КОЗГЫН КӨНЧЫГЫШКА ОЧА яки гасырлар очрашканда бер татар шагыйре

Михаэль Ф р иде р и х

•...Мондый кыскартуларга "Д" дип исемләнгән шагыйрьне нинди сәбәпләр этәргәнен ачыклау шактый кыен булса да,нәтиҗәсе ачык татар версиясе вәзгыятьне төгәлрәк һәм ачыграк итеп тасвирлый.нокта куя. Оригиналның интонациясе һәм Чайлд тарафыннан күзәтелгән ниндидер циник яңгырашы татар вариантында, минемчә. Пушкинга караганда ныграк сакланган
Шундый осталык һәм зәвык белән ике козгын турындагы шотланд халык җырын ана теленә тәрҗемә иткән ,Д" кем соң ул?
Немец галименең АӘРЯРМӘН9 турындагы бу зур мәкаләсен, тәрҗемә итеп, журналга Искәндәр Гыйләҗев китерде
ШИГЪРИЯТЕБЕЗДӘ ИСТАМБУЛ ОБРАЗЫ
Сонгы еллар татар шигъриятенә Төркия, Истамбул образлары зур бер дулкын булып килеп керде Бу хәл аңлашыла да. Яшәештә булган үзгәрешләр, яңарыш нәтижәсендә халык үзенең үткәне, тарихы белән кызыксына башлады, чит илләр белән иркен аралашу мөмкинлекләре туды Мондый үзгәрешләр турыдан-туры әдәбиятта да чагылыш тапты. Мәгълүм ки. Төркия—бердән-бер мөстәкыйль төрки дәүләт—татарлар өчен элек-электән төрле юнәлештә таяныч булган: ике арада сәүдә эшләре гөрләгән, халык Истамбул аша хаҗга йөргән. Укырга, белем тупларга килүчеләр белән бергә. Төркия татарнын илдән китәргә мәҗбүр аерым зыялыларын—Г Исхакый. Й. Акчура. С. Максуди һ. б. үз кочагына сыендырган
Дөрес. Истамбул образы элеккерәк елларда да сәяхәтнамәләрдә, проза стилендә язылган әсәрләрдә чагылыш тапкан иде инде. Әмма бүгенге көн чагылышы алардан байтак дәрәҗәдә аерыла, чөнки Истамбул образы хәзер инде шигърияттә реалистик һәм романтик аспектларда яктыртыла башлады. Шагыйрьләр өчен Истамбул хәзер аерым очракта символ яки тарих, хыял, өмет һәм мәхәббәт урыны булып тасвир ителә.
Истамбул образы Равил Фәйзуллин, Чулпан Зариф. Рифә Рахман. Марат Закир. Нур Әхмәдиев. Ркаил Зәйдулла. Рөстәм Сүлти кебек авторлар иҗатында киң яктыртылды. Ир-ат шагыйрьләрнең шигырьләре, нигездә, реалистик сурәтләрдә иҗат ителгән, аларда тирән уй. фәлсәфи фикер, гражданлык пафосы өстенлек итә. Бер шигырьдән икенчесенә вакыт, галәм, мәңгелек төшенчәләре үрелеп бара һәм шулар аша авторлар шәхес, милләт, төрки халыклар яшәешен күзаллыйлар Шагыйрәләр иҗатында да. нигездә, шул ук темалар һәм юнәлеш булса да. алар инде үзенчәлеклерәк янгыраш ала. романтик рух алгы планга чыга: лирикада мәхәббәг җырлары да, тормыш матурлыгы өчен көрәш авазлары да. кеше акылының бөеклеген мәңгеләштерү, Казан-Истамбул бәйләнешләрен чагылдыру да бар. Лирик геройлар язмыш сынауларын үтеп ныгый, ил һәм төрек-татар халыклары язмышлары борылышларына, кешенен рухи халәтенә игътибарлы. Мәсәлән. Ч. Зарифның "Истамбулда җәйнең сонгы мизгелләре" шигъри циклында бер-берсен тулыландырып өч этап ачык төсмерләнә: Төркия җирләренә омтылу, аның белән бәйле өмет-хыяллар; Төркиядәге яшәеш һәм туган җирне сагыну, җирсү, ниһаять, чит җирләрдә дә үзенне табу, геләккә ирешү мотивлары. Димәк, шагыйрә иҗатына хис иркенлеге, символика, аллегория, вакыт һәм ара кебек категорияләр белән эш итү хас:
Исәнме, Истамбул—солтаннар каласы!
