Логотип Казан Утлары
Публицистика

МӘКРУҺЛАР


XIX гасыр уртаюрындагы мосегманнарны кочып чукындыру гарасаты корбаны- бабай Мохаммотсабит рухына багышлыйм
Иман, динебез хакына
Казан ханлыгы яуланганнан соң, патша хөкүмәте җирле халыкка каршы милли-колониаль изү сәясәте үткәрә башлый Алай гына да түгел, басып алулар- талаулар исәбенә киңәйгән Рәсәй дәүләте урыс булмаг ан халыкларны шул исәптән татарларны урыслаштыру һәм милләт буларак юк итү-йоту гамәленә керешә Көчләп чукындыру—шовинистик һәм империячел максатның коточкыч һәм гыйбрәтле гәүдәләнеше Татарларны христиан диненә күчерү сәясәтен гамәлгә ашырганда вәхшилекләре буенча урыс миссионерлары урта гасырларда Европада хөкем сөргән һәм яманаты чыккан инквизицияне дә уздыралар Инквизиция судлары башлыча аерым еретикларны (динсезләрне) эзәрлекләү һәм җәзалау белән шөгыльләнсә, көчләп чукындыру эшчәнлеге бөтен бер халыкның динен һәм рухи-мөдөни мирасын юк итүгә юнәлдерелә Аерым алганда. 1742 едда гына да 536 мәчетнең 428е яндырыла яки җимертелә Алар арасында татарның мәркәзе алынганга кадәр үк төзелгән мәчетләр дә була Диненә, иманына тугры мөселман бабаларыбызның каршылыгын сындырырга омтылган урыс хакимиятләре коралсыз һәм яклаучысыз халыкка каршы хәтта гаскәр кулланудан да баш тартмыйлар Буйсынырга теләмәгәннәрне алар камчы белән суктырганнар, төрмәләргә утыртканнар. Себергө сөргәннәр һәм башка төрле җәберләү-мыскыллау алымнары кулланганнар Казан епархиясе архиепискобы Лука Канашевич (татарлар аны Аксак Каратун дип йөрткәннәр) аеруча кансыз булган
Ул. мәчетләрне күпләп юк итү белән генә чикләнмичә чукындыруга каршы торучыларны, бигрәк тә муллаларны, чиркәү подвалларында ач (тәм су эчертмичә тотарга боерган, аның кушуы буенча дин әһелләребезне аякларыннан асып куйганнар, кыргыйларча җәзалаганнар
Дөүлөтчелегебезнең юкка чыгу һәлакәте кебек үк. көчләп чукындыру фаҗигасе дә халкыбыз бәгьренә мәңге төзәлмәслек яра салган, хәтеренә кара кан булып утырган Бу исә хатирәләр, риваятьләр, җырлар һәм бәетләр рәвешендә тышка бөреп чыккан Патша хакимиятенең эзәрлекләвенә карамастан милли һөмтарихи - сәяси темага багышланган әлеге әсәрләрнең бер өлеше хәзерге чорга килеп җиткән Кызганычка каршы, партократия һөм урыс йогынтысы шовинизм хөкем сөргән дәвердә хәтта дәрәҗәле фәнни-тикшеренү институтларының да аларны дөньяга чыгарырга тәвәккәллекләре җитмәде
Башка халыклар кебек үк. татар халкының милләт буларак сакланып калырга хокукы бар Ул шуңа омтыла да Биш гасыр элек ук көчләп чукындыру, тедцөн- иманнан яздыру. XIX гасыр уртасында шул ук вәхшилекне яңадан кабатлау юлына
баскан урыс хөкүмәте һөҗүменә дучар булган татар халкы үзенең фаҗигале язмышына аек караш ташларга һәм гыйбрәт алырга тиеш.
Атаклы тарихчыбыз Ризаэдцин Фәхреддин динне, иманны эзәрлекләүнең, вөҗданны мәсхәрәләүнең кайбер тетрәткеч мисалларын үзенең «Болгар вә Казан төрекләре» дигән хезмәтендә санап китә Язмамның асылына турыдан- туры кагылышлы булганлыктан, аларга махсус тукталуны урынлы саныйм Әлеге мәгълүматлар, беркадәр кыскартып. Риза казый китабының "Дүртенче дәвер" дигән бүлекчәсеннән алынды.
“Миссионерларның хакимлек итүләре, рус хөкүмәте тарафыннан мөселманнарның чукындырылуы
Рус кавеменең уртача фикерле һәм яхшы әхлаклы, төзек табигатьле булмаганлыгы мәгълүм. Шуңа күрә һәр эшләре чиктән тыш түбән юллардан йөридер Бу көнгә кадәр боларга шушы ике юл уртасындагы зур юлдан йөрү насыйп булмады Моннан соң уңышлы булуы билгеләре күренми Болар динле булсалар да чамадан тыш кыйланалар, динсез булсалар да һәрбер динсезнең өстеннән таптап китәләр.
Рус падишаһларының бу мәмләкәттә булган мөселманнарны чукындыру өчен тырышулары искитәрлек дәрәҗәдә булды. Бу маҗараны тәфсилләп язу берничә кисәктән торган китап язу белән бер. Безнең моңа көчебез җитми. Болар шушы дәрәҗәдә тырышып та, бу илдә мөселман токымы югалмавы Аллаһы тәгаләнең ярдәме булса кирәк.
Дөрес, әгәр дә русларның мөселманнарны чукындырырга тырышулары беркадәр йомшак һәм уртачарак булса иде. рус халкы бу дәрәҗәдә үрчемәс һәм күбәймәс, ислам халкы да Болгар хөкүмәте вакытына караганда бу мәртәбә дә кимемәс иде Болар мөселманнарны көчләп чукындыру юлына керделәр һәм шул сәбәптән ифрат дәрәҗәдә күбәйделәр Бу көндә «керәшен» дип йөртелә торган бер халык көчләп чукындырылган мөселманнардан таралган халыклардыр Боларны Казан алынганнан соң Иван Грозный шулай бик чиркәнеч ясады
Русларның бу җинаятьләренә мисал итеп бу урында кайбер вакыйгаларны күрсәтү дә зарар булмас Ләкин болар—диңгездән бер тамчы кебек кенәдер
1 Князь Василий, үз кулына төшкән мөселман ир һәм хатыннардан ике йөз әсирне милади белән 1536 елда дингә көчләде, риза булмаганнарны үтертте
2 Ярославль шәһәрендә тоткын булып торучы Күчем хан гаиләсен һиҗри белән 1048, милади белән 1638 елда көчләп чукындырдылар
3 Ханкирмөн шәһәрендә хан булып торучы Сәед Борһан бине Алып Арыслан бине Гали хан бине Күчем ханны һиҗри белән 1065, милади белән 1655 елда, бернәрсә дә аңламаган сабый вакытында чукындырдылар.
4 1731 елда Казан һәм Нижний мөселманнарын чукындыру өчен «Свяжская богородица-монастырь»да рәсми идарә оештырылды
5 Чукындырылганнарны ислам диненә кире кайтырга өндәүчеләрдән 47 мөселманны 1867 елның 28 гыйнварында Себердәге Турухан якларына сөргенгә җибәрү белән хөкем иттеләр
6 Берәр төрле эш хакында гаепләнүче һәм дә өсләренә түләүләр төшкән мөселманнар чукынсалар, гаепләреннән коткару, түләүдән азат итү хакында кануннар игълан кылынды Чукынучы мөселманнар гаскәрлек хезмәтләреннән азат ителәләр иде.
