Логотип Казан Утлары
Роман

КОШ БУЛЫП ОЧАР ИДЕМ...


Яна Актауга летчик-истребитель кайткан, дигән хәбәр көне-сәгате белән үк әйләнә-тирә авылларны, бөтен районны инләп таралды. Декабрьнең чатнама суык көнендә, колакчыннарын төшерү кая
инде ул, бүрекне чит-чите бөдрәләнеп торган куе кара чәчләре өстенә кынгыр салып, ыспай гына шыгыр-шыгыр күн итектән узып баручы калку гәүдәле, һәрчак мөлаем көлемсерәп торган чем-кара күзле, ачык йөзле һәм тулы иренле бу лейтенантны күргәч тә буй житкән кызлар барыр юлларын, ашыгыч эшләрен онытып, бер мәл телсез-өнсез калып торалар иде. Өлкән абзыйлар анын белән очрашканда, тукталып, ике куллап күрешә. Һәм шундук, лейтенант ниндидер бер мәзәк хәл сөйләп өлгерәме үзләренә, дәррәү көлешеп алалар. Ат чанасына салам төяп фермага таба узып баручы агайлар атларын туктатып йөк өстеннән шуып төшә аны очратканда. Аркасыннан үз итеп бер кагу өчен генә чиләк-көянтә күтәргән апалар тукталып уза. Ә малайлар, авыл малайлары исә, летчик-истребитель кибеткә барамы, клубкамы, анын артыннан өерләре белән калмый ияреп йөриләр. Аларнын яшьтәше Ринат исә, ияреп түгел, абыйсы белән гел янәшә атлап йөри инде хәзер. Ана нәрсә, диңгез тубыктан дигәндәй, летчик абыйсына ошатып бүрек колакчыннарын күтәртеп куйды ул, изүләрен ача төште. Бүрегенен маңгаена йолдыз борып куйган, бишмәт якасына да летчикларда гына була торган самолет рәсеме төшерелгән тимер калай эләктергән. Аяк киеме, киез итек булгангадыр инде, абыйсыныкы кебек шыгырдамый шыгырдавын, әмма ул да килештереп дәү-дәү атлап йөрергә өйрәнде инде. Бөтен яшьтәшләре сокланып һәм көнләшеп карыйлар иде аңарга, йолдызлы бүреген дә кидертеп караса—шундук иң якын дуска әвереләләр. Моңарчы Ринатны санга да сукмый йөргән өлкәнрәк класс малайлары да хәзер аның белән дуслашырга тырыша башлады.
—Абыен саймалуты белән кайтырмы икән малай? Әйт әле, икенче кайтканда саймалутын да алып кайтсын,—диеп тенкәсенә тиеп беттеләр.
— Кайтмаска, кайта кәнишне,—дип, бик белгән атлы сөйләшеп җибәрә иде ул.—Бу юлы да саймалуты белән кайтасы булган, бакчада кар тирән бит, шунарга гына кире уйлаган. Авылга кайтып карга батып ята алмый бит инде ул...
Килештеләр малайлар.
—Икенче юлы, алданрак әйтерсен, бакчагызда бер бөртек кар калдырмый көрәп куярбыз,—дип ышандырдылар.
Дәвамы. Башы узган санда.
Бәйрәм өстенә бәйрәм дигәндәй, нәкъ шул көннәрдә авылга кино килде Сонгы ярты ел эчендә генә дә икенче тапкыр килүе иде инде кинонын, беренчесе моннан ике ай чамасы элегрәк булгандыр. Анысынын белдерүенә: “Кина пра любовь”, дип язганнар иде, монысы “Кина пра войну икән. “Про любовь”ка мәктәп балаларын кертмәделәр, анда бер тапкыр үбешкәннәр икән—ярамый. Моны тәрәзәгә каплаган пәрдә ярыгыннан карап торган малайлар исләре китеп сөйләгән иде Ә “ про войну”га кертәләр икән. Шуна Рафаэль абыйсы Тамара белән Ринатны да алып барды кинога. Кесәсеннән шытырдап торган кәгазь акча чыгарып түләде летчик абыйлары алар өчен. Бер уч тутырып тимер акча кайтарып бирделәр үзенә.
Шул ягы яман, кино дигәннәре русча икән. Ә авылда русчаны жүнле- башлы белгән кеше юк. Шуна инде “пра любовь” ны авыл клубынын алгы рәтенә үк чыгып басып русчаны яхшы ук сукалаган Хыбрай агай тәрҗемә итеп торган. Бу юлы да клуб халык белән шыгрым булып тулды. Әмма киноны башларга ашыкмадылар, Хыбрай агайнын килгәнен көттеләр. Летчик-истребитель булып кайткан Рафаэльдә белгәндер инде ул русчаны, ләкин аны вак-төяк сорау белән йөдәтергә кыймады берәү дә. Хыбрай агайны малайлар “урра" кычкырып, өлкәннәр дәррәү кул чабып, алкышлар белән каршы алды.
Хыбрай агай да шәһәрдә укыган кеше, ул сугышка кадәр үк Уфада тракторчылар курсын бетергән. Әмма сугышта снаряд кыйпылчыгы тиеп, анын бер як янак сөяген алып киткән. Шуна ул көч-хәл белән авызын кыегайтып-кыегайтып тәржемә итә иде русчадан Шаян малайлар, соңрак,” русча сөйләшәбез" диеп, бер-берләрен уздыра-уздыра авызларын кыегайтып, Хыбрай агайга охшатып сөйли торган булып китте
Кинонын тагы шул ягы бик әйбәт икән, фашистлар гел кыек ата. Ә Совет солдатлары бер пуля белән ике-өч фриины сузып кына сала. Шуна безнекеләр фашистларны җиңгән саен “урра” кычкыра-кычкыра каралылар киноны Хыбрай агай гына, нигәдер, башкаларга кушылып "урра” кычкырмады. Малайлар рәхәтләнде бигрәк тә, безнекеләр атакага барган чакта урыннарыннан сикереп торып бүрекләрен түшәмгә чөя-чөя куандылар, алгырак рәтләрдә утырганнары исә экранны алыштырган ак җәймә каршына чыгып мәтәлчек ата-ата куышып уйнадылар.
Кинодан кайтуга аларны әниләре бәлеш пешереп көтеп торган. Әтиләре Миргалим абый да торып балалары янына утырды Сугыш вакытында ягылмаган баракларда яшәү, икешәр смена танк заводында эшләү үзенекен иткән, анын сәламәтлеге тәмам беткән иде инде Шулай да ничә еллар күрешмәгән олы улы Рафаэльнең укып, летчик-истребитель булып кайту шатлыгыннан үзен тернәкләнеп киткәндәй хис итә башлаган иде ул.
Балалардан яшереп кенә әти белән улы, бәлеш астына дип, берәр тустаган әче бал да эчеп куйдылар Тел ачкычлары китерде сонгысы Алар танга кадәр диярлек дөнья хәлләрен, үз башларыннан кичкәннәрне сөйләшеп, уртаклашып утырдылар. Кечкенә Ринат исә, йоклаганга сабышып, чаршау артында аларны тынлап ятты. Миргалим абый сорашты күбрәк Рафаэль сөйләде. Ул да туган авылдан чыгып киткәннән сон шактый күпне күргән, күпне кичергән булып чыкты. Үзенен Румынияда сугыш вакыйгаларында катнашуы, андагы җирле халыкнын Совет солдатларына булган нәфрәте хакында сөйләгәндә, ни өчендер, берничә мәртәбә пышылдауга күчте хәтта. Сонрак. ниндидер “Мыеклы" хакында сөйләшкәндә, ага белән ул җинелчә бәхәсләшеп тә алдылар кебек.
— Күпме халыкны урынсызга рәнҗетте Сөргенгә җибәрде, утыртты,— дип. канәгатьсезлек белдереп сөйләде Миргалим абый —Барысына да шул
“мыеклы” гына гаепле.
Рафаэльнен дә килешми хәле юк иде, әмма ул, үзләре “мыеклы” дип искә алган әлеге кешене яклабрак сөйләшкән кебек тоелды.
—Жинү өчен ул үз-үзен кызганмый эшләде. Кимчелекләре дә булгандыр, әтием, әмма ул Ватан өчен тырыша. Гаепне анардан гына эзләмик. Бер үзе бит ул. барысына да ничек өлгерсен.
Әти кеше озак кына дәшми торды шунда, әллә хәле авырайган идеме, буылып-буылып йөткеренеп алды.
—Инде, улым Рафаэль, үзебезгә якынрак нәрсәләр хакында да киңәшләшеп алыйк,—дип, үзе башлады тагы сүзне —Әниең белән сине искә алмаган көнебез юктыр. Уңышларын өчен куанабыз анысы. Борчылган чакларыбыз да аз түгел...
—Нигә, минем сезгә борчу китерәсем килми,әткәй,—дип, бүлдерде аны Рафаэль —Минем яраткан һөнәрем бар. Тамагым ач, өстем ялангач түгел, минем өчен борчылмагыз хәзер. Үзегезгә дә кулдан килгәнчә ярдәм итә башлармын, бәлки.
—Әй, улым,—дип, тагы буыла-буыла йөткереп алды Миргалим абый.
Шунда, күрәсең, ата белән улның әңгәмәсенә ул да колак салган булса кирәк, әнисе кушылып алды аларнын сүзенә:
—Ана күңеле—балада, бала күңеле—далада, дигәннәре дөрес икән шул, улым. Сез, кош балалары кебек, үсеп җитмәс борын бер-бер артлы чыгасыз да очасыз, чыгасыз да очасыз. Янгыр явып торган көзге көнне пычрак ерып чыгып киткәнен әле дә күз алдымда. Менә кайтыр, менә кайтыр дип җиде ел көттем. Көн туса, хатларыңны көттек, урамнан бер-бер кеше узса, почта китермәгәннәрме дип, йөгереп барып тәрәзәгә каплана торган идем. Ә инде ул Румыния дигән җирдән хатларыңда килми башлагач, ниләр генә уйлап бетермәдек...
—Хатларны чыгармадылар шул, әни.
—Ә без бит берни дә белмәдек. Кара кайгыга баттык.
—Менә, кайттым бит, әнкәй, зарланырга сәбәп юк.
Югын юк та, санаулы көннәр бик тиз уза шул ул, тагы чыгып китәм дип торасын бит әнә. Нур белән Рим дә өйдә түгел...
—Аның каравы, Тамара сеңел үсеп җиткән. Ринат та менә дигән егеткә охшап килә...
—Алар да шул, улым, кайчан буйга җитеп, кайчан кай тарафларга чыгып китү турында гына хыялланып үсә. Картайган көнебездә авылда ялгызыбыз калырбыз димәгән идек бер дә.
—Калмассыз, әнкәй, борчылма,—дип, урыныннан торып, җылы мич каршында тагы ниләрдер пешерү белән мәш килгән әнисенен аркасыннан сыйпап килде Рафаэль —Борчылмагыз, боерган булса, барысы да яхшы булыр, менә күрерсез.
Күнеле нечкәрдеме, Хафаза апа алъяпкыч итәге белән күз төпләрен сөртергә кереште.
—Ярар инде, җитәр, монда балавыз сыгып утыра торган чак түгел Сезгә әйтәм... дип, урындыгын олы улына табарак күчереп куйды Миргалим абзый —Сина тагы шуны әйтәсем килгән иде, улым, яшен бара, башлы- күзле булу турында да уйлый башларга вакыттыр бит инде
Рафаэль аңламаганга сабышып яисә сүзне бүтәнгә күчерергә уйлап маташмады. Өлкәннәр соравына олыларча җавап эзләде: У
—Рәхмәт әти, вакыт икәнен үзем дә беләм. Әмма...— дИп, уйга калып сүз таба атмыйчарак төртелеп калды ул бер тынга —Моңарчы ара булмады инде чара юк дип әйтимме сон... Өйләнү, гаилә кору җитди эш бит ке очраса, шуна өйләнеп булмый. ’ м
—Шулай улым,—дип, куанып һәм хуплап кабул итте ул улынын бу сүзләрен.—Дөрес әйтәсен, теләсә кемгә өйләнү ярамый Бар теләгәнебез шул, үз кешебез, игелекле кеше баласы булсын иде инде. улым.
—Әйе, үзем дә шулай уйлыйм,—диде ул. Башка сүз әйтмәде Әтисе анарга текәлеп карап торды бертын. Ул анын. улына сынап карап торуы булган икән. Һәм ипле генә сүзен дәвам итте
—Авылга көн дә кайтып тора алмассын. Әллә, улым, үзебезнен авыл тирәсеннән, йә булмаса якын-тирәдән бер-бер кызны димләп караргамы икән, дим...
Рафаэль утырган җирендә сискәнеп куйды
—Юк. әти. мин Совет армиясе офицеры. Димләү дигән сүзне оныт Мин бары тик үзем яраткан һәм үземне яраткан кызга гына өйләнәчәкмен.
—Бик яхшы Бик әйбәт булыр иде дә бит. улым. Отпусканнын тагы җиде- сигез көне калып бара. Кай арада үзен дә яратып, үзенне дә яраттырып өлгерерсең икән сон...
—Бер читенә ут капмаган. Бер очрамаса. икенче очрар, кызлар үсә тора,—дип. бар дөньясы белән балкып елмаеп куйды ул шунда —Әйдә әти. бүтән күнеллерәк нәрсәләр хакында сөйләшүгә күчик әле
—Тагы нәрсә сөйләшәсен инде,—диде Миргалим абзый, көрсенеп — Бсзнен кояш түбәнгә тәгәри инде хәзер Офыкка да ерак калмагандыр —Юк. әти. бу хакта сөйләшмибез. Гөрләтеп яшибез әзе бергә-бергә.— диде Рафаэль, күкрәгеннән ташып торган дәрт белән уртаклашасы килеп —Боерган булса, диген, улым.
—Әйе, Алла боерса, яшибез, яшисен әле. әти. Син зарланма гына, авыру турында уйлама. Әнкәй сине үзе җыйган шифалы үләннәр һәм урман җиләкләре белән аякка бастыра әле, менә күр дә тор —Ярар, яшәмәдек түгел, яшәдек, язганы булыр, улым —Авыл ничек, авыл хәлләрен сөйлә әле.—дип. берочтан сүзне дә башкага борырга теләп, сорап куйды егет әтисеннән.
—Авылны искә алма инде улым. Авылны искә алсак, тагы зарланырга, сукрана башларга туры килә.
—Зарланмыйча сөйлә, әти. Барысы да ул тикле начар түгелдер бит инде.
—Зарланмыйм дисән дә зарланырга туры килә шул Авыл хакында, авылда яшәгән кеше хакында уйлаучы юк инде ул хәзер. Сугышка киткәннәрнең яртысыннан күбесе кире әйләнеп кайтмады Кайтканнары да берсе аяксыз, икенчесе кулсыз дигәндәй, сәламәт ир-ат табу авыр бүген авылда. Бөтен эш, бар михнәт хатын-кыз һәм тол хатыннар җилкәсендә Башта колхоз төзибез дип таладылар халыкны Сугыш вакытында Жинү хакына дип ачлы-туклы яшәдек. Жинү өчен дип тырыштык барыбыз да. Инде сугыш та бетте, Жинү дә килде Ә яшәргә бирмиләр халыкка Кая карама дошман эзлиләр, бер сәбәпсезгә кулга алалар, себергә озаталар Кеше милке дип тормыйлар, ишегалдыңа кереп бердәнбер бозавыңны, соңгы казыкны да алып чыгып китәләр ич. Иккән игенен үзеннеке булмасын, үстергән мал-туарына үзен хуҗа булма—кая бара бу дөнья, кайчанга кадәр һәм күпме түбәнсетергә мөмкин шул әлеге дә баягы бер авыл кешесен " Исемен искә алмыйм дисән дә дәшми калып булмый, шул “Мыеклы" дан килә бар яманлык. Бетерәләр улым авылны, бетерәләр Авыл белән бергә халык та. ил дә бетүгә бармыймы?.. Мылтык һәм тукмак белән куркытып, тормә-сөргеннәр белән бәхетле итеп булмый шул туган илне
Менә нәрсәләр борчый мине. улым. Без китәбез инде, безнен җыр җырланган. О сезнен бит әле яшиселәрегез бар, балакайлар
—Зарлансак зарланырлык нәрсәләр бар инде ул. әткәй,—дип көрсенеп
алды Рафаэль.—Әмма Совет иленә дә җиңел түгел ич. Һәр тарафтан дошман урап алган үзен. Империалистлар карап кына тора. Безгә йомшаклык күрсәтергә ярамый, әти. Әйдә, бүгенгә җитәр, башкача зарланмыйбыз, ярыймы, әткәй...
Өстәл артыннан тан беленә башлаганда гына кузгалып китте алар. Әтисе чаршау артындагы йомшак түшәгенә барып ятты. Рафаэль ишегалдына чыгып анда торып керде озак кына. Әти-әнисен, туганнарын гына түгел, туган авылын, аның урамнарын, әйләнә-тирәдәге урман-кырларын, кыскасы, мондагы бар нәрсәне, моңда калган бала чакларына кадәр сагынып кайткан иде шул ул. Бергә уйнап үскән дуслары—Нурулла белән Фәрвазны очратырга өметләнеп кайткан иде, бер класста, бер мәктәптә укыган авылдаш егет һәм кызларны... Ник берсен очратсын икән. Нибарысы җиде ел вакыт узган югыйсә, ә шул арада җирнең асты өскә килгән диярсең. Егетләрнең күпчелеге сугыш кырларында ятып калган. Кайтканнары да төрлесе төрле якларга таралган.
Ишегалдындагы каралты-кура һәм бар нәрсәне, хәтта утын сарае янында торган зур тумранга кадәр, беренче кат күргән кебек, озак-озак карап, күзәтеп чыкты ул тагы бер кабат Акрын гына искән җилдә шаулашып утырган каеннарга карап сокланып торды башта. Лапас кыегыннан мәче мыегыдай берөзлексез очып торган кар тузанын сокланып күзәтте. Күктәге йолдызларга текәлеп торды озак кына. Кайчандыр, сабый чакларында, шул зәнгәр күккә карап төн йокыларын оныткан чаклары була иде бит аның. Шул хыяллары тормышка ашты. Йә, ничек кыюлыгы җитеп, бәхетсез саный алсын иде икән ул үзен. Максатына иреште—ул очучы-истребитель хәзер. Туган авылыннан иске биштәр асып чыгып киткән гади бер малай, лейтенант пагоннары тагып, очучы-истребитель булып кайтып керсен дә, үз-үзеннән канәгать булмасын, имеш, кем ышана алсын шуна. Бәхетме бу?!. Бәхет, әлбәттә.
Әтисенең тирән борчу белән әйтелгән сүзләрен һич онытырлык түгел иде. Шуларны сөйләгәндә аның тирән җыерчыклар баскан йөзендә күпме аяныч һәм нинди тирән кичерешләр булуын да күреп торды ләбаса ул. Нигә бу дөнья шул кадәрле дә камил түгел икән. Гомер буе балалар укытып, аларны туган илләрен яратырга, сөяргә өйрәткән әтисен үз улына шундый сүзләр сөйләргә нәрсә мәҗбүр иткән?.. Аңлый алмый газапланды ул. Күпме генә тырышса да, бу сорауны уратып, каплап торган куе томанны үзе өчен генә булса да тарата алмады. Туган авылнын табигате, әйләнә-тирәсе аның бала чакларындагы кебек үк матур иде бит югыйсә. Бу кышкы төн дә әкияткә тин серле бер тынлык белән өретелгән. Ә барыбер җанда тынычлык юк. Күңелнең бер почмагына ниндидер канәгатьсезлек кереп оялаган. Ул ачык форточкадан ялгышып өй эченә очып кергән, әмма чыгу юлын таба алмыйча берөзлексез тәрәзәгә килеп бәрелгән бал корты сыман бәргәләнә иде җанда. Куып та җибәрәм димә, качып та булмый үзеннән.
9
Санаулы көннәр бигрәкләр дә тиз узып китә. Ничә еллар дәвамына сагынып һәм зарыгып көтеп алган отпусканын соңгы көннәре килеп җитте Анын бит әле Уфада тукталып, андагы туган-тумачаларны күреп, Әсма апасы белән Мәсгут җизнәләрендә бер кич булса да кунып китәсе бар
Әле һаман бригадир булып эшләвен дәвам иткән Фәрсәй карт колхозның карап торган ин әйбәт айгырын җигеп аны озатырга килде.
—Үзен борчылып йөрмәсәң дә ярар иде инде, Фәрсәй агай бер-беө яшь җилкенчәк кенә җибәрәсең булган,—диде, улын капка төбенә озатып чыккан Миргалим абзый.
—Юк. Миргалим туган, синен өчен ул малайларыннын берсе булса. Рафаэль—авыр сугыш елларында минем ин ышанычлы, бөтен авырлыкларны жнгелеп тарткан колхозчым да иде бит әле. Шундый егетне чатнама кышкы суыкта башка берәүгә ышанып ерак юлга чыгарып жибәрәмме сон! Ул бит хәзер безнен Яна Актаунын горурлыгы, тагы кайсы райунда. кайсы авылда бар икән шундый әфисәр һәм лүтчик-эстребител. Районда эшләрем лә бар. үзем озатып барам.
Чана башына кочагы белән йомшак печән түшәлгән. Утырып баручыга җылы, йомшак булсын өчен монысы һәм берочтан атнын ашарына да. әлбәттә. Печән өстенә зур толып салынган Фәрсәй агайнын үз өстендә дә җылы тун, аягында олтанлы киез итек.
Чанага тагы ике юл капчыгы чыгарып урнаштырдылар Боларнын берсе Рафаэльнеке булса, икенчесендә Әсма апаларына һәм Уфадагы башка туганнарга атап җибәрелгән күчтәнәчләр.
—Улым, өстен юка. аягына киез итек кияргә иде бит. Әллә алып чыгыйкмы,—дип хафаланды әнисе.
—Әйе, улым, тимер юл станциясенә кадәр генә булса да киез итек киеп бар. Суык аяктан тия ул, әниен дөрес әйтә. Үзенә кирәкмәсә. Фәрсәй агайга салып җибәрерсен аннан,—дип. үгетләп карады әтисе дә Әмма Рафаэль кырт кисте.
—Кеше әллә нәрсә дияр, офицер кешегә килешми алай йөрү' Тунсам. чанадан төшеп ат артыннан йөгерермен. Минем өчен борчылмагыз —Асма апана. Мәсгут җизнәнә бездән сәлам әйт Зәүҗан апан белән Усман абыйларыңны да күрергә тырыш.—дип, кинәш итте Миргалим абзый Уфадагы башка туганнарны да санап чыкты берочтан
—Хатларыңны язып тор. улым,—диде әнисе, улынын аркасыннан кагып. Әмма бу юлы инде яулык очы белән күз читләрен капламалы
—Мина да язарга онытма, яме абый. Икенче кайтканда тагы йолдыз алып кайт, ярыймы,—дип, энесе Ринат та зур йомыш кушты.
Уфа вокзалына поезд белән килеп төшкәч тә, ике юл капчыгын ике иңсәсенә салып, халык телендә Затон дип йөртелгән поселокка юл тотты Рафаэль. Затон Агыйделнең аръягында урнашкан. Елга аша ул заманнарда күпер салынмаган иде әле Яз һәм көз вакытлары түгел, юлмын туры чагы—боз остсннән генә элдертте ул. Декабрнен ЗОнчы көне. Агыйделдә бозның ин ныклы чагы. Ара-тирә күренгән машиналарнын үз эзе бар. атлыларнын үз юлы, җәяүленен—үз сукмагы Жәяүлеләр сукмагы кин һәм иркен. Өйлә вакыты булгангамы, халык арлы-бирле йөреп кенә тора Ара-тирә яшь кызлар да очраштыра Кем-кем. әмма кызлар матур икән бу Уфада. Шунысы гына кыен, аларга текәлеп караулары оялдыра. Узып киткәч, чыркылдашып борылып карап калулары тагын Үзе дә борылмый түзә алмаган булыр иде дә бит. җилкәдәге капчыклар ирек бирми
Көне дә матур, күбәләк кар явып тора ипле генә Декабрь суыгы колакларны чеметеп-чеметеп алса да. түзәрлек. Жәт-җәт барган көйгә уч тобенә җылы сулыш өреп, кызлар күрмәгәндә, колакларны уып җибәрәсең— берни түгел, туңу кая инде ул, уг булып кызыша башлыйлар ате хәтта Бер тапкыр да туктамыйча барып җитте ул Әсма апаларына Өйләрен табу авыр булмады. Затонның үзәк урамында, яна салынган мәктәп каршында гына яши иде алар Икесе дә шул мәктәптә укытучы булып эшли. Бүген исә, көтеп алган кунак хөрмәтенә, эштән иртәрәк кайтканнар, мич торбаларыннан төтен чыгып тора. Мәсгут җизнәсе капка төбендә кар көрәү белән мәшгуль иде Аны танымады бугай башта, үзләренә таба борылгач кына, көрәген читкә куеп колачларын жәеп каршы атлады
—Рафаэль, кайнеш, син түгелме сон бу! Ерактан ук күрдем, югыйсә, танымадым. Танымадым, димәк, бай булырсың,—дип, кочаклап алды ул аны.
Ул да түгел, онга буялган кулын алъяпкычы читенә сөртә-сөртә, өйдән Әсма апасы атылып килеп чыкты.
—Жанашым, Рафаэль, сине күрер көнем дә булыр икән. Китген дә югалдың. Бөтенләй оныттың бугай безне... Кил әле, кил әле, үзенне кысып бер кочаклыйм әле...
Капка төбендә шау-гөр килеп кочаклашып, күрешеп алгач, инде өчәүләшеп өйгә кереп китәбез дип торганда урам яктан ягымлы һәм йомшак тавыш ишетелде:
—Исәнмесез, Әсма Миргалимовна.
