ИЛ АГАСЫ ӘЛМӘНДӘР


"Әлмәндәре—Әлдермешнеке, Шәүкәте—безнеке!"
Сәхнә кешеләре турында язу өчен, бәлки, кара-каршы сөйләшеп утыру әлләни кирәкмидер дә Тормышлары, башкарган хезмәтләре болай да күз алдында бит. Кичләрен йөзләгән халык алар тудырган сихри дөнья белән хозурлану өчен театр залларына жыела Яраткан артистын уйнаган спектакльләрне карый-карый ул инде туганын кебек якын, дустың кебек кадерле кешегә әйләнә Урамда очраганда исәнләшәсең, авырып китсә хәлен белешәсең, жай чыкса гәпләшеп утырасың килә башлый. Ул—кеше Шәүкәт ага Биктимеров кебек ил агасы дәрәҗәсендәге якташын булса, бигрәк тә. Әнгәмә коруның шул ягы күңелле, әңгәмәдәшен яшерәк кеше икән, аның уй-хыялларына карап сокланасың, өлкәнрәк булса, уйланасын, гыйбрәт аласын Була шундый сөйләшүләр, нигә язмыш мине бу кеше белән алданрак очраштырмады икән?—дип уфтанып та куясың. Бу юлы да шулай булды Шәүкәт аганың холык-фигылендә дә. яшәү рәвешендә дә үрнәк булырлык, киләчәк тормышыңа өлге итеп алырлык сокланырлык яклары бик күп Театр-сәхнәне. җыр-биюне яратсалар да. безнен як кешеләре тир түгеп эшләүне, төплерәк хезмәт башкаруны кулайрак күрәләр. Шәүкәт аганың да бала чагы авыр сугыш елларына туры килә. Әтисе Хәсән ага сугышта, үги ана. (Үз әнисе Шәүкәт сабыйны тудыргач та вафат була) 12-13 яшьлек Шәүкәт җәйләрен көтү көтеп, кышларын почта таратып җан асрый һәркемдә тамак кайгысы.. Кырык ямаулы күлмәген каплаган рухи дөньяңны әле күрмиләр, бик үк күрергә дә теләмиләр Ни кадәр генә ач. ялангач булса да. Шәүкәт абый бала чагын авырсынып искә алмый. Ул гомумән дә зарлана белми, ахрысы Язмышка да. дөньяга да. кешеләргә дә бары тик рәхмәтле генә.
—Шул көтү көткәндә табигатьнең матурлыгын күрергә, табигать белән аралашырга-сөйләшергә өйрәндем. Ул болынлыклар, артыш-әрәмәлеклэр— иллә дә матур бит безнен яклар. Әле менә кулымдагы таягымны да Сабай белән Мингәр арасындагы артышлыктан алган идем,—ди ул таягына күрсәтеп.—Инде зур исемнәргә ирешкәч тә, гаиләм яки кунаклар белән булмаганда Саба белән Мингәр арасын арыш басулары буйлап гел жәяү кайта идем.
—Ә кешеләре?
—Кешеләре дә әйбәт. Адәм балаларында була торган ин яман сыйфат— хөсетлелек безнен як кешеләре өчен ятрак. Мин моны иң авыр чакта—сугыш вакытында ук тойдым. Ә кеше авырлык килгәндә сынала да инде.
Шулайдыр Югыйсә, бабасы мулла булган Шәүкәт ага нәселенә теге кара елларның корымы йокмый калмас иде.
Туган якларда Шәүкәт ага турында яратып хәзер дә:
—Әлмәндәре—Әлдермешнеке. Шәүкәте—безнеке*—диләр.
