Логотип Казан Утлары
Публицистика

ГОМЕРНЕҢ БЕР ЕЛЫ


КӨНДӘЛЕК СӘХИФӘЛӘРЕННӘН
3 февраль, көндезен.
Нишләмәк кирәк, дөнья халыкларының байтагысына коммунистик аң сереме сеңеп калган. Россия коммунистлары съездга әзерләнә, Румыниядә властька коммунистлар килү ихтималы бар Тагын тагын Әйе. халыкның власть тәмен гатып бозылырга, азынырга өлгергән төзәлмәс өлеше үзгәреш чорына яратып кигән битлеген бүген сала Салырга әзер Ә түбәндә ятып калган тамагыннан бүтәнне кайгырта белмәгән күпчелеге каты кулны юксына Хуҗа кирәк аларга! “Эт үзенә ничек итеп хуҗа эзләгән" дигән тунгус халык әкияте бар иде без яшь чакта Хәзер заман, замана балалары үзләренә хуҗа эзли Мин әллә дин борылыш ясарга булышырмы дигән идем, коммунистик астыртын көчләр дингә капка ачып тормыйлар өлегә. Мөфти хәзрәтне салып таптау да. асылда, кара көчләрнең касәфәте Урыс чиркәвенең үз яшерен оешмалары—КГБсы МВДсы Хәрби разведкасы юк дип кем әйтә ала?! Алай ук беркатлы булмыйк инде' Чиркәү—илдәге иң куәтле, яшертен көчләрнең берсе Бу—шиксез Халыкларның коммунистик оҗмахка омтылуларын көннән-көн. атнадан-атнага көчәюен күреп хурланам Күпчелек тагын коллыкны сайлый Шакмакларга бүленгән, чәйнәп каптырылган деспотизм идеяләре халыкка аңлаешлы вә якын икән Тарихны кабул итә алырлык аңнар бездә юк әле. Ничә кеше чыкты икән явызлар партиясеннән? Бармак белән санарлыктыр, мөгаен. Район башлыклары—тоташтан коммунистлар Сызгыр гына һәммәсе “туктатып кына торалар" Кайчанга кадәр7 Шул көннәр ки-леп җиттеме әллә? Рәис “эт башын җиргә куеп йоклый, җир аша тавышларны хәрәкәтне ишетеп тора", дигән иде
Бүген төн буе дымлы кар яуды Җепшек диярлек Кан басымы үзгәрде тәнне тотып торган мускуллар йомшады, күкрәк җебеде Уйласаң да каһәр суккан коммунистлар хакында гына уйларлык!
5 февраль. Иске Өлмәт
Ишә дымлы кар. ишә Җил китерәме куе болытларны, болытлар тынмас вә армас тыгыз җилне ияртеп йөриме, ишә. кар ява Баш очымдагы тәрәзәгә ял итәргә ирек бирми Тәрәзә бер мине күзәтә, борылып ак бураннарның эзенә карый ара-тирә җылап та җибәрә эри кар. эри Төнлә ишегалдына чыгып кер дем, дөнья белән җил аша гына аралашып, җилне тыңлап уйларыңны җилгә генә сөйләп яту рәхәт Бу тирәдә әле дөнья тыныч, ил сабыр тамак тук Әле Иске Әлмәт карчыклары казлар сыман тезелешеп ашка йөриләр корьөн чыга белгән абыстайларны түргә утыртып, дөнья хәбәрләрен сөйләшәләр аллага вә әҗәлләренә якынаялар Күңелләре тыныч диндарларның аларны Иблис мәлгуньнән иңгән вәсвәсәләр борчымый, догалы күңелләренә йон тәпиле шайтаннар сыймый...
Язны агач бөреләре һәм кызлар әүвәл башлап сизә дип язганым бар Белеп бетермәгәнмен, монда торганда гына искәрдем язны Римны саклап калган сизгер казлар сизенә икән Моңарчы февральгә кергәнче ишегалларында каз лар барын белмичөрәк йөри идем, хө-ә-өзер' Аннан да, моннан да ерак иха-
.(.мнчы. Башы 1нче < инди
талардан ук ата казларның гайрәтле, егетләрчә аваз салганы ишетелә. Һәм бу язгы мәхәббәт авазлары торган саен көчлерәк яңгырый Авыл тирәсендәге бөтен гадәти авазларны, тавышларны уздырып кычкыра казлар Үзара сөйләшәләрме, җәй көне танышып, бергә-бергә инеш ярларында чирәм капкалап, сакчы күрмәгәндә яшькелт уҗым кыяклары белән сыйланып йөргән ахирәтләренә дәшәләрме, белмим. Иллә мәгәр алар өлегә ябуда, араннарда, лапас асларында Хәзер мин дә аларга сәлам биреп йөрим, авылда танышлар артты, "саумысез, казлар!' Ата казга сәлам бирмичә йөрсәң муеныңа кыярык чыга, диләр татарлар
Буран” дибез, юри генә зарланабыз да, ә илләрдә әллә ниләр бар. Колски ярымутравында штормнар, һәлакәт, шәһәр-авыллар утсыз-сусыз калды, атом- электростанциясен туктатырга мәҗбүр булдылар Кабарда-Балкарда һәлакәт арты һәлакәт Таулардан кар ташкыны төшә, автобуслар, машиналар кар асты төрмәләрендә калалар, кешеләр үлә Тарлавыклардагы кар катламнарын күрсәтәләр, ай-һай. анда миллион сумнар давылларда оча, монда миллионнар кар астында кала
Кичә Заирда биш миллион сумлык купюраларны күрсәттеләр Ул җәһәттән бездән алда илләр бар икән! Әллә Рәчәй рекордчы булдымы дип йөри идем Безгә дә килеп җитмәсме ул биш миллионлык кәгазьләр9
Утырам—уйлыйм, ятам—уйлыйм Уем берәүгә дә кирәк түгел, уйларымнан берәүгә дә юаныч яки куаныч юк. уйларым белән бер башым, үзем генә юанам Кәгазьләремнең язган кадәресен кайтып укырга куркам Кемгә кирәк алтмыш биш яшьлек картның казынулары? Гомумән, татар әдәбиятына мохтаҗлык калдымыни? Менә бүген Сарман урта мәктәбендә очрашу булачак. Машина килгәнне көтеп торам Сарман мәктәбендә татар әдәбиятының тәэсире калганмы? Ай-Һай Дөрес, мондый шикчел уйларга баш бирергә ярамый Алар башны ук алып китсә, ничек яшәмәк кирәк? Ничек?!
