ТЭТЧЕР МАҖАРАЛАРЫ


Ә тагын ике көннән башлыкның хәбәре иреште: чыннан да студент кызлар
вагонында бер кыз бала юл буе көчеге белән уйнап барган. Алар Ижевскида гына
төшкәннәр.
Шул ук көнне мин «Казан-Ижевск» поездына утырдым.
Җирсү
Инде менә... төн уртасында, Ижевск каласында, вокзалга якын гына биш
катлы йортның кысан аш бүлмәсендә Әлфиянең өзек-
өзек сөйләгәннәрен тыңлап утырам.
—...Кичә кичен ул юкка чыкты. Качты... Ияләшә бугай
дип уйлый гына башлаган идем. Башта, ике тәүлек буе
берни дә ашамаган иде. Менә кичә җамаягын да ялмап
куйды. Аннары күзен ярым йомып көнозын
кымшанмыйча ятты. "Ияләшә" дип уйларлык иде шул.
Кичен урамга алып чыккач кына әллә нишләде:
иснәнде дә иснәнде. Борын яфраклары киңәйде,
колаклары үрә катты. Шул чакта якынлашып килүче
поезд тәгәрмәчләренең тыкылдавы ишетелде.
Маэмайны әсәрләндергән бу тавыштан котылырга теләп,
мин аны керү ягына тарткалый башладым.
Өйгә кергәндә тынычланган кебек иде инде ул. Керү
белән кухняга, өстәл астына шуышты, башын тагы
тәпиләре өстенә салды. Ә күзе һаман "аю"да булды.
..."Нинди хөкем чыгарсаң да—мин риза" дигәндәй,
Әлфия тынып калды. Ә бераздан, нидер исенә төшеп,
тәрәзәгә борылды. Мин дә шул тарафка карадым ҺӘМ имәнеп киттем: анда,
тәрәзә төбендә—минем "Мехлы аю"ым!
...Менә ни өчен Тэтчерым үзенә урынны кухшда (җитмәсә,өстәл астында!)
сайлаган икән, йә Хода!.. Әйе, әйе, "Аю” аңа туган өйне искәртеп торучы бердәнбер
юаныч булган.
Теге чакта... Ярый әле ул көнне мин бу кадерле сувенирны биреп җибәрергә риза
булганмын. И язмыш!.. _
...Бүлмә эченнән ишетелгән ыңгырашу авазы уйларымнан бүлде Ыңгырашуга
"ән-ни!" дигән өн дә өстәлеп, сискәндереп җибәрде
—Айгөл саташа,—диде Әлфия.—Гел шулай саташып йоклый.
"Бар, тынычландыр кызыңны" диюемне аңлатып, мин Әлфиянең кулына кагылып
алдым. Әмма ул кузгалырга ашыкмады, ишеккә текәлгән көе урынында калды Мин дә
шул якка борылдым ҺӘМ... Һәм анда, кухш бусагасында, ап-ак озын күлмәкле кыз бала
кочагында... Тэтчерымны күреп тынсыз калдым.
Дәвамы. Башы журналның I санында.
. - Күкләрнең җиденче катыннан мине ж^ргә төшерергә Әлфиянең бер җөмләсе
җитте; аның "Куеп тор әле, Айгөл, шул Марусяңны" диюе булды—мираж юкка чыкты.
Инде ул урында... бала кочагында... маэмаем кебек үк күксел-соры төстәге песи иде.
Бәхет бүләк иткән әлеге күренешнең мираж гына булып, шул ук мизгелдә юкка
чыгуыннанмы, әллә шушы хәтле нык алданып җирсенүдәнме—тамагыма төер утырды.
Үземне көчкә кулга алып, мин, ниһаять, телгә килдем:
—Песиегез... Марусягыз була торып Тэтчерны урлау—нигә кирәк иде?!..
—Без аны урламадык. Маэмайны безгә дәү әнием биреп җибәрде.
—Ничек инде ул—"биреп җибәрде"? Маэмай аныкы түгел бит.
Кызының сүзләренә Әлфия ачыклык кертте:
—Айгөл дөрес әйтә, Тэтчерны апкитергә кайнанам кушты. "Эт монда комачау
гына, үзегез белән апкитсәгез, апагызны авыр бер мәшәкатьтән коткарачаксыз", диде.
