Заһидулла Яруллинның тууына 120 ел


Халык музыканты, беренче татар пианисты Заһидулла Яруллин 1888
елнын 12 октябрендә Мамадыш өязенен Кече Сөн авылында крестьян
гаиләсендә туа. Әтисе Ярулла сабан туйларында көрәшергә. "Кәмәринкә" һәм
“Чабата" көйләренә биергә яраткан Ул шахтага күмер чабарга киткән
җиреннән кире әйләнеп кайтмый. Әнисе Гөлзәлифә дә. чирләп, кинәттән үлеп
китә. Әнә шулай итеп. Заһидулла атлы малай биш яшеннән тома ятим кала,
төрле гаиләләрдә тәрбияләнә.
12 яшендә аны Чистайдагы Иманкол байга тамак ялына малайлыкка
бирәләр. Бай рәхим-шәфкатьсез була, ярты елдан малайны өеннән куып
чыгара. Бәхетенә, урамда кангырап йөргән ач малайны Иосиф Шнейдер дигән
кеше үзенә тәрбиягә ала. Музыка коралларын төзәтүче бу останы ул “Йосыф
абый” дип йөртә башлый.
Чистайнын үзеннән генә түгел, чит-ерак җирләрдән дә. төзәтергә дип, бу
йортка хәтта пианино да китергәлиләр. Үсмер Заһидулла Йосыф абыйсыннан
беренче дәресләр ала. нота әлифбасын үзләштерә, пианинода уйнарга өйрәнә И
Шнейдер вафатыннан сон Заһидулла икенче тапкыр ятим кала. Остазыннан
ана төрле инструментлар салынган бер капчык мирас кала. Ул Сембер. Самара.
Уфа. Оренбург шәһәрләрен гизеп, скрипкада уйнап, музыка уен кораллары
төзәтеп тамак туйдыра.
1908 елны, ниһаять. Казан каласына аяк баса. Вакытлыча постоялый
дворга урнаша. Беренче көннәрендә үк атаклы Печән базарын гизә. “Амур”.
"Сарай" номерлары. Кәримовлар матбагасы, хәрчәүнә, чәйханә, трактирлар да
шушы тирәләргә тупланган. Истәлекчеләр сөйләвенчә, Заһидулла
Яруллинның “Болгар" номерында шагыйрь Габдулла Тукай белән очрашып
сөйләшүе дә еш булгалаган.
Гомумән, үзешчән композитор татарның шул замандагы зыялылары,
әйтик, Фатих Әмирхан. Гафур Коләхмәтов, Солтан Габәши һ. б. белән якыннан
аралашып яшәгән. Ул Шәрекъ клубында уздырылган концертларда еш
катнаша. “Сәйяр" труппасынын ансамбле белән җитәкчелек итә. Шулай ук
“Буфф" һәм “Свет” исемле кинотеатрларда пианист-иллюстратор булып та
эшли. Казанда яшәгән елларында ук күп кенә җырлар иҗат итә: “Жәмилә”.
"Мандолина", “Сөн буйлары", “Мин мәкәрҗәдә булдым" һ. б. Ана ин дан
китергән әсәрләренең берсе—“Тукай маршы", әлбәттә.
Печән базары урамында “Сабах" көтепханәсе хуҗасы, татар укытучылар
мәктәбе инспекторы, гыйлем иясе Шиһаб Әхмәров яши Аларның гаиләсендә
жиде-сигез яшьлек малай да бар. Салих Сәйдәшев дигән бу бала Заһидулла
Яруллиннан беренче дәресләр ала һәм сонра. билгеле булганча, татар
профессиональ музыкасының якты йолдызына әверелә.
3. Яруллин—фаҗигаи язмышлы шәхес. Анын улы Фәрит Яруллин беренче
татар балеты “Шүрәле"не яза һәм Ватан сугышына китеп бара. 1943 елда
әтисенә “хәбәрсез югалды" дигән кара пичәтле кәгазь кисәге генә килә.
Фәритнен каберен, күп эзләнүләр нәтиҗәсендә. 40 елдан сон гына табу һәм
ачыклау мөмкин булды (Белоруссия. Витебск өлкәсе). Икенче улы Мирсәет тә
әтисенен юлын дәвам итә.
Заһидулла Яруллин гомеренең сонгы елларын туган авылында үткәрә.
Вафаты алдыннан, таякка таянып, бөтен авыл буйларын йөреп чыга. 1964
елның көзендә тыныч кына дөнья куя.
 

Реклама