6 февраль, Иске Әлмәт.
Әлмәттә Мулли исемле туксан яшьлек карчык яши Хас исеме Мөгаллимә Гомере буе ялгыз, кызлыгын саклаган хәлдә гел ир-ат арасында уралды Сарык асрады—көтүгә кумады, сарыклар үзләре чыгып, үзләре кайтып йөрде Сарыгын суйдырмады, быел чыккан каз бәбкәләре икенче елга да кала килде Нык эчте, аракыны стаканга салгач, "айнымасын" өчен стаканның авызын учы белән каплады Тост әйтергә яратты Хәтере шәп, әле искене, коръән аятләрен дә белә, шаулатып укый.
—Зиһеннең ныклыгы юк. әнә, догаларны гәҗит-журналларда гел чыгарып торалар, бикләп кенә булмый (Бикләп—ятлапның нинди матур формасы1) Без сәвит карчыклары шул инде, күп нәрсәдән мәхрүм ителгән
8 февраль, Иске Әлмәт
Фәнҗияләр Ватаным Татарстан" гәҗитен алдыралар Ул январь номерларын җыеп төшерде, куана-куана алып калган идем юк, валлаһи дип әйтәм, газеталар мине ырлаталар гына! Күпләрнең җүләрлеген, ахмаклыгын күреп, тешемне кысып, утны тышка чыгармыйча яшәргә тырышам ә гәҗитләр ахмакларның. татар җүләрләренең фикерләрен хуплап, һичбер аңлатмаларсыз халык арасында тараталар "Маркиз оф Туран"—академик Әбрар Кәримул- линның куркыныч бер мәкаләсе әлегерәк басылып мине чын хафага салган иде Юк бит шундый мәкаләләргә акыллы каршы төшүче дисәм. 22 нче гыйнварда Әмирхан Еникинең зур мәкаләсе басылган икән Колак салучылар, уйланучылар табылырмы, мәгәр “Кем хаклы?» дигән мәкаләсендә Әмирхан ага тарих менгергән югарылыгыннан тагын бер тапкыр татар халкына эндәшеп карый Сүзләре хак, хафалары урынлы, ул татарларны канлы бәрелешләрдән аралап алып калырга тырыша Әлбәттә, бер генә дәүләт тә Россия белән арасын бозу бәрабәренә Татарстанның суверенлыгын тану юлына кермәячәк Әлбәттә.
1 Аяз ага катлаулы масьәлагә үз мөнасвбәтен чагылдырган. Ред.
хәзер Һәм алда да без Россия белән татулык шартларында гына яши алачакбыз Моңа Татарстанның географик урыны да. җөмһүрияттән читтә яшәүче биш миллион татарның урыс дәүләтендә тозакта, биктә яшәве дә мәҗбүр итә Нишлисең татарның иле булса да, күпчелек халкы үз ватаннарыннан читтә яши Бер генә нәрсәне әйтми Әмирхан ага: бүгенге көнгә җиде миллион татар— миф Татарстанда, Казанда чын татарлар калмаганда, мәркәзебез татарлары бүгенге шартларда "ямаулы татарларга әйләнгәндә, ерактагылар никадәр җитез кыланган булып маташсалар да кардәшләребез татарларны татар иткән сыйфатларын күптән югалтканнар, телләрен онытканнар Әйе өметне суытмыйк бәлки татар канындагы татарлык генналары уянып хәрәкәтләнеп, кемнәрдер аңга килер, әмма бүген аларга йөз тоту татар язмышын алар кулына тапшыру—балачагалык, беркатлы ахмаклык Иттифак—халык партиясе ул" дию әйбәт сүз яңгырату әйбәт, әмма Әмирхан ага деликатный кеше ул Маркиз оф Туран"га да. партия кадәр партия рәисе Фәүзия Бәйрәмовага да каты бәрелми, салмак кына селкетеп, урыннарына утырта
Бу көннәр бушка үтте. Романдагы "Татарлар дигән мөһим бүлек язылмады Аны бетереп кайтырмын дигән идем Әле Әхмәтзыяның хатын архив папкаларыннан эзләп табасы бар Ул бик мөһим минем үткәннәремә төс бирә алырлык кадерле хат. Исән-аман кайтып егылсам беренче эшем шул
3 февраль санында Газим абый Салиховның' мәкаләсе басылган Безнең өчебезне телгә ала... Фроловны язып китүе гыйбрәтле Чахотка белән авырган икән, бичара. Монысын белми идем Миңа да бу фактны искә алып китү кирәктер ...
9 февраль 1993 ел. Иске Әлмәт
Монда соңгы көн. соңгы иртә. Салкын! Көн миннән разый түгелме ач февраль җиле үпкәләдеме, төне буе сузып-сузып ыңгырашты Кичә колхоз рәисе Нәҗиптән "Авылда иң фәкыйрь кеше кемнәр'!’ һәм нигә алар фәкыйрь9" дип сорадым “Бикмәттән берәү шактый вакыт зимагурлыкта йөри Ахыр чик урыс марҗасына өйләнеп, үз авылына түгел, безгә. Әлмәткә кайтып төпләнә Бәләкәй генә өе бар, сыеры, хатыны Хатын димәссең, безнең басуларда чөгендерләр дә дәүрәк була хәзер Ике баласы бар Хәлләрен белешергә дип кердем Отчет якынлаша. Сорау бирүләре ихтимал Бер баласы яшь ярымлык, икенчесе яңа туган Сөт шешәсеннән чак кына олырак Шушы арада гына иренә карабодай ярмасы, егерме кило шикәр яздырып биргән идем Сорыйм шикәрегез бармы?”, “юк", ди Ире егерме кило шикәрне исерек баштан бер яртыга биреп җибәргән Ни ашыйсыз соң сез?", дим Менә ярма бар ди Чын ярлылар, мөгаен, шулар калгандыр"
11 март 1993 ел, Түбән Кама
Һич истә-оста югында Кама ярына килеп утырдым бит әй1 Күптәнге дустым Рәшит Вөлиевич Абдулхәкимов ял итәргә эшләргә безнең якларга кил урнаштырам!" дип кыстап йөри иде. тәвәккәлләдем1 Кичә иртәнге автобус белән сәфәр чыктым. Көн матур, юл һәйбәт, очабыз гына! Рәшит Вәлиевич каршылады. выжлатып кына санаторий-профилакторийга китереп җиткерде Авыл хуҗалыгы эшчәннәре-крестьяннар өчен нәкь крестьянча ашык-пошык салынган өч катлы йорт икән Ишек ярыкларыннан үтә-сүтә пәри малайлары шуып кереп йөрерлек, идәннәре шикле пычрак, бәдрәф идәнендә башмак табаннары ябыша, кай почмакка карасаң да котсызлык, хуҗасызлык Кат-кат басып туктаусыз йодрык белән төйгәч кенә ут кабына, розеткалар эшләми, чәй кайнатыр өчен бүлмәдән-бүлмәгә чабып йөрисе, иң хәтәре—сап-салкын Калын юрган астында йоклаганда өлләни сизелмәгән суык, урыннан калкуга кочып кына алды' Бр- р1 Калтырата каһәр1 Өстәмә җылыткыч куя алсак ярар да Көндез һәйбәт кенә ашатканнар иде Кич манный боткасы белән сап-салкын омлет бирделәр Җирле баш врач Илбек Садыйкович Мөхәммәтҗанов дигән урта яшьләрдәге ир икән. Урта Азия тумасы татарны белми диярлек Язучы дигәч шүрәле күргәндәй булды, әллә инде татар әдәбиятының барлыгын ишеткәне дә бул- *
Г Салихоп 1950 елны А Гыйлажевтан .ы. I Тавлиннан да сорау алуда катнашкан Н хгмчаткарс V I аларнын икесеннвн ла иЯбат тоэсир калдырган Рсл
маганмы? Сәер кеше "Массаж бездә һәйбәт!” дип сөендерде Тоташтан сызлаган кулларыма әз-мәз шифа, савыгу таба алсам ни куаныч булыр иде дә!
