АГЫМСУГА БАШЫН ИГӘН ТАЛ МИН


РОБАГЫЙЛАР
Һәр таңымны каршы алам өмет белән, Сәлам бирәм елмаеп һәм көлеп кенә, Дөнья иркен, хәят матур—яшик әле Бу тормышның кадерләрен белеп кенә.
Ашкына күңел һаман да яхшыга, Талпына гел изгелеккә, яктыга— Тугры калып яшьлегендә әткәйләрдән Иман итеп кабул иткән антына.
Табам димә бу дөньяда яшәү ямен,
Үз итмәсәң сине үстергән халык гамен— Харам ашап йөрәгеңне май басканчы Иңнәреңә куәт бирсен үз тәгамең.
Еллар белән үлчәп булмый гомерне, Юллар белән үлчәп булмый гомерне, Күпме кылган игелегең кала җирдә - Гомер үлчәүләре шушы түгелме?!
Бер карасаң тормышыңа—уйланырсың, Гафләт йокысыннан җитез уянырсың, Гомереңдә кылганнарга бер күз салсаң, Билләһи дим, үз-үзеңнән оялырсың.
Гарифҗан МӨХӘММӘТШИН (1941) —шагыйрь; «Килегез, дусларым», «Бәхет», «Гомерлек язым» һ. 6. китаплар авторы. Татарстан Язучылар берлеге һәм "Татнефтъ" нең С. Сөләйманова исемендәге премиясе лауреаты. Балтачта ягии.
Җитте вакыт—басып торам ызанда. Кылганнарым салып куйдым мизанга, Изгелекме, яманлыкмы—кайсы өстен, Шуңа карап Раббем бирер низам да...
Агымсуга башын игән тал мин— Уйларымның очын таба алмыйм, Бер талпынам, агымсудан калмыйм, Тамырларым монда, китә алмыйм...
Бу дөньяда яшәмәгән кем генә—
Бары да әйткән, гомер дип өч көн генә, Бирелә ул бу дөньяда яшәүләрнең Фанилыгын тик аңлар өчен генә.
Гамьсез тормыш кочагында кинәнеп Йөргән чакта, китәм кинәт имәнеп— Гап-гади бер карга булып чыга ул Менә тоттым бәхет кошын дигәнем...
Сабырлыгын җуя кайчак күңелем (Белә, юкса, унсигездә түгелен)— Сындыра гел сабыр канатларын бәреп, Буе җитмәс нәрсәләргә үрелеп.
Тәүге коймак булмый икән төерсез— Үзегез дә әле беркөн тоерсыз,
Тоерсыз да, чигәгезне кашый-кашый, Хак әйткән бит бу Гарифҗан диерсез.
Яшьлектәге ак хыяллар, кайда сез, Беләм, хәзер сезне эзләү файдагыз, Тик шулай да хәтер аша әле мине Яшьлегемә көн дә алып кайтасыз.
Ялган менсә, алдау менсә мөнбәргә, Сулау өчен һава бетә меңнәргә Бу ил бүген тынчулыктан тыны бетеп, Давыл көтеп тынып калган бер мәлдә...
Илнең канлы сугышлары көндәлек... Кемнән генә каһкаһәләп көлмәдек... Берәүгә дә тыныч тормыш бирмәдек. Үзебез дә рәтле тормыш күрмәдек...
***
Гайрәт бездә, кодрәт бездә җитәрлек, Акыл такырлыгы тик ис китәрлек— Булганнарын сүтәбез дә җимерәбез, Төзегәне чыпчык алып китәрлек.
Тормыш дилбегәсе бүген «текә»ләрдә, Туя алмый тияләр бит теңкәләргә, Шулар йөген тарта-тарта гомер буе Сөялләнеп бетте инде җилкәләр дә...
Акыл сатар, менсә, биек мөнбәрләрдән Уздырыйм, дип үзеннән дә элгәрләрдән. Йә Ходаем, үзең сакла «бөреләнми» Биек-биек мөнбәрләргә менгәннәрдән.
Кырык якка ташлый-ташлый үз эшен, Галәмнәрдән эзли кеше үз ишен,
Күрми, бахыр, күршедәге үз ишенең Бәгыреннән саркып чыккан күз яшен...
Бер җылы сүз кирәк кайчак күңелгә (Минем күңел дә салкын таш түгел лә!), Тик сүзләрең керсез, ихлас булмаса Күңелемнән гөл өзәм дип үрелмә!
