Логотип Казан Утлары
Публицистика

ҖЫРГА БАГЫШЛАНГАН ГОМЕР


ШАГЫЙРӘ ГӨЛШАТ ЗӘЙНАШЕВА ТУРЫНДА ИСТӘЛЕКЛӘР
Безмен мөхтәрәм. яраткан Гөлшат апабыз турында язарга күптән җыенып йөрсәм дә, теләгемне хәзер генә башкара аллым Менә бит җае чыгып тора шушы көннәрдә анын тууына 80 ел тула.
Булачак шагыйрә Гөлшат Хисам кызы Зәйнашева 1928 елнын 13 гыйнварында Чаллы кантонының күрше Иске Теләнче авылында дөньяга килә Гөлшат апа белән безнсн туганлык бодай Анын әтисе Хисам абый белән минем әниемнен әнисе Фәрхисрур—бертуганнар. Дүрт бала атасы Хисам абый авылнын урта хәлле крестьяны булып колхозга кергән булса ла, 1930 елда кулак дип аны Архангельск өлкәсенә сөрәләр Шуннан соңгы гомерен алдан күргән кебек, сөргеннән мондый жыр язып җибәргән абыебыз:
Капчык астык иңнәргә, Киттек ерак илләргә Әҗәл тушындадыр диеп Җиттек Лрхаигелыәргә
Хәер, соңыннан, 1980 елларда, бер гаепсезгә иленнән сөрелеп. Архангель төрмәсендә ятып калган Хисам ЗәЙнашев репрессия корбаны буларак акланды Хисам абыйның гомерен хөкүмәт 8 мен сумга бәяләде, балаларына шул кадәр акча бирде
Берсеннән-берсе кече дүрт бала белән йорт-жирсез, ач. ялангач, хәерче хәлендә ялгыз калган әнисе ике яшьлек Гөлшатны Хисам абыйнын бертуганы. Минзәлә районы Югары Тәкермән авылында яшәүче Маһруй апага асрамага илтеп бирер! ә мәҗбүр була. Чаллы—Минзәлә юлыннан ерак түгел урнашкан матур табигатьле бу авыл, балачак хатирәсе булып. Гөлшат күнелендә гомерлек якты эз кииыра
Нинди авыл ул. дисәгел.
Моңлы авыл Тәкермән
Китсәң—сагынып кайтасың.
Мәңге чыкмый хәтердән
Бик күп еллардан сон. инде танылган шагыйрә Гөлшат ана "Моңлы авыл Тәкермән" дигән җырында (Ринат Гобәйдуллнн музыкасы) авылын әнә шу ми зурлый
Ятимә Гөлшатның балачагы һәм яшүсмер чоры халык кичергән авыр елларга туры килә. Шул җитмәүчелек, фәкыйрьлек шартларында да сәләтле, зирәк акыллы
кыз—белем алуга омтыла, бик күп әдәби китаплар укый. Башлангыч мәктәптәге сыйныфташы Хәсән ага Гәрәев (Казанда яши) “Гөлшат гел “бишле”гә генә укыды, һәрчак беренче рәттәге партада утырыр иде" дип искә ала.
Гөлшат апаның гомере буе су коенырга куркуы да Тәкермән белән бәйле. Әле йөзә белмәгән килеш, авыл уртасындагы буада бата язып калганын искә ала иде ул. Бәхеткә каршы, нәни кызчыкны коткарып калалар (рәхмәт яусын!).
Минзәлә педагогия училищесын уңышлы тәмамлап, 1945 елда ул Казан педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә. Бик яхшы билгеләргә генә укый, жәмәгать эшләрендә актив катнаша, сәхнәдә җырлый, гаяскасы, менә дигән студентка була. Һәм менә бервакыт аны институт директоры Йосыф Туишев кабинетка чакыртып, тетрәткеч хәбәр әйтә: “Мин сезне институттан чыгарырга мәҗбүр, НКВД таләп итә”,—ди. Гөлшатны кулак баласы (“халык дошманы” кызы) булуда һәм институтка кергәндә бу фактны яшерүдә гаеплиләр. Ике яшьтә әти-әнисеннән аерылуга дучар ителгән ятим бала әтисен бөтенләй хәтерләми, шуна карамастан, ул хакимият—совет власте өчен бик куркыныч җан иясе икән.
Бу вакыйганы яшь кыз, җитмәсә комсомол әгъзасы, бик авыр кичерә, әмма югалып калмый. Шундук Казан театр училищесына укырга керә. Бераз вакыттан соң институт директоры аны эзләтеп таба һәм яңадан үзендә укуын дәвам итәргә мөмкинлек бирә (миһербанлы, бик тә әхлаклы кеше булган Йосыф ага). Әмма “халык дошманы кызы” дигән нахак мөһер Г. Зәйнашеваны гомере буе эзәрлекли. Инде 20 ел нәтиҗәле иҗат итеп халыкка танылса да, язучылар берлегенә аны 1969 елда гына кабул итәләр. Гөлшат апа белән мин Казанда, авыл хуҗалыгы институтына укырга кергәч, 1953 елда күрешеп таныштым. Аның Татарстан китап нәшриятында мөхәррир булып эшләве турында әнием (авылыбыз мәктәбендә укытты) әйткән иде. Татар әдәбиятын ярату, язучыларга һәм китап чыгаручыларга хөрмәтем зур булу сәбәпле, минем шундый “зур урында" эшләүче Гөлшат апаны тизрәк күрәсем, аның белән якыннан танышасым килде.
