ДИВАНА


ИКЕ ПӘРДӘЛЕ ДРАМА
Катнашучылар:
Вил—психик авыру белән чирләүче X ә н и ф ә — Вилнен әнисе Нургазиз —авыл карты Зәйнәпбану —Нургазизнен карчыгы Айсылу —авыл кызы Ким —Вилнең ин өлкән абыйсы Диана — Вилнен курсташы
I пәрдә
Рәшәткә белән уратып алынган алма бакчасы Бакча уртасынла куыш (шалаш) Ул Лениннын Разливгагы мәгълүм шалашына охшатып ясалган Куыш алдында ике агач төбе Сәхнәдә Нургазиз һәм Хәнифә.
Нургазиз Булды бугай бу. Хәнифә сеңел. Менә рәсемдә дә шулай ясалган. Менә монда куыш, монда бер агач төбе, монда икенчесе. Монысында менә Ленин утыра, монысына куеп яза Язу өстәле инде, ягъни мәсәлән. Йоклавын да шушы куышта йоклар микән?
Хәнифә. Кем белгән инде аны. кем белә
Нургазиз. Монда эликтыр тар-тырга да кирәктер инде. Төнлә караңгыда утырмас Лениннын да лампасы булгандыр
Хәнифә. Рәхмәт инде сина. Нур-газиз абый
Нургазиз Нигә рәхмәт? Күр шсләр ич без. Ул малайны үзем дә бик
яратам Тәртипле Нургазиз бабай дип кенә тора. Бүтәннәр бәрелеп китәләр, исәнләшә дә белмиләр
Хәнифә. Тәртиплесен тәртипле дә. нишләп китте бит әнә.
Нургазиз Борчылма, тереләчәк Күп укыганныкы ул. Башына шул уку бәргән Кирәгеннән артыкны белсән дә зыянга бит ул, Хәнифә сенел. Чамалап кына укырга кирәк, үзенә кирәк кадәрле генә. Ленин үзе дә бит әнә укыган да укыган, укыган да укыган Башына шуңа күрә кан сауган Менә улыгызның да укуын туктатып торырга иде
Хәнифә Ничек туктатасын. Ле-ниннын бөтен язган китапларын җыйган Укый да яза Хәерлегә генә булсын
Туфан МИҢНУЛЛИН (1935) Татарстанмын халык язучысы, драматург, публицист, җәмәгать зшлеклесе; Станш зааский (Россия) һәм Г Тукай исемендәге Дәц.ыт премияләре зауреаты Кут анлы пьесалар, китаплар (шул ш әптән ун тичлы "Сайланма әсәрләр" ) авторы. Казанда яши.
Нургазиз Шулай инле. Кем белә инде анысы, бәлки, укый-укый Ленин кебегрәк кеше булыр. Бәлки анардан да уздырып китәр. Әтисе дә башлы кеше иле бит. Колхозны ал да гөл итеп тотты Ул да китте председательлектән, колхоз да таркалды.
Хәнифә. Хәзер бөтен нәрсә тар-кала инде.
Нургазиз. Кем белә, бәлкем. Вил кебекләр жыяр Тереләчәк улын. Әнә Торна авылында бер кыз да акылдан шашкан булган. Көпә-көндез урамда шыр ялангач йөргән. Хәзер терелгән ди. Кияүгә чыгарга жыена ди. Вилегез сезнен акылдан шашмаган ич. Бераз киткән генә, жинеләйгән. Тереләчәк. Казанга укырга китеп ялгышты ул. Анда бит бер генә дә нормальный кеше юк. Трамвайга утырсан төшеп катасы килә. Бер-берсенә акыралар Менә авылда Вилегез бер-ике ай дигәндә кеше булачак Шулай шул, кирәгеннән артыкны укырга да, белергә дә ярамый. Күп белгәннәрне элек-электән үтергәннәр Бер бик башлы кеше булган борын заманда. Бруна дигән. Шул әйткән. Жир Кояш тирәсендә әйләнә дигән. Шунын өчен аны утта яндырып үтергәннәр. Хәзер дә үтерәләр Фактически Ленинны да бит үтерәләр. Сталин башына житкән анын. Миннән өстен булмасын дип.
Хәнифә. Син үзең дә күп укыйсын бит, Нургазиз абый.
Нургазиз. Нәрсә ул минем уку. Мин бит үземә ошаганнарны гына укыйм Мин баш өчен укымыйм, күнел өчен укыйм. Баш өчен күп укырга ярамый Баш ул кечкенә, күп укыганны сыйдыра алмый. Кан тамырлары бик нечкә бит башта, түзә алмыйлар—шартлыйлар. Ә күнел кин ул, анда бөтен дөнья китабын укысан ла сыя. укыган саен күнел кинәя генә бара. Әкият күп укырга кирәк. Хәнифә сенел. Әкиятне кешеләр күнел өчен язганнар.
Ким (Керә. Куышны күреп). Нәрсә бу?
Нургазиз Башта исәнләш, Ким энем.
Ким. Нихәл. Нәрсә бу?
Нургазиз Вилгә бу, Ким Нурәх- мәтович. Син Владимир Ильич Ленин дигән кешене укып беләсеңдер. Әллә оныттың дамы? Шул кеше патша заманында патшадан качып, Разлив дигән
бер болында шалаш корып яшәгән Шунда ничек итеп ривалютсия ясау турында китап язган. Беләсеңме шуны9
Ким. Йә, шуннан?
Нургазиз Шуннан шул. Ривалютсия булган. Менә синен бертуган энекәшен дә Владимир Ильич Ленин кебек, шалашта яшәп, китап язырга жыена.
Ким. Сүтеп ташлагыз хәзер үк.
Хәнифә Улым, нитмә әле син. Нишләтик. Ленин кебек буласы килә. Ленин булып уйный.
Ким Жүләр сүзенә карасан, кем буласы килмәс. Кеше көлдермәгез. Болай да инде бөтен бала-чага сезнен капка төбендә
Нургазиз Сезнен капка төбендә димә, Ким Нурәхмәтович. Безнен капка төбендә диген Хәзер каттижда яшәсән дә бу синен туган нигезен.
Ким. Күп белмә, картлач. Син котыртып йөрисендер әле Җыен юк-барны син уйлап чыгарасын. Әкият укып.
Хәнифә. Ким!..
Нургазиз. Белмичә сөйлисен, Ким Нурәхмәтович. Ташла шул начар гадәтеңне. Әтиең синен белмичә бер сүз дәәитми иде Менә рәсем. Менә Ленин утыра, менә шалаш. Аны мина Вил үзе күрсәтте. Шунарга охшатып эшлибез, диде.
Ким. Әкият. Яткан ди Ленин куышта. Сезнен ише дуракларны ышандырыр өчен я залар да. Чит илләрдә гуляйт итеп кенә йөргән ул. Сезнен ише дураклар анын ялганына ияреп яшәдегез дә рәтле пенсия дә ала алмыйсыз.
Нургазиз. Булганы җиткән безгә. Ким Нурәхмәтович. Без ул хәтле нәфесле халык түгел. Сугышка да бардык, сугыштык та, фашистны да жиндек. Син бертуган энекәшеннән шалаш күпсенәсең.
Хәнифә Бәлки ярдәме тияр. Шунда яшәп карасын. Бер уй башына керсә, чыгарып булмый бит, нишләтә-сең. Үзем дә аптыраганнан инде. (Күз яшен сөртә).
Ким Йә, йә, булды. Жебемә.
Хәнифә Нишләтим инде аны
хәзер...
Ким. Алып кайтмаска иде. Психлар больницасында андыйларнын урыны. Анда врачлар.
Хәнифә. Акылдан шашмаган ич ул, жүләрләр йортында яткырырга.
Ким. Үзеңә читен.
Хәнифә. Түзәсен инде Ул да бит бала минем очен Синен кебек үк
Ким. Төпчек дип унбиш яшенә хәтле тезеңдә утырттың Нормальныи кешеләр кырык биш яшьтә бала тап-мыйлар.
Нургазиз Надан син. Ким Нурәх- мәтович. Томана
Ким. Син тик тор. Өен бар. өендә генә утыр.
Хәнифә Ким улым. Нәрсә инде син. Гомер буе керешеп яшәгән күрше абысна.
Ким Вил дә анын әкиятләрен тынлап шулай булды.
Нургазиз Сина да сөйли идем Тыңламый илен.
Ким Бик кирәкләре бар. Сүзем шул-сүтеп ташлагыз бу карга оясын (Кочагына Ленин томнары күтәргән Вилне күреп). Нихәл? Нигә исәнләшмисен?
Вил. Ә мин сезнен белән исән-ләшергә теләмим. Чөнки сез карак, сез—кеше талаучы
Ким. Син кем инде?
Вил Сез минем белән син дип сөйләшмәгез. Сезгә кешеләр арасында яшәргә ярамый. Сез бүреләр белән бергә яшәргә тиеш.
Хәнифә. Вил, улым, бертуган абысна андый сүзләр әйтмә
Вил (Кимга). Мин Лениннын 15 нче томын тапмадым. Син урладыңмы9 Урлап саттыңмы? Сез—урлап сатучылар Сез илне урлап саттыгыз
К и м Мин киттем, әнкәй (Китә).
Вил (анын артыннан кычкырып кала). Качып котыла алмассыз. Вакыт жиле сезне качкан жирләрегездәи жил- дерсп чыгарачак.
Хәнифә. Улым, тынычлан, улым Абыен ул синен. Синен кебек үк минем улым бит ул.
Вил Ул синен улын түгел Улавы з. ул—тиран, ул—бирән Илне без алардан чистартачакбыз Алар үз кор-сакларын тутыру очен генә яшәүчеләр Аларга кешеләр кирәк түгел Чөнки алар жаннарлар Илдә хәерчелек. Халык эчә. наркомания, спид Халык кырыла. Аларнын уенда ул юк Алар—явызлар Алар—карак (Кинәт тынып калып, тыңлана)
Хәнифә Ни булды, улым9
Вил. Җырлыйлар
Хәнифә Ишетелми кебек Вил. Җырлыйлар Нургазиз Вил улым, син теләгәнчә булды бугай бу шалаш
Вил Әйе, әйе Мин канәгать. (Топләрнен берсенә утырып) Хәзер, әнкәй, мина пальто кирәк булачак.
Хәнифә Анысы ни өчен? Көн кызу бит. улым.
Вил (Нургазизгә) Бирегез әле, күрше бабай, картинаны. (Рәсемне кулына алгач). Менә күрәсенме, әнкәй. Лениннын инендә—пальто Мин язганда пальто минем инемдә булырга тиеш
Хәнифә Хәзер, улым, хәзер (Китә).
Нургазиз. Төнлә дә монда кунасынмы, Вил улым9
Вил Ленин кайтып-китеп йөр-мәгән.
Нургазиз Эликтр тартырга да кирәк булыр диюем
Вил Кирәкми Разливта электр булмаган.
Нургазиз (Ленин томнарыннан берсен алып) Шушындый китаплары 55 дисенме. Вил улым9 Барысын да укып чыктыкмы?
Вил. Икешәр тапкыр Кайберләрсн өч тапкыр.
Нургазиз Үзен ничәне язарга жыенасын сон?
Вил Үземнсн дөреслегемне, хак-лыгымны анлатыр өчен ничә том кирәк булса, шул хәтле язачакмын!
Нургазиз Беркөн дә сөйләштек. Гел үземнен дөреслек дисен син. Вил Нурәхмәтович Дөреслек дигән нәрсә си неке, минеке булмыйдыр Дөреслек бит инде ул Ходай тәгалә кебектер Синен үз Аллан, минем үз Аллам була алмый ич инде Барыбызга ла бер Алла
Вил Ялгышасыз, һәр кешенен үзенә генә хас яшәү принцибы, фикерләү үзенчәлеге, үз лорес.тсге була Әлбәттә, әгәр лә бу сыйфатлар бөтен кешеләргә дә уртак булса, дөнья искиткеч гармонияле булыр иде Ни кызганыч, ул сыйфатлар антагонистик булалар—һәр кеше үз дөреслеген абсолют хакыйкать дип саный, бүтәннәрнен дөреслеген танырга теләми Гармония югала, көрәш башлана Берәүләр өчен үзенчә фикер йөртүчеләр яки дошман, яки надан, яки дивана Аңладыгызмы9
Нургазиз Бик тә аңлашыла. Әки
ятләрдә дә бит үги ана үзенчә, үги кыз үзенчә хаклы. Шуңа күрә үги ана үги кызны яратмый. Менә алар икесе бер төсле уйласалар, ничек матур яшәрләр иде.
Вил. Владимир Ильич Ленин шул гармонияне эзләгән.
Нургазиз. Эһе... Тик менә гар-мония дигән сүзеңне төшенеп бетмим кебек.
Вил. Гармония ул бөтен нәрсәнең бер-берсе белән килешкәнлеге, җайлаш-канлыгы.
