Логотип Казан Утлары
Публицистика

СӘХНӘГӘ ҖАН КЕРТТЕ


ДРАМАТУРГ X. ВАХИТНЕҢ ТУУЫНА 80 ЕЛ
Татарстаннын атказанган сәнгать эшлеклесе, республиканың Г. Тукай исемендәге
Дәүләт премиясе лауреаты. 20дән артык пьеса, күпләгән скетч, дүрт опера
либбреттосы. балалар өчен әсәрләр, публицистик һәм тәнкыйди мәкаләләр авторы,
күренекле драматург Хәй Вахит турында үз вакытында матбугатта байтак язылган
60-70 елларда театр сәхнәләрендә әсәрләре гөрләп барган X. Вахит иҗаты, анык
фикерләре бүгенге көндә дә актуаль, заманча яңгырый
Анын әсәрләрендә мәңгелек темалар һәм мәсьәләләр
күтәрелә, аларда бөтен гуманистик әдәбиятка аваздаш
булган сыйфатлар бар. Урыс халкынын бөек язучысы
А П Чехов сүзләре белән әйтсәк: "Үлемсезлеккә дәгъва
иткән һәр әсәрдә андый билгеләрнең булуы зарур".
X. Вахит драмаларының геройларына югары әхлак
принциплары, рухи чисталык һәм намуслылык хас.
Авторның идея-эстетик карашлары, аның рухи дөньясы
кешеләрдә һәм шул нисбәттән җәмгыятьтә дә рухи культура,
әхлакый чисталык табуга юнәлдерелгән. Әлеге сыйфатларны
гәүдәләндереп, автор үз әсәрләрендә яна тип унай герой
тудыра. Бу герой әлеге сыйфатларны чагылдырып кына
калмый, алар өчен актив көрәшә; җәмгыятьтә “файда"
принцибына таянып кына яшәүчеләргә протест та белдерә,
үз-үзен тотышы белән тирә-юньдәге кешеләргә әхлакый
тәрбия дә бирә.
Шул елларда әдәбият дөньясында уңай герой тирәсендә
барган бәхәстә X. Вахит еллар буе сурәтләнгән идеаль
геройлан баш тарта һәм үз позициясен түбәндәгечә белдерә: “Уңай герой—автор
кулындагы көчле корал ул Автор уңай герой аркылы үзенең исбат итәргә теләгән
фикерләрен исбат итә. анын аша тормышның җиңеп баручы тойгыларын үткәрә,
анын күзләре белән киләчәккә карый, анын сүзләре белән тамашачыны алга өнди
Ләкин бу әле һәр унай герой сөттән ак. судан пакь булырга тиеш дигән сүз түгел.
Атай булса ул гомумән кеше булмас иде " ("Соң Татарстан. 1961 ел. II ноябрь)
Чыннан да. 1950 еллар ахырында сәхнәне бер-берсенә охшаган, кичерешсез, эчке
хәрәкәте, драматизмы булмаган, баштан азакка кадәр үзгәрмәс геройлар басып ала.
X Вахит исә үз әсәрләрендә кешене кеше итеп сурәтләргә омтыла. Ул: "кешенең
ялгышларга да. начар сыйфатларга да. кимчелекләргә дә хакы бар",—ди. Нәкъ менә
шундый тормышчан, җанлы, “җир кешесен" X. Вахит үзенең пьесаларына герой итеп
сайлый да. Анын каһарманы һәрвакыт гаделлеккә омтыла, эзләнә, үз принциплары
өчен өзлексез көрәш алып бара. Автор героенын эчке дөньясындагы көрәшне тирә-
юньгә. тышкы тормышка чыгарып, җәмгыять кануннары шартларында сурәтли
һәм шул рәвешле геройлары йөз тоткан әхлакый кануннарын төрле хәлләргә куеп
сыный.
X. Вахит геройлары кысынкы заманнарда да бәргәләнеп, чәбәләнеп, ирекле
намуслары кушканча яшәү өчен көрәшәләр: Тәлгать ("Беренче мәхәббәт).
Шәүкәт (“Жырым табар сине"). Нияз ("Сонгы хат”). Марат (“Туй алдыннан) һәм
башкалар—әнә шундыйлардан. Заманның һәртөрле догмалары, иске тәртипләре
аларны рәнҗетә, аларнын күңел дөньясын изә. рухын битәрли. Мондый халәт,
мондый геройлар бүген дә сәхнәгә менәргә лаек. Г. Камал исемендәге Татар дәүләт
академия театры репертуарында “Талак, талак..." (режиссеры Ф. Бикчәнтәев).