7 Бик күп чакта базарда һәм халык күп җыелып торган җирләрдә поплар җыелып торучылар өстенә үзләренең "изге су"ларын бөркиләр иде дә, шуның белән шул җыелган урында, җыенда булган халык христианлык кабул иткән булып хисаплана иде Моннан соң шул кешеләрнең: «Минем христиан булганым юк. үз динемнән чыкканым юк!"—дигән дәгъвалары ишетелмидер иде
8 Русларның талауларыннан, җәфалау һәм газаплауларыннан, үз диннәренә кертер өчен көчләүләреннән йөдәгән мөселманнар бераз булса да тынычлык табу, дөньяларын һәм диннәрен төзәтү һәм саклау өмете белән башкорт сахраларына күчә һәм авыллар корып гомер сөрә башлаганнар иде Бу эшләре белән мөселманнар шул җирләрдә берләшәләр, Төркестан һәм Фирганә мөселманнары белән
мөнәсәбәткә керүләре ихтимал, аннары чукындырып булмый башлар дип фикер ”®ртеп, РомановлаРДан Алексей Михайлович һиҗри белән 1059 милади белән 1649 елда христиан булмаган халыкларның башкорт сахраларында торуларын тыеп фәрман игълан итте
9 1713 елда «Җирләрендә православный крестьяннар булган мөселман җир хуҗалары алты ай эчендә православный мәзһәбкә керергә тиешләр, шуңа риза булмаган мөселманнарның җирләре, йортлары һәм бөтен мөлкәтләре көчләп алыначак»,—дигән фәрман чыкты Бу фәрман 1729 елның 1 мартында. 1743 елның 28 сентябрендә тагын кабатланды
10. Чукынырга риза булмаган мөселман алпавытлар үзләренең җирләрен һәм мөлкәтләрен сатып яки залогка салып акчалы булып калмасыннар һәм чукынудан котылмасыннар өчен. 1737 елның 21 октябрендә «Мөселманнарның русларга җир сатулары тыела-,—дигән фәрман игълан ителде
11. 1754 елда: -Чукынмаган мөселманнар тарафыннан русларга сатылган яки залогка салынган җирләрнең документлары һәм килешү кәгазьләре игътибарсыз калачак һәм җирләре көчләп алыначак-,—дигән аерым фәрман игълан ителде
12 1749 елда Казанда мөселман балаларын көчләп христиан дине мәктәпләрендә укыту юлына басканнар иде. Ләкин бу дәрәҗәдә хурлыкка һәм җәберләргә мөселманнар түзә алмадылар, «файдасы булса, булмаса • дип. шул вакыттагы хөкүмәткә каты сүзләр белән гаризалар бирделәр Хәтта бу хәл чит мәмләкәтләргә дә иреште, зур гына гауга күтәрелде. Нәтиҗәдә, хөкүмәт мәчетләрне ваттыру һәм җимертү, сабый балаларны христиан диненә көчләп кертү һәм мәктәпләрдә көчләп укыту турындагы законын алмаштырырга мәҗбүр булды
13. Россиядә булган рус князьләре һәм алпавытларының, дворяннарының күбесе крестьяннарыннан яки җир-суларыннан һәм дөньяда тоткан урыннарыннан аерыласы килмичә чукынган мөселман мирзаларының бер өлеше икәнлекләре мәгълүм. Боларның күбесе үзләренең мөселман вакытларындагы фамилияләрен ташлап, рус фамилияләре алган булсалар да, кайсыберләре әүвәлдөге мөселман вакытларындагы фамилияләре белән калганнар, рус фамилиясен алмаганнар
14. Көчләп чукындырылган мөселманнар өһле ислам каршында -керәшеннәр- һәм «мөкруһлар* исемнәре белән йөртеләдер Рус хөкүмәте тарафыннан «Новокрешенская контора» ачылганнан соң чукындырылганнар—«мәкруһлар» дип. аннан элек чукындырылганнар «керәшеннәр- дип аталалар Бу ике төркем арасында аерма зур Керәшеннәр үзләренең иске төрек телен саклап килсәләр дә. ислам диненнән һәм мөселманнардан ераклашканнар, христианлыкта торуларына артык пошынмыйлар Әмма "мөкруһлар" үзләрен чын мөселман саныйлар әгәр дә аз гына форсат тапсалар, үзләренең мөселманлыкларын күрсәтәләр Бу уңайдан күреләчәк авырлыкларга түзәргә дә әзерләр Мәкруһлар турында һиҗри белән 1271 миляди белән 1855 елның 29 маенда императорның 'Ислам диненнән христиан диненә мөрәҗәгать итмәгән мәкруһлар Казанның духовная консисториясе хөкеменә җибәрелсеннәр, бармасалар, балалары ата-аналарыннан полиция көче белән алынып, чукындырылсыннар, христиан диненчө яшәмәгән мөкруһлар чиркәүләргә яңадан христиан руханилары тарафыннан йөртелсеннәр әгәр дә бу эшкә риза булмасалар, ата-аналары аерылсын, ирле-хатынлы булып тормасыннар!—дигән указы игълан ителде.
15. Шушы елларда мәкруһлар руслашсыннар, чын христиан булсыннар өчен ялгыз гаиләләрне рус авылларына таратып утырттылар руслар белән аралашырга һәм барлык хәлләре русларның күз алдында булып торуга мәҗбүр иттеләр
16 Мәкруһларның ислам динендә көчле һәм ныклы булуларын муллалар һәм мәчетләр тәэсиреннән күреп, рус хөкүмәте мәчет салу эшләрен христиан руханиларына тапшырды Болар риза булсалар—мәчет салуга рөхсәт бирелә әмма алар яраклы күрмәсөләр—рөхсәт бирелми торган булды Бу закон һиҗри белән 1188, миляди белән 1774 елда гына үзгәрде Ләкин бу үзгәртү нигездән түгел, бәлки мәкруһлар тормаган һәм. гомумән, христианнарга тәэсир итү куркынычы булмаган урыннарга гына кагыла иде Әмма христианнардан яки мәкруһлардан бер генә гаилә булса да ул урында мәчет салуга рөхсәт бирү яки бирмәү христиан руханилары ихтыярында иде Бу закон Икенче Николайның тәхеттән төшкән көненә кадәр дәвам итте
17. Кыргыз, казакь кавемнәрен руслаштыру һәм христиан итү теләге белән 1223 һиҗри. 1808 милади елда император тарафыннан -Фәкыйрь кыргыз һәм казакълар үзләренең балаларын Төркестан, Хива Бохара халыкларына
сатарга тиеш түгел. Әмма русларга саткан очракта да ярдәм ителә»,—дигән указ игълан ителде Шушы указга таянып, сатып алу дигән булып руслар кыргыз һәм казакъ балаларын урлап һәм талап алып кайту юлына бастылар һәм һәммәсен чукындырып тордылар Шунлыктан бу көндәге русларның ерак әбиләре һәм бабалары мөселман булмаганы бик сирәк һәм аз табылыр.
