Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛ ДӘФТӘРЕ


ИКЕНЧЕ ДӘФТӘР (1956 ел)
Нинди фаҗига! Нинди аяныч хәл, коточкыч хәбәр! Әле генә Мәскәүдән Александр Фадеевның үзен-үзе атып үтерүен әйттеләр. Нәрсәдер язып та калдырган дип сөйлиләр. Нәрсә генә язган булса да, әдәбият өчен аны югалту—бик зур югалту бит ул. Максим Горькийдан сон ул совет әдәбиятын алга җибәрү, төрле милләт язучыларын зур әдәбият дөньясына чыгару өчен бик күп нәрсә эшләгән иде. Ни булган? Бәлки съездда Шолоховның, ана кадәр башкаларнын аны нахакка рәнҗетүләре башына җиткәндер? Бәлки каты авыруына түзә алмагандыр, бәлки шуның аркасында нервлары какшап үзен-үзе тота атмагандыр1
Белмим, ни генә булса да, бу яхшы фат түгел.
Безгә, күрәсен, нидер җитми, нәрсәнедер без Ленин өйрәткәнчә дөрес итеп уздыра алмыйбыз
Күпмилләтле барлык әдәбият өчен зур кайгы, зур фаҗига бу.
14 май, 1956.
* * *
Фадеев үлеменнән сон һаман да тынычланып булмый әле. Күңел шундый гирән акыллы, шундый талантлы кешенен алай көчсез кешеләр үлеме белән кинәт кенә, көрәшсез генә үлеп китүенә ышанмый. Ниндидер, аны бик тирәнтен рәнҗеткән берәр хәл булган, күрәсең. Анын башка юл таба алмавы бик аяныч хәл. Бик. бик! Ул бит бик көчле кеше иде.
24 май, 1956.
Бу көннәрдә М.да1 булдым. “Яшьләр журналын оештырырга кирәк, башка өлкәләрдәге татарларга гәзитә-журнал җибәрергә кирәк, аларны үз милли
телләрендә тәрбияләргә, социалистик аннарын үстерергә кирәк",—дигәч, коты чыгып мина
— Бу безнең эш түгел, ташла-ташла! Монда татар шовинистлыгы бар.—дип әйтте.
Йа Алла! Әгәр дә безнен заманда, менә хәзер нинди дә булса милләтче килеп ' Партия этлеклеге Мугин Мөдәррис Муса улы булуы мөмкин
'Джимы. Башы Ннче санда.
Язучы Гамәр Боши/юв Аккош
куле урманында 22 июль. 1972 ел
чыга икән, ул чын-чыннан ахмак кеше булырга тиеш! Без башка халыклар белән шундый дус яшәгән бер вакытта берәр кеше үзенең татары турында, аны башка халыклардан аерып алып уйлый икән—ул чыннан да ахмак, шыр тиле! Ничек алай булырга мөмкин? Халыклар дуслыгы шулкадәр күнелгә һәм тормышка сеңгән, аны бит күрмичә мөмкин түгел! Һәм без шулай яшибез дә.
5 август, 1956.
Күрәсен. мин тыныч кына яши алмамдыр инде. Иртә белән торуыма кичә нәрсәнедер дөрес эшләмәгәнмен, нәрсәдер күңелемне борчып торадыр кебек сизә башлыйм. Тагын нәрсәдер эшлисе калган, нәрсәнедер тиешенчә җиренә җиткерә алмаганмын кебек хис итәм Менә шул күп вакытны көн буена җитә. Кайвакыт шундый хәл минем үземнең эшемә генә түгел, бөтен оешманын эшенә бәйләнгән булып чыга. Әгәр мин Министрлар Советының рәисе булсам, ул вакытта шулай бөтенесе өчен борчылырга урын да булыр иде. Мин бит никадәр борчылсам да барыбер бөтен республика эшен яхшыртып бетерә алмыйм.
Тыныч кына яшәү анысы безнең идеал түгел, ул мещаннар хыялы. Шулай да. язучы кеше үзенен тирә-ягында тормышның азмы-күпме көйле баруына, халыкның нормаль тормышта яшәвенә ышанса гына үзен канәгать хис итә ала. Шулай булмаганда язуы бик кыен Менә бит нинди хәл: республиканың төньягында иген бөтенләй булмады. Көньягында берникадәр булган иле. хәзер дүрт айдан бирле яуган янгыр булган кадәресен дә черетеп бетерә. Колхозчыларның тормышы рәтләнә, көйләнә дип торганда алар тагын шул 150-200 грамм белән калачаклар Күреп тордык, алар бит ел буе эшләделәр! Ел буе төн йокыларын кызганмыйча кырда, урманда, болында булдылар. Иген булмаганга анарның гаебе юк бит. Шулай булуга карамастан, иген начар булды исә. моның авырлыгы ин беренче нәүбәттә авыл халкы өстенә төшә.
Кайчан без иген уңышын күккә ялвармыйча гына, үз көчебез белән генә хәл итә алырбыз икән?
