МИЛЛӘТ САГЫНДА


Г. Исхакыйнын гаять күпкырлы эшчәнлсге үз чорындагы милли яшәешмен төрле-төрле якларын колачлавы белән татар дөньясындагы феноменаль күренешкә әверелә, бик күп өлкәләрдә ул башлап йөрүче яки юл күрсәгүче була Боларнын барысы уртак бер максатка—милләтне инкыираздан саклап калуга һәм
үстерүгә хезмәт итә.
Анын әлеге эшчә- нлсгснсн үзара тыгыз бәйләнгән һәр тарма- гы бик мөһим булса да, бс> Исхакый исе- мен телгә алганда, аны беренче чиратта әдип итеп күз алдына китерәбез. Әмма ул— гадәти язучы түгел, бәлки исляхчы, нова- тор каләм иясе. Мо- нысын анардан тари- хи мәжбүрият тә таләп итә. Эш шунда: үзе яшәгән борылыш заманының татарны
милләт буларак саклап калуны бөтен җитдилеге белән кон тәртибенә куюын аеруча тирәнтсн анлап, ул бу милли-гәкъднри әһәмиятле мәсьәләне хәл итүдә әдәбиятка аеруча зур өметләр баглый Ә бу өметне аклау өчен башта әдәбиятмын үзен яна заман рухында һәм милләтнең ышанычлы таянычы булырлык итеп янартырга кирәк иде Шул ук вакытта Исхакый. алга киткән башка халыклар тәҗрибәсеннән чыгып, заманча җитлеккән әдәбиятмын милли үсеш дәрәҗәсен билгели торган фактор булуын да яхшы аңлый Чөнки үсешкә ирешкән франт з. инглиз, рус кебек халыкларда аларнын шулай ук кин танылган әдәбиятлары мил- ләтне әйдәп баручы иҗтимагый-рухи көч булып тора. I Исхакый узган гасырның тәүге елларында, төгәлрәге 1905 елда. Петербургтагы "Нур” газетасында чыккан, тел мәсьәләсенә багышланган мәкаләсендә: "Моннан сонбезнсн халыкмын тор- мышында да әдәбиятка иярү, әдәбият күрсәткәнчә йөрергә, булырга тырышу ку;ч иеләчәктер",—дип белдерә Татар әдәбиятына да башкаларда! ы кебек х.ыыкнын рухи юлбашчысы вазифасын йөкләп. Исхакый туган әдәбиятын ничек шундый зур һәм җаваплы вазифаны башкарырлык итеп үстерү турында уйлана мана түн-1. бәлки үзе бу эшне башлап җибәрүчеләрнең берсе дә була Исхакыйнын туып килүче яна заман татар әдәбиятының идеологына әвсрелүснен һәм ижатынын нонаIор төс алуынын нигезендә әдәбиятнын милли мөстәкыйль сү • сәнгате бу - луы өчен көрәшү ята иде Ә мондый мостәкыйлитек ахыр чикь* гагарны ми итәг буларак саклап кату өчен кирәк иде Биредә Исхакый болай фикер йорт.» Мом- гача кадәр һәр халык, дустлык, дошманлык мөнәсәбәтеңдә ү генен киемен кис-
неп, гадэти диненә бөркәнеп кенә мәйданга чыкканга, һәр халыкның мәгьнәви- яте, эчке тормышы үзеннән-үзе бер юл берлән акканга, әлбәттә, “үзлекне саклау” авыр булмаган.”
Хәзер исә башка халыкларның, шул исәптән татарларның да, ассимиляцияләшү сәясәте көчәйгәннән-көчәя барганда, “анын әдәбияты, театры, фәлсәфәсе, музыкасы, фәне, сәнаигы нәфисәсе рухымызга туктамаенча төртелеп торганда", сәясәт һәм икътисад өлкәләрендә дә шундый ук хәл күзәтелгәндә, татарның әлеге "үзлеген” ничек саклап калырга? Шундый сорауны алга куеп, Исхакый ана жаваплар да эзли. Ул үзгәрә башлаган татар мәгыйшәтендә әлеге басымга каршы торырлык көчләр хасил булуын да күрсәтә. Боларга мисал итеп ул мәгариф өлкәсендәге яңарышны, татар сәүдәсенең янадан терелеп һәм куәтләнеп китүен, авылда икътисади үзгәрешләр башлануын, яна буын морзаларның да халыкка йөз белән борылуын, күптөрле милли жәмгыятьләр хасил булуын һ.б. ала. Саналган факторларның һәркайсы үз урынында мөһим булуын искәртү белән бергә. Исхакый татарнын "үзлеген”, ягъни милли асылын сактауда әдәбиятка һәм анын белән бәйле театрга, музыкага аерым бер урын бирә. Чөнки алар турыдан-туры милли рух белән сугарылганнар, "без бер халык, без бер милләт!”—дигән фикерне үзләренә идеал итеп алганнар. Шушы идеал татар әдәбиятына үз юлын булдырырга ярдәм итә.
Татар дөньясының һәм мәдәниятенең европача глобальләштерүгә каршы тора алуында тагын бер мөһим чара итеп Исхакый Европаның төрле өлкәләрдәге казанышларыннан файдалануны саный. Европалашуны "француз хәятынын беркатлы әдәбин. тышкы мәдәниятен” генә турыдан-туры күчерү белән шөгыльләнгән төрекләрдән аермалы буларак, Исхакый: "Без исә. Аурупанын фикерен, фәлсәфәсен, эшчеләр хәятын өйрәнеп, бүлешеп, аларга татар рухы биреп, тәгъбир ясасак, аларга татар киеме кидереп, татар исе сеңдереп шулай кабул итәргә телимез” Ачыграк әйткәндә, әдәбият ярдәмендә татар хәятын заман таләп иткәнчә европалаштыруны Исхакый "татарларны татар булып калган хәлдә аурупалаштыру. ягъни татарларны тумыштан килгән милләтлекләрен саклаган хәлдә Аурупа мәдәнияте эченә кертүдер" дип анлый.
Татар әдәбиятының милли мөстәкыйльлеген саклау һәм үстерү, икенче яктан, аның милләткә тагын да нәтижәлерәк хезмәт итүе өчен кирәк Әдәбиятның милли максатчан төс алуы "халкымызнын нәрсәләргә мохтаж булуын тәмам ап-ачык" күрсәтергә, "язучыларымызга шул ин кирәкле мәсьәлә хакында” язарга булышачак.