Маруся атлы песиебез барлыгын әйткәч, "юлда адаштырырсыз, җэ берәрсенә биреп
җибәрерсез; аны мин Казанда адаштырып-адаштырып карадым инде— барыбер
кайтты, ә Ижаудан кайта алмаячак", диде... Сезгә комачау икәнен белгәч, Марусяга
уйнарга иптәш булыр диеп апкиткән иек...
...Әлфиянең сөйләгәннәре, ниһаять, аңыма барып җитте, әмма күңел кабул итә
алмады. "Ник?", "Ни өчен?" дип сөрән салудан көчкә тыелып, хәтер- хатирәләремдә
актарына башладым. Тик... чигәмне берөзлексез "юлда адаштырырсыз",
"адаштырырсыз..." дигән өн кысып, гаҗиз калдыра.
..."И апа! Апа!.. Тэтчерның сиңа ни зыяны тиде соң?" дип пышылдавымнан айны п
киткәндәй булдым, һәм уйларым да Петровски бистәсе тирәсендә әйләнә башлады.
Бистә белән бергә апам һәм Тэтчерга кагылышы булган вакыйга-хәлләрне дә күз
алдыма китердем.
...Әйе, ул чакта әле көчеккә ике генә ай иде. Мин өч көнлек командировкага
китәргә юллама алдым. Ирем Мәскәүдә эш тармагы буенча киңәшмәдә булганлыктан,
Тэтчерны күршеләрдә түгел, Петровскида апада калдыруны кулайрак күрдем.
Апа кире бормады, "Сумкага салып аны да үзең белән апкитәсең барые" дип,
шуклана-шуклана алып калды. Ә мин кайткач... "һушны алган бияләй хәтле генә бу
нәмә" турында кабат-кабат сөйләде.
...Бер көнне апа Казанга, мотоциклы белән машинага бәрелеп, больницада
савыгып килүче төпчек улы янына барырга чыккан. Сәфәре дә уң булырга охшап тора
икән: урман сукмагыннан олы юлга аяк басуга ук "Матюшино" автобусы кү ренгән...
—...Автобус шәһәргә якынлашып килгәндә генә,—дип дәвам итте апам,— бер
хатын чырылдап җибәрде: "күсе", "күсе!" диеп акыра-бакыра башлады. Шул минутта
теге "күсе" минем дә аягыма бәрелде. Утыргычымның астына карасам—исем
китте—Тэтчер борыны белән балтырыма төртә: "Мин әле бу, биредә бернинди дә күсе
юк, курыкма", диюе инде үзенчә.
Теге хатынны тынычландыру өчен мин маэмайны өскә күтәрдем Көлү
тавышларыннан автобус шартлый дип торам...
Тэтчерыңны әйтәм нинди хәйләкәр бит, ә?! Сумкама тәм-том ризыклары
тутыруымны күргәч, бу күчтәнәчләр белән сезгә барырга җыенам дип белеп, кайтырга
уйлаган бит тәки... Форточкадан чыгып, агач-куаклар артына кача-поса тукталышка
килүе әле бер хәл, ә менә беркемгә дә күренмичә, сиздермичә генә люгҗизаГ КӨРӘ аЛУЫ'
ШуНАуК УтыРгычпаР астына яшеренүе... Бусы инде—
Маэмайның галәмәтләре турында сөйләшә-сөйләшә, көлешә-көлешә
"Павлюхин" тукталышына килеп җитүебез дә сизелми калды. Төшеп кенә өлгердек,
РКБга баручы автобус килеп туктады. ' ™ог«.
читкәТәГапкитТем ДПА- КИЛе" кайнашкан халь'к арасыннан Тэтчерны бер читкәрәк апкиттем
дә. Мин килгәнче шушында гына утыр",—дидем. Көчек автобуста китеп баруымны
томырылып карап калды.
Больницадан соң тагы тукталышка килсәм... күзем шар булды—тәки көтеп утыра
бит! Адәм ышанмаслык хәл: ике айлык нәмә... дүрт-б^сәгать буена мин калдырган
урыныннан кымшанмаган да! Сөйкемле^ип жәлләгәннәрдер
инде, алды тулы сый: күмәч сыныклары, колбаса-сыр кисәкләре, морожный стаканы,
көнбагыш өеме. .
