МОҢНАР БҮЛӘК ИТӘМ...


Мин
(Акрошигырь)
Р әшәдә коенган чәчәкләрне У чларыма җыеп алам да,
Ш атлык бөркеп торган иртәләрдә, А к томанга төренгән урамда,
Н азлар алып йөрим таң җиленнән, И лһам бирә миңа киң җиһан.
Я кын итә мине су буйлары,
А дашмаска куша карурман.
Р әхмәтлемен өлешемә тигән.
С абыр холык биргән Тәңремә.
Л әззәтләнә беләм гүзәллеккә,
А зсынмыйча сөенәм бәхетемә.
Н арасын күк үзем, ышанучан,
О лы яшьтә инде булсам да.
В акыт узды, димим, гөрләп яшим, А к төс чәчләремә кунса да.
Ирләр
Без, без, диеп мактансак та, Чәт-чәт килеп торсак та, Алай түгел, болай, диеп, Чәчрәп, аһлар орсак та.
Без барыбер хатын-кызлар. Пазлар өчен туганбыз. Хатын-кызга, анага хас Нечкә хисле булганбыз.
Рушания АРСЛАНОВА шагыйрә: "Моңнар биләк итәм" исемле китап авторы. Казанда яши.
Аерылсак та, сагынсак та, Хәзер күзләр дымлана. Ирләр күз яше күрсәтми, Ирләр гел эчтән яна, Ирләр гел эчтән сыза.
Гаиләдә ир—таяныч,
Илдә ир-егет—терәк. "Назлыбикәләргә ирнең Кадерен белү кирәк.
Давылдан ышыклап безне Күкрәген куя ирләр.
Кирәк булса, диңгез кичә,
Кирәксә, гизә илләр!
Ирләр,
ирләр,
ирләр...
Дөньяда иң якты ни?—дисәләр,
Көн,—диярмен.
Дөньяда иң гүзәл ни?—дисәләр,
Моң,—диярмен.
Дөньяда иң йомшак ни?—дисәләр, Җылы сүз,—диярмен.
Дөньяда иң кыйммәт ни?—дисәләр,
Ике күз—диярмен.
Дөньяда иң тугрылыклы кем?—дисәләр. Ана,—диярмен.
Дөньяда иң кадерле кем?—дисәләр, Бала,—диярмен.
Дөньяда иң куркыныч ни?—дисәләр, Хыянәт,—диярмен.
...Төн.
Табигать тын.
Сызгырынып йөргән җилләр дә Яшеренеп йоклап ята бугай Әллә кайсы гына җирләрдә.
Ябалак карлар куышып туйганнар да, Тынычланып җиргә төшкәннәр. Бәсләр кунган таллар,
Топольләр дә
Тынлык саклап йоклап киткәннәр. Төн.
Табигать тын.
Җирдә ята үтә ап-ак кар.
Йокламыйм мин,
Минем уйларым бар,
Әле тагы туасы җырым бар.
Минем әле таңда Кешеләргә
Яңа бер җыр җырлыйсым бар.
Сөенәм таңнарга
Керсез күңелем.
Түземле үзем,
Юлдаш булалдым шуңа күпләргә. Эзләрем табып.
Хәйраннар калып, Борылып-борылып карыйм үткәнгә.
Ат казанмадым,
Дан казанмадым,
Кайда инде ул миңа шөһрәт?
Акрын гына җырлап,
Ил гамен тыңлап,
Яшим Ходайдан алып кодрәт.
Кемгә киңәшем,
Кемгәдер ашым
Насыйплар булды, Аллага шөкер. Җаның саф булса,
Йөрәк җырлап торса,
Картайгачтан да күрәсең кадер.
Мине серле диләр,
Мине моңлы диләр,
Елларның моңы күчә җаннарга. Шаулап яз килсә,
Сыйпап җил иссә,
Сөенәм әле, сөенәм таңнарга.
—Нигә?—дип, сорама, карышма, Тиз генә җыен да, кил әле.
Сөйлисе сүзем бар, серем бар,
Син миңа бик якын бит әле.
—Нигә?—дип, сорама, карышма, Тиз генә җыен да, кил әле. Ялгызлык сине дә, дускаем, Телгәли торгандыр бит әле.
—Нигә?—дип, төпченмә, карышма, Тиз генә җыен да, кил әле. Кояшны алып кил,
Йолдызлар табып кил,
Аларга мин гашыйк бит әле.
—Нигә?—дип, төпченмә, карышма, Тиз генә җыен да, кил әле.
Яктырт син дөньямны,
Балкыт син дөньямны,
Мин һаман сагышта бит әле.
*

Реклама