ЯҢАЛЫКЛАР

РЕСПУБЛИКАНЫҢ ТӨП БӘЙРӘМЕ
Инде унсигезенче тапкыр 30
август көне башкалабызда олуг
бәйрәм итеп билгеләнеп үтелә. Сонгы
елларда ул шәһәр көне дип тә йөртелә
башлады Әмма, асылда ул—
Республика көне. Чөнки 1990елнын 30
августында Татарстан
Республикасының суверенитеты
турында тарихи Декларация кабул
ителде Ә мондый Декларация, та-
бигый, аерым бер шәһәр яки төбәк
өчен генә игълан ителми.
Тантананың асыл мәгънәсе бер
булса да, һәр елны бәйрәмнең үзгә
аерымлыклары, яңалыклары. Быел
да шулай булды.
Киров районында
төзекләндерелгәннән һәм үзгәртеп
корылганнан сон халыкның яратып
ял итә торган урыны—Петров паркы
янадан ачылды Тантаналарда Прези-
дент Минтимер Шәймиев тә
катнашты
Президент аппараты җитәкчесе
Юрий Камалтынов, Дәүләт Советы
Рәисе урынбасары Александр Гусев,
яшьләр эше. спорт һәм туристлык
министры Марат Бариев. Казан мэры
Илсур Метшин белән берлектә.
Минтимер Шәймиев данлыклы Елга
аръягы ветераннары белән очрашты.
Ватан сугышында һәлак булган
кировлылар хөрмәтенә торгызылган
мемориал янында тукталды, аңа
чәчәк бәйләмнәре салды.
Президент М. Шәймиев паркны
үзгәртеп кору һәм яна спорт
комплексы төзүдә зур тырышлык
куйганы өчен "Баско” финанс-
төзелеш компаниясе директоры
Валерий Калмыковка рәхмәт әйтте,
аны республиканың атказанган
төзүчесе исеме бирелү белән котлады.
Яңа Боз сараенда Президент “Ак
Барс" хоккей клубы җитәкчеләре һәм
команда уенчылары Алексей
Морозов, Александр Степанов белән
сөйләште, яңа сезонга әзерлекнең
торышы белән кызыксынды. Яна
спорт комплексы 2013 елда үтәчәк
Универсиадага әзерләнүдә
спортчылар өчен төп күнегүләр
үткәрү базасы булачак. Биредә
“Виктория" балалар-үсмерләр спорт
мәктәбе ачыла.
Чал Кремль стеналары янындагы
Меңъеллык мәйданында бик
күпләргә ярдәм кулы сузган игелекле
зат Әсгат Га- лимжановка бронзадан
скульптура композициясе ачылды.
Аны—Асыя Миңнуллина
җитәкчелегендәге скульпторлар
төркеме ижат иткән.
Казан шәһәренең мактаулы
гражданы Ә. Галимжановнын.
көнкүрештәге азык калдыкларын
җыеп, терлек симертүе, шул рәвешле
туплаган акчасын балалар йортла-
рына биреп баруы һәркемдә соклану
уята. Спитакта җир тетрәүдән,
Чернобыльдә атом фаҗигасеннән
зыян күрүчеләргә, мәгълүм
вакыйгалардан сон Көньяк Осетия
балаларына да ярдәмгә килде ул.
Г. Тукай мәйданында, шагыйрь
һәйкәле янында традицион Шигырь
бәйрәме узды. Анда Республиканың
күренекле шагыйрьләре чыгыш
ясады.
Республика көнендә Г. Тукай
исемендәге Дәүләт премияләрен
тапшыру күркәм традициягә әверелде
Шунысы да истәлекле, бу премия
ярты гасыр элек гамәлгә куелган иде.
