ЮЛ—ОЗЫН, ӨМЕТЛӘР—УРАУ...


Керфекләр чыклы чордан
Үзләрен сихри
тылсымнар Ышыклап торгангамы,— Хыялда балкып утыра Абага урманнары.
...Белмичә тылсым утында Җемелдәп яначагын, Калды бит шушы урманда Минем дә бала чагым.
Шигырьгә күчкәннән бирле Мин дә бит—утлы урман!
Шаулыйсы тылсымнарым да— Керфекләр чыклы чордан!
Куша чор: кирәк сүзеңне Соңармый өлгер әйтеп... ...Сугарам һәрбер хәрефне Керфектә мөлдерәтеп.
Хыялым мине алдаса, Чәчәген ата-ата...
Тормышның ялганы белән Кнләм якага-яка.
Киләм... һәм минем көрәшне
Расларга килә вакыт: Чәчәктә йомылып калган Сабый чаклардан калкып...
флера ГЫЙЗЗӘТУЛ.ТИНА шаеыйрз. "Чишиз җыры". “Йорзгемдя шаулый карурман", “Башкаемда данъя исапляре" һ. 6. китаплар авторы Татарстан Я п/чылар берлеге һәм “Татнефть" нең С. Свмйманова исемендме әдәби премиясе чауреаты. Казанда яши.
Флера
Г ыйззәтуллина
Без—юлда!
I
Кузгалдык олы юлга без Егәрләп заман атын... Ә тарих өерә алга Елларның яманатын, һәр кеше кичә үзенчә Замана сиратларын.
Тиз көннән җитәр минем дә Чигенмәс чиратларым. ...Кичәрмен...
Язмышым алга
Әҗәлем калкытмаса... ...Юл озын! Өметләр—урау: Кайгыдан шатлыккача.
II
...Өзелми өмет...
Тәкъдиргә
Бирсә дә тарих—талак!— Без бит үз Ватаныбызда: Йөрмибез илләр талап. Юк яман уртак эшебез; Без җилдән тумаганбыз. "Сөям!" дип антлар эчкәндә Гөл исе сулаганбыз.
Яманлап таркатылудан Йөрәкләр ярылса да, Ватаным өермә белән Уратып алынса да, Иманлы, тугры юлда без: Безгә Тәңребез юлдаш! Антларны исбат иткәндә Илнең сабыры сынмас...
III
...Ничек булмасын—Ил гаме: Гел безнең өстә бит ул!..
Кылычтан үткен сиратлар Кылдан да нечкә бит ул... Тыштан елмайган булса да Эчтән ут йота-йота— һәр кеше шушы сираттан Чыгуга өмет тота.
Өметен тота яман зат— Күзләрен ачып шардай... Җәннәттән тәмугка кадәр Бары... бер адым ара!
Бушан инде көзге үкенечтән
Җил сораганда да буран бирә, Чыдам бирә Ходай түзгәнгә... Карурманнар, кар-бураннар җырын Җырлап кердек быел көзләргә.
Аптырама, таң буранлап атса, Юлларына япса карурман... Безнең тыелгысыз хыялларга Буран шаукымнары кагылган.
КУ1-ОаЫН. ӨМЕТЛӘР - УРАУ.
...Җил сорадык...
Чөнки кирәк иде
Җанны җиләслеккә төрергә...
Бушан инде көзге үкенечтән, Бураннарга каршы йөгер дә!
Бала багу—дала багу
...Җан тели дип, сорамагыз балан! Җаным минем хәзер—гөлле алан. Янәшәмнән килә денле балам: Артта калды инде җилле далам.
Далаларны иңләп йөрмәс борын Бер Тәңредән сорамагыз бала. Далаларда калган хәтер күзем Үзәгемне өтеп-өтеп ала.
Бала багу—дала багу бит ул!— Сез аңарга җиңел карамагыз. Киләчәккә илткән бу җир шарын Килер хаталардан аралагыз!
Сөю сурәсе
...Кочагында болын чәчәкләре...— Рухың чәчәк аткан, күрәмсең! Болын юлы буйлап йөгерә-йөгерә Төшләремә килеп керәсең.
Гөлчәчәккә торган мәхәббәтне Борынгылар саный—изгедән. Изге рухың, тәкыяма үреп, Идел суларында йөздерәм.
Тирән Иделләргә дәвам тапкан Җыр моңнарың күктән ишетәм. Җырдан яратылган саф мәхәббәт— Бигрәкләр дә бөек хис икән!
Кочагыңда болын чәчәкләре...— "Истәлеккә!"—диеп бирәсең. ...Баш очымда җиде катлы күкләр Көйли миңа сөю сурәсен.
Шушы көйдән рухи кодрәт алып Җир өстенә Кояш калыкса— Ошбу хозурлыкка
чәчәкләрнең Кызылы да шаһит... Алы да.
Син дә—шаһит!..
Мин үзем дә шаһит Чынлыгына бергә чакларның...
...Бу чәчәкләр—дөнья бәясе бит,— Сулдырмыйча ничек саклармын?
Күкләр белән тоташ бу җанымның Сөю серен кемгә чишәрмен?..
Сүзләремә ышанырсың микән:
"Җан сердәшем—син бит..."—дисәм мин?
Ышанырсың микән: “Юк, төш түгел.
Өндә сөйдем сине",—дисәм дә...
Сөю исән... Җирләр, Күкләр исән— Тәүге ышанычлар исәнгә.
Ил агасы илдә ат чаптыра
Кыйбла яктан канатлы җил исә, Эч серләрен гөлләр җилгә чишә. Мин сер отам шушы чишелештән— Җилгә исәп салган кичерештән.
Сабан эше беткәч, җыен җыеп, Ил агасы илдә ат чаптыра.
Атка, Илгә булган мәхәббәтем Йөрәк тибешемне капшап тора.
Ачыласы кыйбла җыеннарын— Мин дә бәлки атта әйләнермен. Пар канатлар булып бәйләнермен Иңнәренә гомер бәйрәмемнең.
Сабан тургаена җыр юллармын: “Сабанчы" дип, минем нәсел-затым. Шигърияттә мәйдан тоткан атым Акламыйча аумас канат хакын.
Чаптарыңның ялын чал сыйпагач, Ил агасы, син дә нечкәрерсең: Күңелеңнең тулып түгелгәнен Искәрерсең әле, искәрерсең...
Бакыйлык
...Көн туды исә
Җирдә үлем-китем!..
Ник соң Чорым
Чара тапмый моңа?
Мин дә китеп барам Бакыйлыкка...
Тәкъдир хәлен Чорга такмый гына.
Мин дә китеп барам,
Васыять булып, Күмәк хорда Кала тавышларым...
Җанын, яктан-якка .Авышканда
Мөһим мескенлеккә Сабышмавың!
Мөһим тагын— Җаның саклар өчен- Тотынмавың
Дөнья ваклыгына...
...Җан таләбе
Җитмеш чатлы була.
Ә бакыйлык— һәрчак хаклы була

Реклама