Татар әдәбиятының милли мөстәкыйль булуының ни өчен кирәклеген һәм мона ирешү юлларын шул рәвешле билгеләп. Исхакый үз ижатын тулысынча әлеге идея-эстетик фаразларны гамәлгә ашыруга багышлый. Аны аеруча милләтне инкыйраздан саклау һәм үстерү буенча әдәбият алдында торган бурычлар кызыксындыра. Мондый бурычларны XIX йөзнен сонгы чирегендә мәгърифәтче әдипләр дә алга куя һәм хәл итә башлаганнар иде. Яна гасыр башы шартларында Исхакый аларнын эшен тагын да конкретлаштыра төшеп һәм реаль тормышка ныграк нигезләнеп дәвам итә. Шул рәвешле ул милли әдәбият һәм милли әдип нинди булырга тиешлегенә ныклы ачыклык кертә.
Яна заман татар әдәбиятының ул замандагы аеруча әһәмиятле яки борчу уята торган дип исәпләнгән милли мәсьәләләрне яктыртырга тиешлегенә басым ясап. Исхакый үз иҗат эшчәнлеген әнә шул юнәлештә жәелдерә. Бу яктан ул баш катарга үрнәк тә күрсәтә. Мәгълүм ки, Исхакый әдәбияттагы беренче адымнарын кин милли-тәкъдири әһәмиятле мәсьәләне—милләтнең киләчәген, ягъни яшь буынны тәрбияләү мәсьәләсен яктыртудан башлый. Яшь әдипнең беренче ике әсәре "Тәгаплемдә сәгадәт, “тә һәм аннары "Бай утлы” повестьларында яшь буынга дөрес тәрбия бирүнең иң мөһим шарты дип аны аң-белемле итү карала. Әсәрләрдә шушы мәсьәләгә төрле мөнәсәбәткә нигезләнгән ике төрле язмыш сурәтләнә. Беренче повестьта яшь герой Хәлим, иске карашлы әтисенең каршылыгын жинеп Казан мәдрәсәсендә уку теләгенә ирешә. Яшь героеның бик тырышып укып күп
белемле кеше булуынын сәбәбен автор тагын Аллаһе Тәгаләнен Хәлимгә атеге белемнәрне үзе өчен генә түгел, бәлки кавемен, ягъни туган халкын ан-белемле итү өчен дә бирүе белән бәйләп аңлата. Яшь герой мәдрәсәне тәмамлагач шулай эш итә дә.
"Бай углы"ндагы Фатыйх байнын бердәнбер улы Кәрим, киресенчә, иске карашлы ата-анасы һәм урам йогынтысына бирелеп мәдрәсәдә укымыйча надан булып кала һәм бу наланлыкнын ачы фаҗигасен кичерә Ягъни тормышта ялгыш юлга басып, бик яшьли дөньядан да китеп бара.
Беренче әсәрләрендә ан-белемле булу яки булмаунын шундый нәтижатәрен әле күбрәк мәгърифәтчеләрчә яктырту белән бергә. Исхакый алга таба иҗатында мәдрәсәләрдә яшьләргә белем бирүнен торышы белән дә якыннан кызыксына. Ул әлеге мәсьәләне танылган ике әсәрендә—"Тормышмы бу?" һәм “Мулла бабай" романнарында конкретрак итеп чагылдыра Һәр ике очракта да әдип мәдрәсәләрдәге уку-укыту системасын шактый тәфсилле сурәтләп, уртак бер нәтиҗәгә килә. Бу нәтиҗәне "Тормышмы бу'’” романының мәдрәсәне тәмамлаган үзәк героеннан бодай дип әйттерә: "Мин хәзер аз гына русча, аз гына төрекчә, аз гына гарәпчә, фарсыча, аз гына үз телем татарча беләм Шунын өстенә. тарихтан аз гына, жәгьрафиядән аз гына, хисап, һәндәсәдән аз гына, әллә нинди үләннәр, хайваннар хакында, аз гына өй тәрбия кылу, бала укыту, мәктәп идарә кылу хакында, аз гына дин вә игьтикад хакында, аз гына тәфсир хәдис хакында, аз гына мантыйк вә хикмәт хакында—кыскасы гына һәр нәрсә хакында аз гына мәгълүматым бар Боларнын һәммәссне өстән кенә белсәм дә. берсене дә чынлап белмим." Башта зур романтик хыяллар белән яшәгән шәкерт, әлбәттә, мондый белемнән һич тә канәгать түгел. Чөнки моннан сон ана әлеге хыялларыннан баш тартып, әтисенен генә теләген канәгатьләндерергә, ягъни авылга кайтып мулла булырга гына кала. Әсәр битләреннән ул олыгайгач үз тормышыннан үзе канәгать булмаган хәлдә чыгып китә. "Мулла бабай" романы герое Хәлим исә шул ярты-Йорты белгәненнән канәгать. Чөнки аны күбрәк икенче нәрсә кызыксындыра "Шул мәгълүмат, шул рухани азык белән бер авылны, бер мәхәлләне агартырга хәзерләнә, берничә мен кешегә үрнәкче, җитәкче бу лырга уйлый иле Шул халыкны үзе кебек үк итә алмаса да. үзс ксбирәк уйларга өйрәтергә, үзе ксбирәк күздән дөньяга вә ахирәткә карарга өйрәтергә хәзерләнә вә шул өйрәнүдә чынында әллә никадәр файда, әллә нинди зур эш дип игътикад итә иде.”