Матбугат йортына бардым, коридорда очраткан ападан: “Гөлшат апа Зәйнашеваны ничек табарга?—дип сорауга, ул мине аның бүлмәсенә алып килде. Бәхеттән, Гөлшат апа үз урыныңда икән, мине бик җылы каршылады. Безнең гаилә, әтием Җамалетдин, әнием Маһруй, әбием турында сорашты, аларны яхшы белүе сизелеп тора иде. Аннан соң минем институтта кем булырга укуым, тормыш- көнкүрешем белән кызыксынды, мактау сүзләре әйтеп, күңелне күтәрде. Өенә килергә чакырып, фатир адресын бирде. Ул чакта алар: әле яшь бала—кызы Асия, ире Мөхәммәт белән өч кешедән торган гаилә—Некрасов урамында ярым подвалдагы бик кечкенә бүлмәдә яшиләр иде. Бүлмә кысан булса да, киң күңелле Гөлшат апа мине якты чырай белән каршы ала, тәмле чәй һәм ризыклар белән сыйлый иде. Атарга без мәктәп сабакташым, ул чакта консерватория студенты, соңрак мәшһүр җырчы Илһам Шакиров белән дә баргалый идек.
Шул еллардан башлап без Гөлшат апа белән гомер буе аралашып, дустанә.
Гөлшат Зэйнашева. 1959 ел
якын туганнарча яшәдек. Гаиләбез белән без аны бик яраттык, ихтирам иттек. Ул да безне үз итә иде “Марс энекәш, син мина тормышта—бер терәк”,—дигән иде берчак. Мин ана зур терәк булдым дип мактана алмыйм, ә менә Гөлшат апабыз, чыннан ла. безнен гаиләгә кояш кебек якты нур сибеп, рухыбызны баетып, авырлыкларга бирешмичә яшәргә, алга карап эш итәргә өйрәтте, акыллы кинәшләре белән ярдәм итте.
Мәктәп елларыннан әдәби әсәрләр укырга яраттым, татар әдипләренең китапларын, газета-журналларны даими укып бара идем Күп укый торгач, яраткан әсәрләр, яраткан язучылар билгеле була, алар турында фикер туа. Шулар хакында Гөлшат апанын бәясен белү мина бик кызык була торган иде Гөлшат апа мине Матбугат йортындагы Г Тукай исемендәге клубына жомга кичәләренә еш чакыра Анда язучыларның үзләрен күрәсең, чыгышларын тыңлыйсын, жыр. мон. концертлар белән клуб без яшьләрне гел үзенә тарта иде Мин анда мөхтәрәм язучыларыбыз Гомәр Бәширов. Мирсәй Әмир. Афзал Шамов. Фатих Хөсни. Әмирхан Еники, Хәсән Туфан, Ибраһим Гази. Шәүкәт Галиев. Илдар Юзеев һ б.ларны күреп, чыгышларын тынлау бәхетенә ирештем
Бервакыт (50 нче еллар) Гөлшат апа язган "Рамай" пьесасын язучылар берлегенең драматургия секциясендә тикшереп фикер алыштылар Ул җыелышка Гөлшат апа мине дә дәшкән иде. бик кызыксынып тынлап утырдым Җыелышны күренекле драматург Тажи Гыйззәт алып барды Әсәрне хупладылар, җитсшсезлекләрен күрсәтеп, тагын да камилләштерергә кирәк, дигән теләк белдерделәр. Гөлшат апа ул әсәрне янабаштан язып, театр сәхнәсенә менгерде
Мин. ниһаять. 1958 елда институтны унышлы тәмамлап, галим-агроном дипломы алып, үз авылыма (Яна Юл районының Иске Дөреш авылы, хәзер Тукай районына керә) дәүләт сортлар сынау участогына мөдир булып эшкә кайттым Гөлшат апа белән элемтәбез өзелмәде Анын ижади уңышларына шатланып, горурланып яшәдем 1959 елның августында Гөлшат апа безнен авылга килде Туган- тумачалары—безнен гаилә белән шатланып күрешкәч, хәл-әхвәл белешкәч, чәйдән сон әйтә куйды 'Марс энекәш, мина басуларыгызны күрсәт әле “ Без анын белән трантаска утырып басу-кырларга юналлек Кояшлы, матур көн. игеннәрне урып- җыю бара, кызу эш өсте Гөлшат апаны бөтен нәрсә кызыксындыра Кара туфраклы, уңдырышлы басуларда күкрәп үскән бодайларга соклана, игенчеләрне мактый Әбәткә туктаган комбайнчылар белән кыска гына әңгәмә дә булды. Мин шаяртып “Менә, егетләр, сезнен ничек эшләвегез турында жыр язарга Голшат апа Казаннан кайтты, сынатмагыз!"—дим. Гөлшат апа бу “экскурсиядән" бик канәгать калды
Ә менә бер мәгълүм жыры—нәкъ менә безгә килүе истәлеге 1963 елда без хатыным Венера, шул елны туган кызыбыз Алсу белән Минзалә янындагы совхозда яшәгәндә. Гөлшат апа. юл унае дип. бер генә кичкә безгә килде. Дүрт чакрым араны ул кичен, кояш баеп караңгы төшә башлагач, юлы-ние белән яна гына сөрелгән басу аша буразналар таптап, җәяү үткән. Зарланмады, уфтанмады, ә без анын килүенә бик шатландык.
Соңыннан үзе сөйләде. “Буразналар" жырынын сүзләре анын күңелендә шул чакта басуда туган икән Буразналарны ул гармун сыры белән чагыштыра, көмеш сабаннар җыры итеп тынлый һәм хезмәт шавы, кошлар җыры белән баета
Буразналар. буразналар
Йнгерек дулкыннар.