Нургазиз. Менә хәзер аңлашылды Алай булгач гармун да шуны аңлата инде. Анда да бит бер тел артыннан икенчесе килә. Бер тавыш артыннан ана ошашлырак, ана ятышлырак тавыш чыга. Сандугач сайраганга ала карга кушыла алмый бит инде, әйеме. Вил Нурәхмәтович?
Вил. Син—гений,син—даһи, күрше бабай.
Нургазиз. Бар инде анысы бераз. (Зәйнәпбануның «Нургазиз!» дигән тавышы ишетелгәч). Менә Зәйнәпбану әбиең генә шуны аңламый.
Зәйнәпбану (кереп). Тагын шушында. Йөрмә кешегә мишәйт итеп. Исәнме, Вәли улым.
Вил. Сезгә күпме әйтергә була. Мин Вәли түгел. Мин—Вил. Аңладыгыз-мы—Вил. Владимир Ильич Ленинны беләсезме?
Зәйнәпбану. Белмәскә. Мин ривалютсиянен ун еллыгы көнне туган бала Ничә ел коммунист булып тордым. Кәнсәләргә жыеп укыталар да иде Менә бу бабан гына йөрмәде. Әкиятне мин өйдә ятып та укыйм дия иде. Менә шушылар таратты ул Сысысырны. Чык әйдә, каз бәбкәләренә кычыткан турыйсы бар. Сау булып тор, Вәли улым.
Нургазиз. Күпме әйтәләр сиңа Вәли түгел, Вил ул, Вил, Вил... Вы.ИЛы.
Зәйнәпбану- Өйрәтмә, беләм. Онытыла. Әйдә, чык. (Шалашны карап). Шушыны ясадыгызмыни көн буе? Кирәк инде, кирәк, алма өлгерә. Бала-чагадан сакламасан, сындырып бетерерләр.
Нургазиз. Бакча саклар өчен түгел ул. Вил улыбыз шунда язып утырачак. Үзең коммунист, үзең Разливнын ни икәнен белмисен.
Зәйнәпбану. Өйрәтмә. Барысын
да белергә мин синең кебек әкият укып ятмадым. Гомерем сыер имчәге тартып, сыер астында үтте. Менә Вәли улым әйтә Тьфү, телем коргыры, гомер буе күршедә яшәп, өйрәнә алмадым: Вил инде, Вил. Менә Вил улым әйтә—барысына да Ленин язганнарны бозучылар гаепле ди. Ленин булса да крестиянгә шул абзар да сыер асты инде.
Вил. Алай булмаячак. Кеше азат булачак. Ленин башлаган бөек эшләрне без дәвам итәчәкбез. (Китаплар арасыннан берсен алып). Менә, укыгыз. Нәрсә яза Ленин: «Бер адым алга, ике адым артка» ди. Нәрсә аңлата ул? Укыганыгыз бармы ул хезмәтне?
Зәйнәпбану Биш класс белем белән каян мондый китаплар укырга инде.
Вил. Алайса, тыңлагыз. Владимир Ильич Ленин-Ульянов «Бер адым алга, ике адым артка» дип аталган хезмәтендә большевиклар партиясенең тактик һәм стратегик бурычларын билгели. Үз вакытында бу хезмәт архиактуаль булган. Бүген безгә икенче төрле юнәлеш алырга кирәк—ике адым алга, бер адым артка. Нигә алаймы? Бүген безнең көтеп торырга вакытыбыз юк: алга, бары тик алга гына. Ләкин чигенеп алмыйча да ярамый. Туктап уйланырга да кирәк.
Нургазиз (Зәйнәпбануга). Аңла-дыңмы инде?..
Зәйнәпбану Өйрәтмә. Аңламаска теге. Уйланырга ди. Син уйлыйсынмы? Иртән чыгып киттен, гамендә дә юк Гамендә дигәннән, Лининны маузалидан алдырабыз дип сөйләнәләр, булыр микән шундый эш?
Вил. Проблема гәүдәдә түгел, акылда. Аны алып ыргытып булмый. Без Ленин эшен дәвам итәчәкбез. «Барлык илләрнен пролетарийлары, берләшегез!» дигән лозунг янача яңгыраячак.
Нургазиз. Карале, Вил Нурәхмә-тович. Пролетарий хәерче дигән сүзне аңлата диләр. Хәерчеләр берләшеп нишли ала инде. Ленинның ул сүзе ялгыш булмады микән. Мин әллә кайчан язылган бер китапны укып чыктым. Шунда язылган: «Ком җыелып таш булмас, кол җыелып баш булмас» диелгән. Дөрес бит.
Зәйнәпбану. Чык әйдә, тузга язмаганнарны сөйли башладың. Әнә алигарыклар җыелса, күрсәтерләр ко-
мынны Авыл кешесенә элек тә бул-маган, хәзер дә юк, булмаячак та. Чык әйдә, әйләндермә кеше башын, болай да әйләнгән. Сау булып тор, кем улым (Чыгып китә).
Нургазиз. Менә шунын белән илле җиде ел яшәдем инде, Вил Нурәх- мәтович.
Вил Юк, без башка юл белән китәрбез.. (Туктап калып, тыңлана) Җырлыйлар
Нургазиз Ярый, чыгып керим инде мин. Йә тавыш чыгарыр Мин ке-рермен әле, ярыймы, Вил Нурәхмәтович Син мина язганнарынны укырсын.
Вил. Керегез, Нургазиз бабай Мин Сезне бик тә хөрмәт итәм (Нургазиз чыгып киткәч) Анын бәхетле булырга хакы юкмы? Ни өчен илгә, халыкка бөтен көчләрен биреп яшәүчеләр һаман интегергә, ә илне талаучылар баерга тиеш? Юк, без башка юл белән китәрбез. Безнең каршыда торган киртәләр биек булса да нигезе инде какшады—төртсән аварга тора. Без шундый партия төзербез, ул халык үзе төзегән партия булыр Бсзнен бурыч кешеләрне бәхетле итү Илдә бер генә кеше бәхетсез булса да ил бәхетле була алмый. Илдә коррупция, наркомания, спид, алкоголизм Кешелекнен тамырын корыта торган бу чирләрдән илне без арындырачакбыз Кешеләрнең бәхетле булырга хаклары бар. Безнен архибурычыбыз һәртөрле гаделсезлектән илне коткару. Дөньяны үзгәртергә кирәк. (Рәшәткә янына бер төркем балалар килеп, Вилнең Ленин образына кереп сөйләгәнен кызыксынып күзәтәләр Вил аларга мөрәҗәгать иткәндәй сүзен дәвам итә) Кешелек дөньясы болай яшәргә тиеш түгел. Бу изге эшкә бөек фикер иясе Владимир Ильич Ленин алынган. Ләкин башлаган эшен ахырына җиткерергә анын гомере җитмәгән Анын эшен дәвам иттерергә намуслы кешеләр булмаган. Власть башына наданнар, деспотлар, тираннар килгән Аларны демократия күзлеге кигән авантюристлар алыштырган Алар бсрсен-берсе алыштыра, власть бүлешә, ә халык һаман да хәерче Владимир Ильичны аллаганнар, мине ашый алмаслар Мин Россияне коррупциядән коткару законын ачтым (Балалар ягына бара- бара) Сез яна, ирекле заманда яшәүче буын. (Балалар куркышын качалар)
Ә-ә... Сез куркасыз. Сезне туганда ук куркытып тудырганнар (Жыр сузып, шалашы янына кайта)
Это есть наш последний Решительный бой:
С Интернационаточ Воскреснет род людской
(Баталар тагын рәшәткә янына килеп такмаклыйлар: •Тиле-тиле-тилгән, чебеш эзләп килгән. Тиле-тиле тилгән, чебеш эзләп килгән* Хәнифә чыгып балаларны куа).
Вил. Тимә аларга. әнкәй Алар егерме беренче гасырны бәхетле итәчәк буын.
Хәнифә Ашыйсын килгәндер, улым. Кереп ашап чык.
В и л Кешенен гомере, әнкәй, ашап һәм ашарга эзләп үтә.
Хәнифә Ач йөреп тә булмый бит. улым
Вил Кеше күп ашаган саен ач була Күп ашаган саен комсызлана. (Матай- ларнын берсе—зуррагы рәшәткә янына килеп: •Хәнифә түти. Вил безнен белән барсынмы?•).
Хәнифә. Нинди Вил булсын ул сина. Вил абый диген
Малай Вил абый безнен белән барсынмы?
Хәнифә Кая барырга җыенасы з'’ Малай Кәҗә тавына Бөркет оясы күрсәтәбез.
Хәнифә. Баралмый ул. Ул әле ашамаган
Вил Мин барам.
Хәнифә Йөрмә, улым Атар әле сабыйлар гына.
Вил Олылар белән мина кызык түгел, әнкәй Атар изелә-изелә аңгы-райганнар Атарны изүчеләрнең акылын май баскан Болар әле сафлар Боларны бирәннәр кулына бирмәскә кирәк. Киттек. яшь дусларым (Рәшәткә аша сикереп чыга да •Интернационал» жыртап атлый Ана баталар иярә Хәнифә төп башына утырып ката. Айсылу үтеп бара Хәнифәне күреп туктый)
Айсылу Исәнмесез. Хәнифә апа Хәнифә Исәнме, Айсылу Кая барышын болай9
Айсылу Ерак чишмәгә суга барып кайтам әле Анын ташы утырмый.
Нәрсә. Вилнең чирләве дөресмени9 Маңкалы матайлар белән чабышып йөри
Хәнифә Балаларны ярата шул. Тегеләре дә моны үз итәләр.
Айсылу. Элек тә әллә ничек иде инде ул. Казан врачлары караганмы
сон?
Хәнифә Караганнар инде. Авыру түгел ул дигәннәр, бераз ял итәргә генә кирәк дигәннәр.
Айсылу. Келәнче авылында бик оста өшкерүче карчык бар диләр. Шул үзең дә белмәгән авыруыңны таба ди. Өшкереп жибәрә ди. Яна туган кебек буласын ди.
Хәнифә. Үзен ни хәлләрдә сон. Айсылу?
Айсылу. Безнен шул инде—алда гөл, артта кычыткан. Кушаяклап чабып жәяү йөрибез. Качып котылып булмады бит. Кияүгә чыгарга кешесе дә юк. Жыен исерек, исерек булмаганы шумашушный. Картаеп та барыла инде, егерме тулды. Ун елдан утыз була. Аннан кырык, илле.. Монда нәрсә корып куйдыгыз сон әле?
Хәнифә Вил ясады. Җиләстә ял итәр өчен ди.
Айсылу Өйгә сыймый башлады-мыни? Сезнекеләр шундый инде. Ким абый, сыймагач, катгиж дигән өй салып чыкты. Вил—шалаш. (Көлә). Кереп ка-расам, ярыймы?
Хәнифә. Кер әйдә, кер.
Айсылу (кереп тикшеренә. Куыш авызыннан башын тыгьт). Рәхәт икән монда. Жүләр дигән булалар. Итәрсең жүләр. Без ул жүләр, бер капчык писүк өчен шушы кызуда чөгендер утап йө-рибез. Их, шушы куышта рәхәтләнеп ятып йокларга. Мина өйләнмәс микән Вил? Әби әйтә, дәртен кузгалган, кияүгә чыгарга кирәк ди. (Ул бик еш үз сүзеннән үзе көлеп сөйләшә). Үземнең дә элек исем дә китми иде, хәзер егетләр күрсәм, кытыгым килә башлый. Соңга калып өлгерден ди әби.
Хәнифә Чибәрләндек шул.
Айсылу. Элек тә чибәр идем мин. Безнең нәсел чибәр нәсел ди әби. Бу ки-тапларның барысын да Вил укыймы?
Хәнифә. Укый.
Айсылу. Бигрәк күп. Нургазиз бабай әйтә, жүләр түгел ул ди. Вил үзе дә мин жүләр түгел дип әйтә ди. Кем инде үзен жүләр ди. Исерек тә бит мин исерек дими Өшкерүчегә алып барып карагыз, Хәнифә апа. Карап торырга
чын кеше кебек. Синен киленен булсаң ярар иде ул, әйеме, Хәнифә апа. Их Ким абыйнын егет чагына туры килмәгәнмен шул. Бай хатыны гына булып яшәр идем. Туйдым тирес актарып. Чыннан чибәр бит мин. әйеме Телевизордан күрсәткән булалар. Чибәрләр конкурсы дигән бу-лалар. Жыен салам сыйрак. Әрәм булып ятабыз монда.
Хәнифә. Насыйбы табылыр әле,
Айсылу.