Калдырып киткәндә бөтенләйгә хушлашкан идем—апкитмәгәннәр шул.
"...Бөтенләйгә хушлашкан идем—апкитмәгәннәр шул".
И Раббым, ризасызлык төсмерләре салынып әйтелгән бу җөмлә—апаның
Тэтчерны өнәмәве хакында мине кисәтергә, һичьюгы искәртергә тиеш иде ләбаса!
Әле моңа өстәп, үзенең бер килүендә... тәгәрәгән каләмемне алу өчен Тэтчер
йоклап яткан кәнәфине күчерүемне күреп, "Ал-ла, бигрәк кадерле инде, креслосьн ние
белән күтәрмәсәң—олактырасы нәмәне; "эт тормышы" диләр тагы, миңа эләксен иде
әле шушындый эт тормышы" кебек гыйбрәтле сүзләр белән безнең тарафка төксе
караш ташлавы да—минем “күзне ачмаган'
Хәер, сиземләгән булсам да... әьәмият биреп бетермәгәнмендер. Чөнки соңгы
айларда апа белән Тэтчер арасындагы мөнәсәбәт күз алданырлык, акыл
томаланырлык дәрәжэдә дустанә иде бит. Маэмайның туганымны ихлас яратуы, аның
килүенә чиксез шатлануы минем үземне дә сөендерә иде. Өие, әйе, апа килгән саен
аның каршысына утырып Тэтчерның өи хәлләрен сөйләве ә туганымның:
"шулаймыни?”, "и-и, шулай булдымыни?", алай икән! дип, маэмай сөйләгәннәрне
җөпләп тыңлавы—үзе бер тамаша, үзе бер бәйрәм иде. Һәм мондый минутлар, ошбу
күренеш—тормышыбызның матур бер бизәгенә әйләнгән иде.
Гадәттә мондый диалог ун-егерме минутлар дәвам итә; ә кайчакта, Тэтчер китеп
барган җиреннән борылып килеп янәдән "сүз башлаганда", озаккарак та сузыла. Бу
очракта апа: "әле сөйләп бетермәдеңмени?", "оныткансыңмыни?", "әйтәсе сүзләрең
калганмыни?" диеп соклана-соклана тыңлый, ҺӘМ. . ҺӘМ артыннан: и сылудыр ла үзе, ә
күзләре... тач кеше күзләре инде, дип капа.
Гаҗәп, безгә килгән бүтән кунаклар белән Тэтчер мондый озын "әңгәмәләр"
кормый. Без сөйләшкәндә исә ара-тирә "сүз" кыстыргалап, тыңлап кына утыра. Ә
апага... фәкать апага гына—бөтенләй аерым мөнәсәбәт!
Нигә алай? Сәбәбе нидә? Моның җавабын кем белә?!..
Кайвакыт апа үзе белән маэмайны да прогулкага чакыра "Шәһәр кибетләрендә
йөрербез дигән идем, апаңның вакыты юк әнә; сиңа да бер прогулка булыр— киттек,
Тэтчер",—ди.
...Бу "прогулка"ларның Тэтчерны адаштыру өчен махсус оештырылуын кем
уйлаган инде ул чакта?!
—...О-о, тагын ностальгия!..
Айгөлнең бу сүзләре мине сискәндереп, айнытып җибәрде, һәм мин сеңпемнең
өстәл астына ишарәләүче кул хәрәкәтен шәйләдем.
—Нишләтәсең инде аны—сагына бит.—Әлфия дә өстәл астындагы песиләренә
ымлады.—Марусяны әйтәм, Тэтчер яткан урынны килә дә исни, килә дә исни Яраткан
идек тә. качты шул Тэтчер, качты..
—Нишләп качырдыгыз соң?
—"Лампочкам янды, синең запасың юкмы?" дип, кичен күршем кереп чыкты.
Ишекне ачып-ябу да җиткән бит әнә... Әйтәм бит: поезд килүен тоеп нык борчылган
иде ул.
—Эзләп карадыңмы соң?
—Бүген көне буе вокзал тирәсен айкадым
—Соң?..
—Дежур миллиционер бәләкәй генә бер этнең төне буе вагоннар янында
бөтерелүен күргән. Куып-куып та китмәгән көчек.