—Ә-ә, Лена, күрми дә торам, син икәнсең, исәнме. Бертуган энем кайтты бит менә.
—Мәсгут абый белән мәктәптә күрешкән идек инде. Сау булыгыз,—диде дә, ялт кына мәктәпкә таба борылып, яшь болан баласыдай уйнаклап, жиңел адымнар белән йөгерә-атлый китеп тә барды.
Болытлар арасыннан ялт итеп кояш чыгып алды да шундук кереп тә югалгандай булды Рафаэль өчен. Иңсәләренә салып килгән ике капчыкның берсе, үч иткәндәй, шуып китеп кар көртенә барып төште шунда. Башы әйләнеп киткәндәй булды. Үзе чигенә-чигенә хуҗаларга ияреп өйгә керә, ә күзләре мәктәп ишегалдына кереп югалган кызны эзли. Ни булды бу—өнендәме, әллә төш кенә булдымы. . Ярый әле, аның бу халәтен Әсма апасы белән жизнәсе абайламый калган кебек булды. Әллә абайлап та сер генә бирмәделәрме...
Кызган таба исләре килеп торган өйгә килеп кергәч тә Рафаэльнең беренче соравы шул булды:
—Кем иде ул, апа?
—Кемне сорыйсың,—дип, сорауга сорау белән җавап кайтарды апасы. Әллә шаяртуы иде, әллә чынлап та анламады.
—Теге, капка төбендә синең белән исәнләшеп, мәктәпкә кереп йөгергән кызны әйтәм.
—Ә, аны сорыйсын икән... Лена исемле кыз ул. Безнең мәктәптә укыта.
Нигә сорыйсың аны, димәде. Жавап бирде һәм, әйтерсен, ул хакта шундук онытты да. Әсма апасын Рафаэль яхшы белә—акыллы һәм сабыр ул. Кирәк чакта хәйләкәр дә була белә. Игътибар итмәде түгел, игътибар итте, әлбәттә, һәм мыегына чорнап куйды, әмма сер бирмәде.
Чираттагы сорауларын бирергә дип ачкан авызын йомарга мәҗбүр булды Рафаэль. Бар сабырлыгын җыеп ул хакта башкача сүз кузгатмады. Ипле генә өстен-башын чишенде, ишек катындагы урындыкка утырып күн итекләрен салды. Шунда гына ул юлда килгәндә аяклары шактый ук туңганлыкны аңлады. Кышкы итек саналса да, авылда басылган киез итек түгел инде
—Өегез җылы икән—булды, сүз югында сүз булсын—исәнме, кодагый, дигәндәй әйткән беренче сүзе.
Ул арада өстәлгә кайнап торган самавыр менеп кунаклады. Көтеп алынган кунакны түргә утырттылар. Апа белән җизни бер-берсен уздырып кыстарга керештеләр. Кысташкан арада сорау арты сорау да яудыра тордылар. Рафаэль ни җавап биргәнен дә хәтерләми, уе башкада иде шул Әледән-әле урам як тәрәзәгә таба борылып, теге кыз күренмәсме диеп үрелеп-үрелеп мәктәп ягын күзәтеп ала иде ул.
Әсма апасынын әллә үртәве иде инде, Рафаэльнең урам якка каравы була, ул һаман бер үк сүзләрне кабатлый:
—Синен киләсенне туганнарга хәбәр иткән илем Күренмиләр шул
әле...
Туганнарын да сагынган иде сагынуын, әмма анын энесе башканы эзли, тагы бер тапкыр гына, тәрәзә аша гына булса да. теге укытучы кызны күреп каласы килә иде бит. Ләкин ул хакта янадан сүз кузгатырга кыймады
Озак көттермәделәр, ишектә буран уйнатып. Зәүжан апасы белән Усман җизнәләре килеп җитте. Үзләре белән Роза исемле биш-алты яшь чамасындагы кызларын да ияртеп килгәннәр. Өс-башын сатып өлгердеме- юкмы ул кыз, Әсма апа белән Мәсгут жизнинен Айрат һәм Рамил исемле малайлары белән дөнья бетереп уйнарга керештеләр Ул да түгел, абыстасын унга салып. Бәкер абзыйлары күренде тәрәзәдән
Өстәлгә тәмле хуш исләре белән инде байтактан тамак төбен кытыклап торган бәлеш килде, ниһаять. Сагынып көтеп алынган энеләре һәм якынлашкан Яна ел хөрмәтенә шампан шәрабе ачылды Өй шау-гөр килеп торды. Рафаэльгә төрле яктан сорау арты сорау яудыра башладылар Сонгы жиде елда башыннан кичкәннәрне менә ничәнче кат янабаштаи сөйләп чыгарга мәжбүр иде ул. Совет иленен авиациясе, яна самолетлар хакында да сораштылар. Ир-ат халкы ул самолетларның техник күрсәткечләре һәм башка нечкәлекләре белән кызыксына башласа, ул, гадәтенчә офтана төшеп, әмма үзенә күрә бер горурлык белән: “ Боларын әйтә алмыйм Хәрби сер", дип котылды.
Билгеле инде, сүз иярә сүз чыгып, анарга өйләнергә вакыт икәнлеген дә искәртергә онытмадылар. Шундук бергәләшеп Рафаэльгә кәләш эзләшергә керештеләр.
—Иртәгәсен тан белән поездга утырасым бар Үзем югында мине өйләндереп тә куя күрмәгез тагы,—дип. шаяру белән генә жавап кайтарды ул ал арга.
Шунда түр өстәл өстендә утырган ике рәтле гармунын алып килде Мәет җизнәсе. Һәм. идән ярыгына кереп качмаганнармы дигәндәй, бер-бер артлы басып гармуннын бакаларын барлап чыкты.
—Рафаэльгә кәләш эзлибез эзләвен дә туенда нинди жыр җырларбыз икән соң?—диде ул. уен-көлке белән сүзне җырга таба борып Жавап биргәннәрен көтеп тормады, өздереп уйнап та җибәрде Һәм үзе үк тын гына җыр башлады:
Аклы ситса күлмәгсмнен
Якаларын кем уйган;
Әй, Рәйхан, исемен матур—кемнәр куйган.
Сине күреп кем туйган..
Мәсгут җизни ни уйнарга икәнлекне белә иде күрәсен. икенче-өченче сүзләреннән үк ул башлаган җырны ин элек Асма апа күтәреп алды. Аннан инде башка кунаклар, шул җөмләдән. Рафаэль лә кушылып китте җыры Жанга ятышлы, моңлы жыр иде шул "Рәйхан", аны берәү башласа, читтә калып битараф кына тынлап утыра алмыйсың инде Ул жыр. аның күңелгә сары май булып ягыла торган сүзләре һәм халыкчан моны, ирскселдән. үзенә ияртеп алып китә, җырлый бел әсәнме-юкмы—җырчы итә сине
Аклы ситса күлмәгемнең
Табалмалым ишләрен
Безнен татар, башкорт халыклары моңнан яралгандыр ул. Гомер* гомергә шулай, бергә чәй өстәле артында җыелыштымы —җыр башлап
жибәрә. Көндәлек тормышта әйтә алмаган хис-тойгыларын, йөрәк түрендә саклап йөреткән ихлас сүзләрен, кайгы-хәсрәтләрен һәм хәтта кайчандыр тыелып калган күз яшьләрен дә ул шул җыр аша дөньяга чыгара. Жырлый беләме-юкмы, сүзләрен беләме-юкмы, һәркем кушыла ул җырга. Башкалар җырлаганда, авызын чүмеч итеп, су капкандай тик утырмый берәү дә. Табын җыры ул, үзенә күрә, рухи бергәлекне раслау, туган-тумача һәм кардәшләрнең тугрылыкта анты да булса кирәк. Бик ерак борын-борын заманнардан ук дәвам итеп килгән милли йола да...
Менә шуңа да кеше җырлаганда сөйләшмиләр, көлмиләр бездә. Тавышын тегеләй-болай дип, җырнын көен бозасын дип тә гаеп итү юк. Жырнын ертыгы юк, дигән халык. Ашау-эчү онытылып тора. Хәтта дөньяның астын өскә китереп уйнап йөргән сабый балалар да, җыр башланса, сабырлана төшеп, тынып кала торган иделәр әүвәл заманнарда. Күрше бүлмә ишегеннән яисә чаршау артыннан башларын тыгып, “минем әти-әни җырлый”, дия- дия бер горурлык белән күзәтәләр иде шул чакларда. Тәрбия—шуннан башлана. Чөнки табын әйләнәсендә исерек әти-әни булмый торган иде* сүгенүләр хакында әйтеп тә торасы юк. Халык җырларыннан инсафлылык, иман нуры бөркелеп тора.
Жыр арты җыр бер-беренә үрелеп бара. Кайчан кайсы җыр буласын, һәм ул җырны кем башлап җибәрәсен алдан ук килештереп куйганнар диярсен. Филармония һәм театрларын бер читтә торсын. Яңгыраган һәр яна жыр таң чыгыдай чиста һәм саф мәхәббәт хисләре белән өретелгән. Ник бер җайсыз сүз, ник бер әдәпсезлеккә ишарә тоемланып китсен икән.. Бернинди цензура һәм ясалма киртәләр булмаган ләбаса. Күңелләрне буын-буыннардан дәвам итеп килгән әхлак, рухи хәзинә һәм әдәплелек нуры балкытып торган анын каравы. Шулар өстенә тагы, әлбәттә, югары зәвык...
Күмәк жыр тынып торган арада Зәүжан апалары, рухланып китеп, сүз башлады:
—Рәхмәт, Мәсгут кияү, туйганчы бер җырлаттың ичмаса. Ләкин, шулай да күңел булмады әле. Әсма туганым белән бергәләп “Асылъяр”ны да җырлап куйсагыз, дөнья тәмам түгәрәкләнеп китәр иде.
—Дөнья болай да түгәрәк ич ул. Ышанмасан, әнә, Әсмабикә-сылуым ахирәттән сора, ул география укыта,—дип елмайды Мәсгут, иңбашындагы гармун каешын рәтләгән арада.
—Җырлагыз инде, ялындырмагыз. Рафаэль хөрмәтенә генә булса да?..
Жырларгамы-юкмы дигәндәй, Рафаэльгә күз төшереп алды җизнәсе. Карашлары очрашкач та, җыр-моң бишегендә онытылып изрәп утырган егет, хуплап баш какты.
—Л0>1рлагыз, җизни, минем дә ишетәсем килә.
Шунда, кухня ягыннан кереп килгән Әсма апа, ике уйлап тормастан, туп-туры үзенең ире янәшәсенә килеп басты:
—Ялындырып утыра торган чак түгел, әтисе. Әйдә булмаса, алай бик сорагач, җырлап җибәрәбезме сон әллә?.. Сагынып сөйләрлек булсын бер.
Шул тикле дә матур һәм бирелеп җырлыйлар иде ки алар, ул җырга башка берәүнен, шулчак бик җырлыйсы килсә дә, килеп кушылуы мөмкин түгел иде. Тавышлары шушы җырны парлап жырлау өчен махсус яратылган иде диярсен. Бер-берен рухландырып, күңелләрендәге хис-тойгылар белән тулыландырып җырлый иде алар бу җырны. Икесе дә озынча туры гәүдәле бераз бөдрәләнеп торган чем-кара чәчләре һәм күз карашлары да бер үк’ Жырнын билгеле бер урынында, йөрәкләрне өтеп ала торган ин нечкә җирендә, нибары бер мизгел эчендә күзләре очрашып китә иде аларның
Һәм шулчак икесе дә елмая төшә, шул елмаюдан бер юлы балкып китәләр Шул кадәр дә бер-беренә тин, бер-беренә хөрмәтле һәм пар килгән гаилә булыр икән! Җыр тәмамлангач та табын артында аларны тынлап утырган туган-тумача бертын сүз башларга кыймый онытылып торды. “Асылъяр", әйтерсен лә, алар парлап җырласын өчен генә махсус язылган жыр
Жыр тәмамланды. Мондый җырдан сон җинел генә башкага күчү мөмкин түгел. Беренче мәхәббәт һәм олы хисләрдән сон. чарасыхтанып. бушап калган үсмер халәтендә тоясын үзеңне. Өи эче генә түгел, гүя. бар дөнья тынып калды. Ул тынлыкны бүлеп сүз кузгату мөмкин түгел иле шул мизгелдә. Жыр дулкыныннан бераз арына төшкәч. Әсма апа үзе башлады сүзне, кунакларын сыйларга кереште.
—Тамак кайгысы онытылды бит әле, Әсма балдыз. Мондый җырдан сон урамга чыгып берне көйрәтеп керми торып, тынычланып булмас ахрысы, шулаймы егетләр,—дип, урыныннан торды Усман абзый
Тәмәке белән дуслыклары бармы-юкмы, һәммә ир-ат анарга иярде. Капка төбенә чыгып ирләрчә сөйләшеп, бер аралашып керү мондый мәжлесләрнен үзенә күрә бер йоласы инде ул
—Башкорт туганнар әйтмешли, “көнне һындырган ахыры",—дип. шаяртып алды Мәсгут җизни.
—Шампан да эч, бәлеш тә аша—сындырмас җиреннән сындырыр,—дип ждвап кайтарды Усман абзый
—Шампанский түгел, шайтанскийны эчсә дә сынатмый ате ул минем Усман абый,—дип сүз кыстырды Бәкер
“Шайтанский" дигәне кызык булып китте ахыры, дәррәү көлешеп алдылар.
Усман җизнәләре кесәсеннән “Прибой" чыгарып кунакларына тәклим итте.
—Рәхмәт җизни, әллә минекен тартабызмы,—дип. Рафаэль “Беломор канал" чыгарды.
—Әйдәгез, булмаса, Беломор с каналом тартып карыйк. Министрлар һәм летчиклар юкка гына тартмыйлардыр аны. ..—диде Бәкер. Рафаэльгә таба кулын сузып.
Затлы папиросны озак кына бармак очларында әвәләп, килештереп кенә көйрәтеп җибәрделәр бер-бер артлы.
Мәсгут җизнәсе Рафаэльгә мөрәҗәгать итте шунда —Туган якларны сагынгансыңдыр, кайнеш. бер киттен дә бик озакка югалдын бит?
—“Сагынасынмы дип сорыйсыз, сагынмаган кая ул",- дип. теленә килгән җыр сүзләре белән җавап кайтарды Рафаэль, елмая төшеп —Сагынсам да түзәргә гуры килә инде
—Өйләнергә уйламыйсыңмы әле? Вакыт бит инде.
Уф. тагы шул ук сорау. Әмма туганнарга кирле-морлы җавап кайтарып булмый Яманлык теләп яисә үртәп сораулары түгел бит. кайгыртудан кызыксыналар.
—Беләм. җизни. Әмма кемгә эләкте, шунарга өйләнеп булмый бит Нәкъ шул чакны, аркасына җылы палтәсен салып, ашыга-кабалана өйдән Әсма апасы килеп чыкты.
— Минем карчык ул кадәр ашыгып кая китеп бара икән —дип. ипле генә сүз кыстырды Мәсгут җизнәсе
—Мәктәпкә кереп күренеп кенә булса да чыгыйм дигән идем Чыршы бәйрәме ич Мин хәзер, сез тарткан арада йөгереп керәм дә. йөгереп чыгып та житәм.
Болай да берөзлексез мәктәп ишегалдын күзәтүдән туктамаган
Рафаэльнең дә апасына иярәсе килеп куйды.
—Мине дә үзенә иярт әле, апа...
—Соң, мин бер минутка гына, күренеп кенә чыгыйм дип керүем.
—Ә мин кеше күзенә дә күренмәм,—дип, малай чакларындагыча, апасы артыннан иярде ул.
—Сон, әйдә алайса, безнең эш урынын күреп чыгарсын.
Мәктәп ишегалды бала-чага белән тулы. Берәүләре керә, икенчеләре кайтырга чыккан. Өченчеләре исә, дөньяларын онытып, ап-ак карга батып чыр-чу уйнап йөриләр. Әсма апасын барысы да таный, малайлар, суык диеп тормый, анын белән бүрекләрен салып исәнләшә. Башлангыч класста укучылар үзләренең әби-бабалары белән килгән бәйрәмгә.
Инде мәктәп бусагасын атлап керергә торганда, ниндидер якын танышларын очратып, Әсма апа чираттагы мәртәбә тукталырга мәҗбүр булды. Апасына ияреп килүче буларак, Рафаэльнең дә тукталмый чарасы юк. Тукталып күрешкән һәр кеше, хәл-әхвәл сорашкач та, бу ят хәрби кешенен кем булуы белән кызыксына. Тәмам йөдәтеп бетерделәр. Ул Әсма апасынын чираттагы танышы—өлкән яшьтәге фронтовик белән күрешеп, сәлам алмашып тора иде, көтмәгәндә-уиламаганда мәктәп ишегеннән, әлеге дә баягы, теге кыз килеп чыкмасынмы! Бер мизгелгә карашлары очрашты аларнын, әмма шундук икесе дә читкә борылдылар, сер бирү кая инде ул. Рафаэльнең башы әйләнеп киткәндәй булды, оялу һәм уңайсызланудан үз-үзен кая куярга белми торды бертын. Укытучы кыз үзе кебек үк бер яшьтәше белән иде, анысы да укытучы булса кирәк, Әсма апа белән бик жылы хушлаштылар.
—Сау булыгыз, Әсма Миргалимовна,— диделәр бертавыштан.
—Сау бул, Елена Рәхимовна...Сау бул, Сәрия Мөдәрисовна...
Алар тукталып тормады, мавыгып сөйләшә-сөйләшә кызу-кызу атлап урам ягына таба китеп тә бардылар. Әллә Рафаэль булганга махсус ашыктылар инде...
Рафаэльнең күрешергә дип сузган кулын, җибәрмичә, үч иткәндәй озак кына кысып торды теге фронтовик. Үзенен кайсы армиядә, нинди шәһәрләрне азат итүдә катнашуын сөйләп китте аннан соң. Фронтовик дусларын хәтерләргә кереште...Уңга да тартылып карады егет, сулга да, әмма ташлап китә алмады абзыйны. Апасының якын танышларын үпкәләтүдән курыкты. Алардан аерылганда инде вакыт узган иде, ник кычкырып еламыйсың шунда. Әрсезлек күрсәтеп, Әсма апага иярүдән, шул рәвешле, уңай нәтиҗә килеп чыкмады.
—Әйдә, Рафаэль, мәктәпкә керәм дигән идең...
—Ярар инде, апа, мин кереп тормам. Син бар, мин урамда булырмын,— диде ул, балтасы суга төшкән кешедәй чарасыз калып.
Әсма апасы артыннан мәктәп ишеге ябылгач та, йөгереп диярлек, урамга атылып чыкты ул. Кызлар шактый ук ераклашкан иде инде. Ялгышып та кире борылып карамады алар, ашыга-ашыга Уфага таба китеп бардылар. Үз-үзен кая куярга һәм ни эшләргә белми бертын онытылып торгач, әле дә булса капка төбендә гапләшеп торган җизнәләренә барып кушылудан башка чарасы калмаган иде аның.
10
Куйбышевтан ерак түгел Кинель исемле шәһәр бар. Шул шәһәр янәшәсендәге ачык далада урнашкан иде аларнын авиакорпусы. Әле сугыштан сон гына формалашкан часть иде бу. Шуңа күрә әллә ни уңайлыклары юк. бар нәрсә төзелеш һәм корылу этабында гына Офицерлар һәммәсе вакытлыча корылган барак тибындагы тулай торакларда яши
Гаиләлеләр Кинельдә фатирга кереп, көн дә кайтып-килеп йөрергә мәжбүр Рафаэль исә, үзе кебек үк авиаполкка әле яна гына килеп кушылган ике очучы белән, тулай торакнын бер бүлмәсенә урнашкан иде.
Лейтенант Смаков әле монда яна кеше Шуна да карамастан, тиз дуслашучан һәм аралашучан. һәрчак ачык йөзле бу очучы хәрбиләр арасында үзен яраттырып өлгергән иде инде. Анын ялдан кайту хәбәрен ишетүгә эскадрилия тулы составында диярлек җыелып килде Юл капчыгын чишеп анда булган барлык ризыкны өстәлгә чыгарып тезде Рафаэль Каклаган каз. тутырган тавык, әнисе пешереп тыккан пәрәмәчләр, кош теле, бавырсак һәм, билгеле инде, башкорт балы Керосинканы кабызып чәй кайнатырга куйдылар...
—Егетләр, күрегез инде, яшәп тә күрсәтә икән бу башкорт байлары.—дип. гадәтенчә, шаян сүз кыстырды өлкән лейтенант Зайиев.
—Юк, егетләр, авылларда хәлләр алай ук мактанырлык түгел атегә.—дип, ачыклык кертергә ашыкты Рафаэль —Авыл сугыштан яраланып кайткан солдатлар хәлендә—берсе кулсыз, берсе аяксыз дигәндәи. Шулай да халык тырыш инде ул безнен якларда.
1 —Безнен Оренбург якларында ла шул ук хәл. кая карама җимереклек,— дип, өстәп куйды. Рафаэль белән бер үк вакытта отпускада булып кайткан лейтенант Балчснков.—Авылда тормыш жинел түгел..
—Егетләр, очучы-истребительләрме без. юкмы Безгә зарлану килешми,—дип. төшенкелеккә урын калдырмаслык итеп, күтәреп атлы шунда эскадрилия командиры Биязович.—Иә, лейтенант Смаков, тәм- томнарны чыгардын, самогонын кая сон?
—Мин гаепле, иптәш майор, анысы юк менә Безнен татар авылларында самогон куарга өйрәнмәгәннәр шул әлегә.
—Самогон миндә бар Әйдәгез. Оренбург осталары житештергән эчемлектән авыз итеп карыйк.—дип, жәт кенә, үзенен кием шкафыннан газета кисәге белән бөкеләнгән бер шешә тартып чыгарды Балченков Һәм яхшы ук шапылдатып аны өстәл уртасына китереп куйды
Авиаполкта аракы эчү бик сирәк күренеш иде. әлбәттә. Шулай да ир- ат булган жирдә, юк-юк дигәндә дә, гел ансыз гына булмагандыр Бәйрәм көннәрендә, туган көннәрдә, чамасын белеп кенә булса да эчү бар иде инде ул.
Үткен пәке чыгарып каклаган казны турарга кереште Рафаэль. Вак-вак итеп кенә, тел очына салгач та эреп китәрдәй итеп турады ул аны. Тутырган тавыкны да ботарлап өеп куйды. Ә самогонны, бер-берләрен Яна 1953 нчс ел белән котлашып, кырлы стаканнан, сугыш елларында кабул ителгән гадәт белән, чиратлап эчтеләр.
—Лейтенант Балченков. ай-һай зәһәр икән сезнен Оренбург чишмәләрендәге су,—дип, шаяртып алды кырлы стаканнан беренче булып уртлап куйган майор Биязович
—Псрвач. иптәш майор Арыш янына дала үләннәре дә кушылган.—дип, горурланып алды, мактау сүзләреннән күнеле булган лейтенант
—Ә бу нәрсә, казмы, әллә колбасамы.—дип хәйран калды авызына бер кисәк каклаган каз телеме салган майор —Кырыкка житеп. шундый затлы кабымлык күргәнем юк иде әле
Үз чиратларын үткәреп кырлы стакан читеннән бер йотып алган һәр очучы күчтәнәч каз итенеп шундый тәмле булуына исләре китеп тордылар Самогонын кем күбрәк йоткандыр, кем азрак, кырлы стакан өстәлне оч мәртәбә әйләнеп чыкты дигәндә ярты литрлы шешә бушап калды Унлап ир-ат өчен, аз да түгел, күп тә түгел, ярап кына куйды Әмма, каклаган каз һәм тут ырган тавыктан берәве дә баш тартмады, атарны хәзерләп җибәргән
кеше—Рафаэльнең әнисенә—уннан да, сулдан да рәхмәт сүзләре кабатланып кына торды.
Утны сүндереп яткач та күзләренә йокы кермәде Рафаэльнен. Туган яклары, әти-әнисе, туганнары торды күз алдында. Һәм, барысыннан да бигрәк, әлеге дә баягы, теге, Затондагы мәктәп каршында ике тапкыр күзгә чалынып киткән кызны оныта алмый азаплана иде ул. Поездда килгәндә дә юл буенча шул кызны уйлады, менә хәзер тагы—нигә шул тикле дә йөрәгенә уелып калды соң әле ул. Югыйсә, үзара ләм-мим сүз алмашмадылар, хәтта танышмадылар да. Болытлар арасыннан нибарысы бер мизгелдә ялт итеп күренеп калган кояш нурларыдай күзгә чалынды да, юк та булды. Анын йөзен дә ачык кына хәтерләп кала алмаган иде бит ул хәтта. Ә менә күз карашлары, елмаюы, вак-вак атлап уйнаклап китеп барулары һәм Әсма апасы белән күрешкәндәге тавышлары—барысы да күз алдында, колак төбендә. Менә хәзер дә аның тавышы ишетелгән кебек. Әле хәзер генә, әнә, ул мәктәп ишегалдына ашыгып кереп бара кебек. Нигә һаман да күз алдыннан китми, нигә һаман да оныта алмый изалана соң әле ул аны...
Хәрби хәзерлек мәшәкатьләре һәм даими очулар башланып киткәч тә дәвам итте бу хәл. Көндезләрен баш борыр аралары да булмый, сугыш) вакытындагыдан бер дә ким түгел иде киеренкелек. Көн узганы да сизелми I кала. Тулай торакка, арып-талып, карангы төшкәндә генә кайтып керәсен. Ә шулай да, урын өстенә яттың исә, күзгә йокы керми йөдәтә. Туган авыл түгел, үзенең матурлыгы белән аны сокландырган Уфа каласы да түгел, әлеге дә баягы шул, Агыйделнен аръягында урнашкан Затон поселогы, Әсма апасы эшли торган мәктәп ишегалды һәм Лена атлы укытучы кыз килеп баса күз алдына. Ни эшләргә дә белгән хәл юк...