Гомумән алганда, бу ике әсәрдә дә революциягә кадәрге мәдрәсәләрдә шәкертләргә ярты-йорты белем бирелү аларлагы уку-укыту системасынын баланын реаль мөмкинлекләрен искә алмавы белән бәйләп аңлатыла Әйтергә кирәк, мондый система әле безнең заманга кадәр яшәвен дәвам итә. Хәзерге мәктәпләрдә дә укыту баланын мөмкинлекләренә индивидуаль карашны күздә тотмый, ул укучыларнын бөтенесе дә энциклопедик сәләткә ия лигән фаразга корылган кебек. Дөрес, сонгы вакытларда әлеге системаның әнә шул зур кимчелеген, ниһаять, танып һәм Көнбатыш мәгарифе тәҗрибәсенә нигезләнеп, баланын шәхси сәләтен искә алуга корылган профильле укытуга күчү башланды
Үзенен публицистикасында, аерым алганда. "Мөгаллим вә мөгаллимәләреме жен бу көнге вазифалары нәрсә?" дигән программ характердагы мәкаләсендә (1914). татар мәгарифе алдына бик зур бурычлар кую белән бергә. Исхакый үз әсәрләрендә бу системада эшләүчеләр, ягъни мөгаллим һәм мөгаллимәләр белән дә якыннан кызыксына һәм әлеге мәсьәләгә “Мөгаллим” һәм "Мөгаллимә" дигән пьесаларын багышлый Әсәрләренә шундый гомуми төстәге исемнәр биреп, әдип аларнын үзәк герой образларында шул вакыттагы мөгаллимнәр кавеменең ниндидер гомум сыйфатларын чагылдырырга теләгән, күрәссн. Әмма мәсьәләне ничектер, полемиграк рухта яктыртулары аркасындадыр ахры, әлеге пьесалар, бигрәк тә сәхнәгә куелып кин җәмәгатьчелеккә гәкълим ителгәч, матбугатта шактый бәхәсләр тудырды Әсәрләрдә күбрәк ү зәк геройларның шәхси тормышы белән иҗтимагый вазифалары арасындагы мөнәсәбәт ләрне ачуга
дикъкать ителә һәм ул мөнәсәбәтләрнең төрлечә булуы күрсәтелә. “Мөгаллим" драмасында мөгаллим Салих башта үзенен яшәү мәгънәсен һәм максатын халыкка мәгърифәт ярдәмендә хезмәт итүдә күрә һәм шундый ният белән авылда балаларны җәдитчә укыта башлый. Әмма бераздан ире идеалларыннан бик ерак торган хатыны йогынтысына бирелеп, Салих үткәндәге уй-хыялларын оныта һәм көндәлек тормыш мәшәкатьләре белән генә яшәүче гадәти обывательгә әверелә, ягъни һәм иҗтимагый, һәм рухи яктан “үлә”. Әсәр ахырында аны бу аянычлы хәлдән шәһәрдән килгән иптәше Фазыл коткара. Ул Салихны уятып җибәрә һәм ана хәзерге хәленә аек күз белән карарга булыша. Болай яшәвенен мәгънәсезлеген аңлап һәм тормышта кабат иҗтимагый мәгънәле юлга басырга теләп, ахры, Салих семьясын ташлап авылдан китеп бара. Кыскасы, пьесада мөгаллим кеше шәхси тормыш белән генә канәгатьләнмәскә, бәлки барыннан да элек иҗтимагый мәгънәле тормыш белән яшәргә тиеш дигән фикер үткәрелә.
“Мөгаллимә"дә исә әлеге пьесадагыга капма-каршырак ситуация сурәтләнә. Анын героинясы Фатыйма Казанда укып мөгаллимә булгач, ерак Себердәге кечкенә бер шәһәргә барып андагы милләттәшләренә ан-белем бирү белән шөгыльләнә, ягъни милләткә файда китерә. Әмма үзен тулы бәхетле итеп сизә алмый. Чөнки анын шәхси тормышы барып чыкмаган. Эш шунда: Казанда яшәгәндә ул бер егеткә гашыйк була, әмма тегесе анын мәхәббәтенә җавап бирми. Шушы җавапсыз мәхәббәтеннән качарга теләп тә кыз Себертә китеп бара. Ләкин кыз анда икенче бер мәхәббәт газабына дучар була. Биредә ана шул ук мәктәптә укыткан Габдулла үлеп гашыйк була, ана Аллага табынгандай табына башлый. Кыз исә бик акыллы бу егетнен илаһи мәхәббәтен кабул итә алмый, чөнки ул һаман Казан егетенә булган мәхәббәт утында яна. Габдулланың җавапсыз мәхәббәттән газаплануын күгәрә алмыйча ул әсәр ахырында бу шәһәрдән дә китертә җыена.
Милләт яшәеше һәм язмышы турында уйлаганда Исхакыйны нык борчыган тагын бер мәсьәлә—гаилә. Гаилә тормышын ул милләт яшәешенең нигезе дип исәпли. Милләтнең ныклыгы һәм яшәүчәнлеге гаиләдән башлана дип инанган, Исхакый татар мәгыйшәтендә милли мәнфәгатьләргә хезмәт итми генә түгел, бәлки зыян китерә торган гаиләләр белән еш очраша һәм иҗатында да шуларга игътибарын юнәлтә. Милли күзлектән караганда әдипне бигрәк тә күп хатынлы һәм катнаш гаиләләр борчый Үзенен бу борчуын ул “Өч хатын белән тормыш” пьесасында һәм “Ул әле өйләнмәгән иде" повестенда чагылдыра. Искә алынган пьесада Кәрим бай гаиләсе мисалында Исхакый мөселман дөньясында бик борынгыдан яшәп килгән күп хатынлы гаиләне XX гасыр башында татарлар өчен инде үзен акламаган һәм кирәксез дип таба. Чөнки андый гаиләдә татулык, бердәмлек юк, шунлыктан ул нык түгел. Шул сәбәпле, пьесада Кәрим бай гаиләсе таркала. Милләт өчен кирәкле гаилә итеп пьесада Кәрим байның антиподы Риза корган гаилә күрсәтелә. Ул яраткан бердәнбер хатыны белән матур гаилә кора һәм тормышта да бөтен теләкләренә ирешә.
Катнаш гаилә мәсьәләсе исә “Ул әле өйләнмәгән иде" повестенда яктыртыла. Безнен заманда үзенә бер модага әверелгән һәм киң пропагандалана торган мондый гаиләне Исхакый XX йөз башында милләтнең киләчәгенә куркыныч яный торган афәт дип бәяли. Әсәрнен үзәк герое булган зыялы егет Анна Васильевнаны яратып гаилә корса да, чынлыкта үзен бәхетле итеп сизә алмый. Чөнки бу гаиләдә туган балалар баштан ук татарлыктан читләштереләләр. Повесть татар дөньясына зур зыян китергән күңелсез бер традицияне чагылдыра.