18 Чукындыру хакында мөселманнарның күргән бәлаләренең иге-чиге юк Төрмәдә ятучылар, ватаннарыннан сөрелүчеләр, үтерелүчеләрнең исәбен бер Аллаһы тәгалә генә беләдер. Бу турыда иске һәм зур архивлар түгел, бәлки Уфа шәһәрендәге Диния нәзарәте архивында булган эшләр генә дә гакылларны хәйран калдырырлык дәрәҗәдәдер Көчләп чукындыру турындагы законнар императрица Екатерина тарафыннан юкка чыгарылган һәм алыштырылган булса да, бу юкка чыгару һәм алыштырулар кәгазьдә генә булып, гамәлдә һаман да үтәлеп торды
19 Кырым ханы Морадгәрәй бине Мөбарәкгәрәй тарафыннан Мәскәү князе Федор Алексеевичка һиҗри белән 1093, милади белән 1682 елның рабигыль- әүвәлендә. ягъни март аенда язылган хатта шундый җөмләләр бар: «Мәмләкәтегездә булган мөселманнарны көчләп һәм кыстап христиан мәзһәбенә кертәсез икән Мондый эшләр падишаһлар дәрәҗәсенә лаек түгел. Бу бик яман эш. Бездә һәм дә бәхетле солтан кул астында хисапсыз дәрәҗәдә күп христианнар бар, безнең тарафыбыздан алар турында шундый бер эш булганы юк. Сез мөселманнарны дин мәсьәләсендә кыстамагыз, мөселманнар үз диннәрендә тыныч торсыннар».
20. Кырым ханы, Мөхәммәдгәрәй ханның вәзире Сәфәргази Ака тарафыннан Мәскәү князе Алексей Михайлович вәзире исеменә язылган хатта шундый сүзләр бар «Падишаһыгыз мөселманнарның мәчетләрен һәм мәдрәсәләрен ваттырып, Аллаһы тәгаләнең сүзләре булган изге Коръәннәрне утка яктырды. Тотсакларны йолып алырга биреп, кыйнап христиан итәсез. Андый эшләр белән генә христиан күбәймәс. Бездә дә христианнар күп. Ләкин без аларның диннәренә тыкшынмыйбыз Кешеләрне көчләп христиан һәм көчләп мөселман итү—лаек эш түгел, Ханкирмән солтанын да көчләп христиан иттегез!» (Фәхредцинев Р Болгар вә Казан төрекләре. —Казан. 1993. —53—57 б.).
Бу мисаллар, Ризаэддин Фәхреддин раслаганча, диңгездә бер тамчы кебек кенә.
Әйтеп киткәнемчә, татарларны көчләп чукындыру 1552 елда гына башланган гамәл түгел. Казан ханлыгын яулап алу нияте белән Мәскәү кенәзләре бер-бер артлы яу белән килгәннәр. 1469 елның язында аларның беренчесе оештырыла, ләкин урыс гаскәре җиңелә һәм ул кире борылырга мәҗбүр була. Шул ук 1469 елның август аенда янә Казанга ябырылалар Урыслар шәһәрне камап тоталар Ике арада килешү нәтиҗәсендә камалыш туктатыла. Мәскәүләр кайтып китәләр
1487 елда Мөхәммәд Әмин Казан ханлыгында бердәмлек булмаудан, Мәскәү кенәзе Иван III ярдәменнән файдаланып, Казан тәхетенә утыра
1549 елда мәскәүләр тарафыннан Казан ханлыгының җәбәлестаны (Тау ягы) яулап алына.
Әлеге яуларда йөзләрчә мең урыс сугышчысы катнаша. Стрелец итеге, ат тояклары, гади җәяүле урыс яугиренең чабатасы астында татар җире таптала Тау ягы кала-салалары талана һәм яндырыла Алар канга батырып узган илле чакрымлык киңлектәге җирдә кара тузан, төтен күтәрелеп кала
Татар җирләрен яулап алу православие коткысы астында алып барыла. Басып алудан тыш. татарларны чукындыруда максат ителә.
1551 елның май-июнь айларында мәскәүләр Зөя елгасы тамагында Свияжск (Зөя) кальгасын (крепость) төзиләр Бу эш Казан өчен көтелмәгәндә, аның «борын төбендә» эшләнә булачак кальганың корылмаларын башта Углич шәһәре янында җыялар, аннан соң аларны сүтеп, тамгалап, Идел буйлап Зөя утравына китерәләр дә егерме сигез көн эчендә корып та куялар
Шулай итеп, Казан ханлыгының көнбатыш өлеше урыс дәүләте кул астында кала Казан мөһим икътисади өлкәдән мәхрүм ителә. Казан ханлыгының Тау ягы өлешендә яшәгән мөселман-татарларны, мәҗүсилектәге халыкларны Казан алынганчы ук православиега көчләп кертү башлана, ханлык һәлак булгач, ул котырып дәвам итә Бу эшкә рус хәрби-күчмә чиркәүләре, руханилары җитәкчелек итә. Әлеге гамәл Казанга каршы һәрбер яу вакытында кабатлана Юл өстендә утырган татар авыллары—Татар Әҗәлесе. Кармыш, Ачасыр һәм башкалар Мәскәү тарафыннан оештырылган һәр поход саен, ягъни берничә мәртәбә чукындыру гарасатын кичерәләр. Тау ягына. Цивиль өязенә, хәзер Кайбыч районына кергән 112
татар авыллары Мәлки. Иске һәм Олы Тәрбит, Янсура һәм башка салалар халкын тулысынча христианлаштыралар
Яңа чукындырылганнар арасында исламга тугрылык саклаган татарлар авылларыннан куыла, ә православие кабул итүчеләргә, киресенчә, үзләре теләгән урыннарга күчеп утырырга рөхсәт ителә
_ Казан яулап алынгач, Идел буенда яшәгән чукындырылган татарлар икегә бүленә Иске керәшеннәр ( старокрещены") XVI—XVII гасырларда формалашалар Алар урыслар һәм чуашлар арасында яшиләр, шул сәбәпле йолалары урыс йогынтысын кичерә Телләре татарча булып калган Казан губернасында XIX гасырның беренче яртысында 30 меңләп иске керәшен яшәве күрсәтелә Цивиль өязенә кергән керәшен татарлары да исәпкә алына Мәлки. Тәрбит. Янсура һәм башка авылларда яшәүче керәшеннәр, чуашлар белән аралашып яшәүләре нәтиҗәсендә чуаш тәэсиренә юлыгалар
“Яңа керәшеннәр" төркеме XVIII гасырның беренче яртысында—1730 елда Зөя шәһәрендә Яңа чукындырылганнар конторасы (Новокрещенская контора) ачылганнан соң оеша. Алдагы унъеллыкларда бу төркемгә керүчеләрнең (мөкруһларның) саны даими рәвештә кими бара Аларның күбесе христианлыктан баш тарта Бу мәкруһлар ислам диненә катгый тугрылык саклыйлар җомга көннәрдә бәйрәм итәләр, татар киеме кияләр, яшеренеп булса да. мәчеткә йөриләр Алар һәртөрле авырлыкларга түзәләр, ачыктан-ачык без христиан дип әйтүгә каршылык күрсәтәләр.