Кызыл галстуклы пионердан—Әлмәндәргә кадәр
...Бәхетенә дими ни дисең—әтисе сугыштан исән-имин әйләнеп кайта. Элек укытучыларны гел күчереп торганлыктан. Саба районының күп авылларында укыта Хәсән мөгаллим. Шулай ук безнен Сабай авылында да Ул—минем әниемнең дә
беренче укытучысы Өлкән кешеләргә хас булганча, хатирәләр яңартырга яраткан 85 яшьлек әнием Хәсән аганы эле хәзер аз хәтерли, хөрмәт белән искә ала
Бик күп балаларга гыйлем биргән Кәсән ага 1945 елны үзенең малае Шәүкәтне аз житәкләп Казанга—театр техникумына юл тота Күпне күргән күпне кичергән мөгаллим, улынын ни-нәрсәгэ сәләтле булуын, бәлки, аз-маз чамалагандыр да Авыл активлары укытучылар кичләрен спектакльләр куйганда улы анын уйнаганын әтисе булганы өчен генә шулай йотлыгып карап утырмыйдыр бит’1 Ә авылга театр килгәндә әтисе ягыннан якын туганы күренекле артистка Галимә Ибраһимова кайтканда, анын театр дигән серле дөнья турында кызыклы хәлләр сөйләгәндә юкка гына әсэртәнеп тыңламыйдыр Өстәвенә, әбисе (әнисе ягыннан) күренекле язучы Мөхәммәт Галинен туганы Баласының урыны, һичшиксез, зыялы кешеләр арасында булырга тиешлеген сизенгәндер.
—Техникум дигәне гап-гади урта мәктәп булып чыкты. Коридорда кайда керергә белмичә эзләнеп йөргәндә каршыбызга бер кыз бала очрады. "Рәхим итегез!"—диде ул бер булмәнен ишеген ачып. Авылда ишетеп өйрәнмәгән бу сүздән кунелләр кутэрелеп китте, әйтерсен лә мине анда инде көтеп ук торалар. Бүлмәгә килеп кергәндә комиссия членнары җыелышып нәрсәдер сөйләшәләр иде. "Бар, бас, энә шунда",—диде берсе. Сәхнә кебек әйбер күренми, мин инде артист кеше биектә торырга тиештер дип уйлап почмакта торган рояль өстенэ үрмәли башладым. Чабатам тая гына бит. менэлмим. Ничек кирәк алай менеп басуым булды, берсе (Сәет Булатов) ачулы тавыш белән кычкырып җибәрмәсенме! Коелып төштем. Идәнгә сикереп төшкәнемне сизми дә калдым...
И самими күңелле авыл баласы! Чебиләп беткән аяклары белән тормышка юл ярганда кайсыбыз гына мондый ихлас хаталарны ясамады икән?! Авылыннан чыгып киткәндә, гомерендә бер тере урыс та күрмәгән килеш, имтихан биргәндә сөйлисе темасын бик яхшы белсә дә. тел байлыгы житмәгәнлектән. кайсыбыз гына гадел булмаган билгегә риза булып, күз яшьләрен түкмәде икән9
Нәрсәләрдер эшләргә кушкач Шәүкәт мәсәл укып һәм Г Камалнын Беренче театр комедиясеннән Хәмзә бай булып уйнап күрсәтә Булмый, егет, бармый",—ди икенче ир-ат (Ширияздан Сарымсаков) Шул чакта янындагы хатын-кыз ашыга ашыга “Була. була, өмет бар. үземә алам, —ди Театрдагы бик күп артистларның икенче әнкәсенә әйләнгән Кәшифә Тумашева. шулай итеп. Шәүкәт Биктимеровнын актерлык язмышын хәл итеп куя
Шәүкәт ага сөйләгәндә уйлап куйдым әллә, мәрхүмә әнисенен рухы аналар арасында гына була ала торган изге бер аңлашу аша Кәшифә Тумашеванын күңеленә улынын зур талант иясе буласын сиздерде микән?
