ГЫЙБРӘТЛЕ ХИКӘЯТЛӘР


Алданрак уйлыйсы булган
Балага ничек тәрбия бирү турында акыл сату гына жинел ул. Бер мәжлестә
танышым күршесендәге урыс малаенын әтисеннән качып намаз укуы турында
сөйләде. Әтисе белеп алгач, улын «наркоман булсан яхшырак булыр иде» дип
әрләгән. Хәер, бу гаилә чын урыс гаиләсе түгел. Малайнын әнисе, безненчә тәрбия
алмаса да, татар хатыны икән. Кызык, әгәр бу бала чиркәүгә йөри башлап, әнисе
шулай дисә?
Өйгә кайтып, үз улыма баккач, башыма төрле уйлар килде. Аллам сакласын, үз
улың шулар юлына басса, йөрәген өзгәләнүдән ни эшләрсен дә, күңеленнән улыңа
ниләр теләрсен икән? Үземнекен уйладым да. теге урыс мужигын аңларга тырышып,
чын күңелемнән жәлләп куйдым. Әмма шунысы да бар. диннең фаҗигасе түгел,
катнаш никахларның фаҗигасе бу. Ә менә монысы турында теге урыс кешесенә
алданрак уйларга иде шул.
Оныклар күңеленә
ничек кереп каласы?
Бер авыл чатында машина көтәм. Юл белән янәшә генә—зират. Аның
борынгы, инде каберләре дә бик беленмәгән өлешендә яңа гына буялган
чардуган тора. Шул чардуганлы кабер тирәсендә бер бабай белән яшь бала
баядан бирле мәш килеп нидер эшли. Кызыксынуым сонгы чиккә җиткәч,
яннарына барам. Исәнләшәм дә, тел очындагы соравымны бирәм:
— Кем җирләнгән монда?
—Бабай,—диде бабай.
—Ничәнче буын бабагыз?
—Белмим.
—Ә башка бабаларыгызнын каберләрен беләсезме?
Үз бабам сугыштан кайтмаган. Ә калганнарын юк. белмим шул. —Монысын
каян беләсез? Нигә бу каберне генә җыештырасыз'’ Нәрсә эшләгән ул бабагыз?
—Белмим. Үзем дә әтидән кызыксынып сорашкан идем, ул да әйтә алмады.
Бабай да белмәгән. Бу бик күптәнге кабер, күрәсең.
—Ә нигә шулай карап торасыз?
—Әти кушып калдырды. Аңа бабасы әйткән булган. Борынгыдан килгән хөрмәт,
тапшырылган васыять бу.
Янәшәдә торган балага сорау бирәм:
—Ә сина бу каберне карарга әтиең әйтеп калдырдымы соң әле ’
—Юк, мин әйтмичә дә беләм!
Мин борылып үз юлыма китеп бардым. Хәзергәчә җавап табылмаган
сорауларым тагын бергә артты. Оныклар күңеленә ничек шулай онытылмас булып
кереп каласы икән? Монын өчен күпме яхшылылар эшлисе дә, нинди изгелекләр
кыласы икән? и л ’
Җиңү бәласе
(Бер танышым сөйләгән хәл)
Мәктәпкә яна гына эшкә урнашкан чак. Тору урыны да шундагы кечкенә бер
бүлмә. Кич белән директор килде. Бүлмәгә керде дә. “Шахмат уйный
беләсенме?»—дип сорады. Әзрәк чамалыйм, мин әитәм -Әйдә, тез әле тиз генә», ди бу.
кулларын угалап. Биш партия уйнадык, бишесендә дә директор җинелде Шуннан бер
сүз әйтми башын иеп чыгып кигге бу.
Икенче конне озын тәнәфес вакытында яныма хезмәт укытучысы килде. «Кич
белән директор мәктәптә булдымы?»—ди. Булды, мин әитәм «Шахмат уйнадыгыз
инде». Әйе. мин әитәм. -Тоташ җиңелде инде» «Барын да каян беләсез, әйе.