Башка егетләр, әнә, ике көннең берендә кызлардан хат алалар. Үзләре дә утырып хат язалар. Кызларының фоторәсемнәрен күрсәтеп, “кемнеке матуррак...” дия-дия, үзара мактанышалар, бәхәсләшәләр. Бер түгел, өчәр кыз белән хат алышучылар да бар иде алар арасында. Бүген берсенең фоторәсемен кочаклап йоклап китсә, икенче көнне икенчесенә сокланып утыра. Яшь чак, егет чаклары бит, ни эшләсәләр дә гаеп итеп булмый.
Рафаэльнең дә түземлеге бетте, ниһаять. Кәгазь һәм каләм алып ул да хат язарга утырды көннәрнең берендә. Шунысы кызганыч, кызның өй адресын, торган җирен белми икән бит әле ул. “Елена Рахимовна” дип дәшкәннәрен хәтерли хәтерләвен, әмма фамилиясен белми. Исеме дә сәер тагы. Татар кызы ничек Лена, ягъни Елена булсын икән? . Керәшен кызы дияр идең, әтисенең исеме Рәхим булгач, алай да түгел. Хәер, Башкортостан татарлары исем сайлаганда бик исләре китеп тормый. Рафаэль дә. төпченә башласаң, татар исеме түгел ләбаса. Аның бертуган сенлесенә, әнә, Тамара дип исем кушкан әти-әнисе. Ә инде Света, Альбина һәм Ларисалар белән дөнья тулган. Бу—безнең халыкның бер чире инде үзенә күрә, балаларына чит халыкларның исемен кушып, Советлар системасына ярарга тырыша, алдынгы карашлы интернационалист була янәсе. Ә бәлки татарлыгыннан качуыдыр. Ни булса булыр, чиста ак кәгазьнең башына: “Исәнме, Елена!” дип язып куйды ул.
“Сезгә бу хатны алу берникадәр гажәп булыр. Бер күреп сөйләшмәгән кешедән хат килеп төшкәч, гаҗәпләнмәс җиреңнән гаҗәпләнерсең... Хәтерлисез микән, 1952нче елның 31декабрендә Затондагы мәктәп каршысында сезне күреп калган Рафаэль Смаков мин. Игътибар иткән булсагыз, хәрби киемдә идем.
Сезне күрү белән минем күңелемдә танышу, сөйләшеп аңлашу теләге кабынды. Әмма хисләремне сезгә җиткерер ара булмады ул көнне, бер иптәш кызыгыз белән бик ашыгып каядыр китеп бардыгыз. Ярар, үткән эшкә
салават диләр, үткәнне искә алып, баш ватып утырып булмый инде.
Әмма минем бик тә беләсем килә, сезнен йөрәгегездә минем шушы хат кисәгемә жавап бирерлек бер-бер очкын табылырмы. Шуны аңласагыз икән, минем йөрәк ул көнне сезгә ияреп китеп барган, үземдә анын бары шәүләсе генә калган. Минем ул көнне мәктәпкә кереп баруым да сезне күрер өчен генә иде. Очратырмын да. бәлки, бер форсаты чыгып, танышырга насыйп булыр кебек иде. Нишлисен, язмаган булган икән.
Елена, мин әллә ниләр өмет итмим. Шулай да жавап бирсәгез икән Ул җавапны мин йөрәгемнең, синнән салам алып, кире үземә әйләнеп кайткан көне диеп белер идем.
Минем адрес: Куйбышевская обл. г.Кинель.
в/ч 3130. Смакову Рафаэлю М
Сезгә сагынычлы сәламнәр җибәреп, эшегездә уңышлар һәм исәнлек теләп. Рафаэль.
5.01.53. г.Кинель.
Р.5. Сезне борчуым өчен гафу итегез!"
Хатны хәрби частьтагы почта тартмасына салмады ул. ышанычлырак булсын өчен дип, икенче көнне смена тәмамлангач та Кинельга барып шәһәр үзәгендәге почтадан, хәерле юллар теләп, үз кулы белән озатып җибәрде.
Кинель белән авиаполк арасы ерак булмаса да жәяүле өчен шактый ара. Юлда берничә машина куып җитеп туктаса да утырырга теләмәде ул аларга. Карлы юлдан изүләрен ачып, рәхәтләнеп, үзалдына татарча җырлап кайтуга ни җитә сон. Тагы кайчан, кайда чыгар иде әле шундый форсат Күңелнең дә канатланган, киләчәккә зур өметләр белән ашкынган чагы Елена һичшиксез үзен аңлар һәм ул көткәнгә караганда да җылырак итеп җавап юллар кебек тоела иде анарга. Әгәр дә җавап хаты килә икән—нинди шатлык, нинди бәхет булачак бу Рафаэль өчен. Хаты ничә көн эчендә барып җитәр дә, ничә көн эчендә жавап килеп җитәр—ул инде боларны көне-сәгате белән диярлек алдан ук хисаплап куйды. Куйбышев белән Уфа ерак ара түгел, күп дигәндә, бер биш-алты көннән артык вакыт узмаска тиеш кебек иде аның исәбе буенча.
Шундый уйлар уйлап атлагангамы, һәр яна адым белән өстәмә көч һәм гайрәт тула бара иле анын йөрәгенә Йөгереп, сикергәләп тә алды инде ул берничә мәртәбә. Сабый чакларындагы сыман, башындагы бүреген салып аны күккә чөйде һәм тотып алды. Таулар тишеп, ташлар күтәрерлек егәр тоя иде бит ул үзендә.
Егетләргә кызлардан, кызларга егетләрдән хат килеп төшү гажәп хәл түгел иде ул еллар өчен. Кая барасың, транспорт яклары жинел түгел, шәхси машиналар юк, телефонның барлыгы билгеле булса да. ул әле гади кешеләргә тәти торган хәзинә түгел. Телевизор юк. компьютер һәм кесә телефоннарын әле ишеткән дә юк. Бердәнбер аралашу чарасы булып, шул. әлеге дә баягы дүрт почмаклы конвертка салынган хат кала. Хәер, хәрбиләрдән килә юрган хатлар, кагыйдә буларак, өч почмаклы була торган иде.
Көннәрнең берендә үзенә өчпочмаклы хат килеп төшкәч, моны нигә юрарга да белмәде Лена. Хат килү гаҗәпләндермәде аны. Анын кебек буй җиткән чибәр кызларга, шуның өстенә ул еллар өчен иң абруйлы һөнәр иясе—укытучы бит әле ул. хат килү түгел, хат килмәү гажәп булыр иде Аннан килеп ул бит әле сугыш елларында Ленинградтан Уфага күчерелгән хәрби заводта эшләп, "Школа рабочей молодежи”ны тәмамлады Бергә укыган, эшләгән дуслары кайсы-кайда таралышты, күбесе кире Ленинградка кайтып китте Алар сугыштан сон да бер-берләре белән озак кына үзара
хәбәрләшеп, хат алышып яшәделәр. Ләкин солдат хаты алганы юк иде әле анын.
Көтмәгәндә килеп төшкән бу хат аны гаҗәпләндерде һәм уйга да салды, әлбәттә. Беренчедән, хәрби очучы формасындагы ул егет, күренеп кенә китсә дә, хәтеренә уелып калган иде анын. Һичкемгә әйтмәде ул хакта, берәүгә дә сер бирмәде. Әмма хәрбилегенә күрә төз гәүдәле, бераз бөдрәләнеп торган чем-кара чәчле, әллә каян үзенә җәлеп итеп балкып торган зур кара күзле, калын иренле ул егетне очратып та искәрми калу мөмкин булмагандыр. Шуның өстенә бит әле ул тыйнак һәм сабыр да сыман тоелып калган иде...
Ә барыбер, бер күрүдә ошату һәм бер күрүдә ярату, дигән сүзләргә ышанмый иде ул. Һәм шуна күрә дә хәрби очучы хакындагы уйларны күңеленә якын җибәрмәскә тырышып йөргән көннәре иде Ленанын. Саф татар телендә язылган хатны ул кайтып-кайтып укыды. Җавап бирергә ашыкмады, берничә көн дәвамына икеләнеп-уйланып йөрде. Ул хакта кинәш-табыш итәр кешесе дә юк иде бит анын. Өйдә алар әнисе белән икәү генә. Ә аны, болай да кызы өчен ут йотып яшәгән авыру әнисен, борчыйсы килмәде. Шулай да бер кеше бар иде инде барын—Әсма Миргалимовна, Ләкин, бер коллективта эшләүләренә дә карамастан, анардан да бу хакта кызыксыну, ничектер унайсыз тоелды башта. Бер көн түзде, ике көн, ә аннан, барыбер, сорамый булдыра алмады. Укытучылар кабинетында икәүдән-икәү генә калган чаклары иде. Сорау, бәлки, бераз җайсыз һәм урынсызрак та килеп чыккандыр, нишлисең, дулкынлана иде шул. Дулкынлануын яшерә алмады.
—Әсма Миргалимовна, әйтегез әле, Смаков Рафаэль кем ул?
—Кем булсын, минем бертуган энем,—дигән җавап ишетте ул.
—Аның хакында миңа бераз сөйли алмассызмы икән?
Әсма Миргалимовна, ана караганда шактый өлкән һәм тәҗрибәле укытучы. Бөтен мәктәп коллективының хөрмәтенә лаек булган кеше. Ә ул аны шундый сорау белән борчый. Үзенең бертуган энесен мактасынмы, яманласынмы—ни дип җавап бирсен инде ул. Елмаеп, күзләрен тутырып үз итеп карады ул анарга. Биргән сораулары өчен оялып куйды Лена.
—Үскәнем, Лена,—дип, җиңелчә аркасына кагылды ул анын —Син уңайсызланма, хат яз аңарга, аның үзенә бир ул сорауларны Шулай итсән, дөрес булыр, һичкайчан үкенмәссең.
Әнгәмә шул җирдә өзелде, бер төркем укытучы килеп керде яннарына.
Шул кичне үк, әнисе йокларга яткач, җиделе лампа яндырып, хат язарга утырды ул. Гомер булмаган хәл, бер күреп сөйләшмәгән егеткә хат язарга җөрьәт итте. Хатны ул рус телендә язды, шулай уңайлырак иде анын өчен. Әмма һәр сүз һәм һәр җөмләне кат-кат уйлап, җиде кат үлчәп кенә төшерде ак кәгазь битенә.
“Исәнмесез, Рафаэль!
Сездән хат килеп төшүе минем өчен көтелмәгән бер хәл булды. Шулай булмый ни, гомердә бер тапкыр күрешмәгән, хәл белешмәгән чит һәм ят кешеләр ич без. Һәм мин башта җавап бирергә дә җыенмаган идем Әмма, уйладым-уйладым да бер-ике сүз булса да язып салырга булдым әле менә. Сезгә сорауларым бар: ничек шулай бер күреп калган кешегә хат язарга булдыгыз әле? Ә очрашкан чакта ни өчен танышырга теләмәдегез? Кыймадыгызмы, әллә кеше күреп калудан курыктыгызмы?
Миннән җавап көтәм дисез. Ә кыз кеше өчен таныш булмаган берәүгә хат язунын кыенлыгы хакында уйлап карадыгызмы соң? Шулар өстенә мин бит сезнен ни уйлап һәм нинди ният белән хат язуыгызны да белеп
бетермим Турысын әйткәнгә үпкәләмәгез, “йөрәк" һәм “хисләр” дигән сүзләрегез, мина калса, ышандырмый һәм берни хакында да сөйләми әлегә. Кинәшем шул, тагы да хат язарга булсагыз, мина үзегез хакында языгыз күбрәк. Кем сон сез, ничек яшисез, ниләр укыйсыз, нинди хыял һәм омтылышлар белән яшисез. Мин бит сезне бөтенләй белмим
Өи адресымны сорагансыз. Хат язар өчен булса, сез Уфадагы үзәк почтага языгыз, “до востребования” дип.
Сезгә исәнлек-саулыклар теләп калучы, Лена дип белерсез! (Мин татар кызы, “Елена” түгел, Лена Мәктәптә дә йөдәтеп бетерделәр инде шул исем белән).
12.01.1953 ел. Уфа каласы "
Кыз җавап язарга теләмәде, дигән фикергә килеп йөри иде инде Рафаэль Ә шулай да өметен бөтенләй үк өзеп бетермәгән иде әле. Кыхтар, аеруча безнен татар кызлары, башта ялындыручан була бит инде алар Шуны истә тотып, тагы бер хат язып карарга кирәктер. Алай да булмаса. озакка сузмыйча, ике-өч көнлек кенә булса да ял алып, Уфаны урап килергә дип. ниятләп йөргән көннәре иде
—Рафаэль, биеп күрсәтәсеңме, әллә җырлап бирәсенме,—дигән сүзләр белән каршыладылар аны көннәрнен берендә.
Очышлар уңышлы гына тәмамлануга да карамастан, эштән борынын салындырып, үзалдына уйланып кайтып килүе иде анын
Сергей Клименко гел юктан гына үртәп тормас иде, бер бүлмәдә яшиләр ич. Дустының өзгәләнеп кызлардан җавап хаты көткәнлеген ул бит яхшы белә.
Эченә җылы керде Рафаэльнең, ә бәлки ул хат аны йокысыз калдырган, аны көн-төн сагыш утларында янарга мәжбүр иткән укытучы кыз Еленадан килгәндер.
—Шаярма. Сергей, зинһар өчен әйт, кемнән килгән хат ул?
—Иң элек шартымны үтә Хатны шуннан сон гына бирәчәкмен. Син көткән хат. Кызлардан...
Рафаэль, теләсә-теләмәсә дә. кулларын чәбәкләп әпипәгә барыняны кушып тыпыр-тыпыр биеп алырга мәҗбүр булды. Хат Уфа шәһәреннән килгән иде, конвертына кемнән икәнлеге язылмаса да ул күнеле белән сизде—бу анардан—Еленадан
Зур булмаган бүлмәнен тәрәзә янындагы түр почмагында урнашкан караватына барып угырды Рафаэль. Бүлмәдә кеше барын гына түгел, гүя ботсн дөньясын онытты ул шул мизгелдә. Сак кына кагылып конвертны ачарга кереште. Әйтерсең лә. анын эчендә бер кәгазь кисәгеннән 1ыибарәт булган хат түгел, ә ниндидер җан иясе тыгылган да, ул шунарга зыян китерүдән курка иде Бер кат укып чыкгы ул анда язылганнарны Икенче кат укып чыкты Анда язылган һәр сүзне, һәр тыныш билгесен аерым бер игътибар белән кат-кат күздән кичерергә тырышты Хатны кулына алып күз йөгертеп чыккач та яхшы анлалы ул. хәрби очучыдан хат алдым дип. тиз генә җебеп төшәргә җыенмаган бу кыз. Ул үз дәрәҗәсен, үз кадерен белә, горур да икән әле шулар өстенә Әмма, шул мизгелдә, хатга ни генә язылмасын, анын килү факты мөһим иде Жавапсыз калмаган ич анын хаты. Жанап биргән, димәк, танышу һәм бер-берен белән анлашу өчен юл ачык. Шуннан да зуррак тагы нинди җиңүгә өметләнә ала иде сон ул
Ашау-эчү турында онытып, кичекмәстән, җавап хаты язарга утырды
"Исәнмесез. Лена!
Сезгә үтә сагынычлы кайнар сәламнәремне җибәреп, үзегезгә дә исәнлекләр, көндәлек тормышыгызда уңышлар теләп калам' Сезнен
12.01.1953. язган хатыгызны мин бүген 16.01. алып укыдым, анда язылганнарның һәммәсен дә анладым һәм шатландым. Хат язуыгыз өчен зур рәхмәт!
Сез минем хатны алгач та Әсма апага: “Смаков Р. кем була?” дип сорау биргәнсез икән. Бу сорауга мин хәзер үзем җавап бирермен. Ләкин, сез тагы да “Нигә күрешкәндә танышырга кыюлыгың җитмәде, ә хат аша гына танышырга булдың?..” дип сорамасагыз иде. Лена, мин, гомумән, турысын әйтеп сөйләшергә күнеккән, сездән дә шуны ук үтенәм. Килештекме?
Үзем Бүздәк районы Яна Актауныкы. 1927 елда туганмын. 1944 елны урта мәктәпне бетергәч, үзем теләп армиягә киттем. Байтак кына хезмәт иткәч, Борисоглебсктагы авиаучилишега кереп, летчик-истребительга укып чыктым. Күптән түгел генә Кинельдагы авиаполкка килеп урнаштым. Очучы-истребитель.
Авылда әти белән әни бар. Әти укытучы иде, хәзер пенсионер. Туганнарым кайсы армиядә, кайсылары урта мәктәптә укый. Ә Әсма апамны беләсез. Менә быел (1952 ел) отпускага кайткач, аларның өйләре каршындагы мәктәп янында мин сезне күрдем. Күңелемә кереп калдыгыз, бик тә ошадыгыз. Әмма сезне, юлыгызга аркылы төшеп, туктатырга җөрьәт итмәдем, кыюлыгым җитмәде. Хәрби частька әйләнеп кайткач та, хат аша гына булса да таныша тораек дип, сезгә хат язарга булдым.
Максатым, әлбәттә, танышу. Шулай икәнлеге болай да аңлашыла бит инде, Лена. Без бит инде эч пошканнан уйнап кына хат языша торган яшьтән узган. Күңелендә яисә башында бер-бер җитди уй булмаса, нигә кешене борчып торырга. Монысын аңлыйсыздыр. Әлбәттә инде, барлык сорауларны да хат аша гына хәл итеп булмас. Үзем турында менә шулар. Якын көннәрдә фотокарточкамны да җибәрермен. Ә инде март айларында, кыска отпуска алып, кайтып та килә алсам, шунда барын да аңлашыр идек. Билгеле инде, моның өчен сезнең яктан да танышырга теләк булу кирәк.
Лена, хатымны мин татар телендә язам. Инде менә тугызынчы ел татар- башкортлардан бер үзем генә булган частьларда хезмәт итсәм дә туган телемне онытырга уйлаганым юк, чөнки мин аны бик тә яратам ( рус телен дә яратам, билгеле). Буш вакытларымда кулыма каләм алып шигырьләр дә язам. Бер очрашсак, сезгә дә укырмын әле мин аларны.
Нигә икән серле карашыгыз Китми һаман минем күңелдән.
Күзем йомсам—йокы керми күзгә,
Бөтен дөнья назга күмелгән...
Бала-чаганың менә шул инде, кулына каләм алса, кәгазьгә сызгаларга керешә...
Әле бүген генә күккә күтәрелеп, аткан уктай оча торган тимер кошым белән дөнья гизеп төштем. Күк ап-аяз, болытлардан югарырак күтәрелгәч ул һәрвакыт якты һәм зәңгәр була. Навасы да саф, салкын. Һәм шундый киңлек, шундый иркенлек, моны сүзләр белән генә аңлатып булмый торгандыр. Шулай да тизрәк язлар килеп җитсен иде инде.
Без монда бер бүлмәдә өч кеше яшибез. Үзем кебек үк очучылар, берсе—рус егете, икенчесе—украинлы, кыскасы—чын интернационал бездә! Әмма, бик тату һәм үзара аңлашып, дустанә яшибез.
Лена, мин хат көтеп калам синнән. Мөмкин булса, үзең хакында язарга тырыш күбрәк.
Сезгә күп сәламнәр җибәреп, Рафаэль!
16.01.53. Кинель”
Хатны тәмамлап, конвертка салгач кына үзенең кайда икәнлеген һәм
күпме вакыт хат язу белән мәшгуль булып, әйләнә-тирәдән аерылып торганлыгын аңлады ул. Кичке аш вакыты узып киткән иде инде. Бүлмәдәш дуслары, аны борчырга теләмичә китап укып яткан җирдән, бер-бер артлы йокыга талганнар. Кышларын кичке карангы бик тиз төшә шул. Иртә таңнан аяк өстендә ич алар, ардыра да торгандыр Аннан көн дә кызыл почмакка җыелып домино уйнап утыру да туйдыра, ялыктыра Гаиләсез кешегә тагы нинди шөгыль табарга кирәк кичләрен'’
11
"‘Исәнме Рафаэль!
Хатыгызны беркадәр кичегеп алдым, гаепләмәссез. Чөнки мин шәһәр үзәгенә атнага, күп булса, ике мәртәбә күтәреләм Кыш бит. көннәр суык тора.
Сез миңа үзегез хакында кайбер мәгълүматлар язгансыз Шулардан чыгып инде мин хәзер үзем белән хат алышучы кешенен кем булуын күзалларга тырыша алам Әмма, биографиядән чыгып кына кешенен кемлеген белә торган түгел Кешенен карашлары, холкы-фигылен аңлау өчен үзара аралашып яшәү кирәк.
“Сез нинди кеше—яхшымы, яманмы?"—дип, сорап булмый бит Сораудан да файда юк. Һичкем үзен начар дип әйтмәс Шуна күрә безгә менә хәзер, үзара хат алыша башлаган көннәребездән үк. килешеп кую артык булмас Үзара хат алышканда без бер-берсбсзнен кайбер унай сыйфатларын тапкан кебек, җитешсезлекләренә дә тап булачакбыз. Чөнки кеше—ул бик катлаулы, аны тиз генә анлап. өйрәнеп бетерү мөмкин түгел. Гомер-гомергә шулай булган
Без дә тора-бара бер-беребездә күңелебезгә ошап җитмәгән сыйфатлар күрәчәкбез. Мондый очракта чын дуслар нишли? Әлбәттә инде, ачыктан- ачык ул кимчелекләрне уртага салып сөйләшә. Һәм һәр ике тараф төзәлергә, анлашырга тырыша. Булмый икән, үзара килешә азмый торган кешеләр икәнлекне аңлагач та. матур гына икесе ике тарафка китеп бара. Мин дә. менә хәзерлән үк. соныннан үпкәләүләргә урын калмасын өчен, болар хакында сезне кисәтеп куярга кирәк дип саныйм. Сез ничек уйлыйсыз. Рафаэль?
Үзем хакында ниләр языйм икән сон? Минем биография бик катлаулы һәм авыр Мина яшьли бик күп кыенлыклар кичерергә туры килде Азар турында инде искә дә аласы килми Сез отпускага кайткач, очрашсак, сөйләрмен әле бер Әлегә ике-өч сүз генә язып китәм Минем әниемнән 'башка бер кешем дә юк Яшьли Ленинградта хореографик училищеда укырга туры килде Бар хыялым балетта бию иде Укытучыларым зур ' өметләр баглый иде үземә. Әмма, бәхетсезлегемә каршы, сугыш башланды Сугыш елларында Уфада хәрби заводта эшләдем. Ә кичләрен "Эшче- ишьләр мәктәбс”ндә укып, урта белем алдым 1952нче елда Башкорт дәүләт педогогия институтының чит телләр факультетын тәмамладым. Хәзер менә 46 номерлы урта мәктәптә инглиз теле укытам
Сез миннән төгәл адресымны сорагансыз Мин Уфада Аксаков урамындагы 41 йортның 1нче фатирында яшим Әмма, отпускага кайта калсагыз, шуны онытмагыз, мине анда түгел. Затонда табу жинелрәк булыр
Мин сездән тагы шуны үтенәм. бсзнен хат азышуыбыз хакында Әсма апа белән анын иренә әйтмәсәгез иле Без бер коллективта эшлибез, юкса миңа бик читен булачак Килештек, ярыймы. Рафаэль!
Сез миңа фоторәсемегсзне җибәрергә вәгъдә иткән идегез, көтәм Юкса, урамда очрашканда үзегезне танымыйча узып китәрмен Килеп эндәшә
калсагыз, “Таныш түгел кешегә бәйләнү яхшы түгел” дип, үзегезне битәрләп атармын йә. Мин шулай усал да була беләм!
Шигырегез өчен рәхмәт. Мин рус поэзиясен бик яратам. Ә үзебезнен татарлардан Тукайны, Такташны аеруча якын күрәм. Әмма үземә шигырь язу сәләте бирелмәгән. Шуна, сездән аермалы буларак, хатымны коры сүзләр белән генә тәмамларга мәжбүрмен.
Нинди китаплар укыйсыз, нинди кино һәм спектакльләр карарга яратасыз, шулар хакында языгыз, һәм шул китап, кинолардагы вакыйгалар турындагы үзегезнең ниләр уйлаганыгызны, фикерләрегезне язып җибәрсәгез аеруча әйбәт булыр иде. Бу бер-беребезне яхшырак белү һәм өйрәнү өчен зарур.
Вакыт инде бик соң. Мина әле иртәгесе дәресләргә әзерләнергә дә кирәк. Шул урында хатымны тәмамларга мәжбүрмен.
Яхшылыклар теләп, Лена. 25 январь 1953 ел.”
Бу юлы да Рафаэльгә хат бик көттереп кенә килде. Әллә ниләр уйлап бетергән иде инде ул. Барыннан да бигрәк жавапсыз калу куркыта иде аны.
Буйдак очучылар барысы да бер үк тулай торакта торалар. Кемнең кемгә хат язганын яисә кемнен кызлардан хат көткәнлеген монда һәркем белеп тора. Бер нәни хат өчен Рафаэльне биетергә өч-дүрт егет каршы чыкты бу юлы да.
—Хат кайдан килгән?—дип сорап куйды арадан берсе.
—Башкириядан.
—Димәк, Рафаэль Смаков башкаруында башкорт халык биюе башкарыла,—дип игълан итте хатны кулында тотып килүче Балченков.
Болар белән бәхәсләшү файдасыз. Хатны тизрәк укырга телисең икән, биеми котылам димә. Хат килү хәбәреннән кинәт күңеле үсеп киткән Рафаэль, аэродромнан арып-талып кайтуына да карамастан, күн итегенең очларына басып, Урал егетләренә генә хас дәрт белән биеп җибәрмәсенме, мин сина әйтим. Хәйран калып, кул чәбәкләп, көлешә-көлешә карап торды дус-ишләр.
