ТАШ САНДЫК


ИКЕ ПӘРДӘЛЕ САТИРИК КОМЕДИЯ
Катнашалар: Мөстәкыйм Йосыф Исхакович. Суфия —Йосыфның хатыны. Нуркае ыйм Миңлениса — Нуркасыймның хатыны. Касыйм Сабирханович Вил Вилданович Сан Санович Гали Вәлиевич Вәли Галиевич Сәли Садриевич 1нче милиционер 2нче милиционер 1нче санэпидстанция кешесе 2нче санэпидстанция кешесе Биюче кызлар.
БЕРЕНЧЕ ПӘРДӘ
Беренче күренеш
Пәрдә ачылганда Мөстәкыйм фатирының ярлы гына жиһазландырылган бүлмәсе Гадәггәгечә. уртада өстәл, берничә урындык, кыршылган диван һәм дә ки башкалар.
Мөстәкыйм диванда гырлап йоклап ята Бүлмәгә ашыгып Касыйм Сабирханович, анын артыннан Вил Вилданович. ак халатлы туташ, ике милиционер керәләр.
Данил САЛИХОВ (1958) драматург; төрле театрларда куелган купсамы пьесалар авторы. Татарстан Язучылар берлегенең Г. Исхакый исемендәге премиясе лауреаты. Әлмэттә яши.
Данил Салихов
Касыйм Сабирханович (сәгатенә карый). Сезгә унбиш минут вакыт (Мөстәкыймгә төртеп) Бу имгәкне тиз арада рәткә китерегез. Кырындырыгыз, юындырыгыз, киендерегез, бу дуңгыз абзарын рәткә кертегез!
1нче милиционер, 2нче милиционер (үрә катып) Есть! Иптәш
Касыйм Сабирханович! (Мөстәкыймне ике яктан эләктереп алалар да ванна бүлмәсенә өстерәп алып кереп китәләр Алар артыннан ак халатлы ханым да кереп китә.)
Вил Вилданович Органнарда егерме биш ел эшләп, һич кенә дә башыма сыймый Гарәп илчеләре ни өчен
бу фатирда очрашуны кулайрак күрделәр икән?
Касыйм Сабирханович Үзем дә аптырыйм Ныклабырак кара әле. Вил Вилданович, адресны бутамадыгызмы ?
Вил Вилданович (папкасыннан кәгазь чыгарып). Менә, минем күзләремә ышанмасагыз, үзегез укып карагыз. (Кәгазьне Касыйм Сабирхановичка суза.)
Касыйм Сабирханович (укый) Шулай шул Казан каласы Яна бистә. “Татарлар шатлыгы" урамы, җиденче фатир. Мөстәкыйм әфәнде. Исхак улы фатиры Гарәбстаннан, диелгән
Вил Вилданович Шаихка бу сасы көзән нигә кирәк булган
Касыйм Сабирханович Йоклыйсыз. иптәш Вил Вилданович. йоклыйсыз. Ярты сәгатьтән гарәп самолеты Казан аэропортына килеп төшә. Ә сез гарәп илчеләренең ни өчен килгәннәрен дә белмисез. Сагынам теге заманнарны, ай. сагынам (Кесә телефоныннан номер җыя.) Әй сез. кая олактыгыз9 Тизрәк булыгыз' Вакыт кыса Нәрсә'9 Ишек төбендә пычак калганмени сезгә Бирегә керегез! Нәрсә 9 Кертмиләр 9 Кемнәр ? Мәскәүләр 9 Бишенче отдел 9 (Вил Вилдановичка ) Нәрсә. Мәскәүләр килеп тә җиттеләрмени?
Вил Вилданович Һич нишләп булмый Без Мәскәү контролендә
Касыйм Сабирханович (телефонын Вил Вилдановичка суза) Мә. имгәк Мәскәүләргә әйт Минем кешеләремне кертсеннәр
Вил Вилданович (телефоннан.) Алло, алло Трубканы Мәскәүләргә бир! Нәрсә, нәрсә?! Мингерәү дим! Трубка ны Мәскәүләргә бир. ангыра' Алло Алло, пятыймы? Пятый отделмы, дим9 Нәрсә9 Что?! Кто9! Телевидсниенын беренче каналы журналисты Василий Николаевич9 (Трубканы ала.) Василий Николаевич, ди
Касыйм Сабирханович Төке- рәм мин синен Василий Николаевичына Тизрәк минекеләр керсеннәр!
Вил Вилданович (трубкага) Токерәм мин анын! (Анына килеп.) Ни тебе, ни тебе (Трубкасын казагыннан алып) Үтерәләр болар мине (Трубка ны уч төбе белән каплап, пышылдап ) Мәскәү телевидениесенең беренче каналы. ди.
Касыйм Сабирханович Мина синен беренче каналын кирәкми' Мина менә шушы эт оясын рәткә салыр өчен, санэпидстанция хезмәткәрләре кирәк Күземә күренмә! Бер аягын биредә, икенче аягын беренче катта булсын.
Вил Вилданович (үрә катып) Есть! (Чыгып чаба.)
Касыйм Сабирханович (бүлмә буйлап йөренә) Ни өчен'9 Кемгә-кемгә. гарәп иленә нигә кирәк булган бу фатир9 Бу сәрхуш Мөстәкыйм белән гарәп иле арасында нәрсә ята?
Бүлмәгә защитный костюмнардан сиптерә торган аппаратлар күтәреп, авыз-ларына респираторлар кигән ике кеше керәләр дә. бүлмәдәге һәрнәрсәгә пар сиптерәләр Берсе Касыйм Сабирханович янына килә дә. ана да пар сиптерә
Касыйм Сабирханович Нишлисен. имгәк9
Санэпидстанция кешесе Сезне стерилизовать итәм
Касыйм Сабирханович Итәрмен мин сина. имгәк' Ычкын янымнан (Үз-үзеиә мыгырданып ) Каян башларына килә
1нче санэпидстанция кешесе Сарымсак төнәтмәсе сибүме9 Безнен башка каян килсен инде Хужа. хужа башлы безнен
2нчс санэпидстанция кешесе Беренче кварталда химикатларны сатып бетерә дә
1нче санэпидстанция кешесе Калган өч кварталга сарымсак суы гына кала
2нче санэпидстанция кешесе Сез әле бәхетле Сезгә чистотел төнәтмәсе эләкмәде
1нче санэпидстанция кешесе Анысын атна буе мунча кереп тә тәннән юып бетереп булмый
Касыйм Сабирханович Хуҗагызга кайтып әйтегез Касыйм Сабирханович өчегезне дә мунчага алып кереп стерилизовать итәм. диде, диегез Гарәпләр генә китсен әле
1нче санэпидстанция кешесе. 2нче санэпидстанция кешесе: (икесе бергә) Яхшы (Чыгып китәләр Бүлмәгә эт талаган кыяфәттә Йосыф Исхакович һәм чалма-чапаннан Нуркасыйм Исхакович керәләр)
Нуркасыйм Бу татарга бер җирдә
дә рәт юк. Үз туганына да керер хәл юк. Прямо өзгәлиләр. (Үзенен тышкы кы-яфәтенә карап.) Кара инде. Кара, адәм мәсхәрәсе.
Касыйм Сабирханович Нәрсә булды? Гарәп илчеләре янына бу кыяфәттә разве киләләр.
Йосыф Исхакович (кулын сузып). О . Исәнмесез, Касыйм Сабирханович. Исән калу шатлыгыннан сезне күрми дә торам. Өзгәлиләр прямо Журналистлар ишек төбен камап алганнар, бер алга, бер артка төшәләр. Бер төймәмне дә калдырмадылар.
Касыйм Сабирханович Кемгә, кемгә, сезгә Иосиф Исакович, мондый кыяфәттә йөрү килешми. (Бүлмәгә күрсәтеп.) Энегезнең яшәү рәвешен карагыз. Дуңгыз абзарында яшәтәсез түгелме?!
Йосыф Исхакович. Әйтмәгез инде, Касыйм Сабирханович, әйтмәгез Үзе дә дуңгыз, яшәеше дә дунгыз. Аттан ала да туа. кола да туа икән Югыйсә, бер ата, бер ана балалары инде. Бер авызына хужа була алмады. Юк, юньгә килми.
Касыйм Сабирханович Димәк, тәрбия житми. Димәк, тәрбияләү системагыз дөрес түгел
Йосыф Исхакович. Ничә тапкыр эшкә урнаштырып карадык. Өч көн эшкә чыга да, дөреслек эзли башлый Дүртенче көнне куалар.
Касыйм Сабирханович Дөреслек эзли дисен инде
Йосыф Исхакович. Һәр нәрсәдән кер эзли..
Нуркасыйм Өйләндермәкче булып тә карадык. Бай, уңган, булган гаиләдән кыз да димләп карадык. Бай булса—ничек баеган, ди, хәерче булса—нишләп хәерче, ди.
Касыйм Сабирханович Ярый Мин сезнен зарларыгызны тынларга килмәдем. Үз кайгым да хәттин ашкан Менә моннан! Нигә соңга каласыз?! Нигә көттерәсез?!
Йосыф Исхакович. Гафу итегез, Касыйм Сабирханович. безнен килгәнгә ике сәгатьтән артты инде. Кертмиләр бит. Кертмиләр.
Нуркасыйм. Прямо өзгәлиләр.
Касыйм Сабирханович. Нигә чакыртканымны беләсезме?!
Нуркасыйм, Йосыф Исхако- вич. (икесе бергә). Юк, белмибез.
Касыйм Сабирханович. Белмисез шул. Менә мин дә белмим. Дөреслек эзләргә ярата дисез инде..
Йосыф Исхакович. Не то слово. .
Нуркасыйм. Киребеткән, үжәт!
Касыйм Сабирханович. Анын янына хәзер биш минуттан гарәп илчеләре килә.
Нуркасыйм. Гарәп илчеләре?..
Йосыф Исхакович. Гарәп илчеләренә Мөстәкыймнең нигә кирәге чыккан ?
Касыйм Сабирханович. Менә анысын сездән сорарга кирәк инде.
Вил Вилданович (килеп керә). Касыйм Сабирханович. төрле каналлар буенча аралашкан кешеләрен тикшереп чыктык, Гарәбстаннан бер кеше белән дә аралашмаган
Касыйм Сабирханович. Менә шулай, Иосиф Исакович, сезнен эшләр харап.
Вил Вилданович. Сезненнәселегез белән Мәскәүнен бишенче отделы кызыксына. Төрле илләрдән журналистлар. репортерлар килгән.
Касыйм Сабирханович Шулай, Иосиф Исакович, жиденче бабагызны исегезгә төшерә башласагыз да була.
Вил Вилданович Кем сез?. Атагыз кем булган?.. Бабагыз?.. Уйлагыз, уйла! Вакыт бик аз.
Касыйм Сабирханович Өч катлы коттеджыгызны ничек салдыгыз?!
Вил Вилданович. Мерседесы- гызны, хатыныгызның БМВсын ничек алдыгыз. Башка жирдәге Сайлыкларыгызны искә төшерегез.
Касыйм Сабирханович. Чит илләрдәге связьларыгызны ...
Вил Вилданович. Бигрәк тә гарәп илләрендәге элемтәләрегезне...
Касыйм Сабирханович Сезнең чын исемегез ничек әле, Йосыфмы'*
Йосыф Исхакович. Туган илемне, хөкүмәтемне, тынычлыгымны, илемдәге тәртипне саклаучы милиция органнары аша кабат-кабат тикшерелеп бирелгән төп документымда—паспортымда мин Йосыф түгел, ә киресенчә Иосиф. Телисез икән, Осип дип дәшә
аласыз, телегезгә жинел дип саныйсыз икән.—Хосе дия аласыз. Әмма ләкин мин Россия гражданины буларак горурланып. чын исемемне—Иосиф дип кабатлап әйтәм Отчествома килгәндә. Исхак түгел, Исак. Минем Исхак улы Мөстәкыйм атлы кеше белән бернинди дә туганлык жебем юк.
Вил Вилданович Бәлки сез үз-үзегезгә уйлап тапкан иссм-отчество- гыз ширмадыр Бәлки гарәп иле белән сезнен күперне Мөстәкыйм атлы энегез тоташтырып торадыр?!
Йосыф Исхакович Кабатлап әйтәм Минем Мөстәкыйм атлы энем юк. Минем гарәп илләренә чыкканым юк. (Нуркасыймга төргсп күрсәтеп ) Менә бу чалма-чапаннан киенгән иптәштән сорагыз. Ул хажны бик ярата Исеме дә Нуркасыйм, атасы да Исхак бугай. Ул гарәп илләрен бик ярата
Нуркасыйм Бу жөмләне мина адреслап бик ялгышасын, кем. энем Йосыф. Аталар өчен балалар жавап бирми Татарда Исхаклар күп Аннары күреп торасын. Мөстәкыйм белән минем арада охшашлык юк. Ул чандыр, мин... Ул—хәмер ярата, ә мин терпеть не могу
Урамда сирена тавышлары ишетелә
Касыйм Сабирханович Булды. Булды, життге! Хватит' Разберемся'
Килеп җиттеләр бугай. Үз- үзегезне тәртипкә китерегез! (Юыну бүлмәсенә карап кычкыра ) Әй сез. кая олактыгыз' Жәһәтрәк булыгыз! Тизрәк чыгыгыз' Килеп життеләр.
Юыну бүлмәсеннән ике размер зуры- рак костюм, күлмәк, муенына аты галстук таккан, олы туфлидән Мөстәкыйм, анын артыннан ун кулына сөлге аскан, сул кулына сиптерә торган грушалы одеколон тоткан ак халатлы туташ, ике милиция чыгалар
Ак халатлы туташ Касыйм Сабирханович. объект әзер' Трусигына кадәр алыштырдык Носки алып килергә генә онытканбы з (Мостәкыймнен бөтен җиренә одеколон сиптерә)
Мөстәкыйм Носки булмаса да зыян юк Чалбар озын, носки барыбыр күренми
Касыйм Сабирханович.
Нәрсә бу?'
Мөстәкыйм Нәрсә түгел, иптәш Мин бу. мин—Мөстәкыйм'
Касыйм Сабирханович Нәрсә сон бу?! Нинди чучело, бакча карачкысы?!