җинелде-.—дим. «Уйлаган идем аны,—ди бу —Хатыны да мескен йокы күрмәгән,
күзләре кып-кызыл. Иртәдән бирле укытучыларга да, өлкән класс балаларына да көн
юк. Директор барысына да бәйләнеп йөри Их. бу яшьләрне-.-дип үз-үзенә нидер
сөйләнде дә, «Энекәш, тагын уйный калсагыз, сонгы партияңне булса да оттыр,
мәктәпкә файдан тияр»—дип. мине әрләп җибәрде.
Сүзен тынладым. Тиздән директорның кәефе күтәрелеп, мәктәп эшләре дә кабат
гөрләп китте.
Ходай сезнең көнгә
калдырмасын
Шулай бер сөйләшеп утырганда, «Үзен яшь булсан да, фәлсәфән сиксән яшьлек
картныкы кебек»,—дип салпы якка салам кыстырган иде бер бай якташым. «Үзеңә бер
яхшылык эшлисем килә, ни дә булса сора әле. берәр үтенечен, кирәкле әйберең
юкмы?*—дип тә өстәде ул. Түрә танышымның мөмкинлекләре дөрестән дә бик зур
иде.
Ә мин. һәрвакытгагыча. сүземне үлчәп тормадым: «Рәхмәт Теләгем шул. минем
өчен Ходайдан сорагыз әле. тормышымда сезнен кебек кеше хакына кереп
баючыларга ялынып, соранып барырга язмасын иде. Сорасагыз, яхшылыгыгыз шул
булыр».—дидем.
Түрәләр дә торле була, барын да бер тәлинкәгә салып үлчәү ярамый икән.
Үпкәләмәде тагы. Ризалашты. Соныннан да бер-беребездән бәйсез, яхшы
дус-танышлар булып калдык.
Кем күпме югалткандыр...
«Соңгы кыңгырау» бәйрәме Хезмәттәшләр җыелып, әзрәк -утырып алу* уе белән
кибеткә сугыласы и ггек. Кибет янында коннәр буе -хут чыкканны» көтүчеләр утыра.
Кибеттән чыгуга шуларнын берсе безгә иярде Арабыздагы ана туган тиешле
хезмәттәшебез, бездән уңайсызланып, аны ияртмәскә тели. Куып та. аптырагач акча
биреп тә карады Юк. ризалашмый гына бит теге Әле үпкәләп, мин синнән хәерчерәк
түгел, дип. кесәсеннән бөгәрләнгән әллә ничаклы меңлекләр дә чыгарды. Анын үз сүзе
сүз: «Минем эчәсем килми, сезнен сөйләшкәнне генә тынлап утырыр идем»
Хезмәттәшебез үз сүзендә торды, туганын ияртмәде Иярергә теләүче дә. бездән
уңайсызланып, артык карышмады Башын аска иеп китеп барды «Барсын» дип әйтергә
тел кычытса да. мин дә дәшмәдем. Әмма аңладым мин аны. Дөресен әйткәндә, үземнен
дә сирәк кенә булса да шулар арасында утырасым, аларнын ни сөйләшкәнен, дөньяга
булган фәлсәфи карашларын беләсем килә. Тик. мәктәптә эшләгәч, яхшысынмыйм
гына
«Күңел ачып* утырганда безнен сойләшү. һәрвакытгагыча. гәрбия мәсьәләсенә
бәйле рәвештә, дәүләт сәясәтенә ризасызлык белдерүдән әтлә ни ерак китмәде Олеге
мәсьәләдә кибет янында утырып калучының фикерен
белү беребезгә дә зыян итмәгән булыр иде. Бергә утырып фикерләшмичә кем күпме
югалткандыр, монысын да белә алмадым.
Күршеләр
Йомыш төшеп, бер укымышлы танышымнын фатирына барырга туры килде.
Күп тапкырлар кыңгырауга басып, инде ишегенә ике-өч тапкыр шакыгач, каршы
яктан күршесе чыгып: «Кайтып житмәгәдер әле, өйдә булса ачар иде. алтын кеше ул
безнен».—дип танышымны мактый башлады. Үзенә кереп көтеп тору мөмкинлеге
булуын да искәртте.