13 март, 1993 ел.
Шактый салкын бүлмәмдә калын юрганга җылы тәнемне тапшырып монда өч төн үткәрдем Алданучан тәүге тәэсирләр онытылып мондагы тормыш чынлыгына кереп киткәч яшәргә була!" дигән фикергә килдем ( дигәч снос белән аска кулдан язып куйган: Хата фикер булган! Нык ялгышканмын " Бу санато- рий-профилакторийдан Рәшит Вәлиевич Аязны ялын туктатып. Казанга китереп куйган иде. Аязның чырае зәңгәрләнеп күгәргән мин каршы алырга төшкәч, калтырап-куркып калган идем Көчкә-көчкә култыклап өйгә алып мендем Авыруы көчәеп кайтты аның аннан. Минем дә гаебем булгандыр дип саныйм Рәшит Вәлиевичтан аны әзрәк ялга урнаштырып алуын үтенгән идем. Чөнки ул елларда безнең көймә шактый нык комга терәлгән иде Өйдә кысанлык бала- чагалар фатирларына урнашып җитмәгән, каядыр барырга юллама алыр өчен акчабыз юк Үзем көне-төне эшлим. Аязны ныклы күзәтү астында тота алмыйм. Ничек ярдәм итәргә белмәү чарасызлыгымнан бәргәләнгәнмендер инде Н.)
Телевидениедән Хәйдәр шалтыратты. Зәй егете, якташ
—' Язучы фикере” дигән рубриканы дәвам итәбез яшәтәбез, Аяз абый Хәзерге катлаулы заманда сезнең фикерне ишетәсе килә
Чак егылып китмәдем нинди фикер7 * 9 Кемгә кирәк бүген язучы фикере? Кемнәр мохтаҗ аңа? Хәзер һәр адәм заманча философ, заманны узып алга китә алган акыл иясе Җәмгыятьнең иң мескен, иң фәкыйрь, өлешсез вә киләчәксез калган төркеме әдипләр, сәнгать әһелләре Шушы факт кына да алар- ның бүгенге көрәш сызыгыннан читкә тибәрелгән төркем икәнен күрсәтә Күпчелек фикри адашулар арасында бутала Дөнья буталган, асты өскә, өсте аска килгән Бер авыздан да өметле ышанычлы сүзләр, якты фаразлар чыга алмый, дөнья авызларны печәтләде. аннан бары тик зар-моң авазлары, бөтен Рәчәй милләтләрен берләштергән сүгенү сүзләре генә чыга ала
Туктадым да бер ноктага карап онытылып торам Ни булды9 Аңламыйм Ә-ә. тыкрык башындагы йорт ишегалдында балалар татарча сөйләшеп уйныйлар икән' Иа хода, мондый гүзәл манзаралар да бар икән әле дөньяда Быел Мули- ле авылына кайткан идек Матур халык яши анда кунакчыл игътибарлы кече күңелле Ишегалларында балалар бөтенесе урысча сөйләшәләр Ил шәһәрләреннән ял итәргә кайткан татар балалары Татар дип Дамир Гари- фуллин сөйләгән иде Бер бала каладан кайткан ди.теттереп урысча да. татарча да сөйләшә икән Авыл малае өенә кайткач шаккатып әтисенә сөйли икән: Әти әти, урысча белгән башы белән ничек оялмыйча татарча сөйләшә икән ул?”
7 октябрь 1993 ел.