буразнамда игенкәйләр
Күкрәп уңсыннар'
Күренекле композитор Жәүдәт Фәйзи бу сүзләргә дәртле, матур кой язлы, оста җырчылар башкаргач. ул популяр жыр булып кипе
Икенче көнне без аны Минзәләгә озаттык Минэәләгә ул еш кайта. Тәкермән анылында Маһруй апа янында була. Минзалә драма театрына пьесалар язып алып килә иле. Ә ал арны сәхнәгә чыгарып, тамашачыга күрсәткәнче режиссер белән (Сабир Өметбаен, соңрак Мулланур Мостафин. Булат Бәдриев) бергатәп ул күп
эшли, текстны төзәтә, өстәмәләр кертә. Гөлшат апаның “Бәхет кошым", “Кем гүзәл”, “Ирексездән әрәмтамак”, “Рамай”, “Яшел сумка”, "Язмышлар һәм ялгышлар” пьесалары Минзәлә театры куелышында зур уныш белән барды.
Гөлшат апа үз гомерендә шактый күп пьесалар: драмалар, комедияләр иҗат итте. Аларның күбесенә композиторларыбыз музыка язды. Спектакльләр сәхнәдә музыка, җыр белән үрелеп бара, нәтиҗәдә музыкаль драма яки комедия рәвешен ала. һәм тамашачы күңеленә хуш килә. Бу җәһәттән, хәтердә бер төен дә саклана.
1990 елда зыялы җәмәгатьчелек Галия Кайбицкая, Афзал һәм Салих Шамовлар, Әзһәр Абдуллин, Үзбәк Әхмәров, Фасил Әхмәтев һ. б. Казанда махсус музыкаль драма театры булдыру мәсьәләсен күтәреп чыккан иде. Шундый тәкъдимне нигезләп, ЮОдән артык татар зыялылары исеменнән хакимияткә хат юллана. Гөлшат апа бу башлангычны кайнар хуплый, хатны беренчеләрдән булып имзалый. Арада хатка кул куюдан баш тартучы әдәбият-сәнгать әһелләре дә була. Ә түрәләребез бу бик тә урынлы тәкъдимне игътибарсыз калдырдылар, мәсьәлә әле бүген дә хәл ителмәгән.
Гөлшат апаның яңадан-яна китаплары чыга торды. Һәрберсен мина, сонрак без өйләнешкәч (1962 елдан), гаиләбезгә җылы сүзләр язылган автограф белән бүләк итә иде. Радио, телевидение, концертларда аның сүзләренә язылган җырлар бик еш яңгырый иде, алар халыкның мәхәббәтен тиз яулады. Чөнки күренекле композиторлар иҗат иткән моңлы көйләр, Гөлшат апа язган тирән фикерле сүзләр бик халыкчан, аңлаешлы, җырчыларда аларны бик теләп, яратып, оста башкаралар, тынлаучынын күңел кылларын тибрәндереп җырга гашыйк итәләр. Ул җырларда чын мәхәббәт, дуслык, туган илгә тугрылык, аны ярату хисләре яңгырый, алар тыңлаучыны уйландыра, моңландыра, дәртләндерә, яшәргә көч бирә. Сәнгатькәрләр даирәсе көнчеләрсез булмый, диләр—бу дөрестер, күрәсең. Бер урта кул язучы. Гөлшат апаны кимсетергә теләп, ахрысы, аңа болай ди: "Син. Гөлшат апа. такмаклар язасың инде". Андый нахак сүзләрне акыллы, әдәпле кеше, уенда булса да, хатын- кызга әйтми, билгеле. Аннан соң, татар җырына битараф булмаган кеше шуны истән чыгармаска тиеш: Гөлшат Зәйнашева “такмакларына” Татарстан һәм Башкортстаниын иң күренекле композиторлары монлы көйләр иҗат итеп, татарлар гына түгел, гомумән төрки халыклар ярата торган популяр җырлар тудырдылар. Аларны без зур ихтирам белән атыйбыз: Р. Яхин, Ж. Фәйзи. А. Ключарев. М. Мозаффаров, С. Садыйкова, А. Монасыпов. Б. Гайсин, Б. Мулюков, Р. Еникеев, И. Мәҗитов, М. Имашев, М. Шәмсетдинова, Р. Ахиярова, 3. Гыйбадуллин. Ф Әхмәдиев, И. Хисамов һ. б.
Мин доцент вазифасында 24 ел эшләгән Казан авыл хуҗалыгы институты (хәзер Аграр университет) коллективына, бигрәк тә студентларга үзенең иҗаты белән ул бик таныш һәм якын булды. Күпчелек студентларыбыз авыл җирләреннән килгәнгә күрә, мәктәпләрдә татарча укып үскәннәр, татар әдәбиятын, сәнгатен, бигрәк тә җырларын кечкенәдән беләләр, яраталар. Гөлшат Зәйнашева җырларын алар аерата яраталар, аларны үзләре дә җырлыйлар.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, режиссер, актёр Роберт Галиев җитәкчелегендәге “Тургай” халык (студентлар) театры Гөлшат апаның драма әсәрләрен сәхнәләштерде, алар үзебездә һәм авылларда, телевидениедә уныш белән барды.
Ул елларда институтта бик күркәм гадәт яшәп килде—студентлар белән очрашуларга әледән-әле язучылар, артистлар чакырыла иде. Шундый кичәләргә Гөлшат апа бик теләп килә, кичәне бик оста итеп, юмор белән үзе алып бара, тамашачыларны көлдерә дә, уйландыра да иде.