—Болайга китсә, биюче итәбез без сине,—дип, озак көттермичә, хатны кулына бирделәр.
—Хаты гына килеп торсын, егетләр, эш биюдән генә тормас,—диде ул, хатны кулына алгач та үз бүлмәсенә ашыгып.
Хатны бу юлы да, гадәтенчә. тимер караватка сузылып ятып, иркенләп,' бер рәхәтлек кичереп укыды ул. Йотлыгып укыды башта. Икенче тапкырында1 инде ашыкмыйча, тәмләп укырга кереште. Хатның аерым урыннарына җиткәч, туктап-туктап уйланырга да мәҗбүр булды. Үзалдына елмаеп та алды әле хәтта. Хаттагы һәр сүздән, һәр җөмләдән анын авторының укытучы булуы һәм ул укытучы кызның шактый ук горур һәм үз-үзен дәрәҗәле тотуы сизелеп тора иде. Рафаэль өчен яңа, монарчы күрелмәгән бер дөнья бит бу. Үзе күпме көтеп, күпме хыялланып тапкан яна һәм искиткеч могҗизалы дөнья. Һәр сүз, һәр җөмлә артында ниндидер серләр, тирән мәгънә һәм бары тик аңарга гына атап юлланылган хисләр өермәсе яшерелгән кебек тоела иде анарга.
Юк, хаттагы бер генә сүз дә кәефен төшермәде аның, киресенчә, шундый белемле, эрудицияле кыз белән танышуына һәм чын-чынлап хат алыша башлавына чиксез куаныч хисләре генә биләп алган иде аны.
Ул бит әнә нинди! Ленинградның үзендә балет мәктәбендә укыган. Институт тәмамлаган, югары белемле укытучы. Татарча һәм русчаны гына белү түгел, инглизчәне дә су кебек эчә инде болай булгач. Мондый кызга
лаек булырга да кирәк бит әле...
Кыз сер бирмәскә тырыша, әлбәттә. Шулай да. әнә, дәрескә әзерләнүен дә бер читкә куеп торып, төн йокыларын калдырып, хат язган бит әле ул анарга. Фоторәсем көтүен дә искәртергә кирәк тапкан. Димәк, ул тарафтан да күпмедер кызыксыну бар. Ә бу анын күңелендә тагы да зуррак өметләр уята. Зур өмет һәм хыялларга нигез булып тора. Әлбәттә, беренче чиратта анарга хәзер фоторәсем кирәк.
Кинельдәге бердән-бер фотограф—бер аяксыз Иван дәдәйгә барып эшләткән дә иде инде ул рәсемен Ләкин бик уңышлы чыкмаган. Чәчләре дә жүнле-башлы таралмаган кебек, иреннәре дә. ничектер, салына төшкән, шулар өстенә тагы йөзе дә бик караңгы күренә. Сугыш инвалидының осталыгы шул чама гына булгандыр. Үзенә охшамаган фоторәсемен Ленага җибәрә алмый бит инде. Куйбышевта әйбәт фотографлар бар диләр Ял көне җиткәч тә Куйбышевка барып, анда төшеп карарга ният итте ул. Шул сәбәпле, хатын да бераз кичектерергә мәҗбүр булды.
“Бик ашыгыч” дип эшләтелгән фоторәсемне дә, ике бәя түләп, өч көн көтәргә туры килде. Анын каравы фото шәп килеп чыккандай булды. Һәрхәлдә. Рафаэльнең үзенә ошады монысы. Һәм шул күтәренке күнел белән хат та язып ташлады ул. Күңелендә йөрткән бер жылы сүзне дә кызганмады, яшереп калмады, бар хисләрен дисбе төймәләре сыман тезде дә чыкты. Хат сәхифәләренә күнелендә туып, үзен тынгысызлап йөргән шигырь юллары да матур гына кереп урнашты. Һәм. әлбәттә, бу хат белән Рафаэль хыялындагы Ленасына беренче тапкыр үзенен фоторәсемен дә салып җибәрде. Ә фотоның арткы тарафына, озак уйлап тормый гына түбәндәге сүзләрне сырлады:
“ Лена!
Йөрәгемнең ин түрендә—синен исем.
Дөньядагы бар матурлык—синен төсең.
Күктән йолдыз җыйдым—синен өчен
Хисләремә җавап көтәм. син ни дисен'’..
8.02.53. Куйбышев шәһәре. Рафаэль Смаков»
Февраль карлы-буранлы булды ул елны. Шәһәр белән шәһәр, авыл белән авыл арасында юллар өзелеп горды. Машиналар юлга чыкмады Идел белән Урал арасында тимер юл хәрәкәте хәтта бер атна чамасы тукталып торды Хәрби самолетлар күккә күтәрелмәде. Аларны кар көртләре күмеп китә язды. Солдатлар берөзлексез көрәкләр белән очу юлын кардан арчыдылар. Ә очучылар хәрби частьнын кызыл почмагында сугыш тактикасы теориясен өйрәнделәр, агымдагы сәяси хәлләр турында доклад арты доклад тыңладылар, һәм. әлбәггә инде, коммунистлар партиясе тарихын һәм анын классиклары В. И.Ленин белән И В Сталинның фәнни хезмәтләрен ятладылар
Көткән кеше өчен ин яманы, хатлар килми торды. Почта эшләмәде Язган хатына җавапны Рафаэль, гәрчә ул жавап февраль урталарында ук язылган булса да. бары тик март аена чыккач кына алды “Исәнме. Рафаэль!
Хатынны һәм фотосурәтенне кичегеп булса да алдым. Һәр икесе өчен дә рәхмәт. Жавабым бераз тоткарлана төшкән булса, ачуланмассың шәт "Фото бик уңышты чыкмаган кебек", дисен. Зыянлы түгел Анык каравы хәзер күрешкәндә танымыйча узып китмәм инде. Тагы шуны да әйтим, сез Әсма апагызга бик гә охшагансыз икән Фоторәсем артындагы шигырь юллары өчен аерым рәхмәт. Әмма сез арттырыбрак га җибәрәсез төсле күренә, бик купшы сүзләр язгансыз Турысын әйткән—туганына ярамаган.
дисәләр дә, әйтим, сез шигырь юлларына салып язганнарга мин ышанып бетмим. Ничек итеп бер тапкыр читтән генә күреп калган кеше ихластан шундый сүзләр яза алсын. Әле бер-беребезне белеп, яхшы ук аралашкан булсак та ул сүзләрнең дөреслеге шик уяткан булыр иде.
Инде менә шундый сүзләрдән сон, күз алдына китереп карагыз, без күрешә калсак һәм сез мине охшатмасагыз, ни булыр? Чөнки сез мине артык идеаллаштырып, шуңарга җирлек әзерлисез. Сез язганнар белән чынбарлык арасында зур аерма булуы да ихтимал бит. Шуна безгә гади танышлар, дуслар буларак кына хат алышу кулаерак булыр. Ямщик әйтмешли, атларны алай ук бик куаламыйк...
“Иван Иванович” дигән роман хакындагы фикерләрегез бик тә кызыклы. Чынлап та бу әсәр бүген бик күп бәхәс һәм фикер каршылыклары уята. Тормышчан әсәр булганга шулай. Бүген безнен җәмгыятьтә аз түгел ич андый кешеләр. Ир кеше үз эшендә зур уңышларга ирешә, хөрмәт казана. Ә гаиләсенә анын вакыты калмый. Һәм ул үз гаиләсенә бераз югарыданрак карый башлый. Гаиләнен кадере һәм әһәмиятен ул бары тик өйдә ялгызы калып, үз-үзен кая куярга белми башлагач кына андый. Миңа калса, автор үзенең әсәрендә, хезмәт алдынгысы булуына да карамастан. Иван Ивановичны шактый ук тискәре һәм бәхетсез кеше буларак та күрсәтүне максат итеп куйган. Менә шул каршылыклары белән дә әсәр кин катлам укучыны үзенә жәлеп итә инде.
Сез тагы үзегез язып җибәргән шигырьләр хакында да фикер әйтүемне үтенгәнсез. Югарыда язылганнарга өстәп, тагы ни дип әйтим. Сез табигатьне бик яратасыз икән. Шигырь төзелеше һәм техникасы ягыннан мин үземне алай ук белгеч санамыйм. Әмма җиңел язасыз, матур күренешләр тудырасыз—бу бик әйбәт инде.
Үзем менә сезгә хат язам, ә шул ук вакытта уйлыйм һәм икеләнәм, карточкамны җибәрергә микән—юкмы... Сез кат-кат гозерләп сорагансыз. Ярый, мин сезгә фотомны җибәрәм. Әмма, шуны истә тотыгыз, мин аны кызлар үзләренең сөйгән егетләренә җибәргән кебек итеп түгел, дусларча гына юллыйм үзегезгә. Сонгы сулышыма кадәр сезнеке булырга җыенам дип вәгъдә итмим, әмма, дус буларак, сез миңа ышана һәм таяна аласыз. Бу хакта шик кермәсен күңелегезгә.
Мин, бәлки, артык катгый сөйләшәмдер, ачуланмагыз, анларга тырышыгыз. Мине тормыш шулай өйрәтте. Бер карашка бик каты бәгырьле тоелсам да, хакыйкатьтә мин андый ук түгел, күңелем бик нечкә минем.
Менә, сез минем карточкага карап утырасыз хәзер. Ул артык унышлЫ килеп чыккан. Үземә караганда да матуррак. Гәрчә, һичнинди бизәү һәм ясаулар кулланылмаган. Инде хәзер сез дә очрашканда мине танырсыз дип ышанам.
Бүгенгә шунын белән житәр. Безнен Затонда бит Х1Хнчы гасыр авылларындагы кебек, электр уты бик сирәк була. Бу хатымны да керосин лампасы яктысында яздым менә. Әле эшлисе эшләрем байтак, хатны тәмамларга рөхсәт итегез.
Ин яхшы теләкләр һәм сәлам белән, Лена.
16 февраль 1953 ел”.
12
Кызлар белән хат алышулары күңелле. Хат кешеләрне бер-берсенә якынайта, бер-берләрен анларга ярдәм итә. Әмма шулай да хат сагыну һәм сагышларны басмый. Хат—ул йөрәк яраларын яңартып кына тора. Юкка гына борынгылар, бер күрешү—бер гомер, дип әйтмәгәндер Рафаэль, Лена белән хат алыша башлаган көненнән башлап, язнын беренче аен—мартны
көтте. Чөнки, хәрби-тактик хәзерлек һәм очуда аеруча зур унышларга ирешкән өчен, бу—анарга, чират буенча, алдан ук вәгъдә итеп куелган бер атналык отпуска вакыты иде. Ул инде отпускага кайтам дип. барлык туган-тумачага хәбәр итеп өлгерде. Күчтәнәчләр хәстәрләп куйды. Билет алырга дип, җыенып йөрүе иде. Һәм, әлбәттә инде, барыннан да бигрәк, зарыгып һәм зур өметләр белән Лена белән беренче очрашу, беренче күрешү сәгатьләрен көтә иде ул.
Көтмәгәндә, кояшлы мартнын бер иртәсендә, аяз көнне яшен суккандагыдай, кайгылы хәбәр таралды илгә. “Иптәш Сталин вафат булды”. Илдә траур игълан ителде. Әллә кайчаннан көтеп алынган очрашу турындагы хыяллар шунын белән челпәрәмә килде. Хәрби частьлар бөтен ил буенча “особое положениегә" куелды. Ялга киткән офицер һәм солдатларны да егерме дүрт сәгать эчендә кире хәрби частьларына әйләнеп кайтырга мәжбүр иттеләр.
Гадәттә, зур җитәкче вафатыннан сон, траур-фәлән игълан ителсә дә. күпчелек кеше моны үз күнсленә артык якын алмый. Аеруча җитәкчеләргә ышаныч юкка чыгып беткән безнен көннәрдә бу шулай Әмма ул заманда Сталиннын үлемен, күпчелек, бигрәк тә гади эшче һәм колхозчылар, ихластан бер милли трагедия сыман кабул итте. Капка төбендәге чана эзеннән шаулап аккан гөрләвеккә карап мышык-мышык елап торган чаклар хәтердә. Бишенче яшь белән киткән малайлар. Аякта абыйлардан калган тишек күн итек булгандыр, башта колакчынлы иске бүрек. Тамак ач булгандырмы-тукмы, әйтүе кыен ул кадәресен. Әмма. Сталин бабай үлгән дип, елап торуларны һич онытасы юк. Бөтен авыл елый иде чөнки Бөтен ил елыйдыр төсле иде. Тол хатыннарнын: “Юлбашчысыз калдык, инде нишләрбез. Безне дошманнан кем саклар, балаларымның тамагын кем туйдырыр. дип, юеш кар остенә ятып тәгәри-тәгәри үксеп елаганы һич истән чыкмас.
Инде отпускага кайтам дип торган хәрби очучы лейтенант Смаков та авыр кичерә әлеге югалтуны. Зур кайгы итеп кичерә Сталиннын үлемен Жан атып, үзенә атлыгып яшәгән кызга да хат язарга жорьәт итми ул кайгылы көннәрдә. Совет офицерына сәяси хата ясау ярамый бит. ул шунардан сагая.
Хатны шактый ук кичегеп язды.
“Исәнмесез Лена!
Хатыгызны һәм фоторәсемегезне алдым. Исәнлекләрегезне белеп бик шатландым, рәхмәт! Әмма вакытында җавап язмавым өчен кичерерсез дип ышанам. Чөнки, хат безнен туган илебез өчен бик тә кайгылы көннәрдә килеп төшге, җавап язырга күңелем тартмады Инде, ниһаять, отпускага кайтам да менә-менә күрешәбез, дип йөргән көннәрдә эшләр әнә ничек бөтенләй икенче төрлегә борылды да китте бит әле Шулай итеп отпуска дигән нәрсә әлегә онытылып тора Өйдәгеләр дә кайта диеп көтатәр иде инде. Аларга кайта алмыйм дип телеграмма суктым һәм 3 мен сум акча җибәрдем әле менә.
Эш бик күп, бер карангьшан икенчесенә кадәр самолетлар янында кайнашабыз. Үзем исән-сау гына яшәп ятам. Яз көннәре дә килеп җитте менә Карлар эри. аяк аслары суланды Безнен торган урын элек колхоз басуы булган, язгы пычрак ссзнен Затонныкыннан бер дә ким булмас дип торабыз.
Фотокарточка артына язылган сүзләр сезгә ошамаган икән, берни эшләп тә булмый Мин аларны ихлас күнелдән язган идем тагы. Без бит инде телгә ни килде шуны язып, шуны сөйли торган яшьтән узган. Мин уйладым исә—эшлим, әйткән сүземне үтим. Бала чактан ук үз-үземә очучы булам
дип сүз биргән идем, тормыш юллары нинди генә каршылыклар китереп чыгарса да, үземнекен иттем—очучы булдым. Сина да, эч пошканнан кызык итеп түгел, күңелемә ошап калганга хат язам һәм үз күнслемдә, үз телемдә булган сүзләр белән язам. Һәм мин, сездән аермалы буларак, бер күрүдә гашыйк булуга ышанам. Кешене беренче күрүдә үк, бөтенләй үк булмаса да, 99% анлап була дип саныйм. Сез башкача уйлыйсыз, ә мин менә шундый, нишлим соң... Мин кешегә ышанырга кирәк дип саныйм һәм ышанам. Кешедән гел мәкер һәм яманлык кына түгел, яхшылык көтәргә кирәк дип уйлыйм.
Аннан килеп, мин сез язган һәр сүзне йөрәгем аша уздырып кайтып- кайтып укырга яратам. Ләкин хатларыгызда мина ышанмау, минем һәр сүземә тәнкыйть күзлегеннән карауны сизеп, вакыт-вакыт үз-үземне кая куярга белмим, кәефем кырыла. Күңелемә шикләр дә кереп куя кайчак: бәлки, бу хатларым белән мин сезнең тынычлыкны гына югалтам, бәхетегезгә каршы төшәмдер... Әгәр шулай икән, ачыктан-ачык әйтегез. Мин ничек тә түзәрмен. Мин авырлыкларга да, ялгызлыкка да күп түздем инде, алга таба да түзәрмен.
Шулай да ашыгып нәтиҗә ясаудан сак булыйк әлегә. Мин сезне югалтырга теләмим, Лена. Бер күрешеп сөйләшергә кирәк безгә. Сезнен хакта барын да беләсем килә минем: ничек эшлисез, буш вакытларыгызны ничек үткәрәсез, әниегез ничә яшьтә, анын сәламәтлеге ничек һәм башкалар турысында. Әниегезгә минем хакта сөйләгәнегез бармы, ул мине беләме? Юкса, сез югында ишегегезне шакып, ул мине кисәү агачы белән куып җибәрсә, кая качарга белмәссең. Алдан ук белеп торыйм дим.
Бу хат белән тагы бер фоторәсем җибәрәм. Әмма бу юлы үзем генә түгел, Балченков Володя исемле дустым белән төшкән идем. Сайлау көнне.
Сезгә исәнлекләр теләп, сәлам белән, Рафаэль.
21.03.53ел. Кинель шәһәре.”
Лена бу хатны озак көтеп алды. Үзенең, сер бирәсе килмәүдән килеп чыккан кайбер саксыз сүзләре белән егетне үпкәләттем ахыры дип уйлый башлаган иде инде ул. Һәм дөрестән дә шулай булып чыккан түгелме
соң...
Рафаэль үзенең бу хатында, ничектер, үзгәргән кебек тоелды аңарга. Җитдиләнә һәм кырыслана төшкән. Һәм, иң гаҗәбе, беренче тапкыр ул үзенең хатында шигырь юллары китермәгән. Баксаң, егетнең хатларындагы ул шигырьләрне зарыгып көтеп ала торган булган икән ич ул. Әле генә анлады шуны. Ул шигырь юлларындагы хисләр кайнарлыгы, эчкерсезлек һәм җанны иркәли торган сүзләр җитмәде анарга бу юлы. Беркадәр купшы тоелсалар да кадерле һәм бик кирәк булган икән ич алар аның өчен. Рафаэльдән башка әле беркемнең дә аңарга атап шигырь язганы юк иде ич. Ничек рәхәт иде ул шигырьләрне уку. Кайтып-кайтып уку... Аларны бит әле ул бергә туплап, җыеп та килә иде. Кызганыч, Рафаэль аңарга бу юлы шигырь багышламаган.
Шундый уйлар кичерде кыз. һәм шул көнне үк кичен, керосин лампасы яктысында утырып, хат язып салды. Хаты озын булып чыкты бу юлы. Рафаэльгә әйтәсе, анын белән кинәшәсе килгән фикерләре күбәеп киткән иде шул. Сер бирергә теләмәсә дә, Рафаэль белән хат алышу, аннан хатлар көтү ин зур һәм бердән-бер куанычка әверелеп бара иде ич анын өчен. Бу егетне югалтасы килми иде анын. Ул хакта хәтта уйлап карарга да курка иде ул. Әмма, ялгышып та егетнең үзенә сиздермәде боларны.
13
Жәй килеп житте Ике арала хатлар өзелеп тормады. Жавап килеп җиткәнен дә көтеп тормастан. атна эчендә икешәр-өчәр хат язып саза иде алар бер-берсенә Жавап белән дә көттермәделәр. Рафаэль—Ленага. Лена Рафаэльгә ашкынып хатлар яудырды бу язда. Ул язда гөлләр матуррак чәчәк атты, кошлар моңлырак сайрады Елга һәм инешләр гомер булмаганча тынгысызланып, чишмәләр челтерәбрәк акты Кичләрен зәнгәр күктә йолдызлар кабынды. Бер-беренә омтылып яшәгән гашыйкларнын күз явын алып жемелдәде алар Шунамы күзләренә йокы керми тинтерәтте үзләрен..
Инглиз теленнән укытучылар җитмәү сәбәпле. Лена берьюлы ике мәктәптә дәресләр алып барды. Шунын өстенә, яшь укытучы буларак, җәмәгать эшләре белән дә күмәләр иде үзен Әнисе хасталанып тора, шул сәбәпле шәһәр белән бистә арасында йөгереп тә уза иде бик күп гомере Әмма хат язарга вакыт барыбер табыла иде. Яшь кыз күтәрә алмастай тоелган авырлыкларны җинәргә дә шул хатлар дәрт һәм егәр өсти иде аңарга.
Рафаэль исә хәрби хезмәттә. Ә хәрби кеше үз-үзенә хуҗа түгел. Алар көндәлек мәшәкать—самолетларны хәстәрләү һәм очыш, хәрби күнегүләр, тактик һәм сәяси дәресләрдән тыш. әле тиздән кайтырга тиешле булган яна тор самолетларны өйрәнеп, зачетлар тапшыру белән дә мәш килделәр Яшь ВКП(б) әгъзасы буларак, солдатлар арасында тәрбия сәгатьләре алып бара иде ул шулар өстенә Һәм әледән-әле Куйбышев шәһәренә төрле конференцияләрдә һәм пленумнарда чыгыш ясау өчен дә хәрби часть исеменнән аны җибәрәләр иде. Чөнки, хәрби авиация өлкәсендә генә түгел, агымдагы сәяси хәл. халыкара мөнәсәбәтләр, партиянен милли политикасы уңаеннан сүз чыкса яисә чыгыш ясарга кирәк булса—лейтенант Смаков һәрвакыт әзер, сөйли башласа теле телгә йокмый, кушылган эшне җиренә җиткереп үти һәм һичбервакыт командирлары йөзенә кызыллык китерми торган иде
Егетнен күңелендә, бәлки, май бәйрәме көннәрендә дүрт-биш көнгә генә булса да рөхсәт алып туган якларына кайтып килеп булмасмы дигән өмет чаткысы яши иде әле Очышлар яхшы бара Командирлары үзен хөрмәт итә. Смаков фамилиясен башкаларга үрнәк итеп искә алып торалар Нигә өметләнмәскә9 Әмма, хәерчегә җил каршы, дигән сыман, нәкъ шул көннәрдә хәрби частьларга СССР оборона министрының халыкара хәлнен киеренкеләнә баруы турында чираттагы хаты килеп төшә Отпуска хакында уйланыр урын да калдырмыйлар
Ул да түгел, Рафаэльләр эскадрелиясын. махсус задание үтәү өчен дип. май урталарында ашыгыч рәвештә Саратовка командировкага юллыйлар. Саратовтан артык ерак түгел генә Разбойшина дигән авыл бар Шул авыл читендәге урман эченә килеп урнашты алар Монда тәүлекләр буена, чиратлашып, стратегик мөһим объектны саклау белән мәшгуль булалар Яна урын, яна шартлар һәм зур җаваплылык—базар барысы да Рафаэльнең күңеленә хуш килә.
Тик менә Лена белән генә очрашып аңлаша алмадылар, шунысы пошыра иде аның күнелен Инде хәзер ноябрьга кадәр көтәргә каламы? Шунсыз ял булмаячак. Димәк, әле тагы ярты ел дигән сүз ич бу Ярты ел дип әйтергә генә җинел Ничек түзәргә кирәк Ә кыз көтәрме анарчы, хат язып, хат көтеп яшәүнең дә бер чиге булырга тиештер бит инде Ул кул селтәп, үзенә шәһәрдә башка берәүне тапса. Рафаэль ни эшләр Әллә нинди уйлар керә иде анын башына.
Көннәрдән бер көнне, чираттагы хатында, ул Ленаның җәйге каникул
көннәрендә ни эшләргә жыенуы белән кызыксынып, аны берничә көнгә Саратовка кунакка чакырырлык кыюлык тапты үзендә. “Ял көннәренә туры китереп килсәң, мин дә шәһәргә чыгармын. Музейларга йөрер идек, театрга, Идел буендагы паркларны бергә-бергә гизәрбез. Бик күрәсем килә бит үзеңне, җаным. ”, дип йомгаклап куйды ул әлеге тәкъдимен. Каян килгәндер шундый кыюлык, үзе язганнарга үзе ышанмый торды байтак кына. Ятып калганчы, атып калуың хәерле, дигән сыман килеп чыкты инде бу.
Ни гаҗәп, җавап ул көткәннән дә тизрәк килде. Укытучылар җәйге ялга чыккан иделәр инде. “Минем Саратовта бергә укыган иптәш кызым бар. Ул бик күптән чакыра иде үземне. Июнь урталарында анын янына килергә җыенам, берочтан, вакыт таба алсаң, бәлки, синең белән дә күрешербез...” дип язган иде Лена үзенең хатында. Менә бит ул, бәхет дигәнең, гел көтмәгән җирдән үзе каршыңа йөгереп килә. Канатлар үскәндәй булды Рафаэльгә, атлап түгел, очып йөри башлады ул әлеге хәбәрне алгач. Ленаны каршы алырга хәзерләнә башлады.
Хәер, хәзерләнү дигәне бик шартлы төшенчә иде инде. Ничек хәзерләнә ала соң ул? Анын кунак каршылар урыны бармы?..Үз вакытын үзе теләгәнчә планлаштырып кую хокукы бармы?.. Монда ич алар үзләре дә вакытлыча командировкага килгән кеше. Торулары да шәһәрдә түгел, авылда түгел, әллә кайдагы бер урман эчендә. Походтагы кебек, зур хәрби палаткаларда яшиләр. "Разбойщина” диеп якындагы авыл исемен атагач та күпләр басып торган җирләреннән чайкалып китә. Әмма, исеме җисеменә тин дип, әйтерлек түгел иде шулай да. Матур урман, янәшәдән генә зур булмаган елга агып үтә. Кечкенә генә булсалар да, үзенә күрә күлләренә тикле бар. Табигать искиткеч матур, күп кенә яклары белән аларның туган авылы Яна Актауны хәтерләтә иде бугай әле ул Тик бер нәрсә үзгә, алар урнашкан урман эчендәге зона гади кешеләр өчен ябык, анда керү өчен Идел буе хәрби комиссарының үзеннән рөхсәт алу кирәк.