Мөкруһларны христианлыкта калдыру өчен хөкүмәт тарафыннан төрле чаралар күрелә, ләкин алар яңа керәшеннәр арасында исламның ныгуына гына сәбәпче булалар. Мөкруһларны мөселманнар арасыннан аерып алып, урыс авылларына күчерүләр 1829. 1835. 1839. 1841 елларда киң җөелдерелө Ләкин моның әллөни файдасы тими Киресенчә, мәкруһлар күченеп килгән урыс авылларында татар йогынтысы үзен бик тиз арада сиздерә Хөкүмәт башка юллар эзли 1855 елда ул “Высочайше утверждение" белән яшерен комитет ачарга мәҗбүр була Бу указда “Якын җирдәге православие руханиена мөрәҗәгать итмәгән мәкруһ татар Казан консисториясенә бирелергә тиеш, йә булмаса ул христианлыкка кайтарылсын Чукындырылмаган балалар ата-аналарыннан полиция тарафыннан тартып алынып чукындырылсын Христиан никахы белән өйләнмәгән ирләр христианча никахлашсыннар".—диелгән Әлеге указның гомере кыска була Мәкруһлар ныклы каршылык күрсәтәләр Указ 1861 елда гамәлдән чыгарыла Шул вакыттан соң патша исеменә мәкруһлар тарафыннан, ислам динен тотуга, аны өйрәнүгә рөхсәт сорап, үтенечләр килә. Әлеге хәрәкәт Зөя өязендә башланып, тиз арада бөтен Казан губернасына һәм башка губерналарга тарала Бу үтенечләр “законга каршы килә" дигән җаваплар мөкруһларны тынычландыра алмый Мөселманнар җаваплар патшадан түгел, чиновниклардан килә дип исәплиләр Вәзгыять кискенләшә бара
1867 елның 28 гыйнварында мөкруһларны үз диннәренә, мөселманлыкка кайтуга “котыртучы" 47 мулланы Көнчыгыш Себердәге Турухан краена сөрү турында әмер бирелә
Ләкин әле бу яңа гарасатның башы гына була Себергө сөрү империянең эчке эшләр министрына йөкләнә Император канцеляриясенең өченче бүлекчәсе күрсәтмәсе сөрелүчеләрнең барысын да берьюлы түгел, аларны төркемнәргә бүлеп, төрле вакытта җибәрүне оештыра Беренчеләрнең тавышы басылгач икенчеләрен куалар Себергө сөрүне мәхкәмәләрдә хөкем кылмыйча гына гамәлгә ашыралар Бер ук вакытта “котыртучылар"ны да төрмәгә ябалар
Моның белән бергә. Казан архиепискобына вәгазь белән өндәргә әмер бирелә Ләкин аның осталыгы, сәләте җитмәү сәбәпле моның бернинди дә нәтиҗәсе булмый Архиерей руханиларга вәгазь белән мәкруһларның авылларына ешрак барырга фәрман бирә
Татарлар христиан руханиларын кабул итмиләр, аларга капкаларын ачмыйлар аларны өйләренә кертмиләр Руханилар авылларга полиция ияртеп бара башлыйлар.
Ислам диненә кайтучылар һәм кайтырга теләүчеләр белән поплар арасында көрәш кискенләшә Мәкруһлар арасында “котыртучыларлы эзләүләр көчәя Аларны күпләп табалар, ләкин башлыкларының эзенә тиз генә төшә алмыйлар Алар Мөхөммәд диненә күпләп кайтырга өндәүчеләр Зөя өязе Янгилде авылында туып-үскән Мөхөммөтсабит бине Шәрәфетдин, шулай ук аның Зөя өязе Аккуҗа
авылыннан булган өч фикердәше һәм Салтыган авылы мулласы Таҗетдин Мөхәммәдьяров.
Хакимиятләр мәкруһларның мөселманча никахларын танымаганнар, хәтта балаларына аналарының исеме буенча "Фатыймин". “Гайшин кебек фамилияләр такканнар Күренекле татар шагыйре Хәсән Туфан мәсәлән, инде XX гасыр башында әнисенең исеме буенча. Гөлзизин фамилиясендә йөрергә мәҗбүр
°Ү Мәкруһларның хәлен төгәлрәк күз алдына китерү өчен 1905—1911 елларда нәшер ителгән "Казан мөхбире" газетасының 1906 ел 3 май санында дөнья күргән мәкаләгә игътибар итик Әһәмиятен истә тотып, биредә аны тулысынча китерүне урынлы саныйм.
Чистай өязендә Тубылгы атавы карьясенең (хәзерге Татарстан Республикасының Яңа ЧишмәрайонындагыТубылгыТауавылы.Т.В.)мәкруһларына рәсмән (рәсми) мөселман булып дәфтәрләренә (ислам дәфтәрләренә язылу— рәсми рәвештә мөселман булып теркәлү) язылырга вакытлы рөхсәт бирелгәне мәгълүм булды Бу авылның мөвәкъкать имамы Габделрәфыйк хәзрәт рәсми мөселман булулары хакында зур иҗтиһад (тырышлык) кылган. Чистай өязендәге мәкруһлар тарафыннан депутат булып Петербургка да барды. Бу мөселманнарның тарихи хәлләре бик мәгълүм булмаса да. Русия дәүләтенә табыг булганнан соң, миссионер җәфасына төшеп, ата-бабаларыннан калган дине исламны югалтмаска зур иҗтиһад вә гайрәт иткәннәре мәгълүмдер Габделрәфыйк хәзрәтнең сүзләреннән һәм вәкилләренең соңгы 60.70 ел эчендә мәхкәмәләргә биреп йөргән гаризаларыннан, ни кыяфәткә дине исламны саклаганнарын һәм аның хакында үзләренә ниндәен җәфалар булганын тәмам аңладык. Күп җәза күреп булса да, һичбер вакытта дине исламнан аерылмаганлыкларын исбат кылырга гаҗәп дәрәҗәдә тырышканнар икән. Боларның дине ислам хакында кылган иҗтиһадларын вә күргән җәфаларын (картларга шөкрана, яшьләргә гыйбрәт өчен) берничә аңлатмак булдык.
