ЮЛ ТАМГАСЫ—ЙОЛДЫЗ ЯЗУЫННАН...


Әткәй гәҗит укый
(Хатирә)
Үз сәгатең суккач, китүләр бар.
Ә кайтулар, бәлки, юктыр ла.
Күз алдымда бер манзара тора:
Эткәй гәҗит укып утыра.
Эткәй гәҗит укый.
Көяа генә
Төзэткәлэп куя күзлеген.
Хәлфәләрдән алган сабагы да Тик башлангыч кына үзенең.
Гомер буе нужа йөген тартып.
Иңә төшкән инде ице дә.
Тормыш биргән сабагын да кушсаң.
Бер талмудлык булыр кимендә.
Эткәй гәҗит укый.
Вакыт-вакыт Көрсенгәлә!! ала.
Аннары
Үзалдына 1ына әйтеп куя:
«Влач безне тагын алдады.
Теге чакта да шул влач иде.
Беләсеңме, безне нишләтте Ой салыр! а дигән маяны да Калдырды > л тик бер бишмәтлек.
Инде менә кабат алладылар.
Э без менә кабат алдандык.
Кемнәр, әнә, 4шинельдән дә чыккан».
Без бишмәттән чыга алмалык...
Газинур МОРАТ (1959) шагыйрь, публицш т. «Мим гһньяны тыңгыич». Iг
кошлар». «Гои/е мерелгш» Һ.6. китаплар авторы М Җлил исеметһ/г республика һ.1н I Исхакый првмилчаре чауреаты Ка.шнаа яши
&
Доньясм да нжса үзгәрде күк,
Гел үзгәрде бишмәт хакы да.
Без дә үзгә хәзер.
Ә бу влач
Ник үзгәрми икән чак кына?
Ә бит үзе гел дә бердәмлеккә. Гаделлеккә безне чакыра».
...Бу сүзләрне әткәй әйттеме соң, Әллә үзем—әткәй җаена... Хатирәләр арта барган саен.
Уй чуала, хәтер саега.
Үз сәгатең суккач, кайтулар бар, Ә китүләр, бәлки, юктыр да.
Күз алдымда тора бер манзара: Әткәй гәҗит укып утыра...
Ятим
Тәкъдир аны иркәләп тә, Типкәләп тә сынады. Еллар исәбен җуйса да, Яна әле чырагы.
Дөнья дигән бер куышта Яши ул ялгыз башы. Хәл-әхвәл белешергә дә Калмады бер кордашы.
Кордашлары, кардәшләре Ашты күптән гарешкә.
Ул үзе дә юкса Локман Хәким белән бер яшьтә.
Йөртәдер җирдә бәндәне Җыясы тәгам, ашы.
Ярый әле дисбесе бар, Шул бердәнбер уйдашы.
Элек дөнья йөген тартты, Хәзер—дисбе төймәсен...
Вакыт исәбен җуйса да, Икендесен, өйләсен Яттан белә ул.
Догадан
Калдырмый төп-ыруын. Амин тоткач, көе килсә, Әйтеп куя җыр уын:
«Иделдә үтте тугыз хан, Җаекта үтте сигез...
Шул ханнарны күреп белгән Карт булам мин—белегез».
Тәкъдир аны тол итеп тә, Кол итеп тә сынады.
Вакыт исәбен җуйса да,
Яна әле чырагы.
Дөнья көтеп ята шулай, Башка эше юк аның.
Дога багышлар бәндәнең Көтә әле туганын...
Буйдак
Пар мендәрдә ялгыз башы Ята төнне ябынып.
Сөяр иде, яры юк шул, Сөяр иде, яры юк.
Тәүге ярын төштә күрсә, Гел яхшыга юрады.
Сөяр иде, яры юк шул, Сөяр иде, юк яры.
Гөнаһларның кершәне дә Тәкъдиренә ягылып Калды бугай...
Сөяр иде,
Яры юк шул, яры юк.
Тәүге яры төшләрендә Рәшә кебек югалды. Сөяр иде, яры юк шул, Сөяр иде, юк яры...