Айсылу. Кем табыла. Җыен... Җитмәсә чәйнәгән булалар. Шалтай-бал- таи, тиле-миле дигән булалар. Иха-ха да миха-ха дип йөри диләр. Миндәге акыл берәүдә дә юк, беләсен килсә. Казанда минем яшьтәшләр әллә нишләшеп беткән диләр. Шалтай-балтай булсам да мина әле берәүнен дә кагылганы юк. Кагылырга жыенучылар—муре. Берсен дә якын җибәрмим. Керпе Садыйк малае кыз түгел дип сөйләп йөри ди. Врачлардан ысправка алып кайтып, кылый күзенә чәпеп куям әле заразының. Кызык кына бу кешеләр, Хәнифә апа, үзләренекен күрмиләр, кеше ботарасын тикшерәләр. Әй, рәхәтләндем, синең белән сөйләшәм, Хәнифә апа. Ачуланма инде. Тукта, тагын бер кереп чыгыйм әле шалашына. (Кереп чыккач). Гел китап та гел китап инде. Менә мин укый алмыйм инде. Үтер, укый алмыйм. Укый гына башлыйм да йокыга китәм. Әле ярый, телевизор бар. бөтенесен күрсәтәләр. Ярый, сау бул, Хәнифә апа.
Хәнифә. Күлмәген бигрәк матур.
Айсылу. Эһе Былтыр бәрәнге иләмсез уңды бит. Бер баз башланмыйча язга чыкты. Шуны олы бер КамАЗга төяп җибәрдек. Рәхәтләндек акчасына, әбигә дә, әнигә дә, үземә дә Казаннан ике күлмәк алып кайттым. Киң итәклеләрен. Берсен хәзер кидем, берсен сабан туена. Чалбар кимә ди әби. Егетләрнең күзе ин беренче кызлар итәгенә төшә ди. Егетләр кызлар итәге җиленнән тилерәләр ди. Дөресме, Хәнифә апа?
Хәнифә. Әбиен әйткәч дөрестер инде.
Айсылу. Аның бер дә белмәгәне
юк.
Хәнифә. Бүген син җырладыңмы ул, Айсылу?
Айсылу. Кайчан?
Хәнифә. Баягынак.
Айсылу. Мин гел җырлап йөрим инде ул.
Хәнифә Мин ишетмәдем. Вил ишеткән, ахрысы.
Айсылу Нәрсә ди?
Хәнифә Җырлыйлар ди.
Айсылу Шул миндер инде, мин-нән башка кем җырласын авылда
Хәнифә (Айсылуны киткән җиреннән туктатып). Айсылу Кил әле. Айсылу. Ни Сина безнен Вил ошыймы?
Айсылу. Нәрсәме7
Хәнифә. Ошыймы7
Айсылу. Ник алай дип сорыйсын. Хәнифә апа?
Хәнифә. Килеп йөр син безгә.
Айсылу. Нәрсәгә?
Хәнифә. Вил янына Сөйләшеп утырырсыз.
Айсылу. Кит әле. нәрсә сөйләшим мин анын белән.
Хәнифә Сөйләшкәч сүз табыла ул.
Айсылу. Юк инде. Шумашушный- лардан куркам да.
Хәнифә Куркыныч түгел ул. Са-бый бала кебек. Савыгырга ярдәм ит. Дөньяны үзгәртәм дип саташа. Бәлки синсн белән сөйләшкәч.
Айсылу. Мин үзем дә, Хәнифә апа. дөньяны үзгәртсәң иде дип са-ташам Мин иң бәхетле хатын булыр идем. Тупырдап торган балалар туды-рыр идем Ату бер чирләшкә табалар да больнистан больниска чабалар (Ким кергәнне күреп) Исәнмесез. Ким абый
Ким. Исәнме... Әнкәй, бар әле алып кайт тегене. Мине тыңламый Су буенда ялангач йөри. Көләләр.
Айсылу. Йөрсә ни Казанда су буенда барысы да ялангач йөри.
Ким Син тик тор. Бар алс. әнкәй.
Хәнифә И ходаем! (Чыгып китә).
Ким. (Айсылуга). Ә син нишләп Йөрисен монда''
Айсылу. Ярамыймыни?
Ким Көпә-көндез, киенеп-яса- нып...
Айсылу. Бүген бит ял көне. Ким абый.
Ким Авылда бит ял көне юк.
Айсылу Ә мин үземә үзем ял ясадым Хәнифә апа әйтә, безгә килеп йөр ди.
Ким Нигә?
Айсылу. Вил белән сөйләшеп
утырырга ди.
Ким Шуннан?
Айсылу Без бит Вил белән тугызынчыга хәтле бер класста укыган идек
Ким Шуннан7
Айсылу. Кызык син. Шуннан, шуннан... Утырган ла шуган Ким Ярый, бар
Айсылу. Сау булыгыз. Ким абый (Китә).
Ким (анын артыннан карап торганнан сон). Кил азе монда.
Айсылу (килеп) Нәрсә. Ким абый7
Ким Кил бүген Ахун чокырына. Айсылу Нәрсәгә. Ким абый''
Ким Килгәч әйтермен Айсылу Кайчан7 Ким Егетләр белән кайчан күрешәләр сон?
Айсылу Син егет түгел ич.
Ким Очрашкач егет булырмын Айсылу (көлеп) Ай-яй. беләм мин нигә Ахун чокырына чакырганынны Ким Белгәч бик әйбәт Айсылу Мин әле кыз кеше. Ким абый
Ким Анысы тагын да әйбәтрәк. Айсылу Харап итеп ташлар идсн бугай
Ким Өйләнсәм, кияүгә чыгасыңмы соң?
Айсылу Хатынын бар ич инде Ким Хатынны бит аны аерырга
ла була.
Айсылу Ай-яй. хитри-митри син. Ким абый Өйләнмәгән булсан ие ул. Менә шундый куышта ятыр идек тә йоклар илек
Ким Куыш ошыймыни7 Айсылу Эчендә шундый рәхәт Кереп чыктым, чыгасы килми
Ким. Әйдә, бергә карап чыгыйк. Айсылу. Мин карап чыктым инде
Ким Кем белән7 Айсылу. Кем белән булсын, үзем генә.
Ким Хәзер икәү карыйк Айсылу Ай-яй.хитри-мнтри Ниш- лисекне белми дип беләсеңме әллә?
К и м Белгәч бик әйбәт Айсылу. Бик әйбәт түгел шул. Ким Бигрәк чибәр инде үзен Айсылу. Чибәр булмасам Ахун
3. .к у . м п
чокырына чакырмас иден. Сау бул, Ким абый.
Ким Китмә инде. (Айсылуның кулыннан тотып куышка алып кермәкче була. Айсылу кулын тартып алып, көлә- көлә чыгып йөгерә).
Ким. Кил Ахун чокырына! (Ленин томнарын карый, актара. Рәшәткә буенда Вил белән Хәнифә күренәләр).
Вил. Кагылмагыз Ленин хезмәт-ләренә! (Йөгереп кереп Ленин томын Ким кулыннан тартып ала). Сез ана лаек түгел. Торыгыз аннан. Сезнен анда утырырга хакыгыз юк.
Ким. Йә, кызма инде. Укып карыйм, бәлки мин дә синен кебек булырмын. Югыйсә, гел мине сүгәсең.
Вил. Сез минем кебек була алмый-сыз.
Ким. Ленин китапларын укысам дамы?
Вил. Юк! Ленинны баш белән укырга кирәк, корсак белән түгел. (Бак-чага кергән Хәнифәгә). Әнкәй, әйтегез ана, китсен бездән.
Хәнифә Алай итмә инде, улым. Абыең бит ул. Бертуган абыең.
Вил. Дөньядагы бөтен кешеләр дә берсенә берсе туган. Ләкин һәрберсе аерым-аерым яши. Китсен. Анын үз өе бар.
Ким. Ачуланма инде, энекәш. Мин бит сине яратам.
Вил. Мин хатын-кыз түгел яратыр-га. Сез яратырга сәләтле дә түгел. Бер кешене яратыр өчен бөтен кешеләрне дә яратырга кирәк. Сез үзегезне генә ярата-сыз. Хәтта үзегезне дә яратмыйсыз, үзе-гезнең корсагыгызны гына яратасыз.
Ким. Корсаксыз да яшәп булмый бит, энекәш. Синең дә бит корсагын бар, синен дә бит ашыйсын килә.
Вил. Килми минем ашыйсым. Ашыйсым килсә дә мин ашыйсым кил-гәнгә генә ашыйм. Ә сез корсак тутырыр өчен ашыйсыз. Ләкин сезнен корсагыгыз беркайчан да тулмый. Килгән саен: әни, ашарга бармы, дип сорыйсын.
Ким. Ярый, мин начар инде, начар. Син дә инде бала-чага янында шыр ялангач йөрмә. Кешеләр көлә.
Вил. Көлүчеләр үзләренең шәрә икәнлекләрен белмиләр. Чүпрәккә төренгәч, алар үзләрен ялангач түгел дип уйлыйлар. Сез шәрәләр. Катлы-катлы туннарга төренсәгез дә мин сезне үтәли
күрәм.
Ким. Ленин да кешеләрне үтәли күргәнме?
Вил. Күргән.
Ким Кайсы китабында язган инде күрәм дип. Укып күрсәт.
Вил (томнарны ачып укып-укып күрсәтә). Менә, менә карагыз. «Мы говорим: наша цель—достижение социа- листического общественного устройства, которое устранив деление человечества на классы, устранив всяческую эксплу- атацию человека человеком и одной нации другими нациями» (т.32, 78 6). «Мы хотим добровольного союза на- ций—такого союза, который не допускал бы никакого насилия одной нации над другой, -такого союза. который был бы основаны на полнейшем доверии, на ясном создании братского единства, на вполне добровольном согласии. (т.40, 43 б). «Чтобы управлять, надо иметь армию закаленных революционеров-коммунис- тов, она есть, она называетея партией* (т.42, 2546). «Масса должна иметь право сменять их, масса должна иметь право знать и проверять каждый малый шат их деятельности» (т.38, 157 б). «Коммунизм один только в состоянии дать демократию действительно полную и чем она полнее. тем скорее она станет ненужной, отомрет само собой»... «Только коммунизм со- здает полную ненадобность государства, ибо некого подавлятъ» (т.ЗЗ, 90 б). «Мы ставим целью равенства как уничтожение классов» (т.38, 353 б).
Ким. Алай икән. Бу томнарнын әтидән калганлыгын беләсен инде син. Аларны әтинен ачып та карамаганлыгын беләсеңме? Аларны бер генә райком сек- ретарының да укымаганын беләсеңме9
Вил. Алар наданнар.
Ким. Син укыган. Бот буе малайлар белән уйнап йөрисен.
Хәнифә (Кимга). Бар инде, улым, кайт. Вилнен ял итәсе бар.
Ким. Энекәш белән сөйләшүе кызык бит, әнкәй. Тагын ниләр язган инде Ленин?
Вил. Мин сезнең белән сөйләшергә теләмим.
Ким. Ленин бит кешеләр белән сөйләшкән.
Вил. Кешеләр белән сөйләшкән. Сезнен кебекләр белән түгел.
Ким. Мин кеше түгелмени?
Хәнифә Ким, житге сина.
Ким Кызык бит, әнкәй Вил. Әнкәй, әйтегез ана, миңа эшләргә комачауламасын (Төп өстенә утырып китапка *чума»).
Хәнифә (Кимга) Ярый инде, бар Ким. Ашарга берәр нәрсә бармы9 (Вилгә ишарәләп) Урамга чыгарма Ми-нем турыда әллә ниләр сөйләп йөри. Хәнифә. Ачуланма инде, нишләтә
сең.
Ким. Ачу чыга шул. Көне-төне чабасын. Рәхмәт әйткән кеше юк. Бөтенесе таларга гына тора.
Хәнифә. Бик нитмә инде. Әтиегез дә чапты-чапты да... Вил белән жаена торыбрак сөйләш. Врач әйтте бит—нер- высын чыгарырга ярамый диде Үртәмә (Чыгып китәләр Вил укый, яза)
II күренеш
Вакыт кичкә авышкан Вил һаман ла селкенмичә утыра Малайлар рәшәткә ярыгыннан тын гына күзәтәләр Алар янына Нургазиз килә
Нургазиз (әкрен тавыш белән). Көш! Китегез моннан
1нче малай. Без карап кына торабыз.
Нургазиз. Кино түгел ул сезгә, барыгыз.
2нче малай . Ә ул нәрсә яза?
Нургазиз. Сезне бәхетле итәсе килә анын. (Малайлар авызларын учлары белән томалап хихылдап алалар Нургазиз аларнын башларыннан сый- пый-сыйпый озата). Барыгыз Әниләрегез югалткандыр (Малайлар киткәч, рәшәткәгә таянып. Вилгә карап тора. Айсылу үтеп бара)
Айсылу. Исәнме, Нургазиз ба-бай.
Нургазиз Тс с... с. Шаулама Күрмисенмени9 Кеше эшли.
