ЮБИЛЕЙЛАР

Канәфи Нәфыйковка 70 яшь
Канәфи Нәфыйков 1938 елнын 15 ноябрендә Татарстанның Чирмешән
районы
Иске Үтәмеш авылында туа. Эчкерсезлек, тырышлык, җитдилек һәм үжәтлек
кебек сыйфатлары да авыл тамырларыннан, нәсел-нәсәбеннән, туган җиренә
мәхәббәтеннән килә. Ул, картиналарында туган жир
образын сурәтләп, туган халкына бетмәс рәхмәтен дә
белдерә шикелле.
Театр рәссамы, тарихи жанр остасы буларак та
анын
бик күп полотнолары татар рәсем сәнгатендә
күренекле
урын алып тора.
Казан сәнгать училищесын тәмамлаганнан сон
Ташкент институтында укый, белемен-осталыгын
күтәрә.
Шул елларда ул данлы рәссам Чыңгыз Әхмәров һәм
анын
иҗаты белән якыннан таныша. Урта гасырлар ислам
Көнчыгышы сәнгатен ачу һәм Үзбәкстандагы элек-
электән тарихка карата булган ихтирамлы мөнәсәбәт
белән очрашу анын язмышында зур роль уйный.
Ата-бабаларның, гомумән, халык тормышын
өйрәнү,
риваятьләрдә дан җырланган батырлыкларны яд итү.
иске
китапларда язылган зирәклек алдында баш ию—анын
алга таба бөтен гомеренең төп максатын, үзенчәлеген билгели. Атаклы оста,
рәссам
Бакый ага Урманче белән аралашу сәгатьләре исә Нәфыйков өчен,
профессиональ
мәктәп булудан тыш, чын мәгънәсендә тормыш мәктәбенә дә әверелә.
Борынгы Болгар темасын (татар тарихы дигән сүз!) К. Нәфыйков.
кайта-кайта
төрле вариантларда эшли. Мәңгелеккә күчкән шәһәр урамнарын һәм
базарларын,
аны кешеләре белән дә “терелтеп”, ул чактагы корылмаларның камиллеген,
мәһабәтлеген күз алдына китереп бастыра ул (“Болгарда бер урам”, “Ак палата",
“Кызыл палата ”) һ. б.
Тарихи портретлар... Боларны тарихи дөреслеккә тәңгәл китерү өчен
күпме китап
һәм истәлекләр укырга кирәк тә, күпме эзләнүләр, фантазия кирәк. Менә
шушы
“киртәләр”не ерып чыга Нәфыйков һәм безненбөек шагыйрьләребездән Кол
Гали,
Алтын Урда чоры шагыйре Сәйф Сарай, Казан ханлыгының фәлсәфи шагыйре
Мөхәммәдьяр. Габделҗәббар Утыз Имәни, Габделжаббар Кандалый
портретларын
анын һич икеләнүсез зур унышы дип бәяләргә мөмкин.
Татарстан рәссамнарының күбесенә хас булганча, Канәфи Нәфыйков та
Тукай
темасына еш мөрәжәгать итә. Аны, барыннан да бигрәк, Тукай даирәсендәге
шәхесләр кызыксындыра: Сәгыйть Рәмиев, Хөсәен Ямашев. беренче татар
актрисасы
Сәхибжамал Гыйззәтуллина-Волжская.
Мансур Хәсәнов
Хәсәнов Мансур Хәсән улы 1930 елнын 25 июненлә
Зәй
районының Бигеш авылында туган.
Әдәбият галиме, тәнкыйтьче һәм дәүләт эшлеклесе
буларак, анын башкарган эшләре һәм вазифалалары
бихисап. Татарстан Фәннәр академиясснен хакыйкый
әгъзасы (1992). Татарстанның атказанган фән эшлеклесе
(1995). Озак еллар Казан дәүләт университетында укыта,
профессор. 1961-71 елларда КПССнын Татарстан өлкә
комитетында мәдәният, фән һәм уку йортлары бүлекләре
мөдире. 1984- 1992 елларда премьер-министр
урынбасары,
сонрак анын беренче урынбасары
1992 елда, үзгәртеп корулар чорында, Татарстан
Фәннәр
академиясен оештыручы һәм анын президенты Бер үк вакытта 1992 елдан
академиянең Татар энциклопедиясе институты директоры
Анын фәнни һәм әдәби хезмәтләре татар ренессансына, әдәбият белеме
методологиясенә, әдәбият, мәдәният һәм ижтимагый фикер үсеше тарихына
багышланган. Шулай ук Ш Мәржани. Г Тукай, И Гаспринский, Г Ибраһимов,
Ф Әмирхан, Г Исхакый, Г. Камал. К. Тинчурин, С. Максудинын ижади
эшчәнлегенә багышланган мәкалә, китаплары да олы ихтирамга лаек.
Рафаэль Мостафин
п
Язучы, тәнкыйтьче, журналист Рафаэль Әхмәт улы
Мостафин 1931 елнын 14 маенда Татарстанның Баулы
шәһәрендә туган. Казан университетын тәмамлаганнан
сон укытучы, комсомол райкомы секретаре, район
газетасы хезмәткәре булып эшли, аспирантурада укый
Аны тәмамлагач, Мәскәүдә чыга торган “Литсратура и
жизнь” газетасының махсус хәбәрчесе, сонрак Казан
телестудиясендә әдәбият-сәнгать бүлегенен баш
мөхәррире.
Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең жаваплы
секретаре (1963-68), аннары өч сл чамасы “Казан
утлары"
журналының һәм 1991-97 елларда "Татарстан”
журналынын
баш мөхәррире. Филология фәннәре кандидаты
Р. Мостафин күп еллардан бирле каһарман шагыйрь Муса Жәлилнен
легендар тормышын һәм ижатын өйрәнү буенча тарихи-гыйльми эзләнүләр
алып бара, бу темага күп кенә китапларын нәшер итә (“Муса Жәлил эзләре
буйлап". “Дингез көндәлеге" һ. б.). Ул—Кабан күленә бәйле легендаларны
янача яссылыкта яктырткан “Кабан күле серләре” дигән документаль повесть
һәм президентыбыз Минтимер Шәймиев турындагы саллы китапнын
автордашы буларак та укучыларга яхшы таныш.
Гсрой-шагыйрь Муса Жәлил турындагы әдәби-гыйльми тикшеренүләре
һәм ачышлары өчен Р. Мостафин 1976 елда Татарстан яшьләр оешмасының
Муса Жәлил исемендәге премиясенә лаек булды 1985 елда ана Татарстанның
атказанган мәдәният хезмәткәре дигән мактаулы исем бирелде
Ул—Татарстанның Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясе Аль лфаруерте аӘтБыД (Р2Ә00Ш6)И. ТОВ

Реклама