Студент халкын бар нәрсә кызыксындыра, кичәне алып баручыга сорау язылган кәгазь кисәкләре килә тора, ә Гөлшат апа аларга юмор белән, көлдереп жавап бирә, әмма зыялы буларак тирән эчтәлекле, тәрбияви мәгълүмат та өсти. Әйтик, әле япь-яшь Зилә Сөнгатуллина ифрат монлы итеп җырлагач, сәхнәгә уч төбе кадәр кәгазь очып төште. Гөлшат апа сорауны залга карап укый: “Кем ул Зилә Сөнгатуллина? Һәм бик җитди җавап бирә: “Зилә әле консерватория студенткасы, җырчы булырга әзерләнә, бик өметле, перспективалы кыз, киләчәктә мәшһүр җырчы
булачак!" Аллага шөкер, нәкъ шулай булды! Зиләбез, шагыйрәнең бу фаразын артыгы белән аклады! Чыннан да. Гөлшат апа яшь. өметле, талантлы җырчыларны бик тиз һәм оста таный белә, аларга зур сәхнәгә чыгара ярдәм итә иде Шу на күрә аны җырчылар бик яраталар, ана омтылалар, киңәш-табышка еш киләләр иле Илһам Шакиров. Әлфия Афзалова. Рафаэль Ильясов. Флера Сөләиманова. Хәйдәр Бигичев. Зөһрә Сәхәбиева-Бигичева. Гөлзадә Сафиуллина. Хәмдүнә Тимергалиева. Фердинанд Сәләхов. Искәндәр Биктаһиров һ б бик күп җырчылар белән озак еллар дәвамында ижади дуслыкта булды Гөлшат апа.
Гөлшат апа үзе дә монлы. матур тембрлы тавыш белән җырлый иле
Яши торган бүлмәсе тар булса да. күнеле кин иде анын Ямская урамындагы бер бүлмәле коммуналь фатирда өч кеше яшәгәндә алардан кеше өзелмәде. Язучылар, композиторлар, җырчылар еш кына килә иде Ул чакта ире композитор Зиннур Гыйбалуллин белән бик актив ижат иттеләр—монлы. күнелгә хуш килердәй, эчтәлекле җырларны күп яздылар Гөлшат апаларнын бу кечкенә фатирында Ана кадәр бу фатирда ике баласы белән язучы Әминә Бикчәнтәена яшәгән булган Ул бикеш килеп йөри иде. Хәл-әхвәлен сорагач "И-и Марс, бикборчулы чагым әле'.— лия иле. Мин куркып китәм Нәрсә булды. Әминә апа?". Ул жавап бирә “Акча беткән вакыт әле. акча юк" Даими хезмәт хакы алмыйча, барлы-юклы гонорарга берүзе (ул шагыйрь Нури Арсланнын беренче хатыны) ике бала тәрбияләүче Әминә апанын "борчулы вакытлары" күп булгандыр шул
Гөлшат апанын игелекле кеше булуын раслаучы йөзләгән мисалдан бер мисал китерәм 1964 елда мин Татарстан авыл хуҗалыгы тәҗрибә станциясендә өлкән гыйльми хезмәткәр булып эшли башладым Башта Гөлшат апаларда туктадым, фатир алганчы берничә ай Әмәт гавы итәгендәге Агрономическая урамында үз йортында яшәүче пенсионер карчыкнын кечкенә бүлмәсендә тордым Менә бервакыт Гөлшат апа мина: “Марс, бер өметле яшь шагыйрь, университет студенты. Равил Фәизуллин исемле бик тәүфыйклы егеткә бүлмә кирәк, синен янга кертмәс микән йорт хуҗасы, сорап кара әле", ди. Хужабикә белән минем сөйләшү уңай хәл ителде Равил шул йортган үзенә аерым, минеке шикелле кечкенә бүлмәгә килеп урнашты Ул миннән басрак булып чыкты: ике зур чемоданга шыплап тутырып китапларын алып килде. Соңрак бөтен бүлмә ул җыйган китаплар белән тулып, китапханә рәвешен алды Советлар Союзының төрле төбәкләреннән шагыйрьләрдән килә иле ана. шигырь басмалары. Дуслары, танышлары күп. элемтәләре, дөньясы кин булып чыкты Равилнең Үзе бик күп укый. яза. аның зур шагыйрь буласы шул чакта ук сизелә иле Сонрак бу йортны анын әти-әниләре сатып алып, үътәре лә Казанга күчеп килгәч, ул яшь шагыйрьләр “оясына" әверелә Р Гаташ. Р Мингалим. Г Рәхим. Р Харис бирегә еш килеп йөри башлый, биш егет шигърият дәрьясында йөзәләр, шигырьләрен укыйлар, бәхәсләшәләр
Яңадан авыл хуҗалыгы институтына, студентлар янына кайтыйк әле. 1990 елда чираттагы очрашу кичәсендә бер кыю студент аягүрә басып әйтеп саллы “Шагыйрә Гөлшат Зәйнашеваны институт коллективы исеменнән Г Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә тәкъдим итик әле'" Залдагылар хуплап кул чапты, ә икенче көнне шул премияне бирү комитеты рәисе М Хәсәновка хзг язылды, ана институт җитәкчеләре, укытучылар, студентлар кул куйды Тәкъдим бик вакытлы булып чыкты. 1991 елда Гөлшат Зәйнашева ул мәртәбәле премиянен лауреаты булды Жырлар җыентыгы өчен Г Тукай исемендәге бүләк тапшыру (бигрәк тә шагыйрәгә) тарихта беренче тапкыр иле һәм алегә кадәр бердәнбер вакыйга булып кала бирә
Татарстан һәм Башкортстан шагыйрьләре, язучылары сәнгать әһепәрс галимнәре Гөлшат Зәйнашева иҗатына унай бәя бирделәр Шнгъриятны яхшы белүче тәнкыйтьче Талгат Галиуллин Г Зәйнашева иҗатын "бөтенләйгә диярлек җыр жанрына багышланган һәм идея-эстетик планда зур тәрбияви әһәмияткә ия .дип бәяләде
Башкортстаннын халык шагыйре Нажар Нәҗми Г Тукай бүләгенә лаек булган Илле җыр" китабы турында “Илле шатлык" дигән мәкалә язып чыкты ана югары бәя бирле, ангорның үзен “җырлаучы шигырьләр остасы дип агалы (Шәһрн Казан. /99/. 12 апрель).