...Димәк ...димәк, маэмаем үзенең поездын—әйе, әйе, тәгәрмәчләренә хәтле туган
илкәенең җилен сеңдергән поездны эзләгән.
Төнге очрашу
Әлфиянең ай-ваена карамыйча, үземнең арыган булуымны да искә-исәпкә
алмыйча, шул ук төндә кайтасы иттем.
Мин вокзалга килеп җиткәндә “Ижевск-Казан" поездына утырту башланган иде
инде. Утырасы вагонымны карый-карый атлаганда кемдер ж^ңелчә генә иңбашыма
кагылып: “Нихәл,якташ!"—дип эндәште Борылдым ҺӘМ дөньядагы иң кадерле кешемне
күргәндәй, кычкырып җибәрдем
—Ярабби, мыеклы машинист!..
Якташым көлеп җибәрде Һәм:
—Якыннарым миңа "Федя" дип эндәшә. Кемгәдер—Федор, кемнәрдер өчен бик
күптәннән Федор Андреевич инде мин,—дип, танышырга кулын сузды.
—Федя!.. Федор!.. Федор Андреевич!..—Әнә шулай такылдый-такылдый, мин ике
куллап аның беләгенә ябыштым.—Сез... сез минем өчен бу караңгы төндә күкләрнең
җиденче катыннан иңгән кояш кебек,—дидем... һәм тукталып калдым. Ходаем, ул
минем болай дулкынлануымны дөрес аңлармы?!
Дөнья күргән кеше аңламыймы соң! Йөзендәге елмаюын да киметмичә,Федор
әфәнде минем бу шигемне юкка чыгарды.
—Маэмаен юллап Ижевскига ук килеп җиткән ханым алдында чал башым
үзеннән-үзе иелә.—Ул, чыннан да, әз генә чүгә төшеп, башын иде.—Ә хәзер
эзләү-эзләнү нәтиҗәләре турында кыскача гына сөйләгез инде?!..
Түкми-чәчми генә сөйләп чыктым да йөзенә текәлдем.
—Бөтен өметем сездә инде, Федор Андреевич. Сезнең менә хәзер очравыгыз да
юкка түгел бит ул. Тэтчерымны сез... нәкъ менә сез табарсыз кебек тоела. Урлаган
кешеләреннән ул кичәге төндә качкан. Дежур милиционер аның биредә, вагоннар
тирәсендә йөрүен күргән. Димәк, ул Казан поездын, үзе килгән вагонны, ягъни
сезнең составны эзләгән.
—Кичәге төндә биредә бүтән бригада иде. Карагыз әле... Нишләп әле сез
маэмайны нәкъ менә поезд белән кайтырга тиеш дип уйлыйсыз? Аның автобуска,
яки очраклы бер машинага утырып китү ихтималын нигә исәпкә алмыйсыз? Бәлки
әле җәяүләп кайтыр; бәлки инде юлдадыр ул, ә?!
—Гафу итегез, минем болай уйлавымның үзенә күрә логик нигезе бар. Быел без
җәй буе Васильево янындагы бакчабызга йөрдек. Бакчага поезд белән барабыз
икән—поездда кайтабыз да. Машинада барсак, билгеле инде, машинабызда
кайттык. Әле тормыш тәҗрибәсе булмаган, алты айлык Тэтчер өчен гадәткә
әйләнгән бер кагыйдә кебегрәк инде бу! Ижевскига поездда килгәч...
—Аңладым... Шулай да, маэмайның миңа очрау ихтималы бик аз; юк дәрәҗәдә
дисәм—дөресрәк булыр. Көнчыгыштан—көнбатышка, яки киресенчә, көнбатыштан
көнчыгышка йөрүче бик күп поездлар Казан белән Ижевск калалары аша уза.
Тагын... бездән Ижевскига килүче, яки бу шәһәр аша үтүче Казан поездлары бар.
Димәк. Ижевск аша тәүлегенә дистәләгән состав, йөзләрчә-меңнәрчә вагоннар үтеп
тора. Күбрәк түгелме соң бу—үзегез әйтмешли, бала яшендәге көчек өчен?!
Чынбарлык, хөрмәтле ханым, менә шундый... Йә, ничек ярдәм итә алам инде мин
сезгә?
