе үз нәселен дәвам итәргә тиешле бердәнбер улынын һичнинди киртәләргә сыймый торган бу коточкыч «хыянәт»ен ничек кабул кылган? Сүккәндер, каргагандыр инде.. Ә Ленинград хореография училищесында өч ел буе аны балет серләренә өйрәткән хөрмәтле остазы Пушкин сон. Пушкин? Ул үз хатында ниләр язды икән?
Юк, утлы ялкын өргән бу хатларны укымыйча һич түзәрлек түгел иде. Ни булса—шул булыр дип, Рудольф әле бая гына кысып ябылган өстәл тартмасын тагын тартып ачты. Әнисе исеменнән җибәрелгән телеграммада нибары өч сүз язылган иде. «Кайт, улым! Көтәм!» Һәртөрле алтын- көмешләрдән да кадерлерәк бу өч сүзне укыгач. Рудольфның күз чгггләреннән өч кайнар тамчы бәреп чыкты. Ул туган илсез, туган җирсез калды. Ләкин Рудольфнын һәрнәрсәдән газизрәк әнисе исән, исән иде әле!
Нибары өч сүз язылган телеграмма кәгазен иреннәре белән үбә-үбә. Рудольф хәтта үз-үзенә пышылдап куйды:
—Кичер мине, әнкәй!
Әтисе хатыннан Рудольф бүтәнне өмет тә итмәгән иде. Кызыл тегермәнгә су коя торган һаман да шул төче сүзләр: «Совет патриотизмына тап төшерә торган бу хурлыклы адымны син ничек ясый алдын?» Фәлән-фәсмәтән...
Ул күпме табынган, күпме яратып йөргән остазы Александр Пушкин да әтисеннән әлләни ерак китә алмаган иде: «Черек кыйблалы көнбатышта калып бик нык ялгышкансың. Сине алда, һичшиксез, деградацияләнеп юкка чыгу, рухи үлем көтә!»
Әтисе һәм остазы тарафыннан язылган сүзләрнең бер үк каләм очыннан төшкәнлеге әллә кайдан күренеп тора иде. Юк, боларнын барысын да кемдер
әйтеп яздырткан, кемдер махсус оештырган! Хәер, кем икәнлеге әйтмәсән дә билгеле бит инде!
Моны анлау тудырган ачудан Рудольфның бая гына йомшап киткән тән буыннарына кинәт көч-гаирәг кереп тулды Учларын ныгытып йомарлаудан теге ике хат шытыр-шытыр килеп бөгәрләнде һәм ертылды. Ә өч сүз язылган телеграмманы, бер үк каләм очыннан төшүен белсә дә. никтер. Рудольф кабат өстәл тартмасына салып куйды.
Ләкин монарчы кичергәннәре бүген күрәселәрнең батасы гына булган, ә анасы дигәннәре алда басып торган икән әле
Тамашачыларны залга керергә чакырып, менә бер-бер артлы өч мәртәбә кыңгырау чылтырады. Рудольф Нуриев та сәхнәгә чыгу өчен һәм физик, һәм рухи якган тәмам әзер булып, бизәнү бүлмәсендәге биек көзге каршына килеп басты. Алтынсу бизәкләр белән каиматанган зәнгәр трикосы, башындагы тажына кадалган ак каурыйлар, биленә бәйләнгән кара тасма, принц Флоримондодан бигрәк, аны менә-менә бәйдән ычкынып очарга җыенган Зәнгәр кошка охшатып калдырган иде
Чайкоаскийнын гүзәл музыкасы агыла башлауга, вак-вак алымнар белән һәм сынын катырып сәхнәнен алгы өлешенә чыгып басты да. ак каурыйлы тажын салып, Рудольф залга башын иде Анын биюен бер атна буе күрми торган тамашачылар. «Мерси!» дип кычкмра-кычкыра. озын-озак итеп кул чаптылар.
Спектакль башланып китеп байтак вакытлар үткәч, ниһаять. Рудольф Нуриевнын күпме хыялланган теге Зәнгәр кош биюен башкарасы ин җаваплы, ин изге минутлары җитте. Шулчак тамаша залын ы н алгы, урта һәм арткы рәтләреннән ул монарчы бөтенләй ишетеп карамаган куркыныч-кыргын акыру сүзләре бүселеп чыга башлады:
—Хы-я-нәт-че!
—Москвана сыпырт'
—Синең урынын сәхнәдә түгел—төрмәдә'
Ул арада булмады. Рудольф биегән сәхнәгә черек помидорлар, чи күкәйләр, телем-телем бөгәрләнгән банан кабыклары, төчкертүче борыч салынган кәгазь төргәкләре ява башлады. Бер явызы хәтта гузып беткән урам себеркесе ыргыткан иде. Ул себерке, черек помидорлар белән тәгәри-тәыри килде дә. сәхнә уртасына җиткәч, кинәт туктап калды
Ә тамаша залыннан, черек помидорлар белән бергә, зәһәр мыскыллау сүзләре очып килә торды:
— Менә сина бездән күчтәнәч'
— Рәхәтләнеп төчкер'
—Төчкерт һәм моннан элдерт! Һәм үз артыннан себереп китәргә дә онытма!
—Ха-ха-ха...
Рудольфның җәрәхәтле йөрәгенә төбәп җибәрелгән бер помидор менә анын күкрәгенә килеп тиде һәм. зәнгәр трикода адәм каныдай кы зыл тап калдырып, сәхнә идәненә чәчрәп төште Б> этлекләрнең һәммәсен КГБ кушуы буенча француз коммунистлары оештыруын яхшы аңлаган горур биюче исә. кызыл хурлауларга игътибар бирмәскә тырышып, үз чыгышым дәвам итте.
Түзәргә, түзәргә һәм. гсшне кысып, тагын бер каз түзәргә'
Совет империясенең кызыл киртәләре аша сикерүчегә ачуларыннан күзләре тонганнарны ташка каршы таш атып түгел, балет сәнгате дигән боек коч белән—биеп җиңәргә!
Менә, ниһаять, балет телендә Зәнгәр кош па-де- дссс дип йөртелгән кодрәтле көчне ку тланыр чак га килем җит* Нишләрләр Париж тамашачылары, анмрлармы инде Йоз мәртәбә каралган спектакльгә Рудольф Нуриен керткән яңалыкны, төшенерләрме нрек-а затлыкка сусаган кат биюченең ни әйтергә теләгәннәрен'
Салмак кына биеп барган җиреннән, музыка кысаларыннан чыкмыйча, менә Зәнгәр кош адымнарын кинәт кызулатты. Янга калдырылган шушы вакыт хисабына, кул-канатларын жилпи-жилпи. ул очып китәргә җыена башлады.
Зәнгәр кош талпына, ләкин билендәге теге озын кара тасма аны бер карыш та алга җибәрми, гел артка таба тартып тора иде.
Ул талпына, ләкин инендәге кара язмыш аны гел артка өстери!
Сонгы көчен туплап, Зәнгәр кош менә кабат өскә—ирек вәгъдә иткән хөр иркенлеккә ыргылды. Бу ыргылу, бу талпыну көче шундый зур. шундый куәт-кодрәтле иде ки, анын артыннан сузылган озын кара тасма сүтелә- сүтелә килде дә, ниһаять, өзелде!
Китте очып Зәнгәр кош бәйдән ычкынган канатларын рәхәтләнеп жилпи- җилпи!
Очты Зәнгәр кош очсыз-кырыйсыз күктә һич арымый!..
Әйе, СССР дигән ил читлегеннән хөр иреккә очып китә алган Рудольф Нуриевның балет телендә галәмәт аңлаешлы һәм. ин мөһиме, обрахты итеп сөйләп биргән үз тормышы, үз язмышы иде бу! Классик әсәр эчтатегенә һичнинди зыян китермичә, киресенчә, аны баетып һәм тагын да балкытып җибәргән иҗади табыш-яналыкны сизгер тамашачылар макгай күзләре белән генә түгел, күңел күзләре белән дә бик тиз күреп алдылар. Һәм ифрат талантлы шундый биючегә карата кылынган пычрак гамәлләре өчен француз коммунистларына тирән нәфрәт, иелеп төшмәгән Рудольфка исә рәхмәт, теләктәшлек йөзеннән, утырган урыннарыннан торып, бик озаклап кул чаптылар.
Бу алкышлар Гиннеслар китабына кертерлек дәрәҗәдә—кырык минуттан да артыграк дәвам итте.
Оятларына көч килде, күрәсен. Шулчак француз коммунистлары, кыяр- кыймас атлап, тамаша затыннан үкчәләрен ялтыраттылар. Ишектән чыгып барганда аларнын берсе кинәт артына борылды да, чикерткә кебек сикереп, сәхнәгә менде. Башта ул. бер читтә тәгәрәп яткан теге иске себерке белән селтәнә-селтәнә, черек помидорлар, бозык күкәйләрне, банан кабыкларын, төчкерткеч борыч капларын бер күчкә җыйды. Аннары, кесәсеннән полиэтилен пакет алып, әлеге чүп-чар калдыкларын шул пакетка тутырды Ин соныннан, гафу үтенеп, чал чәчле башын түбән иде.
