Логотип Казан Утлары
Публицистика

КҮҢЕЛ ДӘФТӘРЕ


Әдипнең кәгъбәсе
Татар халык язучысы Гомәр Бәширов озын гомерле булды Патша самодержавиясе дәверендә туып-үсеп, совет хакимиятенең барлык жинү. үсеш һәм жимерелү этапларын кичереп, картлык елларын демократия дигән битлек астында килгән кыргый капитализм чорында уздырды. Аның физик гомере генә түгел, ижат гомере дә шактый озын булды Беренче зур әсәре “Сиваш 1937 елда чыккан булса, сонгы көннәренә кадәр ижат итеп килгән Гыйбрәт" романы, кызганычка каршы, әдипнен вафатыннан сон 2000 елда дөнья күрде Лимәк, XX гасырның катлаулы, авыр елларын барысын да диярлек башыннан кичергән әдип үзенен уй-фикерләрен, тормышны аңлау фәлсәфәсен, ин изге хисләрен шул әдәби әсәрләре аша халыкка житкергән дип уйларга мөмкин Әмма ләкин совет хакимиятендә хөкем сөргән кануннар, әдәбият-сәнгать өлкәсендә ижат кешесенең хөрлеген бастырып яткан "социалистик реализм" дигән богаулар әдипне ул мөмкинлектән мәхрүм иттеләр. Бу-аерым Гомәр Бәшировнын гына түгел, бөтен совет чоры язучыларынын фажигасе Әмма, шул богауларга да карамастан, Г Бәширов халкына булган мәхәббәтен, ихтирамын һәм милләтнең буыннан-буынга саклап килгән иң яхшы сыйфатлары белән соклану һәм горурлану хисләрен үзенен әсәрләрендә тиешле дәрәжәдә күрсәтә алды Ул әсәрләр татар әдәбиятында үзләренә бер лаеклы урын алып торалар һәм бүген дә укучылар аларны яратып кулга алалар.
Әмма әдип Гомәр Бәшировнын әйтәсе ин газиз сүзләре, тирән мәгънәле фикерләре, изге хисләре әле бүген дә халкына тулысынча житкерелмәде Язучының әдәби мирасында 1937 елдан башлап сонгы көннәренә, 1999 елнын май аена кадәр язып килгән көндәлек дәфтәрләре саклана. Әдип аларны Күңел дәфтәре" дип атаган Бу исем очраклы түгел Әдәби әсәрләрендә, мәкаләләрендә әйтеп бетерә алмаган яки әйтә алмаган уйларын кичерешләрен Күнел дәфтәре ндә теркәп барган Бу калын-калын 5 дәфтәрдә илебезнең ижтимагый- сәяси, халыкның көндәлек тормышы, әдәбият һәм мәдәният өлкәсендә булып узган вакыйгалар чагылган Язучының Сиваш . Намус , Туган ягым-яшел бишек". Җидегән чишмә . Гыйбрәт кебек танылган әсәрләренең язылу тарихы, ижат дәверендәге кичерешләре, килеп чыккан киртәләрне һәм каршылыкларны жинү-барысы да көндәлек битләрендә тәфсилләп язылганнар Замандашлары-күренекле татар язучылары Шәриф Камал. Тажи Гыйззэт. Хәсән Туфан. Сәйфи Кудаш, Сибгат Хәким. Шәйхи Маннур Мирсәй Әмир. Ибраһим Гази композиторлар Сара Садыйкова, Нәжип Җиһанов һәм башка бик күп
мәдәният әһелләре турында истәлекләре аларны безгә олы талант ияләре итеп кенә түгел, бәлки бөтен шәхси үзенчәлекләре, каршылыклары белән тасвирлый Язмаларның күп битләре әдипнең илебез язмышлары турында уйлануларына, ижат кешесенең җәмгыятьтә тоткан урыны һәм бурычы, гомумән, адәм баласының бу дөньяда яшәү мәгънәсе кебек мәнгелек проблемаларга багышланган.
Әдип 62 ел буена язып килгән көндәлек битләрен без бер-ике кич утырып укып чыга алабыз. Лимәк. безнең күз алдында язучының язмышы, уй-фикерләре. иҗтимагый хәлләргә карашы кинодагы шикелле хәрәкәттә, үзгәреш процессында ачыла. Искә төшерик, язучы әдәбиятка гражданнар сугышында акларга каршы аяусыз сугышлар аша мылтык тотып узган, марксизм-ленинизм тәгьлиматенә чын күңелдән ышанган һәм таянган коммунист булып керә. Соңгы елларында исә ул тормышка ашмаган коммунизм идеалларыннан арынган, фәкать гомумкешелек гуманизм идеяләрен һәм. иң әһәмиятлесе. үзенен халкына мәхәббәтен саклап калган һәм шуларга таянып иҗат итә башлаган әдип булып гәүдәләнә. Ничек узган бу процесс?
1939 елнын 23 декабрендә үк әдип М. Гафуринын гаҗәеп тирән мәгънәле дүрт юллык шигыренең беренче юлын көндәлегенә язып куя:
"Изге күңлем кәгъбәсеннән көн дә бер таш җимерелә."
Әйе. менә шулай 60 ел буена көн артыннан көн чын күңелдән ышанып яшәгән идеалларнын берсе артыннан икенчесе җимерелеп барганын кичерү җиңел булмагандыр. Ә нәрсә калган?
Ул турыда уйлаганда минем күз алдыма Мисырның әллә ничә мең еллар җимерелми торган һәм киләчәктә дә торачак пирамидалары килеп баса. Әгәр дөрес булса, кайбер археологлар язуынча, ул пирамидаларның кайберләре тыштан шома, матур һәм ялтыравыклы юка ташлар белән түшәлгән булган, имеш Тик алар гасырлар узу белән коелганнар, эзләре дә калмаган, әмма пирамидалар нык таштан төзелгән килеш бүген дә бөтен дөньяны сокландырып торалар. Әдипнең кәгъбәсен мин әнә шул Мисыр пирамидалары итеп күз алдыма китерәм Әйе. коммунизм идеаллары шул ялтравыклы тышкы ташлар шикелле коелып беткән, әмма әдипнен кәгъбәсенең нигезен, асылын тәшкил иткән туган иленә, халкына-милләтенә. туган теленә мәхәббәте беркайчан да җимерелмәгән һәм алар әдипкә илһам, ижат көче биреп торганнар.
Әдипнен әнә шул мәңге үзгәрмәс кәгъбәсе бөтен иҗатының нигезен тәшкил итә һәм татар әдәбиятының киләчәгендә дә саклап калыр.
Зөфәр БӘШИРОВ.
кулъязманы басмага әзерләүче.