—Аласыз, Федор Андреевич, аласыз! Сез Казан машинистларының барысын да
беләсез бит. Машинистларга да, үзегезнең проводницаларыгызга да минем
үтенечемне җиткерсәгез, маэмайны күрүләре турында алар, Һичшиксез, сезгә хәбәр
итәрләр. Ә сез—миңа! .. Менә монда адресым белән телефоным язылган!
Мин шушы сүзләр белән якташыма визиткамны суздым.
—О-о, сездәге оптимизм!—башын чайкый-чайкый, Федор әфәнде сәгатенә күз
ташлап алды.—Вокзал башлыклары әмеренә инде менә сезнең гозер дә өстәлде. Бу
эшкә ныклап тотынмыйча булмас, ахры. Ә хәзер кузгалырга вакыт. Сез дә безнең
поездда кайтасыздыр бит?! Хәерле юл телим!
Күңелемдә өмет кузы калдырып, ул паровозына ашыкты.
...Ә көн үзәгендә мин янә аның көр тавышын ишеттем.
Хәзер үк Юдино бистәсенә барыгыз!?—Машинистым адрес атады.—
Мәрьямне сорарсыз. Бу хатын алдагы составның купе вагонында эшләде. Федор
Андреевич җибәрде диярсез.
Мин дулкынлануымнан ык-мык килгән арада телефонымда кыска-кыска
гудоклар гына ишетелә иде инде.
Икенче вагон
...Хуҗабикә сүзен:
- Алар поезд кузгалыр вакытта гына килеп життеләр,—дип башлады.—Әни
кешенең кызына текәлгән күзләре бик тә борчулы иде. Шунда, аларның аяк астында,
ананы юатырга теләгәндәй, нидер әйтеп маташучы көчек тә күземә чалынды... И ул
көчек! Ул булмаса, мине эштән очырачаклар иде бит...
—Мәрьям ханым купеда ни булганлыгын сөйли башлады. Аның сүзләре
бәгыремне көйдерә; Тэтчерым урланганнан бирле юньләп йокы күрмәгән, ялны
белмәгән күзәнәкләрем сулкылдый, һәм мин ул төндәге вакыйгалар эчендә
маэмаемның бөтен хәл-халәтен күз алдына китердем.
...Бу урыны җайлы иде Тэтчерның. Куаклык әйбәт бер куыш кебек икән: теге, үзен
куып интектерүче милициядән дә яшерде бит менә: күзәтү, йоклап алу өчен дә уңайлы:
чирәм-үләне дә йомшак, җылы да әле, жңтмәсә. Аны монда алып килгән поезд
күренгәнче шушында йоклаячак ул: менә бусы, паровозы "пошкыра" башлаганы гына
китсен дә... рәхәт бер йокыга талыр.
Ә-ҺӘ, кузгала бугай инде, проводницә да әнә бер аягы белән вагон баскычына
басты. Басты... ҺӘМ нигәдер тукталып калды.
Маэмай проводница борылган тарафка күз салды. Вокзал ягыннан йөгерүче ике
хатын-кызны ул да күреп алды. Менә инде аларның сүзләре дә аермачык ишетелә
башлады. Чү, болар бит туган телдә, әйе, әйе, аның (ягъни Тэтчерның) апасы, абыйсы
сөйләшә торган газиз телдә сөйләшәләр ләбаса!
—И кызым,—ди бит әнә өлкәне,—безнең Ижау ул Казанның бер районы кебек
кенә. Ничекләр яшәп китәрсең, ничекләр укырсың икән инде син ул Казан
калаларында?! Әтиең дә кайтып жңтмәде ичмаса. Үзебезнең машинада илтеп,
урнаштырып кайтасы иде дә бит, самолетлар очмаган шул: жңр тетрәгән Ташкентта.
Бер кире килсә килә бит ул—билетлары да шушы икенче, купелы вагонга гына калган,
хәерсез. Юлдашларың җүнле кешеләр булса ярый ла. Күкрәкләреңне дә капламаган
бу кофтаны кигәнсең, җитмәсә. Ялгыз кыз баланы аерым купеда кемнәр яклар, йә
Ходам?!
Ананың бу монологын артык тыңлый алмыйча, ике-өч сикерүдә алар каршысында
пәйда булган Тэтчер: "Үзем, үзем яклыйм кызыңны, борчылма?!"— диюен сизми дә
калды.