К Тинчурин исемендәге драма һәм комедия театрында "Туй алдыннан" (режиссеры
Р Заһидуллин) бүгенге көндә дә зур уныш белән бара торган спектакльләр.
Автор тудырган геройлар үзләренең төрле һөнәр иясе булуы, төрле социаль
баскычта торуы, яшьләре белән генә түгел, тормышка карашлары, фикерләүләре,
тирә-юнь мохиткә һәм иҗтимагый тормышка алып килгән фәлсәфәләре, идеаллары,
омтылган максатлары белән дә үзгә.
X. Вахитнең үз геройлары турында түбәндәге сүзләре бар : “Уйлап карасаң, безнең
замандашларыбыз гаҗәеп кешеләр. Аларнын эшләгән эшләре, атлаган юллары
үз-үзләрен тотышлары, характерлары синен күнелеңдә тирән эз калдыралар Атарга
сокланып туя алмассын. Менә шулар арасында күнелемә ин якын булганнарын сайлап
атып сәхнәгә күтәрергә уйладым. Чөнки мин атарны яраттым. Тормыштагы ин якын
кешенне ничек онытылып яратырга мөмкин булса, шулай яраттым Шунлыктан да
бөтен тырышуым асылда бер нәрсәгә кайтып катлы хыялда туган шул обрахтарны
үзем яраткан кебек тамашачылардан да яраттыра атсам икән Б\ минем бердәнбер
теләгем иде ” (Вахит X. Истәлекләр (1960 ел гыйнвар)// ТФЛ Г Ибрагимон ис. ТӘСИ нен
гыйльми мирасханәсе. ф 103. тасв. 1 )
Драматургның беренче зур унышы булган “Беренче мәхәббәт - (1961) әсәренә
игътибарны юнәлтик.
"Беренче мәхәббәт" драмасы язылу татар әдәбияты тормышына хәрәкәт,
җанлылык атып килсә, татар театрына тамашачыны кайтару өчен бер зур вакыйгага
әверелә Шул вакытта X Вахит кин җәмәгатьчелеккә чын драматург булып таныла
Мавыктыргыч сюжет, эчке драматизм, романтик рух драманы менләгән тамашачы
өчен карап туймаслык сәхнә әсәре итеп таныта. Шул ук елны Татар дәүләт академия
театры аны сәхнәләштерә. Тамашачылар һәм тәнкыйтчеләр спектакльне хуплап
каршы алалар.
"Беренче мәхәббәт"—тормышчан вакыйга-күренешләрдә мәхәббәткә, хезмәткә
мөнәсәбәт, яшәү мәгънәсе, бәхет төшенчәсе кебек проблемаларны күтәрә торган һәм
җитди каршылыкка нигезләнгән драма. Андагы һәрбер образ турында озаклап сүз
алып барырга мөмкин Алар кызыклы эчтәлекле, төрле конфликтлы мәсьәләләр
күгәреп әсәрнең драматизмын, лирик аһәнен. тормышчанлыгын арттыралар Хезмәт
белән үскән Тәлгатьнең холык- фигыле яшь буынга үрнәк алырлык итеп сүрәтләнә
Ул—сабыр, тырыш, хезмәт ярата, үз сүзендә тора белә, анын эше сүзләре һәм
фикерләре белән тәңгәл, ул уйлаганын әйтә, ә әйткәнен эшли Анын дөньяга үз
карашы, үз мөнәсәбәте, тайпылмас әхлак прициплары бар Табигый акылы, рухи
чисталыгы Тәлгатьне бөтен геройлардан өстен куя. "һәркем намусы кушканны
эшләргә тиеш”,—ди ул. Тәлгать өчен намус—“күнел уставы" Бу сүзләр әсәрдә
сурәтләнгән һәр герой, һәр персонаж өчен янгырый кебек Чөнки аларнын үткәндәге
ялгышлары да, бүгенге проблемалары да нәкъ менә намус кушканча эшләмәүдән,
әхлак кануннарын бозудан килә.