Мөстәкыйм Гаепләмә инде Бар булганым шушы Әткәй белән әнкәй ат чырайлы итеп яраткач, нишлим Матурлыкны сорап алып булмый Бар булганыма шөкер кылып яшим
Касыйм Сабирханович Хикмәт синен ат чырайлы булуында түгел, хикмәт син кигән киемдә.
Ак халатлы туташ Гафу итегез Касыйм Сабирханович. сезнен ярдәмчеләрегез биргән размер буенча киендердек. Монда минем гаебем юк
Касыйм Сабирханович (Вил Вилдановичка) Син нәрсә карадын’”
Вил Вилданович. Сез җибәргән карточка буенча, компьютер аша киендереп карап, размерын билгеләдек
Касыйм Сабирханович Размерын Күзен чыкканмени Дүрт размер зурырак костюм кидергәнсез'
Вил Вилданович Гафу итегез. Касыйм Сабирханович. менә сезнен безгә жибәргән анын сурәте, ягъни карточкасы
Касыйм Сабирханович Сезнен—безгә, безнен—сезгә (Карточканы карап.) Бу бит бу кеше түгел (Карточканы Йосыф Исхаковичка сузып.)
Йосыф Исхакович (карточканы карап) Юк. юк. ул түгел. Касыйм Сабирханович
Нуркасыйм Кая. карыйм әле? (Карточканы карый ) Юк. ул түгел. Касыйм Сабирханович
Мөстәкыйм (фотоны ала) Кая. үзем карыйм әле Мин бу. мин булмый кем булсын. Шешснелгән. шешенгән килеш төшкәнмен Но мин үзем тормышта болай ук түгел, вак сөякле мин
Касыйм Сабирханович (Кесә телефоны шалтырый Телефонны колагына куя ) Әйе Тынлыйм Күтәреләләр’’ Яхшы (Телефонын кесәсенә тыга Вил Вилдановичка ) Бар Каршы ал Күтәреләләр.
Вил Вилданович (честь бирә дә чыгып китәргә җыена). Тукта әле. ашыкма (Нуркасыйм белән Йосыфка ) Сезнен хатыннарыгыз кайда0
Нуркасыйм. Йосыф Урамда
Безне көтәләр.
Касыйм Сабирханович Урамда? Алар биредә булырга тиеш! (Вил Вилданович ка.) Тизрәк хатыннарын тап та, бирегә кертеп җибәр.
Вил Вилданович Икесенекен дәме?
Касыйм Сабирханович. Юк, өчесенекен дә. Аңгыра
Вил Вилданович. Яхшы.
Касыйм Сабирханович. Өч минуттан алып кермәсән. погоннарыңны кертеп минем өстәлгә сал!
Вил Вилданович (үрә катып). Есть! (Чыгып китә.)
Касыйм Сабирханович. (Нур- касыим белән Йосыфка.) Сез үзегезне тәртипкә китерегез дә, тезелеп басыгыз! Ә бу карачкының җиңнәрен, чалбар балакларын бераз сызгандырыгыз!
Мөстәкыйм. Кирәкми, иптәш, кирәкми. Борчылмагыз. Ике сәгатькә генә түзәм. Ике сәгатьтән барыбер сез аны миннән салдырып аласыз.
Касыйм Сабирханович. Илчеләр китеп, исән генә калыйм, костюмыңны гына түгел, бер кат тиреңне салдырам әле мин синең. Барыгыз да әзерме?!
Йосыф Исхакович. Әзер.
Нуркасыйм. Әзер, Касыйм Са-бирханович. (Бүлмәгә зәвык белән киенгән Йосыфның хатыны Суфия һәм алтмышның теге ягындагы Нуркасыйм хатыны Миңлениса килеп керәләр.)
Касыйм Сабирханович. Сез кайда йөрисез?!
Миңлениса. Урам чатында.
Касыйм Сабирханович. Алтмышка җиткәч, тапкансың урам чаты.
Суфия (арт санын уйнатып, Касыйм Сабирханович янына килә дә. үбәргә кулын суза.) Исәнмесез, Касыйм Сабирханович. Хәлләрегез ничек?
Касыйм Сабирханович (дорфа). Ару. Сафка бас!
Барысы да тезелеп сул порталга баса-лар. Салих Сәйдәшевнен Совет армиясе маршы яңгырый. Ишек ачыла. Бүлмәгә гарәп киеменнән өч илче килеп керәләр. Аларның берсенең кулында таш сандык, икенчесененен кулында йомарлап төрелгән васыятьнамә. Алар уртасында озын гәүдәле, ап-ак сакаллы өченче илче. Керәләр дә сул порталга басалар Гарәбстан гимны башкарыла. Илчеләрнең башлары югары күтәрелә. Гарәбстан гимны тәмамлануга, ана Татарстан гимны кушыла. Ун порталдагыларның башлары күтәрелә. Гимн тәмамлануга илчеләр кулларын күкрәкләренә куеп, башларын түбән ияләр.
1, 2, Знче илче: Әссәламү- галәйкүм.
Ун порталдагылар: (иелә төшеп). Вәгаләйкүмвәссәлам.
Ак сакаллы илче Биредә Ис- хакнын утлы Мөстәкыйм яшиме?
Уң парталдагылар: Биредә яши, биредә. Менә ул.
Ак сакаллы илче васыятьнамәне со-раган рәвеш ясап ун кулын суза
2нче илче (васыятьнамәне анын кулына бирә). Рәхим итегез. (Ун кулын күкрәгенә куйган килеш иелә төшеп, артка чигә.)
Ак сакаллы илче. Хөрмәтле Исхакытдин углы Мөстәкыйм галиҗәнап.
Мөстәкыйм. Галиҗәнап үк бул- масак та. атам Исхак кушкан Мөстәкыйм исемем бар анысы
Ак сакаллы илче (васыятьнамәне укый башлый): Исәнме, минем нәсел җебемне, нәсел шәҗәрәмне дәвам итүче, ерак, ерак туганым, төпчек углым. Гасыр-еллардан соң син минем телемдә, шушы таш сандыкны ачып, минем әманәтемне укып, сандык эчендәге “Мирасыйм"ны кабул итәрлек хәлдә будырсынмы? Әгәр булсаң, кем син? Татармы, әллә... әллә үзеңә башка исем алдыңмы? Борынгы бабаңнын юлын дәвам итәсеңме?.. Дәүләтлеме син? Әллә дәүләтсезме? Миннән калган шушы нәсел сандыгын кабул итеп алып, мине куандырырлык хәлдәме син? Мин бу таш сандыкны син яшәгән чордан мен ел элек, буш җиргә килеп, сез яшәргә хаклы булган, борынгы бабаларның җиренә казан асар өчен казык каккан көннен шул ук айлы төнендә, ай яктысында ташка уеп, үз мирасымны, нәсел мирасын калдырам. Мин синен исемеңне дә, кем атлы икәнеңне дә белмим. Шуңа күрә дә бу сандыкны нәселемне давам итүче ир-ат затыннан булган төпчек торыным ягъни сиңа калдырам. Синнән гайре бу
сандыкка һичкемнен дә орынырга хакы юк! Бу сандыкны ачарга син генә хаклы. Әгәр бу сандык ачылганчы синен белән ул-бу хәл булса, сандык эчендәге ‘ Мирас'' үз көчен югалтачак. Мин. ягъни Казан каласына беренче казык каккан хан бабан. Казан каласына мен ел тулганнан сон. бу сандык сезнең кулга килеп эләккән жәйнен сонгы көннәрендә, халкым бәйрәм иткән айлы төндә, ай яктысында, ай мин каккан казыкның очына эленгәч кенә син бу сандыкны ача аласын. Әгәр ки син сандыкны ачканда ай казыкка чәнти бармакның бер буыны кадәр генә килеп житешмәсә. йә узып китсә, сандык эчендәге “Мирас" үз көчен югалта.
2 нче илче Көчен югалтачак
1 нче илче. Чәнти бармакның бер буыны кадәр генә.
2нче илче. Килеп җитмәсә 1нче илче. Йә. узып китсә.
2 н ч е илче. Ай казыкка эленгәч кенә. .
Ак сакаллы илче. Бары тик син генә.
1нче илче. Ханның ир токымыннан булган ин сонгы буыны гына
Йосыф Исхакович (пышылдап, күршеләреннән). Ир токымыннан булган ин сонгы буын гына диме?..
2нче илче. Сандык синен кулга килеп эләккән елның утызынчы августында айлы төндә генә.
Ак сакаллы илче Бары тик син генә, төпчек оныгы гына.
Йосыф Исхакович. Төпчек оныгы дисез инде.
Ак сакаллы илче (илчедәнсандыкны ала да. Мөстәкыймгә суза) Рәхим итегез. Борынгы хан бабагызнын мирас сандыгын кабул итеп алыгыз!
Мөстәкыйм (кулларын суза). Рәхмәт сезгә.
Йосыф Исхакович . Чү. кагылма* Калтыраган кулларын белән хан ба- бабызнын нәсел мирасын харап итәсең. Үзем алам.
Нуркасыйм. Сабыр. Сабыр. Иосиф энем.
Мөстәкыйм (Сандыкны кулына ала. Сандыктан күзен ала алмыйча ). Таш сандык. Баш сандык Хан сандыгы Нәсел сандыгы* Бабам сандыгы*
Көй янгырый. Ут сүнә.
Икенче күренеш
Ут янганда Нуркасыйм. Йосыф. Суфия. Минлениса. Касыйм Сабирханович пыр гузып сугышалар Нуркасыйм өстенә Йосыф Исхакович менеп атланган. Суфия өстендә Миңлениса, Касыйм Сабирханович диван арасына кысылган, ике аягы гына күренеп тора.
Касыйм Сабирханович (аякларын болгый-болгый) Коткарыгыз, коткарыгыз, үләм Муеным кысылып калды.
М и н л е н и с а (Суфияга). Беттеңме, себерке! Чәйнәп өзимме үзеңне!
Суфия. Төш. юш өстән, убырлы карчык Юкса күрмә! энеңне күрсәтәм
Нуркасыйм (өстендәутырган Йосыф Исхаковичка). Беттеңме, беттеңме Шул кирәк си на. гавнә!
М н нлениса. Нуркасыйм. Нурка сыйм. чалып ташлыйммы бу үләксәне
Н у р к а с ы й м Кирәген бир Күрмәгәнен күрсәт
Касыйм Сабирханович Коткарыгыз. коткарыгыз, тыным бетте.
М н н л е н и с а (Суфия өстеннән тора да. Касыйм Сабирхановичнын аягыннан сөйрәп чыгара). Тор, үләксә Диван ярыгыннан чыгалмый. Корсак үстергән булган. (Касыймның изүеннән сөйрәп торгыза да янагына сугып жибәрә. Ка сыйм диванга ава) Бар. корсаклы ага чыпчык. Иркенләп диванда жан бир
Йосыф Исхакович (Нуркасыйм га) Хәзер борыныңны кысып жанынны чыгарыйммы’’!
М и н л е н и с а (кулларын бөеренә куйган хәлдә Йосыфка) Әле син шулай (Күлмәк итәкләрен ыштан бөрмәсенә кыстыра да, кулларына төкереп ) Мнн синеме, мин сине хәзер бастырыклыйм (Нуркасыйм өстеннән Йосыфны оскрәи алада, өстенә менеп атлана. Нуркасыйм- та Суфияны төртеп күрсәтеп ) Бар. теге
чебешнең өстенә менеп кунакла. Аңа синең көчен житә. Жаны чыксын, тыны бетсен, ике күзе борынына килсен.
Суфия (яткан урыныннан сикереп тора да). Ах сез шулай.. (Нуркасыймга ямап җибәрә.) Мә, получай, гад! (Нуркасыйм ишек белән бергә коридорга чыгып оча.) Буталып йөрмә.
Ишек катында ике милиционер пәйда була. 1нче милиционер сыбызгы кычкырта.
2 нче милиционер. Прекратите!
Касыйм Сабирханович (елый- елый үрмәләп милиционерлар янына килә дә). Кайда йөрисез сез?! Иртәгә үк икегезне дә уволю. Хуҗагыз капкынга кысылган тычкан кебек диван арасында жан бирә, сезгә хет бе хны. Хәзер үк барысын да камерага озатыгыз!
1нче милиционер. 2нче милиционер (икесе бергә). Есть, Касыйм Сабирханович! (Икесе ике яктан килеп Миңленисаны эләктереп алалар.)
Миңлениса. Ах, сез шулаймы.’. (Ике милиционерны чәкештерә. Милиционерлар идәнгә егылалар.)
Касыйм Сабирханович. Бетерде, бетерде милиционерларымны, үтерде.
1нче милиционер (яткан килеш). Борчылмагыз. Касыйм Сабирханович, борчылмагыз. Тиз генә безне бетерә алмый әле ул.
2нче милиционер- Бераз гына хәл алабыз да, Касыйм Сабирханович, аннары тәртипкә салабыз!
Касыйм Сабирханович (Миңлениса өстенә килә башлый) Мин синеме, мин сине... Мин сине под суд жибәрәм!
Минлениса (Касыйм Сабирхано- вичның борын астына йодрыгын куя.) Тик кенә тор Маңгаена тартырмын, җилеген атылып чыгар. Кара моны. Өстәл сугып өйрәнгән.
Касыйм Сабирханович. Молчу. Теләсә нәрсә эшләгез, бүтән арагызга керсәмме. Тик шуны белегез. Хан сандыгы, хан мирасы сезнең генә гаиләнеке түгел. Дәүләт байлыгы, татар мирасы! (Милиционерлар аңгыраеп урыннарыннан торалар да Касыйм Сабирханович каршысына киләләр.)
1 нче милиционер Касыйм Сабирханович. барысын да илтеп ябыйкмы?
Касыйм Сабирханович Исән калуыгызга шатланып, тыныч кына торыгыз.
1нче милиционер Балаларыбыз бәхетеннән инде, балаларыбыз бәхетеннән, Касыйм Сабирханович.
Йосыф Исхакович. Менә шул. Бабам сандыгындагы мирас минеке. Буш сандыгы синеке. Нуркасыйм туганым, дәү абый!
Нуркасыйм. Тоттырган диярләр.
Суфия. Дөрес, безнеке! Әткәй белән әнкәйне без жирләдек. Әнкәй белән әткәйгә чардуганны, кабер ташын без куйдык Нәсел турында гел без кайгырттык.
Йосыф Исхакович Шулай булгач, нәсел мирасы безгә.
Касыйм Сабирханович. Туктагыз әле, туктагыз. Мирас сезнеке дә түгел. Нуркасыйм Исхаковичныкы да түгел. Мирас милләтнеке!
