Логотип Казан Утлары
Публицистика

СЕБЕР ИЛЕНӘ СӘЯХӘТ


Тара буендагы татар авыллары
Омск өлкәсенең төньяк-көнчыгышына таба, Иртыш елгасы буенда Муромцево дип аталган бер район урнашкан, аны табигый матурлыгы өчен Себернең Швейцариясе дип йөртәләр Биредәге кеше кулы кагылмаган мең еллык урманнар, шифасы белән бөтен дөньяга дан алган серле күлләр, мул сулы һәм балыклы Тара. Бергамак. Тунгус елгалары Россиядән генә түгел, чит илләрдән дә күп сәяхәтчеләрне үзенә тарта Дөрес, монда хикмәт эзләп, ырым-шырым артыннан йөрүчеләр дә шактый, чөнки кайберәүләр бу тирәләрне дөньяның кендеге, энергетик үзәге дип том-том китаплар язып чыктылар, шунлыктан хәзер биредә, бигрәк тә Окунево авылы тирәсендә төрле сектантлар кайнаша Югыйсә Окунево авылы үзе XVII гасыр ахырында Бергамак дип аталган татар авылыннан аерылып чыккан, башта Резино, ягъни Рәҗин дип аталган татар авылы булган бит' Шулай ук хәзерге район үзәге Муромцево Сеткул авыллары да шул заманда шул ук Бергамактан аерылып чыккан булганнар, ягъни бу бүленеш бер өлеш татарларны көчләп чукындырганнан соң булган булырга тиеш
Без менә хәзер Омскидан 'Умырзая' ансамбле белән шул Муромцево районына барабыз, әмма хикмәт эзләп түгел, татарларны эзләп Биредә 3 саф татар авылы бар икән район үзәгендә, башка зуррак урыс авылларында да татарлар яши, әмма аларның саны күп түгел Районда 27 мең кеше яши, шуның меңнән артыгы—татарлар Әле моннан утыз ел элек кенә Муромцево районында 126 авыл булса, хәзер алар нибары 55кә генә калган урыс авыллары сазга баткандай юкка чыга, яшәүдән туктый икән Сәбәбе—эшсезлек эчкечелек үтерешләр Татар җирләрен кан түгеп басып алып, халкын көчләп чукындырып кына бәхетле булып та. сакланып калып та булмый икән шул. дүрт гасырдан соң булса да моның өчен барыбер җәзасы килә Минем шундый закончалыкны да күзәткәнем бар—чукынган татарларның нәселе әкренләп юкка чыга, бетүгә таба бара, князь Иосыповлар. Шереметьевлар шуның ачык мисалы ә гүбәнрәк торганнарны исәпкә алучы да юк
Лхыры. Нашы 8.9 саннарда.
Муромцево районы Новосибирск өлкәсе белән чикләшә, анда да татар авыллары шактый икән Без башта чикне үтеп, Новосибирск өлкәсенә барырга һәм андагы Тарлар авылында халык белән очрашырга булдык Бу татар авылы Новосибирскидан—600, Омскидан 300 чакрым ераклыкта булгангамы, әллә юллар булмагангамы, әллә башка сәбәптәнме, бирегә татарча концерт белән дә, очрашу өчен дә килүче юк икән Дөрес, узган ел шул “Умырзая" ансамбле менә шулай кереп чыккан, хәзер дә алар сәфәрне онытылган Тарлар авылыннан башларга булдылар Бу авыл урыс карталарында Альменево дип күрсәтелгән, дөресен әйткәндә, бу яклардагы татар авыллары һәрберсе икешәр исемле Омск өлкәсенең Тазлар һәм Новосибирск өлкәсенең Тарлар авылы арасында 12-13 чакрым гына булса да, без аны ике сәгатькә якын үттек, чөнки кар көртләре арасында юл юк дияргә була иде Омск эшмәкәре Тамир әфәнде Алимбаев биргән "Паз" автобусын этә- төртә, карны көрәкләр белән көрәп, машинаны арканнар белән сөйрәп азаплана
булып торган. Уч төбе хәтле генә сәхнәсе бар икән, киенү- чишенү бүлмәсенә “Умырзая"ның егермәләп артисты кереп тулды, мин чиста итеп юылган авыл клубының бер башында ялгызым гына намазларымны укып алдым Аннан урамга чыгып, концертка кадәр авыл белән таныштым. Авыл шактый кечкенә булып чыкты, анда йөзләп кенә кеше яши икән, мәктәп тә, мәчет тә юк Балалар мәктәпкә күрше урыс авылына йөриләр, ә кеше үлсә
алып киләләр икән Әлбәттә, авылда газ да юк, юл да юк, эш тә юк. Ә бит заманында Тарларда мәчет тә, мулла да булган, тарихи белешмәләрдән күренгәнчә, 1882 елларда биредә Абдулкаюм Абдрафиков имам булып торганлыгы билгеле. Ул заманнарда Тарлар авылы Тубыл губернасының Аялы волостына кергән һәм анда 1903 елны 90 ир-ат, 78 хатын- кыз яшәгәнлеге билгеле (Ю У Сафаралиева Культура и просвещение татар Прииртышья /конец XIX—начало XX в / -Нефтеюганск-Москва, 2004, с 83 ) Йөз ел эчендә халык артуга түгел, кимүгә таба бара түгелме соң?
Халык белән аралаша торгач, моның да сәбәпләре ачыкланды—татарларны эчкечелек кыра икән, милләттә өмет бетеп бара, дин бик зәгыйфь, шул сәбәпле, әхлак түбән. Шуңадырмы, халык, бигрәк тә хатын-кызлар бер авыздан авылга мулла сорый “Үзегездән Омскига яки Новосибирскига җибәреп муллалыкка укытырлык егетләр юкмы соң?"—дим. “Кая ул!”—дип, ишек төбендә төрткәләшкән кызмача егетләргә күрсәтәләр Шуңа күрә мин дә чыгышымда үзәк мәсьәлә итеп әхлак темасын алдым, читтән беркем килеп аларның тормышын төзәтмәячәген
торгач, икендегә таба Тарлар авылына да килеп җиттек
Безне клуб янына китереп бушаттылар, клуб дигәннәре агач бер йорт булып чыкты, элек ул мәктәп
Тарлар авылы клубы
җеназа укырга мулланы Омск өлкәсенең Тазлар авылыннан
әйттем, иманга килеп менә дигән итеп яшәп яткан татар авылларын мисалга китердем Чөнки бу авылда да урман дисәң—урманы, су дисәң—янәшәдәге Тара елгасы, күлләре, болынлыклары бар, мал тотарга да. аучылык, балыкчылык белән шөгыльләнергә дә була Әмма башын эчүгә салган кешегә боларның берсе дә кирәкми шул, ул шушы бәхетсезлегенә сәбәп эзли-эзли һаман эчә, аңа карап тормышы яхшырмый, начарая гына бара Урман эчендә яшәп, агачтан бер мәчет тә салып куярга була иде, ул авылның үзенә кирәк бит, күршеләргә түгел! Безнең белән Омскидан килгән милли хәрәкәт җитәкчеләре Гафия Алиева, Сания Мирхалиева бу авыл турында Омск, Новосибирск эшмәкәрләренә дә сөйләргә, ярдәм итү юлларын эзләргә булдылар
