Логотип Казан Утлары
Шигърият

ХАЛКЫМ, СИН МОҢНАН ЯРАЛГАН...


Бәлкем әле...
Үземне мин тыеп яшәдем.
Күн бурычлар куеп яшәдем.
Кайчак гөнаһ җыен яшәдем Үз-үземә шулай бәйләндем Тәмам ревизорга әйләндем.
Белен торам бит мин хәйләмне.
Нинди чакта дәшми калганны.
Фаш итмичә ата ял1анны.
Сәбәп тапканымны акларга.
Сер бирмичә җиде ятларга Үз гамәлләремне сакларга.
Үземнән мин туеп яшәдем Нигә болай дәртләп кабынам, дип.
Дәшмәс чакта телгә салынам, дип.
Эш узгачтым шулай күзәттем.
Алай булмам, диеп, төзәттем...
Мондый позиция уңайлы.
Бер мин генә әллә шулаймы?
Бәлкем әле мин дә түгелдер.
Уйлап кара, чордаш, бүген бер?
Гыйнвар. 2001
Ни борчый?
Эч поша, бәреләм-сугылам.
Ник болай. ни җитми күңелгә?
Өченче кон илдә тантана Э минем җан тыныч түгел лә...
Бәйрәмнәр күп бездә, алҗыта.
Ялкаулык, иңемнән төш тизрәк Канымны уяткан, уйнаткан.
Канә1ать булырлык эш кирәк!
Шәүкәт ГАЛИКВ (1928) Татарстанның ипык шашйрг. *үтакт кипши иң шт ш.ппп,1н Т>иш ПЮЧ1Ы •Счимшчи эсә/лэ/»# авторы Г Тукай исгягтһ/г ./әү ыт ы/н-чиясс лау/нчппы. Каммда яши
Кешене хезмәттән аерсак,
Ни мәгънә кала бу дөньяда? Төрмәдә гомергә эш бирмәү— Үлемнән катырак зур җәза.
Күңеле йоклаган адәмнәр. Хөрәсән йөрәкләр юк түгел. Әмма бит гаепсез затларның Җан асрар эшләре юк бүген...
...Дөньяның, илеңнең хәлләре Тынычлап яшәрлек түгел дә—
Шәфкатьсез заманда һич кенә Битараф булалмый күңел дә!
Август. 2004
Ташлар ташламый
... Бабайларыңның Исемен сора Таш хәтерендә Тарихлар тора...
Туган җиремдә Ташулар ташый, Ташлар кубарып Ярларны ашый.
Еракка китә— Елга ашкына. Төпкә ябышып Кала таш кына.
Югалмыйм, дисәң. Ташлама ташны— Үкенеп ташка Бәрмәссең башны!
Июль. 2006
Заманча көрәш
Яхшы белән Яман Алышалар һаман, Ярышалар яман! Авышалар һаман Кайсы кая табан: Берсе—алга табан, Берсе—артка табан.
Кайчак адашалар. Әллә алдашалар. Исем алмашалар?
Көрәш бара һаман:
Яхшы аста калган.
Яман җиңеп салган—
Яман җисем алган...
Инде танып бакчы:
Кайсы аның Яхшы?
Кайсы аның Яман?
Көрәш бара һаман...
Август. 2004
Табигать шаяртамы
Күз алдында, үсә кеше. Вакыты җиткәч, туктый.
Ә бердәнбер әгъзасына .Андый чикләнү юк, ди.
Кызыксынып көтәсездер— Үсә кайсы урыны?
Юк, сез уйлаганы түгел, Үсә икән... борыны!
Борын белән бергә үскән Була кайбер түрәләр—
Түбәндәрәк калганнарны Борын аша күрәләр.
Нигә нәкъ борыннар үсә— Табигать шаяртамы? Түрәләрдән көләме ул,
Әллә соң яратамы?
Тәнкыйть-мазар дип ялгышып Чиртә күрмә борынга.