Ашыккан чагым иде.
—Күршесен мактаган үзе дә начар булмый ул, яманласагыз сөйләшеп тә тормас
идем,—дип, юлымны дәвам иттем. Йорттан чыккан чакта эзләп килгән танышым
очрады. Кирәкле сүзне сөйләшкәннән сон:
—Күршен яхшы кеше икән, бик мактады үзенне,—дидем. Ә танышым, чыраен
сытып:
—Әй, бер тулар-тулмас юләр нәрсә шунда,—дип кенә куйды.
Мин икеләнеп калдым. Әле генә, күршесен мактаган үзе дә яхшы ул, дип әйткән
идем инде. Ә менә күршесен яманлаганның кем икәнлеген искәртергә кыюлыгым
җитмәде.
Язмыштан узалмаган ялгыш
Танышыбыз Нияз абыйның, улы Робертны армиягә җибәрмичә, бик тә үз
янында калдырасы килгән иде
—Әти кеше улына яманлык теләми. Сүземне тыңла. Дөнья син уйлап, син
теләгәнчә, син күргән-белгәнчә генә бармый ул. Сез яшьләр тормышка артык җиңел
карыйсыз,—дип, озак үгетләде ул. Тик яшьлек дуамаллыгы үзенекен итте.
—Әти. һәр чорнын үз хаклыгы, бүген дөньясы да сез теләгәнчә генә бармый
бит,—дип сүзне гел шаяртуга борды улы.
Роберт үз сүзендә торды. Чирен яшереп, хәрби комиссариатка үзе барды.
Теләгенә иреште. Әфганстанга җибәрделәр, һәм шуннан кайтмады да ул. Дөрес,
үлгән хәбәре дә килмәде. Әти-әнисенә тагын да зуррак яра салып, эзсез-нисез
югалды.
Кордашымны менә кырык яше тулгач искә төшердем. Ул ни өчен яшәгәнен дә.
ник һәм кемнәр өчен үлгәнен дә аңламыйча калды бугай. Бүгенге көндә дә Роберт
яшьтәшем кебек уйлап, анын фаҗигасен кабатлаучы 18 яшьлек егетләр күп. Әмма,
без үскәндәгедән аермалы буларак, бүген яшьләр генә түгел, аларнын әти-әниләре дә
улларының кая барып, кем өчен утка керәселәрен чамаламый инде.
Әбиләргә ни кирәк?
Элегрәк авылга кайтканда карт-корыга күчтәнәчкә «Казан ипие» алсаң, шуна
шат булып, безгә карата һәрчак хәер-догада булырлар иде. Дөньясы күз алдында
үзгәреп китте шул. Хәзергеләрен болар белән генә шаккаттырып та, ризалатып та
булмый инде. Авылга кайту юлында чат саен кибет. Акчан гына булсын. Авыл
кибетләреңдә товарның шәһәр кибетләрендә булмаганнары да очрый. Әйбер бәясе
шәһәрдәгедән арзан булуына да аптырап торылгалый.
Авылга кунакка кайтучылар үзләре дә үзгәрде. Без дә хәзер күчтәнәчләрне
шәһәрдән үк күтәреп ташымыйбыз. Менә бүген дә юл өстендәге кибеткә керәм.
Сатучы кыз таныш. «Сеңлем, әбиләр нәрсә яратып ала. шуларны бир әле»—дип
акчамны сузам. Кибетче кыз берара югалып кала. Аннан ихластан елмаеп: «И-и-и
абый, әбиләр нәрсә генә алмый хәзер»,—дип, карашы белән кибет киштәсен тулаем
айкап чыга. Ә кибет киштәләрендә ризыгы, аракысы-
шәрәбы да йөз төрле. Аптыраудан бераз сүзсез басып торгач, үз жаным теләгән
күчтәнәчләрне атам да. чыгу ягына юнәләм. Башымда уйлар өере. Ш\шы 10-15 елда
башкалар әби булып өлгерде. Болары башка буын, үзгәреш чоры әбиләре Шулай да
барыбер бүгенге әбиләр ярыйсы әле ул
Ә менә бу әбиләрнен бәбиләре үсеп житкәч ни күрсәтерләр тагы'.’!