Халыкның сөйләве буенча, заманында Тарлар авылы да болай төшеп калганнардан булмаган, тарихта үз эзен калдырган Тарихчы-археологлар бу яклардан да борынгы курганнар тапканнар, ә алардан Алып кешеләрнең сөякләре чыккан Бу җирләр заманында Күчем ханның биләмәләре булган, аялы татарлары
дип йөртелгән бу татарлар исә аның гаскәрендә иң оста мәргәннәр булганнар Телче-фольклорчылар. этнографлар өчен дә биредә әле өйрәнәсе материал күп, халык үзенә күрә бер шивәдә сөйләшә, йөз төзелешләре дә башкалардан шактый аерыла Авыл тирәсендәге елга-күл атамалары исә Тарларның ни дәрәҗә борынгылыгын тагы бер тапкыр күрсәтә—Йир балаган Тиргәй күл. Лоңгыр күл Килтебай күл. Пәйвәс күл исемнәре үзләре үк безне Идегәй чорларына алып китә кебек
Умырзая ансамбле чыгышын да халык исе китеп карады чөнки аларның мондый милли матурлыкны зәвыкны күптән күргәннәре булмагандыр мөгаен Ансамбльнең Казанда һәм Омскида тектергән затлы киемнәре дә берсеннән- берсе оста, профессиональ дәрәҗәдә башкаручылары да сокланырлык иде шул! Кешегә сазлыктан чыгарга ярдәм итү өчен бәлки менә шулай матурлык үрнәге дә күрсәтергә кирәктер үзләренең татар дигән бөек милләтнең бер өлеше икәнлекләрен исләренә төшерергә кирәктер "Умырзая" ансамбленең тәҗрибәле өлкән яшьтәге башкаручылары да. ут чәчеп торган яшь егетләре һәм берсеннән- берсе гүзәл кызлары да бүген кара урман эчендәге Тарлар авылы халкына матурлык дәресе бирделәр, татарның нинди булырга тиешлеген күрсәттеләр
Безнең әле бүген тагы бер авылда—Омск өлкәсенең Тазлар авылында чыгыш ясыйсыбыз бар иде шуңа күрә бераз соңарып булса да. кайтыр юлга кузгала башладык Ә халыкның җибәрәсе килми, таралмыйлар рәхмәтләрен әйтәләр тагы килергә чакыралар Насыйп булса, тагы килербез Тарларга иншаллаһ чөнки милләт Казанда гына түгел, менә шундый Себер урманнарында да яши бит. һәм алар җылы сүзгә дөрес киңәшкә, милли матурлык үрнәгенә тилмергән' Караңгыда кайтыр юлга кузгалдык безнең әле теге батып яткан кар көртләрен яңадан ерып чыгасыбыз үзебезне тилмереп көтеп торган Тазлар авылы халкы каршында чыгыш ясыйсыбыз бар иде
Ун чакрым араны ун тапкыр батып, атлаган саен көрәк-арканнарга ябышып этә-төртә автобусыбызны Тазлар авылына китереп җиткергәндә сәгать кичке унынчы иде инде Клуб Тарлардан да ике тапкыр кечкенә сәхнә бөтенләй юк. клубның икенче башында башлангыч мәктәп. ике арада ут кебек кызган мич янып тора иде Артистлар әзерләнгән арада, мин халык алдында чыгыш ясый тордым чөнки вакыт төнгә авышып бара иде Мин биредә дә татар тарихы турында мөгьлүмат бирдем, бу якларның тарихына тукталдым, динебез һәм мәдәниятебез турында сөйләдем, алып килгән китапларымны бүләк иттем
Ул арада ансамбль дә чыгыш ясарга әзерләнеп өлгерде уч төбе кадәр жирдә могҗизалар күрсәтә башлады Югыйсә иртәдән бирле юлда булган әле бер жирдә туктап җылы ризык капмаган, инде бер авылда чыгыш ясаган, салкын автобуста күшеккән, билдән карга батып аны өстерәп барган халык дип кем әйтер аларны9 Югыйсә аларның барысының да төп эш урыннары бар бит кем табип кем журналист, кем инженер кем студент, ә милләт дигәндә җылы өйләрен дә гаиләләрен дә калдырып торып, ял көннәрендә булса да ерак юлга чыгып китәләр' Мондый фидакарьлек бер татар милләтендә генәдер валлаһи' Аларга бит моның өчен акча түләмиләр ә алар мин барам да мин барам дип. халык каршында чыгыш ясарга атлыгып торалар Афәрин “Умырзая" афәрин, аның алыштыргысыз җитәкчесе Гафия ханым'
Аларның бирегә инде өченче тапкыр килүләре икән—беренче тапкыр 2005нең кышында коңцерт биреп киткәннәр узган ел Тазларга килеп соңгы вакытта тәүге тапкыр Сабан туе уздырганнар һәм менә хәзер авыл клубында ут уйнаталар Мичтән җылылык бөркелеп тора бу хәл миңа балачагымдагы авыл клубларын хәтерләтә минем ипле ел инде мондый клубларны күргәнем юк иде Инде концертны бер тапкыр караганга. икенче якка чыгып мәктәп белән таныша торырга булдым ул бүлем аша гына иде Бу очрашуны эшләргә җан атып йөргән укытучы Бибисара ханым Абдуллина да биредә иде аның белән авыл хәлләрен сөйләшеп тордык Башлангыч мәктәптә 9 бала укый икән татар теле факультатив буларак укытыла Шунысын да әйтергә кирәк Тазлар авылы—районда татар теле укытыла торган бердәнбер мәктәп Казаннан өр-яңа дәреслекләр дә кайткан китапка кытлык юк. укысыннар гына
Укыйлармы соң?—дип сорыйм
—Балалар татар телен дә. татар китапларын да бик яраталар —ди Бибисара ханым —Авылда г омумән. халык татарча сөйләшә татарча яши Әле моның өстенә балалар догалар да өйрәнәләр бергәләп өйрәнәбез Безнең авылда балалар
гаеттә өй саен кереп, котлап йөриләр, кем аларга бүләк бирә, кем—сәдака Авыл халкы сәдаканы, балалар өчен дип, мәктәпкә дә китерә. Балалар дини бәйрәмнәрнең, татар теленең кадерен кечкенәдән аңлап үсәләр
Әйе, аерым шәхеснең эшчәнлегеннән дә күп нәрсә тора шул Балаларга шушы юлдан барырга ярдәм иткәне өчен Бибисара ханымның үзенә дә зур рәхмәтләр әйтәсе килә Ул тавышланмый гына авыл балаларына миллилекне дә сеңдерә, динилекне дә булдыра алганча бирә. Авыл халкы үзе дә чагыштырмача тыныч, тәртипле, булдыра алганча дин тотарга тырыша, корбан чалдыра, гаетләр уздыра Авылда мәчетнең булуы да нур өстенә нур булып тора, муллалары Исмәгыйль хәзрәт Әхмәтвәлиев безнең яклардан, Балык Бистәсе районыннан икән, әмма инде Себер кешесе булып беткән. Ул тарих белән кызыксына, халыкка күпьяклы мәгълүмат бирергә тырыша.
