Логотип Казан Утлары
Хикәя

ӨРӘҢГЕ ӨРӘГЕ


Вак яңгырлы моңсу көзнең кыска көне сүнеп бара иде инде.
Тынычланып, йокыга ойый башлаган ирен бимазаламаска тырышып, кузгалырга да кыймый, шым гына утыра иде Кәримә. Шулчак стенага тыштан күсәк белән ордылармыни, тәрәзә пыялалары дерелдәп зыңгылдады. Утырган җирдән кинәт сискәнеп ул сынын турайтты, ятакка күз төшерде. Сизенүе хак икән: йокламый ире! Хәлсез күз кабакларын кыймылдатырга иренеп ятуы идеме?
Комга сеңгән су кебек көннән-көн көч-куәте кимесә дә элеккечә колакка сак. тавыш-шыгырдауларга үтә сизгер ул. Ә шомлы шыкырдау янә кабатланды. Идрис нидер әйтергә теләгәндәй талпынып куйды. Янак сеңерләре тартышты. Каны качкан, көл төсенә кергән хәлсез иреннәре арасыннан өзек-төтек ике сүз сөзелеп чыкты:
—Ки-л-е-еп... җит-кә-ән мени?...
Ишетмәмешкә салышып колак яныннан үткәрмәкче иде дә. яхшысынмады. “Кем?” дип тә сорашмады. Китмәскә килгән чир белән көрәшә-көрәшә талчыккан ир генәме, хәтта ни сабыр хатын үзе дә бу тигезсез алышта арый башлады бугай. Түземлеге төкәнмәс анысы, чыдам бит ул. Тик ялгышып кайчактагы гаҗизләнүе тышка бәреп чыга күрмәсен. Бу юлы да: “Тузга язмаганны сөйләмәсәнә!"—дип кырт кисмәкче иде дә, туктап калды. Мәнгелекнең чигендә—бер аягы җирдә, икенчесе гүрдә асылынып торган кешенең нинди хисләр кичерүен, алай гынамы, күзенә ни-нәрсә күренүен анлап-белеп була димени?!
—Жил генә ул, җил генә! Йокла!—Бала юаткандай көйләп, юрган астыннан сизелер-сизелмәс кенә беленеп торган, юкарган-кипкән кулын табып, үзенең җылы учына алды, иркәләп сөйде.
Идрис, үзсүзле бала сыман үҗәтләнеп, баш калкытырга азаплана иде:
—Әж-жәл ул! Үзе!—диде өзеп-өзеп.
—Чынлыкта, өрәңге!—дип карышты хатын, ваемсыз-уенчак күренергә тырышып.
—Өрәңге өрәгемени?
—Өрәк ди! Булмаганны! Чаган, алайса.
—Чаган... да чага.
—Кисеп ташлыйк шуны, дип ничә әйттем. Тыңламадың ич. Үҗәт күрше җинде, бирештек. Кеше сүзенә карап тыелгач сон.. Әнә. йорт ышыгында иркенләп үсә торгач, муртайган өрәңгең безнең балконга авышып-ятып беткән. Ботагы тәрәзәгә тия. Шул шыкырдата! Иртән Исмәгыйльгә әйтеп кистерәм.
Роза МУЛЛАНУРОВА (КАМАЛЕТДИНОВА) язучы, журналист; «Чишмә кцзе». «Ялгыз каеннан да ялгыз» исемле китаплар авторы. Казанда яши.
Роза
Мулланур о в а
—Ан-арчы... яш-әп булса.
—Әйттен сүз! Яшибез әле!
Хатын, артык сүз озайтунын файдасыз икәнен чамалап, тынды. Юрган читен төзәткәләде. Ир күзләрен йомып, янә йокымсырагандай итте Гөнаһ шомлыгына, жил көчәйде, ахрысы Шүрәле бармакларыдай тырпайган. тармаклы үжәт өрәнге ботагы балкон тәрәзәсен каккандай, бәрелә-сугыла.
"Тук-тук... Тук-тук!..”
Әйтерсен. нидер даулап, какшаган балкон аратасын шыкырдата Эчкә, җылы бүлмәгә кертүләрен таләп итеп үжәтләнә сыман
—Үч ала... ул шу-лай —Кысылган иреннәр арасыннан саркып чыккан сүзнең мәгънәсенә баштарак төшенми торган хатын, анлап алгач, кырт кисте:
—Сөйләмә юкны'
— Юк димә! Теге чакны... тамырын корытырга Кизәнгәнне онытмый ул
—Агач-куаклар—үч саклый белми. Табигать хәзинәсе лә. Җимешсез агач үссә бигрәк тә саваплы икән. Аллага зекер әйтеп утыра ди алары. Имеш
—Менә... Әйттең!
—Кеше генә үчле, мәкерле... Агач андый түгел.
Өч катлы иске йорт түрендә жәелеп үскән карт өрәнге берәүнең дә кадерлесе түгел югыйсә. Аны беркем утыртмаган. Җил орлыгын каяндыр очыртып китереп ташлаган да дымлы туфракта шыткан ул. Тамырланган. Йолкып та ташлаганнар аны. чабып та караганнар. Муртаеп, башын аска игән өрәнгене жил дә йолыккалый. айкый-чайкый. Әмма ул талымсыз. Үсә.