Нуркасыйм Дөрес! Мин килешәм. Мирас милләтнеке! Ә безнен Йосыф—манкорт. Ул үзе теләп Иосифка әйләнде. Паспортын карагыз.
Йосыф Исхакович. Паспорт! Паспорт нәрсә ул. Паспорт ул кәгазь. Минем татарлык менә монда! Душада!
Касыйм Сабирханович Туктагыз әле. җәмәгать, туктагыз. Сез бит бер ата. бер ана балалары.
Нуркасыйм. Сез нәрсә сөйлисез. Нинди бер ана, бер ата. Анын атасы— Исак, минем атам—Исхак.
Касыйм Сабирханович Тынычланыгыз, иптәшләр, тынычланыгыз. Бүгенге көндә безнен милләтне бөтен дөнья халкы күзәтә. Күрмисезмени Шәһәребезне бөтен дөнья журналистлары. репортерлар камап алган. Безгә бүген татарларга аеруча бердәм булырга кирәк Ә сез үзара бер фикергә килә алмыйсыз. Безгә төп мәсьәләгә күчәргә кирәк. Төп- тәнерәк уйлыйк. Ярар Хан сандыгын ышанып Мөстәкыймгә калдырыйк ди. Кая гарантия.
Суфия. Анысы хак. Сатып эчә ул аны.
Касыйм Сабирханович. Эш ана ук барып җитмәс җитүен Сандык
жиде кат сак астына куелды
Йосыф Исхакович. Сатып эчмәсә. вакытыннан алда ачып, сандык эчендәге мирасны юкка чыгарачак.
Касыйм Сабирханович Тирәнрәк уйлап карыйк әле, иптәшләр, тирәнрәк Милләт язмышы безнен кулда Нәселегездә ин төпчек ир бала Мөстәкыйм микән9 Бәлки, мирас сандыгынын төп хуҗасы башка кешедер
Нуркасыйм Ягъни мәсәлән9
Касыйм Сабирханович. Ягъни мәсәлән Тормыштагы кайбер ялгышларыбыз киресенчә милләтебез өчен яхшылык булып кайтмый микән Соңгы халык санын алуны гына искә төшерик.
Йосыф Исхакович. Постой, постой Уйланырлык фикер бар монда Чыннан да. тирәнрәк уйласаң, бәлки хан мирасы, бабайнын мирасы минем читтә адашып йөргән берәр улымныкыдыр
Суфия Нәрсә?' Берәр улымныкы. дисенме9' Ах син. бабник, сволочь! Читгә әле син уйнаш итеп йөрдеңмени9' (Өстенә килә башлый.)
Йосыф Исхакович. Чү. чү, Софочка, нишләвең бу Мин бит уйнап кына. Аллам сакласын Юк. Мөстәкыймнән гайре нәселебездә хан мирасына ия булырдай ир-ат затыннан башка туганыбыз юк
Суфия Шулай дип котыл
Нуркасыйм Ашыкмагыз әле. Минем өчен дә җавап бирмәгез. Бәлки минем яктан бардыр.
Миңлениса Дөрес.әтисе. Уйлап кара әле. синен яктан юк микән
Нуркасыйм Мин сонгы вакытларда кай якларда булдым әле әнисе?
Миңлениса. Син. әтисе, соңгы вакытларда кай якларда булгансыңдыр, анысын хәтерләмим, но шунысын яхшы хәтерлим, мина өйләнеп бер ай торгач, Волков урамындагы урологический больницада операция ясатканыңны гомер буе сизеп яшәдем
Нуркасыйм Юк. юк. Безнен нәселдә Мөстәкыйм энекәштән гайре хан санлыгына хуҗа булырдай бүтән туганыбыз юк.
Касыйм Сабирханович Нык лап уйладыгы змы ’
Суфия Безнен яктан, хатын кыз ягыннан булса ярамыймы ’
Йосыф Исхакович Юк. ярамый Хатын-кыз ягыннан ярамый Сез хан нәселеннән түгел.
Касыйм Сабирханович Димәк, сандыкнын төп хуҗасы Мөстәкыйм.
Йосыф Исхакович Туктагыз. Башка бер уй килде Бу бәладән сезне без генә коткара алабыз. Шулай бит. әнисе. Софочка9
Суфия. Ничек9
Йосыф Исхакович Малай алып кайтабыз
Минлениса Ике ай эчендәме?
Йосыф Исхакович Нигә ике ай эчендә.
Нуркасыйм. Сандыкны ачарга ике ай калып бара.
Йосыф Исхакович Булмады Бер татар арттырмакчы идек, барып чыкмады
Касыйм Сабирханович Иптәшләр! Әгәр без милләтебез язмышы турында уйлыйбыз икән. Мөстәкыйм әфәндене күз карасы урынына сакларга тиешбез'
Йосыф Исхакович Нәрсә9 Мин хәзер бетен эшемне ташлап, исерек баш Мөстәкыймне саклап утырырга тиеш буламмени9
Нуркасыйм Юк инде җәмәгать, миннән булмый Намазлык җәярлек тә чиста урыны булмаган шакшы сәрхуш Мөстәкыйм фатирында биш вакыт намазымны өзеп. Ходай алдында үземә гөнаһ җыеп, вакытымны әрәм итәсем юк Минем көн дә мәчеткә барасым бар
Вил Вилданович Сакларсыз* Сакларсыз! Сез сакламасагыз. үзем саклармын'
Касыйм Сабирханович Мөстәкыйм кебек асыл тагар егетләре теләсә кайда аунап ятмый Мөстәкыйм әфәндегә без чебен дә кундырмаска тиешбез Мөстәкыйм әфәндегә сабый җиле дә тияргә тиеш түгел
Суфия Дөрес. Касыйм Сабирханович Үзем, үзем саклармын Төннәрендә яныннан бер секундка да китмәм Шулай бит. әтисе
Минлениса Хыялларын тормышка ашмас Йокы бүсәргә яратасын Үзем саклармын Мин инде төннәрен мәет сакларга күнеккән
Йосыф Исхакович Тукта әле Нишләп әле син минем бертуган
энем Мөстәкыймне мәет белән тин- лисен. Нәрсә, синеңчә ханның нәселе өзелгән, соңгы буынын мәет димәкче буласыңмы?! Касыйм Сабирханович, ишеттегезме? Нәрсә ди? Мәет ди. Бу бит зур хата.
Суфия. Политическая хата.
Нуркае ы йм. Ярый, ярый, җитте. Күпертмәгез. Сүзне икенчегә бормагыз^
Йосыф Исхакович. Ишетәсезме? Алар бердәм эшлиләр. Алар татар милләтенең тамырын балта белән чабалар. (Күкрәгенә сугып.) Бабам хакына, нәселебез хакына, милләтебез хакына барысын да эшлим. Кирәк икән, үземне дә, кирәк булса, хәләл хатынымны да корбан итәм!
Касыйм Сабирханович. Вил Вилданович: (икесе бергә). Дөрес. Иосиф Исакович! Дөрес!
Йосыф Исхакович (елаганкыяфәттә). Белә идем бит, сизә идем бит, тоя идем затлы кан, хан каны акканын белә идем бит.
Ут сүнә. Музыка.
Өченче күренеш
Ут янганда иркен зур зал. Бүлмәләргә чыга торган берничә ишек. Зал уртасында тумбочкада, пыяла аквариум эчендә таш сандык. Ул дүрт яктан прожектор белән яктыртылган. Залның стенасы тирәли урындыклар тезелгән. Сандыкнын бер ягында Нуркасыйм. икенче ягында, йокымсырап, мылтык тотып, урындыкта Йосыф Исхакович утыра.
Йосыф Исхакович (авызын олы итеп ачып). Төне озын булды.
Нуркасыйм. Сөйлисе юк.
Йосыф Исхакович. Бу мәет саклаган әбиләргә Ходай ярдәм бирсен.
Нуркасыйм. Аның бер нәрсәсе дә юк. Алар бит гайбәт сатып утыра.
Йосыф Исхакович. Анысын син беләсен инде. Ни әйтсәң дә егерме ел дин юлында йөрисең.
Нуркасыйм. Сөйлисе юк. Егерме ел намазлык өстендә утырып, исерекбаш Мөстәкыймне саклап утыр инде.
Йосыф Исхакович. Тәһарәтсез намазлыкка менмиләр аны.
Нуркасыйм. Менә анысын синнән сорамыйлар, кем энем Осип.
Йосыф Исхакович. Мин Осип түгел. Аңлыйсынмы. Осип түгел. Минем атам кушкан исемем бар Мин—Йосыф!
Нуркасыйм Нигә? Син бит үз теләген белән паспортыңны алыштырдың. Элек Йосыф идең, хәзер Иосиф. Элек Йосыф Исхакович идең. Хәзер Иосиф Исакович.
Йосыф Исхакович. Кабатлап әйтәм. Мин Осип та, Иосиф та түгел, мин—Йосыф!
Нуркасыйм. Әйттем икән кайттым. Әле бер ай элек кенә Йосыф дисәң чырайга ябыша иден.
Йосыф Исхакович. Заманасы үзгә иде.
Нуркасыйм (кашынып алганнан сон). Их, бер мунча керәсе иде ул.
Йосыф Исхакович. Сөйлисе юк.
Нуркасыйм. Айдан артык утырабызмы?
Йосыф Исхакович. Бүген ай да унҗиде көн була. Бетләп бетмәсәк ярый.
Нуркасыйм. Августның утызына кадәр күп калдымы әле?
Йосыф Исхакович. Кул бармаклары гына түгел, аяк бармаклары да җитми.
Нуркасыйм. Айдан артык намазлыкка басканым юк.
Йосыф Исхакович. Басып та азапланма. Укыганнарың барыбер Ходайга барып ирешми.
Нуркасыйм. Нигә алай дип уйлыйсың?
Йосыф Исхакович. Уйламыйм Беләм.
Нуркасыйм Каян беләсен'"
Йосыф Исхакович. Әнә, Мөстәкыйм укымады да. аңа Ходай йомшак түшәк бирде. Ә сиңа—каты урындык.
Нуркасыйм. Шулай дисенме'’
Йосыф Исхакович Шулай лимен.
Нуркасыйм. Сөйлисе юк. Хатыныңны аяк очына салып гомер кичерә. Ә бит нинди заманалар бар иде.
Йосыф Исхакович. Ничего.
Бер айлык уразанын баребер гаете була.
Нуркасыйм Ярый да бит мирастан өлеш чыгарса
Йосыф Исхакович Өч югары белемле дипломын була торып, шул исерекбашны саклап утыр инде Адәм көлкесе.
Нуркасыйм Шатыр-шатыр кашынып диген.
Йосыф Исхакович. Ничего, Утызы гына җитсен.
Нуркасыйм Нишләмәкче буласын?
Йосыф Исхакович. Үз өлешемне генә алыйм. Икегезнен берегезгә дә әйләнеп карамыйм
Нуркасыйм. Әле син өлеш өмет итәсеңмени?!
Йосыф Исхакович Нигә итмәскә Мин дә бит ул ханнын оньны
Нуркасыйм Осип Исако- вичмы?
Йосыф Исхакович Осип түгел мин. Аңлыйсыңмы, аңгыра. Осип түгел— Йосыф мин Алла тарафыннан өстәлгән дигән төшенчәне аңлата. Күркәмлек, гүзәллек иясе. Легендар Йосыф
Нуркасыйм Белмим шул. Әткәй белән әнкәй ризалыгыннан башка Иосифка әйләнгән кешегә хан бабабыз сандык эченә берәр генә карамил булса да салды микән
Йосыф Исхакович Анысы өчен борчылма. Син үзең турында уйла. Үзең турында.
Нуркасыйм Минем уйлыйсым юк. Мин Ходай юлында. Ходай барысын да күрә.
Йосыф Исхакович Шулайдыр шул. Әйтәм җирле төннәр буе агач мылтыгыңны кочаклап, прожектор яктысында, исерек сәрхуш Мөстәкыймне саклап утырасың.
Нуркасыйм Шулай, энем. Джу- зеппеме әле син? Ә. әйе. Хосе. то есть Осип Исакович, мин Мөстәкыймне саклап утырмыйм Мөстәкыймне син сакла. Мин таш сандык саклыйм Мирас саклыйм. Ә инде ул гаш сандык эчендәге Хан бабабызның мирасыннан сиңа— ноль Мирасның яртысы Мөстәкыймнеке. яртысы үзебезнеке дип торабыз
Й о с ы ф И с х а к о в и ч Бик жирный булмасмы ’ Үтләрсең Әткәй белән әнкәйнең кер бавына кадәр даулап алган бәндә бит син.
Нуркасыйм. Кем? Минме?!
Йосыф Исхакович Нигә Кер каптырмасын сорап өйгә ничә тапкыр килдең?
Нуркасыйм. Әкиятеңне кайтып хатынына сөйлә. Син аларнын башына җиттең. Син. син, Осип энем. Шәһәрдән зурырак фатир алыр өчен әткәй белән әнкәйнен йортларын саттырып Казанга алып киттең дә. аннары үзләренә вокзалдан, урамнардан буш шешә җыйдырды н.
Йосыф Исхакович Син сүзеңне чамалап сөйлә. Дәү абый дип тормам, ипи шүрлегенә менеп төшәргә дә күп сорамам
Нуркасыйм (утырган җиреннән сикереп тора) Мендергән диярләр Менәрсең син минем ипи шүрлегенә Ничек төшкәнеңне дә сизми калырсын Мин сина Мөстәкыйм түгел Эчеңне тишеп агызырга ла күп сорамам
Йосыф Исхакович (әтәчләнеп Нуркасыйм өстенә килә). Попробуй' Өтәчке! Коерыксыз әтәч Тәһарәтсез мулла калдыгы! Сине белмиләр ди Кеше алдап, байлык туплап, шул акчага ел саен диңгез буена барып, яшь кыз-лар сатып алып, яшь кызларны бозып йоргәненне.
Нуркасыйм. Докажи?!
Йосыф Исхакович Кирәк булса, докажем'
Нуркасыйм Нәрсә” Ялган дип лом сатып алып түрә булдынменм? Мин синең белемеңне беләм Әлепне таяктан аера атмаган аңгыра сарык, дундук биг син!
