Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛЕНДӘ КҮПМЕ ҖЫЛЫЛЫК БАР...


Бу Кеше каршында минем шактый уңайсыз хәлдә калганым бар, һәм шул
уңайсызлану тойгысы әле дә жанны тырнап тора. Минем хакка, авыр ачыла торган
«калын ишек»ләрнен берсен ачып керергә, ә керер алдыннан, хужанын «бушавын»
көтеп, кабул итү бүлмәсендә озак кына йөренергә туры килде ана. Артык
сиздермәскә тырышып кына, уң кулы учын әледән-
әле йөрәк турысына куеп ала. Анын, йөрәге борчып,
күптән түгел генә хастаханәдә ятып чыкканын,
аулак авылда яшәп белми калган идем шул,
шунлыктан ана—ул чагында Татарстан Язучылар
берлегенең рәис урынбасары булган дустыбыз
Шаһинур Мостафинга—бер мәсьәләдә булышлык
сорап килүем вакытсызрак килеп чыкты Инде
менә, шул вакыйга искә төшкән саен. Шаһинурны
бик якын иткән, бик күп әдәби сәфәрләрендә бергә
йөргән, «гадәт-холкы белән кыр казы» булган
мәрхүм Илдар Юзеевнын, мондашы Фасил Әхмәткә
багышлап язган бер шигыреннән:
Фатир сораганда төштек инде
Түрәләрнең ишек төбенә.—
дигән юллары хәтердә янара. Дөрес анысы, минем
гозер фатир сораудан бик-бик кечкенә, аны хәл
итәчәк түрә дә фатир бүлүчедән шактый бәләкәй
иде. Шулай да беләсе иде: биш-алты ел рәис урынбасары, аннан алдарак байтак
вакыт Әдәбият фондының Татарс тан бүлеге җитәкчесе булып эшләгән чакларында
үзенекен түгел, каләмдәшләре йомышларын үтәп, мондый ишек төпләренә ничә
кат төшәргә, шуларнын пичәсендә әрнеп кире борылырга туры килде икән ана?
Урынбасар—урынбасар инде: вазифасы зур, мөмкинлеге бәләкәй, аны санлаучы
аз. Әле ярдәм алганнардан рәхмәт кенә дә ишетеп тормады, дип беләм. Бериш
каләмдәшләреннән: «Син ник фәлән-фәләннәргә булышып йөрисен, мине тынла,
мина гына ярдәм ит».—кебек сәер кинәшләр ишетеп тә җаны кыйналды анын.
Аксакал әдип Туфан Миннуллин бер әсәрендә шаяртып кына да бик хак язганча,
бүтәннәрнең бер рәхмәтенә сигез тапкыр рәхмә т әйтеп жавап бирә торган Шаһинур
бит ул! Мамадыш төбәгендә, сугыш яралысы Әхмәтсафа белән Герой-ана
Гөлзәйнәпнең ишле гаиләсендә баш бала булып үскән, алты энесенең һәм дүрт
сенлесенен һәркайсы өчен тигез кайгыртып яшәгән дустыбыз кеше араларга,
каләмдәшләренең берсен үз итеп, икенчесенә кырын карарга өйрәнмәгән иде шул.
Анын мондый холкы Кукмара район газетасы редакциясендәге әдәби берләшмә
эшендә дә ачык күренде. Заманында шушы берләшмәдә каләм чарлаган, ижат
канатларын ныгыткан унлап кеше бүген татар әдәбиятының төрле жанрларын
үстерешә, алар төрле-төрле әдәби бүләк ияләре Туган төбәге булган Мамадыш
районынын сәләтле каләм ияләренә дә, иҗатларында гел канатландырып,
матбугатта чыгуларына булышып, әдәбиятта үз урыннарын табарга ярдәм итте ул.
Халык ижаты һәм мәдәни-агарту эшләре буенча республика фәнни-методик үзәге
баш мөхәррире, сонрак бик дәрәжәле «Казан утлары» журналының бүлек мөхәррире
булып эшләгән елларында исә Шаһинур Мостафинның каләмдәшләре иҗатына
шифалы йогынтысы тагын да киңәйде.
Без Шаһинур белән беркадәр сабакташлар булдык—Казан дәүләт университе тының
татар теле һәм әдәбияты бүлеген бергәләп читтән торып укып тәмамладык (укытучыбыз
Ибраһимов Сәгъдәт абый бездәиләрне «укудан читтә торып университе т
тәмамлаучылар» дип шаярта иде) Болай укучыларның үзара мөнәсәбәтендә бер бик зур
житешсехгек була-алар бер-берсе хакында бик аз беләләр. Әйтик, алты ел бергә укып,
күбебез Рафаил Газизовнын шагыйрьлегеннән бихәбәр илек. Жәен кырык көнлек,
кышын ун көнлек бергә жыелу вакытлары баш күгәрми укуга, зачет-имтиханнарга.
элекке «койрыкоарны бетерүгә житми дә кала, кая анда якыннан танышып чын
студентларча иҗади кайнашу Шулай да безгә көндезге бүлектән өченче курста гына
кушылган, һәрвакыт уйчан, аз сүзле Шаһинурның шигырьләр язуын укытучыбыз
Флера Сафиуллиналан ишетеп белгән идек. Ә шул елларда ук күңелендә йөрткән,
жднына тынгы бирмәгән уй-гамьнәрен бераз сонрак—сугыш каһарманнарына
багышланган матур-матур документаль әсәрләрен укый башлагач—анладык. Безнен
төркемгә кушылу алдыннан гына анын әтисе төзәлмәс сугыш яраларыннан мәңгелеккә
китеп барган, шуна күрә баш бала Шаһинур, ишле гаиләне туендыруда әнисенә булышу
өчен, эшкә урнашырга һәм көндезге укудан аерылырга тиеш булган. Ала й гына ла
түгел, сугышның бар мәхшәрен күреп белгән, үләмме-каламмы дип
госпитальдән-госпитальгә күчерелгән арада авылына ике тапкыр батырларча һәлак
булу хәбәре килгән, фронттан башы каты жәрәхәтләнеп. ике күзе дә сукыраеп кайткан
Кызыл Йолдыз орденлы Әхмәтсафа улына яшьтән язгалый башлаган темасын
ташламаска, үзе кебекләрнең, әнисе Гөлзәйнәп кебек тыл каһарманнарының фаҗигале
язмышын һәм батырлыг ын әсәрләре аша сөйләргә дә сөйләргә васыять итеп калдырган.