Идрис ничәмә-ничә еллар шәһәрдә яшәп тә чын кала кешесенә әйләнә алмады инде. Кендеге авылга береккәндәй туган ягын сагынып йөдәде. Баштарак, аспирантурада укыган елларында, тулай торак кысанлыгына күнә алмыйча, ир жаны иркенлеккә тартыладыр дип. үз-үзен юата иде Кәримә
Калада—Яна Бистәдә туып үскән Кәримә өчен ирнен бу гамәле ят иде Ходайнын һәр бирмеш якшәмбесендә, бердәнбер ял көнендә, таннан торып, тәмле йокыны бүлеп, яп-яшь хатынын ялгыз калдырып, аркага биштәр асып ничек авылга кайтып китмәк кирәк?! Адәм рәтле юлы булса бер хәер! Язын-көзен тездән былчырак ерып, тузан-туфракка батып, мен мәшәкать чигеп авыл юлын таптауны андый алмый йөдәде ул! Карт анасы, әлбәттә, бердәнбер улын көтә, сагына. Монысы белән килешеп була. Улын ялгыз башы күтәргән, укыткан, кеше иткән Ана хакы бар—бусын да санламый булмый. Әмма япа-ялгыз түгел ич анасы, өч-дүрт чакрымда! ы күрше авылда кызы —Идриснен апасы яши. ләбаса! Оныклары килеп- китеп йөри! Юк. аңлый алмады Кәримә авыл дип женләнгән ир холкын! Бәлки сөйгән яры. беренче мәхәббәте шунда калгандыр, аны сагынып авылга ашкынадыр дигән шик-шөбһә жанын әз талкымады. Көнләшү-үртәлүен күрсәтеп тормышларын ямьсезләмәслек акыл бар иде анарда. Түзде Чөнки ярата иде ул Идрисне Чөнки аны яратмау мөмкин түгел иде. Сөйкемле сөяге бармы, әллә нинди сихерле тарту көче биргән аңа Ходай. Тыштан кырыс, олпат ир-егетнен күңеле нечкә-нәзберек Моны да белә Кәримә. Әгәр нахак сүз әйтеп рәнжетсән. күңеле кителәчәк Аркан белән бәйләп тә тота алмассың аны ул чакта. Теш кысып булса да килешкән иде аныл белән кала арасында киләп-сарып йөрүенә. Кысан тулай торактан котылып, искерәк кенә өч катлы йортта ике бүлмәле фатир алып күченгәч, тормышлары үзгәрер сыман тоелган иде. Тик берни үзгәрмәде Идрис һаман шул! Атна ахырына таба кыбырсый, юлга әзерләнә
Бакча артындагы чишмә, томан астында жәирәп яткан ужым басуы, чәчәкле тугайлары төшенә кереп йөдәткән бер ул гынамы ’! Тора-бара дөнья баса. Идрис тә авыл юлын таптаудан туяр, ял көннәрендә икәү култыклашып кино-театрларга. кунакка йөрербез дип күпме көтте Кәримә Тик өмете акланмады.
-Юлларына бал сылаганнардыр шул авылыңның?—дип ирештереп тә карады
—Та'нәш-тәл!әш ак чәчәк аткан баланлыкны бер кайтып күрсән иде! Чыннан да бал сөрткәндәй1—дип куанып, хыялый елмая Идрис —Әти утырткан бит аларны! Гүя кул җылысын саклый тупылдарга кадәр'—Монысын моңсуланып өсти һәм бәләкәй якка—эш бүлмәсенә кереп бикләнә Икегә беленгәндәй талкынып яшәвенә
кайчак үзе дә аптырый: коеп яуган янгыр, җил-давыл, кар-буран дип тормый, ә менә кайтмый калса, бик кадерле нәрсәсен жуяр кебек. Югыйсә мавыктыргыч фәнни эше көтә, буш вакыты да юк кебек.
—Синнән кайтышлар инде күптән академик та хакыйкый әгъза!
Хәер, җавап эзләп кесәгә керми, шагыйрь сүзе белән хатынының авызын бик тиз каплый ир:
—Йә, бармы арада берәр даһи, Нәкый йә бер Бакый, бер Исхакый?!
—Син бар бит, син! Ходай биргән талантын бар. Сирәгәйтергә кирәк бу кайту- китүләрне! Барысын онытып фәнгә генә җигелергә кирәк!
Әнисе! Улы сыйган җиргә әни-карчык сыймас идеме?! Ташлап китә алмый шул авылын. Мал-туар да тотмый инде. Кыен дип бетерде. Миләш-шомырт дисәң... Яшь үсентеләрен төбе-тамыры белән казып алып килеп, ишегалдына күчереп утыртырга була түгелме? Әнә, кычыткан, тигәнәк баскан, буш яткан җирләр никадәр? Чишмәне, уҗым басуын монда күчереп булмый анысы. Әрәмә байлыгы—гөлҗимеш, балан куаклары тамырдан үрчи. Өй тирәсендә чия. сирень чәчкә атып утырса? Бала-чага куаныр иде.
