АК КҮҢЕЛ ҺӘММӘБЕЗГӘ КИРӘК


"Өйгә кайтасы килә. Минем—Сеҗе- не. Рифкатьнең—Рәжәпне, Рамилнең— Карадуганны... күрәсе килә".
Язучы. Арча ягының Сеже авылы егете Вакыйф Нуриевның "Әбиемә—
әфлисун" исемле искиткеч повестеннан шушы юллар- ны укыгач, исеме китапка керүе хакында “Карадуганны күрәсе килгән РамшГнен үзенә әйткән идем, әллә ни кызыксыну белдермәде.
Ләкин бүгенге җәмгыять- нен китапка, китап сүзенә мөнәсәбәтен шактый тулы чагылдыра торган бу күре- неш мине гаҗәпләндермәде, үзенә ияртмәде, киресенчә.
“Әбиемә—әфлисун" әсәрен кабат укып карарга этәрде.
Һәм. менә куаныч, аны кабат һәм кабат та укып
була, ялыктырмый, укыган саен син үзеңне әсәр каһарманнары арасында тоя барасың, андагы якты күнелле "яшьтәшләрен" белән аралашудан күз алларын яктыргандай хис итәсен икән. Әле алай гынамы, үзеңнең дә шул матур уенга катнашасын, хәзер кибетләрдә өе- леп тора, шунлыктан күзне һич кызык- тырмый торган әфлисуннарны күп итеп сатып аласын һәм повесть каһарманына бүләк итәсен килә башлый. Сөендерсен иде авыру әбисен' Шуңа үзе дә куаныр иде. Кемне дә булса шатландыра алу шәп бит инде, кеше гомерендә, нигәдер, сирәк була торган бәхет. Унике яшьлек үсмер Вакыйф (әсәр каһарманы) та әнә шундый сирәк бәхеткә иядер, чөнки ул әлеге җыйнак кына истәлек-повесте белән никадәр укучысын сөендергән бит. Әйе-әйе. ул һаман да үсмер хәлен- дәдер. анын укучылары да. ничә дистә ел яшәүләренә карамастан, һаман яшь- тәшләредер. Балачагыннан, яшьлегеннән киткәннәр әллә кайчангы вакыйгаларны болай тәэсирле итеп сөйли дә. күңелләре аша үткәреп укый да алмаслар, мөгаен.
Әмма сөенечләрнең дә төрлесе була икән шул әле. Сөенүчеләрне күреп, елата торганнары! Әнә “мич башында, әти үлгәч акча бирәләр икән дип. сәда-
кага сөенешеп калган" биш бичара са- бый. Шуларн ы н берсе—повесть
каһарманының булачак әтисе. Биш баланың әнисе инде бү- ген—оныгы Вакыйфка 12 яшь чакта—"тугызынчы дистәнен яртысын сүтеп килүче” авыру әби. Малай "Яшь ленинчы" ре- дакциясе бүләк иткән юллама белән “Орленок" пионерлаге- рына килеп, беренче тапкыр ашханәгә кергәч тә табынга куелган әфлисуннарга игътибар итә һәм өендә, урын өстендә ятып калган әбисен күз алды- на китерә. Шуннан сонгы һәр вакыйга, лагерьдагы һәр кеше, кайта-кайта сөйләнгән һәр ис-
тәлек, китеп тә өлгермәстән малайларча пакъ сагыну белән сагынылган туган як шушы икегә—әбигә һәм малайның үз авызыннан өзеп ана алып кайтачак әфлисуннарга мөнәсәбәттә ачыла. Нәкъ чын тормыштагыча: аны аңлаучылар, бу- лышырга теләүчеләр дә. аңламаучы тупас җаннар, авыру әбигә дип җыеп тотыл- ган әфлисуннарны урлап ашаучы әрсез алабайлар да бар монда. Хәер, кешеләр һәркайда да күптөрле. “Әбекәйнең әф- лисун ашыйсы көннәре бар икән бит әле” дип, кайтышлый Мәскәү урамында шул татлы җимешкә чират торганда да булачак әдипнең хәтеренә шул төрлелек уелып калган. Әнә малайның "В деревне бабушка больная. Зинһар өчен, один апельсин. Пажалысты" дип ялваруын колакларына да элмичә, анын алдына баскан ике каратут мужик сатучы белән пышын-пышын сөйләшәләр дә. көнь- якның кызыктыргыч җимешен әрҗәсе белән алып китәләр. Чөнки әфлисун Мәскәүнен дә үзендә сирәк сатыла, бүгенгесе дә партия съезды ачылу хөр- мәтенә генә чыккан. Ә "каратут"ларга.