Аның бу "сүзләрен" хуплагандай, кузгалуны аңлатып паровоз кычкыртты
Кызның чемоданнарына ышыкланып, маэмай да вагонга үтте. Купеда берәү дә юк
иде. Тәрәзә янында, "сандыклы сәке" астында, аяк киеме сыярлык кына урын бар.
Көчек шунда шуышты.
—Синең урының шушысы!—Кыз бала артыннан ук кереп җиткән проводница
Тэтчер яшеренгән "сәке"гә ымлады.—Ят та йокла, үскәнем. Юлдашларың бүтән
купеда, иптәшләре янында. Алар кайтканчы йоклаган бул, яме?!
Вагон хуҗасының әмер кебегрәк әйтелгән бу сүзләре сагайта калды. Ананың бөтен
борчу-хәсрәт дулкынын үзенә алган маэмай бу минутта үз поездында, үз вагонында
кайтырга ниятләве турында бөтенләй оныткан иде инде. Бөтен барлыгы белән ул
шуны гына белде: бу кызны якларга кирәк! Әмма кемнән, нәрсәдән якларга кирәклеген
әлегә сизенми, тоемламый иде ул.
...Вагонның талгын гына тирбәнүе йокыны китерә башлады Бөркү булса да кыз
җәймәсен башыннан ук ябынды: йокларга җыенуы инде бу1
Күрше купедагы берәүнең гырлаганын тыңлап ята торгач, маэмай да үзенең күз
кабаклары авыраюын тойды. Селкенеп аласы, йокыны куасы иде дә бит. кызны
уятудан куркып, кымшанырга кыймады.
Шулай да кыймылдарга, бу кысан почмакта оеый башлаган аякларны язарга кирәк
иде.
Тэтчер купеның өстәле астына шуышты, ҺӘМ аякларын сузып җибәрде Тәпиләре
шундук җылы җәймәгә орынды. Кызны уятырга, 'җәймәңидәнгә төшкән' дип кисәтергә
кирәк иде. Кофтасыннан тартса әйе, әйе, кыз уянып беткәнче почмагына шуышырга
өлгерә бит әле ул.
Маэмай "сәке-ятак"ка үрелде, әмма нәкъ шул мәлдә ишектә ят тавышлар
ишетелде.
...Купеда пәйда булган өч әзмәвернең дә күзләре кулларын дугалап чалкан йоклап
ятучы кызга текәлде. Аларның бу карашыннан көчекнең ионнары тырлаиды, Һәм ул
бөтен барлыгы белән караңгы почмагына сеңде. Тумыштан килгән үзен- үзе саклау
инстинкты иде инде бу.
Ниһаять, әлеге адәмнәр бер-берсенә ниләрдер әйтеп, көлешеп алдылар Ят
телдәге сүзләрне аңпамаса да. гәпнең кызга кагылышы барлыгын тойды маэмай, һәм
бу тою-сизенү дулкыны аны почмагыннан кубарып, алгарак этәрде Хәзер тегеләрнең
бөтен хәрәкәтен күзәтә ала иде инде ул.
Менә берсе каршы як "сәке-сандык"ны ачып, шешәләр чыгарды Икенчесе
дипломат-портфеленнән шоколад алды. Маэмайның авыз суларын китереп, купега
казылык исе таралды.
һәр сүзенә каты басым ясап:
—Крр-асавица,—дип башлады өлкәнрәк күренгәне Тэтчер да аңлаган телдә,—
тор әле, тор; синдәй кызлар юлда йоклап, гомерләрен заяга үткәрергә тиеш
түгелләр; тем более Сергоның туган көне—табыныбызны матурлаш!
Маэмай күңеленнән генә кызга: "Торма!"—дип ялварды. Тик кыз бала торды һәм
әзмәвер күрсәткән урынга шуышты.
Аны үзләре белән таныштыра-таныштыра, касәләрне сыеклык белән
тутырдылар. Араларында яшьрәк күренгән Серго дигәне кыз янына утырды.
—Туган көн хөрмәтенә!—дия-дия, өлкәне кызга да касә сузды.
—Мин... мин... кичерегез инде, мин эчмим бит,—диде кыз бала тотлыга- тотлыга.