—Авылга 650 еллар булырга тиеш,—ди Исмәгыйль хәзрәт, үзе белгән тарихи чыганакларга таянып —Авыл янында Күчем хан курганы дип йөртелгән урын бар, улда әле өйрәнүне көтә. Моннан тыш та тирә-юньдә курганнар бар, халык телендә изге зират дип йөрткән урын да бар
Әйе, Тазлар авылының тарихы борынгы булырга тиеш Рәсми белешмәләрдә, географик карталарда бу авыл Гузенево дип йөртелә, элеккеге урыс чыганакларында Кузенево дип тә язганнар. Гуз дигәч, Ризаэддин Фәхреддинов язып калдырган риваятьтәге Нух галәйһиссәламнең оныгы Гузз /угыз/ искә төшә, ул г бертуганы Т өрекне алдап, атасы
ФдЯЙг - Яфәснең яңгыр яудыра торган
х*4 * * ташын үзләштерә Моннан
г ерак булмаган Окуневодагы кире борылган, дип язып калдырган Халык авыз иҗатында Күчем хан һәм Бараба, Аялы татарлары турында сөйләгәндә, бу авыл да телгә алына Ә Тазлар атамасы исә Геродот язып калдырган “пеләш кешеләр", ягъни Себер скифлары турында уйлануларга этәрә
Ә йөз ел элек Тазлар авылында 23 йорт булган, аларда 65 ир-ат, 68 хатын-кыз яшәгән Хәзер исә Тазларда 280 кеше яши, күпләрнең эш урыны юк һәм алар үз хуҗалыклары хисабына көн күрә икән. Биредә мал асрыйлар, кәҗә тоталар, шәл, оекбаш бәйләп саталар, сөт саталар, аучылар, балыкчылар, балта осталары да бар Әлбәттә, газ да, асфальт юллар да юк, әмма авылда тормыш нык күренә— йортлар матур, төзек, халык фәкыйрь киенмәгән, гел зарланып тормый Бу авылның тагы бер үзенчәлеге бар—биредә башлангыч мәктәптән соң бик укырга яратмыйлар Дөрес, укырга теләүчеләр кичен 8 класс белем алырга мөмкин, әмма укырга теләүчеләр аз, диделәр Шул сәбәпле, “малограмотный" дип. егетләрне армиягә дә алмыйлар икән. Кызык бит, укымау урыс армиясеннән коткара! Шулай ук яшьләрнең авылдан китмәүләре, шушында тормыш алып барырга тырышулары турында да сөйләделәр Хәтта киткәннәр дә кире кайтып, Тазларда яши башлый икән Шуңа күрә авыл таралмый, беркемнән ярдәм көтмичә, үзен-үзе оештырып, элеккеге тәртипләр белән яшәп ята булып чыкты
Халык суны Тара елгасыннан эчә, биредә аны Тар дип йөртәләр. Шулай ук авыл тирәсендә Калтау күле, Чептар күл, Аусак күле бар, 15 чакрымнар ераклыкта шифалы дип даны дөньяга таралган Данилове күле дә бар диделәр Авылда Шабановлар, Абдуллиннар, Бакаевлар, Агафуровлар фамилияләре киң таралганлыгын әйттеләр Авыл халкының йөз төзелеше бик себерчә дә түгел, казанлык та алай сизелми, үзләренә бер төрле кыяфәт Хәер, бер килгәндә генә бөтенесен белеп бетереп буламыни? Узган җәй бирегә Казаннан галимә Дөрия ханым Рамазанова килеп, буяклардагы авылларның тел үзенчәлекләрен өйрәнеп киткән, аның язмаларында мәгълүмат күбрәк булыр, иншаллаһ! Ә башка бу авылга
сәер кешеләр дә ниндидер хикмәтле таш эзлиләр, Миллер да шундыйрак ташны Иртыш буендагы Ташаткан авылында саклана, Ермак шуннан куркып
Танар авылы урамы
килүче язучылар да, артистлар да юк икән
Төн уртасы җиткәндә, очрашуыбыз тәмамланды, безне йокларга өйләргә бүлеп алдылар Мине башта ук Фәзидә апа Белалова үзенә алып кайтырга тәгаенләп куйган булган, концерт бетүгә кайтып та киттек Тазлар авылын намазлы тәртипле, хәләл ризыклы җылы өендә, мамык мендәрләргә күмелеп төнгә кердем Әйтерсең лә мин бу өйне, бу авылны, бу кешеләрне бик күптән беләм. бик ерак сәфәрдән соң яңадан өйләнеп кайтканмын һәм хатирәләр диңгезенә чумганмын Минем белән бергә Тазлар авылы да борынгы замандагы Тузлары, скиф-тазлары Күчем ханнары белән төнгә кереп бара, яңа көн алдыннан көч туплый иде
Икенче көнне Тазлар авылы халкы безне ашатып-эчертеп. кулыбызга күчтәнәчләр тоттырып, изге теләкләр белән озатып калды Безне сәфәребезнең соңгы ноктасы—Чуртанлы авылы көтә иде Бу авылның Күчем хан заманнарында ук булганлыгын мин инде белә идем. Омск археологлары да биредә Себер ханлыгы торак урыннары һәм каберлекләре табып. шуны исбатладылар 2005 елны Омскида басылып чыккан "Прошлое Омского Прииртышья" китабының 96нчы битендә бу хакта махсус таблица да бирелгән Әмма урыс телендә Чуртанлы авылын нигәдер Черталы дип йөртәләр, барлык тарихи чыганакларда һәм белешмәләрдә ул шулай язылган Алардан күренгәнчә, бу якларда яшәүче Аялы татарлары әле XVI гасыр уртасында да өлешчә мәҗүсиләр булып калганнар, каберләргә мәет белән берга эш кораллары һәм бизәнү әйберләре салып калдырганнар ‘Раскопки татарских могильников (Бергамак. Чеплярова. Окунево. Черталы) показывают, что богатых погребений не было, обычно в могилу клали производственный инвентарь и украшения Ислам среди аялынцев распространился позднее, чем в центральных частях Сибирского ханства ” (Средневековая археология Евразийских степей Том 1—Казань. 2007, с. 229)
Тарихи мәгълүматлардан күренгәнчә. Чуртанлы авылы элек-электән тирә- юньдә иң зур авыллардан саналган Әйтик. 1782 елгы ревизия материалларыннан күренгәнчә. Чуртанлыда 78 ир-ат. 75 хатын-кыз яшәгән, бу Аялы волостында иң зур сан (Г Т Бакиева Сельская община тоболо-иртышских татар/XVII-начало XX ө/ Тюмень-Москва. 2003. с. 208 ) Әмма, ни сәбәпледер. 1816 елга бу сан яртылаш кимегән, ир-атлар 47, хатын-кызлар 30 гына калган (Шунда ук. 218 6 ) Бу авыл өстеннән йә көчләп чукындыру яисә берәр чир-зәхмәт үткәнне аңлата 1869 елда исә Чуртанлыда 15 йортта 59 ир-ат. 55 хатын-кыз яшәгән, авылда бер мәчет булган (Шунда ук. 242 6) 1904 елда исә Чуртанлы халкы берничә тапкыр арткан, ирләр 136га. хатын-кызлар 123кә җиткән (Шунда ук. 225 6.)
Менә без хәзер, кар-бураннарны туздырып, шул Чуртанлыга барабыз Ул район үзәге Муромцеводан ерак булмаган. Тара елгасының сул як ярына урнашкан уртача зурлыктагы бер авыл булып чыкты Анда 200ләп кеше яши. башлангыч мәктәп, клуб, мәчет, медпункт бар икән Авыл шактый нык, төзек күренә, йортлар матур, тәртипле төзелгән, халык та көр күңелле булып чыкты Безне тагы сәхнәсез шырпы тартмасы кебек бер бинага керттеләр, клублары шул икән Халык җыелган артистлар әзерләнгән арада, мин авыл урамнарын әйләнеп кердем, кешеләр белән очраштым, хәл-әхвәлләрен сораштым Шунысына игътибар иттем монда катнаш халык яши. ягьни Себер татарлары һәм казанлылар, теге заманнарда безнең яклардан сөргенгә сөрелгәннәрнең нәселе Шуңа күрә төс-битләре дә төрлечә, зәңгәр, хәтта яшел күзле татарлар да шактый Яшел күзләргә мин инде Тарлар белән Тазларда да игътибар иткән идем, бу үзенә күрә бер кавемнең билгеседер, мөгаен
Хәтта кыш көне дә күренеп тора—авыл бик матур җиргә урнашкан Авылга терәлеп Тара елгасы ага капка төпләренә хәтле болынлыклар әрәмәлекләр килеп җиткән, якында гына Чабаклы. Илөтау Түгәрәк күл. Эчкә күлләре бар Ә инде карлыганнар үскән, су эчендә утрау кебек бүленеп калган җирләрне биредә бүләкләр дип. яр буендаг ы уентыкларны нәү дип атыйлар икән Халык суны Тара һәм Өер елгаларыннан эчә булып чыкты Әлбәттә, авылда газ да асфальт юллар да юк. халык үз көнен үзе күрә, эш мәсьәләсен дә үзе кайгырта Күп кеше мал тота. ит. сөт саталар, балыкчылык, аучылык белән шөгыльләнәләр
—Биредә халык бик эшчән, килгән кеше дә китми ябышып яталар —диде авыл апалары берсен-берсе уздырып.