—Сәхнә кешесендә булырга тиешле төп сыйфат ларның берсе—буй-сын. кыяфәт белән әлләнн алдыра алмый идем, җирән чәч, кыска бун. Мәһабәт гәүдәле, чнбәр-горур кыяфәтле Айрат Арсланов. Вәкил Закнровлар янында мин бала-чага кебек кенә идем. "Карама беләккә—кара йөрәккә дигэндэи, техникумда укыган вакытларда үк күмәк рольләрдә катнаша башладым, ә 1947 елда С. Михалковның "Кызыл галстук" әсәре буенча куелган спектакльдә Чашкин роле беренче ролем булды дип әйтергә була...
1949 елда кулында артистлык дипломы булган Ш БиктимеровГ Камал театрына эшкә билгеләнә Ләкин Тормышта очрый торган ләкин"нәр аны да читләтеп үтми, ул армия хезмәтенә алына һәм үз теләге белән армиядә калырга карар кыла Ялтырап торган кием-салым, әйбәт хезмәт хакы—инде өйләнеп үк жибәргэн егеткә артист акчасы белән әллә кая китеп булмас күк тоела Әле ярый офицерлар үзләре үк үгетләп аны бу теләгеннән кире кайтаралар
Армиядән кайтып яналан театрда эшли башлауга ана өч дүрт көн эчендә И Абдуллиннын Бажалар дигән спектаклендә Гадел ролен бирәләр
Театр ул чорларда рус һәм европа классиклары әсәрләрен дә еш сәхнәләштерә
ШуларданА Н Островскийнын Талантлар һәм аларга баш иючеләр драмасында Мелузов, Соңгы корбан да Дульчен. Л Леоновның Ябырылу да Фаюнин. Ф Горбатовиын Бер төн ендә Кривохатскии һ. б
Европа һәм рус классикасына мөрәжәгать итү актерларның уйнау осталыгын үстерүгә ярдәм итсә дә. милли театрның йөзен беренче чиратта милли әсәрләр билгели. Халыкка Тинчуриннын Зәнгәр шәл е. Миннуллиннын Әлдермештән Әлмәндәр е. Ш Хөсәеновнын Әни килде'се һәм башка үзебезнен драматургларның әсәрләре якын Ш. Биктимеровка да X. Вахитның "Беренче мәхәббәт драмасындагы Тәлгать роле танылуга юл ача.
—Ул вакытта мина утыз яшь иде. Ә Тәлгать унжиде яшьлек егет. Әй яратып уйнадым да сон узен,—ди Шәүкәт абый әлеге роле хакында сүз чыккач
—Озак еллар театрда эшләп тә ачыла, зур уңышларга ирешә алмаган актерлар бар Алар исә "режиссер вакытында күрмәде, уйныйсы килгән ролемне бирмәде .—дип үпкә белдерәләр
—Роль артистны үзе таба ул. Сизгер кунелле актер пьесаны жыелышып укыганда ук бу рольнен кемгә тиешлеген чамалап утыра. Мин исә һәрвакыт икенче кешене дә билгеләгез дип әйтә идем. Дөнья бит. спектакль көнне генә авырып китуен дә бар...
Ижат эшчәнлегенен баштагы өлешендә Ш Биктимеров күпчелек унай геройларны уйный. Ф Хөснинең "Бертуган Таһировлар да—Заһит. И Айтматовның "Гүзәлем әсәл ендә Байтимер. Н. Исәнбәтнең Зифа сында Алмаз. М Әмирнен "Тормыш җыры нда Фәрит һ.б.
