Логотип Казан Утлары
Публицистика

ИЛЧЕ


Ерак офыклар артында, саф биеклекләргә омтылган таулар арасында күңелне тын гына дәшкән, тиңсез рухи
байлыклар вәгъдә иткән Мәгарәләр... Уйлап бак- саң, кеше үз гомеренең аерым мизгелләрендә балачакка-яшьлеккә кайтара алучы тылсымлы дару вәгъдә иткән Мәгарәләрен уй-хыял- ларында үзе генә белгән изге юл-сукмаклар буйлап эзләп китә түгелме?! Һәм шушы хыялый эзлә- нүләрдән, якты алгы- сулардан аерым бер мәлдә шигърият тә туадыр, мөгаен.
XX йөзнең сиксәненче елларында әдәбиятка, шигърияткә килгән, үз буынының ин тынгысыз, сәләтле, уйчан шагыйрьләренең берсе (буынлашларын әйдәп баручы шагыйрь, язучы дип тә әйтәләр аны) Ркаил Зәйдулланың нәүбәттәге шигъри китабы бер сүз белән—серле рәвештә «Мәгарә» * дип атала. Китапны укыганда аңлыйсын: юкка түгел икән бу. Чөнки, ошбу серле Мәгарә темасы шигъри мәжмуганын биш бүлеген дә мәгънәви, фәлсәфи, метафорик тоташтырып тора. Дүрт бүлекнең дә тәүге өлешендә без Мәгарәгә юл тоткан шигъри «мин»нен үзенчәлекле шигъри маҗараларын укып үтәбез. Бишенче бүлектә ул, ниһаять. Мәгарәсенә килеп җитә һәм аннан үзенең бәхетле, кадерле балачагына кире кайтаручы тылсымлы даруны алып чыга... Игътибар итсән: кайсыдыр яктан бу шигъри каһарманның символик маҗаралары Пауло Коэльоның мәшһүр «Алхимик» романын хәтерләтеп куя...
Шундый сорау туа: ни өчен танылган шагыйрь Ркаил Зәйдулла төрле елларда
иҗат ителгән шигырьләрен гомеренен чиста чишмәбашын сагынган нос- тальгия астында берләштерергә булды
икән? Шагыйрь байтак гомер кичереп, тормыш юлы узып, төрле эш- гамәлләр кылып Мәгарәгә барып җитә—«Үз җаныма төбәлдем бу кичтә, Жаным гүя алтын мәгарә...»—һәм күнелендә янә үткәннәргә әйләнеп кайта.. Бәлки, шагыйрь безгә монда гомеренен зур бер арасы, циклы тәмамлануын бел- дерергә телидер?! Бәлки, ул узылган еллар биек- легеннән үткәннәргә бер караш ташларга омты-
ладыр, үзе өчен мөһим булган Шигъри Нәтиҗә дә ясарга алгысыйдыр0!
Уйласаң, Мәгарәдә вәгъдә ителгән тылсымлы даруны эзләп табарга ашкыну—гомеренен иң гүзәл чакларын янә кичерергә, янә кабатларга алгысыну—ул кешенен ин кадерле хатирәләре белән, гомеренен ин чиста чаклары белән бергә калырга теләведер. Чөнки, күңел биеклегеннән карасаң, балачак ул—Сафлык Иле, берсеннән- берсе матуррак Хыяллар Галәме, кыскасы, тормышның ин керсез- гөнаһсыз, ин матур чагы.. Менә ни өчен кеше олыгайган саен, тормыш кырыслыклары һәм катлаулылыклары белән күбрәк очрашкан саен күңелендә аңа ешрак бага
Яшәеш лабиринтларында үз Мәгарәсен эзләп киткән Ркаил Зәйдулланың шигъри «мин»е дә еллар артында күмелеп калган балачагына, аның иң истәлекле көннәренә еш әйләнеп кайта.
«Мәгарә» ки габынын беренче бүлеге, гомумән, нәкъ менә шул балачак.