Йа. ходай! Күктә кояш та бар икән әле1 Булгандыр, алтмыш алтынчы ел яшәп
мондый мәрхәмәтсез көзләрне дә күргән бардыр Аерма шунда гына элгәр- ге ямьсез көзләр авыр-дымлы һавалар, суга туксырган авыр җилләр мин яшьрәк чакта килеп-киткәннәрдер Хәзер исә гәүдә талкынган, аяклар авыр, тез буыннары сызлый—диабет сиздерә Йокыдан торасың, әллә ял иткәнсең, әллә юк йокыда чакта да шайтан сиңа йөк ташыткан. таш ваклаткан балчык төяткән кебек Рәхәтләнеп киерелеп тә булмый' Йөрисең шунда танавыңны тартып . Ниһаять, өч ел дәвамында мине хатирәләр белән тыгызлап тоткан зиһенне тәмам биләгән, акылны яулап алган хатирәләр романы—"Йәгез. бер дога'" тәмам Бишесендә мин аның соңгы сәхифәләрен журналга илтеп бирдем. Алдагы бүлекләр журналның унынчы санында басылып та ята 'Куанырмын очып- очып йөрермен!" дип әсәрнең очын өзелеп көтсәм дә юк. күңелгә ниндидер ят авырлык ишелеп төште Өч ел' Ничәмә-ничә тапкыр мин әсәр бүлекләрен юлда йөргәннәрдә күңелем тирәнлегендә суздым, онытылган өлешләрне ялгадым төн ката аерым-аерым вакыйгаларны хәтеремнән уятып, иртән сикереп торып яза башладым. Төн урталарында сердәшем машинкага ялварып сәхифәләрне теркәп-теркәп куйдым. Атналар буе кулымнан эш төшеп китеп газапландым
Хәтта язын, апрель аенда һич истә-оста югында романны ташлап торып "Уналты яшь" дигән хикәя дә язып алдым
Өч ел! Шушы елларда ничаклы бәндәләр җанымда казынды Гәзитләрне ачарга курка башладым Туктаусыз яуган гайбәтләргә өзлексез чыккан мона- фыйкларга җавабым бер—шушы романым Мин монда җанымның властьларга, системага, күргән нужаларыма бирешмәвен сау калуын бәян иттем Китапта телгә алынган бер вакыйга да. күңелемнең давыллы диңгезләрендә һаман- һаман саклана торган бер генә кеше дә уйлап чыгарылмаган Дөрес адәм балаларының мәсләген, иманын ача торган фактларга дәлилләрне мин китаплардан гөзит-журналлардан да эзләп алдым Чөнки юлдашларымның төп фикер юнәлеше хәтеремдә булса да аларны укучыма җиткерү өчен байтак казынырга, эзләнергә туры килде
Җанымны җылыткан, җанымны баеткан, ныгып җитмәгән иманыма тугры калырга булышкан тоткын-зекләргә үтә рәхмәтлемен' Сезнең затлы исемнәрегезне татар әдәбиятында булса да беркетеп калуыма сөенәм Өч ел' Өч ел мин ал-ял күрмәдем Быел хәтта Идел буйларына барып ял да итә алмадым Ике тапкыр гына су кердем Шуның нәтиҗәсеме аякларым сызлый, баскычтан менгәндә уфылдыйм, баскычтан төшкәндә култыксаларга яки дусларымның иңенә ябышам Ял кирәк, хәрәкәт кирәк Ничәмә-ничә битләр басып аларын ыргытып бәреп, яңадан эшкә керешмәдем мин!
14 октябрь. 1993 ел
Бүген сәфәр чыгам, Переделкинога Былтыр да нәкъ шушы көннәрдә китеп ике срок торып кайткан идем. Бер ел эчендә шактый зур аерма көчем әз,кул- аяклар сызлый, хәтер саеккан, бүтән якларда да җәрәхәтләр яралар сизелә ел эчендә адәм баласы үзгәрсә дә үзгәрә икән' Бер куанычым бар роман-хатирәне язып тәмамлап журналга тапшырдым Унынчы санда басылып чыгып та килә Өч еллык газаплы хезмәтне артта калдырып барам бу юлы иҗат йортына
17 октябрь. 1993 ел. Переделкино Иртә
Унбишендә килеп төштем. 107 бүлмәгә җайлы гына урнаштым Мин үзгәрәм күзәнәкләр ашыга-ашыга алмашыналар, дөнья да тик тормый чайкала болгана. тоташтан бурый Аста, төптә ятканнар күбеккә әверелеп өскә калкалар, күзне камаштырып сукырайталар Барчабызга тавык күзе булды, көндезләрен дә эңгер-меңгер сыман, аерып булмый
Ямиль Мостафин каршы алды шактый авыр чемоданнарны сөйрәп Казан вокзалыннан Киев станцасына кадәр җир аслый үтү җиңел булмас иде Бо- лай да пешеп-янып. манма су булып, гыжылдап тырык-тырык барып җиттек Ямиль дә "водоворот"ка. аның да суырып йота торган уртасына эләккән секунд та тик тора алмый Сөйли, үгетли, сүзләренә иярмәсәң үпкәли Ельцинны адәм төгәнәсене чыгарып каһәрли, демократ исемен алучыларның тетмәсен тетә яһүд лөрне сүгә "Шулар җитте Рәсәй башына" Ике сүзнең берендә Хасбулатовны мактый Аныңча Руслан Имранович чат фәрештә булган икән' Ул акыллы әзер лекле". белемле", "үз юлында нык торучы шәхес", "ул сөйкемле", "әнкәсе белән бергә төшкән фотосын күрдем, булса да булыр икән сылу ир' Лидер эрудит1 Коммунистик режимны үлеп сагына Ямиль "Менә әйтеп кара Ельцин күпме тапкыр вәгъдәләр бирде, халыкны ышандырды Әйткән бер-бер сүзен үтәдеме?" Җылымса сүзләре белән генә мине үз ягына дүндерә алмагач акчасын жәлләми, кочагы -кочагы белән гәҗитләр күтәреп керә Көнаралаш ашавын эшен онытып Мөскөүгә чаба, фикердәшләре аны минут саен телефонга чакырып торалар Иҗат йортында да аның тоткан юлын беләләр, хуҗалык эшендәге марҗалар. урыс-улак еш кына аңа мөрәҗәгать итә аның белән янәшә күреп мине дә аның белән теләктәш дип беләләр Егерме-егерме биш ел авызыннан сүзе чыкмаган ишек төбен саклаучы Лида да мине әгьвәли Яһүдләр генә гаепле Рөсөйне шулар сата' Өченче-дүртенче октябрьләрдә, фетнә көннәрендә аларны карап тору кызык иде' Йорттан читтә, аулакта җыелырга сүз берләшәләр унар-унбишөр кеше түгәрәк булып басалар да шыпырт кына сөйләшәләр "Нишләргә? Качаргамы, калыргамы9 диләр бугай Бу Переделкино иҗат йортын да үзләре өчен салдырдылар бит жидлар Бушлай киләләр, бушка карт-корыларын, бала-чагаларын китерәләр Алар өчен оҗмах иде бу' Кызга
ныч, койрыкларына баса алмадылар' Сәясәттән бөтенләй читтә булганнарны да талаш-ызгыш мәйданнары уртасына өерләп кертте бу октябрь ае Бөтен халык эшен ташлап, кешелек бурычларын онытып, белер-белмәс көйгә, сәясәт арбасына җигелеп чаба башлый икән—революция әнә шул инде ул.
Иртән, яктырганчы ук әз-мәз эшне кузгатып карадым Ашыкмый, теркелди Литвин белән уйланган повестька тотындым Өйдә чакта исәп биреп бетермәгәнмен тагын төрмә темасына ябышканмын икән1 Хәерле булсын Литвин тынгы бирми, көчләп яздырачак Эшсез, мазасыз бер көн дә тора алмый бичара!