—Бу—француз коньягы—дөньяда иң затлы эчемлек. Моңардан баш тарту— бик
зур гөнаһ санала,—дип кыстады әзмәвер.
Кыз янә башын чайкады.
—Ә безнең кавемдә хәмер эчү—гөнаһ! Мин—мөселман кызы,—диде ул,
ниһаять, кыюлана төшеп.
Шешәдәшләр күз карашлары белән генә аңлашып алдылар.
—О-о, әбиең әнә ничек яхшы тәрбияләгән үзеңне! Сезнең халыкның
традицияләрен без бик хөрмәт итәбез. Булмаса, болай эшлик: син Сергога
исәнлек-саулык теләп, сок кына эчәрсең—бәйрәм бозылмасын инде...
Янә "сәке-сандык" ачылды. Өстәлгә әфлисуннар тәгәрәде, сок каплары куелды.
Купеда эссе-тынчу иде. Юлдашларының кузгалуыннан файдаланып, кыз да
урыныннан торды; кечкенә сумкасыннан кулъяулыгы алып,сөртенгәндәй итенде.
Кызның Һәр хәрәкәтен күз угында тоткан Серго тәрәзәне ачты. Купе урман исе
белән тулды. Өстәлнең икенче ягына килеп баскан кыз исә тәрәзәдән башын тыгып
чәчәк исләре аңкыган һава сулаудан тыелып кала алмады. Ә бу мәлдә тегеләр
хәмер белән мөлдерәмә касәгә сок тамызу белән мәшгуль иде.
—Утырышабыз!—диде катгый тавыш.—Касәләребезне тын алмыйча гына
бушатабыз да, крр-асавицабыз йокларга ятар, ә без бәйрәмне бүтән купеда, дуслар
янында дәвам итәрбез. Йәле, эчеп җибәр әле, матур-кай, согыңны!
Маэмай борыны белән кызның аягына орынды: "Эчмә, эчә күрмә!"—дип әйтүе
иде бу.
Агайлар шуклана, дип уйлады кыз. Әмма үзенең касәгә үрелгән кулы, ток
тоткандай, тукталып калды.
—Җә, җә, әллә виноград согын да эчмәс идеңме?!
Аяк өсте баскан әзмәвер касәне алып кызның иреннәренә тигезде. Туташ башын
чөеп җибәрде. Бик уңайлы поза иде бу: теге адәм, "тәмлеме сок?" дия- дия, аның
авызына хәмер койды.
Кинәт кенә хәле китеп күз кабаклары авырайган кыз баланың башы Сергоның
иңбашына ишелде.
—Ну, без киттек,—диде теге агай Сергога.
Ә икенчесе ыржаеп:
—Безгә калым тиешлеген онытма!—дип өстәде.
—Бөтенесе дә әйбәт, искиткеч әйбәт булыр,—дип сөйпәнә-сөйләнә, Серго
кызны ятагына салды. Үзе аннан күзен алмыйча гына чишенә башлады.
Менә ул чишенеп бетеп кызга таба иелде. Хәзер Тэтчерга аның аяклары гына
күренә иде. Маэмай тагы бераз шуышты һәм... һәм кызның кофта сәдәпләрен
ычкындырып маташучы йонлы кулларны күреп алды. Менә ул куллар бер сәдәпне
ычкындырды, икенчесен йолкып ыргытты, ә чираттагысын... кофтасы- ние белән
бергә умырып атты.
Йоклап яткан кызның ялангач тәненә әлеге куллар орынган бер мәлдә, маэмай
ятакка сикерде һәм. “тиясе булма!" дигәнне аңлатып, "һау-һау"лап алды. Ерткычка
әверелгән адәм аны шундук тибеп очырды.
Тэтчер бу юлы әзмәвернең җилкәсенә үк сикерде һәм колагына тешләрен
батырды. Кыргый тавышлар чыгарып, әзмәвер үкереп җибәрде.
Үкерә-үкерә, улый-улый Серго маэмайны тәрәзәдән томырды.
Тәрәзә аша очкан мизгелдә Тэтчер купе уртасында, проводница кочагында үзе
әле генә намусын саклап калган кызның яшьле күзләрен күреп алды ачык ишек
янына җыелган кешеләрне дә шәйләргә өлгерде ул.
Дәвамы киләсе саннарда.

Реклама