Унай герой образын тудыру, билгеле, рәхәт тә. күңелле дә. Ләкин гел әйбәт булуның да бер начар ягы бар: актер буларак син шушы биеклектә генә калырга да мөмкинсең. Актерның башкару осталыгы күбрәк характерлы рольләрдән чыгып та билгеләнә, ачылырга катлаулы образлар ярдәм итә. Ш Биктимеровка аерым бер хөрмәт белән караган танылган режиссер М Сәлимжанов ана тискәре рольләрне бирә башлый. Н Исәнбәтнең "Миркәй белән Айсылу‘ында—Дәүли. Ш Хөсәеновнын Әни килде’ сендә Ислам образлары аша Ш Биктимеров үзен тискәре характерлы геройларны да яхшы итеп уйный алучы актер итеп таныта
Ә Ш Маннурның "Муса романы буенча эшләнгән телеспектакльдәге Муса һәм Т Миннуллиннын "Монлы бер жыр ындагы Палач1 Никадәр капма-каршылык1 Мондый рольләрне башкарып чыгу өчен үз-үзенә нык ышану һәм чын мәгънәсендәге талант иясе булу кирәк шул. Ш. Биктимеровнын ижат эшчәнлегенен үзәнчәлекле ягы тагын шунда да: аңа күп кенә тарихи шәхесләрне ижат итәргә туры килә Әлеге рольләр исә эзләнүчәнлек. белем дә таләп итә.
Ш Биктимеровнын һәрбер уйнаган роле аерым бер сөйләшүгә лаек Тик аларга тукталып бетү мөмкин түгел. Өч йөз роль—өч йөз кеше язмышы өч йөз холык. Шул ук вакытта аларны читләтеп үтеп тә булмый Әйтик, үткән гасырның ин бөек фигураларыннан берсе булган Ленин образын (Н Погодин Баһадирлар ) ничек әйтми калып була! Бу рольне башкарганда сөйләмеңдә р хәрефен төшереп калдырып, кул хәрәкәтләрең белән Алга—коммунизмга1 —дип нотык тотуын гына житми. халыкны әнә шул коммунизмның инде бик якында гына, моның өчен нәрсә эшләргә икәнлегенә ышандыра белергә кирәк. Тамашачы артист белән образ арасындагы аермалыкны сизәргә тиеш түгел. Ул тере Ленинны күргән, анын акыллы сүзләрен үз авызыннан ишеткән сымак булырга тиеш. Талантның көче, сере дә әнә шул ышандыра белүдә бит Өстәвенә, юлбашчы образы ул чорга хас булганча дәүләт хезмәткәрләре күзәтүе астында Димәк, синең уйнавың да... Билгеле бер рамкадан читкә чыга алмыйсын
Мин исә Шәүкәт агадан бу пьеса турында сүз чыккач, ул чакта халык арасында таралган: "Шәүкәт Биктимеровны кыйнаганнар икән. —дигән сүз турында сорыйсы иттем
—Әйе, булды андый хәл. Кич белән спектакльдән кайтканда троллейбуста бер кыз баланы хулиганнардан яклаган идем, артымнан чыгып үземне кыйный башладылар. Минем исә үз гомеремдә бер тапкыр да кешегә сукканым юк, типкэлиләр генә. “Биткә генә сукмагыз",—дим. Лениннын 100 еллыгы, Мәскәүгэ гастрольгә китәсе көннәр. Кем әйтмешли, бу йөз хәзер бит инде гади йөз генә түгел. Ленин йөзе дә. “Ни өчен?"—диләр. “Артист кеше мин, Ленинны уйныйм”,—дим. "Ах, эле син Ленинны уйнап йөрисенме”,—дип отыры катырак кыйный башладылар. “Алкышлар"нын
андыен да күрергә туры килде...
Инде килеп монарчы ижат иткән рольләрнең берсенә дә охшамаган К Тинччриннын ‘Зәнгәр шәл ендәге Ишан роле Бу вакытта ана 42 яшь була 50 яшьтә исә 91 яшьлек Әлмәндәр образын тудыра Әлмәндәр исә. гади образ гына түгел, дөньяга кешеләргә бары тик игелек кылыр өчен генә яратылган изге күңелле ил карты ит агасы
Чын мәгънәсендә мәктәп дип аталырлык зур шәхесләр мәктәбе үттем. Остазларыма рәхмәтлемен. Авыр, әмма бәхетле гомер кичтем...