"Рабочая трибуна", "Независимая газета", мәшһүр генерал Лебедь мәкаләсе басылган “Лит Россия" "Ком правда"ның шимбә саны—үзе бер калын том. Соңгы елда гәҗит-журналларга игътибарымны нык киметтем, вакыт җиткереп тә булмады, сәмән ягы да касыкка өзмәс төрткәләп торды Ни әйтсәң дә. кайсы почмакларга карап башырсаң да акча хуҗа!
Гәҗитләр кыю Яңа Октябрь вакыйгаларына капма-каршы бәяләр биреп дөреслекне йон йомгак эченә яшерәләр. Йомгакның җеп очын эзләп таба алсаң да кайчан сүтеп бетерәсең әле аны1 Станислав Говорухинның сугышчан отрядлар җыйнап, ашыгыч рәвештә Ельцин тарафдарларына каршы барырга өндәвен бер яклырак кабул итеп аңлаган идем Электә коммунистик режимга ачыктан-ачык каршы төшкән, шул какшамас якты иманнары өчен мин яратып өлгергән, югары күтәреп йөргән кайбер шәхесләр дә бу чуалыш сәгатьләрендә Ельцинның гамәлләрен гафу ителмәслек явызлык дип бәяләгәннәр икән1
Станислав Говорухин исә бу дәһшәтле көннәрне "Россияне атып үтерү дип бәяли "Россиядә каһәрле көннәр башланды", дип тәмамлый ул "Известия газетасындагы мәкаләсен
Әйе, без—Сталин чоры балалары. Руцкой-Хасбулатовларны "атып үтереп кенә илне коткарып була1" дип санаган, аларга әҗәл-үлем теләп, кесәдәге йодрыкларны йомарлаганда кешеләр тирәннәнрәк тә уйлаганнар икән' Синявский. Максимовлар да бер сүздә булып Ельцин гамәлләрен "ирекне буу' дип бәяләделәр Бу очракта мин тагын беркатлылык күрсәттемме9 Кабат ялгыштыммы? Ельцин кай ягы белән алдырды "соң? Беренче нәүбәттә ул коммунистлар партиясеннән чыкты. Икенчедән, ул җаһиллар партиясен таратты Дөрес таратуы азакка кадәр үк барып җитмәде, алай да. үз вакытында бу карар тарату нияте миңа рух өстәгән иде
Дөрес, гәҗитләрдә бара торган тартышлар, ызгышлар, телдән-телгә җиңел күчеп йөргән уйдырмалар уемнан какшата алмадылар, мәгәр Мәскәү мохитына барып кереп, йөк-йөк хәбәрләр төягән гәҗитләрне күзәткәннән соң җанымда нидер кителде Адәм җаннарын кыймыйча гына фашистик оппозициядән арынып булмас идемени9 Безнең аңнар да шулай итеп канга сусаган булып чыктымы9 Әллә ленинизм идеяләренең йогышыннан кан кою белән генә котылып буламы?
Быелгы 3-4 октябрьдән соң кемнәрдер тагын үзгәрәләр, көнгә-сәгатькә кулай битлекләр киеп алалар, андыйларның запас битлекләре бер чакта да үзләреннән калмый, әзер тора, мәгәр бер нәрсә ап-ачык:акыллы адәмнәрнең байтагы Ельциннан һич канәгать түгел! Мондый шик-шөбһәләр көннән-көн арта икән, ил башына Зюганов. Сажи Умалатова. Аман Тулеев менеп атланмасмы9 Әйе. әйе, акыл дилбегәсен кулдан ычкындырырга да. җебеп калырга да ярамый Руслан Хасбулатов булдымы Ил башы? Ничә айлар безнең өскә салкын сүзләр койган буш бугаз! Күз алдыбызда сансыз-исәпсез мәртәбә бездәнн-гади кешеләрдән мәсхәрәләп көлгән җирбит1 Брежнев комсызга атап салынган 500 кв метрлы зиннәтле әкияти сарайга бәгрәеп кереп утырды Туксан проценты илне имеп күзләрен кан баскан коммунистлардан укмашкан парламентны тәмам котыртып җиткерде чечен-бандит!
Болар хакында инде уйламам, чукынып китсен парламенты, чәнчелсен депутатлары. үз йөгем карт иңнәремә җитеп ашкан дип. гамьсезлеккә кул биреп килгән идем Ямиль ишләре—коткы таратучылар соңгы юк хәлне ала Кем өчен тырыша Мостафин9 Аның татар-башкорттан җәяүләп качканын урыс-улак белмиме? Ни иснәнә ул минем тирәдә? Бу юлы тагын бер соравы сагайтты Яшьләр арасыннан кемнәр Нурихан Фәттах янына барып йөри9 дип сорады Юкка тыкшыну тугел бу әй, юкка имәс! Нурикан белән кызыксынмыйлардыр иллә мәгәр яшьләрнең эченә керәселәре килә! 'Белмим, ишеткәнем юк узем
Нурихан белән ныклап аралашып яшәмим1" дип кырт кистем
Мин тагын монда Былтыр "Йәгез, бер дога!' белән җенләнеп ята идем Быел роман журналда басылып чыгып килә. Куен дәфтәремә 1 ноябрь 1991 ел Пе- ределкинога килеп урнаштым 114 бүлмәгә Йәгез. бер дога1 ны язарга исәп Озаккарак сузылды дип теркәп куйганмын Аңа кадәр үк яза. материаллар туплый башлаган идем. 91 дә бүтән эшләремне читкә куеп "дога" укырга керештем ' Коръән' белән генә ярты ел утырдым1 Тәңремә рәхмәт, ниһаять, быел ул эштән котылдым Моның кадәр дә газапланганым бәргәләнгәнем җан талатканым. шушы чаклы интектергән, җан талаган әсәрем юк иде шикелле Авыр язылды, инде алдагы бүлекләр тәмам дип исәпләгәндә дә романның ахыргы дип исәпләнгән өлеше юк иде әле Азак хәзер дә канәгатьләндерми ни эзләнеп. ни төпченеп, казынып, ахыргы фикерләремне югары көчле тавыш белән күк күкрәтеп әйтеп бирә алмадым Мондый рәвештә китап шартлап дөньяны сискәндереп бетәргә тиеш иде дә. әлләни көчем җитмәде, фикерләр көпшәкләнде, сүзләр рәткә тезеп утырткан домино шакмакларыдай авып таралдылар Китап итеп әзерләгәндә актыкы күләмне яңадан ермачламый ярамас