Тагын мин әле бу—бер татар баласы
Автор җанны иркәләгән һәр дулкынны, татар-төрки халыкларының йөрәк тибешен сизә кебек. Ул янәшәлек һәм чагыштыру ярдәмендә халыклар язмышы турында сөйләргә омтыла. Казанның Явыз Иванга әсир төшүе, “һәр ташы алтынга тин" Истамбулнын исә баш бирми, килүчеләрне үзе әсир итүе гипербола ярдәмендә түбәндәгечә ачыла:
Яуларга килгәннәр, сине бер күрүдә.
Әсиргә әйләнеп, даныңа күмелгән.
Һәр ике халыкның кечкенә генә шатлыгы да автор өчен зур куаныч. Шулай булмаса. төрекләрнең изге йолаларына, мәгълүм шагыйрьләренең иҗатына булган мәхәббәт каян тусын! Төрки халыкларга хас иманга тугърылык. милли горурлык.
изге гореф-гадәтләр. каигыргучанлык кешеләштерелгән. сынландырылган Истамбул образында аеруча төгәл, үзенчәлекле ассызыклана
Истамбуп' Яңгырчы сибәли түбәгә?
Яңгырлар астында рөхсәт ит үбәргә
Синең чал исчеңне, күкшегән кулыңны.
Кояшта каралган куркусыз улыңны
Кичерешләрнең сәбәбе—Истамбул шәһәренә булган мәхәббәт, бирегә авторнын йөрәгенә бер яучы булып килүе:
Яраннар тибрәлә, җил исә. җил исә.
Бу кадәр сөюнең сәбәбен бер белсәм'
Шигырьдә кулланылган образлар очраклылык билгесе генә түгел, әлбәттә. Алар хис-кичерешне тагын да төгәлрәк ассызыклау өчен махсус сайланган. Мәсәлән, татар халкынын ин яраткан гөлләре—яраннар, шигърияттә жил образы аша гасырлар дәвамында ин әһәмиятле дә. ин интим хисләр дә житкерслде, күгәрченнәр исә. аеруча пар күгәрченнәр татарда—мәхәббәт символы. Биредә авторнын туган жиргә. туган төбәккә изге төшенчә итеп каравы, аннан коч. илһам алып яшәве аерым ассызыклана. Истамбулда, анын яшәешендә һәм табигатендә дә шагыйрә туган ягы. Казан белән охшашлыклар күрә. Бәлки, нәкъ менә шуна бу ике ил дә анын өчен бик якын, кадерледер. Шигырьдәге образ дәрәжәсенә күгәрелгән хис-кичерешләр—әдәби гомум иләштерүләр нәтиҗәсе Автор биредә тарихи ү1кән. бүгенге, киләчәк турында сөйли. Гүзәллекнең мәңгелек булуына басым ясый
Җир тетрәп, хәрабә хәленә килсә дә.
Мин янә дәшәрмен-
Истамбул. исәпче'
Шулай игеп, томан эчендә утырган Истамбул шәһәре образы матурлык төшенчәсе белән ассоциацияләнә, автор әйгергә теләгән зур нәгижәләргә кигерә, яна мәгънәләр туа. Чөнки Чулпан Зариф һәр детальдән укышлы файдаланып образ ясый ала. җиһанны сынландыра. Истамбул сүзенен еш кулланылуы, синоним, антоним сүзләр, риторик эндәш, гипербола—соклану хисен тагын да тирәнәйтә Юлдан-юлга үсә барган мәгълүм хис ин биек ноктасына җиткерелә, эмоциональ тәэсир итү көче арга, сонгы сүзләрдә идея тулысынча ачыла
Истамбул белән бәйле тормыш фәлсәфәсе, психологик тыгызлык, фикер киеренкелеге Рифә Рахманның "Төркиядән хатлар. Торкиягә хатлар" циклына кергән шигырьләренә дә хас. Ул ике арадагы дуслыкны олылый, ашкынуын кешеләргә ирештерү хыялы белән яши “Торек йортында" шигырендә, мәсәлән, ике илне тоташтырырдай күггер эзли ул:
Килдем туган илнең әрем ш е белән. Истамбул
Жил<)ә килде сезгә туган якның дычы
Шигырь ижгимагын-тарихи эчтәлеккә ия. биредә милли-мәдәни карашлар, чор проблемалары да ачыла. Дорес. хис-кичерешләр шәхси, лирик геройныкы гына кебек, әмма ул җәмгыятьтәге, ил тормышындагы хәлләрдән туган психологик халәт
Рифә Рахман физик һәм рухи гармониянең идеалын Истамбулда таба. Әлеге карашлар сурәтле фикерләү рәвешенә үтеп кереп, поэзиягә җылылык, самимилек өсти:
һәр кон киләч кулда, һәр кон Я1чаган сүс инде алдыр аңа'
Әй нечкә бил, әй. Истамбул жиле! Сәлам илт минем Казаныма.
