Логотип Казан Утлары
Шигърият

ИЛ-КӨН КАРШЫНДА


Үзем үзгәрермен
Мине үзгәртергә тырышма син. Тискәре мин малай чагымнан Үзсүзлелек минем геннарыма Күп гасырлар буе салынган.
Төгәл генә әйтеп бирә алмыйм. Кемнән күпме өлеш кергәндер. Бабаларым иркен дала буйлап Ил хөрлеге даулап йөргәндер. Шәжәрәмнсн очын табалмадым. Гарасатлар кереп кискәндер. Баскынлыкны кабул итә алмау Шул еллардан ахры күчкәндер.
Идел кебек тулып елмаермын. Хыялымны мәхрүм иттермәм:
Ирек кенә килсен... гөлт кабынып Яктырырмын, һич тә көттермәм.
Үзгәрмәдеңме?
Гаделлекне сөЙ1 ән яшьләр элек Куылганнар ерак Себертә...
Безне җибәрделәр бер сала1а Маллар көтеп, басу сөрергә.
Хәрби киемнәрне салган чакта Хыяллар бик матур иде лә.
Әмер биргән төсле, каты гына «Син коммунист? Кирәк!» диделәр. Ннндн капкыннарга эләккәнне Барып күргәч кенә аңладым...
Илдус ГЫЙЛЭЖГВ (1946) шагыйрь. * Җыр китабы» *Ммаш». «Кадврзг китап» һ 6. ши/ырь җыентык ыры авторы. ТР Я.1учы.хар берхг/гнгң һ Такташ исемгндме н/кчшнг ипңн аты Атакай районы Туйк^ авылында яши
Нәкъ декабрист хатыннары кебек, Рәхмәт сиңа, миннән калмадың. Дүрт мәртәбә күчеп җәфаландык. Алышынып торды «агымнар».
Бетә торган түгел икән лә, әй, Рәсәендә хөрти авыллар. Янәшәңдә торса фикердәшең, Мөмкин икән басу сөрергә. Сагындыра... әллә, олгайсак та, Китәбезме кабат «сөргенгә»?..
Идед-Урад арасы
Без—Иделнең уртасында!
Муллык белән тулы үзән.
Байлык читкә агылса да.
Күңел иркен—татар түзә.
Без—Рәсәйнең уртасында!!
Зур алманың үзәк төше:
Ул бозылса (беләләрме?). Җимешнең бит бетә көче...
Аерма бар
Зур гөнаһлы булмый микән Пьесалар язган кеше?—
Язмышлар уйлап чыгара...
Бу эш бит Күкләр эше!
Дөрес, әхвэл-вакьшганы Тормыштан ала, кана.
Безгә уйлап, чагыштырып Карап утыру кала.
Аерма шул: таралсак та.
Гыйбрәтле фикер алып.
Язмыш үлеп төгәлләнә,
Ә тамаша кул чабып...
Табылырмы
Бик кибегеп йөргән чагым булса, Ашыкмагыз чиләк асарга.
Бер йотым су... шул да җитә миңа Көчле сусынымны басарга.
Туңып, өшеп йөргән чагым булса. Ташламагыз илтеп чүлләргә.
Кояш нуры төшкән почмак тапсам. Җылынырмын туган илләрдә.
Бик эсселәп йөргән чагым булса. Җибәрмәгез куып котыпка.
Агач күләгәсе саклап калыр. Котылырмын шалаш корып та. Ямансулап йоргән чагым булса. Борчылмагыз, кылмам явызлык. ...Хәсрәтләргә йөгән кигертергә Каян гына табыйм авызлык?
Яралган чактан ук кеше Табыну калыбында:
Сәҗдә кылган төсле ята Лнасы карынында...
Төп комачау
Парламентлар гөжләп эшләп тора. Суз боткасы, түгел чыдарлык.
Сайлап куйган ханым, абзыкайлар Утыралар закон чыгарып. Кануннарсыз, әйе. яшәп булмый. Җәмгыятьне шулар үстерә.
Ә нигә соң алар, киеп салган Күлмәк төсле, бик тиз искерә? Күктән иңгән тәртипләр бит әнә Мәңге яшн, мәңге бозылмый.
Кеше кунак кына... шуңа микән.
Зур гомерле канун язылмый?!.
Тутыкмас тотка
Бер үк суга ике тапкыр Керен булмый, дигәннәр.
Акыл сеңгән гыйбарәләр Борынгыдан килгәннәр.
Эүвәл башлап кем әйткәне ()нытыл| ан. билгесез.
Кулланышта шомарганнар Чуерташка биргесез:
Татар булып яшим дисәң.
Ятлап алып отасы.
Сүзләр телнең күрке булса,
Мәкаль телнең тоткасы!
Татлы күренеш
Туйкә тауларында җиләк пешкән. Ярты шәһәр халкы шунда күчкән. Күз күреме җиргә сибелгәннәр. Әйтерсең лә Мамай явы төшкән. Күктә кояш юкса бара баеп.
Нггк китмиләр? Исәп кайту баен! Бггк уңган шул җиләк, ялгыш бассаң. Егылырсың төсле аяк таегг.
Баш әйләнә мәмрәү-кызыл төстән.
Бу хозурлык безгә бүләк өстән!
Күз алдына кгглә. кызыктырып. Тәм-том белән тулы кышкы өстәл.
Без
Без җырласак, җаныем бәгърем лә. Күбәләгем диеп җырладык.
Бер күрешү үзе бер гомер, (их!). Бәйрәм саен табын җыйнадык.
Без биесәк, идән такталарын Талчыбыктай бөгеп биедек. Күренерлек итеп бар дөньяга, Сәхнәләрнең сайлап биеген.
Без эшләсәк, җиренә җиткердек лә— Тел-теш тидермәслек эшләдек. Ярышларда беркем узалмады,
Мактау тактасыннан төшмәдек.
Без яратсак, шашып, онытылып, Ләйлә-Мәҗнүн кебек яраттык.
Олы хисләр һаман кайнар килеш. Суынмаслык итеп яңарттык.
Без кайгырсак, тышка чыгармадык. Эчтән генә сызып кайгырдык.
Тормыш бит ул тоташ шатлык түгел, Сагышларны суга агыздык. Картлыктан да шуңа курыккан юк. Килсә килсен, әйдә, көтәрбез.
Бездән башка дөнья моңсу калыр,— Сагынырлык итеп китәрбез...
Дөньяныкы—дөньялыкта
Оныту бик авыр икән Зыян салган кешеләрне.
Гафу итү мөмкинме соң Карак, баскын ишеләрне?
Язмышыңны уңга-сулга Тарткалаган түрәләрне?
(Кеше өсләреннән йөреп,
Әллә рәхәт күрәләрме?)
Яманлыкны Изге Китап Куша һәрчак кичерергә, һай, кыен эш... Буйсын, акыл! Мөмкинбез ич кичегергә...
Мин үзем дә—җен токымы—
Хали түгел хаталардан.
Зәһәрлектә калышмадым Базардагы апалардан.
Тик гаепсез рәнҗетмәдем,
Көчсез белән чарлашмадым. Дөньяныкы—дөньялыкта!
Гафу рахим, чордашларым...
Бөтенләйгә китеп булмас кебек
Күп тапкырлар тагын кайтырмын күк, Оныталмам монда булганны.
Газап-шатлык тулы җир тормышын Кырып ташлап җаннан буламы?!
Азагы юк матур бер җыр булып Калсаң иде ил-көн каршында.
...Килгән белән киткән елны язу Кирәк микән кабер ташында? ‘