Рәшатлар июль-августта гына күченделәр Инде “чыгып киттеләр. Аллаһы Тәгалә юлдашлары булсын!" дип дога кылырга өлгермәдек, иртәгесен Чаллы- ярдан туганнан туган тумачабыз—врач Лиюзә килеп җиткән Кызын иярткән Ниһаять, ул тулай торакка урнаштырылды Рәшатның тау-тау мал-мөлкәте дә кимеде, тәрәзәләрдән тыш күренде, өй эченә август кояшы үтеп керде Мин инде мин! Бүксәмне киереп машинкам-чытыр арбага ябыштым Көн тукылдыйм, ике көн гамьсез генә үтә. өченче көнне аста, икенче катыбызда ниндидер ят хәрәкәт башланды Тавышларның ниндие генә юк! Ватылып, туктап калган ЧТЗ тракторын баулар тагып каядыр сөйриләрмени7! Ачыкланды астагы өч бүлмәдә яшәүче аңсыз-моңсыз хөрәсәннәрне һәркаюсына аерым бүлмәләр биреп моннан чыгарганнар да. астагы фатирга төзелеш идарәсе башлыгының улы күчеп килә икән! Төшәрдәй элек квартирга ремонт ясыйлар да бу олы эшкә миллион ярым акча тәгаенләнгән икән Мин. татарның бичара әдибе, роман тәмамлап утырам, ә астагы катта кыямәт ишеген ачтылар Кырык биш көн дәва-мында, һични арттырмыйм, мин Тын океанның иң хәтәр дулкыннары бәргәләнгән ноктада "менә батам менә батам'” дип салда йөздем Мин өч-дүрт чәрексез бүрәнәләрне черек бау белән аркылы-торкылы бәйләгән салда йөзәм ә астымда җимерделәр, ваттылар, кузгаттылар, шудырдылар эшерделәр кистеләр ташыдылар, кырдылар, ышкыдылар, таптадылар төйделәр, кактылар, суктылар, чүкеделәр Йөк машиналары тыз-быз килә-китә тордылар, куна җилкәле дымлы кызгылт күзле, тырма куллы яшькелт бушлатлар астан-өскө чабып кына йөрделәр Иртәдән кичкә кадәр тоташ гөрелте. Рафаэль Төхфөгуллин мактаган "таныш гөрелте" түгел, шайтаннар туе. иблисләр бәйрәме аждаһалар җыены' Мин исә утырам, күңелем түреннән көр-изге гамәлләр эзләп, онытылганнарны хәтергә чакырып, татар тарихында калырлык 'кыйссалар" язып утырам Түздем телне тешләп Тел очымны чәйнәп бетердем, тешләремне шытырдатып кыса- кыса чәрдәкләп вакладым, йөзем сулды, колагым ишетмәс күзләрем күрмәс булды
Переделкинога чыгып китәрлек ихтыяр көчем калмады Нәкыя кыстап үгетләп юлга чыгарып җибөрмәсә. өненнән көнгә чыгарга өнәмәгән карт аю хәлендә караватта аунап ятасы идем Юлга чыгар алдыннан җентекләп карыйм мүкләнә башлаганмын, валлаһи' Моңарчы яшәешемдә гел бер тәртип булды өзгәләнеп- хурланып Казанда яшим-яшим дә дөнья боҗрасы тынымны кысып буа башлагач чыгып таям дөньяның шушы бәрәкәтле юмарт почмагына килеп җитеп егылам Октябрь айларында гел монда булам диярлек
Переделкино яфракларының коелганын яратам мин' Гайрәт белән агачларны аралап килеп җиткән көзге җилләрен сагынып киләм бу төбәкнең' Төрәз пыялаларының рәхәт салкынлыгына пеләшләнә башлаган кайнар маңгаемны терәп, өермә булып тузгыган сары буран ташкынына озак-озак карап торам Көнне камаган давыл белән күкрәктәге ярсу хисләр бер-берсен эзләп табалар да мине өерләп-җиңелөйтеп күккә ашыралар Кайный-кайный яфрак бураннар тузгыта көзге урман'
Быел соңгарак калганмын, урманнар тоташ шәрәләнгән, сукмакларга калын-
калын быелгы юрганнар түшәлгән. Яфраксыз калган шыр урман тавышларны төрле якларга тигез тарата Быел, октябрь орышларыннан соң. тирә-яктагы тавышлар да үзгә, бүтәнчә яңгырый Ике-өч кеше гөр-гөр килеп ашханә веран- дасының түбәсен ямыйлар—кеше тавышлары пулемет тырылдагандай була. Берәвесе төчкерсә—янда гына мина ярылгандай яңгырый. Борын сең- герсәләр—бомба төштеме әллә, дип куркып торасың Дөнья алмашынганда та- вышлар да тиз-тиз үзгәрә
Кичә-бүген ихата эчендәге борма сукмаклардан җил-җил йөрим, тынычлык зарыккан күңел киңәя, куана, инде ниятләп килгән эшне дә беркадәр алга җибәрә алсам..