Айсылу Китап уку эшмени
Нургазиз. Кемгә—эш, кемгә— мәзәк.
Айсылу Күп укырга ярамыйдыр ана, шуның аркасында бит инде ыч-кынган.
Нургазиз Ычкынмаган ул, күпне сөйләмә.
Айсылу Нәрсә укый икән9
Нургазиз Ленин дигән кешене беләсемме9 Шул кешенен “империя кри- титсизм” дигән китабын укыдыңмы9
Айсылу. Кит әле, жүләр мәллә мин андый китап укырга. Син укыдынмы сон?
Нургазиз. Мин укымасам да беләм Минем өчен дә. синен өчен дә укый ул.
Айсылу Минем үземнеке үземә җиткән. Сигез класс бетердем
Нургазиз. Сигез белән ерак китеп булмый шул хәзер
Айсылу. Ә нигә кайтарганнар
алайса?
Нургазиз Бер хикмәте бардыр Сталин заманында бик күп укыган, бик күп белгәннәрне сары йортларга япканнар
Айсылу. Нәрсә сон ул сары йорт?
Нургазиз. Нәрсә булсын, жүләр- ләр йорты.
Айсылу Вилне бит япмаганнар
Нургазиз Япмасалар Казаннан ераккарак җибәргәннәрдер Бат ки ате кем белә, зур кеше ясамакчылардыр Бераз карап иорсен мондагы хагтәрне, нәрсәнең ничек икәнен белсен, аннары зур урынга утыртабыз дигәннәрдер.
Айсылу Шумашушный түгел дисенмени?
Нургазиз Сумашушный— синен белән без ул.
Айсылу Мин нишләгән ул кадәрле?
Нургазиз Ярый. бар. юлында бул.
Айсылу Мина Хәнифә апа әйтә Вил янына китеп йөр ди
Нургазиз Ни нәрсәгә ди?
Айсылу Син килеп йорсән терелә ул ди.
Нургазиз Терелер дә. Хатын-кыз сихерче бит ул. Терелтә дә акылдан да яздыра Ярый, әйдә, комачауламыйк, эшләсен (Китәзәр Хәнифә кереп Вилнең иңнәренә пальто сала Кереп китә Рәшәткә янына Айсылу килә лә рәшәткә аша бакчага керә Вилнен язганын укыр-
•7
3*
га тырыша. Тигезлеген югалтып егыла яза. Вилгә тотынып кала. Вил куркуыннан сикереп тора. Айсылуга карап тора. Айсылуда куркуыннан чигенә).
Вил. Син?..
Айсылу. Мин Исәнме. Вил. Кайчан кайттын. Вил? (Вил эндәшмәгәч). Әллә танымыйсынмы. Вил?
Вил. Таныйм. Син—Айсылу.
Айсылу. Айсылу, Айсылу! Без бит тугызынчы класска чаклы бергә укыдык, син алдагы партада иден, мин ин артта.
Вил. Таныйм.
Айсылу. Ничек инде танымый-сын? Бер авылдан. Каникулларга да кайтасын.
Вил Мин сине күрми идем.
Айсылу. Ничек күрәсен. Без кем дә син кем. Син Казанда укыйсын, без монда...
Вил Бөтен кешеләр дә тигез бу-лырга тиеш. Кешеләр тигез булмаган жәмгыять—кешелек жәмгыяте түгел.
Айсылу (төп өстендә яткан кәгазь-ләргә карап). Ә син нәрсә язасын?
Вил. Аларны син аңламыйсын. Аларны бик күпләр аңламый. Бүгенге кеше үзеннән башка кешене анларга теләми. Кеше үз-үзенә бикләнде
Айсылу Син бу китапларның барысын да укыдыңмы? (Бер томны ку-лына алып) В И Ленин. 201нче том
Вил. Куй урынына. Син аны аңламыйсын.
Айсылу. Ишеткәнем бар инде Ленин турында
Вил. Ишетү генә аз. Аңларга кирәк. Сәясәттәге спекулянтлар бөек философ Лениннын хезмәтләрен күрмәмешкә салыналар. Анардан үзләре кебек спекулянт ясамакчы булалар. Анардан гаеп эзлиләр. Аны сүгүчеләрнең берсе дә Ленинны укымаган. Ул бит сөрсеп беткән дөньяны янартырга алынган даһи. Аңлыйсынмы?
Айсылу Эһе
Вил Син беләсеңме, кеше туганда азат, ирекле булып туа. Ләкин тууга аны чүпрәккә урап куялар. Кешенен иреген буалар.
Айсылу. Урамасан, салкын тия ич ана.
Вил. Син мине аңламыйсын.
Айсылу Аны гына анламаска. Әллә Ленин да шулай язганмы?
Вил. Ленин ул философ.
Айсылу. Ә бу куышны ник яса- дын? Шундый матур. (Кереп чыкмакчы
була).
Вил. Ярамый.
Айсылу. Мин инде аны көндез карап чыктым.
Вил. Кем рөхсәт итте?
Айсылу. Хәнифә апа. Вил, чибәрме мин"’ (Вил карап торгач, уңайсызлана). Карап торма инде алай.
Вил. Син чибәр. Әйе, син чибәр.
Айсылу. Син дә чибәр.
Вил Дөньяда бөтен нәрсәне дә ча-гыштырып карарга кирәк. Дөньяда бөтен нәрсә дә чагыштырмача. Син Эйнштейнны беләсенме? Юк, белмисен. Анын чагыштырмачалык теориясе бар. Теория относительности. Ул дөньяны бөтенләй икенче яктан өйрәтүче теория.
Айсылу. Ярый, мин китим инде, Вил. (Көйләп кайтыр якка атлый).
Кайтам инде, кайтам инде
Туган ягыма...
Вил. Тукта. (Айсылу янына килеп). Син матур җырлыйсын.
Айсылу. Хәнифә апа да әйтте, минем җырны тыңлыйсың икән...
Вил. Аларны да син җырлыйсын-мы?
Айсылу. Мин булмый кем бул-сын.
Вил. Син бик матур җырлыйсын.
Айсылу. Үзебезгә ярый инде.
Вил. Син кайтма.
Айсылу Нишлим монда?
Вил. Син җырла.
Айсылу. Язуын кала бит.
Вил Жырла.
Айсылу. Син нинди жыр ярата-сын?
Вил. Бөтен җырларны да.
Айсылу. Кил алайса. Мин монда басам, син монда утыр. Кул чап.
Вил. Нигә?
Айсылу Артистларны кул чабып каршы алалар.
Вил. Син артист түгел.
Айсылу. Жырлагач артист инде. Кул чапмасан, җырламыйм.
Вил Мин кул чабам (Кул чаба).
Айсылу. «Урманнарда йөрдем*не җырлыйммы?
Вил. Жырла. (Кул чаба).
Айсылу:
Урманнарда йордем бер ялгызым Баласын жуйган болан эзеннән Башларым әйләнеп китте кинәт Башканы сөям дигән сүзеннән
(Вилнек жылаганын күреп) Ник жылыйсын?
Вил. Баласын жуйган... Болан Айсылу Жыр гына бит ул Җыла- ма (Ву күренешне карап торган Хәнифә Вил белән Айсылу янына килә).
Хәнифә. Вил улым, табыла анын баласы. Ерак китмәгән ул
Айсылу. Кайтам инде мин, Хәнифә апа.
Хәнифә (Айсылуны озата барып) Рәхмәт сина, Айсылу
Айсылу (шыпырт). Күзләрен күрдем мин анын. Хәнифә апа. Әллә нинди Тобе юк күл кебек Сау бул. Хәнифә апа.
Хәнифә. Сау бул (Вил янына килә).
Вил. Ул матур жырлый Хәнифә Матур Үзе дә чибәр Минем улым матурларны гына ярата шул ул.
Вил. Без бергә укыганбыз. Хәнифә Әйе, әйе, бергә. Ничә ел бергә. Беренче класстан алып бергә Вил. Мин аны начар хәтерлим Хәнифә. Син бит. улым Син укыдын да укыдын. Әллә укудан бераз ял итәсемме'* Язуыңны да куеп торсан Вил. Минем өчен кем укыр, кем язар. Әнкәй, нигә мине авыру диләр'* Мин бит чирле түгел.
Хәнифә Түгел, улым, түгел Вил . Мине ленинизм тәгълиматларын яклаган өчен эзәрлеклиләр, әнкәй Мин беләм. минем арттан күзәтәләр Хәнифә Беркем дә күзәтми, улым, син арыгансын гына
Вил Эзәрлеклиләр, әнкәй Чонкн минем әйткәннәрем күпләргә ошамый Син минем язганны берәүгә дә әйтмә, ярыймы, әнкәй. Жир өстендә кешеләрне төрле катлауларга бүлеп бетерделәр Шунын нәтиҗәсендә явыз кешеләр килеп чыкты Жнргә синен кебек кешеләр кирәк Огәр дә бөтен кешеләр синен кебек булса, жир өстендә коммунистик җәмгыять төзеп булыр иле Коммунизм ны утопия диләр Кеше утопия белән яшәргә тиеш Коммунизм идеясен Хру шев кебек наданнар пычраттылар Егерме елдан коммунизм төзибез дип халыкны
атлар өчен изге сүзне калерсехләлеләр Коммунизмны егерме, угыз, кырык еллан да төзеп булмый. Бәлки ул төзелмәс тә. Ләкин ул бар Еракта, бик еракта. Кеше анын барлыгына ышанырга тиеш. Күктә—галәмдә миллион ел барып та барып житә алмаслык йолдызлар бар Анарга кешеләр бер кайчан да барып җит-мәячәкләр Әмма ул йолдыз бар Менә шул йолдызны күрү турында хыялланырга тиешләр кешеләр Оҗмахны ла берәүнен дә күргәне юк. Тик аны юк дип кем әйтә ала. Юк дип әйткән кеше—кеше түгел ул. Ул бүгенге белән генә яшәүче жан иясе. Чебен ул. Кайда татлы шунда куна, кайда пычрак шунда җыела.
Хәнифә Боларнысин, улым, үзен уйлап чыгарасынмы0
Вил Мин уйлап чыгармыйм Мин ул законнарны ачам гына Наданнар миннән көләләр Ленин язганнарны аңламаучы наданнар аны үзләре дәрәҗәсенә төшереп ана әллә нинди гаепләр тагалар Ленинны анлар өчен Ленин дәрәҗәсенә күтәрелергә кирәк Мен тәнкәгә хәтле акча саный белүне алар зур белемгә саныйлар
Хәнифә Улым ишетәсенме ’
Вил. Нәрсәне?
Хәнифә Айсылу җырлый Вил. Юк. моны син җырлыйсын, әнкәй Синен жанын җырлый Ксшенсн үз җаны җырласа гына бүтәннәр җырын ишетә. Син әйт. кешеләрнен зарын кем ишетә? Кешенсн жылау авазын тоя алганнар ишетә Жирлә шундый җәмгыять тозергә кирәк—кешеләр бер- берсенен җырлаганын да. жылаганын да ишетергә сәләтле булсыннар Күне ддәрс сангырау булмасын кешеләрнен
Хәнифә Шулар турынла язасын-мы, улым'*
Вил Мин шул җәмгыятьмен моде-лен төзим.
Хәнифә Абыенны ла син бик ачуланма инде
Вил. Мин аны ачулинмынм Мин андыйтарны фаш итәм Алар корсак- дарын кыйммәтле костюмнар астына яшерәләр Мин ачып күрсәгәм Ленин кебек. Ленин анлыйларнын битлеген салдырган. Шуна күрә капкорсаклар аны яратмыйлар (Нургазиз белән Зәйнәпбану куренәләр)
Нургази з Керергә ярыйдыр бит, күршеләр.
X ә н и ф ә. Әйдәгез, әйдә.
Нургазиз. Менә Вил улыбыз белән сөйләшеп утырырга дип кердек әле. Телевизордан карар нәрсә юк, ра-диодан тыңлар әйбер юк. Тыңлый гына башлыйсың, аны алыгыз, моны алыгыз дип дару мактый башлыйлар. Дару алырлык пинсе бирмиләр. Шул даруны алыгыз диләр. Ничек сон, Вил Нурәх- мәтович, җайлымы урының? Укьш-язып буламы?
Хәнифә. Була, була. Бик матур сөйләшеп утырабыз әле.
Нургазиз. Без дә матур гына сөй-ләшеп утырган җирдән...
Зәйнәпбану. Жә, жә... Кеше башын әйләндермә.
Нургазиз. Баш ул әйләнер өчен, Зәйнәпбану. Шунын өчен ана муен дип аталган күчәр куелган.
Вил. Руснын кучер дигән сүзе та-тарның күчәр дигән сүзеннән алынган, күчереп йөртүче. Күчәр дә күчереп йөртә, кучер да күчереп йөртә.