Казан вилайәтендөге мөселманнарның ата-бабаларыннан калган хәбәре буенча. Болгар мәмләкәтендәге Тубылгы атавы исемендә бер шәһәр булганы мәгълүмдер Хисаметдин әл Мәслими хәбәре буенча, бу шәһәрнең кырыенда Кичү суының Шушма елгасына койган җирендә Болгар мәшәихләреннән Хуҗа әхрар исемле кемсәнең кабере дә бар. имеш Хәзерге Тубылгы атавы карьясе мәзкәр Болгар шәһәренең урынында мөселманнары да шул Тубылгы атавы кальгасында булган болгарларның нәселе булса кирәк Бу карья зурлыкта хәзер дә бер кечерәк шәһәр чаклы бар (җан хисабы 1600 чамасында). Тубылгы атавы карьясыныңянында хәзер дә бер зур иске кала урыны бар. өч катлы ур казып әйләнгән
Бу мөселманнарның рәсмән насари (христиан) саналып кәнисә (чиркәү) дәфтәрләренә кай заманда языла башлагандыр, мәгаен (тәгаен) әйтеп булмый, әмма 1829.1830,1831 елларда "отпавший" исемендә йөртелә башлаганнар. 1856 елда Чистай һәм Спас өязләрендә булган гайре мәкруһлар (мәкруһлар көчләп чукындырылып та яисә рәсми документларда чукындырылган дип теркәлгән, әмма үз диннәренә тугрылыклы калган мөселманнар, рус телендә “отпавшие" гыйбарәсе белән мәгълүм) берлән бергә җыелышып падишаһ исеменә татарча язып, ике прошение биргәннәр Прошениеләре бу рәвештә язылган: “Падишаһның 1846 елда булган фәрманы буенча, кәнисәле булган урыс авылларына күчерә башладылар Приход кәшишләребез (поплар) нәсари (христиан) динен өйрәттерү өчен, ләкин без дөреслектә чын мөселманбыз нәсари (христиан) динен кабул иткәнебез юк. кәнисәләргә (чиркәү) һичбер вакытта йөрмибез, яңа туган балаларыбызга һичбер вакытта рус исемнәре кушканыбыз юк. семейный списокларда һәм ревизия сказкаларында урыс исемнәре язылган булса да. ул кәшишләр үзләре теләгәнчә язып куйган исемнәр генә Хәзер дә становой пристав, окружной начальник, волостной кәшишләр берлән авылларыбызга килеп, безне төрлечә җәзалый башладылар, үзебезне каравылга ябалар, хатыннарыбызны җибәреп, җәмәгатьләребезне тараталар, биргән кызларыбызны ирләреннән аерып, яшь балаларын ятим калдыралар. халыкны фәкыйрьлеккә төшерәләр" .—дип язганнар Бу прошениенең внутренний министр—эчке эшләр министры бу елларда (27 XI 1878—6 VIII 1880—Л С. Маковторган) отпавшийларның эшләү урынында тәфтиш кылу өчен Казан губернаторына кайтарган. Язган хәбәре дөрес булса, аларны тиешсез җәбер вә җәзалардан сакласын дип әмер булган Губернатор бу эшне бик илтифат берлән тикшереп, духовный консисториядән сораган:
. „ ВӘ өязләренең кайсы авылларында татарлар әүвәдцә нәсари
(христиан) динендә булып та. хәзер дә исламга күчкәннәр’’ Вә һәм шул авыллардагы отпавшииларның исемнәре язылган списокны сораган
2) Кайвакытта бу татарлар нәсари динен кабул иткәннән соң ул динне таидтамаска дип, шул вакытта аларның кулларыннан язу алынганмы9
3) Бу прошение бирүче татарларның әүвәл дә христиан булып, соңыннан исламга күчүләре дөресме?
4) 1829, 1830 елларда исламга күчкән татарларның балалары нәсарилыкның шартларын йөртү өчен кәнисәгә (чиркәүгә) кергәннәре бармы9 Әгәр дә булса, аларга шул мөкатдәс эшләрне кылучы кәшиш (поп) кайсы приходныкы9 - А Губернаторның сөальләренә духовная консистория бу рәвештә җавап биргән Авылларның һәм татарларның исемлекләре язылган дәфтәрләр булмаганлыктан. куелган сөальләргә җавап бирә алмыйбыз —дип Шуннан соң губернатор мәкруһларның прошениеләрен министрга кире кайтарып бирә
1863 нче елда Чистайга наследник килгән вакытта (Чистайга падишаһ варисы Александр III килү турында сүз бара—Т. В ) Тубылгы атавы карьясенең мөкруһлары наследник хәзрәтләренә дә гариза биргәннәр Язулары бу рәвештә булган "Без һичбер вакытта да нәсари динендә булганыбыз юк Бала вакыттан бирле дине исламда торабыз, безнең бабаларыбыздан кем вә кайвакытта отпавший дип санала башлагандыр, безгә мәгълүм түгел Безнең бу эшләребез, һичөзелмәенчө бик күптәннән бирле тартылып килә, без һич гаепсез җәзаланабыз, мондагы начальникларыбыз безне төрлечә кысалар, читкә хезмәткә барырга безгә язу (билет) бирмиләр Шул сәбәпле, хәзинәгә тиешле булган налогларыбызны да түли алмыйбыз Үз хаҗәтләребезгә хәреҗебез булмый чит авылларга иргә биргән кызларыбызны (никахларын законсыз санап) атасы җәмәгатенә язып киләләр, наследниктан үтенгәннәр үзләрен начальство тарафыннан булган җәбер-җәзалардан коткарырга һәм читкә чыгып йөрү өчен гайре крестьяннар белән бәрабәр һәртөрле хөҗәт булган язуларны бирегә рөхсәт ителсә иде дип. 1867 елда Тубылгы атавы карьясенең ике мулласын (Рәхмәтулла Ярмиев Галим Самигуллов) шул карьядә имам булып торган өчен һәм шуның белән бергә нәсари гадәтләрен ташлатуга сәбәп булалар дип дәхи становой белән исправник помощнигының әмеренә каршы торган өчен дип Казанда уголовный палачның 15 декабрьдә ясалган решениесе буенча дүртәр елга каторожная работага Шул 4 ел үткәннән соң һәрвакытта Сибириядө торырга җибәрелгәннәр Становой белән исправник помощнигының әмеренә каршы торган дигәне шул. имеш, карт имамнары Рәхмәтулла хәзрәт мөсҗидне пичәтләргә менгән становойны баскычтан сугып төшергән, шуннан соң исправник помощнигы килеп аңардан мөсҗидне пичәтләргә ихтыяр бирмәгәннәр, соңыннан губернатор барыпмы ничек булса да мәсҗит пичәтләнгөн Губернатор Казан төрмәсеннән икенче имамнары Галим хәзрәтне богаулы көенчә үзе белән бергә авылга алып кайтып. халыкны бик үгетләп киткән, имеш (Бу рәвештә мулланы авылга алып килү халыкны куркыту өчен генә булгандыр) Шуннан соң (дөрес булса, ишетүебезчә), мәсҗиднең ишегендәге пичәтне бозмыенча, стенасын кисеп кереп гыйбадәт кылганнар имеш Ишек урынына киез каплап торганнар дип сөйләшкәнне ишеткән бар Рәхмәтулла хәзрәт 45 ел имам булып торган, каторгага киткәнгә решение булганнан соң Чистай төрмәсендә вафат булган Икенче муллалары Галим хәзрәт 20 ел имам булып торган Ул хәзер дә исән, имеш, мәгәр бик картайган диләр Ясалган җәзаларын бетергәннән бирле Семипулат шәһәрендә тора икән Бу кешене иленә кайтару турында Тубылгы атавы мәкруһлары мәкхәмөлөргә күп мәртәбә гаризалар биреп йөргәннәр, ләкин бер дә илтифат булмаган Һаман отказ килгән Мәсәлән. 1879 елның апрель. 1880 елның февраль числоларында бу авылның доверенныйлары министр юстициядән биргән гаризаларын падишаһка ирештерүне сораганнар Шул прошениелөре внутренний министрга бирелгәне мәгълүм булгач, 1881 нче едца дәхи гариза биреп, әүвәлге прошениелөренә җавап сораганнар Ләкин 1882 елда министрдан отказ килгән 1881 елда Уфа һәм Казан губерналарына ревизия өчен килгән сенатор Ковалевскийга да үзләренең дини хаҗәтләрен сорап гариза биргәннәр Никадәр сорап йөрсәләр дә. бу заманга кадәр һичбер нәтиҗә чыгара алмаганнар, хәлләренә илтифат итүче булмаган, үткән елда мөкруһлар тарафыннан депутат булып Петербургка барган Габделрөфыйк хәзрәттән сорашып белдек бу мөселманнарның никахлары законныи саналмыенча биргән кызлары һаман аталары җәмәгатендә санала икән Гәрчә чит авылларга бирелгән булса да
балалары үсеп җитеп зур җәмәгать атасы булган карт һаман хатынсыз (холостой) саналып, паспортларына да шулай языла, имеш. Балалары аналары тарафындагы бабасының җәмәгатенә язылып, фамилияләре дә хатыннар исеме белән йөртелә, имеш Мәсәлән, Фатыймауглыбулса"Фатыймин", Гайшәуглы булса“Гайшин"дип йөртәләр икән"
Урыслаштыру сәясәте
Русскими не риждаются. Русскими становятся (Урыс булып тумыйлар.