Ай-Һай. кайчан булыр икән ул хәл? Ләкин ана ирешергә кирәк!!..
28 октябрь, 1956.
Күптән борчып йөргән бер кичерешемне языйм әле.
Мин быел правление рөхсәте белән өч ай чамасы вакыт читтә йөрдем Яна әйберемне язмакчы идем дә. анарга әллә ни вакытым калмады. Бердән. Башкортстанда Муса Жәлил пароходында байтак вакыт узды. Уфага да кереп чыктым. Аннан, картая төшкән тәнгә бераз ял да кирәк бит инде. Кәримә белән Сочига дәваланырга киттем. Үзем өчен түгел, Сочинын дымлы, бөркү һавасы миңа ошамый. Кәримә өчен диярлек бардым. Әйдә, дингез буйларын. Кавказ тауларын күрсен. Анын өчен яңалык бит ул. Кайтышлый Мәскәүдә дә туктадык, анда да байтак нәрсәләр күрде, авыл хуҗалыгы күргәзмәсендә булды. Ана кадәр бер ай чамасы Ютазы районында Иске Зирекле һ.б. авылларда да булдым, элек булып узган авылларда да йөргәләдем. Язучыга берсе дә артык түгел.
Ярый, шулай итеп өч айга якын йөреп кайттым. Азмы-күпме ял да иткәнмен инде. Кайтып төшсәм, мина бик сәер генә карап куйгалыйлар. аңлашылмастай гажәп сүзләр әйтәләр Әйтерсен. мин югында монда ниндидер мин аңламаслык гажәп нәрсәләр булган! (Язучы кеше кайвакыт иптәшләренең күз карашыннан да күп нәрсә анлый бит ул!)
Ниһаять, мина әйттеләр. Мин югында партия оешмасының ябык җыелышы булган икән. Шунда шәхес культы турында доклад булган, анда мине бик каты
“иләгәннәр”.
Ярый. Союзда эшли башлаганнан бирле мин һәр мәсьәләгә мөмкин кадәр тыныч карарга өйрәндем, объектив фикер йөртергә, кызмаска, һәр мәсьәләне кызмыйча, дөрес хәл итәргә гадәтләнә башладым (Чөнки минем үзем белгән гаебем юк. гаебем бар икән, аны мина ап-ачык итеп әйтергә тиешләр дип уйлыйм). Нәрсә булган? Дүрт-биш кеше чыгып мине бик каты тәнкыйть иткәннәр Кайберсе мине бюрократ 142
дип атаган. 3-4 аи буена без аны монда бөтенләй күрмибез дип әйткән Ихтимал, анысы дөрес тә булыр. Ләкин мин өч айга ижат командировкасына киткәч, мине монда очрата алмаулары бик табигый. Бик гажәпләндергәне Кави Нәҗми чыгышы булды (Соныннан беркетмәне укыдым, өстәп иптәшләр дә әйттеләр)
Җыелышта булган иптәшләр әйттеләр: күрәсен, сезнен ике арагызда бик зур дошманлык булырга тиеш, Кавинен чыгышыннан шулай аңлашылды, диделәр. Менә шунысы бик гаҗәп: минем бит Кавигә бер нием дә юк! Мин ана дошман түгел, минем ана бер дошманлыгым да юк. Шунысы гажәп: нигә ул мина дошман икән? Кави Нәҗми, Афзал Шамов, Мәхмүт Максуд, хәтта Мирсәи Әмир. Фатыйх Кәрим һәм тагын кайбер татар язучылары әле мин авылда эшләгән вакытта ук. гомумән, әллә кайчан ук язучы, алай гына да түгел, танылган, зур язучы иделәр Мин аларнын әсәрләрен укып үскән кеше, алардан азмы-күпме өйрәнгән кеше Кави Нәжминен, 1932 елларда булса кирәк, хәтта мина кайбер кинәшләр дә биргәне бар. Ул аны үзенен хатында да язган иде. Мин бер дә ялагайланмыйча ап-ачык әйтә алам: Кави Нәҗми татар совет әдәбиятынын башлангыч чорында бөтен татар совет әдәбиятының үсешенә зур йогынты ясаган кеше, үзенен тоткан урыны, күрсәткән хезмәте булган кеше. Шунлыктан, 1954 елда Бөтенсоюз язучыларынын II съездында мин беренче булып ана речь белән чыгарга тәкъдим иттем
Аннан сонгы чорда да мин яшь язучыларны тәрбия мәсьәләсендә, гомумән, барлык язучыларның әдәби осталыгын күтәрү мәсьәләсенә Кавине тартырга тырыштым Кайбер җыелышларда “Син елга бер генә мәкалә белән чыксан да бик яхшы булыр иде” дип әйткәләдем. Ләкин мәкалә яки кинәш урынына, ул мина яшел гимнастерка кесәсеннән врачларның басым турындагы белешмәсен генә күрсәтә иде.