Гөлшат апа искиткеч образлы фикер йөртә, үзе уйлап тапкан күптөрле шул образларны иҗатында һич көтмәгәндә, әмма бик урынлы файдалана иде. Бу мәсьәләдә аны аңламаучылар да, яклаучылар да табылып торды. Яклаучыларның берсе—халык язучысы Гариф Ахунов: “Гөлшат җырлары тирәсендә әледән-әле бәхәс куера, кылычлар чынлый", "кайберәүләр җырның эчке рухын аңламыйлар", дип язды, һәм нәтиҗәдә ясады: “Гөлшат Зәйнашева татар жыр поэзиясенә үзеннән лаеклы өлеш кертте” (1988). Ә кайбер тәнкыйтьләрнең нигезсез булганлыгын тормыш, вакыт раслап килде.
1950 еллар ахырында шагыйрәнең “Менәргә иде Урал тауларына" шигыре басылып чыккач, бер хәсрәт тәнкыйтьче: "Урал таулары биек түгел бит ул, аларга менү турында хыялланырга кирәк микән?"—дип язды. Җырның сүзләрен пессимизмда гаепләде. Тирән мәгънәле, туган илгә мәхәббәт тәрбияләүче бу шигырь сүзләренә күренекле композиторыбыз М. Мозаффаров кабатланмас монлы көй иҗат иткәч, нинди матур җыр туды! Легендар җырчыбыз Илһам Шакиров аны ин беренче булып, консерваторияне тәмамлаганда диплом җыры итеп, тыңлаучыларның күңел кылларын тибрәндереп башкаргач, әсәр халкыбызның яраткан җырына әверелде, ана тауның «тәбәнәклеге» һич комачауламады.
Икенче бер гыйбрәтле мисал. Гөлшат апа иҗатташ дусты, мәшһүр композитор Сара Садыйкова турында гаять саллы өч китап бастырып чыгарды. Берсен ул үзе иҗат итте. (Гөлшат Зәйнашева, Сара Садыйкова (Жырга багышланган тормыш һәм ижат юлы турында)—К., 1987). Әлеге документаль повесть кызыклы, мавыктыргыч, җиңел укыла, татар сәнгате тарихыннан күп мәгълүмат бирә. Рецензентлары—халык шагыйре Сибгат Хәким һәм композитор, дирижер, галим Әзһәр Абдуллин.
Соңгы ике китапның төзүчесе булды Гөлшат апабыз. («Сагыналар сине якын дуслар». Сара Садыйкова турында истәлекләр—К.. 1991; «Калфаклы сандугач». Сара Садыйкова турында истәлекләр, язмалар, шигырьләр, фоторәсемнәр —К.. 2002). Бу китапның тышлыктагы буш би гендә Гөлшат апа язган: "Кадерле Марс! Кадерле Венера! Сара апабызның җырларын, моңнарын сез дә бик яратканны беләм. Бу китапны Сара апанын һәм минем истәлегем итеп саклагыз. Бик зур көч куеп, авырлыклар белән дөньяга чыгардым бу китапны. Сез минем эшләремнең нинди кыенлыкларны җиңеп алып барганымны беләсез инде, һәрвакыт ярдәм итәргә әзер торасыз. Рәхмәт шулай якын итүегезгә! Сезне яратып: Гөлшат апагыз. 29 октябрь, 2002”.
Үзе төзегән сонгы басмада композиторны ул “калфаклы сандугач” дип атый һәм китапка да шундый исем куша. Нәшриятта бу исемгә каршы кешеләр табыла. Имеш, сандугач калфаклы булмый. Гөлшат апага бу исемнең шагыйранә бер охшату, символик образ икәнен исбатларга, бәхәсләшергә туры килә.
Аналарга багышлап 1960 елда язылган һәм тиз арада җырлана башлап, популяр булып киткән "Кояш гомере" җыры да тәнкыйтькә эләгә. "Кояш гомере дигән сүз юк бездә, халыкта булмаган сүзне кертеп жыр язмыйлар",—дип чыгыш ясый язучылар җыелышында бер тәнкыйтьче. Ярамыйга карамый: жыр күңелләрне яулады, аны балалар гына түгел, олылар да җырлый.
