АЧЫ АЛМА


Мона кааәр мин бала гына—бу доньянын мен төрле мизгелләреннән, халәт-кичерешләреннән азат, ваемсыз сабый гына булганмын
Дөнья мина үзенчә матур күренгән Әнә жәйге кояшнын нурлары кочагында изрәп яткан тау буйлары, мен торле чәчәк-үләннәре белән күзне камаштыра торган җиләкле урман болыннары—барысы да колачын жәеп үзенә чакыра. Иртә-кичен тау битенен чыклы үләне ялан тәпиләрне аллә нинди затлы сабыннардан да чиста итеп йомшак кына нахзап юа Ой. ул җиләкле болыннар Урманнан кайтканда җиләк сутыннан алсу төскә кергән нәни кулларыбыздагы баш әйләндергеч татлы исне һаман хәтерлим икән ате мин Ә ул җиләк җыйган көннәрне кичен йокыга китүе Кү з алдында берсеннән берсе кызыл җиләкләр җемелди, гүя үзенне алан төпкеленә чакыралар Без үз җиребезнен-тоягебезнен гөлләре булганбыз Бала күнсле моны андый да алмагандыр Белмим. Балки Тик без үт авылыбызның балалары икәнлегебезне тоя идек
Бу җәй дә шулай балалык ваемсыхтыгы белән үтеп киткән булыр идеме икән. Әллә нинди булса да башка берәр вакыйга безне сабынлыктан башка, ү згәрәк дөньяга алып керер идеме
Кеше күзенә аллә ни чалынып бармаган Кәрим бабайларга кунаклар кайтты Авыл җирендә жәй көннәре килем-кунак чоры инде Ят кешеләргә артык исебез китеп тормаса да. боларны урам башыннан күренгәч тә. карашларыбыз белән капкага кадәр озатып куйдык. Буй-буй бизәкле ефәк күлмәк кигән тулы гәүдәле хатынга игътибар да итмәдек Анысы, билгеле, әниләре бу лырга тиеш. Ә менә бсзнең яшиләр чамасындагы кы зы иртәгә үк уенга кушылачак Кызларнын өлкәне—вак чәчәкле килешле күлмәк кигәне бик тә сылу һәм гүзәл иде
Иртөгәсен әни белән әтинен чәй янында сөйләгән сүзләре йокы аралаш кына колакка кереп калды
- Кәримнен үзбәктәге сенслесс кайткан Икс кы зын ияртеп —Әни тавышы Әти гадәтенчә, тынлап кына утыра
—Үзбәге ничек җибәргән, бер дә күренгәне юк иде буган -Әтидән жавап ишетелмәгәч, сүзне үзе үк төгәлләп куйды - Туган җир тарта, курәсен
Йокы аралаш тыңлангангамы, әллә инде әни үтс сү хләрснә яшерен мәгънә кушты, бу хәбәр минем күкелдә әлеге кунаклар вакыйгасына карата ниндидер серлелек остәле
Кунак кызларнын кечерәге белән без. чынлап ти икенче коннс үк дуслаштык. Рәйлә сүзчән, ачык кыз булып чыкты Анын татарча сөйләшүен
тынлау үзе үк рәхэт. Сүзләренен һәр иҗегенә басым ясап, тырышып кабатлый Үзбәк телен дә, яхшылап тынласан, аңлашылып тора икән.
Шулай итеп, безнең очтагы биш-алты гына йортлык кечкенә урам берничә көн эчендә жанланып, хәтта ямьләнеп үк китте. Жәен -көзен су аръягыннан яшел үлән кыркып, елга суында коенып кайтышлый ял итеп утырган оя-оя каз-үрдәкләргә дә тынгы бетте монда быел. Бала-чага чыр-чу килеп шушында кайнашабыз. Хәер, өлкәнрәк кайберәүләр дә биредә еш күренә башлады бит әле.
Әйткәнемчә, Рәйлә белән икенче көнне үк танышып алган идек. Шулай да сабый күңелебездә ниндидер серле гүзәллек иясе булып урын алган Нәфисә апа безне ныграк кызыксындыра иде. Рәйләдән шундый да матур апасы булганы өчен бераз көнләшеп тә куябыз.