“Ул әле өйләнмәгән иде”дә Шәмсинең рус хатыны белән гаилә коруынын сәбәбе дә игътибарга лаеклы. Эш шунда: егет татар кызлары арасыннан Анна Васильевнага тинне тапмый. Монын төп сәбәбе исә татар кызларының беркайда да укымаган һәм надан булулары белән бәйләнгән. Шул сәбәпле, узган гасыр башында татарнын күп кенә ан-белемле егетләре башка халыкларның ан-белемле кызларына өйләнә. Бу хәлнең бик күңелсез нәтиҗәләргә китерәчәген аңлап, ул елларда татар кызлары өчен махсус мәктәпләр дә ачыла.
Мәгърифәтчеләр заманыннан алып кин җәмәгатьчелекне борчый башлаган татар хатын-кызы язмышы Исхакый ижатынын да ин мөһим мәсьәләләреннән берсенә әверелә. Үзенен публицистикасында ул. мәсәлән, татар дөньясында милли янарыш заманынын ин зур казанышларыннан берсе дип шуны саный хатын- кызларнын "үзләрен-үзләре кеше иттереп күрү, аларнын үэләренен күлләрендә кыйммәтләре арту, үзләренен урыннарын белү, үзләренең тормыштагы вазифаларын андау булды" Шуннан алар ан-белемгә омтылалар һәм. гомумән, милли-ижтимагыи яшәештә акгиврак катнаша башлыйлар. Моннан тыш Исхакый хатын-кызларнын милләт яшәешендәге күркәм бер вазифасын—аларнын үткәннән килә торган милли рухи-әхлакый кыйммәтләрне ирләргә караганда да ныграк саклаучы булуларын ассызыклыи. Әдип мәгариф өлкәсендә дә хатын- кызнын өстенлекле бер сыйфатын ачыклый Исхакый фикеренчә. "табигать анын күнеленә бала сөюне, бала тәрбия кылуны туганда ук сибеп тудырганга, мөгаллимәнең тәрбия ягы шөбһәсез мөгаллимнән әллә ничә мәртәбә артык булачактыр"
Әгәр публицистикасында Исхакый хатын-кызлар даирәсендә күзәтелә башлаган гомум унаи күренешләр турында яки киләчәкне фаразлап язса, әдәби әсәрләрендә исә ул героиняларының тормыштагы язмышларын конкретрак чагылдырырга алына. Әмма биредә дә реализм белән романтизм элементлары еш кына үрелеп китә. “Кәләпүшче кыз" повестенда ул әле шактый дәрәҗәдә реалист Чөнки Камәриен ничек фахишә булып китүе дә. монын ачы нәтиҗәсе дә сурәтләнә Ләкин. Й Акчура әйткәнчә, милләтнен "ин агулы бер чобанын" ачарга алынып. Исхакый бу хакта тыныч кына яза алмаган, бәлки. Г Сәгъди сүзләре белән әйтсәк, "һәр мөселман егларлык рәвештә ялкынлы хис белән, сентименталь рәвештә янып, көеп тасвир иткән".
“Теләнче кызы" романында Сәгадәт язмышын яктыртуда реализм белән ро-мантизм элементлары тагын да ныграк үрелә. Героинянын ятимлектә үткән яшүсмер чагын сурәтләгәндә авгор әле реаль тормышка якынрак тора. Ә менә анын Габдулла байдан аллану һәм гаиләдә корып җибәрүләреннән сон Сәгадәт язмышын тасвирлауда романтик башлангыч көчәя Биредә инде әдип үзенен хатын- кыз идеалын чагылдырырга тотына. Зыялы егет Мансур ярдәмендә Сәгадәт ижти- МЛ1ЫИ-МӘДӘНИ хәрәкәттә катнаша башлый һәм бу хат героинын дөньяга карашларына, уй-омтылышларына унай тәэсир итә Үзенен ан-белем ягы бик чамалы икәнен аңлап, ул Казандагы кызлар гимназиясен тәмамлый Габдулладан аерыл- (аннан сон ул. "тәмам ялгыз, үз көченә таянып алга таба барырга тели торган бер татар хагыньГна әверелә Әсәр ахырында ул тагын да зуррак белем алырга теләп Петербургка китә Сәгадәтнең бу гамәле әсәрдә анын "кояшка таба" юл алуы дип бәяләнә. Әлбәггә. тормыш төбенә тәгәрәгән ятим авыл кызында хасил булган мондый кардиналь үзгәрешләр күбрәк автор хыялыннан чыгын, ягъни романтик планда сурәтләнә
Татар хатын-кызы язмышын мәгънәви яктан тагын да масштаблырак итеп, ягъни тмуммилли яңгыраш биреп сурәтләү белән без "Зөләйха" трагедиясендә очрашабыз. Анын героинясы Зөләйха гади тагар хатыны гына булып калмый, ана милләт анасы вазифасы да йөкләнә. Әсәрдә героиняны чукындырып диненнән, иманыннан ваз кичтерергә тырышу гомумән татар милләтен шул юл белән юкка чьнарырга омтылу булып аңлашыла Әмма көчләп чукындырылып монастырьда һәм каторгада бик зур газаплар кичерүенә дә карамастан. Зөләйхлнын динен, иманын саклап кала алуы тагар милләтенең үзен саклап кала азачагына тирән ышаныч унга.