Гөлшат апа бөек композитор Салих Сәйдәшев иҗатын бик ихтирам итә һәм ярата иде. Аның сүзләренә музыканы, гаҗәеп моңлы көйләрне нәкъ менә С. Сәйдәшев традицияләрен дәвам итүче композиторларыбыз иҗат итте. Без аларны бу язмабызда атадык инде. Кайбер композиторларга шагыйрә үзе мөрәҗәгать иткән, шулай ук җырчылар үтенече белән язылган көйләр дә бар. Әле музыка язылмаган шактый нәфис шигырьләре бар шагыйрәнең, композиторларыбыз аларны игътибарсыз калдырмас, шәт. С. Сәйдәшевның 100 еллык юбилеена, анын иҗаты һәм тормышы турында документаль фильм төшерү зарурлыгы килеп баскач. Г Зәйнашевага мөрәҗәгать итеп, сценарий язуын үтенделәр. Ул бу эшнен бик җаваплы булуын, андый олпат шәхеснең, татар профессиональ музыкасына нигез салучының, тормыш һәм иҗатын тулы итеп бирүнең кыен икәнен тирәнтен анлап, шундук ризалыгын бирмәгән иде. Әмма кабат-кабат үтенеп сорагач, күнде. Сценарий язу үзе бер бик җаваплы иҗади хезмәт булса, фильмны тудыру тагын да катлаулырак
эш булып чыкты. Алар кинорежиссер Идмас Үтәгәнев белән бик кыен шартларда “Салих Сәйдәшев дигән документаль фильм ижат иттеләр. Гөлшат апа сөйләвенчә, кыенлык шунда икән алар телестудиядә аппаратлар буш вакытта, бары төннәрен генә эшләргә мәжбүр. Ниһаять, кыенлыкларны жинеп. озак, жентекле эзләнүләр аша кирәкле материалларны табып, фильм эшләнеп бетә, телевидение экраннарында нәкъ юбилей көннәрендә тамашачыга күрсәтелә, уңай бәяләнә Гөлшат апа Сара Садыйкова турындагы “Монсара” (1996). 'Моңнар дөньясына сәяхәт" (2006) документаль фильмнарына да сценарийлар язды
Гөлшат апа үзе ижат иткән шигырьләренә, җырларына, пьесаларына, китапла-рына әле ишетелмәгән, бик күркәм, нәфис исемнәр куя белә иде. Берничә жырны искә алыйк. “Китмә, сандугач” (шушы исемдә соңрак Хәйдәр Бигичев ядкаре ба-сылып чыкты. 1999 ел). "Мин бит кара карлыгач" һ. б Шигырьләр: “Тургай гөле". “Адашкан мәхәббәт". “Кояшлы жыр" һ. б. “Жырчы миләш” (китап исеме. 1982 ел). 1970 елларда булган бер вакыйга истә калган
Бервакыт Матбугат йор- , ,
тына, нәрсәдер салынган тартма күтәреп. “Кызыл Шәрык" сыра заводы хезмәткәрләре килеп керә һәм ул чакта нәшриятның кадрлар бүлеге мөдире Гөлшат апага мөрәҗәгать итәләр Йомышлары шул икән ширкәг. кукуруз онын файдаланып, махсус технология кулланып, өр-яна алкогольсез эчемлек эшләп чыгара башлаган, ана исем кушарга кирәк икән “Сезнең хезмәткәрләрдән берәрсе ярдәм итмәс микән *" Гөлшат апа үзе алына бу сәер, әмма завод өчен әһәмиятле мәсьәләне чишәргә Ачып күрсәтегез әле шешәгезне!"—ли Пластик бөкене тартып алу белән бу эчемлек шампан шәрабы кебек ургылып шешәдән чыга башлый, бокалларга бүлеп салгач кына тына Тәме дә ярыйсы икән, эссе көндә сусынны да басарга мөмкин Эчемлек хужалары шагыйрәгә текәлеп карап, аның сүзен көтәләр Ул бераз уйлап торгач, әйтә куя Шаян чәкән'" Кунаклар табышмакның бик тиз һәм отышлы хәл ителүенә куанып.
рәхмәтләр әйтеп, заводка ашыгалар. Ширкәт ул елларда 100 мен декалитрдан артык шул исемдәге эчемлек эшләп сатуга чыгара: бәясе кыйммәт булмый, ку яланучылар аны яратып өлгерә. Кызганыч, халык күнеленә матур исем белән кергән бу эчемлек соңгы елларда, нишләптер, җитештерелми
Гөлшат аланын жыр сүзләренә катгый үз таләпләре бар иде Анынча. җыр гирән фикерле, мәгънәле, заманча ягышы һәм халыкчан, тыңлаучыга аңлаешлы булырга, әхлаклылык хисләре тәрбияләргә тиеш
Гөлшат апа бик тыйнак, хәтта артык тыйнак кеше иде Үзенә, ижатына багышланган шау-шулы тантаналарны яратмады Ә концертларда, ралио. телевидениедә. төрле кичәләрдә үз җырлары, шигырьләре янгыраса. сәхнәдә спектакльләре уйналса, чын күңелдән шатлана иле Минем берничә мәртәбә әйткәнем булды, Гөлшат апа. үзен турында китап яз әле. дип Гөлшат апа Әлфия Афзалова турында “Үзем турында" дигән китап язлы, әмма авторлыкны ана бүзәк итте. Үзе турында китап язарга уңайсызланды, тыйнаксызлык була, лиле Әмма күңел биреп укысаң, анын биографиясен язган әсәрләреннән шигырь- жырларыннан белеп була
Гөлшат апа тормышта нык. көчле ихтыярлы, оптимист кеше иде Гормыш аны төрлечә, ә кайчак аяусыз сынады Әмма ул бөгелмәде, бөтен .шырлыкларны жинеп урман эченнән чабып баручы зифа боландай алга омтылды "Ү зем прында диген
шигырендә ул үзенең бөтен гомерен күздән кичерә, яшәвенең юкка түгел икәнен әйтә:
"Булды эш. хезмәттә җиңеп.
Данга ирешкән чакларым.
Якын дуслар белән шатлык.
Бәхет бүлешкән чакларым.. »
Гөлшат апаның тагын бер матур ягы—ул бик өлгер, җитез, кыю иде. 55 яшендә жинел автомобиль сатып алып, аны йөртергә өйрәнде. 70 тә компьютерны үзләштерде, әсәрләрен шунда татар телендә яза иде. Бу нәрсә язучы өчен бик уңайлы, текстны төзәтү җиңел, дип мактый иде. Дөнья малына, байлыкка кызыкмады. Аның байлыгы—таланты, сәламәтлеге, гаиләсе һәм дуслары, халык мәхәббәте булды. Васильево бистәсе тирәсендә. Идел буенда башка сәнгатькәрләр белән бергә җир кишәрлеге алып, бакча булдырды. Чәчәк үстерергә ярата иде, бигрәк тә хуш исле, ак төстәге сиреньнәрне. Ул бакчада кызыклы бер вакыйга булган иде. Бакча өчен 6-шар сутый җир бүлеп биргәч, бакча ширкәте рәисе Гөлшат апага мөрәҗәгать итә: “Гөлшат апа. фәлән кешегә жир кирәк иде, син бит берүзен. эшкәртергә авыр булыр, кишәрлегеңнең яртысын бир аңа!" Мәрхәмәтле Гөлшат апа шунда ук риза була, җиренең яртысын үзе дә белмәгән шул кешегә бүләк итә. Еллар үтә. кызы Асия кияүгә чыга, бер-бер артлы оныклары Дания һәм Камил дөньяга килә. Гөлшат апа бик куанып аларны үстерергә ярдәм итә. җәйне шул бакчада—дачада үткәрәләр, су коеналар, рәхәтләнеп ял итәләр. Анда без дә баргаладык. мина алма, карлыган агачларына “хирургик операцияләр" ясарга да насыйп булды. Бервакыт әлеге күршеләре: “Бакчамны сатам, аласызмы?"—дип. аларга керә. Уйлаша, кинәшә торгач. Рафаэль кияү Гөлшат апаның “бүләген" сатып ала. бакчаны тәүге, тиешле мәйданда торгыза.
