ЮГАЛМАБЫЗ

ЮГАЛМАБЫЗ
Безнең милләт куркып яши, Башта бер уй: югалабыз!..
Юк, туганнар, без бит татар, Тар сукмактан юл ярабыз. Өмет булсын—янар учак, Сукмаклар гел—олы юлга!... Җыелышыйк! Бердәм булыйк! Таралышмыйк уңга, сулга. Киләчәкнең киң дәрьясы...— Без татарлар юл алабыз.
Еллар гына имин булсын: Күңелләр киң, югалмабыз!
Күкләрдән сорадым
Бер сиңа китергән юлларда Мең еллар, мең чакрым, мең адым. Аяусыз елларны үттем дә,
Мин сине күкләрдән сорадым...
Кап-кара төннәрне кичтем дә, Мин сине төннәрдән урладым... "Нигә мин синеке соң?"—димә, Мин сине күкләрдән сорадым...
Кабат янам,
Димәк, кабат сөям!
Акылыма мең мәртәбә каршы киләм... Үткәнемнең мең өлештән бер өлешен Бүгенгемә саклап алып киләм...
Резеда ГОБӘЕВА—яшь шагыйрә; Казан даулаш университетының татар филологиясе һәм тарихы факультеты студенты. Шигырьләре көндәлек матбугатта кцренеп
килә.
Кабат шашам...
Кабат очам.
Димәк, киңлекләрне кочам... Син дә миңа каршы барчы, Без икебез ике очтан...
Кабат дөрлим...
Димәк, үлмим...
Син дә...
Сине саклап калган ул—мин!..
Хыяллар!
Ак та соң үзләре,
Тик алар бит мине алдаган:
Бу күкнең иңендә, офыклар чигендә Бәхетнең эзләре калмаган...
Югалту...
Югалу„
Үкенеч...
Язмышка сылтанган ялгышлар. Өметне өзмичә, ышанып,
Акланмый үтелгән яз-кышлар...
Күңелгә ышаныч гел җитми,
Таяныч булырдай терәкләр... Омтылыш!..
Тик җанда
Тормышка ашмаган теләкләр...
Хыяллар!..
Ак та соң үзләре!
Тик аклык ялганга түзәме?..
Ә хыялда бар да башкача:
Күк тә зәңгәр, ә чәчәкләр гел ак!..
Ә хыялда бар да саф һәм ихлас ... Фани дөнья: яңгыр,
салкын,
гөнаһ...
Их. хыялда гына яшисе дә.
Киң күкләрдә генә очасы!..
Ә яңгырлар тәрәз тырнап елый— Фанилектән кая качагың?..
Ә хыялда бар да башкача...
Салкын яңгырлардан туйган чакта. Ак нур эзләп хыялыма кайтам!..

Реклама