—Апам быел пединститутны бетерде. Тик эшләтерләрме, юкмы. Аны бит бездә беренче кәләш дип йөртәләр.
Рәйләнен тавышында ниндидер моңсулык чагылып китте:
—Аны быел кияүгә бирәчәкләр.
Яна дустыбызның соңгы сүзләре матур әкиятнең күңелсез дәвамы сыман ишетелде. Ни өчен «бирәчәкләр»? Нишләп әле ул әкияттәге гүзәл кьшар кебек, алтын яллы, көмеш тояклы атка атланган хан егетенә каршы колач жәеп үзе чыкмый?
Нәфисә апаны без беренче күрүдән үк якын иттек. Ул үзе дә бик гади, ягымлы булып чыкты. Гадәттәгечә, кояш түбәнәеп, офык артына тәгәри башлагач, без Гөлгайшә әбиләр турындагы өелгән бүрәнәләр өстенә менеп кунакладык—көтү каршыларга җыелдык. Бүген бераз иртәләгәнбез, ахтә көтүчеләр вакыт чамасын югалткан.
—Безнең Рәйлә күпме дуслар тапкан.
Ят тавыш бик тә йомшак һәм ягымлы булып ишетелде. Нәфисә апа да сүзләрне ачык итеп, матурлап әйтә икән. Вак бизәкле гади ситсадан татар кызларыныкыдай бөрмәләп тегелгән килешле күлмәге, кояшта бөтенләй диярлек янмаган ак, матур аяклары белән ул бөтенләй көньяк кешесенә охшамаган иде. Ә алсу-ак йөзеннән нур балкытып торган конгырт-кара күзләре, жәйге яңгыр болыты төсендәге кабарынкы толымы белән ул мина әкияттәге гүзәл татар кызларының берсе булып тоелды. Нәфисә апаны мин таңга, аннан тагын кичке шәфәкъ нурына охшаттым. Сылулыгы, нәфислеге белән менә-менә әле дә кичке шәфәкъ балкышы кебек эреп югалыр да тангы томан аша янадан терелер сыман. Әллә инде үзен күргәнче үк серлелек пәрдәсенә урап телгә алгангамы, мин аны бу дөньяның гади кешесе итеп кабул итә алмадым.
Нәфисә апа барыбызның да исемнәрне сорашты, үзе кабатлап әйтә барды Яна укытучы дәрестә балалар белән танышамыни. Әйе, чынлап та. мондый укытучыны без бик яратыр идек.
Шул чак безнең янга мотоциклы белән агроном Илсур абый килеп туктады.
—Нихәл, кызлар, егетләр, үсеп буламы?
Кара, әллә без озак күрми торганбыз, әллә... Моңарчы акны карадан аермыйча матаенда чапкан Илсур абый ничек үзгәргән. Безнең ише балачага белән сөйләшергә, шаярырга да вакыт тапкан ласа. Тик сүзе безнен тирәдә уратса да, бәхет кошының үзен тоткан әкият батырыныкыдай бәхеттән балкыган күз карашлары Нәфисә апа тарафларында. Үзе ак, тигез тешләрен күрсәтеп елмаюдан бушамый. Юк, юк тикмәгә генә түгел бу. Мондый елмаюларның, мондый серле карашларның юкка гына булмавын анлар яшьтә инде без дә. Бераз кырысрак, җитдирәк кеше дә соң Илсур абый. Юк. шулай тоелган гынадыр ул.
Мина чак кына күнелсез булып китте. Хыялымдагы әкиятем өзелде ич Нәфисә апа белән Илсур абый су буена юнәлделәр, ахры
Авыл бер тында җанланды. Урам тутырып малкайлар көтүдән кайта башлады Без дә һәркайсыбыз үз капкасына табан таралдык. Жәйге эш вакытында сыер-сарыкларны барлап ябу безнен бурыч инде ул.