Авылдагы тарихи урыннар, риваятьләр белән дә кызыксынам Тараның арг ы ягында, урман буенда борынгы зират бар. авыл халкының фикеренчә анда изгеләр күмелгән Ул җир'кышлау'дип атала, ягьни элек Чуртанлы халкының анда
кышлау урыннары булган, ә монда—җәйләү җирләре "Кышлаудагы каберлекләрне кемнәрдер актарган, безнең авылдан барып, сөякләрне күмделәр",—диде олы яшьтәге апалар, рәнҗеп Әйе, бу Омск археологларының "эше” булырга тиеш, гомумән, аларның Россия буйлап татар каберлекләрен актарып йөрүләре минем үземә дә авыр тәэсир итә, фән өчен дә мин әрвахларның тынычлыкларын бозасым килми
—Безнең авылга фирештә төшкән, шуңа күрә ул таралмый, безнең авылны фирештәләр саклый,—диде өлкән яшьтәге бер ханым мине гаҗәпләндереп, ул Земфира Тукаева булып чыкты
Үзе дә сөргенгә сөрелгән мулла нәселеннән булган Наҗия апа Мәүлитова аңа кырыс кына карап куйды, фәрештә төшкән авылның намазлы булырга тиешлеген әйтә иде аның бу карашы Мин дә авылда милли-мәгариф, дин мәсьәләләренең торышы белән кызыксындым Башлангыч мәктәптә татар теле бөтенләй укытылмый икән, Муромцеводан урыс кешесен чакыртып, татар балаларын тоташ урысча укыталар булып чыкты Әле немец телен дә Муромцеводан кеше чакыртып укыталар икән. Гаҗәп бит—саф татар авылы, ә укыту урыс һәм немец телләрендә генә! Ә бит авылда элек укытучы булып эшләгән, бүген дә балаларны татарча укыта алырлык кеше бар. ул—Мәрдәмшина Мотыйга апа. Ул бүгеннән балаларны татарча укытырга әзер, бу хакта минем яныма килеп әйтте дә, әмма район җитәкчеләренә һәм авыл халкына татарча укыту кирәк түгел, ахры, мин шулайрак аңладым. Югыйсә күрше Тазлар авылында Бибисара ханым татар телен укытырга җай тапкан бит, ә нигә Чуртанлыда ул мөмкин түгел? Бу мәсьәләне Омск милли хәркәте җитәкчеләре бергәләп хәл итәргә булдылар.
Дин белән дә шундыйрак хәл—мәчет бар, әмма мулла юк, аны гаетләрдә Муромцеводан алып киләләр Авыл халкы үзен мөселман дип санаса да, намаз укучылар һәм ураза тотучылар бик аз икән, ә менә хәтемнәрне, ягъни, Коръән ашларын күп һәмяхшы итеп уздыруларын, ниятлекләр суюларын, корбан чалдыруларын әйттеләр Гаҗәп инде, мәчет бар. әмма анда намаз укылмый. хәтта өйдә дә намаз укучылар юк дәрәҗәсендә диделәр, яшьләрнең аракы эчүеннән зарлаңдылар, хәтта 90 яшьлек картның да эчеп ятуын әйттеләр Әйе, дин юк җирдә әхлак та юк, эчкечелекне тыя алмыйлар Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, Чуртанлы мәчете бу тирәдә сакланып калган бердәнбер иске агач мәчет бит, ул XIX гасыр уртасында ук төзелгән! Бу хакта тарихи белешмәләр менә ни сөйли: "Из сельских культовых зданий неправославных конфессий сохранилась только деревянная мечеть в с Черталы Муромцевского района, датируемая серединой XIX в Уточнить дату основания мечети позволило существование ее фонда в Государственном архиве Омской области, это 1832г Она построена по типу мечетей "минарет на крыше" В 1782 г в Черталах проживало 67 сибирских татар, а в конце XIX в.—55 семей 109 сибирских и
Чуртанлы авылы мәчете
167 поволжских татар. В 1893 г. мечеть была перестроена. Возможно, изменение состава жителей, зафиксированное переписью населения 1897 года, повлияло на облик мечети после ремонта, когда европейские стилистические особенности стали отчетливо прочитываться. Мечети такого типа были в деревнях Байбы и Ташетканы Тевризского района " (Лебедева Н И Храмы и молитвенные дома Омского Прииртышья —Омск. 2003, с . 64 .)
Шулай итеп, халык әйтүе буенча, бер кадаксыз салынган борынгы мәчет бүген бикле тора, үзен мөселман дип санаган милләт өчен моннан да зур гөнаһ бармы? Саф татар авылы булып та, мәктәптә ана теле укытылмый, үзен татар
дип йөргән милләт өчен моннан да зур кимчелек бармы9 Аллаһ биргән җәннәттәй җирләрдә эчеп-исереп йөрүдән дә зур хурлык бармы9 Мин болар турында авыл халкына озаклап сөйләдем, татар тормышыннан, татар тарихыннан мисаллар китерә-китерә аңлаттым ана теленә һәм дингә салкын мөнәсәбәт булган очракта милләтне бернинди мал-мөлкәт тә, байлык та коткара алмаячагын әйттем Чуртанлы турында фәрештәләр төшкән авыл дип түгел фәрештәләр качкан авыл дип сөйләргә калмасын иде, бу татар авылы чын иманга килеп, аны Аллаһы Тәгалә Үзе сакласын иде'
Тарихчы Миллерның язуы буенча Аялы татарлары заманында иң күп санлы төркем булган шуңа күрә дә урыс патшалары Тара шәһәрен башта шушы тирәләрдә төзергә ниятләгәннәр әмма сазлыклы урын булганга хәзерге урынына күчерергә мәҗбүр булганнар Хәзер кайда ул күп санлы Аялы татарлары—анда бер авыл монда бер авыл һәм бетте1 Искәр һәм Ялым-Тора /Тара/ шәһәрләре алынганнан соң. Күчем хан да бу якларга чигенергә мәҗбүр булган аның артыннан бастырып. Тара елгасы буенча һәм урман-далалардан урыс казаклары килгән биредә көчле сугышлар булган күп татарлар кырылган XVII гасырда исә бу як татарлары калмыкларның һөҗүменнән газап чиккән ә соңрак инде көчләп чукындырулар меңләгән милләттәшебездән урыс һәм христиан ясаган
Хәзер урыс булып йөргән авылларның күпчелегендә шул исәптән дөнья сихерчеләре җыелып яткан Окуневода да чукындырылганнан соң урыска әйләнеп киткән татарлар яши. моның өчен аларның йөзләренә карау да җитә Татарларның чукындырудан калган өлеше гасырлар буе җан саклау өчен тырышкан нинди шартларда да телен, динен, мәдәниятен саклаган, мөселман-татар нәсел калдырган Татар халкының иң борынгы дастаннары иң тетрәндергеч тарихи җырлары шушы якларда язып алынган. “Идегәй" дастанының беренче варианты әле 1919 елда ук Нигъмәт Хәким тарафыннан моннан ерак түгел урнашкан Яланкул авылыннан язып алынган шулай ук "Мешәк Алып" Иәстәи Мөңке" "Алыпмәмшән 'КараКүкел' "Ииртөшлек КүругльГ Бүрихан" "Сәйфелмөлек" "Кузы Көрпә". "Урак белән Мамай", "Таһир белән Зөһрә" һәм башка бик күп дастаннар Омск, Новосибирск. Төмән өлкәләрендә Себер татарларыннан язып алынган бит1 һәм шушындый мәгърифәтле бай тарихлы халык бүген юкка чыксынмы, үзенең кемлеген дә белмәсенме, телен-динөн онытсынмы91 Хәзер Россия мәктәпләрендә христиан дине нигезләре укытыла башлаячак, региональ компонент буларак.мәктәп программасыннан милли телләр алып ташланды, бу инде яңача чукындыру, урыслаштыру дигән сүз Себер урманнарында яшәп яткан татарлар моңа каршы нәрсә куя ала—бу хакта бүгеннән хәзер уйларга кирәк, аннан инде соң булырга мөмкин! Без. татарлар, яңача чукындыруга һәм урыслаштыруга каршы бары тик ислам динен һәм татар телен бай мәдәниятле тарихыбызны куярга тиешбез Без нинди шартларда да. кайда гына яшәсәк тә татар булып, мөселман булып калырга тиешбез'
Мин Себергә шушы сүзләрне әйтер өчен килгән идем һәм мин аны әйттем Аллага шөкер' Халык уйлансын, гыйбрәтләнсен һәм тормышын үзгәртергә омтылсын, үзенең асыл тамырларына кайтсын—безнең төп максатыбыз шул."Умырзая" ансамбленең концертыннан соң, кайтыр юлга кузгалдык Муромцево районындагы өченче татар авылына—Инсәцкә барып җитә алмадык чөнки ансамбль әгъзаларына иртәгә эшкә һәм укуга, ә миңа Курган якларына кузгалырга кирәк иде Шулай итеп мин хәзергә Омск өлкәсендә эшемне туктатып торып. Габдрәшит Ибраһимов эзләре буенча Курган өлкәсенә чыгып китәргә ниятләдем Ә бу яктагы авылларда эшебезне җәйгә дәвам итәргә булдык без әле өлкәнең иң ерак почмагында урнашкан Усть-Ишим тирәләренә барып җитмәгән идек ә анда 900 еллык татар авыллары бар диделәр Без Омск шәһәре татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе һәм "Умырзая" ансамбле җитәкчесе Гафия ханым Алиева белән киңәшеп җәйгә ул якларга тарихи-фольклор экспедициясе оештырырга булдык Ягъни бөтен ансамбль белән түгел, фольклор төркемен генә алып мин татар тарихы буенча лекцияләр укыл, алар халыкка милли күренешләр күрсәтеп һәм халык авыз иҗаты материаллары җыеп Тарадан Усть Ишимга хэше i.n.ip аныпплрынд.! иореп кашыргв уАЛВДЫ* МОНЫН вЧвИ I афнч ММЙМ Омскида яшәүче эшмәкәр милләттәшебез Тамир әфәнде Алимбаевтан ярдәм сорарга булды һәм өлкә хөкүмәтеннән бу эшкә грант алу өчен материалларын әзерләде Әгәр безнең бу проект барып чыкса без шундый ук экспедицияне күршедәге Томск Новосибирск Төмән өлкәләренә Кемерово. Курган якларына
да оештырырга булдык, чөнки Себердә шушы эшләрне башкарырлык бер үзәк кирәк иде, Омск шул милли базага әйләнеп китәр, Аллаһ насыйп итсә, бөтен Себер буенча эшләрбез, иншаллаһ!