Хатыны белеп тәкрарлый, үзенә дә төпләнергә, утырырга күптән вакыт.
Идриснең ниятен хуплады гынамы, очынып йөрде Кәримә. Торф ташып, чокыр казыдылар, Идрис авылдан яшь үсентеләр алып килде. Көрәк тотып, өмә ясыйбыз дип бөтен гаилә җыелып чыкканнар иде дә... Адәм көйләр. Тәнре көләр, диләрме? Хәтта хыялны күпсенүчеләр була икән дөньяда.
Табылды андый адәм дә..
Беренче катта, тәрәзәләре ишегалдына караган фатирда Әхияр агай яши иде. Моның белән борчак пешереп булмасын элегрәк тә сизенә идеме Идрис?! Болай да караңгы чырайлы агайның теле чәнечкеле, күз карашы ук янаулы-авыр иде ул көнне. Элегрәк тә күршеләрнең һәр сүзеннән, эш-гамәленнән гаеп эзләп, калын каш астыннан сынап, сөзеп карарга күнеккән Әхияр агай тышкы ишекне дөбердәтеп, каты ябасыз дип үткән-сүткәнгә бәйләнеп калуны изге бурычы саный иде, ахрысы. Идрискә дә эләкте. Ашыга иде, сүз озайтып тормады Агай, ахрысы, чын-чынлап үпкәләде. Янәсе, “интеллигент кисәге” гафу үтенү түгел, хәтта аның белән сөйләшеп торырга да гарьләнә. Шик-шөбһәсе генә идеме бу, ачыклап маташмадылар. Әмма шул вакыйгадан соң өске каттагы күршесе артыннан: “Килмешәк” дип төкереп калуны гадәткә кертте агай. Сәламенә җавап кайтармас булды.
Канны уйната торган зәмзәм суын “нык” кына төшереп, ашап-эчеп, кызып- кайнарланып чыкканмы, шадра бите тирләгән иде агайнын. Без кебек очлы-үгкен күзләрен хәтәр елтыратып, чыгуга өмәчеләргә җикеренергә тотынды:
—Син нәрсә, буш җир күрдем дип, күз тондырып, хуҗа булырга йөрисенме әллә?
Ә Идрис шат, кәефе күтәренке, агайның усаллануын аяламады. Күршенен чираттагы йомры юморы—шаяртуы дип кабул итте.
—Гөлбакча итәбез ишегалдын, агай! Бергәләп! Менә күрерсез!—Ак тешләрен күрсәтеп дустанә елмайды гына. Игелекле эш башлап йөрүенә чын күнелдән инанган, кемнеңдер каршы төшеп, мәсхәрәләп көләсен уена да кертми иде ул.— Менә, шомырт, балан, гөлҗимеш алып килдем әле авылдан. Тамырлары нинди тармаклы, китә, күрерсез! Кошлар сайрап уятыр, чәчкәсе куандырыр. Кирәк кешегә җимеше дә өлгерер. Балан кан басымыннан дәва...
—Нәрсә? Гөлҗимеш сатып баергамыни исәп?
—Юк ла!—Идрис йөз пар күз текәлгән аудиториядә һәр көн лекция укый, каушау, югалып калуны белми. Ә монда тотлыкты. Шикчел, явыз күз карашы, агайнын ирен читенә эленгән мыскыллы елмаюы каушатты. Балачактан китек күңел, яралы җан гаделсезлек белән очрашканда сыкрый-әрни иде шул.
—Агач утырта! Имеш!—дип каһкәһәле көлде агай.—Ә монысын—мин утыртып куйганын ни эшләтәсең?—Чүп үләне арасыннан моңарчы күренмичәрәк торган, талгын җилдә саз каены сыман сыгылып утырган зәгыйфь үсентегә калын-сары тырнаклы бармагы белән төртеп күрсәтте:—Сездәй имансызларга ышансаң, үсеп утырган агачны көрәк белән кисеп ташларга да күп сорамассыз. Ә син. иптәш
интеллигент, беләсеңме. Ходай биргән үсемлекнең җанын кыю гөнаһ! Кулың корыр!
Ирек куйсаң, яна утырткан агачларына көн күрсәтмичә, бар дөньяңны басып алырга әзер әрсез америка өрәңгесен—сыек буынлы үсентене Идрис абайламаган да икән. Гажәп, ник зурлап, хөрмәтләп маташа әле агай чүп арасында, үзе дә чүп мисалында йөргән өрәнгене? Ышанамы сүзе хаклыкка, юри Идрисне ирештерүдән тәм табамы, белмәссең!