Көннәр шулай үтә торды. Август урталары иде. Авылда уракнын ин кызган мәлендә көннәр тоташы белән яңгырга кереп китте. Өлкәннәрнен телендә бер генә сүз—ашлык әрәм була. Авылнын урамнары да котсьшанып калгандай булды. Туктаусыз койган яңгырлардан юллар ерып чыккысыз баткакка әйләнде.
Тик табигатьнең кәйсезлеге ике яшь йөрәкнен уртак хисләренә генә кагылмады. Моңа кадәр бер-берсенен барлыгын да белми яшәгән бу икәү авыл халкын сокландырып көннән-көн якынайды, дуслашты. Тик кунакларнын китәрснә дә күп калмаган икән Без Рәилә аша бар якалыкны ишстеп-белеп торабыз. Илсур абый Нәфисә апаны сорап та килгән. Тик мона әле җылы җавап кына булмаган. Әллә ни озак вакыт та үтмәде, югыйсә Әмма егет белән кыз мәхәббәтенең ныклыгына, чынлыгы һәм тирәнлегенә шик юк иде. Нәфисә апа да кеше гомерендә бер генә тапкыр була торган шушы тирән хиснең язмышы икәнен тойгандыр
Мәхәббәт дигәч тә.. Тик тормыш үзенен ваклыклары, бетмәс-төкәнмәс мәшәкатьләре белән дә алдына килеп баса бит әле. Сыер савасы, кош-корт белән мәш киләсе, яшелчә-җимеш үстерәсе Шәһәрдә иркәрәк үскән кы шы менә шундыйрак эшләр лә көтә. Кайнана буласы кеше авызыннан
—Андый мәшәкатьләр өчен генә риза булмаска әйтсәләр, һич кыенсынмасыннар, курыкмасынннар да. ате көчемдә чакта үзем булышырмын, азак тагын үзләре карарлар.—дигән сүзләр дә кодагый буласы кеше тарафына ирештерелгән. Ә инде Илсур абыйнын сыерны мин аны үзем дә савам, дигән сүзләрен Рәйлә дустыбыз үз колаклары белән ишетеп торган
Киленнәрнең ялкаулыгын авылда бик өнәп бетермәсәләр дә. бу юлы нидер гаепләп авыз ачкан, сүз ишеттергән кеше булмады. Ят туфракта үскән бу иркә гөлнең үз ягыбызда төпләнеп тамырланырына өмет иткәннәрдер инде. Авылым акылы булган бу. Яна борын төрткән яшел үләндәй нәфис, ургып чыккан чишмәдәй саф хисне түбәнлектән, ваклыктан саклар!а тырышкан.
Олы мәхәббәт, анардан туган бәхет чынлап та соклангыч икән ул. Өлкәннәр белән без—бала-чага да. Нәфисә аланын авылда калуын. Илсур абый белән икссенен яна гаилә булып яшәүләрен бик тели идек
Ә ана кеше кызынын күнелендә кайнаган хисләрен йөрәге аша ничек кабул иткәндер. Туган авылында үткән балачагын, тәүге мәхәббәтен хәтерләү белән ул да Нәфисә апанын бәхетенә ризалык бирергә теләгәндер, бәлки Тик ят җирнең гадәт-йолалары канына ныграк сенәргә өлгергәндер шул Рәйлә белән дуслашкач та анын сөйләгән хәбәре хәтеремә килде
—Нәфисә апаны йә Илемжанга. йә Сөләйманга бирәчәкзәр Илсмжангадыр инде. Ресторан директоры ул. Анын әтисе белән минем әти күптән дуслар Болпрга өстәп калым, йола дигән сүзләрне дә кушкан иде Ул вакытга Рәйләнен сүзләрен чынга алмый гына тыңлаган идем. Янәсе, безнен заманда андый хәл буламыни?!
Бүген төштән сон янгыр яумады. Болытлар күктә агыла да агыла. Без көзгә тартылган кояшның җылы нурларын тансыктай урамга сибелдек Мин килгәндә Рәйлә безнен яраткан урыныбыз—өелгән бүрәнәләр өстенә менеп утырган иле Һәрвакыт шаян, сүзчән, җитез кызыкай бу юлы күнелсез генә утыра.