Тугач урыс булалар)
“Русское радио" (2003 ел)
Патша самодержавиесенең милли изү сәясәте тарихында татарлар аерым бер урын алып тора Бу гыйбрәтле тарихның беренче сәхифәләре татар халкының бәйсезлеген җуюдан башлана.
Империядәге милли изү сәясәте халыкара хәлне, илнең эчке халәтен исәпкә алып үткәрелә Бу изү Русиядәге халыкларның барысына да тигез төшми. Хәтта мөселман халыклары арасында да аның үз аермалыклары, үзенчәлекләре бик ачык күренеп тора Татар гасырлар буена милли изүнең үзәгендә булды
XIX гасырның икенче яртысында Россия хөкүмәте урыслаштыру сәясәтенә үзгәрешләр кертә Татарның ул чактагы милли аң үсешенең бер чагылышы итеп керәшеннәрнең кире мөселманлыкка кайту хәрәкәтен атарга була. Моңа каршы урыс чиновниклары яңа көрәш формалары эзләргә мәҗбүр булалар. Миссионер Н И Ильминский. Англиянең күп тапкырлар дөньякүләм сыналган колониаль изү тәҗрибәсен киң файдаланып, христиан динен җирле "инородец"ларга сеңдерү методикасын эшли Ул тәкъдим иткән система нигезендә кириллица белән җирле халык телендә дини китаплар чыгару, мәктәпнең башлангыч сыйныфларында христиан дине нигезләрен татар телендә үзләштерү ята Аның фикеренчә, урыс динен, тарихын, гореф-гадәтләрен генә таныган "инородец"лар, урысча әйбәт сөиләшмәсәләр дә, маңкортка әвереләләр, күңелләре белән урыслашалар Шулай итеп, Ильминский мөселманнарны үз телләре, язулары аша юкка чыгарырга омтыла Халыкның динне алыштыруы аныңча—урыслаштыруның беренче этабы, урысча белү—икенче һәм соңгы этабы булып санала башлый Диннән мәхрүм итүдән соң урыслаштыруда икенче мөһим адым “инородец"ларның аңына урыс халкының бөеклеге, аның рухи яктан өстенлеге турындагы фикерне сеңдерү була
1860 елларның икенче яртысында керәшен авыллары дип саналган авылларда күпләп конфессиональ мәктәпләр ачыла Ул мәктәпләрдә мөселманнар һәм мөселманлыкка кайтканнарның балалары укырга тиеш була
Җирле халыкларны мөселманнар йогынтысыннан саклау, мөселманлыкка чыгу куркынычын бетерү сылтавы белән Ильминский җитәкчелегендәге миссионерлар, православие дине әһелләре, губерна администрациясе, Казан уку-укыту округының попечителе күп тапкырлар югары властьларга диния нәзарәтен бетереп, аның эшләрен губерна идарәләренә тапшыру, мәчетләрне төзекләндермәү, муллаларның санын киметү, татар милли мәктәбен кысу, мөселманлыкка кайткан керәшеннәрне күпләп Себергә сөрү мөселманнар сайлануга хокуклы булган волость идарәләренә православиедәгеләрне билгеләү, хәтта авыл старосталары итеп тә христиан дине вәкилләрен кую кебек тәкъдимнәр белән чыгалар.
Императрица Екатерина Ннеңдин иреге турындагы указыннан соң ислам дине эшләренә тыкшынуга беркадәр чик куела. Патша хөкүмәте XIX гасырның икенче яртысында үз сәясәтен яңарта. 1866 елда Казанга килгән мәгариф министры графА Толстойга татарның үзенә бер дөнья булып, урыс йогынтысына бирелмичә көн күрүе бер дә ошамый Мондый бәйсезлекнең нигездә татар милли мәктәбе белән мөселман руханилары эшчәнлеге ятканын яхшы аңлаган хөкүмәт үзенең урыслаштыру сәясәтен шушы ике "куркыныч” көчкә каршы оештыра. Исмәгыйль Гаспралы сүзләре белән әйткәндә, мөселман дөньясына, аның тормыш һәм фикер үсешенә йогынтысы теләсә нинди Европа университетларыныкына караганда чагыштыргысыз дәрәҗәдә көчлерәк булган татар мәктәбенә һөҗүм башлана Урыс булмаган халыкларга аң-белем таратуның ахыр максаты ачыктан-ачык урыслаштыру һәм урыс халкына кушу дип игълан ителә.