Җиденче палата: повестьлар, хикәяләр Вакыйф Нуриев. Казан: Татар, кит. нәшр., 2007.
базарда биш бәягә сату өчен, аны жай килгәндә күбрәк эләктереп калырга кирәк. ниндидер узгынчы малайнын авыру әбисендә аларның гаме юк. Чират аза-гындагы бер түтинен “Ну хоть мальчику дайте один апельсин" дип кычкыруы аларнын анына барып та җитми. Хәер, ул елларда каратут “кардәш"ләрнен Казан базарларындагы кыланышлары да шуннан ким түгел иде
Ләкин Вакыйфнын күңелләргә нур өстәүче бу әсәрендә, шөкер, "караларга" бик-бик аз урын бирелгән. Балачагыннан якты хатирәләр саклаган әдип кенә укучы күнелен яктырта торган әсәр яза аладыр, ә Вакыйф дуенын хатирәләре дә чиста-пакъ, язган кыйссасы да жаннарны сафландырырлык. Лагерьда малай белән бергәләп ял иткән Урал кызы Ләйләне генә күрегез сез! Анын садәлеге, күнел сафлыгы балачак истәлекләрендәге уннарча “кара"ларнын каралыгын күмеп китәрлек. Житмәсә, малайнын әбисенә алып кайтачак әфлисунын да поездда шушы кыз бүләк итә "Итекләремне киеп ятканда, Ләйлә тагын пәйда булмасынмы! Карыйм—кулында әфлисун.
—Әфлисун!.
—Ал моны.—Әбиеңә—күчтәнәч.— Ләйлә үзе дә шул әфлисун кебек балкый, яна иде.
Мин сүзсез, телсез калдым" Әсәрдән ул күренешне уку әле бүген дә күпләрне “сүзсез, телсез" калдырадыр, мөгаен. Мен рәхмәт әтисе урыс, әнисе татар булган Урал кызына да, Сеженен укытучы Нәкыя улына да! Повестьны укыгач, ул елларда "Яшь ленинчы” газетасында эшләгән безгә таныш Әнвәр Хужиәхмәтовка, Венера. Рәисә. Саимә апаларга, Нургали Булатовка һәм башка каһарманнарга да бүтәнчәрәк карый башлыйсын
Әлеге әсәр Вакыйф Нуриевның узган ел Татарстан китап нәшриятында басылып чыккан “Җиденче палата" исемле мәжмугасын ачып жнбәрә Мондагы өч повестьны автор бик мәгьнале исем белән берләштергән "Жаннарны чайкыйсы бар..." Жаннарыбызны чайкау зарурлыгын әдәбиятта Вакыйф беренче булып күгәрми, әдип-шагыйрьләребез ул хакта гел искәртеп килгән, тик моны ничек эшләргә икән сон? Тукаебыз да бит "тәнгә мунча, жанга—юк" дип офтанган. Әмма чарасына керешкән—әмәлен табар. Әйтик, нәфис әдәбияг китаплары уку да шундый әмәлләрнең берсе була аладыр Ул китапны Вакыйф кебек әдәпле әдипләр язса, албәггә
Китаптагы повестьларның икенчесе "Карга карагы" дип исемләнгән Сурәтләнгән вакыйгалары бөтенләй үзгә булса да, эчтәлеге, укучы анын- да сынландырырга теләгән фикере беренче әсәрләгегә шактый охшаш бер якта—ихласлылык һәм гаделлек, икенче якта—кара йөрәклелек. Үсмер егет күңеле аша сөзелеп. сәләтле каләм белән сурәтләнгәнгә, болар һәммәсе укучы тарафыннан анлап. якын кабул ителә. Беркадәр Гайдарчарак мажара да бар бу әсәрдә. Пионер Вакыйфнын Аркадий Гайдарны укып үсүе һәм язуда азмы-күпме анын йогынтысына бирелүе гажәпмени? Өтермәс малае Булатны да "җинаятьчеләр турындагы китапларны су урынына эчеп, үскәч тикшерүче, юрист, һичьюгы милиционер булам дип хыялга чумган" итеп сурәтли бит Менә Булатка "хыял”ын эшкә җигәргә жай ла чыгып тора: Хәтәр кушаматлы авылдашы Тимерхан төрмәдән качкан, ди. әнә. Әгәр авылына кайтса'* Бу уй шомландыра да. кызыксындыра да малайны1 Байтактан участковый Наил тирәсендә бөтерелә ич ул. Бәлки әле җинаятьчене эләктерергә ярдәм дә итә алыр-* Авыл тирәсендә малайлар белми торган, алар аягы җитмәгән урын юк бит. кая яшеренсә лә күрәчәкләр. Ятим Тимерханны элегрәк күрше карчыгының ике тавыгын урлап суюда да гаепләп сөйләгәннәр иде Аннары ул авылдан китеп барды. Мәскәү тирәсенә барып урнашкан, диделәр Бер-ике елдан авылдашларына "Кеше үтереп өтермәгә эләккән икән" дигән хәбәр килеп иреште Инде менә каядыр качкан