Казан утлары ның 10 нчы саны укучы кулына барып җиткәндер Йөзләрчә
күзләрнең нуры ро- ман-хатирәм юлла- рына түгелгәндер. Миннән башка моны беркем дә сизмәде, сизә алма- ды. мин "Балта кем кулында?" романын язып, бертөрле- леккә, бер катлы фикерләргә кү- неккән стандарт та- тар укучысын үзем- нән читләштердем. Барлы-юклы әдәби хәрәкәт, уку- чыдан чак кына ал- дарак барырга ти- ешле әдәби тән- кыйть үз вазифа- сын — әдәбият
белән укучы арасын яктыртуны үтәмәде Роман
_ тәнкыйтьчеләр
йөргән быкырдык инештән югарырак иде шул. “Балта . Яра повесте белән бер тышлыкта басылды Яра" повесте турында һаман сүз өзелми, әмма уй- фикер Балта га барып җитә алмый. А И Солженицынның Один день Ива- на Денисовича Новый мир“да басылып илгә таралгач Ил Саттаров аны күтәреп алды нигезле, әтрафлы, дәлилле гыйльми мәкалә язып Мәскәүгә җибәрде Ул арада Александр Исаевичны чукый башладылар Язганы югары дәрәҗәдә булса да дөнья күрмәде Илнең гадәти булмаган фикерләү рәвеше, автор күңеленең чоңгылларына төшә алуы мине нык сокландырган иде Яшерен өметләр белән мин аңа Балта "ны тәкьдим итеп карадым Үз бәямне яшермәдем: бүгенге көндә татар прозасында мондый югары дәрәҗәдәге әсәр юк дидем Озак укыды ул романны, ярты еллар үткәч бер очрашып, сүрән генә гәпләшеп тә алдык Солженицынны аңы вә җаны белән яраткан егет минем әсәрне кабул итмәде шикелле. Инде ул да йөз чөергәч минем дә әсәргә мөнәсәбәтем үзгәрде Китабым хак бәя ала алмады дип кыйналмыйм Инде "Йәгез, бер дога да укучы күңеленә юл сала алмаса Ни уйлармын? Халкым белән бер арбага җигелеп бара алмадым, уф Алла'"—дип өметсезлеккә бирелүем бик ихтимал Балта кем кулында?“ны урысча чыгарып булмады, урысның зыялылары арасыннан әсәрне якын итәрлек адәмнәр табылыр да иде. "Кызлар хатлары урысча басылып чыккач мәктәп балаларыннан ниндиен хатлар алма- ХМЫК ШУЛ' балалары расында әдәбиятны зәвык белән кабул итүчеләр бар әзерлеклеләр күп Безнең ни. һаман шул инде авыл балалары укыштыра да сирәк-мирәк кенә авыл укытучылары да китап актаргалый Татардан китеп бетмәгән, урыска барып җитмәгән йон тэргәкләренә"ор™гра- фия белән детективтан башка берни дә кирәкми шул! Рәшат Миләүшәгә
Аяз Гъпиәҗев (сулдан икенче) һәм Сибгат Хәким (уңнан беренче) Вахит Юныста (сулдан беренче) кунакта 1984 ел
өйләнде, килен килгән төшкә минем китапларны иснәп-иснәп карады да ташлады Карыйм укыштыра1 Укыганы детектив' Ишле халык булгач урысның наданы әлләни күренми ә безнең татарның кабак башлары чәчрәп күзгә кадалып торалар
Кичә Вахит Юныска шалтыратсам Вахит гаиләсен йорт-җирен ташлап чыгып киткән икән Зәйнәп белән бер йортка байтактан сыеша алмыйлар иде мин моны күрмәмешкә салышып йөри идем Ниһаять чыдары беткән икән егетнең Алтмышны узгач хатын аеру зур хата, моны Фәрваз Миңнуллин мисалында күреп торабыз. Харап була тәки малай1
Төрмәдән кайткач бергә укып йөрдек җитдилеге янәшәсендә җиңеллеге шуклыгы да бар иде Баштарак мин өйләндем—ул кияү егете иде Соңрак Сания исемле гап-гади, бер дә укымаган кызга өйләнде—кияү егете булып кыз алырга мин бардым Ипле генә яшәп киткәннәр кебек иде. малай белән кыз үстерделәр
Фәрваз димәктән Язучылар союзында эшләгән чагын нык хәтерлим мин аның, үтә тырыш, намуслы, уңган егет иде Союзның бөтен эшен берүзе алып барды диярлек Мөдәррис Мусинны (обком) өнәмәде, яратмавын яшермәде дә Үткән съездларның берсендә шыпырт кына “переворот" әзерләделәр һәм алдан чак кына да белдермичә Фәрвазны алып ыргытып. Разил Вәлиевне Чаллыдан кайтардылар Шушы белдерү ясалганнан соң эшсез вә урынсыз калган гаепсез Фәрвазның кыяфәте күз алдымда Әҗәлгә алып баручы чире шул съезддан башланмады мыни? . Көл төсенә кергән Фәрваз бичара яныннан шыпан-шыпан гына тайды съезд халкы Ары-бире карангач, оятларына көч килеп. Шәүкәт Галиевне “эшеннән азат итеп" шул урынга Фәрвазны тәгаенләделәр Егетне бөтенләй ук урамда калдырырга ярамаганлыгын бөтен кеше дә ачык белә иде Шәүкәт урынына утырды Фәрваз Тора-бара Фәрваз баш мөхәррир дәрәҗәсен алды, намусын сатмады (Партия мәктәбен үтеп чыккан, әдәбияттан шактый читтә торган нәшрият директоры Харис Әшрәфҗанов белән эшләргә туры килде аңа ) Шушы җайсыз чорда әдәбият үсешенә кулыннан килгәнчә рыясыз булышып яшәде Гаиләсе таркалды егетнең' Фәрваз җәмәгате белән формально аерылышты Тиздән гаиләсен ташлап чыкты Асия Минһаҗова белән язылышып, истә-оста югында алар тагын бер бәбәй алып кайттылар Фатир алдылар Бу эштә минем якын катнашым булды «Безнең нәселдә алтмышны үткән ир-ат юк", дип белдерә иде Фәрваз 94тө аңа нәкъ алтмыш тула "Саулыгым какшады’ дип әлегерәк тә уфтана иде. менә ике-өч ел инде ул очраган саен зарлана Егет дәва эзләп уңга-сулга каерылды, үләннәр эчте, дарулар йотты Хәле торган саен авырлашты Шифаханә кунагы булып китте берзаман Фәрваз Керә, ята, тикшеренә, бик сирәк табыла торган әмрикән төймәләре алып чыга, шулар ярдәмендә җанын саклый Ә күңелендә шом "безнең нәселдә ир-аттан алтмышны үтә алганнары юк'" Күңел капкасын киереп ачып куеп ШОМга юл бирдеңме—беттең