Быелгы премияләр шагыйрь
Рәдиф Гаташка (“Газәлләр" һәм
"Мәңгелек сусау" китаплары өчен):
рәссам Виктор Аршинов- ка (Г Тукай
һәм М Жәлилгә багышланган график
әсәрләре өчен); “Шагыйрь мәхәббәте”
операсы өчен композитор Резеда
Әхияровага һәм М. Жәлил исемендәге
Татар дәүләт опера һәм балет
академия театрының ижат
төркеменә; сонгы еллардагы концерт
программалары һәм "Мин яратам
сине, Татарстан!" җыры өчен җырчы
Салават Фәтхетдиновка. композитор
Роберт Андреевка, шагыйрь Роберт
Рәкыйповка (үлгәннән соң) бирелгән
иде. Премияләрне Президент М
Шәймиев тапшырды. Тантанада
шулай ук Дәүләт Советы Рәисе Ф
Мөхәммәтшин һәм Премьер-министр
урынбасары—мәдәният министры 3.
Вә- лиева катнашты.
Меңъеллык мәйданында
халыкара рок музыкасы фестивале
үтүе быелгы бәйрәмнен иң үзәк өлеше
булды. Казанның Меңьеллык
мәйданына 100 меннән артык
тамашачы җыелды. Халык диңгезе
алдында дөньякүләм билгеле
коллективлар чыгыш ясады. Ун
сәгатькә сузылган бу концерт музыка
дөньясында зур вакыйга дип
бәяләнде.
Казанда бәйрәм тантаналары
төнге салют белән тәмамланды.
МИЛЛӘТ ЯШЬЛӘРЕ ФОРУМЫ
H
Август ахырында Казанда
Бөтендөнья татар яшьләренен II!
форумы уздырылды Жыелуынын төп
максаты—үзара аралашу. фикер
алышу, элемтәләрне ныгыту иде.
Форумда чит илләрдән—153. Россия
төбәкләреннән—218. Татарстаннан
100 делегат катнашты. Быел, беренче
тапкыр буларак, форумга
Израильдән. Голландиядән.
Румыниядән. Чечен Республикасын
нан, Ставрополь краеннан да яшьләр килгән
и де
Билгеле булганча. Бөтендөнья татар
яшьләре форумы беренче тапкыр Казанда
2004 елда үткәрелде. Ул вакытта Россиядә
яна оешкан татар яшьләре оешмаларынын
Координация советы активлык күрсәтте 2006
елда үткән II форум мәдәният, сәнгать, спорт
өлкәсендә зур казанышларга ирешкән яшь
милләттәшләребезгә бай булуы белән
аерылып торды Бөтендөнья татар конгрессы
башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров
быелгы форумга да ин актив, ин булдыклы
яшьләрнен генә чакырылуын белдерде
Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урын-
басары Римма Ратникова Президент
Минтимер Шәймиевнен делегатларга
котлавын ирештерде “Бүгенге форумда
татарча сөйләшә белмәүче яки туган телен
аңламаучы бер генә милләттәшебез дә юк
Димәк, Казанга чын чынлап үз милләтен
сөючеләр җыелган Татар милләте бүгенге
көндә үсеш кичерүче халыклардан саната.
Залда утыручы яшьләр—милләтебезнең
алгы сафында баручылар",—диде Р Рат-
никова
Р Закиров үз чыгышында 200 меңнән
артык татар ксшесснен Татарстанга күченеп
кайту теләге булуы турында әйтте
Республиканың сәнәгать өлкәсендә уныш-
ларга ирешүе, житештерүчәнлекнен артуы,
тормыш шартларынын яхшыра баруы
аларны үзебезгә кабул итәргә мөмкинлек
бирә Татарстан эшче кулларга кытлык
кичергәндә аларнын кайтуы зур файда
булачак Читтә яшәүче татар яшьләре өчен
Татарстан югары уку йортларында бООгә
якын квоталы урын булдырылды
— Иң зур бурычларнын берсе—яшь-
ләрне икътисад тармагына тарту, төзелә
торган сәнәгать предприятиеләренә, эре
төзелеш корылмаларына җәлеп итү Казанда,
Чаллыда. Түбән Камада Алабуга" махсус
икътисади юнасында, спорт корыл маларын
һәм Универсиада авылын төзүдә яшь
белгечләр бик кирәк,—диде яшьләр зшләре,
спорт һәм туристлык министры урынбасары
Хәлил Шәйхетдинов
Секцияләрдә, “түгәрәк өстәлүләрдә
бүген яшьләрне борчыган мәсьәләләр ка-
ралды Милли ү зенчалекләрне саклап калу.