Һәм Шаһинур Мостафин. мснләгән-менләгән фронтташлары исеменнән әтисе кушып
калдырган юллан барып, ялгыз бер язучының кулыннан килүенә ышану да кыен
булырлык, ижат уңышы белән бөтен дусларын сөендерерлек эшләр башкарды. Болай да
аз һәм бик хәләл эш хакы, чираттагы яллары исәбенә хәрби архив.!арда һәм сутыш
булган урыннарда эзләнеп. 26 милләттәш һәм якташыбызның Александр Матросов
(чынлыкта Шакиржан Мөхәммәтжанов. аның ничек Матросовка әверелүен Ш
Мостафин тәфсилләп язды) батырлыгын кабатлавын ачыклау, төрле сәбәп аркасында
хаксыз рәнҗетелгән фидакарьләрсбезнен пакь исемен кире кайтару, күп кенә сугыш һәм
тыл каһарманнарының исемнәрен мәңгеләштерү һәм барчасы хакында сокланып га.
гаҗәпләнеп тә укырлык әсәрләр язу—боларны гына әйтү, мөгаен, язучы Шаһинур
Әхмәтсафа улы Мостафин башкарган зур һәм изге эшләр турында берни дә әйтмәүгә
тиңдер Бер Ходаебыз ярдәм итсә иде—алдына кунган максаты тагын да олырак бит әле.
2004 елда Татарс тан китап нәшриятында яна гына басылып чыккан «Хәтер яктысы»
исемле күпьеллык ижат җимешен кулына алгач, уе белән әллә кайларда йөреп, беркавем
тын торды ул. Күңеленнән бәлки «уйланылган җиде китапмын беренчесе генә бит әле
бу» дигән ун узгандыр Ләкин Шаһинурның шушы җыентыгы гына да мәгълүмат
байлыгы, эзтабар әдипнен төпле фикерләве һәм кин карашы, элгәрләребез гамәлләренә
бетмәс-төкәнмәс ихтирамы белән хәйран калдыра Узган дәһшәтле сугышка, андагы
җиңүгә, исән һәм шәһит каһарманнарына, җиңү хакына дип һәммә авырлыкны кичә
алган тыл эшчәннәренә мөнәсәбәт үтә чуарланган бу заманда милләттәшләребез
фидакарьлеген хәтерләребез яктысында яктырту, шулар айга «хакыбыз уртак ваганда
яхшы ук* дип бар җиһанга сөйләү аерата кирәк
Бүтәннәр мәшәкатен бүлешкәндә генә түгел, шәхси авырлык кичергәндә дә тыйнак
Шаһинур дус тыбыз кин күңелле һәм сабыр булып кала белә Мондый чакга әнисенең (ул.
шөкер, туган төбәгендә исән-сау яшәп ята) «гел безнеке генә әйбәт була алмас, сабыр
игәргә кирәк» дигән сүзләрен исенә төшерә. Әле менә бишенче сыйныфта укыган
елларыннан бирле дус булып һәм аннары нар күгәрченнәрдәй гомер кичергән,
бергә-бергә балалар үстергән, оныклар баккан Дамирәсен һич көтмәгәндә җир куенына
салдылар, мәрхүмәгә илле тугыз яшь туласы көнлә кырыгын үткәрделәр Авыр
кайгылы чагында да дустыбыз үз-үзе булып калды *К) I һәлакәтендә гаепле шоферга
жәза бирмәүләрен сорадым, аты яшыә инде, ялгышкан Алла сакласын, андый ялгыш
һәркемдә кабатланырга мөмкин»—диде ул
Шаһинур Мостафиннын зур әләби хезмәте һәм жәмәгать эшчәнлеге, хаклы
рәвештә, иҗат оешмаларының төрле бүләкләренә, халкыбыз ихтирамына лаек булды.
Аны «Татарс танның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме белән тәбрикләү
тантанасы күбебезнең исендә. Шул хактагы таныкламаны аңа, барлык каләмдәшләре
алдында, Татарстан Президенты Минтимер Шәймиев үзе тапшырды. Бүләкләнүченең
исеме ишетелүгә зал үтә көчле алкышларга күмелгәч. Минтимер Шәрип улы:
—Рәхмәт үзегезгә! Каләмдәшегез Шаһинур Мостафинны бик яратасыз икән,—
диде.
Бу көннәрдә сагышлы алтмыш яшьлеген билгеләп үтүче эзтабар язучы, шагыйрь
һәм публицист—Татарс тан Республикасының атказанган мәдәният хезмә ткәре.
«Бәллүр каләм» иясе. Россия Федерациясенең М. Ломоносов исемендәге премиясе
лауреаты Шаһинур Мостафин дустыбыз үзе дә каләмдәшләрен, кешеләрне бик ярата
бит ул Шулай булмаса, бер шигырендә түбәндәгечә язар идемени:
Әле Җирдә күпме изге җаннар
Рухи салкынлыктан өшиләр..
Күңелемдә күпме Җылылык бар—
Барысын Сезгә бирәм. Кешеләр!