_ Х1Х гасырның икенче яртысында мәгариф министрлыгы эшләгән программа агарту эшен ике юнәлештә: чукындырылган “инородец'лар һәм мөселманнар арасында алып баруны күздә тота Мөселманнарны урыслаштыру фәкать урыс телен өйрәтү аркылы гына мөмкин дип ассызыклап әйтелә Программага училищеларда татар балалары өчен әзерлек сыйныфлары булдыру, мәктәпләрдә мәҗбүри рәвештә урыс сыйныфлары ачтыру, 1860 елдан башлап яңа мәктәпләрне андый сыйныфлардан башка гамәлгә куймау, урыс теле укытучысын тоту чыгымнарны авыл мәхәлләсенә йөкләү кебек пунктлар кертелә Чыгымнар 350 сумнан ким булмаска тиеш, дип әйтелә
Карамзин, Соловьев, Ключевский кебек галимнәр урыс кенәзлөренен 1552 елга кадәр үк Казанга утыз тапкырдан артык һөҗүм итүләрен язалар Яу вакытында христианлаштыру урыслаштыру белән бергә алып барыла Татарга каршы көчле коткы таратыла һәм бу дөнья күләмендә алып барыла Без хәзер дә тормышта әдәбиятта, сәнгать әсәрләрендә, аерым тарихчыларның хезмәтләрендә әледән- әле бу күренешкә тап булабыз Мәсәлән, тарих фәннәре докторы В Каргалов үзенең "На степной границе" дигән китабында (Мөскөү. 1973) болай дип яза "Рус халкының һәм илебездә башка халыкларның агрессив татар ханлыгы белән көрәше берничә гасырга сузылган. 1552 елдә Казанны алу белән Иделдәге юлбасарлар оясы—Казан ханлыгы бетерелде' (3 6 )
Миссионерлар һәм хакимиятләр тарафыннан татарларның үзләре арасында да коткы таратыла, моның өчен үзләре теләп христианлашкан керәшеннәр файдаланыла Урыслаштыру юлы—бердәнбер котылгысыз юл—татар күңеленә янә шундый фикерне иңдерү максат ителә Янәсе, "татарская лопата". "собака" "чаплашка", “гололобый", “желудь" кебек мыскыллау сүзләре урыслашкан татарга әйтелмәячәк, аның хокуклары урысныкы белән тигез булачак
Әлбәттә, мөкруһлар яшәгән авыллар арасында урыслашкан булып кыланганнары да табыла Ләкин китапка, мәдәнияткә ия татар халкын урыслаштыру мөмкин булмый Зөя өязе татарлары арасында яманаты таралган миссионер Н И Ильминский да. хакимият чиновниклары да урыслаштыру сәясәтенең җитәрлек нәтиҗә бирмәвенә аптырап калалар, моның сәбәпләрен эзләргә керешәләр
1863 елда Н И Ильминский университетны ташлап Казан православие руханилары академиясенә күчә һәм башы -аягы белән Рөсәй халкын христианлаштыру һәм урыслаштыру эшенә чума Ул миссонерлар. чиркәү руханилары һәм хөкүмәт тарафыннан күрелгән чаралардан соң бер генә мөкруһ та урыска әйләнми кала алмаячак дип өметләнә Бу тәреле күсәкнең авыр башы Зөя өязе мөкруһларына төште дияргә дә була Алар, рәхимсез эзәрлекләүләргә дучар ителсәләр дә. бирешмәделәр, милләтләрен сатмадылар
Безнең бабаларыбыз милләтне саклауның төрле юлларын белгәннәр Шуларның гасырлар буе сыналганы (бәлки, иң мөһимедер) хакимлек итүче кавем белән мөмкин кадәр азрак мөнәсәбәттә булу Мөкруһлар көчләп чукындырылган һәм мөселманлыкта булган татарларның урыслар белән дөньяви дуслыгы, алар белән алыш-биреш итү дөрес дип саналса да. аларның яшәү рәвешләре хәрәм саналган
Бабаларыбыз халкыбызны үз тормышыбыз яссылыгыннан чыгармаска тырышканнар Читләрдән килгән, татарныкы булмаган һәртөрле мәдәни г ыйльми дини, гадөти күренешләргә сагаеп караганнар, аларның дингә каршы булу урыслаштыруга юнәлдерелү ихтималы турында кисәтеп моны балаларының күңелләренә сеңдерергә омтылганнар
Заманында кыска акыллы миссионерларның дин әһелләренең тиз арада христианлаштыруга, аннан соң урыслаштыруга ният ителгән чараларына татарны милләт буларак юкка чыгаруга ашкынуларына алар ышанычлы киртә итеп үзләренең күкрәкләрен куйганнар
Читтән ни генә китермәсеннәр, безнең бабаларыбыз зәһәре белән агу' дип китерелгәнне кире куйганнар, авызларына алмаганнар Алар гасырлар дәвамында янап килгән урыслаштыру куркынычыннан, чын мәгънәсендә юкка чыгудан курыкканнар Андый шиклөнү-куркулар. борчылулар татар халкының бөгьренә сеңдерелгән гореф-гадәтләренә кереп урнашкан буыннан-буынга күчеп килгән балалар күңелендә сакланган XIX гасырда мәсәлән, татар урыс •«батасын кимәгән, үрмәгән хатын-кызларыбыз арты бәрелгән сарык туннарын тектермәгәннәр Озын чәчле көрәк сакаллы татарны авылдашлары үз туганнары (тәм дуслары "Пошыкка язылдыңмы9" дип шелтәләгәннәр Сөннәт һәр мөселман иргә лазем булса да.
кайсыбер ир бала, авылга "бабачы” (сөннәт мулласы) килгән саен куркып качып сөннәтсез кала. Нәм ул авылдашлары каршында гел уңайсызлык тоеп яши Авыл кешеләре аның исеменә “урыс" сүзен өстиләр, көләләр. Мондый егет кызлар янына да бара алмый, алар да көлә Бу хәлне ул үзе дә фаҗига дип саный. Кимчелекне төзәтү нияте белән Зөя өязе Кошман авылына барып, бабачыны табып, яше 20дән узса да сөннәтле булып кайтучылар була Аларга инде 3-4 көн урынына 2-3 атна ятарга туры килә. Ә “урыс" сүзе кушаматка әйләнеп берничә ел тагылып йөри, кайсыбер бәхетсезенә исә гомерлеккә дә ябышып кала Шуңа күрә ир балалы ата-аналар үзләренең улларын вакытында сөннәтле итәргә тырышканнар. Моны миссионерлардан, чиркәү руханиларыннан, волость старшинасыннан яшереп кала белгәннәр...
"Тәрегә туры карасаң—чукындырылуың бар" Хәтеремдә әле, сугыш еллары Яңгырсыз коры көннәр тора Шуны сәбәп итеп, Колангы авылыннан зур гына бер төркем халык тәреләр, иконалар, өч балаклы дини байракларын күтәреп, чиркәү җырларын җырлап безнең Янгилде авылын әйләнделәр. Урысларның бу йолалары ел саен кабатлана иде Каршы торырлык ирләр фронтта. Безнең әниләр кебек ялгыз калган татар хатыннарын санга сукмыйлар Инешләрне, кизләүләрне чукындырып, өерләре белән төшке туплауга кайткан авыл көтүенә юнәлделәр. Бер кулына себерке, бер кулына тәре тоткан, попның каршысына озын чыбыркысын күтәреп күршебез, көтүче Камалетдин абый Җамалиев килеп басты. Чыбыркы сабы белән попка килгән юлын күрсәтте. Поп буйсынды, Колангы һәм Янгилде марҗаларын ияртеп авылына кайтып китте. Без, бала-чага, үзебезнең бурычыбызны үтәдек. Бер генә мәртәбә дә тәреләргә туры карамадык Авыл татарлары исә Камалетдин абыйга рәхмәтле иде—бердәнбер туендыручы сыерларын чукындырудан котылдылар.
Колангыдан яңгыр теләп килгән урысларның теләкләре тормышка ашмады, яңгыр яумады Өч көннән авыл малайлары боткасыз гына (боткага ярма юк) "яңгыр боткасы' ясадылар Су сибештеләр, олыларга да эләкте, хәтта мулла бабайны да үз буасындагы су белән коендырып чыктылар Булышты Кичен күк күкрәп яшенле яңгыр явып китте
Эчкечелекне, урыс милләте арасында киң таралган тискәре күренешне дә татарларны урыслаштыруда файдаланалар Урысларның бихисап бәйрәмнәренең эчкечелек таратуга тәэсире шактый зур була. Мөселманлыкка кайтырга форсат кына көткән мәкруһлар эчү белән мавыгучыларны ныклы күзәтү астында тоталар, бу инде гадәткә кергән була. Алар урыслашудан шулкадәр дә куркалар ки, хәтта үзләренең эш-гамәлләрен, уйларын, сөйләгәннәрен, күргән төшләрен анализлаганда да урыслаштыруга каршы торуда таяныч булырлык мәгънәләр табарга тырышалар.
Мәкруһлар үзара сөйләшкәндә бер-берсенә бармак белән төртеп күрсәтмиләр Зират өстендә каберләргә төртеп күрсәтү исә катгый рәвештә тыела. Чөнки андый вакытта кулның хәрәкәте чукындыру хәрәкәтен хәтерләтә.