Белгәнебезчә, күренекле мәгърифәтче, дин белгече, милли сәясәтче Габдрәшит Ибраһимов Уыш мәдрәсәсеннән соң укуын Әлмән авылында дәвам итә Төрек галимнәренең бутавы сәбәпле, бу авылның исеме моңа кадәр аларда Әрмән дип язылды, бездә дә кайберәүләр шулай дип буталдылар Әмма Габдрәшит Ибраһимов үзе бу хакта бик ачык итеп "Соңыннан 1867 елның декабрь аенда, әни (Алланың рәхмәтендә булсын) гайрәт итәрәк, мине Оренбург губернасында Чиләбе өлкәсендә Әлмән карьясына укуга җибәрде",—дип яза (Габдрәшит Ибраһимов Дәүре галәм Тәрҗемәи хәлем -Казан, 2001, 1386 ) Чиләбе чигенә урнашкан бу авыл хәзер Курган өлкәсенә керә, район үзәге булып тора, һәм мин хәзер шул тарафка юл тоттым Ун яшьлек Габдрәшит мең чакрымлы бу юлны башка шәкертләр белән бергә кыш көне бөркәүле чанада, ат белән үтә, юлда бүреге төшеп калып, колаклары өши. Әлбәттә, Тара, Омск, Төмәннәр аша алар бу юлны атналар буе үткәннәрдер, хәзер исә мин тиз йөрешле поездда иртән Омскидан кузгалып киттем, Петропавел, Курганнар аша көн эчендә үтеп, кичен Шадрин шәһәренә килеп җиттем Шадрин вокзалында мине Йолдыз авылыннан Әхмәдулла әфәнде каршы алды, без төн уртасында Йолдызга кайтып җиттек Биредән Әлмәнгә әле 150 чакрымнар иде, бу юлны соңрак, бераз ял иткәч дәвам итәргә булдык.
меңнән артык күл, меңләгән борынгы курган бар Татарлар биредә иң борынгы чорлардан—скиф-һун заманнарыннан көн күргән булырга тиешләр, аларның шулай ук Төрки каганатлар. Алтын Урда, Себер ханлыгы дәүләтләрендә дә яшәгәнлеге билгеле Ул дәвердәге татарлардан җир-су атамалары һәм курган-таулар торып калган Дөрес, курганнарның бер өлешен инде Петр патша заманында ук актарып, байлыгын талап бетергәннәр, Петербургтагы Эрмитаж кунсткамерасында биредән табылган алтын-көмеш скиф әйберләре саклана Хәер, бу
шәһәре нишләптер күтәрелеп китә алмады, һаман мәчет салынып бетмәгән, милли мәктәп-матбугат турында инде әйтеп тә торасы юк Татар конгрессының үзәге Сафакүл районында дип исәпләнә, ә ул Курганнан ерак, бөтен татарларны туплый алмый Рәсми булмаган милли үзәк Шадрин районының Йолдыз авылында, биредә татарлык та көчле, өлкәдә беренче булып мәһабәт мәчет тә ачылды, мәктәптә татар теле дә укытыла,
Курган якларында Габдрәшит Ибраһимов эзләре
Минем Курган өлкәсендә инде икенче тапкыр булуым, Казакъстан чигенә урнашып, тын гына яшәп яткан бу яклар миңа бик охшый, үзенә тартып тора иде Курган өлкәсен мин "Күлләр һәм курганнар иле" дип атыйм, чөнки монда ике
өлкә үзе дә татар патшаларының курган-кабере исемен йөртә бит, 1782 елга кадәр ул Царев-Курган, Царево Городище дип аталган һәм анда, нигездә, татарлар яшәгән Әби патша үзенең әмере белән элеккеге татар каласына шәһәр статусы бирә һәм Курган исемен генә калдыра, ә гербка ике көмеш курган сурәте ясала.