Ул элекке квартирасыннан яхшы квартирага күчте Анын өстеннән самолетлар очып йөргәнне яратмыйча, тынычрак урынга күчәргә теләде Анда да минем ярдәмем тиде. Союз рәисе һәм Верх. Совет депутаты буларак, мин өлкән кешебездән аны яхшырак квартирага күчерүне үтендем. Ул вакытта югары сфераларда минем сүзем ансат үтә иде. аны бер айдан ук ин яхшы квартирага күчерделәр
Бервакыт, Татарстан Вер Советның чираттагы сессиясе ачылыр алдыннан төнлә белән сәгать 1дә мине бер оешмага чакырып Сессияне ачарга тәкъдим иттеләр (Без ул вакытта икебез дә лауреат идек). Бердән, речь сөйләүләрне җенем сөймәгәнгә, икенчедән язучылар арасыннан Кави мина караганда, һичшиксез, авторитетлырак һичшиксез дәрәҗәлерәк язучы булганга мин, күзем яхшы күрмәүне һ б сылтау итеп, сессияне ачуны Кавигә тапшыруларын үтендем Чыннан да. төнлә сәгать 2дә аңа машина җибәреп алдырдылар, сөйлисе язуны бирделәр, икенче көнне сессияне ул ачты.
Әгәр Кави уйлаганча, мин үземне генә кайгырта торган кеше булсам, мин анда нигә үзем эләкмәс идем, нигә Кавине тәкъдим итәр идем икән'
Ул партия җыелышында мине "төрле республика җыелышларында чыгышлары аз",-дигән Нигә мәгънәсезгә сөйләнеп йөрергә? Мин мәгънәле чыгышларны гына яратам. Әгәр мин язучыларны кайгыртып чыкмаган булсам, 400 менгә төшереп клуб та эшләнмәгән булыр иде 400 мен сумлык дача да салынмаган булыр иде
Әгәр Кави минем Верх Совет депутаты булуымны ошатмый икән, мин анысына берни дә әйтә алмыйм Чөнки анысын миннән сорап тормыйлар Язучы буларак та мин Кавидән көнләшмим Чөнки анын үз юлы бар. минем—үз юлым Анын уз укучылары бардыр Мин анын артыннан иярергә теләмим, әйдә, бара бирсен Анын иҗат стиле, анын геле-минсм өчен идеал түгел Мин лирик язучы, ә ул- публицист Мин татар әдәбиятынын беркем дә уза алмаган классигы Галимҗан Ибраһимовтан гына өйрәнә алам.
Гомумән, мин әдәбиятта ниндидер интригаларны, кешенең, бигрәк тә язучынын үзе югында гайбәтен сатуны яклый алмыйм Минем иҗатым турында, яки үзем турында берәр нәрсә әйтәссн килә икән, туп-туры үземә әйт, үзем булган җыелышта әйт, коридорда гайбәт сатып Йөрмә
■ С уз ЯЗУЧЫ м|) Сокныкын Тукай клубына капиталь |кмоит ясату һән Аккош күленд* ижат йортлары салдыру турында бара
Өлкән язучыларнын вак-төяк гайбәтләр белән шөгыльләнүен ишетү бик рәнжетә торган нәрсә. Моннан соң андыйны ишетмәсәк бик тә яхшы булыр иде Әйдә, шулай булсын дип ышаныйк!
8 декабрь, 1956.
Тагын бер гадәтем яисә холкымнын бер шундый үзенчәлеге бар икән әле: әгәр берәр кеше минем идеалымдагыча ук булмаса. минем ана күңелем суына. Дөресен әйткәндә, бик тиз суына. Нинди мисал китерергә кирәк икән? Моңа мисаллар яисә үрнәкләр бик күп.
Минем сенел тиешлеләрдән берсе, яхшы укьггучы булырга тиешле кешеләрдән берсе, мәсәлән, үзенең эше, үзе белергә тиешле нәрсәләр белән кызыксынмый. Минем менә шуна женем чыга! Әйе, мин аңа инде бүтәнчә карый башлыйм
Менә бүген мин безнең әдәбиятыбызның тарихында беренче тапкыр чыккан “Татар шигыренең антологиясе”н алып кайттым. Бик зур шатлык бит инде
бу! Аның бит моңарчы безнең тарихыбызда булганы юк. Менә мин кайткач ук бу авылдан килгән әдәбият укытучы сенелемә шушы китапның төрле урыннарыннан үрнәкләр укый баш- ладым Дәрдемәнд, Гыйффәт туташ, Думави, Емельянов... Минем сеңелем болар турында да, аларның шигырьләрен дә элек укый алмаган. Димәк, ул алар белән кызыксынырга тиеш иде бит! Ә ул чәй эчүен дәвам иттерде, артык
кызыксынмады. “Безгә аларны укытмадылар!”—дип утыра. Укытмасалар, менә хәзер укырга була бит инде!