Заман үлчәве
Күрше карчыгынын кунакка кайткан оныгы әбисенен тәхәрәт ата торган жиэ
комганын күтәреп карады да. «Ничә кило тарта икән бу?»—дип сорады Дәшмәдем,
борылдым да чыгып киттем. Оныкнын баш миендә -Чонын бәясе бер атна кәеф-сафа
корырга җитәрме икән?» дигән кебегрәк уй кайнавын анышкан идем инде.
Болар әтиләрсез
яши алмаячак
Дәрвишләр бистәсе Поезд туктатышы. Атма төшәрдәй урын да юк Әле яна гына
төзелгән перрон белән янәшә төзелеш катлыклары өеме. Шунда олы яшьтәге бер
абзый ташландык бетон багананы тимер арбасына сатырга маташа. Бар кеше шуны
күзәтә. Багананын бер башын арбага куйганда икенче башы шуып төшә. Ник берсе
булышсын
Абыйнын азаплануы артыкка китте Янымда үзем укытып чыгарган биш- алты
егет басып тора.
—Егетләр, әйдәгез, булышабыз,—дим. Егетләр күз карашларын яшерә Бер-икесе
читкәрәк тә тайпылды
—Борчылмагыз инде. абый. Әнә якын-тирәсендә ничаклы кеше басып тора, берсе
дә булышмый бит Нигә без булышырга тиеш,—диде берсе.
Ут йотып күзәтүемне дәвам итәм. Егетләр дә әкренләп кача тора Янымда бер татар
егете генә калды. Ана борылып « Энекәш, бәлкем, син барырсын Икәүдә күтәреп сала
алабыз аны. әйдә».—дим. -Юк. бармыйм*.—дип. егетем гафу үтенә. Аннан
«Ачуланмагыз инде, абый»—дип. унайсызланып кызара. Күршедә яшәүче таза гына
урыс егетен чакырып китерәм —Әйдә—мин әйтәм,—син таза егет. Биш секундта
күтәреп салабыз без аны,—дим. Юк. Ул да ризалашмый.
—Анда карамагыз сез. абый. Шунын белән борчылуыгыз да бетәр,—дип. әле
киңәшен дә бирә. Җитмәсә, янәшә басып торуны бер әби. егетләрдән сораган саен.
«Барыбер бер булышучы да булмаячак*.—дип. күнелне төшереп тора. Үзем генә
барыр идем, күтәрә алмам дим
Абый тагын бер биш минут азапланды. Түзмәдем, перроннан төшеп янына
бардым. Абзый үзе. әйткәнемчә, олы яшьтә Шул сәбәате багананын бер башыннан
тотыгыз дип әйтүе дә унайсыз. Кулымдагы кәгазьләремне бер урынга куйдым да.
бисмилламны әйтеп баганага ябыштым Ходай рәхмәте эче куыш икән ләбаса!
Перрондагы бөтен халыкны аһ иттереп, багананы бик жинел генә күгәреп арбага
салдым Аннан кулымны кар белән юып. кесәмдәге кулъяулык белән корыттым. Татар
бабае «икән» Рәхмәт, улым, кемдер килеп булышасын күңелем сизгән иде»,—ди. Үзе
өчен дә тырышу ы түгел Урамда җыелып яткан суны җибәрү өчен шул урынга торба
салмакчы икән Бабайга сокланып карап тордым да:
— Их. бабай, урамдагы һәйкәлләрне мин сезнең кебек кешеләргә куяр идем.
Дөньяны сезнең кебекләр тартып бара да инде.—дидем
—Улым, тартмый кая барасың. Әтидән биш яшьтә ятим калдым бит чин. — ди
Әмма аның белән озак сөйләшеп торып булмады. Үзенең килүен белгертеп,
тукталышка якынлашкан поезд кычкыртты
Мактанып сөйләвем түгел. Өлешчә үзем дә тәрбия биргән егетләр өчен борчылуым.