—Балан сатып баючы сәүдәгәр!—дип көлде күршесе.—Ә син беләсеңме сун. спекулянтларга закуннар каты бит безнен илдә
Була шундый кешеләр, сүзен сүз итәр өчен башын кисмәгә бирергә риза. Тик екмасыннар гына анын сүзен—үрдә булсын. Ә үзенен урыны түрдә Кемдер үзеннән уздыра, әллә кем булган дип шикләнсә, йокысы кача Зыялы, укымышлы милләттәшеннән үлеп көнләшә торган кара эчле адәм бер Әхияр генә түгелдер Идриснен чыгышын, халык дошманы улы дигән нахак исем күтәреп, үртәлеп яшәгәнен белә ул! Бер яктан ич алар, якташлар! Жәелеп сөйләшеп утырырга вакыты булмаса да чамалаган иде Идрис: Сәхипгәрәй улы дигәнне ишетүгә карт йөзеннән күләгә йөгереп үтүе тиккә түгел, сере бар!
Йөз-кыяфәте атасына тарткан Идрисне йортта күрүгә үк төсмерләп алды Әхияр Булса да булыр, нәселләре белән мактанчык, борынлы, тәкәббер Шәрекътәшеннән көнләшеп шикаят сырлаганда ул. әлбәттә, әләк адәм үтерер дигәнне уйлап тормады Куштан булганга куштылар—үтәде. Суга төшкәндәй юкка чыкканына да аптырап тормады: юманы шул булгач. Әнә, улы кем булган. Әле ярый танымый. Институтта укыта, имештер. Көнчелек корты әллә кайсы күзәнәкләрен ертып үтте.
Идрис ачу белән көрәген жиргә атты. Ташка тидеме, сабы шартлап сынды Кәримә үгетләп-җайлап караса да кабат көрәк сабына тотынмады Идрис Ишегалдын гөлбакча итү хыялыннан биздерде аны күршесе
Ә өрәңге—әрсез агач. Мине сөймиләр дип үпкәләп тормый. Жәелеп. тармакланып үсүен белә. Ел саен өскәрәк үрмәли.
Әхиярнең хәйләсен төшенде Кәримә. Сирень, чия утыртсалар, беренче кат тәрәзәсенә күләгә төшәр иде. Өскә үрләгән өрәнге ботагы өченче катка үрелеп, әнә. тәрәзә кага.
Йоклап кына китсен, белермен мин сине нишләтергә* Кәримәнен сукранганына карап кына өрәнге балконга орылып-сугылып. шыкырдаудан туктамады, әлбәттә Әмма хатын үзе тынычлангандай булды
Гарьчел-рәнжүчән димәктән
Гәрчә, язмышы сынауларга бай булса да, тәкъдирнең бормалы сукмаклары моңарчы Идрисне адаштырмаган иде әле. Дөрес, әткәсен—укымышлы мулла, аннан мөгаллим булган Сәхипгәрәйне—балаларын кан-яшь елатып алып чыгып китүләре истән чыкмады Биш кенә яшь иде ана. Гамьсез балачакка нокта куелды. Сабый зиһене бу фажиганен һәр мизгелен мәнгелеккә сеңдереп калгандыр, гүрнәчәдәй үз йортларыннан бер ярлы көнлекченен жир идәнле, карындык тәрәзле куышына куып чыгарулары да хәтердән җуелмаган Әнкәсенең мөлдерәмә сагыш тулы яшьле күзләре, әтисенең әрнү катыш ачыргаланып: "Мин—гаепсез. Кайтырмын. Көтегез!" диюе Ел арты ел узды, бәгырьдәге сызлавык, рәнжеш-үпкә кара кан булып укмашып шешкә әйләнде
Өрәнге ботагы тәрәз шыкырдатканга шомланып ята торган егет идемени ул? Авызында кош сайрата иде! Жеп өзәрлек хәле булмый, кымшанмый ятсын әле'’
Идрисне күпләр язмыш иркәсе, бәхетле зат дип кенә белә Янәсе, егет солтаны дан-дәрәҗәгә жиңел ирешә. Студентлар, яшь галимнәр арасында абруй казанган күренекле шәхесне жае чыкканда тешләп алырга теләүчеләр дә табыла Тешлеләрне сөендерерлек форсат гел чыгып тора Язмыш галижәнабләре бу юлы да зурдан кубып эш йөртте, корбан тәкәсе итеп аны сайлады. Ана каныкты
Әйе. шәп. фырт егетләрне көнләштерерлек Артист булып туган ул дөньяга Килеш-килбәт, буй-сын. төс-кыяфәт дисенме, һәр сүзен жанына үткәзеп сөйли
белү сәләтеме—һәммәсе гаҗәеп килешле, затлы, мөкәммәл. Эзләнүчән, тырыш, сәләтле икәнен таныган хәлдә дә көнләшми мөмкин түгел! Әмма., дан-шөһрәт, абруй, дәрәҗә ана үзеннән-үзе, жинел килә дип исәпләүчеләр ялгыша. Бик нәзберек нәрсә ул дан-шөһрәт. Бүген бар. иртәгә юк. Тир түктерми генә берәүгә дә нурлы йөзен күрсәтергә ашыкмый. Ачышка тин фәнни хезмәтенә никадәр көч салганын, һәр карышын үжәтлек-тырышлык белән, үр арты үрне ничек яулаганны ул үзе белә дә, хатыны Кәримә сизенә. Мәһабәт, текә-горур рәвеш-кыяфәтенә сокланып, сөйләү манерасына, осталыгына хәйран калып авызына гына карап торган студентлары да анын төн йокысын калдырып һәр дәрескә бөртекләп, жентекле әзерләнүен, тузан йотып китапханәнең сирәк китаплар бүлегеннән чыкмыйча, баш күтәрми утыруын күрмиләр. Хыялланып ана гыйшык тотучы, очрашу-күрешү өмет итеп йөрүче хыялый-җилбәзәк студент кызлар бихисап анысы Сабыр-тыинак Кәримәне егет солтаны Идрискә тиң түгел дип исәпләүчеләр бар. Ялгышалар. Коеп куйган, бер кимчелексез идеаль кеше булмый. Талантның жайсыз-көйсез булып яралуы да сер түгел.