Сонлап булса да үз ялгышын аңлаган бу француз агаенын әлеге гамәлен хуплап, тамаша залында тагын көчле алкышлар янгырады!
Ә Рудольф Нуриев төрле яклатып сәхнәгә сибелгән чәчәкләр янгыры астында торып калды. Шулчак ул, үзе дә сизмәстән, теге агай пакетыннан тырпаеп торган иске себеркене сорап алды. Һәм аны. чәчәк бәйләме кебек иттереп, бер кулына күтәрде.
Ә икенче кулына кемдер аллы-кызыллы чәчәкләр китереп тоттырды.
Себерке һәм чәчәк!
Дөньянын бөек биючесен гомер-гомергә озатып барачак гаять төгәл, искиткеч уңышлы, галәмәт образлы һәм әкәмәт көчле символик күренеш иде бу!
Де Шанз-Элиза театрының ике мен кешелек тамаша затын дер китереп, тагын көчле кул чабу тавышлары ишетелде.
Икенче кисәк
26
Беркөнне, Клара Сент аша уртак танышлыгын эшкә җигеп. Раймундо де Ларрен бүлмәсенә Де Бурже аэопортындагы легендар сикерүдә мөһим рольләрнең берсен башкарган Пьер Лакотт килеп керде. Килеп тә керде, сүзне мөгезеннән алып, мәсьәләне кабыргасы белән куйды:
—Эш бит менә нәрсәдә, месье директор —Тынлыйм, месье Лакотт.
—Совет системасы куйган тимер киртәләрне вата-вата. Рудольф Нуриевнын хөр иреккә сикерүе баеп кесә калынайту өчен түгеллеген инде яхшы аңлыйсыздыр, шәт?
Раимундо, килешмәвен белдереп, зәңгәр тырнаклы кулларын як-яккажәеп жи бәрде:
—Ә нигә сон. алайса
—Нуриевка, месье директор, беренче чиратта бию осталыгын арттырырга, классик балет сәнгатендә кабатланмас үз стилен булдырырга кирәк
—Арттырсын!.. Булдырсын' Монын өчен бездә мөмкинлекләр җитәрлек. -Ай-Һай..
—Ә нигә шикләнергә?
—Тимер читлекме, әллә алтынмы—былбыл кош өчен ул барыбер читлек инде, месье директор Ә сайрар кошка кысан читлек түгел, хөр ирек кирәк' —Ягъни мәсәлән?
—Нуриев кебек бию бөркетен читлектә һичкайчан тотып булмаячак! Ана Франциянең генә түгел, дөньянын үзе теләгән һәр сәхнәсендә чыгыш ясый алу мөмкинлеген бирергә кирәк.
Раймундо де Ларрен сәхнәләрдә үзе чыгыш ясамаса да. артистлар белән эш иткәч, аларча киенеп йөрергә ярата иле. Суларга кинәт һава җитми башлавын тоеп, менә ул ак күлмәк якаларын кысып торган кара канатлы күбәләген бушатып җибәрде
—Менә хәзер аңлашылды, месье Лакотт.
—Нәрсә аңлашылды?
—Монда нигә килүен!.. Йә. әйт. Нуриевны кая. кайсы театрга кодаларга дип килдең инде бирегә?
—Әлегә театрга түгел—кинога.
—Кинога? Монысы ни дигән сүз тагын'Ялгышмасам. месье Нуриев монарчы кинода уйнамый, ә сәхнәдә бии генә иде түгелме сон *
— Шулай иде. —диде Г1 ьер Лакотт. тскә-биек ияген аска кагып.—Ә менә беркөнне атаклы биюче Вацлав Нижинскийнын сенлесе Бронислава Нижинская Париж сәхнәсендә Рудольф Нуриев чыгышын күргән лә. анын ярсу биюен һәм үзен нәкъ абыйсына охшаткан.
— Китче!.. Чынлапмы?
-Ыһы... Суйган да каплаган—нәкъ гере Нижинскийнын үзе ди инде, менәгерә!
— Шуннан, шуннан?
— Шуннан менә шул кайсыдыр илнен ниндидер киностудиясендә дөньянын егерменче йөз башындагы ин атаклы биючесе Ватан Нижмнскни турында фильм төшерергә ният иткәннәр һәм бу рольгә кеше эхтиләр икән Бронислава Нижинская исә тоткан да әлеге рольгәбезнен Нуриевны тәкъдим иткән.
-Ничек.. Ошатканнар микән?
—Әлегә Нуриевнын үзе белән очрашып сөйләшергә генә килгәннәр —Кем килгән*
—Кайсыдыр илнен ниндидер продюсеры —Ул хәзер кайда?
—Сезнен приемныйда утыра, месье директор
Ярсу \а 1МК.1М Раймундо ле Ларреннын камы кызганнан-кыза Сырды Менә ул кәнәфиеннән сикереп торды да Пьер Лакоттнын каршысына УК килеп
басты: _
-Кайсыдыр ил.. Ниндидер продюсср. имеш Син нәрсә көпә-көндез
минем күзгә зәңгәр төтен җибәреп утырасын ә? Турысын әйт, месье Лакотт: башта Нуриевны киног зннары кайсыдыр балет труппасына суыртып алырга уйлыйлармы?
—Ә менә монысы, месье директор, Рудолфьнын үзеннән, бары тик анын теләгеннән генә бәйле булачак.
—Ничек инде үзеннән генә?.. Ә мин? Дөньяның булачак бөек биючесенә бүген үк инде дөньянын ин зур хезмәт хакын түләп торучы кеше читтә кала булып чыгамы?
—Әйттем бит инде: алтын аяклы бию бөркетен алтын читлектә һичкайчан...
Ачуыннан шартлый язган Раймундо де Ларрен Париж Операсынын бер гади биючесе Пьер Лакоттка әйтеп бетерергә ирек бирмәде.
—Җитте!.. Анлашылды.. Ә хәзер, месье Лакотт, минем приемныйда утырган кайсыдыр илнен ниндидер продюсерын җитәклә дә, алдына карап, атыңны куала! Һәм дустың Нуриев турында оныт! Ул сезгә тәтемәс дип уйлыйк.
—Карарбыз—кемгә тәтер бит әле!..
Ачуыннан табак битле йөзе чөгендер төсенә кергән Пьер Лакотт авыр- имән ишекне шундый каты ябып чыгып китте ки, анын артыннан хәтта тәрәзә пыялалары зеңгелдәп куйды.
Раймундо де Ларрен йөрәк ярсуын басарга теләп бераз ишекле-түрле йөрде дә, озын муенлы савыттан голт-голт агызып, салкын су эчте. Аннары күрше бүлмәдә утырган сәркәтип кызга дәште:
—Месье Нуриев хәзер үк монда керсен!
—Тынлыйм. месье директор...
Аптыравы чибәр йөзенә чыккан әлеге кыз берничә минуттан әйләнеп тә керде:
—Месье директор...
—Ә Нуриев кайда?—дип бүлдерде аны Раймундо де Ларрен.
—Месье Нуриев репетицияләр залында янып-пешеп күнегүләр ясый.
—Ә ник монда кермәде?
—Бик ашыгыч сүзе булса—месье директор үзе монда керсен, ди.
Раймундо де Ларрен. ачуын кая куярга беличә. чикләвек кадәрле генә кечкенә йодрыгы белән өстәлгә сугып куйды:
—Уф-ф!.. Менә сина кирәмәт татар дисән дә кирәмәт татар! Пардон!.. Хезмәт хакын кискен арттырып, анын белән төзелгән контрактны кичекмәстән озайтырга кирәк. Юкса, элеккесе ярты еллык кына иде. Дилбегәне бер мәртәбә кулдан ычкындырсаң, Нуриевны түгел—эзлә аннары кырдан җилне!
Юан култыксалы йомшак кәнәфиеннән җәлт кенә сикереп торды да. китте төшеп Раймундо де Ларрен беренче каттагы күнегүләр ясау залына.
Рудольф бу юлы карышып маташмады. Түшәмгә башы тиярлек итеп ин сонгы пируэтын ясады да юмарт хуҗасы каршына килеп чүгатәде:
—Тынлыйм сезне, месье директор.
Де Ларрен мул акчадан хөр ирекне өстенрәк күргән һәм моны инде Ле Бурже аэропортындагы легендар сикерүендә бик саллы итеп раслап та күрсәткән горур холыклы татар егетенен күнел кылларын кайсы яктан тартып карарга кирәклеген инде күптән төшенеп өлгергән иде. Юк. ана хәзер үк контрактны озынай ту кирәклегенә басым ясарга ярамый. Катыга утыртырга соңрак та өлгерерсең—башта йомшак жәяргә кирәк, йомша-ак!
—Эш бит менә нәрсәдә иде, месье Нуриев,—дип башлады ул сүзен, әңгәмәдәшенә бары тик изгелек кенә теләгән әүлия кешедәй төчеләнеп.— Кышкы сезон төгәлләнде.Үзен дә беләсең, тиздән жәйге гастрольләребез башланып китәчәк. Мин аңлыйм: инде син дә бик аргансыңдыр. Чөнки Ле Бурже аэропоротында гына түгел, анарчы да күпме тетрәнүләрне кичерергә туры килгән бит сиңа...