Ркаил Зәйдулла. «Мәгарә» Татарстан китап нәшрияты, 2005
яшүсмерчак дөньясы белән, гомернен чишмәбашын олы Сагыну белән бәйләнгән дә инде. («Өмет». «Хәлвә». «Әби». «Типте тупны шаян малай...*, «Авыл малае», «Рәхмәт* һ.б. шигырьләр) Бу шигырьләрдән олыларнын мәшәкатьле тормышында сирәк очраган ниндидер үтә бер табигыйлек. сафлык, жылылык бөркелеп тора төсле!.. Аларда балачак гомернен ин мөкатдәс чагы булып күз алдына баса! Бу якты дөньяда әти-әни дә бар, әби-бабай да исән-сау. офыклардан офыкларга кадәр жиһан түгәрәк, ул шатлык-бәхст өчен генә яратылган булып тоела.
«Төнге рәсем» шигырендә шагыйрь еракта—еллар артында калган кадерле балачагын искә төшереп сагына:
Хуш исле печән өстендә Малай йокыга талган.
Янәшәсеннән баралар Абыйсы да әтисе Ә дөнья.
Дпнья шундый—
Дөньяда чәчәк исе Мәңге онытылмас бу тон Сәхра, йолды иар. ирек Нарасый бара арбада.
Әнисен тоштә куреп.
Гажәсп гүзәл дә һәм гади дә сурәт ул: чәчәк исен сулап атлап баручы әтисе белән абыйсы, һәм әнисен төшендә күреп арбада гатлы йокыга талган саф күңелле малай!.. «Тукта, мизгел!* диясе килә эчкерсез рәвештә. Балачакның асылын әнә шундый гади дә, серле-якты да минутлар тәшкил итә бит!..
Әмма, доньяга килгән кеше, гомер буе сафлык илендә, ак хыяллар дөньясында кала алмыйдыр ахры01 Вакыт алга тәгәрәгән саен, фанилык анын күңелендә үзенсн тамырларын җибәрергә ашыга. Еллар узгач, кеше телиме-теләмимс, олыларнын үзенчәлекле дөньясына атларга мәжбүр.
Атлар булып томырылды куюа
балачакның ап-ак хыяллары.
-ди шагыйрь дә уйчан төстә «Булмый елап* шигырендә
Сорау 1ынд кала: кайчан башланды икән сон шагыйрьнең гүзәл балачак
ак хыяллар дөньясы белән саубуллашуы, фанилык белән күпмедер килешүе? Уйласаң, анласан—тормыш кырыслыгы белән беренче очрашулардан, жанны авырттыргыч тәүге югалтулардан түгелме икән?! Шагыйрь үз ижатында балачагынын һәм яшьлегенең сагышлы көннәренә дә вакыт-вакыт әйләнеп каша.. («Карт этне алып чыгалар... « һ. б. шигырьләр)
Әйе. яшәгән саен кеше тормышында табулар белән бергә югалтулар да үз урынын ала. Китапнын икенче бүлегендә, мәсәлән, исән-сау каләмдәшләренә багышлаулар белән бергә инде бакыйлыкка күчкән, татар тормышында якты эз калдырып киткән күренекле каләмдәшләре истәлегенә (Фаил Шәфигуллинга. Мохәммәт Мәһдисвкә һ б ) багышланган шигырьләр дә бар Шушы шигырьләрдә чор-заманнын үз табышлары һәм югалтулары да чагылып үтә Сүз лә юк XX гасыр ахырында кыргый капитализм чоры килү, җәмгыятьтәге кайсы куанычлы, кайсы начар үзгәрешләр, рухи тамырлардан ла күпмедер ераклашу нечкә күнелле шагыйрьләр яшәешенә дә үз тәэсирен ясамый катмады Бәлки, кыйблалары итеп рухи тормышны алганнарга үзара теләктәшлек, иптәшлек тә житеп бетмәгәндер?!. Замана зилзиләләре бөтереп алып киткән, югалган талантлы чордашына кагылышлы рәвештә, мәсәлен, шагыйрь түбәндәгечә әйтә:
Синең белән бвркеи хллилишиады син )лең дә кирәк тапмадың Чабып үтте бары баш очыннан ярсу ахыртман атлары
Монда әле беркем уянмаган, офыкларның күле эренле Күк йөэеннән мргаш шәүлә чды Бе/лкси искәрмәде эреде
(«Эдуард Мостафии рухына»)
Әйе. фажигаләр кичергәннән сон әле генә төзек булган дөньян җимерелеп киткәндәй тоелып китә, яшәешмен гүзәл гаме Ю1 алгандай хис ителә Әмма, ни генә булмасын, кеше бәхетле чакны, дөньямын гармонияле, төзек булган чагын-Сафлык Итен югалтырга
теләми! Шуңа күрә дә бит инде ул Мәгарәгә юнәлеп, тормышның изге янарышы белән бәйле тылсымлы даруны эзләп табарга ашкына!..
