Логотип Казан Утлары
Публицистика

МИРСӘЙ ӘМИР ГАЕПЛЕМЕ?


Зәки Зәйнуллиннын “Казан утлары"нын быелгы 7—8 саннарында басылган “Кави Нәжми
дигән язучы" исемле әсәрен зур кызыксыну белән укып чыктым
Ин элек шуны әйтәсем килә: автор әсәрнен жанрын роман дип билгеләгән Чыннан да,
әсәрнен Кава Нәжминен балачагын тасвирлаучы башлангыч өлешләре чын рәссамнарча. Зәки
Зәйнуллинга хас әдәби осталык белән, матур итеп тасвирлап язылган. Әмма әсәрнен калган
өлешләре андый түгел Автор вакыйгаларның эченә кереп, образлы итеп язмый, өстән-өстән
вакыйгаларны санап, сөйләп кенә бара. Шулай итеп, әсәрдә роман элементлары булса да.
нигездә аны документаль, публицистик әсәр дип атарга була.
Шуна да карамастан, әсәр зур кызыксыну белән укыла Автор К Нәжминен тулы бер образын
тудыра, анын фаҗигале язмышын күрсәтә алган Язучылар биографиясенә багышланган житди
әсәрләр, кызганычка каршы, бездә бик сирәк басыла. Югыйсә укучылар андый документаль
рухтагы әсәрләрне көтеп ала. яратып укый
Әмма кулыма каләм алырга мине бүтән нәрсә этәрле
Әсәрнен икенче яртысында (№ 8. 64 бит) автор Мирсәй Әмирнен бер "кыек эше” турында
яза. Аныңча, М Әмир Кави Нәжминен хатыны Сәрвәр Әдһәмова өстеннән шикаять язган Автор
моны болай итеп тасвирлый “Кабинет ишеген эчтән бикләп. Мирсәяф япа-ялгызы кичкә кадәр
утырды Уйлады да уйлады Һәм башына килгән бик хәвефле бер уйдан арына алмады “Әгәр
кызулыгы өстенлек алып, башы эшләүдән туктап. Сәрвәр минем өстән язып НКВДга шикаять
тапшырса9 Бетте бит минем баш' Кавины бер гаепсезгә илтеп тыктылар Өстәп Сәрвәр минем
өстән язса, мине лә илтеп тыгачаклар Баш бетә бит!"
Шуннан сон, әсәрдә язылганча, “куркудан коты очкан Мирсәй Әмир Сәрвәр өстеннән
шикаять язып, икенче көнне иртән НКВДга тапшыра” НКВД хезмәткәрләре эшне кыска
тоталар—шул көннәрдә үк Сәрвәр Әдһәмованы кулга алалар Шулай игеп. 3 Зайнуллин
фикеремчә. С Әдһәмованын фажигассндә тулысыңча Мирсәй Әмир гаепле
Чынлыкта эш ничек булган сон9
Үткән гасырнын алтмышынчы еллар башында мина Мирсәй ага белән Язучылар
берлегендә эшләргә туры килде Ул—идарәнен рәисе, мин исә жаваплы сәркатибе идем
Бервакыт идарәгә ниндидер йомыш белән Сәрвәр Әдһәмова кереп чыккан иде Ул киткәч.
Мирсәй ага белән сөйләшеп утырганда, ул мина болай дип әйтте
— Беләсемме. Рафаэль туганым, мин бит Сәрвәр апаң алдында беркадәр гаепле...
Һәм ул мина 1937 елда булган вакыйгаларны бәйнә-бәйнә сөйләп бирле Шул елны аны
көчләп диярлек берлекнең рәисе игеп сайлап куялар Күпме дер вакыттан янына Сәрвәр
Әдһәмова керә Анын сүзләренә караганда, элекке рәис Ләбиб I ыйльми ана ү зенен бер
повестен русчага тәржемә итәргә биргән икән С Әдһәмова бик тырышып бу эшне башкарган Ул
арада Ләбиб Гыйльмине
“халык дошманы” дип кулга алалар. Шуна да карамастан, С Әдһәмова яна рәистән башкарган
эше өчен түләүне таләп итә. Ул вакытта К. Нәҗми үзе төрмәдә, өйдә ач бала җылый, бер тиен
акчалары юк.