Рудольф үзенен салпы ягына салам кыстыруларын элек тә бигүк өнәп бетермәде:
—Йә. шуннан9
Раймундо де Ларрен, ниһаять, әйтеләсе төп сүзгә якынлашты
—Әллә, минәйтәм, жәйге гастрольләргә кузгалганчы, көньяк Франциядәге атаклы Зәңгәр Яр буйларында бераз ял итеп кайтыйкмы9
Галәмәт ымсындыргыч бу тәкъдимне ишеткәч. Рудольф чүгәләгән җиреннән хәтта торып басты
—О-о, Зәнгәр Яр!. Лазурныи Берег!! Менә бу шәп булачак, месье директор—мин дүрт куллап риза!
Хәйләкәр Раймундо де Ларрен исә, кайнар холыклы Нуриевнын канын тагын да кыздырып җибәрү өчен, бераз икеләнгән булып маташты
—Шулай дисеңме9
— Шулай, шулай... Тик кайчан һәм кемнәр белән9
—Син дә мин һәм Клара Сент!
Үзенә күптән таныш һәм якын кеше исемен ишеткәч, сабый балалар кебек куанып, Рудольф кулларын чәбәк-чәбәк китереп куйды
—О-о... Клара Сент булгач, барам да барам инде! Ә кайчан кузгалырга9
— Иртәгә иртән үк.. Чөнки, үзен дә беләсен. вакыт кыса. Ә контрактны озынайту мәсьәләсенә килгәндә, безсина түләнәсе хезмәт хакын хәгта бүген— менә хәзер ук кискен арттырырга әзер
Рудольф Нуриевнын да башына тай типмәгән иде. Франциянен көньягындагы атаклы Зәнгәр Яр буйлары белән ымсындырып, хөр иреккә сусаган горур җанына тагын алтын йөгән кидерергә җыенуларын ул бик тиз аннан алды. Юк инде, авызын бер пешкәч, өреп кабарсын ди!
Тиешле жлвап һаман ишетелмәгәч, түземсезләнеп. Раймундо де Ларрен тагын сорыйсы итте:
—Йә, ничек, месье Нуриев—ник дәшмисен?
— Ник дәшмимме? Чөнки мин әле бу сөйләшүгә әзер түгелмен.
—Оҗмахка төртеп керт миләр дә бит, югыйсә...
—Беләм.. Әйдәгез, ин яхшысы, бу хакта җәйге гастрольдән кайткач сөйләшик.
—Жаны теләгән—елан ите ашаган! Ярын сон. көтеп карыйк, алайса.
27
Жәйге гастрольләр алдыннан берничә контек кенә кыска ял өчен, аз булса-булсын—ләкин онытылмас-шәп булсын дип, Зәнгәр Яр буенын Болье- сюр-Мер дип йөртелгән төшендәге атаклы «Ля Резерв» кунакханәсен сапладылар. Игальнн җиһазлары белән галәмәт затлы итеп бизәлгән мондый да зиннәтле оҗмах почмагында бары тик Раймундо де Ларрен кебек калын кесәлеләр генә ял итә ала иде.
Кемгә ничектер—мәгәр Рудольфка ин ошаганы Зәнгәр Яр үзе бу шы Ул зәнгәрлек монда, ул зәңгәрлек! Бер болытсыз ап-аяз һәм зәп-зәнгәр кук Башларын шул күккә терәгән зәнг әр гүбале таулар тезмәсе Гәрәбәдәй сары юк, зәңгәр комлы яр читенә шап га шоп килеп бәрелгән зәңгәр дулкыннар Дөньянын Зәнг әр Яр дип аталган бу гүзәл почмагында, әйтерссн. бары бер— Зәңгәр Төс кенә патшалык итә иде!
Зәнгәр нур бөркелгән йомшак комлыкның ул назлы җылылыклары! Бер офыктан икенчесенә хәтле җәелгән зәнгәр келәмгә кетер-кетер басын, ү зеннән-ү зе зәнгәр на злы дулкыннар эченә кереп китәсе һәм алар кочагында эреп бетәсе килә башлый
Рудольф кечкенәдән чалкан йөзәргә ираггы Бодай озак арытмый Баш очындагы зәнгәр күк йөзен, гзгрә-як гүзәллеген дә иркенләп күзәтергә мөмкин
Бу минутларда Клара Сент та. чалкан ятып, иксез-чиксез күк йөзен күзәтү белән мәшгуль иде. Тик Рудольф кебек дулкыннар кочагында тирбәлеп түгел, ә кайнар комлык өстендә кинәнеп. Рудольф аны бергә коенырга, бергә йөзәргә кыстап караган иде дә. ак купальнигын киеп җибәргәч, тумыштан шоколад төсендәге тәне тагын да каралып күренгән Клара тәртәгә тибеп маташты:
—Юк. Руди—мин начар йөзәм бит.
—Ничек инде начар?! Океан читендә туып, дингез буенда үс тә!
—Ә-ә... Чили белән Францияне күздә тотасынмы?
—Сон...
—Менә шулай... Начар булгач—начар инде. Аннары, әкияти зәнгәр комлыкка чалкан ятып, бераз кызынып та аласым килә иде.
—Күпме кызынырга була инде? Кара ул тәненне—чүл гарәбенекеннән һич тә ким түгел!
Клара Сент ярым шаяртып, ярым мактап әйтелгән бу ярату сүзләренә җавап биреп тормады. Ни өчендер моңсуланып киткән күз карашын очсыз- кырыйсыз күк йөзенә төбәде дә тирән уйларына күмелде.
Ә Рудольф исә. бер алдын, бер артын күрсәткән бу кырыс тормышмын бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләреннән азрак бушанып тору өчен, тагын зәнгәр дулкыннар кочагына ташланды. Зәнгәр күктә ак сызык сузып, менә анын баш очыннан бер самолет очып үтте. Бик биектән бәләкәй тургай кебек кенә күренгән бу очкыч сукмагына күзе төшкәч, Рудольфның тынгысыз уйлары тагын Клара Сент тарафларына әйләнеп кайтты. Күктәге тургай хәтле генә гәүдәле бу кыз белән анын гомер сукмагы киләчәктә янәшә сузылырмы, икесе ике якка юнәлеп, әллә аймыл булырлармы—Рудольф хәзер бу турыда кистереп кенә һични әйтә алмый. Ләкин бер нәрсә ачык: Ле Бурже аэропортындагы ин хәтәр, ин куркыныч минутларда ана беренчеләрдән ярдәм кулы суза алган әлеге Чили кызы Рудольфның гомер күгендә мәнге сакланачак ак сызык булып калачак!
Тик нигә сон әле Клара бүген монсу-ямансу? Ниндидер авыр сүз әйтеп, әллә Рудольф аны үпкәләттеме? Юк кебек болай... Алайса, нигә сон әле ул Зәнгәр Ярга килгәннән бирле нидер әйтергә теләп тә. кыймыйча тел яшереп кала? Тукта!.. Раймундо де Ларренга. әле җәйге гастрольләр башланганчы ук. Рудольф Нуриев белән төзелгән ярты еллык килешүне кичекмәстән озайту кирәклеге. Чөнки гастрольдән кайтканда инде эшләр узып, туннарнын исә тузып куюы да бик ихтимал бит. Турыдан барып чыкмагач, әйләнгечтән камап, әгәр елгыр эшкуар киребеткән биючене Клара Сент аша килешү җәтмәсенә эләктерергә уйлаган булса? Бик мөмкин ич!.. Мондый уй ничек моңарчы Рудольфның башына килеп карамаган? Туктале, тукта!..
Зәңгәр дулкыннарга йөзтүбән әйләнеп ятты да. каз күкәе хәтле кабарган тыгыз мускуллы беләкләре белән колач салып йөзә-йөзә. Рудольф ярга таба чыгып китте. Чыкты да әле һаман зәнгәр күккә төбәлгән Кларанын янәшәсенә үк килеп басты:
—Клара, мөмкинме бер сорау бирергә?
—Рәхим ит, Руди.
—Син нигә әле бүген бик монсу-ямансу?
Клара, ниһаять, чалкан яткан җиреннән торып утырды:
—Каян белдең?
—Күзләреннән.
—Монланмассын бар...
Рудольф, аптыраудан гаҗизләнеп, көньяк кояшы инде кызарта ук башлаган кулларын як-якка җәеп җибәрде:
—Зәнгәр диңгез, зәнгәр күк. зәңгәр ком!.. Мин анлый алмыйм: ничек
инде шундый гүзәллек эчендә ниндидер борчулы уйларга бирелеп ятарга мөмкин9 Турысын әйт. Клара: син монда ял итәргә килдекме, аттә
Кечкенәдән тигез-житешле гаиләдә яхшы тәрбия алып үскән Клара Сентнын алдашып сөйләшә торган гадәте юк иде:
Дөрес әйтәсен, Руди! Минем бөтен бәлам дә син әйткән әнә ШҮЛ «әллә*дә инде.
— Ягъни. Зәңгәр Яр ожмахынла ял итәбез дигән булып, мине монда контрактны озайту өчен Раймундо де Ларрен махсус алып килдеме?