—Кая качсын” Өтермәдән Өтермәскә кайтыр инде ул,—ди Гыйзелбанат әби
Абау, бәлки ул төннәрнен берсендә Булат йоклаган келәт ишеген шакыр’ Ә бит Тимерхан-ристаннын Булаттан жидс төн уртасында жидс ишекне ачтырырга хакы бар" Чөнки ул 4-5 яшьлек чагындагы малайны язгы пычракка батып - тунып үлүдән коткарып калган иде
Мавыктыргыч маҗаралары байтак булса да. бу вакыйгаларга нидер җитми бит ате Әһә. автор аны тиз таба - Булатны Күкчә кызы Гөлия белән “таныштыра". һәм әсәр шунда ук җылынып китә И ул үсмерчак мәхәббәтенең Вакыйфлар чорына туры килгән, күнелләрлә аклык кына калдыра торган садәлеге Шушылай язарга, истәлек өчен язып калдырырга кирәк аны. бер укылмаса, бер укылыр әле Югыйсә, хәзерге чор үсмерләренең унөч-ундүрт яшьтә әти-әни булулары.
әле җитмәсә шуларнын “ялгышлыктан"' туган балаларын теләсә-кая ташлап калдырулары хакындагы хәбәрләр белән матбугат тулды, алар заман әдәбиятына да үтеп керде. Тотнаклылык, пакьлек- әдәплелек үрнәге генә каядыр югала бара Бүген безгә андый үрнәк кирәкми дә буган: булганнарын да төрлечә пычрату жаен карыйбыз, андыйлар “җенебезне чыгара". Әнә Тимерхан, егет һәм егетлек үрнәге буласы жан. кеше дә үтермәгән, хәтта күрше тавыгын да ул суймаган, төрмәгә бер гаепсез эләккән. Гаепсезлеге бер расланыр, хаталарын танып, акларлар. дип көткән-көткән дә, гаделсезлеккә җаны кыйналып, төрмәдән качкан. Аның сөйләгәннәре—Булат өчен үзе бер олы сабак, андый сабакны мәктәп тә бирә алмый. Болай булгач. Булаттан милиционер чыкмый инде. “Ристан"ны жәлли. Наил абый. әйдә, тимик ана!—дип тора бит. шундый малай милиционер йә тикшерүче була диме? Димәк. Тимерхан абыйсы аны тагын бер баткактан коткар-ды. Участковый Наил абыйсы, акыллы, хәлне аңлый торган кеше. Тимерханның бер гаепсезлеген белә торып, ана кабат төрмәгә озатачак, чөнки закон шулай таләп итә Авылдашын яладан аралау, анын иреккә хокукын саклау өчен генә берни кыла алмаячак ул. егетне ялгыш япкансыз, дип. коллегаларына тел ача да алмаячак, нинди гаделлек ди әле монда. Бер Наил генә шундыймы, әнә кайдадыр тикшерүчеләр һәм хөкем ияләре. бер зур түрәнең малае үтерелгәч, үтерүчене тиз арада тотарга дип өстән бирелгән әмерне тайпылышсыз “үтәп”, кул астына беренче эләккән яклаучысыз Тимерханны җиңел генә тотып ябалар. Кешелексез гамәле өчен берсе дә үкенү белдермәячәк, Алладан да. гаепсездән “гаепле" каршында да ярлыкау сорамаячак—мондый хәлнең булганы юк. Аны гаделсезлектән, күрәләтә ялгыш хөкем карарыннан аралау өчен бер президент га. депутат та кыл кыймыл-датмаячак—андый миһербанлыкны да беркем хәтерләми. Чөнки берсенең дә үз баласы түгел. Шулай итеп, Гайдар- чарак башланган маҗаралы кыйссанын ахыры классикка бөтенләй капма-каршы юнәлеш ала. үзебезчә. үзебезнең Рәшит Бәшәрчә. Вакыйф Нуриевча гамьле, барабаннарсыз тәмамлана. Чын тормыштагыча диярлек бу Төрмәдән качкан Тимерханның—мәктәп тәмамлаганда ук көрәшеп батыр калган нечкә хисле ятим егетнен—качкан хәлендә тау башыннан үз авылы Сабан туен күзәтүе—менә ул
милләтнең, күп кенә милләт улларының авыр язмышы Шуларнын берсе булган Тимерхан сөйли:
“Көрәш! . Татарча көрәш!. Синче!