— Иртәгә без китәбез.
Ул балаларча беркатлылык белән хәбәрен ярып салырга ашыкты.
—Нәфисә апа дамы?
Юк, дигәнне ишетергә теләп дустыма төбәләм.
—Әни бит... Резина итек өстерәп, бер очтан икенче очка йөрисен киләдер
шул, дип ачулана.
Димәк, һаман килешеп бетмәгәннәр. Килешеп дигәнем Нәфисә апа мәхәббәтен калдырырга теләми, ә ана кеше гаиләсендәге кануннарны бозарга курка.
—Үзе гаепле апам. Мәмәй бит ул. Мин булсаммы’! Илемжанын ла. Сөләйманын да яратмый ул. Бер кайтып китсә, бүтән җибәрмәячәкләр аны. Белеп торам.
Йомшак холыклы, бигрәк басынкы табигатьле шул Нәфисә апа. Гадәт- йолалар кысымында тәрбияләнгән кыз бала анасы белән әлеге тартышкала каян көч, кыюлык ала торгандыр әле. Мәхәббәте көчле булуы, канында ата- бабасыннан күчкән туган жир чакыруы уянуы, мөгаен, көч бирәдер.
Кичкә табан көн бөтенләй ачылды. Ә кояш баерга якынлашканда күктә ник бер болыт әсәре калсын. Күк йөзе белән бергә авыл кешесенең дә күзе ачылды, күңеле күтәрелде. Жәй уртасындагы сыман йомшак, җылы кич килде. Әле көзгә кадәр ерак ич. Бөтен офыкны алсу-кызыл төскә буяган кояшы белән тантана кылган табигать, гүя, тагын әллә ниләр вәгъдә итә кебек. Мондый чакны өйгә керәсе килә мени. Бакчадагы урам як койма буенда үскән алмагачнын болай да алсу төскә керә башлаган алмалары шәфәкъ нурында кып-кызыл булып күренәләр. Нәкъ әкиятләрдә сөйләнә торган серле кич инде бүген. Күңелгә дә гади, көндәлек тормышта ят булган нәрсатәр хакындагы уйлар килә. Матурлык, мәхәббәт. Хатын-кыз гүзәл, табындырырлык дәрәҗәдә соклангыч та, шул ук вакытта гаҗәп көчле дә булырга тиеш. Нинди көч, каян алырга аны—монысын мин аңламыйм, ә тоя гына идем. Әнә кичке эңгер ышыгында агач яфраклары да нидер пышылдаша, ә кошлар өзелеп-өзелеп әле мин бик төшенеп тә бетмәгән илаһи дөнья хакында сайраша. Төннен серле канаты әллә кемнәрне ямьсез күзләрдән, яман телләрдән саклар булып карангы-күгелжем пәрдәсен тартты. Кошлар да үз теләгәнен тапты, ахры. Бераздан бөтен тирә-як тынып калды.
Акрын гына атлаган аяк тавышлары тынлыкны бозды Яшьләр койма буендагы эскәмиягә утырдылар. Беренче сүзләреннән үк таныдым—Нәфисә апа белән Илсур абый ич. Гашыйкларны куркытырмын, дип мин урынымнан да кузгалмадым. Сөйләшер сүзләре сөйләшенеп беткән, ахры. Аңлашуы гына бик авыр булгандыр инде.
—Их Нәфисә, белсән икән... Иртәгә көн аяз булачак бит. Тагын бер-ике көн яуса бу янгыр ярты басу ашлык юкка чыгасы иде. Көне нинди матур булмакчы. Ә син китәбез дисең...
Илсур абыйның бу сүзләре әлеге яшәвенең бер мәгънәсе, сонгы юанычы, соңгы яме булып ишетелде мина. Димәк. Нәфисә апа китә. Илсур абый да моның белән килешкән, күрәсең. Хәер, килешми ни хәл итсен сон. Аны иртәгә игене җыелмаган басулары көтә. Күпмегә оныттырыр икән аны эше? Жәйнен сихри кичләре белән гомер буе шушы монсу хушлашуны хәтерләмәсме ул?