Кәримә кала кызы. Әнкәсе һөнәрчеләр бистәсендә туып үскән, ә әтисе Гамир абзый чабатасын аркасына асып авылдан яланаяк чыгып киткән, үҗәтлеге чамасыз булганга гына, тырышып-тырмашып укып, прокурор дәрәҗәсенә ирешкән. Намусы чиста, күнеле саф кеше генә гаделлек сагында торырга тиеш дип чын йөрәктән инанган прокурор алдында эш-гамәлләре һәм куллары бигүк чиста булмаган күп кенә түрәләр кан калтырап торды. Бердәнбер кызларын институт тәмамлагач үзләре янында—калада калдыру өчен әти кеше ягыннан бер ишарә, ым кагу да җиткән булыр иде, бәлки. Әмма Гамир әфәнде карчыгының ялваруын ишетмәмешкә салышты: "Тормышта һәркем үз сукмагын үзе салсын. Шома юлдан барса, яшәү тәмен, ямен табуы икеле", дип котылды.
Август башында, мәктәпкә укытырга билгеләнүе хакында юллама тотып, Кәримә авылга килеп төште. Биология укытучысының сәгатьләре күп түгел, әмма дәрес бирүдән тыш ул, укучылары белән бергәләп, куян, сыер фермасына шефлык ярдәме күрсәтергә, мәктәп яны участогын тәртиптә тотарга тиеш икән. Эш-мәшәкать— муеннан. Житмәсә, директорның йорт куяннары үрчетү белән җенләнеп йөргән көннәре. Куян асрауга тоткан чыгымнарны каплау бер хәер, зур керем алу турында хыялланып йөри. "Куян малын симертүне тәэмин итү, азык әзерләү биологнын изге бурычы!" дип аңлатты. Ял көне иде. Иртәдән шыбыр-шыбыр янгыр явып тора Мондый яңгырда куян читлекләре янына бала-чага якын да бармый. Авыл кешесенең үз хуҗалыгында да эш-мәшәкать баштан ашкан Озын брезент плащ киеп, чаштыр-чоштыр шул мәхлүкләргә үлән чабып маташа иде Кәримә. Үтеп барышлый гына янында туктап сәлам бирүчегә күтәрелеп караса—дертләп китте. Каш астыннан сынап-сөзеп кызны күзәткән диңгезче егет чибәр иде. Ул ипләп кенә кыз кулыннан чалгыны алды, аякларын аерыбрак, җайлап басты, киерелеп, чаж-чож китереп печән чаба башлады. Рәхәт, жинел эшли иде ул. Яңгыр астында юеш үлән чабу михнәт икәнен әле генә үз җилкәсендә татыган Кәримә исә анын эш мәне белүенә сокланып карап торды.
Егет Идрис исемле, мәктәптә тарих укытачак икән.