—Шулай. Руди. Дингез һавасын сулап сихәтләнгәч, күнеле һичшиксез кинәеп китәчәк Нуриев бәлки әле контрактны озайтуга да риза булып куяр Бигрәк тә, Клара, син сөиләшсән Чөнки мин инде тырышып карадым— булмады диде.
—Менә ниче-ек?. — диде Рудольф —Хәер, нигә аптырарга, шулайдыр дип уйлаганыем аны.
Рулольфнын кинәт кәефе төшеп китүне күреп. Клара Сент үзенә кирәкле төп сорауны биреп калырга ашыкты:
—Ә мин месье Раймундога нәрсә дияргә тиеш булам инде?
—Монда килер алдыннан гына мин ана бер мәртәбә әйттем бит инде
—Нәрсә әйттен?
— Контрактны озайту яки озайтмау турында гастрольдән кайткач сөйләшербез дип.
—Аңла мине һәм үтенеп сорыйм. Руди: ул синнән мондый сүзне бүген үк—минем аша көтә!
—Алай бик көткәч, әйтерсен инде, матурым
Клара Сент бу юлы Рудольфка яратып һәм түземсехләнеп каралы
—Нәрсә дип?
— Бөркетләрне алтын читлектә тотып булмый—атар кыяга оялый, дип
Бәләкәй гәүдәле Клара Сент. аяк очларына басып. Рулольфнын икс як
битеннән чуп итеи үбеп алды:
— Мин синен белән тулысынча килешәм. Руди' Турысын әйтүен өчен рәхмәт сина. Ә хәзергә хуш. сау булып тор. Руди
—Хуш, Клара!
Ләкин Клара Сент белән Рудольф Нуриев бу көнне ашыгыбрак хушлашканнар булып чыкты Кырыс язмыш сынавы бераздан атарны кабат очраштырды.
28
Клара Сентнын Рудольф Нуриев белән табигать кочагындагы рәсми булмаган хатын-кыз хәйләкәрлеге һәм нәзакәтлегенә исәп тотылган шартларда сөйләшүенә комачауламас өчен. Раймундо де Ларрен Зәңгәр Яр комлыгына барып тормаган иде. Ул. ике ку зен лүрт итеп, аларнын тизрәк кайтып җитүен көтте
Клара Сент киткәч, Зәнгәр Яр буенын бөтен яме бетте Биредәге зәңгәрлек акрынлап кара төсләр белән алышынды Карл болытлар агылган караңгы күк йөзе, кара сыртлы торык төргәк дулкыннар, кара комлы яр буе Шул комга чалкан төшеп. Рудольф азрак кызынмак булып та каралы Жанына тынгылык габа алмагач, бераздан тагын дулкыннар кочагына атылды Юк. бу минутларда анын ашкынулы ярсу җанына нидер җитми иде Кинәт исенә төште: шәхси милекче карамагында булгач. «Ля Ре (срн* вилласыңта җанын теләгән һәрнәрсәне, һәр шөгыльне табарга мөмкин тае Шу т исәптән моторты көймәне дә!
Тагын берничә минуттан, мангаена сибелгән тыңлаусыз чәчләрен җилгә каршы куеп. Рудольф балет чүәгенекедәй тупыйк койрыклы көймәдә дингез
эченә кереп бара иде инде. Бер кулы белән ул көймә рулен кысып тоткан, икенчесе белән исә, актарылган дулкыннар кочагына очып төшмәс өчен, үзе утырган агач эскәмия читенә ябышкан. Коточкыч зур тизлекле көймә борыны өскә күтәрелгән. Ә койрыгы исә суга тияр-тимәс бара. Колак төбендә генә ачы жил сызгырып кала. Рәхәт! Нәкъ көтүләр көтеп йөргән хафасыз балачакта иярсез ат сыртында элдерткән вакытлардагы кебек!
Тизлек хисенә бирелеп, менә инде яр читеннән шактый ук эчкә керелде. Андый-мондый хәл була калса, Зәнгәр Яр комлыгына исән-сау йөзеп чыгулар, ай-һай, икеле. Ләкин мондый гына ара ераклыгы Рудольфны Һич куркытмады: исәпсез-чутсыз пируэт һәм антрашалар ясый-ясый тәмам чыныккан аяклы, биюче туташларны баш өстенә күтәреп әйләнә-әйләнә беләк мускуллары үзләрендә тупланган физик көчтән инде тыгыз туптай тәмам чынлап тора башлаган адәм балалары тагын кайда бар сон?!
Рудольфны язмыш сандалында тагын бер сынап карыйсы килгәндәй, менә ярыйсы еракта торып калган вилла-порт радиосы телгә килде:
—Месье Нуриев! Сезгә Уфадан әле генә әниегез чылтыратты—кичекмәстән вилла радиоузелына килеп житегез! Месье Нуриев!..
Гаять ашыгыч һәм күптән көтелгән галәмәт куанычлы бу хәбәрне ишеткәч, Рудольф көймә койрыгында утырып барган җиреннән ничек торып басуын да сизми калды. Тукта! Аны халыкара телефон аша сөйләшергә газиз әнкәсе чакыра икән түгелме? Тик бу хәбәргә Рудольф ни сөенергә, ни көенергә белмәде. Чөнки Уфадагы кысан фатирында хәтта өй телефоны да булмаган әнкәсе Фәридә дөньяның бер дигән, ләкин жәһәннәм тишегендәге оҗмахында ял итеп яткан улын ничек шулай тиз генә эзләп таба алсын ди инде?! Әлбәттә, могҗизалы мондый чылтыратулар артында очлы күзле, сизгер колаклы, озын куллы КГБ торуы Мәнди анасы Гөләп җиңгигә дә жинел аңлашырлык!
Һәм мондый «хәл белешү»ләрнен хәтәр ягы шунда—алар Рудольф бар дөньясын онытып, ашыга-кабалана сәхнәгә чыгарга әзерләнгәндә яки шуна ошашлы бүтән бер мөһим эш алдыннан гамәлгә ашырыла иде. Газиз әнкән чакырта дигәч, бара Рудольф—бармый нишләсен? Моторлы ярсу көймәдә дингез эченә кереп киткәч кенә ашыгыч чакырткач, инде бу юлы нинди этлек уйлап чыгардылар икән?
Менә кинәт алда як-якка су көлтәләре аттырып, зур тизлек белән ажгырып каршыга килгән катер пәйда булды. Рудольф көймәсе дә шәп элдертә. Чөнки ул, дингез эченә кереп киткән җиреннән кире борылып, әнкәсе белән сөйләшергә ашыга! Шуңа күрә, каршыга килүче катер белән бәрелешмәс өчен, Рудольф тизлекне бераз киметә төшү яки, читкә тайпылып, ана юл бирү турында уйлап та карамады. Ә катердагыларнын авыз колакта—сөзгәк үгез кебек, һаман өскә бастырып килүләрен беләләр.
Ике көймә менә-менә маңгайга-мангай килеп бәрелешә дигәндә, Рудольф шулай да рульне кисәк кенә унга таба борып җибәрә алды алуын. Һәм шул җитте: табигатьнең инерция дигән мәнгелек канунына буйсынып, тагын бер мизгелдән анын гәүдәсе актарылган-кайнаган шомлы дулкыннар кочагына барып төште.
Катердагылар, мыскыллы елмаеп, Рудольфка тишек шлюпка ыргыттылар:
—Атлы юлчынын җәяүлегә кайчан юл биргәне бар? Кая шулай ашыгасын, кыргый татар?—дип төрттерде алар.—Мә, ач—ярамаган тагын си на тишеклесе дә! Суга батучы саламга ябышыр ди. Син дә ябышырсың, ябышмый хәлен булмас, мескен хыянәтче!
Ачуы тынына капланган Рудольф бары тик:
—Ах, сез—Кыгыбынын йомшак җәеп, катыга утырта торган зәһәр этләре!— дия генә алды.
—Су төбендә сине күптән көтәдер, месье Нуриев! Анда төшеп житкәч. телефонга чакырткан әниенә сәлам әйт...
Әйе, Рудольф дөрес шикләнгән иде: анын һәр адымын белеп торгач, болар—һичсүзсез совет шымчылары!
Тагын бер мизгелдән хәтәр катер, су көлтәләре чәчрәтеп, күздән дә юк булды. Рудольф бөтен жан ачуы белән алар артыннан теге шлюпканы томырды. Әйе, катердагылар алдашмаган иде тишек шлюпка дулкыннар өстендә бераз чайкалгалап торды да, аскы ягыннан су тулып, тирәнгә үк төшеп китте
Тукта! Ә көймә кайда сон. көймә?!
Юк, бәхеткә күрә, ул йөзтүбән капланмаган, ә озынча үлем элмәге ясап. Рудольф тирәсендә бертуктаусыз әйләнеп йөри иде Выжт итеп каршы яктан узып китә дә, күз ачып йомганчы, арткы яктан тагын килеп җитә! Кешегә сөйләсәң—кеше ышанмаслык мондый хәлне Рудольфның беренче мәртәбә күрүе иде әле.