Димәк, ул программада һәм тагы шундый кәгазьләрдә ниләр язылган булса, шуларны балалар белән үтә дә. башкаларында, ягъни программага кермәгәннәрендә, анын эше юк. Нигә? Чөнки дәреслекләргә, программаларга кермәгәннәр турында аннан сорамыйлар бит!..
Нинди аяныч! Нинди ярлы, нинди чикле бу кешеләр! Шунысы бик кызганыч, алар бит үзләре моны белмиләр. Димәк, моннан сон да алар шундый бик чикле, бик тар, йомык кеше булып калачаклар Алардан тәрбияләнгән бала ничек кин карашлы, ничек кин колачлы була алсын?!
30 декабрь, 1956.
Бүген мина шактый ук авыр кичерешләр уздырырга туры килде. Нилектән?
Баштан ук башлыйм инде Быел яз көне Кави үлде. Мин рәис вакытта бу инде алтынчы үлем иде. Кави минем турыда шактый ук вакыт начар уйда булса да. минем күңелемдә ана карата нахак рәвештә рәнжетелүдән башка берни дә булмады. Мин анын минем хакта ялгыш уйда булуының сәбәпләрен белгәч үк аны күңелемнән гафу иттем. Соңгы вакытта ул моны үзе дә аңлады. Иң соңгы күрешүебездә без инде аның белән якын дуслар булып аерылышкан идек. Кави үлде. Тормышының, иҗатының ин парлак вакытында үлеп китте. Әдәбиятка күп әсәрләр биргән, татар совет әдәбиятының үсешенә кулыннан килгәннең берсен дә кызганмыйча, һәммәсен дә биргән күпкырлы язучы иде. Ул хәзерге буын язучыларны Шәриф Камаллар. Һади Такташлар белән бәйләүче өлкән язучыбыз иде.
Ул жәрәхәт азмы-күпме яра белән тартыла гына башлаган иде, Мәскәүгә декадага киттек. Бик дулкынланып бардык. Чөнки беренче декада иде, чөнки без зур әдәбиятнын, зур әдәби мирасның вәкилләре булып бара идек. Без ул әдәби мирасны саклый беләбезме, шундый зур мираснын лаеклы варислары булып бара алабызмы?
Менә бардык. Беренче көннәре яхшы гына узды кебек. Мәскәү безне яхшы каршы алды, алкышлады, тәбрик итте
Әмма икенче көненнән үк фажига башланды.
Союзлар йортынын Октябрь залында татар шигыре кичәсе бара иде. Башта бүтән шагыйрьләр чыкты Алардан соң Бари Рәхмәт чыкты. “Әби белән бабушка сын укыды Аннары "Бабай белән дедушка”сын, тагын берничә кечкенә шигырен укыды Мәскәүнен яшьләре, укымышлысы Бари агайны гөрелдәтеп кул чабып, соклангыч бер алкыш белән каршы алдылар. Монда Бари абзый гына түгел, без барыбыз да дулкынландык, безгә кыен да, рәхәт тә иде. Менә бер чыкты, ике чыкты, өч чыкты Ниһаять, үкереп торган залнын комсыз теләген берникадәр канәгатьләндергәннән сон урынына барып утырды. Ләкин барып утыруына ничектер инә башлады, башы бер якка авыша башлады. Президиумда утыручылар аны идәнгә егылып төшкәнче бик кыенлык белән генә тотып калдылар. Сәхнә артына алып чыгып салганнан соң галстугын-фәләнен чишеп җибәрдек, вак-төяктән бушаттык Бари агай икс мәртәбә авыр итеп сулады да, ничектер кинәт тынып калды. Мин инде "бу бераз гына булса да сулыш ала башлады” дип уйлап, яулыгымны суга чылаттым да анын мангаена, йөрәгенә куйдым. Ләкин ана карап ул жантанмады, ничектер бик хәвефле рәвештә тынып калды Врач килде, күзләрен ачып карады. Күзенен "кешеләре хәрәкәтләнми, катып калган иде Врач "бу үлгән" дип әйтеп салды Ләкин минем картнын үлүенә ышанасым килми иде Ачуым һәм ничектер женем кузгалып “Син врачмы? Нигә алай дип әйтәсен?” дип сорадым Яшь кенә бер ханыммы яисә кызмы “Әйе, мин врач, мин башкача әйтә алмыйм, карт үлгән!"—диде Мин рәис булган вакытта җиденче язучы минем үз кулымда үлде.
Нишләргә? Залда шау-гөр килеп концерт бара, кул чабатар, көләләр, гүлиләр Ә монда, сәхнә артында ин карт язучыларыбыздан берсе үлеп ята
Бераздан ук хөкүмәт комиссиясе оешты, икенче көнне цинк табутка сатып үз аягы белән килгән карт язучыны самолет белән Казанга озаттык Бүген борчыган нәрсә әле аннан да башкарак иде
“Өлкә”гә барып үзебезнең иптәшкә, җитәкче иптәшкә керсәм, анда Г Г 1 утыра Юк, аннан түгел, декададан ук башларга кирәк.