Килгән көненнән мәктәпне авызына каратты егет. Менә ул класска керә. Бәргәләшеп алырга өлгергән, тирләгән-пешкән малайлар утырышып беткәнче сүзсез генә һәркайсын күздән кичерә. Секундлар уза. Класс шым була. Үткен күз карашы, кинаяле, төртмә сүзләре белән тәртипсез, классны дер селкетеп тоткан теләсә нинди атаманны урынына утырта ала. Ә сөйли башласа, сыгылмалы бәрхет тавышы сихерли. Әле генә гамьсез, үзишләре белән әвәрә килеп кайнашкан класс дөньясын онытып башка яссылыкка күчә. Борынгы заман каһарманнары, аларның риваять-моңнары бар икән. Бәрәңге белән ипигә туяр-туймас тормышны онытып, шулар язмышы өчен ут йота. Яуда җинсәләр. шатлана, жинелсә... Мөгаллим абый һәммәсен үзенә гашыйк итте. Атна-ун көн уздымы-юкмы. эленке-салынкы йөргән малай-шалайлар үзгәрде. Ә кыз-кыркынны гүя алыштырып куйдылар, һәркайсы хәл кадәренчә киенеп-ясанып, сизелер-сизелмәс бизәнеп, курчак кебек матур, чибәр туташларга әйләнде. Күз карашлары, атлап йөрешләренә кадәр икенче. Әйтерсең,
ӨРӘҢГЕ ӨРӘГЕ
уку бәйрәмгә әйләнде
Тугызынчы-унынчы класс укучыларыннан алып яшь укытучыларга кадәр һәммәсенен яна укытучыга гыйшык тотуын Кәримә сизми калмады, әлбәттә
Югыйсә анын тарих укытучысы күренүгә баш югалтыр сәбәбе юк иде. Әнисе аны тизрәк Казанга кайтарту уе белән яна. Ниятен тормышка ашырмый туктамаячак, бик үзсүзле хатын ул Хәер, кызын яхшы гаиләгә урнаштыру, башлы-күзле итү хакында кем хыялланмас? Әминә ханым да чарасына керешкән, кияү буласы егет белән Кәримәне дә таныштырды. Баш югалтып гашыйк ук булмады булуын, шулай да кирәге чыкмый калмас дип. нәфис кулъяулыкны түш кесәсенә салып куйгандай исемен күнеленә бикләп куйган иде инде. Үзен канаты бәйләнгән—ярәшелгән кәләш итеп тоюы гамьсезләнеп унга-сулга күз атарга ирек тә бирми Тарих укытучысына гашыйк булып шашынучылар аны гажәпкә калдырды. Артист, жырчы—сәхнә йолдызы саналган асыл зат синеке була димени? Кыз-хатын гомерлек яр сайлаганда ялгышмаска тиеш: бөтен хатын-кыз ярата торган ир белән ул беркайчан да тыныч яшәмәячәк, бүтән хатын-кызлар яратмый торган ир белән дә бәхетле була алмаячак.
Ни гажәп, очрашуга сәбәп эзләп, үзен эзәрлекләп, янып-көеп яратам дип йөргән кыз-кыркынга Идриснен исе китмәде Тыштан һавалы күренсә дә салкын тәкәбберлек егетнен тышкы калыбы гына иде. күрәсен.
Кәримәне шул елны ук уку-укыту эшләре мөдире итеп куйганнар иле РОНОдан килгән вәкил белән Идриснен бер дәресенә кереп утырырга туры килде ана Егет педагогия институтында читтән торып укый, училише белеме белән укыткан тарихчы институтны кызыл дипломга тәмамлаган Кәримәгә янадык булырлык нидер әйтә алмас дип ышанып керде Чыннан да Идрис ана күптән таныш вакыйгалар хакында сөйли башлады Әмма ничек сөйли! Инспектор да. Кәримә үзе дә авыз ачып, шаккатып тынладылар. «Ходай оратор сәләтен дә кызганмаган!»—дип куйды вәкил ана таба иелебрәк. Ягымлы, йомшак бәрхет тавыш күнелләргә хужа. ә бөркетнекедәй үгкен күз карашы гүя сихерли. Яшь йөрәкләрне күренмәс жспләр белән тоташтырырдай әллә ни дә булмады сыман Ә йөрәкләр бергә кушылып типте.
Институт тәмамлауга Идрисне аспирантурада калдырдылар Кәримә укытуын ташламады Кызлары, аннан уллары туды. Укытучы акчасы белән стипендиягә яшәп тормышның очын-очка ялгау жинел булмады. Дөрес, булганына шөкер дип кул кушырып утыра торган ир түгел ул. Табигать ана мәһабәт кыяфәт, чичәнлек кенә түгел, тырышлык, дәрт-дәрман дигәнен дә кызганмаган Яшь аспирант студентларга дәрес бирә башлады Студент кызлар анын артыннан өерелешеп йөри Ул—канәгать. Ә вакыт уза. үкчәгә баса-баса фәнгә яшьләр килә! “Синең генә авыл дип исен китә. Кандидатлык диссертаииянне якларга, доктор булырга кирәк!" Кәримәнең тыкырдатуларын гүя ишетми дә. жомга җитте исә. биштәрен барлый Идрис Беркатлы, түзем-сабыр татар җанлы авыл тарта аны' Эчкерсез әнгәмәләр яшәртә, яшәтә, һавасы килешә
Йокы Татлы да сон йокы Рәхәт-ләззәтле йокыдан мәхрүм шул Идрис Хәер. Кәримәнең үзенә дә житми ул. Их. бер онытылырга иде. изрәп, сәгадәтле йокы кочагында эреп, барборчу-ми.хнәтләрдән котылып туйганчы йокларга иде' Ихтимал, көч-гайрәте кире кайтыр иде Атна-айлар буе йокысызлыктан интеккән кеше генә аңласа аңлый йокы дигән сихәтле һәм лә гатлы-ләззәтле халәтнең тылсым икәнен, никадәр коч-кодрәткә ия булуын.
Таңда жил дә тына, кошлар чыр-чуы бер мәлгә басыла, бнигегендә бала, сөйгәне куенында газиз яр ойый, һәр күзәнәк, жан-тән ял итә. Йокы кочагында карун— байлыгын, гашыйк жан—мәгъшукасын, көчле үчен оныта Жир өстенә талгын гына канат кагып тон хужа булып ала. Йокы Татлы йокы Идрис онытылып, рәхәтләнеп йокы кочагында оеп коч җыйсын өчен ул Йә. ни-нәрсәсен бирер иде икән? Саулыгын, байлыгын, ярты гомеренме'’
Жил әллә исү юнәлешен үзгәрткән инде—азмы-күпме тынып торды да өрәнге
янә балконны шыкырдатырга тотынды.