Нургазиз. (Зәйнәпбануга) Менә күрәсеңме, безнен Вил барысын да белә. Вил, улым, бу жир пае белән ни булып бетәр икән? Авылны тагын болгата башладылар бит.
Вил. Ленинны укырга кирәк.
Нургазиз Язып калдырганмы?
Вил. Жир һәм кеше. Ул проблема-ны читләтеп үтеп булмый. Шунысын онытырга ярамый, кеше ул үзе җирнен продукты. Жир булмаса, кеше булыр идеме? Парадокс—җирнен продукты кеше үзен җирнен хуҗасы дип атый. Алай була аламы?
Нургазиз Бәрәңге дә җирнең продукциясе бит. Бәрәңге ничек инде мин җирнен хуҗасы дип әйтә алсын.
Зәйнәпбану. Кысылмый гына утыр әле син
Нургазиз. Син үзен ирләр сөй-ләшкәнне тыңлап кына утыр. Болай була инде алайса... Колхоз диделәр, асатсия диделәр. Хәзер агрофирма дигән сүз уйлап чыгардылар, ә җир һаман да жир дип атала. Болай булып чыга. Ни генә кыландырсалар да берни дә барып чыкмый инде. Җирне көчләргә ярамый. Болай бит ул—хатын-кызны көчләгән өчен статья бар, җирне көчләгән өчен юк.
Вил. Сез юридик терминнарны бутыйсыз. Жир ул матди нәрсә булса да әхлакый категория. Сез уйлап карагыз,
алогизм: кешене—җирнен продуктын сатарга ярамый, җирне сатарга ярый. Кем мондый вәхшилекне уйлап чыгарды? Капитализм. (Койма яныннан үтеп баручы Ким, туктап, әнгәмәне тынлап тора).
Нургазиз Капитализмы дигәннән, нигә дип үлгәнне терелтеп интегәләр икән. Социализмы ярамагач бүтән төрлерәген уйлап чыгарырга иде инде Ленинның да башы җитеп бетмәгән, Вил Нурәхмәтович.
Зәйнәпбану. Туктале шул Нурәх-мәтович диюеңнән. Әйт үзебезчә итеп Вәли улым диген.
Вил. Вәли түгел, Вил.
Нургазиз. Надан башы белән кысыла бит тәки. Син менә әйт әле, Вил Нурәхмәтович, нигә бу хатын-кыз дигән нәрсә өйрәтергә оста икән?
Вил. Хатын-кызлар ирләр белән бер хокукта булырга тиеш. Ленин хезмәтләрендә бу һәрвакыт ачык әйтелә. Ләкин хатын-кызга чын хокук әле бирелмәде. Без хатын-кызның җәмгыятьтәге чын урынын билгеләячәкбез.
Нургазиз. Мин әле Линин турында әйтүем иде. Башы җитеп беткән ривалютсия ясарга. Менә мәңге дә җимереп булмый торган сациализм төзергә башы җитмәгән.
Вил. Анын эшен дәвам иттерүчеләр булмаган.
Нургазиз. Барые, Вил Нурәхмә-тович. Әтиең Нурәхмәт бик маһир кеше иде. Сезгә дә бит исемнәрнең ниндиен кушты. Берегез Ким, икенчегез Вил. Нәрсәдер монда ни инде. Кайсыдыр җирен уйлап бетермәгән Ленин. Хикмәте анын шунда ул авылда тумаган. Авылда туса, крәстияннен ничек яшәгәнен күреп үссә, бүтән төрле, Ельцин дә җимерә алмаслык социализмы уйлап чыгарырие.
Вил. Син, бабай, Ленинга тел ти-дермә.
Нургазиз Юк, юк, Вил улым, болай гына әйтүем. Җимерелде бит.
Вил. Җимерелгәнне төзәтеп була. Без Ленин тәгълиматларына таянып бүтән юл белән китәрбез. Яшәсен янар- тылган Ленинизм. (Бакчага кереп килгән Кимгә күрсәтеп). Без боларны класс буларак юк итмичә көрәштән туктамаячакбыз. Әнкәй, нигә ул һаман безгә килә? Нигә син аны һаман да кертәсең?
Ким. Йә, йә, кызма. Сөйләшегез,
мин тынлап утырыйм
Вил. Тынлама. чыгып кит Сез без сөйләгәнне аңлаучылар түгел Чыгып кит.
Ким. Кызма диләр.
Вил. Син мина кычкырма.
Ким Кычкырмыйм, әйтәм генә. Нургазиз Ким күрше.
Ким Бар әле син чыгып кит мон-нан. һәм бүтән кереп йөрмә Гомерен буе акыл сатып кеше б? тадын. Рәтле эш эшләмәден.
Хәнифә Ким!..
Зәйнәпбану. Син бик тузынма әле, күрше. Аның эшен син эшләден мәллә? Аллага шөкер, колхозында да эшләдек, өйдә дә эшләдек. Өй ычтина- быз тулы грамыты
Ким Менә шуларга карап уты-рыгыз. Барыгыз өегезгә.
Хәнифә. Ким. нишләвен? Өйдән кеше куып чыгаралармы?
Вил Син үзен чыгып кит безнен өйдән. Деспот! Тиран'
Нургазиз. Ярый. Хәнифә. чыгыйк инде. Сау бул, Вил улым (Чыгып китәләр Аларны Хәнифә озата бара).
Ким Тыңлап-тыңлап торам да, энекәш, син бит авыру кеше түгел Ди-вана түгел бит син. егеткәй.
Вил. Ә кем әйтте сиңа дивана дип?
Ким. Нигә дип кайттың монда? Вил. Мин кайтмадым Мине кай-тардылар
Ким. Кемнәр?
Вил. Синең кебекләр.
Ким Кемнәр инде ул минем ке-бекләр?
Вил. Халыкны талаучылар.
Ким. Кемне таладым инде мин9 Вил Каян акча алып салдың ул хан сараен? Нинди акчага сатып алдын ул иномарканы?
Ким. Алай икән Шуның өчен кыч-кырасыңмыни карак дип Ә син бизнес дигән нәрсәне беләсеңме’’
Вил. Россиядә бизнес юк Талаучы-лар уйлап чыгарган сүз ул Икс ел эчендә бер тиен акчасыз кеше миллиардер була алмый.
К и м Кара син. ә Ниләр бсләсен Кайда инде ул минем миллиардлар9 Вил. Син талаучының бәләкәе Ким Алай икән Кара син, ә Бәлки син хаклыдырсын да
Вил. Мин беркайчан да ялган сөйләмим.
Ким Ленин да дөресен генә сөй-ләгәнме?
Вил Әйе. Ул сезнен кебекләрне үтәли күргән
Ким Алайса, болай. энекәш... Вил. Мин каракка энекәш түгел. Ким Ярый. ярый, энекәш булма. Ләкин тынла, колагына киртләп куй Әйе. мин талыймдыр Ләкин син әйткәнчә халыкны түгел Мал бүлешү бара Россиядә. Ленин бабай төзегән жәмгыятьтә халыкны талап җыелган миллионнарны бүлешү бара. Беләсенме шуны? Кем малыдыр, анысын шайтан белә. Синнән башка бөтенесе талый Нәрсә, мин шул чакта карап торыйммы9 Таланып беткән Россиядә кемнәрнеңдер хезмәтчесе булып калыйммы9 Син миннән кол ясарга җыенасынмы9 Юк. брат. мин дивана түгел, мин үз өлешемне алып калырга телим. Ә инде минем өй. машиналарымны әйтсән. авыл халкы-ның өлеше юк анда Мина кадәр талап бетергәннәр иде инде аны Мин авыл бетмәсен өчен генә азындым ул эшкә Мал бүлешкәндә бөтенесе дә намуслы була азмый. Бүлешеп бетерик, аннары намус турында сөйләрбез Сина ияреп Ленинны укырбыз
Вил. Укырга өлгермәячәксез. Без сезне фаш итәчәкбез Ким Кем ул сез9 Вил Минем кебек уйлаучылар Ким (Вил инбашына кулын куеп) Әй. энекәш, энекәш
Вил. Алыгыз кулыгызны Ким. Эх, син. бездельник Дөрес кайтарганнар сине авылга. Син. әбиен нен әбәнәге. башыңны җүләргә сазын абыеннын тишек кесәсендә актарынасын. Әгәр дә син Ленин булсан. патшалар. олигархлар белән көрәш Ленин бабан шулар белән азышкан, мужикка акыл сатып маташмаган
Вил Мин синен белән сөйләшергә теләмим.
Ким Мин дә теләмим Син монда теләсә нәрсә лыгырдап йөрсән. муеныннан борып ыргытырмын Монда мин эшләгәнне ашап, теләсә нәрсә лыгырдап йөрмә
Вил. Нишләтерсен9 К и м Кайтаручылар азып га китәрләр Кара син аны Бездельник Снму-
лянт. Укыйсы килмичә монда кайткан
да...
Вил. Мин кайтмадым, кайтмадым, кайтмадым.
Хәнифә (Борылып килеп). Ким, нигә син ана тиясен?
Ким. Син гел шул бездельникны яклыйсын.
Хәнифә Беләсең бит инде аны. Нигә аңа бәйләнәсең?
Ким. Мин аңа бәйләнмим. Ул ми-нем турыда теләсә ни кычкырып йөри. Вил. Син—карак. Сез караклар. Ким. Тукта диләр сина!
Вил. Син—карак, син—жулик...
Ким. (Вилнен изүеннән алып) Тук-тыйсыңмы, юкмы?
Хәнифә (Кимнын кулын ычкындырып). Нишләвең бу Бар, кит.
Вил (калтыраныпжылый). Син—ка-рак, син—жулик.
Хәнифә (Вилне кочагына алып). Улым, улым. (Вил бәргәләнә башлый).
Ким. Симулянт ул. Мин аны ти-кшертергә алып барам.
Хәнифә (бергәләнгән Вилне ты-нычландырырга тырышып). Улым, улым.
II ПӘРДӘ III күренеш
Төп өстендә Ким утыра. Куыш эченнән Хәнифә чыга.
Ким Йә, нәрсә анда?
Хәнифә. Нәрсә булсын, бөгәр-ләнеп ята. Харап иттең баланы. Инде рәтләнә дип кенә торганда.
Ким. Ачуны китерә бит.
Хәнифә. Минем ачуым килгән саен бөтенегезне дә изүеннән тотып селкесәм? Хәлен белеп торасын...
Ким. Чирләми ул.
Хәнифә Белмиләр ди докторлар.
Ким Докторлар... Врачлар алар авырунын сәбәбен эзлиләр. Монын сәбәбен белмиләр. Чөнки монын авы-руының сәбәпчесе син. Күпме әйтә килдем, үчти-үчти итеп алдында утыртма дидем Авыру түгел ул, тормышка яраксыз, имгәк.
Хәнифә Ни сөйлисен? Нишләп яраксыз булсын. Мәктәпне алтын медаль белән бетерде, университетында бишлегә генә укыды.
Ким. Унлыга укыса да юк. Кемгә кирәк анын укуы. Укуыннан ни мәгънә, һәр укунын да нәтижәсе булырга тиеш. Ничә ел каникулга кайтып, көрәк тә тотып караганы юк бит. Һаман китап. Ана бит инде егерме яшь.
Хәнифә. Бөтен кешегә дә тирестә казынырга димәгән. Син дә күтәреп ташымыйсын.
Ким. Ул бит бәрәнге пешереп тә ашый алмый.
Хәнифә. Син пешереп ашаттын
мәллә?..
Ким. Син пешереп ашаттың. Бө-тен пенсияң ана китеп барды. Миннән күпме...
Хәнифә. Кызганасыңмыни?
Ким. Кызганмыйм. Анын каравы ул нишли? Минем акчаны рәхмәт тә әйтми ашый. Мине карак ди. Аның Ленины да шул булган—байлар акчасына чит илләрдә типтергән, аннары байларны себереп түккән. Ярый ла аны ашатучылар, тәхеткә утыртучылар булган. Бертуган абыйсын хурлаучы, теләсә ни сөйләп йөрүче дивана татарны кем ашатыр?
Хәнифә. Күпне беләсең. Акчаң кызганыч булса, бирмә.
Ким. Син нәрсә инде, әнкәй...
Хәнифә. Тимә син ана, үзенчә яшә, аңа тимә.
Ким. Телен тыйсын. Эшкә яраксыз имгәкләрнең генә теле озын була.
Хәнифә. Нишлим соң инде сезнен
белән...
Ким. Илтеп салырга кирәк боль-ницага. Авыру икән, дәваларлар. Юк икән... Син аны монда яшереп ятасын.
Хәнифә. Сине кемнән яшереп ятам соң?
Ким Ә мин нишләгән? Алып барып больницага салып кайтам мин аны.
Хәнифә. Салып кына кара. Бигрәк остардың.
