Логотип Казан Утлары
Шигърият

ЧАТЫРТАУГА МЕНӘМ...


Яшәү—мизгел
Кеше гомере, карасаң— Бары очкын чаткысы: Яшәү-үлем арасыннан Бнк аз гына атлыйсы...
Кемгә күпме язылганын Белми адәм баласы...
(Яшәгәндә бу дөньяда Изге эшем калсачы!)
Кылган эшләр, эзләр калсын!— Үтәр, китәр бу гомер...
Бу галәмдә безнең яшәү— Кыска гына мизгел бер.
Кем гаепле?
Төркиядә булдым күп мәртәбә. Хөрмәтлиләр безнең халыкны. Татар каберләре—чәчәк тулы. Югалтмыйлар уртак тарихны.
Күпне күрдем ерак Себерләрдә: Карурманда татар эзләре.
Тубыл, Төмән. Якут шәһәрендә Горур яңгырый татар сүзләре.
Күпме мактау ява Әләзәнгә - Бердәм яши мишәр туганым.
Укыла биш вакыт намаз анда, Иртәләрен яңгырьш азаны.
Зыялы
ЗЫЯЛЫСЫ, дибез, халкыбызның — Зур урында түрә булганны:
Туган телдә сүз катарга курка. Сәламләми хәтта туганны...
Мари Иле. Чуаш авыллары...— Татар анда әйтә үз сүзен.
Фнн җирендә, хәтта Штатларда Саклый татар газиз үз телен...
Ә без монда—милләт мәркәзендә. Кыерсытып рухын анамның,
Башка телдә нотык тотабыз ич. «Саклыйк, диеп, телен татарның*...
Акыллылар булып сөйләшәбез, Гаеплене читтән эзлибез. Рәнҗетүдә туган телебезне Гаепле тик бары үзебез!
мокыт
Үз телендә сөйләшүләр кая!— Татарлыктан хәтта ул кача. Мулла кушкан газиз исемен дә Яздырган ул инде башкача.
Рөстәм ЗӘКУНОВ (1957) — шагыйрь: *Яшәц мәгънәсе» исемле китап авторы. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Тукаемны, Такташымны сөйми. Имеш, алар авыл җырчысы. Мода өчен затлы китап җыя. Тик опера, имеш. «моңлы»сы;
Балетларга йөргән була... Милли Театрга ташмын вакытны...
Бу адәмме бөек татарымнын Зыялысы? Әллә чокьпы?
Күктән инә бар да җиргә Яңгырлары, карлары... Күкне тишеп боздык мәллә. Ник күбәйде зарлары?
Афәт Җирдә көн-тан атса. Сәбәпсез кан коела.
Гомерен үткән, вакытың җиткән, Заман башка, чоры бүтән. Горурлыкны югалтмыйча Китә белү кирәк икән...
Табыну
Үз туганы туганына! Җирдә каршы куела.
Шуңадырмы, юк тынычлык. Иман бетте җаннарда.
Үзең якла, күр чара дип. Ялварыйкмы Аллага?!
Акыл кирәк
Матур итеп китү кирәк. Андыйлар ник җирдә сирәк? ...Кәнәфигә килергә дә. Китәргә дә... акыл кирәк!
Азнакайның чал бабасы
Туган якка кайтып килгән саен Чатыртауга менәм сагынып.
Кылган чәчен тарый җилләр аның. Болытлары ага сарылып.
Иңнәрендә имәннәре сакта.
Тарих ята һәрбер тарафта. Балаларын көткән ана кебек. Каеннары моңнар тарата.
Азнакайның рухы чал бабасы Тирә якка ба1лый карашын: (Байбаклары карый күзен кысып...) Җилләр исә сыйпап чал башын...
Ак әбиләр безне озатып кала. Күңелләре һәрчак догада... Сагынабыз изге Чатыртауны,
Гомер юлы кайда узса да.