Бүгенге көндә Курган өлкәсендә 22 мең татар яши, алар барлык шәһәрләрдә дә көн күрә, шулай ук Шадрин, Сафакүл, Әлмән, Шатров, Целина районнарында дистәләгән татар авыллары бар Әмма мин Курган өлкәсендә милли тормыш алай гөрләп тора дип әйтмәс идем 2 мең татар яшәгән Курган
әмма Казан ярымбашкортлашкан Сафакүл белән эшли Моннан тыш әле 5 татар авылын берләштергән Әлмән районы бар әмма анда да милли хәлләр әллә ни түгел, диделәр
Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, бу яктагы татар авыллары бигрәк тә Әлмән ягындагылар барысы да заманында Эчкен авылыннан таралган дип яза тарихчылар (Хәзерге Йолдыз авылы элек Эчкен дип аталган ) Рәсми тел белеме фәнендә Эчкен сөйләше дип аталган шивә-диалект та аерып чыгарылган Эчсен сөйләше Чиләбе өлкәсенең Татар Караболагы Мөслим Коншак авылларына хәтле таралган. Әлмән. Өчкүл. Бишнөк /Вишняково/ Тузавыл Лузово/ Амәнкүл /Иванково/ авылларында, хәтта кайбер Себер татарларында да бу шивәне очратырга була Эчкен татарлары сөйләше үзендә Себер Казан һәм мишәр диалектларын берләштерә шул ук вакытта а’ авазын "о'лаштыру киң таралган Эчкен татарларының тышкы кыяфәте дә Себер татарларыннан шактый аерыла алар аксыл йөзле зәңгәр күзле, озын буйлы, әмма арада кара чәчле, себермә кара кысыграк күзле, тәбәнәк буйлы лар да очрый Кыскасы, тарих казанында барысы бергә буталган һәм үзенчәлекле Курган татарлары килеп чыккан
Без хәзер шул Эчкен татарларының бүгенге көндәге лидеры Әхмәдулла әфәнде Хөбибуллин белән Әлмән авылына барабыз Әхмәдулла әфәнде моңа кадәр Себердә һәм үз авылларында җитәкче урыннарда эшләгән хәзер фермер хуҗалыгы тота, үз акчасына туган авылы Йолдыз-Эчкендә мәчет төзеткән өч тапкыр Хаҗда булган гаять милли җанлы кеше район советы депутаты Хәзер ул Эчкен татарлары турында китап өчен материал туплый, архивларда эшли туган авылында рухи-мәдәни үзәк ачтыру артыннан янып йөри һәр елны Казаннан артистлар чакыртып. Сабан туйлары уздыра, авылга яңадан тарихи Эчкен исемен кайтару планнары да бар Әхмәдулла әфәнде бу якларның тарихын кешеләрен яхшы белә, бу тирәдәге бөтен татар авылларын диярлек милли һөм дини китаплар белән ул тәэмин итеп тора, аларны Казаннан һәм Төмәннән үзе ташый
—Әлмөнгә безнең Эчкен авылы кешеләре нигөз салган —ди Әхмәдулла әфәнде —Картлар сөйләве буенча, 1586 елны 12 нәсел Эчкеннән Әлмәнгө күчкән, алар арасында Алферовлар Тынкачевлар Барашовлар Юматовлар Байбулатовлар һәм башкалар булган Аларның кайберләре Әлмәнкүл буенда утырып калган, кайберләре Өчкүл, Бишнәк, Тузавыл, Амәнкүлгө нигез салган Без хәзер дә бер төрлерәк сөйләшәбез, каһарман шәхесләребез, гореф-гадәтләребез җыр-мөнәҗәтләребез дә уртак, тарихыбыз да бер
Әлмөннөн чыккан атаклы кешеләр турында минем инде ишеткәнем дә язганым да бар иде Шулар арасында иң танылганнары—аталы -уллы Ибраһим һәм Фазыл Тынкачевлар. татарча әйткәндә—Тенкәчләр токымы Бу нәсел заманында Эзендә яшәгән, өле 1700 елны авыл халкының санын исәпләүдән күренгәнчә биредә Тенкөчевлөр булганлыгы билгеле (ЦТАДА, ф 214 оп 5 ед хр 434 ) Ибраһим Тынкачев Эчкен волосте татарлары исеменнән 1767 елда Мәскәүдә патшабикә Екатерина II оештырган "Уложенная комиссия" эшендә катнаша Әби патшага Исөт провинциясендә яшәүче милләттәшләренең дәгъва-наказларын җиткерә Аның улы Фазыл Тынкачев исә үзенең гыйлеме галимлеге белән бөтен тирә- якта дан тота Ул Каргалыда һәм Кабулда дини белем ала. гарәп фарсы төрек телләрен яхшы белә, атасы Ибраһим Тынкачев кебек җәмәгать эшләрендә дә актив катнаша Аның кабер ташына язып калдырган хәбәрдән күренгәнчә Фазыл Тынкачев урыс патшасы тарафыннан Истанбулга. төрек солтаны янына солых төзү өчен илче итеп җибәрелә, аннан кайтышлый Хаҗ кыла Хаҗдан кайткач, урыс патшасы аны Бохара әмиренә илче итеп җибәрә, соңыннан бу эшләре очен Фазыл Тынкачевка шушы биш татар авылы һәм җирләре бүлек игеп бирелә Бик күп дөньялар гизгән һәм дин-милләт өчен күп изге эшләр башкарган Фазыл Ибраһим улы Тынкачев 1826 елны. 70 яшендә үлә. Әлмән авылы зиратына күмелә
Тынкачевларга шулай җентекләп тукталуымның сәбәбе бар Габдрәшит Ибраһимов үзенең югарыда телгә алган китабында "Икенче як нәселем башкорт булып, Гафифә бинте Ибраһим бине Җәгъфәрдыр дип яза Ана карендәшләрем һәммәсе Оренбург губернасында Чиләбе өязендә Әлмән карьясендәдер Әлмөндә туганнарыбыз бер тарафтан Җәгъфәр баба, башка тарафтан мәшһүр Фазыл хаҗилар нәселедер ' (Күрсәтелгән хезмәт 136 б )
Ун яшьлек Габдрәшит Ибраһимовның башкорт сословиесе белән башкорт милләтен бутавы күренеп тора, шуңа күрә ул бер авыз башкортча белмәгән өнисен башкорт дип уйлый, алга таба Әлмән авылын да башкорт дип бутап
яза. Әле моңа алга таба тукталырбыз, иншаллаһ. хәзергә тагы Тынкачевларга әйләнеп кайтыйк. Габдрәшит Ибраһимов "Әлмәндә туганнарыбыз мәшһүр Фазыл хаҗилар нәселедер", дип яза, безгә калса, бу—Фазыл хаҗи Тынкачев турында сүз бара Фазыл хаҗиның да әтисе -Ибраһим, Гафифә абыстайның да әтисе—Ибраһим. Ягъни, Габдрәшит Ибраһимовның әнисе Гафифә абыстай һәм Фазыл хаҗи Тынкачев бертуганнар булып чыга. Шуңа күрә дә Гафифә абыстай газиз улын, үзеннән аерып алып, мең чакрымдагы Әлмәнгә җибәрә, үз туганнары янына озата Чөнки Габдрәшит Ибраһимовның әтисе Гомәр хәзрәт, мулла булса да. кызганычка каршы, салгаларга яраткан, һәм шуңа күрә дә Гафифә абыстай улын туган якларына җибәрергә мәҗбүр булгандыр
"Минем әниемнең атасы Ибраһим мулла. асылӘлмән карьясы кешеләреннән Соңыннан Тарада мөдәррис булганнан соң Ташкентка барып, анда бер байтак вакыт укытканнан соң вафат итмеш Мәдрәсәи Шөкерхан янында күмелгән имеш ',—дип яза бабасы Ибраһим турында Габдрәшит Ибраһимов (Күрсәтелгән хезмәт. 139 бит ) /Габдрәшит Ибраһимовның атасы ягыннан да бабасы Ибраһим икәнлеген онытмаска һәм бутамаска кирәк /
Габдрәшит Ибраһимов Әлмән авылын бик яраткан, андагы халыкның тәкъвалыгына сокланган, фәкыйрьлегенә гаҗәпләнгән Ул вакытта Әлмән мәдрәсәсендә 500 шәкерт укыган була, кыш уртасында Тарадан килеп төшкән 7 ир баланы, мәдрәсәдә урын булмагач, күршеләр үзләрендә тотарга алалар, алар алты ай шунда яшәп укый "Карья соң дәрәҗәдә фәкыйрь, карьяда өй диярлек бер өй күренмәде, бөтен өйләре дә бер хөҗрә яки бүлмәдән гыйбарәт өч йөзләп иде,—дип яза Габдрәшит Ибраһимов бу авыл турында —Өч йөз ханәдән гыйбарәт булган бер авылда, ике хөҗрә, бүлмәле өй, ниһаять, ун булган иде. моның белән бәрабәр кешеләре гаять мосафирга хөрмәт күрсәтүчеләр иделәр, голямәне сөя. таләбәне сөяләр иде. Вә таләбәгә дә бик хөрмәт вә ригая итәләр иде Таләбәнең керләрен юып. икмәген пешереп, бөтенесе түләүсез иде. бәлки дә хатыннар бәянендә таләбә хезмәтен күрү бер үзенчә горурлану булгандыр ” (Күрсәтелгән хезмәт, 1396.)