милли театр, кино, әдәбият, телевидение
Интернет, радио—барысы да яшьләр күз
легеннән бәяләнде “Татарстан Яна Гасыр
телевидениесенең милли мәсьәләләрдән
читләшә баруы билгеләп үтелде \ зебе знен
милли телевидение кирәклеге хакында кат
кат искәртелде Аерым бер сайт ачып анда
яшьләр тапшыруларын, тагар фильмнарын
куясы иле Жыр репертуарына халтураның
үтеп керүе, театрларга яхшы «кәрләр җитмә
ве лә бүген генә килеп туган проблемалар
түгел
—Сез инглиз телен белмичә Америкага
барсагыз, зур унышка ирешә алмассыз
Мәскәүдә дә рус телен белмәсән авырга
туры килә Татарстанда татар телендә
сөйләшмәсән дә. рәхәтләнеп яшәргә мөм-
кин,—дип. Финляндиядән килгән милләт-
тәшебез Әнәс Зыялы үзенен гаҗәпләнүен дә
белдерде.
Һәркем милләт язмышын үзенчә бәяли,
проблемаларны үзе аңлаганча яктырта Мө-
гаен. ул шулай булырга тиештер дә Әмма бу
форумнын татар милләте үсешенә этәргеч
бирәчәге бәхәссез Хәзер татар милләте
яналыкка. үзгәрешкә мохтаҗ Ә аны бары тик
яшьләребез генә хәл итә ала
Форумга җыелган яшьләр 30 август
көнендә үткән тантаналарда да катнаштылар
ИСЛАМ ДӨНЬЯСЫ ГАЗИМНӘРЕ
ҖЫЕНЫ
Казанда Ислам дөньясы Фәннәр акаде-
миясенең “Ислам дөньясының тотрыклы
үсеше өчен фән, технологияләр һәм инно-
ваиияләр Сәясәтчеләр һәм галимнәрнен
якынаюы" дигән XVI халыкара конференция
булып узды Анда катнашучыларга
мөрәҗәгать итеп. Татарстан Президенты М
Шаймиев “Хөрмәтле конференция
кунаклары* Сезне кунакчыл Татарстан
җирендә—башкалабыз Казан шәһәрендә
ихлас сәламлим Мондый мәртәбәле Ислам
форумы Россия Федерациясендә тәүге
тапкыр оештырыла Конферении- янен
Казанда узуы очраклы түгел, дип ышанам.
Татарстан күп кенә Ислам илләре белән
фәнни-техник, сәүдә-икътисали һәм мәдәни
багланышлар урнаштырды", -диде Анын
сүсләреннән аңлашылганча. Ислам
конференциясе оешмасынын 57 әгъза- илсн
колачлаган конференцияне Казанда уздыру
фән һәм технологияләр үсешенә яна
шартлар тудыру өчен уртак тырышлыклар
нын берләшүенә йогынты ясый "Б\ дөнья
галимнәренең уртак максатны күзлә тоткан
берләшү мисалы булып тора".—дип бел-
дерде республика башлыгы
Ислам дөньясы Фәннәр академиясе
Президенты Абдел Салама Маджали Та
тарстан Республикасы Президенты М
Шаймиевкә фән һәм технологияләр үсешенә
Татарстанда һәм. гомумән, халыкара
дәрәҗәдә зур өлеш керткәне өчен Ислам
дөньясы Фәннәр академиясенең шәрәфле
әгъзасы дипломын тапшырды Республика
җитәкчесенә матур бизәлешле Корыш Кәрим
дә бүләк ителде
Татарстан Фәннәр академиясе презн
ленты Ә Мәзһәров “Ислам дөньясының
тотрыклы үсеше өчен фән. технологияләр
һәм инновацияләр. Сәясәтчеләр һәм га-
лимнәрнең якынаюы" дигән XVI халыкара
конференция кысаларында үткәрелгән IAS
әгъзалары генераль ассамблеясында Ислам
дөньясы Фәннәр академиясенең вице-пре-
зиденты итеп сайланды.
ЖӘЛИЛЧЕЛӘРНЕ ЯД ИТҮ
25 августта Казаннын 1 Май мәйданын-
дагы М. Жәлил һәйкәле янында җәлил-
челәрне искә алу мәрәсиме булды.