“Туй үпкәсез булмый" ди татар. Бик дөрес икән ул. Декадада мина бик күп кеше үпкәләде Дөресен генә әйткәндә, күбесе урынсызга үпкәләде Орденның кечерәген биргән өчен дә, банкетларның зурысына яисә кечкенәсенә билет җитмәгән очен дә—барысы очен дә мина үпкәләделәр Ихтимал, минем дә гаебем булгандыр, мине кайбер иптәшләргә үзенен хезмәтенә, әдәбиятта тоткан урынына лаек орден яисә исем алу өчен тиешенчә сугышып җиткермәгәнмендер Мәсәлән, мим Риза Ишморатка дәрәҗәлерәк орден бирүне кирәк табып, аны беренче исемлеккә керткән илем Ул "Хезмәт Кызыл Байрагы" алырга тиеш иде. шулай ук Әхмәт Фәйзи лә Ә аларга тегендә, югарырак урында башкачарак караганнар, минем фикер белән исәпләшмәгәннәр Ә мин исә үзем биргән исемлектәгечә булу ына ышанып, соныннан аны тикшермәгәнмен, үз фикерем өчен ахырына кадәр көрәшмәгәнмен
Ярый, барып кердем, тегенди-мондый йомышларымны үтәдем, шуннан сон Г Г әйтә “Менә мин как-раз Г Бәширов өстеннән жалоба белән килдем" ди Шуннан сөйли башлады: "Гомәр Бәширов минем дошманым Мин хәтта ул кергән бәдрәфкә дә кермәячәкмен"
Кешеләрнең күзе шар булды Ничек инде ул, атлә кайчаннан дус кешеләр, ничек болай кинәт дошман булып китте?
Менә шуннан китте инде “Ул мине батырырга йөри, ул тагар балалар әдәбиятын бөтенләй юкка чыгарды, фалән дә фәсмәтән
Йә, Аллаһ. нигә мин Гариф Гобәйгә дошман булыйм икән ’ Нинди сәбәп1 Анын
1 Гариф Гобай, язучы
минем юлыма аркылы төшкәне, минем йә анамны, йә атамны үтергәне юк. Нигә дошман булыйм? Менә шул турыда бәхәсләшеп әллә бер. әллә ике сәгать вакыт узды.
Монда төп хикмәт, күрәсең, шунда: Гариф Гобәй үзен хәзерге татар балалар әдәбиятының классигы итеп таный, ягъни анын бер кимчелеге дә юк. ул һичшиксез, һичбәхәссез классик Аны тәнкыйть итәргә ярамый, ул хәзер тәнкыйтьтән өстен тора Ә мин аны тәнкыйть иткәнмен дә. ул аны. ягъни Г Г.не бөтенләй бетерү, эштән чыгару дип аңлый. Аннары шунысы бик гажәп: бөтен татар балалар әдәбиятын тәнкыйть итүне ул үзен тәнкыйть итү дип кабул итә.
29 июнь, 1957.
* * *
Кенәр кешесеннән бик тә гыйбрәтле һәм шул ук вакытта кызык сүз ишеттем
әле.
Быел Габдулла Тукай исеме элекке Кызыл Юл4 районына бирелде бит Моны Әтнә районынын кешеләре бер дә ошатмаганнар. Имеш, ничек инде ул болай? Тукайның туган ягы. хәтта туган авылы безнең районда бит. Шунысы яхшы, дөресен әйткәндә, хәтта бик тапкыр да жавап биргәннәр.
Элекке "Кызыл Юл”, хәзерге Тукай районыннан Әтнә районына берәү кунакка барган. Шунда Әтнә кешеләре моннан үзләренең ризасызлыкларын белдергәннәр Тукай бездә туган, анын исеме безгә бирелергә тиеш иде, дигәннәр. Кызыл Юл районыннан барган кеше әйткән: Тукай сездә туган тууын да. сез бит аны бала чагында Казанга алып барып. “Кемгә бала кирәк, асрамага бала бирәбез".—дип Казанда калдырып кайткансыз. Ә безнең район кешеләре аны Казаннан кайткач үз балалары кебек тәрбияләп үстергәннәр,—дигән. Шуның белән Әтнә районы кешеләренең авызы томаланган.
12 декабрь, 1957.
* * *
Күңел бик нечкәрә башлады минем. Берәр монлы җыр ишеттемме, кызганыч хәл сөйләделәрме, яисә, мәсәлән, берәр тантаналы вакыйга буламы минем күздән яшь килә башлый “Кәккүк”не. “Гөлҗамал"ны, “Зиләйлүк"не минем күптән үк инде жыламыйча тыңлый алганым юк. Кайвакыт бик авыр, читтән тыш авыр була Күнел сыкрый, хәтта гасабилек тәмам югары ноктасына менеп җитеп башым авырта башлый. Әгәр үз иркемдә генә яшәсәм, ихтимал, мин аны җиңәр дә идем, әмма хәзер кыенрак булыр инде.