Йосыф Исхакович Ах. син шулаймы (Нуркасынмны якасыннан эләктереп ала) Мә. получай, гад* Мә. паразит' Мә. фиргавен токымы' Ал үзенә тиешлесен (Сугыша башлыйлар)
Нуркасыйм Барыбер мирасмын яртысы минеке, яртысы Мөстәкыйм некс
Йосыф Исхакович Шулаймы'* (Башы белән Нуркасыймнын Яшенә гарта.) Мә мирасның яртысын' (Taiы башы белән гарга ) Мә мирасның тиешле өлешен' (Тагы сугып җибәрә ) Мә ми расны бөтен килеш Кунелен булдымы ' (Тагын суга.) Мә. получай. гад'
Нуркасыйм Үтерәләр1 Котка рыгыз' Каравыл*
Югарыдан тавыш ишетелә.
Микрофоннан. Әй сез, фиргавен токымнары! (Йосыф Исхакович белән Нуркасыйм тынып калалар.) Молчать! (Нуркасыйм белән Йосыф Исхакович үрә каталар.) Хужага йокларга ирек бирмисез! Быдло.
Нуркасыйм (пышылдап Йосыф Исхаковичка). Нәрсә ди?
Йосыф Исхакович. Бетле ди!
Нуркасыйм. Бардыр инде, ике айга якын мунча кергән юк бит.
Микрофоннан тавыш Разговорчики!
Йосыф Исхакович. Нуркасыйм (честь бирәләр). Есть!
Микрофоннан тавыш Иртәгә үк икегезне дә уволю!
Йосыф Исхакович, Нуркасыйм. (Икесе ике якка югарыга, почмакка карап тезләнәләр. Кулларын ияк астына куеп.) Не надо!. Не надо. Мы больше так не будем..
Микрофоннан тавыш Вольно!
Йосыф Исхакович, Нуркасыйм (Тезләнгән килеш честь бирәләр.) Есть!
Микрофоннан тавыш. По местам.
Йосыф Исхакович, Нуркасыйм. (Сикереп торалар да. үрә катып честь бирәләр.) Есть!
Йосыф Исхакович (үз-үзенә мыгырданып). Шушы почмактагы гла- зокны уйлап тапкан инженерның күзләрен чокып алыр идем!
Нуркасыйм Ярый әле аннан күзәтеп торалар. Юкса үтерәсең син мине. Валлаһи, үтерәсең. Иртәгә үк аппарат житәкчеләренә жалоба язам.
Йосыф Исхакович (үз-үзенә сөйләнеп). Тырный тагын. Биткә сикерә. Чалып ташланган көзге әтәчмени. (Нур- касыймга.) Яз! Син гомер буе жалоба язган кеше, анонимчик!
Нуркасыйм. Үзеңне бел. Ангыра баш. Жалоба язарга да грамота кирәк Кояш дигән сүздә биш хата ясап, жалоба язып булмый ул.
Йосыф Исхакович Кем?! Минме? Әллә саташа башладыңмы, тинтәк?
Нуркасыйм. К, ы, й, я, а, ш. Мягкий знак! Син язганча кояш.
Микрофоннан тавыш. Җиттеме сезгә, юкмы? Иртәгә үк икегезне дә уволю. Почетлы каравылга куйганга рәхмәт юк, сугышалар тагын. Шатланыгыз! Халык, милләт мирасын саклыйсыз. Сөенегез!
Нуркасыйм (ялагайланып). Ай рәхмәт, ай рәхмәт. Сәламәт булыгыз!
Йосыф Исхакович. Бетерәм мин бу почмактагы глазокларны. Шартлатам, матери! (Мылтыгын почмакка төзи.)
Нуркасыйм (анын аяк астына тезләнеп, кулларын ана суза). Чү. энекәш, кирәкми. Икебезне дә харап итәсен.. Мирассыз калдырасын. Акылыңа кил
Йосыф Исхакович (мылтыгын төшерә). Өелеп торган байлыгым була торып, шушы каһәр суккан таш сандык янында айлар буе йокысыз төннәр уздыр инде.
Нуркасыйм Уздырма. Кем сине мәжбүр итә. Кайт та йокла!
Йосыф Исхакович (Нуркасыйм булып). Кем сине мәжбүр итә... (Паузадан сон Ишеккә бармагы белән төртеп.) Син һәм ул. Юк инде. Еллар буе утырсам утырам, китмим. Икегез генә бүлер идегез бугай. (Эчке бүлмәдән Суфиянын чыркылдаган тавышы ишетелә.)
Нуркасыйм (авызын зур итеп ачып, иснәп). Уяндылар бугай.
Йосыф Исхакович (авызын зур итеп ачып, иснәп). Ниһаять тагын тан атты. (Янә чыркылдашу ишетелә. Йосыф Исхакович сискәнеп ) Бар әле. бар. кара. Нишлиләр анда?..
Нуркасыйм Үзен кара. Сиңа кирәк. Ни әйтсәң дә синең хәләл хатының—Софочкаң түгелме сон анда.
Йосыф Исхакович. Кызлар сорады бит
Нуркасыйм Сораса. Артык юмартланмаска иде Хатын тикле хатыныңны бирмиләр аны. Хотя, энекәшкә, Мөстәкыймгә жәл түгел дигәнсендер инде.
Йосыф Исхакович Көлмә. Кая барасын. Яшь кызлар сорады бит Кертеп кара син аның янына чит кызлар. Беләм мин ул хәзерге яшь кызларны Аларга Мөстәкыйм кирәкми, аларга хан сандыгы, таш сандык, мирас сандыгы кирәк. Төн чыкканчы ун тапкыр кияүгә чыгып, ун тапкыр ЗАГСка алып баралар алар. Аннары көтеп утыр хан
сандыгыннан мина да өлеш чыгар дип Болай ичмаса ышанычлы
Нуркасыйм. Үз хатыным дисен инде
Йосыф Исхакович Кая барасын. Түзәсең. (Чыркылдашкан аваз янә кабатлана Йосыф Исхакович түзми, бүлмә буйлап арлы-бирле йөри башлый Нуркасыймга.) Бау бир Асылынам Бар инде, кара, нишлиләр?
Нуркасыйм (ипләп кенә тавыш килгән бүлмәнен ишеген бераз гына ачып, ишек ярыгыннан карый) Булдыра Мөстәкыйм энекәш.
Йосыф Исхакович. Нишли?
Нуркасыйм. Нишли, нишли!?
Бар да кара!
Йосыф Исхакович Йә. әйт инде, нишлиләр?..
Нуркасыйм Нишләсеннәр Мөстәкыйм аркасына массаж ясата
Йосыф Исхакович Ходай бар икән. Ныклап карадыңмы, массаж гынамы?
Нуркасыйм Массаж гына булмый . Син. энекәш, бигрәк. Как будто син Мөстәкыймне белмисен
Йосыф Исхакович. Ышан Абый хатыны, жинги дип тормас.
Нуркасыйм Мин Мөстәкыйм энекәшкә ышанам. Менә синен хатынын Софочкага гына шигем зур.
Йосыф Исхакович Ул Софочка түгел, ул Суфия Аңлыйсынмы—Суфия
Нуркасыйм Анлыйм. аңлыйм, энекәш Бүген ул Суфия, иртәгә Софочка. берсекөнгә—Сонечка. (Бүлмәгә таушалган кыяфәттә Суфня килеп чыга)
Суфия (дорфа) Җитте, хватит миннән. Башка булдыра алмыйм'
Йосыф Исхакович (Суфия янына килә дә шикләнеп пышылдый) Нәрсә1’ Издеваться итте, да?
Суфия Сорыйсын тагын Төне буе йоклатмады
Йосыф Исхакович Сволочь* Түз. үз өлешебезне генә алыйк Күрмәгәнен күрсәтәм әле мин анын. Төне буе азаплады дисен инде
Суфия Төне буе Атна буе диген!
Йосыф Исхакович Нишлисен бит. Түзәргә туры килә, жаным. Хан байлыгыннан баш тартып булмый
С у ф н я Юк. Башка түзә алмыйм Хет ас. хет суй. башка түзә алмыйм. Адәм баласы бер суткы. ике суткы. конца да концов өч суткы йокламый түзә ала. Ә мин...
Йосыф Исхакович Түз. жаным. түз. Озак калмады. Озакламый ханбикә буласын.
Суфия Ханбикә булганчы үтерә әле ул мине.
Йосыф Исхакович Вот маньяк!
Суфия Маньяк кынамы, зверь! Юкса бит аяк очына гына ятам Тибә дә төшерә, тибә дә төшерә Йокыга гына төнәләм, тибә дә төшерә
Йосыф Исхакович. Тибә дә төшерә?.
Суфия Әйе. “Син нәрсә, мине кемгә саныйсын. Абый хатыны белән йоклап ятарга син мине кем дип уйлыйсын Хан нәселенен оныгы Йосыфнын хатыны булуынны онытма Безгә, хан нәселенә тап төшерергә ничек жөрьәт итәсен". ди Булды житте. хватит' Бүген үк өйгә кайтып китәм Әнә. сменага Нуркасыйм хатыны Миңлениса калсын (Пыр тузып чыгып китә)
Йосыф Исхакович (артыннан кычкырып кала). Суфия. Суфия. Софочка. нишләвен бу
Нуркасыйм (шаркылдап көлеп) Нәрсә, капитуляцияме’’
Йосыф Исхакович Авызын- ны жәеп ыржайма, ангыра. Авызынны ябарга да өлгермәссең. хан бабаннын мирасыннан казак какканынны сизми дә калырсын Әнә. сменага осгабикән- не чакыр. (Бүлмәгә Мөстәкыйм килеп чыга ) Нихәл, энем’’
Мөстәкыйм Әбиеңнеке кебек'
Нуркасыйм Нәрсә булды, энекәш’’
Мөстәкыйм Нәрсә булды, нәрсә булды. Белмисен инде как будто Әгәр бүген төнлә тагын берәрегезнен хатыны минем бүлмәгә, мине сакларга керсә, белеп торыгыз Йә—асылынам, йә—тәрәзәдән снкерәм Йокыга гына төнәләсен. мәче кебек куенга керергә генә торалар Настоящий ханга әверелсәң, нишләмәсләр
Йосыф Исхакович Сон бит. энекәш, өстән шулай куштылар Төнлә синен белән берәр хәл булса, күз-казак булырга кирәк, диделәр
Мөстәкыйм Дисәләр Без бит өч бертуган Менә шушында сабый чактагы кебек идәнгә сузылышып ятып, өчәүләп йокласак ни булган
Нуркасыйм. Без бит сандык саклыйбыз.
Мөстәкыйм. Ә хатыннарыгыз мине саклыймы?
Йосыф Исхакович. Нишлисең, өстән килгән положения шундый.
Мөстәкыйм. Төкерәм мин алар- нын положенияләренә.
Нуркае ым, Йосыф Исхакович (икесе бергә пышылдап). Чү, энекәш... (Түшәм почмагындагы глазок- ка ымлап.) Тынлап һәм күреп торалар.
Мөстәкыйм. Сез бәхетле, сезгә мешать итүче юк.
Нуркасыйм. Алай дип әйтмә әле. энекәш. Йокысыз төннәр уздыру бик рәхәт түгел ул.
Йосыф Исхакович Минем үземә ошый.
Нуркасыйм. Ошагангамени йокымсырап өч тапкыр урындыгыннан егылып төштен. Микрофоннан кычкырып кына уяттылар
Мөстәкыйм. Төне буе Осип абыйны кызганып чыктым
Йосыф Исхакович. Осиптүгел мин. энекәш. Осип түгел...
Мөстәкыйм. Ә, әйе бит әле, Иосиф абыйны.
Йосыф Исхакович. Мин Иосиф та түгел.
Нуркасыйм Ярар инде, кем энекәш, Мөстәкыйм... Джузеппе абыеңны үртәп утырма.
Йосыф Исхакович. Каянулисемнәрне табасын да, каян башыгызга килә.
Нуркасыйм. Нигә? Үзен бит, үзен мактанып йөрдең. Минем сигез исемем бар, дип.
Йосыф Исхакович. Кайчан?
Нуркасыйм. Әткәй кушкан исеменнән ваз кичеп, паспорт алмаштырып йөргән чагында. Атам кушкан исемем—Йосыф. русларда—Иосиф, Осип, инглизләрдә—Джозеф, французларда— Жозеф, испаннарда—Хосе, итальяннарда—Джузеппе, полякларда—Юзев дип. Мин алдасам, әнә, Мөстәкыйм энекәш үлмәгән. Ул дөресләр.
Йосыф Исхакович. Ну бу татар. ну бу татар... Шул кадәр тар күңелле булырга кирәк бит, ә?! Үз туганыннан көнләшә.
Нуркасыйм. Хатын кадәр хатыныңны сатып та ярап булмый.
Йосыф Исхакович. Сатмадым Нәселебез турында кайгырттым. Нәсе-лебезне мин дә кайгыртмасам, син дә кайгыртмасаң, ул да кайгыртмаса. кем кайгыртыр. Әйт, энекәш, нишлибез?' Нәсел сандыгы белән нәрсә эшлибез?!
Мөстәкыйм. Нәрсә эшләргә кушасыз, шуны эшлим.
Йосыф Исхакович. Нуркасыйм. Сандыктан баш тарт
Мөстәкыйм. Мирастан?!
Йосыф Исхакович. Нуркасыйм. Әйе, мирастан.
Мөстәкыйм. Ничек итеп?
Йосыф Исхакович Васыят- намәдә борынгы бабабыз доверенность турында бер сүз дә әйтмәгән. Минем исемгә доверенность яз!
Нуркасыйм. Юк инде. Минем исемгә яз!
Мөстәкыйм. Була ул. Кая кәгазегез, кая каләмегез?
Музыка. Ут сүнә.
ИКЕНЧЕ ПӘРДӘ
Дүртенче күренеш
Пәрдә ачылганда Мөстәкыйм белән Нуркасыйм идәндә, Йосыф Исхакович өстәл алдына кәгазь куйганнар да язарга җыеналар.
Мөстәкыйм. Башлыйбызмы?
Йосыф Исхакович, Нуркасыйм Башлыйбыз!
Йосыф Исхакович (Мөстәкыймгә). Нәрсә, энекәш, әллә үз-үзеңә доверенность язасыңмы?
Мөстәкыйм Әйе Нигә, әллә ярамыймы?
Йосыф Исхакович. Ярый.
Нигә ярамасын. (Тамашачыга.) Дурак- ларны чәчеп үстермиләр
Нуркасыйм. Ну баш бар да инде үзендә, Мөстәкыйм энекәш.
