Логотип Казан Утлары
Шигърият

АЛАНЛЫ ИСЕМЕ БЕЛӘН...


Людмила Аланлы исеме-—шигъриятебездә, бигрәк тә яшьләр поэзиясендә беркадәр билгече исем. Шунысы бик куаныччы—шагыйрәнең теле чиста теч, читтән кергән алынмалар б&чән чуарчанмаган саф төрки-татар теле. Яшь шагыйрә өчен бу бик әһәмиятче.
Людмиланың шигырь формасы, шигырь калыбы да төрле шаукымнарга биречеп катлауландырычмаган, шигырь юлларының агышы нәкъ үзебезчә, татарча
Шигырьләрнең эчтәлеге, тематикасына килгәндә, яшь шагыйрә әлегә әсәрләрен, нигездә, яшьләргә хас булган мәхәббәткә, аның бәхетле һәм катлаулы минутларына, туган якны, туган өйне, туган табигатьне сагыну-юксынуга багышлый. Болар бер яктан шагыйрәнең киләчәк иҗатына ачып баручы бер баскыч булып торсалар, икенче яктан, шар туган илне, туган халкыңны, туган течеңне яратуга, үз илеңнең чын патриоты булуга омтылышлы хисләр кузгаталар
Людмила—югары музыкаль белем алган шагыйрә. Шуңа күрә ул татар шагыйрьләренең шигырьләренә һәм үз әсәрләренә көйләр язучы композитор да.
Людмила Ачанлы—нефть якларында туып-үскән, шул төбәк табигатен һәм тормышын яхшы белгән, бүгенге көндә Әлмәт шәһәрендә яшәп эшләгән каләмдәшебез.
Гәрәй РӘХИМ
Людмила
Аланлы
Без эзләгән Бәхет
Без эзләгән Бәхет ерак микән? Озак еллар микән үтәсе?
Барыр юлыбызның таңнарында Күпме икән сынау—киртәсе?
Без эзләгән Бәхет нинди икән? Безгә дигән Бәхет ни икән?
Ак болытлар төсле куе микән? Галәм кебек гаҗәп киң микән?
Без эзләгән Бәхет кайда икән? Күк йөзендә микән, җирдәме?
Без эзләгән Бәхет шушы мәллә— Иреннәрдә сусыл... җыр тәме?!
Җырлап табышыйк әле
Сандугач сайрый талларда, Күктә җыр суза тургай. Яшел үләнгә төренеп Аланнар тыңлый, тугай...
Син дә, иркәм, җырлап җибәр. Тынычланмасмы йөрәк... Кошлар да җырлап табыша, Безгә уртак җыр кирәк!
Мәхәббәт ул, җырдагы күк— Ихласлыкны ярата.
Хисләрен бер-берләренә Кошлар шулай аңлата.
***
Айда булсаң—айдан менеп алыр идем, Кирәк икән—йолдыз булып янар идем;
Аккош булсаң—күлләреңдә йөзәр идем, Чәчкә булсаң—янәшәңдә үсәр идем...
Китмә генә, зинһар, китмә бу дөньядан— Син булмасаң, анда мин дә яши алмам...
Дустым, уйнат гармуныңны
Дустым, әйдә гармуныңда Сыздырып алчы!
Оста гармунчылар хәтта Бер читтә калсын.
Ай да тыңлый безне генә,
Йолдыз күз кыса,
Җырларсың, яныңда шундый Гармунчың булса!
Дустым, уйнат гармуныңны,
Бер җырлыйк әле!
Күңелнең әллә кайларга Җилкенгән мәле!..
Үз ягымда
Мине тудырган туган җир Бик тә кадерле, газиз.
Үз ягымда һәркем якын. Бар да туган, бар да үз.
Тау илләре дә көнләрлек Саф, чиста безнең һава.
Кадерле зифа талым да. Салкын сулы чишмәм дә. Якын миңа таулар, хәтта Яңа чыккан чирәм дә.
Җилләре дә йомшак аның— Иркәлән, назлап исә.
Бар матурлык, бар хозурлык Күңел җырына күчә...
Әрәмә дә үз бакчамдай— Иң моңлы кошлар анда!
Мине тудырган туган җир Бик тә кадерле, газиз.
Бал ягылганмени аңа— Якын шул туган нигез!
Ходай бүләге ул—Мәхәббәт
Керфекләрен, нигә яшерәсең?..
Очкын күрәм алсу йөзеңдә. Хисләреңнән тамчы хасил булган, Энҗе балкый серле күзеңдә...
Йөрәгеңне синең Сөю шакый,
Ак чынбарлык җанга урала...
Тәүге хисләр, тәүге мәхәббәтнең Ләззәтеннән дөньяң бутала...
Иңендәге фәрештәләр хәтта Җайлый алмый хисең дөньясын... Син—гашыйксың! Ходай бүләк иткән Чын Сөюнең серен тоясың...
Парлы булыйк
Яратам мин сине!
... Кояш яраткандай җирне,
Җиһан яраткандай җилне...
Дулкын сөя диңгез комын, Акчарлаклар—шаулы җырын... Былбыл сөя бөдрә талын,
Ярсу елга—яшел ярын...
Җиләк сөя яфракларын, һәр җан таба тиңдәш парын...
Бер пар булып, бер җан булып,
Яшик әле без дә, җаным!
Көмеш әкият
Салмак кына төнлә карлар ява Акка түшәп урам юлларын...
Шул аклыктан атлап Икәү килә - Моннан гүзәл нәрсә бар тагын?
Кар ява да, ява... Юлда алар Ак күбәләк сыман тоела,
Гүя карлар түгел, бар җиһанга Аклык булып сөю коела...
Гашыйкларның шаян сөйләшүен Җил дә тыңлап тора тын гына, Талгын көйгә карлар вальс бии,
Бар җиһанда көмеш нур гына!
Урам тулып парлар йөргән чакта Юкка мени карлар явалар?
— Юл читендә "сөям" дигән сүзләр Парлар үткәч кенә калалар...
Кар аклыгы, ихлас сөю хисе Ни хикмәттер, бергә бәйләнгән...
Икәү килә... Алар мәхәббәте Көмеш әкияткә әйләнгән...