Россиядә татарлармын авыр язмышын, сш кына бик зур пщелсезлскләргә һәм юнылуларга дучар ителүен шулай сурәтләве аркасында, патша цензурасы пьесаны сәхнәләштерүне катгый гын Ана бары 1917 елгы Февраль революциясеннән сон (ы на сәхнәгә юл ачыла. Әсәр беренче тапкыр "Сәйяр" труппасы тарафыннан 1917 елнын 17 мартында Казанмын Зур драма театры сәхнәсендә уйнала һәм җәмөгатьчелекнен кин игътибарын жәлеп итә. матбугат битләремдә ана
багышланган күп кенә мәкаләләр була. Бу вакытта Мәскәүдә Бөтенроссия мөселманнарының беренче съездын әзерләү эшләренә чумган Г. Исхакый күптән көткән спектакльне күрер өчен махсус рәвештә Казанга килә. Спектакльне караганнан сон "Новый клуб” залында Г. Исхакый хөрмәтенә зур банкет үткәрелә Ул мәжлестә унбиштән артык татар оешмасыннан 160 тан күбрәк вәкил катнаша Үзенә бер милли кинәшмә төсен алган бу чара Г. Исхакыйнын программ характердагы тарихи чыгышы белән дә игътибарга лаек. Аерым алганда, ул чыгыш көрәшче әдипнең иҗтимагый-сәяси карашларындагы эволюцияне күзаллау ягыннан кызыклы. Мисал өчен, беренче рус революциясе чорындагы сыйнфыйлык позициясеннән үзенең хәзер милли бөтенлек байрагы астына күчүен әдип болай анлата: “..1905 нче ел революциясе вакытында без җимерү хезмәтен итәргә тиеш идек: яңа тормышны төзер өчен безгә ул вакытта җимерергә, җимерергә, тагы бер кат җимерергә тиеш вә моның өчен хөкүмәт белән дә көрәшергә, анар терәк булып торган сыйныфлар белән дә көрәшергә тиеш идек ки, монын өчен ин мөнасиб байрак сыйнфый көрәш байрагы иде, менә шул байракны күтәреп без хәрәкәт итә идек... Әмма хәзер, хәзер исә җимерелергә тиеш нәрсә җимерелде, аның урынына хәзер бер хәрабәнең чүпләре генә калды. Безнен милләтемезнен хәзерге вазифасы, инде шул хәрабәнең урынын чүпләрдән арчып, анын урынына милли мәдәният иҗат итү, милли рәфаһиятемезне (иркен тормышыбызны) торгызудыр. Ижади эш, мәдәни эш һичбер вакытта бер сыйныфнын көче белән генә эшләнә атмый, аны бөтен сыйныфлар эшләргә тиеш, анар бөтен сыйныфларның көчләрен бергә кушып тотынганда гына бик таманга гына киләчәк. Менә шунар күрә дә без бу көндә милләтемезнен бөтен сыйныфларын: зыялыларын, демократиясен, руханиларын, байларын, укытучыларын, хатын-кызларын—һәммәсен-һәммәсен шул ижади эш юлында берләшергә чакырамыз, берләшкән көч белән шул ижади эшкә керешергә дәгъвәт итәмез”...
Татарларны берләшеп, үз дөньяларын яңартырга чакыру белән бергә, Исхакый зыялыларыбызны тугандаш халыкларга, бигрәк тә Төркестанга мәдәни ярдәм күрсәтергә дә өнди. Әдипнең бу чыгышы залдагыларга ничек тәэсир иткәнен Ф Әмирхан тыңлаучылардан берсенең сүзләре белән болай тасвирлый:
“Тургеневның Пушкин һәйкәлен ачкан вакытта сөйләгән нотыгы вакытында рус зыялылары тарафыннан ничек каршы алынган булса, бу нотыкны да без шулай каршы алырга тиешләрмез”.
1917 елның 1-11 маенда Мәскәүдә әлеге съездны, шул ук елның 22 ноябреннән 1918 елның I) гыйнварына кадәр Уфада Милләт мәҗлесе үткәрүдә актив катнашканнан сон большевикларның бөтен татар милли оешмаларын туздырулары нәтиҗәсендә Г. Исхакый мөһажирлеккә китәргә мәжбүр була... һәм анда әдип иҗатының татар әдәбияты өчен үзгә әһәмияткә ия булган яна этабы башлана. Эш шунда: 1917 елдан сон илдә урнаштырылган совет системасы һәм анын идеологиясе «Октябрь революциясе һәм социализм патша заманында хәл ителмәгән милли мәсьәләне, ниһаять, тулысынча хәл итте, ягъни элекке изелгән һәм хокуксыз халыклар иреккә чыктылар, тулы хокуклыга әверелделәр» дигән фикерне алга сөрделәр. Нәтиҗәдә, милли мәсьәлә нигездә җәмгыятьнең көн тәртибеннән алып ташланды. Дөрестән дә, совет чорында рус булмаган халыкларны иҗтимагый-мәдәни яктан үстерү буенча байтак эш башкарылды Әмма бу эшләр совет идеологиясенә буйсындырылган иделәр. Халыклар советча глобальләштсрү сәясәте кысаларында яшәделәр. Бу сәясәтнең максаты исә халыкларны төрле яктан ассимиляцияләп, алар урынына бербөтен совет халкын булдырудан гыйбарәт иде. Сиксәненче елларда, ягъни нык үскән социализм чорында: бездә кешеләрнең яңа тарихи берлеге—совет халкы—формалашты дип рәсми рәвештә игълан ителде. Әлбәттә, мондый шартларда аерым милләтләрнен чынлыкта хәл ителмәгән мәсьәләләре, социализм заманы тудырган яна борчулы проблемалары турында сүз алып бару мөмкин түгел иде. Чөнки әдәбият-сәнгать бары халыкларның совет чорындагы яна бәхетле яшәеше һәм язмышы хакында гына сөйләргә тиеш булды.
СССРда менә шундый кампания алып барылганда мөһажирлектәге Исхакый тагар совет әдәбиятында мөмкин булмаганны эшли, ягъни татарны милләт буларак саклап калуга караган мәсьәләләрне яки большевикларның аерым милләтләргә, бу очракта татарларга карата кылган гаделсез гамәлләрен яктырту ны дәвам итә. Мисал өчен. "Жан Баенич" комедиясендә ул татар сәүдәгәре Шакиржаннын заманча “образованныи" булам дип аферистка булып чыккан “графиня- белән гаилә корырга маташуын, акыл житмәс мәгънәсез бер гамәл дип. сатирик планда сурәтли.