Ике авторда да мәхәббәт темасы кин планда алынган: алар Төркия жирләренә, төрле язмышлы кешеләргә, табигатькә гашыйк. Чулпан Зарифның тагын бер “Өч көн тоташ яңгыр ява" шигыре, мәсәлән, беренче карашка пейзаж лирикасына карый кебек. Чөнки биредә автор баштарак Истамбулга хас табигатьне, сонрак сурәт-күренешне бирә:
Мөәзиннәр азан әйтә. Җомга бүген.
Манаралар, зиһен җыеп, битен юа...
Әмма биредә әйтергә теләгән фикер күпкә тирәнрәк: жомга -мөселманнарның изге көне, манараларның бит юып чистарынуы, янгырнын мифологик ышануларга хас булганча өч көн, өч төн явуы—символик мәгънәгә ия. Димәк, табигатькә бәйләп автор язмыш турында уйлана, яшәештәге үзгәрешләрне яхшыга юрау өчен җирлек эзли. Мондый борчылу-тынгысызланунын сәбәбе “Бу Баязит мәчетендә”, “Хисләр анда төссез”. “Истамбулда жәйнен соңгы мизгелләре", “Мәрмәр диңгез буе—гөлләр" кебек шигырьләрдә ачыла төшә:
Өстәлемдә бушлык белән тулы
Көмеш көллек.
Жиде көнгә бар да онытылды—
Татар, төрек...
Яшәеш мәгънәсен мәхәббәттә күргән лирик герой сөйгәне өчен каршылыкларны, авырлыкларны да жинәргә риза. Шигырьдә вакытлы сөю хисләре генә түгел, ул инде гомерлек хискә әверелгән кебек. Бу очракта да автор күп кенә символлар куллана: сөйгәненең исеме—“Коръән-кәрим, дастан битләрендә”, бүләк итеп бирелгән бөти, кара-яшькелт кашлы—ислам, хаят төсендәге йөзек—болар барысы да хис тирәнлегең ачарга, аңа үзенчәлекле төсмер бирергә ярдәм итәләр.
Чит шәһәрдә чиксез телдә сөйләр
Ирен—нечкә сызык—
әлеге юллар төрки телләрнең чиксез санлы булуына, һәрберсе үз төркичәсендә сөйләшсә дә бер-берсен аңлый алу, мәхәббәттә аралаша алу шатлыгына ишарә.
...Гөл тажларын коям сөйми, сөя.
Чарасызлык..
Татар халкында ромашка чәчәгенең тажлары белән багу гадәте бар. Төрек җирләреңдә лирик герой роза чәчәге тажлары белән бага. Лирик геройның халәте—табигать, чәчәкләр белән тиңләшә, фәлсәфи мәгънә туа. Шулай итеп, беренче юлдан ук автор төп идеягә юл ала. сурәтләү объектының эчке хасиятен беренче планга чыгара.
Табигатькә бәйләп, аерым шигырьләргә ассоциатив фикерләү хас: Ч. Зариф аларда бер-берсеннән ерак торган төшенчәләрне көтелмәгәнчә берләштерә. Ул гади бер күренеш-вакыйга турында сөйли кебек, әмма укучы башка житдиерәк, мөһимрәк әйберләрне күзалларга мәжбүр:
Хөрмәләр өлгерә, бананнар..
Илендә, өендә шул алар.
Хөрмәләр өлгерә, бананнар
Бу хәлне, бу гамне кем аңлар?.
Биредә үткән вакыйга-күренешләр аша бүгенгене анларга, үкенмәскә, бәлки
кадерен белергә һәм киләчәкне күзалларга омтылыш та сизелә. Лирик героинын уйлары ачылып, сагыш хисе белән кушылып китә. Әмма табигать анын хәленнән, йөрәктәге тойгыларыннан хәбәрләр түгел, бу хәл шуна күрә геройны тагын да борчый кебек.
Истамбул образында Рифә Рахман да нечкә эчке мәгънә таба. Ул беркадәр реаль дөньядан аерыла, һәм бу хәл романтик стиль, омтылыш белән аңлатыла. Чөнки шагыйрәне төрек жирләре белән бәйле серлелек үзенә тарта. Мисалга авторнын “Йолкып ат”, “Клеопатра”, “Төнге Истамбул”, “Торналы күк" шигырьләрен китерергә мөмкин Биредә хисләр еш үзгәреп тора: исәрләнү, соклану, бәхет табарга омтылу һәм таба алмау фаҗигасе. Ягъни шагыйрә шигырьләрен хис һәм фикер каршылыклары, көтелмәгән лирик борылышлар нигезенә кора, контраст буяулар, чагыштыру алымы белән эш итә:
Утырасы кипми
Ап-ак урындыкка.