Әсәр башында үк Тәлгатьнең дикъкатен музыка жатеп итә һәм сихри мон
дөньясына алып китә. Рәхилә уйнаган скрипка моннары. гүзәл музыка тудырган
хисләр. Рәхиләнен матурлыгы Тәлгатьне әсир итә. Рәхилә образы да әсәр өчен генә
түгел, гомумән татар драматургиясендә яна бер ачыш була. Күренекле галим, әдәбият
белгече Азат Әхмәдуллин үзенең бер мәкаләсендә болай дип яза Автор бу кызнын үзен
табигый тотышына нык игътибар биргән Шаян һәм тапкыр, баштарак тормышка
артык жинел караган, ләкин акрынлап җилбәзәклектән котылу юлына баскан
тәҗрибәсез яшь кыз образлары сериясеннән бу—беренче уңышлы башлангыч
сәнгатьчә яна бер ачыш булды (Әхмәдуллин А Г Драматургның үсү юлы // Сәхнә әдәбияты
һәм тормыш —Казан. 1980) Чыннан да. Рәхилә образы үсеш ү згәрештә бирелә. Осәр
башында ул скрипка чиертеп, какао эчеп утыра торган тормышка жинел караган
“әтисе кызы" булса, ахыргы монологта мөстәкыйль фикерли, эш йөртә торган, үз
язмышын үзе хәл згтәргә әзер, җитлеккән шәхес булып өлгерә
“Соигы хаг" (1966) әсәренеп төп геройлары Нияз, Зөфәр Зөһрә исә-бәхетлс булуны
һәрберсе төрлечә анлый һәм унышка ирешү юлларын һәркем үзенчә сайлый Нияз өчен
бәхегкә. унышка ирешү-яраткан эшеңдә бөтен коченне куеп фидакарь хезмәт итү
булса, Зөфәр өчен ул төрле хәйләләр белән “җылы урын дәрәҗәле эш " алу, үз максаты
өчен барлык мөмкинлекләрне файдалану Нияз образына гнрән пенхологзгк
кичерешләр, тормыш юлынын ин башында сайлаган табиб хезмәтенә тугъры калу,
шул фидакарь максат өчен күп нәрсәләрне корбан итү хас N л әдипнен яратып
тудырган образларының берсе
"Туй алдыннан (1969) драмасында Марат образы тискәре булырга тиеш кеоск Тик
пьеса эчтәлегеннән күренгәнчә, драматург үз каһарманының гөнаһсыпыгын. әхлакый
чисталыгын, күнел сафлыгын күрсәтә Укучынын игътибарын анын дәрәҗәсенә түгел,
ә фикерләренә, күнел дөньясына юнәлдерә
X Вахит Марат образын махсус рәвештә авыр тормыш хәлләренә куеп сынын
Марат һәрвакыт йә дусты, йә яраткан кызы мәнфәгатьләрен кайгырта Ул биш ел элек
дусты Рафаэльне яклап калып төрмәгә утырмаса. яраткан кызы Адиләме
күреп элекке хисләрен я надан белдерә башламаса. төрмәдә бергә утырган Наил исемле
малайны хулиганнардан якламаса—беренче чиратта, үз намусы, вөҗданы алдында
гаепле булачак. Ә Марат өчен аннан да авыррак жәза юк. Ә Рафаэль үзе турында болай
ди: "Син мине гомерлек газапка салдын. Биш ел төрмәдә утыруга караганда күп
мәртәбәрәк авыррак бу. Хәзер мин хөкем алдында да синең алдында да, гаепле. Ин
авыры, бу гаепне берничек тә юып булмый". (X. Вахит. Яшьлек юллары. Казан. 1978.)
Автор эзлекле рәвештә Рафаэльне Марат белән чагыштырып килә. Беренчесе
матди байлыкны, яхшы эшне, унышлы карьераны, фатирлы, машиналы булуны бәхет
дип санаса, икенчесе өчен иң кыйммәтлесе—үз-үзенә ихтирамны бетермәү, намуска
тугры булып калу, йөрәгең кушканны эшләү. Болардан күренгәнчә, X. Вахитка көрәшче,
үз принципларын яклаучы, алар өчен көрәшүче герой якын.
X. Вахит торгынлык заманнарында да яшьләрне тәрбияләп, төзәтергә омтыла.
Чынлыкта заманны алай гына төзәтү мөмкин түгел иде шул. Әмма "вульгар
социологизм" тәнкыйте язучылардан шуны таләп итә. Тормышчан иҗатлы булуына
карамастан, Хәй Вахит тә әлеге киртәләрне читләтеп үтә алмый. Заман таләпләре аны
да мәгълүм кысалар эчендә тота. Әмма шундый шартларда да ул янача, җанлы,
кызыклы әсәрләр иҗат итә.
X. Вахит драматургиясе тулаем шәхес иреген яклау идеаллары белән сугарылган.
Анын асылында—демократик карашлар, гуманизм , әхлаклылык Шуна күрә аның
иҗаты, жәмгыятнен рухи кыйммәтләрен саклый, үстерә. Авторның пьесалары
Рәсәйнен күп театрлары репертуарына кертелгән. Татар драматургиясендә һәм татар
театры тормышында борылыш ясавы, әсәрләренең халык хәтерендә калуы X. Вахит
пьесаларының чын кыйммәтен билгели, аларны озын гомерле итә.