Йосыф Исхакович Сөйлисе юк инде, сөйлисе юк. Шушы яшемә жи- теп үз-үзенә доверенность язган кешене беренче тапкыр күрәм
Мөстәкыйм Нигә алай дисен?
Пәрдә.
Сезнен халыкны, начальство халкын әйтәм. бер үзләренә ике оешма ачып, ике пичәт ясатып, үз-үзләренә доверенность язып утыралар түгелме сон?
Йосыф Исхакович. Син. энем, тирәнгә кермә. Чыга алмый азапланырсың.
Мөстәкыйм. Ходайга тапшырып, башлыйм.
Йосыф Исхакович. Башла.
Мөстәкыйм Әйтеп торыгыз. Минем грамыт бәләкәй Мин доверенность яза белмим.
Йосыф Исхакович Мин әйтеп торам.
Нуркасыйм Ни өчен син?!
Йосыф Исхакович Мин югары белемле Мин өч институт бетердем
Нуркасыйм Мин риза. Кояш кебек елмаеп әйтеп тор әле
Йосыф Исхакович Көл мә. ангыра! Сез әзерме?
Мөстәкыйм. Нуркасыйм Әзер!
Йосыф Исхакович Мин. дип язып куй Мөстәкыйм энекәш.
Мөстәкыйм Яздым, абзыкай
Йосыф Исхакович Молодец! Булдыргансың Хәзер мин язам (Ижекләп яза.) Ми-н. Булды бу Икенче сүзне язабыз. Мөстәкыйм, яз. Үз исемеңне яз. Мөс-тә-кыйм, дип яз.
Мөстәкыйм Анлашылды. абый. Димәк, үз исемнәребезне язабыз. Мин кыскартып кына үз исемемне “Мин”, дип яздым.
Нуркасыйм (Мөстәкыймгә), Нәрсә минем кәгазьгә карыйсын Үзен яз. Күчермә миннән.
Мөстәкыйм Исеменне дөрес язасын микән дип карыйм
Нуркасыйм. Син мине ул кадәр ангырага санама инде. Үз исемемне дә яза белмәскә Менә, кара Нур-ка-сыйм Шәпме?
Йосыф Исхакович Изумительно! Өченче сүзне язабыз. Үземнен. дип языгыз.
Мөстәкыйм Яздым, абый
Йосыф Исхакович (Нуркасыйм га). Син яздыңмы"’
Нуркасыйм Яздым инде, яздым Колакка акырма Чукрак түгел
Йосыф Исхакович Хәэерүзем язам (Яза) Ү-зем-нен Булды бу Хәзер, борынгы,—дип языгыз
Нуркасыйм. Нигә борынгы"’
Йосыф Исхакович Борынгы булганга борынгы' Беренче булмаганга борынгы. Как бу кадәр ангыра син.
Нуркасыйм Ярар теленә салынма Яздым Синенчә булсын Борынгы дип яздым. Хан булгач, дураку ясно, борынгы була инде ул Язмыйча да анлашыла.
Йосыф Исхакович Хан. дип языгыз!
Нуркасыйм (ижекләп яза). Ха-н...
Йосыф Исхакович (Нурка- сыймга) Өч хәрефле жөмләне ижекләп язмасан булмыйдыр. Син яздынмы. Мөстәкыйм энекәш"’
Нуркасыйм Жөмлә түгел, сүз. Ангыра кояш
Мөстәкыйм Яздым. Мин әллә кайчан яздым инде, абзыкай
Йосыф Исхакович Молодец! Үзем дип язып куйым ате (Яза ) Хан1 Олы хәреф белән яздыгызмы7
Нуркасыйм Нигә олы хәреф белән язарга"’
Йосыф Исхакович Хан булганга олы хәреф белән язарга. Ангыра- каем. тәти баш. өстәвенә надан!
Нуркасыйм Нигә акырасын, акырма! Төзәтеп була бит аны (Төзәтә) Менә төзәттем Сизелми дә.
Мөстәкыйм Мин төзәтмим Мин надан Мина, ангырага. ничек тә ярый
Йосыф Исхакович Дальше киттек.
Нуркасыйм Кая"’
Йосыф Исхакович Бөгелмәгә!
Нуркасыйм Нигә?
Йосыф Исхакович Әйттерер- сен әллә ни
Нуркасыйм Әйт Эчендә катмасын
Йосыф Исхакович Башка бер сүз дә әйтмим Мыскыл итеп утыра Үзе әйтсен.
Мөстәкыйм Ярар инде, кечкенә абый, үпкәләмә Арабы зла нн грамотные син бит
Нуркасыйм. Сөйлисе юк. Үпкәләмә инде Мин бит карт. Зиһен тарала.
Йосыф Исхакович Зиһенента- ралгач. ни пычазыма сина хан сандыгы Кәфенлек алырлык кына акчан бардыр бит Бу.тмаса. ү зем биреп торам
Нуркасыйм. Ашыксаң, үзен бара тор. Синнән әжәткә акча алып торсаң, каберемә төшеп азапларсың.
Йосыф Исхакович. Дүртенче жөмләгә киттек.
Нуркаеыйм Дүртенче жөмләне язабыз, диген. Тапкан сүз: киттек!
Йосыф Исхакович Ба-бам- ның.
Мөстәкыйм. Ба-бам-нын.
Йосыф Исхакович. Үземә,дип языгыз.
Мөстәкыйм Ү-зе-мә. Булды бу Нуркаеыйм. Атап,—дип языгыз. Нуркае ыйм, Мөстәкыйм (Иҗекләп.) А-тап.
Йосыф Исхакович. Жи-бә- рел-гән.
Нуркаеыйм. Кем җибәрелгән?
Йосыф Исхакович. Син!
Мөстәкыйм. Сандык... Сандык җибәрелгән, дәү абый.
Йосыф Исхакович. Үтерә бу мине.
Нуркае ыйм. Үзен бит әллә нинди сүзләр эзләп табасын. Җибәрелгән, дигәч башка әллә нинди уйлар килә.
Нуркае ыйм, Мөстәкыйм: Жи-бә-рел-гән.
Йосыф Исхакович. Ашыкмагыз. Хәзер үзем дә язып куям. Жи-бә- рел-гән. Точка.
Нуркасыйм. Беттемени?
Йосыф Исхакович. Нигә?
Нуркаеыйм. Точка, дисен бит.
Йосыф Исхакович. Ни эшләп бетсен инде, аңгыра. Яз!
Нуркасыйм (яза). Яздым, точка, дип.
Йосыф Исхакович. Нәрсә язасын син?! Нигә точка дип язасын?!
Нуркасыйм. Үзе точка дип яз, ди. Үзе җенләнә.
Йосыф Исхакович. Мирас,— дип яз! Мирасны дөрес языгыз. (Нур- касыймга ) Бигрәк тә сина әйтәм. Ми- и-и-рас дип өч “и” белән язма. Бу сина “аять” түгел.
Нуркасыйм. Өйрәтмә! Башын яшь! Ничек язарга кирәген белермен.
Йосыф Исхакович. Кемгә тапшыра?
Нуркасыйм. Миңа!
Йосыф Исхакович (Нуркасыйм булып). Мина. . Сина гына түгел шул, безгә тапшыра.
Нуркасыйм Анладым инде, анладым. Безгә тапшыра. (Яза.) Без-гә. Булды.
Йосыф Исхакович Ашыкмагыз. Хәзер мин язам. (Яза.) Менә шулай.
Мөстәкыйм. Хәзер исемнәребезне куябыз, әйе бит. дәү абый (Иҗекләп яза.) Мөс-тә-кыйм-гә.
Нуркасыйм (ана ияреп). Мөс-тә- кыйм-гә. Булды бу.
Мөстәкыйм. Дәү абый, минем кәгазьгә кара әле, исемемне дөрес язганмынмы?
Нуркасыйм. Эчемне пошырып, секунд саен сорап утырма инде Тот та миннән күчереп яз.
Йосыф Исхакович. Тап-шы- рам,—дип языгыз.
Нуркасыйм, Мөстәкыйм Тап-шы-рам.
Йосыф Исхакович Бүгенге числоны, айны куярга онытмагыз.
Нуркасыйм. Өйрәтмә. Ана гына башыбыз җитәр.
Мөстәкыйм (Нуркасыймнын кәгазенә күз ташлый). Дөрес икән.
Нуркасыйм. Нәрсә дөрес икән?!
Мөстәкыйм Исеменне дөрес язгансың икән.
Нуркасыйм. Мин бит. энекәш, армиядә писарь булган кеше. Йосыф Исхакович шикелле өч диплом сатып алмасак та, төшеп калганнардан түгел. Аллага шөкер. Кояш дигән сүздә биш хата җибәрмибез. (Йосыф Исхаковичка.) Нәрсә сырлаган буласын инде Кайсы исемеңне язарга белмисенме әллә? Кыскарагын яз. Хатасы азрак булыр. Хосе, йә булмаса Осип дип куй. Юзев дип яза күрмә "Е" белән “и”не бутарсын. Менә мин атам кушкан исемемне Нуркасыйм дип, тутырып язып куйыйм әле. (Яза.) Нур-ка-сыйм! Булды бу Менә хәзер настоящий точканы куйсан да була. Точка!
Йосыф Исхакович Өйрәтмә аңгыра башын белән. (Язган кәгазенә карап.) Булды бу. Мөстәкыйм энекәшнең кулы гына кирәк. (Кәгазьне Мөстәкыймгә суза.) Ал. энем.
Нуркасыйм. Ашыкма энем. Чиратсыз кермә. Атан урынына калган дәү абыеннын барлыгын онытма. (Мөстәкыймгә кәгазен суза.) Мә. энем. Башта үзеңә—үзен кул куй да, аннары мина
куярсын
Мөстәкыйм. Китер (Нуркасыим- нен кәгазенә кул куя.)
Нуркасыйм (кәгазен алып). Ниһаять, булды бу
Мөстәкыйм Кая, кечкенә абый, сина да куйыйм
Йосыф Исхакович Мә Ал, энекәш.
Мөстәкыйм (кәгазьне алып кул куя). Булды бу.
Нуркасыйм Димәк, Мөстәкыйм—беренче, мин —икенче, син Хосе—өченче!
Йосыф Исхакович Хикмәт беренчедәмени
Мөстәкыйм Зато өчебездә дә доверенность бар. Әйдә, дәү абый, укып җибәр үзеннсн доверенностенне
Нуркасыйм Була ул, энекәш (Укын ) Мин, Нуркасыйм. үземнен борынгы хан бабамнын үземә атап җибәргән мирасын безгә Мөстәкыймгә тапшырам Беренче число, ай. ел. Нуркасыйм.
Йосыф Исхакович Фамилиян- не дә куй инде Нуркасыйм Февральский дип
Нуркасыйм Нәрсә'*
Йосыф Исхакович Ангыра- каем' Син бит үз-үзенә доверенность язгансын. Менә тында Довере нностьн ы ничек язалар аны Мин Мөстәкыйм, үземнен борынгы хан бабамнын үземә атап җибәрелгән мирасын Йосыф Ис- хаковичка тапшырам Беренче число, ай, ел.
Йосыф Исхакович {Аптырап озак кына кәгазьгә карап торганнан сон.) Тукта апе Нишләп болан килеп чыкты сон әле бу Үземә Йосыф Исхакович- ка Йосыф Исхаковичка дип язганмын Мөстәкыйм кул куйган.
Музыка, ут сүнә
Бишенче күренеш
Ут янганда бүлмәдә Мөстәкыйм, Касыйм Сабирханович. Вил Вилданович, Нуркасыйм, Миңлениса, Йосыф. Суфия
Вил Вилданович Хөрмәтле иптәшләр, хөрмәтле Мөстәкыйм әфәнде'
Мөстәкыйм (тамашачыларга) Кызык бу дөнья Кичә генә адәм калдыгы идем, ә хәзер (Вил Вилданович ка.) Мөстәкыйм генә диегез. Әфәндесе мина килешеп бетми
Касыйм Сабирханович Алай димәгез Мөстәкыйм иптәш Сез миллә- тебезнен йөзе!
Вил Вилданович Иптәшләр Мин сезгә важный янадык ачам Кичә безнен егетләр кабаттан ханнын васыятьнамәсен тикшергәннән сон. шундый мөһим җөмләгә тап булдылар
Нуркае ы й м Ягъни мәсәлән?
Вил Вилданович Ягъни мәсәлән Тынлагыз. Васыятьнамәдә шундый юллар бар. Исәнме минем нәсел җебемне, нәсел шәҗәрәмне дәвам итүче ерак-ерак туганым, төпчек ут тым
Касыйм Сабирханович Моның белән нәрсә әйтмәкче буласыз’
Вил Вилданович Васыятьнамәнең ахырына ихтибар итегез Мин синең исеменне, кем атлы икәнеңне белмим Шуна күрә бу сандыгымны нәселемне дәвам игүче, ишетәсезме, дәвам итүче. ихтибарлы булыгыз, ир-ат затыннан булган төпчек торыным. ягъни оныгым, сина калдырам диелгән.
Касыйм Сабирханович Нәселебезне дәвам итүче Вил Вилданович, кабатлап шул җирен укыгыз әле
Вил Вилданович Нәселне дәвам игүче ир-ат затыннан булган
Касыйм Сабирханович Мин сезгә тик торганда гына васыятьнамәнен өтеренә кадәр өйрәнегез дип бюджеттан акча бнрдермәдем Күрәсез, васыятьнамә төбендә нинди фикерләр ята
Йосыф Исхакович һич ни анламыйм
Нуркасыйм Миндә
Суфия Йөз сиксән тапкыр укыган җөмлә
М и нл е н и с а Алай димәгез Монда бик мөһим мәсьәлә ята
Йосыф Исхакович Ха. ха, ха Мөһим мәсьәлә ди
Мөстәкыйм Юк инде, туганнар, уйларыгыз барып чыкмас Мин өйләнмим Үз тамагымны туйдыра алмаган килеш, кеше баласын алып, бәхетсез нтеп. хәерче тудырасым юк
Вил Вилданович Ялгышма-
гыз, Мөстәкыйм әфәнде, Мөстәкыйм Исхакович.
Касыйм Сабирханович. Хан бабагыз сезне хөрмәт итеп, мен еллар элек сезнен бу якты дөньяга киләсегезне сизеп, сезгә шундый дәүләт калдырган икән, сез инде борынгы бабагызнын йөзенә кызыллык китермәгез.