Өстемдәге күлмәк
Кара тостә булгач
Күренә ки, үзәктә төп ике төс—ак һәм кара—ике каршы көч арасында тартыш бара. Кара төс биредә өметсезлек, авыр күнел кичерешләре сыйфатында бирелсә, ак төс инде гомер-гомергә бәхет, сафлык һәм мәхәббәт символы. Р Рахман кичерешләр киеренкелеген, шул рәвешле, төс-бизәкләргә күчерә Лирик герой күңелендәге хис ташкыны, анын сәбәбе, зурлыгы исә алга таба төрле әдәби сурәтләрдә, шартлы алымнар, символик образларда бирелеп, түбәндәгечә ачыла бара
Төшми күңелләрем
Кара чәчле ярга.
Мәгълүм шәһәр белән бәйле рәвештә бирелгән мәхәббәт лирикасы каршылыклы. Биредә автор интим хисләрне үзенчәлекле җырлый герой шатлана, борчыла газаплана, әмма үз-үзен югалтмый. Еш кына аерым деталь, образ ассоциациясе аша әхлакый кыйммәтләргә килә, уңышлы гомумиләштерүләр ясый
Әмма китәм,
Жан асрарлык һавасы юк!
Әлеге юлларда инде алдарак карап үтелгән кичерешләрнең сәбәбе ачыла. Төрле сәбәпләр нәтиҗәсендә туган кискенлек героиняның психологик халәтен күзалларга ярдәм итә. Мондый шигырьләрдән, нигездә, сагыш бөркелеп торса ла. аннан гел мон гына эзләү дөрес булмас, автор үз иҗатында фикер һәм хис бөтенлегенә омтыла
Шул җирлектә автор туган илнең кадерен ассызыклый Гасырлар буена сузылган туган җирне ярату, горурлану хисен дә үстерә, шәхси бәхет милли аһәң белән баетыла. Ягъни, шагыйрә тагар шигъриятенең мона кадәр булган ачышларына таяна, кичерешләрен Истамбулга бәйле рәвештә, заманча яңгыратырга омтыла
Ч. Зарифта исә хисләр ана капма-каршы
Әй. Акдиңгез!
Ятышымда "таң вакыты " кебек син'
Әлеге авторнын гаиләсе һәм углы турындагы шигырьләре дә ү зенчалекле Бирелә ике арада булган дуслык мөнәсәбәтләрен дә, шатлык-куаныч хисләрен һәм тирән фәлсәфи уйларны да очратырга мөмкин
Терекө меш төрек-татар бер угыл!
Хәэердөн ук кыйтгаларга сыймый мл
Әтиеңнең туган жирен хәтерләткән Кара зәйтүн кебек кара Күзләрең
Гомумән, нәтиҗә ясап шуны әйтергә мөмкин, Истамбул белән бәйле әсәрләр новаторлык һәм традиция арасындагы катлаулы мөнәсәбәтләр һәм поэзиянең үсеш юллары турында уйлану өчен бай материал бирә. Чөнки авторлар татар шигыренә Көнчыгышнын гүзәл поэтикасын, анын аша яна образлар, кичерешләр, яңа аһәң, яңгыраш алып килә. Димәк, татар әдәбияты яңа рух, темаларга байый. Төрки халыкларга хас образлар—түгәрәк ай, чишмә, күгәрчен, образ дәрәҗәсенә күтәрелгән исемле мәчетләр, гөл-агач исемнәрен еш куллану исә уртак язмышка һәм әдәбиятка ишарә. Мондый шигырьләр тагын бер ягы—кайчандыр Рәсәй сәясәте белән бәйле рәвештә татарларда онытылуга дучар ителгән ислам диненә, аның тарихына, асылын аңлаткан легенда һәм риваятьләргә (дөрес, алар еш кына кечкенә бер деталь белән генә дә күрсәтелергә мөмкин!) игътибары белән аерылып тора.
Шулай итеп, бүгенге татар поэзиясе кеше күңеленең моңарчы ачылып бетмәгән кыйблаларын табу юнәлешендә Истамбул образын уңышлы файдалана. Ул бай палитралы, бай төсле. Димәк, бүгенге татар шигърияте яңарак тема һәм проблемаларга, ягъни үзенчәлекле поэзиягә бай дип нәтиҗә ясарга ныклы нигез бар.

Реклама