Кәримә, керфекләренә эленгән хәлсезлекне кулы белән сыпырып ташларга теләгәндәй күзләрен уып торып басты. Бүлмә бөркү кебек тоелды. Ул сак кына балкон ишеген ачты. Жинелчә халат бөркәнгән, йомшак башмак кигән килеш әкрен генә тышка атлады.
Йолдызлар да, ай да күренми. Күкне, жирне аксыл томан сарган Тиздән тан атар, яна көн башланыр. Нинди булыр ул яна көн? Йә Раббым, тан атканын күрү, яна көнне каршылауның нинди бәхет икәнен сырхау гына андыйдыр шул.
Шулчак өрәңге чайкалды, тармакланган юан ботак балкон киштәсенә бәрелде. Кәримә, комарланып аны эләктерде дә усалланып үзенә таба тартырга тотынды. Ботак көчле-нык иде, һич бирешергә теләмәде. Хатын жан көче белән киерелеп аны үзенә таба тартып китермәкче, көче житсә-житмәсә каерып-сыңдырып ташламакчы иде. Әмма көчләр тигез түгел иде шул, ручка тотып дәфтәр тикшерүдән бушамаган нәзек беләкле укытучыга агач та карыша икән! Бирешмәскә теләп тартышуына Кәримәнең жен ачулары чыкты, тәрәзәгә бәрелеп ирнен тынычлыгын бозган таза ботакны жинмичә тынычлана алмаячак иде ул. Менә кулы белән тотынган чи ботак шартлап сынды, кәүсәсеннән аерылды, «Әһә, була бу!»—дип хатын сөенергә өлгермәде, икенче кулы белән ябышкан ботак та кулдан ычкынды—сынган жире халат жинен эләктереп өлгерде. Кәримә аягы шуып идәннән аерылуын, һәм коточкыч карангылык өстендә һавада эленеп калуын тойды.
"Өрәңге өрәге!”
Иренең сүзе кылт итеп искә төште: үч ала. Чаган дисәң чага. Өрәнге дисәң, өрәге бик яман Нинди ахмак балалык бу. йә Ходай! Коткарсаң, бер син генә коткара аласың!
Жан ачысы белән кычкырмакчы булды, тавышы чыкмады. Керфекләренә яшь бөялде. Ярабби, ире тиккә шомланмагандыр?! Курку, әрнү, шөбһә, һәммәсе бергә укмашып бер мизгелдә аңын, зиһенен томалап куйды.
«Бетүем шушы икән!» дигән уй башыннан яшен тизлегендә йөгереп узды. Икенче мизгелдә ире күз алдына килде. Хатынын дүрт күз белән көтеп торган ир. бер таянычсыз калса, ни эшләр? Кызгану хисе йөрәген өтте, һәм бу хис—ире өчен хәвефләнү өрәктән куркуга караганда көчлерәк иде. Бик якын ул—әнә ишекнең теге ягында гына, кычкырса, бәлки торырга тырышыр. Әмма хатынының чарасызлыгын күреп сонгы өмете дә өзелсә? Ул чакта ни эшләргә? Алар икесе дә әле һаман могҗизага ышана, ирнең аякка басачагына өметләнә түгелме? Бу чыннан да шулай. Иң соңгы булып өмет сүнә.
Очып төшү халәте күз алдына килеп тетрәндерсә дә аягының балкон аратасына кысылып калуын тою, авырту аны айнытып җибәргәндәй булды.
Әлегә бу аның җире, анын биләмәсе, монда бисмиллалы гомер еллары Иртәләрен таң атканда йокыдан уянып еш кына балконга чыгып баса иде ул. Кызарып тан атканны карап торырга ярата иде. Шул тылсымлы мизгел күңелне һәрчак җылыта, уйландыра. Әбисеннән отып алган догалар хәтердә янарды. Биш вакыт намазга басмаса да ул динле нәсел баласы икәнен онытмый. Күңеле сизә, бу такталар анын догаларын, уй-хисләрен сеңдергән Тиз һәм жиңел генә ычкындырмаячак, язмыш сынавы—сынап астан күз текәп торган куркыныч карангылык кочагына атарга ашыкмаячак.
Ул гомере буе язмыш белән көрәште түгелме?!