Чыннан да, шагыйрьгә, бәлки, ачыргалану кирәкмидер дә?! Шагыйрь Ркаил Зәйдулла да аерым мизгелдә олылар дөньясында балачак—саф хыяллар иленең—бер Илчесе булып күз алдына килеп баса түгелме?! Әйе, нәкъ менә Илче! (Аның милли тарих катламнарын күтәргән «Ил» китабын да искә төшерик). Дусты, фикердәше Ләбиб Леронга багышланган шигырендә ихлас рәвештә менә нәрсә ди бит ул:
Без сабыйлар иленнән бит. дустым!
Иртэ киткән ишләр өчен дә
Йончу атлар төсле ауныйк әле
Җиләк үскән карлар өстендә.
Бусагадан үтә алмый бүтән
Үчле кол да. явыз түрә дә...
Алда томан, юанабыз һәр төн
Узганнарга кылып күрәзә.
(«Без сабыйлар иленнән бит, дустым!»)
Әйе, яшәешнең беренчел пакьлеген саклаган, тормышның чын асылы булган, балачак белән бәйле сафлык иленә үчле һәм явыз җанлы кешеләр үтеп керә алмас иде... (Мәгълүм: явызлык җәзасыз калмый.) Күрәсең, ошбу сафлык иле кеше йөрәгенең, кеше җаныньщ ин мәгънәле, иң гамьле төшендәдер...
Шуна да түгелме икән, нинди генә дәвердә яшәсә дә, җәмгыятьтә нинди генә ялганнарга дучар булса да кеше Хакыйкатьнең барлыгын тоя һәм аңа алгысуын дәвам итә. Гомумән, олы Хакыйкатьне эзләү кеше яшәешенең ин якты алгысуларын тәшкил итмиме?!...
Кеше үзенең тынгысыз йөрәге, саф күнеле белән чиксез тормыш куйган сорауларга үзенчә җавап эзләргә омтыла... Анын дөньяга килүенең дә олы бер мәгънәсе шушындадыр, бәлки?! Әмма, бу юл җиңел түгел.
Мәңгелек яр яулык болгый ярда.
Китә микән, кайта микән бәндә?
Без белербез моны барлык өмет
Шигырь юлы кебек өзелгәндә
(«Чапты атлар...» Зиннур Хөсниярга)
Кайчак шулай да тоелырга мөмкин: нәкъ менә үз буынлашларына багышланган шигырьләрдә шагыйрь үзе өчен мөһим булган борчу-уйланулары белән уртаклашырга ашыга.
Газинур Моратка багышланган шигырендә шагыйрь үзе тормыш итеп яткан чынбарлыкны борынгы бабалары яшәгән бөек Дала чынбарлыгы рәвешендә күз алдына китереп бастыра Һәм, гомумән, Татар тарихынын үткәненә, анын шанлы чагына, драматик чорларына игътибар итү Р Зәйдуллага хас. Әйтерсен лә. ул үзенен яшәешен, омтылыш-кичерешләрен. кылган эш-гамәлләрен ерак бабаларының милли гамьгә төренгән, табигать белән гармониягә ия булган, күпмедер кырыс, күпмедер моңлы яшәеш чынбарлыгы белән үлчәргә тели.
Бер офыктан бер офыкка таба
Чабып йөрим Авам Биртеләм
Кысылам да янә киңәям мин
Үзем генә белгән серемнән
(«Зы*лап тора һава бу далада...»)
Лирик каһарман—«ялгыз җайдак» тормыш даласында нишли сон? Ул яшәеш кануннарына үзенчә буйсынып, карашы белән ымсындырган офыкларга төбәлеп, җәясен тарта Ә садакта уклар кими бара Соныннан ул аткан укларны (бу очракта: ихлас эшләнгән эш-гамәлләр нәтиҗәсен?!) эзләп киң Далада йөри Ә анын урынына ни таба’’
Сибелделәр черек көннәр кебек.