Ким Җир җылынып та бетмәгән. Әнә хәзер салкын җирдә ята ул. Салкын тигәч тә мине гаепләрсез. Куышлар ко
рып, уен уйнап ятасыз. (Куыш эченнән Вилнен тавышы ишетелә).
Хәнифә Хәзер, улым, хәзер. (Куышка кереп китә). (Нургазиз белән Зәйнәпбану керәләр).
Нургазиз. Ниндидер тавыш ише-телдеме? Вил тавышы да кебек
Ким. Сез нигә өегездә генә утыр-мыйсыз, ә? Чабасыз да кереп җитәсез Нургазиз Тавыш ишетелгәндәй булды. Күршеләр бит.
Ким. Зәйнәпбану апа, әйт бу карт-ка, өендә генә утырсын
Зәйнәпбану. Картаерсың да уты-рырсың. Күршеләр хәл белешеп тора инде. Хәнифә кайда сон әле. Тавышы ишетелгәндәй булды. (Ким урыныннан торып чыгып киткәч). Бу берәр нәрсә ниткәндер әле. Бөтен кешене өйрәтергә оста. (Куыштан чыккан Хәнифәгә) Монда икәнсен әле. Берәр тавыш ишетелгәндәй булды да...
Хәнифә Юк, болай гына. Нургазиз. Бу Кимне әйтәм әле, бер дә күрше итми.
Хәнифә. Анын да башы әйләнәдер инде. Вил кәефсезләнеп китте
Зәйнәпбану. Өйгә кертеп яткы-рырга кирәк. Салкынча бит
Хәнифә. Керми, нишләтим. Уты-рып торыгыз әле, юрган-матраслар алып чыгыйм (Китә)
Зәйнәпбану (Нургазизгә). Бар, булыш. Нәрсә торасын. (Нургазиз киткәч, төпкә утырып дога кыла). И, Ходаем, бәндәләреңне кодрәтеңнән калдырма. Акыл-зиһеннәрен тулы ит Имансызларга иман индер.
Вил (куыштан чыгып). Әнкәй Зәйнәпбану Юк, әнкән түгел әле бу кем, Вил улым.
Вил Әнкәй кайда?
Зәйнәпбану Хәзер килә. килә. Вил Нургазиз бабай кайда? Зәйнәпбану Ул да килә, хәзер килә.
Вил. Минем башым авырта, әби Зәйнәпбану Үтәр, балакаем, үтәр. Яле, карыйк әле (Вилнен мангаена кулын куеп карап). Юк. болай кайнар түгел, үтәр, Алла боерса
В ил . Күрше әби, син Аллага ышанасынмы?
Зәйнәпбану Ышанмыйча ярамый, балакаем Коммунист чакта ышан-маска кушалар иде. хәзер рөхсәг булгач
ничек инде ышанмыйсын0
Вил Ленин ышанмаган.
Зәйнәпбану Ышанмаган кешене нишләтәсең, һәркайсынын үзенә җавап тотасы.
Вил Бәлки, ул ялгышкандыр
Зәйнәпбану Ялгышуы да ихтимал Ул да адәм баласы бит (Нургазиз белән Хәнифә керәләр)
Хәнифә (ашыгыбрак атлап). Улым торган Кара, Нургазиз бабасы, ничек итеп күрше әбисе белән чөкердәш&ләр'
Вил Әнкәй, минем башым авырта.
Хәнифә. Хәзер, улым, хәзер. (Әй-берләрен куышка кертеп чыга) Хәзер, улым.
Нургазиз Ярый, без чыгыйк, Хәнифә (Кулы белән ишарәләп Зәйнәп-бануга иярергә куша. Китәләр).
Вил. Әнкәй, минем башым авыр-та.
Хәнифә (төпкә утырып) Кил, улым, башыңны куй (Вил жиргә чүмәшеп, башын әнисенен алдына куя Хәнифә анын башын сыйпап) Хәзер үтә ул, улым, үтә. Менә шулай Өйгә керәсен мәллә, улым?
Вил Өйдә йолдызлар юк Әнкәй, әкият сөйлә. Йолдызлар турында
Хәнифә Йолдызлар турында Йолдызлар турында (Уйланып торгач) Тында инде алайса.
Галәм дигән дөньянын нәкъ уртасында ■ Күптән күп. бик күп йолдызлар арасында Яшәгән ли матур гына гүзәл бер йолдыз Янында йолдызлар булса да булган ул ялгыз. Бүтән йолдызлар аны күрмиләр икән. Анын йолдыз икәнен дә белмиләр икән Яктырак та янып караган ул йолдыз. Барыбер үзен күрсәтә алмаган йолдыз Күкеле йолдызнын сүрелә башлаган.
Һәм ялгыз йолдыз сүнә башлаган Миллион елдан сон миллионнар үткән Һәм ялгыз йолдыз сүнеп тә беткән Шул чакта тына аны күргәннәр - Янына йолдызлар җыелып килгәннәр Гафу үтенеп салам биргәннәр Кайгы-хәсрәткә батма дигәннәр Бу хакта Айга хәбәр иткәннәр.
Кояшнын үзенә барып җиткәннәр Алар гозерен Кояш тыилаган.
Сүнгән йолды знын хәлен аңлаган Мин аны көн лә күрермен дигән. Яктылыгымны бирермен дигән и исә төнен килермен дигән, олдыз тирәли йөрермен дигән.
Башка йолдызлар елмаешканнар.
Сүнгән йолдызга ныграк елышканнар Сүнгән йолдызга исем биргәннәр.
Жир исемле син булырсың дигәннәр
Сина күнелсез булмасын өчен. Күнелсезлектән күңелең тулмасын өчен Сина бөек затлар бирәбез дигәннәр. Шуннан бу жиргә кешеләр ингәннәр.
Вил. Син үзең уйлап чыгардыңмы, әнкәй?
X ә н и ф ә. Йолдызлар турында кирәк дидең, улым.
Вил. Син философ, әнкәй. Димәк, кеше күктән иңдерелгән? Димәк, ке-шене йолдызлар жиргә бүләк иткән. Димәк, кайсыдыр йолдызда кешеләр яши? Димәк, кайдадыр тагын бер сүнгән йолдыз бар.
X ә н и ф ә Бик күп сораулар бирмә инде син. Мин әкият кенә сөйләдем.
Вил. Син әкият кенә сөйләмәдең, әнкәй. Син галәм һәм тереклек турында лекция сөйләдең. Син Аллага ышанасынмы, әнкәй?
X ә н и ф ә. Андый сораулар бирмә инде мина, улым.
Вил. Ышанасың. Беләм, ышанасың. Алла ул чиста күнеллеләр уйлап чыгарган Гали зат. Кешеләр аны уйлап чыгарган, ләкин ул ни өчендер кешеләргә карата бигүк мәрхәмәтле түгел. Бәхетсезләр күп дөньяда, әнкәй. Уйлап чыгарганнары өчен рәхмәт йөзеннән Алла кешеләргә коммунизм бүләк итсен иде
Хәнифә Ожмах бар бит инде, улым.
Вил. Анын өчен башта үләргә кирәк бит әле.
Хәнифә. Андый сүзләр сөйләшмик инде, улым. Башын басылдымы?
Вил. Рәхмәт, әнкәй. Синен кулың кагылса, башым авыртудан туктый. (Кинәт тынлап). Әнкәй, ишетәсеңме, ул жырлый. Әнкәй, бу әллә мәхәббәт ми-кән? Мин бит аның ни икәнен белмим. Аны серле бөек хис диләр. Ике женеснен бер-берсенә тартылуында нинди серлелек булсын, нинди бөеклек булсын. Бу бит гап-гади инстинкт. Кешенең яшәве—материалистик төшенчә. Безнең курста бер кыз миңа мәхәббәт турында сөйли, мин аны аңламыйм.
Хәнифә. Димәк, яратмыйсын.
Вил. Ә нигә мин аны яратырга тиеш? Мин аны хөрмәт итәм. Кешеләрне хөрмәт итәргә кирәк.
Хәнифә. Исеме ничек соң ул кызнын?
Вил. Исеме?.. Диана шикелле. Әйе, Мингалеева Диана... (Тьтлап). Жырлый.
Ә нигә ул туктаусыз җырлый?
Хәнифә. Син ишетсен дип җыр-лыйдыр.
Вил. Ә ул матур жырлый. Ә ул тагын безгә киләме?
Хәнифә. Син аны үзен эзләп бар, улым.
Вил. Нигә?
Хәнифә. Җырлавын яратасын ич.
Вил. Әйе. Ул монда килә. (Рәшәткә янына бара. Айсылу керә).
Айсылу. Исәннәрме сез. Хәерле кичләр булсын.
Вил. Мин синен жырынны тыңла-дым.
Айсылу. Тыңламаска. Авылда миннән башка кем җырласын. (Куыш янындагы Хәнифәгә). Исәнмесез, Хәнифә апа.
Хәнифә. Исәнме, Айсылу. Кай- ларга киттең?
Айсылу. Гүләйткә чыктым. Алып китимме Вилне? Тукта, башта сезгә кереп утырыйм әле. Сездә монда матур. Алмагачлар, куыш. (Бакчага кереп Хәнифә янына килә). Хәнифә апа, син Ким абыйга әйт әле, бәйләнмәсен мина. Ату хатынына барып әйтәм. Шалтай-балтай дигәч тә мин пыраститутка түгел. Пырас- титутка кирәк булса, шәһәргә барсын.
Хәнифә. Шаяра гынадыр ул.
Айсылу. Беләм мин аның ша-яруын. Хатыны белән шаярсын... Күңелле монда, әйеме. Сезгә килен булып төшсәм, монда зуррак куыш ясарбыз. Жәй көне нишләп өйдә йокларга, әйеме. Хитрый ул Вил, белә кайда әйбәтен. Минем белән барасыңмы, Вил?
Вил. Кая?
Айсылу. Кая дип. . Йөрербез шунда туда-суда. Күрсен әле теге зара- зы, кылый тәре. Барыбер миңа буласын дигән була.
Хәнифә. Алайса, мин керим инде, Айсылу.
Айсылу. Курыкма. Хәнифә апа, каян алган шунда китереп куям Вилне. (Хәнифә киткәч). Утыр, Вил. Нигә атлы казак кебек басып торасын. Син бераз гына мине сагынасыңмы соң?
Вил. Мин синең жырлаганынны көтәм.
Айсылу. Жырламасам, кирәгем юкмы? Син миңа шундый итеп карап торасың. Эт күргән бозау шикелле. Курыкма, тимим мин сина.
Вил. Мин курыкмыйм синнән
Айсылу. Синен йөргән кызын бармы ул Казанда?
Вил Ничек йөргән?
Айсылу. Йөргән кызнын ни икәнен белмисен мәллә?
Вил. Белмим
Айсылу. Шушы яшькә җитепме? Шушы кыяфәт беләнме?
Вил. Ә нигә кирәк ул?
Айсылу. Бәтәч. Чынлап әитәсен- ме? Әллә кызлар кочаклап караганын да юкмы? Кочаклашуның ни икәнен дә белмисеңме?
Вил. Нигә белмәскә. Ләкин кочаклашу өчен сәбәп кирәк. Ә минем сәбәбе булганы юк. Минем кочаклашып йөрергә вакытым юк. Вакытым кызганыч Аннан, кочаклагач, өйләнергә кирәк.
Айсылу. Менә сиңа мә. кодагый, чиле-пешле йомырка. Абыен кымты- рыкларга гына тора.
Вил. Ул—бозык. Алар барысы да бозыклар.
Айсылу. Бозыгын бозыктыр да. Бозылмыйча да кочаклашырга була ич Менә мин бозык түгел, кочаклашасым килә. Их. дип уйлыйм, күнелемә ошаган бер егет кысып кочакласын иде дим Карап торма мина алай, кытыгымны китерәсең. Ә син көлә беләсенме?
В и л . Ә нидән көләргә?
Айсылу. Нидән дип Кызык та-басың да көләсең инде ул. Йәле. елмай әле.
Вил. Ни өчен?
Айсылу. Болай гына.
Вил Болай гына елмаймыйлар. Елмаер өчен сәбәп кирәк.
Айсылу. Нинди сәбәп? Менә мина кара да. бу нинди тиле кыз икән дип уйла. Уйла да елмай.
Вил. Син тиле түгел (Елмая)
Айсылу. Ай-ий-яй' Кара син нинди чибәр икән.
Вил. Ирләр чибәр булмый, хатын- кызлар гына чибәр була.
Айсылу Йәле. тагын бер елмай әле. (Вил елмайгач) Үләм!. (Вилне кочаклап ала). Синен урында мин булсам, кызларны акылдан шаштырыр илем Кочакла әле син дә. Мин синен муенын нан кочаклыйм, син минем билемнән (Кочаклашалар) Кара, кулларын көчле синен Укыган кешенен беләге көпшәк була.
Вил. Мин көн саен зарядка ясыйм. Гантельләр бар минем
Айсылу Әйдә, үбешәбез.