Аны Татарстанның халык шагыйре “Казан
утлары” журналынын баш мөхәррире Равил
Фәйзуллин ачып җибәрде һәм алып барды
Аннары Татарстан Премьер- министры
урынбасары—мәдәният министры Зилә
Вәлие ва сүз алды
—Жәлилчеләр теләсә нинди сынаулар
вакытында да безгә чын батырлык үрнәге
булып тора,—диде ул —Быел жәлилчеләр-
нен берсе—язучы Абдулла Алишның тууына
100 ел тула. Республикада бу юбилейга
житди әзерлек алып барыла. Бөтен
мәктәпләрдә дә әлеге мәшһүр балалар
язучысына багышлап чаралар үткәрелә
Аннан сон Татарстан Язучылар берлеге
рәисе Илфак Ибраһимов чыгыш ясады.
—Ни кызганыч, милләттәшләребезнен
батырлыгы турында Туган илдә 11 елдан соң
гына беләләр. Анарчы алар хыянәтчеләр
исемлегендә йөртелә Без, татар һәм
Татарстан язучылары, Жәлил һәм
жәлилчеләрне яд иткәндә, яуда башларын
салган 30 каләмдәшебезне, тән һәм жан
ярасы алып, бу дөньядан вакытсыз киткән
тагын ЮОләп язучыбызның рухларын да яд
итәбез.
Шагыйрьнең кызы Чулпан Жәлилова уз
чыгышында бары тик Казанга килгәч кенә
чын бәхет хисе кичерүе турында әйтте.
—Чөнки без әти белән Казанда хушлаш-
тык. Моннан сон да, үзем исән вакытта,
жәлилчеләрне искә алу көненә ел саен
киләчәкмен,—диде ул.
Хәтер җыенында шулай ук жәлилчеләрне
өйрәнүче язучы-галим Рафаэль Моста- фин,
А. Алишның авылдашы, язучы Әнәс Хәсәнов.
профессор Абделхан Әхтәмжан (Мәскәү), М
Жәлил исемендәге республика премиясе
лауреаты, шагыйрьләр Газинур Морат һәм
Ләбиб Лерон, А Алиш исемендәге әдәби
бүләк ияләре, шагыйрьләр Рафис Корбан,
Йолдыз Шәрәпова, театр артистлары Ренат
Тажетдинов, Минвәли Габдуллин, җырчылар
Резеда Галимова, Айдар Габдинов һ. б.
чыгыш ясады
Митингтан сон тантанага җыелган
язучылар Кол Шәриф мәчетенә кереп, өйлә
намазы укыды һәм жәлилчеләр рухына
багышлап дога кылдылар.
Ә тоштән сон Татарстан Милли музеенда
галимнәр һәм язучылар катнашында жәлил-
челәр һәм “Идел-Урал” легиончыларына
багышланган "түгәрәк өстәл” уздырылды.
ТАБИГЫЙ ТАРИХ МУЗЕЕ
Дәүләт тарихи-архитектура сәнгать
музей-тыюлыгында Татарстанның табигый
тарихына багышланган музей ачылды Ул
2005 елда Татарстан Республикасы Ми-
нистрлар Кабинеты күрсәтмәсе буенча
оештырылган һәм Татарстан Республикасы
Президенты Минтимер Шаймиев булышлыгы
белән төзелгән Музейның максаты төбәкнең
геологик мирасын саклап калу һәм
пропагандалау
Табигый тарих музее республика өчен
уникаль проект Күргәзмәне классик ысул
белән төзүдән тыш, мультимедиа техноло-
гияләре дә кулланылган. Анда Татарстанның
геологик тарихы, жир байлыклары,
хайваннар һәм үсемлекләр дөньясы, мине-
раль байлыклар турындагы бай мәгълүмат
бар. Күргәзмәнең нигезендә—Казан дәүләт
университетының А. А. Штукенберг исе-
мендәге геология музееның һәм "Казан
Кремле" музей—тыюлыгының тупланмалары
Музей экспозицияләре элеккеге Юнкерлар
училишесынын беренче һәм икенче
катларындагы бүлемнәрдә һәм ике күргәзмә
залында урнаштырылган. Анда якынча 1000
экспонат бар.