Ләкин, кинәт бору сәбәпле, руль тыгылу аркасында килеп чыккан бу сәер хәлнен бөтен нечкәлекләре хакында уйлап торырга Рудольфның вакыты юк—кичекмәстән икс мөмкинлекнең берсен сайлап алырга кирәк иде. Анын өчен әлегә анлаешсыз ниндидер физик канунар буенча гажәеп түгәрәк ясап әйләнүче тилергән көймәне ташлап, еракта, инде бик еракта калган ярга йөзеп чыгаргамы, әллә котырган көймәне ничектер тынычландырып карыйсымы? Үзенен яшәве яки үлеме белән бәйле булганлыктан, һич котмәгәндә-уиламаганда язмыш сынавы куйган бу кырыс сорауга жанапны Рудольф гиз тапты Юк. тилергән көймәне ташлап, шомлы-дәһшәтле дулкыннар кочагында япа-ялгызын калырга һич ярамый' Бу очракта эш ярнын ерак яки якын булуына, анда йөзеп чыга алу яки алмауга гына кайтып калмый. Бу очракта эш бөтенләй башкала.
Китап корты Рудольф Нуриевнын монарчы да кайдандыр укыганы булды әгәр адәм баласына көтмәгәндә ниндидер үлем куркынычы янын башласа, анын акыл сәләте һәм физик көче кинәт кенә артып китә икән' Моны изге табигать бабабыз шулай кайгырткан. Шыксыз үлем белән күзгә-күз калгач. Рудольфның гән буыннарына да каяндыр көч-куәт ташып керде
Ә сәнгать кешеләренә хас образлы күзаллауга корылган акыл көченә кара син!
Рудольф бәйдән ычкынган бу көймәне никтер нәкъ менә үз язмышына охшатты. Аны да бит әле кайчан гына Ле Бурже аэропортында кырыс язмыш җиле гомер көймәсеннән дәһшәтле дулкыннар кочагына азып ташлады! Дөресрәге, аны ташланырга мәжбүр иттеләр. Ә үзе егылган-еламас, ди. Димәк, син дә бирешмәскә, әжаз белән КГБ шымчылары махсус оештырган бу якалашудан, һичшиксез, жинеп чыгарга тиеш.
КГБ дигәннән. Гукта! Суда чәбәләнгән Рудольфны нигә сон әле әзмәвердәй гәүдәле ул шымчылар үз катерларына салып, ягъни мәсәлән, урлап апкитмәделәр? Бу бит аларга берни дә тормый иде түгелме сон ’ Жигмәсә, дулкыннар өстендә кызынган жинаятьнсн эзе дә калмый
Димәк. Ле Бурже аэропортындагы легендар сикерүе белән инде бар дөнья игътибарын үзенә жәлеп итеп өлгергән биюченең башына алай гиз генә җитеп булмый, күрәсен. Димәк, дөнья җәмәгатьчелеге алдында булмаган совет демократиясе дәрәжәсен тошерүдән куркалар. Рудольф өчен монысы начар түгел, билгеле. Ләкин чит илдә яшәсәк дә. КГБнын озын кулларыннан саклану өчен, киләчәктә итәк-жинне гел җыеп йөрергә туры киләчәк
Киләчәктә?
V) шомлы дулкыннар кочагында чәбәлән!ән Рудольф очен. гомумән, бармы сон ул киләчәк? Моны ачыклау очен башта әле тилергән көймәне тынычландыру кирәк
Көймә исә хуҗасына һаман буйсынырга теләмәде. Рудольф ана теге яктан да, бу яктан да якын килмәк булып карады. Юк, нәкъ чыгымлаган ат кебек— тоттырмый гына бит кызу тизлекле көймә! Әле алай гынамы—ыжгырып өстенә килгән ул көймә, әгәр читкә тайпылып өлгермәсән, хуҗасы булып хәтта хуҗасын да сытып үтәргә мөмкиндер кебек.
Хәзер инде ярга йөзеп чыгу турында уйларга да ярамый. Чөнки тилергән көймәне буйсындырып маташу күпме көч-егәрне алды. Аптырагач, бөтерчек кебек өскә атылып, Рудольф пируэт, антраша дигән хәрәкәтләрне дә ясап карады. Ләкин юкка гына—шома тиреле жумба балыгы кебек, буйсынмас көймә анын гәүдәсе астыннан зур тизлектә гел шуып чыгып китә торды.
Инде нишләргә? Бераздан, ниһаять, Рудольф анына килеп өлгерде: әлегә файдасыз һәм артык хәрәкәтләр ясап, бетермә син көчеңне, бетермә! Ин яхшысы, суга чалкан ятарга! Аяк-кулларны аз гына селкетеп, болай байтак озак батмыйча ятарга мөмкин. Сәер-озынча түгәрәк буенча бертуктаусыз кызу тизлектә йөзгән көймә, бензины бетеп, бәлки әле үзеннән-үзе тукталып калыр. Хуҗасын шомлы дулкыннар кочагына ыргыткан куркыныч һәм йөгәнсез көймәне күреп, бәлки, кайдандыр ярдәм килеп җитәр.
Калын кесәлеләр генә ял итә алырлык шәхси вилла булгач, «Ля Резерв» кунакханәсендә яшәүчеләр әлләни күп түгел иде. Шуңа күрә аларнын теге яки бу минутларда кайда булуы һәм ниләр кылуы гел игътибар күзендә иде. Уфадагы әнкәсе халыкара телефонга чакырткан Рудольфнын ни өчен вакытында сөйләшәргә килеп җитмәвен дә тиздән аңлап алдылар. Анлап та алдылар һәм. уктай атылып, ресторанның диңгезгә караган тәрәзәсе каршында нәкъ менә Нуриев турында Клара Сент белән сөйләшеп утырган Рамундо де Ларрен янына кереп тә җиттеләр:
—Месье де Ларрен! Месье де...
—Йә... Кем яки нәрсә яна анда?—диде Раймундо, әлләни исе китмичә генә.
—Янмый януын... Ләкин Париждан бергә килгән иптәшегез, көймәсеннән очып төшеп, диңгездә батып ята.
—Көймәсеннән?.. Диңгездә?.. Ул ничек кергән сон әле дингезгә?
—Прокатка көймә алып.
—Менә ничек... Йә, ярый, без уйлашырбыз...
Ләкин Клара Сент аша Рудольф Нуриевнын де Куэвас театры белән ярты елга гына төзелгән контрактны бүген үк озайтырга теләмәве турындагы катгый җавабын ишеткәч, дөньяның булачак бөек биючесенә карата Раймундо де Ларрен күңеле суына да башлаган иде инде.
Клара Сентны исә, киресенчә, Раймундонын соңгы сүзләре бөтенләй ярсытып җибәрде:
—Кеше диңгездә батып ята—ә ул, уйлашырбыз, имеш!..—диде дә. эчмәгән тәмле суларын, ашамаган затлы ризыкларын кадырып, яр читендәге көймә станциясенә чыгып чапты.
Раймундо де Ларрен исә, ишкәктәй озын-нечкә кулларын болгый-болгый. аның артыннан кычкырып калды:
— Клара, кайт, борыл, зинһар! Шул тилергән Наполеон-татарионга карал, син дә акылдан язмак булдыңмы? Махсус кешеләре бар—аны синнән башка да коткарырлар. Кайт, борыл тизрәк!..
Юк, кайтмады, кире борылмады тоткан җиреннән өзә торган кызу-кайнар йөрәкле Клара Сент. Тагын берничә минуттан, кирәкле кешесенә тиешле акчасын түләп, очлы борынлы көймәсе белән көчле дулкыннарны яра-яра. ул дингез эченә кереп тә китте.
Көймә хуҗасы исә яр читендә кычкыра-кычкыра. басып калды:
—Карагыз аны... Көймәнең бензины бетеп килә...
Клара Сент су остендә чалкан һәм бөтенләй хәрәкәтсез диярлек яткан Рудольф янына нәкъ вакытында килеп җитте Хәер, килеп җитте дисәк, дөрес үк булып бетмәс. Рудольф чәбәләнгән «Бермул өчпочмагы»на егерме метрлап калгач, моторы сүнеп. Клара Сент көймәсе дә кинәт туктап калды. Ләкин монын сәбәпләре һәм үзенен начар йөзүе турында турында баш ватып торырга анын вакыты юк иде инде—кеше батып ята! Ул тотты да. төз-нәфис аяклары белән көймә читенә басып, шомлы дулкыннар кочагына сикерде
Үз гомеренә янаган бу чая гамәлен кылып. Клара Сент бик дөрес эшләгән булып чыкты. Чөнки Рудольфнын жеп өзәрлек тә хәле калмаган иде инде Ул хәгта үзенә кемнен ярдәмгә ташлануын да күрми-сизми калды бугай. Ләкин билдән кочаклаган кечкенә-йомшак. көмеш йөзекле кулларыннан танып аллы: Клара бит бу. анын батыр йөрәкле һәм турылыклы дусты Клара Сент!
Янәшәсендәге ышанычлы инбашны тоюдан Рудольфнын тән буыннарына яна көч-сихәт кереп тулды:
— Рәхмәт. Клара! Синен мине инде икенче мәртәбә коткаруын!—дип пышылдады анын ничектер кан качып, агарып калган иреннәре — Хәтерлисенме, теге.