Шәҗәрә
Дамир Гарифухжинга
Ерак элгәрләрне барлап Утырган чакларым бар.
Кыйссаларын сыктый-сыктый Укыган чакларым бар.
Нманнны сатмаган очен Ил белән бөлгәнем бар. Шәжәрәләр бакчасынла Калганын йөргәнем бар.
Кыйссаларын көйли-койлм Уйланган чакларым бар. Атилла хан ыстанынла Уянган чакларым бар.
Шәжәрәнен тамырлары Сау, шөкер, исән-аман. Ябалдашы гына менә
Коргаксый бара һаман.
Нух бабайнын көймәсендә Иделлар кичкәнем бар. Әбелхәят суларын ла Кушучлап эчкәнем бар.
Күктә тамырланып үсәр Шәҗәрәдер, югыйсә.
Безнең гомерләр дә, бәлки. Сыктап укыр бер кыйссадыр. Көйләп укыр бер кыйсса...
Франсуа Вийон
* Мин үземнән гайре барысын ла беләм: Абага ник чәчкә атканын ла.
Сулар нигә үр!ә акканын ла.
Мин үземнән гайре барысын ла беләм: Ике нкен ник биш икәнен дә.
Хозыр картның кая киткәнен дә.
Мин үземнән 1айре барысын ла беләм:
Бу дөньяның иң зур хатасын да,
Гайсә пәйгамбәрнең атасын ла.
Мин үземнән гайре барысын ла беләм:
Бу юлларның кая нлтәсен лә.
Кузгалыр! а накыт җнтәссн лә.
Мин үземнән гайре барысын ла беләм...*
Торналар киткәндә килгән уй
Фал китабын ачып юрасаң ла. Юш килмәстер мәгәр юратнан. Бу дөньяда кеше днгэнең дә Оча-оча китеп ниаладыр.
Кошлар кебек ул да адашмыйдыр. Очар юлы кыйбла инанадыр. Күктә күрмешләре тәкъдиренең Кара әрҗәсенә языладыр.
Бу дөньяда Вакыт днг энең дә Кошлар юлы кебек җуеладыр. Кара әрҗәдәге соңгы хәбәр Күкләр хәтеренә > еладыр.
(Ттл гид)
Минем сәгать әкрен йөри бугай...
Минем сәгать әкрен йөри бугай.
Гел соңарам, һаман кабаланам.
Ямчы агай камчылаган саен.
Мин дөньядан артта кала барам.
Артта кала барам, чабышларда Иң соңарып килгән чаптар кебек. Дөньясы да юкса сәер генә—
Алга карап, артка чапкан кебек.
Дөнья куа белми йөдәгәнгә,
Артта кала барам заманадан.
Минем дәрвиш икәнлекне Вакыт Күптән инде, ахры, чамалаган.
Минем сәгать шуңа әкрен йөри.
Әкрен яна бугай учагым да.
Гел кичегәм... Миңа насыйп яр да Күптән инде ятлар кочагында.
Дөнья куа белми йөдәгәнгә,
Җәяү атлыйм Киек Каз юлыннан.
Юл тамгасын таныйм 1I лаһының
Күккә уйган йолдыз язуыннан.
«Ул гел кичекте», дип, фәрештә дә Язып куяр гамәл дәфтәремә.
Тик мин шуны беләм:
Беркайчан да
Соңга калмам соңгы сәфәремә.
Ямчы агай камчылаган саен Мин дөньядан артта кала барам.
Мин үзем дә иске сәгать бугай,
Гел соңарам, һаман кабаланам...
Меланхолия
Бу араларда Шундый хәл, туган: Уй качты баштан. Эш төште кулдан.
Моң качты җырдан. Кот качты илдән. Күз түбән тездән. Сүз— түбән билдән.
Мәхшәр көнмени. Катарсың шаклар.
Кая карама— Шартлау да шартлау.
Сәясәтләре Туксак та чатан.
Бар дөньясында Туй итә шәйтан.
Барасы юлны Каплаган томан...
Бу араларда Шундый хәл, туган.

Реклама