АВСТРАЛИЯ ТАТАРЛАРЫ КАЗАНДА
Татарстан Президенты Минтимер
Шәймиев Австралиядә яшәүче бер төркем
милләттәшләребезне кабул итте Алар
Аделаид шәһәре татарларының бик абруй-
лы—Садри. Вәлифф һәм Маски гаиләләре
вәкилләре
Чит-ят җирләрдә җирсеп, туган туфракка
аяк басу турында хыялланып яшәгән ата-
бабаларынын нигезенә кайтып, янәдән
үзләренең тамырларын барлаган милләт-
тәшләребезнен бу гамәлен Президентыбыз:
«Бик изге эш эшлисез»,—дип бәяләде
Президент милләттәшләребезнен ана телен
саклауларына сокланып гаиләдә нинди
телдә аралашулары белән дә кызыксынды
Сөйләшү вакытында икътисади һәм рухи,
мәдәни багланышлар хакында да сүз барды.
Очрашудан сон Айша Маски һәм Бө-
тендөнья татар конгрессы башкарма коми-
теты рәисе Ринат Закиров журналистларның
сорауларына җаваплар бирделәр
КАЗАННЫҢ ИҢ БИЕК КУНАКХАНӘСЕ
Казанда Татарстанның иң биек отеле һәм
шәһәрнең иң биек бинасы—«Ривьера»
кунакханәсенең ачылу тантанасы узды Ул
«Казан Ривьера»сына бер ел тулу белән
туры килде. Кызыл тасманы кисү танта-
насында Казан мэры Илсур Метшин да
катнашты
4 йолдызлы һәм 26 катлы «Ривьера*
кунакханәсенең биеклеге 85 метр
Биредә 210 бүлмәдә 367 кешелек урын
бар Шулай ук кунакханәдә 6 люкс
бүлмә, мөмкинлеге чикләнгән
кешеләр өчен дә номерлар бар
МӨСЕЛМАН КЫЗЫ НӘГЫЙМӘ
«Нәгыймә» исемле кыска
метражлы фильмны төшерү эшләре
тәмам. Казанда яшәүче мөселман
кызы Нәгыймә турындагы фильмны
башкаланын Дзержинский.
Декабристлар. Чистай урамнарында.
Дәрвишләр бистәсендәге балалар
йортында. 4 нчс бала тудыру
йортында төшергән нәр Фильмга
заказ бирүче—«Татаркино» оешмасы,
сәнгать җитәкчесе—Эстония нен
танылган кинорежиссеры Арво Ихо
«Нәгыймә»дә Тинчурин театры
артисты Айгөл Әхмәтова (Нәгыймә),
шулай ук Римма Фәхретдинова
(Айсылу). Олеся Лядова (Лина).
Радик Нургаев һәм таны лган
журналист Искәндәр Сиражи уйный
Тамашачыларга яна фильмны быел
«Алтын мөнбәр» фестивалендә
тәкъдим итәргә планлаштыралар
ТАТАРЛАРНЫ БЕРГӘ ТУПЛАП
Берлинда татар, рус һәм немец
телләрендә чыгарыла торган
«АлТаБаш» журналының
берләштерелгән июль-август санында
төрле илләрдә гомер итүче татарлар
турында кызыклы материаллар
урнаштырылган Аерым алганда,
басмада Берлин. Бавария. Стокгольм
(Швеция). Семипалатинск
(Казахстан) шәһәрләрендә күп
милләттәшләрне бергә җыйган Сабан
туйларыннан репортажлар, кызыклы
очра шулар турындагы язмалар урын
алган
“ӨЧ АРШЫН ҖИР"
ТӨРЕКЧӘДӘ
Татарстанның халык язучысы
Аяз Гый- ләжевнен "Өч аршын җир"
дигән мәгълүм повесте төрек телендә
дөнья күрде Үткән гасырнын бОнчы
елларында язылган бу әсәр үз
вакытында әдәбият дөньясында ва
кыйга буларак кабул ителгән иде
Повесть буенча Г Камал театрында
спектакль дә куелды Торкиянен
"Сетун" исемле нәш риятында
чыккан бу повестьны төрекчәгә
Фатыйх бәй Котлы тәрҗемә иткән
ДИННӘР ТАРИХЫН
БЕЛӘСЕҢМЕ?