—Ә-ә.. Ле Бурже аэропортында килеп чыккан хатләрне әйтәсеңме'’
—Сон...
—Рәхмәт инде, онытмагач Ә беләсеңме. Руди. минем бит әле сине өченче мәртәбә коткаруым да бик мөмкин,—диде Клара Сент. кечкенә, ләкин көчле куллары белән, моторы сүнеп, кинәт туктап калган көймәгә таба ишеп
Рудольфка да инде тәмам хәл кереп өлгерде:
—Кемнән?.. Нәрсәдән?..—диде ул исе китеп
—Раймундонын алтын читлегеннән!
Рудольф, яратып. Кларанын көтте гәүдәсен кысыбрак тотты
— Менә монысы ярый торган эш.
—Шулай дисенме?
—Ә ничек итеп?
— Голландиядә яшәүче балет педагогы Вера Волкова турында ишеткәнен юкмы?
—Марго Фонтеин. Мария Толчиф. Эрик Брун кебек бию осгаларынын остазымы?
—Менә-менә.
— Их' Мина да аннан осталык дәресләрен АТЫП карыйсы иле ул!
—Алырсын. Руди. алырсын... Аз гына сабыр итик! Вера Волковага. синен хәлләрне әйтеп, мин тиз арада хат язачакмын
29
Вера Волкова инде сигезенче дистәсен тутырып килгән ап-ак чәчле карчык булса ла. дөнья күләмендә танылган һәм ин тәҗрибәле балет педагогларыннан санала иде. Санкт-Петербург каласында туган бу ханым кайчандыр хореография училищесында атаклы Афинпина Ваганованын үзе белән бер елларда укыган һәм. инглиз кешесенә кияүгә чыгып, революциядән сон Лондонга күчен киткән
Туган иленнән аерылып, үзенә дә чит җирләрле озак елгыр гомер кичерергә гуры килгәнгәме. Вера Волкова көнбатышта казырга мәҗбүр ителгән татар биючесен бер күрүдә ошатты, газиз баласыдай кабул итте Ул бу егеттә доньянын булачак атаклы биючесе чаткыларын бик тиз күреп атлы Ә инде Рудольфнын хореография училищесындагы беренче укытучысы Александр Пушкин булуы ачыклангач. Вера түтәй аны өрмәгән җиргә лә утыртмый башлады Чөнки боек рус шагыйренең аташы белән кайчандыр, яшь чакларында алар бергә лә биегәннәр икән!
Вера Волкова канаты астына сыенгач, Рудольф Нуриев өчен чын-чынлап күк капусы ачылгандай булды. Остаз фатирында кичләрен гөр килешеп, сәнгать һәм ерак калган ил турында чөкердәшә-чөкердәшә чәй эчүләр бию күнегүләре залында туган күнел бәйләнешләрен тагын да ныгытты. Ин мөһиме: кая карама—балет сәнгате дөньясы кайчандыр Волкова мәктәбен үткән, бүген исә үзләре сәхнә йолдызларына әверелгән биючеләр белән тулган иде. Ә Рудольфка нәкъ әнә шундый мохитта кайнау кирәк иде дә!
Шулай бер көнне кичке чәй эчеп утырганда остаз фатирында сузып- сузып телефон чылтырады Озын гудок—димәк, кемдер халыкара телефон аша чит илдән чылтырата иде.
Иреннәре турысына менеп житә язган чәйле чокырын тиз генә өстәлгә кире куеп. Вера түти коридор очындагы телефоны янына ашыкты:
—Әйе, тыңлыйм...
—Лондоннан Марго Фонтейн иде әле бу. Исәнмесез, остазым!
—О-о, миссис Фонтейн! Саумысыз... Тынлыйм сезне.
—Лондон хәтле Лондоннан ашыгыч борчуымның сәбәбе шул иде: тагын бер айдан биредәге Король бию академиясе фатихасына хәйрия концертым булырга тиеш. Анда катнашуларын үтенеп, күп илләрнең күренекле биючеләренә, шул исәптән Мәскәү примасы Галина Улановага да чакыру җибәрдек. Тик менә әле генә аннан хәйрия концертында катнаша алмавы турында борчулы телеграмма алдым.
—Нигә икән?
—Сәбәпләрен төгәл генә әйтмәгән... Тыйганнар булса кирәк. Ни өченме? Чөнки Советлар Союзыннан качкан бер йолдыз ачуын икенче йолдыздан алмакчылар, күрәсен. Ягъни мәсәлән, совет балетының горурлыгы булган Галина Улановадан илен алыштырган теге татар егете... Кем әле—исем- фамилиясе тел очымда гына тора...
—Рудольф Нуриевмы?
—Менә-менә... Дөрес әйтәсез!.. Ягъни мәсәлән, Уланова әнә шул Нуриев белән һичкайчан бер сәхнәдә биемәскә тиеш булып чыга.
Вера түти, мангай сызыкларын тирәнәйтеп, авыр сулап куйды:
—Фу-у!.. Сәясәт белән сәнгатьне бутау нинди мәгънәсезлек!
—Менә шулай килеп чыга шул. Инде менә без уйлаигшк-уйлаштык та, советларның Рудольф Нуриевка каршы оештырылган кызыл бойкотына жавап итеп, минем концертта Уланова урынына ул егетнен үзен биетеп булмасмы дигән фикергә килгән идек.
—Бик дөрес эшләгәнсез, миссис Фонтейн!
—Шулай дисезме?! Рәхмәт, сөекле остазым! Тик бит...
—Нәрсә тик?
—Тик бит моңарчы бер мәртәбә дә күреп карамаган ул егетнең хәзер мин хәтта кайда икәнлеген дә белмим,—диде ачыргаланып Марго Фонтейн һәм. Вера Волкованын салпы ягына салам кыстыра-кыстыра, өстәп куйды — Дөньянын сез укытмаган, сез белмәгән һәм аралашмаган бер генә биючесе дә юктыр дип. шунын өчен нәкъ менә сезгә чылтыратуым иде, остазым!
—Дөрес эшләгәнсез! Сез эзләгән ул чибәр егет хәзерге минутларда минем каршымда утыра, миссис Фонтейн! Рәхим итегез—телефон трубкасын ана бирәм.
Көтелмәгән бу хәбәр Марго Фонтейнга шулкадәр көчле тәэсир итте ки, ул беравык хәтта тынсыз калып торды. Телефон мембранасы аша анын бары еш-еш сулаганы гына ишетелде. Бераз тынычлана төшкәч, ниһаять, ул үз гозерен җиткерде.
Була шундый кешеләр—әле аларны күргәнче, тавышларын ишетүгә үк, күнелдә үзләренә карата җылы хис, җылы мөнәсәбәт туып өлгерә. Дөнья
балеты сәхнәсендә күптәннән һәм күпләргә мәгълүм Марго Фонтеиннын йомшак-ягымлы. кайгыртучан рәхимле-мәрхәмәтле тавышы да Рудольфны бер тынлауда әсир итте. Әйе. мондый тавыш иясенә ышанырга була иде.
Рудольфнын болай да ашкынулы хыялларын әнә шулай ымсындырып торгач. Марго Фонтейннын хәирия концертында катнашу турындагы тәкъдименә ул рәхәтләнеп рита булды
—Чакыруыгыз очен рәхмәт, миссис Фонтейн!—диде Рудольф, үт сүзендә һичшиксез торачак ирләр тавышы белән.—Мин Лондон сәхнәсендә биергә күптәннән телимен!
—Килештек, алайса, мистер Нуриев?
—Тик ни бит, миссис Фонтейн
—Ниндидер проблемагыз бармы, мистер Нуриев'.’
— Виза мәсьәләсе Англия хөкүмәте мина аны бирергә теләрме'’ —Анысы очен борчылмагыз, мистер Нуриев. Виза мәсьәләсен генә хат итә алырбыз дип уйлыйк. Һәм бик тиз!
—Ярый, монысы шулай да булсын ди. Ә шәхси иминлек мәсьәләсе"’ —Кемнән?
—Совет чекистларыннан, билгеле.
—Ә-ә... Гафу итегез... Сез бит илен алыштырган сәяси качкын да ате' — диде Марго Фонтейн һәм. сүзсез калып, бераз дәшми торды—Ә беләсезме, дустым: боларнын берсе дә телефоннан сөйләшә торган сүъгәр түгел Сез шушы берничә кон эчендә, зинһар. Лондонга килеп китә атмассыз микән? Монда кайсы балеттан нинди бию башкарасыгыз—барысы, барысы хакында да җентекләп сөйләшер идек.
—Ә бая әйткән мәсьәләләр'’
—Ә сез бу юлы гади турист булып кына, ягъни инкогнито булып килегез' Виза һәм билетлар иртәгә үк сезнен кулга тапшырылыр
—Ярый, алайса Мин риза, миссис Фонтейн! Тик бер үтенечем бар —Нинди үтенеч ул, мистер Нуриев'’
—Лондонга минем беренче сәфәрем турында корреспондент яки фотохәбәрчеләрдән һичкайсы белә күрмәсен'
—Ә-ә, аңлашыла.. Журналистларның белгәннәре ми нуты-се кунды ңы КГБ колагына да барып ирешә дигән сүз!