Вил Вилданович. Бабабыз диегез, Касыйм Сабирханович.
Касыйм Сабирханович. Сез инде хан нәселен дәвам итәргә алынгансыз икән, давай, өйләнегез. Күреп торасыз, нәселемне дәвам итүче, дигән (Мөстәкыймгә ) Ә сез дәвам итәсезме? Юк. Бүгенгә кадәр өйләнмәгәнсез. Үзегезгә шактый яшь.
Йосыф Исхакович (пышылдап. Суфияга). Син авырлы. Син авырлы.
Суфия (пышылдап. Йосыфка). Ничек авырлы?
Йосыф Исхакович. Син корсаклы!
Суфия Ничек корсаклы?
Йосыф Исхакович (пышылдап). Аңгыра! Син корсаклы. Мин нәрсә әйтсәм шуны җөпләп бар. Иптәшләр, гафу итегез. Ул өйләнде!
Касыйм Сабирханович (аптырап). Ничек өйләнде?
Вил Вилданович. Өйләнде?
Йосыф Исхакович. Әйе, өйләнде.
Нуркае ыйм, Миңлениса Кайчан өйләнде?
Йосыф Исхакович (Нуркасыйм белән Миңленисага пышылдап). Тик торыгыз, аңгыралар. Сизмисезмени, хан мирасын кулдан тартып алмакчы булалар. Мин нәрсә әйтсәм, әйе, дип торыгыз. Жәмәгать, Мөстәкыйм өй- лән-де!
Касыйм Сабирханович Кемгә?
Йосыф Исхакович. Суфияга!
Вил Вилданович. Ничек Суфияга?
Касыйм Сабирханович. Суфия бит синең хатының.
Йосыф Исхакович. Элек минем хатын иде, хәзер энекәш хатыны.
Касыйм Сабирханович (Мөстәкыймнән). Жиңгәнә өйләндеңмени?
Мөстәкыйм. Белмим шул. Күптәннән эчкәнем дә юк инде...
Вил Вилданович Үзенең җиңгәсенә өйләндеме?
Йосыф Исхакович Әйе. Үз җиңгәсенә.
Касыйм Сабирханович. Ә син Суфия белән кайчан аерылыштың9
Вил Вилданович . Әйе. Судыгыз кайчан булды?
Йосыф Исхакович. Ә без суд белән аерылышмадык, шулай бит дәү абый. Нуркасыйм.
Нуркасыйм. Нәрсә дип әйтергә дә белмим шул.
Йосыф Исхакович Без хәзер шәригать законнары белән яшибез. Без хан нәселе. Борынгы бабабыз законы белән яшибез. Суфия белән Мөстәкыйм төнлә икәүдән икәү генә калгач, мин Суфияга өч тапкыр талак, талак, талак дидем. Шулай бит, жинги, Миңлениса?
Миңлениса. Әйе. әйе, өч тапкыр талак дидең.
Йосыф Исхакович Әйттем бит. Нуркасыйм абый.
Нуркасыйм. Әйттең, энекәш, әйттең. Әле өстәвенә үзеңә әйттем, хатын кадәр хатыныңны да жәлләмисен инде, юмарт булсаң да булырсың икән, дидем.
Касыйм Сабирханович (Суфияга). Ә син анын талак дигәнен ишеттеңме?
Суфия Ишеттем, ишетмичә.
Вил Вилданович. Ябык ишек аркылымы?
Суфия. Ул кычкырганда мин ишекне тибеп ачтым.
Вил Вилданович. Нигә?
Нуркасыйм. Миңлениса. Йосыф Исхакович Шатлыктан.
Касыйм Сабирханович. Аерылышу Шатлыгыннанмы?
Нуркасыйм, Миңлениса, Йосыф Исхакович. Кавышу шатлыгыннан.
Касыйм Сабирханович. Һични аңламыйм. (Вил Вилдановичка.) Син берәр нәрсә анлыйсыңма. юкмы?
Вил Вилданович. Юк.
Нуркасыйм. Аның нәрсәсен аңлыйсын. Энекәш Йосыф өч тапкыр талак әйтүгә, мин указлы мулла буларак. Мөстәкыйм белән Суфия киленгә никах укыдым. Шулай бит9
Миңлениса. Шулай, шулай.
Вил Вилданович. Ә син, Мөстәкыйм. ризалыгыңны бирдеңме?
Мөстәкыйм. Сез бигрәк. Нишләп мин ризалыгымны бирим Абый хатынына өйләнергә сез мине кемгә саныйсыз.
Йосыф Исхакович Син. энекәш, давай не паникуй Сүзеннән кире кайтма Хан оныгы икәненне онытма.
Касыйм Сабирханович Дөрес, Мөстәкыйм әфәнде! Хан оныгы буларак үз сүзегездә нык торыгыз! Иртәгә үзенә хатынлыкка кандидатлар конкурсы оештырабыз. Шәһәребезнен ин гүзәл, ин затлы кызлары сезнен алдыгызда, сезнен йөрәгегезне яулап алыр өчен көч сынаячаклар Әзер булып торыгыз.
Мөстәкыйм Карагыз аны. күбрәк чакырыгыз. Мин үзем төскә-биткә. буй-сынга алама булсам да. хатын-кыз мәсәләсендә бик нәзберек.
Касыйм Сабирханович (та-машачыларга) Сасы көзән' Татар баеса хатын ала. урыс баеса чиркәү салдыра Хак икән
Музыка. Ут сүнә.
Алтынчы күренеш
Ут янганда сәхнәдә шул ук бүлмә. Әмма ул бик матурлап бизәлгән Бәйрәм төсе алган. Сул порталда тәбәнәк кенә үзбәкләр чәйханәсенә охшаган, келәм капланган сәке. Сәкедә аш-су. Уртада аякларын бокләп Мөстәкыйм, анын ун ягында Нуркасыйм һәм Йосыф Исхакович, ә сул ягында Касыйм Сабирханович. Вил Вилдано- вичлар. Каршыларында затлы, ялтыравыклы чалма чапаннан яшь чибәр егет курай уйнап утыра Анын алдында зур бизәкле кувшин Егет уйнавыннан туктала
Егет. Хөрмәтле Мөстәкыйм әфәнде, хөрмәтле шәһәребез кунаклары Кувшиннан елан чыгарып булмады Бүгенге бәйрәммен шарты елап чыгару түгел. Бүгенге мәжлессбезнен максаты, күнсл ачу белән генә чикләнмичә, бо- рын-борыннан килгән мирасыбызның, милләтебезнең асыл кы шарын барлау, хан нәселен дәвам итүче, хан оныгы Мөстәкыйм әфәнде Исхакетдин улына яр эзләү. (Егет ун кулын сузып.) Хан оныгы, хөрмәтле Мөстәкыйм әфәнде галижәнабләре беренче номерлы чибәр, яшь сылу кы зны бирегә чакыра. Музыка. (Шәрык музыкасы көчәя Бүлмәгә ярым шәрә шәрык кызларына хас киенгән, ун кулына беренче номер таккан кыз чыга да бии башлый Ара-тирә, килеп. Мөстәкыймз ә сырыша)
Йосыф Исхакович (Нуркасыйм га пышылдап) Ничек тә сайлатмаска тырыш Хан мирасын үзләренә калдырыр очен уйлап табылган хәйләләре
Нуркасыйм (кул чаба) Булды, булды, хватит' (Музыка кими, кыз биюеннән туктый да. матур кыяфәт ясап, бүлмәдән чыгып китә.)
Мөстәкыйм Нәрсә булды. Нигә туктаттыгыз? Дөньямны онытып карап утырган җирдән, шаны шыпы кул чабып матурлыкны, гүзәллекне туктаттыгыз
Йосыф Исхакович (Мөстәкыймнан колагына пышылдап) Исен китмәсен Күрмисеңмени, аяклары кәкре
Мөстәкыйм Булса соң. Сиңа кыз сайлыйбызмы, әллә минамы "
Йосыф Исхакович (Нуркэсыйм- га). Әйт әле шуңа берәр сүз.
Нуркасыйм Күзен чыкмагандыр бит. энекәш Кендегенә кара
Йосыф Исхакович. Мөстә к ы й м Кендегенә нәрсә булган ’
Нуркасыйм Нәрсә булган, нәрсә булган? Борчак кадәрле генә калган.
Касыйм Сабирханович (Мөс- тәкыймнен колагына). Абысн хаклы Борчылма Алда әле анын заглылары
Егет Хөрмәтле Мөстәкыйм әфәнде. хөрмәтле кунаклар! Сезнең алда чыгыш ясаган беренче номерлы асыл зат турында кыска гына мәгълүмат Исеме-Декабрина! Алдагы гасырда туган, нәселе затлы Кичә үзен урыс милләтеннән санаса, бүгенгесе минутта татар милләтеннән саный Буе бер метр да кырык тугыз сантиметр Чәче сары, кашы кара, күзе яшел Пони нәселеннән (Ун кулын сузып.) Хәзер икенче номерны чакырабыз Рәхим итегез икенче номер! Маэстро, музыка. (Музыка көчәя.)
Касыйм Сабирханович (Мөстәкыймгә) Минем үземә ин ошаганы менә шушы икенче номер (Бии бии икенче номер чыга Мөстәкыйм шар
кылдап көлеп җибәрә.) Нигә көләсез? Мөстәкыйм Кызык бит. Касыйм Сабирханович
Нәрсәсе кызык?
Мөстәкыйм. Көйгә баса белми.
Касыйм Сабирханович. Көйгә басу нәрсә ул. Йөрәккә баса. Кара син анын фигурасына. Фигурасы шәп бит, ә?
Мөстәкыйм. Тяжеловес!
Касыйм Сабирханович. Чебеш түгел инде.
Мөстәкыйм Ялгыш салып кайтып монын йодрыгына эләксәң, бер сугуда накаут ясый бу.
Касыйм Сабирханович (Вил Вилдановичка). Сиңа ошыймы?
Вил Вилданович. Шәп бу Аркалыгын чамадан тыш күтәргән ат шикелле.
Касыйм Сабирханович Синнән сораган мин дивана. Хатын-кыз аерган кеше сыман сөйләшеп торган буласын. Мөстәкыйм туган, тукта шушы кызга, алдатмассын. Минем бу мәсәләдә опыт зур. Мин җиде хатын алып аерган кеше буларак, хатын-кызны мичкә керсә дә арт саныннан таныйм.
Мөстәкыйм (кул чабып туктата). Житге, булды. Азапламагыз баланы. Бар, сеңлем, бар. кер. Бии белмәгән кешегә биюдән дә авыр әйбер юк.
Касыйм Сабирханович Нәрсә, сиңа бу кызнын бер жире дә ошамадымени?
Мөстәкыйм Бер жире дә дип инде... Күкрәкләре ошады да сон, но бит күкрәккә генә карап яшәп булмый бит әле. Тормыш булгач, бераз гына муены да, арт саны да, бил дигән нәрсәсе дә булырга тиештер бит.
Егет Хөрмәтле туганнар. Хәзер сезнең рәхсәт белән икенче номер хакында кыскача гына мәгълүмат. Исеме—Нур- касимә... Буе ике метр да..
Нуркасыйм Булды, булды, мәгълүмат кирәкми Өченче номерны чакыр.
Егет Хөрмәтле әфәнделәр, хөрмәтле галижәнап Мөстәкыйм әфәнде. Хәзер сезнең ихтибарыгызга күп милләтле илебезнең иң гүзәл затларыннан берсе, өченче номерлы илаһи затыбыз, татар һәм урыс тырышлыгы белән дөньяга туган, ике милләтне дә уртак күреп, үзенә Элеонора исеме алган чибәркәйне чакырабыз. (Бүлмәгә бии-бии өченче номер чыга.)
Вил Вилданович (кул чаба). Браво, браво! Афәрин! (Мөстәкыймгә.) Менә бу ичмаса асыл. Кара син анын аякларына. Аяклары колактан төшкән. Ә ул муен, ул күкрәкләре Сезнен урында. Мөсткыйм әфәнде, үзем булсам, ике дә уйламыйча шушы асыл затка тукталыр идем.
Мөстәкыйм. Да.. Дөрес әйтәсең Мина да ошый бу гүзәл.
Касыйм Сабирханович. Браво. браво! Афәрин! (Кул чабып туктата.) Рәхмәт, сенлем. Сез Мөстәкыйм әфәндегә ошагансыздырмы. юктырмы, анысын белмим, но әтиегез Вил Вилдановичка искитмәле ошадыгыз Рәхмәт сезгә. (Өченче номер бии-бии чыгып китә.)
Егет Хөрмәтле дуслар, хөрмәтле әфәнделәр. Хәзер бирегә дүртенче номерны чакырабыз.
Касыйм Сабирханович Постой, постой, энем Өченче номер турында мәгълүматны ишетмәдек
Егет Гафу итегез, хөрмәтле Мөстәкыйм әфәнде. Извините, господа. Әле генә сезне каршыгызда булып, сезне тан калдырган өченче номерлы гүзәл зат. Элеонора Вилевна егерменче гасырның азагында туып, егерме беренче гасырнын башында күпләрне тан калдыручы Элеонора, урыс һәм татар милләтенен гүзәл өлгеләреннән берсе
Касыйм Сабирханович Рәхмәт. Безгә башкасы кирәкми
Вил Вилданович Нигә бүлдерәсез. Сөйләсен, сөйләсен.
Нуркасыйм. Сөйләмәсен. Безгә саф татар кызы кирәк. Шулай бит, Мөстәкыйм энем?
Мөстәкыйм Шулай, абый.
Йосыф Исхакович. Дүртенче номерны чакырсыннар. Дүртенче номерны.
Егет. Хөрмәтле кунаклар Хөрмәтле Мөстәкыйм әфәнде Хәзер сезнен соравыгыз буенча шәрык музыкасына коенып. шәрык музыкасында йөзеп, бүгенге мәҗлесебезгә тагын да якты нур өстәп, дүртенче номерлы Мәгърүфкамалны алкышларга күмеп бирегә чакырабыз. (Музыка көчәя, бүлмәгә, бии-бии. ярын шәрә Суфия чыга )
Нуркасыйм (шаркылдап көлә). Охшаса да. охшар икән Ка. a ра әле.
ка. ра. Монысы гел безнен Суфия киленгә охшаган.
