СӘГАТЬ ТАВЫШЫ—ГОМЕР АГЫШЫ

Татар гимны
Татар җуелган җирдә Бәйрәмсез булмый бер дә.
Ике татар—бер базар,
Базарда телләр язар.
Җәйнең матур көнендә Илнең бөтен җирендә Җыелышып татарлар Сабан туе ясарлар.
Анда да бергә- бергә,
Монда да бергә бергә,
Кайда да бергә бергә—
Татар бергә гомергә.
Татар җыелган җирдә Мәзәксез булмый бер дә,
Дәмәксез булмый бер дә,
Бәйрәмсез булмый бер дә Татар боекмый бер дә...
...Ул бары тик моңлана.
Шул моңы—ГИМН аңа.
Гәрәй РӘХИМ (1941) ша/ыйрь. прозаик, җама/ать лилек.1есе; күпсанлы китаплар авторы. Татарстанның Г. Тукай исемендме Длцлмп щи-чиясе лауреаты. Ка.шш>а
Фәндәс аланы
Без. бер төркем татар әдипләре һәм җәмәгать эитеклеләре (Туфан Миннуллин. Разил Вәлиев. Фәндәс Сафиуллин. Марсель Галиев. Наил Камбеев. мин һәм башкалар), ел саен диярлек, июль аенда Иделның борынгы эзе эргәсендәге һәм Казан каласы читендәге Аккош күленнән ерак булмаган матур бер аланда мәҗлес корып гәпләшеп утырабыз. Бу азан татар халкының күренекле сәясәтчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фәндәс Сафиуллинның җәйге йорты янәшәсендә генә. Шуңа күрә без аңа "Фәндәс азаны " дип исем куштык.
Сәйран кылдык Фәндәс аланында...
Мең елларга суздык хыялны.
Тарихыбыз буйлап бер сәяхәт Диеп булыр иде бу ялны!..
Эзен салган монда ханнарыбыз,
Чирәменә ятып ял иткән...
Шул ук үләннәргә чалкан төшеп Уйга талучылар без икән...
Уйдык-уйдык күлләр...
Чал Иделның
Борынгы бер юлы бу, диләр - Каспиена туп-турыдан чапкан,
Яшь булган шул Идел, и, юләр!..
...Шушы иске, изге бер урында Җәйрәп ята Фәндәс аланы...
Җәйләр җитсә күңел җирси башлый - Сагынабыз шушы яланны!..
Аннан күмәк монда җыелабыз Мең елларга сузып хыялны...
Тарихыбыз буйлап бер сәяхәт Диеп булыр иде бу ялны!..
Таллар турында алты дүртьюллык
Узган җәйдә мин беркемгә дә хәбәр итмичә туган авылым федотоекага кайтыр әти-оиием каберләрен эыярәт кылдым. Бу дүртьюллыклар шунда язылды.
1. Авылга кайткач
Кайттыңмы, диеп, каршы алдылар Күптән картаеп корыган таллар... Минем яшьлеккә, дәртле чорыма Бердәнбер шаһит бары тик алар...
2. Хәтер
Елый-елый күзләрем талды—
Яшь гомеркәем бик ерак калды... Сагынам хәзер бердәнбер ярны— Капка төбендә үскән яшь талны—
3. Яшьтәш тал
Дибез: "Көн саен барабыз алга!.." Карыйм да елыйм картайган талга... Нишлим... Шул яшьтәш талга ияреп Китеп барырмын мәңгелек ялга...
4. Яшьлектәге нечкәбилгә
Талдин нечкә билләреңә Ни булды инде, ярым?!.
Кочаклыйм дим, буем җитми— Билең өч колач ярым...
5. ... Юлда бер уйланып алу
Гәрәй Рәхим югалган дип, Сөйлиләрдер Казанда.
Минем бүгенге хәлемне Аңлый алмас таллар да.
б. Федотовка зиратында
Кабер өстендә пышылдап тора Шыбыр да шыбыр карт Федот талы: "Шушында, улым, шушы “нигездә” Әткәң әнкәңнең мәңгелек ялы".
Кайтып... китәрбез
Бер ямьсез сүз бар татарда: “Илгә кайтып ... китәрбез...". Мондый сүзне әйткән өчен Барыбыз да исәр без.
Кайтасың да—
Китәсең шул Илеңнән... Авылыңнан... Чыгармасын иде заман Бу сүзне авызыңнан.
Кайт та—китмә син илеңнән! Кендек бавың шушында. Беркемгә дә калдырма син Нигезеңнең ташын да.
"Кайтам да, китәм",—дигән уй һич кермәсен башыңа!..
Кайт та—китмә!..
Кал биредә!..
Кал син монда, илеңдә.
Кендек каның тамып калган Изге туган җиреңдә!..
Марсель Галиевкә
Иң талантлы, иң сәләтле,
Иң популяр, иң бөек— Кабатланмас бер шәхес ул... - Рөстәм Мингалим кебек.
Берәүгә
Кызганыч ки, син—мин түгел, Бәхетемдер, мин—син түгел.
Бер каләмдәшкә
Ниһаять, укып чыктым бит Китабыңның ярымын.
Тулаем укый алмадым— Укый-укый арыдым.
Шәрә шар
Ренат Харис ка ияребрәк
Шар нинди була дисеңме? Шар була шәрә генә!
Тик шәрә булганга шулай Шар оста тәгәри дә.
Әгәр шарны киендерсәң, Кидерсәң тун, эшләпә, Итекләр кидереп куйсаң, Тоттырсаң зонтик-фәлән—
Шар—шарлыктан туктар иде, Тәгәри алмас иде. һәм гомумән, киендерсәң Шар һич шар булмас иде.
Шарның бөтен батырлыгы Шар була белүендә.
Бөтен дөнья күз алдында Шәп-шәрә йөрүендә.
Сәгать тавышы
"Ә сәгать "келт-келт итә
Рөстәм Мингалим
"Иске сәгать дөрес йөри
Размл Валмса
"Келт" тә “келт" итеп, миңа төннәрен Хәбәрен сала сәгать тавышы.
Бигрәк тә моңлы, шомлы хәбәр бу— Сәгать тавышы—гомер агышы.
Төндә уянып тыңлап ятканда
"Келт" тә "келт" иткән сәгать тавышын—
Күз алларыңнан кичерәсең син
Илләр язмышын, ирләр язмышын.
Сәгать тавышын ишетә алсаң,
Син әле җирдә яшисең, димәк)
Чорлар, заманнар, тарих күгендә Бер яшен булып яшьнисең, димәк)
“Келт" тә "келт" иткән сәгать тавышы... Илаһи көчкә ия тавыш бу!
Бу—мәңгелеккә орынып үтү,
Күкләрнең үзе белән кавышу!..
Сәгать тавышын тыңлап ятам мин. Дөньяга килгән кебек мәңгегә...
...Тик гомер җебем өзелеп китәр Аның “келт" иткән җирендә генә...
..Аның "келт" иткән җирендә генә...
Ә бу мизгелне беләсе килә.
“Гомерем күпме?.."—диеп сорасам:
"Келт" тә “келт" дия, “көт тә көт..."—-дия.

Реклама