Әмма Мирсәй Әмирнең хәле дә хәл. Ул чорда "халык дошманы” әсәрен тәрҗемә иткән
өчен түләү түгел, аның исемен атарга да ярамаган. Нәкъ шул вакытларда Язучылар
берлегенең бухгалтерын кулга алалар. Гаебе: "халык дошманнарьГна акча, ягъни эш хакы
түләп торган. Житмәсә, Сәрвәр Әдһәмованын ни договоры, ни башка рәсми документы
булмый. Менә шуннан низаг килеп чыга да инде. Ач кешенен ачуы яман, диләр. С. Әдһәмова,
кызып китеп, Мирсәй Әмирне Язучылар берлегендә "капиталистик тәртипләр” урнашуда
гаепли (башкарылган эшкә түләмәү), "Сезнен барыгызны да кулга алачаклар, хәзер ботен
кешене дә утырталар!”—дип яный.
Хәзерге күзлектән караганда—пүчтәк эш, чүп кенә сыман. Кем белән кем талашмый да,
кызып китеп нинди генә сүзләр ычкындырмый. Әмма ул чорда... Күпме кешенен белеп тә
хәбәр итмәгән өчен (русчасы—"за недоносительство”) башы китте! Житмәсә, С.
Әдһәмованын кычкырганын шактый кеше ишеткән. Алар арасында, Мирсәй аганың белүенчә,
НКВДнын ирекле әләкчесе дә була Шуннан соң Мирсәй ага, уйлап-уйлап торгач, бу низаг
турында үзе хәбәр итәргә була. Әйе, үз кулы белән гариза яза.
Язуын яза, әмма беркемгә дә бирми дә, күрсәтми дә. Саф күңелле, намуслы кеше
буларак, ул бу эшнен ямьсез гамәл икәнен яхшы аңлый. Әгәр дә бу турыда башка кеше язып,
аны НКВДга чакыртып сорау ала башласалар, ул әлеге шикаятьне күрсәтер, менә, яздым ич,
тик җибәрергә генә өлгермәдем, дип әйтер, чакырмый икән—шул көе үтәр дип уйлый.
Бу шикаять КГБ архивында сакланган. Мин аны үз күзем белән күрдем. Шуна игътибар
иттем—гаризаның кайбер юллары сызылган, кайбер сүзләре төзәтелгән. Ягъни аны
каралама дип кенә атарга була. Ничек эләгә соң ул НКВД кулына?
Гариза 1937 елның 14 ноябрендә язылган (әлеге вакыйга да. димәк, шул көнне булган
булса кирәк). Ә шул ук елның 4 декабрендә Мирсәй Әмирнең үзен, нахак бәла тагып, кулга
алалар. Шулай итеп, пиджак кесәсендәге шикаять тә әлеге оешмага барып керә. Тагы бер ай
вакыт үтүгә (1938 елнын 4 гыйнварында). Сәрвәр апа Әдһәмованы да кулга алалар.
Шулай итеп, бу очракта Мирсәй Әмирне гаепләп буламы? Ул үзе дә бу гаделсез чорның
корбаны бит. Монда Сталин чорындагы законсызлык, тоталитар режим гаепле.
Шулай да С. Әдһәмова бөтен гаепне М. Әмирдән күрә. Лагерьдан язган бер хатында ул:
"Ялган яла белән мине шул хәлгә төшергән Мирсәй",—дип яза. Бу субъектив фикерне анын
улы Тансык та әледән-әле кабатлап тора, хәтта матбугатта да язып чыга. Заманында мин бу
турыда "Советская Татария” газетасында язган да идем инде (29.09.90 ел). Шул ук газетада
М. Әмирнең туганнары да протест белдереп хат бастырдылар.
3. Зәйнуллин 1938 елнын 11 августында С Әдһәмова өстеннән булган суд турында да яза.
"Сәрвәрнең судына аны (М. Әмирне .—Р. М.) шаһит итеп чакыралар... Мирсәй Әмир язган
шикаятеннән баш тартып карый. Тик эш узган—суд аны исәпкә алып та тормый. Батыр
йөрәкле хатынны Мирсәй Әмирнен куркудан язган шикаяте аркасында ун елга лагерьга
озаталар һәм биш елга хокукыннан мәхрүм итәләр"
Авторны төзәтеп, шуны әйтергә кирәк: М.Әмир бу вакытта үзе дә тоткын булып төрмәдә
утыра. Әмма ул С. Әдһәмовага яла якмый.