Хыялым бик матур, киләчәгемә, иҗатымның тагын да үсәчәгенә ышанычым бик зур иде. Язучыларның IV съездыннан сон тыныч кына союз эшеннән төшеп калып, барлык көчемне иҗат эшенә бирмәкче идем. Әлеге яна башлаган әсәремне язып бетерергә җыена идем. Авылга китәрмен дә халык арасында яшәрмен, шунда язармын дигән идем. Планнарым эшләнеп беткән кебек иде инде. Һич көтмәгәндә, эшләр менә болайга борылып китте.
Хәзер нишләргә инде? Язучылыкны ничек дәвам иттерергә?
Билгеле, ижат эшен туктату турында бер генә түгел, хәтта ярты гына сүз дә булырга мөмкин түгел. Ул минем өчен үлем белән бер булыр иде.
Хәзер хикмәт вакытны оештыра белүдә. Ничек итеп оештырырга? Барлык көчне, барлык белемне һәм сәләтне шул әсәрне тәмамлауга ташларга кирәк. Ул минем барыбер төп максатым булып калырга тиеш.
Бәлки бик иртә ятып, бик иртә торырга кирәктер? Бәлки башкачадыр. Ничек кенә булмасын, бу теләкне, һичшиксез, тормышка ашырырга кирәк.
15 декабрь, 1957.
Шулай итеп, туганкай, менә 1958 елга да чыктык инде.
Хәтеремдә: 1940нче елда мин шушы көндәлекнең беренче китабында бераз моңсуланып “Яшен җиткәч кырыкка, к... китә шырыкка" дигәндәй бер нәрсә
4 Ул елларда Кушлавыч авылы Әтнә районына.ә Яна Кырлай авылы Кызыл Юл.( Габдулла Тукай) районына кергән.
язган идем Ул чакта мина 40тан узгач инде картая башлыйсын, анда инде алләни эшләп булмас кебек тоелган иде. Хәзер менә мина 57 яшь тула, әмма үземне карт итеп хис итмим ләбаса!
Кырык яшемдә үземне бәлки мин тагын да яшьрәк хис иткәнмен, әмма мин хәзер дә карт кеше түгел, юк!
Аннан сон хәтер начарлана бара. Язучы өчен монысы бик куркыныч әйбер Чөнки язучыга бик күп нәрсәне хәтерләргә кирәк, бөтен бер романны аерым каһарманнары, төрле тормыш маҗаралары белән һәммәсен дә истә тотарга кирәк Менә шул нәрсәдә аксамасам ярый инде. Юкса бит бер нәрсәдә яза алмаска мөмкин Язучы өчен бу фаҗига. Минем түрә булып яшәвем кемгә кирәк'.’ Чөнки түрә булып кем дә утыра ала. ә язучы ул башка нәрсә. Теләсә кем язучы була алмый Анын өчен, һәркем белгәнчә, талант кирәк! Талант! Ә талант дип әйткән нәрсә ул сирәк очрый. Миндә ул нәрсә бар. Һичшиксез! Әгәр мөмкинлек булса, ягъни вакыт булса, мин тагын күп нәрсәләр яза алган булыр идем әле
1нче гыйнвар. 1958ел.
Йә. Гомәр! Янасаланын Бәшир абзый малае’
Иртәгә бит бик зур вакыйга булачак, сине СССРнын ин югары киңәшмәсенә чын вәкаләтле депутат итеп сайлаячаклар Син шул вакыйганың бөеклеге, чиктән тыш бер вакыйга булуы турында уйлыйсынмы, әллә, моннан элек сайланган булганлыктан, ул турыда уйламыйсындамы? Юк. уйлыйм мин. бик уйлыйм Менә шушы арада гына сигез районнан йөреп кайттым Сигез район үзәгендә, бер совхозда. МТСта, өч мәктәптә булдым Мине һәркайсында илнен зур кешесе итеп, язучы итеп каршыладылар. Ләкин мин яшь кеше, башы унышлардан әйләнә торган кеше түгел бит инде. Башым муенымда нык утыра, мине андыйлар гына чыгырымнан чыгара алмаячак. Сайлыйлар икән, мине Гомәр Бәширов булган өчен генә сайламаячаклар, бәлки татар совет әдәбиятынын. димәк, шулай булгач бик күп милләтле совет әдәбиятының вәкиле итеп сайлаячаклар. Шулай булгач, син Гомәр туган, бер дә кәперенмә. Сине Габдулла Тукай. Муса Жәлил. Гадел Кутуй. Фатих Кәрим, өчен дә сайлаячаклар, ә Гомәр Бәширов булган өчен генә түгел. Шулай итеп шул. синен әлләни мактанырлык, бигрәк тә кәперенерлек бер нәрсән дә юк Синнән бик югары торган Галиәсгар Камал. Һади Такташ та ул дәрәҗәгә ирешмәгән Г. Камал “Кызыл Татарстан "да игъланнар бүлегендә эшләгән. Һади Такташ “Азат хатын"нын ин гади әдәби хезмәткәре генә булган Муса да. хәтта хәзер бөтен дөньяга шаулаган Муса Жәлил дә шәһәр советы депутатыннан югары күтәрелә алмаган Ә синен дәрәҗәң әнә кайларга таба китте! Билгеле, әгәр ул иптәшләр, әдәбиятыбызның ул бөек кешеләре исән булган булсалар, синен урынында алар булырга тиеш иделәр Г. Ибраһимовны әйткән дә юк. Ул. ихтимал, хәзер СССР Фәннәр Академиясенең член корреспонденты, хәтта академигы да булган булыр иде
15 март. 1958.