Вил. Ничек9
Айсылу Кил әле монда Бас ате шушы алмагач янына Мин моннан үтеп барам ди. әйеме Мин сине күрмим ди Син күреп азасын да мине. «Айсылу, кая барасын» дип сорыйсын Мин әйтәм. «суга барам» дим Син әйтәсен. «мин сине көтеп торам» дип «Мин сине бик сагындым» дип әйтәсен дә мине кочагына аласын Аласын да мине үбәсен. Вил. Ә нигә алай эшләргә9 Айсылу Әй сина аңлатып торганчы. Кил. болай гына үбешәбез (Вилне кочаклап үбә)
Вил Син шундый чибәр Айсылу Чибәр булмыйча. Әллә ямьсез кызларны үбәр иденмс9 Әй. теге кылый заразы карап торсыныс Вил, без хәзер синен белән клубка чыгабыз.ярыймы Әгәр дә анда керпе Садыйк малае кылый Илбрус булса, мина килә башласа, каршына чык та «Уйди отсюда» диген Китмәсө. колак төбенә берне яма.
Вил. Сугышырга ярамый Айсылу Син сугышма, яма гына Вил. Кешегә сугарга ярамый Кешегә сугу—ул шәхесне кимсетү Бер кеше икенче кешене кимсетергә тиеш түгел Кешеләр тигез булырга шеш
Айсылу. Әгәр дә мине кимсет сәләр. карап торырсыңмы9
Вил. Әгәр дә сине кимсетсәләр, карап тормам Чөнки сине кимсеткән кешенен кеше дип аталырга хакы юк Айсылу И шушынын матур итеп сөйләве Син мине кулларына күтәр әле. Вил.
Вил. Нигә9
Айсылу Син мине күтәр, ә мин сина җырлыйм
Вил. Яхшы (Айсылу Вилнсн сузган кулларына очып кунып утыргач) Жырла
Айсылу Жырлыйм. җырламыйммы сон!
Алларын булырмын әле.
Гөлләрен оулмасам да.
Ярларын булырмын әле.
Гомергә булмасам ла
Син мине. Вил. алмагачлар арасында күтәреп йөрт
Алым жәл түгел сина ла, Гөлем жәл түгел сина. Алым түгел, гөлем түгел. Жаным жәл түгел сина.
Ал биргәннәргә ал бирәм. Гөл биреп тормыйм әле, Гөрбияннарга гөрбиян — Сер биреп тормыйм әле.
Әйдә. Вил, киттек клубка. Хәзер төшер инде, болай гына барабыз. Мине подручкым ал. (Вилне култыклап алып, җырлый-җырлый бакчадан чыгып китәләр).
Хәнифә пәйда булып алар артыннан карап кала. Ут сүнә.
IV күренеш
Хәнифә. (Куыш янында җыешты-рып йөри Көйли).
Алым хәл түгел сина.
Гөлем жәл түгел сиңа...
(Нургазиз белән Зәйнәпбану керәләр).
Нургазиз Нихәлләрдә, Хәнифә. Бу куышнын кирәге калмадымыни инде.
Хәнифә Аллага шөкер, ничәнче көн инде өйдә йоклый.
Нургазиз (бер томны алып). Бо- ларнын да кирәге калмадымы әллә?
Хәнифә. Бу арада кулына алмый.
Нургазиз. Хатын-кыз кулына эләксән, атаң-ананны онытырсың Бик әтчәйни кыз.
Зәйнәпбану Харап итеп ташла- маса ярый инде.
Нургазиз. Кем?
Зәйнәпбану. Шул ирдавайны әйтәм. Үзенә өйләндереп куяр да.
Нургазиз Куйса ни. Вилгә ана шундый хатын кирәк.
Хәнифә. Аны-моны уйлаган юк әле. Сәламәтләнсен иде инде. Алла-ның биргәненә шөкер, күзгә күренеп үзгәрә.
Нургазиз. Хатын-кыз кулына эләксән. Колхозның айгыры бар иде. Шуны бер ир-ат та тыя алмый иде. Мал докторы Нурҗамал шунын муеныннан бер генә сыйпый иде, тегесе куян булып кала иде.
Вил (керә). Әнкәй, минем ган-тельләр кайда икән? Исәнмесез, Нургазиз бабай, исәнмесез, күрше әби. (Кире чыгып китә. Ана Хәнифә иярә).
Хәнифә. Гаеп итмәгез инде. Нургазиз абый, юындырып, чәй эчергим
Нургазиз. Төс керә башлады егеткә.
Зәйнәпбану Элек тә шул иде
инде, базда үскән бәрәңге кебек. Көне- төне өйдә китап укып ятып соң...
Нургазиз. Тартып алды әле теге кызый. Сөйләшеп утыруы дөнья рәхәте Вил белән. Авылда сөйләшеп утырырлык кешесе калмады. Әллә нишләде халык
Зәйнәпбану. Әйдә, әкиятеңне мина сөйлә. (Чыгып китәләр Рәшәткә янына Диана белән Ким киләләр).
Ким. Менә аның резиденциясе. Танышмы? Ленин шалашы. Әйдә, узыгыз. (Куыш янына килгәч). Сез бер курста, димәк.
Диана. Да.
Ким. Татар кызымы'’
Диана. Да.
Ким. Татарча белмисеңме?
Диана. Беләм. Бик аз. Ну аң-лыйм.
Ким. Хәзер сөйләшер өчен күп сүз кирәкми. Компьютер заманы.
Диана. Наверное. А Виль где? Кайда?
Ким. Хәзер өйгә күчте яшәргә. По моему, приходит в себя
Диана. Сез татарча.. Мин аң-лыйм.
Ким. Сез аның белән?...
Диана. Нет, просто сокурсники.
Ким Бүтәннәр килмәгән, сез кил-гәнсез.
Диана. Как вам сказать.. Он ка- кой-то не такой. Не как все. Мне ка- жется, врачи ошиблись. Уйлый ул как-то по-своему Мало обшается. Со стороны странно выглядит. Но он чистый. Чис- тый душой.
Ким. Чистый булу гына аз шул.
Диана. Сегодня это главное ка- чество.
Ким. Тормыш катлаулы.
Диана Да, катлаулы. Духовная чистота понятие вечное Для вечности. вчера, сегодня, завтра не существуют.
Ким (көлеп).Сез бер-берегезгә
охшагансыз.
Диана. Не очень Он какой-то отвлеченный. Я-нет У меня ум прак- тический. Я очень уважаю вашего брата Виля! Надо же в такой глухой деревне Вы меня извините Я еяе отыскала.
Ким. Машинагыз безнен юлларда йөри торган түгел.
Диана. Да. Но ничего. нашла. Где же он?
Ким Өйдәдер. Ул өйдә ятарга ярата.
Диана. Мин аны телим күрергә Ким Татарчагыз матур—Вилне күр-гәнче сезгә бер сорау бирергә ярыймы0 Диана Почемуже...
Ким Менә сез минем энекәшне бик югары күтәрдегез. Ләкин аңардан дөньяга ни файда?
Диана Аңламыйм, какой файда? Ким. Ул укый да укый. Анын ул кадәр белүе кемгә кирәк? Ул тормышка җайлаша алмый. Не приснособлен. Ул бит ир кеше. Анын өйләнәсе, гаилә асрыйсы бар Кемгә кирәк ул Кому он нужен. Менә сез ана кияүгә чыгар идегезме?
Диана. Почему бы нет Ким. Хәер, сез барыгыз да бер төсле. Сез күбрәк рассуждать итәргә яратасыз. Высшая материя. Ә яшәртә кирәк Ниндидер черек буын килә дөньяга Диана. А чего такое черек0 Ким Ничек дип әйтим Ну амор- фнос поколенис Әтиләр хисабына укып, акыл сатып
Диана. Зря вы так думаетс Ким Нинди машинага утырып кил гәнсез. Үзегез эшләп алдыгызмы0 Диана. А кто же?
Ким Һәрхәлдә үзегез түгел Диана Ошибаетесь. Я рабоюла в Америкс
Ким. Сезме?
Диана А кто же?
Ким Ничего себе Диана. Всрнулась Узнала. что Ви лик заболел. Вот и килдем. Ну. пойдем к нему
Ким Туктагыз. (Өй ягына барып) Әнкәй (Чыккан Хәнифәгә) Вил янына килгән Курсташы ди Керсенме өйгә?
X ә н и ф ә Туктале. Өйдә җыешты рылмаган. ни. (Диана янына килеп) Исәнмесез
Диана Исәнмесез.
Ким. Ул безнен әнкәй.
Диана Еше раз исәнмесез. Хәнифә Әйдә өйгә, дисәм. Вил- нен үзен генә чыгарыйммы0 Диана Да. пажалуйста.
Хәнифә Хәзер, хәзер Әйдә. Ким Минем янда гына утыр
Ким Мин китәм Эшем муеннан Ну. сау булыгыз. Диана До свидания Диана Сау булыгыз. Рәхмәт сезгә (Ким киткәч куыш эчен карый, бакчала йөренә Вил күренгәч, аны кочаклап алырга барган сыман атлыга ла Вил янына җиткәч туктап кала). Вил ик. дорогой
Вил Исәнмесез. Диана Диана Нашла же я тебя Ташым Ну. как ты°
Вил Яхшы.
Диана Вилик. я не о чем не булу спрашивать Я же в Америке Сыла почти целый гол Приехала. узнала Ты такой же милый. Ну вот— встретились и не о чем говоригь Я всегда .ту чала о тебс Хотела писать. Ну ты же Вил. Америкада ничек0 Диана Так—живут Работала Эшләдем Официанткой Зато я аиглий ский выучила Ну и как авылда?
Вил Яхшы
Диана. Ты ничуть не измснился. Вил. Измснился Диана Тыче такой грустный? Вил. Мин һәрвакыт шундый Диана Да Я соскучилась по тебс Сагындым Ә син уйладыңмы мине0 Вил. Юктыр
Диана Да. конечно. конечно Все-таки я тебя нашла
Вил Рәхмәт (Сөйләшер сүлләре бетеп, карашып торалар)
Диана Скажи что-нибудь. Вилик Вил Рәхмәт, килүенә Хәнифә (өйдән чы1 ып) Вил улым алып кер өйы кунакны
Диана Нет. нет. спасибо Рәхмәт Мин китәм
Хәнифә Ничек инде кнгәм чәй эчмичә.
Диана Я спешу Ашыгам Сау булыгыз Вилик. проводи до машины Да-а-а Гы и кон жс Я ю дума.и (Капкага юнәлә Аны Вил озата бара Атар югалгач. Айсылу күренә Хәннфәне күреп анын янына агылып килә). Айсылу Хәнифә ана. кем ул?
Айсылу Бергә укыйлар ди.
Айсылу. Ник килгән?
Хәнифә Хәл белергәдер. Бергә укыгач.
Айсылу. Нигә бүтәннәр килмәгән, ул килгән?
Хәнифә. Мин каян белим инде. Шушында сөйләшеп тордылар да, китте.
Айсылу. Нәрсә сөйтәштеләр?
Хәнифә Тынлап тормадым.
Айсылу. Озак сөйләштеләрме?
Хәнифә Юк ла инде.
Айсылу. Алырга килгәндер әле.
Хәнифә. Нишләп алырга килсен. Праводи да машина диде дә, киттеләр.
Айсылу. Марҗамыни?
Хәнифә. Юктыр. Сау булыгыз диде.
Айсылу Килеп җиткәннәр. Мин терелткәч кенә хуҗа табылган.
Хәнифә. Син ачуланма инде Вилне. Авыраймасын...
Айсылу. Әйтмим. Нишләп әйтим. Әйтмим дә бүтәннәргә бирмим дә. Килгән... Йөргән була фуфыраеп. Акылдан шаштырып авылга куып җибәрәләр дә йөриләр Шалашка кердеме?
Хәнифә. Күрмәдем.
Айсылу Кереп кенә карасын безнең шалашка, ботын сугып сындырырмын. Праводи машина дигәч, машина белән килгәнмени?
Хәнифә Шулайдыр күрәсең.
Айсылу. Күрдеңме рәшәткә буен
дагы кычытканнарны, Хәнифә апа? Тәки өйрәттем бит чабарга. Көче күп анын. ялкау гына.
Хәнифә. Ялкау түгел ул, Айсылу. Син белгән эшне белми генә.
Айсылу. Ничава. Өйрәтәм әле мин аны «Әпипә*гә биергә. (Көлә). Мин сине дә бик яратам бит, Хәнифә апа. Син кеше белән сөйләшә беләсең. Вил сиңа охшаган. Ким абый дурак. Кичә әйтә, йә ничек минем энекәш белән ди. Син түгел инде, мен тапкыр әйбәт дидем. Мине шалтай-балтайга саный. Йә ничек дигәнен аңламый дип белә. Вил ул кызлардан да оялчан, үрелми теләсә кая. Теге кыз миннән чибәр түгел, әйеме, Хәнифә апа?