Чынлыкта исә С. Әдһәмованы төрмәгә керткән төп "гаеп”—аның "үзенен гаебен таныган
халык дошманы" хатыны булуы. К. Нәҗми һәм М Әмирләр өстеннән суд 1939 елнын
мартында үткәрелә. Ул—16, 17 һәм 19 мартта—өч көн
МИКӘЙ ӘМИР ГАЕПЛЕМЕ? ____________________________________________________________ _
буена бара. Беренче көннәрдә К- Нәҗми бөтен гаепләүләр белән дә ризалаша. М Әмиргә һәм
башкаларга каршы ялган мәгълүматлар бирә Мирсәй Әмир исә үзен бик нык тота, бернинди
гаепләрне дә танымый Моны күреп. Кави Нәҗми дә элек раслаганнарын кире кага. Шунын
нәтиҗәсендә Мирсәи Әмирне иреккә чыгаралар. Бераздан. 1939 елнын азагында. Кави Нәҗми
дә төрмәдән чыга. 1940 елнын июлендә акланып, ноябрьдә С. Әдһәмова да азат ителә
Аларнын иреккә чыгуында М Әмирнен роле бик зур. Гомумән, 1929-40 елларда кулга алынган
36 татар язучысы арасында үзен егетләрчә тоткан берничә кешенен берсе ул.
Шулай да С. Әдһәмова Мирсәй агага нәрсә өчен үпкәләгән сон9 *Дело”дан күренгәнчә
(Дело № 13563 по обвинению Адгамовои С. С. Архив V 2—1785. т.1, л. 28—29). тикшерүче М.
Әмир сүзләрен үзгәртеп, үзенә ничек кирәк, шулай яза. С. Әдһәмованы контрреволюцион
ниятләрдә гаепли Бу бит астына кул куйганда М. Әмир. “Записано с моих слов верно."—дип
машинкада басылган сүзләрдән сон “За исключением второго вопроса”—дип өстәп язып куя
Ягъни ул низаг булганын таный, әмма С. Әдһәмованы контрреволюцион нияттә гаепләми. Суд
барышында исә беркетмаләрнен бу урынын өстәмәне әйтми генә укыйлар М. Әмир үз
чиратында, ана сүз биргәч, бу гаепләүдән баш тартып карый. Әмма анын сүзләренә игътибар
итмиләр
С. Әдһәмова эшеннән күренгәнчә. М Әмир сорау алулар вакытында да, судта да Сәрвәр
апага үзе дә яла якмаган, башкалар яккан гаепләрне лә раслаудан баш тарткан. Теге вакыйганы
исә ничек булган—шулай сөйләгән С. Әдһәмованы кулга алу да, гаепләү карары да,—барысы,
барысы законны бозып эшләнгән Моны ул чорда ук СССРнын Югары суды таныган 1940 елнын
2 июнендә СССРнын Югары суды коллегиясе С Әдһәмованы аклап карар чыгара (төгәл булсын
өчен, мин аны ничек язылган, шулай ягъни русча китерәм): “Адгамова С С. осуждена за то. что.
зная о к/p деятельности своего мужа Нежметдинова. не сообщила об этом органам Советской
власти и. будучи тесно связана с к/p буржуазно-националистическими элементами сама
распространяла клевету по адресу Советской власти и ее органов По материалам дела
обвинение Адгамовой С. С. по ст. 58—10. ч 1 и 58 - 12 УК не доказано. По делу нет
доказательств, уличающих Адгамову в связях с к/р организацией. Высказывания Адгамовой. о
которых давал показания Амиров, по своему содержанию не являются антисоветскими, других
доказательств хтя обвинения Адгамовои по ст. 58—10. ч 1 УК РСФСР в деле нет”
Шулай итеп. 3. Зайнуллин әсәрендәге төгәлсезлекне төзәтеп, тарихи дөреслекне өстен
куярга кирәк Мондый эпизод М Әмирнен якты истәлегенә тап төшерә, ана яла ягу буларак кабул
ителә Мин Мирсәй ага белән күп е.гтар якыннан аралашып, аны намуслы, саф күнедте.
кешеләргә игътибарлы шәхес буларак беләм. 3. Зәйнуллин. эшнен асылына төшенмичә язып,
бер М Әмирнен рухын гына түгел, балаларын, туганнарын һәм анын иҗатын яраткан меңләгән
укучыларны да рәнҗетте