Тамга һәр хуҗалыкта борын заманнан, ата-бабалардан мирас булып килгән. Ул—аларның имзалары, шәхси әйберләренә сугыла торган билге. Җир өлеше хуҗаларның да һәркайсы башына көрәк белән тамгасын сырлаган. Волость старшиналары, чукындырылган татарларның һәм мәкруһларның тамгаларын үзгәртеп, аларны турыпочмаклы, тәрене хәтерләткән геометрик фигуралар белән алыштырып карыйлар Барып чыкмый, гауга куба Һәр хуҗалык үз тамгасы белән кала. Хәтеремдә әле. безнең бабайлардан калган җир эшкәртү коралларында, кычыткан капчыкларында, киндер сугу станокларында—-барысында да кош тәпие сурәте бар иде
Урыс миссионерлары һәм хөкүмәт чиновникларына мәкруһларны урыслар яшәгән яки катнаш авылларга күчереп, катнаш никахлар аша урыслаштыруга да зур өмет баглаганнар Элегрәк әнә татар морзалары, малларын, дәрәҗәләрен саклап калу ниятеннән, катнаш никахка кергәннәр. Нәтиҗәдә татарлыкларын да. мөселманлыкларын да җуйганнар. Мөселманнар, керәшен татарлары, мәкруһлар исә. хәтәрлеген аңлап, мондый юлга басмаганнар Моны үземнең туып-үскән Янгилде авылын (Апае районы) мисалга китереп тә әйтә алам Гасырлар буена бергә яшәп килгән урыс белән татар арасында катнаш никах кору очрагы булмаган, эчке тыю буыннан-буынга күчеп килгән. Мондый хәл безнең буын яшәгән дәвердә дә күзәтелмәде Катнаш гаиләләр тирә-як авылларда да булмады кебек.
Зөя өязенә кергән мәҗүсилек заманында чукындырылган берничә керәшен авылы халкыннан башка яңа чукындырылган татарлар, керәшеннәр дип йөртелсәләр дә, үзләрен мәкруһ дип санаганнар Мәкруһларның бервакытта да күрше Мәлки, 118
Тәрбит. Янсура һ б авыллар халкы кебек “керәшен' булмаганы мәгълүм
с>итеп киткәнемчә, Зөя өязе авыллары мәкруһлары урыслаштыруга илтүче күренешләрне тиз арада юкка чыгару юлын эзләгәннәр Мәсәлән мәкруһлар йортларында тәрәзә әрәтәләренең өске өлеше ярымтүгәрәк итеп алына. Тәрәзә капкачының, кысасының һәм нәкышенең өсте дә шулай итеп эшләнә Ягъни урамнан узып барган һәр кеше мәкруһ яшәгән йортны урысныкыннан җиңел аерган Алай гына да түгел, авылларны да ерактан ук аерып була иде Мәсәлән җил тегермәннәренең канатлары Урыс авылларында дүрт канатлы булса, мәкруһ авылларында—алты канатлы урыс авылларында тегермәнче тегермән канатларын җил юк чакта “дөресләп"—тәре формасына китереп турылап куя торган була Ягъни авылның иң биек урынында торган җил тегермәне гигант тәре хезмәтен дә үтәгән Алты канат исә ялгышып та тәре була алмый инде
Төре дигәннән, янә сугыш еллары искә төшә Миңа алты-җиде яшь Әбием Әмөйгел (1870—1949) янына балалыгы һәм үсмерлеге узган бергә картайган Бибикамал исемле әби килә иде Алар бергәләп дини китаплар укыйлар иде (ул китаплар бүгенге көндә дә гаилә архивында сакланалар)
Бибикамал әби капкадан килеп керсә, безнең әби каушап калыр иде Ул моннан 50-60 ел элек суккан сөлгеләрен, диварларга элеп куелган тукымаларын җыештырырга керешә Бибикамал әби туры өйгә керми, башта ишегалдын, аннан абзар-кураларны тикшерә Өйгә пыр тузып кергән чаклары да була Андый вакытта безнең әби. “Бибикамал тагын “крус"ка (тәрегә) охшаган нәрсә тапты бугай' —ди торган иде Бервакыт, печәнлеккә менгәндә әни баскычны сөягән җиреннән алып, яткырып куярга оныткан икән Бибикамал абыстай круска охшаган дип аны төртеп аударган Сәнәк һәм көрәк аркылы-торкылы яткан икән—аларга да тибеп җибәргән Күрше әби өйгә кергәч, безнең әбинең үзенә дә эләккәли иде Бибикамал әбинең 'Әмөйгел. мин сиңа 50 ел буе бу сөлгеләреңдә 99 “крус" табып була дип әйтеп килөм",—дип шелтәләвен хәтерлим Әбием миңа һәм сеңлем Фәнзиләгә пычак белән кайчы бирде дә, кечкенә “крус’лардан җыелып ясалган чәчәкләрне сүттерде Без ул эшне бер көндә башкарып чыктык
Бибикамал әбинең миссиясе моның белән генә тәмамланмый Ул авылның башка йортларына да кереп “крус" эзләп йөри Авыл халкы Бибикамал абыстайның сүзен тыңлап, "крус"ка охшаган шикле әйберләрдән чистарынырга ашыга Күрше авылларда да Бибикамал әби кебекләр бар иде
Патша хөкүмәтенең мөкруһларны урыслаштыру сәясәтендә кулланган ысулларының берсе дә уңышлы булып чыкмый Алда әйтелгәнчә, мөкруһларны мөселманнардан аерып алып ерак урыс йә булмаса урыс белән татар катнашып яшәгән авылларга күчерү кебек чаралар 1829.1835.1839 елларда гамәлгә ашырыла Ләкин моның нәтиҗәсе бөтенләй башкача булып чыга Күчеп килгән мөкруһларның шактый еллар яшәп яткан керәшен татарларына тәэсире көчлерәк булуы ачыклана Урыслашу урынына татар теле ике дин, ике милләт вәкилләре яшәгән авылның “дәүләт теле" булып әверелә Шулай итеп, авылларда хакимияткә буйсынмаган, ләкин урыслар белән уңай мөгамәлә саклаган мәкруһлар пәйда була Алар ришвәт ярдәмендә өяз. волость, хәтта кайбер губерна канцеляриясе чиновникларын да
үз кулларына алалар
Рөсөйдә Явыз Иван заманыннан бирле ислам дине кысрыкланды Шуңа карамастан, татарлар арасында иманга тугрылык көчәйде генә Коръән бастыручы басмаханөләр булмаган чорда да Коръән ишләп күчерелде, таралды XIX гасыр уртасында Коръән Кәримсез гаилә булмаган дияргә мөмкин Күңелләре иман белән сугарылган мөкруһларның өйләрендә дә. рәсми хакимият чиновниклары тарафыннан чукындырылган дип саналган татарларның өйләрендә дә Коръән сакланды
Миссионерлар, чиркәү руханилары өяз жандарм бүлекчәләренең тентү юлы белән мөкруһларны Коръәннән арындырырга маташулары да нәтиҗәсез төгәлләнә Мөкруһларның үз арасындагы контрольлек исә көчле була Әгәр берәр йортта Коръән юк икән, анда яшәүчеләрне үзләре үк керәшеннәр рәтенә кертәләр
Давамы килке саннар<)а-