Бертөрле тынлыкка җан өрергә теләгәндәй, талгын гына исеп куйган жил өлгереп килгән алма исен таратты. Баш әйләндергеч бу хуш ис—авыл көзенен бер авазы, гүзәл бизәге.
Илсур, карачы, нинди хуш ис. Алмасы бигрәк тәмледер анын.
Нәфисә апаның йомшак тавышы бу.
—Кыргый алманың исе шундый була. Тик алмалары ачырак анын.
Илсур абый тавышында ул сагыш...
Сүз минем алмагачым турынла бара. Поскан урынымнан агылып чыга яздым. Әйе, кыргый азмагач ул. Минем яраткан агачым. Әле атматары бераз ачырак. Тик аз гына сабыр итегез, көзгә ничек кенә булып баттаныр Үэе әчкелтем, үзе татлы. Әйтерсең. Нәфисә апанын казу, казмавы шул азмазарга бәйләнгән. Әгәр дә ул җылы якнын сылу, иркә гөле ата-бабасы төягендә үскән шул әчкелтем азмазарнын тәмен татыса, бу җирләрне дә гомерлеккә яратыр кебек тоелды мина шул чакта.
Ул елны Нәфисә апаны да, Рәиләне дә башкача күрмәдем Иртәнге автобуска җитешергә дип таннан кузгалганнардыр, күрәсен Илсур абый да сөйгәнен озатырга килгән Ничек аерылышып киткәннәрдер дә. ниләр сөйләшкән нәрлер'”
Авыл халкында, янәсе, кыз ата ризалыгын ала да кабат килә икән, дигән сүз бер тын ишетелеп калды да тынды
Ә Рәйлә берничә елдан сон әйләнеп кайтты. Элеккеге шаян, тиктормас кыз урынына горур, сөйкемле сылуны күрдем Беренче тартынулар үтеп, балачак хатирәләрен барлау белән үк Нәфисә апаны сораштым Ул күңелсезләнеп китте.
—Кайткач та кияүгә бирделәр аны Илемжанга. Улы туды Шуннан чирләде, ябыкты, сулды. Шиңгән чәчәк кебек ул хәзер Бәхетле буталмады инде Нәфисә апам.
Мин дә кабат сүз кузгатмадым Чын мәхәббәтнен кечкенә шаһите чагымнан ук заманында бу аерылу, гаделсез язмыш законы белән килешергә теләмичә байтак өзгәләнгән иде сабый күңелем. Еллар үтеп дөньяны башка күзлектән күрә башлагач та күз алдыма Нәфисә ана белән Илсур абыйны гел янәшә куеп карыйм. Әлеге икәү бу тормыштагы ваклыклардан бераз югарырак, үзләре дә гирә-ягымдагы кешеләрдән матуррак булып төсмерләнә Саф мәхәббәт керләми иде аларны. Болар хыялымда, ә чынында Нәфисә апа өзелгән гөлдәй сулган Илсур абый бераздан өйләнде Гади генә, уктан авыл кызын сайлады Тупылдап торган матур уллар, кызтар үстерәләр Үэе бәхетлеме икән? Жәйге тын кичләрдә хәтерендә ниләр уяна икән?
Шул ук елны минем кыргый алмагачым корыды Кышы да әллә ни салкын түгел иде. Хәер, гәбеннән яшь ботаклар яңарып килә килүен Күпме аралар үтеп берсен-берсе тапкан ике яшь йөрәклек аерылу ын күтәрә алмады ахры ул да. Яраткан агачымны бигрәк юксынам. Көзге кичләрдә басулардагы өлгергән игеннәрнең туклык бөркегән татлы тәме белән тау итәгендә үскән әремнең әрнүле ачы исенә кушылып, авылымнын үземә генә кадерле таныш ямен тудырган шул кыргый атма исен, анын әчкелтем-тапы җимешләрен сагынам.

Реклама