* * *
Әле генә Фатих Хөснидән кайттым. Мәрфугасы өйдә юк иде. кечкенә бүлмәсендә икәү генә утырдык Шул бүлмәнең бер стенасында хужанын әллә кайчан төшкән бер рәсеме бар. Арткы планда ниндидер куе болытлар, шул фонда Фатих үзе бераз гына түбәнрәк карап, нәрсәләр турындадыр хыялланып утыра Яшь чагы ате. чәчләренә дә чал кермәгән Мин аны үземнең якташым итеп яратам. Чөнки ул чыннан да минем якташым Ян ил урманын чыгуга—анын авылы Без анын белән бала чактан ук бер туфракта үсеп, малай чакта тышка чыкканда бер үк йолды парны күреп үскәнбез
Әмма мин аны якташ булган өчен генә түгел, бәлки зур язучы, талантлы художник булуы очен, авылча беркатлы булуы өчен яратам Гәрчә беркатлы дип әйтүем үзе беркатлы. Итәрсен беркатлы крестьян агайны’ Ул шундый хәйләкәр, шундый катлаулы, шундый зирәк’ Ф Хөсни дә шулай Крестьян агайнын ин нечкә хәйләләренә, ин төгәл исәп-хисапларына кадәр анда һәммәсе дә бар
Бетен очен Ф Х.нен башка ягы кадерле—ул зур талантлы кеше Әгәр гел ягыннан
тикшерә китсәң, ул. ихтимал, безнең сонгы елларда телебезне баетучылардан ин көчлеседер.
Әле моннан 5-6 ел гына элек анын теле гомумән әйбәт тел, шома һәм бай тел генә иде. Менә бу соңгы әсәрендә ул телне чын художникларча эшкә җигә башлады. Хәзер аның теле гомумән бай. гомумән матур, гомумән шома тел генә түгел, бәлки төп геройларның холкын, фигылен ача торган тирән эчтәлекле, үзенчәлекле телгә әверелде. Ул телнен бөек көчен, анын гажәеп мөмкинлекләрен тирән итеп анлый башлады, алай гына да түгел, образлар теле аша анын моңарчы бүтәннәр әйтеп бирә алмаган соклангыч матурлыкларын ача башлады. Фатихның шушы үсеше өчен мин бик шат. Анын теле белән язылган әсәр сонгы вакытта бездә юк иде әле Хәерле юл сина. Фатих якташ!
11 апрель, 1958.
* * * *
Ниһаять, бүген Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Ниһаять дим. чөнки бу бик күптән көтелгән зур, биниһая зур вакыйга! Советлар Союзындагы һәрбер халыкнын үзенең зур кешесе бар.Ул кешеләр халыкларның хәзерге үсешләрен, хәзерге тәрәккыятләрен хәзерләгәннәр. Әгәр алар булмаган булса, ихтимал, без бу дәрәжәгә җитмәгән дә булыр идек. Шунлыктан боларның әһәмияте безнен хәзергебез өчен генә түгел, киләчәгебез өчен дә бик зур. Чөнки без бит, дөресен генә әйткәндә, шулар башлаган баскычны дәвам итәбез.
Халык бик күп иде. халыктан да бигрәк чәчәкләр күп иде. Чәчәкләр, белсәгез, тормыш һәм бәхет билгеләре.
Менә безнен алдыбызда шактый ук биек пьедесталда Габдулла үзе басып тора. Бәлки ул нәкъ элекке Габдулла төсле үк түгелдер, ихтимал, ул ошап ук җитмәгәндер. Ләкин хәзерге буын аны безнең халкыбызның сөекле шагыйре итеп кабул итте. Ана бик озак кул чаптылар. Китапмы, дәфтәрме тотып тора. Үзе йөргән урамнарда басып тора. Бәлки ул үз халкының киләчәген, анын башкаласы булган Казанны мондый дип күз алдына китермәгәндер. Әмма яна буын аны менә шулай итеп төзеде. Әгәр Габдулланың бөтен тормышын һәм иҗатын күз алдына китерсәң, анларсың, ул халыкка, барыннан да бигрәк үзенен татар халкына яхшы тормыш, бәхетле тормыш теләгән, анын бөтен иҗаты әнә шул бөек максат белән илһамланган.