Ни генә булмасын, Рафаэль күптән көтелгән очрашуга әзерләнде. Соңгы хатында хәтта Саратовка килү юлларына кадәр аңлатырга тырышып язды. “Куйбышевка кадәр поезд белән. Ә аннан, Идел буйлап, рәхәтләнеп, пароходта йөзеп төшә аласың...”,—дип киңәш итте ул, бу якларны яхшы белгән кеше буларак.
"Мин 13 нче июнь көнне Саратовта булам. Шәһәр үзәгендәге кунакханәләрнең берсендә урнашырмын”, дип телеграмма сукты кыз. Һәм тәүлекләр буена селкетеп бара торган поезд, пароходларга да утырып азапланмады, Куйбышевта күчеп утырырга туры килсә дә самолетта гына очып килеп төште Саратовка.
14
1953 нче елның 13нче июнь иртәсе. Саратов. Аэропорттан шәһәргә бердән-бер автобус йөри икән. Шулай да урын җитәрлек иде автобуста, студент чаклардан калган гадәт буенча, арткы урыннарның берсенә кереп утырды кыз.
—Сезгә кая кадәр?—дигән сорау белән, каршысына кондуктор килеп басты ул да түгел. Кондуктор хатын шактый ук юан, тавышы көр, йокысы туймагангадыр. күз төпләре шешенгән. Муенына асылган ачык сумкасын рәтләгән атлы булып, андагы акчаларын шылтыратып алды ул
Гаепле кеше сыман, каушап калды Лена.
— Белмим шул...—Һәм, озак көттермичә, ачыклык кертергә ашыкты — Шәһәр үзәгенә.
—Кайсы тукталыш икәнен дә белмисеңмени?—дип, ачылыбрак китте
кондуктор,—Шәһәр үзәгендә ни кирәк сон сина, сеңлем.
—Кунакханә.
—Күптән шулай дип әйтергә иде. Аңлашылды,—диде ул һәм вак акча белән билет калдырып ары китеп барды.—Игътибарлы булыгыз, барып җиткәч тә мин сезне кисәтермен.
Шәһәр үзәгендә кунакханәнең "Центральное" дип аталганын эхләп тапты ул. Бу анын үз гомерендә беренче мәртәбә кунакханә ишеген атлап керүе иде. Администратор өстәле артына килеп басты
—Мина бер урын кирәк иде.
—Урыннар юк.
—Ә мина бик кирәк иде.
Башка кунакханәләргә барып карамадыгызмы сон?—диде администратор хатын. Ул шактый ук җитди сөйләшүенә дә карамастан, кырыс түгел, кешелекле сыман күренә иде.
—Мина сезнен кунакханәдә урнашырга кирәк иде шул,—дип. уйга калып торды кыз. Рафаэльгә бит ул "шәһәр үзәгендә" дип язган иде. Әлбәттә инде, ул аны эзләп "Центральное" дип аталган кунакханәгә китәчәк. Килер дә. аны таба алмыйча кире кайтып китсә, ни хәл итәр Шуна башка җирдән урын эзләп чыгып китәргә ашыкмады әле ул. икеләнебрәк торуында булды.
Администратор хатын да сизеп алды моны, һәм анын хәленә кереп, сорап куйды:
—Студент түгелме сон сез?
—Юк шул. Мин инде укуны тәмамладым, укытучы булып эшлим
—Шуна соравым, безнең монда читтән торып укучылар өчен калдырылган урыннарыбыз бар иде Бик озакка булмаса, бәлки, шунда урнаштырып торсак кына инде. Ничә көнгә килдегез сон?
Шатланып куйды Лена. Куанычыннан елмаеп та җибәрде бугай әле
— Мин озакка түгел. Иң күп дигәндә дә ике-өч көннән артык калмам.
Кунакханәнең ян коридорында, ин ерак почмакта урнашкан бер бүлмәдән урын бирделәр үзенә Анда бер студент яши икән инде, шунын күршесенә. Шартлары чамалы гына булганга бәясе дә кыйммәт түгел иде Монысы да мөһим иде анын өчен.. Менә ич ничек кулай килеп чыкты Администратор хатынга күп рәхмәтләр әйтеп, ул үз бүлмәсен эзләп тапты Урнашты. Анда яшәүче студент кыз институтта булу сәбәпле, бүлмәдә һичкем юк. тыныч иде. Урын өстенә ятып бераз хәл алырга да тырышып карады. Әмма, төн буе юлда булуга да карамастан, күзләренә йокы кермәде Рафаэль турында уйлады. Беренче күрешүләре булачак ич. Бер-берләрен ошатырлармы? Ошатмасалар нишләргә? Ничек сөйләшергә, үз-үзеннс ничек тотарга—мен төрле билгесезлек, мең төрле сораулар бимазалый иде аның күңелен...
Егет, аның уйлавынча, очулары тәмамланганнан сон. димәк, сәгать дүртләр тирәсендә килеп җитәргә тиеш иде шәһәргә Шулай да дүрткә кадәр бүлмәсендә түзеп утыра алмады ул. өч тулып узгач га, киенеп түбәнгә төште Ачкычны тапшырды Һәм кесәсеннән блокнот чыгарып, анда кунакханә исемен һәм үзе урнашкан бүлмә номерын язып куйды, оныта күрмәсен тагы. Инглиз язучысы Мунроның “Энгер-менгер" дип исемләнгән хикәясе этәрде бугай аны болай эшләргә Анын герое бит. шулай, чит шәһәрдәге кунакханәгә килеп урнашкач, үзе урнашкан кунакханәнең исемен һәм бүлмә санын онытып адашып йөри озак кына.
Кунакханә шактый ук борынгы бинага урнашкан икән. Фойеда төрле скульптуралар байтак, диварларында тарихи бизәкләр һәм язулар Шулар белән кызыксынып, шуларны өйрәнеп вакыт уздырып йөрүе иле кызнын
Һәм, әлбәттә, күз чите белән берөзлексез урамнан керү ишеген күзәтте.
Администратор янындагы стенага эленгән зур сәгать төгәл 15 сәгать 40 минутны күрсәтә иде. Кинәт, тышкы яктан керә торган ике катлы зур ишек ачылып, аннан җитез һәм нык адымнар белән хәрби киемдәге калку буйлы бер кеше килеп керде. Ул жәт кенә үзе артыннан ишеген япты да, әйләнә-тирәсендәге һичкемгә игътибар итмичә, ныклы һәм зур адымнар белән туп-туры администратор өстәле каршысына барып басты. Яшел ырмаулы фуражкасын килешле генә кыйшайтып куйды, көн эссе булгангадыр, гимнастеркасының ин югаргы сәдәбен ычкындырды. Һәм сорау белән мөрәҗәгать итте. Хәрби офицерга аерым ихтирам күрсәтеп, администратор шундук, зур дәфтәрен ачып, кабаланмый гына кемнеңдер фамилиясен эзләргә кереште.
Лена акрын гына анарга якынлаша төште, һәм тыныч кына эндәшергә жөръәт итте:
—Рафаэль, бу мин—Лена.
Тавыш ишетелгән тарафка борылды офицер һәм, янәшәсендә үк басып торган кызны күреп, балкып елмаеп җибәрде. Аны менә шулай жинел генә очратырмын дип һич көтмәгән иде бугай ул. Болытлар артыннан кояш килеп чыккандай булды аның бу елмаюы.
Кыз, үзенен уңайсызлануын сиздермәскә тырышып, күрешергә дип аңарга кулын сузды.
—Исәнме, Лена! Саратовка ничек килеп җиттең?..
Ул арада Лена, әле булса журналларын актаруда булган, администратор хатынга эндәште:
—Рәхмәт сезгә, эзләп мәшәкатьләнмәсәгез дә була, мине таптылар.
Алар, бер-берләренә карашларын текәп, үзара елмаешып баскан җирләрендә катып тордылар байтак кына. Икесе дә бәхетле иде. Икесе дә бу очрашуга һәм бер-бере белән күрешүгә ышанып җитмиләр иде бугай әле. Алты ай хат алышып та, хатлар аша күпме серләшеп тә, беренче кабат кына күрешүләре ич. Мәһабәт гәүдәле очучы белән юка һәм жинел җәйге күлмәк кигән, биек үкчәле ак босоножкалы, күз явын алырлык матур һәм зифа бу кыз үтеп-сүтеп йөрүчеләрнең игътибарын җәлеп итеп өлгергән иде инде. Аларнын килеш-килбәте һәм үз-үзләрен тотышы кеше игътибарыннан читтә калырга мөмкин түгел иде шул мәлдә.
Тораташ кебек баскан җирләрендә катып, шулай сүзсез генә карашып торуларыннан уңайсызланып, сүз булмаганда сүз булсын, өч көн үткәч— исәнме кодагый, дигән сыман, Рафаэль сорап куйды:
—Сез шушы кунакханәдә урнаштыгызмыни?
—Әйе. Мине табу сезгә җинелрәк булсын дидем...
—Дөрес эшләгәнсез,—диде егет. Һәм тагы бер мәртәбә, кызның болай да менә сикереп чыгам-менә сикереп чыгам, дип типкән йөрәген яндырып, бар табигате белән балкып эчкерсез елмаеп җибәрде.—Без нигә дип әле болай һәм менә монда басып торабыз сон. Әйдә, урамга чыгыйк, монда бик матур бакчалар бар. Анда җырларда җырланган Саратов юкәләре үсә. Шунда кереп бер рәхәтләнеп сөйләшеп утырыйк.
Янәшә атлап бакчага таба угге алар. Әмма кызны култыклап алу түгел, җитәкләшергә дә кыюлыгы җитмәде әле Рафаэльнең. Бер-берләренә сиздермәскә тырышып, кыз—егетне, егет кызны күзләде. Әмма сер бирергә ашыкмадылар әлегә.
Ленага туры карарга куркып барды Рафаэль. Ул өзелеп көткән, ул шигырьләр багышлаган, аның тынгылыгын югалткан һәм үзе еракта булса да аңарга бетмәс-төкәнмәс дәрт һәм гайрәт биреп торган кыз бара ич анын янәшәсеннән. Бу иңде ул күз алдына китергән кыз гына да түгел.
Теге вакытта кышкы киемнән, читтән генә күреп калган иде бит ул аны. Ә бүген исә ул һинд киноларындагы гүзәлләрне оныттырырлык. Юка жәйге күлмәк аның гәүдәсендәге һәммә борылыш һәм чигелешләрне ничек бар шулай күрсәтеп тора. Жыйнак гәүдә, нечкә бил. уттай янып торган зур күзләр, инбашына сузылып төшкән чем кара чәч толымнары—беренче күрүгә үк аның күз явын алды, башын әйләндерде. Ходайдан сабырлык сорап, ике кулын йомарлап, иреннәрен кысып, күнелендә туган хисләрне авызлыклап чак түзеп барды ул шунда. Ул төшләрендә күреп саташканга караганда да күпкә нәфисрәк, ягымлырак һәм, күренеп тора, акыллырак та икән бит анын Ленасы.
Билгеле инде, үзалдына кыз да кайбер нәтижәләр ясап өлгергән иде. Ин элек, бары тик хәрбиләргә генә хас, төз һәм жыелган мәһабәт гәүдәсе белән жәлеп итте аны Рафаэль. Тугыз ел хәрби хезмәттә узган яшьлек үзенекен иткән. Таза дип тә әйтеп булмый иде үзен, ябык дип тә, анардан көч һәм гайрәт бөркелеп тора. Кояшта каралган озынча йөз, кин мангай, куе кара кашлар һәм бераз бөдрәләнеп торган чем кара чәч. Туры борын уртасында ниндидер яра эзе күренеп тора. Ап-ак тешләр, ул көлеп тә җибәрсә, кояш чыккан сыман яктырып китәләр. Гомумән, елмайганда һәм көлеп җибәргәндә, анын калын иреннәре һәм коңгырт кара күзләре генә түгел, бөтен йөзе, бар булган табигате балкый, тантана итә төсле иде Ә инде ул кычкырып көлеп җибәрсә—дөньяда булган бар кайгы, хәсрәтен онытылыр. Хатлары аша аз гына да аңламаган, күз алдына китерә алмаган икән бит аны Лена. Тормышта ул күп мәртәбәләр кызыклы һәм күнеленә якын , үз тоелды аның.
Беренче тәэсирләр әнә шундый иде. Бер-берен алар шундый итеп күрде. Әмма бу хакта ник берсе, ялгышып кына булса да, бер сүз әйтсен. Кыскасы, сер бирмәделәр. Бу тәэсирләр һәр икесенен үз күңелләрендә калды.
Кунакханәдә чакта алар ни сәбәпледер, күрәсен кеше арасында булгангадыр, рус телендә сөйләштеләр. Бакчанын тыныч бер почмагында урнашкан агач эскәмиягә килеп утыргач, Лена тәкъдим кертте
—Әйдә әле, Рафаэль, үзебезнең татар шәһәре Сары тауда бер рәхәтләнеп татарча сөйләшеп утырыйк әле, дан булсын.
—Мин бик шатланып риза. Татар телен мин гел сагынып яшим. Авылдан киткәч тә беренче елларда русча сөйләшеп телләрем ара торган иде. Инде ияләштем, тел көрмәкләнми хәзер,—диде дә, тыйнак кына көлеп алды Рафаэль. Һәм шул көлүе белән ике арада булган бөтен рәсмилекне юкка чыгарды да куйды. Гаҗәп көчкә ия иде анын көлүе—башкаларны да үзе артыннан ияртә һәм сихерли торган көлү, тылсымлы көлү
Кыз да аңарга кушылып көлде. Һәр икесенә дә рәхәт һәм жинсл булып китте шунда.
—Тагы бер тәкъдимем бар,—диде Рафаэль, тәмам ияләшә төшеп. Рәсмилекне ташлап “Син”гә күчикме әллә.
—Әлбәттә, без бит инде алты ай танышлар.
— Йә, Лена, инде сөйлә: юлда нинди газаплар кичердең, ничек килеп җиттең?
—Бернинди газап та кичермәдем, бик яхшы килеп җиттем Смышляевкада (Куйбышевтагы аэропорт исеме- авт.) көтеп утыру да булмаса әллә кайчан Саратовта булыр идем инде. Самолет тиз оча икән ул.
Самолет турында сүз чыккач, Рафаэльнең күзләре яна башлады.
—“Тиз оча" дисен. Кукурузникнын очуы да тиз булса. Менә без очкан самолетларны күрсән иде син, Лена. Артларыннан күз иярми. Ә бераздан менә тавыштан да тизрәк оча торган самолетлар көтәбез Алары инде дөньда тинс булмаган самолет булачак...
—Тавыштан тиз дисенме? Шундый тизлек тә буламы?!. Самолет ничек шулай очсын икән?—дип, гаҗәпләнүен белдерде кыз. Үз колаклары ишеткәнгә ышанасы килмәде анын.
—Безнең Советлар Союзы авиациясе кешенең хыялына сыеша алмас унышларга ирешәчәк, Лена. Тиздән, хәтта, мин сина сер итеп кенә әйтәм, жирнен тарту көченнән ычкынып, космоска, башка планеталарга оча торган самолетлар да булачак. Советлар Союзының уйлап табучы конструкторлары дөньяда беренче хәзер. Мин әле, боерган булса, күрерсең, шул планеталарга очу турындагы хыяллар белән дә яшим. Һәм бу хыялымның да тормышка ашарына өметем зур.
—Ул планеталарда кызлар бик чибәр булса...
—Әлегә әйтә алмыйм, күреп төшкәч, беренче булып сина сөйләрмен, яме,- дип кенә куйды ул бу юлы. Шярмады, көлмәде. Күзләре зәңгәр күккә текәлгән иде... Һәм шундук җиргә дә әйләнеп кайтты тагы үзе. Сорашырга кереште.—Эшләрең ничек бара сон? Мәктәптә эшләү артык авыр түгелме?..
—Укытучының көне шул ыгы-зыгы белән үтә дә китә инде аның. Балалар тынлаулы анысы, тырышлар. Әмма инглиз телен өйрәнү һәркемгә дә бер төрле үк җиңел генә бирелми. Ачуны чыгарган чаклары да була... Мин бит үзем аспирантурада калу турында хыяллана идем. Өч ел мәктәптә эшләү мәҗбүри диделәр.
—Мин дә хәрби академиягә керү турында хыялланам. Әмма мәктәптә алган белемне, онытып бетермәгән булсам, яңартырга туры киләчәк. Немец телен дә оныта башлаганмын инде, сугыш вакытында су кебек эчә башлаган идем...
Рәхәт иде аларга шулай үзара сөйләшеп утыру. Әйтерсең лә, гомер буе аралашып яшәгән күптәнге танышлар иде алар Очрашуларына бер сәгать узмаган, ә инде бер-берен ярты сүздән аңлый башладылар.
—Монда бик яхшы театр бар. Әллә шунда барып карыйкмы,—дигән тәкъдим кертте Рафаэль бераздан.
Лена бик теләп ризалашты, үзенең театр яратуы турында хатларында да язган иде инде ул. Константин Симонов әсәре буенча куелган спектакль карады алар. Ниндидер космополит галимнәр турында. Эчтәлеге әллә ни хуш килмәде күңелләренә. Ә актерларның уены әйбәт иде, алары ошады.
Театрдан сон да. урамда йөрмәделәр, алдан планлаштырган программасы булган икән әле Рафаэльнең.
—Хәзер ресторанга барабыз,—диде ул, күңел күтәренкелеге белән.
Ресторан турында ишеткәч тә куркуга төшә язды Лена. Ресторанны ул бик байлар гына йөри торган һәм шуның өстенә җүнле кешеләр читләп узарга тиешле урын кебегрәк кабул итәргә күнеккән иде. Аның рестораннарда һичкайчан булганы юк. Шуңа, кабалана төшеп, каршы килде ул.
—Юк, Рафаэль, мин укытучы кеше, рестораннарга йөрү килешмәс. Әйдә, берәр столовойга керик тә ашап чыгыйк.
Шунда егетнең көлеп җибәрүен күрсәгез икән сез. Кеше-кара күренми иде әйләнә-тирәдә, рәхәтләнеп кычкырып көлде ул. Әмма башкаларны үпкәләтә торган көлү түгел, киресенчә, юата, иркәли торган көлү иде бу.
Рафаэль генә шулай көлә белә.
—Беренчедән, кичке җидедән соң, Саратовта гына түгел, бөтен Советлар Союзында ашханәләр ябык була, эшләми, Лена. Икенчедән, без бит ял итәбез. Син отпускада. Ә мин синең белән очраштым. Бу вакыйгамы? Вакыйга! Бер истәлек булыр, рәхәтләнеп утырып чыгыйк, мин сине чакырам, Лена,—диде ул.
Шул чак кызның күзләренә шундый итеп карады ки, аңарга карышу,
аны тынламау мөмкин түгел иде.
—Ярый, барыйк алай булгач, монда безне танучылар булмас.—дип ризалашырга мәжбүр булды кыз.
Шәһәр үзәгендә, Лена тукталган кунакханәгә якын гына урнашкан ресторанга килделәр. Ишегенә “Урыннар юк” дигән такта элеп куйганнар Атна ахыры булу сәбәпледер, чират торучылар да бар иде булса кирәк Рафаэль исә. югалып калмады. Ленаны җитәкләп алды да. ышанычлы адымнар белән туп-туры зур калын ишеккә таба узды Ишек төбендә, керүчеләрнең юлына аркылы төшеп торган швейиар. хәрби офииер килүен күргәч, аларга ишекне үзе ачты һәм “хәерле кич" теләп каршы аллы.
Ресторан шыгрым тулы, шау-гөр килеп тора. Залнын ин түрендә бердәнбер өстәл буш булып, аларны шунда утырттылар.
—Монда сине һәркем белә. Бик еш буласынмы әллә,—дип, сорамый булдыра алмады кыз.
Фуражкасын өченче буш урындыкка салып, чәчләрен сыпыргалап торган Рафаэль чираттагы мәртәбә, балкып, елмаеп җибәрде
—Юк. бу ресторанга беренче керүем. Шимбә киче булганга, сине эзләп барышлый, мин алдан ук урыннарны сөйләшеп куйган идем. Дөрес эшләгәнмен, шулай бит. әйеме. Лена?
—Дөрес эшләгәнсең...
—Бу матур кыз Саратовка килгән беренче көнендә үк ачтан үлмәсен әле дигән идем.
Урта яшьләрдәге официант хатын килеп басты аларнын каршысына
— Нәрсәләр ашарга-эчәргә җыенасыз.— диде, бер кызга, бер егеткә битараф карашын текәп. Ул инде көне буе эшләп шактый ук арыган күренә Шулай да дорфа кыланмый, ихтирамлы иде үзе
— Миңа чәй белән печенье булса, җитәр. - дип җавап кайтарды кыз. дәшми торудан унайсызланып Һәм, ялгышмадыммы дигән сыман. Рафаэльгә карап куйды.
Егет меню өйрәнү белән мәшгуль иде Официант анарга да сузган иде ул катыргы кәгазь кисәген, кыз баш тартты, аны кулына алмады. Барыбер бер ни анламый ич, ресторанның тәртибен дә белми, әнә. Рафаэль ни эшләсә, шуны кабатларга тырышып утырган көне.
Көттерә төшеп кенә, аркалы урындыгында ипле генә киерелеп, заказ бирергә кереште Рафаэль. Әллә ниләр санап чыкты Ул әйткәннәрне тәртибе белән язып барды официант хатын Итагатьле һәм игътибарлы иде ул алар өчен, ашыктырмады, кабаланмады. Кайбер кинәшләр дә бирде бугай әле үзләренә. Аларнын ризык сайлап сөйләшүләренә кысылмады Лена Ни китерсәләр дә, тизрәк кенә китерсеннәр, дип уйлап утырды Тамагы нык кына ачыккан иде шул анын. Саратовка килеп төшкәннән бирле авызына ризык капканы юк. Моңарчы уена да кереп карамады Ә монда килеп кергәч, аш-су исе тамак төпләрен кытыклый башлады әнә
Кергәч тә Рафаэль анарга урынны түрдән тәкъдим иткән иде Шунардан файдаланып ул инде, берочтан. бу биек һәм тарихи залнын диварларындагы рәсемнәр һәм скульптуралар белән дә танышып чыгарга өлгергән иле. Ошый иде анарга монда утыру.
Официант киткәч тә. тамак кайгысын онытып торасы килүдән. Рафаэльдән Саратов шәһәренен тарихи урыннары хакында сораштырырга кереште ул Белгән кадәресен сөйләде егет
— Мин бит. Лена, үзем дә синен кебек командировкага килгән кеше монда. Саратовны әле бик белеп бетермим Ә менә Куйбышсвка килгән булсаң, ул шәһәрне яхшы беләм. Ул зурракта, матуррак га шәһәр, тәүлекләр буе таныштырып йөрер идем үзенне
Ул арада, официант хатын озак көттермәде, подносына дөнья кадәр ризык төяп килеп тә житте. Өстәл сый белән тулды.
—Болар барысы да безнен өченме?—дип сорамый булдыра алмады Лена. Гажәпләнерлек тә иде шул, ниләр генә алмаган иде Рафаэль.
—Безнен өчен. Кирәксә, тагы да китертербез,—диеп куйды егет, күнеле булып.
—Әмма мин болай күп ашарга өйрәнмәгән. Шунын өстенә, кич бит инде хәзер, йокы алдыннан...
—Ресторанда күнелеңә ошаганны ашыйсын, ошамаганын калдырасың. Монда үзебез хуҗа, һичкем безне куаламый, мәжбүр итми, Лена.
—Шулай дисән генә. Әмма мине тәлинкәгә салынганны ашап бетерергә өйрәткәннәр.
—Һәм дөрес тә. Безнен татар халкы ризыкны олыларга, кадерләргә өйрәнгән бит ул. Мине дә бала чактан шулай өйрәттеләр—ипинен валчыгын да жиргә төшермәскә, ашаган тәлинкәне ялап ук куярга. Кемгәдер сәер тоелырга мөмкин, әмма дөрес тәрбия.
Рафаэль каршыдагы ике фужерга ашыкмый гына кызыл шәраб салды.
—Әйдә, безнең очрашу хөрмәтенә күтәрик,—диде ул, үзенә якынрак булганын кулына алып.
Лена карышмады. Алар, матур зеңгелдәү авазы чыгарып, шәрабларын чәкештереп алдылар. Рафаэль эчеп җибәрде. Лена авыз гына итте дә кире өстәлгә куйды шәрабын.
Егет, нигә инде алай иттең, бераз гына булса да эчмәдең, дигән сыман карап куйса да, сүз куертырга кирәк санамады. Кызнын шәраб эчмәвенә куанып та куйды булса кирәк әле ул. Гомумән, уе изгелектә булган ир ат һичкайчан кыстый-кыстый шәраб яисә исерткеч эчертми ул хатын- кызга.
—Рөхсәт булса, Рафаэль, мин иң элек рәхәтләнеп чәй эчәр идем,—дип, өстәл читендә торган чәйнеккә үрелде Лена,—Уфадан чыгып киткәннән бирле чәй эчкәнем юк. Чәйне сагындым.
—Уңайсызланма, ни теләсән, шуны аша, эч, Лена. Монда син үзен хужа, күнелен ни теләсә шуны эшлә,—дип, кызны кайгыртуында булды егет, чәйгә диеп алынган тәм-томнарны да анын каршынарак күчереп куйды.
Бер-берен кысташып, аш арасында дөнья хәлләрен дә сөйләшеп- уртаклашып озак кына утырдылар алар ресторанда. Әмма, барыбер, алынган ризыкларының байтагы артык булып чыкты. Өстәлдә калды.
—Сез нигә шулай нәзберек булып чыктыгыз сон әле, бик аз ашагансыз ич. Утырырга иде әле, ашарга иде. Мин сезгә иң тәмлеләрен генә соратып китергән идем,—дип, аларны, аналарча кайгырту белән, кыстарга тырышып карады официант хатын.