Әрәм, дидем Алар асылда
Офыкларга кереп югалганнар
Газәллэрнең кабыргасында.
(«Зыңлап тора һава бу далада »)
Символик юллар. . Шигырь дәвамында шагыйрьнең ни әйтергә теләгәне аңлашыла якты офыкларга барганда безгә сынган җәя. бушаган садак белән «ат сагынган ялгыз җайдак» булып калмыйсы иде1 Милләттәшләрен. замандашларын ул тормышның борынгыдан килгән табигый, изге чакыруына әзер булып калырга чакыра:
Ә далада тагын ук сызгыра.
Исән әле, исән чурачык.
Күздән җуела.
Дастан атларының Калын язларына чорналып
(«Зыңлап тора һава бу далада...»)
Шигъри фикерләүләрнен кайсыдыр мизгелендә шагыйрь уйланып сорап та куя:
Бу дөньяны ни коткарыр икән ' Матурлыктыр, бәлки ' Мәхәббәт, наз?
(«Чапты атлар...»)
Чыннан да. бу дөньяны ни коткарыр'* Бәлки, инсан үзедер? Чөнки, кеше үзе үзгәрми торып дөнья яхшыра алмый бит!
Шагыйрь, үзенең бер мәкаләсендә жәмгыятьнсн бүгенге халәте турында уйланып түбәндәгечә язган иде:
«Без хәтта Намус дигән сүзне кулланырга кыенсына башладык. Әләп- инсаф. низам, итагать кебек төшенчәләр тормышта ирешәсе уңышларга киртә сыман күзаллана хәзер. (...) Котылу юлы кайда'* Тамырлардамы?» («Казан утлары», 2006. №10)
Тамырлар Чыннан да. бүгенге катлаулы дәвердә мәңгелек рухи йола (традиция) белән бәйле тамырлар безне коткарып калырга тиештер Ә бу тамырлар үзләре ничек, нидә табыла0 Бәлки алар—Табигать-Ана белән изге бәйләнештә: Исламның мәңгелек кыйммәтләренә тугры калуда, аларны санлауда, хөрмәт игүдә: Туган якка. Милләткә булган изге хисләрдә! Мәхәббәт дигән илаһи халәттә..
Яшәешнең саф асылы, бәхетле мизгелләр белән бәйле туган жир, сөю- мәхәббәт темалары Алар «Мәгарә»нен оченче бүлеген тәшкил итә Чыннан да. нәкъ менә гуган якка булган мәхәббәт, хатын-кызга булган саф сөю—сәламәт, гүзәл тормышның нигезендә ята Шуңадыр да бу изге темалар кайвакыт шагыйрь ижатында гүзәл мантыйкка буйсынып сихри рәвештә бергә кавышалар да:
Туган якның тоннәре дә якты'
Бу—сан яккан \чак балкышы Еллар аша шул төннәргә төшә Мине тшһр күк ялгышып
(«Еллар аша»)
Күренгәнчә, шагыйрь монда да якты офыклар, сафлык иле эзләп үткәннәргә таба юнәлә Туган якнын еллар аша күңелләрне назлаган яктысы исә милли нурлар белән өртелгән Китапнын дүртенче бүлеге, асылда, нәкъ менә кешене н жан-бәгыре өчен мөһим булган тагын бер изге темага—милли тамырларны барлау темасына—багышланган Монда да шагыйрь үзенең эзләнүчән. тынгысыз җанына тугры кала: төрле- төрле жилләр искән яшәеш киңлекләрендә газиз халкына лаеклы урын барларга ашкына
Без адаштык бугай карурманда, Урманның да насыйп безгә карасы Кайсы кошның авазына иярик соң.
Татар иле'!—
Идел-Урал арасы
(«Карурман»)
Кеше һәм халык үзе дә. гомер буе жиһанда үзенә лаеклы, мәгънәле, бәхетле урын эзләп табарга омтыла Әйе. инсан өчен дә. халыкннн үзе өчен дә ин мөһиме—рухи кыйбланы югалтмаудыр. ана хыянәт итмәүдер” Ә бу жинелмс сон? Бигрәк тә рухсызлык көйчәйгәндә. тормыш далаларында ялган маяклар күзгә сш чалынганда Ләкин, шунысы хак Чынлык, барыбер, өскә чыга Ялган, шиксез, жинелә! Шуңамы. Хакыйкатькә омтылу Зәйдулла шигырьләрендә ялганны, рухсызлыкмы, дәһрилекне кисеп югарыга омтылган гүзәл сөңге булып гәүдәләнеш ала.