Йөрәгем кысып куйды. Эчемдәге ялкыным ургылып тышка бәреп чыкты. Мин—ут эчендә. Нишлим? Каршымда— имән. Мин аңа чытырдатып ябышам, төбе-тамыры белән күтәреп алмакчы бу-лам. Үзем елыйм. Мин—“зэк". Сабантуй көнне, мәйданга керә алмыйча, авылым-ның тау башында елап утырам".
Нәкъ шул минутларда кайсыдыр ерак-ерак илнең мәшһүр спортчы Татар-стан командасы өчен миллион сумнарга туп чөядер, мөгаен.
Повестьларның өченчесе—китапка да исем биргән “Җиденче палата" әсәре хакында, ул "Казан утларьГнда басылып чыгу белән үк . байтак унай фикер әйтелде. ана бик урынлы “алкышлар"ның әле дә тынып җиткәне юк. Автор, үз гаиләсенә килгән шәхси бәхетсезлектән "этелеп китеп”, реаль җирлекле, бик зур социаль яңгырашлы әсәр иҗат итә алган, һич көтелмәгән урында машина казасына эләккән Ардуан әсәрдәге баш каһарман ролен повесть барышында әкрен-әкрен бүтәннәргә бирә. Чөнки монда. 12нче бүлниснең җиденче палатасында, сизгер әдип күзәтүенчә, тагын да бәхетсезрәкләр, монсу кыйсса үзегенә куелып сурәтләнергә, күрәсезме бу балагызны, кешеләр, дип кычкырырга бигрәк тә лаеклылар бар. Биш караваттагы биш малайда—рухи дөньябызның биш кыйт-гасы язмышы Шушы бүлнистә генә дә авыру җәмгыятьнең бөтен чире чагыла. Автор ясалма төстә бергә тупламаган, ул очраклы гына аларнын өстенә килеп чыккан. Димәк бу чирләр—һәркайда. Кеше белән кеше, ир белән хатын, ата белән улы. кеше һәм җәмгыять мөнәсәбәтләрендәге чияләй төйнәлгән төеннәр—менә ниләр повестьны дулкынланып. борчылып, аерыла алмыйча укырлык итә.
Отыры миһербансызлана барган яшәешебез авыру яисә имгәнгән балалар, аларнын якыннары аша тагын да җетерәк ачыла икән шул. Монда “ачылган" шәфкатьсезлек күренешләренең кайберләреңә ышанып бетәсе дә килми, анлап та булмый. Карагыз сез Гадел белән анын әнисе Гаҗилә язмышын. Гаҗиләне, баласы белән бергә, каенанасы. ягъни. Гаделнең әбисе, үзенең һәм улының дүрт бүлмәле фатирына пропискага кертмәгән, һәм алар хәзер чит кешеләр янына сыенырга мәҗбүр.
Үз оныгына, нәселе дәвамчысына куанмау гына тугел, аны бөтенләй танымау өчен нинди ‘•әби" булырга кирәк ул? Ә Гаҗилә белән Гаделнең, фатир өчен түләүдән тыш, ашыйсы, киенәсе дә бар бит әле, һәммәсенә акча кирәк. Гажнләнен исә рәтле эш урыны да юк: элек эшләгән “пароховой”дан цехы-ние белән кыскартканнар, малае имгәнгәннән бирле базардагы "хезмәтенә" дә чыга алмый ‘‘Ярый әле авылда энекәш бар. азык-төлек белән ул булыша”,—дип кенә йөргәндә, көтелмәгән үлем (әй, бик үк көтелмәгән дә түгел шул) аны да алып китә, ике кешелек мескен гаилә бер ярдәмчесез кала. Дөньянын бер өлеше хәрамнан һәм исәпсез байлыктан котырганда, хәләлдән дә мәхрүм Гаҗилә һәм анын улы кебекләрнең михнәтле язмышы бигрәк тә кызганыч булып күренә. Җитмәсә, машина таптап больницада яткан авыр көннәрендә генә булса да, Гаделнең әтисе дә килеп чыкмый, чөнки аларнын очрашуын “әби" теләми. Ә малай ничек көтә аны Һәр килгән ир-аттан әтисен “эзли”. Әнә беркөн, сабыры төкәнеп, ждны кыйналуга түзәр әмәле калмагач, автор әйтмешли, һәммәсен “утлы табага бастырды”. “Аягым, аягым Авырта. Үләм,—дип кычкырулары йөрәккә кадалды. Табибларны чакырдык. Алар нишләтеп карамадылар ул аякны Бушаттылар, тарттырдылар Тагын бушатып, тагын тарттырдылар. Аптырагач, укол кадамакчы булдылар Гадел кадаттырмады, теше-тырнагы белән каршы торды
Ак халатлы абыйлар, апалар!