Милләтне кайгыртуын ләвам итеп. Исхакый мөһажирлектә дә атеге күпкырлы мәсьәләнең XX йоз башында кин җәмәгатьчелекне, шул исәптән әдипләрне дә. уйландырган, борчыган тагын бер ягына кабат әйләнеп кайта. Сүз тарихи миссиясе буенча татарнын интеллектуаль жегәре һәм и жти магы и-рухи юлбашчысы булырга тиешле морзалар катлавынын аянычлы язмышы турында бара. Революциягә кадәр публицистикада ла. матур әдәбиятта да шактый кин чагылыш тапкан бу мәсьәләне Исхакый үзенен “Көз" повестенда яктырта Үткәндәге әсәрләрдә, мисал өчен Ф Әмирханның “Бер хәрабәдә" хикәясендә (1912). Г Ибраһимовнын Яшь йөрәкләр" романында (1912) яки С. Жәлалнын "Дим буенда" повестенда (1914) морзалар, ничектер, үзеннөн-үзе бетүгә дучар ителгән кавем дип каралса. Исхакый бу инкыйразнын конкрет тарихи сәбәпләрен ача. Боларнын барысын автор беренче чиратта морза кызы Гөлсем образында чагылдыра. Героинянын бәхетсез язмышын анын гаиләдә алган тәрбиясе белән бәйләп анлата Эш шунда балачактан ук ул рус дөньясында яши һәм русча тәрбия ала Үз милли дөньясыннан аерган әлеге яшәеш героиня очен ерып чыкмаслык сазлыкка әверелә Монын өстенә, шулай ук морзалар нәселеннән булган эшлексез һәм эчкече бер офицерга кияүгә чыгу героиняны бөтенләй бетереп ташлый һәм ул утыз яшендә 'җимерелгән, кипкән карчыкка" әверелеп кала. Хәзер аны күбрәк балалары язмышы борчый Алар алкоголик балаларыннан һәм тумыштан ук үз милләтеннән аерылганнар Гомумән алганда, әсәрдә морза кызы Гөлсем үз катлавынын милләтеннән аерылганы, анын алдындагы вазифасын үтәмәгәне өчен жәзалана кебек.
Әйтергә кирәк, бу әсәрдә сурәтләнгәннәр безнен кайбер замандашларыбыз өчен дә сабак алырлык "Татар мәдәнияте нинди юл белән барачак?" дигән программ характердагы мәкаләсендә (1927) Г Ибраһимов 1917 елдан сон бездә совет чоры морзалар катлавы барлыкка килүен һәм аны татар совет чиновниклары хасил изүен белдергән иде. Бу чиновникларга да еш кына руска мөкиббән китү һәм үз милләтеннән йөз чөерү хас иде. Гәрчә Ибраһимов алардан бөтенләй өметен өзмәсә дә, алар барыбер "татарнын телен, әдәбиятын, тормышын өйрәнергә, татар халкы белән даими мәдәни багланыш ясарга мәжбүр булачаклар . дип уйласа да. совет системасы анын бу өметен, нигездә, юкка чьнарды Яна хакимият төрле милләтләрдән үзенә кирәкле кадрларны үз рухында әзерләде, ягъни ал арны милли хистән азат итеп, интернационализм байрагы астында аларнын үз милләтләремнән аерылуларын, руслык алдында баш июләрен куәтләде.
Әйтергә кирәк, бу күнслсез традиция хәзер дә дәвам итә Ул бигрәк тә башка төбәкләрдә яшәүче татар чиновниклары арасында кин таралган Республикабыздагы тагар чиновниклары да үз милләте турында каш ыргырга бик ашкынып тормыйлар. Шунлыктай Г Исхакыинын "Коз повесте бүген дә актуаль янгырый
Үзе яшәгән чорга караган милли мәсьәләләрне яктырту белән бергә. Исхакый мөһажирлектә дә милләт язмышы турында борчылып, тарихка мөрәҗәгать итә Мәсәлән. "Өйгә таба" повестенда рус трек сугышларының берсендә рус армиясе составы 1ГдаIы мөселман динизинсс язмышы аша милли яктан мөһим булган берничә мәсьәләне якгырга. Бердән. 1919 елда Казанда югарылан әмер буенча төзелгән беренче татар бригадасының Урта Азиядә совет властен урнаштыру өчен алып барган һәм хәзер әлеге мөстәкыйль илләрдә башкачарак бәяләнә торган көрәшен күздә югын язылган бу әсәрдә үткәндә патша хакимиятенең рус булмаган
халыкларны, бигрәк тә мөселманнарны үзара ызгыштыру сәясәте фаш ителә. Әлеге мөселман дивизиясе дә руслар тарафыннан шундый максатта файдаланыла Шул ук вакытта повестьта рус хәрби начальникларынын рус булмаган халык вәкилләрен төрлечә җәберләүләре дә күрсәтелә. Әйтик, армия штабындагы бер генерал: "Монда мина өч елга гаскәри куәтне бирсәләр, мин күрсәтер идем Грузиныннан, татарыннан, дагыстаныннан көлләр очырыр идем",—дип хыяллана Боларнын барысын үзе ишеткәч, мона кадәр анын бит исеме-аты бөтен хәрби мәктәпләрендә авыздан-авызга йөриячәк, ул бит каһарман булачак... Дәрәҗәдә үсәчәк, ул генераллык (пашалык) дәрәҗәсенә менәчәк”, дип хыялланган дивизия командиры—татар полковнигы Тимергалиев—ничектер айнып китә. Моннан сон ул төрек канкардәшләренен башын кисәргә әзерләнгән рус балтасының сабы булудан баш тарта һәм патшага биргән хәрби антын бозып, үз дивизиясе белән төрекләр ягына чыга. Шул вакытта каты яраланган Тимергалиев үз халкы алдындагы вазифасын үтәгәнен аңлап үлә: "Шул милләтемне сакладым кәефеннән чыккан көлү, елмаю анын рухын күкләргә кадәр озатты—елмаеп җаны чыкты" Боларны сурәтләү белән бергә. Исхакый. икенче яктан, патша заманында да. совет чорында да кире кагылган пантюркизм, ягъни төрки халыкларнын бердәмлеге идеясен яклап һәм хуплап чыга. Ул төрки милләтләр бердәм булганда гына аларнын һәркайсы үз максатына ирешә алачагын яхшы анлый. Белгәнебезчә, канкардәш төрки халыкларнын бердәмлеге идеясе безнен көннәрдә тагын ла актуальрәк төс ала. Панславянизм идеясе, ягъни славян халыкларын берләштерү омтылышы, көчәйгән вакытта бигрәк тә.