Алар әтиләреннән җиде яшьтә түгел, җитмеш яшьтә калсатар да
дөньясында бер юньле эш тә майтара алмаячаклар. Мине тагын да ныграк
куркытканы—тирә-якта аларга ярдәм итүчеләре дә булмаячак бит.
Шулай да була икән...
Судта халык утырышчысы булып эшләгән чак. Аерылышырга дип бер гаилә
килде. Каршыбызда курчак кебек киенгән, алтынга төренгән хатын һәм тәртипле,
тыйнак карашлы ир. Икенче килүләре икән инде. Судья Гамиржан абыйнын
боларны күрүгә үк төсе үзгәрде.
—Кабат килерсез дип уйламаган идем, ни җитми сезгә?,—дип сорады. Ир кеше
сүз алып:
—Абый, мин тормыштан канәгать, без яхшы торабыз, мин аерылышырга
теләмим,—дип сөйләп китте... Гамиржан абый анын сүзен тынлап та бетермәстән,
беразга чыгып торырга кушты. Ул чыгып киткәч, хатынга таба борылды:
—Нәрсә, кыйныймы әллә?
Тегесе хахылдап бер рәхәтләнеп көлде дә, «Юк, кая аңа кеше кыйнау, бик юаш
бит ул,»—диде.
—Эчәме, акчасын алып кайтып бирмиме?
—Юк, гомерендә дә эчкәне юк, хезмәт хакынын тиенен дә алып калмый
—Алайса, ирлеге юктыр.
—Анысы да җитәрлек,—диде, кызарып та тормады хатын.
—Сон нәрсә житми сина, сеңлем? Нигә аерылырга дип, икенче тапкыр гариза
язып, минем башымны катырасын?
—Әй, кызык түгел анын белән яшәве, күп сөйләшми, артык тыйнак, тәртипле
ул. Авыл хатыны кирәк аңа тормыш итәргә,—дип аерылу сәбәбен ачып салды
хатын.
Мин боларның сөйләшүләрен тыңтап, хатынның биографиясе белән танышам.
Кибеттә эшли икән. Товарның дефицит чагы. Хатыннын мөмкинчелекләре зур. Ир
халкы белән аралашу даирәсе дә киң. Балаларының тәрбиясе дә ире кулында. Ягъни
хатын ни теләсә шуны кыла, әмма шуңа да риза түгел.
Гамиржан абый калтырый башлаган кулларын бер-берсе белән араташтырып
кысты да, хатынга чыгып торып, ирен дәшәргә кушты.
Ир кеше кергәч, «Энем, гаиләңне таркатып, балаларыңны ятим итәсен
киләме?»—дип сорады.
—Юк, абый, килми,—диде тегесе.
— Минем дә сезнең гаиләне саклап каласы килә. Әмма, хатынын тагын бер
тапкыр гариза язса, сезне бергә катдыру хокукым булмаячак минем Аңлыйсыңмы
син шуны? Аңласаң, шул! Хатыныңны күңел ачканда бер җаен китереп тот та, кеше
алдында яхшылап кыйна!. Ире кыйнаганга аерыла икән, дисеннәр. Хурлансын
әзрәк! Судка бирсә, курыкма, төрмәсеннән үзем йолып калырмын.
Әнә шулай диде судьябыз. Аннан хатынны чакырып кертте дә, «Тагын өч ай
вакыт бирәм сезгә, барыгыз, яхшылап уйлагыз»,—дип, боларны матур гына
чыгарып җибәрде
Мин сүзсез калдым.
Шушы очрактан сон бүтән суд утырышында катнашырга ризалыгымны да
бирмәдем. Кеше өчен кайгырып йөрергә мин дә тимердән эшләнмәгән
лә.
Әлеге суд тарихының ахыры ни белән беткәнен дә белмәдем. Гамиржан абыйны
да гаепләвем түгел. Теге вакытта, үз һөнәри антына каршы килсә дә, бердәнбер
дөрес киңәшен бирмәде микән әле ул?!
%

Реклама