Тукайлар күп булмый бит ул. Менә шул бер булганы шәһәрнен уртасында күз алдына килеп басты. Инде көтик: татар халкының тагын бер Тукае килеп чыкмасмы икән?!
9 август, 1958.
* * *
Бүген минем кызымны үзенә алып китәргә теләүче кеше5 килде Ни дип әйтәсең, карап торуга чибәр генә бер яшь кеше. Сөйләвенә караганда, тормыш кыенлыкларын да аз күрмәгән булса кирәк. Кимсенеп тә яшәгән, үзенен ипиен вакытында бик кыенлык белән тапкан. Сугыш елларында черегән, өшегән бәрәнге дә ашап үскән. Аннан сонгы гомере дә шикәр белән май эчендә генә узмаган. Гомумән, азмы- күпме дөнья күргән кеше дип әйтергә була. Бу яклары аның файдасына сөйли Төскә-биткә дә ярыйсы гына.
Ләкин. . Ләкин дип әйткән бер сүз бар бит әле. Ләкин кем ул? Анын рухи байлыгы нинди, холкы-фигыле ничек, тормышка карашы ничек? Ул ягын, борынгыча әйткәндә, алла үзе генә белә. Хәер, әгәр алла чыннан да булган дип гөман иткәндә, алла үзе дә белә алмаган булыр иде. Чөнки дөньяда анын бәндәләре шулкадәр күп. хәтта алла да барлык кешеләрнең дә холкын-фигылен белеп бетерә алмаган булыр иде Әлеге шул борынгылар сүзе кала: хәерле булсын инде.
14 февраль, 1959.
Ике шагыйрьнең шактый ук унышлы чыккан эпиграммалары искә төште. Әйдә, теркәлеп калсын әле. Бәлки соныннан ул кайбер нәрсәләрне анлатыр6
Ул вакытта авыл укытучысы,соныннан галим һәм язучы Мөхәммәт Мәһдиев.
* Эпиграммалар Батыев Салих Гыйлемхан улына багышланганнар.
Уйный ягмыш безнең белән усал уен.
Килә дә гел Батый, бутый Идеп буен.
(С.Баттал)
Икенчесе:
Күрә идем элек аны әти кебек.
Хәзер инде курам аны Батый кебек
(Ә.Исхак)
2 сентябрь, 1959.
Гагын бер елдан мина 60 яшь тула. Менә шуна борчылам 60 яшь булганга
түгел. 60 ел эчендә мин халкыма нәрсә бирә алдым9 Менә нәрсәдә хикмәт!
Бик озак уйлыйм, бик озак! Әле болай уйлап карыйм, әле тегеләй Ләкин соңыннан берсе дә ярамый, бөтенесен яналам башларга кирәк була. Бәлки ижлт газабы шулдыр инде ул? Бер эпизодны бирү очен анын кырыкмаса кырык вариантын эшләргә, уйларга кирәк.
Кайбер кешеләр I ел эчендә роман язып чыгалар. Бәлки алар бик талантлыдыр9 Мин алай ук талантлы түгелмен? Ихтимал.
Әгәр дә мин шушы уйлаган әсәремне язып бетермичә үлем китсәм, бу хәл бик үкенечле булачак
Бик, бик! Мин халыкка нәрсәдер биреп бетермәгән булам бит' Алай бурычлы булып калырга минем хакым юк. Чонки минем артымда бик талантлы язучылар унлап, егермеләп чират тормыйлар
Бу әсәремне язып бетермәсәм. мина үлгәннән сон терелеп яңадан монда кайтырга туры киләчәк. Уйла син моны, уйла!
19 сентябрь, 1959ел.
Бүген Фатих Хөсни үзенен “Литерагурная газста"га язган мәкаләсен кереп укыды. Бер колагым белән аны тынлап, икенчесе белән дөньяны тынлап тордым, чагыштырдым Элек татар язучылары азмы-күпме русча белгәннәрдер инде Әмма болай бөтен дөньяга чыгарлык мәкалә яза алмаган булырлар иде Бу бик притимив чагыштыру инде Шулай да монда уйланырлык бик күп нәрсә бар Без бик нык үстек. Без хәзер рус әдәбиятына тиешле өлеш кертә алабыз.
Икенче ягы да бар. Әйе, ул ягы да бар Татар әдәбиятына килү юллары кыенлаша бара Нәрсәдер, татар мәктәпләрендә киңлек житми. бөтендөнья әләбиягы күзлегеннән чыгып балаларны өйрәтү житми Укытучылар бик чикле кешеләр Тормышны гына түгел, әдәбият алдында торган бурычларны гына түгел, бәлки гомумән эстетик тәрбияне тар аңлыйлар Шунлыктан балалар әдәбиятны гына түгел, гомумән сәнгатьне бик тар. ачу китергеч дәрәжәдә кысан атыйлар С әнгать нәрсә ул дигән сорауга балалар мәктәптән җавап алып чыкмыйлар Бик аяныч хәл Моны төзәтергә кирәк
24 октябрь. 1959.
Дәвамы кшәсе саннарда