Горур, мәһабәт Идриснең аны, күрер күзгә әллә ни чибәрлеге, табаныннан ут чыгарырдай җитезлеге, уңганлыгы белән башкалардан аерылып тормаган, гади кызны яр итеп сайлавын күпсенүчеләр булмадымы әллә? Читләтеп-төрггереп. кинаяләп, хәтта турыдан ярып та бу хакта искәртүчеләр җитәрлек иде. Хәтта ирнең туган-тумачасы да авыл эшен изеп эшли торган нык, таза хатын алмавына пошынуларын сиздерми калмады. Беришесе, кияү зур урында утыра торган бабайга аркалана, дип йөз ертудан да оялмады. Барысы да үтте. Сынаулар узды. Чөнки яратам дип кычкырып йөрмәсәләр дә араларында анлашу бар иде. Әгәр өйләнешү коры исәп-хисапка гына корылса, тормыш сынавын үтүләре, ай-һай четерекле бит. Хәер, килешеп-анлашып бергә яшәгән еллар да гел шома эздән, уйнап кына
ӨРӘҢГЕ ерәга __________________________________________________________ _____
тәгәрәде, дисә, ялганчы булыр иде
Жор телле, янып торган остазга гыйшык тотучы студент туташлар гынамы, купшы, кәттә ханымнар да Кәримәнең кытыгын китерүне дәрәжә саный Көнче күбәләкләр очкалап, Кәримә күңелсезләнеп йөргән чакларда. Идриснен шаярып әйтә торган сүзе бар иде: «Менә берзаман күзләр чибәрләргә төшми башлар, тешләр коелып бетәр. Синен кулына карап, манный боткасы пешереп биргәненне көтеп өйдә генә утырырмын, яме! Шулчакта икебез дә бик бәхетле булырбызмы икән?» Икесе дә көлеп җибәрәләр, киеренкелек шунын белән юыла.
Юраган юш килә икән Кәримәнен кулына карап, манный боткасы пешереп биргәнен көтеп ята Идрис. Картайганын, тешләре коелып беткәнен көтәргә дә сабырлыгы җитмәгәч...
Монысы да сынаудыр ла. Чираттагысы һәм ин мәгьнәсезедер, бәлки! Хәер, асыл мәгънәсен, бәлки, Кәримә анлап-төшенеп бетмидер әлегә. Өрәнге ботагы кулыннан ычкынып китсә, атылган таш сыман аска ыргылыр Өченче кат кына булса да балконнан егылып төшеп исән калулары икеле Ычкындырмаска иде дә. өрәк аны аяусыз рәвештә тарта-йолка, аска сөйри. Ачы җил исә. Ботаклар хәвефле пышылдашып, бәрелеп-сугылып шом тарата.
Кәримә икенче кулы белән тазарак-ныграк ботакка ябышырга тырышып жан тартыша. Шөкер, аягы такталар арасына нык кысылган. Гүя шул арата саклый, ычкындырмый әлегә Иркенләп сулыш алсын да балконга тартылырлык көч җыйсын. Табар җаен Жан биргәнгә жүн бирер, дип юкка гына әйтмиләр ич Ин авыр мизгелдә газиз ирен, сөйгән ярын ташлап калдырып аска очса Юк. күтәрә алмас ул мондый сынауны! Ә упкын күзеннән—томанлы кара җирдән ана Өмет карап тора!
Сонгы көчен җыеп, ничек кенә булса да рәшәткә читенә тотынып калырга өметләнеп, каурый кебек җинел гәүдәсен бер йомарлам итеп җыеп—эчкәрәк, балконга ташларга кирәк ич ана!.
Аягының чыдамаслык булып авыртуын тойды Бер мизгелгә хәтта аңын җуйгандай булды Әмма үзенең кара жирдә түгел, идәндә ятуын абайлап, шатлыгыннан тыелып кына көлеп җибәрде
Ул исән! Өрәк, әгәр була калса, артка чигенде. Чигенми чарасы юк иде
Өрәкле түгелдер лә! Өрәңге шатлык-кайгыларга битараф агач лабаса! Каен кайгыларны җиңеләйтә, имән кешегә ныклык бирә, нарат тынычландыру сәләтенә ия, ә өрәнге—битараф!
Ишекне сак кына ачып, сайгакларны шыгырдатмаска тырышып өйгә керде Аякның сызлавына чыдар хәл юк Сынмаган булса да, ул һичшиксез имгәнгән, биртелгәндер.
Ләкин бу мизгелдә боларның бернинди әһәмияте юк иде инде
Ул Йоклап киткән!
Йокы—тылсым бит ул. Тынычландыра, бәлзәм кебек тәэсир итә. савыктыра Моны атналар буе йоклый алмый иза чиккәннәр генә аңлый, белә. Ятуга йоклап китә торган берәү дә анын нинди зур хикмәткә ия. олы бәхет булуы хакында хәтта уйлап та бирми йоклыймы—йоклый һәм вәссатәм'
Кәримә, тынычлап йоклап киткән ирнен сак йокысын бүлдерүдән куркып, кымшанмый да утырырга риза иде дә Чираттагы уколны кадар вакыт узып киткән шул.. Нинди хикмәт сон бу? Тынлы к Шундый җинел тынлык Ниһаять, өрәңге дә шыңгырдаудан туктар икән! Укол өчен кирәк-яракны хәстәрли башлау хәерле
Карасана, аягы гөбе кебек шешкән Каймыктырган гынамы, әллә
Ул ирнен зәгъфран сарылары ингән текә маңгаена кулын тидерде Һәм корт чаккандай куркынып, кулын тартып алды
Биек маңгай сап-салкын иде