Зур рәхмәтләр әйтеп чыгу юлына юнәлделәр. Һәм, ни арада, алар инде Лена урнашкан кунакханә ишеге төбенә барып җиткәннәр иде.
Туктап калдылар. Кичке урам бушап, тынычланып калган. Бер-беренә карашып торды алар бертын. Кочаклашу-үбешү турында уйлаган да юк, кая ул. Ялгыш кына җитәкләшкән, куллары-кулга тиеп киткәндә дә уңайсызланудан колакларынача кызарып чыга иде аларнын. Тәрбия башка һәм заманы бүтән иде шул!.. Хәзерге яшьләр генә бит ул, бергә йоклап аерылышкан чакларында, “между прочим” дигән сыман, бер-берләренен исемнәрен сорашалар һәм телефон номерларын алышалар.
—Театр өчен дә, ресторан өчен дә рәхмәт сина, Рафаэль,—диде кыз, ихлас күңеленнән —Онытылмаслык дәрәҗәдә матур булды бу кич...
—Үзеңә рәхмәт. Тыныч йокылар. Иртән мин сина шалтыратырмын, ярыймы Лена.
—Ә син ничек, иртүк килеп тә җитәргә уйлыйсынмы?
—Мин бит ерак китмим. Мин дә шәһәрдә кунакханәгә урнаштым.—диде Рафаэль —Моннан ерак та түгел, җәяүләп ун-унбиш минутта кайтып җитәм.
—Хәерле юл һәм тыныч йокылар алай булгач...
Хушлашып кулын болгады да калын ишекләр артына кереп югалды Лена. Хушлашу җинел булмаса да, Рафаэльнен күнел күтәренке, кәеф әйбәт иде. Ул тиз-тиз атлап, күнеленә хуш килгән көйләргә сызгыра-сызгыра. төнге Саратов урамнары уртасыннан үз кунакханәсенә таба ашыкты.
15
Ярты төнгә кадәр күзенә йокы кермәде Рафаэльнен. Йоклый торган көн идемени сон. Күпме вакыйга, күпме хыял. хис. тойгылар кичте ич бүген аларнмн башыннан. Төне буе боргаланып чыкты
Ә нәкъ шул вакытта шул ук шәһәрдәге икенче бер кунакханәдә, тәрәзәдән төшкән ай нурлары яктысында, икенче бер кеше—Лена исемле кыз. узган көндәге очрашу тойгыларыннан аерыла алмый газапланды Бер көн. ягъни бер кичкә сыйган вакыйгаларны барлады, шуларга нигезләнгән уй-\ыяллар бишегендә тибрәнеп ятты.
Иртәгесен унберенче яртылар тирәсендә бүлмәдә телефон шалтырады. Рафаэль Лена инде юынып-киенеп. инглиз теленнән зачетка әзерләнүче күршесенә консультация бирү белән мәшгуль иде Күршесе—утыз яшь чамасындагы ике балалы хатын—Саратов өлкәсендәге бер авылда укытучы булып эшли икән. Сонлап кына педагогия институтына читтән горып укырга кергән. Танышу гына түгел, дуслашып та өлгергәннәр иде инде Кешеләр бер-беренә игелекле, ачык һәм ярдәмчел дә иде шул ул елларда
Рафаэльнен күнелс гадәттәгедән дә күтәренкерәк иде бүген Моны Лена шундук сизеп аллы. Үзеннән затлы хушбуй исләре килеп тора. "Шипр” иде булса кирәк. Йөзеннән, күзләреннән һәм үз-үзен тотышы, һәр хәрәкәтеннән гайрәт нурлары сибелә.
Исәнләштеләр, хәл белештеләр
—Көн кояшлы, аяз һәм искиткеч матур булырга ошаган бүген Бу—синсн хөрмәткә. Лена.—диде егет, кышын болай да күтәренке күнелен тәмам очындырып
Лена анарга мөлаем елмаю белән җавап кайтарды, күнелендәген аңлатып бирерлек сүзләр таба алмады шул мизгелдә.
Юкә күләгәсе төшеп торган тыныч урамнардан саф һава сулап янәшә атлап бара торгач, Идел ярына барып чыкты алар Иске бер дебаркадерга урнашкан кафега кереп тамак ялгап, чәйләп чыктылар.
—Идел буйлап сәяхәткә чыксак-’—дигән тәкъдим кертте Рафаэль Кыз бик теләп ризалашты
—Үзебезнен Агыйделдән башка бер елганы да күргәнем юк иде әле минем
Катерга утырып Идел уртасындагы зур булмаган комлы утрауга барып төште алар Ял коне булу сәбәпледер, пляжда халык мыжгып тора Алар исә. бераз арырак китеп, зур ябалдашлы ялгыз агач күләгәсе астыннан урын алдылар.
—Су коенабызмы?—дип сорады Рафаэль
— Бик коеныр идем дә бит Белмәдем, син дә кисәтмәдең, киемем туры килми
—Мин үзем дә уйламаган идем шул
Ленага, юка ефәк күлмәктән генә булу сәбәпле, әллә ни эссе түгел, түзәрлек иде әле Ә Рафаэль хәрби формадан, өстендә калын китель.
аякларында кара ботинка. Башта ул берәм-берәм кителенең сәдәпләрен ычкындырып утырды, анннан, кыздан рөхсәт сорап, аны салып ук куйды. Үзе берөзлексез кызыклы һәм мавыктыргыч әңгәмә дә алып бара иде ул. Сүзгә шул тикле оста ки. һич кайчан төртелеп тормый, югалып калмый. Вакытын белеп кенә, жаен чыгарып кына, җитди темага да кереп чыга, шаяртырга, мәзәк хәлләр сөйләп алырга да вакыт таба. Нәрсә турында сөйләшсә дә ул мәгълүматлы һәм белеп сөйләшә иде.
—Хәрби хезмәттә булу бик авырдыр?—дип, сорап куйды аңардан кыз.
—Туганнардан, туган яктан читтә булуы гына читен. Ә хәрби тәртипкә мин тәмам күнегеп беттем инде. Башка төрле тормыш, башка төрле яшәү юктыр сыман тоела вакыт-вакыт.
—Ә очучы булу теләге кайчан туды?
—Гомеремдә беренче тапкыр самолет күргәч тә. Бала чагымнан ук...—Һәм шул урында бераз уйга калып торды Рафаэль.—Ә бәлки тагы да иртәрәктер. Үзебезнен капка төбендә каз бәбкәләре көткәндә, минем өйгә кереп китүемне көтеп, баш очымдагы зәңгәр күкне инләп очучы тилгәнгә соклана идем мин. Сәгатьләр буе карап утырсам да туймый идем, шундый тыныч һәм горур, шундый матур итеп оча иде алар, канатларын җилпегәннәре дә күренми торган иде. Малайлар яратмый иде аларны, тидерә алмасалар да. ташлар атып куркытмакчы булалар иде. Ә мин исә, тилгән күрү, тилгәннең очуына карап соклану өчен генә булса да урамга чыгарга ашкынып тора идем. Яшел чирәм өстенә чалкан ятып күзәтә идем мин тилгән очышын... Мин үзләрен яратканны белептер, күрәсең, алар үзләре дә мин саклаган бәбкәләргә тимәделәр...
—Тилгәнне яраталар диме. Ерткыч кош ич ул, каз бәбкәләрен, чебешләрне алып китә.
—Сакласаң, тими ул,—дип, шаяруга күчәргә ашыкты егет. Һәм шунда Идел өстен иңләп очкан акчарлакларга текәлде.—Карале, Лена, су өстендә акчарлаклар да шулай ук матур оча икән бит. Алар да бит балык аулый, балык тота. Әнә, дельтоплан сыман, ничек тыныч һәм ипле генә күзәтеп йөриләр- йөриләр дә, кинәт кенә уктай атылып су өстенә ташланалар. Балыкны эләктереп алуга, кире югары күтәреләләр, суга канатлары тими кала хәтта. Нинди камиллек, нинди югары пилотаж... Безгә, хәрби очучыларга, әле өйрәнергә дә өйрәнергә генә икән кошлардан. Исең-акылың китәрлек бит ә!.. Идел яисә башка бүтән бер зур елга буенда үскән булсам, кем белә, бәлки мин дә, шагыйрьләр, рәссамнар кебек, акчарлакларга сокланып үскән булыр идем. Нишлисең, искиткеч матур табигатьле Башкортостанда үскәнмен. Һәм Агыйдел буенда түгел, нәни генә инеш булып агышын башлаган Идәш буенда. Анда акчарлаклар очмый. Әмма тилгән бар, сандугач һәм былбыл оялары, тукран, көртлек, сыерчык һәм тагы йөз төрле сайрар кошлар.. Мин шуларны сагынып яшим, миңа алар кадерлерәк. Шуңа да аңлый алмыйм, һич кенә дә андый алмыйм, ни өчен дип акчарлакны сокланып күзәтәләр дә, тилгәнне тиргиләр, куалар—хаксызлык бит бу. Юкса, алар арасында һичнинди аерма юк. Очулары бер үк төрле матур, табигать шул дәрәҗәдә камил итеп, канатлы итеп яраткан ки үзләрен. Яшәгәч, очкач, билгеле инде, һәркемнең ашыйсы килә. Ашыйсы килгәч, ауга чыгалар. Тилгән ит ярата, акчарлак—балык, аерма бары шунда гына...
Рафаэль шул дәрәҗәдә кызыклы һәм мавыктыргыч итеп фикер йөртә иде ки, аны сәгатьләр буе күзенне алмый тынлап утырсаң да туйдырмас төсле тоела иде. Алар, байтак кына янәшә утырганнан соң, аяк киемнәрен кулларына тотып, яланаяк су читләтеп йөреп тә килделәр. Аксыл сары ком өстеннән йөгереп яр читләрен сыйпап-сыйпап киткән вак-вак дулкыннар аларның йөрәк тибешенә кушылып сулыш аладыр иде сыман шунда.
Вакыт сизелми дә үтә. Инде Кояшнын төшкә авышуына да байтак ара узды. Көннен кыскарганнан-кыскара баруын, кичнен якынаюын искәргән саен, кызнын йөрәге ныграк тынгысызлана барды. Якынлашып килүче кич куркыта иде аны. Чөнки белә. Рафаэльнен бүтен Саратовта сонгы көне. Бик теләсә дә ул артык кала алмый. Бүген кичке уннан да кичекми ул үз частена кайтып җитәргә тиеш. Иртәгесен таннан—хезмәт урынында. Ә ул кала. Кем белән кала? Рафаэль булмаса. ни калган анарга бу шәһәрдә. Аны монда кем белә? Ул бит монда бер ялгызы, анын монда башка һичкеме юк. һәм кирәк тә түгел. Егет китәр, әмма алга таба ни булыр? Алар арасындагы мөнәсәбәтләрнең киләчәге бармы-юкмы, ул хакта авыз ачып бер сүз дә сөйләшмәде бит әле алар. Андый сүзне кыз үзе башлый алмый иде, әлбәттә. Бик теләсә дә башлый алмый. Ә егет исә. ул хакта, нигәдер, ялгышып та сүз кузгатмый. Әллә сон ошатмадымы ул аны. вакыт уздырып кына йөрүеме?.. Ул анарга битараф түгелме—кызнын күнелен торган саен әнә шундый сораулар, уйлар телгәли башлады.
Рафаэль исә мавыгып сөйләшүеннән аерыла алмый һаман, һәм. уйламаган җирдән, бөтенләй көтелмәгән, кешенен башына килмәстәй сораулар биреп куя
—Ничек уйлыйсын, Лена, синенчә ничек, кошларнын кеше буласы килгән чаклары бармы икән?
Сискәнеп китә язды кыз. Кара инде, гомер кеше башына килми торган сорау бит бу. Һәм үзенә дә кызык булып китте шунда
—Кошларда фикер йортү сәләте һәм хәтер булуы хакында укыганым да. ишеткәнем дә бар, Рафаэль. Әмма белмим шул Һәм ин акыллы, тугрылыклы кош кара карга дип әйтүләрен дә беләм Ләкин, мин хайваннар, кошлар турында бик аз беләм шул. кызганычка каршы . Ә син ничек уйлыйсын’
— Кызыкмый торганнардыр, дип уйлыйм. Чөнки, кошны үзе янында тоту өчен кеше читлек уйлап чыгарырга мәҗбүр булмас иде Кенәриме ул. попугаймы, әллә күгәрченме, читлеген ачсан—ул кош шундук иреккә чыгып очарга омтыла... Ә менә кеше гомер гомергә канатлы кошларга сокланып, кош сыман очарга хыялланып яшәгән. Берәүләр оча торган ашъяулык турында хыялланган, икенчеләр оча торган ат. оча торган барска табынган, ак бүрегә атланып дингез һәм тауларны кичкәннәр Ишеткәнең бардыр ич. халкыбыз яратып җырлаган җырларнын берсендә шундый сүзләр бар "Жил булып исәр идем лә. кош булып очар идем..." Ләкин, дәвамын гына искә төшерә алмыйм әле менә
—Әйе. ишеткәнем бар кебек,—дип җөпләде кыз да —Ләкин, тынларга яратсам да, оятыма каршы, мин халкыбызның борынгы җырларын бик белеп бетермим шул.
—Авылда үсмәгәнгә шулай ул,—дип тынычландырырга ашыкты аны Рафаэль —Мин дә бит. әнә. чит җирләрдә йөри торгач, үзем җырлап үскән җырларны оныта башлаганмын
— Юк, Рафаэль, син татарча шундый матур сөйләшәсен һәм мина шундый матур итеп үзебезнең туган телебездә хатлар, шигырьләр язасын Мин синсн. чит җирләрдә күпме яшәп тә. телне шулай онытмавына, чиста һәм саф итеп саклавына сокланам да әле хәгга.
Үзе турындагы мактау сүзләренә артык исе китмичә, тагы үз стихиясенә әйләнеп кайтты Рафаэль.
—Ә син беләсеңме сон. Лена. Жирнен Кояш тирәли әйләнүе хакында. Копсрниктан күпкә алданрак. бер татар шагыйре “ Сөхаил Телдерсен янында Жир Кояш тирәли әйләнгән кебек бөтерелде" дип язган? Тарихи ачыш ич бу!
— Ишеткәнем бар. Минем әни Казанда чыга торган "Совет әдәбияты"
һәм “Азат хатын” журналларын алдыра. Шуларнын берсендә язганнар иде аны. Ялгышмасам, ул шагыйрнен исеме—Сәйф Сарай.
—Әйе, бар ул андый шагыйрь. Әтидән ишеткәнем бар, ул бит безнен Уфада Галия мәдрәсәсендә укып чыккан кеше, Сәйфи Кудаш белән бер сыйныфта укыганнар. Әдәбияттан Галимжан Ибраһимов үзе укыткан аларны.
—Менә ничек...Сәйфи Кудаш ул минем әнкәй белән бер авылдан. Син үзең дә бик күп укыйсындыр, шулаймы Рафаэль?
—Безнең хәрби часть китапханәсе шактый ук бай анысы. Ләкин, кызганыч, татар китаплары юк.
—Ә мин менә Уфада яшәп тә Тукай белән Такташтан башканы белмим.
—Тукай... Такташ...—дип, уйга бирелеп торды Рафаэль.—Мин аларнын күпчелек әсәрләрен яттан белә идем. Хәзер дә еш кына үзләрен хәтергә төшерәм. Ничек дигән әле Такташ? “Шлем кидертербез айга да...” дигәнме? Менә шулай, әле космоска очу турында хыялланучы да булмаган, ә безнен татар шагыйре әнә нинди юллар язган... “Шлем кидертербез айга да”—шәп әйткән бит, ә!.. Боерган булса, кидертәбез дә без аны...
Рафаэльнең, очынып, канатланып сөйләгән бу сүзләре, фикерләре, өермәдәй күтәреп алып, Ленаны да үзе артыннан ияртеп китә язды тагы. Сабыйдай куанып сүзгә кушылырга ашыкты ул.
—Ә беләсеңме, Рафаэль, мин дүртенче курсны тәмамлаганда нинди курс эше язган идем... Тукайны инглиз теленә тәржемә итү проблемалары хакында.
—'Тукайның инглизчәгә тәржемәсе бармы?
—Менә шунда да хикмәт, юк шул. Ә дөньяга таныту өчен андый тәрҗемәләрнең булуы кирәк. Мин шуны нигезләп, Тукайнын берничә шигырен тәржемә дә итеп караган идем.
—Кызык.. Мина да укып күрсәтерсең әле ярыймы?
—Хәтерләмим шул.
—Оныткан булсаң, башка чакта укып күрсәтерсең. Минем бик тә тынлап карыйсым килә—инглиз телендә ничек янгырый икән Тукай... Ә син анын менә мондый юлларын тәржемә итмәдеңме:
Очты дөнья читлегеннән тарсынып күңлем кошы,
Шат яратса да, җиһанга ят яраткан раббысы...
—Юк, ул шигырьне тәржемә итмәдем. Укыганым бар.
—Син аны минем өчен генә тәржемә итә алмассыңмы, Лена. Мин аны самолетта күккә, бик биеккә күтәрелгәч, укыр идем. Татар һәм рус телләрендә бик еш кабатлыйм мин ул юлларны. Безнен эскадрелиядагы һәммә очучы яттан белә аның русчасын. Үзем өйрәттем!
“Очты дөнья читлегеннән тарсынып күнлем кошы...” Гажәп көчле әйтелгән бит, күпме кабатласаң да туйдырмый, унмый, киресенчә тирәнәя, тагы да мәгънәлерәк кенә була бара торган сүзләр...
Шәһәргә алар шактый кичегә төшеп кайтты. Иң элек, Идел буендагы бер кафега кереп тамак ягын кайгырттылар. Ашагач-эчкәч, елга читләп сузылган бакчада бер тыныч почмактан үзләренә урын таптылар. Әле аерылу, хушлашу турысында сүз башлаучы булмаса да, ул мизгелнең якынлашуын һәр икесе сизеп, тоеп тора иде. Читләп кенә булса да Лена башларга мәжбүр булды ул хактагы сөйләшүне:
—Рафаэль, мина кайтып китү өчен билет ягын кайгыртырга да вакыттыр инде,—диде ул. бер уңайлы форсат табып.
Анардан мондый сүз көтмәгән иде бугай Рафаэль. Ул кинәт тынып, балтасы суга төшкән кешедәй чарасыз торып калды. Ни дияргә, нәрсәдән
башларга белми торды сүзен. Ә Лена бит аны, шатланып ук риза булмаса да. бу тәкъдим белән бик тиз килешер дип көткән иде. Чөнки, анын үзләре арасындагы мөнәсәбәт һәм киләчәк хакында сөйләшер арасы бар иде бит Ул хакта, ике көн бергә булып та. ялгышып та сүз кузгатмады Рафаэль. Димәк, кирәк дип тапмаган...
Рафаэль җавапсыз калды. Кызнын күңеле булырлык ник бер сүз әйтсен икән шунда. Дәшмәве белән үтерде. Әмма, үзенә карасан. ул торган саен кәефсезләнүендә иде. Очып барган җирдән канаты каерылып җиргә егылып төшкән кош диярсен. Янып торган күзләрен мон басты, елмаеп туймаган иреннәре җансыз калды...
Күпме көтеп тә жавап ишетмәгәч, кыз үзе йомгакларга ашыкты башлаган сүзен.
Күрештек тә менә... Мин синен бик яхшы кеше икәнлегеңне белдем. Синен белән җинел һәм бик кызык та икән. Әмма китәргә вакыт
Бу сүзләрне сөйләгән кызга күзләрен тутырып, берни анлый алмыйча, колагы ишеткәннәргә ышанмыйча карап торды Рафаэль "Яхшы кеше" имеш Бу нәрсә дигән сүз инде? Очраштык, күрештек һәм шунын белән вәссәлам, дигәнне әйтергә теләдеме...Мондый финал көтмәгән иде ул.
—Мина тизрәк кайтып китәргә кирәк. Рафаэль Никадәр тизрәк кайтып китсәм, шулкадәр яхшырак Чөнки мин синен эшенә зыян китерергә теләмим Менә шул,—дип. әле булса әйтер сүз таба алмый югалып торган егеткә күтәрелеп карады ул.
—Син мина зыян итмисен. Киресенчә.—дигән сүзләр чыкты, ниһаять, анын авызыннан.
Кыз, үзе дә белешмәстән, елмаеп куйды шунда. Анын йөзендәге аязуны күргән Рафаэльгә дә җан керде кинәт
—Син чынлап та минем кайтып китүемне теләмисенме?—дип. кайтарып сорарга кирәк тапты кыз. колагы ишеткәннәргә әле булса ышанырга теләмичә.
—Син башка сыймастай сорау бирәсең, Лена. Ничек инде мин синен кайтып китүенне телим. Мин бит сине, сине шундый көтеп алдым
Кы знын иңнәренә пар канат үсеп чыккандай булды шул мәл. Әйләнәсе, биисе, кош булып очасы килде анын шунда. Колак төбендә Штраусның “Вена урманы әкиятләре” вальсы яңгырый башлагандай булды кинәт кенә.
Рафаэльнең исә. кызны кочып аласы, күтәрәсе һәм аны кулыннан тошсрмичә торып йөгерәсе килде шунда. Әмма кочып алырга гына кыймады һәм кай тарафка йөгерергә икәнлекне белмәде.
Күңелләрен кинәт кенә өермәдәй биләп алган хисләр ташкыны тыныч кына утырырга ирек бирмәде аларга. Күңелдәге шул хисләрне инде анлатып бирергә генә кала бер-берсенә. Ике яклап төрле-төрле агачлар һәм чәчәк клумбалары тезелеп киткән сукмак буйлап атлап китте алар. Үзенең көтмәгәндә бирелгән соравы белән Лена ярдәмгә килде.
— Карале. Рафаэль, монда без бөтенләй күрмәгән агачлар да үсә икән бит?
—Саратов бит шактый ук көньякта Шунарга агачлары да башкачарак Ә мин шулай да үзебезнең як урманнарын яратарак төшәм.
—Ә иң яраткан агачың нинди?
—Каен, әлбәттә.—диде егет, аз гына да уйлап тормыйча —Беләсен килсә, безнең Яна Актауга каен урманы терәлеп кенә тора иде Кызганыч менә, сугыш елларында анарны шактый ук сирәкләргә дә туры килде, утынга кистек. Мин үзем кистем аларны. Фронт өчен угын хәзерләдек
—Кызганмадыгызмы?
—Кызганмаган кая, кызгандык. Фронт өчен дигәч, кистек инде... Анын каравы, үзебезнең өй каршысына, урам уртасы дип тормадым, мин йөздән артык яшь каен алып кайтып утырттым. Һәм, беләсең килсә, алар шундый матур булып үсеп киткәннәр ки, быел отпускага кайткач, үз күзләремә ышанмый сокланып карап тордым.
—Менә ничек...
Кинәт, җитдиләнә төшеп, кызның каршысына ук чыгып басты Рафаэль. Алар туктап калдылар. Тирән итеп сулыш алды ул һәм бар кыюлыгын җыеп әйтеп салды:
—Мин сине югалтасым килми, Лена. Мин синен китүенне теләмим. Мин сине үземнеке, бары тик үземнеке генә итеп күрәсем килә. Син китсән, мин канатсыз калачакмын. Ә минем ике канатлы булып яшисем, очасым килә... Бик күптән әйтергә теләгән тәкъдимем шул: чык мина... Бергә булыйк!
Жавап көтеп кызга таба ике кулын сузды ул шунда. Һәм тынып калды. Сулыш та алмый көтте.
—Аңладым,—диде кыз, шактый ук көттерә төшеп. Ризалык билгесе итеп, нәфис һәм йомшак кулларын Рафаэльнең үзенә сузылган ике уч төбенә салды.
... Вакыт ул мәрхәмәтсез. Ул берөзлексез ашыга, һич туктап көтеп тора белми. Егетнен минутларны санап торган чагы иде инде. Ул ашыгыч рәвештә машина тотып, якын көннәрдә үк килеп чыгарга вәгъдә биреп, үзенең Разбойщинасына китеп барды. Лена берьялгызы калып кунакханәгә юнәлде.
16
Икенче көн инде, кунакханәдән дә чыкканы юк, кыз Рафаэльне көтә. Икенче көн инде ул үз-үзен кая куярга белми, тамагыннан ризык үтми. Шәһәргә чыгыл, музейлар белән танышып, бераз дөнья гизеп кайтканда да зыян итмәс иде дә бит. Әмма аягы тартмады, ул чыгып кына китәр, шул чак аны эзләп Рафаэль килеп керер сыман тоелды аңарга. Аны таба алмыйча, кире китеп барса, ни хәл итәрсең... Ярый да аны көтеп торырлык вакыты булса, ул бит хәрби хезмәттәге кеше, минуты да кадерле булырга мөмкин. Үзе белән инглиз телендәге бер китап—Джек Лондонның “Мартин Иден” романын алган иде ул. Йә караватта ятып, йә утырып дигәндәй, иртәдән кичкә кадәр шул китапны укыды.
Сишәмбе көн. Уналтынчы июнь. Кояш мәрхәмәтсез рәвештә кыздыра. Көн гадәттәгедән дә эссерәк. Ярый әле бүлмәләре күләгәле якта, шул коткара. Ул китап укып ята иде. Кинәт ишекне шакыдылар. Бу икеләнеп, сак кына шаку түгел иде, тыныч бүлмәне дер селкеткән шаку.
Күршесендәге читтән торып укучы хатын янына группадашлары да кергән чак иде, шулар барып ачты ишекне.
Ишекнең ачылуы булды, анда, килүче түгел, ул күтәргән бер кочак чәчәк күренде ин элек. Шул чәчәкләр артыннан тавыш ишетелде. Таныш тавыш.
— Минем Ленам монда яшиме? Кайда ул...—дип, бүлмә уртасына ук кереп басты ул артык кыстатып тормый гына.