Иҗади гомеренең ахырындарак үзен борчыган сорауларга җавап эзләп. Исхакый тарихыбызның борынгырак дәверләренә дә мөрәҗәгать итә һәм 1944-47 елларда үз иҗаты өчен принципиаль әһәмияткә ия булган, безнен көннәрдә лә игътибарны җәлеп итә торган "Олуг Мөхәммәд” дигән тарихи пьесасын яза. Шунлыктан бу әсәр аерым игътибар сорый. Анда берничә максат алга куела Барыннан да элек, әсәр ВКП(б) Үзәк Комитетының 1944 ел 9 август карарына җавап рәвешендә языла. Мәгълүм ки. әлеге карар татар әдип-галимнәрен Атгын Урда һәм Казан ханлыгы чорларын, аларнын хакимнәрен идеаллаштыруда гаепләп, асылда әлеге тарихи дәверләрне объектив яктыртуны тыйган иде. Исхакый мөһаҗирлектә тарихи фактларга, беренче чиратта рус тарихчысы М. Худяков хезмәтләренә нигезләнеп, әлеге әсәрендә Россиядә элек-электән гел тискәре бәяләнгән Казан ханлыгы, анын тарихка кергән күренекле хакимнәреннән берсе турында объектив сүз әйтергә алына. Икенче яктан, биредә дә төрки бердәмлек идеясе үткәрелә Автор фикеренчә. элекке вакытларда төркиләрне берләштергән, бербөтен иткән Чыңгыз хан империясе һәм аның дәвамчысы булган Алтын Урда таркалганнан сон, Чыңгыз оныкларыннан һәм Алтын Урда ханнарыннан берсе булган, әмма дошманнары тарафыннан Сарайдан куылган Олуг Мөхәммәд әлеге бергәлекне кабаттан торгызу максатында гаиләсе һәм гаскәре белән Болгар-Казан иленә юнәлә. Ул бу юнәлешне очраклы гына сайламаган икән. Әлеге илнен үткәннән килә торган тарихи миссиясен әсәр геройларыннан берсе—Тимур командан болай ашлата "Болгар иле безнен бабайлар бу илләргә килгәндә гаскәрлек ягыннан зәгыйфь булса да. бик күп эштә бабаларымызга остазлык итте, динемез мөселманлыкны без Болгар иленнән алдык, китабымыз. язуымызны болгарлардан өйрәндек, шәһәр төзү үрнәген алардан алдык, олуг ханнарымыз заманында ла акчаларымыз Болгар шәһәрендә сугыла иде Безнен кара корымнан, уш ыр иленнән. Себердән килгән аеры-аеры уймакларымызны (төркемнәребезне) берләштерүдә Болгар иле җилем булды. Тәңре боерса. Болгар иле шул таркау илләремезне берләштерүдә тагы да җилем булачак." Ачыграк әйтсәк, биредә Атгын Урда дәүләте төзелүдә һәм үсешендә Болгарның нинди роль уйнаганлыгы турында сүз бара. Төрки бергәлегенә ирешүнең төп чарасы итеп Г Исхакый кабат көчле төрки дәүләте төзүне саный Шунлыктан Олуг Мөхәммәднен Болгар-Казан иленә килеп чыгуын да ул шушы максат белән бәйләп карый. Мондый максатны нәкъ менә биредә тормышка ашырырга теләү исә бу
илнен икътисади һәм мәдәни үткәне белән бәйләп аңлатыла. Үткәннәр хакында Казан шәһәренең аксакалы. Олуг Мөхәммәдкә мөрәжәгать итеп, болай ди Бабаларыныз хан хәзрәтләре вакытында безнен Болгар. Биләр шәһәрләремез дөньянын ин зур бай шәһәрләре иделәр. Сатучы-алучыларымызнын көиматәре бетен Идел өстен болыт кебек каплый иде Күрше илләрдә генә түгел, озак кяфер мәмләкәтләренә кадәр малымыз-туарымыз тарала, комачымыз. качкамыз (бөрчекле ефәк комач), көмеш эшләремез. агач савыт, табакларымыз. олтанымы з. күнемез бөтен дөнья базарында дан тоталар иде Ислам нуры берлә күнелләречез нурлангач, шәһәрләремез мәчетләр, мәдрәсәләр берлә бизәкләнгән гыйлем, белем, һөнәр үзәге булган иде." Болгар илснен үткәндәге бай тәжрибәсен күздә тотып, әсәрдә Олуг Мөхәммәд төркиләрнең Чынгыз һәм Батый заманнарындагы куәтен кабат торгызу эшен нәкъ менә шушы илдә башкарырга омтыла Үзенен максатын ул болай бәян итә: “Уемыз. тынычсызлык көннәрендә аерылган, таралган илләремезне бергә җыеп, бабаларымыз вакытындагы кебек көчле бер дәүләт кору, хапкымызны тәнренен биргән нигъмәтләреннән файдаландырып, балаларымызга көчле, куәтле бер дәүләт мирас итеп калдырудыр Мул ага торган илемсзнен Идел. Ак Идел. Чулман су юлларыны алыш-биреш көймәләре өчен һәрвакыт ачык тотып, юлларымызнын тынычлыгын саклау, күрше хатыклар берлә да алыш- бирешне күнел тынычлыгында йөртүдер Сарай кин илемезнен тынычлыгын саклауны, юлларымызнын каравылчылыгын үти алмас хәлгә килде Илемезнен һәр почмагына урыс агыла башлады. Хәзер без төп тупрагымызны саклар өчен Чынгыз баирагыны Казанда күтәреп, монда дошманнарга каршы кала корамы з. Казан каласы безнен кулымызда чакта һичбер урыс-лошчан суын үтә алмаячак Безнен аркамыздагы илләремез—Себер. Урат. Чыгтай йорты (үзбәк иле) анасынын кочагындаг ы бала кебек рәхәт итәчәк. Бу ката—Казан катасы бабаларымы знын бөтен илләрен, безнен мөселман халкымызны. ислам динемеэне. безнен гыйлемемезне. һөнәрсмезнс. сату-алуымызны саклаучы, нәүбәтче булып торачак, бу кала изге кала булачактыр "
Әсәр геройлары төркиләрне берләштерерлек һәм дошманнарга каршы торырлык шундый көчле дәүләтне ничек һәм нинди нигезлә төзү турында да уйланалар Алар аеруча дәүләтнең ныклы, гадел һәм халыкчан нигезгә корылырга тиешлегенә басым ясыйлар. Казан каласы хакиме Галим бәк. мәсәлән, болай ли “Әйе. без яна дәүләт корамы з. зур тарихи бер эш. Әгәр шунын нигезен нык. та »а сала белсәк, бу дәүләтемез озын еллар яшәячәк. Урыны зур сату юлы осгенлә. халкы тырыш, аек. Хөкүмәтне дә тугрылык, гаделлек өстендә җирләштерә алсак, бу дәүләтне урыслар бөтен дөнья шайтаннарын жыеп килсәләр дә. берни эшли алмаячаклар."