Китәремө атна калгач, карчыклар чуагының матур, йомшак бер көнендә Лит- вин белән Фәрваз янына кагылдык Алексей Львовичның үз йомышлары минем дә нәни генә белешәсе эшем бар, бер очтан саубуллашырга да кирәк Кердек, утырдык, сүз ялганмый интектерде Була бит, өчебезнең дә тел очында сүзләр туып сүнә, берәү дә ачыктан-ачык уртадагы суык учакка ботак ташларга ашыкмый Фәрваз элек тә зарлангалый торган иде. ниһаять өстәлгә түше белән ятып, янтаеп зарланырга тотынды "Авырта Теге дару сызлауларны баса торган иде элек, хәзер дару юк Казанда да юк икән! Польшада бар диләр, кабы йөз мең сум! Ул кадәр акчаны мин каян алыйм' Һич түзәр әмәл калмады'' Эссе көн, бөркү бүлмә, дәүләт оешмаларында ремонт гасырлар буе туктамый коридордан буяу исе саркыла, тынны кыса Фәрваз тәрәзәгә моңсу гына карап алды да "Әллә иртәгә бер җай табып табигатькә чыгып керәбезме?" дип сорады Без, Литвин белән, алмаш-тилмәш аның фикерен хупларга тотындык
Килешенгәнчә, көндезге өчтә машина белән алар килеп җитте мин чыгып утырдым, яңа диярлек "Волга" машинасы алга элдерде Литвин белән Фәрваз арткы урыннарда, Фәрваз аякларын кая куярга белмәгәндәй ярым ятып кыйм- шанып, әйлөнгәләп бара Литвин үз дачасына барырга өнди Мин 'кая алай еракка9 Ике сәгатьтән караңгы төшә, якты күздә кайтып элгәшергә иде' дип кирегә сукалыйм Чуар-чабыр киемнәргә төренеп каршылаган урман эчләп бе-
равык бардык, машинага юл еракмыни, "Аккош күле"нә якынлаштык. "Аккош күле'ндә туктыйбыз!"—диде Фәрваз Без риза, җил ягыннан гына торабыз. Фәрвазга каршы сыңар уебыз да юк. Уңга борылдык, язучылар дачасына таба юл алдык Бу сукмак-юлларда байтактан булганым юк иде. онытылган ятсынып як-ягыма карап барам Урман эчләп әллә нинди коттеджлар, йорт-куралар салып бетергәннәр, юан-юан аркандай койрыкларын селкеп олы. авыр авызлы этләр шигәеп озатып кала. Барып җиттек. Әдипләрнең тарихи, мәшһүр мәйданын уңда калдырып алгарак үттек, канатлары салынган капка белән җирне тырнап ачып дачаның эченә үк барып кердек.
18 октябрьдә иртәнчәк дәвам итәм.
Җирдә башлары көйгән өч-дүрт муртайган бүрәнә ауный, уртада агач төбе Яндагы йортка ишарәләп Фәрваз ' Монда Равил Фәйзуллин тора . диде дә. "теге башында Мансур Вәлиев". дип өстәде. Литвин букчасыннан коньяк чыгарды мин вак-төяк ризык хәстәрләгән идем, коньяктан соң йотарга су да ачтык Фәрваз эчәрме-юкмы дип каранган идем, кулы белән ишарәләп "салыгыз миңа да!" дигәч каршы килмәдек. Коньяктан соң тел ачыла. Литвин килештереп кенә бер-ике анекдот сөйләп алды Гадәтенчә, яһүдләр турында яһүдләр чыгарганнарны сөйли “Урам якка такта кадаклаганнар һәм кайчы сурәте ясаганнар Үтеп баручы ашыгып кына керә дә Чәчтарашмы монда9' дип сораган Юк,—дигән карт яһүд—Монда сөннәткә утырту1- -Нигә алайса кайчы сурәте ясап элдегез соң?" Хуҗаның кашы өскә сикергән ' Ә нинди сурәт ясарга боерасыз?” Бу анекдотны Литвин ярата, очрашып салган саен тәмләп, матур итеп сөйли. Ихтыярсыз көләсең Мин Литвинга, Фәрваз миңа ияреп көлде Тәки коньякның башына җиттек, тәвәккәлләп Фәрваз да капкалады Ризык чемченеп, шара-бара сөйләшкәләп басып тордык та баягы капканы йокысыннан уятып, шыгырдатып ачып урман якка чыктык Тәмле-татлы исләр таралып яткан урман юлы белән атлыйбыз, аякларыбыз, балачактагы кебек рәхәтлеккә чумып кыз- гылт-сары яфракларны көрәп юл ачалар. Кинәт Фәрваз сүзсез генә алга ыргылды, бер җир буе барды, тукталды, иелеп җирдән нидер алды Тын гына, каккан казыктай шунда хәтсез вакыт басып торды. Литвин белән без бер-беребезгә караштык һәм икебезгә дә бер уй. шомлы һәм аяусыз уй иңде Урман белән саубуллаша бит бу егет1" Борылып килгәч без аны сүзсез каршыладык, ул да аны-моны әйтмәде. Машина янына кайттык, төялдек һәм кайтыр юлга чыктык Күл янына җиткәчрәк Фәрваз машинаны уң кул якка борды Волга - быз күлгә терәлеп диярлек туктады Машинадан төшкәч Фәрваз баягы җитезлек белән яр буйлап теге башка китте, тукталды, озак итеп күлнең җансыз, шыксыз суына текәлеп-текәлеп карап торды, башы очына шәрә ботакларын сузган таныш агачларга карады. Ул монда яшәгән ләбаса! Без баягы шомлы фикерне кабатладык Күл белән саубуллашуы егетнең! —дидек Бу юлы ул ипләп, адымнарын санап як-ягына җете каранып килде-килде дә шоферга багажнигын ачарга кушты Шофер аракы чыгарды, ике чәркәгә яртышардан койды Фәрваз үзе эчмәде безне нык итеп, таләпчән тавыш белән кыстады Нишлисең. тотарга туры килде Ярлар котсыз, чүп-чар баскан, суы кимегән җансыз күл ягасында без озак тормадык, күз бәйләнә башлаган иде.шикле адәмнәр төялгән бер-ике машина да килеп туктады, эчтән кызлар чыркылдаганы ишетелде Шофер алар ягына карап, яратмыйча тына Ишәләр ярларны'- дип куйды Бармы гомере Вахитның? Булырмы?
ЙЭН 'АтОШ күле" урманына сәяхәткә чыгуыбыз миңа кире әө кискен тәэсир ясады Шуңамы, яңа әсәргә ныклап тотынырдан элек, шушы хатирәләрне язып калдырырга булдым Гомере озын булсын дустымның Тәгәрәп Т КЫмЫ Еар Аларны әзме-күпме аякка бастырасы, кеше итәсе бар лабаса Асия Минһаҗова күкләр телендә сөйләшә белсә дә җир-дөнья
ят^һамТЬң1РеНӘ УЛ кадәрле ү* яраклашкан җан түгел дип беләм Татар әдәбияты һәм без ничек көн күрербез? Фәрваздан башка ул ничек яшәр9
Ахыры киләсе санда