Юкка мәшәкатьләнәсез бит сез. Авыртмый анын аягы. Чәрдәкләнгән булса да, сынык булса да авыртмый. Күңеле сынык анын Күңеле әрнегәнгә түзә алмыйча елый ул. Күңелен сындыр-ганнарга нәфрәтен белдерә"
Җиденче палатада язучы каләме озак-лап тукталырлык, безнең “кемлегебезне" ачып күрсәтергә ярдәм итәрлек икенче авыру —Нияз атлы малай Монысын Гадел хәлендә дип булмый, әти-әнисе. малайга игътибарсызрак булсалар да. тигезләр, йортсыз-жирсез дә түгелләр Әмма Ходай (һәм повесть авторы1) бу баланы бүтән төрле сынаулар алдына куйган: ана китап ярату, шигырьләр язгалау, башкалар очен көенә белү, бүтәннәр күрмәгәнне күрү, матурлыкны тою сәләте биргән. Ә без. мокытлар галәме, андыйллрны аклыйбыз диме? Әнә беркөн, “чыгыгыз әле. чыгыгыз тизрәк.
бернәрсә күрсәтәм'*” дип, койма буй-ларында кар да эреп бетмәгән вакытта, яна шытып килүче яшь үлән күрсәтергә алып чыгуы да малайга тискәре ягы белән кайтты Армиядән калу өчен генә больницага кереп яткан хөрәсән егетләр үхтәрен Нияздан алданган кебек хис итәләр һәм. хәзер без сина күрсәтәбез ул үләнне, дип, умырткасы зыянланган ма-лайны. ике кул белән башыннан кысып, өскә күтәрәләр Яна тишелеп чыккан, әле теләсә кем күрә дә алмаган апрель үләнендә дә дөнья яме. киләчәккә бер өмет күрүче бер гаепсез хыялын малайга мондый ук җәзаны тапса да шул кансыз фашист кына таба алыр иде Төнге аулак палатада Нияз белән бергә булган Ардуанга да эләгә Ана хәтта "йолдыз күрсәтү” белән яныйлар Биредә нинди чир белән ятуы да билгесез Утлы күз (кызга бу исемне Ардуаннын әтисе куша) коточкыч "тамаша"дан татлы ләззәт кичерә. Ә Нияз беркемне алдамаган, үлән чынлап га шыткан булган. “Яшә. яшел ямь'
Ә син, Нияз, безне гафу ит Без бит берни күрмибез. Сукырлар без Дөресрәге, күзле бүкәннәр без" Менә шулай, күзле бүкәннәр булуыбыз, кирәк чакта сөенә йә көенә белмәвебез, бәгырьсез- легсбез өчен Ниязлардан кичерү сорап тәмамлана бу әсәр Автор хаклы җаннарыбызны ай-һай тырышып чайкыйсы - сафландырасы бар икән шул
Вакыйф Нуриевнын әлеге китапка кергән һәм балалар тормышыннан алып язылган кыска-кыска хикәяләре дә тагын күп кенә Ниязлар. Ләйләләр белән таныштыра, исемнәре генә бүтән "Матуркай"дагы. "Киек Каз ЮльГнда, "Ачуланма инде, Илһам1 һәм башка хикәяләрендәге каһарманнарны да бик кирәкле, әмма сирәгәеп, тансыкка әверелә барган бик матур сыйфат—садалек. саф күңеллелек берләштерә “Сонгы йөреш" хикәясендә исә балаларның шундый ук якты күнелле остазлары сурәтләнә Киталнын өчтән бер өлешен алып торучы юмористик хикәяләр дә балалар матбугатында чарланган каләм, алар дөньясын әйбәт белүче һәм анлаучы әдип ап-ачык күренә. Шул ук вакытта бер “кимчелек"не—сәләте була торып. Вакыйф Нуриевнын әдәби әсәрләрне азрак язуын—әйтеп үтәсе килә Укуын укыр идек әле. язу —китап таныйбыз ич. шөкер Һәркайсыбызнын ак күнелле буласы килә ләбаса
 

Реклама