Йосыф Исхакович Кая ошасын инде Суфия янында бу курчак. Аннары Суфия янында бу бит әле сабый гына.
Нуркасыйм Ха... ха... ха. Кара инде, кара Сикереп, сикереп куямы9 Әй бичара. Байлык адәм баласын ниләр генә эшләтми. Ха... ха... ха Иелеп аягынны дә күтәреп күрсәт инде
Мөстәкыйм Ха... ха... ха. Афәрин. афәрин! Молодец, булдырасын
Йосыф Исхакович (Мөстәкыймгә). Әллә ошыймы, энекәш9
Мөстәкыйм Класс'Во.абый Вот это номер! Браво' Браво! Бис!
Йосыф Исхакович Афәрин! Афәрин' (Онытылып китеп.)Әйдә. әйдә. Суфия.
Нуркасыйм Кем дисен?! Суфия дисенме?
Йосыф Исхакович Син үзен Суфия. Колагыңны чистарт. Мәгърүфкамал димен!
Мөстәкыйм. Уф, үтерә бу мине Әйдүк, әйдүк әйтергенәсс. сыгылмасмы идәне! (Барысы көлә-көлә кул чаба башлыйлар Суфия бии-бии кереп китә.) Рәхмәт абый (Йосыф Исхаковичка кулын суза.) Молодец абый. Синен башка гына мондый юмор килә ала Менә ичмасам бу номер Алайса скучно була башлаган иде. Жәмәгать! Мин болай хатын сайлый алмыйм
Касыйм Сабирханович Нигә?
Мөстәкыйм Нигә. нигә. Беренче чыккан кызның йөзен онытыл та өлгердем инде мин Сез каршы килмәсәгез. барсын да бергә чакырыйк. Сез каршы түгелме?
Вил Вилданович Мин каршы түгел.
Касыйм Сабирханович Мин дә каршы түгел.
Йосыф Исхакович Мин каршы.
Касыйм Сабирханович. Нигә каршы9
Йосыф Исхакович. Потому что энекәш Мөстәкыйм арыды Ялгышып үзенә охшамаган хәләл, ягъни кәләш, хатын сайлавы бар Ни генә әйтсәгез дә без ханбикә сайлыйбыз.
Нуркасыйм Мин дә каршы
Мөстәкыйм Юк инде Көн дә хатын сайлап утырып булмый. Бүген эшне бетерәбез
Касыйм Сабирханович (егеткә). Барысын да бирегә чакыр
Егет Хөрмәтле Мөстәкыйм әфәнде Хәзер сезнен йөрәгегезгә матур чәчәк булып кадалырга ут йотып торган хур кызларын чыгарам Музыка* Хөрмәтле мөхтәрәм туганнар Хан оныгы сезне көтә (Бүлмәгә җиде кыз чыгып бии башлыйлар Алар янына Мөстәкыйм дә чыгып кушыла.)
Мөстәкыйм (биепбетергәч) Хөрмәтле туганнар Сезнен рөхсәт белән мин сезгә шуны җиткерәм. Шушы минуттан бу җиде асыл затларнын барысын да минем кәләшләрем дип уйлый аласыз
Нуркасыйм. Касыйм Сабирханович. Иосыф. Вил Внл- данович Барысы дамы'
Мөстәкыйм. Әйе барысы да'
Нуркасыйм. Касыйм Сабирханович. Йосыф. Вил Вилда н о в и ч Берүзеңәме ’
Мөстәкыйм Әйе. берүземә Борынгы бабайлар көтүе белән хатыннар тотканнар, ә мин алардан киммени Жиде хәләл, җиде хатын, җитмеш бала, җитмеш гагар'
Музыка. Ут сүнә.
Җиденче күренеш
Ишектә звонок тавышы
Мөстәкыйм Очтым Хәзер ачам Сабыр итегез. (Ишеккә юнәлә Ишекне ачып җибәрүгә бүлмәгә өч галим Гали Влтиевнч. Вәли Галневич. Сал и Сал риевич. Александр Александрович һәм Нуркасыйм килеп кероләр)
Гали В . Сәли С . Вәли Г Исәнмесез9
Александр Александрович
Здравствуйте9
Йосыф Саумысыз
Гали В . Сәли С . Вәли Г
О Иосиф Исакович (Күрешәләр )
Александр Александрович
Здравствуйте. Осип Исакович
Йосыф Исхакович Сан Са
ныч, извините пожалуйста. Я не Осип, Иосиф та түгел. Минем атам кушкан исемем бар. Мин Йосыф, отчеством да Исхакович. Исем, отчествомны бозмавыгызны үтенәм.
Александр Александрович. Извините, пожалуйста. Вы всегда представлялись Осипом Исаковичом.
Йосыф Исхакович. Ну и что. Хәзер Йосыф.
Александр Александрович Извините.
Вәли Галиевич. Нигә сез паспортыгызда Иосиф Исакович түгелме сон?
Йосыф Исхакович. Паспорт нәрсә ул. Паспорт кемдер язып биргән кәгазь ведь ул. Сез минем туу турындагы таныклыгымны карагыз.
Нуркае ыйм Әйе. Әйе. жәмәгать. Мин аның атасы урынына калган иң зур дядясы буларак шуны әйтә алам. Аның митрәкәсенә Йосыф дип язылган. Алла тарафыннан арттырылган, өстәлгән дигән төшенчәне анлата.
Йосыф. Күркәмлек, гүзәллек иясе. Легендар Йосыф пәйгамбәр исеме.
Сәли Садриевич Иптәшләр Без бирегә исем тикшерергә килмәдек Төлкегә күпме генә бүре дисән дә, төлке булып кала. Хикмәт исемдә түгел. Хикмәт Казан каласынын беренче казыгын табуда. Мин “Казык" фәнни тикшеренү үзәге булып формалашкан “Казык" тикшеренү институтының, комиссия рәисе Сәли Садриевич. Бу югары дәрәҗәле урынны мин үзем сорап алмадым Үзегезгә мәгълүм ки, бу югары постны миңа хөкүмәтебез ышанып тапшырды. Комиссиянын сәркәтибе итеп археология фәннәре докторы, профессор, академик Гали Вәлиевичны билгеләргә дигән тәгъдим белән чыгам. Кем дә кем мин әйткән, мин күрсәткән кандидатура белән килешә, Гали Вәлиевичны. “Казык” фәнни тикшеренү институтының баш сәркәтибе итеп сайларга дип тавыш бирүләре сорала.
Гали Вәлиевич (кулынкүтәреп) Мин риза!
Вәли Гәлиевич (кулын күтәрә) Риза булырга мәжбүрмен.
Александр Александрович. Мин тоткарланам.
Сәли Садриевич Мин рәис буларак ике тавышка ия Мин риза.
(Кулын күтәрә.) Каршылар юкмы?
Нуркае ы йм Мин каршы.
Йосыф Исхакович Мин риза.
Сәли Садриевич. Ә сез коллегия әгъзалары түгел. Димәк, күпчелек тавыш белән иптәш Гали Вәлиевичны институтыбызның баш сәркәтибе итеп билгеләргә дигән карарга килдек. Протоколга язып куегыз.
Вәли Гәлиевич Протоколны кем яза?
Сәли Садриевич. Билгеле иңде, сәркәтиб Гали Валиевич. (Өстәлгә олы ап-ак кәгазь жәеп сала.) Барыбыз да белгәнебезчә, сандыкны ачарга санаулы көннәр калып килә. Хөкүмәтебез безнен өскә зур җаваплылык тапшырды Тиз арада сандыкны ачканчы. Казаннын беренче казыгын табу мәсәләсен. Кемнәрдә нинди фикерләр барын. (Гали Вәлиевич кулын күтәрә.) Рәхим итегез, Гали Вәлиевич.
Гали Вәлие вич. Сүз башы итеп, барыгызга да рәхмәтемне белдерәм (Күнеле тулып.) Мина ышанып шушындый зур пост—“Казык” институтынын баш сәркатибе итеп сайлавыгыз белән барыгызга да рәхмәтлемен. (Дымланган күз төбен кулъяулыгы белән сөртеп ала.) Кичә министрлар кабинетында бу эшкә лаеклы галим дип минем исемемне фәнни тикшеренү институтына керткәч, мин шул ук минутта эшкә керештем.
Вәли Галиевич Йә. йә...
Сәли Садриевич Нинди фикерегез бар? Иптәшләр, бүлдермәгез.
Гали Вәлиевич. Казык юк!
Мөстәкыйм. Юк?
Йосыф Исхакович. Ничек юк9
Мөстәкыйм (дисбе тартуыннан туктап). Казык бар'
Гали Вәлиевич (Мөстәкыймгә). Гафу итегез, казык юк!
Мөстәкыйм. Казык бар!
Сәли Садриевич. Мөстәкыйм әфәнде, гафу итегез, авыр булса да әйтим, сез әле бу мәсәләдә бик надан.
Александр Александрович. Сезгә безнең арага керү өчен бер пот тоз ашарга кирәк.
Мөстәкыйм. Казык бар!
Гали Вәлиевич. Казык юк!
Сәли Садриевич. Нинди источ- никка таянып казык юклыгын фаразлый аласыз?
Гали Вәл и евич . Ягъни мәсәлән, казык мен ел элек хан тарафыннан Казан каласын гозергә дип шушы җиргә. шушы төбәккә кагылган дип фаразлыйк.
Нуркае ы йм Әйе Мен елдан артык
Гали Валиевич Мен ел элек кагылган казык нинди материалдан булган дип уйлыйсыз.
Вәли Гәлиевич. Бил геле, казык тимердән булган
Александр Александрович Әлбәттә, тимердән
Гали Вәлиевич Билгеле, казык агачтан булган. Мен ел элек безнен халык тимер эшкәртмәгән. Хан Казансу елгасы янына килгән. Биленнән үткен тимер балтасын алган да, яр буенда үсеп утырган талны кисеп алып очлаган ла. Казан төзеләсе урынга казык каккан
Вәли Гәлиевич. Юк инде Безнен бабайлар Болгарда сарай салганда ук тимер эшкәртә башлаган Казык тимердән булган
Гали Валиевич Юк. агачтан'
Александр Александрович. Дөрес. Мен ел элек сезнен халыкнын тимер төшенә дә кермәгән Казан каласы сез уйлаганча мен ел элек түгел. примерно жиде йөз илле сл элек төзелә башланган. Жиде йөз илле ел элек урыслар тарафыннан тимер, чуен эшкәртү табылган. Казан каласына хан казыкны тимерлән каккан
Мөстәкыйм Нәрсә? Мина сандыкны ачар өчен тагы ике йөз дә илле ел көтәргә мени?
Александр Александрович Ни эшлисең, тарихка каршы килеп булмый
Нуркасыйм. Сезнен фикер йөртүегез буенча, нәрсә, сандыкны китергән илчеләр ялгышканмени?
Александр Александрович Күрәсен. ялгышканнар Иптәшләр, сез сандыкка ихтибар итегез Сандыкта берәр тимер кисәге бармы? Питлә. бикләвеч, йозак ише әйберләр юк Акы лыгызга килегез. Мен ел элек сезнен халыкта тимер булмаган. Димәк. Казан сез уйлаганча мен сл элек түгел, тик жиде йөз илле сл элек төзелгән
Сәли Садриевич Яхшы Сез уйлаганча Казан каласына хан. тимер казык каккач, мина шуны әйтегез ни өчен хан сандыкны тимер йозак белән
бикләмәгән'1
Александр Александрович Бөтен хикмәт тә шунда Сорау туа Ни өчен хан таш сандыкны тимер йозак белән бикләмәгән?
Мөстәкыйм. Хан үзенен киләчәгенә. үз халкына, халкының иманлы, намуслы булуына ышанган Хан сандыкны бикләүне кирәк дип санамаган
Йосыф Исхакович Хан сандыкка тимер кертүне кирәк дип санамаган икән, димәк казыкнын тимер булуы ла ана мөһим булмаган
Сәли Садриевич Яхшы Казыкны агачтан булган дип фарахлыйк Казык урыны кайда”
Александр Александрович Әйе Казык агач ди. Казанга мен сл ди Казык кая сон9 Казык юк. Агач мен ел эчендә череп туфрак була.
Йосыф Исхакович Мен ел өчендә тимер казык та череп жир була.
Нуркасыйм Димәк, ан казыкка эленеп калмаячак Димәк, без сандыкны ача алмаячакбыз. Димәк, безнен милләт - нен мирасы, киләчәге юкка чыгачак.
Александр Александрович Хөрмәтле галимнәр. Сезгә безнен галим нәргә таянырга кирәк Казанга нибары ин күбендә жиде йөз илле ел. Ышаныгыз мина Сезгә. Казан казыгын табу өчен, дәүләтле булыр өчен, тагын ике йөз дә илле ел көтәргә кирәк. Шул чагында гына сез дәүләтле булаласыз'
Вәли Галиевич Юк инде. Александр Александрович Гафу итегез. Жәмәгать. мин сезне тынлап-тынлап тордым да. сынап карамак булдым һәм сезнен наданлыкка гагын бер кат инандым Казык бит агач та. гимер дә булмаган Казык, сандык кебек үк. таштан булган Казан каласы— баш кала, баш калаларга таш кала!
Йосыф Исхакович. Нур касыЙм Менә галим' Афәрин' (Кул чабалар.)
Нуркасыйм. Галимнәрнсн галиме сез. Вәли Галиевич
Йосыф Исхакович. Сезгә бу хезмәтегез өчен Нобель премиясе бирергә кирәк
Александр Александрович Туктагыз, туктагыз әле Кул чабарга ашыкмагыз Нобель премиясен алай тиз генә алып булмый ул. (Ваш Гачиевнчка i Тирәнрәк аңлатуыгызны көтәм Нинди
версиягә таянып, нигезләнеп, бу фикергә килдегез?
Вәли Гәлиевич. Минем версиям шул. Моннан мең ел элек Казан каласына хан казык какканда тимер булгандырмы, юктырмы, анысын беребез дә әйтә алмыйбыз. Беребез дә барып күрмәгән Тик шунысын беләм. мен ел эчендә агач та, тимер дә череп юкка чыга. Ә таш?! Таш мәңгелек!
Йосыф. Нуркае ы йм. Афәрин, афәрин Вәли Гәлиевич
Нуркае ы йм Болай булгач, сандык ачыла!
Йосыф. Болай булгач, милләт яши!