Гомеремдә үрелмәдем кылычка, Бурычка алмадым тәгам бер уч та, Йөрәгемә алып читләр хәсрәтен,
Үз гомеремне өләштем бурычка...
Нәрсә булды әле безгә, нишләдек, Әллә инде үз-үзебезне көчләдек,
Ил җимерек, халык гаҗиз, кеше ят— Ник гомерне болай ямьсез очладык?
Әле генә якты таңнар аткан иде, Күңелемдә гөлләр чәчәк аткан иде... Эңгер-меңгер инде җитеп килә икән— Гомер кояшым яртылаш баткан инде...
Мин хәтерлим тәүге очрашу мизгелен. Йөрәк шашты—кысып тоттым тезгенен, Шулай таба булыр кеше гомер буе Иркәлисе, сугарасы үз гөлен...
Башым куеп синең назлы күкрәгеңә, Бер ашасым килә күңел күкләреңә, Тургайлардан көнлим, алар көн дә Җир куеныннан оча зәңгәр күкләренә.
Тормыш сыный мәхәббәтнең ныклыгын— Араларда ялган-харам юклыгын,
Тормыш сынауларын үткән сөю генә Җиңә ала язмышларның шуклыгын.
Мин бу җирдә иң тиңдәшсез бәхтияр— Сөям, диеп миңа бүген дәште яр, Яшьлекнең шул сәгадәтле мизгелендә Фәрештәләр «Афәрин!» дип дәштеләр.
Гомер буе сөю диеп янабыз, Гүзәлләрне күрсәк арттан чабабыз, Сөю китә, гүзәл кала, үзебез Сөю дигән шул тозакка кабабыз.
Бу тормышта күп нәрсәдән туйдым мин, Күп ләззәткә инде нокта куйдым мин, Туйдырмады ләкин сөеп яшәү гаме— Яши-яши менә шуны тойдым мин.
Җырла, диеп минем сөю хакында, Зар ялварып үтендем мин акынга, Җавап бирде, бу сөюне бәһаләрлек Сүз табарга көче җитмәс Хакның да!
Сөю нәрсә?—сүнми торган уттыр ул. Йөрәккә кадалган хәнҗәруктыр ул... Ак сакаллы бабай әйтте, көрсенеп: —Чын сөюне тиңләр мисал юктыр ул!..
Диңгез кипкән, текә таулар ишелгән, Мәрмәр ташны тишеп гөлләр тишелгән, Мәрмәр таштан каты бәгырьләрне тишеп Сөю гөле шыта җанның кай төшеннән?!
***
Тукта инде, ни эшлисең, юләр, дисең, Күрсә әгәр бездән кеше көләр, дисең,
Ә мин уйлыйм, ул көлгәннәр сөю-назсыз Үткән көннәрнең әҗерен түләрме соң?!
Күп татыдым бу язмышның тукмагын, Вак тормышның бу көндәлек юк-барын, Җитте, диеп нокта куйдым барына да, Өстен күреп хәләлемнең уклавын.
—Касәләргә шәраб тутыр әйдә, сакый, Шәраб барда дөнья иркен, гомер—бакый. —Тизрәк күтәр касәләрне әйдә, тәкъсир, Газраил килгән кунакка, ишек шакый!
Кичтән безне кайнар шәраб бөркет итә, Иртәгесен бөркет баскан көртлек итә, Таңнан кабат бөркет булу җаен эзләп Күкрәкләргә сыймый йөрәк, дөп-дөп итә.
Карлыкканнар инде җырлап тургайлар да Җыр яңгырамый инде иркен тугайларда, Җиргә иңгән сары көзләр моңсулыгы— Көзләр кебек моңсу мин дә бу айларда...
Чаба гомер бәйгедәге чаптар кебек,
Юлда булса Иблисне дә таптар кебек, Шуның белән зая узган гомерләрнең Бар бушлыгын, бар гөнаһын аклар кебек...
Җиләк исе бөркеп торган пакусларым, Җырларыма моң иңдергән аккошларым, Мин кайтара алмам инде сезне кабат, Шушы җырым бары сезгә багышладым...
Җиде утның уртасында кала кеше, Җиде юлның чатларында кала кеше, Ак өметен югалтмаса авыр чакта— Үз кыйбласын, үз бәхетен таба кеше.

Реклама