Ә без7 Ә без7 Без—имансыз түгел.
Ул—күз яшьтә, аккан каннарда Алар җирдә ятмый' —Сөңге бу лып Кабат калкып чыга манара
(«Бисмилла»)
—дип язган иде шагыйрь җәмгыятьтәге торгынлык елларыннан сон зур үзгәрешләр башланып киткән чорда татар өчен, анык киләчәк яшәеше өчен гажөеп мөһим булган Ислам кыйммәтләрен искәртеп Б\ ерак бабаларыбыз сайлаган изге кыйбланың дөреслеген тану, анын бәхетле, якты тормышка кигерәчәк чын мәгънәсендә хакыйкый маяк икәнен икърарлау иде Гомеренсн саф чишмә башыннан
чыгып киткән һәр кеше дә ана гына билгеләнгән гомер юлын узып, бакыйлык диңгезенә үзенчә якынлаша... «Мәгарә» китабының соңгы—бишенче бүлегендә—фәлсәфи фикерләр тыгызлыгы арта. Яшәү һәм Үлем белән бәйләнешле уйланулар тагын да куера төшә. Шигырьләрнең исемнәре дә «бакыйлыкка күчү» турында искә төшереп тора: «Зиярәт», «Зират каравылчысы турында», «Соңгы юл» һ.б...
Далада ут уйчан-уйчан...
Авып кала, төбен уйсаң—
Без шул кылган түгелме?
Бәгырьләргә басып үтә.
Әллә үкенүне көтә.
Кисә көннәр гомерне.
(«Югыйсә» Наис Гамбәргә)
—ди шагыйрь тормышның изге, бакый әйләнешенә кагылышлы рәвештә.
Шагыйрьнең бишенче бүлеккә кергән, сонгы еллардагы фәлсәфи уйлануларын аеруча кин чагылдырган кыска шигырьләр бәйләме «Өзелгән дисбе* дип атала. Өзелгән һәм янә жыелган дисбе... Игътибар итсән, шагыйрь бу китабында шигырьләреннән. шигъри уйлануларыннан шактый мәгънәле һәм гамьле дисбе җыя алган. Ошбу шигъри дисбене тарткан чакта аның тылсымлы Мәгарәсенә— яшәешнен саф асылына—үз юлын эзләгән шагыйрьгә еш очрыйбыз без.
Кеше, әгәр Алла теләсә, төрле үзгәрешләр кичереп, төрле сукмак- юллар аша узып, иртәме-соңмы эзләгән
Мәгарәсен табар, ягъни, үзенең Мәнгелек Сафлык иленә әйләнеп кайтыр—Хакыйкатькә ирешер.. Бу вакыт, бәлки, анын күнеле керсез Балачак Иленә янә кагылыр—анын белән тоташыр, изге бәйләнешкә керер?!.
Ябышып калам—ызан сизелми: үкенеч белән өмет арасы—
Офыкка кадәр пакуслар буйлап сабый йөгерә... сабый...
нарасый...
(«Өмет»)
Өзелгән дисбене (өзелгән мәгънәләрне ) өр-янадан ялгарга ашкыну (күңелдә, жанда ) дигәннән исә Безнен өчен, чыннан да. пакъ күңелле, сәламәт рухлы әби- бабаларыбыздан калган, төймәләре бердәм булган мөселман дисбесе кадерле. Анда олы мәгънә, көндәлек рухи яңарыш, рухи-илаһи бердәмлек, иман бар Анда Жәнабе Хакны бакый олылау бар. Анда Аллаһы Тәгаләнең бөеклеген, кодрәтен, пакълеген. жинелмәслеген. гаделлеген, шәфкатен аңлау бар Анда Галәмнәрнең Раббысыннан, кешеләрнен хак Хужасыннан килгән Китапка— Коръәнгә ахыргача изге ышану бар.
Бит Аллаһуга итагать итү һәм Аңа гына гыйбадәт кылу—иң туры юл.
(«Коръән тәфсире». Гимран сүрәсе. 200 аять. 51)