2007 елнын I сентябреннән респуб-
ликабызның 71 мәктәбендә «Диннәр
тари хы» дигән яна фән кертелде
Татарстанның 58 мәктәбендә меңгә
якын укучы диннәр тарихын
факультатив фән буларак өйрәнә Ә
116 мәктәптә диннәр тарихы түгәрәге
эшләп килә Атарга 3 менгә якын бала
төрле конфессия, гэр турында
мәгълүмат лар ала Ләкин алга таба
әлеге тәҗрибә кннәй телмәячәк Ьу
турыда I Р мәгариф һәм фән
министры Наил Вәлиен хәбәр ипс
Мона кадәр диннәр тарихын укыткан
мәктәпләр эшләрен шул рәвешле
дәвам итәчәкләр Ә калганнарга
янадык мәҗбүри рәвештә
кертелмәячәк
“КЫЗЫЛ БАЙ РАК"-СӘЙДӘШ
АТАНЫ...
Югары Ослан районының Идел
буенда урнашкан Кызыл Байрак
авылында быел да бөек композитор
Салих Сәйдәшевкә багышланган
сәнгать бәйрәме узды.
һәр елны август аенда үткәрелгән
бу бәйрәм сан буенча тугызынчысы
булды Сәйдәш аланында үтә торган
бу "Ижат Сабантуе" елдан-ел кинрәк
колач ала. анын ижтимагыи әһәмияте
арга гына бара Ул музыка әһелләрен
генә берләштереп калмыйча, күптән
инде сәнгатькәрләрнен. шагыйрь—
язучыларнын и жали аралашу
урынына әверелде Бу бәйрәмгә
Казаннан гына түгел, бүтән
районнардан һәм күрше авыллардан
да байтак тамашачы килә
Сәйдәш бәйрәмен А Шутиков
җитәкләгән халык инструментлары
оркестры ачып җибәрде Сәхнәдә
хтраданын атаклы җырчылары бер-
берләрен алыштырып торды И
Газиев. В Ганиева. Г Ибушев. X
Тимергалиева. Р Маликов. Э
Жалалетдинов. Р Галимова Бәйрәм
конпертын шагыйрә-журналист
Флүрә Низамоваалып барды
Бәирәмнен гамәли оештыручысы,
гадәттәгечә. Г Камал театры буллы
(директоры Шамил Закиров)
Сәнгать бәйрәмендә Татарстан
Республикасының Премьер-министр
урынбасары Мәдәният министры
Зилә Валиева катнашты һәм чыгыш
ясады
ЯЗУЧЫЛАР ИГЕНЧЕЛӘР ЯНЫНДА
Урып-жыю чорында
язучыларыбыз Республиканың
кайбер районнарында авыл
хуҗалыгы хе змәтчәннәре белән оч
рашулар оештырды Әхәт Гаффар.
Вакыйф Нуриев. Госман Гомәр.
Ләбиб Лсрон. Хәбир Ибраһимнардан
торган төркем Кайбыч районында.
Мәдинә Маликова. I осман Садә.
Вакыйф Нуриев. Алмаз Хамзин нар
группасы- Түбән Камада Язучылар
берлеге рәисе Илфак Ибраһимов
жнгәк челегендәге делегация (Рканл
Зәйдулла. Шамил Маннанов. Бикә
Рахимова Рафис Корбан. Шәмсия
Жиһангирова Фарссль Зыятдинов.
Искәндәр Сиражи) Әзки төбәгендә
булдылар, игенчеләр белән очрашып
фикерләштеләр, китап сөючеләр
алдында чыгышлар ясадылар
ЮБИЛ ЕЙГА- КҮРГӘЗМӘ
Казаннын үзәк Зрмигажында
Татары таннын атказанган сәнгать
эшлсклесе Ра- бис Салаховнын шәхси
күргәзмәсе ачылды У.л оеганын 50
еллык юбилее уңаеннан
оештырылган Рабис Сәләхов—
нәкыш сәнгате, керамика,
монументаль рәсем
буенча зур уңышларга ирешкән
рәссам Татар фольклоры, заман
шигърияте рәссам иҗатында аерым
урын били Төрек мифологиясе һәм
Евразия мәдәнияте дә анын бик күп
әсәрләрендә урын алган.