Йосыф, Нуркае ы йм. Браво афәрин. Вәли Гәлиевич! (Кул чабалар )
Гали Вәлиевич. Яхшы. Сезнеңчә казык таш булган ди. Мина шуны аңлатып бирегез. Сезнең әйтүегезгә караганда тимер булмаган. Булмагач, таш казыкны ничек эшкәрткәннәр?!
Александр Александрович Әйе. Ничек очлаганнар?
Вәли Галиевич Кем, кем сез. Александр Александрович, мондый сорау бирерсез дип һич кенә дә башыма китермәгән идем. Гали Вәлиевичка ярый инде. Ни әйтсән дә ул мылтыксыз кырда куян аткан кеше. Казык кагарга тимере булмаган хан, елга буеннан билендәге үткен тимер балтасы белән тал кисеп ала да. казык итеп жиргә кага. Ә син... Син бит зур галим. Сина мондый сорау бирү килешми. Очларга, шомартырга өйрәнгән халык очлау мәсәләсен күршесеннән кереп сорамый.
Сәли Садриевич Яхшы. Казык таш булсын ди. Алга китик.
Мөстәкыйм Юк инде. Казык таш та. агач та, тимер дә түгел. (Барысы ды шаркылдап көләләр.)
Йосыф Исхакович, Нуркаен й м . (Мөстәкыйм янына киләләр дә. пышылдап.) Тик кенә утыр инде.
Йосыф Исхакович (пышылдап). Намазлык өстендә утыра-утыра саташа башлагансын.
Нуркае ы й м (Мөстәкыймгә пышылдап). Көтүләре белән эшләрен калдырып безнен өчен, синең өчен казык эзләп утыралар. Ә син?
Мөстәкыйм. Ә мин нәрсә?! Үзләре өчен, милләт өчен. Казыкны бүген эзлисе түгел иде. Алданрак эзлисе иде Казык таш та түгел, тимер дә түгел, агач та түгел. (Барысы да кычкырып көләләр )
Сәли Садриевич. (Йосыфбелән Нуркасыймнан.) Бу энегезнең тамагына ашаганы бармы? Врачка күрсәткәнегез бармы?
Нуркасыйм. Йосыф Исхакович. (Мөстәкыйм янына киләләр. Пышылдап.) Төш, төш намазлыктан. Саташа башладың.
Нуркасыйм. Йосыф, энекәштән хан оныгы ясыйбыз дип. үзеннән жүләр ясыйбыз лабаса. (Мөстәкыймгә.) Төш, төш энем, намазлыктан, төш. Харап буласын.
Мөстәкыйм. Төшмим!Тәмамже- легемә төштегез. Жиде тапкыр намазымны бүлдердегез. Колагымда агач та таш, тимер дә агач, агач та таш! Шул казык белән үземне бастырыклап куйдыгыз. Житгеме сезгә, юкмы?!
Сәли Садриевич Алайса әйтегез. Сезнеңчә казык нинди материалдан'’
Мөстәкыйм. Агач та түгел, тимер дә түгел, таш та түгел. Вакыты җиткәч, күрсәтермен.
Гали Вәлиевич. Ә син безгә хәзер күрсәт.
Вәли Галиевич. Безнен тотып карыйсыбыз килә.
Мөстәкыйм. Кызыкмыни?
Александр Александрович Әйе. кызык.
Мөстәкыйм Вакыты житкәч, тотарсыз!
Гали Вәлиевич. Юк. Безнен хәзер тотып карыйсыбыз килә.
Мөстәкыйм Ашыкмагыз. Күп калмады. Озакламый тотарсыз. Татар тотып карамый ышанмас.
Йосыф. Иптәшләр, ана игътибар итмәгез.
Сәли Садриевич. Күрәсез.егетнең таш сандык күргәч зиһене таралган. Алмашына ук башлаган.
Гали Вәлиевич. Байлык харап итә ул.
Мөстәкыйм Минасезненказыгыгыз кирәкми. Кадалып китегез.
Барысы бергә (җайлап кына, әкрен генә). Сина нәрсә кирәк сон'’
Мөстәкыйм (түшәмгә төртеп күрсәтеп). Ай!
Барысы бергә (түшәмгә карыйлар). Ай?
Мөстәкыйм Әйе. Ай!
Сәли Садриевич (Гали Вәлие- вичтан). Нәрсә ли?
Гали Вәлиевич. Ай, ди.
Вәли Галие вич (Сан Санычтан). Ай диме.’
Александр Александрович. Aii. ди
Нуркасыим (Йосыфка). Харап иттек энекәшне
Мөстәкыйм (намазлыкта тезләнгән килеш түшәмгә карап ике кулын югарыга күгәреп). Мина ай кирәк. (Барысы да ждйлап кына Мөстәкыйм янына киләләр дә, аны тотып бастыралар.)
Нуркасыйм. Булыр. Булыр энем, ае да. кояшы да булыр.
Йосыф Исхакович. Мөстәкыйм энем, әйдә, диванга ятып тор.
Мөстәкыйм Мина ай кирәк
Сәли Садриевич. Булыр Булыр. ае да булыр.
Вәли Гали е в и ч . Син ятып тор.
Мөстәкыйм. Әгәр ул көнне айны болыт капласа?
Александр Александрович. Капламас. Капламас, борчылма.
Мөстәкыйм. Ай бабам казыгына эленеп калмаса..
Йосыф Исхакович. Эленер Эленер, энем
Мөстәкыйм Милләт нишләр’’ Таш сандык эчендәге халкым мирасы нишләр?
Александр Александрович Борчылма, энем, борчылма
Гали В ә л и е в и ч Без барда барысы да тәртиптә булыр
Мөстәкыйм (Гали Вәлиевичка) Рәхмәт, агач галим абзый. Рәхмәт!
Диванга илтеп салалар. Өстенә юрган каплыйлар.
Сәли С а д р и е в и ч . Жәмәгать. өстәл янына килегез Безгә хәзер казыкның урынын табарга кирәк
Г а ли Вә л и е в и ч . Н игә?
Сәли Садриевич Нигә, нигә" Казыкның урынын эзләп табып, казыкның ташмы, агачмы, тимерме икәнен белү өчен!
Сәли Садриевич Кемдә нинди фикерләр бар'* Казыкны каян эзли башлыйбы з ’
Александр Александрович
Миндә бер фикер бар
Сәли Садриевич. Йә. әйтеп карагыз. Сан Саныч.
Александр Александрович Минем фикер йөртүем буенча, казыкны Яна бистәдән эзләргә кирәк. Татар халкы Яна бистәдә генә калды.
Мөстәкыйм (юрган арасыннан башын чыгарып) Фикерегез ялгыш' (Юрганын бөркәнә.)
Вәли Галиев ич Юк инде. Казыкны Кремльдән эзлибез Казан каласы шуннан төзелә башланган.
Сал и Садриевич. Гали Вә- лиевич. Нуркасыйм. Йосыф Дөрес! Казан Кремльдән төзелә башланган.
Сали Садриевич. Ә ничек эзлибез?
Александр Александрович. Минем бер фикерем бар
Сали Садриевич. Гали Вәлие вич. Вәли Гәлиевич Йә. йә нинди фикер?
Александр Александрович Кремльнын почмакларыннан капма- каршы бау сузабыз.
Вәли Галиевич. Шуннан Александр Александрович
Бау. кайда кисешә. Казык шунда була Барысы бергә. Дөрес! Мөстәкыйм. (Юрганнан башын
чыгара). Кремльнын коймасы мең ел эчендә туксан тугыз тапкыр үзгәртелгән Койма бабам төзегән чактагы халәтен югалткан. Бау. жеп киселеше дөрес түгел" (Юрганын бөркәнә.)
Сали Садриевич Башына зәгыйфлек килсә дә. анын сүзендә дөрес лек бар.
Александр Александрович Ә без бау кисешкән урынын кинерәк итеп казыйбыз.
Йосыф Анысы дөрес Ә жепне ничек тартабыз'’
Нуркасыйм Жеп тартырга бит Кремль эчендәге йортлар мешать итәчәк' Ягъни мәсьәлән Сөембикә манарасы
Александр Александрович Сүтү мәсәләсен күтәреп, түрәләргә хат язабыз.
Сали Садриевич Риза булмаслар
Гали Вәлиевнч Ни әйтсән дә үткәнебезнең тарихы, борынгы мира сыбыз
Александр Александрович. Бу мәсьәләне үз өстемә алам
Мөстәкыйм (юрганнан башын чыгарып). Ул булдыра. Олы абыйлардан зур акча сорап ала да, иске Казанны сүт- тергән кебек, башында торып Кремльне сүтгерә. Ә сез авызыгызны ачып, шатланып үзегезгә яңа йорт салырга урын көтеп торырсыз. Юк инде. (Урыныннан сикереп тора да диванга баса.) Минем борынгы бабам зиһенле һәм зирәк булган. Казан казыгы нәкъ менә шушы жирдә. Тереклек, үсемлек, яшәеш кояшка тартылган кебек, минем борынгы хан бабам да бирегә, менә шушы урынга тартылган Яшәешнен ка-заны нәкъ менә шушы урында. Кояшнын ин уңдырышлы нуры нәкъ менә шушы жирдә Кояшның жылысы, назы ком сәхрәләрендә, йә булмаса Себер котыпларында түгел. Моны борынгы бабам бик яхшы белгән. Тереклеккә ял итәргә йокы кирәк булган кебек безне тудырган жир анабызга да ял кирәк. Ямьле жәйдән сон. таянып торырга көз кирәк, йоклап алырга кыш, сулыш алыр өчен яз кирәк. Кояшның төп ноктасы биредә. Ямьле жәе дә, жир ананы ял иттерүче карлы, буранлы ап-ак юрганлы кышы да булган уңдырышлы жир кирәк. Минем борынгы хан бабам үз-үзенә сорау биргән —Тереклеккә, адәм баласына яшәр өчен ни кирәк?
Барысы бергә. Ьава.
Мөстәкыйм. Адәм баласына тереклек итәр өчен нәрсә кирәк?
Барысы бергә. Су!
Мөстәкыйм. Адәм баласына тереклек итәр өчен нәрсә кирәк?
Барысы бергә. Ризык!
Мөстәкыйм. Ризык табар өчен нәрсә кирәк?
Барысы бергә Уңдырышлы жир, кояш кирәк!
Мөстәкыйм. Ул ризыкны пешерер өчен нәрсә кирәк?
Барысы бергә. Казан!
Мөстәкыйм Ул казанны асар өчен нәрсә кирәк? Вакытында жил дә исеп, янгыры да ява торган, карлы, буранлы кышы да, кояшлы жылы жәе дә, ямле язы да булган—борынгы бабам казык каккан, жир кирәк
Нуркае ы йм. Син боларны каян беләсең?
Мөстәкыйм. Намазлыкка менеп, күзем кыйблага төшкәч, мәрхүм атам сүзе искә төште. Бер кешегә күршесе кергән ди. Хужа өстәлгә ботка куйган ди. Ботканың уртасына кашык йөзе белән чокыр ясап май салган ди. Комсыз күрше телгә килгән:—Минем туган авылда елга менә шушылай үргә ага иде,—дип, боткадагы майны кашыгы белән ерып үзенә агызган ди. Казан аскан хужа, янәшәсендә күзләрен мөлдерәтеп боткага карап утырган ач балаларына күз сирпеп алган да, ә менә мин үскән авылда елга менә шушылай борылып-борылып, болганып ага иде дип, ботканы болгатып куйган,—ди Минем хан бабам, казык кагарга, казан асарга урынны дөрес тапкан. Боткасы да, мае да булган җирне сайлаган. Ботканы болгатырга гына өлгермәгән Киләчәк буынга калдырган. Киләчәк буын йоклаган. Ботка мае елга булып күршегә аккан. Борынгы бабамнын оныклары ач калган. Атар май елгасы буйлап бәхет эзләп чәчелгәннәр, сибелгәннәр. Тилмереп, диннәрен, гореф-гадәтләрен, татар булуларын онытканнар. Майлы боткадан мәхрүм калганнар.
Музыка. Ут сүнә.
Сигезенче күренеш
Ут янганда сәхнәдә—зур мәйдан. Балкып Колшәриф мәчете күренеп тора. Шәһәр халкы, килгән кунаклар Казанның меңъеллыгын бәйрәм итәләр. Уен-көлке, жыр- бию, төрле уеннар уйныйлар. Әкренләп уен-көлке, җыр-бию тына. Сәхнә караңгылана. Сәхнәдәгеләр барысы да намазлыкка утыралар. Бар белгәннәрен укыйлар. Күктә кызарып тулы ай калка. Айның яктысы багана булып халык өстенә төшә. Халык аптырашта калып, гөр килеп шаулаша:—Казык, казык! Хан казыгы!—дигән сүзләр яңгырый. Халык уртасында Мөстәкыйм. Кулында таш сандык. Янәшәсендә Касыйм Сабирханович. Вил Вилданович басып торалар. Айдан килгән яктылыкның очы Вил Вилдановичның аяк астына төшә.
Вил Вилданович (Мөстәкыйм- урынын тапты. Күрәсеңме, минем аяк гә). Ач. ач инде сандыкны. Казык үзенең астында. (Ай яктысы аның аяк астыннан
күчеп. Касыйм Сабирхановичка килә башлый.)
Касыйм Сабирханович Күрәсезме, сизәсезме, казыкмын төбе минем аяк астымда Мөстәкыйм туган, әзерлән, әзерлән сандыкны ачарга. (Якты Касыйм Сабирхановичтан узып китә.)
Вил В илданови ч . Анлашылды. Син жиңден, Мөстәкыйм. Казык синен кулда. Казык синең аяк астында. (Яктылык Мөстәкыймне дә узып. Колшәриф мәчетенең аена килеп куна.)
Вил Вилданович, Касыйм Сабирханович, һәм башкалар Сандыкны ач! Ач инде, таш сандыкны ач! Ай казыкка эленде!
Сәхнәдә бар халык гөр килеп ала.
Бар халык бергә (Колшәриф мәчетенең аена карап). Хан казыгы' Казан казыгы! Ач инде, ач!
Мөстәкыйм Мина сандыкны ачунын кирәге бетте. Сандык эчендәге серне мин болай да беләм.
Бар халык бергә Нәрсә? Таш сандыкта нәрсә ’
Мөстәкыйм Өмет'!!
Бар халык. Өмет!!!
Музыка. Ут сүнә.
ПӘРДӘ

Реклама