—Ул кадәр тавышланма инде, монда мин, монда...
Лена, уңайсызланып, югалып калды бер мәлгә. Бүлмәдә үзе генә түгел ич, студент кызлар алдында уңайсыз. Һәм жәт кенә яткан җиреннән торып басты. Ярый әле юка халат кигән иде өстенә.
Рафаэль туп-туры анын каршысына килде һәм кочагындагы чәчәк белән күмеп куйды үзен.
—Безнең киләчәк гомеребез шушы чәчәкләрдәй матур һәм гел бергә булсын, Лена-гүзәлем.
Лена ни әйтергә дә белмәде. Алай да бүлмәдәге кыхзар килде ярдәмгә. Алар бер-берсен бүлдереп букетнын зурлыгын һәм матурлыгын мактарга керештеләр. Һәм шул арада кыз жәт кенә, шкаф ишеге артына качып, киемен алыштырып өлгерде. Чәчләрен тарап куйды
— Паспортыңны алырга онытма,—диде Рафаэль, анарга якыная төшеп.
—Ул нәрсәгә тагы?.. Паспорт үзем белән.
—Тамак ялгап алабыз да бүген үк ЗАГСка барабыз.
—Әйе, анда безне генә көтәләр, ди...
—Барысы да сөйләшенелгән. килешенгән. Безне тагы нәкъ бер сәгатьтән чынлап та көтәләр анда.
—Шаяртма инде, Рафаэль, дөресен генә сөйлә. Болай да башым әйләнгән чак.
—Бернинди шаярту юк. Тимерне кызуында сугалар, Лена. Ишеткәнен бармы шундый сүзне?
— Ишетмәскә... Мин татар ич.
—Безнен минутлар санаулы Киттекме? .—дип, ишеккә таба юл күрсәтте Рафаэль.
— Боларны нишләтәбез—алабызмы, калдырабызмы,—дип, өстәлне тутырып торган чәчәк букетына ым какты кыз. ЗАГС дигәне дөрес булса, аны үзләре белән алырга кирәктер бит.
—Чәчәкләр синеке!
Тагы аз гына икеләнеп, бер чәчәкләргә, бер Рафаэльгә каранып-каранып торды да, букетны кочагына алды кыз
—Минеке булгач, минем белән булсын,—дип пышылдады, егетнен үзенә генә ишетелерлек итеп.
Чынлап та Рафаэль шаяртмаган булып чыкты. Кунакханә буфетында тиз генә тамак ялгап алдылар да туп-туры Саратовнын үзәк ЗАГСына юл тотты алар. Чәчәк букетын Рафаэль Ленага кочаклатты
—Күрсеннәр. Бөтен Саратов күрсен! Бүген бу шәһәрдә ин матур кыз син. Лена!
—Ә син, үзең?
—Мин—иң бәхетле кеше,—диде егет, озак уйлап тормый гына
“ Мин дә бик бәхетле, Рафаэль", дип әйтәсе килде кызнын Әмма, нидер тыеп калды үзен
ЗАГСка барып җиткәч кенә үзләренен кайда һәм нинди ният белән килүләрен аңлап алды Лена Адымнарын сагайта төшеп, Рафаэльгә мөрәҗәгать итте.
—Бераз уйларга, әни белән булса да кинәш итәргә иде бит
—Нинди уйлау, нинди икеләнү инде ул. Ленам
— Пожар чыкмаган ич, ул кадәр ашыкмасак та ярар иде дим...
—Мин инде яна-яна күмергә кала яздым, Лена-гүзәлем Артык көтәр
хәлем юк Яратам...
— Мин дә...- дип кенә әйтергә өлгерде кыз
ЗАГС ишеген киереп ачып куйды егет, һәм ин алдан Ленаны кертте Шуннан сон гына үзе узды. Ак блузка һәм чем кара озын итәк кигән урта яшьләрдәге хатын, хуҗаларча мөлаемлек күрсәтеп, сәламләп каршы алды үзләрен.
— Бу тикле чәчәк күргәч югалып кала яздым, бу сезмени, очучы иптәш Танымый да торам, бай булырсыз болай булгач
— Миннән дә бай кеше юк бу дөньяда, һәм булмаячак га. Күрмисезмени нинди хәзинә, җанлы хәзинә белән килдем бит мин сезнең янга,—дип. елмаеп җибәрде Рафаэль
Юк, бу елмаю гына түгел иде бугай. Күңел күтәренкелегеннән, үзен биләп алган бәхеттән, күптән зарыгып көткән хыяллары тормышка ашудан егет балкый иде гүя. Бәхет дигән төшенчәнең жанлы гәүдәләнеше иде кебек ул. Анардан да бәхетлерәк кеше дөньясында булмагандыр шул мизгелдә.
—Күрәм. Күрәм...—дип кабатлады хатын. Һәм эшлекле генә кыяфәт белән өстәл өстендәге кәгазьләрен актарырга, барларга кереште.—Шул тикле ашыгыч рәвештә язылышырга теләвегезнең сәбәбен менә хәзер генә аңладым.
ЗАГС мөдире, ачык йөзе белән генә түгел, үзенең аналарча кайгыртып сөйләшүе белән дә күңелләренә хуш килде аларнын. Тыныч кына, ипле генә башкарды ул үз эшен. Яшьләрнең һәр икесенә күңелләренә ятышлы сүзләр тапты. Кыскасы, ишекне атлап кергәндә аларнын һәр икесен биләп торган киеренкелек тиз арада юкка чыкты, онытылды.
Күрсәтелгән урыннарга бер-бер артлы имзаларын куеп чыкты алар...Һәм шунын белән эш тәмам да булган икән, юкка гына дулкынланып, куркып торганнар. Әлеге гаять мөлаем һәм итәгатьле ханым, ир белән хатын итеп игълан итте дә куйды үзләрен, аңышмый да калдылар. Музыка уйнамады... Патефон һәм магнитофон кебек нәрсәләр юк иде булса кирәк. Шаһитлар һәм котлаучылар да юк иде. Әти-әни һәм туган-тумачадан да ник бер кеше булсын икән яннарында. Ул гына да түгел, туган-тумачалары бит әле бу хакта хәбәрдар да түгел. Аларнын язылышуы хакында һичкем белми. Менә шулай башлы-күзле булды алар—кыз кияүгә чыкты, егет өйләнде. Анын каравы, алар хәзер ялгыз түгел, алар икәү. Алар бер пар булды!
Урамга чыктылар. Һәм кай тарафка китәргә белмичә туктап калдылар. Кояш баш түбәсенә үк күтәрелгән. Жәйге эссе көн. Анын каравы шәһәр шундый матур. Тротуар читләп утыртылган юкә агачлары шау чәчәктә утыра. Саф һава. Дөньяның матурлыгына хозурланып туймаслык...
Кызганыч, каршы алучы, үзләрен көтүче, шатлыкларын уртаклашучы юк иде яннарында. Аның каравы, кирәкмәгән ыгы-зыгы, аларнын игътибарын читкә жәлеп итүче дә юк. Бер-беренә елмаю бүләк итеп, дәшми-тынмый гына үзара карашып тордылар байтак кына.
—Урам уртасында болай басып тору яхшы түгел. Әйдә, берәр бакчага кереп сөйләшеп утырыйк булмаса,—дигән тәкъдим кертте кыз бераз кичегә төшеп.
Егет, сәгатенә күз төшереп алды һәм ризалашты. Бер-бер ресторанга кереп утырганда да яхшы булыр иде, әлбәттә. Әмма анын вакыт яклары бик чамалы гына иде шул. Кичке дүрттән дә кичекмичә ул хезмәт урынында булырга тиешле. Болай да сорап кына киткән иде.
Юлда очраган беренче бакчага кереп аулак урын тапты алар. Чәчәк бәйләмен янәшә куйдылар. Рафаэльнең Ленаны кысып кочаклыйсы килде шунда. Һич булмаса, үз итеп җилкәсенә кулын саласы иде. Әмма уңайсызланды, шәһәр уртасы ич, кеше үтеп-сүтеп йөри. Аларнын бит әле, кул биреп күрешүдән тыш, бер-берсенә якын да килгәннәре юк. Кочаклашу- үбешүләр кая инде ул...
—Болай итәрбез, Лена,—диде ул, үз-үзен тынычландырырга теләп күкрәк тутырып сулыш алгач.—Без Саратовта әле ай ахырларынача калырбыз кебек тоела. Тагы ике көннән Разбойщинада бер бүлмә бушарга тиешле. Боерган булса, мин сине шунда алып кайтырмын. Һәм ай ахырына тикле шунда торып торырбыз. Димәк, син тагы ике көнгә кунакханәдә калып торасын. Ә мина хәзер китәргә кирәк. Унтугызында төш вакытларында мин сине килеп алырмын, килештекме.
—Килешми хәлең юк,—диде Лена, ягымлы һәм үз итеп.—Мин сине күпме көтәргә дә риза, Рафаэль. Эшеңә зыян китерә күрмә.
Алар шундук урамга чыгып такси тоттылар. Лена үзе урнашкан кунакханә каршысында төшеп калды. Рафаэльнен машинадан төшеп торыр арасы да юк иде. шул утырган машинасында хезмәт урынына китеп барды
17
Июньнен унтугызынчы көне. Көндезге сәгать ике якынлашып килә. Көн кыздырыпмы кыздыра. Урамга чыксан. сулыш алырлык түгел, эссе. Саратовнын урам һәм диварлары мунча ташы сыман кызган Рафаэльнен килүен көтеп, каршы алырга дип урамга чыккан кыз. чемоданын күтәреп, кире кунакханә холлына борылып керергә мәжбүр булды. Тәрәзә каршысына басып урамны күзәтә башлады Көн кызуында урам гел бушап кала икән. Кешеләр дә сирәгәя, машиналар да әллә нигә берәү күренсә, күренә
Ниһаять, кунакханә каршысына такси килеп туктады Ул да түгел, аның алгы ишегеннән, хәрби фуражкасын кулына тоткан Рафаэль атылып чыкты, чыгу белән фуражкасын киде. Кителенен өске сәдәфләрсн каптырды һәм. як-ягына жәт кенә күз төшереп алгач, зур адымнар белән кунакханә ишегенә юнәлде.
—Мине көтә-көтә көтек булгансыңдыр инде, шулаймы. Лена?—дип. каршысына килгән кызнын кулыннан чемоданын алды ул.
—Син эш кешесе. Рафаэль. Ә мин ялда Нинди көттерү ди ул.. Урамда бик кызу булганга кире эчкә кергән идем.
—Дөрес эшләгәнсең
Үзләрен көтеп торган таксига чыгып утырдылар да китеп бардылар
Егеткә якын ук елышып утырган кызнын күзләре юл буе диярлек тәрәзәдә булды Мондагы табигатьнең Башкортостанныкыннан шактый ук аермалы булуына игътибар итеп барды ул. Инде күпме ара уздылар—урман да юк. агачлар да. тирә-якта бары тик бушлык кына. Әле июнь уртасы гына булуга да карамастан, үлән һәм басулар яшел төсләрен югалтырга өлгергән, сап-сары булып янган һәм кибеп беткәннәр. Бары тик ниндидер бер авылга килеп керер алдыннан гына зур булмаган катнаш урманга юлыктылар Бу—аларнын Разбойщиналары булган икән Ә хәрби шәһәрчек аз гына арырак
Разбойшина дигәннәре уртача зурлыктагы бер рус авылы булып чыкты Авыл читендәге ерак бер тыкрык башында урнашкан иске, бераз янтая башлаган ой каршысына килеп тукталдылар Капка төбендә аларны Рафаэльнең якын дусты Володя Балченков һәм хуҗалар—карт белән карчык каршы алды Хәер, карт белән карчык дигәч тә. атар бер карашка гына шулай күренгән булып чыкты Чынлыкта исә. икесенә дә шул. күп булса, алтмыш-алтмыш биш яшьләр тирәсе булгандыр
Аларны китергән такси кире китеп барды
—Таныш булыгыз, бу минем законлы кәләшем Лена була,—диде Рафаэль.
Кыз. таныш булмаган кешеләр каршында, уңайсызлык кичереп тора иде Елмаеп исәнләшергә мәжбүр булды Аны да җылы сәламләделәр
—Ә. Елена... Исеме гел безненчә икән,—дип. аерым игътибар күрсәтте хужа хатын.
— Елена түгел. Лена.—дигән иде дә Рафаэль, әмма анын бу искәрмәсенә колак салучы булмады да кебек, ул алар өчен барыбер Бтена булып калды.
Шау-гөр килеп сөйләшә-сөйләшә өйгә юнатделәр Алар өчен хәзерләнгән бүлмәгә уздылар Бүлмә артык зур түгел. Анын бер почмагында сиртматс тимер карават тора Һәм урта бер жирдә зур гына өстәл. Кием элү өчен стенага кадаклар кагылган Өстат әйләнәсендә берничә урындык, ә өстендә—
сулы пыяла банкага утыртылган чәчәк букеты. Кыр чәчәкләреннән...
—Нинди матур чәчәкләр...—дип, соклануын белдерде кыз.
—Иртүк торып урман читеннән үзем жыеп кайттым,—диде Рафаэль, чәчәкләрнең Ленага ошавына күнеле булып.
—Керегез, урнашыгыз, уңайсызланмагыз, үз өегездә кебек хис итегез,— диде, ачык йөзле хуҗа хатын.
—Бернинди уңайсызлану юк, бүген үк, менә хәзер үк туй башлана,—дип, бар тавышка өйне яңгыратты Володя Балченков. һәм өстәл өстенә, ике уйларга урын калдырмаслык итеп, шапылдатып шампан шешәсе чыгарып утыртты.
Ленаның чемоданын карават астына шудырган арада, алдан ук хәстәрләп куелган җирдән ике банка “тушенка” һәм бер банка шпрот тартып чыгарды Рафаэль. Ленаның кул сумкасында шоколад конфет бар иде, ул да кунаклады өстәлгә. Хуҗа хатын кар базыннан тозлы кәбестә һәм чүлмәк белән кәжә сөте алып керде. Ниһаять, туйга әзерлек ыгы-зыгысыннан монарчы читгәрәк калып торган хуҗа—Иван дәдәй дә әйтте үз сүзен. Бер чирек самогон күтәреп килеп керде.
—Монысы миннән,—диде, тамак төбен хәйләкәр генә кырган атлы булып.
—Үзең мавыгасы булма, кара аны Иван, төнгелеккә каравылга чыгасыңны онытма,—дип кисәтергә кирәк санады карчыгы.
—Кызык икән син, Марфа, шешәнең бөкесен ачмас борын кисәтә дә башладын,—дип елмайды хуҗа.—Рафаэль фронтовик. Мин фронтовик. Ничек итеп мин бер почмакта посып утырмак кирәк. Сугыштан качып калган дезертирмы әллә мин?!.
Карчыгы, ирләр хәленә керә белә икән тагы, шундук йомшара да төште:
—Кызып китмә дип кенә әйтүем. Бер стаканнан артып китмәсен, кара аны.
—Өч солдатка бер чирек тә эчмәгәч, ул нинди туй була инде ул,—дип кеткелдәде фронтовик. Үзенчә хатынын ирештерде.
—Ә безне кая куясын? Елена белән мине кешегә дә санамый бит, кара инде аны, карт пистунны...— дип, елмайды Марфа түти.
—Карт ат буразнадан чыкмый ул аның каравы...
Күңелле кешеләр булып чыкты ахыры аларнын бу хуҗалары. Яшьләрнең бар тартыну һәм уңайсызланулары юк булды да куйды шунда.
Өстәл артына утырыштылар. Карт белән карчык һәм Володя самогон эчтеләр. Рафаэль белән Лена исә шампан гына йоткалап утырды. Артык кыстап, яшьләрнең теңкәләренә тиюче булмады, хәлләренә керделәр тагы.
—Туй булгач, җырсыз утыру килешми,—дип, хуҗа хатын, әйбәт кенә төшереп алгач, җырлап ук җибәрде. “ Во поле березенка стояла...” дип җырлады.
Рафаэль, алдан ук хәстәрен күреп, карават астына мандолинасын китереп куйган булып чыкты. Шуны тиз генә тартып алып, җыр көенә чиертә дә башлады. Марфа түтинен тавышы көчле һәм шактый ук монлы да, тын алмый тыңладылар үзен. Сүздә юк, шәп җырлый иде. Мандолина тавышына кушылгач, җыр тагы да моңлырак янгырарга кереште. Кемнәрдер кушылып та җырлады, ә кемнәрдер тынлап кына утырды.
—Минем карчык авылда беренче җырчы инде ул. Миңа чыгып кына әрәм булды Юкса, үзен күптән, Саратовка гына түгел, Мәскәүгә үк алып киткән булырлар иде,—дип, сүз кыстырды хуҗа җыр тәмамлангач та.
Әллә чынлап та горурлануы идеме, әллә шаяруы—аңламассың.
Искиткеч матур җырладыгыз, рәхмәт Марфа түти,—диде Лена. Бу жыр, гомумән, элек-электән үк бик ошый иде анарга
Володя Балченков та җырчыны мактап куйды
— Минем әни дә җырларга ярата торган иде бу җырны. Аны искә төшердегез, рәхмәт,—диде ул, кесәсеннән кулъяулыгы чыгарып, күз төпләрен һәм борыны читен сөртә-сөртә.
Рафаэль, күңеле нечкәреп киткән дустының хәленә кереп, анын аркасыннан кочып алды
—Ә сез беләсезме сон бу җырны кем язган?
Мин белмим, ә син дигән сыман, бер-берләренә сораулы караш ташлап алды туйда утыручылар.
Рус халык җыры инде,—диде хуҗа хатын, икеләнүләргә урын калдырмаслык итеп.
Әйе, бу җыр халыкныкы булып киткән Рус халык җыры булып Ә бит анын авторы бар һәм ул белгечләр арасында күптән билгеле. Бу җырны Казан университеты профессоры Нигъмәт Ибраһимов язган. Татар кешесе...
—Булмаганны?..—дип куйды Иван дәдәй,—Ничек инде рус халкынын ин борынгы һәм ин яраткан җырларының берсе булган "Бсрезенканы татар кешесе язсын икән?
Башкаларның да монарга ышанасы килмәде. Хәтта Лснанын да бу хакта ишеткәне булмаган икән.
—Ышанасы килмәсә дә ышанырга туры килә, бу—хакыйкать Китапта язылган,—диде Рафаэль, бу сөйләшүне бәхәскә күчерәсе килмичә
Китапта язылган сүз шик астына куелмый торган заманнар бар иде шул. Хуҗалар, килешүләрен белгертеп, дәшми генә бер-бер артлы баш селкеп куйдылар.
Ул да түгел, җырлавын ошатуларына күнеле булган. Марфа түти эчкерсез сүз башлап җибәрде:
—Мин сезгә турысын әйтәм, әнә Иван үзе монда, аллашырга бирмәс “Фатирга керергә җыенучылар татарлар икән” дигәч, мин аяк терәп каршы идем башта. Төрле имеш-мимешләрне күп ишетергә туры килсә дә татарлардан беренче күргән кешем Рафаэль булды, әнә. Һәм инде менә Елена... Һич тә белми идем, баксан, безнең кебек үк кешеләр икән ич сез дә.
—Син, Марфа, читкә чыккан кеше түгел шул, гомерен буе шушы Разбойшинада яшәдең. Ә мин менә сугышта татарлар белән ризык бүлештем, бергә атакага бардым—шәп егетләр иде
Күңелле утырдылар Өстәл артыннан беренче булып йорт хуҗасы Иван дәдәй торып китәргә мәжбүр булды. Төнге сменада авылнын икмәк амбарларын саклый икән ул. Шунын өстенә әле тагы хатынына биргән сүзендә дә торды, бер стаканнан артык эчмәде самогонны.
Ире киткәч, Марфа түти дә тоткарланмады өстәл артында.
—Сез, яшьләр, үзегезчә утырыгыз, ял итегез. Күршедә ахирәт дустым Мария яши Ире сугыштан кайтмады, үзе генә калды Анарга да бер ялгызы читендер,—дип, хәерле төннәр теләп, чыгып китте
Бераздан, караңгыга калам юкса, дигән сылтау табып Володя да китәргә җыена башлады.
— Кызык килеп чыга бит әле бу. кәҗә белән бүре турындагы әкияттәге кебек бер-бер артлы качышып бетәсез түгелме,—дип, шаярткан атлы булды Рафаэль Гәрчә, күңеленнән, монын өчен шатланса да
—Так положено, дустым,—дип. юл аягына тагы бераз самогон уртлап алды да ишеккә юнәлде Володя —Мин өйләнгән көнне болай озак утырсан.
үзеңне куалап ук чыгарырмын, ярыймы.
—Килештек,—диде Рафаэль.—Әмма, өйләнү белән озакка сузасы булма, ярыймы.
Кул бирешеп хушлашты ике очучы. Ишектән чыгып киткәндә, шаярган атлы булып, Рафаэльнең үзенә генә күз кысып алырга да өлгерде Володя.
—Кара аны, иртәгә очасын барын онытма...
Ниһаять, шау-гөр килеп торган өй эче тынып калды. Алар икәү генә. Шунда гомерендә беренче тапкыр сак кына Ленанын биленнән кочып алды Рафаэль. Кыз да карышмады, киресенчә, анарга, тартынып кына булса да, тагы да елышарак төште. Бер-беренә тартылып торган кайнар иреннәре очрашты. Иреннәрнең кайнарлыгы сулышларына капты...
18
Иртүк торып чәй эчкәч тә эшкә ашыкты Рафаэль. Дөньяда ин бәхетле кеше итеп хис итте ул үзен шул иртәдә. Тәрәзәдән төшкән иртәнге нурларны көнләштереп балкый иде ул.
Ул иртәдә дөньясында анын кебек бәхетле кеше булмагандыр, икенче берәү булса—анысы да Лена гына булгандыр. Урамга чыккан ачык тәрәзәдән башын чыгарып кул болгап озатып калды ул үзенең бердән-берен. Иөгерә- атлый эшкә ашыккан Рафаэль тыкрыкның аргы башына җитеп борылышта күмелгәнче карап калды ул аның артыннан.
Рафаэль эшеннән төрле ризыклар төялгән зур сетка күтәреп кайтты. Лена да, булдыра алган кадәр кайгыртып, өстәл әзерләгән, хужа хатыннан сөт, йомырка һәм яна пешкән ипи сатып алган булып чыкты. Беренче тапкыр бер гаилә булып икәүдән-икәү генә серләшеп чәй эчте алар. Ә аннан сон бер кешелек тар тимер караватка аркаларын стенага терәп янәшә утырдылар да, киләчәккә планнар корырга керештеләр.
—Без заманча гаилә корырга тиеш, Рафаэль,—дип, сүз башлады Лена. Ул ипле генә, җиренә җиткереп, сеңдереп аңлата иде үзенең һәр фикерен. Бер ни эшләп тә булмый, укытучы! Ә укытучы халкы, билгеле инде, кинәш итәргә, өйрәтергә оста,—Икебезгә дә укуны дәвам иттерергә, белемебезне тагы да тирәнәйтергә кирәк булачак. Мин үзем, күптәнге хыялым булган, аспирантурага керергә җыенам. Ләкин менә анда укырга керү өчен, ким дигәндә, өч еллык педагогик стаж булу мәҗбүр. Бер елын инде эшләдем, тагы ике ел мәктәптә балалар укытырга туры киләчәк.
—Хыял—яхшы нәрсә инде ул. Миндә дә бар ул. Хәрби академиягә керергә иде дә бит,—дип, уйга калып торды Рафаэль.
—Теләгең бар икән, димәк, керергә һәм укырга кирәк. Нәрсә тота сон үзенне? Моны мин бик шатланып хуплыйм.
—Мәктәпне тәмамлаганга байтак еллар узды. Булган белем коелып бетмәдеме икән, шунардан куркам.
—Нинди фәннәрдән имтихан?
—Математика, физика һәм чит телдән. Математика белән физиканы мин яхшы белә идем анысы...
—Димәк, куркырлык бер сәбәп тә юк.
—Ә чит телдән?
—Ә син оныттыңмы, мин бит инглиз теле укытучысы. Чит телдән үзем консультацияләр бирермен.
—Шулай дисән генә,—җанланып, очынып китте Рафаэль. Юктан гына да кәефе күтәрелеп китә иде анын шулай. Шул күтәренке күңел белән Ленаны кочып алды ул һәм җәт кенә күтәреп алып үзе тирәли зыр әйләндерә башлады.
—Чү, төшереп җибәрә күрмә, башымны әйләндерәсең,—дигән атлы
булды Лена.
Хужалар үз мәшәкатьләре белән каядыр чыгып киткән булып чыкты. Шул форсаттан файдаланып, ташып торган гайрәтен кая куярга белмәгән Рафаэль мандолинасын тартып чыгарды тагы һәм “тел-дин-татын. тел-дин-татын китереп уйнарга кереште. Халык җырларын бик ярата иде ул. Үзе уйный һәм үзе үк тыныч кына җырлый да башлады Анын җилкәсенә үз итеп башын салган Лена да кушылды җырга. Жыр .парны бәхетле дөньяга—үзләре туып үскән, дөньянын ин матур төбәге булган. Башкортостан якларына алып кайтып китте
Әйдә киттек сәхрәләргә, сәхрәләргә.
Гөлләр араларына. Асылъяр.
Матур яр. гүзәлем.
Өзелә лә үзәгем.
Рафаэль бар тавышка җырлый иде инде, анын тавышы көр Жырнын көен генә түгел, сүзләрен дә яхшы белә. Ә Лена анарга кушылып, ипле генә, сизелср-сизелмәс кенә җырларга тырышты. Чөнки ул жырнын көен яхшы белсә дә сүзләрен төгәл генә хәтерләп бетерми иде. Әмма аларнын мандолинага кушылып бергә җырлавы шул тикле дә матур янгырыи иде ки, үзләрен белмәгән бүтән берәү шул чакны читтән генә тынлап торса, ул. һичшиксез, болар чын җырчы икән бит диеп нәтижә ясаган булыр иле
—Син бик матур җырлыйсын. Рафаэль. Сина җырчы буласы калган — дип, Лена егетне мактап та алды әле хәтта.