..Әйләнә сәхнә, әйләнә. Әнә шул 61 еллык сәхнә әйләнешендә Шәүкәт ага Биктимеров кызыл галстуклы пионердан ил агасы Әлмәндәргәчә юл үтеп Татарстанның Г Тукай исемендәге Дәүләт. Россиянен Станиславский премияләренә. СССРнын халык артисты исеменә лаек була
—Пьесаны укып чыккач та эшне нәрсәдән башлый идегез. Шәүкәт ага9—дим
—Беләсезме, нәсел, чыгыш үзенекен иткәндер күрәсен. Текстны кулга алуга башына: “Лә илләһә иллэллаһү Мүхәммәдүр-расүлүллаһ" дигән сүзләрнен баш хәрефләрен язып куя идем. Үзем әле театрнын партоешма секретаре да бит...
Ислам диненнән азмы-күпме хәбәрдар кеше дә белә булыр—бу исә иман китерү
"Яратам. Кадереңне белермен. Саклармын."
Гади хезмәт иясенекеннән аермалы буларак, ижат кешесенең тормышы күпкә катлаулы. Катлаулылыгы да әнә шул гади, гадәти булмавында Кемдер хезмәтен төгәлләп өенә, гаиләсе янына кайтканда сәхнә кешесе, киресенчә, хезмәттә Ярый ла янәшәңдә синен уңышларына сөенә, борчылуларына көенә, аңлый-уртаклаша ачык йөз белән озатып калып, каршы ала торган кеше булса! Техникум ишеген ачып театр дөньясына кертеп җибәргән кызның шәхси тормышында да бәхет ишеген бергә ачарбыз дип егет белән кыз әле ул вакытта уйлый алдымы икән’
—Озак вакыт дуслашып йөргәннән сон Рәмзия көннәрдән бер көнне: “Шәүкәт, әйдә, язылышабыз",—дип әйтеп куймасынмы! “Әйдә",—дим. Егет кеше кыз баланын сүзен аяк астына салмас бит инде. Язылышуын язылыштык, тик яшәр җир юк. Өстәвенә, минем армия вакыты килеп җитте. Мөнәсәбәтләр егет белән кыз югарылыгында калган килеш дүрт ел армия хезмәтен үтеп кайттым. Рәмзия тугры килеш көтте. Без бер-беребезгә биргән вәгъдәләргә гомер буена хыянәт итмәдек. Ул белән кыз үстердек, 50 елдан артык матур гомердә яшәдек...
Үзенең тормыш юлын актриса булам дип башлаган, инде сәхнәдә Шәүкәт Биктимеров белән бергәләп спектакльләрдә уйнаган Рәмзия Даутова иренен чын мәгънәсендәге сәхнә кешесе икәнен күрү белән театрдан китә, белемен арттыра, башка һөнәргә күчә. Акыллы хатынның зирәк адымы дими ни дисенI
—Бар да әйбәт нде, юкса. Тормышлар яхшыр) ач. Рәмзия генә менә бакый дөньяга иртәрәк күчте. Бер дә алай булыр кебек түгел нде...
—Әллә теге чактагы кебек анда да ишек ачып көтеп торырга уйлады микән. Шәүкәт ага.—дим бераз киеренкелекне йомшартырга теләп
Пәйгамбәребезнең хәдисендә Үзеннән сон тәрбияле балалар калдыру ата ананың изге бурычы" —диелгән Балалары тәрбияле булгач Рәмзия аланын Шәүкәте өчен күңеле тынычтыр Шәүкәт ага үзе дә ялгызлыгыннан зарланмый, үзен ятгыз итеп тоймый Юкса. Әлмәндәр карт Йөзембикәсе урынына Хәмдебануны табарга теләгәндәй. Рәмзиясе кебек акыллы, сабыр башка берәүне иш итә алыр иде дә
—Урамга чыккач карчыклар: "Картайгансың икән инде. Тәлгатьне уйнаганда без снна гашыйк идек бнт ,—диләр.—ә чынлап әйткәндә, мин алай әллә ничә тормыш белән бүлгәләнеп яшн алмыйм Яшәү—минем өчен бер бөтен...

Реклама