Шунысын да әйтергә кирәк, кечкенә Габдрәшиткә бик-бик атаклы кешенең улында белем алырга насыйп була. Ул—Габделәхәт хәзрәт, аның атасы Габделнасыйр әл-Әлмәни-әл-Эчкени турында Ризаэддин Фәхреддинов үзенең "Асар" хезмәтендә язып калдырган. 1750-1845 елларда яшәгән Габделнасыйр Сабит улы Сәфәргалиев дини белемне ерак Дагыстанда ала, гомер буе китап күчереп язу белән шөгыльләнә 1841 елны күчереп язган соңгы китабының ахырына ул мондый сүзләрне язып калдыра
"Бу китапны да кушып санасаң, минем тарафтан 223 том китап язылган Мин егерме яшемнән китап күчереп яза башладым Хәзер миңа 95 яшь, күзлек кигәнем булмады Китапларымны чыра яктысында яздым Хәзер шәм дигән яктырткыч барлыкка килгән диләр, әмма минем бер төнлек шәм алырлык та акчам юк " Соңыннан исә әтисе язып калдырган шушы мантыйк, шәригать белеме, грамматика китаплары буенча улы Габделәхәт үзенең мәдрәсәсендә безнең Габдрәшит Ибраһимовны да укыткан "Бигрәк тә ул арада булган мөдәррис Габделәхәд бине Габделнасыйр хәзрәтне кешеләр бик сөяләр иде вә бик хөрмәт итәләр иде",—дип яза бу хакта Габдрәшит Ибраһимов үзенең югарыда телгә алган хезмәтендә.(139 б.)
Менә без милләтебезгә шушы асыл затларны биргән Әлмән авылына килеп тә җиттек һәм беренче эш итеп мәктәпкә киттек Исәбебез—балаларга күренекле якташлары турында сөйләү, алып килгән китапларыбызны бүләк итү иде Әмма директор бүлмәсенә килеп керү белән, безнең өстебезгә бозлы су сипкән кебек булды—мәктәптә татар теле бөтенләй укытылмый икән! Мәктәп директоры, рус милләтеннән булган Александра Ивановна Бабикова моның сәбәбен ата- аналар теләмәүдә дә, укытучылар юклыктан да күрде Югыйсә мәктәптә укучы 504 баланың яртысыннан күбе—татар һәм башкорт балалары икән бит. алар өчен хәтта ана телендә түгәрәк тә юк! Әлмән авылында яшәүче биш мең ярым кешенең 40 проценты—урыслар, 30 проценты -татарлар. 15е башкортлар икән Район оештырылгач, бу саф татар авылына урыслар һәм башкортлар күчеп килә башлаган. шулай итеп, бөтен өлкәләргә дә урыс теле үтеп кергән һәм хуҗа булып алган.
Гомерләрендә татарча китап укымаган, татарча белмәгән Әлмән балалары белән очрашу уздырудан мәгънә юк иде. алар Габдрәшит Ибраһимовның кем 124
икәнлеген дә белмиләр иде Мәктәп директорыннан христиан дине нигезләрен укыту мәсьәләсе белән кызыксынабыз Ул бу проблемага шактый сак килде “Reaда катнаш мәктәп бит нишләргә дә белгән юк инде".—диде Без аңа татар-башкорт балаларына христиан динен укыту дөрес булмаганлыгын әйттек. Казанда диннәр тарихы буенча яхшы китап чыкканлыгын, Татарстан мәктәпләрендә шул укытыла башлаячагын сөйләдек Александра Бабикоәа да бу китап белән кызыксынды, чөнки мондый катнаш мәктәптә христиан дине нигезләрен генә укыту мөмкин түгел иде Әхмәдулла әфәнде Әлмән мәктәбенә дә Татарстанда басылган диннәр тарихы китабын алып килергә булды
Икенче эшебез итеп шушы авыл һәм район тарихы турында "Вехи истории Альменевского района дип аталган китап язган Фәйрүзә апа Шакирова янына китәбез, бәлки Габдрәшит Ибраһимов турында ул нәрсәдер беләдер дип өметләнәбез Фәйрүзә апа 85 яшен тутырган мөлаем гына бер татар хатыны булып чыкты. Аның әти-әнисе безнең яклардан, ә үзе исәӘлмәндә туган Гомере буе мәктәптә, редакциядә, райкомда эшләгән, пенсиягә чыккач үзе башлап йөреп, район музеен оештырган Фәйрүзә апа архивларда утырып Әлмәнгә тарих китабы да язып биргән Әлбәттә, китапның борынгы чорына аның материалы җитеп бетмәгән ул Курганда яшәүче урыс тарихчыларының карашыннан читкә чыга алмаган, әмма китапта авылның һәм районның совет чоры бик тулы яктыртылган
—Элек Әлмәндә зур татар мәктәбе бар иде, мин үземдә шуны тәмамладым дип башлады сүзен Фәйрүзә апа —Аннан параллель классларга калдырдылар хәзер бөтенләй бетерделәр 1963 елларда район бетеп торды, шунда татарча укыту да бетте Ата-аналар үзләре дә балаларын русча укытырга тырыша, татар телен белүче укытучылар да юк хәзер Алай да, балалар бакчасында татар бүлеге бар. татарлык шунда гына калды инде һәм Сабантуйларда Элек татар телендә радио тапшырулары бар иде, хәзер юк Элек бик зур татар фольклор ансамбле бар иде. 3 группа—өлкәннәр, яшьләр балалар төркемнәре, хәзерулбик зәгыйфьләнде, чөнки татар телен белүче юк. әйтә алмыйлар җырның сүзләрен Элек районда татарча-русча газета чыга иде. хәзер русча гына калды Элек авылда ике мәчет бар иде, Кыйбла як мәчетнең башта манарасын кисеп, клуб ясадылар аннан ул кибет, ашханә булып торды Хәзерге музей урынында да мәчет иде аны да сүттеләр. 1931 елда аен төшергәндә халык бик елады 1995 елны элеккеге авыл советы бинасын алып, түбәсенә манара куеп, халык мәчет ясады, хәзер шунда җомга намазларына йөри картлар
Сүз дингә килеп җиткәч. Габдрәшит Ибраһимов турында да сорыйбыз әмма Фәйрүзә апа аны белми икән белмәгәч китабына да кертмәгән Мин аңа Габдрәшит Ибраһимов турында сөйләдем, аның "Дәүрё галәм’ китабын бүләк иттем, җай чыгып, башкортлар турында да сорадым
—Мин үскәндә Әлмәндә бер башкорт та юк иде. читтән килгән 1-2 көтүче генә бар иде.—диде ул —Урыс та юк иде. алар 1933 елда авылда МТС оештырылгач килә башладылар Әлмән саф татар авылы иде. монда хәзер дә Эчкән татарлары яши Башкортларның Әлмәндә бернәрсәләре юк. корылтайлары гына бар алар күбрәк башка авылларда яшиләр
Әлмәндә өлкә татар конгрессы әгьзасы да бар икән ул—Кәримов Ринат Ришат улы. район хакимият башлыгының социаль мәсьәләр буенча урынбасары Ринат әфәнде шул ук вакытта башкорт корылтаеның да Әлмәндәге җитәкчесе булып тора икән Әле Әлмәннең фольклор группасы белән Казанда булып кайткан анда Эчкен татарларының туй йолаларын кич утыру күренешләрен күрсәткәннәр Башкортстанга нәрсә күрсәтергә алып баргандыр белмим
Фәйрүзә апа белән саубуллашып, музейга юл тотабыз, Габдрәшиг Ибраһимов турында анда нәрсәдер күрергә өметләнәбез Музей элеккеге мәчет урынында булгач, безне Габдрәшит Ибраһимов белән күзгә күренмәгән җепләр бәйли кебек иде Музей директоры Юшков Владимир Дмитриевич безне бөр катлы агач йортның баскыч төбенә үк чыгып каршы алды бик тәфсилләп экспонатларны күрсәтеп йөрде Әлбәттә. Габдрәшит Ибраһимов турында улда белми иде әмма музейда ул чор шактый яхшы яктыртылган булып чыкты Кергәч тә милли татар почмагы каршы ала. ә иң түрдә-Фазыл хәзрәт Тынкачевның кабер ташы тора Эш шунда ки. элеккеге зират хәзер парк эчендә калган, таш югалмасын өчен аны музейга китереп куйганнар Әмма авыл халкы арасында моны ошатмаучылар да бар икән, ягьни кабөр ташы музейда түгел, зиратта торырга тиеш, диләр Миңа
калса, ул биредә дә начар тормый, киресенчә, паркта аяк астында аунаганчы, монда ул кадер-хөрмәттә кебек күренә. Шулай ук киштәләргә кадерләп тезеп куелган борынгы дини китаплар, нәсел шәҗәрәләре, кулъязмалар да биредә мәгърифәтле халык яшәгәнлеген сөйләп тора. Шунысын да әйтергә кирәк. XVI гасырда күчереп язылган борынгы кулъязма Коръән дә Әлмән авылында табылган Эчкен татары Әхмәт Уразаев-Кормаши үзенең атаклы "Таһир-Зөһрә’ кыйссасын да шушы якларда рухланып язуын әйтеп үтәргә кирәк.