—Шулай, билгеле
—Белмәсләр—борчылмагыз, мистер Нуриев.
—Хушыгыз!
Алар беренче мәртәбә әнә шулай читтән торып—халыкара телефон аша гына таныштылар.
Ләкин күзгә күренмәс ниндидер җепләр аша ике кайнар, ике ярсу йөрәк арасына утлы-рәхәт дулкыннар җибәрелгән иде инде Һәм тизлән, бик тиздән ул ялкыннан яшәү вә бию көчен өстәүче тылсымлы сөю угы кабыначак иде Рудольф ничектер, ә Марго исә моны күптән инде чын ярату утына сусаган бөтен җаны, бөтен бәгыре белән тойды
Кем ул дөнья балеты күгенә балкып күтәрелгән, хор иреккә сусау ш кыю, чын егетләрчә гамәлләре белән кызыл киртәләрне сикереп үтә-үтә. берьилгызы советчыл яшәү рәвешенә каршы килә һәм җинеп чыга алган Рудольф исемле яшь вә яңа йолдыз? Ник алар шулай соңлап Марго Фон гейша инде кырык яшь тулгач очраша? Яшен җитсә кырыкка лиен китәр шырыкка, диләр бит Балет биючеләренә бу аеруча кагыла Нигә Мәскәү йолдызы Галина Уланова анын хәйрия кичәсендә биемәскә уйлаган'.’ Нуриевка үч итүчеләр кинәиген тотыпмы ’ НнгәЛондоннын Король балеты продюсерлары Уланованы качкын ватандашы белән алыштыру тәкъдимен ясадылар? Я змыш шаярту ымы бу ’ Әллә тәкъдирме ’
Марго Фонтейн киләчәк язмышына тиздән давыллы өермәдәй килеп керәчәк татар биючесе турындагы уйларыннан телефон трубкасын куйгач та озак кына аерыла алмады. Дөресрәге, теләмәде! Чөнки бу тансык уйлар, тансык хисләр диңгезендә чайкалу ана бик рәхәт тә, татлы да иде.
30
Скрябиннын «Трагик поэма «сын нан өзекне хәйрия концертында Рудольф Нуриев нибары дүрт минут чамасы биеде. Ләкин шушы кыска гына вакыт эчендә дә кырыс язмышына галәмәт туры килеп торган үз образын тудыра
алды.
Ул. хореограф Фредерик Аштон белән алдан сөйләшкәнчә, сәхнәгә кызыл плащын бөркәнеп чыкты. Юк. чыкмады—рампа читенә үк кызыл яшендәй атылды! Һәм. канатлы өермәдәй бөтерелә-бөтерелә, артыгын да тырышып җибәрде бугай—чүт-чүт кенә каршыдагы оркестр чокырына очып барып
төшмәде!
Көтелмәгән бу хәлдән меңләгән тамашачы йөрәге берьюлы кысылып
куйды:
—Аһ -һ-һ! Бет -те!..
Ләкин бу хәрәкәтне инде йөзләрчә мәртәбә ясап караган шашкын биюче оркестр чокырына мәтәлмәде. Киресенчә, анын бу куркыныч хәрәкәте гаҗәеп табигый килеп чыкты. Өстәвенә, нинди образлы һәм тирән символик мәгънәгә дә ия: каршыдагы бу оркестр чокыры әле кайчан гына СССРдагы ул сикереп чыккан рухи упкын хәлләрен ничекләр искә төшереп тора!
Күпме еллар шушы рухи упкын төбендә интеккән язмышы өчен гарьләнеп, биюченен ялан тез өстендә сәхнә идәненнән шуып баруы! Һәм. ике кулын зәнгәр күккә сузып. Ходайдан ярдәм ялваруы!.. Рудольф Нуриевның нибары дүрт минут эчендә үз язмышын классик бию аша тыелгысыз көч. бетмәс-төкәнмәс дәрт-егәр белән сөйләп бирә атуы Лондон тамашачыларын тәмам тетрәндерде. Чын сәнгать, бөек сәнгать дигәннәре менә нинди була икән ул! Бу минутларда үзләре өчен дөньянын ин газиз, ин кадерле биючесенә әверелгән Рудольф Нуриевка чиксез рәхмәтләрен белдереп, кул көчләре генә җитмәгәч, идәнне аяклары белән дөбердәтә-дөбердәтә. алар бертуктаусыз алкыш яудырдылар.
Умарта күчедәй гөжләгән тамашачылар арасында Король батеты театрынын директоры Нинетт де Ватуа да бар иде. Рудольф Нуриевның бөтен Лондон каласын аякка бастырган тылсымлы биюенә ул да бер күрүдә гашыйк булды. Ләкин, үзе аякка бастырган, үзе күпме көч салган атаклы театрнын киләчәк язмышын кайгыртып, миссис Валуа еш кына тирән уйларына күмелгаләп алды.
Фонтейннын хәйрия концертына очракты төстә—Мәскәү йолдызы Галина Уланова килми калу сәбәпле генә чакырылган бу тылсымлы һәм могжизави татар биючесен Англиянен Король балетына ничек кодаларга0 Күпме еллар Марго янәшәсендә парлап биегән Майкл Сомсны әле шушы арада гына ялга озаттылар. Король балетының гына түгел, бөтен инглиз милләтенең чын горурлыгына әйләнгән кырык ике яшьлек Фонтейн да. сәхнәдән китәр вакытым житге дип. сонгы көннәрдә төшенке уйларга бирелеп йөри башлады. Чөнки янәшәсенә бастырып биетергә лаек ир-зат калмады.
Юк. ашыга кебек Марго! Дөньянын инде ин якты балет йолдызына әверелгән бу гүзәл хатыннын яшүсмер чагыннан алып бүгенгәчә гомере Нинетт де Валуа күзе алдында үтте. Әти-әнисе белән Шанхай катасыннан күченеп кайтып, Лондондагы Король театрынын ул җитәкләгән балет студиясенә йөри башлаганда. Кытай кыгтарыныкы төсле кысынкырак күзле, малайларныкы кебек кыска чәчле бу үсмер ундүрт яшьтә генә иде әле. Әмма, классик биюгә өйрәнә башлау чиген инде узып баруын аңлапмы, кыз
зерә дә сәләтле, сабыр-түзем акыллы һәм, ин мөһиме, галәмәт тырыш, хезмәт сөючән булып чыкты. Әнә шуна Англия генә түгел, дөньякузәм балет сәнгатенен ин якты йолдызына әверелә алды да.
Марго Фонтеиннын шәхси тормышына килгәндә исә Юк, аны бәхетле гаилә кора алды дип әйтергә, ничектер, тел әиләнми Дөньянын бер дигән чибәре булса да. сәхнә тормышына артык бирелгәнлектән, ул утыз алты яшьтә генә кияүгә чыга алды. Ләкин Панама президентының улы һәм илче дәрәжәсендәге дәүләт эшлеклесе булган иренен чит хатыннар мәсьәләсендә әкәмәт тотнаксыпыгы тиз ачыкланды. Ләкин, нишләсен, инде бер мәртәбә көйләнгән һәм шактый ук иркен-бай тормышлы гаилә корабын батырмау хакына. Марго тешен кысып булса да түзде
Матур хатыннарга күзе еш төшсә дә. ире Роберто Ариаснын әлләни мактал сөйләрлек чибәрлеге юк иде Төптән ярыйсы юан чыккан тәбәнәк-карсак гәүдә, кәкре очлы ыргак борын, каратут битендә тирән уелган кечкснә- уйнак күзләр. Ләкин кесәсе тирән Шуна чибәр хатыннарга гына түгел, бөтен жирдә сүзе үтә. Хәгга Америка президентларына дус-ганыш булган атаклы Онассис кебек миллардерлар белән эшне бик җинел йөртә Роберто Ариас абзагыз!
Шулай да, күренә ки, мәхәббәт сәхнәсендә үз бәхетенен ин югары, ин татлы ноктасына иреште дип һич тә әйтеп булмый Маргоны. Ә моннан нәрсә килеп чыга? Димәк, балет сәхнәсендә дә ул үз сәләте, үз талантына лаеклы сәнгать үренә менеп җитә алмалы кебек эте Әгәр Марго Фонтейн чын мәхәббәт , чын сөю-ярату утында яна-яна да биегән булсамы?!
Тукта! Әгәр Марго йөрәгендә бу изге утны, шактый сонга калып, нәкъ менә Рудольф Нуриевка кабызырга язган булса? Юк' Яна гаилә кору өчен дә булмасын, ди. Ә бит бию талангларынын зурлыгы, холыкларының капма- каршылыгы ягыннан да алар бер-берләренә гаять гуры килеп торалар! Әле чын мәхәббәтне татып карарга өлгермәгән ике саф. ике тугры йөрәк арасына сою очкыннары чәчрәп төшмәсме'* Бу очкыннардан, мондый сөюдән бит балет сәнгате тарихына керен калырлык гүзәл әсәрләр дә тууы бик ихтимал' Рудольф Нуриевны Лондоннын атаклы Король балетында эшләргә ризалаштыру әлләни кыен булмастыр кебек. Чөнки анын хәзер нәкъ менә язмыш чатында торып калган чагы.
