Логотип Казан Утлары
Шигърият

БЕЗНЕҢ СЕРНЕ САКЛАР КҮКЛӘР


* * *
Сәер халәт:
Бар дөньяны айкыйм уйларымда—
Менә чите...
Алларымда—ап-ак кәгазь бите.
Җанда—кояш.
Утта дөрләп яна һәр күзәнәк.
Җитми түзем.
Тик кәгазьгә сыя—агыла сүзем.
Бушый күңел.
Әмма һаман яңа күкрәү көтеп
Иңрәү кала:
Нарасый җан-шигырь аваз сала...
Тирән тынлык һәр тарафта—тоташ.
Ярдан ярга йөзә-йөзә бата кояш.
Тыелып кына күңлем моңлы бер көй көйли. Аһ-зарымны сизгер җанлы скрипкам сөйли. Ташкын булып урап ала моң дәрьясы һәм тирбәлә шул дулкында бар дөньясы! Сихерләнеп басып торам, хәйран калып. Их, бу аһәң! Булса иде сүзгә салып.
Татлы төер күтәрелә, җанны өтеп, Күзләремнән яшь пәрдәсен сүтеп. Бер чарасыз көйнең колы булып калам. Эреп бетеп, җырга әйләнеп агам.
Белмим инде—ләхетемме, тәхетемме?..— Суга салып китеп барам бәхетемне...
Лениза ВӘЛИЕВА — шагыйрә: Алабуга педагогия институты студенты. “Диңгездә йолдыз коена" исемле китап авторы. Чаллыда яши.
Лениза В эли е в а
Өмет тулы күзләр һаман күккә бага, Нәтиҗәсез әмма бар да—вакыт ага. Бер-бер артлы үтә тора соры көннәр, Саташтырып, алга әйди серле өннәр. Йә упкынга, йә күкләргә—юк урталык! Бер тайпылсаң көтеп тора әзер калып— Моңсыз көннәр, төссез яшәү, эзсез гомер, Вак мәшәкать, юк-бар сорау, түбән гозер... Болай яшәү—тере килеш үлем.
...Шәм яндырып, якты эзли нәүмиз күңлем.
Аһ, бу киңлек— Хәтфә үлән, зәп-зәңгәр күк! Уртада—җан. Бәргәләнә Гүя яраланган киек: Кан саркыган җәрәхәтнең Төзәлүен көтә кебек, Дәва эзли һәр тарафтан. Үрсәләнеп яши өмет.
Ә тирә-юнь—тоташ тынлык. Боза бары җан сулкылдау, һични, берни кирәк түгел. Мохтаҗ нәрсәм—ихлас аңлау.
Язмышларда бердәнбер нур, якты балкыш, Әллә инде төзәлмәслек ачы ялгыш, Бар киртәне җимерерлек ярсу ташкын, Ә кем белә, бәлки әле тиле шашкын— Ни дип атыйм? Нәрсә диим—тәмам гаҗиз. Көчсез каләм: сүг табалмый—буйсынмый хис. Хәер, анс ы мөһим түгел, кирәкми һич. Атсыз җайдак оча җанда һәр иртә-кнч. ...Аңламаслар, гаҗәпләнеп карар күпләр. Тик икебез белгән серне саклар Күкләр...
Ай тулган көн. Йокы керми күзгә. Саклык белән торам урынымнан. Әкрен генә тәрәзәне ачам, Колач җәеп, күккә ургылам: Төн пәрдәсен ерта ак күлмәгем— Бер тап булып оча һавада.
Ярым уяу, ярым шашкан аңым. Ганыш га бу халәт, яңа да. Гөнне ерып йөрим таңга кадәр. Аяк астым—йолдыз, ут кына. Кайнарлыгы табанымны өтә, Бирешмичә атлыйм ялкынга.
Өзелә юл. Бары бер җан калка Төн йокымнан мине калдырган, Күнегелгән дөньям, бар Галәмнән Аерганда үзенә чакырган.
Өн ишетелә (минем тавыш, ахры): «Ирек бирәм. Газапламам. Җитәр, һәм уйламам башка беркайчан да. Син дә оныт. Тотма җанны! Җибәр!»
Хөкем итсә сине берчак Күкләр. Мөһер сукса «Җан кыючы» дигән, Бар җәзадан шундук коткаручы Аклау булып яннарыңа киләм! Сиңа диеп әзерләнгән учак— Ялкыннарын учларыма алам. Гаепсез ул! Ишетегез, Күкләр! Җанны утка үзем теләп салам.
Асылыма кайтам. Үз-үземә...
Бик арылган чит калыпта яшәп, Ирек сөйгән җанны, хыялларны Чама дигән богау белән чикләп. Үз-үземә кайтам. Асылыма. Юллар озын—ерак кителгәндер... Күп урында, хисне учка кысып, Хәрабәләр ясап үтелгәндер... Моннан миллион еллар элек, ахры, Мин су кызы булып туганмындыр, Яр буенда алтын тарак белән Чәчләремне тарап юганмындыр. Юкса дәрья тартмас иде болай, Саташтырмас иде диңгез шавы: Төшләремә керә биек ярлар, Хыялымда күрәм дулкын тавы. Керим әле суга, колач җәеп, Чәчләремне иңгә таратыйм да. Иркен киңлек куенында калыйм— Үзем булып, иң саф асылымда.