Колшәриф мәчете фонында аякларын бөкләп китап язып утыручы Габделнасыйр хәзрәтнең сыны да музейга керүчеләрне башка дөньяга, башка заманнарга алып китә Габделнасыйр хәзрәт янына шагыйрь Басыйр Рафыйковның аңа багышланган шигырен язып куйганнар, тик ул нигәдер рус телендә генә Шунысын да әйтергә кирәк, утызынчы елларда ата-аналары белән Мамадыштан Магнитогорскига сөргенгә сөрелгән Басыйр Рафыйков. Троицкида педагогия училищесын тәмамлагач. 1939-1941 елларда Әлмән мәктәбендә урыс теле һәм әдәбияты укыта.
Миңа Әлмән районының гербы да бик охшады— яшел байракка томырылып чабып барган ат рәсеме ясалган, аста исә кояш-икмәктән 12 алтын башак нур булып таралган бу Эчкеннән Әлмәнгә күчеп килгән 12 нәселне аңлата. Әлбәттә. Габдрәшит Ибраһимовның Төркиядән ниндидер әйберләрен алып кайта алсак, Әлмән музеенда аны һичшиксез куячаклар иде, димәк, моны үзебезгә эшләргә кала. Ягъни Әлмәндәәле Габдрәшит Ибраһимовны өр-яңадан ачарга туры киләчәк, иншаллаһ! Алланың рәхмәте белән, мин Әлмәндә очраклы рәвештә бер апаны очраттым, хәер, дөньяда бер генә очраклы нәрсә дә юк бит' Яңа танышым Һадиева Гарифә Әхәт кызы 1939 елны Әлмән авылында туган. 40 ел Бишнәк авылында яшәгән, шуның 20 елын мәктәптә татар телен укыткан икән Гарифә апаның кыз чактагы фамилиясе Тынкачева булып чыкты, һәм ул Фазыл хаҗиларга барып тоташкан нәсел шәҗәрәсен тикшереп, торгызып йөри икән Мин, әлбәттә, ачыклап бетермәгән килеш аның Габдрәшит Ибраһимовка да туган булырга тиешлеге турында әйтмәдем, әмма без адреслар алыштык, аралашып торырга килештек (Чаллыга кайтып, үземдә булган архив материалларын тагы бер тапкыр тикшергәч, минем инде Габдрәшит Ибраһимовның Фазыл хаҗи Тынкачевка туганлыгына шигем калмады, димәк. Бишнәк авылында яшәп ятучы Гарифә апа да аның ерак туганы булып чыга бит! Бу хакта мин шул көнне үк Курган өлкәсенә Әхмәдулла әфәндегә шалтыратып, хәбәр бирдем һәм Гарифә ападан үзендә булган материалларны сораттым.)
Иң соңыннан Әлмән авылының боз кебек салкын мәчетен ачтырып кереп намаз укыдык, биредә бездән дога өмет итеп яткан әрвахлар рухына. Габдрәшит Ибраһимовның әби-бабалары рухына багышлап дога кылдык. Әлмәндә Габдрәшит Ибраһимов белән бәйле әллә нәрсә тапмасам да. мин монда килергә тиеш идем, ул йөргән эзләрдән йөрергә, ул күргән табигатьне күрергә тиеш идем. Ул монда дүрт ел белем ала. язганнарыннан күренгәнчә, шушы вакыт эчендә мең чакрымда булган туган шәһәренә бер тапкыр да кайта алмаган. һәм 1871 елда ул шушында әнисенең үлгән хәбәрен ала. әтисенең чакыруы буенча, Әлмәнне калдырып, Тарага кайтырга кузгала Әмма Төмәнгә кайтып җиткәч, ул әтисенең дә үлгән хәбәрен ала. шулай итеп, 14 яшендә дөм ятим кала. Аңа әтисеннән бер тиен мал калмый, киресенчә, 12 яшьлек энесе өчен дә инде ул кайгыртырга тиеш була, чөнки Тарада калган җизнәләре “Углым, атагыз вафат итте, бер әйбере калмады, кардәшең Исмәгыйльне монда тәрбия кыла торган кеше юк Син һич килмә, мин бер чара булып, кардәшеңне анда юллармын, ничек булса да икегез бәрабәр яшәрсез —дип язылыган хат килә.(Күрсәтелгән хезмәт. 141 б) Шулай итеп, ике ятим дөнья буйлап җитәкләшеп чыгып китәләр..
Буранлы юл буенча Әлмәннән Эчкенгә кайтып җиткәнче, мин шушы ятим
Әлмән авызы музеенда китап күчереп язучы Габделнасыйр Сәфәргалиевнең сыны.
балалар турында уйладым Дөрес, мин аларның авырлыклар каршында югалып калмауларын, бөтен каршылыкларны җиңеп, зур кешеләр булып милләткә һәм дингә хезмәт иткәннәрен белә идем инде Тик аңа кадәр күпме газап кургән күпме кыен ашаган, күпме авыр сүз ишеткән бу ятимнәр әмма милләттә һәм өммәттә апарга ярдәм кулы сузучылар да булган Әлмәннән Төмәнгә кайтышлый Габдрәшит Ибраһимов та Эчкендә туктап, бер атна мосафир була, әнисез калу кайгысын шушындагы татарлар белән бүлешә шул көннәрдә безнең юлыбызга Эчкен карьясыннан килгән бер муллага безне юлдаш итәрәк ул арадан хәрәкәтебезгә ярдәм итте,—дип яза ул кайгылы көннәре турында Габдрәшит Ибраһимов —Бу рәвешле без Әлмән карьясын ташлап китәрәк юлга юнәлдек, өч көн тарафында Эчкен карьясына килдек, йөз илле чакрым сәфәр кичтек Ул аряда бер атня кадар юлчы булдык, нәтиҗәдә төмәнлек Акъяр каласыннан Мөхәммәдколый исемле бер адәм туры килеп, безне Төмәнгә кадәр бәрабәр ияртеп китерде, бу арада тагын бер атна кичте " (Күрсәтелгән хезмәт. 140 б )
Эчкен мәктәбендә балалар белән очрашканда, мин менә шулар турында әйттем, ата-анасыннан дөм ятим һәм бер тиенсез фәкыйрь калып та Алла ярдәме белән, үз тырышлыгы, иманлы, тәртипле булуы сәбәпле якташлары Габдрәшит Ибраһимовның нинди бөеклекләргә ирешүе турында сөйләдем Мин бу балалар арасыннан да динебезгә, милләтебезгә хезмәт итәрлек асыл затлар чыгасына ышанам, чөнки алар ана телендә укыйлар, динебезгә зур хөрмәт белән карыйлар кара урман уртасында яшәсәләр дә, Интернет аша бөтен дөнья белән элемтәдә торалар Аларга да күренекле якташлары Габдрәшит Ибраһимовтагы кебек кызыксынучанлык. белемгә омтылу хас. Эчкен балалары авылны чорнап алган скиф курганнары турында да. татар халкының асыл тамырлары турында да үзләре зур тарих язар әле, иншаллаһ!
Себергө сәфәрем тәмам, алда мине Габдрәшит Ибраһимов эзләре буйлап Төркиягә сәяхәт, Истанбул-Анкара архивлары аның Төркиядә генә басылып чыккан китаплары, шул бәрәкәтле туфракта яшәп ятучы нәселе-оныклары көтә иде