Гөлшат апа бик бала җанлы кеше иде. Кызы Асияне тәрбияләп үстерү, укыту өчен барсын да эшләде. Асия Казан консерваториясен тәмамлап, дирижер белгечлеге алды, телестудиядә, соңрак татар музыка мәктәбендә эшләде. Ә өзелеп яраткан оныклары университетны тәмамлап, юрист булдылар, әтиләре юлыннан киттеләр. Кияве Рафаэльне ярата иде. минем кияү чын кеше ул. дия иде. Балалары, оныклары әниләрен, әбиләрен бик яраталар, хөрмәт итәләр иде. аны Гөләни дип йөрттеләр.
Гөлшат апа безнең балаларны һәм оныкларны да үз итә. ярата иде. Кызыбыз тугач, ана без Гөлшат апа хуплавы белән Алсу исеме куйдык. Кызыбыз яхшы укыды, кечкенәдән рәсем ясау белән мавыкты. Казан сәнгать училишесын унышлы тәмамлагач. Харьков сәнгать-сәнәгать институтында укып, рәссам-дизайнер белгечлеге алды.
Гөлшат апа Алсуны нәшриятка эшкә килергә, рәссам буларак, китаплар бизәргә күндерде. Башка авторларнын китаплары белән беррәттән. Алсу Гөлшат апабызнын "Мәхәббәт һәм җыр" исемле шигырь һәм җырлар җыентыгының рәссамы булды (2000 нче ел).
Гөлшат апа үзенең һәм туганнарының гына түгел, гомумән, барлык балаларны яратты, аларга игътибарлы, ягымлы булды. Гимназияләрдә, мәктәпләрдә укучылар белән очрашу кичәләрендә бик тиз уртак тел таба, бергәләп хор белән җырлауларына, сорау-табышмакларга җавап бирүләренә ирешә, көлдерә, сөендерә. Кызык була балаларга, алар шатлана, канатлана. Гөлшат апа балалар өчен шактый әсәрләр ижат итте, китаплар чыгарды: "Асия" (1973). “Кояш гомере" (1975). "Бөҗәкләр концерты" (1984). “Гимназиядә дуслаштык" (1996). "Әбиемне яратам" (1997) һ. б. Вафатыннан соң. 2007 елда“Комеш тавышлар" дөнья күрде. Казан курчак театрында берничә пьесасы күрсәтелде, алар тамашачы балаларга ошады.
Гөлшат апа гомер буе үз милләтенә. Татарстанга бар талантын җигеп, вакытын һәм көчен кызганмыйча армый-талмый хезмәт итте. Язучылар берлегендә актив эшләде, җәмәгать эшләрендә катнашты. Татарстанның киләчәге өчен янып яшәде. Азатлык өчен көрәш кызган 90 нчы еллар башында берәү, уйламыйча, аңа: “Гөлшат 126
апа, мәйданда күренмисен, азатлык өчен көрәшмисен”,—дигән. Шагыйрә җавап биргән: Минем ижатым, җырларым көрәш түгелмени?" Әйе. милләттәппәр- кардәшләр шаһит—гомер буе үзенен халыкчан ижаты белән ул бу көрәшнен алгы сафында булды. Ул ижат иткән “Азатлык” җыры (Ә. Шаһиморатов көе) бигрәк тә көчле янгырады
"Тарих шаһит без бу җиргә хуҗа.
Бик тирәннән килә тамырлар
"Газиз халкым ирек яулый бүген.
Иркен сулыш азсын Идел дә
Яңа тормыш, иркен, азат тормыш
Төзик бүген туган җиремдә
Ә инде “Идел суы ага торыр” җырын (С. Садыикова музыкасы) Хәйдәр Бигичев җырлаганда кемнәр генә битараф кала икән9 Шулкадәр көчле тәэсир итә ки. тетрәндерә бу җыр, күнелнен ин түренә үтеп, сине үз җирен, үз илең өчен көрәшкә чакыра, азатлыкнын янадан кайтачагына ышаныч тудыра.
Анын янына татарлар яшәгән башка төбәкләрдән дә киләләр иде Әитик. Башкортстанда анын иҗатташ дуслары күп булды Татар-башкортнын легендар җырчысы, саекмас мон чишмәсе Фәридә Кудашева белән алар гомер буе дустанә яшәделәр, бер-берсенә кунакка йорештеләр Ф Кудашеванын ире. мәшһүр композитор Бәхти Гайсин да килә иде, Гөлшат аланын "Кичегеп килгән мәхәббәт" һәм “Кара мыек” шигырьләренә матур көйләр язды, нәтиҗәдә популяр җырлар туды.
Гөлшат апанын 70 яшьлек юбилее күңелдә якты хатирә булып калды анын сонгы бәйрәме булды. 75 яшь тулган конне ана инсульт булып, каты авырып китте).