Хәнифә. Кая инде сина җитәргә.
Айсылу. Юри генә әйтәсеңдер
әле.
Хәнифә. Нишләп юри булсын, алма кисәгем. Кил әле, сөйим әле үзеңне. (Айсылуны кочагына алып сөя).
Айсылу. Син моны Вил өчен инде, әйеме, Хәнифә апа? Бер дә борчылма, бик әйбәт ул. Күп укыган булса да, әллә ниләр белсә дә бала кебек. Уйнарга рәхәт. Йомшак куян баласы кебек.
Хәнифә. Син анын белән уйнар өчен йөрмә инде.
Айсылу. Син нәрсә, Хәнифә апа, яратам да ич мин аны. (Вил килгәнне күреп каршысына йөгерә, кочагына ташлана, ут сүнә).
V күренеш
Куыш янында Хәнифә, Ким, Вил утыралар.
Ким Бәлки берәр елга академик ял алырсын.
Вил. Юк, нигә кирәк ул. Мин сәламәт.
Хәнифә Сәламәтен сәламәт тә. .
Вил . Әнкәй, сөйләштек ич инде.
Хәнифә Икегез дә киреләр, үз сүзлеләр. Әтиегезгә охшаган. Бүтәннәр киңәшенә дә колак салгаларга кирәк. (Кимга).Үзен илтеп куясындыр ич.
Вил. Кирәкми. Олы юлдан автобус йөри. Ленин томнарын таратма, әнкәй.
Хәнифә Нишләп таратыйм алар- ны.
Вил. Әнә абый бит бәйләнә, алып китмәсен.
Ким. Саташма шулар белән, энекәш.
Үтте инде аларның вакыты.
Вил. Китапның вакыты үтми. Кешеләр яши белмәгәнгә китап гаепле түгел.
Хәнифә. Бу Айсылу белән нишләрсең икән, бигрәк ияләште.
Вил. Анысы безнен проблема. Әллә кая китмим бит.
Ким. Сезнеке генә түгел. Син укыйсын да укыйсың. Ә ул шыр надан. Тиңнәр түгел сез. Хәзер кызыктыр да, бара тора. .
Вил. Айсылуга тимәгез.
Ким. Мәсьәлә тиюдә түгел.
Хәнифә. Ярый, үзләре белерләр, сабый балалар түгел.
Ким. Мин киттем алайса... (Вилгә).
ди«в*
Киреләнмә, илтеп куям Казанга
Вил. Кирәкми, дидем.
Ким Ярый, иртәгә карарбыз (Китә).
X ә н и ф ә . Айсылу беләме китә- сеңне?
Вил. Юк әле.
Хәнифә Нишләр икән инде. Бигрәк ияләште шул, бигрәк ияләште
Вил Айсылуга мин бурычлы, әнкәй. (Нургазиз белән Зәйнәпбану күренәләр).
Нургазиз. Монда утыралар икән. Вил (Кулындагы гәжитен күрсәтеп) Монда бер нәрсә килеп чыкты бит әле. Шул теге инде—мунсипал. Нәрсә дигән сүз соң ул?
Вил. Мунсипал түгел, муниципаль. Латыйн сүзе. Үзидарә жәмгыяте дигәнне анлата.
Нургазиз. Ничек була инде? Авыл советы да хәзер үзидарә Район да үзидарә. Авыл советы үзидарәнен үзидарәсе буламы?
Вил Муниципаль районнын жирле үзидарәсе була
Нургазиз. Әй болгаталар да инде Таннан уянасын—үзгәрткән булалар
Вил Фокусниклар.
Зәйнәпбану Алай ук димә, газ керде биг. Дөнья рәхәте.
Нургазиз Һе мунтисипал... Сүзен каян табалар.
Зәйнәпбану. Синен белән мин аңламасын өчен ул. Бәрәнгене дә бит әйтәсен бәрәңге дип, бернәрсәсе дә юк. Картуфел дисәң, икенче нәрсә дип уйлыйсын. Сине Нургазиз дисәң, Нур-газиз генә, ә менә мунситипаль икенче төрле—үсеп киткәндәй күренәсең.
Нургазиз. Зәйнәпбану булып ул да әйгә алмый, син, Хәнифә. әйтә аласыңмы?
Хәнифә Муниципаль.
Нургазиз. Син придеидател хатыны шул, Вилнен әнисе
Вил. Мине һаман да Вәли дип йөртә күрше әби.
Зәйнәпбану. Мин аны әйтә белмәгәннән түгел, Вәли улым, әйтергә теләмәгәннән
Нургазиз Ярый, без тагын чыгып укыйк әле. аңлашылмаган җире чыкса, йөгереп кереп житәрбез. (Айсылунын җыры ишетелә).
Хәнифә Берәр жиргә барырга
сөйләшкән идегезме''
Вил. Юк, әлегә
Хәнифә Йөртте инде ул сине. Менмәгән тавыгыз, кермәгән урманыгыз калмады бугай Син анын язмышы турында уйла иңде. улым.
Вил Мин уйлыйм, әнкәй. Гажәеп бай күнелле ул Ул табигать баласы (Айсылу күренә Үз бакчасына кергәндәй бакчага керә)
Айсылу. Исәнмесез, Хәнифә апа. Хәнифә Исәнме, Айсылу кы-зым.
Айсылу Кызым ук димә ате. киленен булмаган. Киленен булгач мина кызым диярсен. мин әни диярмен (Вилгә кулын сузып) Привет'
Вил. Сәлам!
Айсылу Бүген кая барабыз? Хәнифә Төнгә каршы кая барасыз инде?
Айсылу Көндез эш бар. Хәнифә әни (Кычкырып ката) Бүген урмандагы Каракүлнең төбен карыйбыз Мин кесә фонары алдым Шуны яктыртып төбен карыйбыз. Төпсез диләр, дөрес түгелдер ул.
Вил Без бүген бер кая да бармый-быз Бакчабызда гына булабыз. Айсылу Нигә. Вил’
Вил. Шулай кирәк Хәнифә Йә. алайса, мин керим Сау бул, Айсылу
Айсылу. Сау бул, Хәнифә апа Вил, шулай кирәк, дип әллә ничек итеп әйттек. Нигә шулай кирәк9
Вил. Беләсенме. Айсылу Бүтән жирдә мин сина ияреп йөрим. Монда Аннан сон, монда мин беренче тапкыр синен жырынны ишеттем Өченчедән Хәтерлисеңме, син мина бер уен өйрәтергә тырышкан илен9 Мина менә бу алмагач янына басарга куштын. Син үтеп барганда «Кая барасын. Айсылу9» дип сорарга куштын Син «Суга барам» дип әйтергә тиеш илен
Айсылу Аннан үбештекме9 Вил ӘЙе, әйдә, шул уенны уйныйбыз.
Айсылу Син әйткәч, уйныйбыз инде Кил. бас шунда Мин үтеп барам
Вил Кая барасын. Айсылу Айсылу Суга барам Вил Мин сине көтеп торам Айсылу Нигә көтәсен. Вил9
Вил. Мин сине бик сагындым.
Айсылу. Шуннан мине кочаклап аласын, әйеме?
Вил. Әйе.
Айсылу. Мин дә сине бик сагындым, Вил. (Вил кочагына керә. Муенына асылынып үбә). Син яратасынмы мине, Вил?
Вил. Яратам, әлбәттә.
Айсылу. Мин сине өзелеп-өзелеп- өзелеп яратам диген.
Вил. Мин алай дип, синен кебек әйтә белмим.
Айсылу. Укыган башын беләнме?
Вил. Укунын монда ни катнашы бар?
Айсылу. Укыган кеше матур сүзләр күп белә инде ул.
Вил Сина әйтергә тиешле сүзләрне белү өчен уку кирәкми.
Айсылу. Ни кирәк?
Вил. Син кирәк.
Айсылу. Чынмы, Вил?
Вил. Син, мине үз дөньяна алып кереп, мина яна дөнья ачтын.
Айсылу Чынмы, Вил?
Вил Мин авылда туып, табигать кочагында үсеп, анын матурлыгын күрмәгәнмен икән, син минем күземне ачтан.
Айсылу. Матур сүзләр белмим дигән була.
Вил. Болар матур сүзләр түгел— чынбарлык. Син табигатьнең үзе кебек гали һәм гүзәл.
Айсылу. Ай, үләм. (Вилнен әйткән һәр җөмләсеннән аны үбеп ала).
Вил. Рәхмәт сина.
Айсылу. Миңа ник рәхмәт?
Вил. Булганын өчен. Дөньяда синен булганын өчен. Син мине алмагач янында бастырып уйнаттың. Рөхсәт ит, мин дә сине уйнатыйм. Кил әле, монда. Бас әле шушында. Җырла әле теге җырны.
Айсылу. Нигә гел шул җырны җырлатасын?
Вил. Белмим. Ошый ул миңа. Беренче тапкыр син аны мина җырла
дың.
Айсылу. Тик син моңсуланма, ярыймы? Шуны җырласам, син әллә нишлисең. Мин аны хәзер «ялгызым* дип җырламыйм, ярамый. Сине эзлим
дим.
Вил. Җырла.
Айсылу.
Урманнарда йөрдем сине эзләп
Баласын җуйган болан эзеннән
Башларым әйләнеп китте кинәт
Башканы сөям дигән сүзеннән.
Нигә уйга калдың, Вил?
Вил. Айсылу!
Айсылу. Әү, матурым.
Вил. Мин иртәгә китәм.
Айсылу. Кая?
Вил. Казанга. Укуны дәвам итәр-гә.
Айсылу. Ничек инде? Әйткәнең юк иде.
Вил. Әйтергә иртәрәк иде.
Айсылу. Кызык икән... Ә мин?
Вил. Син? (Паузадан сон). Мин бит сине ташлап китмим.
Айсылу. Нишләтеп китәсең соң?
Вил. Казан ерак ара түгел.
Айсылу. Китмисен.
Вил Миңа укуны дәвам итәргә кирәк. Үткән сессия имтиханнарын тапшырасы да бар.
Айсылу. Китмисең...
Вил. Китмичә ярамый. Мин өченче курсны тәмамлыйм бит инде.
Айсылу Ярый, кит алайса... (Чыгу юлына юнәлә).
Вил. Айсылу, Айсылу...
Айсылу (Вилнен кочагына кереп). Китмә, Вил, китмә... (Жылап). Китмә Харап итәләр анда сине. Китмә, бәгырькәем.
Вил. Айсылу. Йә инде... Хатлар язышырбыз. Кайтып йөрермен, үзен килерсең.
Айсылу (үксеп). Китмә!.. Китмә. (Ут сүнә).
IV күренеш
Җылы киемнәр кигән Нургазиз. Зәйнәпбану, Хәнифә куышны сутеп бетереп
киләләр.
Хә н и ф ә. Бәйләнде шул куышка Ким. Торса ни була иде инде.
Нургазиз. Үзсүзле. Сүзен сүз
итәргә кирәк. Кар юк бит әле, Хәнифә.
Ноябрь бетә бит инде. Салкынайтып җибәрмәсен иде.
Зәйнәпбану Хәзер инде салкыннан куркасы юк. Газ җылытып тора.
Нургазиз Ә жир? Жирне газ җылытмый биг. Җитмәсә, кышка коры килеш керә.
Зәйнәпбану Хат киләме улын-нан?
X ә н и ф ә. Хат язмый бит ул Айсылу—килә. дигән иде. Әле менә ул да әйтә, ун көннән артык килгәне юк ди (Шул чак рәшәткә янында чәчс-башы тузган Айсылу күренә).
Айсылу Хәнифә апа!
X ә н и ф ә (Айсылу янына килеп). Ни булды?
Айсылу (кесәсеннән конверт чы-гарып). Менә хат. Вилдән. Әллә ниләр язып бетергән ул анда. Берни дә аңла-мадым. Ниндидер революцияләр язган. Язуы да танырлык түгел.
Хәнифә (хатны карап) И. Хо-даем...
Айсылу Хәнифә аги. Нишлим икән.
Хәнифә Туктале Сабыр (Ким керә)
Айсылу (Кич каршына атылып барып). Ким абый'
Ким Кит. буталма азе. Әнкәй, кил әле (Хәнифәне читкәрәк алып китеп) Мин Казанда идем Вилне больницага салып кайттым
Хәнифә И. Ходаем* Нигә алып кайтмадың?
Ким Борчылма. Сөйләштем Тик-шерсеннәр...
Айсылу Хәнифә апа! Ким абый* Нигә миннән качып сөйләшәсез'’ Бсләм ич мин Әйттем бит ана! Әйттем бит ана* Әйлтем бит. әйттем бит. әйттем бит, әйттем бит мин ана.
Пәрдә

Реклама