Ә менә Маргоны?
Тиздән лаеклы ялга китәргә җыенып йөри баглаган Марго Фонтейн белән бу хакта иртәгә, юк—тимерне кы зуында сугалар'—бүген үк сөйләшеп карарга кирәк!
Хәйрия концертында катнашкан артистлар өчен кичке аш мәҗлесе үткәрелде. Король балеты башлыгы Нинеттде Валуанык теләген үтәп, анда ирлс-хдтынлы Роберто һәм Марго белән яшь йолдыз Рудольф Нурисвнын урыннары янәшә туры китерелде. Алар арасына исә ул үзе кереп утырды Рудольфның ун ягындагы урын буш тора иде Мәҗлес башланып китәр алдыннан, кулыннан җитәкләп, ул шунда бер кырьниарак нәүмизләнен басып торган Соня Арова дигән биючене алып килеп утыртты Дунай бо нар гары җирендә туып үскән, димәк, тамырларында Рудольфныкы кебек үк төрки гәр каны аккан биек-сылу гәүдәле гәкин озынча битле карачкыл йөз кыяфәте бүтәннәрнекеннән шактый аерылып торган урга яшмәрдәгс бу балеринага, ничектер, читләтебрәк карау си гелә иде Аны сәнгать юлына әгисснен танышы Федор Шаляпин үзе кертеп җибәргән, диләр Әллә шуна көнләшәләрме Король балеты башлыгы зур уныш белән узган хәйрия коииертындл катнашучыларга рәхмәт сүзен әйткәч, менә аш мәҗлесе блигллныгг китте Кич буе сәхнәдә чыгыш ясап арыган биючеләр, һич тартынып һәм оялып Тормыйча, күптәнге гадәтләремчә, бердәм төстә тәгам-ри зыкдарга ябырылды
Бәллүр савыттан көмеш кашыгы белән чумырып алып, Рудольф та Арованын өлеш тәлинкәсенә тәмле кабымлык салды:
—Аша, Сания, аша!
Арованын пешкән шомырттай кара күзләреннән сөенечле гаҗәпсенү очкыны сирпелеп узды:
—Ә ник Соня түгел?
—Чөнки төркиләрдә андый исем юк!
—Димәк, кайчандыр мин дә төрки булганмынмы?
—Әлбәттә!.. Идел буйларында яшәгән кан-кардәшләреннән аерылып, әле алтынчы гасырда ук Дунай тарафларына китеп барган Аспарух ханнын ерак оныгы.
—Кызы-ы-ык... Ә ник, алайса, Дунай болгарлары хәзер төрки түгел? —Чөнки алар, христиан динен кабул итеп, туган телләрен югалту бәрабәренә, дәүләтчелекләрен саклап кала алганнар. Ә бездә, Идел болгарларында дип әйтүем, нәкъ киресенчә килеп чыккан: тел исән— дәүләтчелек һәлак булган!
Бу турыда белгәч, Арованын ягымлы тавышы тагын да җылына төште: —Димәк, без—бабаларыбыз уртак рухи туганнар, алайса, Рудольф? —Шулай, Сания, шулай Минем кадерле әнием Фәридә дә Идел болгарларының ерак оныклары яши торган бүгенге Татарстан җирендәге Төгәлбай дигән гаҗәеп матур исемле татар авылыннан булган... Тик монарчы шул авыл туфрагына кайтып баш ияргә генә насыйп булмады... Татарстан дигәннән... Казан артында гына ар халкы исемен йөрткән Арча районы бар. Синен фамилиян дә әнә шул төбәк исеменә бәйле түгел микән әле?
—Менә ниче-е-ек...
—Шулай, матурым!
Шулчак Соня Арова, ничектер, чытлыкланып куясы итте:
—Юк, Рудик, мина бүтән һич алай дип дәшмә!
—Ничек дип?
—Матурым дип.
—Ә нигә?
—Чөнки мин үземә бер дә алай матур түгелдермен кебек.
—Ничек инде алай булсын?
—Ник.. Балет тәнкыйтьчесе Ричард Бакл да күптән түгел бер мәкаләсендә әнә шулай язган иде.
—Ничек язган?—дип төпченүен дәвам итте Рудольф.
—Арованын, классик балет биючесе буларак, бар яклары да килгән. Тик менә йөз-кыяфәте генә классик түгел дигән
Рудольфның йөзе кинәт салаттагы чөгендер төсенә керде:
—Китче!.. Димәк, безнен төрки-татарлыкка төрттергән булып чыга, алайса? —Шулай, Рудик.
—Аһ, сыбулыч!.. —дип пышылдады Рудольфның кан качкан иреннәре. Ул бераз гына үрелә төште дә, Арова янәшәсендә утырган Ричард Баклнын симез беләгеннән келәшчәдәй эләктереп алды:
—Ә хәзер минем арттан кабатлагыз, мистер Бакл!
-Йә.
—Безнен Сания Арова шундый чибәр.
—Безнең Сания Арова...
—Аның классик төрки йөзе нәкъ менә классик балет өчен яратылган! —Аның классик төрки йөзе...
—Һәм бу хатагызны бүтән кабатлыйсы булмагыз!
—Баш өсте, мистер Нуриев!
Өстәл астыннан гына зәһәр пышылдашып һәм күз ачып йомганчы булып
алган бу сойләшүне мәҗлестә утыручылар бөтенләй ишетми, сизми дә калды бугай Ә менә күхтәренен чите белән генә Рудольфнын һәр хәрәкәтен, һәр кыланышын жиз иләк аша уздырып утырган Нинетг де Вал>а игътибарыннан яшь йолдызнын әле генә булып алган мактаулы гамәле читтә калмады
— Рәхмәт, мистер Нуриев!—диде ул. янәшәдә утырган Рудольфнын ике кулыннан кысып.
—Ә ни өчен, миссис Валуа?
—Кирәк чакта ырудаш хезмәттәшегез һәм үзегезне нахак гаепләрдән яклый белүегез өчен!
Король балеты башлыгынын Рудольф турында бер ку згалган сүзне инде туктатып калдырасы килмәде
—Мистер Нуриев!—диде ул житди тавыш белән — Безнен театр сәхнәсендә Марго Фонтейн белән киләчәктә парлашып бию мәсьәләсенә ничек карыйсыз"’
—ФонтеЙн? Фонтейннын хәтта үзе белән?!—дип кабатлап сорады Рудольф, үз колакларына үзе ышанып җитмичә —О-о Мин мона ин зур. ин татлы хыялларымнан берсенен тормышка ашуы лиячәкмен'
—Рәхмәт Сездән мин нәкъ менә шундый сүгләр әйтүегезне көткән идем дә.
Нинетг де Валуа. Рудольф җавабыннан канәгать катуын белдереп, инде берән-сәрән җыерчыклар төшә башлаган, ләкин әле һаман тоз күренгән озын муенындагы ап-ак мәрҗәненең затлы тойматәрен төзәтеп кушты һәм. Нуриев белән киләчәктә бергәләшеп биюдә Марго Фонтейннын күнел кылын тартып карарга теләп, сул ягына борылды
—Марго дим... Мин бүгенге конперт сәхнәсендә гел икегезнен биюен күз алдына китереп утырдым бит әле Кем беләнме? Рудольф Нуриев белән' Әйтик, ул—прина Альберт, ә син—Жизель булып
Бу гурыда ише гкәч. әле һаман һуштан яздыргыч гүзәллеген саклый алган Марго Фонтейннын бриллиант алка җемелдәшкән нәфис колак яфракларына кызыл таплар йөгерде:
—Мин?.. Бер аягы сәхнәдә, икенчесе инде пенсиядә булган кырык ике яшьлек биюче һәм... егерме оч яшен яна тутырган Рудольф Нуриев’ Карт сарык белән аның яна туган бәрәне биегән кебек булмасмы сон бу? Юк. юк! ӘЙтмәгәз. үгетләмәгез дә!
Башта әнә шулай теше-тырнагы белән каршы килеп караган иде дә. театр директоры һаман үгетләүдән туктамагач, мона өстәп, яшь йолдызнын да ризалыгын белгәч. Марго Фонтейн гаҗәеп ымсындыргыч бу тәкъдимгә күнми кала алмалы:
-Ярый соң, алайса. Гик бер шарт белән'
-Нинди шарт ул, Марго?
—Башта «Жизель» балетында гына биеп карыйбыз Үзегез әйткәнчә, ике төрле холык, икс кайнар йорәк. ике саф сөюдән дөрләп ут кабынмаса. шунын белән вәссәлам! Хуш. балет, хуш, сәхнә диясе генә качыр
Менә-менә. Мин нәкъ шуны теләгән идем дә' Курыкма. Марго һәм ышан миңа: әле синең күнел сандыгында шашып сөю. шашып ярату дигән һәм моңарчы бөтенләй чатын каралмаган затлы хәзинә ята! Моны сина мин — ундүрт яшьлек Пегги Хуклэмны атаклы Марго Фонтейнгя хәтле үстерешкән Король балеты башлыгы Нинетг де Валуа әй тәм'
Лгыры ки.исе санда

Реклама