Тешең коелмасын дисәң,
Зур борынга орынма!
Июль. 2004
Картаю—карт аюмы?
Кай арада килеп җиткән. Искәрми, белми калдым. Беренче күрүем ласа. Беразрак шүрли калдым.
Туктале, дидем аннары. Миннән артык төше юк. Чепиләнгән күзләре дә. Авызында теше юк.
Бер дә куркыныч түгел лә. Бигрәк инде бөрешкән, Йоннары очкан, йончыган. Үз хәле—хәл, бирешкән.
Менә нинди була икән.
Ул чын-чынлап картаю. Минеке түгел, адашкан.
Бу хәтерсез карт аю!
Аяклары дер-дер килә. Кинәт ташланмас әле, Ходай үзе ташламаса. Аю ашамас әле!
Картаю карт аю шул. дим. Кызгандым чын йөрәктән. Кызгандым да. оныттым да Кызлар кайта җиләктән!
12 апрель 2002
Мәңгелек җыр
Илдар КЬеевк»1 һәр яңа чорда яктырып Балкый Тукайның .ганы.
Халкым, син моннан яралган. Жырыңда йөз аклыгы Җәлилләрнең. Туфаннарның Батырлыгы, сафлыгы.
Халкым, син моңнан яралган. Җырың гел яңарасы Бездән киләчәккә үтеп. Мәңгелеккә барасы!
15 ,’ыйнвар 1983
Сурәт гомер сорый...
Бу шомлы тыю-кнсәтү Әү вә л-әүвәлдән килгән:
Сурәт ясама, дигәннәр.
Ул гомер сорый, синнән!
Сүзсез дә. җанлы шикелле Күзләрен текәп карый.
Кайсы якка борылсаң да Карашы синнән калмый.
Сихерме бу. тылсым мәллә.
Хикмәтләрен кем белгән?
Үземнән соң да яшәр дип.
Рәссам аңа җан өргән.
Июнь. 2000
Халкым, син моңнан яралган. Җырда телең ачылган Язмышың булып тезелгән Шагыйрьләр һәм гасырлар.
Халкым, син моңнан яралган. Җырда рухың чагылган Канатларың күтәрелгән Кол Гали кочагыннан.
Халкым, син моңнан яралган. Җырыңда кайнар каның
' 50 яшълегеид* укылды
Оча торган кешеләр
Бала чактан бирле күрәм Оча торган төшләрне Кул-канатларны кагынып. Күктә очып төшкәнне.
Канатсыз да күтәреләм, Сикерәм кыялардан— Мондый хозур иркенлекне Бөркетләр тоялардыр!
Эзәрлекләү янаганда Котылам очып кына. Алдымда ерак офыклар Колачын ачып тора.
Елга,болыннар өстеннән. Тауларны урый-урый. Илһамланып гизеп йөрим. Күкләрдә җырлый-жырлый.
...Борын заманда булган ди.
Оча торган кешеләр.
Бәлкем канатсыз очкандыр Улчак минем ишеләр?
Ахрысы безнең каннарда Шул могьжиза саклана—
Сине күкләргә күтәреп Илһамың канатлана!
Июль. 2004
Теләк
Исәннәрнең кадерен бел. Үлгәннәрнең каберен бел'
Зират диварында бу сүзләрем.
Күпме тарих монда күмелгән.
Исмем югалса да шул гыйбарәм Калыр бәлкем халкым күңлендә:
Исәннәрнең кадерен бел...
Мәкаль булып очты бу шигырем,
Гомере бар чаклы яшәсен.
Минем сезгә үз тавышым белән Үткәннәрдән килә дәшәсем:
Үлгәннәрнең каберен бел...
Казанымда «Татар зираты» бар...
Шом-сагышлар белән керәсең:
«Без китәрбез, сез каласыз», диеп Милләт күмелер көн килмәсен...
Исәннәрнең кадерен бел.
Үлгәннәрнең каберен бел!
30 октябрь. 1996