КАРТАЮ БЕЛМӘС ҖЫРЧЫ
Ш. Камал музеенда һәртөрле
кичәләр күп уза. Күптән түгел биредә
Татарстанның халык, Россиянен
атказанган артисты Эмиль
Жәләлетдиновка 75 яшь тулуга
багышланган “Күңелдә мәңге яз”
дигән мәдәни-музыкаль кичә булып
узды.
Музейга бу көнне Эмиль
Жәләлетди- новнын иҗатын хөрмәт
иткән сугыш һәм хезмәт ветераннары
килгән иде Кичәне әзерләгән һәм
алып барган музейнын өлкән фәнни
хезмәткәре Равилә Мөбәрәк- шина
тамашачыларны җырчының
тормыш һәм иҗат юлы белән
таныштырды Самаркандта туып-
үскән Эмиль бер үк вакытта ике уку
йортында—музыка һәм медицина
училищеларында белем ала Совет
Армиясе сафында хезмәт иткәндә дә
егет музыкаль сәләтен эшкә җигә, хор
оештырып, ана дирижерлык итә.
Эмиль Жәләлетдинов Казан дәүләт
консерваториясен тәмамлап, озак
еллар Татар дәүләт филармониясе
солисты булып эшләде.
Жырчынын күңелендә әле һаман
да яз кебек. Музейда үткәрелгән
әдәби-музыкаль кичәдә дә Эмиль
Жәләлетдинов композиторлар Ю
Виноградов, А. Ключарев, Р. Яхин
җырларын башкарды. Тамашачылар
анын әле дә көчле, матур тавышын
бик яратып кабул итте.
Композиторларыбызнын
әсәрләрен исә пианинода
концертмейстер Зөлфия Ибраһимова
уйнады
ҮЗЕНЕКЕ—ҮЗЕНӘ
Казан шәһәре мэриясе Василий
Аксеновка 76 яшь тулу унаеннан
язучынын балачак еллары үткән агач
йортны ана бүләк итәргә карар
кылган Йортны 2008 елның көзенә
төзекләндереп, бүләк итәрлек хәлгә
китереп җиткерәчәкләр Аны
төзекләндерү эшләре март башында
башланган иде инде Язучы туган йорт
тышкы ягы белән шул чорны
хәтерләтергә тиеш, ә эчке ягы исә
Аксеновнын һәм анын гаилә
әгъзаларының хатирәләре буенча
торгы- зыла Бу йортта әдипнен музей-
бүлмәсе. шулай ук әдәби салон һәм
язучы өчен унайлы фатир да булачак.
Аскы катында джаз-клуб ачылырга
тиеш.
ТҮБӘТӘЙГӘ ҺӘЙКӘЛ БУЛАЧАК
Чаллыда “2/18" бизнес үзәге өчен
ин шәп түбәтәй эскизына конкурс
игълан ителде.
Бәйгене оештыручылар бина
эчендәге мәйданчыкта милли баш
киеменә һәйкәл кую карарына килүне
чаллыларның “2/18" бизнес үзәген
инде күптән “түбәтәй” дип йөртүләре
белән аңлаталар
Бәйгенен премия фонды 100 мен
сумны тәшкил итә. Беренче урынга—
50 мен, икенче урынга—25 мен.
өченче урынга 15 мен сум бирү күздә
тотыла.
ХЕЗМӘТЕНӘ КҮРӘ ХӨРМӘТЕ
Татарстан Республикасы хакына
күпьеллык нәтиҗәле хезмәте, фән һәм
мәгарифне үстерүгә лаеклы өлеш
керткәне, татар халкынын әдәби
мирасын саклап калудагы һәм
пропагандалаудагы зур ка-
занышлары өчен В. Ульянов-Ленин
исемендәге Казан дәүләт
университеты татар филологиясе һәм
тарихы факультетының татар
әдәбияты кафедрасы мөдире Мин-
негулов Хатыйп Иосыф улы
Татарстан Республикасы
Президентының Рәхмәт хатына лаек
булды.

Реклама