1998 елның 28 февралендә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт Драма һәм комедия театрында аны хөрмәтләү кичәсе узды Татарстанмын Мәдәният министрлыгы. Язучылар берлеге, театр җитәкчеләре. Минзәлә, Сарман районы хакимият җитәкчеләре һ.б. юбилярны кайнар тәбрикләделәр Тантаналы бүлектән сон, Гөлшат апа иҗат иткән, озак еллар сәхнәдә уныш белән барган “Гайфи бабай, өйлән давай1 комедиясе күрсәтелде.
Шул юбилей көннәрендә Гөлшат апаны Кремльдә Президентыбыз М Шәимиев кабул итте. Берәүгә дә сер түгел, кайберәүләр мондый очрашу форсатыннан оста файдаланып, үзләренен шәхси проблемаларын хәл итәргә тырышалар Гол шаг апа исә Президентка әдәбият һәм сәнгать әһелләренә, шәхсән үз иҗатына игътибары өчен рәхмәтен әйткәч, татар мәдәниятенең күренекле вәкилләре С Сәйдәшев, С. Садыйкова, Ф Ильская. Г Болгарская. Г Камская. Ш Әсфәнлиярова. В Шарипова һәм башкаларның истәлекләрен мәңгеләштерү зарурлыгы, өлкәннәр тәрбиясеннән читтә калучы балалар я змышы өчен борчылуын белдергән Президент бу фикерләр белән килешкән
1990—2003 елларда Гөлшат апа драматург буларак бик актив эшләде Анын комедияләре К Тинчурин театрында уңышлы барды һәм але лә репертуарда Әмма шушы театр җитәкчеләре белән бәйле булган һәм Гөлшат апаны гомеренен сонгы елларында бик нык рәнҗеткән бер күнелсез хәл турында әйтми кала алмыйм
Дистәләрчә еллар бик кысан, бернинди уңайлыклары булмаган артык тузган торакларда кон күреп җәфа чикте Гөлшат апабыз Тузган торактан күчкәндә дә (1970 еллар уртасы) ана Октябрьская урамында бер бүлмәле “хрущевка" бирелә Анда ул 20елга якын яшәде, ижат итте, зарланмады. Ин кызыгы. Мусин урамындагы ике бүлмәле "хрушевкага" күчәргә җыенып йөргәндә, таныш түгел бер ир кеше килеп, Гөлшат ападан бушаячак фатирны күрсәтүен сорый Озак еллар төрмәдә утырып кайткан бу адәмне район башкарма комитетыннан җибәргәннәр икән Фатирны карагач “Юк, мин мондый фатирга риза түгел дип чыгып китә бу Ә ижат кешеләре ничек кенә риза әле!!
Тормышта халык белән бергә атлаучы, аны борчыган проблемаларны һәм
куандырган шатлыкларны уртаклашып яшәүче, бик сизгер, зыялы Гөлшат апа тузган торак мәсьәләсенең уңай чишелешенә битараф кала алмады, шуңа багышлап "Тузган торактан күчкәндә" дигән пьеса язды. Пьесаны К. Тинчурин театры баш режиссеры Рәшит Заһидуллин укып чыга һәм авторга аны сәхнәләштерергә вәгъдә бирә. Гөлшат апага аның 12 вариантын эшләткәннән сон. һичшиксез куябыз, инде репетицияләр башланды, дип белдерсә дә сүзендә тормады. Үзе вәгъдәсен төгәл үти торган шәхес булганлыктан, ир кешенең мондый ямьсез гамәлен Гөлшат апа авыр кичерде, гафу итә алмады. Сонрак бу әсәр Татарстан Яна Гасыр телевидениесендә, режиссер Нурания Жамали куелышында, күп серияле фильм итеп күрсәтелде һәм тамашачыларның уңай бәясен алды Президентыбыз М. Ш. Шаймиевка да бу фильм ошаган булып чыкты, анын исеменнән сценарий авторы Гөлшат Зәинашевага 50 мең сум бүләк тапшырылды.
Гөлшат апабыз ике елдан артык каты авырды. Хастаханәдә дә, санаторийда да булды, әмма табиплар ярдәм итә алмадылар. Гомеренең соңгы көннәренә кадәр аек акылында иде. кыенлык белән булса да сөйләшеп ятты. Яныннан кеше өзелмәде, балалары, туганнарыннан тыш бик күп дуслары анын хәлен белергә, кизү торырга килделәр.
Барчабызны тетрәндереп, якыннарын, чын дусларын тирән кайгыга салып, Гөлшат апабыз 2005 елнын 1 нче апрелендә арабыздан китеп барды. Ул матәм көнне Татарстан радиосы иртәнге тапшыруларын Гөлшат апанын "Китмә, сандугач" жыры (Рөстәм Яхин музыкасы) белән башлап жибәрде һәм кайгылы хәбәрне халыкка житкерде. Мәрхүм белән хушлашу, матәм җыены, Г Камал театрында уздырылды, театр шагыйрәне соңгы юлга озатырга килгән халык белән тулы иде
Гөлшат апабыз арабыздан үзе китте, әмма аның мәңгелек җәүһәрләргә әйләнгән монлы җырлары калды. Үзе вафат булгач. 2006 елда анын сайланма әсәрләре дөнья күрде. Казанда Гөлшат Зәйнашева музее булдырылды Г. Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институтында анын иҗатына багышланган фәнни хезмәт— диссертация якланды Чаллы педагогика институты укытучысы Дания Нигьмәтҗанова профессор Нурмөхәммәт Хисамов җитәкчелегендә шагыирәнен ярты гасырлык күпкырлы иҗатына тирән анализ ясаган, лаеклы якты бәя биргән
Татар сәнгате, мәдәниятенең киләчәге турында ихлас кайгырткан шагыйрә исеме кадерле ядкарь булып чор хәтерендә уелып калыр дип ышанасы килә.