Казан чанлыгын ничек төзү һәм ныгыту мәсьәләләрен ачыклаганнан сон. пьесада алга таба бу дәүләтнең тиз арада аякка басым һәм ныгып китүе, һәм бу процесста Олуг Мөхәммәдиен зур роль уйнавы күрсәтелә. Шул ук вакытта гатар илендә мондый үсеш-янарышнын житди каршылыкларга да очравына дикъкать ителә Аерата руслар бу илгә тыныч кына яшәргә мөмкинлек бирмиләр, ана даими һөҗүм итеп торалар Әсәрдә рус кенәзс Василийныи Казан ханлыгына каршы оештырган басып алу походларының берсе үзәккә куеп сурәтләнә Дорссрәтс. әлеге походның руслар өчен күнелссз финалы күрсәтелә Ул сугышта ү з илләренең иминлеге өчен көрәшкән казандылар басып алучы русларның күпсанлы гаскәрен җиңәләр, кенәз Василийны, аның боярларын һәм исән калган сугышчыларын әсирлеккә алалар Сугыш кырында полководец осталыгы күрсәткән Олуг Мөхәммәдиен җиңүдән сон тагын бер күркәм сыйфаты ачыклана N з кин мәрхәмәтлек күрсәтеп, үткәндәге ант-вәгъдәләрен онытып татар илен басып алу нияте белән килгән кенәз Василийга, анын боярларына һәм сугышчыларына ирек бирә. Әмма Василийны бүтән "Казан иленә баскын итмәскә. я\ җибәрмәскә Казан илснен дусты берлә дус. дошманы берлә дошман булырга. Казан иле сатучысы алучысының урыс илснен һәр почмагында тамгасыз сату - алу итүенә киртә куймаска, ике ил арасындагы күршелекне дуслык нигезендә алып барырга
юз
тәңре исеме белән ант" иттерә. Әмма тарих күрсәткәнчә, монысы да рус хакимнәренең чираттагы буш вәгъдәсе генә була. Алар алга таба да үзләренең басып алу сәясәтен дәвам итәләр һәм. ниһаять. 1552 елда күптәнге максатларына ирешәләр. Г. Исхакый исә әсәрен ерак бабаларыбызнын сүзләрендә тора белмәгән күршеләренең коры вәгъдәләренә артык ышанучан булуларын ачу белән төгәлли. Пьесаның мондый финалы белән автор, ил. халык язмышы мәсьәләләрендә беркатлы булмаска, аеграк, саграк эш итәргә кирәклегенә дә ишарә ясый Ерак тарихыбызның әлеге тәжрибәсе һәм сабаклары бүгенге көндә үз дәүләте булмаган һәм бик таркалып яшәгән халкыбызны хәзерге глобальләштерү шартларында үзен милләт буларак саклап калу өчен барыннан да элек бердәмлеккә ирешү кирәклеген искәртә. Димәк. Исхакыйнын “Олуг Мөхәммәд"е дә безнен көннәрдә дә заманча яңгырый дигән сүз.
Гомумән алганда, мөһажир Г. Исхакый 1917 елдан сон татар әдәбияты өчен яна бер тарихи әһәмиятле миссия башкарды. Әдәбиятыбызның үткәндәге милли асылына һәм максатчанлыгына тугрылыклы булып калып, ул совет илендә мөмкин булмаганны эшләде, ягъни милләт яшәеше һәм язмышынын мөһим мәсьәләләрен яктыртуын дәвам итте, монын белән Октябрь инкыйлабыннан сонгы әдәбиятыбызны милли-мәгьнәви яктан тулыландырды, баетты. Болар барсы Г. Исхакыйнын XX йөз татар әдәбияты тарихындагы феноменаль урынын билгели.
Яна заман әдәбиятыбызның гына түгел, бөтен татар жәмгыятенен милли идеологы һәм лидеры булып милләт сагында торган, ягъни жәмгыятьнен дә, үзенен дә төп бурычын милләтне саклауда һәм үстерүдә күргән Исхакый үзенен туган халкына васыятен дә шундый рух белән сугара. 1954 елнын 12 апрелендә Финляндиянең Тампере шәһәрендә яшәгән татар кызы Халидәгә язган һәм тарихка әдипнен милли васыяте булып кергән хатта Исхакый үзенен бөтен аңлы гомерен күз алдыннан үткәрә һәм аның бер максатка—милләткә хезмәт итүгә, анын азатлыгы өчен көрәшкә багышланганын икърарлый. Шушы максат белән бәйле рәвештә, хатта татар халкының бик борынгы легендар заманнарга китә торган озын һәм катлаулы тарихы күздән кичерелә. Бу тарихны күзәткәндә. Исхакый туган халкынын төрки дөньяда мәдәни юлбашчылык итүенә басым ясый Мондый миссияне әдип төрле вакытларда төрле исем белән йөртелгән безнен халыкның асылда борынгы төрки халык булуы белән бәйләп анлата. Шунын белән бергә, хатта татарның катлаулы язмышлы халык булуына игътибар ителә һәм мондый язмышка дучар булуның мөһим сәбәпләреннән берсе итеп анын бик таркау хәлдә, дөньяда сибелеп яшәве карала. Биредә тулаем төрки дөньяның таркаулыгы ла мәгълүм роль уйнаганлыгы күрсәтелә. Шушы ачы хакыйкатьне анлап һәм милләтне саклау, яшәтү ниятендә XX гасыр башыннан татарны берләштерү идеясе көчәеп китә, бу хәрәкәттә Исхакый үзе әйдәп йөрүчеләрдән була. Шул ук вакытта әдип әлеге хәрәкәтнең агымдагы гасырда, бигрәк тә совет дәверендә, яңа зур каршылыкларга очравын, җитди югалтулар кичерүен күрсәтә. Әмма үзенен күңелендә көчәйгәннән-көчәя генә барган әлеге хыялны—төрки бердәмлеге нигезендә татарны берләштерү идеясен—гамәлгә ашыруны Исхакый татар кызы Халидә туташка язган хатында хәзерге һәм киләчәк буыннарга мәгънәви васыяте итеп калдыруын белдерә.

Реклама