—Ә мин чынлап та җырчы ич. Сөйләмәдем бит әле үзенә,—дип. кычкырып көлеп җибәрде ул шунда. Һәм "Урман кисүчеләр ансамбле" маҗараларын сөйләп чыкты
Үзе сөйләде, үзе көлде. Яшүсмер чакларын хәтерләп, дус-ишләрснсн җорлыгын искә төшереп көлде ул. Анарга ияреп Лена да көлде Чынлап та кызык вакыйгалар иде ич. Шулар остенә әле Рафаэль сөйләргә дә оста, теле телгә йокмый анын бер мавыгып сойләргә керешсә
—Алай җырлавымны бик ошаткач, мин сиңа көн дә җырлап кына торырмын инде болай булгач,—дип. уенын-чынын бергә кушып әйтеп салды Рафаэль.
—Жырлап кына яшисе иде шул,—дип офтанып куйды Лена —Әмма үзебезне алда ниләр көткәнлеген белмибез бит әлегә.
—Ничек яшәү безнең үзебездән тора, Лена-жаным. Инде хәзер без бергә Бары үзебездән генә тора.
—Шулай гына булсын иде дә бит ул...— диде яшь кәләш суза төшеп —Бу фатирга да менә ай ахырына тикле дип кенә керттеләр дисен
—Ә безгә артык кирәкми дә. ай ахырында безнен командировка тәмамлана, үзебезнен Бобровкага кайтып китәбез,—диде Рафаэль Ут ышанычлы, көчле тавыш белән сөйләшә иде. Анын һәр сүзеннән, үз-үзен тотышыннан киләчәккә ышаныч, гайрәт сирпелеп тора.
Ленаны да тынычландырды анын үз-үзен тотышы Шулай да. хатын-кыз буларак, ул алдын-артын уйлап хәл итү ягында иде. Ул бит монда жәшс яд вакытында шәһәр күрергә 1"енә дип килгән кеше Анын да эше бар Авыру әнисе бар Аны да берьялгызын Уфада калдырып китә азмый бит инде у л Ә монда—Рафаэль. Ул аңарга шундый тиз ияләште ки. анардан аерылып тору, анардан башка яшәүне дә күз алдына китерәсе килми хәзер Рафаэль янында узган һәр көн. һәр сәгать тоташ бәхеттән гыйбарәт бит анын өчен Ни рәвешле шул бәхетеңне калдырып кайтып китәргә мөмкин? Беркая китмәс иде дә. башкача чарасы юк.
м
—Бобровкага китәбез, дисен дә бит, Рафаэль, мин анда ни эшләрмен? Кайда торырбыз?
—Анда офицерлар өчен фин йортлары салырга җыеналар, шуннан урын бирерләр дип уйлыйм, гүзәлем.
—Йорт салынмаган. Ә син Бобровка дисен... Мәктәп бармы сон анда?
—Әлегә юк. Әмма берничә елдан соң башлангыч мәктәп ачылырга тиеш, диләр.
—Берничә ел һавадагы торнаны көтеп утырырмынмы?
—Башка офицерларның хатыннары утыра ич, син дә утырырсың,
гүзәлем.
—Ә өч еллык стаж һәм аспирантурага керү турындагы хыял ни эшли?
—Ул хыялларын да тормышка ашар, боерган булса.
—Ничек?..
Рафаэль, уйга калып торды байтак кына, һәм унай җавап таба алмыйча җилкәсен сикертергә мәҗбүр булды.
—Бәлки бер-бер җае табылыр иде әле...
—Башка чарабыз юк әлегә. Ничек кенә авыр булмасын, Рафаэль, мина Уфага кайтып китәргә туры килер. Ни торыр, ни эшләр урын юк бит әлегә.) Ә инде бер-бер почмак бирсәләр, шундук янына килермен, килештекме...— дип, иренең кочагына сыенды Лена. Юмалый белә иде ул.
Юмалауда гына да түгел, аның сүзләрендә хакыйкать бар иде шул. Килешмәс җиреннән килешерсең.
Күнелле иде аларга шулай бергә-бергә утырулары. Сөйләшеп сүз, серләшеп сер бетәрлек түгел. Тик менә алда билгесезлек һәм үзләрен ни көткәнлекне белмәү генә, искә төшкән саен, җаннарын тырнап тора. Бу билгесезлекне аеруча, ир-ат буларак, Рафаэль авыр кичергәндер. Моны ул, әлбәттә, сиздермәскә тырыша иде. Кешегә сөйләргә оят бит—ул Ватан сугышында жинеп кайткан солдат, ярты Европаны фашизм коллыгыннан азат иткән данлы Совет Армиясе офицеры, югары квалификацияле очучы- истребитель. Хезмәт иткән җирендә иң яхшы кадрларның берсе санала. Эшләгән урыныңда гаилә корып, хатынын белән бергә яшәрлек кечкенә генә почмак табу да зур проблема булсын инде. Гарьләнмәс җиреннән гарьләнерсең...
25 нче июньдә эштән сон алар яшәгән бүлмәгә Рафаэльнең ин якын дуслары җыелып килде. Володя Балченков, Лева Лисин, Паша Кузнецов һәм Юра Крюков. Крюков күптән түгел генә өйләнгән булып чыкты, ул үзенен хатыны Кираны да алып килгән иде. Аз гына кызыл шәраб эчтеләр, ашадылар һәм Рафаэльнең мандолинасына кушылып берсеннән-икенчесе матуррак җырлар җырладылар. ‘'Катюша”ны, “Подмосковные вечера”ны һәм билгеле инде ул елларда гаять популяр булган кинодагы «Летчиклар жыры”н:
..Первым делом. первым делом самолеты.
Ну а девушки, а девушки потом...
Җыр үзләренә бик ошаса да, очучыларга кушылып җырласалар да, яшь хатыннар, назлана төшеп, ирләренә үпкәләгән дә булып кыландылар.
— Без нәрсә, шул тимер самолетлардан да кадерсезрәк мени инде хәзер,—дигән булды алар берсен икенчесе бүлдерә-бүлдерә.
—Жырнын сүзләренә игътибар итегез,—дип, шундук җавабын да тапты Рафаэль.—Жырда сүз кызлар турында ич, ә сез безнең кадерле хатыннарыбыз. Шулай бит, Юра..
Юра дустын хуплап, урыныннан ук сикереп торды һәм тост тәкъдим
итте:
— Безнен сөекле хатыннарыбыз өчен. Өйләнмәгән егетләрнен сөйгән кызлары өчен, аягүрә басып, терсәкне югары күтәреп, өч тапкыр "Урра белән...
Очучылар, кыядагы оядан атылып чыккан бөркетләр сыман, сикерешеп тордылар һәм нәкъ кушылганча башкарып та чыктылар. Кыхтарнын да күңеле булды, әлбәттә
Кич сизелми дә узып китте. Кунаклар таралышты... Ә тагы ике көннән Рафаэль үзенен Ленасын Саратов һава аланыннан Самара аша Уфага очучы самолетка утыртып озатып калды. Аерылганда бер-берләренә сер бирмәскә тырышсалар да, икесенең дә күзләрендә кайнар яшь бөртекләре иде. "Бергә булулары бик күнелле. әмма аерылышу бик яман" дип. юкка гына җырламыйлар икән ул...
19
һәр ике көн саен хат язышырга сүз куешкан иде алар Әмма Рафаэль ике көн узганны көтеп тора алмады Ленасыз узган бер көн дә озын-озак бер гомер сыман тыелды анарга. Очулардан әйләнеп кайткачтын да хат язарга утырды:
“Гүзәлем Лена!
Сина сагынычлы кайнар сәламнәремне җибәреп исәнлекләр теләп калам!
Белсәң иде, җаным, узган көнне сине озатып калу, синен белән аерылышу шул кадәрле кыен булды. Син утырган самолет күздән югалганчы баскан җиремдә катып карап калдым. Аерылышканда синен хушлашып кул изәвен күз алдымнан китми. Синен белән бергә узган коннәрнен һәр сәгатен, һәр минутын әллә ничә мәртәбә барлап чыктым бугай инде Син киттен. Һәм үзен белән бергә минем йөрәгем һәм җанымнын да бер өлешен алып киттен кебек тоела мина. Мин монда бер канатын югалткан кош сыман торып калдым. Башымны түбән салындырып һава аланыннан ялгызым гына, ерак диеп тормадым, җәяүләп кайтып киттем Трамвай һәм автобуслар да йөри иде югыйсә Утырасым килмәде, аларга утырсам, синнән ерагаермын кебек тоелды. Синен хактагы уйлар белән әкрен генә үз җаена атлауга ни җитә сон..
Саратовтан Разбойщинага автобус белән кайттым Үзебез яшәгән өйгә якынлашкан саен йөрәк тагы да ешрак, ашкыныбрак тибәргә кереште Бүлмәнен ишеген ачып керермен дә, ни гаҗәп, анда сине очратырмын кебек тоела башлаган иде. Өйгә кердем, үзебезнен бүлмәгә дә уздым Син юк. Өй карангы һәм тынчу. Син булмагангадыр. ул гел бушап казган, тып-тыныч... Йә, әйт. ни эшләргә һәм ничек яшәргә тиеш мин андый шартларда? Хуҗа хатын кайтканны көтеп утырдым да. анарга рәхмәтләремне тапшырып, үзебезнен кунакханәгә күчтем Анда да һичкем юк Очучы дусларым кайсы кая. күрәсең, шәһәргә китеп беткәннәр Кичке ашны бер ялгызым ашадым да. эч пошуын баса алмыйча, караватка барып яттым Минем хәлемә керептер, нәкъ шул мәлне һава шартлары да бозылып китте, янгыр сибәләргә кереште
Иртәгә без юлга чыгарга җыенабыз Саратовтан Куйбышевка пароход белән кайтачакбыз. Анда кайтуга мин Кинельдә квартир һәм синен өчен эш эзләргә керешәчәкмен
Ленам, инде үзен сөйлә: ничек кайтып життен■, Куйбышевга күчеп утырулар озакка сузылмадымы? Бик йончыткандыр инде Әнкәй- “карчык"нын хәлләре ничек анда, әйбәт кенә торганмы? Син тиз генә әйләнеп кайтмагач, көтә-көтә көтекләр булып беткәндер инде
Яңалыкларыбыз турында сөйләгәч, ничек, орыштымы сон үзеңне, әллә шатланды гынамы?.. Ничек кенә булса да миннән үзенә бик күп сәламнәремне тапшыр. Ә инде буш вакытың табылгач та китап кибетенә кереп мина дәреслекләр юлларга тырыш.
Үзен бик йончымадыңмы соң? Күбрәк ял итәргә, тазарырга тырыш инде, каникул вакытлары ич. Минем хакта бик уйлама. Ләкин шуны бел, син—минем бердән-берем. Буш вакытым булса, күнелем һәм уйларым синең белән генә булыр. Һәм, әлбәттә, кулымда китап булыр.
Кабат сәламнәр белән, исәнлекләр теләп һәм үзенне үбеп калучы Рафаэль дип белерсең!
29.06.53. Саратов (Разбойшина)”.
Жавап озак көттермәде. Хәер, җавап түгел, Лена да бер үк көндә, өенә кайтып җитмәс борын ук язып салган булып чыкты. Анда да ярату, Саратовта узган онытылмас көннәрне сагыну һәм юксыну хисләре иде. Һәм шул рәвешле, һәр ике көн саен бер-берсенә хат юллап торды алар. Язып салган хатка жавап килгәнне көтеп тормадылар, юлда ике яктан да икешәр хат булды берөзлексез. Ике ай чамасы шулай дәвам итте, сагыну һәм сагышлары кимемәде, торган саен арта гына барды.
Рафаэль язган хатларнын берсендә мондый юллар бар: “Гүзәлем-Ленам, тәүлектә егерме дүрт сәгать диләр, ә беләсеңме мин синен хакта егерме биш сәгать уйлый торганмындыр. Нәкъ шул кадәрле үк сагынам һәм сиңа таба омтылам. Үзем очкан самолет булып, ул да андый ахры минем бу хәлемне—маршрут Уфа тарафларына борылганда гадәттәгедән күпкә тизрәк һәм җиңелрәк оча кебек тоела ул миңа. Шул тимер канатлы дустыма утырып “эх" дигән арада кайтып кына җитәр идем дә бит яннарыңа, маршруттан аз гына да читкә тайпылырга ярамый шул безгә. Хәрби тәртипләрне үзен беләсең. Кош булырга иде ул... Кош булып, канатларым булса, ике дә уйламас идем, һәр көн синең янга очып барыр идем, ә икенче көнне таң белән кире яраткан эшемә очып кына әйләнеп кайтыр идем... Мина кош булып туарга кирәк булган. Кош булып булмады шул, гүзәлем-Ленам”.
Ленаның да күңеленә бик хуш килде Рафаэльнең бу матур, әмма тормышка ашмас хыяллары. Андый мөмкинлек булса, ул үзе дә бик озак уйлап тормаган булыр иде, мөгаен. Сагынды шул Рафаэльне, бик тә нык сагынды. Кош булып, канатлары булса, һичшиксез, ике дә уйлап тормастан бер-беренә каршы очар иде алар. Ә алар кеше булып туган. Кеше—сагынса да, саргайса да түзәргә тиеш икән.
Чираттагы хатларының берсендә Рафаэль Ленага бер гыйбрәтле мәхәббәт тарихы турында язып җибәрде. Кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тынла, дип язуы булгандыр инде.
Сугышка кадәр үк үзенең хәрби һәм профессиональ осталыклары белән бөтен илгә танылган Анатолий Серов атлы летчик була. Ул шактый ук билгеле һәм бик тә чибәр актриса Валентина Серовага гашыйк була һәм өйләнә. Бу кыз артыннан, дөньясын онытып, шул елларда Константин Симонов та йөргән һәм аңарга атап лирик шигырь цикллары багышлый. К. Симонов исеме һәм аның шигырьләре ни дәрәҗәле булмасын, актриса очучыга чыга. Һәм алар арасында легендага лаек чын ярату була. Мәхәббәт дөньяда бар нәрсәдән дә көчлерәк. Көннәрдән бер көнне летчикнын сәламәтлегенә зыян килә һәм аны ил җитәкчелеге, мәҗбүри рәвештә, көньяктагы санаторийларның берсенә юллый. Аерылырга бик теләмәсәләр дә очучы китәргә мәҗбүр. Ә актрисаның спектакльләре бара, кинога төшерүләр дәвам итә. Мәскәүдә тимер юл вокзалында күз яшьләре коеп хушлашалар.
Юлга чыккач та. һәр тукталыш саен поезддан төшеп, вокзаллардагы почтага кереп сөйгәненә телеграмма җибәреп бара Анатолий Серов Ул елларда поездлар акрын йөри һәм бик еш туктала торган була. Кыскасы шул. һәр ярты сәгать яисә кырык минут саен, очучыдан, үзен бик тә. бик тә яратуын раслаган телеграммалар алып тора актриса. Унлап телеграмма килә ярты көн эчендә. Һәм туктала...Телеграммалар килми башлый Пошаманга гөшә Валентина, үз-үзен кая куярга, ни эшләргә белми башлый. Бер сәгать уза шулай, ике сәгать, өч... Авыруга сабыша башлый актриса, кемнән сорарга, кая барып бәрелергә белми башлый Ул да түгел, күпмедер ара узгачтын. ишектә кынгырау авазы ишетелә. Ачса—ишек катында Анатолий үзе басып тора. Бар нәрсәне жинәргә әзер һәм куркусыз очучы яратуына, сагынуга түзә алмыйча, ярты юлдан кире борылып кайтып төшкән.
Валентина үзенен барлык мәшәкатьләренә һәм спектакльләренә кул селти дә шул ук көнне ире белән бергә икенче бер поездга утырып китеп бара санаторийга. Димәк, алар өчен мәхәббәт бар нәрсәдән көчле, өстен һәм югары булган. Ленаны тәмам тетрәнергә мәҗбүр итте, тирән уйларга салды бу мәхәббәт тарихы.
Рафаэль үзенен хатларын шигырь юллары белән башлый, шигырь белән тәмамлый торган булып китте. Лена исә анын хатларын болай да аерым бер дәфтәр ясап җыеп бара торган иде. Ә инде үзенә багышланган шигырыәрне һәрчак үзе белән йөртә торган куен дәфтәренә дә күчереп барды Әлеге дәфтәрне ул көненә, биш кенә түгел, аз дигәндә йөз мәртәбә ачып карый торгандыр. Дәфтәрнең беренче битендә Рафаэльнең фоторәсеме Һәм шигырьләр Алар барысы да анарга багышлап язылган Шунын өчен алардан да кадерлерәк шигырь юллары юк иде анын өчен. Тагар мәктәбендә укымагач, ул татар китапларын бик сирәк кенә кулына ала торган иде Рафаэльнен шигырьләре анарда татар теленә һәм татар әдәбиятына мәхәббәт тәрбияләде. Татар шигырснен нечкәлекләрен, бетмәс-төкәнмәс матурлыгын аңлауга юл ачты.
Рафаэль үзенең хатларында әйләнә дә бер фикергә кайта, әйләнә дә кайта—ир белән хатынга болай аерым яшәү мөмкин түгел! Лена үзе дә аңлый иде бу хакыйкатьне, аеры-чоеры яшисе булгач тормышка да чыгып торасы булмагандыр. Бер-берсенә тартылып яшәделәр, яратышып өйләнделәр һәм кияүгә чыкты. Ә нигә аерым сон алар?.. Анда—Рафаэль. Билгеле инде, ул эшен, хәрби хезмәтен вакытлы-вакытсыз ташлап китә алмый. Бик теләгән очракта да булдыра алмый ул бу эшне Отпускасы исә. бары тик ел ахырында, кыш айларында гына булачак. Ә Лена—Уфада, анын монда эш урыны бар. Рафаэль янына китсә—ул эшсез калачак Анда әле мәктәп ачылмаган һәм кайчан ачылачагы да билгеле түгел. Анын бит әле аспирантурага керү турындагы күптәнге хыялы да бар. Эшсез калса—стаж өзеләчәк. Өч ел педогогик стажын юк икән, сине һичкем аспирантурага алмаячак. Хәрби гарнизонда мәктәп ачылган тәкъдирдә дә югары уку йорты һичкайчан булмаячак Димәк, аспирантурада укып йөрүнен нинди мәгънәсе кала? Башлангыч мәктәптә укыту өчен гыйльми дәрәҗә сорамыйлар ’ Өнә бит нинди югалтулар кичерергә тиеш ул үзенен мәхәббәте хакына Шулар остснә, Лена китү хакында сүз кузгаткан саен, әнисенсн авыруы көчәя торган булып китте. Ул китеп барса, әнисе кем белән кала.
Уйласаң—башын әйләнерлек! Уйларынын очына чыгарлык түгел, чияләнгән төен сыман менә
26 июльдә Рафаэльга яна салынган фин йортыннан бер бүлмә бирделәр Бу шатлыклы хәбәр билгеле булгач та. ул үзенен бердәнберенә ашыгыч телеграмма сугып хәбәр итте. Хат озак иори ич. түзеп тора алмады. Өйләнлем. хатыным белән яшәр урыным юк. дип берөзлексез тукый торгач.
бирделәр анарга ул фатирны. Билгеле, хәрби хезмәттәге уңышларын да искә алмыйча булмагандыр. Чөнки СССРның хәрби һава көчләре командующие килү унае белән уздырылган күргәзмә очулар вакытында Рафаэль Смаков, бик күп асслардан да зуррак осталык күрсәтеп, җитәкчелекнең иң югары бәясенә лаек булды шул көннәрдә. Командующий әмере белән анын хакында, хәтта, махсус хәрби листок чыгарылды һәм илнең бөтен хәрби һава көчләре урнашкан частьларына таратылды.
Инде хәзер, шундый авырлыклар һәм казанышлар белән алынган фатирга күчеп бергә-бергә яши башламасалар, нинди кыен хәлдә калдырачак ул үзенең сөекле Рафаэлен. Гаиләләре булып та фатирсыз яшәргә мәҗбүр булган хезмәттәшләренә нинди йөз белән карарга тиеш була инде ул?..
Аннан тагы шунысы да бар—үзеңнеке генә булган аерым бүлмәдә яшәү Ленаның бик күптәнге хыялы иде. Уфадагы коммуналь квартирада әнисе белән икесенә бер кечкенә бүлмә иде аларның. Анда да үзләре генә яшәгәннәре булмады. Сугыш вакытында Ленинградтан эвакуцияләнгән заводта эшләүче кызларны керттеләр аларга. Сугыштан соң, әнисенең туганнары килеп тора башлады. Һичкайчан тынгылык булмады.
Рафаэль инде көн саен телеграмма суга анарга хәзер. Аларда бер үк сүзләр: “Кайчан киләсеңне хәбәр ит. Кинель тимер юл вокзалында үзеңне каршы алырмын. Яратып, Рафаэль”. Шундый эчтәлектәге өченче телеграмма белән аның чираттагы хаты да килеп төште:
“Кадерлем минем, Ленам!
Синең 1 августта язган хатыңны менә бүген алып укыдым һәм шундук җавап язарга утырдым. Синен хатың белән бергә әткәйдән дә хат алдым, бәйрәм өстенә бәйрәм дип тә әйтергә була. Ул сина да хат язып салган икән, алып укыгансыңдыр дип уйлыйм. Синең белән миңа бирелгән бүлмә белән кызыксынгансың, менә мин аның төгәл план-схемасын сызып җибәрәм үзеңә. (Буй-буй сызыклы дәфтәр битендә бүлмәнең җентекләп сызылган схемасы китерелә. -Автор искәрмәсе). 1—коридор, 2—күршеләр бүлмәсе, 4-5—шулай ук күршеләр бүлмәсе, аларның берсендә безнен врач яши, 6— монысы инде безнең бүлмә. Анын ике тәрәзәсе бар, ул тәрәзәләр зур, бүлмә бик якты. Вакытлыча кулланып торыр өчен өстәл һәм ике урындык таптым. Калган мебельләрне аннан-моннан тапкан такталардан үзем ясармын дип торам. Электричество якын араларда булыр дип өметләнәбез. Эчү өчен суны коедан китерәбез. Кое йөз илле метр чамасында гына. Ә хуҗалык кирәк-яраклары өчен суны машина белән елгадан ташыйлар. Киләчәктә водопровод та үткәреләчәк. Йортның тирә ягына агачлар утыртылган. Бер егерме елдан монда да, без синен белән Саратовта яратып йөргән, матур парк һәм бакчалар үсеп чыгачак. Әлегә исә ул агачлар минем тездән генә. Шуна күрә аз гына җил чыгып алса да монда ком бураны тузгый башлый.
Иртәгә Авиация көне—безнен бәйрәм. Сине дә ул бәйрәм белән тәбрик итәм, чөнки син дә авиациага турыдан-туры мөнәсәбәтле кеше бит инде хәзер. Син килгән көнне үк зурлап билгеләп үтәрбез, боерган булса, без ул бәйрәмне. Августтан да соңга калмассың дип көтәм, гүзәлем.
Сагынычлы сәлам белән, сине сагынып һәм үбеп, Рафаэлең!
8 август, 1953 ел.”
Көн саен хат яисә телеграмма алып торды Лена. Рафаэль аны чын- чынлап сагына иде. Ул да сагына, анын да күңелендә тынгылык юк инде күптән Ин гаҗәбе шул—эштә гаме калмады. Ярый, ул үзе ничек тә түзәр иде әле. Әмма Рафаэль бит гаять катлаулы техника белән эш итә Күңелендә
тынычлык булмагач, аны уйлап йокысыз төннәр уздыргач, аллам сакласын, төзәтә алмаслык хата ясап куйса. Юк-юк, әлбәттә! Андый уйларны еракка рак куарга тырышты ул үзеннән. Шулай да ул Рафаэль янында булырга тиеш! Анарга авыр һәм җаваплы эшендә ярдәм итәргә тиеш! Хатын-кыз шунсыз үзенен сөйгән ярын бәхетле итә алмый. Һәм, әлбәттә, үзе дә ул чын бәхетне бары анын янәшәсендә булганда гына таба ала. Тәвәккәлләргә кирәк дигән нәтиҗәгә килде Лена. Никадәр генә авыр булмасын, яраткан эшен, уку турындагы хыялларын һәм әнисен калдырып, сөйгәне—законлы ире янына китәргә карар кылды.
Икенче көнне иртән иртүк мәктәп директорына үзен эштән азат итүләрен сорап гариза кертте ул. Директор телсез калып торды бер мәл.
—Лена Рәхимовна, сез нәрсә, үз акылыгыздамы'7 Пычаксыз суясыз ич мине. Йә, кайдан табарга тиеш мин сезгә алмаш! Инглиз теле укытучыларына булган кытлыкны беләсез ич. Ашыкмагыз, калып торыгыз бер ярты елга гына булса да.
—Анлыйм хәлегезне, әмма булдыра алмыйм. Гафу итегез, мин законлы ирем янында булырга тиеш
—Сон чиктә, бер чиреккә генә булса да'7
—Бер чирек түгел, бер атна яисә бер көнгә дә тоткарлана алмыйм,—диде ул ике уйларга урын калдырмыйча.
Һәм юлга чыкты. Уфанын тимер юл вокзалында Ленаны күз төпләрен яулык очы белән сөртеп әнисе, ике малае белән анын бертуган абыйсы озатып калдылар. Нидер әйтергә теләгән сыман, ул утырган поездны таккан паровоз йөрәкләреңне ярырдай аваз чыгарып өч мәртәбә сузып-сузып кычкыртып җибәрде шунда.
Ахыры киләсе санда.